Туганнарыма шигырьлэр – Туганнар турында шигырьлэр
Туганнар турында шигырьлэр
Ике туган
Кан сыга томшыгы, җылы кан…
Ә чиләк читендә селкенә муены…
Көймәдә тибрәлә җансыз каз,
Күк телә туганы, кайгыга коенып.
Парлашып очтылар Вилюй буенда
Һәм берсе көймәдә тибрәлә.
Сыңары
Телгәли һаваны, яңгырата тайганы:
“Әй, минем күгелҗем туганым,
Күрдек без кояшның нурларын,
Йомырка кабыгын тиштек тә тилереп,
Әти-әни сине алдан туйдырды…
Мине дә туйдыра алырлар иде бит.
Күгелҗем туганым,
Күк төсле идең син,
Каз-кызлар артыңнан йөрделәр тилмереп.
Мин – кара, кызлар шул сине нык яратты…
Мине дә ярата алырлар иде бит.
Күгелҗем туганым, канатлар туздылар,
Тиздән без суелып табынга керәбез.
Сине дә, мине ялмаган өчен бит
Һәрвакыт беренче булулар теләге.
Күгелҗем туганым, азмы без чукыштык,
Арзан дип канатлы, туганлы бу дөнья.
Үзара таяныч булырлык идек бит,
Мин – сиңа, туганым, син миңа.
Үтелгән гомерләр искиткеч үкенеч
Тиргәшү, көнләшү никадәр тилелек.
Мин идем гөнаһлы… Кешеләр сине атты…
Мине дә үтерә алырлар иде бит.”
maratkabirov.com
НИГЕЗ ТАШЫМ — Җаныма аваздаш шигырьләр
(шигырьләр)
Уникенче бүлек.
***
Күңел рәшәләрем дулкынлана,
Туган әллә җанның челләсе…
Үзе белми йөрәк нәрсә тели.
Әллә елар, әллә көләсе…
Хис күленең дулкыннары кага
Ярсу күңелемнең көймәсен.
Җаным эссе челләләргә түзәр,
Салкын челләләрне бирмәсен.
ТУГАН
(Ильнар Гильманшин муз.)
Туган – абый, апа гына түгел,
Туган – ерактагы карендәш.
Үз-үзеңне яраткандай ярат,
Кочак җәеп : «Туган!»,- дип эндәш.
Чыбык очы булсын, бер туганмы,
Ул бит сиңа туган тиешле.
Тамырыгыз уртак, ата-баба.
Ул – үзеңнең зур бер өлеше.
Булган сөенечең өчен башлап,
Иң беренче туган сөенә.
Ни булса да, кайгы-шатлыгымы,
Җыелабыз туган өенә.
Якын туганнарымны югалтып,
Газиз балаларым-оныкларым
Бер тугансыз җирдә калмасын.
Кыен-авыр чакта читләр түгел,
Туганнарым куя иңнәрен.
Туган таянычы булса янда,
Аллабирса, барсын җиңәрмен.
ЯКЫН МИҢА…
Үз көенә барабанда уйнап,
Якын миңа тамчы тамганы.
Шыртлап-шыртлап нидер сөйли-сөйли,
Якын миңа учак янганы.
Ераклардан хәбәр җыеп килеп,
Якын миңа җилләр искәне.
Кочак җәеп яткан болыннарда,
Якын миңа үлән үскәне.
Якын миңа яфрак шыбырдавы,
Кошлар канат җилпеп какканы.
Якын миңа, тик мин ишетерлек,
Кар бөртеге төшеп ятканы.
Якын миңа елга суларының
Ап-ак сыртлы дулкын тавышы.
Якын миңа салкын чишмәләрнең
Челтер-челтер җырлап агышы.
Якын миңа, йөрәгемә якын
Җыры, көе, моңы җиһанның.
Үзе генә белә кебек дөнья
Күңелемнең ниләр тойганын…
МАМЫК ШӘЛ
Җылы кәҗә мамык шәлләреңне,
Әнкәй җаным, зинһар, саклама!
Бәйрәмнәрдә генә каплама.
Тузсын шәлең, әнкәй, һич жәлләмә.
Бәйләп йөре, һәркөн ябынып,
Мин уйлармын, әнкәмә җылы дип,
Искә алган чакта сагынып.
Биш балаңның җылылыгын биреп,
Мамык шәлең кочсын иңеңне.
Безгә синең таза булу кирәк,
Салма, әнкәй, зинһар, шәлеңне.
Салкын кышлар… Картлык җиңел түгел…
Аңлыйм инде, әнкәй, хәлеңне…
Күрсәм иде синең туздырганны
Әллә ничә мамык шәлеңне.
***
Күңелемнең тирәнлеген
Кем үлчәгән, кем белә?
Тирән булгангамы әллә,
Күңел тулып түгелә?
Түгелмәсен өчен күңел
Ак кәгазьгә бушатам.
Ак дәфтәрне аңлый белгән
Якын дуска ошатам.
Хисләр ташый, җаным дулый.
Тулса түгелсен күңел.
Тик бар нәрсәгә битарафлы
Сай күңел кирәк түгел.
ЧАҢГЫ
Дүрт-биш яшьлек чагым. Әнкәй миңа
Чаңгы алып кайтты бер көнне.
Тотып-тотып карыйм сөенүдән,
Ышанырга белми. Төш? Өнме?
Ул чаңгының матурлыгын күрсәң!
Өсте кызыл! Тора ялкылдап!
Өй эчендә башта чабып йөрдем,
Чаңгы киеп шак-шок шакылдап.
Белер-белмәс көе шуган булып,
Арыганчы йөрдем урамда.
Чаңгы шатлыгыннан өшемәдем,
Куркытмады мине буран да.
Кич җиткәчтән кочып йоклап киттем,
Сузып салып аны яныма.
Эләкмәде кебек олы бүләк,
Тиң булырлык кечкәй чаңгыма…
***
Юкка гына тумаганмын бит мин,
Бу дөньяга юкка килмәгән.
Яраткан бит мине никтер ходай,
Бу тормышта артык димәгән.
Димәк, кемдер мохтаҗ барлыгыма.
Димәк, мин кирәкмен кемгәдер.
Кирәк кеше арасына ходай
Кирәк җирдән урын биргәндер.
Миннән көтелгәнне аклармынмы?
Гамәл бәяләре күкләрдә.
Юкка тумый кеше, барыбыз да
Үз бурычын тиеш йөкләргә.
***
Әнкәй тавышларын ераклардан
Телефоным миңа тапшыра.
Әнкәемнең изге сүзе килә
Дулкын-дулкын булып каршыга.
Әйтерсең дә, мин гыйбадәт кылдым,
Авыр уйларымны сыпыргандай,
Җиңел сулыш туа күкрәктә.
Тик әнкәйгә генә хастыр бит ул
Бала җанын тою ерактан.
Тик әнкәйнең изге сүзе генә
Моң-зарыңны юа йөрәктән.
Хатлар урынына әнкәй көтә,
Телефоннан алмый күзләрен,
Догаларын укып күңеленнән,
Туплый-туплый әйтер сүзләрен.
Телефоннан әнкәйне ишеттем.
Әйтерсең дә, кылдым гыйбадәт.
Дога алдым, изге теләк алдым,
Шуңа күңелемдә сәгадәт.
МЕНӘ БИТ УЛ ХӘТЕР ДИГӘНЕҢ…
Дистә еллар үтте, ә хәтерлим
Улларымның тәпи киткәнен.
Хәтеремдә тәүге «әни» сүзе.
Менә бит ул хәтер дигәнең…
Ник саклыйдыр хәтер балаларның
Нинди күлмәк, кием кигәнен?
Бизәкләре хәтта хәтеремдә.
Менә бит ул хәтер дигәнең…
Якты ядкарь итеп күңел саклый
Мәктәпләргә алар киткәнен.
Шуклыклары кайчак искә төшә.
Менә бит ул хәтер дигәнең…
Әйтә алам һич тә яңгылышмый,
Кайсы нинди ризык сөйгәнен.
Менә бит ул хәтер дигәнең…
Дистә еллар үтте, оныталмыйм
Карынымда алар типкәнен.
Ана кеше – хәтер хәзинәсе.
Менә бит ул күңел дигәнең…
ӘНИ КЕШЕ
Әни кеше китте магазинга
Үз-үзенә кием карарга.
Кибеттән соң юлын дәвам итте
Кием сата торган базарга.
Озак йөрде базар дигәнендә.
Кыйммәтле тун киеп карады.
Затлы итек үлчәп аягына,
Бик ошады, бик тә ярады!
Матур кием-салым, алка-балдак –
Карамаган берни калмады.
Сөйри-сөйри авыр букчаларын,
Өйгә кайтып хатын чак ауды.
Күтәргәндә авыр сумкаларын,
Чак өзелми калды тоткасы.
Тәмле ризык, уенчыклар белән
Тулы иде аның сумкасы!..
***
Тирән көртне тездән ерып барам,
Атламыйча такыр сукмактан.
Өстән яуган карлар күлмәк өсти
Киемемә минем ап-актан.
Чәч-керфегем ап-ак, күзләремне
Чагылдыра дөнья аклыгы.
Караш аша әллә күңелемә
Күчә тирә-якның пакьлеге.
Канатланам, кар бөртеге кебек.
Тәгәрәпме әллә аунарга…
Кулларыма алып, сөеп карыйм
Җанга якты салган карларга.
РӘХМӘТ, ҮТКӘН ЕЛЫМ!
Моңсу саубуллашып, үткән елым
Яңа елга мине тапшыра.
Хәтер хәзинәләрендә калып,
Үткәнемә карап ашыга.
Рәхмәт сиңа, үтеп киткән елым.
Гомеремнең газиз бер елы.
Һәрбер көнең, атна, ай, мизгелең
Кабатланмас ямь белән тулы.
Үткән елым, тапшыр алгы елга
Эстафета итеп яхшысын.
Алып керсен күңел яңа елга
Өмет-хыялларның яктысын.
Кыен, авыр чакны тапшырмыйча,
Үткән елым, калдыр үткәндә.
Иярергә тиеш түгел алар,
Күңел бәхет өмет иткәндә.
Яңа елның җисеме бит «яңа»,
Яңа хыял, яңа максатлар…
Өмет итеп ни алдыңа куйсаң,
Шул алдыңнан ияртеп атлар.
Яңа өмет, уй-хыяллар белән
Кереп барам яңа елыма.
Еллар җебе булып бормаланып,
Алда яткан гомер юлыма…
СОН
Кто-то Землю укрывает
Дева лунная шагает
Одна по воду босой.
В тишине ночной глубокой,
Храня наш земной покой,
Заботливо своей рукой
Вращает кто-то шар земной.
То ли сон? Иль показалось?
На качели будто села…
Я качалась и качалась…
И мама, вроде, рядом пела?..
«Мам!» Никто не отвечает
Среди лунной звездной пыли.
Мать-Земля детей качает
В ночной своей колыбели…
***
Васыятьләреңне әйтмә, әнкәй,
Соңгы юлга әле ашыкма.
Мирасларың түгел, үзең кирәк,
Йөрәгемне минем ярсытма.
Үз өеңдә үзең яшә, әнкәй,
Җыя-җыя безне яныңа.
Күпсенмә син гомер озынлыгын,
Карама син еллар санына.
Васыятьләреңне тезмә, зинһар,
Кабул итми һич тә акылым.
Син үзең бит язмыш, мирас итеп,
Безгә биргән олы байлыгым.
***
Сынмый гына, авыр кайгыларны
Күтәрүчеләргә сокланам.
Бәлә алларында бөгелмәгән
Көчлеләрдән үрнәк мин алам.
Туң күңел дә түгел эремәслек,
Кырыслык та түгел сәбәбе.
Барлык көчен туплый белгән затка
Арта ихтирамлы гаҗәбем.
Күзләр генә коры кайберәүнең.
Ачы яше тама күңелгә.
Тышка гына чыкмый моң-зарлары,
Ә эчендә ташып түгелә.
Рухы көчле затлар хәсрәтләрен
Чыгармыйлар һич тә йөзенә.
Аңлыйм, дисәң кешенең хәлләрен,
Кара икән аның күзенә…
***
Хыялларың чынга ашмас булгач,
Ник аларга мине урадың?
Төштә күргән сыман тойганнарны
Киләчәккә нигә юрадың?
Мәңгелеккә биргән вәгъдәләрне
Нигә бик тиз генә оныттың?
Мәңгелеккә сине таптым, дидең.
Табалмаслык мине югалттың.
Соң аңладың, бик тә соң аңладың,
Синең өчен мин кем икәнне.
Ялгыз яшәмәссең, табарсың син.
Табып кара миндәй бүтәнне.
СУЫК БАБАЙ
Кызу вакыт Суык бабаемның.
Җил канатлы аты йөгерә.
Боз бизәкле купшы пумаласын
Ак буяуга манып өлгерә.
Тәрәзләргә ап-ак челтәр бизәк,
Басу кырлар йомшак ак мамыктан
Җем-җем иткән ак толып кигән.
Елга-күлнең бозлы көзгесенә
Кар бөртеге кунып бизәнә.
Урмандагы зифа гүзәл чыршы
Яңа елны көтеп төзәнә.
Суык бабаем да бәйрәм көтә,
Әзерләнә кышкы бәйрәмгә.
Ак бизәккә бизи табигатьне,
Калдырырлык итеп хәйранга.
КЫШКЫ КАЕН
Нечкә бармакларын күккә сузып,
Каен кызы әллә ялвара.
Салкын кыштан мәрхәмәтен сорап,
Төбәп карап яуган карларга?
Күлмәкләрен салган зифа Каен.
Каен кызы әллә ояла?
Якындгы нарат егетенең
Карашларын әллә тоя ла?
Ишеттеме әллә Кыш Каенны?
Япты бәсле шәлен челтәрдән.
Нечкә бармакларын зифа Каен
Язны сорап әллә күтәргән?
БАЛАЛАРЧА…
Балаларча мин ышанып көтәм
Чын Кыш бабай тагын киләсен,
Бүләк тулы кызыл капчыгыннан
Күчтәнәчен алып бирәсен.
Балаларча көтәм Яңа елны,
Яңа елның тәүге иртәсен.
Төгәл беләм туасы бу елда
Яңа бәхет мине көтәсен.
Балаларча… Әйтерсең дә, еллар
Үтеп китми, бары өстәлә.
Әйтерсең дә, алда тагын мине
Сансыз яңа еллар көтә лә…
Әкиятнең матур кочагыннан
Күңелемнең килми чыгасы.
Балаларча… Димәк балачакның
Һаман юктыр әле узасы…
***
Яхшы сүз дә, күңелне тутырып,
Күз яшьләрен кайчак агыза.
Йөрәкне эреткән җылы хиснең
Кадерле тамчысын тамыза.
Җитеп бетми әллә яхшы караш,
Күбрәк моң-зар җанга сарыла.
Гади яхшы теләк күңелемә
Кояш нуры булып кагыла.
Җылы канат кочкан кебек коча
Якты сүзнең җылы рәхәте.
Дулкын-дулкын булып кире кайта
Йөрәгемнең җавап рәхмәте.
***
Хәтер «лабиринты» оч-кырыйсыз,
Бүлемтәле аның «урамы»…
Берсенең дә юктыр ул сукмактан
Азаккача урап узганы.
Керү генә кирәк «лабиринтка»,
Суыра да ала эченә…
Исем китә, дистә еллар аша
Саекмаган хәтер көченә…
Нидер ача тагын һәр бүлемтә,
Ерак үткәннәргә кайтара.
Күңел, барлый-барлый гомер юлын,
Хәтер киштәләрен актара.
Үткәннәргә ишек ябык күптән.
Тик хәтердә кунак буласың.
Киләчәккә ишек ачык, ләкин
Беркем белми, ниләр була соң…
***
Җанны сарган сагыш йокысыннан
Сискәндереп кинәт уяттың.
Авыр төшләремнән йолкып алып,
Назлы сүзләр әйтеп юаттың.
Сусаган күңелгә бер карашың
Җитте, назның тик бер тамчысы.
Җылы карашыңнан эреп тамды
Күңелдәге сагыш ачысы.
Саташулы төштә назсыз гына
Ничә айлар-еллар җан туңды.
Кышкы йокылардан тартып алдың,
Күңелемә кинәт яз кунды.
КЫШ САЛКЫНЫ
Кышлар, тулы хокугына кереп,
Җир өсләрен тагын яулады.
Салкын кышның зәһәр сулышлары
Кагылмаган урын калмады.
Усаллана бара кыш салкыны.
Җәяүленең битен чеметә.
Танау-колак очын акка буяп,
Аяк-кулны тешләп өшетә.
Җылы өйнең кайнар кочагының
Кадерләрен кышын беләсең.
Арттан усал суык куган чакта
Чаба-чаба йортка керәсең.
Мондый суыкларда юлга чыккан
Юлчыларны ходай сакласын.
Кош-җәнлекне жәлләү белмәс кышның
Салкын тырнагыннан якласын.
Кышлар мәңге түгел. Җылы язны
Кем теләми аны, кем көтми?
Йөрәгеңдә сүнмәс җылы тотсаң,
Зәһәр салкыннар да өркетми.
***
Синең күзләреңдә – чагылышым,
Минем күзләремдә – синеке.
Беркем дә юк башка җир йөзендә,
Тик без икәү, дөнья – безнеке…
Синең учларыңда – минем куллар,
Минем кулларымда – кулларың.
Синең хакта гына уйлый алам.
Минем хакта синең уйларың.
«Сөям!» диеп, тик мин ишетерлек,
Тибә йөрәк синең күкрәктә.
Тик син ишетерлек җавап бирәм:
«Тик син генә минем йөрәктә!»
ИСКЕ СҮРӘТ
Кем уйлаган, сүрәткә төшкәндә,
Шушы гади генә мизгелне
Сагынырмын диеп, истәлекләр
Моңландырыр диеп, күңелне.
Кем уйлаган, шул сүрәтне алып
Караганда яшьләр тамасын…
Кем уйлаган, гүзәл яшьлегеңнең
Шул рәсемдә генә каласын.
Кем уйлаган, еллар узган саен
Бәяләрен аның артасын.
Кем уйлаган, үткән яшьлегеңнең
Хыялыңда гына кайтасын.
Кем уйлаган, сүрәт төшкән чакта,
Гомерләрнең бик тиз узасын.
Кем уйлаган, иске рәсем кебек
Сүрәт хуҗасының тузасын…
ЯҢА ЕЛ
Кышкы таңның ап-ак бишегендә
Яңа елкай ача күзләрен.
Бар тереклек, җиһан көтә аны,
Өмет белән төбәп йөзләрен.
Төкле аякларың, Яңа елкай,
Атлап керсен барлык йортларга.
Син сызып барасы ап-ак юлдан
Исән-имин язсын атларга.
Ап-ак кар таулары кебек өеп,
Бәхет китер, җитсен барсына.
Ак җил канатында һәрберсенең
Теләгәне очсын каршына.
Мохтаҗларга тазалык алып кил.
Ялгызларга — сөю бәхете.
Һәр балага — әни канатлары.
Олыларга — картлык рәхәте.
Иң зур теләгемне үтәсәңче,
Яңа елкай, бәйрәм хакына?!
Тынычлык белән кил, Яңа елым,
Иминлек бир дөнья халкына?!
УКЫТУЧЫ АПАМ
Укытучы апам, картайдыңмы?
Гаҗәп түгел олыгайсаң да.
Безнең күңелләрдә картаймыйсың,
Син яшь кенә безгә кайчан да.
Укытучы апам, бала чакта
Биргән фәһемеңне саклыйбыз.
Син ышанып көткән ышанычны
Төрлебез төрлечә аклыйбыз.
Укытучы апам, син икенче
Әни булдың бик тә күпләргә.
Син йөрәккә салган акыл белән
Азаккача иде үтәргә.
Укытучы апам, сизәсеңме
Сагынганны безнең ерактан?
Искә ала сине балаларың
Рәхмәт белән ихлас йөрәктән.
***
Сынауларын бирә тора дөнья,
Чыныксын диме соң үземне?
Тиешлесен бирсен иде дә бит,
Өстәп бирсен иде түземне.
Күтәрмәслек сынау бирми диләр,
Кем үлчәгән аның күләмен?
Бетте бугай, дип сөенгәч кенә,
Дөнья бирә тагын «бүләген».
Ныгысын дип әллә тырышасың?
Җавапларың, язмыш, икеле…
Җитәр инде, бәлки, сынауларың?
Чыныктым бит инде шикелле…
ӘНКӘЙ КУЛЛАРЫ
Укый алам кулларыңа карап,
Әнкәй җаным, безнең үткәнне.
Шул кулларның җылы назларында
Биш балаң сөелеп үскәнне.
Әлегәчә җитез бармакларың –
Синең тырыш, уңган икәнне.
Калын тамыр, тирән буразналар –
Авыр хезмәт аша үткәнне.
Бер дә җуелмаслык бизәк итеп,
Сөялләрен тормыш калдырган.
Гомер, җыерчыклар сыза барып,
Узган еллар санын яздырган.
Кытыршы кулларың җылысында
Тоям, әнкәй, күңел җылыңны.
Шул җылыңны салып үстергәнсең
Өч кызыңны, ике улыңны.
Назлы кулларыңны искә алып,
Бер күрешсәм, дигән чагым бар…
Тезләремә чүгеп кулларыңны
Үбәр өчен, әнкәй, хакым бар.
***
Гаҗәпмени, җаны бай булганның
Матди яктан ярлы булганы?
Дөньялыкның барлык алтыныннан
Җан байлыгын өстен куйганы?
Гаҗәпмени, намусы булганның
Кеше баштан басып йөрмәве?
Ничә кабат үзе алданса да,
Кешеләрне алдый белмәве?
Гаҗәпмени олы җанлыларның
Кеше кыерсыта алмавы?
Гаҗәп шунсы – күпләр өчен воҗдан,
Юлын ярып, алдан бармавы.
Акыл, намус – тормышның нигезе.
Аны барысы да төшенә.
Ник таяна дөнья соңгы вакыт
Беләк, яки алтын көченә?
***
Эх, язмышкай, нигә сорамыйсың,
Кемгә кемнәр кирәк икәнен?
Ник очрата берәү сөймәгәнен?
Ник югалта берәү сөйгәнен?
Эх, язмышкай, нигә булышмыйсың?
Ник табалмый берәү көткәнен?
Ник берәүләр гомерлеккә ялгыз?
Ник ирешми өмет иткәнен?
Эх, язмышкай, нигә күрмисең син
Заяларга гомер үткәнен?
Эх, язмышкай, әллә белмисеңме
Гомерләрнең кыска икәнен?
ИСЕМЕҢ
Исемеңне синең матур күрәм.
Үз алдыма аны кабатлыйм.
Көйгә салып синең исемеңне,
Гаҗәп марш итеп мин атлыйм.
Исемеңә синең мин көнләшәм,
Гомер буе синең яныңда.
Аерылмас өчен бер дә синнән,
Булыр идем исем санында.
Яңгырашы шушы авазларның
Матур бер җыр кебек тоела.
Кабатлаган саен исемеңне,
Күңелемә җылы җыела.
Күңелемә ятышлы авазлар
Күпме генә хәреф сыйдырган…
Әллә әнкәң сиңа тугач та ук
Минем өчен исем куйдырган?
***
Кулларымнан мине җитәкләдең,
Чәчләремнән сөйдең тукталып.
Нинди матур пар, дип безнең арттан
Күпләр карап калды сокланып.
Күзләремә текәп карадың да,
Сүзсез генә әйттең … Аңладым.
Сулышыңа тынсыз гына эреп,
Тик карашым белән назладым.
…Кулларыңны кемдер тартып алды,
Мин ымтылып калдым тукталып.
Нинди матур пар, дип үзебезгә
Күз тидердем әллә сокланып…
***
Кышның зәһәр усал салкыннары
Хәтта чыңлый кебек һавада.
Кышкы көннәр кыска. Якты җитми,
Җылы җитми миңа дөньяда.
Ирек сөйгән шаян коштай булып,
Күңел язны эзләп талпына.
Кышның салкын кочагыннан чыгып,
Очар идем язлар каршына.
Күбәләктәй куышып уйнаган
Кар бөртекләренә ияреп,
Очар иде җаным язны эзләп,
Табалганчы, туктамый арып.
Биек кар таулары артларында
Кемдер гүзәл Язны яшергән.
Килер Язым, килер көткән Язым,
Күлмәкләрен киеп яшелдән.
Һаваларны чыңлаткан салкынны
Җылы сулышлары эретер.
Кышлар кочагыннан алып мине,
Кочар, үбәр, тагын терелтер…
ЭЧТӘГЕ ҖЫР
Хисле җыры белән әсир иткән
Җырчыларны тыңлап сокланам.
Гүзәл җырдан йөрәкне баетып,
Таң чыгыдай чиста хис алам.
Сәләт бирмәгән бит ходай миңа.
Юк бит җырлый торган һөнәрем.
Үзалдыма, күңелемнән генә
Җырлар җырлап үтә көннәрем.
Күңелемнән ташкан моң-хисләрдән
Җыр дулкыны кага йөрәктә.
Тып-тын гына сайраган сандугач
Оялаган әллә күкрәктә?
Эчтән генә, үзем өчен генә
Җырлап үтә минем көннәрем.
Җыр көенә туган дәрт-дәрманнан
Җырлап бара кылган һөнәрем.
***
Өстәлләрем тәм-том белән тулы:
Кәнфит, апельсин-мандариннар…
Элеккедәй ярлы түгел инде,
Бай хәзер, шөкер, магазиннар.
Күз явын ала Яңа ел сые!
Нәрсәсе юк, ниләр төсендә!
Балачакның ике мандаринын
Күрәм никтер һаман төшемдә…
САГЫНДЫРА АВЫЛ
Арыган җанга тик авылым гына
Көч кайтарыр, ял бирер төсле.
Тик авылым һавалары гына
Җиңел сулыш өчен хуш исле.
Чишмәләрнең салкын суын эчсәм,
Шифа алыр идем тәнемә.
Гармун көе алып кайтыр кебек
Ерактагы яшьлек таңыма.
Чирәменә ятсам мин сыенып
Өй янында үскән тирәкнең,
Җир суырыр иде моң-зарымны,
Ялкыннарын басып йөрәкнең.
Читтә еллар үткән саен күңел
Авылымны ныграк сагына.
Туган якка җан азыгы эзләп,
Яшәү дәрте эзләп талпына.
***
Каты холкым синең янда йомшак.
Ачы телем синең алда татлы.
Җайлы гына буйсындырыр өчен,
Әйтче, җаның нинди көчләр тапты?
Әсирлеккә теләп мин бирелдем.
Көчләмәдең, ә мин карышмадым.
Олуг булдың, зирәк була белдең,
Өстен булу өчен ярышмадым.
Көчлерәк бул миннән, акыллырак.
Арып талган чакта бул син дәвам.
Сакла мине, ярата бел. Мин бит –
Синең кабыргаңнан чыккан Һаваң.
ЕЛАН ЕЛЫ
Елан елы диләр… Йолдызнамә
Беркайчан да ышандырмады.
Әкиятләргә таянып кына,
Бервакыт та план кормадым.
Тик шулай да язмыш, елан булып,
Беркайчан да чакмасын иде.
Елан даруыдай, хасталардан,
Авыр чирдән сакласын иде.
Бәлә-каза, еландай шуышып,
Үтеп китсен кырдан, тимичә.
Бәхетсезлек очрамасын иде,
Еланга баскандай, күрмичә.
Ярарга тырышмадым еланга.
Куеныма якын алмадым.
Дус булмадым мин еланнар белән.
Елан булып тире салмадым.
Елан елы диләр… Йолдызнамә
Алыштыра алмый язмышны.
Елан елы булсын, әтәч елы…,
Бертигез сөям мин тормышны.
***
Бәпкә үлән баскан сукмаклардан
Ялан аяк иде үтәсе…
Көтә кебек тибрәндерер өчен
Талларымның бишек сиртмәсе.
Болын җиләкләрен тәлкәш-тәлкәш
Кечкәй учларыма җыясы…
Наян күбәләктәй шаярышып,
Яшел тугайларда уйныйсы…
Яшел бишегемнең – авылымның,
Куенында калган бала чак,
Соңгы сулышларым югалганчы,
Йөрәк түрләремдә калачак.
АК ХЫЯЛЛАР
Үтте бер ел. Гомер китабымның
Тагын бер биткәе ябыла.
Яңа елның ап-ак кары кебек,
Чәчләремә көмеш кагыла.
Ап-ак карлар кебек очып китә
Өмет-хыял, чынга ашмаган…
Ярсуланма, күңел, ярсуланма,
Димәк, ходай шулай язмаган…
Өметләрем чынга ашсын өчен,
Нинди тылсым серен белергә?
Язмыш рәхимнәрен алыр өчен,
Кирәктер ул күпне бирергә.
Ак хыяллар кебек ак кар ява,
Яңа өмет җанда уята.
Әллә ак кар мине, бар да булыр,
Тик көтә бел, диеп юата…
***
Очар идем сиңа ап-ак аттай,
Барлык киртәләрне җимереп.
Ташыр идем ярсу дулкын булып.
Көчле җилләр булып җилпереп.
…Тып-тын гына, кояш нуры булып,
Кунар идем синең кулыңа.
Син сокланып өзәр чәчәк булып,
Үсәр идем гомер юлыңа.
Сиңа омтылуның ярсу көче
Киртәләрне кайчак җимерә.
Кайчак күңел мәхәббәт бәхетен
Тып-тын гына эчкә яшерә…
УКУЧЫМА
Бик әз генә, эчтәге борчуның
Тырнаклары әгәр җибәрсә,
Бик әз генә синең кәефеңне
Язганнарым әгәр күтәрсә,
Бик әз генә уй-хыялга калсаң,
Тоеп, аңлап шигырь юлларын,
Күп көч тояр, рәхмәтле укучым,
Синең өчен язган кулларым.
Бик әз генә, тойган хисләремнән
Моңсуланса әгәр күңелең,
Бел, укучым, миңа шуннан да зур
Башка бәхет мөмкин түгелен.
ИКЕ СЕРДӘШ ЧӘЙ ЭЧӘ
Кара-каршы икәү бер утырып,
Эчик әле тәмле чәйләрне.
Баллар, майлар, мәтрүшкәләр белән,
Мактый-мактый гүзәл җәйләрне.
Эч әле, дускаем, тәмле чәйләр,
Тоеп аның чиксез шифасын.
Сыналган бит, сөтле чәйләр эчкәч,
Тәндә-җанда көч-хәл тоясың.
Самавырдан агып торган судай
Агып китсен эчтән моң-зарың.
Серләр сөйләп кайнар чәй эчүләр
Эретәдер җанның боз-карын.
Самавыр да гөрләп сүзен куша,
Җыры белән әллә юата.
Дүрт-биш самавырны гына түгел,
Ике сердәш эчен бушата…
ТЕЛИСЕҢМЕ…
Телисеңме, йолдызларны учка
Җыеп алып сиңа сибәрмен?
Телисеңме, салават күперен
Зәңгәр күктән сиңа иярмен?
Телисеңме, алсу таң нурыдай,
Күзләреңнән синең үбәрмен?
Телисеңме, назлы яз җиледәй,
Чәчләреңне тузгып тиярмен?
Телисеңме, чык тамчысын җыеп,
Бит-күзеңне синең юармын?
Телисеңме, синең исемеңне
Тау-ташларга уеп куярмын?
Телисеңме, сандугачның җырын
Йөрәк түрләреңдә көйләрмен?
Телисеңме, кояшың батканда
Синең белән бергә үләрмен?
СОРАГАНСЫҢ ӘЛЛӘ ДӨНЬЯДАН
Тәрәзәмә каккан җил тавышын
Син кагасың, диеп ялгышам.
Чит шәүләне күрсәм, син бит, диеп,
Үз-үземә никтер алдашам.
Кулларыма кунган кар бөртеге
Китергәндәй синең сәләмне.
Мин үтенгән белән кояш үтә
Сине эзләп барлык галәмне.
Баш очыма килгән ай-йолдызлар
Сөйли кебек сине күргәнне.
Кипкән яфрагына хәтле белә
Шул юллардан синең йөргәнне.
Җуелырга тиеш истәлекләр
Кайтып җанны телә яңадан.
«Минем хакта онытмасын», — диеп,
Сорагансың әллә дөньядан?
***
Яшь аралаш елмайганда,
Кыса-кыса тешләрне,
Тышка күрсәтмәгән сәбәп
Тырнаганда эчләрне,
Үз-үзеңне кулга алып,
Йөгереп кайт өеңә.
Тыялмаган күз яшьләрең
Аксын аккан көенә.
Яшьнең тозы белән чыгар
Сагышың ачылары.
Әзрәк булса да басылыр
Йөрәгең ярсулары.
***
Зарлана белмәдең, әнкәй җаным,
Беркайчан да авыр тормыштан.
Мин сокланып карыйм, көчле рухың
Бирелсә дә сиңа тумыштан.
Авыр дими, тормыш арбаларын
Тарттың, салып чиксез хезмәтең.
Карт көнеңдә күрсәң иде, әнкәй,
Хезмәтеңә лаек хөрмәтен.
Кызгандыра, кара тиргә батып,
Гомер буе эшләп аруың.
Гади генә җавап: «Бәхет бит ул
Таза булып эшли алуың».
(Унөченче бүлек)
Физалия Давлетгареева
стихи на татарском языке.
- © Давлетгареева Ф., 2013-14 гг.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
© Опубликовано: 23.11.2013 - Материал http://kitap.net.ru/fizalia/1-12.php алынды
nigezem.ucoz.ru
Язын туганнарга котлау
Елның иң матур чагында
Якты майда тугансың
Әткәң-әнкәң бәхетенә,
Чәчкә булып кунгансың
Бу шатлыктан фәрештәләр
Берсен-берсе кочканнар
Аланнарга болыннарга
Күбәләкләр очканнар
Язлар килсә җәйләр булган,
Көзләр килсә кыш булган.
Синең дөньяга килүең
Бик кирәкле эш булган.
Килми калсаң табигатьнең
Зур булачак хатасы
Хатыныңа кем ир булыр
Балаңның кем атасы
(Иреңә кем хатын булыр
Балаңның кем анасы)
Олуг бәйрәмең хөрмәтләп
Әйтик сүз уңаеннан
Рәхмәт сине алып килгән
Туган елың маена!
(Ибраһим Биектаулы)
* * *
Күктән кояш аллы-гөлле
Нурларын сибеп көлә.
Сезнең туган көн икәнен,
Әйтерсең, ул да белә!
Зәп -зәңгәр бүген күкләр дә,
Гүя махсус киенгән.
Сезнең туган көн бүген дип,
Бар табигать сөенгән.
Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!
Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.
Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.
Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,
Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!
* * *
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.
Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын, гел елмаеп яшә!
Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы, күңелеңә көч-куәт, яшьлегеңә дәрт өстәсен.
Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын, бәхетең тузмасын.Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.
Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.
* * *
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
* * *
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.
* * *
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.
Котлы булсын, … туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
www.ihlastan.ru
Кышта туганнарны котлау
winter snow wallpaperЙолдыздай җемелди ак карлар,
Күмелә бар дөнья аклыкка.
Ак кышта килгәнсез дөньяга
Әйләнеп өр-яңа шатлыкка.
Ак карлар, ак биләү, ак шатлык…
Әйтерсең ак чәчәк бәйләме.
Күңелдә яңа җыр уята
Ел саен туган көн бәйрәме.
Яшәгез һәрвакыт елмаеп,
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетегез кояш нуры сипсен,
Сүрелми гомергә-гомергә.
Элфия Ситдыйкова
* * *
… ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!
* * *
Тусаң да син гыйнварда,
Кышкы суык бер көндә,
Ләкин синнән кешеләргә
Һәрчак җылы бөркелә.
Изгелек ул җирдә ятмый,
Булмый аны онытып.
Гомер буе яшә шулай
Кешеләрне җылытып.
* * *
Ерак калмады язга да,
Кояш яктырак карый.
Кышның шундый бер көнендә
Җиргә тусаң да ярый.
Җылы язлар килгән чакта
Йөрәккә сөю дәшә,
Син дә шулай гомер буе
Сөеп, сөелеп яшә!
Кояш кешеләр йөзенә
Елмаю булып куна.
Син дә яшә бу дөньяда
Бәхетле булып кына.
* * *
Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
* * *
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә
www.ihlastan.ru
Татарча мэхэббэт шигырьлэре
Хәбәрләр юк
Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Синең тарафлардан җил исми.
Җил иссә дә кайнар хисләреңне
Алып килми миңа килешли.
Әллә инде җилләр аяусызлар,
Әллә инде үзең сүрелдең.
Җилләр генә шундый аяусыздыр,
Сүрелүең дөрес түгелдер.
Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Хәлләреңне белми тилмерәм.
Язмышларың кайда йөртә икән,
Нинди уйлар белән, кем белән.
Йөрәк хәлен йөрәк сизә диләр…
Шулай дигәннәре хак микән?
Синең дә шул ачы билгесезлек
Утларында янган чак микән?
Хәбәрләр юк синең тарафлардан…
Кайчан килер икән хәбәрең?..
…Хәлләреңне белү белән генә
Җиңеләер кебек хәлләрем…
1988
Ә мин сине
Ә мин сине күптән көткәнмен бит,
Ә мин сине күптән эзләгәнмен.
Мин бары тик кайда, кайчан, ничек
Табасымны гына белмәгәнмен.
Синең сихри назлы күзләрең дә,
Җанны арбар татлы тавышың да,
Сабыйларча якты елмаюың —
Барысы да миңа таныш булган.
Һәм мин сине өзелеп яратканмын,
Юлларыбыз кисешкәнчүк әле.
Миңа бары тик син җитмәгәнсең,
Шуннан булган җанның әрнүләре.
Син үзең дә кара көннәремдә
Көләч кояш булып балкыгансың.
Өннәремдә сизгерлегем җуйсам,
Төшләремә кереп чакыргансың.
Кайчан да бер табасымны белеп,
Гомер буе сине эзләгәнмен.
Ләкин тапкач… сине ялкыннарга
Саласымны гына белмәгәнмен.
1998
Син язларда миннән киткән идең
Син язларда миннән киткән идең,
Син язларда миңа килмәдең.
Килер эзләреңнән күз алмыйча,
Саргайдылар синсез көннәрем.
Син булмагач кояш сүрәнләнде,
Синнән башка сызып бетте көн.
Каеннар да көтте-көттеләр дә
Саргайдылар, өзеп өметен.
Сандугачлар моңы тынып калды,
Моңсуланып калды таңнар да.
Күренмиләр никтер аккошлар да
Саргайдылар, ахры, алар да.
Синнән башка үткән мизгелләрем
Бар дөнъяга көзләр китерде.
Сине көтеп мин язларда калдым,
Язларымнан китмәм шикелле.
1998
maratkabirov.com
Шаян шигырьлэр
Хулиган
Үткән – беткән…
Чираттагы
Этлек хакында уйлап,
Көлә-көлә китеп барам
Шигырь урамы буйлап.
Кием гади. Ә кесәдә
Ни бар – беленеп тора:
Шешә турындагы җырның
Борыны күренеп тора.
Карашларым һәр гүзәлнең
Йөрәген капшап бара.
Күңелләре ачыкларга
Кармагын ташлап бара.
Туй итәм әле тагы бер
Пар атта җилә-җилә,
Ат булмаса да туй итәм
Нужаны җигәмен дә.
Һаман акыл утырмады,
Мин һаман кичәгечә.
Исердем әле ләззәтле
Мизгелләр эчә-эчә.
Хәмерлек акча юк ансы,
Ашау да онытылган,
Ай юрганын ясыйм әле
Газаплар болытыннан.
Кәшилүк чәлдергән идем
Берәүнең күңеленнән,
Юк һичбер байлыгы да –
Газап та, кайгы гына.
Кичер, абзый, бәхет итеп
Берәр түләрмен әле.
Кайгы урлаган шатлыктан
Җырлап җибәрдем әле:
“Әй, матурсың бит син, дөнья,
Бигрәкләр гүзәл бит син!
Хәтта шыр аек килеш тә
Суырып үбәрлексең!”
1994
maratkabirov.com
Мин сине яратам шигырьлэр
Аптырау
Без бит икәү бер-беребезне
Сөештек тилерешеп…
…Аерым үткән көннәр кала
Юлларда тезелешеп.
Шул юлларны бергә үтәр
Чаралар табылмады…
Кеше рухын богаулыймы
Кешелек кануннары?!.
Чаралар табылмады…
Аерым үткән еллар калыр
Юлларда тезелешеп…
Шул кадәр дә өзелешеп
Сөешеп-сөелешеп
Шул кадәр дә тилеләрчә
Яшибез икән ничек?!.
Эх…
2002
Х х х
Гашыйкларга нигә кануннар тар,
Гашыйк иңнәрендә ник юк канат? —
…Мин ярты көн буе утырганмын
Рәсемеңә карап.
Х х х
Күпме чәчәкләргә куллар суздым…
Күпме өздем… Бар да — узган эш…
Өзгәннәре — онытыла төшкән…
Өзәлмәгәннәре — кызганыч…
Х х х
Син: «Кит!» — дидең. Ә мин: «Китәм!» — дидем…
Юри генә әйттем. Тик киттем.
«Ял итәрмен»,— дидең. Ял иттеңме?
Сөюләрең миңа ни тиклем дә
Нәфрәтләрең миңа ни тиклем?!.
Сагынасыңдыр. Мин дә сагынамын.
Елыйсыңдыр. Мин дә елыймын.
Үзәкләрне өзәр мәлләргә дә
Чыдыйсыңдыр. Мин дә чыдыймын шул,
Үзәкләрем өзелеп чыдыймын.
Син уңдадыр… Ә мин сул яктадыр :
Юлым һәрчак — йөрәк ягында.
Шул йөрәкнең колы булды инде
Синең белән бергә чакларым да,
Синнән башка үткән чагым да.
Шул йөрәкнең колы булдым инде…
Интектердем. Үзем интектем.
Сиңа табынып үткән юлларымда
Сөюләрең миңа ни тиклем дә
Нәфрәтләрең миңа ни тиклем?!.
Син: «Кил!» — дигән өчен килмәдем мин…
Син: «Кит!» — дигән өчен мин киттем…
2003
Х х х
Авырлардан авыр чакларым бар,
Үләселәр килгән чагым бар…
Яшиселәр килү алып кала
Үләселәр килгән чагымнан.
Дөньяларга кайчак сыймасак та
Йөрәкләргә дөнья сыядыр.
Яшиселәр килгән өчен генә
Үләселәр килеп куядыр.
2003
Х х х
Минем өчен «үлгән» чагың синең…
Синең өчен «үлгән» чакларым…
Кемлегеңне «белгән» чакларым шул…
Кемлегемне «белгән» чакларың…
Бер-беребез өчен без юк бүген.
Ә үткәннәр… Нинди чор булган!
Үткән көннәр көн булмаган бит ул,
Сагынып җырлар якты җыр булган!
Нинди җырны харап иткәнбез бит!..
Сизмәстән дә… Үзебез теләп тә…
Сөю утын саклау — җиңел түгел,
Ә сакламау – авыр бигрәк тә.
Ике якка киттек. Башлар текә.
Юк-юкта да үзәк өзелер.
Еллар үткән саен ул юлларның
Авырлыгы ныграк сизелер…
Минем өчен «үлгән» чагың синең…
Синең өчен «үлгән» чакларым…
«Үлгәнеңә» сөенә дисең мени?!.
Кара көеп йөргән чакларым.
Син дә биеп шатланмыйсыңдыр шул,
Җаннарыңны әрнү өтәдер.
Үткәнеңдә синең калсам да мин,
Киләчәктән күңелең көтәдер.
Синең өчен «үлгән» чакларым бит,
Минем өчен «үлгән» чакларың…
Кемлегемне (!) белгән(!) чакларыңдыр,
Кемлегеңне(!) белгән(!) чакларым…
2003
maratkabirov.com