cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Татар халык бәйрәмнәре презентация – Презентация по татарскому языку «Милли бәйрәмнәр»

Презентация к уроку по теме: Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Слайд 1

Милли бәйрәмнәр Хайруллина Рәмзия Миргазиян кызы Әлмәт шәһәре 5 нче мәктәпнең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Кешелекне ӊ үзе шикелле үк , Борынгыдан килә бәйрәмнәр . Шатлыкларын бәйрәм итә кеше , Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Слайд 4

Сабантуй- сагынып һәм елны ӊ котлы булуын теләп алынган иӊ хөрмәтле бәйрәм -туй. Бәйрәм Б олгар ханлыгы ислам динен кабул итүгә кадәр үк , VIII-IX гасырларда башланган . Аӊа хәзерлек үзенә бер күӊеллелек белән ел буена дәвам иткән . Яз җ иткәч , кызлар , киленчәкләр үзләре тукыган-чиккән әйберләрне барлап куйганнар , чөнки Сабантуй көне билгеләнгәч , ат менгән яшьләр , җиӊүчеләрне бүләкләү өчен чигелгән яулык , тукылган сөлге кебек әйберләрне җыеп йөриячәкләр . Чирәм күренү беләнүсмерләр йөгерек атларыны ӊ « аягын кыздырырга чыгалар »

Слайд 5

Бүләк җыю

Слайд 7

Идел суы тирәндер, Сай җирләре билдәндер; Җырлап тору – бездәндер Бүләк бирү-сездәндер .

Слайд 8

Уен-көлке, бәйрәм күрке

Слайд 12

Сабантуй бизәкләре

Слайд 13

Колгага менү … Әнә шома колга янына бер төркем малайлар һәм яшүсмерләр җыелган. Һәрберсе үзенең осталыгын күрсәтергә- җәһәт кенә колганың очына менәргә тырыша. Әмма бу бик кыен эш икән. Башта җиңел генә югары үрмәләгән үсмерлер дә бераздан кире шуып төшәләр. Кая ул колга очындагы затлы-затлы бүләкләр һәм кәрҗиндәге… тере әтәч турында уйлау? Меңләгән халык алдында “сабантуй җиңүчесе” дигән исемне алу үзе генә дә ни тора бит!

Слайд 14

Атлар чабышы Ат кешенең бик борынгы заманнардан бирле якын дусты, томышта төп терәге булган.Шуңа күрә аларның узышы иң кызыклы бәйгеләрдән санала. … Башта алар артыннан күтәрелгән тузан болыты гына еракта бөркелеп күренә иде. Аннары бу җанкайлар үзләре дә каяндыр кинәт кенә калкып чыктылар. Менә әкренләп алар, төркеменнән аерылып, әле берсе, әле икенчесе алга ыргылды. Төркем сирәгәйде һәм таркалды. Хәзер инде һәркемнең күзе алдагы атка төбелгән. Ат инде үзенең җиңүче икәнен аңлдагандай, өстендәге малай тезгенен тартканны көтмичә үк, халык төркеме арасындагы аралыктан мәйдан уртасына ыргыла.Аны шунда ук кешеләр чорнап ала. Аткайны һәрберсе кочаклый, үбә, ялларыннан сыйпый.

Слайд 16

Йомылып та атыӊ чапкан чакта Тезгеннәрен тотма, буш җибәр! Теләсә дә дошман алдыралмас, Буш җибәргән атка кош диләр.

Слайд 17

Ат булса мәйдан табыла, ат булмаса мәйдан ябыла. Ат картаер мәйдан картаймас, егет картаер заман картаймас. Сабан туе атлыныкы, туй тунлыныкы. Чабышкы сабан туен алдан сизә. Кош канаты белән, ир аты белән.

Слайд 18

Чүлмәк вату Күзне сөлге белән бәйләп, кулга озын күсәк алып, үлән арасындагы мескен чүлмәкне һәрберсе ватарга тырыша. Әмма чүлмәк һаман исән. Уртага бер бабай чыга. Унбиш адым атлагач, бабабыз кире чүлмәк ягына юнәлә: “бер, ике, өч…”. Кулындагы күсәгән кинәт селтәп җиргә суга. Һәм мәйдан “аһ” итеп куя: бабабыз чүлмәкнең нәк ъ “түбәсе”нә кундырган бит!

Слайд 19

Татарча көрәш Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының төп билгесе. Малайлар башлаган көрәш өлкәннәр бәйгесе белән тәмамлана. Баш батыр ачыкланмыйча, кәкре мөгезле тәке аның җилкәсенә менеп “кунакламыйча”, түгәрәк әйләнәсеннән берәү дә китми. Әгәр кем дә булса берәү бураны почмагыннан кузгатса, астына кереп атны күтәрә алса, зур-зур ташларны капка өстеннән чөеп уйнаса, ул авылды иң абруйлы кешеләрдән саналган.

Слайд 20

Исәнме, Сабантуй! Ялларында сабантуйлар гөрли, Яш ь егетләр сыза гармунын, Уйнаклатып җилләр алып китә Еракларга гармуннар моңын…

Слайд 22

Көрәшнең барлык алышларын татар әкиятләрендә,дастаннарда сурәтләүне татарларның һәм аларның бабаларының, барыннан да элек болгарларның , көнкүрешендә тән тәрбиясе аерылгысыз бер өлеш булганлыгын раслый. Риваятьләрдә сабан туеның каһарманы-батыры- гади халык ул. Җиңүчегә тәкә белән бергә үткән бәйрәмнән соңгы арада кияүгә чыккан яшь киленнәр чиккән сөлге бүләк итү каралган. Бу йола шулай ук борынгыдан килә. Безнең ерак бабаларыбыз күзаллавынча, тәкә кешене яман көчләрдән саклаучы булып саналган, чигелгән сөлге истәлекле бүләк булган.

Слайд 24

Көрәшми җиңү төштә була. Көчең барда көрәшеп кал,егәрең барда ярышып кал. Көчле кеше күтәреп тә ега, чалып та ега.

Слайд 30

Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә. Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халыкның милли йөзе,гореф-гадәтләре, йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

nsportal.ru

Милли бәйрәмнәр

Разделы: Иностранные языки, Конкурс «Презентация к уроку»


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (873,6 кБ)

Внимание! Предварительный просмотр слайдов используется исключительно в ознакомительных целях и может не давать представления о всех возможностях презентации. Если вас заинтересовала данная работа, пожалуйста, загрузите полную версию.


Максат:

  • Милли бәйрәмнәр турында әңгәмә кору, диалоглар белән эшләү; укучыларның  монологик сөйләмнән диалогик сөйләмгә чыгу юлларын үстерү.
  • Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү, нәтиҗә ясый, үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.
  • Дуслык, кунакчыл, ихтирамлык хисләрен тәрбияләү, бер-береңә ярдәмчел булу сыйфатларын үстерү.

 

Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.

Дәреслекнең авторы: Р.З.Хәйдәрова.

Җиһазлау: мультимедиа аппаратурасы, слайдлар, биремнәр, тестлар, сүзләр белән индивидуаль карточкалар ,Сабантуй күренешеннән рәсемнәр, капчыклар…

Дәреснең төзелеше:

1. Оештыру өлеше.
2. Фонетик күнегүләр.
3. Белемнәрне актуалләштерү.
4. Яңа материал:
      А) Аудирование;
      Б) текст белән таныштыру;
      В) текст эчтәлегенә таянып, сөйләмгә чыгу.
5.  Нәтиҗә.
6. Йомгаклау.

Дәрес барышы:

<Слайд 1>

1. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.
– Исәнмесез, кадетлар!Хәерле көн сезгә! Хәлләрегез ничек?
– Утырыгыз.
– Балалар, бүген сезнең ничә дәрес?
– Татар теле дәресе ничәнче дәрес?
– Кадет-интернат мәктәбендә дәресләр ничәдә башлана?

– Син нинди дәресләр яратасың?

 Дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

Игътибар белән тыңла.

Тыныч, матур утыр.
Дәрестә яхшы эшлә.
Дәрестә “5” һәм “4”леләр генә ал.

<Слайд 2>

Дәреснең максаты:

  • Милли бәйрәмнәр турында әңгәмә кору, диалоглар белән эшләү; укучыларның  монологик сөйләмнән диалогик сөйләмгә чыгу юлларын үстерү.
  • Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү, нәтиҗә ясый, үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.
  • Дуслык, кунакчыл, ихтирамлык хисләрен тәрбияләү, бер-береңә ярдәмчел булу сыйфатларын үстерү.

– Бүген без сезнең белән бәйрәмнәр турында сөйләшербез.

<Слайд 3> (фонетик зарядка)

Фонетик зарядка

– Хәзер без сезнең белән телне язып алабыз, фонетик зарядка ясыйбыз!
Прослушайте и постарайтесь правильно повторить слова, которые вы видите на интерактивной доске

  • Матур
  • Милли
  • Бәйрәм
  • Үткәрелә
  • Катнаша
  • Мәйдан
  • Көрәш
  • Йөгерү

2. Белемнәрне актуальләштерү

– Бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен әйтү:
Давайте вспомним перевод этих слов.Какая закономерность есть в словах?

<Слайд 4>

Кешелекнеӊ үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр.
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр .

Әйдәгез бергәләшеп татар халкының бәйрәмнәрен искә алыйк.

<Слайды 5-14>

Мин сезгә русча сүзләрне әйтермен,ә сез миңа тәрҗемәсен әйтерсез.Килеп чыккан сүзне кроссвордка язырбыз.

(Презентациядә кроссвордны чишү.)
Нинди сүз килеп чыкты?

3. Яңа темага кертү

<Слайд 15>

Сабан туе бер генә,                В сабантуе-дух работы,
Күңел ачып йөр генә.              труд прославил отчий край,
Осталыгың, булганлыгың,     покажи себя каков ты,
Өлгерлегең, тапкырлыгың,   в грязь лицом не ударяй!
Күрсәт бүген бәйгедә.            Сабантуй ведь раз году.
Онытылмасын гомергә.         веселитесь на виду.

< Слайд 16>

Татар халкының иң матур милли бәйрәме-Сабантуй.                                              

<Слайд 17>

 “Сабантуй” очень красивый, добрый праздник. “Сабан ”– означает плуг, а “туй” –торжество. “Сабантуй” – праздник плуга.

Сабантуй язгы чәчүләр узгач, табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә.

 <Слайды 18-22>

Сабантуй язгы чәчүләр узгач, табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә.Бу бәйрәмдә картлар да, яшьләр дә катнаша.
 
Сабантуйга алдан  әзерләнәлә. Башта егетләр, кызлар Сабантуйга бүләк җыялар. Алар белән гармунчы да була. Бүләк җыючыларны һәр өйдә көтәләр. Бүләк җыючылар рәхмәт әйтәләр, бииләр, җырлыйлар.
Сабантуйда һәркемгә күңелле.

<Слайд 23>

Сабантуй

Татар халкының иң матур милли бәйрәме– Сабантуй. Сабантуй язгы чәчүләр узгач, табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә. Бу бәйрәмдә картлар да , яшьләр дә катнаша.
Сабантуйга алдан  әзерләнәләр. Башта егетләр, кызлар Сабантуйга бүләк җыялар. Бүләк җыючылар рәхмәт әйтәләр, бииләр, җырлыйлар.
Сабантуенда төрле милли уеннар : көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, баганага менү, капчык белән сугышу һәм башка бик күп уеннар оештырыла. Сабантуйда һәркемгә күңелле.

(Чылбырлап уку, тәрҗемә итү, яңа сүзләрне тексттан табу.)

4. Теманы ныгыту. (Ныгытуны ярыш формасында үткәрү) 

< Слайд 24>

1 нче ярыш.”Кашыкка йомырка салып йөгерү” ярышы

Текстны ныгыту.
Сорауларга җавап бир:
1. Сабантуй нинди бәйрәм?
2. Сабантуй кайчан була?
3. Сабантуйда кемнәр катнаша?
4. Сабантуйда нинди уеннар була?

<Слайд 25>

2 нче ярыш.”Капчык киеп йөгерү” ярышы

Күпнокталар урынына тиешле кушымчалар куй.
Сабантуй…  карт… да , яшь… дә катнаша. Сабантуй табигать…  иң матур җирен… үткәрелә. Сабантуен…  төрле милли уен… оештырыла.

 <Слайд 26>

3 нче ярыш.”Капчык белән сугыш” ярышы

Рәсемнәргә карап уеннарның исемнәрен әйт:

<Слайд 27>

4 нче ярыш.“Ат чабышы”

Сабантуй  сүзен килешләр белән төрләндерү.

5. Рефлексив кабатлау

<Слайды 28-29>

5 нче ярыш. ”Колгага менү” ярышы
– Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән нинди темага сөйләштек?

ТЕСТ.

<Слайд 30>

6. Өй эше

1. Сабантуй турында кеченә хикәя төзү һәм рәсемнәр ясау.
2. Уеннарны  әзерләү.
3. Билгеләрне әйтү.

<Слайд 31>

Ә без сезнең белән үзебезнең Сабануебызны үткәрик әле!!!
(Укучылар белән “Сабантуй”уеннарын уйныйбыз.)

2.04.2014

urok.1sept.ru

Доклад на татарском языке «Татар халык бәйрәмнәре»

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениясе

Катнаш төрдәге 1 нче номерлы балалар бакчасы

«Татар халык бәйрәмнәре »

доклад

1 нче номерлы балалар бакчасы

тәрбиячесе: Гибадуллина Әлфинур Мансуровна

2017 ел

«Татар халык бәйрәмнәре »

Сонгы елларда халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә, аларны укыту тәрбия эшендә куллануга игътибар артты.

Һәр бәйрәм җырсыз – биюсез, уенсыз үтми. Алардан башка бәйрәмнәрне күз алдына китерү мөмкин булмас иде.

Җыр хәзинәбездә чал тарих авазларында да, бүгенге көннәр дә тирән уелган. Җырларыбызның мәгънә байлыгы, тылсымлы музыкасы халкыбызның тиңдәшсез талант иясе булуын раслый.

Җырларда халкыбызның язмышлары да, ялгышлары да, кайгы – хәсрәте, шатлыклары да чагылдырылган, җыр – кешенең гомерлек юлдашы. Бишек җыры белән башлана hәм соңгы көнгәчә аннан аерылмый.

Халык җырларына халкыбызның гомере иярә.Җыр мирасыбызны туплаучы фольклорчылар хезмәтенә Татарстан хөкүмәте зур бәя – Тукай премиясе бирде.

Уен – бию җырларында җәмгыятьнең киләчәгенә һәм хезмәткә үзенчәлекле яңа мөнәсәбәтләр гәүдәләнү белән беррәттән, татар яшьләренең мәхәббәт һәм дуслыкка бәйләнешле хис тойгылары да чагылыш тапты.

Борынгы заманда бәйрәмнәрдә уен hэм бию җырлары төрле мәҗүси йолалар һәм ел фасылларына туры китереп башкарыла торган гореф-гадәтләр белән бәйле булганнар. Мәсәлән, Түбән Новгород (Нижгар) губернасында яшәүче мишәр татарларының элек яз көне үсемлекләр тишелгән, баш калкыткан вакытта «Җимчәчәк» (умырзаяның бер төре шулай атала) дигән уен – җырын башкарулары билгеле.

Татарстанның Апас районында яшәүче керәшен татарларында исә бу уен-бәйрәм җырлары, түгәрәк уеннары Имин бәйрәме вакытында (Пасхадан соң килүче җиденче атнада) уйнала торган булган һәм алар Петрау (12 июль) көненә кадәр дәвам иткән.

Бәйрәмнәрнең мәҗүси йолалар һәм хәтта аерым хуҗалык эшләре белән бәйләнеше аларның эчтәлегеннән дә сизелеп тора. Мәсәлән, моңа мисал итеп, «Тары чәчтек» җырын китерергә мөмкин.

Безнең бабаларыбызның онытыла барган бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять, яңадан әйләнеп кайта башлады. Татар авылларында яз айлары истә кала торган мизгелләрнең берсе булган язның бер көнендә балалар, өйдән-өйгә кереп йомырка җыйганнар. Шуңа күрә хуҗабикәләр кичтән йомырка кызартып, күчтәнәчләр әзерләп куя торган булганнар. Иртән сабыйлар «Аягым җиңел булсын» дип тели-тели авыл буйлап өй саен кереп йөргәннәр. Бер үк вакытта алар күршеләре, туганнары, авылдашлары белән дә танышканнар. Өлкәннәр дә сабыйларны сынаганнар: кем баласы исәнләшә һәм рәхмәт әйтә белә, кыюмы, зирәкме, аның үз-үзен тотышы ничек h.б. турында белгәннәр.

Җыелган йомырканы кырга алып чыгып, балалар төрле уеннар уйнаганнар. Сыйланганнан калган йомыркаларны җир өстенә сибеп киткәннәр. Шулай иткәндә игеннәр мул була, ел җиңел килә, дип ышанганнар. Татар халкының гореф- гадәтләре, милли йолалары белән кызыксыну арта гына бара. Без, тәрбиячеләр, ата-бабаларыбыздан калган мирас белән нәниләрне дә таныштырып барырга тиешбез.

Һәр елның март аенда мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелә.

Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 нче мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар hәм кызлар, төркем- төркем җыелып. hәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак – такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. Бу котлаулар шигъри әсәрләр рәвешендә формалашканнар һәм аларны балалар фольклорының үзенчәлекле бер жанры дип санарга нигез бар.

Нәүрүзләрнең эчтәлеге, гадәттә, хуҗаларны бәйрәм белән котлап , йорт- җирләренә иминлек, мал- туарларның артуын теләүдән һәм әҗеренә бүләк, күчтәнәч бирүләрен сораудан гыйбәрәт.

Нәүрүз Яңа ел, Яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Менә шуннан соң көн озыная башлый.

«Нәүрүз» бәйрәменең тагын бер үзенчәлекле ягы бар әле. Бу бәйрәмдә әби-бабайларга ярдәм оештырыла. Мәсәлән, аларга су, утын кертеп бирергә, ишек алларындагы карны көрәргә мөмкин .

Тагын бер күркәм йолаларның берсе “ Кунак төшерү”.Аның турында халыкның бик күп мәкаль, әйтемнәре сакланган:” Кунакны киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар” , “ Кунак булсаң тыйнак бул”. “ Табын күрке- кунак”. Бу бәйрәмнәр балалар бакчаларында да үткәрелә, балалар үзләренең белгән белемнәрен , нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтәләр.

Шулай ук үзебезнең «Аулак өйдә» бәйрәмнәрен уздырып, кызларның тапкырлыгын, уңганлыгын сынаганнар. Хезмәт турындагы татар халык мәкальләрен кем күбрәк әйтә, ул тапкыр кыз саналган. Аннан соң кызлар куллана торган эш җиhазларына кагылышлы табышмаклар әйткәннәр, hәм чигү эшен дәвам иткәннәр.

Чигүдән ял иткән арада «Аулак өй» уен көлке, җыр – бию белән дәвам иткән.

Кеше җиргә бер генә килә. Аның хыяллары, тормышы бай кылган эшләре матур, башкаларга үрнәк булып калырлык булсын. Халкыбызның күңел бизәкләрен хәзер яшь буын үстерергә, яшәртергә, тагын да баетырга тиеш. Гасырлардан гасырларга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән милли гүзәллекне алдагы буыннарга мирас итеп җиткерү эше балаларга тапшырыла.

Мондый чаралар буыннан буынга күчеп дәвам итсен өчен, аларны фотосүрәткә төшерергә, эчтәлеген hәм барышын альбомга теркәп барырга кирәк.

Халкыбызның яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабантуе. Һәм анда халыкның йөрәген җилкендерүче утлы – чаткылы биюләр, аеруча үсмер егетләр һәм ир-атларны дулкындыручы, катнашучылардан җитезлек, зирәклек, түземлелек таләп итүче hәм шул ук чакта вакытлыча кайгы – мәшәкатьләрне оныттырып көлдерүче капчык белән баганадан сугып төшерүләр, капчык киеп йөгерүләр һ.б. балалар бакчаларында үткәрелә торган күп кенә ярышларның нигезен тәшкил итә.

Милли бәйрәмнәр – халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Аларда өлкәннәр дә теләп катнаша, алар кеше күңелендә бик озак саклана.

Борын – борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп. сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар, ахырдан ботка ашый торган булганнар.

Нардуган бәйрәме.

Бу бәйрәм бигрәк тә керәшен татарларына хас йола һәм, гадәттә, 20 декабрьдән 7 январьга кадәр уздырыла. Бәйрәмнең шулай ук татар-мишәрләрендә булуы турында да мәгълүматлар бар. Йола исеменең мәгънәсе кояш тууны аңлата.

Нардуган бәйрәме яшьләрнең җыелып өйдән-өйгә йөрүләре белән башланып китә. Алар төрлесе – төрлечә киенеп һәр ишегалды саен бию оештыралар, тамаша куялар. Араларында ике төп образ – Нардуган анасы һәм Нардуган атасы аерылып тора. Бу персонажларның икесен дә ир-ат уйный һәм алар авылны йөреп чыкканчы бәйрәмне әйдәп баручылар, оештыручылар, халыкның күңелен ачучылар булалар. Алар озын киемнәр: күлмәк, пальто яисә тун кияләр. Нардуган атасы җитен яки тиредән сакал сас, ә Нардуган анасы зур яулык ябына, йөзенә корым яисә иннек сөртә.

Нардуган йоласының бер үзенчәлекле шарты бар: кызлар иртән , кояш туганчы ук чишмәдән “ таң суы” алып кайталар. Өйгә кайтып җиткәнче суның бер тамчысын да җиргә төшерергә ярамый. Кайтып җиткәч суны идән уртасына куялар һәм шул чиләккә балдакларын салалар. Аннан чиләк тирәсенә тезелеп утырып барысы бергә җырлыйлар. Бер куплет тәмамлангач уенны алып баручы кыз, судагы бер балдакны алып , аның кемнеке булуын белә. Балдак кемнеке булса, җыр да шуңа багышлана. Уен соңгы балдакны алганчы шулай дәвам итә. Ә кичен яшьләр урамга чыгып төрле уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар.

Нардуган бәйрәмен бакча шартларында яраклаштырып, яңа уеннар белән баетып балалар арасында да уздырырга була.

«Яңгыр боткасы»

Бу йола яңгырсыз, эссе җәй көннәрендә уздырылган. «Карга боткасындагы» кебек балалар авыл халкыннан азык-төлек җыеп – су буенда ботка пешергәннәр. Өлкәннәр җир – су ияләренә гыйбәдәт кылган, яңгыр яудыруны үтенеп дога укыган, мәрхәмәт сораган. Балалар яңгырга, кояшка мөрәҗәгать итеп шигъри әсәрләр башкарган, уеннар уйнаган. Соңыннан олысы-кечесе бергәләп ботка ашаган. Ә киткәндә ризыкның бер өлешен җир-су ияләренә калдырганнар,йола «Яңгыр боткасында» катнашучыларның бер-берсенә су сибешеп уйнаулары белән тәмамланган.

Татарстан Республикасының суверенлыгы турындагы Декларация һәм татар теленең рус теле белән беррәттән, дәүләт теле буларак кабул ителүе балаларга белем һәм тәрбия бирү эшендә тамырдан үзгәрешләр кертте. Кешенең кыйммәтен аңларга, аның хезмәтенә ихтирам белән карарга, шәхеснең көченә һәм акылына ышанырга, хөррияттә генә нык үсешкә ия булуына инанырга өйрәтү бүгенге тәрбия эшенең төп кануны булып тора. Әнә шул таләпне үтәү йөзеннән балалар бакчаларында халык традицияләреннән файдаланып, милли бәйрәмнәребезне үткәрүгә зур әһәмият бирелә.

Балалар бакчаларында үткәрелә торган бәйрәмнәр балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Ел саен без үзебезнең балалар бакчасында татар халык бәйрәмнәрен үткәрәбез: «Аулак өй», «Каз өмәсе», «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Сабантуй». Балалар халкыбызның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән танышалар, яңа җырлар, биюләр, такмаклар өйрәнәләр. Татар халык ашлары, киемнәре белән танышалар. Балалар татар халык уеннарында бик кызыксынып катнашалар.

«Аулак өй» бәйрәме төрле вакытта үткәрелә торган бәйрәм, чөнки кызлар әти-әниләре кунакка киткән вакытта кичләрен кызлар белән бергә җыелып үзләре белән кул эшләре алып килеп җырлап, уеннар уйнап, биюләр башкарып күңел ачканнар. «Аулак өй» бәйрәмен үткәргәндә без балалар белән төрле халык уеннарын өйрәнәбез . Мәсәлән: «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Ефәк элдем читәнгә» — бу уенда ике сафка бүленеп бер якта егетләр, бер якта кызлар такмаклар җырлыйлар. Бер — берсен биергә чакыралар. «Аулак өй» бәйрәмендә татар халык биюләре, җырлары, табышмаклар, мәкальләр, такмаклар кертелә.

Декабрь аенда без «Каз өмәсе» бәйрәмен үткәрәбез. «Каз өмәсе» бәйрәмендә балаларга шундый җырлар өйрәтәбез: «Канат сату», «Каз өмәсе», «Каз канаты» hәм татар халык уеннарын да бу бәйрәмгә кертәбез. «Гармунчыга», «Алтын — капка», «Чума үрдәк – чума каз» уеннарын уйныйбыз. Шулай ук бу бәйрәмдә кызлар “тегеп я казларны чистартканнарын күрсәтәләр, алар белән бию башкаралар. Безнең әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен без бәйрәм аша балаларга аңлатабыз.

«Нәүрүз» бәйрәмендә без балалар белән кышны озатабыз, язны каршы алабыз. Ул 21 нче мартта үткәрелә. Бәйрәмдә без «Нәүрүз» турында җырлыйбыз, «Язгы – әйлән бәйлән» уеннарын өйрәнәбез. «Нәүрүз» — ул яз дигәнне аңлата. Бу бәйрәмнәрнең барысы да зурлар, әзерлек төркемендәге балалар белән үткәрелә. Балалар бәйрәмнәрдә бик теләп һәм яратып катнашалар. «Нәүрүз» бәйрәмендә кыш белән яз үз-ара көч сынашалар, аркан тартышалар,биюдә ярышалар, мәкальләр әйтешәләр.

«Сабантуй» бәйрәмен без мәйданда июнь аенда үткәрәбез. Ул иң кызыклы бәйрәм булып үтә, чөнки балалар төрле уеннар уйныйлар, ярышларда катнашалар (көянтә- чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, аркан тартышу, йомырка салынган кашык кабып йөгерү) hәм көрәш үткәрелә, җиңүче балага ясалган сарык бүләккә бирелә, ясалган атларда ат чабышы үткәрәбез. Мәйданда балалар үзләренең яраткан җырларын, биюләрен шигырьләрен башкалар. Бу бәйрәмгә ата — аналарны чакырабыз, алар балалары белән бергә күңел ачалар. Бәйрәм үткәрелә торган мәйданыбызны без шарлар, милли бизәкләр белән һ. б., татар халык сөлгеләре белән бизибез.

Шулай итеп, балаларыбыз бу бәйрәмнәрдә катнашып үзләре дә сизмәстән үзара бер- берсе белән аралашалар, үз-үзләрен тоту гадәтләрен үзләштерәләр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән якыннан танышалар.

infourok.ru

План-конспект урока (7 класс) на тему: «Татар халкының милли бәйрәмнәре» темасы буенча дәрсе

Сыйныф: 7б

Тема: “Татар халкының  милли бәйрәмнәре”

Максат:

1.Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышу.

2. Аңлап уку, тексттан кирәкле мәгълүматны таба һәм таблицага сораулар буенча урнаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү.

3.Мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшли белүне ныгыту.

4.Диалогик һәм монологик сөйләм телен, лексик байлыкларын  үстерү.

Җиһаз һәм материаллар:сандык, татар халкының милли киемнәре  һәм йорт җиһазлары, эталоннар, мөстәкыйль эш өчен карточкалар, басма текстлар, презентация, таблицалар, сигналь карточкалар

Дәрес барышы

I.Стадия вызова.

— Хәерле көн, укучылар, дәресебезнең кунаклары! Дәресебезне башлыйбыз. Бүген безнең гадәти булмаган дәрес булыр.

Дәрескә дә мин буш кул белән килмәдем, ә сандык алып килдем:

“Татар халкы – бик борынгы, искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу —  татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр итек басканнар, кәрзин, бишек һәм чабата үргәннәр. Ә уңган кызлар һәм киленнәр нинди генә эшләр  эшләмәгәннәр?! Әбием сандыгын гына ачып карыйк әле!” (СЛАЙД 1-4)

-Укучылар! Сандыкта нәрсәләр булырга мөмкин?

(укучылар әйтә бара, ә мин тактага яза барам. )

Соңыннан сандыкта яткан әйберләрне ачып күрсәтәм, ә укучылар лексиканы әйтә баралар

-Болар барысы да татар халкының – милли киемнәре (ТАКТА АЧЫЛА)

(кластер төзү)

        

түбәтәй

калфак

алъяпкыч

күлмәк

читек

камзул

-Ә тагын милли сүзе белән бәйле нинди төшенчә булуын белер өчен, алдагы текстны тыңлагыз әле:

“Авыр эшләрдән соң татар халкы матур итеп ял да итә белгән. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле уеннар, җыр-биюләр яңгыраган. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар (посиделки), йон эрләгәннәр(пряли пряжу), оек-бияләй бәйләгәннәр (вязали) , чигү чиккәннәр (вышивали).”

-Димәк, тагын милли нәрсәләр була? (милли бәйрәмнәр) –беркетелә, анардан да төрле уклар җибәрелә:

-Ә сез татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез?

-Дәресебезнең темасы нинди була? 

Тема: “ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ БӘЙРӘМНӘРЕ” (тема тактага беркетелә  һәм дәфтәрләргә языла)

-Дәресебезгә нинди максатлар куярбыз?

Максатлар:

  1. Татар халкының нинди милли бәйрәмнәре була?
  2. Алар кайчан һәм ничек үткәрелә?
  3. Аларны белү ни өчен кирәк?

II.Стадия осмысления.

-Укучылар, ә хәзер мин сезгә текстлар тәкдим итәм

-Һәр төркемгә мин текстлар әзерләдем (алар таратыла) Уку барышында сез һәркайсыгыз менә бу таблицаларны тутыра барырга тиеш (приём “Бортовой журнал”) .Аның өчен тукталыш ясый барып, сорауларга җавап яза барасыз. Җавапларыгыз кыска, тезис формасында булырга тиеш.(приём “Чтение с остановками и вопросы Блума”)

Сабан туе

       Бик күп төрле уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе. Бу бәйрәм – бик борынгыдан килгән бәйрәм.

       Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган булган. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре беткәч, буш вакытта үткәрелә.

      Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе чиккән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

      Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.  Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

      Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкындыргыч  өлеше – ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү – болар барысы да Сабан туенда гына уйналганнар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый. Алар бииләр, җырлыйлар. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар. Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә кайталар. Һәр йортта  табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә.

Сүзлекчә:

йолалар- традиции

кыр эшләре – полевые работы

бирнә – приданое

Каз өмәсе

      Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

      Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

      Татар халкы борын –борыннан ук каз үстергән. Татар өендә бик күп мендәрләр булган. Ә татар туйларында иң олы күчтәнәч – пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта сынау йоласы булган. Көнкүрештә каз итен төрлечә кулланалар. Җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан  дәва булган .

      Каз өмәсенә әзерләнгәндә, туганнарны, күрше кызларын чакырганнар. Гадәттә, өмәгә чакыруна балаларга кушканнар.

      Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны чистарталар. Аннары казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр һәм шунда юалар. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Ә иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына.

Сүзлекчә:

җиңеләйтү өчен – чтобы облегчить

каз өмәсе – выщипывание гусей

туй- свадьба

күчтәнәч – гостинец

күмәч- каравай

уңганлык- умение

сынау йоласы – традиция испытания

каклап куйганнар- вялить

дәва- лечение

туганнар – родня

көянтәләр- коромысла

яшьләр- молодые

Сөмбелә

      Татар халкының онытыла башлаган матур бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә бәйрәме. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

      Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм көн белән төн тигезлшкән  чакта – 21-23 сентябрь көннәрендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла.

     “Сөмбелә” – башак дигән сүз, шуңа күрә бәйрәмнең төп атрибутлары – башак һәм Сөмбелә исемле кыз.

     Бәйрәм башында бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөембикә дип атаганнар. Сөембикәне башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

     Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Сөмбелә итеп киендергән кызны мәйданга чыгара торган булганнар. Сөмбеләне төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Бергәләп күңел ачканнар.

Сүзлекчә:

онытыла башлаган бәйрәм – праздник, который начал забываться

уңыш- урожай

башак –колос

хуҗабикә – хозяйка

уңган – умелая

тәхет –трон

сынаганнар – испытывали

Нәүрүз

     “Нәүрүз” сүзе фрсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.

     Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер вакытында кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

     Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган  кызын сайлап “Нәүрүз-бикә”дип игълан иткәннәр.Укучы балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

                                Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез,

                                Хәер-дога кылабыз,

                                Нәүрүз мөбәрәкбад!

      Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә  исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

    “Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Сүзлекчә:

фарсыча – по-персидски

каршылау –встреча

уңган –умелая

игълан иткәннәр –объявляли

мөбәрәкбад — приветствие

махсус – специальный

якты өмет –светлые надежды

учак кабызганнар –разжигали костёр

әйләнгәннәр – кружились

халык йоласы –народная традиция

яңартыла — возрождается

     

Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм итәләр?

(как празднуют?)

-башта һәркайсыгыз таблицаны үзе тутыра, ә аннары киңәшләшәсез һәм берегез башка төркемнәр алдында чыгыш ясыячак.

III.Рефлексия.

1. Работа в кооперативных группах.

-Ә хәзер төркемнәрнең чыгышларын тыңлап китәбез (слайд 5-8)

(укытучы соңыннан эталоннар тарата – анда 4 бәйрәм дә язылган була)

Эталон:

Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм итәләр?

(как празднуют?)

Сабан туе

Язгы кыр эшләре беткәч

Чиккән сөлге  һәм яулык

Мәйдан әзерлиләр

Сөлге һәм яулык җыялар

Милли уеннар була:

Ат чабышы

Татарча көрәш

Капчык сугышы

Чүлмәк вату

Капчык киеп йөгерү

Кашык кабып йөгерү

Баганага менү

Каз өмәсе

Көз ахырында яисә кыш башында

Каз

Туганнарны, күрше кызларын чакыралар

Казларны йолкыйлар (ощипывают)

Су буенда юалар

Чишмә янында җырлыйлар, бииләр, уеннар уйныйлар

Каз бәлеше пешерелә

Сөмбелә – Уңыш бәйрәме

Көз көне – 21-23 сентябрь көннәрендә

Башак (колос)

Сөембикә сайлана

Күп итеп ризык пешерелә

Өйдән-өйгә йөреп җырлыйлар һәм бииләр

Сөмбеләне сыныйлар

Нәүрүз

21 март

Ботка

Йрттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

Ач ишегең керәбез,

   Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз, нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз намазлары укыла

Учак казалар

Ботка пешерәләр

Уеннар уйныйлар, бииләр-җырлыйлар

-укучылар, ә татар халкының милли бәйрәмнәрен белү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

2.Продолжение работы по кластеру.

— Кластерга әйләнеп кайтыйк һәм кирәкмәгән фикерләрне алып куеп, яңаларны өстик (вернёмся снова к кластеру, уберите мнение и добавьте новые, которые могли возникнуть у вас после работы с текстом)

3.Приём “Ключевые термины”

-Хәзер без алган белемнәребезне ныгытып китик. Мин сезгә бүген без өйрәнгән берәр бәйрәм турында укыйм, ә сез “сигналь карточкалар” ярдәмендә миңа нинди бәйрәм турында сүз баруын күрсәтәсез. (Приём “Ключевые термины”)

  1. Бу бәйрәм сентябрьдә үткәрелә… (Сөмбелә)
  2. Татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бәйрәме… (Сабан туе)
  3. Бу бәйрәм атна буе дәвам иткән, һәр көннең үз гадәте һәм тәртибе булган … (Нәүрүз)
  4. Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен үткәрелә төрган бәйрәм… ( Каз өмәсе)
  5. Бу бәйрәмдә төрле милли уеннар уздырыла… (Сабан туе)
  6. Бу вакытта чишмәгә барганнар, анда җырлаганнар, биегәннәр һәм төрле уеннар оештырганнар…  (Каз өмәсе)
  7. Балалар өйдән-өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына сәламәтлек, байлык , уңыш теләгәннәр… (Нәүрүз)
  8. Бу бәйрәм вакытында халык бик күп ризык әзерләгәннәр… (Сөмбелә)

 4.Диалоглар төзеп сөйләшү .

5.Мөстәкыйль эш.

(ОГЭ биреме буенча)

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений 7-14 соответствуют содержанию текста (1– текстка туры килә), какие не соответствуют (2 — текстка туры килми).

     Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар, бәйрәмчә киенеп, мәйданга киләләр.

     Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданга, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

     Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.

     Мәйданда төрле халык уеннары – чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

     Сабан туе – шатлыклы һәм күңелле бәйрәм.

7. Сабан туе бәйрәме Татарстанда көзен үткәрелә.

1) туры килә                              1) туры килми

8.Бәйрәм уңайлы мәйданда үтә.

1) туры килә                              1) туры килми

9.Сабан туе батырына тәкә бүләк итәләр.

1) туры килә                              1) туры килми

10.Башта бабайлар көрәшәләр.

1) туры килә                              1) туры килми

11.Атлар мәйдан яныннан чабып узалар.

1) туры килә                              1) туры килми

12.Балалар төрле уеннарда катнашмыйлар.

1) туры килә                              1) туры килми

13.Бәйрәмдә халык уеннары оештырыла.

1) туры килә                              1) туры килми

14.Бәйрәмдә һәркем күңел ача.

1) туры килә                              1) туры килми

Җаваплар:

7- 2

8-1

9-1

10-2

11-2

12-2

13-1

14-1

Билгеләр кую:

“5” – 7 -8

“4” – 5-6

“3” – 4 дөрес җавапка

5.Синквейн төзү.

( һәр төркем үзе чыгыш ясаган бәйрәм буенча)

6.Оценивание. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-Укучылар, дәрескә без нинди максатлар куйган идек?

— Барлык максатларга да ирештекме?

Техника «рефлексивная мишень».

На доске рисуется мишень, которая делится на сектора. В каждом из секторов записываются параметры- вопросы рефлексии состоявшейся деятельности. Например, оценка содержания, оценка форм и методов проведения урока, оценка деятельности педагога, оценка своей деятельности. Участник ставит метки в сектора соответственно оценке результата: чем ближе к центру мишени, тем ближе к десятке, на краях мишени оценка ближе к нулю. Затем проводят её краткий анализ.

SMS

на бумажных  сотовых телефонах написать SMS –сообщение другу о том, как прошёл урок, оценить как плодотворно он работал.

Өй эше:

  1. Нәүрүз (1 в.), Сөмбелә (2 в.)сүзләренә сүзләр уйлап язарга (Приём “Круги по воде”)
  2. Эталонны тулыландырырга
  3. Иҗади бирем:

Бәйрәмнәргә карата рәсемнәр ясарга

nsportal.ru

Татар милли киемнәре — Wikipedia

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар милли киемнәре latin yazuında])

Милли киемнәргә киенгән курчаклар

Татар милли киемнәре — татар халкының милли киемнәре.

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

tt.wikipedia.org

Татар халкы бәйрәмнәренең әһәмияте

 

“Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Каз өмәләре”, “Мәүлид кичәләре” ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр буларак, аларның тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур.

Кеше тулаем бәхетле булсын өчен тәмле ашау-эчү, матур киенү генә җитмәгәнен без әйбәт беләбез. Камил бәхет өчен аңа тулы рухи байлык һәм җан азыгы да кирәк. Әгәр дә ул җанына “азык” таба алмаса, аның күңеле “китек”, психик дөньясы төшенке була. Ә төшенке күңелле булу үл – авыру тууга иң уңай җирлек. Авыруны да бит яхшы дару гына төзәтми, ә бәлки табибның яхшы мөгамәләсе дә дәвалый.

Бәйрәмнәрдә кеше күңел ача, рәхәтләнеп уйный, көлә, күзе матурлыкны күреп хозурлана. Кеше чын күңеле белән көлгәндә, аның аның бөтен мускуллары чишелгәндәй булып, ул үзе җиңеләеп кала. Битендәге мимик мускуллары йомшарып, бите алсулана (кан йөгерә, кан белән кирәкле матдәләр килә), күзләреннән ваемсыз, шатлыклы нур чыга. Гомумән, кеше бу мизгелдә бәхетле була. Ә кешене усалланып көлгән чакта алып карагыз: аның бите агарына, күзеннән зәһәр очкын сибелә, бөтен тәне куырылгандай була, тәненә адреналин тарала… Кыскасы милләтебез тормышында бәйрәм һәм йолаларның сәламәтлек ягыннан әһәмияте сөйләп бетергесез дәрәҗәдә зур.

Аның башы шулай ук ерак тарихка барып тоташа. Шуларның берсе – Сабантуй бәйрәменең туу шартларын күзаллап узыйк… Борынгы Мисыр илләрендә җир эшкәртүдә дә динни ышану һәм йолалар була. Иң әүвәл җирне яклаучы алла – Дельтада була, бер үк вакытта ул җимеш алласы булып саналган. Осирис һәрвакыт үсемлекләр белән янәшәдә лилия чәчәге, йөзем куаклары арасында күрсәтелә. Казу эшләре алып барганда табылган Осирис рәсемнәрендә ул рам эчендә, чәчкән орлыклар балчык катламында кеше итеп ясала. Үскән уңышлар җанлы алла рәсемен барлыкка китерә.

Сабан ашлыклары чәчү бәйрәмен Африка, Греция, Кытай, Украина, Чичен-Ингушетлар һ.б. бәйрәм итеп билгеләп үтә.

Сабан туе соңгы еллардагы кебек бер-ике көн түгел, сабан ашыклары чәчү беткәч, төрле көндә төрле авылга күчеп, 2 атнадан артыкка сузыла торган булган. Шуңа күрә аның исеме дә сабан туе, ягъни сабан ашлыклары чәчеп бетергәч, шытып чыкканчы бәйрәм итү. Ул нәкъ шул 18 көн буена була да.

Җыен – элек-электән үк дәүләтебездә булып килә торган хокукый мәсҗәләләрне, төрле мөһим карарларны бөтен халык катнашында җыелып хәл итә торган чара. Аны икенче төрле “Мир җыены” дип тә атаганнар. Бу җыен турында халыкка мәйданга җыелырга өндәп хәбәр салганнар, без хәзер митингларга җыелган кебек.

Мәйданга бару һәркем өчен җәҗбүри булган. Җыенда катнашмаган кеше күпмедер дәрәҗәдә гаепле саналаган. Язылмаган законнар буенча элекке Союзның Көньяк өлешендә ул әле бүген дә шулай.

Ә бәйрәмнәр исә, мөселман календарендә билгеле булганча, аз түгел. Аларның һәрберсенең үз исеме бар – моңа тагын һәр гаиләнең үз өе эчендә була торган бәйрәмнәр дә өстәлә.

Авылда шулай ук көзен каз өмәләре була. Кышын кызлар “утырмага” кунакка йөрү кебек төрле ял һәм күңел ачулар яшәп килгән.

Шулай итеп, бәйрәмнәр һәм күңел ачу кичәләре күбрәк булган саен, балаларда халкыбызның яшәешен аңлау өчен күзаллау барлыкка килә һәм кешеләр белән бергә күңел ачарга, шатланырга өйрәнә.

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.

Халык йолаларын, йола бәйрәмнәрен фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган бәйрәм. Татар халкы һәр ел фасылының асылын, гүзәллеген үзенең бәйрәмнәрдә кулланган. Борынгыдан килгән төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та торалар. Ел фасылларына караган йолалар табигать белән, ел тәүлегенең үзгәреше белән бәйле рәвештә яшәп киләләр. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә. Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр. Бәйрәмнәр алар – күп кешеләр катнашып уздырыла торган уздырыла торган күмәк күренеш, һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлыкка килә. Кеше һәрвакыт бәйрәмнәрне, рухи бәйләнешне һәм уртаклыкны кирәксенгән.

Нардуган бәйрәме

Нардуган – ул кышкы бәйрәм. Татар халкы ши торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманнарда ук Яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип йөрткәннәр. Гадәттә ул 22 нче декабрь – кышкы торгынлыгы көне. Бу – елда иң кыска көн.

Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый календарь бәйрәм татарларда “нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасы монголча “нар” (кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Димәк, нардуган, “кояш туган” дигән сүз була.

Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган.

Нардуган бәйрәмендә яшьләр, җыелып, ят киемннәр киенеп, үзләрен танытмый гына йорттан-йортка кереп, уйнап-шаярып йөргәннәр.Араларында ике төп образ – Нардуган Атасы һәм Нардуган Анасы аерылып торган. Алар озын киемнәр кияләр. Нардуган Атасы җитен яки тиредән сакал аса, Нардуган Анасы зур яулык ябына йөзенә корым яисә иннек сөртә.

Алар өйдән-өйгә йөреп, җырлар, такмаклар әйткәннәр, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр:

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбәрәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын –

Йомыркадай тук булсын,

Нардуган, нардуган!

Яңа ел алдыннан һәркем үзенең киләчәк бәхете, язмышы турында күбрәк уйланучан була. Шуңа күрә бу бәйрәм көннәрендә фал ачу, йөзек салыш уеннары күп урын алган.

Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Яшьләрнең, укучы балаларның – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз такмаклары төрлелеге белән аерылып торган. Кыскасы, тапкырлык чишмәсе шиңмәгән, кипмәгән!

Мәкальләр:

·                 Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.

·                 Язгы көн ел туйдыра.

·                 Яз сөрсәң, көз урырсың.

·                 Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.

·                 Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.

·                 Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.

·                 Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган.

·                 Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.

·                 Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.

·                 Язгы көн көендерә, көзге көн сөендерә.

Язгы сынамышлар:

·                 Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз.

·                 Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.

·                 Апрельнең башында аяз булса, җәй коры килер. Әгәр болытлы булса – ашлык уңарга булыр.

·                 Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

·                 Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.

·                 9 майда бәрәңге утырт.

·                 19 майда кыяр утырт.

·                 Каен суы күп булса, күп акса, җәй яңгырлы булыр.

·                 Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

·                 Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

·                 Боз утырып калган елны авырлык булыр.

·                 Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.

Табышмаклар:

·                 Ак юрганын алып куйдым, яшел юрганын җәеп куйдым. (Яз)

·                 Кара мыеклы җизнәм сагындырып килгән. (Яз)

·                 Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде, елап елгалар, яшьләр түгелде. (Яз)

·                 Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Карга боткасы

Татар халык календарендәге иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе – Карга боткасы:

Карга җәтә: карр, карр,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сөт-маеңны салып бар,

Әпәй, итең тагып бар,

Барр, барр, барр!

Кайбер төбәкләрдә карга боткасы өчен азык-төлекне ат менеп җыеп йөргәннәр. Җайдак егетләр, һәр капка төбендә туктап:

Казылык! Ярма! Сөт! Күкәй!

Ит тә бир әле, түтәй! –

дип кычкыра торган булганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, карга булып каркылдап, тавык булып кыткылдап, киенеп-ясанып, табигатьнең иң күркәм җиренә, калку чишмә буена юнәлгәннәр. Зур-зур казаннарда аш, ботка пешкән, йомыркалар буяганнар. Аш-суга оста карчыклар карга боткасын өлгерткәнче, төрле уеннар оештырылган. Ботка пешеп өлгергәч, иң башта ботканы барчасы бергә учлап җиргә сипкәннәр, чишмә суына корбан иткәннәр (җир тук булсын, су иясе тотмасын, яңгыр бирсен!).

Ә бик борынгы заманнарда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар яшел язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга туе” яисә “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу очракта да азык-төлек җыеп, аны пешереп, бәйррәм иткәннәр. Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган. Ләкин балалар ботканы үзләре генә ашап бетермәгәннәр, өйләренә кайтып киткәндә: “Рәхмәт, кошкайлар, безгә язны алып килдегез!” – дип, каргаларга калдырып китә торган булганнар.

Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерлә-ренә сеңдерү максытыннан оештырыла. Бу чараларны үткәргәндә балалары та-рафыннан зур эш башкарыла. Шулар аркылы бүгенге көн баласында милли тра-дицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.

edu.tatar.ru

Презентация к уроку (6 класс) на тему: «Халык авыз иҗаты илендә саннар » презентация

Слайд 1

« Халык авыз и җаты » илендә саннар ( Презентацияне сан темасын үткәндә кулланырга мөмкин ) Презента цияне эш ләде: Бөгелмә районы Карабаш икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина Эл ь мира Фирдәвес кызы

Слайд 2

Табышмаклар * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә . ( Мәкаль ) * Бишәү чәчә , берәү жыя . ( Язу , уку ) * Үзе бер карыш , Теле мең карыш . ( Каләм ) * Бер көтүче мең сарык көтә . (Ай, йолдызлар )

Слайд 3

* Дүрт почмаклы келәтем , − Аккошым бар эчендә ; Кеше алыр дип кайгым юк , − Тамгасы бар түшендә . Мең шырпыга бер лампа . * Кабат-кабат , Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап , Көн дә кими бер канат.

Слайд 4

* Тау башында җәүһәр таш , Аңа туры караган кешенең күзе яшь , Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь . * Ай белән килә , Көн белән китә , Алтын башлы , Көмеш чәчле , Мең дә бер яшьле .

Слайд 5

* Аягы алтмыш , Кулы җитмеш , Бите мең бер йөз җитмеш . * Безнең киленнең кырык итәге , Урамга чыкса , җил кайтара . * Үзе − бер бөртек , эче − мең бөртек , Башы − җирдә , койрыгы − коймада . * Утыра бер ак чүлмәк , Өстенә кигән йөз күлмәк .

Слайд 6

* Безнең өч дустыбыз бар: Берсе ашата , Икенчесе эчертә , Өченчесе йорт саклый . * Бер кисмәктә мең егет .

Слайд 7

* Бер ботак , Бер ботакта бер мең борчак . * Таяк , Таяк өстендә маяк; Маяк өстендә кибет , Кибет эчендә дүрт мең егет . * Бер йомгакта мең энә , Сиңа тими , син тимә .

Слайд 8

Мәкал ьләр Бер калган эш кырык елга калыр . Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз . Коралда кырык кешенең көче бар . Эшең торса — бер тәңкә , өйрәнүең — мең тәңкә . Сигез көнгә тугыз бәйрәм . Җиде кат үлчә, бер кат кис. Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас . Бер ялган сөйләсәң , тугыз дөресеңә дә ышанмаслар . Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә .

Слайд 9

Бәлачегә бер таяк , әләкчегә мең таяк . Йөз кат әйткәнче , бер кат эшләп күрсәт . Каргыш ике башлы , юан башы үзеңә төшә . Яман хәбәр алтмыш аяклы була , имеш . Ике биюче бер арканда биемәс . Иң яхшы көйне дә рәттән өч кат җырламыйлар . Уенчыга ялынсаң , өч көнгәчә назланыр . Белгәнең — тугыз , белмәгәнең — утыз . Беләге юан берне егар , белеме булган меңне егар .

Слайд 10

Мәзәкләр Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч : — Җитте ! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм ! — Нишләп ? — Укый белмим , яза белмим , ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр . Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган . Арбада ашамлыклары да бар икән . Берсе, аны-моны уйламастан , ашый башлаган . Икенчесе : — Ат арыды , төш арбадан , нишләп ашарга тотындың ? – дигән . Беренчесе : — Юләр син ! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам ич , – дип җавап биргән .

Слайд 11

Кечкенә Наил бик начар укый : көн саен я икеле , я өчле генә алыйп кайта . Әнисе , улын оялтмакчы булып : — Әнә күр әле : Фәнис гел бишлегә генә укый . Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән . Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып , авызын ерып кайта икән . Әнисе , гаҗәпләнеп : — И, улым , күреп торам: бүген бишле алдың , шулай бит? — Юк , әни , Фәнис икеле алды ! – дигән малай .

Слайд 12

Санамышлар Бер –бермәк… Ун — уймак, Кәҗәнкәдә каймак Ары чыпчык, бире чыпчык, Кызыл серкә, сикер чык. Бер, ике, Әби кызы унике Бер, ике, өч , Сиңа көч, Син моннан күч.

Слайд 13

Такмаклар Ике песи суга бара Көянтә, чиләк асып. Ике тычкан карап кала Капка төбенә басып. Алтмыш яш ь лек тавыгыбыз Йөз йомыркага утырган. Безнең кәҗә кесәсенә Вак чикләвек тутырган. Әнә килә автомобиль, Аны йөртә Гөлҗамал; “Бишле” алулары күңелле “Икеле ” алсаң бик яман.

Слайд 14

Тел көрмәкләндергечләр Мич башында биш мәче Биш мәченең биш башы. Биш мәченең биш башына Ишелмәсен мич ташы Тиз әйтергә мин кыстамыйм, Бик еш әйтәм мин аны, биш кат , Биш кат әйтсәм, мин бик шат

Слайд 15

Халык авыз иҗаты ул- халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән педагогик мирасы. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шиг ъ рият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, туган халкына мәхәббәт тернәкләнә.

nsportal.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *