Сугыш чоры икмэге изложение 7 класс – Нче сыйныф Диктант текстлары
Нче сыйныф Диктант текстлары
Обратная связь
ПОЗНАВАТЕЛЬНОЕ
Сила воли ведет к действию, а позитивные действия формируют позитивное отношение
Как определить диапазон голоса — ваш вокал
Как цель узнает о ваших желаниях прежде, чем вы начнете действовать. Как компании прогнозируют привычки и манипулируют ими
Целительная привычка
Как самому избавиться от обидчивости
Противоречивые взгляды на качества, присущие мужчинам
Тренинг уверенности в себе
Вкуснейший «Салат из свеклы с чесноком»
Натюрморт и его изобразительные возможности
Применение, как принимать мумие? Мумие для волос, лица, при переломах, при кровотечении и т.д.
Как научиться брать на себя ответственность
Зачем нужны границы в отношениях с детьми?
Световозвращающие элементы на детской одежде
Как победить свой возраст? Восемь уникальных способов, которые помогут достичь долголетия
Как слышать голос Бога
Классификация ожирения по ИМТ (ВОЗ)
Глава 3. Завет мужчины с женщиной
Оси и плоскости тела человека — Тело человека состоит из определенных топографических частей и участков, в которых расположены органы, мышцы, сосуды, нервы и т.д.
Отёска стен и прирубка косяков — Когда на доме не достаёт окон и дверей, красивое высокое крыльцо ещё только в воображении, приходится подниматься с улицы в дом по трапу.
Дифференциальные уравнения второго порядка (модель рынка с прогнозируемыми ценами) — В простых моделях рынка спрос и предложение обычно полагают зависящими только от текущей цены на товар.
Диктантлар – 8(4)
Диктант №1. ( “6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау” темасы буенча)
Авыл киче.
Тар тыкрыкларны иңләп, өйләренә кайтып барган Рәхимҗан яңа айның тулылыгына, күкнең зәңгәрлегенә, йолдызларның җемелдәшүенә сокланып туймады. Авылның шундый матур тын кичен гомерендә беренче кат күрүе дә түгел, югыйсә.
Авыл кичләренең кабатланмас матурлыгы бар шул. Менә бүген дә берничә җирдә адашып өйгә кайтмый калган сарык бәрәннәре торып калды. Клуб нигезе буенда кәҗә тәкәсе ята, ай нурында аның мөгезләреннән төшкән күләгә ерактан ук күзгә ташлана. Серле тынлыкны бүлеп, кемнеңдер әтәче саташып кычкырып җибәрде. Җанга сафлык өстәп, җил исәргә тотынды. Су буеннан бөтнек исе катыш салкынча һава дулкыны алып килде ул. Бакалар тел кайрады,чикерткәләр сайрады. Алар бүленеп торган арада чишмәләр җыры ишетелде.
Рәхимҗан Ризван каеннары чишмәсе тавышын танырга тырышты. Аның күңеле нечкәргән иде. “Авылдан китсәң, бу кичләрдән башка ничек яшәрсең,”- дип уйлады ул.(120 сүз)
Грамматик бирем. Фигыльләрнең астына сызарга, төркемчәсен күрсәтергә.
Диктант №2. ( “Ияртүле бәйләнеш” темасы буенча)
( Н.В.Максимов, С. М. Трофимова, М. З. Хәмидуллина. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2005, 49 бит)
Шомырт чәчкә аткан чак. Авылны хуш ис чорнап алган. Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри. Алар басынкы гына шатланып гөжлиләр. Бал кортларының тату гөжләве, куанычлы бәйрәм ясап, аларның чәчәктән чәчәккә очып- кунып йөрүләре җанга рәхәт сала. Иртән явып үткән кояшлы яңгыр бал төшереп киткән. Баскыч төбендәге тирәкнең баллы яфраклары кояшта ялтырап тора. Табигатькә мул, тыныч рәхәтлек иңгән. Һәр үлән яфрагы, һәр таш. Һәр матдә көр һәм ифрат куанычлы шатлыкка сугарылган.
Бирем. Беренче-өченче җөмләләрдә ияртүле бәйләнештәге сүзләрне сайлап язарга
Диктант №3. (контроль)Лагерьда сабантуй. ( “Сүзтезмә” темасы буенча)
( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 96 бит)
Иртәгесен кызарып кояш чыкты. Табигате дә әллә сизә инде? Сабан туена нинди матур көн! Иртәнге аш, иртәнге линейка әллә булды, әллә юк, аңа игътибар итүче булмады. Бары тик сабан туе ачылуын көтәбез. Сәгать тугыз. Шат йөзле балалар мәйданчыкны уратып алдылар. Алдан ук әзерләнгән озын эскәмияләрдә безнең әти-әниләр,әби-бабайлар утырган. Мәйдан уртасында- озын колга, ә аның очында-кызыл башлы борынгы сөлге. Мин моны беренче тапкыр күрәм. Мәйдан алдында-зур өстәл. Анда җиңүчеләргә бүләкләр куелган.
Менә мәйдан уртасында Бикнур абый пәйда булды. Кулында-сырлы таяк. Бу чүлмәк ватарга инде. Ул безне сабан туе ачылу белән котлады. Без дәррәү кул чаптык.
Ул бүгенге көннең программасы белән таныштырды. Жюри әгъзалары үз урыннарына килеп утырдылар.(110сүз)
Грамматик бирем. Түбәндәге җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алып тикшерергә:
Алдан ук әзерләнгән эскәмияләрдә безнең әти-әниләр, әби-бабайлар утырган.
Диктант№4.(“ Җөмләнең иярчен кисәкләре” дигән тема буенча)
Кыш урталары. Һава салкын. Табигать инде ял итә. Җир йөзе кар юрганына төренгән, йоклый. Ай яктысында кар бөртекләре җем-җем итеп ялтырап торалар. Әнә еракта урман күренә.
Авыл да карга төренеп тирән йокыга талган. Әнә тау буена утырган кечерәк кенә авыл.Югарыга күтәрелгән нәзек кенә мәчет манарасы аның татар авылы икәнен белгертә. Вакыт инде кич булганга, авыл тын. Тик ара-тирә этләр өргәләгәне генә ишетелеп куя.
Караңгыда өйләр печән чүмәләләре булып күренәләр. Тәрәзәләрдә ут күренми: бар да йоклый.Тик авыл читенәрәк салынган бер йортта гына ут яна.Ул өй асылмалы җиделе лампа белән яктыртылган. Кыйммәтле җиһаз булмаса да, аның эчендәге бөтен нәрсәдә пакьлек күренеп тора. Идән чиста итеп себерелгән, стеналарга кызыл башлы ап-ак сөлгеләр җентекләп эленгән. Өй эче тын, хәтта тәңкә ярымлык сәгатьнең йөргәне тик-тик итеп аерым ачык ишетелә.
Диктант № 5.(контроль)
“Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре”дигән тема буенча.
( Ш. Сайкин.Диктантлар. Казан, 1977, 83-84 битләр).
Төштән соң буран кузгалды. Тәрәзәдән урамга караган саен,йөрәгем сызлап куя. Нишләр икән мондый буранда минем песнәгем? Бәлки әле, яңадан әйләнеп кайтыр? Юк, ул кайтмады.
Тагын җәй булды,аннан соң көз килде. Мин һаман песнәгем турында кайгырып йөрдем. Мескенем минем нишләде икән ул урманда?
Әнә беренче кар да яуды. Мин һаман көтәм, ә песнәгем килми дә килми! Нәрсә булды икән аңа?
Бер иртә иде. Тәрәзә төбендә ниндидер тавышка кинәт уянып киттем. Күрәм, каенга көтүе белән песнәкләр килеп кунган.Шау-гөр киләләр, әйтерсең каенны сарылы, аклы-каралы чәчәкләр сырып алган! Шунда бер песнәк тәрәзә өрлегенә үк килеп кунды да, башын сузып, өй эченә карады. Әйе, бу минем песнәгем иде. Мин аны таныдым!
— Исәнме, исәнме, нәни кошчыгым минем!- дип, мин аңа кул изәдем. Күрәсең, бу юлы ул безнең авылга дусларын да алып килгән (130 сүз)
Бирем . Әйтү максаты буенча җөмлә төрләренә җөмләләр сайлап язарга.
Диктант № 6.( “Җөмлә кисәкләре” темасы буенча) Яз килә.
( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 111 бит)
Баш очында гына тургай талпына. Аның җыры зәңгәр һавада яңгырап тора да язгы кояш нурларында изрәп яткан кар өстенә коела. Гөрләвекләр тавышына кушылып, сине хискә күмә, моңа чаклы йоклап яткан күңел кылларыңны тибрәтеп җибәрә.
Ала- кола булып торган басулардан күзгә күренер- күренмәс кенә бу күтәрелә. Урман буенда ниндидер бер дәһшәтле бик борынгы җанварга охшаган кар сырынтысы сузылып яткан. Урман ягыннан борынга бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. Биек урман агачларында каргалар кызып-кызып оя ясыйлар. Мәрхәмәтле, игелекле яз барысын да уяткан, һәммәсенә эш тапкан.
Әллә ниткән күңел җилкенүе тоя Гариф. Моңа кадәр тыныч кына типкән йөрәк каядыр ашкына башлый. Шушы көнгә чаклы үз гомеренә туры килгән бер язны да авылда каршылый алмады. Менә нинди икән бит ул туган як язы. (126 сүз) ( М. Хәбибуллиннан)
Бирем.2 нче абзацны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә.
Диктант № 7. (“Җөмләнең модаль кисәкләре” темасы буенча)Яз җитә бит
( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 130 бит)
Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады. Ерактагы кара урман, ничектер, күгелҗемләнеп, яшәреп китте. Өй түрендәге миләш ботаклары да яшелрәк төскә керделәр. Түбә читләрендә боз сөңгеләре күренде. Чана юллары шомардылар, караеп калдылар. Менә яз хәбәрчеләре- кара каргалар- килеп, су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар.
Бирем. Кереш сүзләрне билгеләргә, беренче абзацны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
Диктант № 8.(Контроль)( “ Ел буена үткәннәрне кабатлау” темасы буенча.)Кайда син, чишмәм?
( “Мәгариф”журналы № 4, 2010, 18 бит)
Туган авылыма мин еш кайтам. Аның матур табигате үзенә тарта. Беренче мәртәбә тәпибаскан җирләрем, аунап үскшн яшел болыннарым, ургый- ургый аккан салкын чишмәм- һәммәсе дә, күңелемне җилкендереп, сабый чагымны хәтерләтә.
Авылыбыз башындагы тау өстеннән, тәңкәдәй чылтырап, серле моңнарын еракка тарата- тарата чишмә ага. Аның суы, энҗе төсле тамчыларын сикертә- сикертә, киң улак буйлап килә һәм юлында очраган ташларны юып, тирә-юньдәге матурлыкны күзәтә- күзәтә авылыбызны нәкъурталай бүлеп, инеш булып агып китеп бара. Ә бу инеш, бераз баргач, Мишә елгасына кушыла.
Килен булып төшкән ак алъяпкычлы апаларның, чибәр- чибәр кызларның авылыбыздагы тәүге адымнары да чишмә сукмагыннан башлана. Алар, көлешә- көлешә, саф чишмәгә суга ашкыналар һәм үзләренең җиңел хәрәкәтләре, җор сүзләре белән чишмә тирәсен тагын да ямьләндерәләр. Мөлдерәмә тулы чиләкләрен иңнәрендә биетә-биетә, чишмә сукмагыннан үтәләр. Чиләкләре нинди матур, сулары ташып тора аларның! (126 сүз) (Д. Гайнетдиновадан)
Бирем. Аерып күрсәтелгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
Изложение текстлары
Изложение №1Шәфкатьсезлек
(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениелә җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003, 76 бит)
Яратам мин урманны. Андагы бөҗәкләрнең сәер гадәтләренә, кош- кортларның җитди кыяфәт белән үзләренә генә хас әллә ниткән эшләр майтарып йөрүләренә сокланып бетә алмыйм.
Шулай да мин ул көнне үземнең иң яраткан әйберләремә, табигатькә карата зур игътибарсызлык күрсәттем. Аннан соң байтак вакыт үтсә дә, әнә шул игътибарсызлыгым өчен үкенүдән, күңел әрнүеннән арына алганым юк.
Әйткәнемчә, урман буйлап акрын гына атлап киләм. Бер читтә бәхәсләшеп торган өч малайга күзем төште. Кулларында рогаткалар да күргәч, сагаеп калдым, алар исә минем агачларга поса- поса килгәнне сизмәделәр, бәхәсне дәвам иттерә бирделәр.
— Булдыра алмыйсыз сез, ата белмисез. Ә мин менә бишне бәреп төшердем, -диде озын буйлы, сары чәчлесе, аяк астына күрсәтеп. Яхшылабрак карасам… малайларның аяк асларында үтерелгән кошлар аунап ята. Сары чәчле малай кошларны алдына ук өеп куйган. Мин ул өемдә ике чыпчык, песнәк һәм сыерчыкны танып алдым.
… Билгеле, шуннан артыгын мин тыңлый алмадым. Малайларның аяк асларындагы үтерелгән кошчыкларга карадым да каттым. Әнә бер сыерчык. Ул быел гына оядан очып чыкканбала кош әле. Көзгә кадәр тамагымны ныграк туйдырыйм, канатларымны ныгытыйм,әле минем алда ерак илләр, зур диңгезләр кичәсем бар, дип, урман буена килгәндер ул. Әнә бер песнәк ачылган томшыгын да ябарга өлгермичә һәлак булган. Шунда ук бер кызгылт кошның җансыз гәүдәсе аунап ята. Аның ачык күзләре түп-түгәрәк, зәп-зәңгәр.
…Хәзер мин шул малайларга бер генә сүз дә әйтә алмый калуыма үкенеп бетә алмыйм. Миңа ул малайлар әле һаман да рогатка белән гаепсез кошларны атып йөриләрдер шикелле. (229 сүз) ( Г. Рәхимнән)
Изложение №2(контроль)Ага да ага Идел
(Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7 .Казан, “Мәгариф”,2005, 87-88 битләр).
Пароход Казанга бик иртә, иртәнге сәгать алтыда килә икән.
Бу кичне мин рәтләп йоклый алмадым. Бала чактан күңелем түрендә урын алган бу бөек елга һәм аның өстендә уздырган көннәрем-төннәрем, хыялым күгендә яңадан кабынып, йокымны качырдылар. Аннары, дөресен әйтергә кирәк, күңелдәге әлеге ямьсез очрашудан калган авыр төерне дә, нәрсә белән булса да, юып ташларга кирәк иде.
Якты, җыйнак салонда, озак кына утырып, кичке аш ашадым. Пианинода уйнадылар, җырчысы да табылды. Күңел ачылып китте. Палубага чыктым.
Хәйран бер җәйге кич иде. Тулган ай тымызык су өстендә көмеш юл сузган. Пароходыбыз Куйбышев диңгезе киңлегенә чыккан.Әйләнә- тирә очсыз-кырыйсыз су, ә күктә бихисап йолдызлар.
Пароход бара. Аулак палубада, уйларымны юлдаш итеп, ялгыз мин йөрим. Юл күрсәтеп чайкалган өчпочмак бакеннар башындагы кызыл, яшел утлар, күз кыскандай,сүнеп- кабынып, безне озатып калалар. Мин палубаны әйләнәм дә әйләнәм. Менә көн туа башлый. Көн белән бергә саба җиле туа. Сәгать дүртенчеләр тирәсендә Идел яры, ярдагы каралтылар. Кама Тамагы пристане күренә.
Бу иң соңгы туктап узган пристань иде. Хәзер инде пароходыбыз, Идел яры буйлап, Красновидово, Шеланга авылларын, Ослан тауларын узып, Казанга якынлаша барды. Бу чагында тирә-як яктырган, Идел өсте иртәнге кояш нурлары һәм балык күзләп очкан акчарлаклар, аларның балаларча кычкырган тавышлары белән җанланган иде.
Иртәнге җиләс палубада ялгызым шул күренешне күзәтеп барам…
Табигать, бөек художник син! Әгәр дә тормышыбызны бизәүче, тормышыбызга гына түгел, ә рухи дөньябызга да ямь өстәүче син табигать булмасаң, яшәү бик күңелсез булыр иде, кеше гел тупаслана, мүкләнә, картая барыр иде.
Нинди матур, ах, нинди җанлы бу иртәнге сәгатьләрдә Идел өсте!
Тын гына, салмак кына тирбәлеп ага да ага Идел. (253 сүз) ( Г. Минскийдан).
Изложение №3 Сугыш чоры икмәге.
(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003,53-54 битләр.)
Кулыма икмәк телеме алганда, еш кына сугыш еллары исемә төшә. Ул еллар сабыйларны ятим итте, бер телем икмәккә тилмертте. Җиңү сәгате сукканнан соң да, сугышның авыр нәтиҗәләре байтак вакыт әле үзен сиздерде.. Мин һаман 1945 нче елның август башларында үзем шаһит булган күренешне оныта алмыйм. Без, бер группа солдат һәм сержантлар, туган илгә кайтып бара идек. Һәркайда җимереклек, хәрабәләр күзгә ташлана Авылларның исемнәре топографик картада гына калган. Исәннәр, кайда ничек, үзенчә оя корып, җимерекләрне бетерү, тыныч тормыш башлап җибәрү белән мәшгуль иде.
Шулай кайта торгач, безнең эшелон кечкенә генә станциягә килеп туктады. Төшәргә команда булмаганлыктан, ачык ишектән генә тирә-юньне күзәтәбез. Шул вакыт әллә каян гына безнең вагон турысына 7-8 яшьләр тирәсендәге сәләмә киемле ябык кына малай килеп чыкты. Кызыксынып, бер сүз дәшмичә генә, малайны күзәтәбез. Аның, зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп,зәгыйфь кенә тавыш белән: “ Абыйлар, ипиегез юкмы, ипи бирегезче,”- диюеннән сискәнеп, эсселе- суыклы булып киттек. Ул тавыш әле дә колак төбендә яңгырап, күңелне тетрәтеп тора шикелле.
Менә бит ул каһәр суккан сугыш! Без фронттан, мең төрле үлем сынауларын үтеп, Европаны азатлыкка чыгарып кайтып киләбез, ә биредә сугышның авыр нәтиҗәләре: йорт-җирсез калган кешеләр, тилмереп икмәк сораучы ятимнәр каршылый. Без, аяусыз һөҗүмнәрдә иң якын дустын югалтканда да сыгылып төшмәгән кешеләр, дошманга чиксез нәфрәт белән сугарылган кырыс сугышчылар, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен читкә борылдык…
Малайның без биргән икмәкне ничек кабул итү күренешен, ул минутлардагы кичерешләрне күңелдән бернинди дулкын да юып алып китә алмас, мөгаен.
Башка станцияләрдә дә икмәккә тилмерүчеләрне азмы- күпме шатландырдык, паекларны балаларга өләштек. Әмма беренче очраган малай онытылмый. Табынга утырган саен, икмәк сорап ялварган малай искә төшә, ул хис миңа икмәкне тагын да олыларга куша. (262 сүз) (Көндәлек матбугаттан)
megapredmet.ru
КИМ по татарскому языку(7 класс)
7 нче сыйныфта башкарылырга тиешле язма эшләр
Язма эш төреСаны
Сочинение
6(1)
Диктант
7(2)
Изложение
5(2)
Контроль диктантның күләме
ел башы
ел ахыры
70—80
80—90
Изложениенең күләме
ел башы
ел ахыры
Сүз саны
Язма күләме
Сүз саны
Язма күләме
190—230
105—115
230—270
115—125
Сочинениенең күләме
1-2 бит
Искәрмә. Җәяләр эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.
ДИКТАНТЛАР
Кереш диктант (№1)
Табигатьне өйрәнүче фәннәр
Максат: 6 нчы сыйныфта өйрәнгән лексик- грамматик материалның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Бурычлар.
Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу.
Сүзләргә басымны дөрес кую.
Тыныш билгеләрен дөрес кую.
Кешеләр борынгы заманнардан ук табигать серләренә төшенергә тырышканнар. Туган ягын, аның табигатен яратучыларның яңадан – яңа сораулары туган. Җавап эзләп, кеше табигатькә якыная барган саен, сораулар арта торган. Табигатьне өйрәнүче төрле фәннәр барлыкка килгән. Үскән саен, син дә табигать белән якыннанрак танышасың. Үсемлекләр турындагы фән – ботаниканы, хайваннар турындагы фән – зоологияне өйрәнәсең. Планетабыз Җирне өйрәнүче география фәне, тереклек дөньясын өйрәнүче биология фәне белән танышасың.
Табигатьтәге барлык бәйләнешләрне өйрәнә торган бер фән бар. Ул – экология.
(73 сүз) ( Ф.Җ. Ибраһимова “Табигать бизәкләре”)
Диктант (№2)
Дуслар
Максат: өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Бурычлар.
Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.
Укытучы тәкъдим иткән биремнәргә дөрес җавап табу, белгәннәрне системалаштыру.
Песнәк каен агачына оя ясады. Ул ояга күкәйләр салды. Чирәмнәр арасыннан каен агачына таба елан шуышты. Песнәк еланны күрде. Аның йөрәге ярылырга җитеште. Песнәк — акыллы кош. Ул еланның гадәтен белә. Менә хәзер елан аның оясына менәр. Ул күкәйләрне ватып эчәр.
Керпе еланның каен агачына менәргә җыенуын күрде. Ул кызу – кызу еланга таба тәгәрәде. Керпе елан өстенә ташланды. Үткен тешләрен еланның башына батырды. Керпенең батырлыгы аркасында песнәкнең балалары исән калды.(69 сүз). (С Әдһәмова)
Бирем. 3 тамыр, өч ясалма нигезле фигыль язарга.
Контроль диктант (№3)
Укытучы
Максат: өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Бурычлар.
Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.
Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу.
Кеше олыгая барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара. Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый.Тирә — якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод – фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән. Шуңа күрә укытучы – һәркемнең күңел түрендә.
Укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә. Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучы хәреф танырга өйрәткән. Аннары Гагарин белән бергә йолдызлар дөньясына күтәрелгән.
Җирдә һәрбер һөнәр кадерле, кирәкле. (80 сүз) (“Журналист язмасы”ннан)
Бирем. Бирелгән җөмләләрдә сүз төркемнәрен билгеләргә
Диктант (№4)
Яшенле яңгыр
Максат: өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Бурычлар.
Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.
Тыныш билгеләрен дөрес кую.
Ярдәмче фигыльләргә һәм ярдәмче фигыль ролендә йөрүче мөстәкыйль фигыльләргә сызу.
Без күрше малайлар белән урманга барырга җыендык. Кичтән үк хәзерләнеп куйдык.
Иртән торып чәй эчкәч, безнең йорт янына җыелдык. Кояшлы матур көн иде. Без юлга чыктык. Күп тә үтмәде урманга барып җиттек. Камил юлны белми иде, адашып йөрдек. Ләкин, озак та үтмәде без таныш аланга килеп чыктык. Шул арада кара болыт килеп чыкты һәм коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри. Без малайлар белән кире кайтырга уйлаштык.
Озак та үтмәде, яңгыр туктады. Ялт итеп кояш чыкты. Урман өстендә салават күпере күренде. (82 сүз.)
Бирем. Ярдәмче фигыльләргә һәм ярдәмче фигыль ролендә йөрүче мөстәкыйль фигыльләргә сызарга.
Диктант (№5)
Җылы яңгыр.
Максат: өйрәнгән лексик – грамматик материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Бурычлар.
Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.
Аваз ияртемнәрен һәм аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләрне табу.
Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрдә яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.
Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.
Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде. (82 сүз.) (Г. Бакировтан)
Бирем. Аваз ияртемнәрен һәм аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләрне табарга.
Диктант (№6)
Агыйдел.
Максат: өйрәнгән лексик – грамматик материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Бурычлар.
Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.
Ярдәмче сүз төркемнәренә сызу.
Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу.
Тыныч кына аккан көмеш сулары, яшел тугайлары, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнары, андагы җиләк-җимешләре, чылтырап аккан чишмә-инешләре Агыйделнең матурлыгына кабатланмас нур өстиләр. Аның ярына басып карап торсаң, күңелне кузгата торган күренеш ачыла. Агыйделгә зәңгәр чишмәләр, бихисап сандагы эреле-ваклы елгалар кушыла. Тирә-юнендә сазлыклар, җикән һәм камыш үсә торган күлләр җәелеп яталар. Урман-әрәмәләр яр кырыйларына сырышып үскәннәр. Агыйдел турында халык кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар юллаган.
Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел. (76 сүз) (Фирдәвес Гарипова буенча.)
Бирем. Ярдәмче сүз төркемнәренә сызарга.
Контроль диктант (№7)
Эдельвейс
Максат: өйрәнгән лексик – грамматик материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Бурычлар.
Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.
Ел дәвамында өйрәнгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану.
Бирелгән җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләү.
…Мин сиңа Кызыл китапка кергән чәчәкләрнең берсе – серле тау чәчәге – Эдельвейс турында сөйләрмен.
Беренчедән, бу чәчәкне тау башына менгән һәр кеше күрә алмый.
Аны күрер өчен, бик биеккә, хәтта болытлардан да өскәрәк күтәрелергә, көчле җилләр, түзеп булмаслык салкыннар хакимлек итә торган кар – боз патшалыгына менәргә кирәк. Күрәсең, Эдельвейс шундый биектә, кеше кулы җитмәслек үткен кыя башларында үсүе белән данлыклыдыр да.
Икенчедән, Эдельвейсны бер тапкыр да күрмәгән кеше аны гаҗәеп матур дип уйларга мөмкин. Бу һич тә алай түгел. Матурлыкка килгәндә, гап – гади чәчәкләр дә, мөгаен, аннан күп тапкырлар матуррактыр. (90 сүз) (Н. Хәкимуллин)
Бирем. Бирелгән җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә.
Өйрәтү диктантын бәяләү
Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.
1 орфографик, 2 пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.
5 орфографик, 4-6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Контроль диктантны бәяләү
БилгеХаталар саны
«5» ле
0/0, 0/2, 1/0 пөхтә эшкә
«4» ле
2 — 3/3 — 2
«3» ле
4/4, 3/6
«2» ле
6/5,5/8
ИЗЛОЖЕНИЕЛӘР
Изложение (№1)
Актүш яралангач
Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Бурычлар.
Сөйләм телен һәм язма телне үстерү.
Сүз байлыгын арттыру, хәтерне яхшырту.
Эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.
Актүш ак бандалар аткан пулядан чак кына үлми калды. Аның ике аягы икешәр җиреннән яраланды. Ул Илсөяр будкасы янында аунап ятты һәм түземсезлек белән Илсөярне көтте. Таң атып килә иде. Илсөяр будкага кайтты. Эт Илсөярне күрде дә җиңел генә аякларына басты. Ләкин бу җиңеллек күпкә бармады. Бераздан ул бөтен гәүдәсе белән җиргә ауды. Актүш Илсөярне болай хәлсезләнеп каршы алуына уңайсызланган шикелле булды. Ул үзен тере, шат күрсәтергә тырышты. Бөтен көче белән яңадан аякларына басты. Менә аның гәүдәсе як-якка селкенеп куйды һәм аяклары дерелди башлады. Бу хәлне күрү Илсөяргә бик авыр тоелды. Актүш арткы аякларын җиргә терәде дә бераз гына өреп җуйды. Илсөяр Актүшнең өрүен аңлады. Бу—шатлык өрүе иде.
Илсөяр белән Актүшкә элек һәр көн бер-берсен күрергә туры килсә, менә соңгы вакытта берничә көннәр аерылып яшәргә кирәк булды. Актүш берүзе будканы саклады. Ул ачыкты һәм сусады, ләкин будка яныннан китмәде.
Илсөяр Актүшкә елмаеп карады һәм аның башыннан сыйпады. Аны озак итеп иркәләде, аягындагы яраларын бәйләде. Аннан кесәсендә калган кечкенә күмәч катысы белән Актүшне сыйлады һәм будка эченә алып керде. Илсөярнең күзе утыннар арасында калган ярты икмәккә төште. Ул шушы икмәкнең беразын Актүш алдына куйды. Актүш икмәкне ике аягы арасына куйды да шыңшый-шыңшый ашый башлады. (196 сүз.) (Г.Гобәйдән)
Контроль изложение (№2)
Ак күл буенда
Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Бурычлар.
Сөйләм телен һәм язма телне үстерү.
Фикерли һәм нәтиҗә ясый белү.
Сүз байлыгын арттыру, хәтерне яхшырту.
Эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.
Безнең авылдан ике генә чакрым чамасында җиргә төшкән ай кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек ялтырап ята торган Ак күл дигән бик зур күл бар.
Май ае керү белән, күл тирәсендә кешеләр кайнаша башлыйлар. Монда күрше авыллардан әллә ничаклы халык җыйналып, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр. Кич булса, камышлар арасында төрле су кошлары чутылдашалар.
Күлнең тирә-ягы җәй буена шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл буе җанлылыгын югалта. Кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр. Бу вакытта инде кешеләрне дә күреп булмый.
Бу вакытта Ак күл буе җылы якка күчеп бара торган кыр казларының туктап ял итә торган урыннарына әверелә. Һәр көн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп хәл җыялар һәм тагын болыт кебек һавага күтәрелеп, очып китәләр. Аларның «кыйгак, кыйгак» кычкырулары Aк күл буена ямь һәм җан биреп тора.
Мин шушы аулак күл буена, һәр көн дип әйтерлек, ат эзләп барам. Анда дөньяның бер читеннән икенче чи тенә бара торган кыр казларының тезелешеп күлгә төшүләрен карап торам. Аннары матур тавышларын тыңлап, төрле уйларга чумам.
Их, шулар кебек, ерак җирләргә, очып китсәң иде (190 сүз.) (М.Гафуридан)
Изложение (№3)
Батырлык
Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Бурычлар.
Сөйләм телен һәм язма телне үстерү.
Фикерли һәм нәтиҗә ясый белү.
Сүз байлыгын арттыру, хәтерне яхшырту.
Эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.
1945 нче елның язы. Сугышлар инде фашистларның үз оясы Германиядә бара. Җиңү көннәре якынайганнан-якыная.
Шулай бер иртәдә безнең танкистларга дошманның зур көчләрен юк итәргә приказ бирелә. Безнең танклар һөҗүмгә күчә. Әнә гвардия лейтенанты Нәҗип Хаҗи- повның алгы сафта барган машинасы фашистларның ике танкын яндырды, өченчесен таранлады. Башка танкистлар уң яктан килеп чыккан зур һәм килбәтсез «Тигр» маркалы танкка бер-бер артлы дүрт снаряд җибәрделәр. Ул дөрләп яна башлады.
Тагын ике «Тигр» күренде. Аларның берсе зур тубын Нәҗип Хаҗипов танкына төзи башлады. Тик Хаҗипов сугышчылары алданрак атып өлгерде һәм «Тигр» сафтан чыкты. Әллә каян яңадан немецларның дүрт танкы килә башлады. Лейтенант Хаҗипов тубын беренчесенә төбәп атты. Тагын корды, тагын атты. Фашист танклары яна башладылар.
Кинәт аның машинасына да яндыргыч снаряд тия. Танк яна башлый, эченә ут ялкыннары, төтен ургылып керә. Лейтенантның киемнәренә ут каба. Тик ул танкыннан чыгып, уттан котылырга уйламый да, көч-хәл белән дошманның соңгы танкына төзәп ата, аны яндыра. Үзе эчкә авып төшә.
Шушы батырлыклары өчен Нәҗип Хаҗиповка Герой исеме бирелә. Аның фамилиясе элек ул хезмәт иткән хәрби частьның исемлегенә мәңгелеккә кертелгән, һәр көнне кичке барлау вакытында аның фамилиясе әйтелә. Шулай аның исеме мәңгеләштерелде. (189 сүз.) (С.Шакирдан)
Изложение (№4)
Сихерле чәчәкләр
Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Бурычлар.
Татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалану.
Укучыларның логик фикерләү, эзлеклелек сәләтен үстерү.
Язма сөйләм осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү.
Фикерли һәм нәтиҗә ясый белү.
Ул уянганда, кич якынлашкан иде инде. Уяну белән, ул тәнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын, аякларын сузып киерелүе булды – җиргә егылып та төште. Бераз җайсыз төште булса кирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты. Ашыйсы килеп китте. Азлап кимерә-кимерә, актык сохарилар да юкка чыктылар.
Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакытта Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн уртасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кай вакыт була икән? Теләсә кайчан булсын — барыбер түгелмени? Бу төнне Рөстәм, йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.
Шулай уйланып утырганда, тәнгә салкынча җил бәрелде. Кайдадыр күктә каргалар карылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп, кара урман аша яп-якты тасма сузылып үтте. Ояларына ашыккан җәнлекләр чинавы ишетелде. Төнге янгын вакытында була торган ал яктылык җәелде.
Рөстәмне курку алды. Тик аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз ис белән тулды. Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. Күз ачып, күз йомганчы, алар шундый үстеләр, чәчәкләрдән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Ул шундый комсызлык белән аларны, учлап-учлап, авызына тутырды һәм чәйнәмичә йота барды. Ул чәчәкләр, авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.
Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнә иде, һәм ул, хәлдән таеп, җиргә егылды. (248 сүз.) (Г. Кутуйдан)
Контроль изложение (№5)
Сөйкемсез песи
Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Бурычлар.
Сөйләм телен һәм язма телне үстерү.
Сүз байлыгын арттыру, хәтерне яхшырту.
Эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.
Безгә аклы-сарылы песи баласы кереп ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул песиебез үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Төсе матур булганы өчен генә түгел, без аны акыллы булганы өчен дә яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде, диләр.
Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарына бирсәң, төрле җиргә өстерәп алып китә дә идәнне буяп бетерә, Өстәлгә менеп, икмәк сыныкларын тартып төшерә. Тагын әллә нинди тәртипсезлекләр эшли…
Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә керде. Ул, безгә ияләшкән песи баласын күргәч, исе китеп:
— Абау, бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр, Әнисәләр дә куалап чыгардылар, ул акылсыз, сөйкемсез песи,— диде.
— Ә мин аны куалап чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм, — дидем мин.
Абыем Шамил дә:
— Сынап карыйк, өйрәнмәсә, үзенә үпкәләр,— диде. Без, Шамил абыем белән икәүләп, песине өйрәтә башладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурланланды, түгәрәкләнде, акыллыланды.
Хәзер Мәйсәрә, безгә уйнарга кергәч, аны күреп исе китә, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга.
— Сезнең үз песиегез бар бит, бусын миңа бир әле, — дип сорый ул миннән. Шамил дә, мин дә көләбез.
— Без аны үзебез шундый итеп тәрбияләдек, хәзер берәүгә дә бирмибез, — дибез.
Песи, безнең сүзне аңлаган кебек, минем алдыма килеп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый. (229 сүз.) (Ә.Бикчәнтәевадан)
Изложениене бәяләү
Тема тулысынча ачылган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин).
Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, 1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса, 2 орфографик, 2-3 пунктуацион, 1 грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны 4 тән артса, пунктуацион хаталарның саны 5 тән, грамматик хаталар саны 3 тән артса, «2» ле куела.
Сочинениене бәяләү
Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килүе, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела (1 орфографик яисә 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).
Язманың эчтәлеге, нигездә, темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3 пунктуацион яисә 1-2 сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.
Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3 орфографик, 4 пунктуацион яисә 3-4 сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, 5 орфографик, 8 пунктуацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.
infourok.ru
Диктант № 6.(“Лексикология” темасы буенча)
Обратная связь
ПОЗНАВАТЕЛЬНОЕ
Сила воли ведет к действию, а позитивные действия формируют позитивное отношение
Как определить диапазон голоса — ваш вокал
Как цель узнает о ваших желаниях прежде, чем вы начнете действовать. Как компании прогнозируют привычки и манипулируют ими
Целительная привычка
Как самому избавиться от обидчивости
Противоречивые взгляды на качества, присущие мужчинам
Тренинг уверенности в себе
Вкуснейший «Салат из свеклы с чесноком»
Натюрморт и его изобразительные возможности
Применение, как принимать мумие? Мумие для волос, лица, при переломах, при кровотечении и т.д.
Как научиться брать на себя ответственность
Зачем нужны границы в отношениях с детьми?
Световозвращающие элементы на детской одежде
Как победить свой возраст? Восемь уникальных способов, которые помогут достичь долголетия
Как слышать голос Бога
Классификация ожирения по ИМТ (ВОЗ)
Глава 3. Завет мужчины с женщиной
Оси и плоскости тела человека — Тело человека состоит из определенных топографических частей и участков, в которых расположены органы, мышцы, сосуды, нервы и т.д.
Отёска стен и прирубка косяков — Когда на доме не достаёт окон и дверей, красивое высокое крыльцо ещё только в воображении, приходится подниматься с улицы в дом по трапу.
Дифференциальные уравнения второго порядка (модель рынка с прогнозируемыми ценами) — В простых моделях рынка спрос и предложение обычно полагают зависящими только от текущей цены на товар.
Диктант текстлары 5 нче сыйныф
Диктант №1 (12.09 2011_ Тикшерү диктанты. Татлы җиләк
Июль. Тиздән кура җиләге өлгерер.
Кура җиләге-шифалы үзлекләре ягыннан гаҗәеп үсемлек ул. Борынгы заманнарда ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар.
Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны,эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур.Кура җиләгенюкә чәчәге , үги ана яфрагы белән кушып кулланырга да була.
Кура җиләге июль- август айларында өлгерә. Җиләкләрне өлгергән вакытта күбрәк ашап калырга тырышыгыз. Урманда үскән кура җиләге аеруча файдалы.
Кура җиләгеннән варенье, төрле эчемлекләр ясарга мөмкин.(75 сүз)
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”,2001, 8 бит).
Диктант № 2. «Сузыкларның ярашуы» темасы буенча контроль диктант(№1)
Беренче чәчәкләр.
Агачлар арасында ястык кебек яткан кар кояшлы язның, табигатьнең тылсымлы көченә каршы тора алмый, эри.
Аның артыннан безнең якның умырзаялары калка. Сәрдәнә башын төртү белән үк баллы зәңгәр чәчәген җибәргән. Күкебаш кызыл калпагын ача. Җилдәк алсу сабагын күрсәткән. Күршедә генә кар юасы тырпаеп чыга. Алар янында ук сәрдә күренә. Ул әчкелтем исле чәчәген соңрак җемелдәтә, ә хәзер туйганчы кар суы эчә, көч җыеп калырга тырыша.
Монда һәрнәрсә үзенчә матур. Агач төбендәге мендәр кебек кабарып торган җете яшел мүк өстендә ефәк җепселләр күтәрелгән. Башлары коңгырт чукмарлы. Күке җитене шулай бизи язгы урманны, матурлыгы белән карашыбызны җәлеп итмәкче була. Нинди бай һәм гүзәл бездә үсемлекләр дөньясы. (107 сүз).
Грамматик бирем. 1. Сингармонизмның беренче төренә сүзләр язарга.
2. Сингармонизмның икенче төренә сүзләр язарга.
Диктант № 3. (“Фонетика, орфоэпия” темасы буенча) Таңны каршылау. (06.12.2011)
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 16 бит).
Як-ягыма күз салам. Чоңгыл тирәләре, елга өсләре аксыл-күк куе томанга төрелгән. Теге як яр бөтенләй күренми, шунлыктан агачларның өске өлешләре ничектер һавада асылынып торалар сыман.
Тирә-юнь тынлыкка чумган. Сирәк-мирәк кенә ишетелгәләгән тавыщлар да тонык, калын пәрдә аша ишетелгән сыман.
Ниһаять, күкнең бер чите ут капканга охшый башлады.Сызылып кына таң беленде. Җикән камышларга, кеше буе булып котырып үскән су үләннәренә, кыяклы кураларга җан өреп, тыгыз җил исте. Таң җиле! Тирә- юнь шомлы кыштырдаулар белән тулды. Әлеге җил куе томанны хәрәкәткә китереп ботарлый, өзгәли башлады.
Менә кояшның беренче нурлары бөтен җирне яктыртты. Минем яндагы куак-үләннәрнең өсләренә ләйсән сиптеләрмени, бөтен дөнья җем-җем итә, күзләрне чагылдыра. (102 сүз).
Грамматик бирем. Дөнья, кояш сүзләренә фонетик анализ ясарга.
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 23 бит).
Диктант № 4.(”Графика, орфография” темасы буенча). Җырчы юкәләр.
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 21-22 бит).
Төн җәймәсе астында изрәп йоклаган урманга көн килде.Агачлар уянды.
Юкә бик кәефле, ул бүген гаҗәп матур киенгән иде. Өстендә – яшел төсмерле ак җилән. Ул иртәнге кояш яктысында энҗе карлар кебек җемелди.
Кояш югарырак үрләде, юкәне буеннан – буена яктыртты. Юкә тагын да чибәрләнде, ул кызыл җиләкләр сибелгән яшел келәм өстендә үк басып тора икән.
Бераздан юкә җыр сузды. Бу җыр урман битендәге умарталыкка кадәр сузыла иде. Гүя бөтен җиһан көяз юкәне тыңлый.Аның җыры көйле, моңлы. Мин ул җырны бизәкле җир келәменә чалкан ятып тыңлыйм. Рәхәт була андый чакта! (90 сүз) ( М. Рафиковтан.)
Бирем.
1.Авазлары хәрефтән күбрәк булган сүзләрне күчереп язарга.
2.к, къ авазлы сүзләрне аерып язарга.
Диктант № 5.(“Фонетика, орфоэпия, графика, орфография” темасы буенча). Керпе һәм аның балалары.
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 33 бит).
Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар,күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.
Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.
Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. Тычкан сукмагын да карыйлар. Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша, аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.
Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. Ана керпегә бик кыен булды, чөнки аларның аерылулары мәңгегә иде.(115 сүз)
Диктант № 6.(“Лексикология” темасы буенча)
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 25 бит).
1. Түбәндәге сүзләргә антонимнар табып
язарга.
Аяз- салкын-
Яңгырлы- исеңә төшер-
Йомшак- вак-
Җәй- үсте-
Җилле- саргайдылар-
2. Синонимнар язарга.
Шәфкатьле,……. зур,………..
Матур,…….. арыган,……..
Зирәк,……. абруй,…………
3.Омонимнар белән җөмләләр язарга
ярма,…………….
Кара,………….. чык,……..
4.Мәкальләрдәге антонимнарның асларына сызарга.
Гыйлемлек- зурлык, наданлык- хурлык. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек. Батыр бер үлә, куркак көн дә үлә. Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер. Атаңны- башыңда, анаңны учыңда тот. Ата телен ул ала, ана телен кыз ала. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
Диктант № 7. (“Сүз төзелеше” темасы буенча) Язның беренче ае.
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 30 бит).
Март аен елның иртәсе дип бик хаклы рәвештә атыйлар. Бу язгы ай- табигатьнең җанлану, яңадан туу чоры. Нинди генә салкыннар, бураннар булуга карамастан, язның беренче сулышы һәрвакытта да март аенда сизелә. Беренче канатлы дусларыбызны-яз хәбәрчеләрен— март аенда каршылыйбыз. Урманнарда, кырларда тургайларның беренче җырларын ишетәбез.Хайваннар, балыклар, бөҗәкләр дөньясында җанлану башлана. Тау битләрендә чәчәкләр борын төртә. Агач кәүсәләре шифалы су белән тула. Яшь бөреләр күренә башлый. Кояш җылыта һәм иркәли. Яз табигатькә хуҗа булырга әзерләнә.(75 сүз). ( Х. Мәхмүтовтан).
Бирем.
1. Калын хәрефле сүзләрне сүз төзелеше ягыннан тикшерергә.
2. Табигатькә сүзенә фонетик анализ ясарга
Диктант № 8 ( контроль)( «Ел буена үткәннәрне кабатлау» темасы буенча) Көртлек.
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 32 бит).
Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора.
Беркөнне шул аланга киттем. Алан кырыена җитәрәк туктап калдым. Игътибарымны корыган имән очында утырганкөртлек җәлеп иткән иде. Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. Монда ул уч төбендәге кебек. Рәхәтләнеп карыйм үзен. Койрыгын якорь ыргаклары кебек як-якка тырпайткан. Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. Күмердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәгедәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора.
Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. Менә ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. Башын боргаларга тотынды. Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул.
Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чыктым.(118 сүз). (Журналист язмаларыннан) .
Изложение өчен текстлар
Изложение №1.Урман моңы.
(Я.Х. Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7 сыйныфлар.Казан, “Мәгариф”, 2003, 9 бит).
Сәер кеше ул Газизулла абзый. Гомере буе урманда яшәп тә, һаман күңеле урманнан бизмәгән. Яшь чагында әллә кайларда, Иртыш буйларында сал агызган. Аннан соң күп еллар урманчы булып торган.
Газизулла абзый, мыек астыннан гына көлеп, Булатка карый. Әтисенең бу карашын Булат шунда ук төшенеп ала.
Капкадан чыгуга, әтисе үзенең сыңар кулын Булатның җилкәсенә сала. Борылмалы тар сукмак буйлап алар бик озак шулай тын гына баралар.
Газизулла абзый кинәт кенә туктала да Булатка карап пышылдый:
— Тс- с! Шаулама! Ишетәсеңме?
Булат, гаҗәпләнеп, әтисенә күтәрелеп карый. Газизулла абзый, башын бераз кырын салып, анытылып тыңлый. Кинәт аның йөзе яктырып китә, маңгаендагы тирән җыерчыклар языла төшә, мыек чылгыйлары кыймылдап куя.
-Ишетәсеңме?
-Ишетәм… Усак шаулый.
— Усак кына түгел, Карурман бабай җырлый, улым.
— Ә нигә соң ул үзе күренми?
Газизулла абзый, улына карап, серле генә елмаеп куя:
— Син, улым, урманның серләрен белеп бетермисең әле. Таң вакытын йоклап үздырасың.Әйдә, борылыйк, әнә яңгыр төшкәли башлады. Әниең борчылмасын.
Кайтып йокларга яткач, Булатның күзенә йокы кермәде… Их, күрәсе иде шул җырчы бабайны. Отып аласы иде шуның моңлы җырларын! (167 сүз) (Г. Сабитовтан). Тестлар буенча индивидуаль эш
Изложение № 2.(контроль) Урман – кешенең якын дусты.
(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 9 бит).
Урманны кем генә яратмый икән?! Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән- берсе матур сүзлзр эзлибез.
Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә урманның файдасы да бик күп. Ул без сулый торган һаваны сафландыра, тузаннан чистарта. Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакыт саф була.
Яз һәм җәйләрен урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! Дару үләннәренең дә бик күбесе шунда үсә. Башта урман кешеләргә тәмле- тәмле җиләкләрен бүләк итә. Соңга таба гөмбәчеләрне үзенә чакыра.
Урмандагы һәр агач табигатькә үзенчә бер ямь биреп тора. Аларның файдасы да төрлечә. Мисалга бөдрә яфраклы ак каенны алыйк. Аның суы кешеләрне ревматизм авыруыннан дәвалый. Май аенда җыйналган яфрагын чәй итеп эчү бавыр, бөер һәм эчәкләргә шифа була. Мунча яратучылар да каенга рәхмәт әйтәләр. Ә аның буй- сыны нинди тагын!
Урман матур да, файдалы да. Аны сакларга кирәк! (144 сүз) ( Й. Гәрәйдән)
Изложение №3Керпе
(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 24 бит).
Бу хәл күп еллар элек булды. Без ул вакытта авылда тора идек. Җәйге эссе көн. Күктә бер болыт әсәре дә юк. Кояш кыздырыпмы- кыздыра. Авылның олысы- кечесе болында печән чаба. Минем абый да шунда китте. Өч- дүрт сәгатьтән төшке ашка кайтты. Карыйм, күлмәгенә нидер төргән. Күлмәккә барып тотынуым булды, кулымны чәнчеп, керпе килеп төште.
Шул көннән алып керпе бездә тора башлады. Баштарак читен булды. Ахрысы, үзенә, әле карават астына, әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга, ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри.
Салкын карлы бураннары белән кыш җитте. Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде. Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. Әмма шул чыгудан керпебезне кабат күрә алмадык. Мөгаен, болынлыкка киткәндер. (149 сүз) (Көндәлек матбугаттан)
Изложение №4 (контроль)М уса турында
(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 15 бит).
Безнең Мостафа авылы бик матур елга буена урнашкан. Бу кечкенә генә елга шактый тирән һәм балыклы. Муса бала чакта буш вакытларын шул елга буенда уздырырга ярата иде. Мин дә аның белән балыкка йөри идем. Ул кармаклар, мин селәүчән савытын тотам. Тугайлыктагы тирәнрәк җиргә килеп туктыйбыз. Кармакларыбызны, әкрен генә, суга салабыз,калкавычларны күзштеп утырабыз.
Менә беренче балыкны Муса тартып чыгара. Аның турында кызыклы берәр нәрсә әйтмичә калмый иде ул. Бу юлы да ярда ялтырап яткан кызылканат әллә нинди маҗараларга очраган икән.
Муса табигатьне бик ярата идее. Без еш кына ерак тегермәнгә бара идек. Тегермән буасының суы мөлдерәмә тулы. Як — якта куе әрәмәлек. Елга яры буйлап исәпсез — хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык сузылып китә.Аннан үзенә бертөрле матурлыкка төрелгән урман күренеп тора. Муса әнә шул гүзәллеккә сокланып карый. Аннары куен дәфтәрен чыгара. Шул бай табигать күренешен кәгазьгә төшерә. (135 сүз) “Җәлил турында истәлекләр” җыентыгыннан)
6 нчы сыйныф
Диктант текстлары .
Диктант № 1. (“ Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау” темасыннан соң).
Кичке учак.
Сәяхәтчеләр учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урман эченә кереп торырга түгел, кырыйдагы чыршыларның корыган ботакларыннан бәләкәй генә учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр ут якмадылар алар. Мондый утлар урман тирәсендә куркыныч була. Бер кабынып китсә, меңнәрчә километрга сузылып янар. Шуның өчен яр астына төшеп чокыр казыдылар. Коры чыбык тиз кабынып китте. Кызыл телле ялкыннар югары үрләделәр. Учактан читтәрәк бөтен җир дөм караңгы булды.
Кичке салкын төште. Елга буенда тартар кычкыра, шарлавыктан челтерәп аккан чишмә суының көмеш тавышы ишетелә.
Янган утка карап утыруы шундый рәхәт. Бөтен мәшәкатьләр онытыла, тынычланып каласың. (97 сүз).
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 35 бит).
megapredmet.ru
тикшеренү эше «Сугыш чоры балалары»
“Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Суыксу урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Эзләнү — тикшеренү эше
Тема: Сугыш чоры балалары
Исмәгыйлова Нурзиянең гаилә архивына нигезләнеп эшләнде.
Автор: Кадырова Йолдыз Илнур кызы,
Биектау муниципаль районы,
Суыксу урта гомуми белем мәктәбе,
10 нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Биектау муниципаль районы,
Суыксу урта гомуми белем мәктәбе,
I квалификацион категорияле
тарих укытучысы
А.Б. Закиров
Суыксу – 2015
Эзләнү — тикшеренү эшемнең максаты:
Бурычлары: 1 Сугыш чоры баласы -Исмәгыйлова Нурзия апаның язмышы белән бәйле материаллар туплау;
2) Суыксу авылы тарихыннан кирәкле мәгълүматларны алу;
3) Сораштырулар үткәрү , истәлекләрне туплау, мәгънәсенә төшенү.
Урыны: Биектау муниципаль районы, Суыксу авылы
Вакыты: 2015 нче елның гыйнвар – февраль айлары
Күләме: 12 бит
Эчтәлек
1. Эзләнү — тикшеренү эшенең максаты, бурычлары…………………… 2 бит
2. Кереш. Сугыш…Нинди шомлы һәм авыр сүз бу!…………………….. 4 бит
3.Төп өлеш. Безнең язмыш сугыш уты белән үрелгән……………….. 4-7 бит
4. Нурзия апаның сугыштан соңгы хатирәләре ……………………….. 7-8 бит
5. Йомгаклау ……………………………………………….. 8-9 бит
7. Кулланылган әдәбият………………………………………………………. 9 бит
8. Кушымта…………………………………………………………………….. 10-12 бит
Кереш
Әй ул көннәр!
Йөрәк — бәгырьләрне
Өзде инде, өзде гомергә.
Бу йөрәкләр ничек түзде икән
Калмаенча кара күмергә.
Сугыш… Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.
Сугыш… Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып, көлгә әйләнгән.
Бөек Ватан сугышы… Бөек Җиңү… Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 70 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле дә исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әйе, без сугышны әле онытмадык…
Эзләнү — тикшеренү эшемне дә менә шушы күзлектән чыгып яздым.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы… Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар — җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Туган ягың тарихын белмәү, кызыксынмау бик борчылу тудыра торган күренеш.
Эшемнең максаты да, без, бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары һәм ялкынлы тормыш юллары турында беркадәр мәгълүмат бирү; туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.
Минем туган авылым да бу кайгы – хәсрәттән читтә калмаган. Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан – ел артта калганга, әбиләребез – бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исәннәрдән якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, белгәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык. Кызганычка каршы елдан ел сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары кими бара. Сугыш чорында балалар ничек яшәгән? Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. ”Әти” дип әйтергә тилмерткән, аларның балачагын, киләчәккә өмет — хыялларын җимергән. Әткәй юклык гомер буе сиздерә: әрнү, сагынулар — юлдашың, язмышың… Алар бүген дә әти рухы белән яши.
Безнең язмыш сугыш уты белән үрелгән
“Әй, язмыш, язмыш… Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Миңа да гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә. Мин 1937 нче елның 1 нче гыйнварында Дөбъяз районы Суыксу авылында дөньяга килгәнмен. Сугыш башланганда мин әле кечкенә, нибары дүрт яшьтә генә идем “ – дип, сөйләп китте авылдашым Нурзия апа, сугыш турында хәтирәләрен барлавын үтенгәч.
Әтием Газизов Исмәгыйл Газиз улы 1912 нче елда туган. 1941 нче елның 2 июнендә сугышка китә (Кушымта 1). Әниемә нибары бер хат юллый ул. ”Исән чыгып булмас, ахры… – дип өзгәләнеп яза. Шул көннән башлап, бернинди хәбәре дә килми, хәбәрсез югала. Әнием Рабига Гариф кызы берсеннән-берсе нәни 2 бала белән кала. Миңа ул вакытта 4 яшь, энемә 6 ай була. Әтиләрне кырдан дәшеп алганнар, әни ашарга әзерләп йөргән вакыты булган. Син аяк астында буталып комачаулап йөри идең — дип, сөйли иде әнием. Сугыш башлану турында хәбәрне дәү бабам белән дәү әбием кырда ишетәләр. Әтине сугышка озатканда хушлашыр минутлар җиткәч, әткәй мине кочагына алып яраткан. Кысып – кысып кочаклаган, — дип искә ала иде әнием. Әткәй киткәннән соң бөтен эш әнием өстендә кала. Тормышны алып барырга кирәк бит. Үзем бәләкәй генә булсам да, энем Искәндәрне карарга булыштым. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар төп ризык булды. Кырга әниләргә ярдәм итәргә бардым, мал-туарны да карадым — бер генә буш вакыт та булмады. Әниләр көнне – төнгә ялгап, “Барысы да Җиңү өчен!”- дип эшләделәр, оекбашлар бәйләделәр, иген үстерделәр. Авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үтте. Көн артыннан көннәр үтте. Беркөнне хат ташучының йөзен күреп, барыбыз да аптырашта калдык. Әтиебез хәбәрсез югалган дигән хәбәрне җиткерде ул безгә. Шул көннән башлап тормыш тулысынча дәү әбием, дәү әтиемә төшкән. Ләкин минем дәү әтием тырыш, тыйнак кеше булган. Тормыш дәү әтиемә җиңелдән бирелмәгән. Кечкенә чактан дәү әтием атлар яраткан, көлтә керткән чакта бәхетсезлеккә очраган — ул терсәктән өстерәк җирдән уң кулын югалткан — дип сагышлы күзләре белән Нурзия апа миңа карап ала да, күз яшьләрен сөртеп куя.
Барлык сугыш чоры балалары язмышы белән аваздаш Нурзия апаның да язмышы. Сугыш елларында күргән авырлыклар өстенә сугыштан соңгы еллар авырлыгы өстәлә. Әйе, әтисез үсүнең ачысын әле дә оныта алмый Нурзия апа. Черек бәрәңге күмәчен ашый алмыйча: “Әни, бигрәк ачы бит, тамактан үтми, ипи бир инде!”- дип, елап утырганнары әле кичә генә булган кебек. Әле ярый күршеләребез хәллерәк булды, сугыштан аларның гаилә башлыклары кайтты. Без, ятимәләр, күршеләрнең идәннәрен юган, аларга булышкалаган булып, тамак туйдыра идек. Әле дә хәтеремдә: күршебез бер телем ипи бирде. Яртысын мин ашадым, яртысын энемә дип әни яшереп куйды. Әнә шулай гомер буе “Әти” дип дәшәргә ,әти кешенең көчле канаты астында сыенырга тилмереп үсәләр балалар.
Авылда ашарга азык, кияргә кием булмаган. Яз көннәрендә басуда черек бәрәңге җыйдык. Әле кечкенә булуына карамастан, әнисе белән басуга йөргән, урак урган, кечкенә энесен карарга булышкан. Сугыш беткәннән соң, Нурзия апаның тормышы тагын да краңгылана. Әнисе Рабига апа ике баласын калдырып, күрше авылдагы бер абыйга кияүгә чыгып китеп бара. Аның яңа тормыш иптәше балаларын үзе белән алып китәргә рөхсәт итми. Алар бөтенләй ятим калалар. Нурзия апа үзенең энесе Искәндәр белән (Кушымта 3) әби – бабай кулында үсә (Кушымта 4).
Сугыш бетсә дә, тормыш көннән көн катлауланган. Барлык кеше дә авыр хезмәт башкарган, рәхәт тормыш турында берәү дә сорамаган. Һәр кеше кулыннан килгән кадәр тырышкан: басу да сукалаган, үгез һәм ат белән йөкләмә үтәү өчен ашлык төягән. Көчләреннән килгәнчә Җиңү көнен якынайтканнар. Сугыш чорында балачагы туры килгән Нурзия апа тырыш, булдыклы, кешелекле, авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакытта гади һәм тыйнак кеше. Шундый авыр сугыштан соңгы чорлардан соң да ул үзенең тормышта юлын тапкан.
Нурзия апаның сугыштан соңгы хатирәләре
Нурзия апа 1946 нчы елны Суыксу мәктәбенә укырга керә (Кушымта 2). 1953 нче елны җиде классны тәмамлап, Суыксу мед.пункытына санитарка итеп алына. Ә 1954 нче елның июнь аенда сабыр, тыйнак, эш сөючән кызны авыл советына сәркатип итеп эшкә күчерәләр. Эшләү дәверендә 1955 нче елдан 1971 нче елга кадәр авыл советы депутаты булып тора. Нурзия апаның ядъкәр сандыгындагы мактау кәгазьләрен санап бетергесез. 1973 нче елның 1 нче сентябреннән 1978 нче елга кадәр “Ульянов” колхозында эшли. Район һәм авыл җитәкчеләре Нурзия апаның эшләгән эшләрен югары бәялиләр. Нинди генә эшкә тотынса да, үз эшенең остасы була ул. Бер эштән дә куркып, югалып калмый. 1978 нче елдан 1988 нче елга кадәр колхозда баш хисапчы булып эшен дәвам итә. 1988 нче елдан 2002 нче елга кадәр Суыксу мәктәбенә җыештыручы булып эшкә алына. 1992 нче елның 1 нче маеннан Нурзия апаны зурлап лаеклы ялга озаталар. Тормыш иптәше Шарафиев Борһан абый белән берсеннән берсе акыллы, эш сөючән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Нурзия апаның бусагасыннан янә кайгы керә. 2001 нче елда авырып, тормыш иптәше Борһан абый да үлеп китә. Аны җирләп озак та үтми, энесе Искәндәр абый да Нурзия апаны калдырып, бу дөньядан китеп бара. Яшәү дәверен дә әдәм баласы ниләр генә күрми! Нурзия апаны да язмыш төрле яклап сыный. Ярый әле Ходай матур тормышны картлык көнемә биргән — дип, дога кыла. Бүгенгесе көндә Нурзия апа кадерле әни, кадерле дәү әни. Аның 3 кызы, 2 кияве, (олы кияве 1999 нчы елда үлә) 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Биш вакыт намазын укып, Ходайдан илгә, көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерә. Авыл халкы Нурзия апаны хөрмәт итәләр, яраталар.
Пенсиябез яхшы, мохтаҗлык кичермибез. Ләкин балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый.
Еллар үтте. Инде үзебез әбиләр булдык. Гомер көзенә кереп барыш. Үткән авыр елларны еш искә алам, йокыдан куркып уянам. Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибар булсын иде. Әтиләре сугышта һәлак булганнарның күңелләрендәге рәнҗеш, каргыш, сагышлары таралсын иде -ди, Нурзия апа, күз тамчыларын сөртә – сөртә.
Балакайлар! Сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күргән. Хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз – дип, безгә изге теләкләрен теләп, мине юлга кадәр озата чыкты Нурзия апа.
Йомгаклау
Толларның күзендә,
Ятимнәр йөзендә
Сугышның шәүләсе бар һаман.
Күңелдә шом яши,
Җәен дә җан өши —
Сугышлар булмасын яңадан!
Эзләнү – тикшеренү эшемне тәмамлагач, уйга чумдым.
И, Ходаем! Без нинди рәхәт, матур, тыныч тормышта яшибез икән.
Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез — бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшик, кешеләр!
Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак — бәхетле балачак.
Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.
Кулланылган әдәбият
1. Дети – герои Великой Отечественной войны. – М. Дрофа-плюс — 2007.
2. Дәһшәтле чор балалары. – 15 томда. Т. 7.- Казан: Тат. кит. нәшр.,2010.
3. Сугыш чоры балалар әдәбияты.- 15 томда. Т 4. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2010.
4. Гаилә архивындагы фотолар.
Кушымта 1
Сулдан беренче: Нурзия апаның әтисе – Газизов Исмәгыйл Газиз улы
Кушымта 2
Беренче рәттә: өченче укучы – Сугыш чоры баласы Нурзия апа
1947 нче ел, 2 нче класс
Кушымта 3
Нурзия апа энесе Искәндәр белән
Кушымта 4
Нурзия апа энесе Искәндәр белән дәү әнисе һәм дәү әтисе гаиләсендә
Кушымта 5
Авыл советында сәркатип булып эшләгәндә
Кушымта 6
Нурзия апа Колшәриф мәчетендә
Заявка
для участия в районном конкурсе исследовательских работ учащихся, посвященного 70 — летию Победы в Великой Отечественной войне в 2014/15 учебном году
МБОУ Суксинской СОШ
№
Название работы
автор
ОУ
класс
руководитель
телефон
1.
«Дети войны»
Кадырова Юлдуз
МБОУ «Суксинская СОШ»
10
Учитель истории
Закиров А.Б.
89050398038
infourok.ru
Контрольно-измерительные материалы по татарской литературе в 7 кл татарской школы
Агымдагы контроль һәм арадаш аттестация үткәрү өчен
бәяләү һәм үрнәк методик материаллар комплекты
Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:
5 нче сыйныфта – 100 — 110 сүз,
6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз
7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз
8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз
2. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:
Диктантларны бәяләүХатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.
2 хатага “4” ле билгесе куела.
5 хатага “3” ле билгесе куела.
12 хатага кадәр “2” ле куела.
12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.
Изложение һәм сочинениене бәяләү
1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.
2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.
3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.
4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле к
Контроль диктант №1.
Дата: 22.09.2015.
Үтелгәннәрне кабатлауга контроль диктант
(Административ кереш)
Артыш
Кырым һәм Кавказда мәһабәт кипарислар үсә. Безнең артыш – шуларның туганы. Ул әллә ни зур куак түгел. Буе ике-өч метрдан узмый. Артыш кояшлы ачык урыннарны ярата. Сирәк агачлы яфраклы урманда, яшь наратлыкта очрый. Комлы урынны куаклык булып каплап алырга ярата, ташлы тауларда урман булып утыра. Артыш бик озак яши. Төньякта бер гасыр, ике гасыр гомер иткән артышлар очрый.
Май аенда артыш яшькелт һәм саргылт чәчәкләргә бизәнә. Болар — ата һәм ана чәчәкләр. Алар шул — ике өйле чәчәкләр, бүтән чит куакныкын китерәсе юк.
Артыш җиләге икенче елның көзендә генә өлгерә. Ул бик файдалы, чөнки эфир маена, төрле кислоталарга бай. Тәнне бизгәк калтыратса, нервларың какшаса, ашаганың сеңмәсә, артыш җиләгенең сихәте тия. Хәтта корчаңгыны да бетерә ул.
Әмма искиткеч файдалы артыш куагын ни өчендер йорт яннарында, шәһәр урамнарында үстермибез. Ә бит артыш – ямьле куак, җәен һәм кышын яшел куак. (Г.Хәсәнов) (134 сүз)
Контроль диктант
Дата: 24. 11. 2015
“Сүзтезмәләр” темасына
Урман тургае
Безнең якларда санап бетергесез канатлы җырчылар яши. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Әйтерсең урманда җыр ярышы ачканнар.
Урман тургае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай, яз киләсен тоеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман тургаеның төсе-кыяфәте сабан тургаена охшаган. Тик гәүдәсе аннан җераз кечерәк, ә башында коңгырт түбәтәе бар.
Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп булмый. Ул ак болытлар янында,зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый.
Якты йолдызлар гүя аның җырыннан кабына.
Урман тургае көзге салкында да тукталмый. Сабан тургайлары киткәч тә, ул безнең як урманнарын ташламый. Җырлый да җырлый. Күктә ап-ак кар бөртекләре оча башлагач кына, ерак сәяхәткә кузгала.
Контроль изложение.
5.02.2016
Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре
Ләлә алгы сызыкта
Вакыт бик акрын үтте.кыз, тын да алмыйча, немец ныгытмалары артындагы сукмакны күзәтте. Яктырып килгән таң аксыллыгында сукмак торган саен ачыграк күренә. Бу сукмактан немецлар еш йөриләр ахрысы, тапталып беткән. Хәзер анда беркем дә күренми. Көтәргә кирәк.
Ләләнең чаңгыда килгәндә кайнарланган тәне әкрен-әкрен туңа башлады. Декабрь салкыны, тун астына кереп, үзәккә үтә. Аның иңбашлары, терсәкләре сызларга тотына. Торасы, селкенәсе, җайлырак итеп ятасы килә. Ләкин селкенергә дә, кузгалырга да ярамый. Кем белә, бәлки, аргы якта да, карга күмелеп, снайпер ята торгандыр. Бер секунд – бер гомер.
Сукмактан өчәү киләләр. Алда – мех якалы кыска куртка кигән ике офицер, артта – бер солдат. Солдатның муены казныкы шикелле озын. Беренче офицер, кулындагы сырлы таягы белән безнең якка таба күрсәтә-күрсәтә, икенчесенә нидер сөйли. Участокны тапшыра булса кирәк, икенчесе кабул итә, ахрысы. “Бик әйбәт, сезне артык мәшәкатьләмәс өчен, актка үзем генә кул куям”, — диде Ләлә һәм, винтовкасын әкрен генә күтәреп, икенче офицерга төзи башлады. Болай иткәндә, беренчесенең качар юлы киселә.
Немец офицерының башы – оптик прицелның кыл уртасында. Булды! Ләлә ике тапкыр атып җибәрде. Өченче тапкыр атарга өлгермәде, солдат җил очыргандай юкка чыкты. Ләкин качып кая китәсең син, дошман солдаты?!
Ленинград өчен! – диде Ләлә һәм, икенче позициягә күчеп, яңадан кар эченә күмелде. Ул арада немец дзотлары пулеметлардан ут ачты. Пуляляр, кар тузаны туздырып, үр өстендә сызгыра башладылар…
Үрне утка тоту күпме вакыт барганын Ләлә белмәде. Аңа бик-бик озак булып тоелды…
Пулеметлар тынды. Миналар да ярылмый башлады. Ләкин Ләлә китмәде. Ул башын күтәрде. Кояш инде урман артына баткан, күләгәләр югалган, бик тиз караңгы төшеп килә. Бераздан атып та булмый башлар.
Ләләнең кайнарланган тәне яңадан суынды, суык тагын аның үзәгенә үтә башлады. Сиздерми генә оета торган хәлсезлек бөтен тәненә сарылды. Күзләре ихтыярсыздан йомылдылар. Аларны әллә ни бирсәләр дә ачмас иде Ләлә. Ләкин бераздан сукмакта тагын ике күләгә күренде. Ләлә бер-бер артлы ике тапкыр атып җибәрде. Тын урман эчләре яңгырап китте. (299 сүз) (Г.Әпсәләмовтан)
Контроль диктант.
Дата: 12.04.2016
Хәл
Язгы ташкын
Һавада яз исе аңкый. Кар тиз эри. Урыны-урыны белән кара җирләр күренгәли башлый. Тау битләреннән болганчык сулы гөрләвекләр ага.
Анда-санда яшькелт чирәмнәр баш калкыта. Күчмә кошлар ерак илләрдән туган җирләренә кайта башлыйлар.
Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә. Сулар, шаулап-гөрләп, ерганакларга, үзән һәм инешләргә төшәләр. Аннан елгаларга коялар. Акрынлап, елга бозы кузгалырга җыена.
Менә елгаларда боз кузгала. Су ярдан ташып чыга, болыннарны баса һәм авылларга да куркыныч тудыра. Зур-зур боз кисәкләре, бер-берсен этешеп, юлларында очраган барлык нәрсәләрне үзләре белән ияртеп алып китәләр.
Яз кинәт башланган елларда язгы ташкыннар аеруча көчле була һәм бик зур зарар китерә.
Мондый елларда уйсу җирләрдә торучыларның хәле бигрәк тә кыен була. Алар, язгы ташудан саклану өчен, барлык чараларны күрәләр.(114 сүз)
(Ш.Сайкин “Диктантлар җыентыгы”, Казан, “ТКН”, 95-96 нчы битләр)
Контроль диктант.
Дата: 25.05.2016
Тема: Җөмләнең грамматик кисәкләре
Туган авылым табигате
Минем туган авылым табигате искиткеч гүзәл.
Аның бер очында – каен һәм нарат урманнары, икенче очында – зирек, имән һәм усак катыш бик матур әрәмәлек. Әрәмә уртасында – ел саен Сабантуй була торган ямь-яшел ашъяулык шикелле тигез алан. Әз генә арырак, елгага төшкән иңкүлектә, ак чәчәкле чиялек бар.
Авылымның өченче ягында төнбоеклы күлләр, хуш исле печән котырып үскән, кара карлыган, кызыл бөрлегән пешкән яшел болыннар җәелгән. Болын читендә тирә-якта атаклы урман үсә. Ул әкрен генә шаулап, моңаеп утыра. Күкрәгеңне тутырып суласаң, һавасы башны әйләндерә.
Без, бала-чага, бәрәңге бакчасыннан гына әрәмәгә чыгып китә идек тә яшел аланда туйганчы уйный идек, ә аннан соң карт имән күләгәсендә төрле кызык хәлләр турында сөйләшеп ята идек. (110 сүз)
Бирем: Бирелгән җөмләнең җөмлә кисәкләрен билгеләргә:
1 нче вариант:
Без, бала-чага, бәрәңге бакчасыннан гына әрәмәгә чыгып китә идек тә яшел аланда туйганчы уйный идек, ә аннан соң карт имән күләгәсендә төрле кызык хәлләр турында сөйләшеп ята идек.
2 нче вариант:
1) Әз генә арырак, елгага төшкән иңкүлектә, ак чәчәкле чиялек бар.
2) Ул әкрен генә шаулап, моңаеп утыра.
5-11 сыйныфлар. Диктантлар җыентыгы. (Казан. “Мәгариф” нәшрияты). 123 – 124 нче битләр.
Арадаш аттестация
20.05.2016
Изложение
Атларым…
Үземне белә башлаганнан бирле минем хыялымда гел атлар булды… Дүрт яшем тулар-тулмаста ук, әти мине беренче мәртәбә атка атландырды. Билгеле инде, мин бик-бик ялынып-ялварып сораганнан соң. Шул көннән башлап, атлар миңа дус, якын булып киттеләр.
Колхоз атларын караучы әтием минем чаялыкка соклана да иде шикелле, сагая да. Хәзер уйлап карыйм да аның: «Ат менеп йөрү – кызлар эше түгел ул, балам. Тарихта да бер Дурова гына булган бугай ла», – дигәннәрен тикмәгә генә әйтмәгән дип саныйм. Әни дә бик каршы иде минем атлар тирәсендә буталуыма. Ни гомер тату яшәгән ир белән хатынның минем ат белән мавыгуым аркасында ничә тапкыр сүзгә килгәннәрен хәтерлим. Әти, хәзер уйлавымча, ике ут арасында булган икән. Яраткан хатынының сүзен дә аяк астына салып таптыйсы килми, яраткан кызының да күңелен төшерергә теләми…
Ничек кенә булмасын, әти кайтып атны ишегалдында туаргач, көтүгә аны мин озата идем. Шулай булышып йөргән көннәрнең берсендә күңелемдә бер уй беректе: ат менеп йөрергә өйрәнәм, барыбер өйрәнәм. Нәрсәләр генә әйтсәләр дә!
Атлар абзары янына якынлашкач, мин атны туарулы арбалар янына китердем дә, арбага менеп, атка атланмакчы булдым. Бер талпындым, ике, өч… Дүртенчесендә шулкадәр тырышканмын бугай, талпынуымнан ат сыртында торып кала алмадым, икенче якка очып төштем. Җилле төштем. Иңбашымны авырттырдым, тез күмәчем сызлый башлаудан иреннәрем чалшайды. Сикереп торып ялт-йолт тирә-якка карандым. Берәр пычак теллесе күрмәгән генә булса ярар иде, димен. Адәм рисвае итәрләр. Болай да «Кавалеристка» диюдән бүтәнне белмиләр. Бәхеткә, күрүче булмады, минем ат аша «парашютсыз сикерүем» хакында гайбәт таралмый калды.
Иңбашым да төзәлде, тез капкачының сызлавы да басылды, атка булган мәхәббәтем генә бетмәде, бер чеметем дә кимемәде. Бар теләгем: ат кына мине үгиләмәсен! (255 сүз) (Д.Гайнетдиновадан)
Изложениене бәяләү
1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.
2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.
3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.
4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.
infourok.ru
Обратная связь ПОЗНАВАТЕЛЬНОЕ Сила воли ведет к действию, а позитивные действия формируют позитивное отношение Как определить диапазон голоса — ваш вокал Как цель узнает о ваших желаниях прежде, чем вы начнете действовать. Как компании прогнозируют привычки и манипулируют ими Целительная привычка Как самому избавиться от обидчивости Противоречивые взгляды на качества, присущие мужчинам Тренинг уверенности в себе Вкуснейший «Салат из свеклы с чесноком» Натюрморт и его изобразительные возможности Применение, как принимать мумие? Мумие для волос, лица, при переломах, при кровотечении и т.д. Как научиться брать на себя ответственность Зачем нужны границы в отношениях с детьми? Световозвращающие элементы на детской одежде Как победить свой возраст? Восемь уникальных способов, которые помогут достичь долголетия Как слышать голос Бога Классификация ожирения по ИМТ (ВОЗ) Глава 3. Завет мужчины с женщиной Оси и плоскости тела человека — Тело человека состоит из определенных топографических частей и участков, в которых расположены органы, мышцы, сосуды, нервы и т.д. Отёска стен и прирубка косяков — Когда на доме не достаёт окон и дверей, красивое высокое крыльцо ещё только в воображении, приходится подниматься с улицы в дом по трапу. Дифференциальные уравнения второго порядка (модель рынка с прогнозируемыми ценами) — В простых моделях рынка спрос и предложение обычно полагают зависящими только от текущей цены на товар. | (З. Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003,58-59 битләр.) Ял көне иде. Күрше кызы Гөлнара ипигә чыгып киткән җиреннән кош тоткандай сөенеп кайтып керде. Ишек секунд эчендә диярлек ачылып ябылды. Резин итекләр як-якка авып калды. — Әни, диде ул бүлмә ишеген ачуга, бу сүзнең искиткеч бер куанычны җиткерү теләге белән әйтелгәне сизелеп тора иде: — Мин акча таптым! Менә! Унлык! Дүрткә бөкләнгән кызыл акчаны әнисенә сузды. Рәйсә апа белән Васыйл абый ни әйтергә белми бер мизгелгә аптырап калдылар. Ә Гөлнара бәхет тулы күзләрен бер әнисенә, бер әтисенә төбәп җавап көтә иде. Йөрәк лепелдәп куйды: “Әти-әнисе нәрсә әйтер икән?” Шул мизгелдә күңел балачакка кайтып, үзем белән булган бер вакыйганы күз алдыннан үткәрдем. … Беренче сыйныфта укый идем. Кар әле эреп бетмәгән. Аяк асты начар булганга, күрәсең, күзне җирдән алмыйча, я карлырак, я кипкәнрәк урыннарга басып, эреле-ваклы адымнар белән мәктәпкә барам. Ярты юлга җиткәндә, күзем кар өстендә яткан акча янчыгына төште. Бәхет кошы тоткандай, аны тиз генә эләктереп алдым. Эчендә 8 сум акча : берсе- бишлек, икенчесе өчлек иде. Хәзер көлке инде, ул чакта акча тапканымны сыйныфташларыма әйтсәм дә, сумкамны күздән ычкындырмадым. Дәресләр бетүгә, атылып өйгә кайтып кердем. Бәлки әле, мин Гөлнарадан да ныграк шатланганмындыр. Әни генә өйдә иде. “Әни,акча таптым,”- дип, кулымдагы янчыкны аңа суздым. Әни, аны алып, эчендәге акчасын карады. Әнинең “Молодец, кызым!”- дип әйтәчәк сүзләрен түземсезлек белән көткән минутымны онытасым юк. Ләкин… Әйтерсең мин тоткан бәхет кошы пыяла булган да. Ул әни кулыннан ялгыш төшеп китеп чәлпәрәмә килгән. ” Кайсы бәхетсезе төшереп калдырды икән? Ярар, сораштырырбыз әле, кызым. Авыл җире бит. Бәлки, иясе табылыр,”- диде ул борчулы тавыш белән. Бу сүзләр миңа шулкадәр көчле тәэсир иткән. Күрәсең, ул минем бик нык исемдә калган. Үсә төшкәч тә мин бу турыда уйлана идем. Ә бит аңласаң, ул вакытта минем шатлыгымны кайгыга әйләндергән әни минем күңелемә кешелеклелек орлыкларын сеңдергән. Кеше кайгысы синең шатлыкка әверелмәсен, кызым, дигән ул. Акча мине кызыксындырмый да, шатландырмый да иде инде. …Икенче көнне Гөлнара тапкан унлык кызыл кофтага әйләнде. Ул болай да матур Гөлнарага бик килешә иде. Ләкин бу матурлык миңа, ни өчендер, сабын куыгы сыман, кагылуга сүнеп китәр кебек тоелды. (344 сүз) ( Көндәлек матбугаттан)
8 нче сыйныф Диктант текстлары Шаулагыз, имәннәр. Мин акрын гына урман эченнән атлыйм. Урмандагы һәр агач үз уена, үз моңына чумган. Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. Җил имән очларына кагыла. Имән-тарихчы ул. Имән-урманнын тарих укытучысы. Юкә, каен, миләш-жыр, әдәбият, рәсем укытучылары. Өрәңге кем? Беллмәссең? Ихтимал, ул – физиктыр. Каты, төгәл хис- кичерешләр белән исәплшми. Имән- тарихчы, монысы бәхәссез. Әнә карт имәннәр нидер сөйлиләр. Сөйләгез, агачлар, сөйләгез! Бу якның халкы газаплы сугыш елларында ниләр күрде? Халыкның аһ- зарлары кайларга сеңде? Сезнең төпләрегездәөелеп яткан чикләвекләрне кемнәр җыйды? Кемнәр рәхимсез кышкы көннәрдә. Имән чикләвегенең күмәчен ашап, ач үлемне җиңделәр? Офык чистарды. Имәннәр әллә нинди шом белән, әллә нинди ныклык, куәт белән шауладылар да шауладылар. Шаулагыз, имәннәр , тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлагыз! Халкыма иминлек теләгез! ( М. Мәһдиевтән) Диктант№1 ( контроль) (“ Җөмлә төрләре”темасы буенча). 1.Тракторчыларның берсе шунда эшләүче хатыннан: “Концерт башландымы әле, апа?”- дип сорады. 2.Хатын шунда ук радионы борып җибәрде һәм: “Утырып тыңлагыз!”- дип, урындыклар китереп куйды. 3. Мостафа укып бетергәнне дә көтмичә: “ Аны шулай , йөрәккә үткәзеп, кем язган?”- дип, түземсезләнеп сорады. 4. Лагерьдагы тәрбиячеләр балаларны: “ Рәхим итегез, кадерле дуслар!”- дип, ачык йөз белән каршы алдылар. 5. Яз көне алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелде. Балалар, моны күреп: “ Быел алма күп булыр, чәчәкләр арасыннан агачның яфраклары да күренми, “- диештеләр. 6. “ Нигә чүкеч я балта алып килмәдең соң, бабакай?”- дип кычкырып җибәрде Ивашка, гаҗәпләнеп.
Диктант№2 ( “Кушма җөмлә “ темасы буенча) ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 142 бит) 1.Шомлы хәбәрләргә төренгән майның егермесе җитте. Кояшлы җылы яз инде байтак вакыт хакимлек итә, агачлар күптән инде яфрак ярган, үлән сабаклары шаулап буй үстергән, алмагач һәм шомыртларның ап-ак чәчәккә күмелгән бер мәле иде. (Г. Иделле). 2. Таң беленә, Офык алсулана. Тып-тын өйләр, кырлар, үләннәр. Көмеш чыклар кунган миләүшәләр Күк башларын түбән игәннәр (Р. Вәлиева). 3. Язлар килә, Кояш көлә, Бар дөньяга Нур бөркелә. Аяз күктән, Чут-чут итеп, Җырчы кошлар Тавыш бирә. (Р. Вәлиева). 4. Иртән иртүк торып йөгереп кайттым да гер күтәрергә тотынган идем, әни әрләргә кереште. ( Н. Акмалов). Бирем. Кушма җөмләләрне билгеләргә. Диктант№3 ( “Иярчен ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч җөмләләр” темасы буенча) ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001.) 1.Сәбәбе шул: өлкә газетасында чыккан мәкалә. 2. Мәсьәлә шунда: иртәгесен Аю чокырында балта, пычкы тавышлары яңгырап ишетелә башлады. 3. Кем алдый, шул урлый. 4. Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна. 5. Барыннан да элек шуны әйтеп китим: бик зур һәм бик җайлы квартирасында ул япа- ялгызы яши. 6. Бакчаның эше шундый инде аның : көзли дә бетеп тормый, кышлый да бетеп тормый. Бирем. Иярчен җөмләләрнең төрен билгеләргә, схемада күрсәтергә.
Диктант №4 (контроль) (“Иярчен җөмләләр” темасы буенча) ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 157 бит) 1. Сабир кайтып җитә алмады: чана юлы төшмәгән иде әле. (М. Әмир). 2. Кәефе кырылу сәбәпле, соңгы кадакларга ул катырак, хәтта ачу белән сукты. 3. Төнлә сибәләп узган яңгыр комлы юлны чылатып өлгермәгән,шуңа күрә бу аз йөрелгән юл, вакыт- вакыт ком чүленә әйләнеп, безнең юлчыларны әледән- әле тоткарлый иде. 4. Өең буш булса да, күңелең буш булмасын.5. Билгеле: ул заманда авылда китап дигән нәрсә алай күп түгел иде әле. 6. Бу тәвәккәллек аңа шулкадәр зур рәхәтлек бирде ки, аның шатлыктан тонган күзләре бернәрсә күрмиләр иде. 7.Кар өстенә учлап энҗе сипкәннәрмени, дөнья мең төрле төсләргә кереп җемелди. 8. Сугыш узган якларда булгаладым. 9. Ботаклар битне сыдырмасын өчен, алар бик сак булдылар. 10.Язмышлар аерылуда үз гаебе дә барлыгы ачыклангач, егетнең йөрәге бигрәк тә сыкрап типте. Бирем. Иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләргә, схемада күрсәтергә.
Диктант №5 (“Күп иярченле кушма җөмләләр” темасы буенча) Колын. ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 159 бит) Җәй башында безнең җирән кашка колын алып кайтты. Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көнозын колын тирәсендә бөтерелә башладым. Иртән торуга иң беренче куанычымшул: ипи йомшагы эләктерәм дә колын янына чыгам. Баштарак ул, мин янына керүгә, тизрәк анасына барып сыена торган иде. Тора- бара ияләнде. Мин дәшкәч, колакларын торгызып, борылып карый торган булды. Бераздан, матур борын тишекләрен селкеткәләп, ипи исни башлады. Аннары көл төсле зәңгәрсу-соры, хәтфә кисәге шикелле йомшак иреннәре белән уч төбеннән ипи сыныклары эләктереп алырга өйрәнде. Өммикамал апа зәңгәр сатиннан муенса тегеп биргәч, колынның муенына кечкенә генә шөлдер тагып җибәрдек. Колын башын селкеткән саен, ул гаҗәп сөйкемле тавышлар чыгара, әйтерсең, чың-чың итеп, берьюлы әллә ни тикле көмеш тәңкә коела. (110 сүз) (Г. Бәширов). Бирем. Күп иярченле кушма җөмләне аерып язарга, схемасын төзергә, төрен күрсәтергә.
Диктант №6 ( контроль) (“ Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау” темасы буенча) Чишмә янында ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 165 бит) Серле тынлык белән ак яктылык кына эленеп тора иде тирә-юньдә. Рәхимҗан шулкадәр бәхетле һәм шат иде: ул җир белән күк, болыт белән көрт аермасын онытты. Кинәт каядыр янәшәдә генә колагына серле аваз чалынгандай булды. Челтерәү авазы якыная төшкәч кенә, үзенең җирдә булуын, инеш буйлап чишмәгә баруын төшенде. Җылы пар бөркеп, челтерәп агып яткан чишмәне күргәч, таң калды егет. Гаҗәпләнмәслек тә түгел: бөтен дөнья – урам һәм тыкрыклар, инеш һәм су буйлары кар астында йомылып яткан бермәлдә чишмә күмелмичә калган. Нурлы аланлылар үзен күптән оныткан булуга карамастан, чишмә тирән кар катламын ярып чыккан : тибеп тора. Җылынып киткәндәй булды егет, чөнки шаулап аккан салкын чишмә суыннан җылы пар бөркелә иде. Егет, билдән карга батып, үргә чана тартып менгәндә дә, урамнардан үткәндә дә, шул җылылык аны озата барды. Иртәгесен тагы су буена төште Рәхимҗан. Ак кар өстендә күзгә күренер- күренмәс кенә зәңгәрсу рәшә йөгерә. Никадәр матурлык монда! (143 сүз) ( Р. Мөхәммәдиев) Бирем. Иярченле кушма җөмләгә тулы синтаксик анализ ясарга.
Диктант №7 ( “Катнаш кушма җөмләләр” темасы буенча). ( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 161 бит) 1. Мин шулай язгы җилгә әсәрләнеп басып торганда, агач башларында кошлар чыркылдаша башлады, тополь Ботаклары хәрәкәткә килде: анда әллә ниткән ыгы- зыгы бар иде. (М. Мәһдиев). 2. Көн- төн җепшек кар ява. Үзәккә үтә торган төньяк җилләре сызгыра, шуңа күрә тоткыннар арасында авырулар, үлүчеләр күбәя бара.(Г. Әпсәләмов). 3. Язмышлары шактый охшаш булса да, сүзләре бәйләнә алмый аптыратты; мәктәп, авыл һәм туган- үскән яклары турында хәбәрләшеп алдылар. ( Р. Мөхәммәдиев). 4. Бер төркем очып китүгә, икенчеләре килеп төшә, ыгы- зыгы туктаусыз дәвам итә.(И. Гайфуллин). 5. Апрель аенда көннәр озая; яз килгәнне борыннары сизеп, җылы өннәреннән аюлар, бурсыклар баш калкыта. ( Г. Хәсәнов).6. Кич җитүгә, ояларында барысы бер җылы йомгак булып оешып йоклыйлар, ә Мирхәйдәр абзый аларга карап куанып йөри. (100 сүз) (И. Гайфуллин)
Диктант №8 (контроль) (“Ел буена үтелгәннәрне кабатлау” темасы буенча) Җан авазы ( “Мәгариф”журналы, №4, 2010, 18-19 битләр)
Җир өстенә ап- ак карлар явып, көннәр суыткач, авылда каз өмәләре башланып китә. Ул чакның күңеллелекләрен сөйләп бетергесез… Яшь кызлар,килен-апалар, чиратлашып, өйдән өйгә каз өмәсенә йөри. Елның бары шушы фасылында гына һәр йортта күпереп торган мамык мендәрләр әзерләнә. Казлар да, салкыннар җитү белән үзләренең санаулы көннәрен сизенгәндәй, канат җилпеп, каңгылдашып, без белмәгән телдә бер-берләре белән гәпләшәләр. Бәлки, очып ерак- еракларга да китәрләр иде. Түшләре җиргә тиеп тәмам тулышып авырайган казларның уйлары нидә икән? Казлар бик сизгер, горур кошлар бит. Аларның хәтерләре дә яхшы. Казлар дисәм, бала чагым искә төшә. Авылда иң күп каз безнеке була иде. Өч ояга кырык бишләп бәбкә. Барысы да көрән төстә. Кыр казларының күктән аваз салып кайтуларын күзәтергә ярата идек без. Аларны күрүгә, бер- беребездән уздыра- уздыра салам бөртекләре җыеп, казлар утырган ояга салабыз. Кыр казлары килгәндә, никадәр күп салам җыеп каз оясына салсаң, шулкадәр күп бәбкә чыга, имеш. (147 сүз) Бирем. Аерып күрсәтелгән җөмләләрнең схемаларын төзергә, төрен билгеләргә.
8 нче сыйныф Изложение текстлары Изложение №1 Көзге бизәкләр (Я.Х. Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү. 8-11. Казан, “Мәгариф”, 2005, 7-8 битләр) Тыкрыкларның берсендә, Хуҗа Насретдин өе шикелле, авыш яктан терәтелгән бәләкәй генә агач йорт бар. Аның кыйшаеп беткән капкасы төбендә чәчәк сатучы Мортаза бабай утырган була. Әнә бүген дә ул шунда. Өстендә- озын җиңле ак күлмәк, җиңсез кыска бишмәт; башында- ямьшәеп һәм каешланып беткән түбәтәй. Калын кара кашларына һәм кәҗә сакалына чал йоккан. Гөлшәһидә көн саен аңардан чәчәк сатып ала. Күпләп алмый, өч- дүрт тармак кына, иң матурларын сайлый ул. Дөресрәге, иртән акчасын түләп калдыра да чәчәкләрне кич кайтышлый кереп ала. Гөлшәһидә Мортаза бабай белән ягымлы итеп исәнләште, хәлен сорашты. — Ал да гөл минем хәлләр, кызым, — диде аңа каршы бабай.- Үзең әйбәт кенәме? Сиңа дигәннәрен алып та чыкмадым, өйалдында банкага утыртып калдырдым. Бүгенгеләре бигрәк матур, көнләшеп үзең чәчәк булырсың. Гөлшәһидә елмайды. Әйе, бүген аңа нәкъ шундый чәчәкләр генә кирәк. Аның эчке сөенечен хәтта карт та сизеп алды. — Бер- бер шатлыгың бармы әллә, кызым?- дип сорады. -Үзем дә белмим әле, — диде Гөлшәһидә, кызара төшеп.- Бар шикелле. Мортаза бабайлар чатыннан борылгач, хастаханә дә күренә. Әнә аның нык таш нигезгә утыртылган биек чуен рәшәткәсе. Рәшәткә буенда- яшел стена шикелле сәрви куаклары. Аларның башлары, рәшәткәдән аз гына биегрәк калдырып, тип- тигез кыркылган. Эчтәрәк юан-юан карама, өрәңге, каен агачлары. Аларның куе ябалдашлары киртләч- киртләч күтәрелгән яшел тауга охшый һәм бакча түрендәге өч катлы борынгы сары бинаны каплап тора. Өстән караганда хастаханә бинасы “Г” хәрефенә охшый. Әйтүләренчә, аның икенче канаты да салынырга тиеш булган. Әмма вакытында бу эш ниндидер сәбәпләр аркасында җиренә җиткерелмәгән, ә соңыннан инде картлар сүзе: калган эшкә кар ява. Гөлшәһидә тимер капкадан бакчага керде. Кызу җәй көннәрендә биредә һәрвакыт күләгә була. Авырулар рәхштләнеп ял итәләр. Гөлшәһидә, туктап, “Көз” дигән бөек рәссамның бакчага салган биниһая бизәкләренә сокланып карап торды. Бу бакча бүген генә шулай искитмәле матур һәм купшы булмаган бит. Нигә ул моңа кичә яки аннан элегрәк көннәрдә игътибар итмәде икән? Ул арада капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Башына күгелҗем эшләпә, өстенә шундый ук төстә затлы пальто кигән кыска ак мыеклы, озын һәм төз буйлы бер кеше машинадан төште.Бу- профессор Әбүзәр Таһиров иде. Ул, эшләпәсен салып, Гөлшәһидәгә ихтирам белән баш иде. Уйга чумган хатын аны бик соң күрде һәм, үзенең илтифатсызлыгыннан шактый уңайсызланып: -Сезгә дә хәерле иртә, Әбүзәр Гиреевич, -диде. -Күрәм, сез көзге бизәкләргә хәйран, -дип елмайды профессор.- Ләкин көзнең матурлыгыннан ләззәт аласыгыз килсә- урманда йөрегез, Гөлшәһидә.(370 сүз) (Г.Әпсәләмов)
Изложение №2Синең әниең (З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 98-99 битләр). Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы –токы, өйләре суык була торган иде. Сәрби апа салкын урынга башлап үзе ятып, Равилне үзенең өстенә сала, урынны шулай җылытканнан соң гына Равилне үз янына урынга яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр, аңарда ревматизм авыруы башланган иде. Ара әллә ни ерак түгел, Сәрби апа кай көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде. Ул елларда әле хәзерге кебек муллык юк. Өйдә улыма ак булка эләкми, дип уйласа, ананың тамагыннан үтми, шуңа күрә ул, чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде. Равил мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булап эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнисенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады бит! Әле кайчан гына Равил беренче тәпи баскан һәм шушы куанычтан “гый!” дип дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген инде ул заводтан әнисенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И бу дөньялар! Шундый тиз үтә ләбаса! Кичә генә биләүдә яткан бала бүген инде икмәклек акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк,бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар! Равилне быел армиягә алдылар. Ул әнкәсенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза: “Әни, — дигән ул күптән түгел язган хатында.- Мин ясап элгән сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән? Ояласалар, һәр елдагы кебек, канат җилпеп куакта сайрасалар, син миңа язып җибәр, яме? Марсельгә әйтеп кара әле, фотога төшереп җибәрмәс микән? Барыгызны да бик-бик сагындым!”. Әни, Туган ил… Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган- үскән җир- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. (323 сүз) ( И. Газидан)
|
megapredmet.ru
Сугыш чоры балалары
Наил Закир улы Сабиров:
«Тәүге ачы күз яше ул…”
Сугыш башланган көн һәм Җиңү көне – әрнү-сыкраулар, җан иңрәве, ашарга эзләп тилмергән, үтмәс кебек көннәр, өшетерлек төннәр, әни-сеңелкәшләрнең, балалыктан иртә чыккан яшүсмерләрнең олылар белән тигез эшләүләре, онытырга теләп тә оныта алмаган хатирәләр, кыскача бәяләгәндә: тәүге ачы күз яше һәм безнең, сугыш чоры балаларының кабат туган көне ул!
Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Апа белән мине әти ат белән Сабантуйга алып барырга тиеш. Олы апай – пионерлагеренда. Әти иртән эшкә китте, 1937 елда колхоз рәисе итеп билгеләнгәннән бирле аның буш вакыты булмады да, ә менә бәйрәмнәргә безне алып йөргәләде. 1941 елның ул июнь иртәсе аяз, матур иде. Мин сугыш башланганын белмичә, әтине көтәм. Әти кайтты да: “Улым, барып булмый, сугыш башланган, мин апаңны алып кайтам”, — дип чыгып китте. 9 яшьлек бала ул чакта илгә нинди зур афәт килгәнен каян белсен, шулай да әтинең җитди, кырыс, шомлы карашыннан бик куркыныч икәнлеген аңладым. Авыл да сулып калгандай булды.
Беренче көннәрдә сугышка яшьрәкләр китте, хәвефле көннәрне санап яшәдек, чират олыракларга җитте.
Ярты елдан соң, 1896 елгы әтине 1941 елның икенче яртысында армиягә алдылар. Аны озатырга әни, Кәүсәрия сеңелкәш белән Дусым авыл башына кадәр бардык. Әти барыбызны да кочаклап саубуллашты, без, әни белән өч кыз, бер ир бала, елап тылда калдык. Әти киткән көннән башлап, һәркөн хат көтә башладык. Әтинең исәнлеген белеп тору безгә көч өстәгәндер. Әти моны сизенде булса кирәк, хатларыннан өзмәде. Төрле ешлыкта килә иде ул хатлар. Туктап торган чаклар да булды. 1943 елда әтине контузия алганнан соң кайтардылар. Без ат белән каршы алырга барганда әти җәяүләп Җөлбигә кадәр кайтып җиткән иде. Ул тәмәке тартмады, “Сугышта әнә шул тәмәкене солдатлар үзләренә ашарга биргән паекка алыштыралар, тартмауның файдасы тиде”,– дип сөйли иде әти. Монда кайтканда да янчыгында тәмәкесе бар иде. Ярты елдан соң тагын сугышка китте әти. 1944 елның ахырында авыр яраланып кайтты. Ярасы сидек юлында иде. Сия алмый газапланды. Ул чакта да самолетлар булган, әтине самолет белән Казанга алып киттеләр. Хәл белергә килгән вакытым иде, шәфкать туташы чыгып, әти белән саубуллашырга рөхсәт бирде. Әтине самолет белән алып киттеләр, хастаханәдә бер еллап дәваланды. Үз хәлен үзе белгәндер, безгә сиздермәскә тырышты, 88 яшенә кадәр яшәде. Әни дә, Аллага шөкер, 80 яшенә җитеп вафат булды.
Сугыш елларында авыл кешеләре бик авырлык белән яшәде. Сугыш башлангач, бер-ике ел алай ук сизелмәде әле. Әнием Нәсимә бик тырыш иде, сыер асрады.
Авыл халкы сыер бозаулап күп тә үтми, аны суя иде. Без ике-өч ел бозауны саклап үстердек. Аны көз көне икмәккә алыштырабыз. Ул икмәкне аз-маз итеп карап кына тотып яшәгәндер инде әни. 1943 елларда халык кузгалак, ат кузгалагы, кычыткан, акбашка күчте. Мичкә ягар өчен тизәк, әрем җыя идек. Бернәрсә алырга рөхсәт юк, законнар каты. Хәтерлим әле, Кәүсәрия апа иптәш кызы белән башак җыйнарга барган иде. Ул елларда авылларда махсус тикшерергә куелган кешеләр билгеләнде. Аларны активист Гайшә апа тотып, әйберләрен алып калган, бик каты куркыткан, аның баласы да юк иде, безнең фермага менгәндә суга торган пироват бар иде, апа куркуыннан шунда эшләүче иптәш кызы янына менеп утырган, аягы шунда эшләп торган пироватка эләккән. Менә шундый аяныч нәтиҗәләргә дә китерде сугыш. Олы апаны 4–5 ел окоп казырга, Иваново өлкәсенә торф чыгарырга йөрттеләр, өскә кияргә юньле кием, итекләр юк, кирзадан тегелгән бахиллар, калын сугылган су үткәрми торган ул киемне бозып, әнинең чалбар теккәнен хәтерлим. Бер апа гына йөрмәде, урман кисүчеләр дә, окоп казучылар күп булды. Ач-ялангач булса да, авыл халкы, дошманны җиңү өчен барын да эшләде. Иртәге көнгә ышанычы зур иде. Шул ышаныч көч биргәнгә, чәчүен дә чәчте, урак белән игенен дә урды. Без, балалар, әни кайда эшләсә, шунда булдык. Сарыклар караса сарык карадык, бозау караса бозау тәрбияләдек. Мин 11 яшьтә көтү көттем. Шулай берчак көтү көткәндә, 4–5 сарык юкка чыкты. Көтүче гаепле, ул чакта түләтәләр.
Сарыкларны эзләп, сугышка бармаган Нури абый белән марига киттек, басу буйлап сарык эзлибез, ә күз җир өстендә калган өшегән бәрәнгеләргә төшә. “Бәрәңге җыярга килсәң була икән монда”, дигән уй сызылып үтә.
Ул көнне мари колхозына барып йокладык, икенче көнне елга кырыенда таптык сарыкларны, шулай итеп зур бәладән котылып калдык. Бервакыт уфалла арбасын алып, тау кырыена печән чабарга киттем. Шулай печән чабып ятам, берзаман колхоз рәисе Шәфыйк абый килде. Мин нәрсә әйтер икән дип сагаеп торам. “Энем, син печәнне әйбәт чабасың икән, әйдә, иртәгә колхоз басуына чык”,– диде. Ул вакытта басуда арыш, борчак, карабодай игәләр иде. Шуларны чаптык, тамак ачса, ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы , башак уып ашый идек. Чалгы, урак белән эшләдек. Үгез җигеп эшләргә дә туры килде, берничә егет белән бергә чыгып китәбез, үзең генә үгезне тыңлатам димә, үгез теләгән җиренә бора да алып китә.1–2 ел бригадир ярдәмчесе дә булып эшләп алдым. Бар да кул белән эшләнә, авыр. Әни уракны бик оста ура иде, килендәше белән икесен гел үрнәк итеп куялар иде.
1943 елдамы, 1944 елмы, төгәл хәтерләмим, Казанда алдынгылар слеты үткәрделәр. Әни шуннан бүләккә ефәк күлмәк, калын кара тышлы Тукай китабы алып кайтты.
Ул китап авыл буйлап йөрде. Ә күлмәкне, апай кияргә кызыкса да, сатарга туры килде, акча бик кирәк иде. Уртанчы апа Сабада хисапчылар курсында укыды. Җәяүләп йөрделәр. Эшли башлагач, апа эш сәгате бетүгә кайтып китә, без эшлибез. Менә шул вакытта “Укырга кирәк икән, укыган кеше тиешле сәгатен генә эшли, дәрәҗәсе дә бар”, дигән уй керде.
Ул чакта көнкүреш мактанырлык түгел, өй эчендә зур мич бар. Аның өсте зур, шунда йоклыйбыз, җылынабыз, тагын сәке бар.
Булса, агач карават, өстәл. Кунаклар килсә, табын идәнгә корыла. Утырып ашыйбыз. Аякта – чабата, аны сатып алабыз. Безнең Дусым халкы лампа уты астында шәл бәйләде, шуны сатып акча эшлиләр иде. Ут та 1961 елда гына булды.
Авыр булса да, без укырга тырыштык. Башта Дусым авылындагы башлангыч мәктәптә укыдык. Мәктәп салкын, ягу өчен юньлерәк укыган балаларны утын әзерләргә җибәрәләр, колхозның бер гектар чамасы агачлыгы бар иде. Җәйге чорда янәшәсенә борчак чәчәләр иде, борчак өстә кала бит ул, без куана-куана шуны җыябыз, утын әзерләгәндә борчак ашап була иде. Ул вакытта ничек ашата алганнардыр, мәктәптә бер тапкыр ашау оештыралар иде. Бәрәңге шулпасы була иде ул. Укырга тырышалар иде, башлангычта 20дән күбрәк булсак та, 7 сыйныфта укыганда 6–7 бала гына калдык.
Ир малайлар мин генә, калганы кызлар, кот чыгып тора, мине кызлар кытыклый торганнар иде.
Беренче укытучым – Мәймүнә апа, Күлле Киме авылында яши, әле дә исән. Очрашабыз. Аннан соң Хәбибрахман абый Фәизов укытты. Авыр яшәделәр алар. Дәфтәрләр сирәк, китаплар юк диярлек. Китап булса, аның юл арасына яза идек. Безнең әтинең марида дусты бар иде, беренче бөтендөнья сугышыннан ук дус булганнар Петр Семенович белән. Мин атналар буе аларда торганымны хәтерлим. Аның Лиза исемле кызы миңа дәфтәрләр бүләк итә иде. Рус теле укытучысының “Наил, синең шикарный дәфтәрең бар икән, сиңа матур итеп язарга кирәк”, – дип әйткәне хәтердә. 5–6 класста укыган чак инде бу. Петр Семенович дигән кеше Мари Комыргуҗасында яши иде, ул безгә ат олавы белән утын да биргәләде. Мин аларга барырга бик тырыша идем, аларда ашарга әйбәт була иде, чөнки алар Мәскәү «обеспечениесендә» яшәделәр. Алардан икмәкне дә аз алдылар. Клавдия исемле кызлары әле дә исән-сау, аралашып яшибез, беркөнне генә хәлен белеп кайттым. Мари Комыргуҗасында ул вакытта әнинең сеңелесе Мәгъмүрә апа да яшәде.
8 сыйныфка укырга Фәизов Радик (язучы-журналист, мәрхүм) белән бергә Әтнәгә укырга бардык, аны мин кодаладым. Җәяүләп Әтнәгә кадәр чабата белән йөрибез.
Киемнәр юк дәрәҗәсендә, кеше янына киярлек кием булмагач, аттестат алырга да бармадык, икенче көнне алырга туры килде. 10 сыйныфны тәмамлагач, мине Түбән Көек мәктәбенә немец теле укытучысы итеп билгеләделәр. Ул елларда шулай иде. 2 ел немец теле укыттым, ул чакта өчәр класс иде. Сәгатьләр күп. Шулай итеп акча эшли башладым. 540 сум акча түлиләр иде. Шул көннән башлап, без алай акчага мохтаҗлык кичермәдек. Ярты айлык хезмәт хакы алганымны хәтерлим. Ул 100 сум акчаны алам да карыйм, алам да карыйм, карый торгач ертылып китте. Апа алыштыралар аны дип, үзенә алып, миңа ертылмаганын бирде. Әнигә алып кайтып бирдем.
Сугыш беткәнен мин Дусым авылының «Авиастроительный» урамында ишеттем, хәзерге тыкрык менеп китә ул урамга. Кем әйткәнен дә хәтерләмим. Йөгереп әлсерәп кайтканым истә. Ул вакытта әти кайткан, эштә чагы. Шатландылар инде.
Сугыштан соң да 1945–46 елларда ачлык бик көчле иде әле. Безнең Казанда туган тиешле кеше бар иде. Вахитов абый, туң май комбинатында эшли, күршедә яшәгән Хәнәфиева Фатыйма апа цех начальнигы булгандыр инде, бәрәңге кабыкларын майда кайнатып бирә иде. Әнинең бәрәңге кабыкларын юып, җыеп куйганын хәтерлим. Бу да ачлыктан котылуның бер юлы булгандыр…
Сүрия Мингатина
Рәсемдә: сулдан уңга- китапханәче Гөлнур Шәйхетдинова, Наил абый Сабиров, мин.
ijat-rt.ru