Тартык аваз – Тартык авазларның классификациясе
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Күрсәтмә материал | Укучылар эшчәнлеге |
Оештыру этабы |
Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы? Елмаеп яшәсәң көн саен, Укырга, уйларга бик җайлы. Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! | Исәнмесез! | |
Тынычландык, китап дәфтәрләрне ачып куйдык. Татар теле дәресен башлыйбыз. | |||
Укучының белемнәрен актуальләштерү, системалаштыру |
Без сезнең белән тел белеменең бик кызыклы тармагын өйрәнә башладык. Әлеге хәрефләрдән сүз төзеп, аның исемен әйтегез. Нәрсәне өйрәнә әле ул? |
Слайдта: н, ф, е, о, а, к, т, и |
Фонетика. Фонетика сөйләм авазларын өйрәнә. |
Үзаллы эш. Сорау — әңгәмә Туган җир белән бәйләнеш Парлап эшләү Сөйләм үстерү |
Сөйләм авазлары нинди ике төркемгә бүленә? Без аларның кайсыларын өйрәндек? кайсыларын – юк? Дәреснең максатын билгелибез. Бу нинди авазлар? Бөре (Бирск) шәһәрендә һәм Олы Бакырчы авылында яшәүчеләрне болай атыйбыз. Бу сүзләрне (бөрелеләр, олы) транскрипциядә күрсәтегез. Ни әйтерсез? Яхшы. Шушы сүзләрне кулланып, җөмләләр төзеп әйтәбез. |
Слайдта 2 турыпочмак. Җаваптан соң алар тутырыла. Сузык авазларны …, тартык авазлар турында күбрәк … [ә][ө][ү][и][э] [өршәк] [дәүләкән] [стәрлетамак] [чишмә] өршәк+ле+ләр бөрелеләр олы бакырчылылар |
Сузыкларга һәм тартыкларга Үткән дәрестә сузыкларны өйрәндек өйрәнергә, белергә. Алгы рәт сузыклары. Бу ялгызлык исемнәр, Башкортстандагы торак пункт атамалары. Стәрлетамак. Бу сүз сингармонизм законына буйсынмый. Анда алгы рәт сузыклары да, арткы рәт сузыклары да бар. дәүләкәнлеләр стәрлетамаклылар чишмәлеләр Сингармонизм законы буенча: калын сүзгә тәмамлана, калын кушымчалар ялгана. [бөрөлэләр] [оло] Бу сүзләрдә рәт гармониясе бар, чөнки беренче иҗектә иренләшкән [о] һәм [ө] авазлары бар. |
Өй эшен тикшерү |
Өй эшен башкара алдыгызмы икән, тикшереп карыйк. Сайлап эшләргә иде. 1) 67 нче күнегү 33 нче бит Бирем: сүзләрдәге сузык авазларга характеристика. Укучы тактада эшли. 2) 66 нчы күнегү 33 нче бит Бирем: Ирен гармониясенә буйсынган сүзләр кертеп, рәсем буенча хикәя төзергә. Язган укучылар теләк буенча укыйлар. | ||
Яңа белем бирү | Яхшы, сузык авазлар турында белемнәрегезне кабатладык, искә төшердек. Хәзер тартык авазларга күчәбез. | ||
Проблемалы әңгәмә |
Шулай итеп, әйдәгез искә төшерик, татар телендә ничә тартык аваз бар? Алар нинди төркемнәргә бүленә? | Тартыклар классификациясе бн таблица экранда. | Татар телендә 28 тартык аваз бар. Парлы саңгырау һәм яңгырау тартыклар. Парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыкларга. |
Тартыкларның саңгырау яки яңгырау икәнен ничек белергә? | Яңгырау тартыклар тавыш ярылары катнашында ясала. Саңгырау тартыклар ясалганда,тавыш ярылары катнашмый. | ||
Тартык авазларны әйткәндә башка сөйләм органнары роль уйный һәм шуңа карап аларның төрләре дә билгеләнә. |
Сөйләм органнары төшерелгән плакат. Тартык авазлар һәм аларның ясалыш урыннары. | ||
Интерактив тактага игътибар итегез! Таблица тулымы? |
Юк, шакмаклары ябылган. | ||
Әйдәгез бергәләп бу шакмакларны ачыйк. Беренче хәреф – в. Бу хәреф язылган мисаллар китерегез. | Виноград, авыл, вагон, валчык. | ||
Сөйләгәндә бу хәреф белдергән авазлар бер төрле итеп әйтеләме? Бер төрле сөйләм органнары катнашамы? Уйлап карагыз эле. Бөтенебез бергәләшеп бу сүзләрне кабатлыйк. | Класс белән бергәләшеп бу сүзләр кабатланыла. | Виноград, вагон дигәндә ирен-теш катнаша, ә авыл, валчык дигәндә иреннәр генә. | |
Димәк, бу нинди тартыклар була инде? Шулай итеп татар теленең үз сүзләрендә в хәрефе ирен-ирен тартыгы булып укыла, ә алынма сүзләрдә ирен-теш тартыгы. Әйдәгез бу тартыклар тагын кабатлыйк. | Интерактив тактада в хәрефе каршындагы шакмаклар ачыла. |
[W] – ирен-ирен [В] – ирен-теш | |
Тәрҗемә эше | Ә хәзер мин сезгә русча сүзләр әйтәм, ә сез аларны татарчага тәрҗемә итегез. Җавапны кулларны күтәреп кенә бирәбез. Сөйләштекме? |
письмо новость спасибо |
Әйе. хат хәбәр рәхмәт |
Бу сүзләрдә нинди уртак аваз бар? | Х | ||
Бөтенебез бергәләшеп әйтеп карыйк әле. Ничек уйлыйсыз бу авазны әйткәндә нинди сөйләм органнары катнаша икән? | Бу авазны әйткәндә, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная һәм һава өреп чыгарыла. | Хххх | |
Бу авазга әйтелеше белән охшаган тагын нинди авазны беләсез? Алар арасында нинди аерма бар? | Бу аваз ясалганда, йоткылык стеналары тарая һәм алар аша һава өреп чыгарыла. |
Һ. Һәйкәл, шәһәр. | |
Димәк, [х] – кече тел тартыгы, [һ] – йоткылык тартыгы. Хәзер минем артымнан авазларны кабатлагыз, шушы аваз белән мисаллар әйтегез. | Интерактив тактада х, һ – хәрефләре каршындагы шакмаклар ачыла. |
Х Һ | |
Тактадагы җөмләне укыгыз. Нинди гөмбә турында сүз бара? Димәк, чебен гөмбәсе – ул мухомор. | Безнең урманда кызыл эшләпәле, ак тимгелле, агулы чебен гөмбәсе күп үсә. | Мухомор | |
Гөмбә һәм агулы сүзләрендә – г, кызыл һәм күп сүзләрендә – к хәрефләре бертөрле укыламы? | Юк, гөмбә – [г], күп – [к] авазлары йомшаграк әйтелә, ә кызыл белән агулы сүзләрендә – каты итеп. | ||
Хәзер һәрберегез үзаллы, [г],[гъ], [к], [къ] әйтеп карагыз да һәм нинди сөйләм органнары катнашканын әйтегез. | Интерактив тактада г, к – хәрефләре каршындагы шакмаклар ачыла. |
[г],[к] авазларны әйткәндә тел арты катнаша, | |
Физминутка |
Ә хәзер бөтенегез дә тәрәзә янына килегез, күзәтегез. Күзләрегезне бер әйбердән икенче әйбергә йөретеп алыгыз. Күргәннәрегезне исегездә калдырыгыз. Урыннарыгызга килегез, күргәннәрегездән [м], [н] һәм [ң] авазлары булган сүзләрне әйтегез. | Каен, малай, таң, машина, үлән, ком, хатын, морҗа …. | |
Бу авазларны аерым-аерым әйтик тә ясалу урыннарын билгелик.
| Тактада м, н, ң – хәрефләре каршындагы шакмаклар ачыла. |
[ м] — иреннәр бер-берсенә тия. [н] – тел өске тешкә тия. [ң] – кече тел бн телнең арткы өлеше бер-берсенә тия. | |
Бу тартыкларны әйткәндә, һава борын аша үтә. Шуңа алар борын тартыклары дип тә йөртеләләр. Бусын шулай ук истә тотарга кирәк. Ә хәзер кем [ң] авазына башланган сүзне әйтә алыр? Әфарин! | Борын тартыклары | [ң] тартыгы сүз башында килә алмый. | |
Ә хәзер минем артымнан сүзләрне кабатлыйбыз: тәэмин, тәэсир, мәсьәлә, Коръән. Бу сүзләрне кабатлаганда үзенчәлекле итеп әйтелгән нинди авазны билгелисез? Әйе, кайбер иҗекләрне әйткәндә, бугазда берникадәр тавыш ярыларының йомылып һәм кинәт ачылып кителүе сизелә. Бу бугаз авазы һәм без аны һәмзә тартыгы дип атала, шушылай билгеләнә. |
Бугаз тартыгы — [١] (һәмзә) Тактада ь, ъ , э хәрефләре каршындагы шакмаклар ачыла. |
Тәэмин, тәэсир, мәсьәлә, Коръән. Иҗекләр арасында ничектер пауза ясала, бушлык яки тукталыш барлыкка килә. | |
Миләүшә, маэмай, мөселман, мөгаллим. Бу сүзләрне аңлыйсызмы? Нәрсә ул маэмай? Мөэмин сүзе нәрсәне аңлата? Сүзлектән карап әйтегез. | Маэмай |
Маэмай – эт (балалар телендә). | |
Әдәбият белән бәйләнеш |
Хәзер якташыбыз Роберт абый Миңнуллинның маэмай турында бәләкәй генә шигырен укыйбыз. Шигырь нәрсә турында? |
Интерактив тактада Р.Миңнуллинның фотосурәте. Дәреслектә 126 нчы күнегү, 55 нче бит. | Акбай балаларга өрүе белән аны ачуландырмаска, аңа ташлар бәрмәскә куша. |
Исегезгә төшерегез: аның нинди шигырьләрен беләсез? Игътибар итегез: ул Илеш районында туып үскән, әниләр турында, туган як турында бик күп җигырьләр һәм җырлар авторы. |
Җаваплар, әңгәмәләшү. | ||
Үзаллы эш. | Төшеп калган хәрефләрне куеп, күчереп языгыз. Маэмай сүзен транскрипциядә күрсәтегез. | ||
Яңа белемнәрне үзләштерү, ныгыту, тикшерү | Ә хәзер әйдәгез, өйрәнгәннәрне бу шигырь ярдәмендә ныгытыйк. Шигырьдә бүген өйрәнгән авазлар булган сүзләрне табып, авазларның ясалышы нинди икәнен әйтегез. | Һәрбер җөмлә аерым укылып һәрбер сүз тикшерелә, сыйныфта булган бөтен бала да катнаша. | |
Өй эшен бирү |
Әфарин, теманы яхшы үзләштергәнсез. Өй эшен дә, шулай ук, хатасыз башкарырсыз дип ышанам. Мин һәрберегезгә карточкалар таратам. Игътибар белән карагыз, дәрестә тутырган таблицаны яңадан өйдә тутырасыз. Һәрберегезнең таблицасының төрле урыннарында 10 шакмагы тутырылмаган, сезгә шуларны тутырырга кирәк була. Биремне карточкаларда гына эшлисез, чөнки соңыннан алар сезнең дәфтәр артында йөрергә тиеш булачак. Дәреслек белән кулланып эшләгез. Яңа мисаллар языгыз. Сорауларыгыз бармы? Өй эшен язып куегыз. | Укучыларга индивидуаль рәвештә карточкалар формасында таблицаның буш шакмакларын тутырырга (хәреф, аваз, мисал, үзенчәлек). | |
Рефлексия Билгеләр кую |
Дәрестә авыр булдымы? Нәрсәләр белдегез? Үзегезнең фикерләрегез белән бүлешегез. Тема аңлашылдымы? Нинди кыенлыклар туды? Ә хәзер бер-берегезнең дәрестә эшләвенә нинди билгеләр куяр идегез? Ни өчен? Ә хәзер белемегезне тест ярдәмендә тикшереп алыйк. Үзаллы дәфтәрләрегездә башкарыгыз. Партада утырган күршеләрегез белән дәфтәрләрегезне алмашыгыз. Бөтен сорауга да дөрес җавап булса, димәк хатасыз -5 ле, бер хата – 4 ле, ике хата – 3 ле инде. Кем хатасыз эшли алды? Кемнең хаталары бар? Димәк, хаталы эшләгәннәргә дәрестә игътибарлырак булырга һәм тырышырга кирәк. Дәрестәге җавапларыгыз һәм тест өчен билгеләрегезне исәпкә алып, түбәндәге билгеләр куела… |
Тактада 5 сораудан торган тест чыга. 1.Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә: а) хәрефләрне б) сөйләм авазларын в) үзләрнең язылышын 2. “Авыз” сүзенең дөрес транскрипциясен күрсәтегез а) [ауыз] б) [авыз] в) [аwыз] 3. Тел-теш тартыгын сайлагыз а) [в] б) [м] в) [н] 4. Бу тартык бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә а) [١] – һәмзә б) [гъ] в) [ң] 5. Кайсы сүздә [к] тел арты авазы әйтелә а) кагыйдә б) киңлек в) кабак Тактада дөрес җаваплар чыга, укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерә. |
Укучылар бер-берсенең дәрестә эшләвенә бәя бирәләр. |
Игътибарыгыз, катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз. |
uchbash.rbsmi.ru
Конспект урока по татарскому языку на тему «Тартык авазлар» (1 класс)
Тема: Тартык авазлар
Максат: укучыларның тартык авазларны тану күнекмәсен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
метапредмет – яңгырау һәм саңгырау тартыкларны сөйләмдә, язуда тану, аера белү;
предмет – тартык аваз төшенчәсен аңлау;
шәхескә юнәлтелгән – актив укыту методлары аша иҗади активлыкны, фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлау: проектр, презентация, ноутбук, рәсемнәр.
Дәрес барышы:
I.Оештыру.
— Елмаеп карагыз дөньяга,
Рәхәт бит яшәве шулаймы?
Елмаеп яшәсәң көн саен,
Укырга, уйларга бик җайлы.
— Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Хәерле көн, кунаклар! (исәнләшәләр, хәерле көн телиләр)
— Укучылар, кәефләрегез ничек? (укучылар кояш яки кояш һәм болыт күтәрәләр)
-Укучылар, без сезнең белән бүген ике төркемдә эшләячәкбез.
II.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Актуальләштерү.
-Укучылар, табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз. Кайсы төркем тапкыррак икән. Җавабын сездән көтәм.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.(Г.Тукай)
-Укучылар, бу кайсы вакыт? (Яз.)Ике төркемнең дә җаваплары тыңланыла. Хәзер табигатьтә кайсы ел фасылы? (Яз.)слайд 1
-Укучылар, карагыз әле, ә бу рәсемдә кайсы ел фасылы икән?(Кыш.)Кәгазьдә кыш рәсеме ясалган. Каян белдегез? (Чөнки кар күп, кояш юк, кешеләр җылы киемнәрен киеп йөриләр, урамда салкын.)
-Әйе, дөрес. Урамга карагыз әле, бездә кайсы ел фасылы? Димәк, безнең рәсемебездә кайсы ел фасылы булырга тиеш?(Яз булырга тиеш.) Әйдәгез, бергәләп, яз рәсемен ясыйк. Шушы рәсемнәр (язгы күренешләр ясалган рәсемнәр) ярдәмендә яз рәсеме ясарбыз. (Укучылар һәрбер рәсемне алалар, исемен әйтәләр. Җөмлә төзеп, картинага куялар)
-Укучылар, безнең язгы рәсемебез әзер. Ә хәзер яз турында шушы рәсем буенча кем сөйләп күрсәтер?
(Менә яз җитте. Кояш ныграк җылыта. Кар эри. Сулар җыелып тора. Түбәдән тамчы тама. Гөрләвекләр ага. Кошлар җылы яклардан кайталар. Кешеләр кышкы киемнәрен салып, язгы киемнәрен кияләр. Урамда җылы, матур, кояшлы көн.)
2.Уку мәсьәләсен кую.
-Афәрин! Укучылар, безгә, яз җиткәч, җылы яклардан кайсы кошлар кайталар икән?( торна, карлыгач, сыерчык)слайд 2
-Яхшы. Ә хәзер, укучылар, бу сүзләрнең ничә иҗекле сүз булуын тикшереп үтик.
-Торна сүзе ничә иҗектән тора?(“Тор-на” сүзен укучы, кул чабып, тикшерә, ике иҗекле булуын әйтә.)
(Башка сүзләр дә шул рәвешле тикшерелеп чыга.)
-Укучылар, бу сүзләр нәрсәләрдән торалар?(Хәрефләрдән торалар.)
-Без хәрефләрне нишләтә алабыз? (Укый, яза, күрә алабыз.)
—Торна сүзендә ничә хәреф?(Биш хәреф бар.)
(Калган сүзләр дә шулай тикшерелә.)
-Укучылар, хәрефләр нәрсә белдерәләр?(Аваз белдерәләр.)
-Авазларны нишләтә алабыз? (Ишетә һәм әйтә алабыз.)
-Димәк, торна сүзендә ничә аваз бар һәм ниндиләр? (Биш аваз бар:[т],[о], [р],[н],[а].)
(Барлык сүзләр дә шул рәвешле тикшерелә. Е хәрефе ике аваз белдерүен әйтәләр:[йы].)
Нәтиҗә.—Укучылар, татар телендә нинди авазлар бар?(Сузык һәм тартык авазлар.)
Тактада схема бирелә. Бары “авазлар”, “сузык” һәм “тартык” сүзләре генә күрсәтелә.
Авазлар
Сузык Тартык
Яңгырау Саңгырау
-Димәк, без бүген сезнең белән дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез? (Яз, кошлар, авазлар турында)
Уку мәсьәләсе.Без бүген дәрестә тартык авазларны тану күнекмәсен үстерербез.
III. Уку мәcьәләсен өлешләп чишү.
1.-Укучылар, алдагы сүзләрне укып китик әле. (Карточкалар бирелә:1нче төркем “тургай”, 2нче төркем “сандугач” сүзләрен укый.)Бу сүзләрдә кайсы хәрефләр астына бер сызык сызылган. (1,2нче төркем җавабы тыңланыла.)
-Болар нинди авазлар? (Тартык авазлар.)
-Тартык авазлар әйтелешләренә карап, ике төркемгә бүленәләр.(Авазларны уку, схема белән эш.) Слайд 3
-Яңгырау авазлар ничек әйтеләләр? Бергәләп әйтеп карыйк.(Яңгырыйлар, тавыш бар.) Алар шау белән дә әйтеләләр.(“шау –шум” тәрҗемәсе әйтелә)
-Ә саңгырау авазлар ничек әйтеләләр? Бергәләп әйтеп карыйк.(Яңгырамыйлар, тавыш бар.)Әйе, дөрес. Алар яңгырамыйлар, аларда шау да юк.
-Димәк, тартык авазлар нинди була алалар? (Яңгырау, саңгырау)
Динамик пауза
Язгы урманга бардык,
Матур урыннар күрдек.
Ак каен уңда,
Ямь-яшел чыршы сулда.
Кояш нурларын чәчә,
Әйләнеп җирне коча.
Менә куян сикерә,
Ул бүредән элдертә.
Без аннан да качабыз,
Тапмас безне ул явыз.
Аю бабай уяна…
Кошлар очып кайталар,
Бигрәк матур сайрыйлар!
Урманда рәхәт булса да,
Өйгә кайтыйк без дуслар.
IV.Беренчел ныгыту.
-Укучылар, яз рәсеменә әйләнеп кайтыйк әле. Сезнең белән “Авазлы тамчы” уены уйнап алырбыз. Тамчылар гади генә түгел, алар серле. Серле тамчыларга нәрсәләр язылган? (Хәрефләр язылган.)
-Әйе, дөрес.Тартык аваз хәрефләре язылган. 1нче төркем уң яктагы болытка яңгырау тартыкларны, 2нче төркем сул яктагы болытка саңгырау тартыкларны урнаштыра. Һәр төркемнән берәр укучы рәхим итегез.
V. Hыгыту.
-Ике төркемгә дә карточкалар бирелә. Икешәр сүз язылган. 1нче төркемгә саңгырау тартыкларны табарга, 2нче төркемгә яңгырау тартыкларны табарга.(язмача)
VI. Рефлексив бәяләү этабы.
1.Рефлексив кабатлау.
-Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?
2.Бәяләү.(Үзбәя, үзара бәяләү)
-Укучылар, кем дәрестә үзен барысын да аңлаган, татарча аңлата алам дип уйлый, елмайган смайликны күтәрсен. (күтәрәләр)
— Кем дәрестә үзен барысын да аңлаган, ләкин татарча аңлата алмыйм дип уйлый, нейтраль смайликны күтәрсен.(күтәрәләр)
-Кем дәрестә үзен аңламадым дип уйлый, моңсу смайликны күтәрсен.(күтәрәләр)
-Дәрестә катнашкан барлык укучыларга зур рәхмәт. Барыгыз да булдырдыгыз. Афәрин!
-Кунаклар, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Дәрес тәмам.
infourok.ru
Cузык һәм тартык авазларны кабатлау
Тема: Тамчы шоу. Сузык һәм тартык авазлар темасын кабатлау.
Максат: — сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту, татар сүзләрен һәм
алынма сүзләрне грамоталы язарга өйрәтүне дәвам итү;
авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерү;
мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, карточкаларда биремнәр, рәсемнәр.
Дәрес барышы.
Орг. момент.
Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!
Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар бар, исәнләшик әле кунаклар белән.
Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.
Аяклар? Идәндә
Арка? Туры.
Куллар? Партада.
Терсәкләр? Парта читендә.
Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:
Шауламаска!
Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!
Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!
Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!
Бүгенге безнең дәресебезнең темасы сузык һәм тартык авазларны ныгыту. Дәресебез гади генә булмас, әйтегез әле сезнең балалар өчен була торган нинди татарча тапшырулар караганыгыз бар? (Күчтәнәч, Тамчы шоу, Яшьләр тукталышы)
Балалар өчен нинди яңа канал эшли башлады? (Яшь ТНВ)
Бүген безнең дәресебез дә балалар өчен була торган тапшыру “Тамчы шоу” рәвешендә булыр. Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем “Тартыклар”, икенче төркем “Сузыклар” булыр. Мин биргән сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирәбез, кайсы команда беренче кул күтәрә шулардан сорыйм, дөрес җавап өчен сезгә түгәрәкләр бирә барам, дәрес ахырында кайсы команданың җиңүен шушы түгәрәкләр санына карап билгелибез.
Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.
— Бәйгебезне башлап җибәрәбез, урыннан кычкырган җаваплар саналмый, кул күтәреп кенә җавап бирәбез.
нче тур. Сорауларга җавап бирү.
— Фонетика нәрсәне өйрәнә? (авазларны)
— Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? (авазлардан)
— Хәреф белән авазның аермасы нәрсәдә? ( хәрефләрне- күрәбез, язабыз, авазларны- әйтәбез һәм ишетәбез)
— Авазлар нинди ике төргә бүленә? (тартык, сузык)
Татар телендә сузыклар авазлар нинди ике төргә бүленә? (калын, нечкә)
Татар телендә бу ([о], [ы], [э(е)] – күрсәтелә) авазлар ничек әйтелә?(тар)
Рус теленнән кергән сүзләрдә бу авазларны ничек әйтәбез?(сузыбрак)
Каен, бала, балан, карбыз, кабак- сүзләре нечкәме, калынмы??(калын)
Ни өчен бу сүзләр калын әйтелешле?(сузык авазлары калын булганга)
Тартык авазларны нинди ике төргә бүләбез? (яңгырау, саңгырау)
Яңгырау тартыклар ничек ясала?(азрак тавыш һәм шаудан)
Саңгырау тартыклар ничек ясала?(шаудан гына тора)
Тартыкларның калын һәм нечкә әйтелеше нәрсәгә бәйле?(сузыкларга)
Ирен- ирен [w] тартыгы белән ирен- теш [в] тартыгы өчен ничә хәреф кулланыла? (бер)
Татар сүзләрендә бу авазларның кайсысы гына очрый? (w) Ә в авазы рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла.
[м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала? (борын)
1 командага сорау: тактага чыгып [а], [у] сузык авазларын язарга.
Син нәрсә яздың?
Авазлар ничек языла?
2 команда: и, о хәрефләрен язарга.
Син нәрсә яздың?
Хәрефләр ничек языла?
Әфәрин, булдырдыгыз, сорауларга дөрес җавап бирдегез.
нче тур. Уртак авазларны табу.
— Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә? (слайдта чыга)
а) авыл, савыт, тавыш
б) чаңгы, миңа, зәңгәр
в) һәйкәл, һәм, һәрбер
г) җиде, җиңел, җим
д) үсә, үлән, үрдәк.
нче тур. Сорау- табышмаклар.
— Сорау- табышмакларга җавап бирү:
а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)
б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)
в) малай башында ни бар? (м)
г) таң нәрсәгә бетә? (ң)
д) елан башында нәрсә бар? (е)
е) әбидә бар- миндә юк,
бабайда бар- синдә юк. (б)
ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)
з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)
и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)
к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)
л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)
м) Үзе хәреф, үзе сан
Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)
Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)
о) Ишектән ишәк ясап буламы? (е урынына ә не куярга)
нче тур. Артык авазны табу.
— Артык авазны табарга, ни өчен артык икәнен аңлатырга (слайдта)
1 команда- [б], [в], [д], [у], [ж]
2 нче команда- [а], [к], [о], [ә], [и]
нче тур. Буталган хәрефләр: (слайд)
— Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.
К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)
С, д, е,р,ә (дәрес)
Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)
Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)
А,ч, ы,т,м (тамчы)
О, у,ш (шоу)
6 нчы тур. “Ун, син кайда?” уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була
— без аңа утырабыз: у- -н— (урындык)
— без аның белән уйныйбыз: у-н— (уенчык)
— ул безгә еш килә: -ун—(кунак)
— жирафның ул озын: -у-н (муен)
— анда агачлар күп: у—н (урман)
— ул безне елата: -у—н (суган)
— аның колаклары озын: к-я- (куян)
— Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен “Ун, син кайда?” дип аталды?
7 нче тур. Авазларның парларын табу.
— Мин әйткән хәрефләрнең парларын әйтә барабыз, ахырда нинди сүзләр килеп чыгар икән. (слайдта чыга бара) Иң беренче борын тартыкларының берсе м хәрефен язып куябыз.
— Борын тартыгы [м]
— [а] авазының нечкә пары? [ә]
-[г] авазының саңгырау пары? [к]
— [д] авазының саңгырау пары?[т]
— [а] авазының нечкә пары? [ә]
— [б] авазының саңгырау пары? [п]
— [т] авазының яңгырау пары? [д]
— [а] авазының нечкә пары? [ә]
— калтыраулы аваз? [р]
— [ы] авазының нечкә пары? [е(э)]
— [з] авазының саңгырау пары? [с]
— Әйдәгез килеп чыккан сүзләрне укыйк инде. “Мәктәп, дәрес” сүзләре. Шушы сүзләрне кулланып дәфтәрләрегезгә җөмләләр языгыз. (1-2 баланың җөмләсе укыту)
8. Физминутка. (Тамчы турында җырга бию элементлары)
9нчы тур.
— Рәсем буенча эш. Слайдта өч рәсем чыга, балалар нәрсәләр икәнен истә калдырырга тиеш, рәсемнәр югала. 1 нче командага сорау:
— Беренче рәттәге, икенче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (песи балалары һәм йомгак)
— Сул яктагы беренче йомгак нинди төстә иде?
— “Йомгак” сүзе нинди кушылмадан башлана? (йо)
— О авазы сүзнең кайсы иҗекләрендә языла?
— Икенче командага сорау: -Икенче рәттә өченче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (төлке)
— Бу сүз кайсы кагыйдәгә туры килә? (ө хәрефе беренче иҗектә генә языла)
10 нчы тур. Тылсымлы чылбыр.
— Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.
1 вариант: авазирәкагыйдә
2 вариант: мәктәпеналампа
— Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?
III. Дәреслек белән эш.
— 69 нчы бит, 118 нче күнегүдә бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясау. 1 нче команда беренче ике сүзгә, икенче команда соңгы ике сүзгә. Һәр командадан ике бала тактада эшли.
Мөстәкыйль эш.
Укучылар сезнең текст язып караганыгыз бармы?
Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Бәлки берәрегезнең язган текстын газетага да җибәреп караганы бардыр? Менә безнең мәктәп укучыларының балалар өчен чыга торган газеталарга үзләренең язган хикәяләрен җибәреп караганнары бар. Алар басылып та чыктылар. Без аларны аерым бер папкага җыеп та барабыз. (папканы күрсәтү).
Бу язмалар газетага басылып чыкканчы аларны корректор карап чыга.
Укучылар, әйтегез әле, корректор кем ул?
Без дә бүген дәрестә корректор булып карыйк. Мин ике командага да текст бирәм. (слайдта балалар эшләгәннән соң төзәтелгән дөрес текст чыга) Ул текст хат формасында, ләкин хаталы. Сез корректор буларак, шушы хаталарны төзәтеп чыгыгыз әле.
Исәнме Алсу! Һәтерлисеңме, без авылда рәһәтләнеп ял иткән идек.
Шуларны искә төшөреп утырдым да, сиңа хат язарга булдым.
Бездә яңа хәбәрләр юк, һәммәсе дә элеккечә. Үзем хәм энем укыйбыз. Әтием белән әнием эшлиләр. Синең әһәмиятле яңалыкларың бармы? Каникулда шәхәргә киләсеңме? Килсәң, рәхәтләнеп, хоккей уйнар идек.
Ярар, сау бул, Зөлфия. Һат яз. (эшне ике команда бер- берсенекен тикшерә)
— Укучылар, хат язу да бик җаваплы эш икән, язган вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк, сезнең дә иптәшләрегезгәт язган хатларыгыз шулай хаталы килеп чыкмасын.
11 нче тур. Сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу.
— Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. “Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар)
12 нче тур. Бирелгән элементлар эчендә яшеренгән хәрефләрне табу.
— Мин сезгә кәгазь битләрендә ясалган рәсем бирәм, сез шушы рәсем эченә яшеренгән хәрефләрне табарга тиеш(һәр командадан берәр кеше чыгып, хәрефләрне табып күрсәтә.
13 нче тур. “Баскыч”
— 1 команда “Б” хәрефенә башланган сүзләр төзи; 2 команда- “Д” хәрефенә башланган сүзләр төзи.
Укучылар безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер инде түгәрәкләрне саныйбыз. (җиңүче команданы тәбрикләү, бүләкләр бирү)
Дәрестә яхшы катнашучыларга билгеләр кую.
Өй эше бирү.
—115 нче күнегү.
Йомгаклау.
Укучылар дәрестә нәрсәләр эшләдек?
Сезгә аеруча нәрсә ошады?
Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?
infourok.ru
План-конспект урока (5 класс) на тему: “Сузык һәм тартык авазлар”
“Сузык һәм тартык авазлар” темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.
Максатлар:
- Укучыларга сузык һәм тартык авазлар турында төшенчә бирү, аларның ясалыш үзенчәлекләрен аңлату.
- Сузык һәм тартык авазларны аера белү күнекмәләрен булдыру, орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
- Укучыларда укуга, хезмәткә карата уңай караш тәрбияләүю.
Дәреслек: Ч.М.Харисова — Татар теле (5 нче сыйныф) – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2012.
Өстәмә материал: Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина — Татар теленнән дидактик материаллар (5-7 нче сыйныфлар) – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000
Җиһазлау: З.Ярмәки шигыреннән өзек язылган индивидуаль карточкалар, презен
ация
Дәрес барышы:
I Оештыру өлеше.
. Исәнләшү.
— Исәнмесез, укучылар!
— Исәнмесез, саумысез.
— Кәефләрегез ничек?
— Кояшлы иртә кебек.
Туган телне, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
II Белемнәрне актуальләштерү.
1) -Без сезнең белән татар теленең бик кызыклы тармагын өйрәнә башладык. Әлеге хәрефләрдән сүз төзеп, аның исемен белерсез.
н, ф, е, о, а, к, т, и (фонетика)
2) “Фонетика” тармагын кабатлау максатыннан “Акыл гимнастикасы” уены. Укучылар басалар, чылбырлап “әйе” яисә “юк” җавабын әйтеп баралар. Дөрес җавап бирмәгән укучы утыра, уеннан чыга бара.
— Сөйләм авазлардан тора (әйе)
— Авазларны “фонетика” тармагы өйрәнә (әйе)
— Сүзләрне дөрес әйтергә графика өйрәтә (юк)
— Орфоэпия – дөрес сөйләм дигәнне аңлата (әйе)
— Язма сөйләмдә авазлар хәрефләр белән белдерелә (әйе)
— Яваз языла, хәреф әйтелә (юк)
— Авазлар ясалуда төп рольне үпкәләр уйный (юк)
— Авазлар ясалуда төп рольне үпкәләр уйный(юк)
— Орфография – сүзләрне дөрес язарга өйрәтә.(әйе)
— Татар телендә 9 сузык аваз бар(әйе)
3) Дәрес максатлары һәм бурычлары белән таныштыру.
— Һәрбер рәттән артык сүзне табыгыз. Ни өчен икәнен аңлатыгыз.
* каен, имән, өрәнге, усак (әлеге сүз тартык аваздан башлана)
* чалбар, бүрек, күлмәк, итәк(әлеге сүз сузык аваздан башлана)
— Ике авазның әйтелешендә аерма бармы?
— Димәк, безнең дәресебезнең төп максаты — … (укучылар үзләре әйтеп бетерәләр) – сузык һәм тартык авазлар турында мәгълүмат алу, аларның аермалы якларын күзәтү.
III Яңа белем бирү
- Укучыларга предметлар төшерелгән 3 рәсем күрсәтелә. Укучылар шул сүзләрне дәфтәрләренә язалар, сузык аваз хәрефләренә – 1, тартык аваз хәрефләре астына 2 сызык сызалар. (Мәсәлән: күбәләк, аккош, өстәл; өчпочмак, урындык, дәфтәр һ.б.)
Һәр укучы үзенең сүзләрендәге сузык һәм тартык авазларны аерып әйтә.
- Сорауларга җавап бирү.
- Кайсы авазларны әйткәндә үпкәдән чыккан һава агымы авыз куышлыгында тоткарлыкка очрый? (тартык авазларны әйткәндә)
- Алар кая тоткарлыкка очрыйлар? (иреннәрдә, ирен-тештә, тел яисә кече телдә)
- Нинди авазлар бернинди тоткарлыкка очрамыйлар? (сузык авазлар)
- Сузык авазлар нәрсәдән тора? (тавыштан)
- Тартык авазлар нәрсәдән тора? (тавыштан һәм шаудан яисә шаудан гына)
- Тавыштан һәм шаудан нинди тартыклар тора? (яңгырау тартыклар)
- Шаудан гына нинди тартыклар тора? (саңгырау тартыклар)
Укытучы: Сузык авазлар тавыштан гына торалар. Аларны әйткәндә һава агымы бернинди дә тоткарлыкка очрамый. Тартык авазлар тартык һәм шаудан яисә шаудан гына торалар, әйткәндә тоткарлыкка очрыйлар. Укучылар үзләренең җавапларының дөреслеген дәреслекнең 34 нче битендә бирелгән кагыйдәне укып йомгаклыйлар.
3. — Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзегез, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен аерып күрсәтегез:
А, а, а, л, ч, г, м (алмагач)
Е.с,е л, ү, м, л (үсемлек)
Ы, а, ы, с, б (сабый)
4. Укучыларга З.Ярмәки шигыреннән өзек язылган карточкалар таратыла.
Бер карасаң – ап-ак кына көмеш төсле
Бер карасаң – алтын, энҗе җиргә тама..
Шундый матур, ямьле иртә минутларны
Йоклап әрәм итү, бала, бик зур зая;
Иртә моңы, иртә яме – җан азыгы,
Җитәр инде, тор йокыңнан, уян, бала.
-Әлеге шигырь нәрсә турында? (тырышлык турында)
— Бу шигырь безне нәрсәгә өнди? (ялкау булмаска, вакытны заяга уздырмаска, тырышып укырга һәм эшләргә)
— Шигырьдә бирелгән сүзләрне 2 төркемгә аерып языгыз: 1) сузык аваздан башланган сүзләр; 2) тартык аваздан башланган сүзләр.
Җавапларның дөреслеген укучылар бер-берсенекен алыштырып тикшерәләр.
5. Физминут.
Укучыларга физик күнегүләр эшләтү
IV Алган белемнәрне ныгыту
- Дәреслек белән эш.
207нче күнегү
- Тизәйткеч язылган плакат эленгән.
Миш башында биш мәче
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич башы.
— Әлеге тизәйткечтән бер артык сүзне табыгыз. (ишелмәсен, чөнки әлеге сүз сузык аваздан башланган)
— Тизәйткечне әйттерү.
3. Укучыларның. 1 вариантка барлык сүзләре дә сузык аваздан башланган, 2 нче вариантка барлык сүзләре дә тартык аваздан башлнган җөмләләр уйлый.
4. Рефлексия.
Тест “Артык хәрефне тап”
- ә, ү, җ, ө, и
- б, д, г, к, м
- м, н, ң, һ
- в, л, һ, ә, ч
- ч, ш, л, к, т
Җавапларның дөреслеген укучылар үзләре бәялиләр.
V Дәресне йомгаклау. Өй эшен аңлату.
1. Сорауларга җавап бирү
— Бүгенге дәрестә нинди яңалык үзләштердегез?
— Сузык һәм тартык авазлар нәрсә белән аерыла?
2. Өй эшен аңлату.
- 212 нче күнегү таблицаны ятларга
- әдәби әсәрләрдән бөтен сүзләре дә я сузык аваздан, я тартык аваздан башланган җөмләләр төзеп язырга)
nsportal.ru
Тартык авазлары — прочее, уроки
Башкортостан Республикасының
Авыргазы районы муниципаль районының
Талбазы авылы 2нче санлы урта гомум белем
бирү мәктәбе муниципаль гомум белем бирү учреждениясе
Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы
(татар теле дәресе)
укытучы: Абдеева Нурия Наил кызы
Тема.Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы
Максат:
Фонетика өлкәсендә белемнәрне ныгыту
Укучыларны татар теленә хас тартык авазларның дөрес язылышы белән таныштыру
Тартык авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, яңгырау һәм саңгырау парларын белү
Укучыларның фикерләү сәләтен, тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү, мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү, мәктәптә үзеңне тәрбияле тота белү кагыйдәләрен искә төшерү
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү
Җиһаз: дәреслекләр, компьютер, мультимедиа, карточкалар, тест биремнәре
Дәрес тибы: Яңа дәрес материалын аңлату.
Дәрес барышы
Оештыру
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез, саумысыз!
Хәерле көн, балалар.
Имин үтсен көнегез!
Кәефләрегез ничек соң?
Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Укучыларның белемнәрен актуальләштерү
Балалар, без сезнең белән фонетика фәнен өйрәнә башладык. Әйдәгез, исебезгә төшерик, нәрсә соң ул фонетика?
(фонетика – авазларны һәм хәрефләрне өйрәнә торган фән)
Хәзер тест биремнәрен үтибез һәм белемнәребезне тикшереп китәрбез.
(тест биремнәрен эшләү һәм үз-үзләрен тикшерәләр)
Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибен дә искә төшерик (карточкалар белән эшләү)
Кирәкле кушымчалар ялгап яз.
Китап (-ны, -не) уку, ризык (-ка, кә) хөрмәт, Лилия (-не, ны) күрү, шигырь (-ләр, -лар), я.гырау, шифа (-лы, -ле) сүз, тар.ык, төлк., дөр.с, директор (-га, -гә) әйтү,торм.ш, са.гырау
Сүзләрнең язылышын аңлату
Нинди сүзләр без өйрәнгән кагыйдәгә буйсынмый?(тартык, саңгырау, яңгырау)
Бүген нинди тема турында сөйләшәчәкбез?
Дәреснең төп өлеше. Яңа теманы өйрәнү.
Дәресебезнең бүген темасы “Тартык авазларының әйтелеше һәм язылышы”. Без сезнең белән татар теленә хас тартык авазларның дөрес язылышларын һәм әйтелешләрен өйрәнербез.
Без бүген тартык авазлар, аларның бүленеше, саңгырау һәм яңгырау тартыклар турында сөйләшәчәкбез, аларның әйтелешен һәм язылышын өйрәнәчәкбез. Яңгырау һәм саңгырау пары булган тартыкларны истә калдыру өстендә эшлиячәкбез. (число, теманы язу)
Тактада авазлар Ә М К П Т
Әйдәгез , әйтеп карыйк. Сузык белән тартык авазлар бер-берсеннән ничек аерыла? (сузыкларны әйткәндә, һава дулкыны бернинди тоткарлыксыз үтә. Тартыкларны әйткәндә, каршылык туа, шуңа күрә аларны сузып булмый). Шул авазлардан сүз ясагыз. Нинди сүз килеп чыкты? Мәктәп. Янә сүзләр ясап карыйк. Нинди сүзләр килеп чыкты?Сыйныф, укучы, дәрес. Дөрес, без бүген дәрестә, мәктәп тормышы, укучыларның мәктәптә үз-үзен тотышы турында да сөйләшәчәкбез.
Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.
Аяклар? Идәндә
Арка? Туры.
Куллар? Партада.
Терсәкләр? Парта читендә.
Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:Шауламаска!
Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!
Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!
Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!
Барлык кагыйдәләрне үтәгәч, дәреслекләрне ачып,” Тартык авазлар” темасын табабыз. 59нчы күнегүдә бирелгән сүзләрнең баш хәрефләрен язып чыгабыз.
Тартыклар ике төргә бүленәләр: яңгырау һәм саңгырау. Яңгырау тартыкларны әйтеп карыйк, монда тавыш һәм шау катнаша. Саңгырау тартыкларны әйткәндә шау гына катнаша. Нинди тартыклар тик татар теленә генә хас? Кайсы тартыкларның яңгырау пары юк? Кайсыларның саңгырау пары?
Белемне ныгыту
Карточкалар белән эшләү (тартыкларның саңгырау-яңгырау парларын алыштырып, яңа сүзләр ясарага) тары–дары,чиләк-җиләк, арба-арпа,зирәк-сирәк, пәке-бәке, бака-бага, игәү-икәү, җәл-шәл, вил-фил, җәй-чәй, бар-пар, зал-сал, җиде-тиде
Тактада тәнәфес сүзе
Ял итү
Мин барам, барам, барам
Мәктәптә белем алам
Мәктәбем мине сөя
Юлларыма нур сибә
(кызыклы сораулар)
Начар билгеләр алганда югалып тора торган документ (көндәлек)
Чуп-чар тартмасы (сумка)
Суыра торган таяк (каләм)
Мәктәпнең президенты (директор)
Рәсем ясау өчен агач дәфтәр (парта)
Кыш көне сикерми торган туп (бүрек )
дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)
Әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)
малай башында ни бар? (м)
Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)
Әбидә бар- миндә юк,
бабайда бар — синдә юк. (б)Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)
Укулар беткәч нәрсә башлана? (каникул)
Дөрес, тиздән безнең дә каникуллар башланыр. Менә сезне каникулда авылда ял итәргә чакырып хат та килеп төште. Укып карыйк әле.
Барысы да дөрес язылганмы?
Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әйдәгез хаталарны төзәтик
Укучылар, хат язу да бик җаваплы эш икән, язган вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк, сезнең дә иптәшләрегезгәт язган хатларыгыз шулай хаталы килеп чыкмасын.
Нәтиҗә ясау
Гөлназ, хәлләр, килсәң, күл — татар телендә тартыклар нечкә һәм калын әйтеләләр. Нечкә сүзыклар янында тартыклар нечкәрә. Калын сузыклардан торган сүзләрдә тартыклар калын әйтелә: карга, нарат, кул
Дәреслек белән эшләү
62 нче күнегү (бирелгән сүзләр арасыннан яңгырау тартыкка башланган сүзләрне әйтү, соңыннан саңгырау тартыкка башланган сүзләрне табу. Бу сүзләр белән җөмләләр төзү)
Бу предметларны кайда кулланабыз?
Күрсәтелгән рәсемнәр буенча, мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү)
Нәтиҗә: мәктәптә без тырышып укырга, бер-берең белән дус булырга, чиста-пөхтә йөрергә тиешбез. Шуңа бәйләнешле мәкал-әйтемнәр белән дә танышып китик әле
Нокталар урынына э, е, ы, и хәрефләренең тиешлесен куеп, мәкальләрне кучереп языгыз, яңгырау тартык астына – бер, саңгырау тартык астына ике сызык сызыгыз.
Мәктәптә без белем генә алмыйбыз, тамак та туйдырабыз.
Ашханәдә, ашаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик
67нче күнегү (уку)
Ни өчен шигырь “Тамаша” дип атала?
Ашаганда китап укырга ярыймы?
. Дәресебезне йомгаклап, “Ун, син кайда?” уены уйнап алыйк
— без аңа утырабыз: у- -н— (урындык)
— без аның белән уйныйбыз: у-н— (уенчык)
— ул безгә еш килә: -ун—(кунак)
— жирафның ул озын: -у-н (муен)
— анда агачлар күп: у—н (урман)
— ул безне елата: -у—н (суган)
— аның колаклары озын: к-я- (куян)
Йомгаклау
Тартык авазларны нинди ике төргә бүләбез? (яңгырау, саңгырау)
Яңгырау тартыклар ничек ясала? (азрак тавыш һәм шаудан)
Саңгырау тартыклар ничек ясала? (шаудан гына тора)
Тартыкларның калын һәм нечкә әйтелеше нәрсәгә бәйле?(сузыкларга)
Өйгә эш: тизәйткечне ятларга (65нче күнегү)
Рефлексия
kopilkaurokov.ru
Поурочный план “Сузык һәм тартык авазлар
Тема: “Сузык һәм тартык авазлар”.
Максатлар:
Укучыларга сузык һәм тартык авазлар турында төшенчә бирү, аларның ясалыш үзенчәлекләрен аңлату.
Сузык һәм тартык авазларны аера белү күнекмәләрен булдыру, орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
Укучыларда укуга, хезмәткә карата уңай караш тәрбияләүю.
Дәреслек: Ч.М.Харисова — Татар теле (5 нче сыйныф) – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2012.
Өстәмә материал: Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина — Татар теленнән дидактик материаллар (5-7 нче сыйныфлар) – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000
Җиһазлау: З.Ярмәки шигыреннән өзек язылган индивидуаль карточкалар, презен
ация
Дәрес барышы:
I Оештыру өлеше.
. Исәнләшү.
— Исәнмесез, укучылар!
— Исәнмесез, саумысез.
— Кәефләрегез ничек?
— Кояшлы иртә кебек.
Туган телне, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
II Белемнәрне актуальләштерү.
1) -Без сезнең белән татар теленең бик кызыклы тармагын өйрәнә башладык. Әлеге хәрефләрдән сүз төзеп, аның исемен белерсез.
н, ф, е, о, а, к, т, и (фонетика)
2) “Фонетика” тармагын кабатлау максатыннан “Акыл гимнастикасы” уены. Укучылар басалар, чылбырлап “әйе” яисә “юк” җавабын әйтеп баралар. Дөрес җавап бирмәгән укучы утыра, уеннан чыга бара.
— Сөйләм авазлардан тора (әйе)
— Авазларны “фонетика” тармагы өйрәнә (әйе)
— Сүзләрне дөрес әйтергә графика өйрәтә (юк)
— Орфоэпия – дөрес сөйләм дигәнне аңлата (әйе)
— Язма сөйләмдә авазлар хәрефләр белән белдерелә (әйе)
— Яваз языла, хәреф әйтелә (юк)
— Авазлар ясалуда төп рольне үпкәләр уйный (юк)
— Авазлар ясалуда төп рольне үпкәләр уйный(юк)
— Орфография – сүзләрне дөрес язарга өйрәтә.(әйе)
— Татар телендә 9 сузык аваз бар(әйе)
3) Дәрес максатлары һәм бурычлары белән таныштыру.
— Һәрбер рәттән артык сүзне табыгыз. Ни өчен икәнен аңлатыгыз.
* каен, имән, өрәнге, усак (әлеге сүз тартык аваздан башлана)
* чалбар, бүрек, күлмәк, итәк(әлеге сүз сузык аваздан башлана)
— Ике авазның әйтелешендә аерма бармы?
— Димәк, безнең дәресебезнең төп максаты — … (укучылар үзләре әйтеп бетерәләр) – сузык һәм тартык авазлар турында мәгълүмат алу, аларның аермалы якларын күзәтү.
III Яңа белем бирү
Укучыларга предметлар төшерелгән 3 рәсем күрсәтелә. Укучылар шул сүзләрне дәфтәрләренә язалар, сузык аваз хәрефләренә – 1, тартык аваз хәрефләре астына 2 сызык сызалар. (Мәсәлән: күбәләк, аккош, өстәл; өчпочмак, урындык, дәфтәр һ.б.)
Һәр укучы үзенең сүзләрендәге сузык һәм тартык авазларны аерып әйтә.
Сорауларга җавап бирү.
Кайсы авазларны әйткәндә үпкәдән чыккан һава агымы авыз куышлыгында тоткарлыкка очрый? (тартык авазларны әйткәндә)
Алар кая тоткарлыкка очрыйлар? (иреннәрдә, ирен-тештә, тел яисә кече телдә)
Нинди авазлар бернинди тоткарлыкка очрамыйлар? (сузык авазлар)
Сузык авазлар нәрсәдән тора? (тавыштан)
Тартык авазлар нәрсәдән тора? (тавыштан һәм шаудан яисә шаудан гына)
Тавыштан һәм шаудан нинди тартыклар тора? (яңгырау тартыклар)
Шаудан гына нинди тартыклар тора? (саңгырау тартыклар)
Укытучы: Сузык авазлар тавыштан гына торалар. Аларны әйткәндә һава агымы бернинди дә тоткарлыкка очрамый. Тартык авазлар тартык һәм шаудан яисә шаудан гына торалар, әйткәндә тоткарлыкка очрыйлар. Укучылар үзләренең җавапларының дөреслеген дәреслекнең 34 нче битендә бирелгән кагыйдәне укып йомгаклыйлар.
3. — Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзегез, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен аерып күрсәтегез:
А, а, а, л, ч, г, м (алмагач)
Е.с,е л, ү, м, л (үсемлек)
Ы, а, ы, с, б (сабый)
4. Укучыларга З.Ярмәки шигыреннән өзек язылган карточкалар таратыла.
Бер карасаң – ап-ак кына көмеш төсле
Бер карасаң – алтын, энҗе җиргә тама..
Шундый матур, ямьле иртә минутларны
Йоклап әрәм итү, бала, бик зур зая;
Иртә моңы, иртә яме – җан азыгы,
Җитәр инде, тор йокыңнан, уян, бала.
—Әлеге шигырь нәрсә турында? (тырышлык турында)
— Бу шигырь безне нәрсәгә өнди? (ялкау булмаска, вакытны заяга уздырмаска, тырышып укырга һәм эшләргә)
— Шигырьдә бирелгән сүзләрне 2 төркемгә аерып языгыз: 1) сузык аваздан башланган сүзләр; 2) тартык аваздан башланган сүзләр.
Җавапларның дөреслеген укучылар бер-берсенекен алыштырып тикшерәләр.
5. Физминут.
Укучыларга физик күнегүләр эшләтү
IV Алган белемнәрне ныгыту
Дәреслек белән эш.
207нче күнегү
Тизәйткеч язылган плакат эленгән.
Миш башында биш мәче
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич башы.
— Әлеге тизәйткечтән бер артык сүзне табыгыз. (ишелмәсен, чөнки әлеге сүз сузык аваздан башланган)
— Тизәйткечне әйттерү.
3. Укучыларның. 1 вариантка барлык сүзләре дә сузык аваздан башланган, 2 нче вариантка барлык сүзләре дә тартык аваздан башлнган җөмләләр уйлый.
4. Рефлексия.
Тест “Артык хәрефне тап”
ә, ү, җ, ө, и
б, д, г, к, м
м, н, ң, һ
в, л, һ, ә, ч
ч, ш, л, к, т
Җавапларның дөреслеген укучылар үзләре бәялиләр.
V Дәресне йомгаклау. Өй эшен аңлату.
1. Сорауларга җавап бирү
— Бүгенге дәрестә нинди яңалык үзләштердегез?
— Сузык һәм тартык авазлар нәрсә белән аерыла?
2. Өй эшен аңлату.
212 нче күнегү таблицаны ятларга
әдәби әсәрләрдән бөтен сүзләре дә я сузык аваздан, я тартык аваздан башланган җөмләләр төзеп язырга)
multiurok.ru
тартык авазлар — с татарского на русский
1 тартык
Татарско-русский словарь > тартык
2 гырылдык авазлар
лингв. горта́нные зву́ки
Татарско-русский словарь > гырылдык авазлар
3 тартык
Татарско-русский словарь > тартык
4 тартык
1) согласный 2) согласный
Tatarça-rusça süzlek > тартык
5 аваз
Татарско-русский словарь > аваз
6 ассимиляция
сущ.
1) лингв. ассимиля́цияавазлар ассимиля́циясе — ассимиля́ция зву́ков
2) этногр. ассимиля́ция3) биол. ассимиля́ция
Татарско-русский словарь > ассимиляция
7 гырылдык
; анат.
1) горта́нь; дыха́тельное го́рло || горта́нный
2) разг. храп
•
— гырылдыктагы шартлау••
гырылдыгына ябышу, гырылдыгыннан алу — брать за гло́тку, души́ть
Татарско-русский словарь > гырылдык
8 диссимиляция
; книжн.
1) лингв. диссимиля́ция , 2) биол. диссимиля́цияавазлар диссимиля́циясе — диссимиля́ция зву́ков
Татарско-русский словарь > диссимиляция
9 иҗек
сущ.
1) слог, склад || слогово́й
2) ; пед.
а) слогово́й ме́тод обуче́ния чте́нию
б) пе́рвый эта́п обуче́ния чте́нию и письму́
•
— иҗек язуы••
Татарско-русский словарь > иҗек
10 кабатланыш
сущ.
повто́р, повторе́ние
Татарско-русский словарь > кабатланыш
11 комплекс
сущ.
ко́мплекс
экологик чаралар ко́мплексы — ко́мплекс экологи́ческих мер
күнегүләр ко́мплексы — ко́мплекс упражне́ний
архитектура ко́мплексы — архитекту́рный ко́мплекс
авазлар ко́мплексы — ко́мплекс зву́ков
Татарско-русский словарь > комплекс
12 корреспонденция
; в разн. знач.
корреспонде́нция
корреспонде́нция алып бару — вести́ корреспонде́нцию
авазлар корреспонде́нциясе — лингв. корреспонде́нция зву́ков
Татарско-русский словарь > корреспонденция
13 мәгънәле
прил.
1) зна́чимый, зна́чащий; -зна́чный; содержа́тельный; осмы́сленный, име́ющий смысл
2) вырази́тельный, экспресси́вный3) толко́вый, у́мный, де́льный
4) многозначи́тельный, зага́дочный, вырази́тельный
•
Татарско-русский словарь > мәгънәле
14 нечкәртелү
1) утонча́ться/утончи́ться, де́латься/сде́латься то́нким
2) лингв. смягче́ние, палатализа́ция
Татарско-русский словарь > нечкәртелү
15 респирацияле
; лингв.
респирато́рный
Татарско-русский словарь > респирацияле
16 ритмлы
1. прил.ритми́ческий, ритми́чный; ритмизи́рованный; разме́ренный, ме́рный
ри́тмлы авазлар — ритми́ческие зву́ки
моторның ри́тмлы тавышы — ритми́чный звук мото́ра
ри́тмлы хәрәкәтләр — разме́ренные движе́ния
ри́тмлы булу — ритми́чность
2. нареч.ритми́чно
ел буена ри́тмлы эшләү — це́лый год (в тече́ние го́да) рабо́тать ритми́чно
Татарско-русский словарь > ритмлы
17 рифмадаш
прил.
рифмо́ванный, рифму́ющиеся
ри́фмадаш тезмәләр — рифмо́ванные стро́ки
ри́фмадаш авазлар — рифмо́ванные зву́ки
ри́фмадаш булу (килү) — рифмова́ться
Татарско-русский словарь > рифмадаш
18 сонор
; лингв.
соно́рный
Татарско-русский словарь > сонор
19 сызгырулы
; лингв.
свистя́щий
Татарско-русский словарь > сызгырулы
20 төзек
прил.
1) испра́вный, неповреждённый
2) ро́вный, ухо́женный ; устро́енный3) устро́енный, упоря́доченный, нала́женный; благоустро́енный
4)
а) гармони́чный
б) пра́вильный, логи́чный; форма́льно логи́ческий
5)
а) согла́сный, хоро́ший, до́брый, норма́льный6) мат. пра́вильный
Татарско-русский словарь > төзек
См. также в других словарях:
тартык — лингв. Сөйләү, тавыш аппаратында һава агымының берәр тоткарлык аша үтүе аркасында ясалган (авазлар тур.) … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
консонанс — 1. Берничә авазның үзара ярашып яңгыравы, аһәңлеге; киресе – диссонанс 2. Тулы булмаган рифманың бер төре: рифмалашучы сүзләрдә бары тик тартык авазлар гына аваздаш булалар һәм кабатланалар … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
консонантизм — Телнең тартык авазлар системасы … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
латераль — с. Янда урнашкан, яндагы (органнар тур.). ЛАТЕРАЛЬ ТАРТЫКЛАР – Телнең кырыйлары (яны) буйлап чыккан һава агынтысы ярдәмендә ясалган тартык авазлар (мәс. л ) … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
палаталь — Нечкә әйтелешле (тартык авазлар) … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
translate.academic.ru