cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Укытучылар бәйрәменә сценарий – Укытучылар көненә багышланган бәйрәмгә сценарий

Укытучылар көненә багышланган бәйрәмгә сценарий

Укытучылар көненә багышланган сценарий

1А.Б.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

2А.Б. Кадерле, укытучылар,укучылар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

1А.Б. Без — барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Шул эшләр башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә. 
2А.Б. Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң — белем, тәрбия бирергә тырыша. 

1А.Б. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

 Сезнең хөрмәткә 10-11 класс укучылары “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын әзерләделәр. Бергәләп җырлап утырыйк!

2А.Б. Мәктәбебез җитәкчесе бик төгәл кеше.

Мәшәкате дә күп,бер көн ял юк аңарга .

Шулай булгач барыбыз да 
Тәртип саклыйк Җәмәгать 
Дәресләргә соңга калмыйк 
Үрнәк булыйк һәрьяклап. 
-Хөрмәтле Васил Габдрахманович! Бәйрәм белән сезне. Тормышыгызда гел шатлыклар юлдаш булсын, гаилә иминлеге, саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез!

1А.Б. Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре нечкәлекләре, аларның тормышы, эшчәнлеге турында сораулар сезгә ошар, һәм үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.

(Укытучыларга сораулар язылган “Ромашка” өләшенә)

2А.Б. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз: 
Фирая Канафеевна, Наилә Мударисовна, Лилия Габдельнуровна,Гөлирә Вагизовна, Айгөл Котдусовна, Ләйсән Маратовна, Ләйсән Ильдусовна, Гөлүсә Ахияровна!
Сезне бәйрәмегез белән котлап, рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хөрмәткә җыр. Башкара ………………………………………. 
1А.Б. Рафилә Рахимулловна,Зөлфия Наилевна, Гөлнара Зариповна, Резедә Валеровна,Сания Нургалиевна, Альмира Фәритовна, Ләйсән Рашитовна,Гөлназ Равилевна!

Сезне хөрмәт итәбез«4» ле, «5» ле билгеләрен 
Сездән өмет итәбез 
Һәр барчабыз яратабыз 
Сезнең гадилегезне. 
Эшегездә зур уңышлар 

Көтеп торсын һәр көнне. 
2А.Б.Диләрә Хидиятовна,Равия Габдулфатовна, Гөлшат Ханифовна!
Түземсезләнеп көтәбез 
Рус теле дәресен 
Җайлап кына матур итеп 
Аңлаталар алар барысын. 
1А.Б. Без кая гына барсак та, кайда гына йөрсәк тә, безгә иң кирәкле тел — рус теле. Русча белмәсән — беркем белән дә киңәшеп тә, сөйләшеп тә булмый. Әмма без тырыш укытучыларыбыз барында беркайда да югалып калмабыз. Хөрмәтле рус теле укытучыларыбыз: Диләрә Хидиятовна,Равия Габдулфатовна, Гөлшат Ханифовна! Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез.
2А.Б. Әлфия Муллаяновна күп еллар буена мәктәптә химия фәнен укыта. Ул үз эшенең остасы. Эшләгән эшләренең нәтиҗәләре дә күренә. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Каршы алыгыз,сәхнәдә үзенең моңлы җыры б-н Айнур Гайфуллин.
1А.Б. Бакча тутырып чәчәк ата 
Гөлләрем, гөлкәйләрем. 
Зөлфия Хөрмәтулловна хезмәте ул 
Белегез бәбкәйләрем .

Без телибез сезгә бәхет 
Алгы тормыш таңында, 
Биология дәресләрен балалар 

Яратсыннар тагын да. 

2А.Б. Физкультура дәресендә төрле спорт уеннарын без рәхәтләнеп уйныйбыз. Физкультура -күп балаларның яраткан дәресе. Укытучы абый-апаларбыз Фәрхәт Мубаракович, Фәнисә Маснавиевна! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез. Ә хәзер сәхнәбез түренә Радик һәм Язиләне чакырабыз.
1А.Б. Рәйхана Равилевна,Гөлгенә Ильдаровна, Рәмзия Равилевна!

Математика шулай ул, 
Мәсьәлә, ди , мисал ди, 
Уйларга кем яратмый 
Шуларга мин усал,- ди. 

2А.Б. Кораблар йөртергә, 
Һавада очарга 
Бик күп белергә кирәк, 
Шуның өчен, укучылар, 
Физика фәне сезгә бик кирәк,- ди Ильнар Рәфкатович. Әйе, безне математика, физика, информатика фәннәре серенә төшендерүче, катлаулы мәсьәләләр чишәргә, олимпиадаларда җиңеп кайтуда Рәйхана Равилевна, Гөлгенә Ильдаровна, Рәмзия Равилевна, Гөлназ Габдельнуровна һәм Ильнар Рәфкатовичның хезмәте бик зур. Рәхмәт сезгә хөрмәтле укытучыларыбыз.

1А.Б. Фәнүзә Маснавиевна ашыга-ашыга, 
Класска таба чаба. 
География фәненең 
Белгече ул ләбаса

Зур өметләр били йөрәгемне, 
Күргән саен балалар йөзен, 
Ачышларга барам көне-төне, 
Өр яңадан туа һәр көнем. 
Олы бәхет таптым мин эшемнән –ди география укытучыбыз .Фәнүзә Маснавиевна, һәрвакытта шундый яшь булып калыгыз!
2А.Б. Көләч йөзле, бик матур 
Безнең укытучыбыз. 
Инглиз телен барчабызга 
Өйрәтә бит апабыз. 
-Әйе, чит телне белү балаларга бик кирәк Алсу Мөнировна балаларга бу телне өйрәтүдә зур көч куя. Аңа эшендә яңа үрләр, гаилә бәхете теләп калабыз. 

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән тәбрикләп җыр башкара………………… 

1А.Б. “Исәнмесез» ,- диде берәү килеп

Читтә йөргән чакта каңгырап,

Гүя шулчак баскан җирләреннән

кайнар чишмә чыкты ургылып.

Бары бер сүз: «Исәнмесез»,- диде

Күпме моң ишетте колагым.

Атам-анам теле, туган телнең

Газизлеген шунда аңладым.

2А.Б. Туган телебезнең кадерен белергә, хөрмәт итәргә һәм сакларга өйрәткән хөрмәтле укытучыларыбыз Мирзәхмәт Габделхак улы һәм Гөлназ Шамил кызы!Сезне чын күңелебездән укытучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек  саулык,тыныч гомер, бәхет телибез. 
1А.Б. Кызлар хезмәт дәресендә төрле бүләкләр ясарга, чигәргә, бәйләргә, ә егетләребез кул эшләренә өйрәнәләр. Мәктәптән кул һөнәрләренә,кул эшләренә, аш-суга оста булып чыгарга телиләр. Аларга ярдәмгә оста кулларыбз Фоат Шакурович һәм Әнисә Марселевна килеп җитә. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. 
2А.Б.
Җәмгыять, арих фәне бик кызыклы 
Укып килсәң , әлбәттә. 
Укытучылар каршы ала 
Килдеңме? – дип – мәктәпкә. 
Бу шигырь юллары яраткан укытучыларыбыз Васыл Габдрахманович, Фәнүзә Фәнилевна, Фәнүзә Маснавиевна, Гөлназ Рафиковна хөрмәтенә. Оста, таләпчән, тәртип яратучы, ярдәмчел укытучыларыбыз сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек саулык, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз. 

Сезнең хөрмәткә  «Укытучыма»шигырен укый ….

1А.Б. Шулай ук безне җырларга өйрәтүче уникаль укытучыларыбыз Әнисә Марселевна һәм Азалия Альбертовнаны бәйрәм белән котлыйбыз. Тормышыгызда гел уңышлар туып торсын, исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. 

2А.Б. Җилдәй җитез, тыйнак, гади үзен, 
Йөзек кашы итеп куярлык. 
Көч-дәрманың тулып, ташып тора. 
Гомер юлын җырлап узарлык. 
Үзгәрмә син, һәрчак кешелекле, 
Ярдәмчел һәм гадел булып кал. 
Син бәхетле чөнки сөйгән эшен, 
Йөрәгенә биреп тора ял. 
Бу шигырь юлларын Раушания Минрахмановнага багышлыйбыз. Нинди генә соравыбыз, нинди генә кыенлыкларыбыз,хәтта шатлыкларыбыз белән дә аңа киләбез. Безнең белән сөенеп, безнең белән көенеп яшисез. Эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын. Гомер юллары озын булсын.
1А.Б. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә 
Язмышларны башлап яздыгыз 

Өмет тулы күпме күзләргә сез 
Яшәү чактылары салдыгыз. 
Кайгыртып гел кеше кайгыларын 
Безнең янәшәдә эшлисез. 
Ходай сезгә озын гомер бирсен 
Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез! 
2А.Б. Мәктәбебез якты, күңелле. Безнең өчен һәрнәрсә бар монда. Китапханә – балаларның яраткан бүлмәсе. Нинди генә китап юк бездә. Рәхәтләнеп укы гына. Китапханәчебез Алсу апа ачык йөз белән каршы алып, ягымлы гына сөйләшеп, теләгән китабыбызны сайларга булыша. Рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә озын гомер, саулык теләп калабыз. 
1А.Б. Мәктәп – бәхет йорты. Укучылар мәктәпнен кадерен белеп белем алырга тиеш.Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Без һәр көн кайнар чәй, кайнар аш белән тукланабыз, тагын ни кирәк безгә, әлбәттә мәктәпне яратырга, теләп йөрергә генә кала. Без бүген бәйрәм уңаеннан пешекче апаларыбызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
2А.Б. Мәктәбебез ишек төбеннән ук ялт итеп тора. Ә бу техник эшче апаларыбыз эше бит. Чиста мәктәптә укып йөрүе рәхәт безгә. Чисталык, пөхтәлек безнең сәламәтлегебезгә иң кирәкле нәрсә. Техничка апаларыбызга хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.
1А.Б. Хөрмәтле укытучылар! 
Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз һәм катлаулы, әмма изге һәм абруйлы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын. 
2А.Б. Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт!

infourok.ru

План-конспект урока на тему: укытучылар көненә карата сценарий

Укытучылар көненә карата әдәби-музыкаль кичә

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

А.б. Кадерле, балалар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. әйдәгез әле, аларны түргә чакырыйк.

(Музыка астында укытучылар түргә чыгып утыралар)

            Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

1 а.б. Зур өметләр белән киләбез без,

Мәктәбемнең ачык капкасы.

Биек булып үскән миләшләре

Җил-яңгырдан сакласын!

2 а.б. Белем ачкычларын мөгаллимнәр

Тапшыралар безнең кулларга

Еллар узгач, ныклы канат куеп,

Озатырлар ерак юлларга.

          Концерт №

Диктор: Хөрмәтле, тамашачылар! Мәктәбебезнең чираттагы телевизион тапшыруларын башлыйбыз.

     Бүгенге программада:

  1. “Телдән-телгә күчеп” – “Яңалыклар”
  2. “Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт – гайбәт”
  3. “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”
  4. “Безнең сөйлисе килә” – “Яңалыклар”

Безнең белән калыгыз!

“Яңалыклар”

  1. Мәктәбебезнең яңалыклары белән сезне мин – Галиев Рамил һәм Шәвәлиева Айгөл таныштырырбыз.

Айгөл: Мәктәп – ул ямьле, бик күңелле, ди,

             Һич кенә аннан кайтасы “килми”.(җырлый)

Рамил: Айгөл нишләп әле син хисләргә бирелеп киттең?

  1. Рамил, карале, монда нинди матур хәрефләр белән “И мәктәбем – белем учагы” дип язылган. Әйе шул, Рамил, мәктәп бит ул безнең икенче йортыбыз. Карале, узган ел безнең укучыларга һәм укытучыларыбызга  бигрәк тә күп тырышырга туры килде инде, әйеме.
  2. Нигә алай дисең, Айгөл?
  3. Әй, Рамил, узган ел мәктәпкә килеп киткән кунакларны саный китсәң …ул ачык дәресләр, кичәләр, тикшерүләр дисеңме?
  4. Әйе шул, Айгөл. Алар безнең мәктәпне ошаттылар, ахры. Бигрәк матур шул безнең мәктәбебез. Айгөл, синдә тагын нинди дә булса яңалык бармы?
  5. Мәктәбемнең матурлыгын

   Сөйләп түгел, биеп бирәм

   Чөнки туган мәктәбемне

   Чын күңелемнән өзелеп сөям.

Дәртле  яшьләр  биюе.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе. Кыңгырау чылтырый. Сәхнәгә сикерешеп укучылар чыга, бер-берләренә бәреләләр. Кинәт барысы да бер якка чыгып йөгерәләр.

Рамил белән Айгөл керә.

Рамил: Айгөл син нәрсә дә булса аңладыңмы?

Айгөл: Әйе, Рамил. Бу безнең мәктәптә “Броун хәрәкәте” – атомнарның кая барып бәрелергә белмичә чабулары – тәнәфес вакытында була торган гадәти күренеш.

— Ә кая юкка чыктылар соң алар?

— Әй, Рамил,син белмисеңмени, ашханәгә юнәлделәр ич алар. Анда пешекче Лилия апабыз тәмле ашлар пешереп үзенә чакырып тора.

— Ә-ә, аңладым инде, Айгөл. Ләкин менә бу хәрәкәттән соң тузан болыты белән нишләргә соң?

— Бер дә аптырама, Рамил. Җыештыручы апаларыбыз һәрбер очкан тузанга бер җиргә дә кунарга ирек бирмиләр

— Безне тәмле ашлар белән сыйлаучы, мәктәбебезне көлеп тора торган итеп җыештыручы апаларга багышлап җыр тапшырабыз.

  Җыр

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә 2 укучы килеп керә. Берсе  зур кишер тоткан.

Рузилә: Рәзил, кишер ашыйсыңмы?

Рәзил: Куян түгел лә мин.

  1. Кишер ашасаң, күзең әйбәт күрә, диләр. Анда витаминнар күп, ди.
  2. Карале, мондый зур кишерне каян алдың син? Ашлама сибеп үстердеңме әллә?
  3. Юк ла, мәктәп бакчасында үскән ул. Аңа Гөлнур апа ясаган фонтаннан яңгыр күп яуган.
  4. Рузилә, ишеттеңме, безнең мәктәп бакчасын бигрәк мактадылар. Хәтта урамнан узып баручылар да, авылыбызның кунаклары да мәктәп тирәсендәге чәчәкләрне карарга керә икән.
  5. Рәзил, дөрес микән, мин бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш, Гөлнур апа  яз көне бакчаның рәсемен кәгазьгә ясаган да, сихерле дога укып өргән: көзгә шул бакча үсеп чыккан, ди.
  6. И, Рузилә, син арттырасың, ахры. Мәктәбебез укучылары апрельдән августка кадәр бакчада ятмасалар, үсәр идеме икән ул яшелчәләр, карлыганнар, чәчәкләр?
  7. Рәзил,тырышсаң, нәтиҗәсе дә була инде. Кыш буе үзебез үстергән витаминнарны ашыйбыз бит. Бигрәк тә карлыганны кая куярга да белмибез. Сатып та карыйбыз, кайнатабыз да.

Карлыган ул – витамин

Әллә ышанмыйсызмы?

Бутамыйм мин, бутамыйм

Лимонга тиң җимеше.

Сорасыннар “Кем эше?”

Белмәгәннәр белсеннәр,

Җыярга да килсеннәр.

Бакчабызны күрерләр,

Безне мактап йөрерләр.

  1. Ә хәзер мәктәп бакчасын үстерүдә күп көч куйган укытучы апалар һәм укучыларга багышлап җыр тапшырабыз. Бигрәк тә 55 яшен тутурган Гөлнур апага җыр сәламнәребез барып ирешсен.

       Җыр

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә 2 укучы чыга.

  1. Н.Салават, син ишеттеңме, безнең мәктәптә кышын да көнбагыш белән абага чәчәк ата икән бит.
  2. Булмас, Адилә. Абага җәй көне дә чәчәк атмый ул, беләсең килсә.
  3. Сишәмбе көнне мәктәп линейкасында әллә нинди хәбәрләр ишетергә туры килә бит, Салават. Безнең мәктәп укучылары гына түгел, ә укытучылар да тәрле-төрле конкурсларда катнашалар икән.
  4. Әйдә, “Әйбәт-гайбәт” тапшыруына барабыз. Бәлки тагын нәрсә дә булса белербез.  

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе

К. Салават: Исәнмесез, хөрмәтле, кунаклар, укытучылар һәм укучылар! “Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт-гайбәт” тапшыруын башлыйбыз. Бүген без мәктәбебез укучыларының гына түгел, укытучыларның да төрле конкурсларда катнашып яулаган уңышлары турында сөйләшербез. Мондый ярышларның укытучыларга кирәге бармы? Моңа карата сезнең фикерләрегез ничек? Бергәләп шул сорауларга җавап табарбыз. Бүгенге тапшыруда Аглетдинов Руслан һәм Валитова Фәридә катнашалар.

Руслан:  Фәридә, тыңла әле, бер караганда бу нонкурслар бер дә кирәк түгел инде, өстәмә мәшәкать кенә.

Фәридә: Син нәрсә инде, Руслан. Ничек кирәк булмасын? Анда укытучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр, мәктәп данын яклыйлар. Менә, мәсәлән, завуч Сабитова Фәйрүзә апабыз “Физикадан ачык дәрес һәм презентацияләр “ район конкурсында катнашып, 1 нче урынны алды, Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. ә педорганизатор Салихова Рәмзия апабыз районда үткәрелгән “Нечкәбил” конкурсында катнашып, җиңүчеләрнең берсе булды, Мактау Грамотасы һәм кыйммәтле бүләк  белән бүләкләнде.

Руслан:  Әйе, әйе. Мин әле татар теле укытучысы Халиуллина Гөләндәм апаның “Электр – безнең дус” республика  конкурсында катнашып, Мактау Грамотасы һәм кесә телефоны белән бүләкләнүен хәтерлим. Ул чагында бөтен мәктәп шул турыда гына сөйләгән иде.

Фәридә: Ул математика укытучысы Шәвәлиев Вахит абыйны әйтәсе дә юк: “ЗТК түгәрәге” членнары белән алган грамоталарны саный китсәң, 1 көн узарга мөмкин. Әле кызы Айгөл белән 10 төрле министрлык үткәргән II Казан “Җисем”  кинофестивале кысаларында “Сабантуй” газетасы белән бергәлектә үткәрелгән киновикторинада Диплом белән бүләкләнде.

    Шулар хөрмәтенә бер матур җырымны бүләк итим әле.

К. Салават: Шуның белән “Әйбәт-гайбәт” тапшыруы тәмам.

                Рамил белән Айгөл керә.

  1. Рамил, син спортны яратасыңмы?
  2. О-о, ничек кенә әле! Физ-ра дәресен көтеп алам.
  3. Рамил, узган ел безнең мәктәп спортчылары бигрәк каты тырыштылар, әйеме.
  4. Әйтмә инде, Айгөл, сишәмбе саен линейкада грамота бирделәр. Хәтта бер тапкыр кубок та алып кайттык. Ярышта мин үзем дә катнаштым бит.

Әйдә, “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”тапшыруын карыйбыз. Анда безнең мәктәп турында сөйләячәкләр.

Диктор: Ә хәзер “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт” тапшыруын башлыйбыз. Без сезне үзебезнең спорт уңышлары белән таныштырабыз.                      

      Укучыларыбызның уңышлары елдан-ел арта.

(Санап китү)

  1. Ә хәзер кечкенә спортчыларыбыз өчен ……

                     Кыңгырау чыңлый

Рамил: Айгөл, ишетәсеңме кыңгырау чыңын. Ул безне кая чакыра икән?

Айгөл: И-и Рамил, әйдә тизрәк, бүген мәктәптә Укытучылар бәйрәме бит. Өлкән укытучылар  да бәйрәмгә килде. Тиздән “Безнең сөйлисе килә” тапшыруы башлана.

Диктор: Эфирда — “Безнең сөйлисе килә”  тапшыруы. Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре нечкәлекләре, аларның тормышы, эшчәнлеге турында сораулар сезгә ошар,  һәм үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.

(Укытучыларга сораулар язылган “Ромашка” өләшенә)

Сораулар:

  1. Беренче “2” лене кемгә куйганыгызны хәтерлисезме?
  2. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?
  3. “Тукып-тукып та кермәгән” баланы нишләтер идегез?
  4. Класстан куып чыгарган укучыларыгыз булдымы?
  5. Сезне мәктәп директоры итеп куйсалар, нишләр идегегз?
  6. Укытучы формасы булдыруга ничек карыйсыз?
  7. Беренче дәрес бирүегезне хәтерлисезме?
  8. Сер булмаса, беренче мәхәббәтегез турында сөйләгез әле.
  9. Классыгыздагы барлык укучыларның да туган көннәрен хәтерлисезме?
  10. Ата-аналар белән аңлашылмаучылык килеп чыкканы бармы7
  11. Үз фәнегезне яратасызмы? Эх, менә теге фәнне укытырга иде, дигән вакытларыгыз булдымы?
  12. Кыскартуга эләксәгез, нишләрсез?
  13. Мәктәп директорына нинди киңәшләрегез бар?
  14. Мәктәптә булган берәр кызык  хәлне искә төшерегез әле.

Җаваплар концерт номерлары белән аралаштырылып бара.

А.б. Хәзер без  укытучыларга да, укучыларга да урталай киселгән открыткалар өләшәбез. Икенче яртысын кайсыгыз тизрәк таба, шул парлар әкрен биюгә чакырыла.

(Әкрен музыка астында парлы бию. Укытучы+укучы.)

А.б.

Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңеп аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

      Шушының белән бүгенге кичәбез тәмам. Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!

nsportal.ru

Укытучылар көненә багышланган сценарий

Укытучылар көненә багышланган сценарий

1А.Б.Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

2А.Б. Кадерле, укытучылар,укучылар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

1А.Б. Без — барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Шул эшләр башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә. 


2А.Б. Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң — белем, тәрбия бирергә тырыша. 


1А.Б. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

 Сезнең хөрмәткә 5 нче сыйныф укучылары “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын әзерләделәр. Бергәләп җырлап утырыйк!

2А.Б. Мәктәбебез җитәкчесе бик төгәл кеше.

Мәшәкате дә күп,бер көн ял юк аңарга .

Шулай булгач барыбыз да 
Тәртип саклыйк Җәмәгать 
Дәресләргә соңга калмыйк 
Үрнәк булыйк һәрьяклап. 
-Хөрмәтле Рәмзия Усман кызы! Бәйрәм белән сезне. Тормышыгызда гел шатлыклар юлдаш булсын, гаилә иминлеге, саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез!

1А.Б. Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре нечкәлекләре, аларның тормышы, эшчәнлеге турында сораулар сезгә ошар, һәм үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.

(Укытучыларга сораулар язылган “Ромашка” өләшенә)

2А.Б. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз: Миләүшә Кәримулла кызы, Гөлнара Гәбделхан кызы, Зөмәрә Таһир кызы, Дамирә Котдус кызы һәм Илүсә Мирзахан кызы !
Сезне бәйрәмегез белән котлап, рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хөрмәткә җыр. Башкара Хәбибуллина Илвинә. Рәхим ит Илвинә!

2А.Б.Фәридә Фоат кызы һәм Лилия Шамил кызы!
Түземсезләнеп көтәбез 
Рус теле дәресен 
Җайлап кына матур итеп 
Аңлаталар алар барысын. 


1А.Б. Без кая гына барсак та, кайда гына йөрсәк тә, безгә иң кирәкле тел — рус теле. Русча белмәсән — беркем белән дә киңәшеп тә, сөйләшеп тә булмый. Әмма без тырыш укытучыларыбыз барында беркайда да югалып калмабыз. Хөрмәтле рус теле укытучыларыбыз: Фәридә Фоат кызы һәм Лилия Шамил кызы ! Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез.


2А.Б. Габдулла Әхәт улы күп еллар буена мәктәптә химия, биология фәнен укыта. Ул үз эшенең остасы. Эшләгән эшләренең нәтиҗәләре дә күренә. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз.

Без телибез сезгә бәхет 
Алгы тормыш таңында, 
Биология дәресләрен балалар 
Яратсыннар тагын да. 

 Каршы алыгыз,сәхнәдә үзләренең уеннары белән 10 сыйныф кызлары.


1А.Б.
Җәмгыять, тарих фәне бик кызыклы 
Укып килсәң , әлбәттә. 
Укытучылар каршы ала 
Килдеңме? – дип – мәктәпкә. 
Бакча тутырып чәчәк ата 
Гөлләрем, гөлкәйләрем. 
Гөлгенә Хөсәен кызы хезмәте ул 
Белегез бәбкәйләрем .

Бу шигырь юллары яраткан укытучыларыбыз Гөлгенә Хөсәен кызы һәм Илмир Ирек улы хөрмәтенә. Оста, таләпчән, тәртип яратучы, ярдәмчел укытучыбыз сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек саулык, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз. 
Сезнең хөрмәткә «Укытучыма»шигырен укый 11 сыйныф укучысы Сафин Рәсим.

2А.Б. Физкультура дәресендә төрле спорт уеннарын без рәхәтләнеп уйныйбыз. Физкультура -күп балаларның яраткан дәресе. Укытучы абыйларыбыз Равил Габдуллаҗан улы һәм Марат Миннулла улы! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез.

Ә хәзер сәхнәбез түренә биюче кызларыбызны чакырабыз.Рәхим итегез кызлар.


1А.Б.
Хөрмәтле Люция Миннулловна һәм Людмила Сергеевна!

Математика шулай ул, 
Мәсьәлә, ди , мисал ди, 
Уйларга кем яратмый 
Шуларга мин усал,- ди. 

2А.Б. Кораблар йөртергә, 
Һавада очарга 
Бик күп белергә кирәк, 
Шуның өчен, укучылар, 
Физика фәне сезгә бик кирәк,- ди Айгөл Нәфиковна. Әйе, безне математика, физика, информатика фәннәре серенә төшендерүче, катлаулы мәсьәләләр чишәргә, олимпиадаларда җиңеп кайтуда Люция Миннулловнаның, Людмила Сергеевнаныңһәм Айгөл Нәфиковнаның хезмәте бик зур. Рәхмәт сезгә хөрмәтле укытучыларыбыз.


1А.Б. Ләйсән Рифкат кызы

Ашыга-ашыга, 
Класска таба чаба. 
География фәненең 
Белгече ул ләбаса

Зур өметләр били йөрәгемне, 
Күргән саен балалар йөзен, 
Ачышларга барам көне-төне, 
Өр яңадан туа һәр көнем. 
Олы бәхет таптым мин эшемнән –ди география укытучыбыз .Ләйсән Рифкат кызы, һәрвакытта шундый яшь булып калыгыз!


2А.Б. Көләч йөзле, бик матур 
Безнең укытучыбыз. 
Инглиз телен барчабызга 
Өйрәтә бит апабыз. 
-Әйе, чит телне белү балаларга бик кирәк Гүзәлия Хөсәен кызы балаларга бу телне өйрәтүдә зур көч куя. Аңа эшендә яңа үрләр, гаилә бәхете теләп калабыз. 

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән тәбрикләп җыр башкара Хәбибуллина Зәринә.

1А.Б.“Исәнмесез» ,- диде берәү килеп

Читтә йөргән чакта каңгырап,

Гүя шулчак баскан җирләреннән

Кайнар чишмә чыкты ургылып.

Бары бер сүз: «Исәнмесез»,- диде

Күпме моң ишетте колагым.

Атам-анам теле, туган телнең

Газизлеген шунда аңладым.

2А.Б. Туган телебезнең кадерен белергә, хөрмәт итәргә һәм сакларга өйрәткән хөрмәтле укытучыларыбыз Гүзәлия Хәбибрахман кызы һәм Лилия Илгиз кызы!Сезне чын күңелебездән укытучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек  саулык,тыныч гомер, бәхет телибез. 


2А.Б. Җилдәй җитез, тыйнак, гади үзегез, 
Йөзек кашы итеп куярлык. 
Көч-дәрманың тулып, ташып тора. 
Гомер юлыгыз җырлап узарлык. 
Үзгәрмәгез сез, һәрчак кешелекле, 
Ярдәмчел һәм гадел булып калыгыз. 
Сез бәхетле чөнки сөйгән эшегез, 
Йөрәгегезгә биреп тора ял. 
Бу шигырь юлларын барлык укытучыларга багышлыйбыз. Нинди генә соравыбыз, нинди генә кыенлыкларыбыз,хәтта шатлыкларыбыз белән дә без сезгә киләбез. Безнең белән сөенеп, безнең белән көенеп яшисез. Эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын. Гомер юлларыгыз озын булсын.


1А.Б. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә 
Язмышларны башлап яздыгыз 
Өмет тулы күпме күзләргә сез 
Яшәү чактылары салдыгыз. 
Кайгыртып гел кеше кайгыларын 
Безнең янәшәдә эшлисез. 
Ходай сезгә озын гомер бирсен 
Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез! 

1А.Б. Мәктәп – бәхет йорты. Укучылар мәктәпнен кадерен белеп белем алырга тиеш.Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Без һәр көн кайнар чәй, кайнар аш белән тукланабыз, тагын ни кирәк безгә, әлбәттә мәктәпне яратырга, теләп йөрергә генә кала. Без бүген бәйрәм уңаеннан пешекче апаларыбызны да бәйрәм белән котлыйбыз!


2А.Б. Мәктәбебез ишек төбеннән ук ялт итеп тора. Ә бу техник эшче апаларыбыз эше бит. Чиста мәктәптә укып йөрүе рәхәт безгә. Чисталык, пөхтәлек безнең сәламәтлегебезгә иң кирәкле нәрсә. Техничка апаларыбызга хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.

Ә хәзер башкарылачак җыр сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын (8 сыйныф кызлары чыгышы)


1А.Б. Хөрмәтле укытучылар! 
Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз һәм катлаулы, әмма изге һәм абруйлы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын. 


2А.Б. Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт!

infourok.ru

Укытучылар к?нен? багышланган б?йр?мг? сценарий


Укытучылар көненә багышланган сценарий
1А.Б.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
2А.Б. Кадерле, укытучылар,укучылар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.
1А.Б. Без — барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Шул эшләр башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә. 2А.Б. Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң — белем, тәрбия бирергә тырыша. 1А.Б. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
 Сезнең хөрмәткә 10-11 класс укучылары “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын әзерләделәр. Бергәләп җырлап утырыйк!
2А.Б. Мәктәбебез җитәкчесе бик төгәл кеше.
Мәшәкате дә күп,бер көн ял юк аңарга .
Шулай булгач барыбыз да Тәртип саклыйк Җәмәгать Дәресләргә соңга калмыйк Үрнәк булыйк һәрьяклап. -Хөрмәтле Васил Габдрахманович! Бәйрәм белән сезне. Тормышыгызда гел шатлыклар юлдаш булсын, гаилә иминлеге, саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез!
1А.Б. Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре нечкәлекләре, аларның тормышы, эшчәнлеге турында сораулар сезгә ошар, һәм үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.
(Укытучыларга сораулар язылган “Ромашка” өләшенә)
2А.Б. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз: Фирая Канафеевна, Наилә Мударисовна, Лилия Габдельнуровна,Гөлирә Вагизовна, Айгөл Котдусовна, Ләйсән Маратовна, Ләйсән Ильдусовна, Гөлүсә Ахияровна!Сезне бәйрәмегез белән котлап, рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хөрмәткә җыр. Башкара ………………………………………. 1А.Б. Рафилә Рахимулловна,Зөлфия Наилевна, Гөлнара Зариповна, Резедә Валеровна,Сания Нургалиевна, Альмира Фәритовна, Ләйсән Рашитовна,Гөлназ Равилевна!
Сезне хөрмәт итәбез«4» ле, «5» ле билгеләрен Сездән өмет итәбез Һәр барчабыз яратабыз Сезнең гадилегезне. Эшегездә зур уңышлар Көтеп торсын һәр көнне. 2А.Б.Диләрә Хидиятовна,Равия Габдулфатовна, Гөлшат Ханифовна!Түземсезләнеп көтәбез Рус теле дәресен Җайлап кына матур итеп Аңлаталар алар барысын. 1А.Б. Без кая гына барсак та, кайда гына йөрсәк тә, безгә иң кирәкле тел — рус теле. Русча белмәсән — беркем белән дә киңәшеп тә, сөйләшеп тә булмый. Әмма без тырыш укытучыларыбыз барында беркайда да югалып калмабыз. Хөрмәтле рус теле укытучыларыбыз: Диләрә Хидиятовна,Равия Габдулфатовна, Гөлшат Ханифовна! Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. 2А.Б. Әлфия Муллаяновна күп еллар буена мәктәптә химия фәнен укыта. Ул үз эшенең остасы. Эшләгән эшләренең нәтиҗәләре дә күренә. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Каршы алыгыз,сәхнәдә үзенең моңлы җыры б-н Айнур Гайфуллин.1А.Б. Бакча тутырып чәчәк ата Гөлләрем, гөлкәйләрем. Зөлфия Хөрмәтулловна хезмәте ул Белегез бәбкәйләрем .Без телибез сезгә бәхет Алгы тормыш таңында, Биология дәресләрен балалар Яратсыннар тагын да. 
2А.Б. Физкультура дәресендә төрле спорт уеннарын без рәхәтләнеп уйныйбыз. Физкультура -күп балаларның яраткан дәресе. Укытучы абый-апаларбыз Фәрхәт Мубаракович, Фә

schoolfiles.net

Чыгарылыш кичэсенэ сценарий — Татарча котлаулар сайты

Чыгарылыш кичәсе
(музыка “Мәктәп еллары” яңгырый)

 

А.Б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар: ата-аналар, укытучы иптәшләр һәм укучылар! Бүген без иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе. Әле кайчан гына белем бәйрәменә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп кечкенә генә малайлар һәм кызлар укырга килгәннәр иде.Ә хәзер аларга 11 нче классны тәмамлау турында таныклык алырга вакыт җиткән. Рөхсәт итегез 11 класс укучыларын һәм аларның класс җитәкчеләре … тантанага чакырырга.

(Музыка астында“Мәктәп еллары” укучылар залга үтәләр)
А.Б.
Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңел хисен җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.

Чыгарылыш класс укучыларына багышланган тантананы ачык дип игълан итәм. Хәзер Россия Федерациясе гимнын аягүрә басып каршы алыйк.
(Гимн)

Чыгарылыш кичэсенэ котлау

А.Б. Хәзер тантананың беренче өлешендә мәктәпне тәмамлап кулга документ алу турындагы приказ белән таныштырыр өчен сүзне мәктәпнең уку-укыту буенча директор урынбасары … бирәбез.

А.Б. Рәхмәт. Кадерле чыгарылыш класс укучылары! Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде. Ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә. Аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачак артта калды. (Укучылар тормышыннан видеосюжет күрсәтелә.). Алда олы тормыш, сайлап алу өчен күп юллар.

Олы юлга фатиха бирү өчен сүзне мәктәп директоры…. бирәбез.(Мәктәп директоры аттестатлар тапшыра.Туш уйнап тора.).

А.Б. Бу изге йорт, туган нигез кебек,
Очраштырыр безне тагын да.
Әйләнәдә — гөлләр.
Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә.

А.Б. Бүген бәйрәм. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу дибез,чөнки алар бүген мәктәп белән, балачак белән саубуллашалар. Шатлыклы да,чөнки алда үзенчәлекле яңа тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Мәктәп — белем учагы. Балаларның тирән белемле булуында укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасары … да өлеше зур. Ул балаларның экзаменнары турында кайгырта, һәр начар билге өчен борчыла, әйбәте өчен ихластан сөенә.Әйдәгез, котлау өчен сүзне аңа бирик! Рәхим итегез, …!

А.Б. Әлифне таяк дип белми,
Мәктәпкә килдегез.
Беренчедән дүрткә чаклы,
Күпне белдегез.
Истә әле каләм тоткан кулың,
Бармый иде дәфтәр юлыннан.
Өйрәттеләр алар сезне язарга,
Тотып нәни кулларыгыздан.

Билгеле булганча, безнең кадерле чыгарылыш укучыларын 1нче булып … һәм … җитәкләде.
Котлау өчен сүзне аңа бирәбез.

А.Б. Рәхмәт. Кадерле укучылар! Сез хәзер юл чатында басып торасыз. Юллар күп, башта мең сорау: кем булырга, кая барырга , нинди юл сайларга. Нинди генә юл сайласагыз да,чын кешеләр булыгыз, үзегезне сынатмагыз. Мөстәкыйль тормыш диңгезен кичүе җиңел түгел. Ләкин тырышлык, үҗәтлек, үзмаксатчанлык тормышыгызда юлдаш булса, бар да әйбәт булыр. Бәлки берничә елдан бүгенге укучылардан танылган, дәрәҗәле кешеләр, белгечләр чыгар. Әйдәгез әле, ата- аналар, бергәләп кабат аларны алкышлап алыйк.
(Алкышлар)
Ә хәзер котлау өчен сүзне класс җитәкчесенә бирәбез.
…., рәхим итегез!

( Класс җитәкчесе сөйли)
А.Б. Рәхмәт.
Әткәй – әнкәй –сезгә пар канатлар,
Алар булганда дөнья түгәрәк.
Иңне- иңгә, җанны җанга куеп.
Яшәгез әле, яшәгез бергәләп

Хөрмәтле ата-аналар!
Һәрдаим балаларыгыз сезнең җылылыкны тоеп яшиләр. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш ияләр алар. Балаларыгызны тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, алар сезнең һәрвакыт күңел түрендә булырлар. Йөзегезгә кызыллык китермәсләр, дип ышандыралар алар!
Әти-әниләр исеменнән сүзне …. ала.

А.Б. Рәхмәт. Тагын да сөйләүчеләр юкмы?.
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында,
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да ,
Туры юлдан чыкма,туры бар!
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.

Кадерле балалар! Сезгә мәктәпне тәмамлавы да авырга туры килде,алга табада тормыш җиңелләрдән булмас. Шулай булса да мәңгелек әхлак нормалары бүген дә үз дәрәҗәсен югалтмаган. Бүген дә намус, вөҗдан, дуслык, тугрылык төшенчәләре үз көчендә. Мин һәм барлык укытучылар коллективы сезнең шуларга таянып яшәвегезне телибез. Бер- берегезгә авыр чакта иңегезне куегыз, шатлыкларны бергә бүлегез. Зур кайгы да күп кешегә бүлсәң кечерәеп кала. Кечкенә генә шатлык та күп кешегә тапкырлагач зур шатлыкка әйләнә. Тормышның кадерен белегез! Хәзер сезгә сүз бирелә.

1 укучы :
Саубуллашыр көн дә җитте инде
Синең белән, сөйгән мәктәбем
Хәтеремдә әле тәүге тапкыр
Әлифбадан хәреф ятлавым.

Әле кайчан гына без 1 класска укырга килгән идек. Әйе, ул вакытта барысы да беренче иде – беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар… Белем үрләрен яулый – яулый 11 – ел сизелми дә үтеп тә китте. !Барысы өчен Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

2 укучы Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем,
Тәүге башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
11 ел гомер үтеп китте төштә кебек,
Бу кичәмдә басып торам соңгы кабат.
Моңсу гына мәктәп белән саубуллашам,
Зур тормышның күзләренә туры карап.

3 укучы: Парталар артында калдылар
Калдылар балачак еллары
Аттестат кулларда-
Иртәгә чыгарга
Безгә зур, җаваплы юлларга.

4 укучы : Хушлаша бүген күңелләр,
Бер сүзне кабатлый телләр.
— Йөз рәхмәт, мең рәхмәт,
И туган мәктәп!

5 укучы : Кайда барсам, чишмә башы кебек
Күңел сиңа барып тоташа
Әй, мәктәбем, рәхмәт сүзләремне
Юллыйм сиңа шушы җыр аша.
Җыр мәктәп турында

6 укучы :
Хөрмәтле …!
Чын рәхмәт сүзләребезне
Сезгә дип житкерәбез.
Бүгенге бу тантанада
Сезгә без сүз бирәбез:
Ышаныгыз, мәктәп исеменә
Бер тап төшмәс, менә күрерсез.
Ялгыш адым ясый калсак,
Кинәш сорап Сезгә килербез.

7 укучы: Хөрмәтле класс җитәкчебез ….! Без Сезне һәрчак яратып искә алырбыз. Сез безгә кадерле әниебездәй якын булдыгыз һәм без Сезнең янда үзебезне өебездә кебек хис иттек. Барысы өчен дә зур рәхмәт! Сезнең алдыгызда хөрмәт белән баш иябез. Сез күңелләребездә һәрчак шулай ягымлы, безнең өчен якын кеше булып калырсыз.

8 укучы : Хөрмәтле укытучы апалар, абыйлар!
Еллар үтте.
Аерылу җитте…
Без китәбез төрле якларга
Сезнең киңәш һәрчак маяк булыр
Алга таба безгә атларга.
Сез үз үрнәкләрегездә төгәллеккә, тәртипкә, яңалыкка өйрәтәсез. Рәхмәт сезгә барсы өчен дә, хөрмәтле укытучылар!

9 укучы: Акыллы сүз, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда, ак юл күрсәтүче
Күңел күзе – ул сез икәнсез.
Җыр “ ”

10 укучы: Мәктәп белән саубуллашыр вакыт җиткән,
Соңгы кыңгырау чыңлый, зарыгып көткән.
Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,
Балалык белән хушлашу читен икән.

11 укучы : Яңгырады кыңгыраулар соңгы-
Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.
Артта хәзер, артта инде бары…
Мәктәп еллары арттан елап калды.

12 укучы Соңгы кичә, соңгы вальс!
Дулкынланабыз.
Сау бул инде, сау бул, мәктәп –
Рухи анабыз.

13 укучы : Онытмамын, укытучым,
“ Бәхетле бул”,-дип әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын:

Бергә: “ Хуш, мәктәбем, хуш мәктәбем!”.

А.Б.Ә
хәзер11 класс укучыларын “Соңгы мәктәп вальсы”на чакырабыз.
(Вальс)

А.Б.
Бүгеннән соң сез бу вакыйларга берәм-берәм кабат – кабат әйләнеп кайтсагыз да, башка болай бервакытта да 11гез да җыелышып утырып искә төшерә алмаячаксыз.

Тормышның үз законнары да бар. Бу кичә тәмамланганнан соң сез шуның иң беренчесе – иң ачысы белән очрашачаксыз. Ул – аерылышу. Дусларыңнан, туган мәктәбеңнән аерылу. Бүген сез тагын бер нәрсәне тоячаксыз. Сез бүген олыгайдыгыз. Әйе, әйе нәкъ бер баскычка. Бу залдан чыкканда сезнең белән бала чагыгыз чыкмаячак, ул сездән аерылып шушы залда калачак. Сез бүгенгә кадәр әти-әниләрегезгә дә, безгә дә бала идегез әле. Ә хәзер һәркем мөстәкыйль кеше. Үзе өчен үзе җавап бирә.

Инде сезгә ак юллар теләп шушы шигырь юлларын укып китәсе килә.
Үсеп житкәч, инде кеше булгач,
Әти-әниләрне ташлап китмәгез.
Ташлап китеп, картлык коннәрендә
Сез аларны ятим итмәгез.
Сез китергән кара кайгылардан
Алар берүк яшьләр түкмәсен.
Әти-әни түккән күз яшьләре
Каргыш булып сезгә төшмәсен.

Чыгарылыш кичэсенэ котлау

Хәзер барлык ата-аналар, әйдәгез, басып, балаларга багышлап “Балаларга фатыйха” җырын башкарыйк.
(Ата-аналар җырлыйлар)

А.Б.Рәхмәт. Шуның белән кичәбезнең беренче өлеше тәмам. Соңгы чыгарылыш кичәсе котлы булсын! Киләчәктә тормыш юлыгызда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, туплаган гыйлемнәрегезнең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын, кадерле выпускниклар!
Бүген бездә яшьлек үзе кунак –
Бу кичәбез шуңа кадерле.
Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,
Янә күрешүгә кадәрле.

Хәзер фотографияләргә төшәбез һәм 20 мин.тан ата-аналар барыбыз да столоваяда, ә инде балалар класста җыелабыз.

Әле кайчан гына кечкенә ул һәм кызларыбызны җитәкләп Үдик мәктәбе бусагасын атлап кергән идек. Якты елмаеп каршы алган беренче укытучы да бүгенгедәй күз алдында. Хөрмәтле укытучылар, Сез сабырлык белән белем һәм тәрбия бирдегез, алар белән бергә шатландыгыз, авыр чакта таяныч булдыгыз. Ә бүген инде кичәге шаян малайлар һәм көйсез кызлар серле дә, сикәлтәле дә тормыш юлына әзер егет һәм кызлар булып үсеп җиттеләр. Укытучыларга йокысыз төннәре, тынгысыз көннәре өчен берни белән дә тиңләп булмаслык зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Иминлек һәм белемгә омтылышлы, үз алларына изге максат куя белә торган укучылар телим. Ә балаларга теләкләремне шигырем белән белдерәм.
Очар кошлар күккә күтәрелә
Тиңлим сезне очар кошларга.
Мин фатиха бирәм сезгә бүген
Өмет белән карыйм юлларга.

Тормыш булгач булыр кайгы да,
Җилләре дә каршы исәрләр.
Ходай сезгә ныклык һәм сабырлык
Бирсен иде гомер кичәргә.

Акыл камил, ә рух көчле булсын,
Хәләл көч белән сез яшәгез.
Гомер бит ул тик бер генә килә
Җирдә яшеннәрдәй яшьнәгез.

Канатларың гына сынмасын да,
Өметләрне безнең кисмәгез.
Төн пәрдәсен күзгә элгәндә дә
Һәр вакытта безнең истә сез.

Сез кайтыгыз назлы җилләр булып,
Бер сөенеч булып кайтыгыз.
Баш очында Кояш, Йолдыз булсын,
Булсын һәрчак тулган аегыз.

Җирне ямьләр өчен кирәк бит сез,
Озын булсын барыр юлыгыз.
Утка салыр дөнья, суларга да,
Тик бәхетле генә булыгыз!
Тик бәхетле генә булыгыз!

Кабатланмас мәктәп елларыгыз –
Алар инде артта калалар.
Очар кошлар кебек оягыздан
Сез дә китәсез бит, балалар.

Мәктәп сукмаклары артта кала,
Көтә яңа юллар, калалар.
Алда сезне олы сәфәр көтә,
Юлыгыз уң булсын, балалар.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җиңел үтә сабыр, чыдамнар.

Төрле чаклар булыр, бирешмәгез
Язмыш җилләренә, балалар.
Тормыш – сынау, гомер иткән чакта
Сыната күрмәгез, балалар.

Сез төзисе тормыш матур булсын,
Бәхетле булыгыз, балалар!
Саклый күрсен изге фәрештәләр
Хәфев – хәтәр, бәла – казадан,
Начар иптәш, яман гадәтләрдән
Саклана күрегез, балалар.

Бәхетегез дә, язмыш юлыгыз да
Үзегездән тора, балалар.
Зур өметләр баглап озатабыз,
Аклагыз сез аны, балалар!

Чыгарылыш кичэсенэ котлау

xn--80aa2aebpsll.xn--p1ai

Методическая разработка на тему: Укытучылар көненә багышланган бәйрәм.

  Государственное бюджетное специальное (коррекционное)      общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»

   

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм

Григорьева Г.Н.

      А.Б. Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, интернатыбызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдәнкотлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы  эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Бүгенге әзерләнгән чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булсын.

               Чын йөрәктән котлавыбыз
              Җыр булып сезгә барсын.
               Бүгенге бәйрәм гомергә
               Истәлек булып калсын.

4гр  балалары башкаруында “Әлифба” җыры.

А.Б. Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,                                                                    

         Якты көннәр мәңге үтмәсен.                                                                

         Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,                                                    

          Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.                                                        

          Бәхет чишмәләрегез мулдан  аксын,                                                                            

          Зур шатлыклар белән таң атсын.

                 Алинә, Вәли, Камиля башкаруында шигыръ

Алинә. Нигә бүген алтын нурлар

             Урманнарга йөгерә?

             Нигә безне көзге кояш

             Җәйдәгечә кыздыра?

Вәли . Ай нинди көн, нинди көн бу?

             Кыздыра кояш көзне.

            Шул кояштай якты сыман

            Укытучылар көне.

   Камиля.  Беренче сентябрь көнне

                Бездә булдык нәни укучы

                 Якты йөзе, матур сүзе белән

                 Каршы алды безне укытучы

      А.Б.  Бу биюне бүләк итик,                                                

                Кадерле кунакларга.                                                          

                Без аларны тиңлибез,                                                  

                Иң яраткан гөлләргә.

      3гр кызлары башкаруынада “Матрёшки” биюе.

А.Б.  Ә хәзер Фаина, Максим,Владик, Максим үзләренең матур шигырьләре белән башлангыч укытучыларын котлап китәрләр.

Фаина.    Дөнья балкый, йолдызларда

                 Сүнмәгәннәр бу көнне,

                 Ай да үзен бу бәйрәмнән

                  Калдырмаска үтенде.

Максим.  Табигатьтән сезгә илһам иңгән

                  Сез – сабырлык, гыйлем үрнәге.

                  Мәктәп дигән илне якын итеп,

                  Яуладыгыз текә үрләрне.

Владик. Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,

                 Исемегез һәркем телендә.

                 Беркайчанда болыт капламасын,

                 Кояш көлсен тормыш күгендә.

Максим. Гади генә, җайлы гына итеп

                 Күңелләргә үтеп керәсез,

                 Балаларга терәк, таяныч Сез,

                 Аналардай сөя беләсез.

А.Б.  Хөрмәтле тәрбиячеләр!

           Без телибез сезгә олы бәхет,

           Озын гомер, бетмәс шатлыклар.

           Барыр юлларыгыз озын булсын,

           Ашыкмасын килер картлыклар.

           Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр

           Күңелләрдә булган саф хисләр,

           Озын гомер, якты тыныч тормыш –

          Безнең сезгә әйтер теләкләр.

       6гр балалары башкаруында тәрбиячеләргә багышланган җыр “Воспитатели”

А.Б. Ә хәзер Нүрия Равилевнага,  Динар Ринатовичка һәм Гөлнур Габтелнуровнага, Алсу Рәшитовнага  Раил, Ләйсән, Радил, Ильяс шигырь укып үтәрләр.

Раил. Укытучым гүзәл бәйрәмеңдә,

          Телим шигырь бүләк итәргә.

          Күңелемдәге олы рәхмәтемне,

          Изге теләгемне әйтергә

Ләйсән. Укытучым сердәш, ярдәмче Сез,

               Һәр вакытта гүзәл түземдә.

               Иң һөрмәтле матур кеше булып,

               Каласыз Сез күңел түрендә.

Радил. Укытучы, Өмет һәм мәхәббәт

             Саласыз Сез безнең йөрәккә.

             Һәр сүзегез, акыл киңәшегез

             Зур ышаныч безгә терәккә

Ильяс. Укытучы тиңсез горур исем,

              Әни сүзе кебек ягымлы.

              Ирексездән бу сүз хәтерләтә,

              Әни янымдагы чагымны.

     А.Б.  Бие әле, бие әле,

          Биегәненңе күрсеннәр.

          Кара иниди матур баса,

          Безнең  Дима дисеннәр.

         Дима башкаруында бию “Попури”

   

    А.Б. Укытучы!
            Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
            Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
            Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
            Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә…

2гр балалары  башкаруында шигырьләр.

    Илшат.  Бөтен гомерен балаларга биреп,

               Таңнан төнгә янып-көюче,

               Күктә янган якты кояш сыман

               Тирә-юньне нурга күмүче – укытучым!

Рәмзил. Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

               Сабый күңеленең түренә үтүче,

               Авырлыклар килсә, уртаклашып,

               Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым!

Марсель. Кирәк чакта бераз кырыс булып,

                  Тыныч кына җавап бирүче,

                  Белем дөнҗясының баскычларын

                  Синең белән бергә үтүче  — укытучым!

А.Б. 5гр балалары  башкаруында дәрестән бер күренеш .

А.Б. Үзем кечкенә булсамда,

         Җырларга бик яратам.

         Матур җырларым җелән,

         Бөтен лөньяны яңгыратам.

             Никита башкаруында җыр “Учат в школе”

А.Б. Ихлас күңелдән юллыйбыз
       Иң-иң изге теләкләр:
       Озын булсын гомерләр
       Тыныч булсын күңелләр.

Хәзер балалар укытучыларга котлау шигырьләрен бүләк итәләр.

    Рәзилә.    Ленар Хәмбәлевичны усал абый диләр,

                 Бер дә усал түгел ул.

                 Географияне белсәң, җиңел булыр сезнең юл,

                 Ленар Хәмбәлевич!

                 Без телибез Сезгә бәхет алгы тормыш таңында,

                 География дәресен балалар яратсыннар тагында.

Илсинә.  Мөслимә Рөстшмовна!

Илнур.  Һәр дәрестә Илгиз абый круг буенча йөгертә,

               Спортны ул, яратырга өйрәтә.

               Сикерәбез, тартылабыз һәм волейбол уйныйбыз,

              Абый кебек бик тә җитез, булырга без уйлыйбыз.

Роберт.   Фәрит абый!

                Сездән өйрәнәбез туган телне,

                Туган җиребезне сөяргә.

                 Безгә әйткән изге теләкләрнең

                Кирәклеген тойдык укуда.

Адил.   Райхана апа!

              Рәхмәт сезгә безнең өчен

              Бик тә нык тырышасыз.

              Математик мәсәләр чишәргә булышасыз

              Тормыштагы проблемалар.

              Катлаулы булмасыннар

             Барлык укучылар сезне яратып. Тыңласыннар.

Нияз.   Флюра апа!

            Якын дус та булып, киңәшче дә

            Кирәк чакта сузып ярдәм кулын

            Күрсәтәсез чиксез киңлектәге

           Сукмакларның туры, гадел юлын.

            Сезгә телибез без саулык, озын гомер,

            Шәхси бәхет, тормыш рәхәтең,

            Шәкертләрнең тырыш, түземлесен, яхшы гамәл Алла рәхмәтен.

А.Б. Илсинә,Алифтина, Люция укытучыларны котлап җыр җырлап китәрләр “Укытучым”

А.Б.  Укытучыларны котлавыбызны дәвам итәбез

Люция.  Нүрфия апа!

                   Безне канат асларына алып

                   Үстерәсез, белем бирәсез.

                   Еллар дәвамында безнең өчен

                   Киләчәккә юллар үрәсез.

                   Өйрәтәсез акны ак дияргә,

                   Ә караны кара дияргә.

Чулпан.   Гөлфирә апа!

                 Технология дәресен бик яратып укыйбыз,

                 Сезнең  кебек оста куллы булырга без телибез.

                 Алдагы тормышыгызда телибез зур уңышлар,

                 Ирешкән уңышларыгыз үзегезне дә зурлар.

Илнур.  Олы бәхет таптым мин эшемнән,

              Зур булмаган авыл җирендә.

              Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

              Үкенмим мин әле бүген дә, ди  рус теле укытучысы Гүзәл апа. 

Нуршат.  Указка тотып кулларга картадан шәһәр табарга

              Өйрәтә бит Ленара апа

              Табигатьне аңларга, җирне-суны сакларга

              Өйрәтә бит Ленара апа.

Җәвит.  Алсу апа!

               Киң күңелле кешелекле булган өчен

               Без кояшка сезне тиңлибез,

               Бәхет. Шатлык, куанычлар белән

              Тулы озын гомер телибез.

А.Б. Бар күңеллелек бөтен дөньда,

        Бар бер ямь бүген.

        Нәрсәдән бу мин беләм,

        Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

Рәзилә һәм Нуршат башкаруында бию “Буги-буги”

    А.Б. Укытучым, минем күңелемдә,
           Матур хисләреңне тудырдың.
          Тормыш юлыңда да, укытучым,
          Синең кебек, кеше булырмын.

Слава, Рамил, Наташа башкаруында шигырь

   Слава.   С днём учителя сегодня

               Поздравляем от души.

               Будьте счатливы, здоровы

                И всегда так хороши!

               Спасибо за любовь и ласку.

               Заботу, нежность и тепло.

               Когда вы рядом жизнь как сказка,

               И самый хмурый день светло!

Рамил.  Дорогие Педогоги!

              Вы любовь и преданность.

              Вера и терпение.

             Вы и истина и сердце,

             Совесть и благодарство.

 

Наташа.  Учитель, дни жизни своей, как один,

                  Ты школьной семье посвящаешь.

                  Ты всех, кто учиться к тебе приходил,

                  Своими детьми называешь.

                  Но дети взрослеют, от школьной скамьи

                  Дорогами жизни шагают,

                  И в памяти носят уроки твои,

                  А в сердце тебя сохраняют.

                  Любимый учитель, родной человек,

                  Будь самым счастливым на свете.

                  Хоть трудно порой достаются тебе,

                  Твои не послушные дети.

                  Ты дружбой и знаниями нас наградил,

                  Прими благодарности наши!

                  Мы помним, как в люди ты нас выводил,

                  Из робких, смешных первоклашек.

А.Б.  Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
            Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
            Укытучым, син бит белем биреп
            Ачтың безнең сукыр күзләрне.
            Син лаеклы, газиз укытучым
            Рәхмәтләрнең иң җылысына.
            Син лаеклы, газиз укытучым
            Хөрмәтләрнең иң олысына.

        Ландыш башкаруында җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

А.Б. Ә хәзер хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеәр үзегезнең беренче эшкә килгән көнегезне исегезгә төшереп китегез әле. Ул көн һәр кешенеке төрлечә булгандыр. Менә бездә сезгә бер күренеш тәкъдим итәбез. Карап китегез әлә.”Яшь укытучының беренче эшкә чыккан көне”.

А.Б. Биюченең итәге,

        Бии, бии кыскара.

        Биючегә сүз әйтмәгез

        Бии, бии остара

А.Б. 6гр кызлары һәм егетләре  башкаруында күңелле татар халык  биюе.  Рамил-Камиля, Слава-Гүзәл.

А.Б. Тәрбиячеләр башкаруында җыр “Уйларымда мәктәп еллары”

А.Б. Хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез  һәм барлык хезмәткәрләр, Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз, авыр, ләкин игелекле. Изге эшегездә зур уңышлар, хезмәт шатлыгы, күңел тынычлыгы, тырыш укучылар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Шуның белән әзерләнгән чыгышыбыз тәмам,ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт.

nsportal.ru

План-конспект на тему: Сөмбелә бәйрәменә сценарий

Тема: Сөмбелә бәйрәме.

Максатлар: 1. Балаларны Сөмбелә бәйрәме, аның үзенчәлекләре белән таныштыру;

               2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру;            

              3. Татар халык бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү, кызыксыну уяту.

Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яфраклар, милли киемнәр.

Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү УУГ: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар белән әңгәмә кору, гомуми әңгәмәдә катнашу, сораулар бирү, тыңлау һәм башкаларның сорауларына җавап бирү, группаларда эшне бергәләп башкару, үз фикереңне дөрес, төгәл итеп җиткерә белү.

Укытучы: Исәнмесез хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән татар халкының бик күңелле, матур бәйрәме – Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән  үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы  һәм  муллык билгесе булган  бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме  өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр. Әйдәгез, без дә шушы бәйрәмне күңелле итеп үткәрик.

Ангелина: Праздник, проводившийся в дни осенней «савии» «сөмбелә» (сюмбеля), был похож на науруз-байрам. На празднике одну красивую и озорную, острую на язык девушку переодевали в Сюмбелю, выводили на площадь и там задавали ей вопросы. Например, «топор или шило?». Если она скажет «топор», то полагали, что осень будет холодная — лед можно будет разбивать только топором. Если ответ был «шило», то ожидалось, что осень будет относительно теплой — лед можно будет разбить и шилом. К её словам прислушивались даже старики и аплодировали со словами «юравың юш булсын», т. е. пусть твое гадание осуществится. Если Наурузбикя могла иметь волосы любого цвета, то Сюмбеля, как считалось, должна иметь светло-желтые волосы, потому что она символизировала осень, колосья.

1 укучы. Исәнмесез, дуслар, хәерле көн

                Хуш килгәнсез безнең бәйрәмгә.

                Бәхет – шатлык белән көннәр тусын,

                Муллык теләп һәрбер өйгә дә.

2 укучы. Бәйрәм белән сезне бүген

               Без котлыйбыз ихлас йөрәктән.

               Мул булсын һәрчак табыннар

               Өзелмәсен һич тә икмәктән.

3 укучы. Бүген бездә бик зур бәйрәм,

                Бүген бездә – Сөмбелә.

                Һәр ел безгә бәхет-шатлык,

                Мул уңыш алып килә.

4 укучы. Матур киемнәр киеп,

                Күңелле булыр диеп,

                Килдек, дуслар, бирегә

                Сөмбелә бәйрәменә.

5 укучы. Рәхим ит син, түрдән уз

               Уңыш кызы Сөмбелә.

               Уйнарбыз да, җырларбыз да,

               Күңелле булыр бездә.

Сөмбелә. Исәнмесез, балалар!

                Хәерле көн, дусларым!

                Гел сөендерсен сезне

                Минем мул уңышларым.

Алып килдем бүген сезгә

Яшелчәләр, җимешләр.

Лаек булыр бүләгемә

Бик уңганнар, җитезләр.

Укытучы. Балалар, әйдәгез, табышмак уены уйнап алабыз.

1. Кырлар  буш кала, яңгырлар ява,

    Җирләр дымлана, бу кайчак була? (көз)

2. Ура-суга, җилгәрә,

    Үзе төяп җибәрә.

    Бик күп эшләп игенне

    Баета ул илемне. (комбайн)

3. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (суган)

4. Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

    Эче тулы халык.(кыяр)

5. “Алма” дисәң дә алалар

     Нәрсә соң ул балалар? (алма)

6. Яз килсә − киенә,

    Көз килсә − чишенә. (агач)

Яфракларның кайсы агачныкы булуын әйтү.

“Яфрак бәйрәме” җырын башкару.

      Без сезгә татар халкының милли уеннарын тәкъдим итәбез.

Уенны башлыйбыз.

1.“Капкалы” уены.

Ефәк җепләр белән сөлге чиктем

Уртасында чәчәк, гөл генә.

Капкалыда урталарда калган

Кызыбыз да безнең бер генә.

2. “Кәләпүшле” уены.

Киңәшем шул : сынатма

Бул син син уенда өлгер.

Башындагы кәләпүшне

Күршеңә биреп өлгер.

3.”Кулъяулыклы” уены.

Чираттагы уеныбыз

Кулъяулыклы Зәлидә.

Кулъяулыкка ия булсаң,

Җиңелмәссең бәйгедә.

Шулай итеп бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Укытучы: Һәр таң саен хәерле көн телим.

Таңнар туган саен илемә.

Аяз күкләр телим бөркетләргә

Һәм иминлек телим җиремә.

Илләребез имин булсын,

Матур булсын тормышлар.

Бу мирасны дәвам итәр

Иң уңганнар, тырышлар.

Сау булыгыз!

nsportal.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *