cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Әйтемнәр татарча: Әйтемнәр. Татарские поговорки и фразы. Зөбәер Мифтахов

Татарские пословицы и поговорки

Сборник татарских пословиц и поговорок,народный фольклор,афоризмы,фразы, цитаты, мысли и высказывания великих людей.

Татарские пословицы— форма народного поэтического творчества, облачённая в краткое, ритмизованное изречение, несущее обобщённую мысль, вывод, иносказание с дидактическим уклоном.

Можно говорить о «пословичном стиле», существующем как бы вне времени: традиционность — настолько неотъемлемая его черта, что сама мысль об «истоках» пословицы кажется в чём-то противоречивой.

Татарские поговорки(әйтемнәр) — фраза, отражающая какое-либо явление жизни, один из малых жанров фольклора.
Часто имеет юмористический характер.

Татарская поговорка, в отличие от татарской пословицы, не содержит обобщающий поучительный смысл и не является законченным предложением.

Татарские поговорки и пословицы могут иметь схожее звучание, но разный смысл.

Афоризм— оригинальная законченная мысль, изречённая и записанная в лаконичной запоминающейся текстовой форме и впоследствии неоднократно воспроизводимая другими людьми.

Татарские пословицы и поговорки с переводом:



Татарские пословицы о здоровье,счастье,богатстве

Бу дөньяда вакыт бик әз, аны бик бәрәкәтле тотарга кирәк.
— В этом мире очень моло времени, его надо расходовать экономно.

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Дорога к счастью достигается через поиск знаний.

Сакал агармый акыл керми.

-Пока борода не поседеет ум не придет.

Олы кеше — солы төше.

-Мудрый человек – сильный как овес.

Әллә яңгыр ява, әллә яшьләр тама
— То ли дождь идет, то ли слезы капают.

Әрем файдалы да була ала.
— Полынь может быть и полезным.

Болытны куып тотып булмый
— облака не догонишь

Ватанга хезмәт итү — безнең бурыч.
— Служить Родине — наш долг.

Ватык чүлмәкне ябыштырып булмый.
— нельзя склеить разбитый горшок.

Саулыгым — байлыгым .

Здоровье – богатство.

Гомер итү — кырны узу гына түгел.
— Жизнь прожить, не поле перейти.

Егеткә җитмеш җиде һөнәр дә аз.
— Юноше и семдесять семь профессий мало.

Туган җирне сакларга кирәк, аны яратып кына булмый.
— Родную землю надо сохранить, а не просто любить.

Зирәклек туганнан ук бирелми, аны тәрбияләргә кирәк.
— Сметливость не дается от рождения, ее надо воспитывать.
Идарәнең абруйлыгы бездән тормый
— авторитетность управления зависит от нас.

Лаф орып кына эш алга бармый
— одним пустословием дело вперед не двинешь.

Һәр кешенең гомерендә максат булырга тиеш.
— У каждого человека должна быть цель в жизни.

Һәр сүзнең мәгънәсе булырга тиеш.
— у каждого слова должно быть значение.

Үзенең милләтен оныткан, башка милләтләрне дә хөрмәт итмәс.
— Забывший свой народ, не сможет уважать и другие нации.

Күл сай була, ә диңгез тирән.
— Пруд бывает мелким, а море глубоким.

Сәясәт — ул икътисадының нигезе.
— Политика — это основа экономики.

Гомер узган, кyлмәк тузган.
-Жизнь проходит, платье изнашивается.

Яхшы ир хатынын хурламый.
-Хороший муж жену не хает.

Ачык ишек, ачык йоз.
-Открытые двери, ясное лицо.

Ой хужасыз тормый.
-Дом без хозяина не стоит.

Бирученен йозенэ карамыйлар.
-Дающему в лицо не смотрят.

Адашканнан юлны сорамыйлар.
-У заблудшего дороги не спрашивают.

Чебешне коз конне саныйлар.
-Цыплят по осени считают .

Тычканга — yлем, мэчегэ – колке.
-Кошке игрушки, а мышке слезки.

Ялгыз агачка кошта утырмый.
-На одинокую березу и птица не сядет.

Песи кебек,песием генә
– тише воды, ниже травы

Кояш та тапсыз булмый.
-Даже солнце не бывает без пятен.

Чит илне макта, yз илен дэ яшэ.
-Чужбину хвали, на родине живи.

Агач — жимше белән, кеше эше белән.
-Дерево славится плодами, а человек – делами.

Корыны бушка аудыру
– переливать из пустого в порожнее.

Кыл да кыймылдартмау
— палец о палец не ударит.

Кышт көне кар бирмәс
— зимой снега не выпросишь

Күз күрсә дә,кул җитми
— видит око да зуб неймет.

Күркә кебек кабарына
– надулся как индюк.

Ни чәчсәң, шуны урырсың
– что посеешь то пожнешь.

Ни үзенә, ни кешегә
– ни себе , ни людям.

Ничә әйтсәң дә бер сүз
– что в лоб, что по лбу.

Рәхәтен күргәч, михнәтен дә күр
– любишь кататься, люби и саночки возить.

Сукыр таукка барысы да бодай
-слепой курице все пшеница..

Созгэк сыерга Ходай могоз бирми …
-Бодливой корове бог рога не дает…

Кергенче чыгыунны уйла
-прежде чем войти,подумай,как выйдешь..

Хаерчегэ жил дэ каршы
-нищему всегда ветер встречный..

Матурга да акыл артык булмас.
-Даже красавице ум не помеха.

көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан, язгы боз ятак калынлыгы булса да ышанма
-осенний лёд надёжен, хоть и толщиной с зеркало, весенний лёд обманчив, хоть и толщиной с перину

җил чәчкән давыл урыр
-кто сеет ветер, тот пожнёт бурю

балага куш та, үзең йөгер
-дай поручение ребёнку, а бегай сам

бала тез өстендә сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә
-ребенок на коленях к сердцу льнёт, а сойдёт с колен — душу жжёт

Җәннәткә юл күтәренке хыяллар һәм зур эшләр белән башкарылган.
-Дорога в рай вымощена высокими мечтами и большими делами.





ТАТАРЧА МӘКАЛЬЛӘР,рәхәтләнеп укыгыз,карагыз онлайн

Бүген Казанда “Кыскача үзбәкчә-татарча мәкальләр һәм әйтемнәр сүзлеге” тәкъдим ителде

news_header_bot_970_100

Татар дөньясы

22 февраль 2011  21:21

Үзбәкстан Республикасының Алишер Навои исемендәге Тел һәм әдәбият институты галиме Максуд Абдерәхимов авторлыгында эшләнгән, үзбәк, татар һәм рус халкының тел байлыгын туплап биргән бу хезмәт Татарстан китап нәшриятында ике мең тираж белән басылып чыккан

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү кысаларында Халыклар дуслыгы йортында “Кыскача үзбәкчә-татарча мәкальләр һәм әйтемнәр сүзлеге” тәкъдим ителде. Анда ТР Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары – башкарма комитеты башлыгы Николай Владимиров, ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлегенең ТР халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева, үзбәкләрнең милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы Абдуманноб Абдусатаров, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел,әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, үзбәк диаспорасы вәкилләре катнашты.

Үзбәкстан Республикасының Алишер Навои исемендәге Тел һәм әдәбият институты галиме Максуд Абдерәхимов авторлыгында эшләнгән, үзбәк, татар һәм рус халкының тел байлыгын туплап биргән бу хезмәт Татарстан китап нәшриятында ике мең тираж белән басылып чыккан. Фирая Шәйхиева очрашуда билгеләп үткәнчә, әлеге сүзлек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фатыйхасы белән дөнья күргән. “Кыскача үзбәкчә-татарча мәкальләр һәм әйтемнәр сүзлеге” фәнни яктан билгеле бер әһәмияткә ия булса, икенче яктан, ике тугандаш халыкны якынайту, уртак тамырларны барлау мәсьәләсендә зур роль уйный. Татарстанда яшәүче үзбәкләр, Үзбәкстанда гомер итүче татарлар өчен дә бәяләп бетергесез хезмәт бу.

Кайбер вакытта тел очында торган фикереңне мәкаль белән әйтеп салсаң, кешенең күңеленә дә үтеп керәсең, аның хәтеренә дә уелып калсың. Ә инде бу сүзлекне өстәл китабы иткән гаиләләр мондагы рухи байлыкны киләсе буыннарга җиткерсен дип кенә телисе кала.

Бу сүзләргә дәлил итеп филология фәннәре докторы, диалектология өлкәсендәге хезмәтләр авторы Дөрия Рамазанованың сүзләрен китерәсе килә. “Мәкаль-әйтемнәрдә халыкның тормыш тәҗрибәсе чагылыш тапкан була, аның мәгънәсе елдан-ел киңәя. Кешеләр мәкальләр белән сөйләшкндә, аларның сөйләме бай була”, — диде галимә. Ул халыкның киләчәк буыннарга тапшырырлык бай тормыш тәҗрибәсен җыеп биргән сүзлек авторына ихтирамын да белдерде. “Мәкальләр – халкыбыз зиһененең алтын хәзинәсе. Боларны укып, күп нәрсәгә төшенергә мөмкин”, — диде Дөрия Рамазанова. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел,әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Айнур Тимерханов исә яңа сүзлек басылып чыгуның һәрвакыт шатлык булуын, шул ук вакытта аның профессиональ яктан зур кызыксыну тудыруын билгеләп үтте. “Мәкальләр бай, тарихи мирасыбызны чагылдыра. Әлеге сүзлектә үзбәк теле беренче булып күрсәтелсә дә, ул татар теленең дә байлыгын ачып ала”, — диде ул. Айнур Тимерханов авторның сүзлекне төзегәндә тюрколог Мәхмүт Кашгарыйның унберенче гасырда төзелгән сүзлегенә мөрәҗәгать иткәнлеген, Нәкый Исәнбәтнең татар теленең ике томлык фразеологик сүзлеген файдаланганлыгын, гомумән алганда, сүзлекнең әйбәт килеп чыкканлыгын әйтте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *