cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Нэрсэ ул бэхет сочинение татарча – Нәрсә соң ул бәхет?

Нәрсә соң ул бәхет?

Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр…

Кош — очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет — тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет — азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә», «Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән», «Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү — бәхетле булуның бер шарты ул» дигән сүзләрне дә әйткән олуг әдипләребез Габдулла Тукай һәм Фәтхи Бурнашлар. Шулай ук татар әдәбиятында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» һәм башкалар.

«Нәрсә соң ул бәхет?» — дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә.Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»
Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Шәхсән үземә килгәндә, өйдә мин — үз балаларыма, тормыш иптәшемә, ә инде эштә укучыларыма, хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле.

shahrikazan.ru

«Нәрсә ул бәхет?» темасына сыйныф сәгате

Сыйныф сәгате

Тема: “Нәрсә ул бәхет?”

Максат:

— укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү;

— балаларның үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү;

— укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Чара барышы:

1. Кереш сүз.

Укытучы: Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул?Ничек аны эзләп табарга?

Укучылар! Без бик еш бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында күренекле кешеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Бәхет турындагы бүгенге әңгәмә беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә.

Нәрсә ул бәхет? Мин сезгә берничә сорау бирәм, сез җавап бирерсез. Күзләрегезне йомдык…

Бәхет нинди төстә?

Җөмләне дәвам итегез: Бәхет – ул янәшәңдә ..

Бәхет нинди зурлыкта?

Бәхеткә кагылсагыз ,сез нәрсә тоясыз?

Бәхетнең тәме нинди? (җаваплар тыңлана) Рәхмәт,күзләрне ачтык.

Җаваплар бик күп төрле, чөнки бу сорауларга җавапларны һәркем үзенчә күзаллый.

Бәхет нәрсә ул?- дисезме,

Ул бит гаҗәп төшенчә.

Җаваплар булыр күп төрле-

Һәркем аңлый үзенчә…

Бәхет турында “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә болай дип язылган:

Бәхет – тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе.

Бәхет төшенчәсе ике өлештән тора:

— Мораль сыйфатлар ( шәфкатьлелек, ярдәмчеллек)

— Тормыштагы уңайлыклар ( саулык, уңыш, материаль байлык)

Бәхет турында мәкальләр дә күп:

  • Бәхет пыяла кебек, сакламасаң — уала.

  • Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый.

  • Үз-үзенә ышанган кеше бәхетле була.

  • Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.

  • Ызгышкан җирдән бәхет качар.

  • Бәхете ташып торса да, усал кеше – бәхетсез.

2. Анкета нәтиҗәләре белән таныштыру.

  • Нәрсә ул бәхет? дигән сорауга 6 укучы– гаиләң имин булу; 3се- яшисе килеп яшәү; 2- һәр яңа көнгә сөенү; 4әү- дусларың булу; 3се- ГИАны,ЕГЭны әйбәт бирү; 1 укучы- тәмәке тартмау, аракы эчмәү, наркотик кулланмау, 2се- әйбәт билге алу, 1се- машинаң булу дигән фикерне сайлаган.

  • Бәхетне акчага сатып алып буламы? дигән сорауга барлык укучылар да юк дип җавап бирде.

1.Бәхет төшенчәсен билгеләгән җавапларны күрсәтергә:

А) байлык Б) тазалык В) әйбәт билге алу

Г) машинаңбулу Д) гайләң имин булу

Е) дусларыңбулу Ж) ЕГЭны әйбәт бирү

З) сөю и) сөелү

К) һәр яңа туган көнгә сөенү л) яшисе килеп яшәү

М) тәмәке тартмау о) аракы эчмәү

П) наркотик кулланмау

Үз фикереңне язарга______________________________________

Бәхетне акчага сатып алып буламы?

А) әйе б) юк в) җавап бирә алмыйм

3.Кешенең бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме?

А) әйе б) юк в) җавап бирә алмыйм

Шагыйрь Разил Вәлиевның “Нәрсә соң ул бәхет?” дигән сорауга җавабы белән танышып үтик әле:

– Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, шатлык, канәгатьләнү халәте ул. Сау булыйк! Бәхетле булыйк.

Исеңдә тот!

дус гаилә һәм яраткан эш.

Һәркем кояшлы көнгә шат, күңеле күтәренке була.Шуңа да экранда кояш рәсеме. Аның һәр нуры бәхеткә илтә торган юл булсын.

1. иң кадерле кешеләреңне ярату,алар белән бергә булу.

2. бер мизгеллек бәхет

Ачыгу + ризык = бәхет

Сусау+ су = бәхет

Юксыну + очрашу = бәхет

3.тынычлык, җир шарында сугышсыз тормыш

Сугыш чорларын кичергән өлкәннәр: бәхет ул- аяз зәңгәр күк йөзе, якты кояш, кошлар сайравы диләр.

4. Хыялларыңның тормышка ашуы

Бүгенге сыйныф сәгатенә әзерләнгәндә мин бер гап-гади бәхет рецептына тап булдым,сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Бер касә сабырлык алыгыз.

Аңа йөрәк тулы ярату кушыгыз.

Ике чеметем юмартлык өстәгез.

Юмор хисен салырга онытмагыз.

Шәфкатьлелек сибегез.

Мөмкин кадәр күбрәк ышаныч өстәгез һәм барысын бергә әйбәтләп болгатыгыз.

Аннары сезгә бирелгән гомернең берәр кисәгенә аны сылагыз да юлыгызда очраган һәркемгә аны тәкъдим итегез!!!

5.Сәламәт булыгыз

6. Игелекле эшләр эшләгез

Күрегез,менә нинди кояш булды безнең!

3. Төркемнәрдә ситуацияләр тикшерелә

Ике малай хоккейдан кайталар. Үзара бәхәсләшеп тә алалар, төрткәләшә дә башлыйлар . Шулвакыт яннарына чит ил машинасы килеп туктады. Тәрәзәсен тиз генә төшерде дә, машинадан да чыкмыйча, Равил абыйларның кайда торганлыгын сорады. Малайлар өйрәтеп җибәрделәр.

  • Эх,бар да соң бәхетле кешеләр,- диде Илдар.

  • Әйтәсең бармы?- дип килеште дусты белән Рамил.

Сөйләшә-сөйләшә чит ил машинасы туктаган җиргә килеп тә җиттеләр.

Һәм шып туктап калдылар: машинадан коляскада баягы абый төшеп килә иде…

Малайлар фикере белән килешәсезме? Чынлап та бәхет байлыктамы?

Җаваплар: (Өлкәннәр очрашып үзара сөйләшкәндә дә, кечкенәләр белән булганда да күп очракта сүзләрен сәләмәтлек сорашып башлыйлар, шуны теләп төгәлмиләр. “ Сәләмәт булсаң барда була”, диләр алар. Бу күзәтүем мине “ бәхет ул сәламәтлектә” дигән фикергә килергә этәрде.

Мин бәхетне сәламәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәламәт булмаса үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү – бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрәдә безгә үз сәләмәтлегебез турында кайгыртырга кирәк минемчә. )

Алсу белән Алинә кичәдән кайтып киләләр. Көлешәләр , шаярышып бер-берсен этеп тә җибәрәләр. Шул ук вакытта кочаклашып та алалар. Артларыннан Лилия килә. Сиздермәскә тырышса да, аның борчулы икәне күренә. Ул кызлар янына килә алмый, аларны бик нык үпкәләтте шул ул.

Ни өчен икән? Бәхет төшенчәсе монда ничек сурәтләнгән?

Җаваплар: (Мин бәхетне дуслар белән бергәләп яшәүдә күрәм. Мин бик аралашырга яратам. Ни генә эшләсәм дә минем дусларымның фикерләрен ишетәсем килә.

Чынлап та алар авыр минутларда ярдәмгә киләләр, кирәк чакта шатлыкны уртаклашалар. Мин шул чак бәхетле! Тик дуслар беркайчан да хыянәт итмәсеннәр иде. Мин моны гафу итә алмам шикелле.

Әйе, тормышта кеше үзе генә яши алмый. Иң олы җәза итеп кешенең гомерен алмыйча аны ялгызлыкка дучар итеп җәмгыяттән куганнары мәгълүм.

Тик дуслык нык булсын, аны саклап калу өчен үзең дә көрәшергә кирәк. 100 сум акчам булганчы 100 дустың булсын диләр.

Тормышта байлык кирәк: Ләкин мин беренче урынга рухи байлыкны куя идем. Кешелекле,тәрбияле кешеләр тормыш авырлыкларын җиңеллерәк кичерәләр кебек тоела миңа.)

Әйе, ”Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап күптөрле. Сез моны үзегезнең җавапларыгызда ачык күрәсез. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен бу сорауга җавап та үзгәрә бара. Бәхетне гаилә тормышында, әти — әниләрегезнең исән – сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, сезне аңлауларында күрүегез мине бик сөендерә.

Хәзер,балалар,сүзне сезгә бирәм. (Бәхет турында шигырьләр сөйлиләр)

Бүгенге әңгәмәбезне бер риваять яки гыйбрәтле хикәят белән тәмамлар идем.

Көннәрдән беркөнне өч бертуган чокырда утырган Бәхетне күрделәр. Агайларның берсе чокыр янына килеп,Бәхеттән акча сорады. Бәхет аңа,әлбәттә, бик күп итеп акча бирде. Агай нык сөенеп өйгә кайтып китте. Икенче туган үз чиратында Бәхеттән матур хатын сорады. Аның да теләген кәнагатьләндерде Бәхет.Агай хатыны белән тиздән күздән югалды.Өченче туган чокырга иелде. “Сиңа нәрсә кирәк?”- дип сорады аннан Бәхет. “Ә сиңа нәрсә кирәк?”- дип кабатлады агай. “Мине бу тирән чокырдан чыгарсаң иде,”- дип җавап бирде Бәхет.Агай кулын сузды да, Бәхетне чокырдан тартып алды. Аннары борылды да,барыр юлын дәвам итте.Ә Бәхет аның артыннан иярде…

Балалар, бәхет ул һәрчак янәшә, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәламәтлек тә, ярату да, матди яктан тәэмин ителеш тә, рухи байлык, дуслык, гаилә тормышы- барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр.

Сыйныф сәгатебезне җыр белән тәмамлыйк. Бәхетле булыгыз! ( “Иң зур бәхет” җыры башкарыла)

Яшел Үзән районы Г. Айдарский исемендәге Күгеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исмагилова Энҗе Рәшит кызы әзерләде.

infourok.ru

⭐ Нэрсэ ул бэхет сочинение татарча — Рейтинг сайтов по тематике на RANKW.RU

НИНДИ СҮЗ?

Татарча уен

yatatarin.ru

я татарин, татарча уеннар, уен, татарча, уйнарга

    Google PageRank: 0 из 10    Яндекс ТИЦ: 0

Рейтинг:

18.0

Главная страница — Вечерний форум

Цели и задачи курса Методика преподавания татарского языка Пояснительная записка — Филология — Основные

biometrics-spb.ru

галиаскар, камал, сочинение, татарча

    Google PageRank: 0 из 10   

Рейтинг:

15.7

Афиша татарских концертов, спектаклей и праздников в Москве, Санкт-Петербурге, Казани, Уфе, Екатеринбурге — TatFiesta.ru! — TatFiesta.Ru

tatfiesta.ru

татарское кино, татарская афиша, татары и музыка, татарские песни, татарский сайт

    Google PageRank: 3 из 10   

Рейтинг:

15.6

Сорау.ру

Татарский сайт вопросов и ответов. Татарча сорау һәм җавап сайты. Задавайте вопросы, получайте ответы. Сораулар бирегез, җаваплар алыгыз.

sorau.ru

татарча сораулар, татарча җаваплар, сорау, җавап, ничек

Рейтинг Alexa: #16,091,981    Google PageRank: 0 из 10    Яндекс ТИЦ: 0

Рейтинг:

15.2

Главная страница — Tukmak.ru Татарча — Mp3, Фото, Видео (the best)

Здесь тонны самых свежих и популярных татарских компазиций в mp3 бесплатно и без регистрации — скачай всего за 2 клика. Постоянное обновления. Татарча

tukmak.ru

free download, tatarcha mp3, татарча, татар, тукмак

Рейтинг Alexa: #4,299,298    Google PageRank: 3 из 10   

Рейтинг:

15.2

Татарча смслар / Баш бит

Безнең сайт аша сез күп төрле смс хатлар, котлаулар, яраткан кешегезне шатландырырлык шигырь юлларын, кәефегезне күтәрердәй яңалыклар таба алырсыз!

tatarsms.ru

татарча смслар, смс татарча, котлаулар, яңалыклар, кызыклы хәлләр

Рейтинг Alexa: #16,983,803    Google PageRank: 0 из 10    Яндекс ТИЦ: 10

Рейтинг:

14.9

Сочинения по литературе, Все рефераты, найти сочинение, конспекты, английский, топики, экзамен, СОЧИНЕНИЯ НА ЭКЗАМЕН 2009, Сочинение на тему,

Сочинение Сочинение Все школьные сочинения на одном сайте, готовое сочинение, более 10.000 отличных сочинений, Сочинения по литературе написанные медалистами для выпускных экзаменов и для поступления в институт. Сочинения на 5! Сочинение на тему: // Рецензия…

coolsoch.ru

изложение, государственный, номер, школа, блок

Рейтинг Alexa: #1,886,263    Google PageRank: 0 из 10    Яндекс ТИЦ: 70

Рейтинг:

13.7

sochineniepro.ru

сочинение на, сочинение, на, сочинения, сочинений

Рейтинг Alexa: #412,002    Google PageRank: 1 из 10    Яндекс ТИЦ: 60

Рейтинг:

13.5

rankw.ru

Бәхет

Һәртөрле очрашулар вакытында төрле сораулар яудыралар, мин җавап тапкан булам, ә ахырда җыелган халыкка уенлы-чынлы итеп үзем дә берәр сорау бирәм. Бервакыт аптыраганнан гына: “Нәрсә ул бәхет?” — дип сорадым. Иң алда утырган сиксән яшьләрдәге әби иңнәрен генә сикертеп куйды. Шушы яшькә җитеп тә бәхетнең ни икәнен белмәгәч, бик әйбәт тә түгел бит инде. Калган тамашачы да рәтле җавап таба алмады. Берничә очрашуда шушы хәл кабатланганнан соң, шуны ачыкладым — бу сорауга җавапны үзем дә белмим икән бит.

Без бәхет дигән төшенчәгә әллә никадәр фәлсәфи төсмерләр бирәбез. Аны барлык теләкләрнең берьюлы кабул булуы, бөтен уңышларның, бөтен рәхәтлекләрнең иң югары ноктасы диебрәк кабул итәбез. Тагын хыялыбыз ирек биргән дәрәҗәдә әллә ничекләр катлауландырып бетерәбез һәм шул хыяллар арасында үзебез дә адашып калабыз. Нәтиҗәдә, бәхет дигән нәрсә үзе дә бер хыялга әверелә.

Һәм бу бәхет бар, кайдадыр бик якында гына, әмма аңа ирешү берничек тә мөмкин түгел кебек тоела. Бераз куркыныч та. Соң ул бәхеткә ирешкәннән соң тагын ничек яшисең? Нәрсә эшлисең, кайда омтыласың? Бәхеткә ирешкән кеше иң биек кыяның иң очына менеп төшәлми утырган бәндә кебегрәк тоела башлый. Дәлше менәр хуты юк, ә төшү — куркыныч. Шушы курку безне бәхетле булудан тыеп кала. Аны кичектерәбез. Без бәхеткә омтылырга гына тиеш, ә аңа ирешү бик мөһим түгел дип уйлыйбыз.

Әле “халык бәхете” дигән сүз дә бар. Монсы инде бөтен кешеләрнең уртак теләкләре кабул булу сыманрак нәрсәдер. Әйтик, бөтен кеше тук яшәргә тели, теләкләре кабул була. Алар бәхетле.
Менә бүгенге чор. Бүген кеше бай яши. Әйтик, узган гасыр авылында күтәрмәле чабата кигән кеше бай булып саналса, бүген иң ачы хәерче дә чабата кими. Ашау-эчү ягы да ничава. Әмма беркем дә үзен без бәхетле халык дип әйтергә ашыкмый. Нәрсәдер җитми аңа…

Миңа кайчагында болай тоела. Кеше бүген үзенә килгән уңыштан бигрәк, күршесенә килгән уңышсызлыкка ныграк шатлана. “Әһ-һә, әлләкем булырга теләгән идеңме, бернәрсәң дә барып чыкмады. Ярык тагарак алдында калдың. Вәт шул кирәк сиңа!” — дип сөенә ул, әйтик, банкротка калган күршесенә карап. Бу тойгы һәркемдә дә диярлек бар. Һәркем эченнән генә күршесенең (көндәшенең, дошманының, дустының) уңышсызлыкка ирешүен тели. Тегеңә килгән фәкыйрьлек фонында үзе бай булып күренер кебек тоела.

Ә хәзер күз алдына китереп карыйк. Кешеләрнең шушы уртак теләкләре тормышка ашты, ди. Бөтен кешенең күршесе үзеннән фәкыйрьрәк, ди.

Гомумән, “халык бәхете” дигән сүз ничектер сәер яңгырый. Бәхетле халык ул бәхетле кешеләрдән тора ич инде. Ә бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый, яки аңламый. Син, әйтик, бер ыштан алып киясең дә сөенәсең. Ә ул ыштан миңа ярамый – размеры туры килми, тегелеше ошамый, материалы бүтән, һәм ниһаять, ул хатын-кызныкы. Бәхет тә шулай. Сиңа килгән бәхет миңа ярамый – размеры туры килми… Шул рәвешле, “халык бәхете” дигән төшенчә бөтен кешегә бертөрле ыштан кидергән сыманрак төсмер ала.

Фәлсәфи яктан караганда, бәхет турында гомер буе язарга, гомер буе сөйләргә һәм бер карарга да килмәскә мөмкин. Монда артык сүз куерту түгел, ә математик төгәллек кирәк. Математика ярдәмендә бөтен нәрсәне дә аңлатып була. Әйтик, бер сәясәтче халык тормышы, гаделлек, намус турында фәлсәфә сата. Без аңа ышанып, бу бик гадел, бик намуслы кеше икән, бик акыллы сүзләр сөйли дип утырабыз. Ә бухгалтер математика ярдәмендә тегенең барлык керемнәрен-чыгымнарын чутлап күрсәтә – һәм сәясәтчебезнең чын йөзе ачыклана. Сан янында сүз көчсез.

Бәхет ул канәгатьлек тойгысы. Шөкер итә алу. Бу нәкъ менә укытучы куйган билге сыман. Канәгатьләнү — “өчле”, шатлану — “дүртле”, бәхетле булу — “бишле”. Һәм бу билге — тормышның һәр сорауына тоткан җавабың өчен. Һәм иң мөһиме – бу билгене син үзең куясың. Буш амбицияләрдән, артык югары таләпләрдән арынган саен, бәхеткә ныграк якынаясың.
Нәрсә, әллә дөрес түгел? Аның каравы, уңайлы.

maratkabirov.com

где можно найти сочинение по татарскому языку по теме «нэрсэ ул бэхет» ? очень надоо ((.

Тормышта бердәнбер бәхет – ул һәрвакыт алга омтылыш Э. Золя (эссе) Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры килерлек итеп җавап табарга мөмкин дә түгелдер дип, уйлыйм мин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кайберәүләр бәхетне материаль тышлыкта күрәләр, кем өчендер – кешенең ниндидер бер эчке халәте, ә кайберәүләр бәхетне янындагы үзеннән башка берәүдә күрәләр. Мин дә бу сорау турында еш уйлыйм. Мин – татар авылында укытучылар гаиләсендә үскән гади авыл кызы, мин – балаларым өчен әни, ирем өчен тормыш иптәше, укучыларым каршында – һәр сорауга җавап бирергә тиешле укытучы. Мин – табигать баласы. Шуңадыр табигать кочагында йөрергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын яратам. Җырларда җырланганча “үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да”. Мин туган ягымның, туган илемнең балачагымдагы төсле матур, тыныч, имин һәм бәхетле булуын телим. Моның өчен дәрес вакытында укучыларымда туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышам. Мин – әни. Янымда ике улым һәм тормыш иптәшем булу минем өчен зур бәхет. Ләкин бәхет күбәләк кебек. Аның артыннан кусаң,ул синнән кача, игътибарыңны башкага юнәлтсәң иңнәреңә килеп куна. Димәк, гел бер нәрсә – бердәнбер бәхетең турында уйланып утырырга ярамый. Шул ук вакытта берни эшләмәү дә дөрес түгел. Бәхет артыннан куарга түгел, алга омтылырга-тулы тормыш белән яшәргә кирәк. Шул вакытта бәхет “күбәләге” гел яныңда булыр дип уйлыйм мин. Ике улымны җәмгыятькә файдалы, тормыш алып барырга сәләтле акыллы, тәртипле татар егетләре итеп тәрбияләү минем изге бурычым. Моның өчен һәрвакыт алга барырга, киләчәк турында уйларга кирәк. Бу омтылыш үзе бәхет. Мин – укытучы, үз эшемне яратам. Яраткан һөнәрем белән шөгыльләнергә яратам. Укытучы һөнәре минем өчен нәрсә соң? – үз-үземне танып белү; – үземнең кирәк икәнлегемне аңлатучы һәм эшемнән канәгатьләнү ала торган шөгыль; – миңа тормышта көч һәм алга этәргеч биреп торучы һөнәр; – һәрвакыт яраткан кадерле кешеләрем янында булырга мөмкинлек бирүче һөнәр; – үземдә кимчелек дип санаган сыйфатларны юкка чыгарырга яки киметергә мөмкинлек бирүче һөнәр. Мин укучыларымны яхшылыкка, бер-берсен хөрмәт итәргә, намуслы, гадел булырга өйрәтәм. Балаларны яратам, аларда шәхес күрергә тырышам. Балалар күңеле безгә тапшырылган бит. Нәкъ менә укытучы балаларга чиксез олы дөньяда үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш. Сабыйларның барысы да башлана гына бит әле! Шуңа күрә минем кредом: зыян китермә! “Яраткан кешеләрдән генә үрнәк алалар. Уңышка ирешкәннәрне генә яраталар” дигән әйтем бар. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Сине яратканнарын белү нинди бәхет!!! Ә менә уңышка ирешү өчен һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә, укырга – алга омтылырга кирәк. «Кешегә сабый чагыннан ук һәм һәрвакыт укырга кирәк. Барлык күренекле галимнәр башкаларны өйрәтү белән генә чикләнмәгәннәр, үзләре дә гомерләренең ахырына кадәр укыганнар. Укудан туктасаң, башкаларны укыта алмаячаксың,» – дип әйткән Д. С. Лихачев. Сезнең игътибарыгызга сөйләшү тәкъдим итәм. Бервакыт укучы укытучыдан сораган: – Укытучым, яшәешнең мәгънәсе нидән гыйбәрәт? – Кемнең яшәеше? – дип шаккаткан укытучы. Укучы: – Кеше яшәеше. Укытучы азрак уйланып торгач болай дигән: – Әйдәгез, бергәләп җавап эзлибез. – Бәлки, яшәешнең мәгънәсе мәхәббәттәдер? – ди беренче укучы. – Начар түгел. Әмма тормышыңның ахырында минем тормышым зая узмады дип әйтергә бу җитәрме? Шул вакыт икенче укучы: – Минемчә, яшәешнең асылы – үзеңнән соң гасырларга җитәрлек мирас калдыру. Өченче укучы куркып кына болай ди: – Бәлки ул яшәешнең асылын, мәгънәсен эзләргә кирәк түгелдер?

touch.otvet.mail.ru

Нужно написать сочинение на татарском языке нэрсэ ул бэхет! пожалуйста!!!

Бәхет нәрсә ул? Бәхетле булу нәрсә икән соң ул? Тыныч һәм кайгысыз көннәрме? Тормыш утларында гөрләп янып Мәхәббәтле озын төннәрме? .Миңа калса, зур бәхет ул сөйгән ярың белән Кичке басмаларга төшәргә, Тормыш мәйданында үз урыныңы табып, Күңел тулылыгы белән яшәргә. Байлык булып игелексез яшәү Шуны бәхет диеп саныйкмы? Кешеләргә иткән яхшылыкны Истәлекләр итеп саклыйкмы? Сөегез һәм сөелегез, дуслар, Шунда гына бәхет дөньясы, Җир өстендә гөлләр үстерегез, Шул буладыр бәхет бакчасы. <a rel=»nofollow» href=»http://xacitarxan.narod.ru/zshigerlar/k42.htm» target=»_blank»>http://xacitarxan.narod.ru/zshigerlar/k42.htm</a> Ещё вот тут посмотрите <a rel=»nofollow» href=»https://otvet.mail.ru/question/185134140″ target=»_blank»>https://otvet.mail.ru/question/185134140</a>

touch.otvet.mail.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *