Фигыльлэрнен торлэре – 🎓 Хикэя+фигыль ⚗ с татарского на русский 🧬
Хэзерге татар hэм рус теллэрендэ табышмак торлэре.
Танылмыйдыр кеше тышыннан, таныладыр кылган эшенн‰н” темасы буенча Халыкара конгресс кысаларында ачык д‰рес эшк‰ртм‰сеХ‰зерге татар k‰м рус телл‰ренд‰ табышмак т™рл‰ре.
€лм‰т ш‰k‰ре муниципаль автономияле белем бир_ учреждениесе — 16 нчы урта м‰кт‰бенеS
I квалификация категорияле
татар теле k‰м ‰д‰бияты укытучылары
Х‰бибуллина Резеда Алик кызы
Н‰биуллина Ландыш Наил кызы
Тема:Х‰зерге татар k‰м рус телл‰ренд‰ табышмак т™рл‰ре.
Планлаштырылган н‰тиG‰л‰р:
Метапредмет – татар халык авыз иGаты ‰с‰рл‰рен башка халыкларныкы бел‰н чагыштыра, белг‰нн‰рне иск‰ т™шереп куллана бел_.
Предмет – табышмак турында аSлатма, табышмак т™рл‰ренеS аермаларын таба бел_.
Ш‰хеск‰ кагылышлы — укучыларда халык авыз иGаты бел‰н кызыксыну уяту.
Fиkазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, ноутбуклар.
Д‰рес барышы:
I Мотивлаштыру – ориентлаштыру
Укытучы: Ис‰нмесез, балалар! Укучылар: Ис‰нмесез, саумысез! Укытучы: Х‰ерле к™нн‰р , балалар, Имин _тсен к™негез! К‰ефл‰регез ничек соS? Укучылар: Кояшлы ирт‰ кебек, Татар телен ™йр‰нерг‰ дип килдек.
2.Актуальл‰штер_.
Кайбер ‰киятл‰рнеS,табышмак, Gыр, такмак, санамыш, м‰з‰к, бишек GырларыныS авторы бер ген‰ кеше т_гел, ‰ бик к_п кешел‰р була. Андый ‰с‰рл‰рне халык иGаты дил‰р. Бу ‰с‰рл‰р бик борынгы чорлардан ук телд‰н телг‰ к_чеп килг‰н, шуSа к_р‰ аларны халык авыз иGаты дип т‰ й™рт‰л‰р.
Без сезнеS бел‰н алдагы ‰д‰бият д‰ресл‰ренд‰ табышмакларныS т™рл‰ре буенча эзл‰н_ эшен башладык. Б_ген шул эшнеS н‰тиG‰сен к_рербез.
Х‰зер сезг‰ табышмак ‰йт‰м, ‰ сез аныS Gавабын р‰сем ясап к_рс‰терсез.
К_решерг‰ кулы юк, С™йл‰шерг‰ теле юк, АныS бел‰н к_решм‰г‰н, Белешм‰г‰н кеше юк.
Н‰рс‰ бу? (Р‰семн‰р к_рс‰тел‰)
Бу – китап.Д™рес.
€йд‰гез х‰зер иск‰ т™шереп китик ‰ле. Н‰рс‰ ул табышмак?
Табышмак – т™п м‰гън‰сен уйлап белерг‰ кир‰к булган н‰фис с_з.
Татар теленд‰ табышмак, ‰ рус теленд‰ ничек ‰йт‰без?
Табышмак – загадка дип ‰йт‰без. Д™рес.
БезнеS б_ген д‰рест‰ ике команда катнаша:. “Белгечл‰р” k‰м “Тапкырлар”.
Тапкырлар командасы татар теленд‰ге, ‰ “Белгечл‰р” командасы рус теленд‰ге табышмак т™рл‰ре бел‰н таныштыра.
II. Уку м‰сь‰л‰сен кую, ™лешл‰п чиш_.
Х‰зерге татар теленд‰ табышмакныS т_б‰нд‰ге т™рл‰ре бар.
ИS беренче без гади табышмакларны аерып карый алабыз. Бу т™р табышмакларда аерылып тора торган _зенч‰лекл‰р юк, гад‰ти булмаган алымнар кулланылмый. Бу сорау-табышмаклар шигъри формада язылалар.
Гади табышмаклар.
Йомры, йомшак сары йомгак
Й™гереп й™ри чир‰мд‰.(Чеби)
В современном русском языке выделяются следующие виды загадок.
Прежде всего это так называемые просто загадки, т.е. такие, в которых нет каких-либо характерных особенностей, необычных приемов это загадки-вопросы, или стихотворные вопросы. От загадок в прозе они отличаются только стихотворным построением:
И овальною скорлупкой?
А в гнезде оно, смотри,
Раскололось изнутри. (Яйцо.)
Чагыштыруга корылган табышмаклар. Табышмак — предметларныS билгел‰рен чагыштыруга корылган жанр. €йберл‰рне охшаш яклары буенча терк‰_ k‰м аларны бер-берсен‰ чагыштырып тану- кешенеS д™нья k‰м табигатьне танып-бел_ юлларыныS берсе ул. €леге т™рд‰ табышмакларныS Gавабы башка предмет, к_ренеш бел‰н чагыштырылып, уртак сыйфатка таянып табыла.
Койрыгы без кеб
schoolfiles.net
Раслау һәм инкяр җөмләләр
Чынбарлыктагы күренешләрне раслау һәм инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленә.
Раслау җөмләләр билгенең, эшнең, предмет-күренешләрнең булуын раслыйлар. Алар инкяр күрсәткечләренең булмавы белән аерылып торалар. Раслау җөмләләр хикәя, сорау, боеру формаларында килергә мөмкин. Мәсәлән: Рәссам егет бүген чираттагы эшен алып килде (З. Хөснияр). Туган авыл җимешләре тәнеңә шифа булсын!(Җ. Дәрзаман).
Инкяр җөмләләр нәрсәне дә булса инкяр итә һәм фигыль составында -ма/ -мә юклык кушымчасы, фигыльдән кала сүз төркемнәре янында түгел сүзе, -сыз/-сез кушымчалары, юк сүзе белән оеша. Мәсәлән: Язмыш сынаулары һәм югалтулар хисабына яши-яши җыелган акыл көче җиңелергә ирек бирмәс. (М. Галиев) Ул берүзе түгел. (Н. Әхмәдиев)
Җөмләдә инкяр итү тулы һәм өлешчә булырга мөмкин. Шуңа карап, тулы инкяр җөмләләр һәм өлешчә инкяр җөмләләр билгеләнәләр.
Тулы инкяр җөмләләрдә хәбәр белдергән төшенчә инкяр ителә: Көймәләрнең генә дәрьяда эзе калмый (А.Гыйләҗев). Хәбәрдән башка нинди дә булса бер кисәге белдергән төшенчә инкяр ителсә, өлешчә инкяр җөмлә дип атала: Кешелек тарихы – исәпсез-хисапсыз буыннарның бәхет өчен көрәше тарихы (Ш.хөсәенов). Бер үк җөмләдә өлешчә һәм тулы инкяр итү берьюлы булырга мөмкин: Мин Маратны гына түгел, бәлки Фазылны да белми идем (С.Әдһәмова).
Истә тотыгыз! Раслау җөмләнең хәбәре аерым очракларда юклык формаларын да кабул итергә мөмкин. Раслауга аерым басым ясаганда, хәбәр ике инкяр формасын берьюлы ала. Әзерләнмәдем түгел, әзерләндем.
111. Раслау һәм инкяр җөмләләрне төркемләп языгыз.
Атлар — колхозның терәге, бар карап торган тарту көче. (Н. Әхмәдиев) | Раслау җөмлә |
Ат бит ул шундый хайван, аз гына хәл кердеме, теләсә кемгә баш бирергә яратмый. (Н. Әхмәдиев) | |
Андый сулы чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган. (Г. Бәширов) | |
Унынчы класстагы утыз алты укучының һәрберсенең үз холкы, үз сәләте, үз теләге, үз омтылышы бар иде. (Г. Әпсәләмов) | |
Үзе юкның күзе юк. (С. Хафизов) | |
Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. (Ә. Еники) | |
Үзәккә үткәне – үз иткәнеңнең сине кире кагуы. (Н. Әхмәдиев) | |
Безнең әдәбиятта Тукай иҗаты биек бер тау булып күтәрелеп тора. (Г. Ахунов) | |
Егылса да исе китми, торып басса да, бер сүз әйтми. (Р. Хафизова) | |
Әмма алар бу хыялларына бервакытта да ирешә алмаячаклар, юк. (Г. Гыйльманов) | |
Кошлар да, яз җиткәч, үзләренең туып үскән илләрен сагынып кайталар. (И.Гази) | |
Газизәнең миннән башка якын кешесе юк. (Г. Тукай) | |
Язмыш татарларны дөньяның төрле якларына чәчкән. (Р. Нуруллина) |
112. Бирелгән җөмләләр арасыннан инкяр җөмләләрне аерып алыгыз. Инкяр күрсәткечләренә карап, җөмләләрне төркемләп языгыз.
-ма/-мә кушымчасы | түгел сүзе | юк сүзе | -сыз/-сез кушымчасы |
1. Һәркем белә: сусыз яшәү мөмкин түгел. (Г. Бәширов)
2. Әмма галим аларны шул чиккә җиткерүенә үкенми. (Р. Кәрами)
3. Шул сорау тынычлык бирми иде булса кирәк аңа. (Г. Зәйнашева)
4. Урманда бер генә яфрак та селкенми. (Җ. Тәрҗеманов)
5. Хәер, моның хуҗалык дип атар җире дә юк иде. (Ә. Еники)
6. Ләкин өендә инде аны көтүче юк. (Н. Әхмәдиев)
7. Мөнирҗан аның берсен дә юньләп хәтерләми. (Н. Әхмәдиев)
9. Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. (Г. Бәширов)
10. Җан үртәгеч тимер чаңкуы ишетелми инде. (С. Шәрипов)
11. Уйлабрак карасаң, халыкның чишмә һәм коеларны шулай зурлавы һич тә тикмәгә түгел. (Г. Бәширов)
12. Безнең барыбыз өчен дә туган илебез – Татарстан. (Г. Бәширов)
113. Текстта урын алган раслау һәм инкяр җөмләләрне аерып күрсәтегез. Инкяр җөмләләрнең төрләрен һәм инкяр күрсәткечләрен аңлатыгыз.
Әти-әни тигезлеге белән үсә торган бүгенге яшь буын алар эстафетасын шушы безнең замандагыча югары темпта дәвам итә алырмы – монысы минем өчен бик үк ачык түгел. һәрхәлдә, уйландыра мине бу мәсьәлә. Шуңа уйландыра, чөнки без балаларыбызны артык нык иркәлибез. Ә аларны эшкә чыныктырып тәрбияләү ягына тиешенчә әһәмият биреп җиткермибез шикелле. Бәлки, мин ялгыша торганмындыр. Бәлки, үзең олыгайгач, яшьләр тормышын тиешенчә аңлап бетереп булмый торгандыр. Чөнки алар без яшь чакларда җырлаган җырларны җырламый. Без уйнаган уеннарны уйнамый. Уйлары, дөньяга карашлары – башка. Шуңа күрә алар безнең өчен сәеррәк, безгә караганда алар ничектер ваемсызрак, җавапсызрак, мин-минлекне яратучанрак, дорфарак шикелле тоела торгандыр. Кем белә, бәлки, заман үзе алардан шуны таләп итә торгандыр. (А.Гыйләҗевтән)
114. Җөмләләрнең раслау яки инкяр синонимнарын әйтегез. Мәгънә төсмеренең үзгәрешен аңлатыгыз.
Иртәгә Сабан туе дигән көнне кем тыныч йоклый ала! (Г. Бәширов).
Җир өчен адәм баласы ниләр генә эшләмәгән дә, ниләр генә күрмәгән (М. Рәфыйков).
Һәммәбез булмый соң. (Ш. Камал).
Тишек авыз ни сөйләмәс. (Мәкаль)
Матурны кем яратмый. (Мәкаль)
Синең өчен авырсынаммы соң.
Кая инде ул укымаган.
Китсәнә, бүләкне кире бирәләр димени?
Нигә бармыйм ди.
Начар уңыш алмадык.
studfiles.net
Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары» темасы буенча ачык дэрес
Ачык дэрес.
Тема:»Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Каз өмәсен үткәрү тәртибе.Э.Шәрифуллинаның “Каз өмәсе” шигыре.
Максат.
1.Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихы, әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте белән таныштыру.
2. Өмәләр, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру.
3. Укучыларның фикер алышу, иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү.
4. Милләтебезнең асылын чагылдырган әсәрләрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү.
Материал, җиһазлау: әдәбият дәреслеге,проектор,рәсемнәр, компюьтер,битләрдә «Авыр эшне күмәк кул җиңгән», «Бергәләп эшләгән эш ырамлы (артымлы) була», «Күмәк эшләр—тырышып, ялгыз эшләр — черәшеп», «Эш бергәләп эшләгәндә генә үрги (арта)», «Күмәк кулга эш төтмәс», «Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс», «Өйләдән калсаң да, өмәдән калма», «Эшле кеше — ашлы кеше» мәкаль- әйтемнәре.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше:
1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
Китап-дәфтәрләрне барлау.
Дәрес максатын хәбәр итү.
ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР БУЛДЫРУ
Укытучы:
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
-Мин шагыйрь Р.Фәйзуллин шигыреннән өзек укыдым.Шагыйрь бу юллар белән нәрсә әйтергә тели ?(Укучылар җавабы)
2. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Укытучы:Әйе , һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.
Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
-Нәрсә соң ул йола?Әйдәгез, бергәләп җавап табыйк.(Укучылар фикере)
1 укучы тактадан укый.Йола-теге яки бу халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр; гореф-гадәтләр.(Дәфтәрләргә яздыру)
Укытучы: Йола, гореф – гадәтләр бүгенге көнгә ничек килеп җиткәннәр.(Укучылар җавабы)
Укытучы:Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Бүгенге дәрестә йолаларны, гореф – гадәтләрне әдәбият белән бәйләнештә тә карарбыз.
Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр.
Укытучы: Сез яңа гына Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәре белән таныштыгыз.Бу әсәрдә татар – халкының нинди гореф –гадәт,йолалары сурәтләнә?
(Ул әсәрендә аерым бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик күп мәгълүмат бирә. Туган халкының сабан туй, көзге туйлар, каз өмәсе, тула өмәсе кебек хезмәт бәйрәмнәрен, чәчү, печән һәм урак өстен сурәтләү аша язучы аның хезмәткә мөнәсәбәтен һәм осталыгын чагылдыра.
Укытучы:Санап кителгән йолалар күңел ачу чарасы булганмы?
(Юк.Авыл кешеләре нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәткән.Егетләр – кызлар үзләренә пар итеп уңганнарны сайлаган.)
Г.Бәшировтан кала тагын Г.Исхакыйның әсәрләрендә гаилә йолаларыннан сөннәт, туй йолаларын сурәтләвен күрәбез.”Сөннәтче бабай” әсәрендә милли йолалар ничек чагылыш тапкан?
( “ Сөннәтче бабай” әсәре милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешен, гаиләнең балаларда тугрылык тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдыра. )
-Бабай пычагын кемгә тапшыра?(Укучылар җавабы)
Укытучы: Бабай пәкесен юкка гына мәхдүмгә биреп калдырмый. Бу аның киләчәккә өмете, гореф-гадәтләрне дәвам иттерүче яшьләргә васыяте кебек сурәтләнә.
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә шактый. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән йолалар, бәйрәмнәр бар. Язгы чәчүгә кадәр үткәрелә торган Нәүрүз, Боз озату, Йомыркалы уен, Карга боткасы, Рәт уены һ.б. Чәчү башлануга бәйле Шыйлык, Орлык чыгару. Чәчүдән соң үткәрелә торган йолалар: Май тавы, Яңгыр теләү, Карга боткасы, Җыен бәйрәме, Каен бәйрәме. Көзге-кышкы йолалар һәм бәйрәмнәргә Каз өмәсе, Нардуган, Йөзек салу, Май чабу кебек бәйрәмнәрне әйтеп үтәргә мөмкин. Сабан туе, Яңгыр теләү, Каз өмәсе, Сөмбелә, Карга боткасы, Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр.
-Мин сезгә шул бөйрәмнәр, йолалар белән танышу өчен “Аулак өй” тапшыруын карарга тәкъдим итәм.
Укытучы: Без иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе – Сабан туе. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый.
“ Бу авылның мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”.
1 укучы Сабантуй бәйрәме турында сөйли.
Бүгенге көндә дә Сабан туе халкыбызның иң олы бәйрәмнәреннән берсе. Ул чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабан туйларын үткәрү – элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Июнь ахырында җөмһүриятебезнең башкаласында зур республика Сабан туе була. Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасын хакимият тарафыннан билгеләнә.
Бәйрәмнең башында, иң беренче эш итеп, сабанда, ягъни язгы кыр эшләрендә бик тырышып эшләгән, хезмәт куйган игенчеләрне хөрмәтлиләр, аларны бүләклиләр . Иң уңганнарына Сабан батыры дигән исем бирәләр.
Элек-электән килгән бүләк җыюлар, ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү.
Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.
Укытучы:Сез сөйләгәннәрдә Сабантуйның хәзер ничек үткәрелүе турында сүз бара.Ә элек ничек булган?(Укучылар җавабы)
Укытучы:Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Еники, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты.
Укытучы: Хәзер өмәләргә дә тукталып китик.Нәрсә соң ул өмә?
1 укучы өмә турында сөйли.
Өмә — Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне өмә ясап, түләүсез, ирекле рәвештә җыелып, бергәләп, күмәкләп эшләү татар халкының борынгыдан килгән күркәм йолаларыннан берсе.(Дәфтәрләргә яздыру)
Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.
2 укучы “Каз өмәсе” турында сөйли.
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар.. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.
Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, чакыруны балаларга кушалар. Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килеп җитәләр. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә.Кызлар каз юарга матур киемнәрен киеп барганнар.Чөнки кызларга, гадәттә,
гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.
Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп торган.
Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән.. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан. Аны соңрак укырбыз.Хәзер бер матур җыр тыңлап китик әле.(Видео күрсәтелә)
Укытучы:Күмәк хезмәт турында мәкаль-әйтемнәр дә бик күп.Тактадан шуларны укып, үзегезгә ошаган 2 мәкальне дәфтәрләргә язып куегыз Соңыннан мәгънәләрен аңлатырбыз.
3.БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ:
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны.
Тормыш шартлары үзгәрү бәйрәмнәр дөньясын да үзгәртә. Бу-табигый. Әгәр без халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертеп, кешеләрне бер – берсенә якынайтып, берләштерә алсак, куелган максатыбызга ирешәчәкбез.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Дөрес, бүген аларны мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрсәк тә. Димәк, – халкыбыз күңелле бәйрәмнәрне, гореф- гадәттләрне һәм йолаларны белә. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
3.Нәтиҗә ясау.
— Шушы йолаларның кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган ? Бүгенге көн һәм элекке көн арасында нинди аермалар күрәсез ?( Укучылар җавабы).
Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
4. Йомгаклау:
1) Сорауларга җавап бирү:
-Татар халкының гореф – гадәтләре һәм бөйрәмнәре турында үзегезгә нинди яңа мәгълуматлар алдыгыз?
-Каз өмәсе турында ниләр белдегез?
-Гореф- гадәтләрн, йолаларны саклау кирәкме? Ни өчен?
2) Өй эше бирү:.. “Халкымның күңел байлыгы” дигән темага сочинение язарга.
3) Укучыларның белемнәрен бәяләү.
infourok.ru
Марат Кәбиров. Йөрәк — хикәя
хикәя
Ул машинадан төшү белән халык бер мизгелгә тынып калды. Һәм барсы бер булып аның ягына омтылды. Әмма кырыс чырайлы тәртип сакчыларыннан куркыпмы, омтылышын дәвам итмәделәр, мөлдерәмә күзләрен аңа төбәп урыннарында калдылар. Ул елмайды. Үзен яратуларын белә иде. Үзе дә чиксез бер ярату белән елмайды да барсы ишетерлек итеп сәлам бирде:
— Хәлләрегез ничек?!
Халык шуны гына көткәндәй көчле гүләп куйды. Беркемнең бер сүзе аңлашылмады, әмма бу гүләүдә иң мөһиме сүз түгел иде. Гүләү – җыелган халыкның кәефен чагылдыручы. Ә кәефе яхшы иде бүген аларның, сөекле кешеләрен сагынып көткәннәре көн кебек иде.
Ашыкмый-тоткарланмыйча гына төркемне ердылар да, алдан әзерләп куелган махсус бүлмәгә уздылар. Озата килүчеләр аның киемнәр, башка кирәк-яраклар төялгән сумкаларын ишек төбенә куеп чыгып китте.
— Ярты сәгатьтән башларбыз, — диде бүгенге очрашуны оештыручы кеше, — Уңышлар телим сезгә!
Ул ярдәмчесе белән генә калды. Хәзер инде елмаерга да, бәхетле булып күренергә дә кирәкми иде. Озата килүчеләр чыгып китү белән ул кабат үз хәленә кайтты һәм карашларын бер ноктага төбәп катып калды.
— Кыен миңа… – дип пышылдады бераздан.
Аңа җавап бирүче булмады. Ярдәмчесе барлык кирәк-яракларны бүлмә уртасындагы зур өстәлгә тезеп салган да алдагы чыгышларга әзерли. Ул бар күңеле белән эшкә бирелгән…
— Нәрсә эшләргә соң?
Ул нинди дә булса фикергә килә алмады. Хәле авыр һәм котылу юлы күренми иде.
Кәнәфигә киререлеп утырып тын калды. Күзләрен йомды. Күзләрен йому белән яктылыктан-нурдан торган дөньяга барып эләгә, колагында ягымлы-назлы моң тибрәлә башлый иде. Һәм ул тормышның барлык ыгы-зыгысыннан, кешеләрнең аһ-зарыннан арынып, галәмнәрдән иңгән сихри хисне тоя, аны үзенә сеңдерә һәм бар булмышының яктылыктан, җылылыктан, моңнан тулышуын сизә, ә йөрәге күкрәгенә сыймый талпына башлый… иде… Элек шулай иде… Ә бүген күзләрен йому белән бөтенләй соры бер дөньяга барып эләкте. Күгендә соры болытлар йөзә, җирендә чамасыз эсселектән көйгән гарип үлән. Ара-тирә үскән агачлары да яшеннән калгандай кара төстә. Ботаклары исә канатлары каерылган язмышларны хәтерләтә. Ул үз гомерендә мондый гарип язмышларны күп төзәтте. Адәм язмышларын. Ә бу юлы… Белмәссең…
Ул күзләрен ныграк итеп, четердәтеп йомды. Әлеге күренешләрдән котылырга, үзе көч ала торган сихри дөньяның түренәрәк үтәргә теләгәндәй. Һәм чынлап та түргәрәк, эчкәрәк үтүен сизде. Әмма соры күк тә, көйгән җир дә аңа иярде. Соры болытлар түбәнәйгәннән түбәнәя бардылар, түбәнгәрәк төшкән саен кара төскә керделәр, җан өзәрлек гүли башладылар, ә бераздан аларның бөтенләй дә болыт түгел, ә ни сәбәпледер бергә җыелган козгыннар тубы булуы ачыкланды. Баштарак үзәк өзгеч гүләү булып тоелган авазлар инде ач козгыннарның мәет таләп итеп кычкыруына әверелде.
Әмма якын-тирәдә бернинди дә үлем-китем юк иде. Караңгы дөньяда, козгыннар арасында бары тик ул гына. Һәм козгыннар аның баш очында бөтерелделәр. Нидер көтеп, нидер таләп итеп…
— Вакыт җитә… Көттерергә ярамый…
Колак төбендә генә ишетелгән аваздан ул сискәнеп күзләрен ачты. Козгыннарның адәм теле белән сөйләшә алуына аптырагандай бермәл аңгыраеп торды. Бары тик шунда гына үзенең кайда икәнлеген исенә төшерде.
— Вакыт җитә, — дип кабатлады бүгенге очрашуны оештыручы, — Көттерергә ярамый. Әзерләнергә кирәктер.
Үзенең кайда икәнен аңлау белән ул, чәчләрен төзәтеп алды, елмаерга тырышты. Әмма елмаю киелмәде. Йөзендәге курку, хәсрәт таралмады. Күзләрендәге сагыш югалмады. Моны аңлаудан аның нәфрәте артты. Нәфрәте дә йөзендә чагылды.
— Мин куркам, — дип пышылдады ул таяныч эзләгәндәй, — Куркам…
Оештыручы кычкырып көлеп җибәрде.
Ул бу көлүнең салкынлыгын тойды.
— Беренче тапкыр түгел ич! Ха-ха-ха… Син дә куркып торсаң, башкаларга ни сан!..
Оештыручы хаклы иде. Беренче тапкыр түгел. Ул моңа кадәр дә меңәрләгән тапкырлар халык алдына чыкты һәм аны үзе теләгәнчә әвәләде, кайберләрен яңадан сүтеп җыйды, сырхау-хафалардан арынып, яңача яшәргә мәҗбүр итте. Әйе. Оештыручы хаклы. Аның янында башкаларга сан юк иде. Бүтәннәр аның шәүләсенә дә тормыйлар. Һәм алар моны үзләре дә белә. Беләләр һәм көнләшәләр, аның тизрәк югалуын телиләр. Әйтерсең, ул юкка чыкканнан гына шәүләләрнең көче, осталыгы арта инде… Шәүләләрнең… Әмма ул бүген үзе дә алар хәлендә, юк алардан да аянычлырак хәлдә иде. Чөнки тегеләрнең нәрсәгә сәләтле икәнен барсы да белә һәм артык зурны көтмиләр дә. Вакыт үткәреп аз-маз күз алдында буталсалар шул да җиткән. Ә зурлардан күпне көтәләр. Аннан бигрәк тә!
— Мин бүген булдыра алмыйм, — дип көрсенде ул, — Әйт халыкка…
— Нәрсә дип әйтим?
— Хәле авыр, бүген чыкмый диген…
— Хәеңнең ничек икәнен үзләре үк күреп торды ич!
— Белмим… Теләсә нәрсә дип әйт… Тик мин бүген чыга алмыйм…
Оештыручы кызган иде. Ул хәзер төкрекләрен чәчә-чәчә тиргәшергә тотыныр кебек иде. Әмма алай итмәде. Ниндидер якты ягымлылык белән аны кочаклап алды. Аркасыннан сөйде.
— Аңлыйм… – дип пышылдады аннан соң, — Кайгыңның никадәр зур икәнен дә чамалыйм. Башка кеше булса, бәхәсләшеп тә тормас идем… Тик бу бит – син! Ә син гади кеше генә түгел. Син барсын да булдыра аласың.
Ул оештыручыдан моны көтмәгән иде. Бер мәлгә аптырап калды. Аның куеныннан арынды да тирә-якка күз салды. Барсы да әзер иде. Киемнәр дә, поднос та… Залга урнашып, инде кул чаба башлаган халык та…
Ул оештыручыга карады. Начар бәндә түгел иде бу. Гадидән гади адәм баласы. Һәм аның бүгенге очрашуны булдырырга теләве бик тә табигый иде. Беренчедән, кесәсе калынаеп кала, икенчедән, абруе үсә… Өченчедән… Өченчедән, бу бәндә дә башка бик күп адәм балалары шикелле үк куркак иде. Залга җыелып, тамаша көткән халыкка: “Бүген очрашу булмый. Чөнки…” – дип чыгып әйтү моның өчен үлем белән бер иде.
Тик ул нәрсәнедер дөрес әйтте… Син барсын да булдыра аласың… Бу, әлбәттә, психологик басымның бер төре генә иде. Тик ул нәрсәсе беләндер дөрес иде…
Барсын да булдыра аласың… Ул бүген үзе дә тирән кайгыда һәм залдагы кавем кебек үк чистарынуга, юануга, көч җыюга, һәм тагын әллә нәрсәләргә мохтаҗ иде. Тик ул бүтән иде…
— Ярый… – диде ул һәм күзләрен йомды… Тик козгыннар дөньясы таралмаган иде, шундук чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр булды. Һәм тәвәккәл булырга тырышып кабатлады, — Әзерләнегез.
* * *
Яңгыр көтеп коргаксыган җирне күргәнегез бармы?Атналар, айлар буена явым көтеп бәргәләнә дә ахыр чиктә яргалана башлый. Без дә аны шулай көтә идек. Озаграк килми торса, җанга нидер җитми. Ул коргаксый. Һәм язмышлар яргалана башлагандай тоела. Ансыз яшәү – яшәү түгел иде…
Мин ул көнне минутларына кадәр санап көттем. Ә узган ел… Узган елны сөйлим әле… ул чакта бәхетсезлеккә каршы нәкъ ул килүгә больницага эләккән идем. Операция ясарга тиешләр иде. Операция!.. Һы, ә мин больницадан качтым да аның белән очрашуга килдем. Гаҗәпме?! Бернәрсәсе дә гаҗәп түгел, чөнки миңа бер генә доктор да, бер генә больница да ул биргәнне бирә алмый. Һәм беләсезме нәрсә… Миңа соңыннан операция ясамадылар… Ашказанындагы шеш үзлегеннән уңалган булып чыкты. Менә монсы чынлап та гаҗәп, шулай бит?!. Менә монсы – УЛ!
Мин аның әсәрләреннән башка яши алмыйм бугай. Белмим, башка илдә, яки башка заманда туган булсам нишләр идемдер. Бер генә китабын да укымый калганым юк. Алай гына түгел, аның әсәрләре басылган гәзит-журналларны эзләп табып укыйм. Нәрсәсе белән җәлеп итәләр? Белмим, әйтә алмыйм… алар башка беркемнекенә дә охшамаган. Ничектер бүтән… белмим, аңлата алмыйм… Мин бары тик яратам гына… Ә очрашуга… Аның ҮЗЕН күрүгә… Әлбәттә, көттем… Бу көн минем өчен тормышымның мөһим бер этабы сыман иде…
Очрашу булмый дисәләр? Үзен күргәннән соң?! Үзен күреп, аның:”Хәлләр ничек?” – дигәнен ишеткәннән соң? Сез нәрсә…
Менә күз алдына китерегез… Сез ач, ди… атна, ай ашамаган… Сезне ашханәгә алып киләләр… иң затлы ресторанга алып киләләр дә, иң татлы ризыкларны күрсәткәннәнн соң: ”Гафу итегез, бүген сезгә ашау юк…” – дип әйтәләр… Сез нәрсә эшлисез?
Алай икән, бүген ашау юк икән, дип кайтып китәсезме? Ничек инде “причем монда ачлык”?.. Притом! Без дә ач идек. Без аның белән күрешүгә мохтаҗ идек. Ачның ачуы яман дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шул. Аны да рухи азык диләр бугай әле. Без азык тапмый кайтачак түгел идек, аңлыйсызмы…
* * *
Дөп-дөп-дөп-дөп…
Ул учында типкән йөрәккә карап бертын сокланып утырды. Яхшы йөрәк иде бу. Дөньяда тиңе булмаган бердәнбер йөрәк. Башкаларның йөрәкләре бик кечкенә була, үзләренә дә җитеп бетми. Ә аныкы бөтен илгә берәү иде. Һәм бу йөрәктәге хис-тойгылар да гади адәм балаларыныкы белән чагыштырырлык түгел. Бу йөрәктә тулы канлы тормыш кайный, яшәешнең бөтен тулылыгы, бөтен матурлыгы шушында тупланган, ә иң мөһиме бу йөрәк миллионнарның газап кайгыларын үзенә җыярга һәм аны кабат бәхет-шатлыкка әйләндереп кешеләргә сибәргә сәләтле иде. Бу йөрәк – тылсымлы йөрәк иде. Тик ул бүген күпкә бәләкәйрәк иде.
— Ул бүген бик кечкенә… – дип пышылдады ярдәмчесе дә, — юкка гына ризалаштыгыз әле…
Ул елмаеп куйды.
— Хәзер кирегә юл юк инде…
Ярдәмчесе елмаймады.
— Әгәр җитми калса? – диде ул коты алынып, — Әгәр сез…
— Борчылма, кадерлем… – Ул инде тәвәккәлләгән иде. Хәзер икеле-микеле уйларга бирелергә ярамый. Алга һәм бары тик алга гына. – Пычакны китер.
Ярдәмче сискәнеп китте. Хәтта аның ни сораганын аңлагач та урыныннан кузгалырга кыймыйча бертын басып торды.
— Пычакны бир! – дип кабатлады ул.
— Ярый, — ярдәмченең кулында һавадан эләктергәндәй җиңеллек белән пычак пәйда булды, — Мәгез…
Ул учындагы йөрәкне алдында торган подноска куйды. Һәм пычакны эләктерде.
— Мин куркам, — дип пышылдады ярдәмче, — Гомер буе курыктым… Йөрәгегез кабат үз хәленә кайтмас кебек тоелды…
— Тик син һәрвакыт ялгыштың, шулай бит? – ул елмайды, — Бу тылсымлы йөрәк!
— Әйе…
Ярдәмче нәрсәдер әйтмәкче иде, кинәт катып калды. Дөп-дөп килеп тикән йөрәккә пычак йөзе кагылды һәм күз ачып йомган арада аны урталайга бүлде. Пычак тоткан кул аның бер яртысын поднос читенә шудырды да, икенчесен тукмач кискәндәй вак-вак өлешләргә бүлеп турарага тотынды.
Ярдәмче бертын хәрәкәтсез торды да тураучының йөзенә бакты:
— Авыртадыр бит?
Аның йөзендә бернинди дә газап билгесе юк иде. Киресенчә, ниндидер канәагатьлек, җиңүчеләр йөзендә генә балкый ала торган бер ләззәт. Читтән караучыга бу кеше үз йөрәген туравы белән, үз йөрәген үзе турый алуы белән бәхетледер кебек тоела иде.
— Авырта-а… – ул елмайды, ә тавышы ыңгырашу булып ишетелде, — Ничек кенә әле…
Ярдәмче аның сызлануларын үзенә суырып алырга теләгәндәй текәлеп торды да моның бер файдасы да юклыгын аңлагач, сөйләшеп булса да хәлен җиңеләйтергә теләгәндәй сыгып чыгарды:
— Авырткач, ник соң…
— Ә миңа шуның өчен акча түлиләр… – аның тавышында инде сызлану сизелми иде, — Һәм аз түләмиләр…
— Ләкин…
Ул елмаеп куйды. Ярдәмчесе ышанмады, әлбәттә. Ул үзе дә моңа ышанмый иде. Әлбәттә, бер ялган юк – аңа моның өчен яхшы түлиләр. Һәм әлеге җавабы бөтен нәрсәне базар үлчәмендә күреп өйрәнгән кешеләрнең авызын ябар өчен генә иде. Ә асылда… Хәтта бер тиен акча түләүче булмаса да ул, барыбер, шушы эше белән шогыльләнер идедер.
Ни өчен?
Менә бу сорауга инде бер сүз белән генә җавап биреп булмый. Аңа, гомумән, дөрес җавап бирү мөмкин түгелдер. Беренчедән, ул башкаларга ярдәм итә. Аларның моң-зарларын, хәвеф-хәтәрләрен, кайгы-газапларын җыеп ала. Күңелләрен начар тойгылардан арындыра, яшәү көче бирә. Бу үзе үк зур нәрсә. Бернинди акчаларга сатып алып булмый, бернинди бизмәннәрдә үлчәнә алмый торган тылсым… Үзең белән бер дөньяда, бер чорда яшәгән кешеләргә кирәк булуың, кирәк була алуың – искиткеч. Моның өчен әрнүләргә дә, сызлануларга да барырга мөмкин… Икенчедән, аңа кешеләрнең үзен яратуы ошый. Ә аны яраталар. Кайберәүләр хәтта табыну чигенә җитә. Үз тормышлары барлыгын онытып, аның тормышы белән яшиләр… Өченчедән… Өченчедән, дүртенчедән, бишенчедән нәрсәләр икәнен ул аңлата алмый. Үзе дә аңлап бетерми. Аңа тылсымлы йөрәк бирелгән… Башкаларда булмый да, була да алмый торган хазина… Һәм шуңа күрә ул үз тормышы, үз үлчәме белән яши… башкаларда булмый да, була да алмый торган тормыш белән… Аның шатлыгы да, әрнүләре дә бүтәннәрнекенә ошамаган…
Кинәт ул ярдәмчесенең ниндидер сәер көчергәнешлек белән үзенә текәлеп торуын сизеп туктап калды.
— Нәрсә?
— Әрнүләрегезне үземә алырга телим…
Ул елмайды. Чиксез шатлык, олы ярату белән. Аның елмаюыннан подноска вак кисүле тукмач сыман тезеп салынган йөрәк телемнәре тагы да ныграк балкып киткәндәй булды. Моны ярдәмче дә сизде. Һәм йөзе ягымлы нурга төрелде.
— Рәхмәт…
Ярдәмче рәхмәт ишетерлек берни эшләмәвеннән кыенсынып куйды бугай:
— Тик мин ул әрнүләрне үземә алалмыйм шул…
— Беләм… – Ул йөрәгенең яртысын кабат учына алды да подносны читкәрәк шудырды.
— Каян беләсез?
Уң кулын акырын гына күкрәк тәңгәленә китерде. Учларын ачты. Йөрәге берничә кат сулкылдап алды да юкка чыкты. Күкрәгенең сул өлеше күлгә таш ташлагандагы кебек тибрәлеп куйды.
— Ул сиңа сыймый…
Ул сүзләрен йомшартыр өчен елмаерга тырышты. Тик елмаю килеп чыкмады. Моны ул ярдәмчесенең кинәт чиксез борчылу белән тулган йөзеннән күрде. Күзләрен йомды… Шул козгыннар… Юк… Монда да берни үзгәрмәгән…
— Бәлки, бүген кирәкмидер… – дип пышылдады ярдәмчесе, — Кешеләргә үзем чыгып әйтәм.
Тик ул инде катгый карарга килгән иде.
— Кайчан башлыйбыз?
Ярдәмче бермәл албырап торды.
— Бәлки, чынлап та…
— Кайчан башлана?
Ярдәмче аның катгый тавышына каршы тора алмады.
— Вакыт инде.
— Син әзерме?
Ярдәмче баш какты.
— Киттек!
Ярдәмче күнегелгән хәрәкәтләр белән киемнәргә үрелде… Берничә мизгелдән барсы да әзер иде инде.
— Син пәрдә янында гына бул, ерак китмә… – диде ул ярдәмчесенә һәм йөрәге туралган подносны алып, халык алдына атлады…
* * *
Ул сәхнәгә чыкты һәм зал алкышка күмелде… Без аны чынлап та сагынып көткән идек. Әлбәттә, китапларын да яратып укыыйбыз, аның әсәрләре буенча төшерелгән киноларны да гел карап торабыз. Тик үзе белән очрашу… Бу – зур бәхет… моны берни белән дә тиңләп булмый… Үзе белән очрашканда гына, рухи азыкның ни икәнен бар тулылыгында аңлыйсың. Без аны күреп туя алмабыз кебек иде… Ә сүзләре… аның һәр сүзендә тирән мәгънә бар, яшәүгә дәрт өсти торган көч бар. Хәтта тавышы гына да… Сүзләрен аңламыйча, бары тик тавышын гына тыңлап утырсаң да чиксез ләззәт алып кайтыр идең! Ул – безнеке! Без аны яратабыз!
Мин тамаша башлануын минутларына, секундларына кадәр санап көттем… ә башлангач… Аны сәхнәдә күргәч… Өстәвенә, иң алгы рәттә идем… Һәр хәрәкәтен, күз карашын, һәр сулышын сеңдереп утырдым… Аның һәрбер хәрәкәте тылсым, һәрбер күзәнәге бии иде. Шулкадәр дә биеп була икән! Бу соклангыч иде! Берни белән дә тиңләп булмаслык ләззәт!
Бөтен залга моң таралды… Искиткеч, якты, сихри моң… Бөтен зал шул моң куенында тибрәлде… Ә мин… мин еладым… күптән түгел генә әниемне җирләп килгән идем… шул кайгымны да, гомумән, тормышымның бөтен михнәтләрен кабат күздән кичереп елап утырдым һәм… бушанып, сафланып калдым… беркадәр вакыт узуга үземне яңа туган баладай хис иттем. Мин бәхетле һәм мине бәхетле итүче – УЛ!
Беркайчан да болай рәхәтләнеп көлгәнем юк иде! Вәт мәзәкче дисәң дә мәзәкче, ичмасам! Бөтен кайгыларымны, бөтен газабымны онытып көлеп утырдым. Һәм, беләсезме… Чынлап та бушанып, чистарынып калдым… Моңарчы гел нәрсәдер турында уйлап, проблемалардан арына алмыйча йөри идем… барыбыз да шул бит инде… Тегесе булсын, монсы булсын дибез… ары чабабыз, бире чабабыз… һәм тормышның кызыклы яклары барлыгын да онытып ташлыйбыз. Елмаю барлыгын онытабыз… Ә бит кеше хайваннан бары тик елмая белүе белән генә аерыла… Ул миңа әнә шул елмаюны кире кайтарып бирде. Ул мине кабат кеше итте…
* * *
— Хәерле кич, кадерле дусларым!
Зал алкышка күмелде. Күзләр сәхнәгә беректе. Бу күзләргә ул күнеккән иде инде. Әмма бүген бераз курка төште. Ниндидер ләззәт, рәхәтлек көтеп һәм шул өметләрен канәгатьләндерү таләп итеп янган бу карашларда ул ярату белән бергә ачлык һәм янау да күрде. Һәм бер мизгелгә үзен бүре өеренә юлыккан сарык итеп сизде.
Әмма мондый начар тойгыларга бирешергә ярамый иде. Ул инде мондый карашлар белән беренче тапкыр гына очрашмый. Ул аларның нәрсә теләгәнен яхшы белә һәм теләкләрен канәгатьләндерә алырлык кодрәте дә бар.
Кодрәте бар…
Ул кулындагы подноска карап алды. Әлбәттә, йөрәге яхшы иде аның. Һәрбер күзәнәге бер могҗиза ясарлык иде. Әмма бүген аның йөрәге бәләкәйләнгән иде. Бәлки, моңа бөтен булмышын талаган кайгы-газаплары сәбәпчедер. Белмәссең… Тик йөрәк… Шушы кадәр халыкка җитәрме ул? Җитәргә тиеш! Җиткерергә кирәк…
Ул подностан бер чеметем алып залга ыргытты. Йөрәк телемнәре өскә күтәрелде дә һавада эреп таралды һәм сихри бер дулкын булып залга сибелде. Бу дулкыннарның нинди кодрәткә ия икәнен ул белә иде. Шуңа да баягы шик-шөһбәләреннән арынып, елмая биреп куйды. Дулкыннар залны яулады. Алар һәрбер кешене үзенә буйсындырды, һәркемне үзендә эретеп тылсымлы бер дулкынга әйләндерде. Шуның тәэсирендә кемнәрдер тыела алмыйча көләргә тотынды, кемнәрдер үксеп-үксеп елады, кемнәрдер тирән уйга бирелде. Дулкын бер булса да кешеләр төрле иде һәм һәркайсы аны үзе сеңдерә алганча кабул итте, үзе кичерә алганча кичерде. Тик һәркайсының йөзендә тирән канәгатьлек, күзләрендә чиксез соклану иде.
Ул да сокланды. Һәм бүгенге очрашудан баш тартмавы өчен сөенеп бетә алмады. Әгәр үз хәлен генә уйлап, очрашуга чыкмый калса, күпме кешене шундый якты ләззәттән мәхрүм итәсе икән бит! Ярый әле алай эшләмәде… Ә бу кешеләр аңа кадерле иде. Ул үзенең аларга чиксез зур изгелек эшләвен, яшәү көче бирүен яхшы аңлый иде. Ул аларның гомерен киңәйтә, ләззәт капкаларын ача: көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар һәм корсак хәстәрләре чигендә дә яшәү барлыгына төшендерә. Шуңа да бу кешеләр аңа күпмедер дәрәҗәдә үз балалары кебек тоела, ул аларга бераз гына ана – ул аларга яшәү бирә ич… Ә балаңны яратмыйча булмый… Чөнки анда син бар… бу кешеләрдә дә ул бар иде. Аның йөрәгеннән таралган тылсымлы дулкынны үзләренә сеңдергән кешеләр ич бу. Йөрәк телемедәй кадерле кешеләр.
Ул подностагы телемнәрне алып тагын залга ыргытты…
Халык үз-үзен белештемичә гүләп куйды. Кемдер көлде, кемдер елады, кемдер шатлыкның чигенә җитеп нидер кычкырды… Барсына да рәхәт иде…
Ул да үзен чиксез бәхетле итеп сизде. Чынлап та бәхетле иде. Үзеңне яраткан кешеләргә, газиз халкыңа шундый зур шатлык өләшүдән дә яктырак бәхетнең булуы мөмкин мени?!.
Мөмкин түгел…
Зал бәхетле… Зал ләззәттә…
Тик кешеләр күңелендәге моң-зарлар, кайгы-хәсрәтләр, югалту-сагышлар беркайда да китми, барсы да аның җанына җыела иде. Меңнәр өлешенә төшкән хәсрәтне ул берьялгызы кичерергә мәҗбүр һәм бу бик авыр, хәтта аның өчен дә бик авыр газап иде. Шушы газапларга түзәр өчен аңа кешеләрнең мәхәббәте кирәк, һичьюгы аларның бәхетле чагын күрү кирәк.
Әле зал бәхетле…
Әмма ул бу халәтнең мәңгелек түгеллеген яхшы төшенә иде. Подностагы телемнәр инде бетеп килә… Менә соңгы чеметемне дә ыргытты…
Аның бар булмышын тик бер теләк кенә тибрәндерде. Йөрәк… Моның мөмкин түгеллеген аңласа да бар булмышы белән могҗиза көтте. Әлеге очрашу барышында йөрәге беркадәр хәл алгандыр, кабат үз хәленә кайткандыр кебек тоелды.
Зал ләззәттә. Беркадәр вакыты бар иде әле. Ул пәрдә артында басып торган ярдәмчесенә ишарә ясады. Теге шуны гына көткәндәй, сәхнә читенә кечкенә өстәл шудырып куйды. Кулында ничектер пәйда булган пычакны остазга сузды.
— Бәлки, кирәкмидер? – дип пышылдады үзе шыбыр тиргә батып, — Мин чыгып әйтәм…
— Туктап тор…
Ул уң кулын күкрәгенә китерде. Һәм бар күңеле белән могҗизага өмет итеп учларын язды. Уч төбендә йөрәк тибә иде. Әмма бернинди дә могҗиза булмады. Йөрәк һаман ярты килеш иде.
— Нишлибез соң? – дип ыңгырашты ул, ярдәмчесенә текәлеп, — Вакыт кыса…
— Берни эшләп булмый, — диде ярдәмче өс-башын тәртипкә китерә башлап, — Мин чыгып әйтәм. Туктатабыз.
Ул йөрәгенә күз салды. Кисеп алыр җирен эзләде. Әмма бу инде мөмкин түгел, анда кешеләр күңеленнән җыеп алынган әрнү-газаплардан башка берни дә юк иде. Ә ул әрнүләрнең бер тамчысы гына залга эләксә дә… Юк… Тамчының меңнән бер өлеше генә эләксә дә залдагы халык кара кайгыдан күмергә әйләнәчәк… Бер мизгелгә ул залны күз алдына китерде. Кара күмергә әверелгән йөзләр… Үсеп җитмәс борын бабайга әйләнгә малалайлар… Һәм тәне чемердәп куйды…
— Я, ходай… – дип кабатлады ул йөрәген кабат урынына куеп, — Нишләргә соң?
— Очрашуны тәмамлыйбыз. Үзем чыгам…
Ул инде халык алдына омтылган ярдәмчесенең терсәгеннән алып туктатты.
— Ярый… Тик үзем тәмамлыйм…
Ул сәхнәгә атлады.
Йөрәгенең соңгы чеметемнәреннән таралган дулкын инде тынып калган иде. Кешеләр тылсым иленнән аерылып, кабат үз халәтенә кайткан. Әмма алар ярыйсы ук үзгәргәннәр, беренче чыгыштагы кебек ач карашлар юкка чыккан. Барсының да диярлек йөзендә канәгатьлек хисе, күзләрендә соклану һәм ярату. Аны сәхнәдә күрү белән кабат алкышларга күмделәр. Бөтен рәхмәт хисләрен түкми-чәчми җиткереп бетерергә теләгәндәй озак кул чаптылар.
— Рәхмәт сезгә, кадерлеләрем!
Аның рәхмәте тагын алкышларга күмелде. Шулкадәр кайнар алкышлар каршында очрашуны ахры җиткәнен хәбәр итү уңайсыз иде. Тик нишлисең…
— Кадерле дусларым! Безнең бүгенге очрашу шушының белән тәмам. Мин сезгә исәнлек-саулык телим…
Әмма аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр.
— Ә без тагын телибез! – дип кычкырды кемдер.
— Без туймадык! – дип элеп алды икенчесе.
— Без акча түләдек!
Һәм залны канәгатьсезлек авазлары күмде.
Бәндәләр йөрәгенең иң караңгы почмагында яткан явызлык, нәфрәт, нәфес, көнчеллек һәм тагын меңәрләгән яшерен хисләр кара дулкын булып сәхнәгә ургылды. Ул чайкалып китте…
— Дәвам ит! – дип кычкырдылар залдан, — Без акча түләдек!
Тамагына төер, керфекләренә күз яше килеп тыгылды. Бу тиклемен үк көтмәгән иде ул. Аз гына хәленә керерләр, һичьюгы аңларга тырышырлар дигән өмете бар иде. Барсы да челпәрәмә килде… Чит-ятларның кимсетүенә дә, рәнҗетүенә дә түзәргә мөмкин, алардан башканы көтмисең дә, ә үзең яраткан, үзеңне яраткан кавемнең мыскыллавы үтмәс пычак булып җанны айкый.
Ул кабат залга күз йөгертте. Һәркайсы үз урынында. Залдагы кешеләр үзгәрмәгән, алар моннан берничә минут элек кенә чиксез зур соклану яудырган шул ук кешеләр. Әмма зал инде бөтенләй бүтән иде. Анда инде кешеләр түгел, ә ач бүреләр утырадыр сыман. Ул хәтта аларның өске иреннәрен ертып чыккан азау тешләрен дә күргән сыман булды. Кешеләр ләззәттә никадәр матур һәм соклангыч булса, канәгатьсезлектә шулкадәр ямьсез һәм чиркангыч иде.
Ул арада ярдәмчесе атылып чыкты һәм кара карашлардан, агулы сүзләрдән араларга теләгәндәй, бар гәүдәсе белән аны капларга тырышып алдына басты.
— Тынычланыгыз, оятсызлар! – дип кычкырды ул әйтеп бетергесез ярсу белән, — Ул чынлап та авыр хәлдә… Ул сезгә җырларын, моңнарын түгел… соклангыч әсәрләрен түгел… ул сезгә үзенең йөрәк телемнәрен өләште… Сезнең үле йөрәкләрегезне, коргаксыган күңелләрегезне үз хисләре белән сугарды ул…
Тавыш ерагая барды… Кинәт ул нәрсәнедер аңлаган кебек булды…
* * *
Эйе… Нәкъ шулай иде… Һәм моның бернәрсәсенә дә гаҗәпләнәсе юк…
Ул аларның моң-зарларын, кайгы-сагышларын җыеп алды. Күңелләрендәге караңгылыкны таратып якты нурга әйләндерде. Ул аларга яктылык өләште. Һәм кешеләр чистарынып, сафланып, яхшырып калыр дип көтте.
Әмма читтән алган яктылык белән генә бер кайда да китеп булмый, ул шундук таралып юкка чыга, җуела, төссезләнә. Яктылык саклансын өчен һәркемнең күңелендә үз кояшы булу кирәк, кечкенә булсын, тырнак очы кадәр генә булсын, әмма булсын. Әгәр күңелеңдә үз кояшың юк икән, сиңа бернинди нур чыганагы да ярдәм итә алмый.
Бу кешеләрнең күңелендә кечкенә дә кояш юк иде. Һәм алар читтән килгән нурларга, читләр йөрәгеннән кергән хисләргә мохтаҗ иде. Шуларны җыеп алалар да беркадәр вакытка сафланып, яктырып калгандай тоелалар, яшәүнең матурлыгын тоеп калалар. Әйе… Бу мизгелдә алар чынлап та яши…
Әмма беркадәр вакыт үтүгә читләр яктылыгы юкка чыга. Һәм алар кабат яшәүдән туктый. Тере мәеткә әйләнәләр. Сусыйлар, коргаксыйлар… Һәм янә яшәү хәленә кайтыр өчен нур чыганагы эзләргә тотыналар…
Бер карасаң, бу бәндәләр чынлап та тере мәет иде. Кабер тыны кебек тынчу чынбарлыкта, гүр караңгылыгыдай тормышта яшәүче үле затлар. Аларның уйлап канатланырлык уңышлары да, йөрәк канатырлык хаталары да, “эх!” – дип хәтерләрлек үткәннәре дә, “Һәй!..” – дип талпынырлык киләчәге дә юк. Үз тормышлары булмаганлыктан алар башкалар тормышы белән яши, җырчы моңы белән хисләнәләр, китап сүзе белән сөйләшәләр, сериал геройлары белән кайгыралар, яки шатланалар… Шәхесләрне чәйнәп тәм табалар… Үз тормышы белән яшәүче шәхесләрнең һәр гамәле боларның ач җаны өчен азык.
Ә ул шәхес иде. Якты шәхес.
Бу бәндәләр өчен ул нур, яктылык чыганагы иде. Ул аларның кояшы иде. Һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлады. Ни өчен икәнен белмәгән сурәттә дә ул нәкъ менә шулай уйлады. Хәер, болай уйлау аңа рәхәт иде. Үз-үзеңнең зурлыгыңны, югарылыгыңны күрсәтеп тора ич. Ә адәм баласы, кем генә булуына карамастан, үзенең бик тә әһәмиятле, бик тә кирәкле зат икәнен исбатлап торуга мохтаҗ. Һичьюгы, үз-үзенә… Һәм ул шулай уйлады. Үзен башкаларга яктылык өләшүче изге зат итеп сизде. Яктылык һәм шатлык өләшүче… Әлбәттә, аңа ярыйсы ук акча түлиләр… Әмма бер тиен бирмәсәләр дә ул нәкъ менә шушы эш белән шогыльләнер иде. Чөнки, башкаларны бәхетле итеп күрүдән дә татлырак гамәл юк.
Ул элек шулай уйлый иде…
Тик хәзер барсы да башкачарак төсмерләнде. Ул, әлбәттә, бернинди кояш та, изгелек белән тулган гаире табигый зат та түгел. Ул бары тик ризык.
Һәм йөрәк телемнәрен халыкка ашатып сәхнәдә басып торуы үзенең балтыр итен турап эт абзарына ыргытудан берни белән дә аерылмый. Бу – ахмаклык. Ләкин берәү дә моны ахмаклык дип көлми, чөнки һәркем белә: ризык ахмак та, акыллы да була алмый. Ул да туклыклы һәм татлы азык иде. Затлы ризык иде.
Залдагыларның ыржайган йөзен күрүгә, ул моңа тагы да ныграк ышанды. Сине чәйнәп, кимереп ташларга әзер тешләр. Ач бүре карашлары. Һәм ырылдау, чинау, акырышу. Һәм ул ярдәмчесен кызганып куйды. Ризыкларын тартып алырга җыенган кешене бу кавем берничек тә кичермәячәк иде…
Андыйлраны гафу итмиләр. Ул моны яхшы белә… Заманында ул да яшь иде. Шушы эш белән шогыльләнүчеләр арасына балкып килеп керде һәм бар халыкны үзенә каратты. Кешеләр инде башка йолдызлар барлыгын онытып, аңа борылдылар. Ә коллегалары аяусыз көндәшкә әверелде, адым саен гайбәтен саттылар, әле анда, әле монда мәкер корып аяк чалырга маташтылар. Күпләре хәзер картаеп таякка калды инде, тик һаман да аңа үч саклыйлар. Биргән сәламен алмаучылар да күп… Ул баштарак моны бик аңламый: “Беркемгә бер зыян кылганым юк бит, ник шулай кыланалар икән?” – дип уйлый иде. Хәзер менә яхшы белә инде. Ул аларның ризыгын тартып алган…
Залдагы халык үзе дә аның ризыгы кебек иде. Ул аларның караңгылыгы, наданлыгы, үлелеге белән туклана, шулар мескенлегеннән үзенең мин-минлегенә җим ала иде. Менә алар – үз күңелләрендәге кояшны гамьсезлек, хөсетлек, нәфсе, көнчеллек һәм тагын әллә нәрсәләр белән томалап үтереп, җонсыз хайван хәлатенә калган бичаралар. Алар күпләр, санап бетергесез. Һәм менә мин. Һәм мин берәү генә. Кояш кебек. Әлбәттә, барсы да дөрес иде. Ул чынлап та берәү генә. Һәм чынлап та кояш кебек иде. Әмма кояш кадере артсын өчен караңгылык кирәк…
Хәер, мондый уйларның беркайчан да башына килгәне булмады бугай. Булса да тик аңастында гына булгандыр. Ә бәлки, мондый күңелсез хисләр давылына залдан ургылган кара дулкын сәбәпчедер. Бәлки… Авыр газаплардан ярылып барган йөрәгеңне шундый кара хисләр белән тутырсыннар әле!..
Тик ул барыбер хаклы иде. Бөтенләе белән булмасын… Кара дулкын тәэсирендә булсын… Ансы мөһим түгел… Тик ул тормышын төреп алган матур әкияттән, үзе хасил иткән әкияттән азат. Татлы алданулар юкка чыкты… Шайтан таягыдай тырпаеп торган дөреслек кенә калды. Бөтен гомереңне озатып барган ышануларыңның бер мизгелдә җимерелеп төшүе газап, әлбәттә.
— Күрмисезме аңа ничек авыр! – дип кычкырды ярдәмчесе, — Бәлки, арагызда доктор бардыр?
Ул елмайды…
— Хәзер доктор кирәк түгел инде… – дип пышылдады хәлсез иреннәре. Һәм ярты гомерен озатып барган шушы затларны соңгы тапкыр күреп калыга теләгәндәй, залга бакты. Тик зал да, кешеләр дә күренмәде. Тирә-якта ниндидер соры бер дөнья иде. Күгендә соры болытлар йөзә, җирендә чамасыз эсселектән көйгән гарип үлән. Һәм ул җирдә ята… Ә баш очында аяусыз кычкырышып ниндидер кошлар пыр тузыша. Ул нәрсә булганын аңларга теләгәндәй башын калкытты. Козгыннар… Козгыннар бер-берсен өзгәләрдәй нәфрәт белән ниндидер ит кисәген тарткалыйлар иде. Ит кисәге… Йөрәк… Ул башта козгыннар томшыгындагы үз йөрәген күрде, аннан соң күкрәгендә чиксез әрнү тойды. Миенең кайсыдыр өлешеннән хәлсез уй саркылып чыкты:
— Азык… Рухи азык… – һәм ул бу мизгелдә бөтенләй артык булган бер хис белән, адашкан шуклык хисе белән кушылды, — Рухи козгыннар…
* * *
Без аны ярата, аның өчен барсына да әзер идек. Без аны шулкадәр сагынып көткән идек. Ә ул… Аз гына сөйләде дә, очрашуның ахырына җитүебезне әйтте… ну, шулай булмый бит инде… Син атналарны, көннәрне санап көтәсең, ә ул… Әлбәттә, бераз ачу килде… Әйе, мин дә кычкырдым… Барыбыз да кычкырдык…
Нигә кычкырдыкмы? Белмим… Беренчедән, ачу чыкты… Икенчедән… Әйтик, башка биюче булса, без болай итмәс идек… Болай да сәгатьтән артык биеде бит инде… Башка биюче булса, шулай тиеш икән дип таралышыр идек. Ә ул… Мин болай дим… Кычкырышуыбызның бер гаебе дә юк. Ул безнең никадәр нык сагынуыбызны, ни тиклем яратуыбызны гына күрсәтә торган хәл. Без бит аңа тукта, ялкыттың димәдек. Без аңа тагын биесен дип кычкырдык…
Бик әйбәт. Үзенә күрә таман. Безгә җырларга теләмәгән икән, берәүгә дә җырламасын! Ой, кичерегез зинһар… Белмим, ни әйтергә дә белмим… Мин әле дә аны гафу итмим. Кызык күренеш. Яратам да, гафу да итә алмыйм.
Мин һаман да аның китапларын укыйм. Укыйм да елыйм. Җанымны берни белән дә тиңләп булмастай хисләр биләп ала. Күңел тула. Еламый түзеп кара! Кызганыч, үзе юк. Бигрәк яшь көенчә китеп барды. Күрәсең, яхшы кешеләр теге дөньяда да бик кирәктер инде.
Марат Кәбиров. Йөрәк — хикәя
maratkabirov.com
Татарча изложение «Гөлләр үстерик|Голлэр устерик» (204 сүз) |
Изложение на татарском языке на тему “Гөлләр үстерик”/”Голлэр устерик”Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр. Әгәр сез дә кече яшьтән бу күркәм эшкә өйрәнәсез икән, сезнең өйдә һәрчак гүзәллеккә урын булыр.
Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. Бүлмә гөлләре үстергәндә, урман туфрагы, балчыклы кәс, черемә, торф һәм эре бөртекле елга комы катнашмасы файдаланыла.
Гөл туфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш.
Гөл үстерү өчен, юкәлек яисә каенлыктагы урман туфрагы әйбәт. Моның өчен, коелган яфрак катламын ачып, жирнең өске өлешен кырып алалар. Кәс туфрагын исә көтү йөри торган җирдән алырга мөмкин. Туфракка үлән тамырлары кермәсен. Аны, гадәттә, көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар.
Гөлләр өчен савытның зурлыгы, нинди булуы да әһәмиятле. Төрле- төрле консерв савытлары бүлмәне ямьсезләп кенә калмый, гөлләрнең үсешенә дә зыян китерә. Чөнки тимер савытлар һава үткәрми. Г өл савыты матур да, үсемлекнең үсүе өчен уңайлы да булырга тиеш.
Яз — бүлмә гөлләрен күчереп утырту чоры. Аерым очракта, гөл чүлмәге ватылса яки үсемлек «чирли» башласа, аны елның башка вакытларында да күчерәләр. Бер нәрсәне онытмаска кирәк: чәчәктә утырган яисә чәчәккә бөреләнгән гөлләрне күчереп утырту түгел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. Тиз үсә торган гөлләрнең күбесен ел саен, ә пальма, роза кебекләрен дүрт-биш елга бер мәртәбә генә күчереп утырталар. (204 сүз)
*Транслит*
Голлэр безнен тормышыбызга аерым бер ямь бирэ. Безнен энилэр, эбилэр борын-борыннан гол устеру серлэренэ ойрэнгэннэр. Эгэр сез дэ кече яшьтэн бу куркэм эшкэ ойрэнэсез икэн, сезнен ойдэ хэрчак гузэллеккэ урын булыр.
Гол утырту очен, барыннан да элек, туфракны дорес сайларга кирэк. Булмэ голлэре устергэндэ, урман туфрагы, балчыклы кэс, черемэ, торф хэм эре бортекле елга комы катнашмасы файдаланыла.
Гол туфрагы азык матдэлэренэ бай, дым хэм хаваны яхшы уткэрэ торган булырга тиеш.
Гол устеру очен, юкэлек яисэ каенлыктагы урман туфрагы эйбэт. Монын очен, коелган яфрак катламын ачып, жирнен оске олешен кырып алалар. Кэс туфрагын исэ коту йори торган жирдэн алырга момкин. Туфракка улэн тамырлары кермэсен. Аны, гадэттэ, козге якта эзерлилэр хэм коры урында саклыйлар.
Голлэр очен савытнын зурлыгы, нинди булуы да эхэмиятле. Торле- торле консерв савытлары булмэне ямьсезлэп кенэ калмый, голлэрнен усешенэ дэ зыян китерэ. Чонки тимер савытлар хава уткэрми. Г ол савыты матур да, усемлекнен усуе очен унайлы да булырга тиеш.
Яз — булмэ голлэрен кучереп утырту чоры. Аерым очракта, гол чулмэге ватылса яки усемлек «чирли» башласа, аны елнын башка вакытларында да кучерэлэр. Бер нэрсэне онытмаска кирэк: чэчэктэ утырган яисэ чэчэккэ борелэнгэн голлэрне кучереп утырту тугел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. Тиз усэ торган голлэрнен кубесен ел саен, э пальма, роза кебеклэрен дурт-биш елга бер мэртэбэ генэ кучереп утырталар. (204 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к “Голлэр устерик” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
tatar16.ru
УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘТҮ
УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘТҮ
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.
Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:
1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;
2) өстәл уеннары;
3) сүзле уеннар.
Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.
Өстәл уеннары – боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.
Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
Режиссёрлык уены – уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу, тиешле яссылыкны күз алдына китерү. Бу уен өчен образлы уенчыклар (персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк.
Рольле уен – персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау. Роль өчен атрибутлар: костюм һәм аксессуарлар, сәхнә җиһазлары булдыру кирәк.
Кагыйдәле уеннар – махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары (лото, домино, өстәлдәге футбол, хоккей).
Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында (“Без –төзүчеләр”) уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.
Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.
Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру.
Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5- 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5 -7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2 -3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр.
Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы – рольле уеннар үзеннән –үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти- әни, күрше баласы һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – тәрбияче – гаиләдәге бердән-бер балага абый-апаны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.
Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә, белем бирүнең төрле алымнары чаралары кулланыла. Дүртенче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала. Шундый формаларның берсе булып бармак уеннары тора. Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Еш кулланыла торганнардан “Бу бармак-бабай, бу бармак-әби…”, “Без, без, без идек…” кебек бармак уеннарын атап китәргә була.
Төрле татар шигырьләренә кул хәрәкәтләре кушып уйнау да балаларга бик ошый. Мәсәлән, Н.Гайсинның “Юышырга кил, мәче”, Х.Халиковның “Гөлнур”, З.Гомәрованың “Ул шуңа кечкенә”, Ш.Галиевның “Дәү әнигә күчтәнәч” һәм “Әбием коймагы” кебек шигырьләр.
Балалар белән эшләү дәверендә төрле предметлар тотып биюләр, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле һәм җырлы-биюле уеннар, физкультминуткалар, санамышлар кулланыла. Мәсәлән, “Куян”, “Җитез балалар”, “Мәче һәм тычканнар”, “Очкычлар”, “Кошлар” (хәрәкәтле уеннар), “Нәрсә яшерелде?”, “Төймә салыш”, “Аррта кем тора?”, “Сәгать” (аз хәрәкәтле уеннар), “Ак калач”, “Без унике кыз идек”, “Чума үрдәк, чума каз” (җырлы-биюле уеннар), “Чәбәк-чәбәк”, “Үсәм”, “Минем тубым”, “Кышкы урманда” (физкультминуткалар), “Әке, пәке, эремчек”, “Кошкайлар” (санамышлар) һ.б.
“Туган телдә сөйләшәбез” дип исемләнгән аудиоязмалар җыентыгына кергән кайбер җырларны балалар яратып тыңлыйлар һәм сүзләрен яттан беләләр. Болар исәбенә “Йомшак су, йөгерек су”, “Туп”, “Бу – мин”, “Матрёшкалар җыры”, “Тукран”, “Песи” кебек җырлар керә. Атнага бер яисә ике тапкыр татарча мультфильмнар карарга тырышабыз. Соңыннан балалар белән мультфильмның эчтәлеге, аңлашылмаган сүзләре буенча әңгәмә үткәтүне, сорауларга җавап бирүне сөйләм телен үстерүнең иң отышлы алымы дип табам.
Кечкенәләрнең сөйләм телен үстерүдә театральләштерү дә зур роль уйный. “Кабартма”, “Теремкәй”, “Чуар тавык”, “Шалкан” әкиятләрен балалар бик яратып сәхнәләштерәләр. Бу очракта өйрәтү-методик комплект эченә кергән маскалар безгә ярдәм итә. Әзер маскалар педагогларның эшен җиңеләйтә, дәрес һәм уеннарны кызыклы, мавыктыргыч итә.
Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә информацион коммуникатив технологияләр дә. Информацион коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү һәм тарату өчен кулланыла торган алымнар, җайланмалар һәм процесслар җыелмасы. Белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген әлеге технологияләрсез күз алдына китереп булмый. Мин дә балаларны туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә яңалыклар кулланырга тырышам. Презентацияләр, мультимедия технологияләре дәресләрне җанландыра, балаларда кызыксыну уята.
Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү – болар барысы да нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия.
Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез:
-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;
-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә,режим моментларына кертү;
-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.
Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.
1. Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.
2. Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.
3. Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.
4. Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.
5. Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез
6. Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.
7. Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.
8. Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!
infourok.ru
Утверждаю: Зав.кафедрой_________Ф.С. Сайфулина Составитель_________К.С. Садыков 2009-2010 уч.год. Вопросы к экзаменам по Современному татарскому языку (морфология) Хэзерге татар эдэби теле буенча имтиханга сораулар 1. Суз ясалыш структурасы. Морфемаларнын торлэре. Суз ясалыш ысуллары.
|
rushkolnik.ru