Исем турында презентация – Презентация к уроку (5 класс) по теме: Исем
Презентация к уроку (5 класс) по теме: Исем
Слайд 1
Исем Имя су ществительноеСлайд 2
Сораулар : Кешеләр Предметлар Хайваннар Җәнлекләр Кошлар Кем? Кто? Н ә рсә? Что?
Слайд 3
Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче исемнәрне аерып яз: Әби, елга, песи, Казан, эт, сандугач, кыз, укытучы, урындык, урман, гөл, дәфтәр, әни, балык, өчпочмак, сатучы, аш, табиб. Тикшер: Әби , елга, песи, Казан, эт, сандугач, кыз , укытучы , урындык, урман, гөл, дәфтәр, әни , балык, өчпочмак, сатучы , аш, табиб .
Слайд 4
Күплек сан: -лар -ләр — нар -нәр ( если слово оканчивается на –м, -н, -ң Китап лар Әни ләр Урма н нар Кие м нәр Та ң нар
Слайд 5
Күплек сан формасына куй: Урындык Урман Гөмбә Тау Көн Күгәрчен Чия Таң Җәнлек Урындык лар Урман нар Гөмбә ләр Тау лар Көн нәр Күгәрчен нәр Чия ләр Таң нар Җәнлек ләр
Слайд 6
Килешләр: Баш килеш Иялек килеш Юнәлеш килеш Төшем килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше Укучы Укучы ның Укучы га Укучы ны Укучы дан Укучы да
Слайд 7
Татарстан Яр Чаллы Чулман “Көмеш кыңгырау” Муса Яңа ел Республика Шәһәр Елга Газета Кеше исеме Бәйрәм Ялгызлык Уртаклык
Слайд 8
Ялгызлык, уртаклык исемнәрен аерып яз: Безнең Татарстан елгаларга бай. Иң зурлары – Идел һәм Чулман. Чулманның кушылдыклары Нок ърәт һәм Агыйдел . Кечерәк елгалар : Олы Чирмешән , Ык , Зөя , Мишә , Казанка, Тойма. Алар балыкка бай. Ялгызлык: Татарстан,Идел, Чулман, Нок ъ рәт, Агыйдел,Олы Чирмешән, Ык, Зөя, Мишә, Казанка, Тойма. Уртаклык: елга, кушылдык, балык.
Слайд 9
Ялгызлык исемнәренә мисаллар яз: Шагыйр ь ләр: Газета- ж урналлар: Шәһәрләр: Ризыклар: Елгалар: Уку әсбаплары: Җәнлекләр: Кошлар:
Слайд 10
Уртаклык исемнәр яз: Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш — … . Сыерчык, күгәрчен, сандугач — … . Алабуга, Минзәлә, Әлмәт — … . Айдар, Камил, Марат — … . Ык, Зөя, Чулман — … . Сатучы, укытучы, төзүче — … . Башлык, күлмәк, итәк — … . Яз, җәй, көз, кыш — … .
Слайд 11
Тикшер: Шагыйр ь Кош Шәһәр Малай Елга Һөнәр Кием Ел фасыллары
nsportal.ru
Презентация на тему: презентация «Минем нәсел шәҗәрәм»
Слайд 1
Минем нәсел шәҗәр ә м Төзеде Мифтаахова Г.И. Түбән Кама шәһәреСлайд 2
Эшемнең максатлары 1.Гаилә архивындагы документларны , фотосүрәтләрне, хатларны , иске кулъязмаларны өйрәнү. 2.Нәсел агачын – шәҗәрәмне төзү. 3.Нәселебезгә караган шәхесләр турында материал туплау. 4.Барлык туганнарны әлеге изге эшкә тарту. 5.Доклад h әм презентация әзерләү.
Слайд 3
Шәҗәрә — нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, дөньядан үтү тәртипләрен белү дигән сүз. “ Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар ”( Ш. Мәрҗани )
Слайд 4
Татар халкында борынгыдан туган тумача, кардәш-ыруга карата кайгыртучан мөнәсәбәт , туып үскән җиренә тирән мөхәббәт яшәгән.Матур тормышта яшәү үрнәген әллә кайдан-читтән эзлисе юк.Ул безнең аяклы тарихыбыз булган әби-бабаларыбызда.Аларның мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру безнең бурыч,киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк.Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе.Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар.Шул вакытта гына кеше туган иленең , туган төбәгенең,туган йортының,үз халкының чыгышын белә.Без һәрвакыт үткәнебез,кайсы тамырдан булуыбыз белән кызыксынып торырга тиеш.Кем без,нәселебез кая барып тоташа ?
Слайд 5
Гаилә-җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге.Гаилә,нигездә өч буынны эченә ала:әби-баба,ата-ана,бала-чага.Һәр гаиләнең үз тарихыбар,һәр чәчәк,һәр үлән үзенчә үскән кебек,гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя,үсә,ныгый.Гаилә башы итеп иң өлкән,физик һәм психик яктан сәламәт , холкы белән камил,ир затыннан булган гаилә әгъзасы саналган.Гаилә шәҗәрәсен алып бару,шәҗәрәне төзү,тикшерү миндә дә кызыксыну уятты.Халкыбызның бер мәкале бар:”Җиде буын бабасын белгән,бәхетле булыр,”-дигәннәр.Шуңа күрә яшьтән үк һәр бала үз нәсел-ыруының кимендә 7 буынын белергә тиеш булган.Зурлар 7 бабаның исемнәрен догаларында искә алганнар .
Слайд 7
Эшем буенча нәтиҗәләр 1.Мин үземнең гаилә шәҗәрәсен төзегәндә шуны аңладым: әби-бабаларны өйрәнгәндә кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә, татар милләте тарихы белән якыннан таныша. 2.Мин үземнең әтием ягыннан гаиләмнең шәҗәрәсен төзедем . Бу эшемдә миңа төп ярдәмче авылдашыбыз Илфак Шиһаповның “Иске Иштирәк авылы тарихы” китабы булды. Аңа чиксез рәхмәтемне белдерәм.
nsportal.ru
Презентация к уроку (6 класс) по теме: Урок-презентация «Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау»
Слайд 1
Әтием — горурлыгым Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше — әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, җилдән, яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Слайд 2
БЕЛДЕРЕЛҮЕ предмет зат әтием кеше яңгырдан җилдән өйдәге ИСЕМ
Слайд 3
СОРАУЛАРЫ Кем? Нәрсә? ИСЕМ
Слайд 4
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор, Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр. (Г.Тукай) Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор, Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр. (Г.Тукай) Исем төркемчәләре
Слайд 5
ТӨРКЕМЧӘСЕ ЯЛГЫЗЛЫК УРТАКЛЫК ИСЕМ
Слайд 6
Беренче төркемдәге сүзләр белән икенче төркем арасында нинди аерма бар? Агач, урам, төн, бала, дәрес ,чирәм, таң, уенчык. Агачлар, урамнар, төннәр, балалар, дәресләр, чирәмнәр,таңнар, уенчыклар .
Слайд 7
САНЫ БЕРЛЕК КҮПЛЕК ИСЕМ
Слайд 8
ол Физкул ьтминут Хәзер бераз ял итик Тәнебезгә көч кертик Бер урында таптаныйк, Сикергәләп тә алыйк, Уңга таба күз салыйк, Сулга таба күз салыйк. Муеннарны боргалыйк, Ишкәкләрне нык ишик Беләкләрне ныгытыйк, Кулларны алга сузыйк, Үткен кайчылар булыйк. Бер чүгәлик, бер торыйк, Кул тәгермәне ясыйк Тиз армаска тырышыйк Арганнарга булышыйк Хәрәкәттә—бәрәкәт Тәнгә сихәт, җанга — рәхәт Хәрәкәттә мең рәхмәт!
Слайд 9
“ Хатаны тап” уены
Слайд 10
ИСЕМ КИЛЕШЛӘР
Слайд 11
Кроссворд 1 . Йөз кат кием, барысы да төймәсез. 2. Ормый сукмый, Үзе кешене елата. 3. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. 4. Шалкан кебек йомры, Алма кебек кызыл. к ә ә т с е б с у г а н к и ш е р т ы ч р б о б ә м ө г 1 . 2 3 4 5 6 о р м а 5. Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга салсаң, төчкертә. 6. Утырабыз урманда Ап-ак эшләпә киеп. Киптерә дә, кыздыра да Кешеләр безне җыеп.
Слайд 12
ТАРТЫМ I зат II зат ИСЕМ III зат -ым/ -ем -ыбыз/ -ебез -ың/ -ең -ыгыз/ -егез -ы/ -е -сы/ -се -лары/ -ләре
Слайд 13
Әни өйдә булганда, һәрвакыт рәхәт. Ана — тормышның бөек юлдашы . Дәү әниләр сүзенә колак салырга кирәк. Аның әтисенең исеме – Иргали . Укытучы иртәгә әти-әниләрне җыелышка чакырды. Түбәндә бирелгән җөмләләрдә исемнәрнең ясалышы ягыннан нинди төрләре бар?
Слайд 14
ИСЕМ ЯСАЛЫШЫ
Слайд 15
Түбәндәге шигыр ь ләрдән исемнәрне табыгыз, аларның җөмләдәге функ ц иясен билгеләгез 1. Тал буенда үскән камышлар да Бер-беренә серен сөйләми. Тишелгәндер, ахыры, күкнең төбе, Сибәли дә, яңгыр сибәли. (“Көзге моңсулык” М. Максиев) 2. Гомерлеккә килмәгәнбез, Без җирдә кунак кына. (М. Максиев)
Слайд 16
Исемнең җөмләдәге функциясе Тал буенда үскән камышлар да Бер-беренә серен сөйләми. Тишелгәндер, ахыры, күкнең төбе, Сибәли дә, яңгыр сибәли. Гомерлеккә килмәгәнбез, Без бу җирдә кунак кына . (“Көзге моңсулык” М. Максиев)
Слайд 17
ҖӨМЛӘДӘГЕ ФУНК ЦИЯСЕ баш кисәкләр иярчен кисәкләр ИСЕМ ия хәбәр аергыч тәмамлык хәл
Слайд 18
Исемнең моделе ИСЕМ ЯЛГЫЗЛЫК УРТАКЛЫК БЕЛДЕРӘ СОРАУЛАРЫ ТӨРЛӘНЕШЕ ЯСАЛЫШЫ ФУНК ЦИЯСЕ предмет, затны килеш сан тартым тамыр ясалма кушма парлы тезмә кыскартылма ия хәбәр аергыч тәмамлык хәл
Слайд 19
Дөрес җавапны сайла 1. а) Исем нинди? кайсы? соравына җавап бирүче сүз төркеме. б) Исем кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме. 2. а) Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. б) Ялгызлык исемнәр юл хәрефтән языла. 3. а) Бары килеш белән төрләнә. б) Тартым, килеш, сан белән төрләнәләр. 4. а) Татар телендә 6 килеш бар. б) Татар телендә 5 килеш бар. 5. а) Ясалышы ягыннан аккош тезмә исем. б) Ясалышы ягыннан аккош кушма исем. 6 . Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел. а) Бу җөмләдә исем хәбәр булып килгән. б) Бу җөмләдә исем ия булып килгән.
Слайд 20
Тестның ачкычы 1.Б 2.А 3.Б 4.А 5.Б 6.Б
Слайд 21
Белемнәрегезне бәяләгез 0 — 1 “ 5 ” 2 — “ 4 ” 3 — “ 3 ” 4 — 6 “ 2 ”
Слайд 22
Өй эше Модель буенча исем сүз төркеме турында сөйли белергә. Исемнәрне кулланып ”Минем гаиләм” дигән темага кечкенә инша язып килергә.
Слайд 23
Рефлексия Дәрестә нинди тема кабатладык? Максатка ирештекме? Киләсе дәрестә нишләрбез?
nsportal.ru
Презентация урока для интерактивной доски (6 класс) на тему: Исем сүз төркемен өйрәнү өчен таблицалар
Р. Н. Агмалетдинова
Исем сүз төркемен
өйрәнү өчен таблицалар
Казан
2015
Р. Н. Агмалетдинова
Исем сүз төркемен
өйрәнү өчен таблицалар
4 –7 нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма
Казан – 2015
Исем
Предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме исем дип атала.
Татар телендә кем? соравы бары тик кешеләргә генә куела.
Калган барлык тере затларга һәм предметларга нәрсә? соравы куела.
Исемнәрне ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүлеп йөртәләр.
Ялгызлык исемнәр бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелә, баш хәрефтән языла: Гүзәл, Булат, Идел, Әлмәт.
Уртаклык исемнәр төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар: кеше, елга, шәһәр, диңгез.
Ялгызлык исемнәр
- Кеше исемнәре һәм фамилияләре:
Илһам Шакиров
Галиәсгар Камал
Гаяз Исхакый
Муса Җәлил
Ринат Мөхәммәдиев
- Кушаматлар:
Акбай
Алмачуар
Актырнак
Караборын
Мыраубикә
- Географик атамалар:
Болгар
Яр Чаллы
Агыйдел
Аккош күле
Чатыр тау
- Газета, журнал, китап, әдәби әсәр исемнәре:
“Сабантуй” газетасы
“Идел” журналы
“Сөембикә” бәете
“Бүләк” хикәясе
“Хәзинә” романы
- Кинофильм, спектакль исемнәре:
“Чапаев” фильмы
“Шүрәле” балеты
“Җәлил” операсы
“Гөлҗамал” драмасы
“Алтынчәч” операсы
- Предприятие, күмәк хуҗалык һ.б. исемнәре:
“Алга” колхозы
“Нур” яшьләр үзәге
“Эдельвейс” комбинаты
“Тасма” берләшмәсе
“Таң” артеле
- Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре:
Бөек Ватан сугышы
Корбан бәйрәме
Нәүрүз бәйрәме
Җиңү бәйрәме
8 нче Март
- Мактаулы исемнәр:
Хезмәт Герое
Тукай бүләге лауреаты
Дәүләт премиясе лауреаты
Ялгызлык исемнәр шартлы рәвештә дүрт төркемгә бүленә:
- Беренче сүзе генә баш хәрефтән языла торган ялгызлык исемнәр:
Фәннәр академиясе
Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
- Һәр сүзе баш хәрефтән языла торган ялгызлык исемнәр:
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинеты
Ерак Көнчыгыш
Көньяк Урал
Югары Ослан
Берләшкән Милләтләр Оешмасы
- Катнаш языла торган ялгызлык исемнәр:
Төньяк Боз океаны
Татарстан Язучылар берлеге
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры
- Куштырнаклар эченә алына торган ялгызлык исемнәр:
“КамАз” автомобиле
“Жигули” машинасы
“Су анасы” балеты
“Ялкын” журналы
“Җырларым” шигыре
“Бакчачылар” поэмасы
Исем килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә.
Берлек сан предметның бер булуын белдерә.
Күплек сан предметның яки затның берничә, күп булуын белдерә, -лар/-ләр кушымчасы ялганып ясала: авыллар, күлләр, өйләр, йортлар.
Борын авазына беткән исемнәр -нар/-нәр кушымчасы ала: урманнар, таңнар, көннәр, игеннәр.
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше
Предметның, затның башка бер педметка, затка караганлыгы тартым кушымчалары ярдәмендә белдерелә.
Тартым кушым- чалары | Сузыкка беткән исемнәргә | Тартыкка һәм –у,-ү гә беткән исемнәргә | ||
берлек | күплек | берлек | күплек | |
I зат II зат III зат | -м -ң -сы -се | -быз -без -гыз -гез -сы -се -лары -ләре | -ым -ем -ың -ең -ы -е | -ыбыз -ебез -ыгыз -егез -лары -ләре |
бакчам бакчабыз
бакчаң бакчагыз
бакчасы бакчалары
авылым авылыбыз
авылың авылыгыз
авылы авыллары
чишмәм чишмәбез
чишмәң чишмәгез
чишмәсе чишмәләре
җиңүем җиңүебез
җиңүең җиңүегез
җиңүе җиңүләре
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
Җөмлә кисәкләре белән бәйләнешкә кергәндә, исемнәр килеш белән төрләнә.
Килешләр | Сораулары |
Баш килеш Иялек килеше Юнәлеш килеше Төшем килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше | кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кая? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кайдан? кемдә?нәрсәдә? кайда? |
йолдыз
йолдызның
йолдызга
йолдызны
йолдыздан
йолдызда
сыерчык
сыерчыкның
сыерчыкка
сыерчыкны
сыерчыктан
сыерчыкта
инеш
инешнең
инешкә
инешне
инештән
инештә
болын
болынның
болынга
болынны
болыннан
болында
Тартымлы исемнәрдәге килеш кушымчалары
Килешләр | I һәм II зат тартым белән төрләнгән | III зат тартым белән төрләнгән |
Баш к. Иялек к. Юнәлеш к. Төшем к. Чыгыш к. Урын-вакыт к. | — -ның, -нең -а, -ә -ны, -не -нан, -нән -да, -дә | — -ның, -нең -на, нә -н -ннан,-ннән -нда, -ндә |
кашыгым
кашыгымның
кашыгыма
кашыгымны
кашыгымнан
кашыгымда
тәлинкәң
тәлинкәңнең
тәлинкәңә
тәлинкәңне
тәлинкәңнән
тәлинкәңдә
урамы
урамының
урамына
урамын
урамыннан
урамында
әбисе
әбисенең
әбисенә
әбисен
әбисеннән
әбисендә
Алынма исемнәргә калын яки нечкә кушымча ялгау.
Соңгы иҗекләрендә ия, ие булган алынмаларга нечкә кушымча ялгана:
-ия
армия-гә
партия-се
экскурсия-дә
бактерия-ләр
консерватория-дә
-ие
сочинение-се
раписание-не
предприятие-ләр
Нечкәлек билгесенә (ь) тәмамланган ай исемнәренә нечкә кушымча ялгана:
февраль-дә
апрель-дә
июнь-дә
июль-дә
сентябрь-дә
октябрь-дә
ноябрь-дә
декабрь-дә
Түбәндә күрсәтелгән аваз яки иҗекләргә тамамланган исемнәргә нечкә кушымча ялгана:
аль: медаль-ләр, педаль-гә, фестиваль-дә;
ель: кафель-не;
оль: бандероль-ләр, тополь-гә, роль-ләр;
юль: вестибюль-дә;
эль: дуэль-не;
ль: профиль-ләр, циркуль-не;
ень: сирень-нәр;
ть: нефть-тән;
фь: верфь-кә.
Мәдәният, шигърият, җөмһүрият сүзләренә нечкә кушымчалар ялгана:
мәдәният-е
шигърият-кә
җөмһүрият-тә
Әдәбият, нәшрият, матбугат сүзләренә калын кушымчалар ялгана:
әдәбият-ы
нәшрият-ка
матбугат-та
ий гә беткән алынмаларга калын кушымча ялгана:
сценарий-ны
гербарий-га
санаторий-да
планетарий-дан
командующий-ны
Мондый сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [йы] авазлары иҗек башында е хәрефе белән белдерелә:
сценариен
гербариена
планетариеннан
ей авазларына беткән алынмаларга калын кушымчалар ялгана:
музей-га
юбилей-да
хоккей-ны
е, ье, ью гә һәм и сузыгына тәмамланган алынма сүзләргә дә калын кушымчалар ялгана:
кафе-га
ателье-да
интервью-ны
жюри-га
такси-да
калибри-ны
Нечкә тартыкка беткән түбәндәге сүзләргә күплек сан һәм килеш кушымчаларының калын төре ялгана:
арь: фонарь-лар-ны;
сть: повесть-лар-да;
ерь: лагерь-лар-га;
тань: пристань-нар-дан;
дарь: календарь-лар-да;
тарь: инвентарь-лар-ны;
орь: якорь-лар-га.
nsportal.ru
Презентация к уроку (6 класс) по теме: Исем фигыль
ТАТАР ТЕЛЕ 6А СЫЙНЫФЫ
Тема. Исем фигыль.
Максат. 1. Укучыларның фигыль төркемчәләре турында белемнәрен тирәнәйтү;
исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларны тексттан табарга өйрәтү.
2. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
3. Әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар.
Дәрес барышы.
I Оештыру
- Дәрескә әзерлек.
-Укучылар, без бер-беребезнең хәлен сорашканда, таныш-белешкә теләк теләгәндә, эш кушканда, нинди сүз төркемнәрен күбрәк кулланабыз? (фигыльләрне)
— Әйе. Фигыль – безнең сөйләмебездә бик еш кулланыла торган сүз төркеме. Без инде сезнең белән берничә фигыль төркемчәсен, аларга хас булган билгеләрне өйрәндек. Бүгенге дәрестә аны тагын бер төркемчәгә “баетырбыз”, аңа хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз.
Өй эше итеп әниләргә хат язарга кушылган иде. Хәзер берничә укучы хатларны укып күрсәтер. (эчтәлеккә игътибар ителә)
II . Актуальләштерү.
1. Карточкалар тарату. (вариантлап)
-Фигыльләрне табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.
-Димәк, укучылар, без фигыльнең нинди төркемчәләрен беләбез? (боерык ф., хикәя ф., шарт ф., сыйфат ф., хәл ф.)
III. Яңа белемнәрне формалаштыру.
— Бүген без фигыльнең яңа төркемчәсен- исем фигыльне өйрәнә башлыйбыз. Игътибар итегез: исем+фигыль. Моңа хәтле без сыйфат фигыль, хәл фигыль төркемчәләрен өйрәндек. Искә төшерик: сыйфат фигыльгә без нинди билгеләмә бирдек? ( сыйфат фигыль үзендә бер юлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә: ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, нинди? соравына җавап бирә һәм җөмләдә аергыч була)
-Хәл фигыльгә нинди билгеләмә бирдек? (хәл фигыль үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән һәм зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе)
-Димәк, сыйфат фигыль – сыйфат һәм фигыль, хәл фигыль – рәвеш һәм фигыль билгеләрен йөрткәч, исем фигыль нинди билгеләрне йөртер соң?(…)
-Нәрсә ул исем?
-Нәрсә ул фигыль?
-Хәзер шушы белемнәр нигезендә, исем фигыльгә билгеләмә биреп карагыз. (Исем фигыл – берюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе.)(1 слайд)
Исем фигыль эш-хәлнең исемен белдерә һәм нәрсә? нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирә: ал-у, эшлә-ү- барлыкта; алма-у, эшләмә-ү- юклыкта.(2слайд)
- Тактада җөмләләр.(күчереп язалар) (3 слайд)
1) Бер як, кулларын бутый-бутый, көрәштерүне, икенче як көрәштермәүне куәтләде. (Ә.Ф)
2) Армиядән кайтуына яңа тракторга утырттылар. (Ф.Я.)
3) Сагыну борчуы аның төсенә чыкты, ахрысы, ул, ябыгып, тагын да озынаеп китте.
-Димәк, исем кебек исем фигыль тәмамлык, хәл, аергыч, ия булып килә.(4 слайд)
IV.Ныгыту өчен күнегүләр.
1) 173 нче күнегү. (фигыльләрдән исем фигыль ясап, дәфтәрләргә язарга. Авазлар чиратлашуына һәм язылышына игътибар итәргә. Алар нинди кагыйдәләргә нигезләнә?
К-г, п-б, сау-у – саву(дифтонг ау-әү)
Нәтиҗә. Исем фигыльләр ничек ясала?
2) 174 нче күнегү. ( тексттан исем фигыльләрне табарга, ясалышын, җөмләдә кайсы кисәк булуын аңлатырга)
(5-6 слайдлар)
Туңу һәм шартлауны – тәмамлык
Куюмы, ясаумы –ия
Каты булу- хәл
Җуймау, белү дә — ия
Югалтмау –ия.
Нәтиҗә. Исем фигыльләр җөмләдә нәрсә булып киләләр? (7 слайд)
V. Өй эше. 175 нче күнегү.(дүрт җөмлә). Исем фигыльләрне табып, бәйләнгән сүзләре белән бергә күчереп яз.
VI. Йомгаклау.
-Димәк, без бүген 6 нчы фигыль төркемчәсен өйрәндек. Аның турында ниләр белдек7
-Исем фигыль исем һәм фигыль билгеләренә ия була.
— Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл, ия була ала. Нәрсә? дигән сорауга җавап бирә.
-Фигыль кебек барлык-юклык формасында була, юнәлеш кушмчасын ала, тик заман һәм зат-сан белән төрләнми.
VII. Билге кую.
nsportal.ru
Презентация к уроку по окружающему миру по теме: Презентация «Дару үләннәре иленә сәяхәт».
Слайд 1
Дару үләннәре иленә сәяхәт Әлмәт районы Габдрахман урта гомуми белем бирү мәктәбе Төзүче: Мифтахова Айгөл Хәмбәл кызыСлайд 2
«Без – табигать ху җ алары, табигатьне саклау – ул туган иле ң не саклау» (Михаил Пришвин )
Слайд 3
Исемем сәер булса да Мине бик хөрмәтлиләр. Киселсә дә, канаса да Иң әйбәт дару диләр Мине беләсеңме?
Слайд 4
Бака яфрагы
Слайд 5
Яратам мин таң нурын… Дару минем тамырым, Шикәре дә җитәрлек, Чәй ясасаң кыздырып Тәме исең китәрлек.
Слайд 6
Зәңгәр мәтрүшкә Бу була мәтрүшкә Ата шәмәхә чәчкә Җанга- тәнгә сихәт биреп Хуш исләрен тарата
Слайд 7
Июнь-августта чәчәк ата, август-сентябрьдә җыялар. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аның препаратлары тынычландыралар ашкайнату секрециясен көчәйтә. Йокысызлыктан, аппетитны ачу өчен, гастриттан файдаланалар. Сары мәтрүшкә
Слайд 8
Дару итеп яфраклары һәм чәчәк кәрзиннәре кулланыла. Яфраклар төнәтмәсен һәм кайнатмасын үпкә авыруларыннан файдаланалар . Үги ана яфрагы
Слайд 9
Майдан алып көзгэ кадәр чәчәк ата, күпләп чәчәк атуы – июньдә, күпләп җимеш бирү вакыты – июльдә,августта. Ромашка тамак, эч авыруларын һәм яраларны дәвалаганда ярдәм итә,баш авыртуын баса. РОМАШКА
Слайд 10
КЫЧЫТКАН Июньнән көзгә кадәр чәчәк ата, орлыгы июльдә өлгерә. Медицинада дару үсемлеге итеп 17 гасырдан ук яфрагын файдаланалар. Кычыткан яфрагы кан агуны туктату өчен, анемиядән, ашказаны-эчәк авырулары булганда кулланалар.
Слайд 11
Җимешле дару үсемлекләре
Слайд 12
МИЛӘШ
Слайд 13
БАЛАН
Слайд 14
КУРА ҖИЛӘГЕ
Слайд 15
ГӨЛҖИМЕШ
Слайд 16
КАРЛЫГАН
Слайд 17
АГУЛЫ ҮСЕМЛЕКЛӘР
Слайд 18
КАРГА КҮЗЕ
Слайд 19
БҮРЕ ҖИЛӘГЕ
Слайд 20
ЛАНДЫШ
Слайд 21
КАНЛЫ ҮЛӘН
Слайд 22
Җыю кагыйдәләре: дару үләннәрен юл буйларыннан җыярга ярамый; дару үләннәрен кирәк булган очракта гына җыярга; югалып баручы үсемлекләрне җыю тыела; дәвалау үзлекләрен үзең белмәгән очракта җыярга ярамый; җыйган үләннәрне караңгы, җиләс урында киптерергә кирәк
Слайд 23
Узган чакта урманнардан Инде хәзер танырбыз. Дару үләннәреннән без дә Киләчәктә кулланырбыз! Табигат ь не сакларбыз!
Слайд 24
Игъ титибарыгыз өчен рәхмәт.
nsportal.ru
Презентация к уроку (5 класс) по теме: «Сан турында төшенчә». Презентация.
Слайд 1
Башы бер ,күзләре унике . Бер түбә астында дүрт туган.Слайд 2
Сан
Слайд 3
Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү ? ничәшәр? сорауларына җавап булган мөстәкыйль сүз төркеме САН дип атала
Слайд 4
Мик ъ дар һәм тәртип саннары
Слайд 5
1 кыз 5 малай 10 китап 16 дәфтәр 100 укучы
Слайд 6
Мик ъ дар саны ничә? күпме? соравына җавап бирә , предметның санын белдерә .
Слайд 7
Тәртип саны (порядков о е числител ь ное) ничәнче? соравына җавап бирә, предметның тәртибен белдерә.
Слайд 8
Ничәнче ?- который? ( — ая),( — ое)… — ынчы- енче -нчы- нче бер + енче ике + нче тугыз + ынчы алты + нчы утыз+ынчы җиде+нче биш+енче илле + нче
Слайд 9
1 кыз 5 малай 10 китап 16 дәфтәр 100 укучы
Слайд 10
Тәрҗемә итегез . Одна школа. На втором этаже. В десятую школу. На третий урок. Из двадцатой квартиры. Пять тетрадей. . В девятом доме. Нет пятой книги .
Слайд 11
Микъдар һәм тәртип саннарын кулланып , җөмләләрне күчереп языгыз ( тактада һәм дәфтәрдә эш ). Мин …….. елда туганмын . Хәзер миңа ………….. яшь . Мин …….. мәктәптә ,……. сыйныфта укыйм . Безнең сыйныфта …. укучы бар: …… малай һәм …… кыз . Көн саен ……. дәрес була , татар теле атнага …. тапкыр керә . Татар теле кабинеты …… катта урнашкан .
Слайд 12
Тикшерү. Мин ике мең беренче елда туганмын. Хәзер миңа тугыз яш ь . Мин унберенче мәктәптә , алтынчы сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта егерме укучы бар: ун малай һәм ун кыз. Көн саен биш дәрес була, татар теле атнага дүрт тапкыр керә. Татар теле кабинеты икенче катта урнашкан.
Слайд 13
Белемнәрне тикшерү өчен тест. Дөрес тәрҗемәне табыгыз: Седьмой җиде җиденче җиденче Калын сүзне табыгыз: беренче сигезенче алтынчы Ике сүзенә тиешле кушымча ялгагыз: ынчы -нче нчы Җөмләгә тиешле сүз өстәгез: Без ….. с ыйныфта укыйбыз. Унда сигез алтынчы
Слайд 15
Өй эше. 64 нче бит : 4 нче күнегү ( кагыйдәне ятларга), 6 нчы күнегү ( язмача)
nsportal.ru