cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Бэетлэр татарча кыска – Бәетләр

БӘЕТЛӘР — Аккүз авылы сайты

(Тормыш иптәше София чыгарган бәет)

Күпер кырында акты каннарым

Трактор астында чыкты җаннарым

Кабрем өстенə мəклəр чəчəрсез

Хəлəл җефетем ничек яшəрсез

Минем гəүдəмне акка төрегез

Мине белгəннəр килеп күрегез

Көннəр буенча берүзем яттым

Икенче көнне өемə кайттым

Тулы бәетне укырга

(əнисе Мəмдүха чыгарган бəет)

Гармун уйнап карап торды

Күзлəремне яшьлəр каплады

Əйтер сүземне əйтə алмадым

Йөрəгемне яшьлəр каплады

Зиратны биш əйлəндем

Яшел таяк тапмадым

Үлəн үскəн, туфрак баскан

Фəвəсимне тапмадым

Тулы бәетне укырга

Сишəмбе көн иртə белəн

Безнең корбан гаете

Их дусларым тыңлагыз сез

Наелəнең бəете

Ишеклəрдəн чыккан чакта

Аякларым тартмады

Өслəремə агач төшеп

Башларымны ваклады

Тулы бәетне укырга

Җәйгә чыккач, Сөнебездә

Йөзеп йөри аккошлар.

Җан чыгасы урыннарга

Илтә икән язмышлар.

Казаннарга барган идем,

Товар алырга диеп.

Вәхшиләр кулларын салды

Эләктең, абзый, диеп.

Тулы бәетне укырга

(Бәетне әнисе Айсылу язды.)

Ак кышларга ак ямь өстәп

Аваз салдың январь аенда,

Бәхет, шатлык, озын гомер теләп

Дога кылдык туган көнеңдә.

Ул вакытта зәңгәр күзләреңә

Карый-карый туя алмадык

Тәүге тапкыр әйткән сүзләреңне

Синең белән бергә ятладык.

Тулы бәетне укырга


Атым җигеп чыгып киттем

Малларымны карарга

Үләремне уйламадым

Бәхилләшеп йөрергә.

 

Бөтен эшләрем дә беткәч,

Кайтырга дип йөргәнмен,

Эш урыныннан ерак түгел

Яланлыкта үлгәнмен.

Тулы бәетне укырга

akkuzsait.jimdo.com

Masguda’s site :: Мөнәҗәтләр, бәетләр…

Бу мөнәҗәт-бәетләр Раһимулла кызы Рәфилә Хисаметдинова дәү әнисе Гайфетдин кызы Мәүгыйзә Мотыйгуллинадан Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Иске Пенәгәр авылында 1999-2002 елларда язып алган. «Дуслык» газетасы, 2002 ел, № 35 нче санында бастырылган.

Мөнәҗәтләр.

Кыз бала (кызы Фәридә кияүгә киткәндә язылды).

Бу кыз бала гаҗәп икән,
Бар адәм дә шулай микән?
Анасыннан аерылып
Чит җирләргә китә микән?

Языйм микән, җитәр микән,
Язып сүзләр бетәр микән?
Балакаем күрешергә
Ходай насыйп итәр микән?

Мөнәҗәтләр язам әле,
Искә алып укырлар дип.
Искә алып укы, балам,
Анам язып утырган дип.

Мөнәҗәтләр язам әле,
Истәлегем булыр сезгә.
Кыямәттә күрешергә
Ходай насыйп итсен безгә

Ай -һай туганнар.

Ай-һай туганнар, китәрбез тиздән,
Бәхиллегегез тик бер-беребездән.
Ай-һай туганнар, бик тату яшик,
Бер-беребездән ачу тотышмыйк.
Ай-һай туганнар, белегез шуны:
Китап бик мактый ачу йотуны.
Ай-һай туганнар, уза бу гомер,
Күзгә күренми искән җил кебек.
Гамәл кылырга килгәнбез без бит,
Узган гомерләр кайтмый бит диик.
Исәпләсәгез китәр исегез,
Якты дөньяда кала исемегез.

Сагынамын минут саен.

Кеше хәлен кеше белми,
Яна бәгърем, ул да сүнми.
Бәгъре янып кеше үлми,

Ирешмәсә әҗәлләргә.

Әнекәем, җаныкаем,
Сагынамын минут саен.
Сагынсам да ни хәл итим,
Сабыр бирсен бер ходаем.

Кабер дигән мәхрук сарай
Ишеге юк, кереп булмый.
Кабердәге әниемнең
Һичбер хәлен белеп булмый.

Тәрәзе юк, ишеге юк,
Бу йортларны кемнәр салган?
Атам-анам, туганнарым
Барысы да шунда калган.

Күпме гомерләрем үткән,
Күпме туганнарым беткән?
Уйласам уйларга батам,
Үземә дә вакыт җиткән.

Күпме гомерләрем үткән,
Күпме туганнарым киткән?
Иман белән җанымны алсаң,
Миңа шул дәүләтең җиткән.

Хак каршында кабул булсын
Тырышып тоткан уразабыз.
Сәламәт камил иман белән
Күтәрелсен җеназабыз.

Рәхмәт якты йөзегезгә.

Кунак булып килдек сезгә,
Рәхмәт якты йөзегезгә.
Туксан тугыз рәхмәтеннән
Җәннәт насыйп итсен сезгә.

Кунак булдык өегездә,
Зикер әйтик түрегездә.
Иман нуры йөзегездә,
Нур балкысын гүрегездә.

Җыелдык без бу мәҗлескә,

Шәехләр мәҗлесе булсын.
Зикер-тәсбихләр күп әйтик,
Күңелләр нур белән тулсын

Тырышып укыткан Корьәнең
Кабул булсын Хак каршында.
Кыямәттә булсак иде
Изге бәндәләр сафында.

Ага сулар, ага сулар
Кәүсәр шәрабеннән үргә.
Кәүсәр шәрабенең суын
Эчсәк иде бергә-бергә.

Хак каршында кабул булсын
Тырышып тоткан уразабыз.
Сәламәт камил иман белән
Күтәрелсен җеназабыз.

Сабыр итик.

Сабыр итик, сабыр итик,
Сабыр итми нихәл итик?
Бу гамьнәргә сабыр итеп
Әҗәлләрне өмет итик.

Үлем дигән шундый нәрсә-
Сәгатендә килеп җитә.
Суласы сулуың бетсә,
Бу дөньядан алып китә.

Атаң-анаң кала дими,
Балаларың кала дими,
Суласы сулуың бетсә,
Беркемнәреңне дә белми.

Яшь әле син, иртә дими,
Картайгансың инде дими,
Сулуыңның вәгъдәсен
Бер көн артта-алда бирми.

Күп торырга уйласаң да,
Күпме торып туймасаң да,
Бармый калырга чараң юк,
Мәңгелек урыныбыз анда.

Күпме генә уйласак та,
Күпме торып туймасак та,
Бармый калыр хәлебез юк,
Беркем калмый бу дөньяда.

Фани дөньяга алданып
Гомерләрең үтеп бара.
Акылың булса уйлап кара,
Бу дөньяда кемнәр кала.

Дөньядыр бу, дөньядыр бу,
Бик вафасыз1 дөньядыр бу.
Җанны алып, гүргә салып
Вәйран иткән дөньядыр бу.

Бу дөньяның вафасы юк,
Рәхәтенең бакасы юк.
Кил ятимнәр, елашмагыз,
Бу дөньяның вафасы юк.

Уйла, бәндә, үләсеңне,
Ялгыз гүргә керәсеңне.
Уйла, бәндә, ялгыз гүрдә
Җавабыңны бирәсеңне.

Җан әчесен күрәсе бар,
Ялгыз гүргә керәсе бар.
Уйла, бәндә, ялгыз гүрдә
Җавабыңны бирәсең бар.

Җиңсез күлмәк киясе бар,
Башсыз атка менәсе бар.
Җавабыңны бирә алмасаң,
Алда ниләр күрәсе бар?

Күп гөнаһы кылсак монда,
Нихәлләр итәрбез анда?
Бик зур эшләребез алда,
Сабыр бирсен тәгалә Аллаһ!

Кәфенемне баш очымнан
Бәйләмәгез, кардәшләрем.
Тар ләхеткә куеп киткәч,

Ялгыз гүрләрдә нишләрмен?

Балаларым, сезгә әйтәм.

Балаларым, сезгә әйтәм:
Киң алыгыз ләхетемне.
Мин сезләргә куеп китәм
Үзем торган бәхетемне.
Балаларым, сезгә әйтәм:
Чардуган да корыгыз сез.
Атна кич, җомга көннәрдә
Хәер-ихсан кылыгыз сез.
Балаларым, мин сезләргә
Хәер-дога куеп китәм.
Атна кич, җомга көннәрдә
Хәер-ихсан өмет итәм.
И, балалар, аерылырга
Килә бер көн, килә бер көн.
Гүргә керми ташлый алмый
Балаларны ана мескен.
Бала газиз, бала газиз,
Бала газиз бит анага.
Ана нишләп газиз түгел
Икән соң ул балаларга?
Балаларым, вафат булсам,
Бик кычкырып еламагыз.
Әниебез начар иде
Безнең диеп сөйләмәгез.
Мин бәхетле газиз ана —
Бер башыма бит биш бала.
Рәхимнәрен насыйп әйлә,
Җан яраткан тәгалә Аллаһ!
Алмагачы ана икән,
Алмалары бала икән.
Алмаларын җыеп алгач,
Ана ялгыз кала икән…
Алмаларын җыеп алгач,
Ана ялгыз кала икән…

Бәетләр.

Газинур бәете (Зиннур малае Газинурга багышлана).

Әти-әнием, бәхил булыгыз
Бик елашмагыз, дога кылыгыз.
Көн дә укыгыз бер Иман шарты,
Әти-әнигә хәсрәтем каты.
Минем язмышым шулай булгандыр,
Шулай булырга Ходай кушкандыр.
Өйгә кайтырга һич тә ара юк,
Тәкъдирдә язгач, күрми чара юк.
Иптәшләр килер, Газинур, диеп,
Әнием елар аларны күреп.
Кермәгән төшләр миннән калмады,
Өйдән чыкканда аяк тартмады.
Кызыл буяуга кемнәр буяган,
Болай булуны кемнәр уйлаган?
Кара чәчләрем, кыйгач кашларым,
Бигрәк еракта калды башларым.
Газиз башларым булды корбаннар,
Бәхил булыгыз, барча туганнар.
Туганнарыма сәлам әйтегез,
Бик елашмагыз, сабыр итегез.

Габделхай бәете (Яңа Пенәгәр авылында яшәүче сеңлем Зөлхиянең ире
Габделхай Габделхак улына багышлана).

Үсә тал чыбык су буйларында,
Яшьли үлүләр кем уйларында?
Кырык яшемдә авырулар тиде,
Яшь кенә башым гүрләргә керде.
Күзләр йомылган, телләр тыелган,

Кәфен сарырга үлчәп куелган.
Зифа буйларга кәфен сарыгыз,
Безләргә карап гыйбрәт алыгыз.
Ике көн буе энемне көттем,
Ходай кушмагач, күрмичә киттем.
Энем, күлмәгең яшел бумази,
Сине күрергә насыйп булмады.
Минем васыять, әнием, сиңа:
Намаз артыннан дога кыл миңа.
Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем:
Онытма мине, көн дә кайтаем.
Зәңгәр күлмәгем күп тә кимәдем,
Өйдән чыкканда сау бул димәдем.
Элеп куегыз кара бишмәтне,
Бер көн эчендә тәкъдир нишләтми!
Газиз җаннарым булды корбаннар,
Бәхил булыгыз, барча туганнар.
Бик тату идек туганнар белән,
Туганнарыма бәхил мәңгегә.
Тиде авырулар, юк бер дарулар,
Үләргә икән йөрәк янулар.
Балаларымны бер дә какмадым,
Каты зәхмәткә тәкать тапмадым.
Балаларымның өсләре бөтен,
Ялгыз гүрләрдә миңа бик читен.
Балаларымны күреп туймадым,
Якты дөньяда торып туймадым.
Минем васыять, Зөлхия, сиңа:
Балаларымның яшьләрен койма.
Чуен юллары җиңел йөрергә,
Газиз әткәгез булмас күрергә.
Балаларыма сәлам әйтегез,
Бик елашмагыз, сабыр итегез.
Алмагачлардан алма өзәрсез,
Кошлар сайрарлар, нихәл түзәрсез?
Суда, үрдәклґр, йөзәрсез инде,
Ходай тәкъдире, түзәрсез инде.
Ташлап китәм бит, өзелә бәгърем,
Ходаем бирсен сезгә сабырлык.
Яшьли үлүләр, гүргә керүләр,
Бик авыр икән аерылулар.
Бик күп кала бит әйтер сүзләрем,
Гүргә кергәч тә сезне эзләрмен.
Гүргә кергәч тә сезне эзләрмен,
Беркем булмагач нихәл түзәрмен?
Чардуган корып нурландырыгыз,
Агач утыртып куандарагыз.
Агач куаныр, яфраклар ярса.
Рухым шатланыр, догалар барса.
Ак таш утыртып язып куегыз,
Бик елашмагыз, дога кылыгыз.

Хаҗип малайлары бәете.

Килә машина, түзми ашыга,
Ашыга икән минем башыма.
Поезд килгәндә аваз бирмәде,
Тәкъдир җиткәндер, күзләр күрмәде.
Абыем белән сөйләшеп бардык,
Поезд килгәнен күрмичә калдык.
Газраил килде безнең каршыга,

Җаннарны алды поезд астында.
Бик күп акты бит безнең каныбыз,
Поезд астында чыкты җаныбыз.
Безнең каннарда чыпчыклар йөзәр,
Әти-әниләр ни хәлдә түзәр?
Чуен юлында нихәл йөрерсез,
Безнең гәүдәне нихәл күрерсез?
Беләм, әнием, бик авыр сезгә,
Ходай кушты бит тәкъдирне безгә.
Безнең хәсрәт бигрәк каты бит,
Безне тәкъдирләр шунда тапты бит.
Сак белән Сок та шулай булган бит,
Ходаем үзе әмер кылган бит.
Әти-әниләр, ялгыз йөрмәгез,
Безнең хәлләрне күрә күрмәгез.
Поезд килгәнне күрмичә калдык,
Әти-әнине утларга салдык.
Туганнар кайтыр безне күрергә,
Нихәл куярлар безне кабергә?
Бигрәк яшь көе кердек без гүргә,
Безнең хәсрәт бетмәс гомергә.
Каберебезне якын куегыз,
Бик елашмагыз, дога кылыгыз.
Чардуган корып нурландырыгыз,
Агач утыртып куандырыгыз.
Агач куаныр, яфраклар ярса.
Рухым шатланыр, догалар барса.

Миндразак бәете (Минһаҗетдин улы Миндразакка багышлана).

Үсә тал чыбык су буйларында,
Яшьли үлүләр кем уйларында?
Әлфинур җаным, шөйлә үләм бит,
Бигрәк яшь көе гүргә керәм бит.
Әни җаным, син безгә кил инде,
Балаларымның күңелен күр инде.
Ай-һай балалар бик яшь калалар,
Әти кайда дип, сорарлар алар.
Аларга җавап бирерсез инде,
Сез үскәч кайта, диярсез инде.
Урамга чыгып уйнарлар инде,
Әти юк диеп еларлар инде.
Әни син юат, еламагыз диеп,
Еламасагыз кайта ул диеп.
Минем васыять, әнием, сиңа:
Намаз артыннан дога кыл миңа.
Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем:
Онытма мине көн дә кайтаем.
Һәр көнне мине сөйләрсез инде,
Зиратка карап еларсыз инде.
Газиз җаннарым булды корбаннар,
Бәхил булыгыз, барча туганнар.
Туганнарыма сәлам әйтегез,
Бик елашмагыз, сабыр итегез.

Минегөлсем бәете (бертуган сеңлем Гайфетдин кызы Минегөлсемгә багышлана).

Нигә булды микән бу яшьли үлү?
Минем мөнәҗәт, тыңлагыз моны.
Һәммәсе тыңлар мөселман колы,
Җитте башыма шул врач кулы.
Тәнем бик зәгыйфь, каты юмагыз,
Кире кайтмамын, ашыктырмагыз.
Өйдән чыкканда ашыгып чыкмагыз,
Бик елашмагыз, зинһар, чыдагыз.
Әнием белән ятабыз икебез,
Астыбыз туфрак, юктыр сәкебез.
Кулымны сузсам балчыкка тия,
Бик ямаслыймын, ят җир күк тия.
Дөньяга чыксам, йөрер күк тиям,
Хуш исләр керсә, терелер күк тиям.
Кызым, карадың, рәхмәт сиңа,
Үкенер җирең калмады миңа.
Биш айлар буе утырдың инде,
Ана хакларын тутырдың инде.
Бик зур рәхмәт инде кияүгә,
Кайт өйгә дип, әйтмәде бер дә.
Тәлгать улыма сәлам әйт инде,
Сиңа бик авыр, сабыр ит инде.
Чит-ят җирләрдә ялгыз башларың,
Исеңә төшкәч түгелер яшьләрең.
Өйләргә кайтып карарсың инде,
Әни юк диеп, еларсың инде.
Мин бит бәхетле, туганнарым бар,
Искә алырлар, дога кылырлар.
Таза булыгыз, тигез барыгыз,
Догагыз белән искә алыгыз.
Озын гомерләр телим мин сезгә,
Кыямәт көнсез күрешү юк безгә.
Минем каберемне барып карагыз,
Шунда утырып дога кылыгыз.

Роберт бәете (Рубин улы Робертка багышлана)

Үсә тал чыбык су буйларында,
Яшьли үлүләр кем уйларында?
Бу авыр хәлләр кайдан булды соң,
Болай буласын кемнәр белде соң?
Барча туганнар җыелыр инде,
Әнием яшең коелыр инде.
Мин үлде диеп, әни, елама,
Улым юк диеп ямансулама.
Белеш танышлар килерләр инде,
Ни булган моңа, диярләр инде.
Ниләр булганын үзем белмәдем,
Җаным чыкканчы сезне күрмәдем.
Альбина мине гел сорар инде,
Әти юк диеп гел елар инде.
Үзем дә белмим, кемнәр дошмандыр,
Нихәл итим соң, Ходай кушкандыр.
Вакыт җитмичә беркем дә үлми,
Күрәсен күрми гүрләргә керми.
Бик авыр хәлләр килде безләргә,
Сабырлык бирсен инде сезләргә.
Су төпләрендә кара юк икән,
Кыска гомергә чара юк икән.
Кыска гомерләр озаймый икән,
Тәкъдирдә язган бозылмый икән.
Бик таза гәүдәм, нихәл юарсыз,
Кабергә илтеп нихәл куярсыз.?
Ялгыз кабергә нихәл керермен,
Җавапларымны нихәл бирермен?

Соңгы сәлам.

Сандугачлар килер инде,
Җимнәр сиптем мин аларга.
Үземнең хәер-догамны
Калдырамын балаларга.
Балаларым барысы да
Бик тәртипле булдылар,
Ни әйтсәм дә мине тыңлап,
Хәер-догамны алдылар.
Бик куанам, бер ходаем
Канәгать гомер бирде,
И, балалар,вакыт җиткәч,
Аерыласы бит инде…
Балаларым, ләхетемне
Киңрәк итеп алыгыз,
Рәхмәт фәрештәләре
Каршы алсын, дип калыгыз.
Ләхетемә куйганда
Әкрен генә куегыз.
Әни, дип, еламагыз,
Хәер-дога кылыгыз!
Безнең әни изге хатын
Иде бит ул, диегез.
Берничә айлар элек
Үлем хәбәре килде.
Балаларым, нихәл итим,
Аерылабыз бит инде.
Ак чәчәкләр ата микән
Минем карабодаем?
Кыямәттә күрешергә
Насыйп кылсын Ходаем.
Газиз туганнар,
Күрше-күләннәр,
Дуслар-белгәннәр,
Кергән-чыкканнар!
Бәхил булыгыз,
Искә алыгыз,
Дога кылыгыз!


sub.tatars.com

Русско-татарский разговорник, фразы необходимые для повседневного общения в Татарстане

Случилось так, что вы отправились в республику Татарстан на отдых или по работе? Тогда вам повезло, Татарстан, это чудесное место, где даже во время деловой поездки вы сможете отдохнуть. Невероятные пейзажи, которыми наполнена эта республика не могут не запасть в душу и не радовать глаз. Приехав по работе или на отдых к примеру в Казань, вы сможете посетить один из 7 театров, один или несколько музеев, всего их насчитывается 388 по всей республике, или полюбоваться чудесными реками Волгой и Камой.

Бесспорно, в больших городах местное население хорошо знает русский язык, но что делать, если вам нужно общаться с жителями глубинки? В таком случае вам поможет наш русско-татарский разговорник, который состоит из нескольких полезных тем.

к содержанию ↑

Обращения

Здравствуйте!Исэнмесез!
Добро пожаловать, дорогие гости!Рэхим итегез (хуш килдегез), кадерле кунаклар!
К нам приехали гостиБезгэ кунаклар килде
Доброе утро!Хэерле иртэ!
Добрый день!Хэерле кон!
Добрый вечер!Хэерле кич!
ПознакомьтесьТаныш булыгыз (танышыгыз)
Моя фамилия ХайруллинФамилиям Хэйруллин
Разрешите представить вам моего товарища (спутника)Сезне иптэшем (юлдашым) белэн таныштырырга рохсэт итегез
Рады с вами познакомиться!Сезнен белэн танышуыбызга шатбыз!
Познакомьтесь, это моя семья:Таныш булыгыз, бу минем гаилэм:
Моя жена, мой мужХатыным, ирем
Наши детиБалаларыбыз
Наша бабушка, наш дедушкаЭбиебез, бабабыз
Наша свекровь, наш свекорКаенанабыз, каенатабыз
Как ваши дела?Эшлэрегез ничек?
Спасибо, хорошоРэхмэт, эйбэт
Где здесь можно устроиться?Монда кайда урнашырга була?
Где вы остановились?Сез кайда тукталдыгыз?
Мы остановились в гостинице «Казань»Без „Казан» гостиницасында тукталдык
Надолго ли вы приехали?Сез озакка килдегезме?
Зачем приехали?Ни очен килдегез?
Я приехал в командировкуКомандировкага килдем
Как ваше здоровье?Сэламэтлегегез ничек?
Как поживает ваша семья?Гаилэгез ни хэлдэ?
Вы не очень устали с дороги?Юлда бик арымадыгызмы?
к содержанию ↑

Языковой барьер

Я не говорю по-татарски.Мин татарча сойлэшмим.
Вы говорите по-татарски?Сез татарча сойлэшэсезме?
Говорите, пожалуйста, помедленнее.Зинхар, экренрэк эйтегез.
Что он (она) сказала?Ул нэрсэ эйтте?
Переводчик.Тэржемэче.
Нам нужен переводчик.Безгэ тэржемэче кирэк.
Понимать.Анларга.
Вы меня понимаете?Сез мине анлыйсызмы?
Я вас понял.Мин сезне анладым.
Повторите, пожалуйста, еще раз.Кабатлагыз, зинхар, тагын Бер тапкыр.
Я изучаю татарский языкМин татар телен ойрэнэм
Я хочу научиться говорить (читать, писать) по-татарскиМинем татарча сойлэшергэ (укырга, язарга) ойрэнэсем килэ
Вы понимаете по-татарски?Сез татарча анлыйсызмы?
Я немного понимаю по-татарскиМин татарча бераз анлыйм
Я немного понимаю, но говорить не могуМин бераз анлыйм, лэкин сойлэшэ алмыйм
Вы говорите слишком быстроСез артык тиз сойлисез
Вы очень торопитесьСез бик ашыгасыз
Повторите, пожалуйста, еще разТагын бер тапкыр кабатлагыз эле
Пожалуйста, говорите помедленнее!Зинһар, акрынрак сойлэгез!
Что вы сказали?Сез ни дидегез?
О чем он(а) говорит?Ул нэрсэ турында сойли?
Что он(а) сказал(а)?Ул ни диде?
Скажите, пожалуйстаЭйтегезче (эйтегез эле)
Как это называется по-татарски?Татарча бу ничек дип атала?
Хорошо (правильно) ли я говорю?Мин эйбэт (дорес) сойлимме?
Вы говорите хорошо (правильно)Сез эйбэт (дорес) сойлисез
Я не знаю такого словаМин андый сузне белмим
Вы меня поняли?Сез мине анладыгызмы?
Вы меня хорошо слышите?Сез мине яхшы ишетэсезме?
Повторите, пожалуйста, еще разТагын бер тапкыр кабатлагызчы (кабатлагыз эле)
Как произносить это слово?Бу сузне ничек эйтергэ?
Вы произносите это слово правильноСез бу сузне дорес эйтэсез
Напишите, пожалуйста, это слово по-татарскиБу сузне татарча языгыз эле
Напишите вот на этом листеМенэ бу биткэ языгыз
Как это будет по-татарски?Татарча бу ничек була?
Говорите, пожалуйста, со мной по-татарскиМинем белэн татарча сойлэшегез эле
У вас есть русско-татарский словарь?Русча-татарча сузлегегез бармы?
Я хочу найти книжку для изучения татарского языкаТатар телен ойрэну очен бер китап табасы иде
Какие учебники нужны для изучения татарского языка?Татар телен ойрэну очен нинди дэреслеклэр кирэк?
У вас есть легкие книги для чтения на татарском языке?Сездэ жинелрэк укыла торган татарча китаплар бармы?
Есть, я вам завтра принесуБар, иртэгэ алып килермен
к содержанию ↑

Числительные

0Ноль22Егерме ике
1Бер23Егерме оч
2Ике30Утыз
3оч40Кырык
4Дурт50Илле
5Биш60Алтмыш
6Алты70житмеш
7жиде80Сиксэн
8Сигез90Туксан
9Тугыз100Йоз
10Ун101Йоз дэ бер
11Ун + бер200Ике йоз
12Унике500Биш йоз
13Уноч900Тугыз йоз
14Ундурт1000Мен
20Егерме1000000Бер миллион
21Егерме бер1000000000Бер миллиард
к содержанию ↑

Свойства

БольшойЗур
ВысокийБиек
ГорячийКайнар
ГрязныйПычрак
ГустойКуе
ДешевыйАрзан
ДлинныйОзын
ЖесткийКаты
ЖивойИсэн
ЖидкийСыек
ЖирныйМайлы
Кислыйэче
КороткийКыска
КрасивыйМатур
КруглыйТугэрэк
Легкийжинел
МаленькийКечкенэ
МокрыйЮеш
МолодойЯшь
МягкийЙомшак
НизкийТубэн
НовыйЯна
ОстрыйОчлы
ПлохойНачар
ПолныйТулы
ПустойБуш
СлабыйКочсез
СладкийТатлы
СтарыйКарт
СухойКоры
ТемныйКарангы
Теплыйжылы
ТяжелыйАвыр
ХолодныйСалкын
ХорошийЯхшы
ЧистыйСаф, чиста
к содержанию ↑

Цвета

АлыйКызыл, ал
БелыйАк
ГолубойКук, ачык зэнгэр
ЖелтыйСары
ЗеленыйЯшел
КоричневыйКонгырт
КрасныйКызыл
РозовыйАл
СерыйСсоры, кук
СинийЗэнгэр
Темно-синийКуе зэнгэр
ФиолетовыйШэмэха
ЧерныйКара
к содержанию ↑

Черты характера

АктивныйАктив
ВеселыйШат
Добрыйэйбэт
ГлупыйТупас
ГрустныйМонсу
ЖестокийЯвыз
ЛенивыйЯлкау
ПассивныйПассив
СпокойныйТыйнак
ТрудолюбивыйЭшчэн
УмныйАкыллы
к содержанию ↑

Время

ЧасСэгать
МинутаМинут
СекундаСекунд
Который час?Сэгать ничэ?
Девять часов утра.Иртэнге сэгать тугыз
Три часа дня.Кондезге сэгать оч.
Шесть часов вечера.Кичке сэгать алты.
Четверть четвертого.Дуртенче унбиш минут.
Половина пятого.Бишенче ярты.
Без пятнадцати двенадцать.Унике туларга унбиш минут.
Без двадцати восемь.Сигез туларга егерме минут.
Пять минут девятого.Тугызынчы биш минут.
День.Кон, кондез.
Ночь.Тон.
В котором часу?Сэгать ничэдэ?
Когда вы придете?Сез кайчан килэсез?
Через час (полчаса).Бер (ярты) сэгатьтэн сон.
Поздно.Сон.
Рано.Иртэ.
Вечер.Кич.
Мы вернемся вечером.Без кич белэн кайтабыз.
Приходите к нам вечером.Безгэ кич белэн килегез.
Год.Ел.
В каком году?Ничэнче елда?
В 2012-м году?2012 нче елда?
В прошлом (нынешнем, будущем) году.уткэн (хэзерге, килэчэк) елда.
Через год.Елдан сон.
Время года.Ел фасылы.
Весна.Яз.
Лето.жэй.
Осень.Коз.
Зима.Кыш.
Сегодня какой день?Буген нинди (кайсы) кон?
Понедельник, вторник, среда, четверг, пятница, суббота, воскресеньеДушэмбе, сишэмбе, чэршэмбе, пэнжешэмбе, жомга, шимбэ, якшэмбе
Я буду свободен весь день.Мин коне буе буш булам.
Вчера.Кичэ.
Сегодня.Буген.
Завтра.Иртэгэ.
Месяцы.Айлар.
Январь (февраль, март…).Гыйнвар (февраль, март…).
НеделяАтна.
На прошлой неделе.уткэн атнада.
Мы вернемся поздно ночью.Без тонлэ белэн сон кайтабыз.
Наш поезд приходит ночью.Безнен поезд тонлэ белэн килэ.
Утро.Иртэ.
Утром.Иртэ белэн.
Мы придем к вам завтра утром.Без сезгэ иртэгэ иртэ белэн килэбез.
Число.Сан.
Какое сегодня число?Буген ничэсе?
Сегодня восемнадцатое июля.Буген унсигезенче июль.
Какого числа?Кайсы конне?
к содержанию ↑

Произношение

Как произносится это слово?Бу суз ничек эйтелэ?
Как мое произношение?Минем эйтуем ничек?
Слово.Суз.
Что означает это слово?Бу суз нэрсэне белдерэ?
Как будет по-татарски это слово?Татарча бу суз ничек була (эйтелэ)?
Напишите это слово по-татарски?Бу сузне татарча языгызча?
к содержанию ↑

Знакомство

Очень рад(а) с вами познакомитьсяСезнен белэн танышуыма бик шат.
Я много слышал о вас.Сезнен турында бик куп ишеттем.
Разрешите представиться, я (фамилия)Тэкъдир (таныш) булырга рохсэт итегез, мин (фамилия)
Позвольте представить вамСезгэ тэкъдим итэргэ рохсэт итегез
Пожалуйста, представьте меняМине тэкъдим итегезче (таныштырыгызчы)
к содержанию ↑

Обращение

Дорогие друзья (дорогой друг)Хормэтле иптэшлэр (иптэш)
Господин.эфэнде.
Господин Валиев.Вэлиев эфэнде.
Леди и джентльмены.Ханымнар һэм эфэнделэр (жэмэгать).
к содержанию ↑

Поздравление

Поздравляю (ем) Вас!Котлыйм (котлыйбыз) Сезне!
Поздравляю Вас с днем рождения!Туган конегез белэн котлыйм!

Приглашение

Мы приглашаем Вас.Без Сезне чакырабыз.
Приезжайте к нам в Москву.Безгэ Мээскэугэ килегез.

Прощание

До свидания!Сау бул! Исэн бул!
До новой встречи!Яна очрашуларга кадэр!
Спокойной ночи!Тыныч йокы!
Передайте привет!Сэлам эйтегез!
к содержанию ↑

Благодарность, просьба

Спасибо.Рэхмэт.
Благодарим вас за внимание.Игътибарыгызга рэхмэт.
Спасибо за приглашение.Чакыругызга рэхмэт.
Я прошу вас объяснить (перевести, показать, выяснить, встретить).Мин сездэн анлатуыгызны (тэржемэ итуегезне, курсэтугезне, ачыклавыгызны, каршы алуыгызны) утенэм.
Будьте добры…Зинһар…
Разрешите курить (войти)?Тартырга (керергэ) рохсэтме?
Проводите меня, пожалуйста.Мине озатыгыз, зинһар.
к содержанию ↑

Извинение, согласие, отказ

Простите, что я опоздал.Гафу итегез, мин сонга калдым.
Простите, я думаю иначе.Гафу миегез, мин башкача уйлыйм.
Да.эйе.
Нет.Юк.
Я согласен.Мин риза.
Хорошо.Яхшы. эйбэт.
Прекрасно!Бик яхшы!
С удовольствием!Ихлас кунелдэн!
Вы правы.Сезнен фикерегез дорес.
Извините, я не могу.Гафу итегез, мин (моны) булдырмыйм.
Я отказываюсь.Мин каршы.
Спасибо, я не хочу.Рэхмэт, мин телэмим.
к содержанию ↑

В гостинице

Хочу помыться.Юанысым килэ.
В какой гостинице вы остановились?Сез кайсы кунакханэдэ тукталдыгыз.
Как проехать в гостиницу?Кунакханэгэ ничек барырга?
Можете ли вы нам порекомендовать гостиницу?Сез безгэ кунакханэ тэкъдим итэ аласызмы?
Где ближайший фотосалон?Ин якын фотосалон кайда?
Когда будут готовы фотографии?Фоторэсемнэр кайчан эзер була?
Фотографии пришлите по адресу…Фоторэсемнэрне …адреска жибэрегез.
Я оставил (забыл) свой чемодан.Мин чемоданымны калдырганмын (онытканмын).
Я хотел отдать костюм в чистку.Кэстуменне чистартырга бирергэ телим.
На каком этаже ваш номер?Номерыгыз ничэнче ката?
Гостиница далеко от вокзала?Кунакханэ вокзалдан еракмы?
Мы ожидаем гостей.Без кунаклар котэбез.
Позвоните мне в восемь часов вечера.Мина кичке сигездэ шалтарыгызчы.
Вы можете разбудить меня в восемь утра.Сез мине иртэнге сигездэ уятмассыз микэн?
Закройте, пожалуйста, дверь.Зинһар, ишекне ябыгыз.
Лестница.Баскыч.
Я спущусь по лестнице.Мин баскычтан тошэрмен.
Где лифт?Лифт кайда?
Мне нужен номер на двоих.Минэ ике кешелек номер кирэк.
Этот номер мне подходит.Бу номер мина ярый.
Закройте, пожалуйста, окно.Зинһар, тэрэзэне ябыгыз.
Мы уезжаем сегодня.Без буген китэбез.
Снесите, пожалуйста, наши вещи вниз.Безнен эйберлэрне аска тошерегезче.
к содержанию ↑

В парикмахерской

Как пройти в парикмахерскую?Чэчтараш ничек утеп була?
Только подровняйте.Тигезлэгез генэ.
Мне нужно вымыть голову.Минэ башны юарга кирэк.
Покороче (оставьте так).Кыскарак (шулай калдырыгыз).
к содержанию ↑

Сон

Дайте мне еще одну подушку.Мина тагын бер мендэр бирегезче.
Я устал и хочу спать.Мин ардым, йокым килэ.
Я встаю очень рано.Мин бик иртэ торам.
Кто (где) ваш сосед?Сезнен куршегез кем (кайда)?
Я прошу отдать вещи в стирку.эйберлэремне юарга бирулэрен сорыйм.
Прошу за стол.Стэлгэ рэхим итегез.
Прошу убрать со стола.Стэлне жыештыруын утенэм.
Садитесь на этот стул.Бу урындыкка утырыгыз.
Возьмите этот стул, он удобнее.Бу урындыкны алыгыз, ул жайлырак.
Где мужской (дамский) туалет?Монда ирлэр (хатын-кызлар) бэдрэфе кайда?
к содержанию ↑

В городе

Я (мы) первый раз в этом городе.Мин (без) бу шэһэрдэ беренче тапкыр.
Как вам понравился город?Сезгэ шэһэр ошадымы?
Какой герб вашего города?Шэһэрегезнен гербы нинди?
Что означает этот герб?Герб нэрсэне анлата?
Где находится дом № 5.5 нче йорт кайда урнашкан?
Что это за здание?Бу нинди бина?
Что помещается в этом здании?Бу бинада нэрсэ урнашкан?
Когда построено это здание?Бу бина кайчан салынган?
Когда был построен этот мост?Бу купер кайчан салынган?
Кому поставлен этот памятник?Бу һэйкэл кемгэ куелган?
Отсюда прекрасный вид?Моннан матур куренеш?
Как пройти в ближайший парк?Ин якын парка ничек барып була?
Пойдемте по этой аллее.Бу аллея буйлап барыйк.
Как называется центральная площадь города?Шэһэрнен узэк мэйданы ничек атала?
Проводите нас до площади, пожалуйста.Сез безне мэйданга кадэр озата алмассызмы?
Я иностранеци не знаю города.Мин чит ил кешесе һэм шэһэрне белмим.
Где находится турецкое посольство?Торек посольствосы кайда урнашкан?
Как проехать на мясной (рыбный, цветочный, фруктовый, овощной, воскресный) рынок?Ит (балык, чэчэк, жилэк-жимеш, яшелчэ, ял коне) базары ничек барып була?
Как называется эта улица?Мы урамнын исеме ничек?
Где главная улица?Баш урам кайда?
Как найти улицу Декабристов?Декабристлар урамын ничек табып була?
Когда построена эта мечеть (церковь)?Бу мэчет (чиркэу) кайчан салынган?
Куда ведет это шоссе?Бу шоссе кайда алып бара?
к содержанию ↑

Путешествие

Мы хотели заказать через ваше агентство номер в отеле.Сезнен агентлыгыгыз аша без отельдэ (кунакханэдэ) номер сорарга телибез.
Где получить въездную (выездную) визу?Кайда килер очен (китэр очен) виза алып була?
Можно ли продлить визу?Визаны озайтып буламы?
Как называется это гора?Бу тау ничек атала?
Какова высота горы?Таунын биеклеге купме?
Ведете ли вы дневник путешествия?Сез сэяхэт кондэлеген алып барасызмы?
По какой дороге мы поедем?Без кайсы юлдан барачакбыз?
Мы были в дороге три (четыре) дня.Без юлда оч (дурт) кон булдык.
Вы любите плавать?Сез йозэргэ яратасызмы?
Вам нравится купаться по утрам?Сезгэ иртэнге коену ошыймы?
Какова численность населения этого города?Бу шэһэрдэ купме халык яши?
Как называется этот остров?Бу утрау ничек атала?
Кому нужно предъявить паспорт?Паспортны кемгэ курсэтергэ?
Вот мой паспорт.Менэ минем паспортым.
Как погода?Һава торышы ничек?
Какая сейчас температура?Хэзер температура купме?
Какая погода будет завтра?Иртэгэ һава торышы нинди булыр?
Где можно посмотреть расписание движения поездов (самолетов, пароходов)?Поездлар (самолетлар, пароходлар) йору тэртибен каян белешеп була?
По этой реке пароход ходят?Бу елгада пароходлар йорилэрме?
Есть ли на этой реке электростанция?Бу елгада гидроэлектростанциялэр бармы?
Когда вы возвращаетесь домой?Сез оегезгэ кайчан кайтасыз?
Откуда вы родом?Сез кайдан?
Здесь собрались туристы из разных стран?Монда торле иллэрдэн килгэн туристлар жыелган.
Где автобус для туристов?Турисларга автобус кайда?
Какова программа экскурсии?Экскурсия программасы нинди?
Нам нужен гид.Безгэ гид кирэк.
к содержанию ↑

В транспорте

Где я могу сесть на автобус (троллейбус, трамвай)?Кайда мин автобуска (троллейбуска, трамвайга) утыра алам?
Сколько стоит проезд?Юл хакы купме?
Это место свободно?Бу урын бушмы?
Давайте сойдем на этой остановке!эйдэ бу тукталыштиа тошик!
Когда мы должны быть в аэропорту?Без кайчан аэропорта булырга тиешбез?
Где камера хранения?Саклау камералары кайда?
Возьмите мой багаж, пожалуйста!Багажымны алыгызчы.
Сколько стоит билет до …?Билет …кадэр купме тора?
Сколько стоит детский билет?Балалар билеты купме тора?
Есть ли свободное место в спальном вагоне?Йокы вагонында буш урын бармы?
Где первого класса?Беренче класс вагоны кайда?
Где ваше (наше) купе?Сезнен (безнен) купе кайда?
Как пройти в вагон-ресторан?Вагон-ресторанга ничек узарга?
Можно ли курить в этом купе?В этом купе тэмэке тартырга ярыймы?
Как проехать на вокзал?Вокзалга ничек барырга?
Как пройти к билетной кассе?Билетлар кассасына ничек утэргэ?
Где вход в метро?Метрога керу кайда?
Когда приходит (отправляется) поезд?Поезд кайчан килэ (китэ)?
Сколько времени идет скорый поезд?Экспресс-поезд ничэ сэгать бара?
Где наш самолет?Безнен самолет кайда?
Скажите, сегодня летная погода?эйтегезче, буген очулар булачакмы?
Где стоянка такси?Такси тукталышы кайда?
Вызовите такси!Такси чакыртыгыз!
Остановитесь, пожалуйста, здесь.Монда туктатыгызчы.
к содержанию ↑

В ресторане, кафе

Зайдемте в бар.Барга керик.
Дайте, пожалуйста, два коктейля.Ике коктейль бирегезче.
Я бы выпил кружку темного (светлого) пива.Мин бер кружка кара (якты) сыра эчэр идем.
Я хочу пить (есть).Минем эчэсем (ашыйсым) килэ.
Дайте, пожалуйста, холодной воды.Мина салкын су бирегезче.
Что вы хотите на сладкое?Сез татлы ризыклардан ни телисез?
Вы не хотите позавтракать с нами?Сез безнен белэн иртэнге аш ашарга телэмисезме?
Я не пью крепких напитков.Мин каты эчемлеклэр эчмим.
Когда будет обед?Кондезге аш кайчан була?
Благодарю, я уже пообедал.Рэхмэт, мин ашадым инде.
Что сегодня на обед?Кондезге ашка буген нэрсэ?
Приятного аппетита!Ашларыгыз тэмле булсын!
Я хочу взять овощной салат (с колбасой, холодным мясом).Минем (казылык, салкын ит белэн) яшелчэ салаты аласым килэ.
Передайте, пожалуйста, мне перец (горчицу, соль, уксус, хрен).Бирегезче мина борыч (горчица, тоз, серкэ, корэн).
к содержанию ↑

Почта, телефон

Правильно ли я записал ваш адрес?Адресыгызны дорес яздыммы?
Дайте ваш адрес.Адресыгызны бирегезче (эйтегезче).
Где принимают бандероль?Бандерольне монда кабул итэлэрме?
Будьте добры, дайте конверт с маркой.Маркалы конверт бирегезче.
Покажите мне открытки с видами города.Шэһэр куренешлэре белэн открыткалар бирмэссезме?
Мне нужно отправить письмо.Минем хат жибэрэсем бар.
Мы будем вам писать.Без сезгэ язачакбыз.
Жду (ждем) ваших писем.Сезнен хаталарыгызны котэм (котэбез).
Где ближайший телефон-автомат?Ин якын телефн-автомат кайда?
Алло, кто говорит?Алло, кем сойли?
Позовите к телефону (фамилия).Телефонга (фамилия+не) чакырыгыз.
Я вас плохо слышу.Мин сезне начар ишетэм.
Одну минуту! Подождите у телефона!Бер минут, телефон янында котеп торыгыз.

Встреча, приветствие, знакомство – тут вы найдете подходящие слова для того что бы познакомиться с человеком, поздороваться или договориться о встрече, и все это на татарском языке.

Язык – слова, которые помогут вам лучше разобрать, что говорит собеседник.

Счет – перевод и правильное звучание счета на татарском языке, от 1 до миллиарда.

Свойства – слова и словосочетания, которые помогут вам охарактеризовать человека по его внешним и психологическим особенностям.

Цвета – произношение и перевод цветов и оттенков.

Черты характера – с помощью слов, которые здесь представлены вы сможете описать черты характера любого человека или свои.

Время – перевод слов, которые напрямую связанны со временем.

Произношение – фразы и слова, которые помогут вам узнать у местных жителей, правильное ли у вас произношение татарского, так же вы сможете попросить написать то или иное слово на бумажке или объяснить, как правильно произносить интересующие вас слова.

Знакомство – перечень фраз, благодаря которым вы сможете начать знакомство.

Обращение – слова, которые помогут начать беседу или позвать кого-то.

Поздравление – все, что нужно для поздравления на татарском языке.

Приглашение — слова, которые помогут вам пригласить человека в гости.

Прощание – список прощальных слов и фраз.

Благодарность, просьба – если вам нужно отблагодарить человека или о чем-то попросить, в этом разделе вы найдете подходящие слова.

Извинение, согласие, отказ – слова, которые помогут вам в разной форме согласиться в чем-то с собеседником, отказать ему или попросить за что-то извинение.

Гостиница – если вы прибыли в Татарстан надолго, вам наверняка придется снять номер в гостинице, с этой задачей и на протяжении всего проживания, вам поможет справиться этот раздел.

Парикмахерская – слова, с помощью которых вы сможете объяснить, какую вы предпочитаете стрижку.

Сон – словосочетания, которые иногда приходиться употреблять перед сном.

Город – список фраз, которые помогут вам найти в городе все что нужно, узнав у прохожих куда идти или, где находиться то или иное здание.

Путешествие – Если вы путешествуете по Татарстану, этот список слов точно вам не раз пригодиться. С помощью них вы узнаете куда лучше сходить, какая история у того или иного здание или памятника, и так далее.

Транспорт – слова связанные с арендой транспорта, поездками на автобусах, поездах и другом виде транспорта.

Ресторан – проголодавшись, вы, захотите плотно покушать, но, не зная татарского языка, вы не сможете даже позвать официанта и заказать блюдо. Для таких случаев создана эта тема.

Почта, телефон – вам нужно пополнить карточку телефона, отправить посылку, или просто узнать, что-то в почтовом отделении? Тогда открывайте этот раздел, и вы точно найдете подходящие слова.

iturizmo.ru

Хикмәтле хикәяләр | Гүзәлия Тарханова сайты

Бу хикәяләр кем тарафыннан һәм кайчан сөйләнелгәндер, хәтерләмим, тик бик гыйбрәтле булып тоелганга күрә, мин аларны “Хикмәтле хикәяләр” дип атадым. Хәтердә калган кадәресен сезгә дә тәкъдим итәм.

Беренче хикәя

Яшәгәннәр, ди, бер ир белән хатын. Көннәрдән бер көнне 60 яшьләрен тутырып, болар бәйрәм оештырырга уйлаганнар. Бәйрәмгә кешеләргә изгелек эшләргә күнеккән тылсымчы хатын (фея) да килгән. Тик ул изгелекләрен яхшы күңелле кешеләргә генә кыла торган булган.

Килгән кунаклар бар да боларның яхшы гомер итүләре турында сөйләгәннәр. Тылсым иясе боларны тыңлап-тыңлап торган да: “Сез шулкадәр бер-берегезне хөрмәтләп яшәгәнсез икән. Мин сезнең икегезнең дә берәр теләген тормышка ашырырга ярдәм итә алам,” – дигән. Башта сүзне ирнең хәләл хатынына биргәннәр. “Мин ирем белән бик яхшы гомер кичердем, аның яхшылыгын тоеп яшәдем. Картайган көнемдә мин ирем белән бергә дөнья тирәли сәяхәткә чыгар идем, төрле илләрне, океан-диңгезләрне күрер идем,” – дигән хатын. Бар да мондый җавапны хуплаганнар. Фея аның теләген үтәргә әзер икәнен белдергән. Таягын бер селтәп җибәрүе булган, 60 яшьлек хатын кулына круизга бару өчен путевка килеп кергән. Сүзне ир кешегә биргәннәр. “Мондый җай гел чыгып тормый, шуңа күрә мин сәяхәткә карт хатын белән түгел, ә үземнән 30 яшькә кечерәк яшь хатын белән барырга теләр идем,” – дигән. Тылсымчы аны бу сүзләренә шаккаткан, шулай да аның да теләген үтәячәге турында белдергән. Таягын селтәве булган, 60 яшьлек ир 90 яшьлек бабайга әйләнгән. Нәкъ үзе теләгәнчә, хатыны аннан 30 яшькә кечерәк булып калган.

Бу хикәянең хикмәте шунда: синең белән гомер юлын үткән һәм үзеңне хөрмәт иткән хатыныңның кадерен белмичә, аны калдырып, яшьрәк белән китеп бару гаделлек булмас иде. Булганның кадерен белергә кирәклеген оныткан ирнең теләген фея әнә шул рәвешле канәгатьләндергән.

Бу хикмәтне беренче кат тыңлаганда, тылсым иясе ирнең хатынын 30 яшькә яшәртер, дигән уйлар кичереп утырган идем. Көтелмәгән нәтиҗә, ягъни феяның эше мине сокландырды. Хатынын кимсеткән ирне акылга утырту дөресрәктер, мөгаен.

Икенче хикәя

Бер кеше зур гына йорт сатып алган, ди. Аның янында җиләк-җимеш бакчасы да булган. Бу кеше бик бәхетле яшәгән, тик күршесе генә көнче һәм бик тә юньсез булган, ди. Ул гел рәхәт яшәгән күршесен бимазалап торган: я капка төбенә чүп түгеп киткән, я җиләк-җимеш бакчасына зыян салырга тырышкан. Начарлык эшлисе килгән кешенең башына нинди генә уйлар килмәс.

Көннәрдән бер көнне бу юньсез күрше пычрак чүп тутырган чиләген моның баскыч төбенә китереп куйган. Яхшы күңеллесе бик шәп кәеф белән йокыдан торган булган, тик чүп чиләген күреп, бераз күңеле төшкән, ди. Ул чүпне түккән, чиләкне бик яхшылап юган да иң шәп пешкән алмаларын тутырып, күршесенә кергән. Ишеген шакыган тавышны ишеткәч, яман күрше, ниһаять, мин моның ачуын чыгардым, дип уйлап куйган, тавыш чыгарырга әзерләнеп торган. Күршесе ачуланмаган, киресенчә, аның алдына алма белән тулып торган чиләген куйган да: “Кемнең күңеле нәрсәгә бай булса, шуның белән бүлешә инде,” – дигән.

Өченче хикәя (бер рус журналыннан укыган идем)

Бабасы белән оныгы сөйләшеп утыралар. Улым, шуны онытма, һәр кешенең дә күңелендә ике бүре утыра. Аның берсе усаллык, көнчелек, ялган булса, икенчесе яхшылык, миһербанлылык, өмет, игелек булыр. Алар гел сугышып торырлар, ди. Оныгы тыңлап-тыңлап торган да: “Ә кайсы җиңеп чыга?” – дип сораган. “Кайсын күбрәк туйдырсаң, шунысы өстен чыга,” – дигән бабасы.

tarkhanova.ru

Хәерле иртә теләү / Доброе утро

Хэерле иртэ матур рэсемнэр монда >>>

Матур итеп карлар яуган,
Хәерле иртә дуслар!…
Кайларга гына барсак та,
Уңышлы булсын юллар!

Хәерле үтсен көнебез,
Кемдер эштә,кем өйдә!
Күтәренке күңел белән,
Үтсен көннәр бер көйгә!

Яңа яуган карлар кебек,
Күңелләр дә пакъ булсын!
Бары матур уйлар белән,
Йөрәк җилкенеп торсын!
Халидә Асхадуллина

* * *

Шимбә иртәсе белән

Хәерле шимбә иртәсе,
Алып килсен сөенеч!
Яшәргә насыйп булсынчы,
Күрмиенчә көенеч!

Кемнәр эшкә бара бүген,
Хәвефсез юллар телим.
Көне буе яхшы кәеф,
Уңышлар гына юрыйм!

Сак булыгыз юлга чыккач,
Өйдә көтеп калалар!
Сау-сәламэт яшәү язсын,
Өстәлмәсен яралар!

* * *

Саумы көн дип кузем ачам иртэн
Саумы диеп дәшә кояшым.
Кояш нурын мин сак кына тотып,
Синең тәрәзәңә җибәрдем.

* * *

Инде әтәчләр кычкырды,
Тан аткандыр ахрысы,
Ә син йокы чулмәге
Хаман төшлэр карыйсын.
Иртә белән шулай инде
Йокы килә каткан баш!
Ә син, әйдә, тора башла
Туалетка шагом марш!:)

* * *

Кояш чыгар,ай батар
Хәерле иртә ТАТАР!!!
Уян ТАТАР,тор ТАТАР,
Безнең белән таң атар…
Хәерле иртә,Уңышлы коннәр сиңа*))))))

* * *

Яктыра кон,сайрый кошлар,
Син елмайган мизгелдә!
Язлар килә,эри бозлар,
Сине уйлап күңелемдә сихри донья синен күзләр,
Эләксәң кире кайтмассын,
Сине күреп бетә сүзләр карап туялмассын
Хәерле Иртәкәйләр!!!

* * *

Тор, бәбкәм, әйдә уян!
Торырга куша куян..
Әнә аю уянган, чыпчык ботакка кунган)
Ботен кешелек уянган,
Ә син хаман тормаган)))

* * *

Тан жилләре искән чакта
Сандугачлар таңда кагына
Сандугачлар моңлы сайраганда
Күңеллэрем сине сагына.
Хәерле иртә!

* * *

Бер елмаеп карасаң,
Көнләшеп кояш сина!
Нәрсә таңнан елмаясы??
Кояш та качты менә!
Хәерле иртә!

* * *

Иртән торгач, кояш, көлеп,
Ямьле нурларын сибә,
(Исем),сине назлап, үбеп,
«Хәерле иртә!» — дия.

* * *

Кояш кебек елмаеп
Бәхет керсен өйләргә
Хәерле иртәләр телим
Җирдәге һәркемгә дә.

* * *

Хәерле иртә дусларым!
Ничек  йоклап тордыгыз?
Көне буе ни эшләргә,
Нинди план кордыгыз?
Кемнәр өйдә,кемнәр эштә,
Уңышлар телим сезгә!
Сагыш җиле кагылмасын,
Шатлык балкысын йөздә!
Кая гына барсагыз да,
Уңсын сезнең юлыгыз!
Хәвеф-хәтәр күрми генә,
Тик бәхетле булыгыз!

* * *

Һәр иртәне сөенеп каршы алам,
Һәр яңа көн — яңа бер өмет.
Күзләремне ачып җибәрүгә,
Көн яктысы тула бөркелеп.
Күкрәгемне тутырып бер суласам,
Киңәйгәндәй була сулышым.
Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен
Ачып куяр димен тормышның.
Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын,
Эштәгеләр эштән уңсыннар.
Һәр кешегә бәхет капкаларын
Фәрештәләр ачып куйсыннар.
Уйларының очын җуючылар
Эзләгәнен табып сөенсен.
Мәхәббәтне юк дип йөрүчеләр
Олы мәхәббәткә тиенсен.
Һәрбер көннең яңалыгы була,
Охшаш булмый көннәр көннәргә.
Көчсезләргә көч өстәсен бу көн
Гомер баскычыннан менәргә.
Яхшылыкка юмарт булсын бу көн,
Ишекләрне кайгы какмасын.
Максатына барган һәрбер кеше
Өмет белән алга атласын.
Кайчагында хәтта язмышыңны
Хәл итә дә куя бер көнең.
Биеклеге, түбәнлеге сыя
Шул бер көнгә бөтен гомернең.

* * *

Шәп кәефтән,шат уйларда
Таңны каршыла.
Әйбәт булыр әле диеп
Алда барсы да.
Бер елмаю да кешене
Бәхетле итә.
Хэерле иртэ,дусларым,
Хэерле иртэ!
Якыннарың-дусларыңның
Хәлләрен белеш.
Шуннан гына җиң сызганып
Эшеңә кереш.
Моң-зарың түкмә дөньяга,
Син шатлык өләш!
Карашыңнан нур сирпелсен-
Елмаеп сөйләш.
Яхшы кәеф-кеше өчен
Шул да бик җитә.
Изге дога-теләкләрдә
Башлансын иртә.

www.ihlastan.ru

Әкият — Wikipedia

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әкият latin yazuında])

Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.

Әкиятләр күп халыкларда, нигездә, өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.

Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора.

Татар халык әкияләрен шартлы рәвештә өч төркемгә бүләләр: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагы әкиятләр күп түгел дияргә була. Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре, кошлар һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә төрле хайваннарга төрлечә бәя бирелә: ат – һәрвакыттагыча, эшчән һәм кешенең якын дусты; кәҗә – тапкыр, бүре – усал һәм аңгыра, арслан – көчле, төлке – хәйләкәр, аю – авыр табигатьле һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң еш очрый торган киек – төлке. Аннан кала аю һәм бүре. Төлке барлык әкиятләрдә да диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сурәтләнә. Аю, бүре – тупас, ахмак буларак тасвирлана.

Хайваннар турындагы күпчелек әкиятләр сыйнфый җәмгыять шартларында төрле төркемнәрнең үзара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерә. Әкият эчтәлегендәге бу хакыйкатьне балаларга ача белү, төшендерү кирәк. Бу төр әкиятләрнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: аларда аллегория ярдәмендә гомумән кешеләргә хас кимчелекләр дә тәнкыйть ите

tt.wikipedia.org

Күңелле кич — Тарихыбыз

 

  

                                      Бишавылда    күңелле кич

 

                                                       (“Аулак өй” )

 

 

 

 

 

 

 

Катнашалар:

 

 

 

Мәфтуха – 70-80 яшьләрдәге әби, йорт хуҗасы

 

Исхак – аның оныгы, 17-18 яшьләрдәге  егет.

 

Авыл яшьләре:

 

Мөҗип

 

Гаптеләүәл – сугышта катнашып кайткан  егет

 

Дания

 

Мәрфуга

 

Салиха

 

Гали

 

 

 

 

 

                     Вакыйга  безнең   әби – бабаларыбызның яшь

 

                        чакларында   Бишавыл авылында  бара.

 

 

 

                                       Б е р е н ч е   к ү р е н е ш

 

 

 

     Гади авыл өе  эче. Ишектән кергән  җирдә   киң такта сәке. Стена буйлап  озын   һәм  тар  буй сәке. Түрдә агач карават. Аның өстенә төрле зурлыктагы бизәкле мендәрләр  өеп  куелган. Шунда ук читләре чуклы ашъяулык   ябылган өстәл.  Идәндә  зур сандык.  Кулдан эшләнгән  агач шкаф.  Аш миче.  Ишек төбендәрәк ләгән һәм аның янында җиз комган. Ишек башында шамаил.  Түшәмгә эленгән  керосин лампасы яна.  Өстәлдә  чәй эчү өчен савыт – саба әзер тора.  Өй   челтәрле  кашагалар, каюлы  тастымаллар  белән бизәлгән.  Сәкеләрдә һәм идәндә  сугылган паласлар.

 

 

 

                    Пәрдә ачылганда  яшьләр гадәттәге уеннарын  башлап торалар.  Мөҗип   эшләпә тотып  иптәшләреннән  көзге,  йөзек, кулъяулык шикелле  әйберләр җыя.  Бер читтәрәк  күзенә яулык бәйләнгән  Исхак урнашкан.  Мөҗип урынына  барып  утыра.

 

    М ә р ф у г а. Инде берәр  уен уйнап алырга кирәк. Әйдәгез каеш бәрешәбез!

 

   Г а л и.  Туйдырда инде шул каешыгыз. Әйдәгез  шешә тәгәрәтешеп…

 

   Д а н и я.  Кирәкми, син мутлашасың! Йөзек салып уйныйк!

 

   Г а п т е л ә ү ә л. Өеңә кайт та, әбиең белән йөзек салыш. Мөҗип әйбер җыеп алды бит инде, шунсын уйныйк!

 

    И с х а к. Әйе-әйе! Җәза бирәбез.  Башлыйбызмы инде, наканис!

 

   М ө җ и п. (Эшләпә эченнән алган беләзекне  күрсәтеп) Бу кешегә  нинди  җәза  бирәбез?

 

Мәрфуга үзенең әйберен танып  кычкырып җибәрер чакта

 

авызын кулы белән каплап тыелып кала.

 

    И с х а к. (Мәрфуга ягына бармак янап) Бумы? Бу чибәрне җырлатыйк әле.

 

    М ә р ф у г а. И- и — и! Исхак! Нигә мине алай итәсең инде! Мин җырлый белмим ич!

 

    И с х а к. Ярый, ярый! Кыланма, Мәрфуга! Җырчы икәнеңне беләбез бит.

 

    С а л и х а. Дөрес, дөрес! Җырласын әйдә.

 

    Д а н и я. Мәрфуга, җаныкаем! Күтәр әле бер күңелләрне! Җырлап җибәрче шаян җырларыңны!

 

                    Гаптеләүәл  тальян  гармуны алып уйный башлый.

 

                                                 Мәрфуга җырлый.

 

 

 

                                              Агыйделләрдә бер бака

 

                                              Ботын күтәреп ята.

 

                                              Шул баканы күрдем исә,

 

                                              Көлеп эчләрем ката.

 

 

 

                                              Әнә килә автамабил

 

                                              Төягәннәр  тал чыбык.

 

                                              Күренмәсәгез дә карыйм

 

                                              Күтәрмәләрдин чыгып.

 

 

 

                                              Әнә килә автамабил

 

                                              Төягәннәр  карбызлар.

 

                                               Яулык ябынган егеткә

 

                                               Карамыйлар яшь кызлар.

 

                                           

 

                                                    Уч чабу, көлешү.

 

 

 

    М ә р ф у г а.   (Исхакка җиңелчә сугып)  Әйдә, капла күзеңне! Нәрсә авызыңны ачып каттың?

 

    И с х а к.  (Яулыгын күзенә төшереп)  Әйдәгез, әйдәгез,  уенны дәвам  итәбез, әйдәгез. Мәрфугага ирек бирсәң, иртәнгә чаклы җырларга әзер ул.

 

    М ә р ф у г а.  Әттәк лә! Үзегез куштыгыз бит җырларга.

 

    М ө җ и п.   (Эшләпә эченнән йөзек чыгара). Ә монсы нишләсен?

 

    И с х а к (башын боргалап  тыңлап тора, кайсының тавышы чыгар икән, янәсе). Монсы биесен әле! (Яулыгын күтәреп куя).

 

                  Гаптеләүәл тальянда  уйный. Биергә Дания чыга һәм кызлар

 

                  биюен бии.. Яшьләр уч чабып, такмаклап, аңа ярдәм итешәләр.

 

    И с х а к (күзенә яулыгын төшерә-төшерә). Шәп биисең, Дания. Мәрфуга мине каптырмаган булса, үзем   сиңа өйләнер идем.

 

                 Мәрфуга  килеп аның  ачык маңгаена  чиертә.

 

    М ә р ф у г а. Менә сиңа! Менә сиңа! Мин сиңа чыгарга  вәгъдә  иттеммени  әле?

 

    Г а л и. Кара-кара Мәрфуганы, ничек кызарды!

 

    М ә р ф у г а (Галине куа-куа). Хәзер   сиңа да эләгә.

 

    М ө җ и п  (кулъяулык чыгара). Монысын нишләтәбез?

 

    И с х а к. Пычак чакырсын.(Яулыгын күтәрә). Әһә, Мөҗип, үзеңнең кулъяулыгың бит. Әйдә пычак чакыр!

 

                                   Барысы да аптырап калалар.

 

     Г а л и. Пычак  чакыр?

 

    М ө җ и п. Нинди  уен ул? Мин бит белмим андый галәмәтне.

 

    И с х а к. Хәзер өйрәтермен. Бу бик кызыклы уен, мин аны күптән түгел Гәйнәдә  өйрәнеп кайттым.

 

                 Исхак өстәлдән пычак алып, идән уртасына кадап куя.

 

                 Мөҗипне  кулыннан тотып, пычактан  ике адым җиргә бастыра.

 

    И с х а к. Тезлән менә шушында. Күзләреңне чытырдатып йом, юкса уенны бозасың.

 

                 Мөҗип тезләнә һәм күзен йома. Исхак мич янына китә.

 

    Г а л и (Мөҗипкә иелеп карап). Әй! Әй! Күзеңне ачма дип әйттеләрме сиңа? Нигә мутлашасың?

 

                Исхак бер пар бияләй китерә, аның уч төпләренә  корым буялган.

 

    И с х а к (Мөҗипкә бияләй кидерә). Инде күзеңне ачмыйча гына: “Пычагым кил, пычагым кил!”- дип,  битеңне сыйпый-сыйпый  кабатла. Күп тә үтмәс, пычагың килә дә башлар.

 

    М ө җ и п (Күзен ачмыйча гына). Алдашма! Идәнгә кадалган пычак ничек килсен ди!

 

    С а л и х а! Йә — йә, Мөҗип! Эшлә кушканны! Уен булгач, уен булсын, син мыеклы да без кыеклы мыни?

 

    М ө җ и п (битен сыйпый-сыйпый). Ярый күңелегез булсын. Пычагым ки- и-ил! Пычагым ки-и-ил! Пычагым ки-и-и-л!

 

                  Мөҗипның  корымга буялган йөзен күргәч, яшьләр

 

                  егыла-егыла көләргә тотыналар.

 

    М ө җ и п. (күзен ачып). Ни булды, нигә кешнисез!?

 

                  Иптәшләре тагын аңа күрсәтә — күрсәтә көлешәләр.

 

                  Мөҗип көзгегә барып карый. Бераздан  үзе дә көләргә тотына.

 

    М ө җ и п. Ну Исхак! Ну дус! Мин кызык итсәм, чыдый кал! Ә сез нигә минем өстән көләсез?  Юкка шапырынасыз, туганнар, сезнең дә көлкегә калуыгыз бар.

 

                  Мөҗип ишек катындагы  ләгән янына барып битен юа,

 

                  Дания аңа комганнан су салып тора, тастымал тоттыра.

 

                  Көлешү тукталмый.

 

    М ә р ф у г а (Мөҗип янына килеп). Мөҗип, ә син нигә  уенны туктаттың әле? Пычагың кузгала да башламады ич.

 

                                             Көлешәләр

 

     М ө җ и п (битен  сөлге белән сөртә-сөртә). Ярый – ярый, Мәрфуга! Көлеп кал җае чыккан чакта. Мә әле сөлгене элеп куй.

 

                                      Мәрфуга сөлгене ала.

 

    М ө җ и п. Ядәч!

 

    М ә р ф у г а. Ай! Исемдә!

 

    М ө җ и п.  Балакаем! Соң инде  “исемдә”не әйтергә!  Әйбер тоттырмас борын  әйтәләр аны!

 

                                             Тагын да көлеш

 

    М ә р ф у г а.  Ай хәчтерүш! (Иптәшләренә) Кичәгенәк  әйбер тоттырудан ядәч аерган идек.Тәки отты бит, чукынчык! Әле берсенә дә оттырганым  юк иде. Һай җүнсез!

 

 

 

    М ө җ и п.  Әйтелгән бит сезгә, егетләр белән ядәч аермаң дип. Әле ярый каюлы кулъяулык кына оттырдың. Әйттем бит мин сиңа: көлмә кешедән, авызың өшегән. Кая, бир минем кулъяулыкны! 

 

    М ә р ф у г а. Иртәгә бирермен, әле эшләнеп бетмәгән.

 

    М ө җ и п.  Юк-юк!  Без алай сөйләшмәгән идек. Уенның тәртибен бозасың. Мин оттырган булсам, күз сабынны шундук биргән булыр идем.

 

    М ә р ф у г а. Күрсәт  элек сабыныңны!

 

    М ө җ и п. Элек от, аннан соң күрерсең. Соңгы кабат сорыйм, кая минем кулъяулык?

 

                  Мәрфуга  каелган челтәрле  кулъяулык  күрсәтә, ләкин

 

               бирми, яшерә. Мөҗип  куып тотып, талап ала.. Шул мәлдә

 

               егет кызның битен  җиңелчә генә тешләп ала.

 

    М ә р ф у г а. Үләм, битемне тешләде (битен уа).(Яшьләр көлешәләр).

 

    Г а л и,  С а л и х  а. Уң ягын бит, уң ягын! Ярата, димәк.

 

    М ә р ф у г а.(Кечкенә көзгегә карап) Әле ярый  эзе  калмаган. Үтерә идем  бу Мөҗипне.

 

    М ө җ и п. Әйдәгез уенны дәвам  итик.

 

                   Исхак яулыгын  күзенә төшереп, урынына утыра.

 

    М ө җ и п. (Кечкенә көзге чыгара) монсына  нинди җәза?

 

    И с х а к.  Бу кешегәме? (Бераз уйлап тора) Бу кеше  тагын берәр төрле ят уен өйрәтсен. (Яулыгын күтәрә төшә) Бу бит Салиханың яулыгы. Әйдә, Салиха, башла! Күрсәт бер ят уен.

 

    С а л и х а. Исхак! Нинди яңа уен белим ди мин?

 

     Г а л и. Әбиеңнән  сорашыр  идең. Алар күп белә.

 

С а л и х а. Яңа уеннар белмим шул. Минем бит авылдан чыгып та йөргәнем юк. Йөзек салу, шешә тәгәрәтү, каеш ыргытышу – шулар инде мин белгән уеннар. Мөҗип, йә әле син минем өчен уйнат!

 

М ө җ и п (торып Салиха янына килә). Була гына ул. Хакына күнсәң.

 

С а л и х а. Күнәм – күнәм. Хакы ни соң?

 

М ө җ и п. Шул  инде – бер мәртәбә пәп иттерсәң. Әйдә кил (Салиханы кочып үпмәкче була).

 

С а л и х а. (егетне этеп җибәрә) К-и-и-т! Тәмәке исең килә!

 

М ө җ и п. Юкны сөйләмә, Салиха! Тәмәкене авылда җимәгүр  Гомәр генә тарта бит. Болай булгач, егетләр, Салиха да коры калмасын. Уен белмәсә, икенче  сынау бирик.

 

Г а п т е л ә ү ә л.  Кәнишне!  Берәр мәзәк сөйләп көлдерсен. 

 

С а л и х а.  И-и-и!  Мәзәк – фәлән дә белмим мин.

 

Г а л и.  Юк – юк! Сөйләмичә котыла алмыйсың! Барысы да кушканны эшләделәр бит! Өлешеңә  тигән көмешең.

 

С а л и х а. Юк, булмый миннән!

 

Г а л и. Булмаса, әйберен бирмәгез! Икенче вакытта уйныйм дип авызыңны да  ачма, Салиха!

 

С а л и х а. Ярар, алай булса, тырышып карыйм. Әлеге зимагор Гомәр турында  Мөҗип әйткән иде бит? Әнә шул бәндә  тәмәке тарту гына түгел, аракы да эчә икән бит!

 

Г а п т е л ә ү ә л.  Кит аннан! Мөселман кешегә хәмер эчү ярый торган эшмени? Булмас!

 

С а л и х а. Күпмегә алдым, шуңа саттым. Кешедән ишеткәнне  генә әйтәм.

 

Д а н и я. Аны мин дә ишеткән идем. Шул Гомәр хатыныннан  акча таптырып, күрше урыс авылыннан  аракы китертә икән.

 

М ә р ф у г а.Әстәгъфирулла, тәүбә!

 

С а л и х а. Менә шушы кеше белән  бер кызыклы хәл булган бит.

 

Г а л и.  Йә, нәрсә сузасың, сөйлә инде!

 

С а л и х а. Миңа бу турыда бик ышанычлы кеше ишеттерде. Шушы Гомәрнең хатыны, өйдән чыгып киткән  чакларда  исерек  ирен тыштан йозаклап куя икән. Көннәрдән беркөнне ул ирен бикләп куярга оныткан бит. Нәкъ шул көнне  әлеге дә баягы  миңа сөйләгән җиңгә аларга йомышка кергән икән. Керсә, чалкан китә язган: сакал – мыек баскан Гомәр абзый, кечкенә генә булып бөгәрләнеп, төнге чүлмәк өстендә утыра, ди. Ул, күрәсең, ишек тыштан бикле, дип уйлаган, һәм, гадәттәгечә, тышка чыгып мәшәкатьләнмәгән.

 

                                           К ө л е ш ү

 

 С а л и х а. Әлеге җиңгә сүзгә күршегә керә торганнардан түгел инде, тот та сора: “Улым, әниең кая китте?”  Тегесе дә җор гына кеше инде, шундук ярып салган: “Әни  тпру  китте!”

 

                                           К ө л е ш ү

 

С а л и х а. Мөҗип! Инде синең нәүбәт. Сүзеңдә тор инде: минем өчен бер яңа уен өйрәтәм дидең ич.

 

М ө җ и п. Була, була! Мин әле генә яңа уен өйрәнеп кайттым. Миңа поднос кирәк.

 

             Исхак поднос китерә. Мөҗип аны идән уртасына куя.

 

М ө җ и п.  Инде бер чүмеч су китерегез.

 

                 Дания  су китерә. Мөҗип аны подноска сала.

 

М ө җ и п. Уенның исеме — чәч чакыру. Сез хәзер барыгыз дә бер бөртек чәчегезне йолкып алыгыз да, суга салыгыз. Сезнең кушуыгыз буенча чәчләрегез үзегезгә таба килә башларга тиеш. Чәчне  суга салгач,  поднос тирәсенә килеп, “чәчем кил” дип чакырыгыз.

 

       Барысы дә  чәчләрен салалар һәм поднос тирәсенә чүгәлиләр.

 

Г а п т е л ә ү ә л.  Юкка ышанабыз моңа, бусы да берәр – нинди этлек түгел микән.

 

М ө җ и п. Миңа нәрсә, ышанмасагыз алам да куям.

 

Д а н и я. Кызма – кызма!  Күрсәт әйдә этлегеңне.

 

               Мөҗип беренче башлап суга иелә дә “чәчем кил” дип чакыра.

 

     .         Аның артыннан барысы да  иеләләр.

 

Д а н и я.  Кайда соң монда чәчләр! Берни дә күренми бит.

 

М ә р ф у г а. Этешмәгез әле ул кадәр!

 

И с х а к. Иелмәгез ул кадәр, караңгы итәсез!

 

               Яшьләр  чәчләрен эзләп су өстенә иелүгә, Мөҗип бар хәленә

 

                уч төбе белән  суга  суга һәм барысын да коендыра.

 

                      Көлешү, төкерешү, битләрен-күзләрен сөртү  башлана.

 

     Г а п т е л ә ү ә л.  Һәй маладис! Шәп иттең бит! Тәки үчен апды, каһәр суккыры!

 

     Д а н и я. Ну  Мөҗип! Безгә ачуланма, болай булгач.

 

    С а л и х а.  Бер үкенерсең моның өчен, көне бүген түгел!

 

     М ө җ и п. Әйдәгез дәвам итик, эшләпәдә  әйберләр бар бит  әле.

 

     И с х а к. Мин әзер! (Яулыгын күзенә төшерә).

 

                      Мөҗип  түгәрәк,  чылбырлы  кесә  сәгате   чыгара.

 

     С а л и х а.  Бу  Гаптеләүәл  абыйныкы бит.  Җырласын.

 

      И с х а к. (Яулыгын күтәреп куя) Ярый, җырласын, Салиха аның җырлавын  көтеп кенә йөри.

 

      Г а п т е л ә в ә л. (Гармунын ала) Нинди җыр җырларга икән инде сезгә?

 

      М ә р ф у г а. Фронтта җырлаган җырыңны җырла.

 

      Г а п т е л ә ү ә л. Көзге ачы җилләрдәнеме? Аны күптән түгел җырладым бит. Менә  мин  патефон платинкасыннан яңа җыр  ишеттем,  ике куплетын өйрәндем  дә. Җырның исеме “Арча”.

 

      С а л и х а. Арча нәрсә ул, агачмы?

 

      Г а л и.  Их караңгылык!  Авыл исеме ул. Кечкенә генә шундый.

 

      Г а п т е л ә ү ә л.  Киресенчә, зур авыл ул, шәһәр хәтта. Татарстанда.

 

                          Гаптеләүәл   Арча  көен җырлый. Барысы да уч чаба.

 

      М ә р ф у г а,  Д а н и я.   Безгә дә өйрәт! Йә пластинкасын биреп тор.

 

      М ө җ и п.  Өйрәтер.Уен бетмәгән әле. Тагын бер әйбер калды  (Тарак чыгара).

 

      И с х а к. Бу Галинеке бит. Безнең  бер уенны Гали белми ич әле, без аны ул  армияда чакта уйный идек.

 

      Г а л и. Беләм мин сезнең уеннарыгызны. Тагын  нишләтергә уйлыйсыз?

 

      С а л и х а. Ярар. Ярар! Шаулама! Менә дигән уеннар. Өйрәт Исхак Галигә  уеныңны.

 

      И с х а к. Уен “йолдыз санау” дип атала. Телескоп аша. Гали идән уртага бас!

 

      Г а л и. Булды. Ә телескобың кая?

 

      И с х а к. Менә.

 

                          Бер иске бишмәт китерә дә  бер җиңен өскә

 

                          каратып, бишмәтне Галинең  башына каплый.

 

                           Мәрфуганы ымлап чакыра һәм  җиңне тотарга

 

                           куша..

 

     И с х а к. Күрәсеңме һаваны?

 

     Г а л и. Күрәм, күрәм. Йолдызлар гына юк!

 

     И с х а к.  Ашыкма. Хәзер күренә башларлар.

 

                   ( Чүмеч белән су китерә  һәм өстән  җиң эченә сала).

 

     Г а л и. (Бишмәтен салып ата, кулын йодрыклый). Күрдем йолдызларны, инде  үзегезгә күрсәтә башлыйм.

 

                        Шулвакыт  тыштан  ишек  каккан   тавыш килә.

 

      И с х а к. Кызлар, кайсыгыз ишекне бикләде? 

 

      С а л и х а. Мин. Теләсә-нинди малай-шалай кереп йөрмәсен, дигән идем.  Хәзер ачам.

 

      И с х а к.  Туктап тор. Дәү әни  кайтты  бугай. Йә, егетләр, тиз качыгыз. Ә сез кызлар чәй әзерли башлагыз. Самовар   сызгырып  кына утыра шикеле.  Мин  әбинең гадәтен беләм. Егетләр, тиз булыгыз.

 

                   (Егетләр кайсы кая качып бетәләр. Әби янә ишек кага)

 

      И с х а к. (Балалар  тавышы белән) Кем анда! Әти — әни өйдә юк!

 

      М ә ф т у х а. (Тыштан). Мин, улым, мин!

 

                      Исхак ишекне ача. Мәфтуха  ахылдап килеп керә.

 

 

 

                                 Икенче күренеш. Шулар ук һәм Мәфтуха.

 

   

 

      М ә ф т у х а. Уф, җаным чыга дип торам! Йөрәгем тора да егыла, тора да егыла. Ахылдан килдем. Үлеп ятарсың юлда, әстәгъфирулла, тәүбә!

 

     И с х а к. Ни булды, дәү әни? Син бит кунып кайтырга булып киткән идең.

 

     М ә ф т у х а. Кунарсың, кунмый ни! Көтеп тор. Атнакич булдисә, берсе-бер өйдә утырмас. Шәмсия апаңнарга бардым – ишекләре бикле. Мин ни, аңарга ышаныбрак барган идем инде. Үзе дә чакырган иде, иркенләп кил дип. Нурмөхәммәт  кодаларга сугылдым, анда  да балалары үзләре генә утыра. Ничек кеше азрак өйдә утырмас! Әле ярый Нәгыймә апаң чәй эчереп чыгарды, югыйсә кайтып җитә алмый идем, билләһи!

 

      Ә син, Исхак, монда кызлар җыеп утрасың икән. Нәрсә, берүзеңә шулкадәр кыз килдемени? Артыграк булмасмы? Әллә хакың шулай күтәрелдеме? (кызлар тыйнак кына көләләр). Әле ярый егетләр китермәгәнсең икән, табагач эләктерер идем сыртларына мутларның!

 

              Чәй  әзерләүче  кызлар  авызларын яулык  һәм  куллары

 

               белән каплап кына көләлә.

 

       М ә ф т у х а. Ә сез нәрсәгә ыржаясыз?! Пешерегез тизрәк чәегезне! Эшкәптән алыгыз шуннан. Мин  тәһарәт  кенә алып керим. Ахшамны да укырмын  шуннан соң. Уф тамагым ярыла.

 

              Комган алып чыгып китә .Кызлар кечкенә  чәйнектә чәй

 

              пешерәләр.Өстәл әзерлиләр.Егетләр качкан җирләреннән чыгалар.

 

       М ө җ и п. Исхак! Без гел шунда качып  ятыйкмыни инде? Тапса нишләрбез?

 

       Г а л и.  Әллә әбиең   югында  ычкыныйкмы?

 

       И с  а к. Юк – юк!  Ишек алдында күрә ул сезне.

 

       Г а л и.  Күпме ятырга була соң сәке астында тузанда?

 

       Д а н и я. Сезнең урыныгыз шунда булачак та инде, өйрәнә торыгыз!

 

       Г а п т е л ә ү ә л. Телеңә салын әле күбрәк, Дания!

 

                    Чоланнан дөбердәгән тавыш килә. Егетләр качалар

 

                                   Исхак шкафтан аракы чәкүшкәсе ала.

 

       И с х а к. Мәрфуга! Килче бире!

 

                      Мәрфуга Исхак янына килә. Тегесе аңа ачык шешәнең

 

                        авызын иснәтә. Кыз борынын читкә бора.

 

       М ә р ф у г а. Үләм, нәрсә бу? Аракы түгелме соң? Нәрсә, әбиең аракы эчәмени, әллә үзең чөмерәсеңме?

 

       И с х а к. Саташтыңмы әллә, Мәрфуга? Дәү  әни  аны авырткан җиренә, аягына уа бит. Бик тә шифалы ди. Мә тот!

 

      М ә р ф у г а.  Минме? Ю-у-у-к!

 

      И с х а к. Тиз бул, дәү әни керә. Син моны аның чәенә азлап кына тамыз, йоклап китмәсме.

 

                     Мәрфуга шешәне алъяпкыч астына яшерә. Мәфтуха керә.

 

     М ә ф т у х а. Бисмиллаһиррахманиррахим! Уф аллам! Чоланда егыла  яздым бит. Аягым сына иде, билләһи, имгәнә идем. Корткага күп кирәкмени?

 

Әле дә  аллаһе тәгалә  саклады. Йә, чәегез пештеме?

 

     М ә р ф у г а. Пеште – пеште, Мәфтуха әби, әйдә  өстәл янына утыр.

 

     М ә ф т у х а.  Хәзер, кызым, хәзер.

 

                     Мәфтуха комганын урынына куеп, шунда гына эленеп

 

                     торган сөлгегә кулын сөртә. Мәрфуга аның чәенә  яшертен генә

 

                     аракы агыза.

 

     Д а н и я. Әйдә, әбекәй! Үзеңнеке кебек итеп эч, үз өеңдәге кебек бул.

 

                     Барысы да көлешәләр. Мәфтуха, “Бисмилла” әйтеп, өстәл

 

                      янына килеп утыра. Чынаяк тышка чәй салып эчә башлый.

 

                      Аннан соң аңа карап торган яшьләргә игътибар итә.

 

    М ә ф т у х а. Ә сез, кызлар, нигә утырмыйсыз? Әйдәгез, җитешегез! Бергәләп күңелле була ул.

 

     С а л и х а. Юк – юк, Мәфтуха әби! Без яңа эчкән идек әле.

 

     М ә ф т у х а. Эссе булып китте бит әле, һ-и-и-и!

 

            Француз яулыгын сала һәм  эчке ак яулыктан кала.

 

             Мәрфуга әбинең чәенә тагын  чәй  агыза һәм аракы тамыза.

 

     М ә ф т у х а.(Бер-ике йотым чәй эчкәч). Бигрәкләр лә затлы икән бу чәй! Кулларың да, кызым, бик шифалы икән: күңелләрем күтәрелеп китте. (Чынаякны төпли). Кая , кызым, көйлә, булмаса, тагын берне.

 

            Мәрфуга тагын чәй агыза һәм әби күрмәгәндә  аракы тамыза.

 

            Әби авызын пешерә-пешерә чәй эчә. Кызлар, нәрсә булыр

 

             икән, дип, көтеп торалар. Мәфтуха чынаякны каплап, дога кыла.

 

     М ә ф т у х а.  Бик әйбәт булды! Игелекле балалар икәнсез.Ай-һай, тирләдем кана. Түшелдерикне дә салам инде, бер булмаса. Кая, кызлар, булышыгынз әле! Монда ир-ат  юк  ич, ә син, Исхак балам, китеп тор.

 

            Исхак   элгәртегә (аш-су әзерли торган мич алдындагы

 

             почмак) чыга. Дания белән Мәрфуга, әбинең  изүен 

 

             ычкындырып, калфак кигән башы аша күлмәк

 

             эчендәге  каеп  эшләнгән  күкрәкчәсен салдыралар.

 

     М ә ф т у х а. Менә җәннәт кайда-а-а! Бигрәкләр лә рәхәт шул. Бүген нинди һәйбәт кич! Ә ничек начар башланганые. Сезнең белән үзем дә яшәреп киткәндәй булдым әле. Менә инде биисем дә килеп китте. Кызлар, такмак әйтә беләсезме? Ягез әле ягез! Биетегез әбиегезне!

 

             Кызлар бергәләп такмак әйтәләр. Мәфтуха бии башлый.

 

      К ы з л а р. Килде-китте, килде-китте. Килде-китте, килде-китте. Әтинеке-әнинеке, әтинеке-әнинеке. Килде-китте, килде-китте. Килде-китте, килде-китте. Кыңгыр буга һу-һу,  кыңгыр буга һу-һу. Кыңгыр буга һу-һу,  кыңгыр буга һу-һу. Килде-китте-килде-китте. Әтинеке-әнинеке…

 

                              Бию кыза, егетләр уч чабалар.                                                                                                       

 

      М ә ф т у х а (хәле бетеп). Уф! У-у-у-ф! Нигә соң шунда  егетләрне дә чакырмадагаз? Гармунга биеткән булырлар иде.

 

                           Егетләр качкан җирләреннән чыгалар.

 

      Е г е т л ә р.  Менә без, Мәфтуха әби!

 

       Г а п т е л ә ү ә л. Менә гармун, кирәк булса (гармунны бакырта).

 

                      Мәфтуха аптырап кала. Барсы да тына.

 

      М ә ф т у х а. Нәмәстә?!  Кем чакырды әле сезне монда? Ай ристаннар! Нишләп йөрисез монда чукынып?

 

                     Мәфтуха тиз генә озын табагач алып килеп,

 

                      егетләрне куа башлый.

 

      М ә ф т у х а. Барыгыз, ычкыныгыз моннан, исән чакта!

 

                    Егетләр чыгып китәләр. Әби кызларга карап тора.

 

      М ә ф т у х а. Сезгә дә эләгә! Беләм мин сезне, сигәкләрне: артны борып өлгермисең, килеп тә туласыз! Җитмәсә, малай-шалай  ияртеп китерәсез! Йә әле, кай җирегез кычыта! 

 

                     Кызларны куа. Тегеләр кычыкырышып чыгып китәләр.

 

       М ә ф т у х а (Исхакка). Ә син шулай өй карап утырасыңмы? Менә мин сине! (Исхакны куалый) Икенчедә акыл булыр! Мин сиңа ни әйттем, бала -чага тутыр, дип әйттемме?  

 

       И с х а к. (кача-кача) Дәү әни, кызма! Дәү әни, кызма яме!

 

       М ә ф т у х а. Кызмам менә! Хәзер эләктерәм! (Селтәнә, Исхак куркып кычкыра) Әби көлә.

 

       М ә ф т у х а. Ә-ә-ә-ә! Курыктыңмы? Котың ботыңа киттеме? Нәрсә каттың, бар чакыр иптәшләреңне, кая чыгып шылдылар!

 

                                         Яшьләр  керәләр. 

 

       К ы з л а р. Без китмәдек әле, Мәфтуха  әби!

 

       Е г е т л ә р. Без дә мондабыз әле, әби.

 

      М ә ф т у х а. Шулай булыр шул, беләсез  шул әбиегезнең  йомшак күңелле икәнен. Уйна мут малай, гармуныңны, (кызларга) ә сез, шыртыйлар, биең. Сез дә егетләр, катып утырмаң! Йәгез, эләктермәс борын!

 

                   Бию башлана. Яшләр бииләр, әйләнәләр, әбине дә чакыралар,

 

                   ул да катнаша. Кинәт гармун тукталып кала.

 

      Г а п т ел  ә ү ә л (баша белән ымлый). Т-с-с!

 

                  Яшьләр ике якка аерылып китәләр һәм  карават читендә йоклап утырган әби күренә. Кызлар аның читеген салдырып алып, мендәргә яткыралар. Исхак иптәшләренә ишарәли, тегеләре сак кына чыгып китәләр.

 

Исхак лампаның утын киметә.

 

 

 

     Өстәге материалда  Свердлау  өлкәсе Красноуфимск  тирәләрендәге  авылларда   була торган   кич утыру  йоласы  китерелгән. Дөресен әйткәндә,  Бишавыл авылында  1940 – 50 елларда   аулак өйдә  вакыт уздыру  менә шулайрак үткән.  Монда китерелгән   яшьләрнең исемнәре  реаль тормышта   яшәгән  егет-кызларның  исемнәренә туры килми.

 

tatartarihy.jimdo.com

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *