cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Шигырьлэр татарча дуслык турында – Татар шигырьлэре

Дуслык турында шигырьлэр

Диоген

Шәмнәр булып яна йөрәк,

Бер сүрелеп, бер дулап…

Кешеләр эзләп йөримен 

Шәһәр урамы буйлап.

Урамда бизнесменнар…

Түрәләр һәм алкашлар…

Ара-тирә очрап куя

Якташлар, тик якташлар…

Көлеп үтә фәхишәләр,

Күзләрен майландырып.

Бәлтерәгән пенсионерлар

Мыегын кала борып.

Урам буйлап агылалар

Әфәнделәр, иптәшәр…

Фикердәшләр, төкердәшләр

 Хезмәттәш, көмештәшләр.

Автобуслардан төшәләр

Терәлеп йөрештәшләр…

Кешеләр эзләп йөримен…

Һәр төркем, һәрбер катлам

Үзенә исем тапкан.

Үзенә җисем тапкан.

Шул исемне калкан итеп

Яшергән кешелеген…

Идеалыбыз – күп акчалы,

Уртакул кеше бүген.

Бөекләрнең бөеклеген,

Шәхеснең шәхеслеген

Үтерә торган ирек бу,

Бу ирек — бәхет түгел.

Кичә чәчкән бәхет гөлем

Борынын төрткән бүген.

Шатлык уртаклашыр өчен(!)

Шатлык уртаклаша алган(!)

Кешеләр эзләп йөрим…

1994

maratkabirov.com

“Дуслык турында шигырь яз” конкурсына йомгак ясалды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Дуслык турында шигырь яз» конкурсына килгән шигырьләргә нәтиҗә чыгарырга да вакыт җитте. Ике телдә язылган иҗат җимешләрен редакциябезгә юллаучы газета укучыларыбыз шактый булды, аларның һәрберсе menzela.ru сайтына куелып та барды. Ә җиңүче исеменә район газетасына багышлап язылган «Минзәлә» турында с любовью» шигыре авторы Светлана Ивановна-Вәлиева лаек булды….

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Дуслык турында шигырь яз» конкурсына килгән шигырьләргә нәтиҗә чыгарырга да вакыт җитте. Ике телдә язылган иҗат җимешләрен редакциябезгә юллаучы газета укучыларыбыз шактый булды, аларның һәрберсе menzela.ru сайтына куелып та барды. Ә җиңүче исеменә район газетасына багышлап язылган «Минзәлә» турында с любовью» шигыре авторы Светлана Ивановна-Вәлиева

лаек булды. Вәгъдә иткән 1000 сум күләмендәге призны алу өчен аны редакциябездә көтеп калабыз. Үзен Риналь Ильнарович дип таныштырган кечкенә һәм тәүге шигырь язучыбызны да баллы бүләк көтә. Сезнең игътибарга газетада басылмый калган әлеге конкурска килгән шигырьләрне тәкъдим итәбез.

«Минзәлә» турында с любовью

Светлана ИВАНОВА-ВӘЛИЕВА.

«Минзәлә»не читают многие:

Молодые, старые, бодрые и хворые,

Прочитают строчки две —

Булалар здоровые.

Сотню лет уже в строю,

Где находят новости?

Говорят, что много их,

Җитәр лет на двести.

В среду тощая приходит,

В пятницу — толстушка,

Укый, укый хәлдән таям,

Где моя подушка?

Кичен укыйм, утром укыйм,

Укып бетереп булмый.

И хорошо инде миңа —

Бүтән гәҗит укымыйм.

Менә шулай ул приходит,

Мин аны көтеп алам,

Әгәр приходить не станет,

Мин бит сирота булам.

Чык әле син, чык инде

Лет әле так тыщу,

Потомоклар укысыннар,

Иренмәсеннәр — ничу.

Извините и гафу

Путаница һәм хата.

Эшем шундый — башым ката,

Язмыйм больше, все — нокта!

 

Кодалар, кодагыйлар

Сәхия Федотова

Бездә шундый хәлләр булды,

Вот что случилось.

Ризван-Лиза арасында

Мәхәббәт получилось.

Туйлар узды матур итеп,

Пирны на весь мир итеп.

Когда наша свадьба дип,

Йөргәннәр иде көтеп.

Ике кода — Егор-Дамир

Тарта мирный трубка.

Ризван белән Лиза килен

Кичен идут клубка.

Рано утром сват килә,

Здавствуй, наш дорогой.

Атлап кер өйнең порогын

Дип әйтә Дамир агай.

Добрый день вам, дорогие

Кода белән кодагый.

Пойдемте к пирогу дип

Кодаларны кодалый.

Чәй эчәләр тәмле итеп

Әби белән бабушка.

Дуслык трубкасын тарта

Бабай белән дедушка.

Сөйли алар, Алла бирсә,

Тиздән туар оныклар.

Три-четыре штуктан да

Ким булмасын внуклар.

Ике кодагый гөрләшә —

Әби белән бабушка.

Берсен-берсе уздыралар

Чыккан кебек ярышка.

Завтрашний день ответ итеп

Бәлеш куябыз мичкә.

Слово «нет» не принимаем,

Киләсез сәгать өчкә.

Ике гаилә породнившись,

Алга план коралар.

Кодагыйлар, кодалар

Бик күңелле торалар

Здравствуйте, исәнмесез,

Кода белән кодагый.

Очень часто мондый хәлләр

Минзәләдә булгалый.

 

Скоро мәктәпкә барам

Риналь Ильнарович, 7 яшь

Бер яшькә үстем мин быел,

Буду — хәзер ученик.

Первый класс пойду учиться

Әй, сөенәм мин ничек!!!

Новый костюм, туфли, портфель

Алды әти-әнием.

«Хорошо учись ,улым», — дип,

Акча бирде әбием.

Вот жду с нетерпеньем,

День знаний бәйрәмен.

Любимой укытучыга

Отдам чәчәк бәйләмен.

Буду хорошо учиться,

Шуңа гел тырышырмын.

А в школе постоянно

«Пятерка»лар алырмын!!!

 

Душа не знает старости

Борис Христофоров

Карлыгачларны озатып калдым

Ак каенга сөялеп.

А кукушка напомнила,

Что сегодня мне 82.

Торналар да китте бездән

Киек каз юлы белән.

И на душе стало тоскливо,

Хоть и на пороге — золотая осень.

Әй, кошларым, ник дәшмисез

Әллә ишетмисезме?

А душа не знает старости,

Она как парнишка — вечно молодой.

 

Туган ягыма

Зөлфия Равилова

Туган ягым- Ык буйлары

В паутине троп все берега.

Күпме җирлэр уздым сине уйлап

Беспокоилась моя душа.

Здесь прошли мои детские года

Хәзер яшим синнән аерылып.

Если будешь ждать, Родина моя,

Кайтыр идем сиңа ашкынып.

Китсәм дә мин синнән аерылып

Примчусь к тебе, жди все равно.

Тут же у меня — юности заря

Бик өзелеп сөйгән ярым да.

Реклама

menzela.ru

“Дуслык турында шигырь яз” конкурсына йомгак ясалды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Дуслык турында шигырь яз» конкурсына килгән шигырьләргә нәтиҗә чыгарырга да вакыт җитте. Ике телдә язылган иҗат җимешләрен редакциябезгә юллаучы газета укучыларыбыз шактый булды, аларның һәрберсе menzela.ru сайтына куелып та барды. Ә җиңүче исеменә район газетасына багышлап язылган «Минзәлә» турында с любовью» шигыре авторы Светлана Ивановна-Вәлиева лаек булды….

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Дуслык турында шигырь яз» конкурсына килгән шигырьләргә нәтиҗә чыгарырга да вакыт җитте. Ике телдә язылган иҗат җимешләрен редакциябезгә юллаучы газета укучыларыбыз шактый булды, аларның һәрберсе menzela.ru сайтына куелып та барды. Ә җиңүче исеменә район газетасына багышлап язылган «Минзәлә» турында с любовью» шигыре авторы Светлана Ивановна-Вәлиева лаек булды. Вәгъдә иткән 1000 сум күләмендәге призны алу өчен аны редакциябездә көтеп калабыз. Үзен Риналь Ильнарович дип таныштырган кечкенә һәм тәүге шигырь язучыбызны да баллы бүләк көтә. Сезнең игътибарга газетада басылмый калган әлеге конкурска килгән шигырьләрне тәкъдим итәбез.

«Минзәлә» турында с любовью

Светлана ИВАНОВА-ВӘЛИЕВА.

«Минзәлә»не читают многие:

Молодые, старые, бодрые и хворые,

Прочитают строчки две —

Булалар здоровые.

Сотню лет уже в строю,

Где находят новости?

Говорят, что много их,

Җитәр лет на двести.

В среду тощая приходит,

В пятницу — толстушка,

Укый, укый хәлдән таям,

Где моя подушка?

Кичен укыйм, утром укыйм,

Укып бетереп булмый.

И хорошо инде миңа —

Бүтән гәҗит укымыйм.

Менә шулай ул приходит,

Мин аны көтеп алам,

Әгәр приходить не станет,

Мин бит сирота булам.

Чык әле син, чык инде

Лет әле так тыщу,

Потомоклар укысыннар,

Иренмәсеннәр — ничу.

Извините и гафу

Путаница һәм хата.

Эшем шундый — башым ката,

Язмыйм больше, все — нокта!

 

Кодалар, кодагыйлар

Сәхия Федотова

Бездә шундый хәлләр булды,

Вот что случилось.

Ризван-Лиза арасында

Мәхәббәт получилось.

Туйлар узды матур итеп,

Пирны на весь мир итеп.

Когда наша свадьба дип,

Йөргәннәр иде көтеп.

Ике кода — Егор-Дамир

Тарта мирный трубка.

Ризван белән Лиза килен

Кичен идут клубка.

Рано утром сват килә,

Здавствуй, наш дорогой.

Атлап кер өйнең порогын

Дип әйтә Дамир агай.

Добрый день вам, дорогие

Кода белән кодагый.

Пойдемте к пирогу дип

Кодаларны кодалый.

Чәй эчәләр тәмле итеп

Әби белән бабушка.

Дуслык трубкасын тарта

Бабай белән дедушка.

Сөйли алар, Алла бирсә,

Тиздән туар оныклар.

Три-четыре штуктан да

Ким булмасын внуклар.

Ике кодагый гөрләшә —

Әби белән бабушка.

Берсен-берсе уздыралар

Чыккан кебек ярышка.

Завтрашний день ответ итеп

Бәлеш куябыз мичкә.

Слово «нет» не принимаем,

Киләсез сәгать өчкә.

Ике гаилә породнившись,

Алга план коралар.

Кодагыйлар, кодалар

Бик күңелле торалар

Здравствуйте, исәнмесез,

Кода белән кодагый.

Очень часто мондый хәлләр

Минзәләдә булгалый.

 

Скоро мәктәпкә барам

Риналь Ильнарович, 7 яшь

Бер яшькә үстем мин быел,

Буду — хәзер ученик.

Первый класс пойду учиться

Әй, сөенәм мин ничек!!!

Новый костюм, туфли, портфель

Алды әти-әнием.

«Хорошо учись ,улым», — дип,

Акча бирде әбием.

Вот жду с нетерпеньем,

День знаний бәйрәмен.

Любимой укытучыга

Отдам чәчәк бәйләмен.

Буду хорошо учиться,

Шуңа гел тырышырмын.

А в школе постоянно

«Пятерка»лар алырмын!!!

 

Душа не знает старости

Борис Христофоров

Карлыгачларны озатып калдым

Ак каенга сөялеп.

А кукушка напомнила,

Что сегодня мне 82.

Торналар да китте бездән

Киек каз юлы белән.

И на душе стало тоскливо,

Хоть и на пороге — золотая осень.

Әй, кошларым, ник дәшмисез

Әллә ишетмисезме?

А душа не знает старости,

Она как парнишка — вечно молодой.

 

Туган ягыма

Зөлфия Равилова

Туган ягым- Ык буйлары

В паутине троп все берега.

Күпме җирлэр уздым сине уйлап

Беспокоилась моя душа.

Здесь прошли мои детские года

Хәзер яшим синнән аерылып.

Если будешь ждать, Родина моя,

Кайтыр идем сиңа ашкынып.

Китсәм дә мин синнән аерылып

Примчусь к тебе, жди все равно.

Тут же у меня — юности заря

Бик өзелеп сөйгән ярым да.

Реклама

menzela.ru

Татарча шигырьлэр

Сәер кеше 

Син күкләрдә һәрчак… 

Я йолдызлар 

Арасында, 

Яки болытларда… 

Син йолдызлар нурында коенасың, 

Шуңа табынасың… 

Без — юк-барга… 

Безгә бик тә җитди нәрсәләр хас — 

Милләт язмышлары… кәшилүкләр… 

Карак таламаслык кәшилүккә 

Кереп поскан безнең кешелекләр… 

Безнең кешелекләр 

Кәшилүкләр 

Почмагында яши дер калтырап: 

Урын таррак, димәк, акча күбрәк, 

Акча күбрәк, димәк, көн яктырак… 

Яктылыкны үзебез күрмибез дә 

Мең тарафка бөтереләбез гел… 

Ә саф хисләр… намус… кешелекләр… 

Алар бераз көтәр әле дибез… 

Үзебезчә гомер сөрәбез без… 

Безнең яшәү — дуңгыз борыны кебек… 

(Дуңгыз да җир сөрә. Яртысын да 

Бетермәгән бугай әле сөреп… )

Син күкләрдә һәрчак… 

Я йолдызлар 

Арасында, 

Яки болытларда… 

Яшәреңә фатир тапмасаң да 

Зарланмыйсың никтер урын тарга… 

Һәм сөйлисең сәер нәрсәләрне… 

Сөю дисең, якты тойгы дисең… 

Илдә һаман акча кризисы, 

Синдә генә шундый туй мени соң?!. 

Нормаль кебек затлар арасында 

Синең халәт бик тә фәкыйрь сыман… 

Безгә — зур сарай бир… 

Син йөрисең… 

Бар Җир шары — синең фатир сыман… 

Шулайдыр. 

Җир — синең фатирдыр ул… 

Син түгел, 

Без — иң зур фәкыйрьдер ул…

maratkabirov.com

Шигырьләр татарча — maratkabirov.com сайтында

Әхмәт Ерикәй шигырьләре

Идел бит

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.

Иркәм йөри еракларда
Туган якларын уйлап.
Бер кайтмаса да бер кайтыр
Идел буйлап, су буйлап.

Ярга басып, сулар алып,
Су сибәм гөлләремә.
Мәңге шиңмәс гөлләр булып
Калдың күңелләремдә.

Идел дулкынына карыйм
Җәйнең алсу таңында.
Тормыш дулкыннары безне
Кавыштырыр тагын да…

Җырланмаган әле безнең җыр

Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?

Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.

Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин;
Аерылышу төне килмәсен,
Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.

Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.

Җәйнең аяз таңнарында

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле.
Алкын Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым,
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр

Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
Сиреньнәр хуш исләр тарата;
Яшәрәм яз килгәч, гөл сыман мин,
Күңелем яз ямен ярата.

Уйларны тибрәтә-тибрәтә җыр,
Өздереп Иделдә җырлыйлар;
Шомыртлар талларга: «Саумысез!» — дип,
Хуш исле кулъяулык болгыйлар.

Алдымда бормалы-бормалы юл,
Мин карыйм еракка-еракка.
Күк күзләр һаман да, һаман да бит
Тынгылык бирмиләр йөрәккә.

Елмая кәккүкле, тургайлы яз,
Күк күзләр дә, бәлки, елмаер.
Ай кебек бер генә елмайса да,
Язларның гомере озаер…

Ай кебек бер генә елмайса да,
Ачылыр дөньяның гөлләре;
Тагын да ямьләнер илемнең киң,
Гаҗәеп ягымлы җирләре…

Минзәлә

Барасызмы Минзәләгә,
Мин барам Минзәләгә;
Минзәләне күрер өчен
Үзәгем өзгәләнә.

Минзәләгә барганым юк,
Юллары такыр диләр;
Такыр юлда йөреп үскән
Кызлары матур диләр.

Минем иркәм Минзәләдә
Туып-үскән бер матур;
Минзәләгә баралмасам,
Аны кемнәр юатыр?..

Минем иркәм Минзәләнең
Урамнарын балкыта;
Үзенең уңганлыгы белән
Тирә-якта дан тота.

Кәккүк

Гөлсем Сөлаймановага

Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч.
Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,
Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный…
Нигә ул шулай?..

Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда,
Ни өчен шул чаклы моңлана ул анда?..
Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман.
Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара.

Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен,
Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен.
Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым,
«Моңлан!» — дип аңа үзем куштым.

Эх, моңлан, кәккүгем, урманда!
Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Бар кошларны сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.

Тыңла, иркәм, бер генәм,
Кәккүк тавышын бер генә:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.


Татарча шигырьлэр: Әхмәт Ерикәй

maratkabirov.com

«ДУСЛЫК» | » Шигырь дөньясына сәяхәт

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда беренче тапкыр Татар шигърияте кичәсе уздырылды

Аны оештыручы – туган телебез өчен янып-көеп йөрүче өлкә “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс ШӘКҮРОВ, ә гамәлгә ашыручылар – Фәрхәт һәм Альбина МӘХМҮТОВЛАР.  Бу парның мондый чаралар уздыру тәҗрибәсе байтак. Быел, мәсәлән, алар уңышлы гына ике караоке-конкурс уздырып өлгерделәр инде. Хәзер менә шигырь кичәсе…

Әллә шәһәребездә шигырь сөючеләр күп дип торасызмы? Бигрәк тә татар шигырьләрен? Ә сәнгатьле итеп башкаручылар алардан да азрак. Язучылар турында сөйләмим дә инде – ике-өч бөртек кенә. Заманында Самара якларыннан Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров кебек талантлы шагыйрьләр чыкты.

Ә хәзер ни хәл? Шигырь язу­чылар үз казаннарында гы­на кайныйлар, дигән фи­кер туа. Мәсәлән, җирле ша­гыйрь­ләребез Рәшит абый Морза­каев, Марат абый Сафин, Саи­мә апа Морзаханова, Фәния Кәримова һәм Наилә Хөсәенова һәм башкалар үзләре язган шигырьләрне туплап, үз акчаларына китаплар чыгаралар. Аларны куеп сатарга кибетләр дә, укып бәяләргә белгечләр дә, халыкка күрсәтергә шундый кичәләр оештыручы да юк. Хәзер моңа “иде” сүзен кыстырырга да була. Чөнки бу шигърият кичәсендә тамашачы Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур, Хәсән Туфан кебек танылган шагыйрьләребез белән беррәттән иҗат җи­ме­шен беренче тапкыр тамашачы хозурына чыгарган авторлар белән дә танышты. Шулар арасыннан Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Иске Усман авылында гомер кичергән Ил­һамия Гарипованың “Яшик әле” шигыре игътибарга лаек. Аны кызы Гөлназ Биксалиева бик сәнгатьле итеп башкарды һәм олы яшьтәге башкаручылар арасында беренче урынны алды. Иң зур приз – киң экранлы телевизор аларга хаклы рәвештә бирелде.

— Минем әни гомере буе кибет мөдире булып эшләде. Кечкенә чакта аның дәфтәргә нәрсәдер язып утырганын күр­гәли идем. Әмма шигырь­ләр язадыр дип һич кенә дә уйламадым. Ә хәзер мин аларны укып туя алмыйм. Минем нечкә күңелле әнием бик матур шигырьләр язган бит, – ди Гөлназ.

Гади авыл хатынының зи­рәклегенә исең китәрлек. Гөл­назның кызы Алия тугач, әнисе аңа: “Кызым, шәһәрдә яшисез, ирең, шәһәр кешесе буларак, татарча сөйләшми. Син баланы туган телеңә үзең өйрәтергә тиеш”, – дип әйткән булган. Оныгы авылга кайткан саен әбисе аның белән гел татарча сөйләшкән һәм телне белүен күреп сокланган. Менә без дә Алиянең дә, аның икетуганнары Илмаз һәм Исламия Гариповларның да телебезне бик яхшы белүләрен, бөтен татар хәрефләрен дө­рес әйтүләрен, әбиләренең ши­гырьләрен сәнгатьле итеп уку­ларын күрдек. Исламия кеч­ке­нә­ләр төркемендә – өченче урынга, ә Алия икенче урынга  лаек булдылар.

Ә шушы номинациядәге бе­ренче урын Шенталы районы, Денис авылы малае Айдар Фәләховка бирелде. Ул Роберт Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа” шигырен шундый үтемле итеп сөйләде ки, хәтта: “Ник шулай өзелеп сораган балага әниләре энекәш алып кайтып бирмиләр икән”, – дип уйлаучылар күп булып, алкышлар да аңа күбрәк тәтеде.

Ун – унөч яшьтәге балалар төркемендә шулай ук җирле шагыйрә Шаһидә Галимованың  “Денисем – татлы җимешем” шигыре белән Денис урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Рамил Хәмзин җиңеп чыкты. Шулай ук “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллинаның ике укучысы – Сабир Галимуллин – Гөлшат Зәйнашеваның “Солдат гармуны” һәм Айнур Зарипов Рәшит Бәшәровның “Мин бит татар малае” шигырьләре белән икенче – өченче урыннарны алдылар.

Ундүрт – унҗиде яшьтәге шигырь сөйләүчеләр арасында да Денис авылы әйдәп баручылардан иде. Лилия Галиуллина үзе язган “Туган авылым – Денисем”  шигыре белән барысыннан да уздырды. Денис балаларының укытучылары Гөл­синә Хәйруллинага шундый укучылары өчен тик рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә.

Ә “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗеваның укучылары Эль­вира Нигъмәтуллина һәм Гүзәл Субеева икенче – өченче урыннарга чыктылар. Шәһәр балалары өчен бик тә лаеклы урыннар бу.

Жюри унсигез яшьтән олырак башкаручылар арасыннан “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, югары уку йортында белем алучы Айсылу Мостакаева башкаруындагы Сибгат Хәкимнең “Клиндерләр эзлим” шигырен билгеләп үтте. Әле мәктәптә укыганда ук Айсылу укытучысы Фәния апасы белән бу шигырьне Казанга олимпиадага әзерләгән булганнар. Ә Туплига кунакка кайткач, ул аны Затия әбисенә дә укып күрсәткән. Шуннан бирле Айсылу авылга кайткан саен, Затия әбисе янына кергән күрше карчыклары да шигырьне тыңлап, бергәләшеп елашалар икән. Сугыш вакытларында каткан клиндергә тилмереп яшәгән апалар конкурска да тик шушы шигырьне генә укырга кушып җибәргәннәр. Нәкъ шуның белән Айсылу икенче урынны алды да инде. Ә өченче урынга Нурания Мөхетдинова Дания Әгъзамованың “Тукай бар чакта” шигырен укып чыкты.

Призлы урын алмаса да, көйгә салынган “Яшик мә­хәб­бәтне саклап” шигыре белән чыгыш ясаган Гүзәл Сәлахованы аерым билгеләп үтәсем килә. Ул бит хәзер Самараның “Татар радиосы”нда эшли һәм уңышлы гына репортажлар белән танылып килә. Мәхәббәт поэмасының сүзләрен кыз үзе язган, ә тормыш иптәше Азат Әмиров аны көйгә салган. Шушы ике иҗатчы ике ел элек безнең “Пресса көне”ндә чыгыш ясаганда танышканнар иде бит. Ә быел яз башында инде никах укытканнар. Без аларны котлыйбыз һәм тагын да шундый иҗат җимешләре белән шатландыруларын көтәбез.

Шулай ук каһарман шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның “Манарада балкый ай” шигыре белән чыгыш ясаган  казах малае Тәлгать Есмурзаев аерым мактауга лаек. Аның татарчасы – акцентсыз, матур сөй­ләм. Шундый матур чыгышы өчен аның үзенә дә, “Яктылык” мәк­тәбе укытучысы Нурзидә Фәйзуллинага да зур рәхмәт.

Кичә ахырында ерак араны якын итеп килүче кунаклар – “Татарстанның атказан­ган хезмәткәре, балалар өчен нәшер ителүче “Сабантуй” газетасы журналисты, та­ныл­ган шагыйрә, биш бала анасы Йолдыз Шәрәпова һәм укытучыларның һәм яшүс­мер­ләрнең “Мәгърифәт” газетасы хәбәрчесе Надия Шәй­хетдинова чыгыш ясадылар. Йолдыз ханымның шигырьләре балаларга бик ошады. Ә аларны бит тик “Сабантуй” газетасыннан гына укырга була. Шуңа күрә, шигырь сөюче балалар тәрбияләп үстерергә теләсәк, башта алар өчен чыгарыла торган газета-журналларга язылырга кирәклеген онытмаска кирәк.

Казан кунаклары кичәдән соң ук юлга чыгып китмәделәр, икенче көнне әле Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә дә барып, укытучылар, балалар белән очрашып сөйләштеләр. Безнең мәктәпнең кунакчыл­лыгы, татар телен өйрәнгән уку­чыларның белем дәрәҗәсе язучыларда татар бас­ма­ларының киләчәгенә өмет уятты.

Язмам башында тикмәгә ге­нә “Әллә шәһәребездә шигырь сөючеләр күп дип торасызмы?” – дип язмадым мин. Шундый җылы атмосферада, матур шигырьләр, югары поэзия мохитында үткән кичәгә тамашачы бик аз килгән иде. Литвинов исемендәге Мәдәният сараеның 300 кеше сыешлы кече залын да тутыра алмагач, нинди татар булабыз инде без? Ильяс әфәнде Шәкүров, хәләл акчаларын түгеп, заллар ала, балаларга кыйммәтле призлар әзерли. Ә без диваннарыбыздан кубып, Мәдәният сарае кәнәфиенә килеп утырырга, балаларыбызның тырышып-тырышып татар телебездә ши­гырьләр сөйләвен тыңларга ире­нәбез. Менә кичә башында яшьләр төркеме “Татарлар килә!” дип җырлаган иде. Бәлки, каядыр киләләрдер дә, әмма Самара татарлары турында алай ук җырларлык түгел шул әле…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

“Бердәмлек”.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Фикер калдыру

tatar-duslyk.ru

Шигырьләр

Чыганаклар:
1. Ерикәй, Әхмәт. Лирика: җырлар,шигырьләр,мәсәлләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 215 б.: портр.б-н.
2. http://shigriyat.ru/authors/ahmat-erikaj/berse-alma
3. http://www.gabdullatukay.ru

Ак алъяпкычлы каеннар

Ак алъяпкычлы каеннар,
Яшел яулыклы таллар
Әйлән бәйлән уенына
Болынга жыелганнар.

Күл буенда ярга баскан
Яшь камыш белән җикән.
Әйлән-бәйлән уенына
Чыгарсың микән, иркәм?

Күктә йолдыз сигнал бирә
Жыелырга кошларга.
Ә усаклар хәзер тора
Кемгәдер алкышларга.

Баш ияләр төсле шунда
Шомыртлар шомыртларга.
Нигә син, иркәм, йөрмисең
Әйлән-бәйлән уйнарга?

Синең юлыңа чәчәктән
Маяклар куяр идем.
Үзәнлектә синең белән
Таңны каршылар идем.

1953

Әнкәй янында

Әнкәй белән икәү утырабыз
Күрешү шатлыгыннан исереп.
Гомеребезнең шаулап үткән юлын
Бәйнә-бәйнә искә төшереп.

Эх, ул истәлекләр, истәлекләр,
Безне еракларга илтәләр.
Әллә нинди инәләре белән
Йөрәкләрне чәнчеп китәләр.

Газиз әнкәй күңелең, жылылыгын,
Бөтенесен безгә биргәнсең.
«Бәбкәләрем кеше булсын!» диеп,
Никадәрле азап күргәнсең.

Никадәрле кайнар яшең аккан,
Никадәрле йокың бүленгән,
Тының, белән җылыткансың безне
Саклап калыр өчен үлемнән.

Утыра әнкәй, кәшмир яулыгының
Артка бәйләп куйган очларын…
Табалмассың әнкәң кебекне син,
Әйләнсәң дә бөтен жир шарын!..

Ана белән бала тойгыларын
Авыр түгелдер дим аңларга.
Эчкән чәйне чынаяклап түгел,
Самоварлап кирәк санарга.

Әнкәй белән икәү утырабыз
Күрешү шатлыгыннан исереп.
Гомеребезнең, шаулап үткән юлын
Бәйнә-бәйнә искә төшереп.

Берсе алма, берсе хөрмә

Матур кызлар суга бара,
Чылтырый чиләкләре;
Берсе — сирень, берсе — роза,
Берсе- гөлнең зәңгәре.
Матур кызларны күргәндә
Ярсып тибә йөрәгем;
Берсе — алма, берсе — хөрмә,
Берсе — кура җиләге.
Өчесе дә бигрәк чибәр,
Өчесе дә бигрәк шәп;
Берсе — җәүһәр, берсе — гәүһәр,
Берсе — энҗе-зөбәрҗәт.
Гаҗәпләнәсең, үтсәләр
Өчесе бергә җырлап;
Берсе — былбыл, берсе — тургай,
Берсе — кенәри сымак.
Карап торам күз алмыйча
Кызлар барган юллардан;
Берсе — уңган, берсе — булган,
Берсе- алдынгылардан.
Өчесе дә бер дигәннәр,
Ефәктән киенгәннәр.
Кайсын сайларга да белмим,
Өчесе дә чибәрләр…

Җәйнең аяз таңнарында

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле.
Алкын Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым,
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Җырланмаган әле безнең җыр

Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.
Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин;
Аерылышу төне килмәсен,
Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.

Идел бит

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.
Иркәм йөри еракларда
Туган якларын уйлап.
Бер кайтмаса да бер кайтыр
Идел буйлап, су буйлап.
Ярга басып, сулар алып,
Су сибәм гөлләремә.
Мәңге шиңмәс гөлләр булып
Калдың күңелләремдә.
Идел дулкынына карыйм
Җәйнең алсу таңында.
Тормыш дулкыннары безне
Кавыштырыр тагын да…

Кәккүк

Гөлсем Сөлаймановага

Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч.
Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,
Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный…
Нигә ул шулай?..
Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда,
Ни өчен шул чаклы моңлана ул анда?..
Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман.
Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара.
Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен,
Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен.
Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым,
«Моңлан!» — дип аңа үзем куштым.
Эх, моңлан, кәккүгем, урманда!
Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Бар кошларны сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.
Тыңла, иркәм, бер генәм,
Кәккүк тавышын бер генә:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.

Кил бүген!

Жилләр исә, гөлләр бөгелә,
Бөдрә дулкыннар йөгерә
Болын өстендә иртән.
Сандугачлар отып алган,
Чишмәләр күчереп язган
Моңлы жырыңны, иркәм.

Мин хис итәм шул жырларда,
Ягымлы матур моңнарда
Илемнең иркенлеген.
Көнчеләрне шомландырып,
Киң урамны нурландырып
Кил, акыллым, кил бүген!..

Сагыш ялкыннарын сүндер,
Мендер мине, күккә мендер,
Бул канатым, жилкәнем!
Оныталмыйм төсләреңне,
Сиңа булган хисләремне
Кояш итеп йөртәмен…

1955

Комсомолка Гөлсара

Тормыш авырлыгын күрде
Япь-яшь кенә булса да,
Шат күңелле, ачык йөзле
Күрше кызы, ярлы кызы
Комсомолка Гөлсара.
Туплар шартлый, җирләр тетри…
Йолдыз якты, төн кара.
Мылтык алып, кылыч тагып,
Ак бандага каршы бара
Комсомолка Гөлсара.
Зур сугышта дошманнарның
Йөрәгенә ут сала.
Ләкин үзе… яраланып,
Киң далада ятып кала
Комсомолка Гөлсара.
Үтте еллар, акты сулар,
Чәчәкләнде киң дала.
Киң далада ерак калды
Күрше кызы, ярлы кызы
Комсомолка Гөлсара.

Тормышыбыз матурланды,
Илебез алга бара.
Йөрәкләрдә нык саклана
Синең исмең, матур исмең,
Комсомолка Гөлсара!..

Минзәлә

Барасызмы Минзәләгә,
Мин барам Минзәләгә;
Минзәләне күрер өчен
Үзәгем өзгәләнә.
Минзәләгә барганым юк,
Юллары такыр диләр;
Такыр юлда йөреп үскән
Кызлары матур диләр.
Минем иркәм Минзәләдә
Туып-үскән бер матур;
Минзәләгә баралмасам,
Аны кемнәр юатыр?..
Минем иркәм Минзәләнең
Урамнарын балкыта;
Үзенең уңганлыгы белән
Тирә-якта дан тота.

Син дә яратасың мине

Син дә яратасың мине,
Мин дә торалмыйм синсез;
Нигә Сак белән Сок кебек
Кавышалмый йөрибез.

Син дә көн дә өзеләсең,
Мин дә йөрим зарыгып.
Ник соң, вакыт уздырабыз
Сизмәгәнгә салынып?

Син минеке, мин синеке!
Бу бит инде бик ачык.
Сөйләшик, иркәм, аңлашыйк,
Бергәләшеп сайрашыйк.

Уртак безнең теләгебез,
Юлыбыз түгел үзгә;
Аңлашыр өчен уртак тел
Табарга кирәк безгә!..

1954

Синең елмаюларың

Жилгә каршы барганда да
Жиңеләя юлларым,
Әгәр исләремә төшсә
Синең елмаюларың.

Төн уртасында уянам,
Тынгы бирми уйларым,
Китми минем күз алдымнан
Синең елмаюларың.

Үземне үзем онытсам да,
Онытмыймын син барын,
Бозланса күңелем, эретә
Синең елмаюларың;

Су сипкән кебек туктата
Йөрәгем януларын.
Йолдызларга да ямь бирә
Синең елмаюларың.

1955

Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр

Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
Сиреньнәр хуш исләр тарата;
Яшәрәм яз килгәч, гөл сыман мин,
Күңелем яз ямен ярата.
Уйларны тибрәтә-тибрәтә җыр,
Өздереп Иделдә җырлыйлар;
Шомыртлар талларга: «Саумысез!» — дип,
Хуш исле кулъяулык болгыйлар.
Алдымда бормалы-бормалы юл,
Мин карыйм еракка-еракка.
Күк күзләр һаман да, һаман да бит
Тынгылык бирмиләр йөрәккә.
Елмая кәккүкле, тургайлы яз,
Күк күзләр дә, бәлки, елмаер.
Ай кебек бер генә елмайса да,
Язларның гомере озаер…
Ай кебек бер генә елмайса да,
Ачылыр дөньяның гөлләре;
Тагын да ямьләнер илемнең киң,
Гаҗәеп ягымлы җирләре…

Тукай

Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип,
Җырлады, язды Тукай.
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай,
Өмет бәйләде туачак
Яңа таңнарга Тукай.
Иң матур, моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
Азатлык-дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә —
Безнең замандаш Тукай.

Якты хыял

Якты хыял, зур өметләр белән
Күңелем көтте сине бүген дә.
Син килмәдең, иркәм, күренмәдең,
Язгы ерганаклар карны ерды,
Җил сызгырды ишек төбендә.

Елмаюлы өмет миләүшәсе
Тамыр җәя бара күңелемдә.
Көттем сине, иркәм, сагынып көттем,
Син килмәдең, шомырт исе килде,
Былбыл йөрде тәрәз төбемдә.

Тырышсам да сине онытырга,
Син һаман да күңлем түрендә.
Көттем сине түземсезлек белән,
Син килмәдең, сары яфрак килде,
Яңгыр йөрде тәрәз төбемдә.

Актык чиккә җитеп сагынам сине,
Көнем дә син минем, төнем дә.
Секундларны санап сине көтәм,
Син һаман юк, иркәм, карлар уйный,
Буран елый йөрәк түремдә.

1954

Соңгы яңарту: 19 ноябрь 2012, 11:32

kitaphane.tatarstan.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *