cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Сүзтезмә нәрсә ул – Сүзтезмә

Сүзтезмә

Сүзтезмә — синтаксик берәмлек. Ул кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә керүе нигезендә барлыкка килә. Мәсәлән, китапханәгә бару сүзтезмәсе мөстәкыйль мәгънәле китапханә һәм бару сүзләреннән тора һәм үзара юнәлеш килеше кушымчасы аша бәйләнгән.

Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен (К. Насыйри) дигән җөмләдә берничә сүзтезмә бар: чит тел, телне өйрәнәсе булса; өйрәнәсе булса, белсен; башта белсен; үз телен; телен белсен. Әлеге сүзтезмәләрнең һәрберсе кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән гыйбарәт һәм үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торалар.

Исегездә тотыгыз! Әлеге җөмләдә Берәү белсен – төзелмәсе сүзтезмә була алмый. Чөнки алар үзара хәбәрлекле (Ия + хәбәр) мөнәсәбәттә торалар.

Сүзтезмәнең төрләре. Сүзтезмә ике компоненттан тора: иярүче һәм ияртүче компонентлардан. Мәсәлән, көн саен килү, әнинең яулыгы, матур көн, чиләк-чиләк карлыган сүзтезмәләре мөстәкыйль мәгънәле ике сүздән тора. Беренче килгәне – иярүче сүзләр (көн, әнинең, матур, чиләк-чиләк), соңгысы – ияртүче сүзләр (килү, яулыгы, көн, карлыган) була.

Төзелеше белән сүзтезмәләр гади һәм катлаулы булалар.

Гади сүзтезмә ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора: көн саен килү, әнинең яулыгы, матур көн, чиләк-чиләк карлыган.

Катлаулы сүзтезмә икедән артык мөстәкыйль мәгънәле сүздән тора һәм гади сүзтезмәләргә таркалмый. Алты километр юл, киләсе атнада очрашу, биш сәгать эшләү сүзтезмәләре – өч мөстәкыйль сүздән, ике ел вакыт дәвамында уку сүзтезмәсе биш мөстәкыйль сүздән тора. Боларны үз эчендә аерым-аерым гади сүзтезмәләргә таркатырга мөмкин түгел.

Ияртүче компонентның нинди мөстәкыйль сүз төркеме белән бирелүенә карап, сүзтезмәләрнең 7 зур төркеме бар.

    • исем сүзтезмәләр: нарат урманы

    • фигыль сүзтезмәләр: туган тел аркылы белү

    • сыйфат сүзтезмәләр: җырга оста

    • рәвеш сүзтезмәләр: шактый күп

    • сан сүзтезмәләр: уртадан бишенче

    • алмашлык сүзтезмәләр: дусларыңның кайсысы

    • хәбәрлек сүз сүзтезмәләр: укучы өчен кирәк

    Иярүче компонент та шундый ук сүз төркемнәре белән бирелә ала. Шул рәвешле һәр 7 төркем, нинди сүз ияреп килүгә карап, үз чиратында тагын төркемнәргә бүленә. Мәсәлән,

    • исемле исем сүзтезмәләр: нарат урманы

    • фигыльле исем сүзтезмәләр: укырга мөмкинлек

    • сыйфатлы исем сүзтезмәләр: тар сукмак

    • рәвешле исем сүзтезмәләр: озак вакыт

    • санлы исем сүзтезмәләр: җиде буын

    • алмашлыклы исем сүзтезмәләр: минем китабым

    • хәбәрлек сүзле исем сүзтезмәләр: кирәк эш

    Искәрмә: аваз ияртемле фигыль сүзтезмә дә булырга мөмкин: пыш-пыш сөйләшү.

    Иярүче компонент ияртүчегә билгеле бер бәйләүче чара аша бәйләнә.

    • Килеш кушымчалары: театрга бару, дустымның апасы, баскычтан төшү.

    • Фигыль формалары

      : әйтсә килү, килгәч күрү, сөйләшә-сөйләшә кайту

    • Сан төркемчәләре кушымчалары: беренче сентябрь, икешәр алма

    • Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: тел белән кызыксыну

    • Янәшә килү чарасы: бүген килү, хикәя уку.

    • Сүз тәртибе: матур көн.

    • Сүзләрне кабатлау: чиләк-чиләк су, җил-җил атлау

    Истә тот!!! Бәйләүче чара булып кушымча килсә – иярүче сүз составында, бәйлек уртада кулланыла.

    Сүзтезмәне тәшкил итүче компонентлар арасында билгеле бер мәгънәви бәйләнеш урнаша. Иярүче һәм ияртүче компонент арасында мәгънә бәйләнешләре:

    объект, билге, микъдар, иялек, вакыт, урын, шарт, кире, күләм, рәвеш, сәбәп, максат. Галимнәр татар телендә сүзтезмәләрнең мәгънә ягыннан 80 гә якын төрен билгелиләр (“Татар грамматикасы”, 1998) Мәсәлән, Көн саен килү сүзтезмәсендә вакыт мөнәсәбәте, әнинең яулыгы – иялек, матур көн — билге, чиләк-чиләк карлыган – күләм мөнәсәбәте урнаша.

    17. Ике төркемдәге сүзләрне үзара бәйләп, сүзтезмәләр төзегез.

    хатны

    укырга

    тәмле

    урамга

    юл буйлап

    Казанда

    Ватанны

    бакчадагы

    эзләгәнгә

    әсәрдән

    синеңчә

    мамыктай

    укымаганга күрә

    күп

    бүгенгедәй

    язу

    тору

    саклау

    уйлау

    өзек

    хәтердә

    табу

    бару

    йомшак

    чәй

    җиләк

    йөгерү

    чыгу

    белмәү

    сөйләү

    18. Бирелгән берәмлекләрне сүзтезмәләргә, тезмә сүзләргә һәм фразеологизмнарга аерып языгыз.

    Безнең йортыбыз, әнигә бүләк итү, озак көтү, кул чабу, кул бармау, алтын куллы, музыка тыңлау, сүз тыңлау, күргән саен сөенү, күз ачып йомганчы, ак кар, ял итү, җәен ял итү, тагын бару, әһәмият бирү, бүләк бирү, сүз бирү, мактап әйтү, инглизчә өйрәнү, барлыкка килү, боз тавы, сиңа таныш, биш чакрым юл, борынгы университет, Казан дәүләт университеты, искиткеч акыллы.

    сүзтезмәләр

    тезмә сүзләр

    фразеологизмнар

    19. Сүзтезмәләр арасында сүзтезмә булмаган артык берәмлекне табып, астына сызыгыз.

    1. Кызыл чәчәк, урманлы тау, күргәч әйтү, күз салу, бакчадагы җиләкләр, бүген иртән, ел буе әзерләнү, егерме беренче гасыр, кара күзле кыз, сезнең өчен шат.

    2) Салкын көн, зәңгәр тышлы дәфтәр, күзне чагылдыру, салкын акыл, гөмбә җыю, анда юк, матурын сайлау, шактый авыр, билдән кар, дуслар белән очрашу.

    3) Әсәрне анализлау, шатланып йөрү, төн йокысы күрмәү, бәхетле елмаю, җәйге төн, яфрак кадәр кар, аттан биек, өчнең берсе, монда бар, җырларга ярату.

    20. Ияртүче сүзләргә иярүче сүзләр өстәп языгыз.

    бару

    әйтү

    бүлмә

    укытучы

    тәмамлау

    каләм

    юл

    күл

    язышу

    абый

    эшләү

    компьютер

    Сүзтезмәләрне ике төркемгә аерып языгыз.

    Г – Гади

    К – Катлаулы

    Өч көн язу

    Укудан соң очрашу

    Күлбаш исемле авыл

    Дуска ярдәм итү

    Ике чиләк бәрәңге

    Яшел төскә буяу

    Шикәр савыты

    Бүген бетерү

    Икенче атнада бетерү

    Эшне башлап җибәрү

    Яратканга күрә гафу итү

    22. Сүзтезмәләргә туры килгән морфологик билгеләрне тәңгәлләштерегез.

    1. яшел болын

    А) исемле фигыль

    1. чиләк-чиләк җиләк

    Б) фигыльле исем

    1. язын кайту

    В) сыйфатлы фигыль

    1. сөйләшә-сөйләшә бару

    Г) сыйфатлы исем

    1. көтелмәгән вакыйга

    Д) исемле исем

    1. йөрергә яхшы

    Е) фигыльле сыйфат

    1. матур елмаю

    Ж) рәвешле фигыль

    1. әти белән бару

    З) фигыльле фигыль

    23. Сүзтезмәләрнең бәйләүче чараларын табыгыз.

    Болынга хәтле бару, синеңчә эшләү, күрсә әйтер, безгә караганда, акыллырак, елгада су коену, баланың уенчыгы, аларның өйләре, рәт-рәт тезелү, авырганга күрә килмәү.

    24. Мәгънәви бәйләнешләргә туры килгән сүзтезмәләр уйлап языгыз.

    Төс + предмет

    Тәм + предмет

    Урын+ предмет

    вакыт + предмет

    Вакыт + процесс

    Объект + процесс

    Шарт + процесс

    25. Сүзтезмәләргә туры килгән мәгънәви бәйләнешләрне табыгыз.

    1. матур йорт

    А) процессның максаты

    1. белер өчен килү

    Б) предметның билгесе

    1. чишмә буенда йөрү

    В) процессның шарты

    1. кайткач күрү

    Г) предметның күләме

    1. укыса аңлау

    Д) процессның урыны

    1. укучыга әйтү

    Е) процессның вакыты

    1. билдән су

    Ж) процессның объекты

    26. Cүзтезмәләрнең синонимнарын языгыз.

    сөйләп бару –

    болынга юнәлү –

    тавышка уяну –

    юл аша чыгу –

    арганнан соң ял итү –

    җырдай тормыш –

    безгә дип калдыру –

    studfiles.net

    Урок для 4го класса. Сүзтезмә һәм җөмлә

    ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

    Укытучының ФИО: Фагамова К.Р.

    Дәрес: татар теле

    Сыйныф: 4

    Дәрес төре: яңа белемнәр үзләштерү

    Дәрес темасы: Сүзтезмә һәм җөмлә

    Дәреснең максаты:Иярүче һәм ияртүче сүзләрне аера белү, җөмлә чикләрен билгели белү белү

    Төп терминнар: сүзтезмә, җөмлә, иярүче сүз, ияртүче сүз

    Ирешеләчәк нәтиҗәләр

    Шәхси УУГ: татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру, әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

    Танып-белү УУГ: дәреслек белән эшләү, аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, текста әйтелә торган төп фикерне таба белү,объктларны чагыштыру, фикерне логик чылбырга салу.

    Коммуникатив УУГ: укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау, диалог төзүдә катнашу, фикерне дәлилли итеп җиткерә белү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

    Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру,ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү,эш сыйфатына бәя бирә белү, нәтиҗә ясый алу, билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

    Эшне оештыру

    Эш формалары: фронталь, мөстәкыйль, төркемнәрдә эш

    Ресурслар:

    • Куллану өчен дәреслек: Ф.А.Гафурова ,Б.С.Сәлимгәрәева, Л.Ш.Гайнетдинова “Татар теле” 4 сыйныф.

    Формалаштырырга тиешле УУГ

    (ШУУГ –шәхси укугамәлләре

    РУУГ-регулятив уку гамәлләре

    ТБУУГ-танып-белүу уку гамәлләре

    КУУГ-коммуникатив уку гамәлләре

    1. Оештыру.

    Эшчәнлеккә мотивлаштыру

    Оештыру.

    Хәерле көн, укучылар!

    -Кәефләрегез ничек?

    1) Дежур укучы белән әңгәмә.

    Исәнмесез!

    Укучыларның җавабы.

    КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

    2.Белемнәрне актуальләштерү

    I.Өй эшен тикшерү.

    2. Үткәнне кабатлау.Морфология бүлеген тәмамладык.

    Укытучы: Ә морфологиядә без нәрсәләрне өйрәндек?

    Укытучы: Җөмләдәге сүзләрне сүз төркемнәре буенча аерыгыз.

    Укучылар, сез биремнәрне үтәгән вакытта нәрсәгә игътибар иттегез?

    Әйе, бик дөрес.

    Укучыларның җавабы.

    Укучы: Морфологиядә сүз төркемнәрен өйрәндек

    Укучы: Без – алмашлык, Башкортстанның – исем, башкаласы – исем,  Өфә – исем,  шәһәрендә – исем, яшибез – фигыль, һәм – теркәгеч, бик – рәвеш, яратабыз – фигыль.  

    Укучылар: һәрбер тел тармагының үз берәмлекләре бар.

    ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

    РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

    КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

    3.Яңа белемнәр өйрәнү

    1.Бүген исә без синтаксисның бер берәмлеге – сүзтезмә турында сөйләшербез.

    Рәсемнән карап, предмет һәм аның билгесен белдергән сүзләрне үрнәктәгечә әйтегез әле.

    Нинди? Нәрсә?

    Димәк, укучылар, без моннан чыгып, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

    Куеп карагыз әле.

    Сары яулык – кызыл алма; чишмәдән кайту һ.б.

    Сүз бер бөтен була, бер төшенчәне гомумиләштереп атый; сүзтезмә исә теге яки бу төшенчәне конкретлаштырып, ачыклап күрсәтә. Мәсәлән, безнең мәктәп. Мәктәп – сүз, безнең мәктәп дигәндә, предмет иясенә бәйле рәвештә конкретлаштырыла. Сүзтезмә бер төшенчә белдерә, аңа атау функциясе хас, ә җөмлә хәбәр итә. Мәсәлән, безнең мәктәп – мәктәп безнеке, китап уку – Алсу китап укый. Шундый мисаллар үзегез китереп карагыз әле.

    Ничек уйлыйсыз: сүзтезмә белән тезмә сүз арасында нинди аерма бар?

    Нинди мисаллар китерә аласыз?

    1. Укучыларның җавабы.

    Ак чәчәк, тәмле груша, кызыл тюлпаннар, хуш исле сиреннәр, баллы виноград, кызыл алма

    Сүзтезмә – охшаш предметларны, эш яки хәлне бер-берсеннән аерып күрсәтәләр: кызыл яулык, зәңгәр яулык; авылдан кайту, шәһәрдән кайту. Без бу сүзләр урынына төрле төс яки төрле предмет куя алабыз.

    Сүзтезмәдә мөстәкыйль мәгънәле ике сүз була һәм алар ирекле рәвештә бәйләнәләр, мәсәлән кибеткә бару, шигырь сөйләү; тезмә сүзләрдә дә мөстәкыйль мәгънәле сүзләр була, ләкин аерма шунда: алар бер төшенчә белдерәләр, таркалмыйлар

    Ак чәчәк – ак бәхет, ишекне ачу – ишек кагу, баш авырта – баш вату.

    ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

    РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

    КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

    ШУУГ: үзмаксат кую

    4.Алган белемнәрне ныгыту.

    Иҗади бирем: 4 төркемгә бүленеп карточкада бирелгән сүзтезмә һәм тезмә сүзләрдән бәйләнешле җөмләләр төзергә.

    Укучылар төркемнәрдә әлеге биремнәрне үтиләр. Төркемнән бер кеше килеп чыккан текстны укый.

    РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

    ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

    УУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

    1.№244-95 бит(Сүзтезмәләр кайсы сүз төркеменә кергән сүзләрдән тора?)

    2. №246-95 бит( шигырне уку, сүзтезмәләрне аерып күрсәтү)

    -Бу шигырьдә сүз нәрсә турында?

    -Аны кем язган?

    -Аның авторы турында нәрсәләр беләсез?

    -Туган телен Тукай нәрсә белән чагыштыра?

    Укучыларның җавабы.

    1. Матур рәсем-сыйфат+исем, китапханәгә бару-исем+фигыль

    2. №246-95 бит

    КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

    ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

    ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

    5. Өй эше

    №245-95 бит( исемнәрне тиешле фигылләр белән бәйләп, сүзтезмәләр төзеп язу)

    Тыңлыйлар, өй эшен язалар

    КУУГ: укытучы сүзен тыңлый белү

    7. Рефлексия. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

    -Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нинди авырлыклар туды? Үзбәя бирү.

    Үзбәя.

    ШУУГ: үзеңнең фикереңне башкаларга җиткерә белү

    КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

    infourok.ru

    Урок «Сүзтезмә»

      Тема: Сүзтезмә.

     Максат: сүзтезмә турында мәгълумат бирү; сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү,туган телгә, милли моңга ихтирам уяту.

     Көтелгән нәтиҗә:

    Танып белү гамәлләре:

    — танып-белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

    — кирәкле мәгълүматны эзләү;

    — белемнәрне структуралаштыру;

    — аңлап әйтеп бирү;

    Коммуникатив гамәлләр:

    -аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү белү (тел нормалары нигезендә сөйләмнең диалогик һәм монологик формаларын белү).

    Регулятив гамәлләр:

    -максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

    -планлаштыру (соңгы нәтиҗәне күздә тотып арадаш максатлар эзлеклелеген ачыклау).

    -бәяләү ( үзләштерелгән,  үзләштерергә кирәк белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау)

    Шәхси гамәлләр:

    -укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе

    -үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү

    -үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау

    — үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау . 

    Материал: 1. Н.В.Максимов, Г.Ә.Набиуллина  Татар теле: 7 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2014. – Б. 34-35.

    Җиһазлау: проектор, презентация, аудиоязма.

     

     Дәрес барышы:

     

    I. Мотивлаштыру-ориентлашу.   

    1. а) психологик уңай халәт тудыру, укучыларның фикерен дәрескә туплау.

        ә) белемнәрне актуальләштерү.

     – Үткән дәреснең УМ нинди иде?.

    К.җ.: Без үткән дәрестә төп синтаксик берәмлекләр – сүзтезмә һәм җөмлә турында сөйләштек. (Модель искә төшерелә)

    2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау:

    а) я- 4-5 җөмлә язарга, баш кисәкләргә сызарга;

    ә) и- җыйнак, җәенке җөмләләр кулланып, Татарстан елгалары турында хикәя язарга.

    Үзбәя.

    3. УМ кую ситуациясе. Слайд1. Модельне укырга. Болар нинди синтаксик берәмлек билгеләре? Теманы ачыкларга.

    ?

    Ике яки күбрәк сүздән тора;

    Һәр сүзе мөстәкыйль мәгънәле

    Сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

    Иярүче, ияртүче сүз

     

    К.җ.: Модельдәге сорау билгесе урынына сүзтезмә дип язарга кирәк. Димәк, без бүген сүзтезмә турында өйрәнербез.

    Үзбәя.Слайд 2

    Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла. Дәреслектән кагыйдә укылып, укучылар чыгарган кагыйдәнең дөреслеге ачыклана.

    II. УМ адымлап (өлешләп) чишү.

    1. Слайд 3. Сүзтезмәләрне үрнәк буенча тикшерергә, бәйләүче чараларны җәяләр эчендә күрсәтә барырга.(тактада эш)

    К.җ.:    кайда?    х                            нәрсәләрнең?  х                       нинди? х                         

    Бакчада эшләү (Ур.-в.к. куш.), чәчәкләрнең кызылы (И.к.куш.), сары яфрак (янәшә килү),

     кая таба?                                       кайчан?  х                х        нәрсәнең?                       

    кояшка таба борылу (бәйлек), бүген әйтү (янәшә килү), китапның монысы (И.к.куш.),

                                                                                                              

    тау буеннан җыю , көчле сагыш , бурычны түләү

     агач йорт , өмет белән яшәү , әни кебек ягымлы.

    Үзбәя. Слайд 4.

    2. Модельләштерү.  Дәреслектәге белешмәне өйрәнеп, модельне дәвам итәргә. Слайд 5.

    К.җ.:

     

                     

     

    Үзбәя.

    Физкультминут“Бездә дуслык”

    Бергәләшеп без басыйк

     Бик зур түгәрәк ясыйк

     Кояшның җылы нурыннан

     Йөрәкләргә көч алыйк.

     Татулашыйк, дуслашыйк,

     Дәресебезне  башлыйк.

     

    3. 56 нчы күнегү. Текстны укып чыгу. Туган тел, милли моң төшенчәләре турында фикер алышу. “Тәфтиләү” җыры тыңлана. Укучыларның хис-кичерешләре турында әңгәмә үткәрелә.

    Күнегүне төркемнәргә бүленеп эшләү.

    -сүзтезмә: (бишектә көйләгән)

    -ия+хәбәр:(кар ява)

    -тиңдәш кисәкләр(котлау һәм бүләк итү)

    -тезмә сүзләр:(бишек җыры)

    -фразеологизмнар:(алтын куллы)

    -мөстәкыйль сүз+ярдәмлек сүз:

    Бу сүзләрнең ни өчен сүзтезмә булмавын аңлату, сүзтезмәдән нәрсә белән аерылуын ачыклау.

    Үзбәя. Слайд 6.

     III. Рефлексия, бәяләү.  

    1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.

    2. Дәрескә гомуми бәя.

    3. Өй эше:

    а) мәҗбүри- 57 нче күнегү-сүзтезмәләрне генә сайлап язарга;

    ә) ярымиҗади-ачыклаулы мөнәсәбәт урнашырлык итеп, фигыль янына сүзләр өстәп язарга: сөйләү,бару,елмаю,очрашу;

    б) иҗади-“Әнкәм теле” дигән темага хикәя язарга.

     

    Кулланылган чыганаклар:

    1.     Р. Г. Хәсәншина. “Татар теле дәресләре”,  методик кулланма. Казан: “Мәгариф”, 2007

    2.     Н.В.Максимов, Г.Ә.Набиуллина  “Татар теле дәресләре”,  методик кулланма. Казан: Тат.кит.нәшр, 2014

    3.      Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре. “Гыйлем” нәшрияты,2015.

    xn--j1ahfl.xn--p1ai

    Сүзтезмә — начальные классы, уроки

    Дәрес темасы: «Сүзтезмә».

    Җиһазлау: дәреслек,таблица, презентация “Татар теленнән кагыйдәләр”

    Дәрес тибы:  белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе.

    Предметара бәйләнешләр:  әдәби уку, рус теле.

    Төркемнәрне оештыру: парларда,

    Планлаштырылган нәтиҗә:

    Эшчәнлек максаты: сүзтезмәләрне аера белергә өйрәнү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур һәм орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, төрле мәгълүмат чараларыннан дөрес һәм урынлы файдалану

    Белем бирү максаты: сүзтезмә турында төшенчә бирү, җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгара алу, сүзтезмәдә ияртүче сүзне һәм иярүче сүзне билгели алуны ныгыту, укучыларның сүз байлыгын арттыру,  кызыксынып тикшеренү, танып-белү эшенә юнәлтү, эзләнергә этәрү.

     Тәрбия бирү максаты: теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру,туган телгә мәхәббәт, тырышлык, активлык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

    УУГ формалаштыру:

    Шәхси гамәлләр: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм кешенең шәхси культура күрсәткече икәнлеген аңлау,  

    Регулятив гамәлләр: тиешле кагыйдәләрне куллана белү, укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү, куелган  мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү, максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне  ихтыяр буенча көйләү,үз эш урыныңны һәм эшеңне оештыра белү

    Танып-белү гамәлләре: сүзтезмә турында аңлау, җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгара алу, сүзтезмәдә ияртүче сүзне һәм иярүче сүзне билгели алуны ныгыту,  сүз байлыгын арттыру, эшкә максат кую, үз фикереңне дәлилли белү, максатка ирешү юлларын эзләү һәм табуда укытучы белән хезмәттәшлек итү.

      Коммуникатив гамәлләр: парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү,бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,   иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү

    Дәрес этабы

    Укытучы эшчәнлеге

    Укучы эшчәнлеге

    УУГ

       Дәресне оештыру, мотивация

    (1-2 минут)

    Яхшы кәеф һәм эшкә керешергә әзерләү

    Эшкә керешергә әзерлек.

    Шәхси

    — Исәнмесез,укучылар!

    Зиһен һәм  тел ачкычлары

    Телимен һәммәгезгә!

    -Хәерле көннәр, Сезгә!

    -Бер-беребезгә  карап елмаешып алыйк  та эшкә тотыныйк.

           Актуальләш-терү

    (4-5 минут)

    Өй эшләрен тикшерү:

    Сүзлек диктанты:

    Эш дәфтәрендә 102 нче күнегүнең эшләнешен тикшерү.

    Илле, җиһаз, җиһан, әдәп, бераз, бәбкә, әһәмиятле, данә, карабүрек, күбрәк, милләт, тәңкә, рөхсәт, чынаяк, күңелле, өрәңге, элекке

    коммуникатив

    Бер- берсенең эшләрен бәяләп, “!”- бик яхшы, “+”- яхшы,

    Парларда бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

    “?”- “ярдәм кирәк”  куялар.

    СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

       Бала нинди авырлыклар белән

    очраша?

        (3-4 минут)

    Сүзтезмәләрне аера алу кыенлык тудыра, җыйнак җөмләне дә сүзтезмә белән бутау очраклары була.

    Сүзтезмәләрне аера алу кыенлык тудыра, җыйнак җөмләне дә сүзтезмә белән бутау очраклары була.

    Шәхси

    Авырлыктан чыгу юллары

    (4-5 минут)

    Дәреслек белән эш.61 нче бит.

    Дәреслек белән эшләү.

    61 нче бит.

    Регуля

    тив

    83 нче күнегү “Гөмбәләр” текстыннан гөмбә турында бирелгән юлларны табу.

    83 нче күнегү “Гөмбәләр” текстыннан гөмбә турында бирелгән юлларны табу

    Кагыйдәне укып ныгыту.

    “Татар теленнән кагыйдәләр”

    презентациясе белән эш.

    “Татар теленнән кагыйдәләр”

    презентациясе белән эш.

                  Яңа   

             материалны    

                 аңлату

            (9-10 минут)

    Дәреслек белән эшләү.

    Дәреслек белән эшләү.

    Танып-белү

    84  нче күнегүне башкару.

    84 нче күнегүне башкару.

    Парларда киңәшләшеп эшләү.

    С      Белемнәрне

               беренчел

                ныгыту

      (4-5 минут)

    Дәреслек белән эшләү.

    Дәреслек белән эш.

    Коммуникатив

    85 нче күнегүне эшләү.

    85 нче күнегүне башкару.

    -Синоним сүзләр турында искә төшерү.

    “Дөрес яз сүзлеге” белән эш.Чәкчәк сүзенең дөрес язылышын истә калдыру.

    “Дөрес яз сүзлеге” белән эш.Чәкчәк сүзенең дөрес язылышын истә калдыру

    Ял минуты.

    “Тигез юл буйлап”.

                Мөстәкыйль эш

       (5-6 минут)

     Дәреслек белән  эш.

    Дәреслек белән эш. 

    Коммуникатив

    86 нчы күнегүне башкару.

    86 нчы күнегүне башкару.

             Өйрәнгәннәрне

    Н         ныгыту   

             күнегүләре

      (4-5 минут)

    Дәреслек белән эш.

    Дәреслек белән эш.

    Коммуникатив

    Танып-белү

         Дәрескә йомгак. Рефлекция

       (2-3 минут)

    -Дәрестә нәрсәләргә өйрәндең?

    Җаваплар

    Шәхси

    Өй эше: Эш дәфтәрендә 105 нче күнегүне башкарырга

    Просмотр содержимого документа
    «Сүзтезмә»

    ми Дәрес темасы: «Сүзтезмә».

    Җиһазлау: дәреслек ,таблица, презентация “Татар теленнән кагыйдәләр”

    Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе.

    Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, рус теле.

    Төркемнәрне оештыру: парларда,

    Планлаштырылган нәтиҗә:

    Эшчәнлек максаты: сүзтезмәләрне аера белергә өйрәнү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур һәм орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, төрле мәгълүмат чараларыннан дөрес һәм урынлы файдалану

    Белем бирү максаты: сүзтезмә турында төшенчә бирү, җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгара алу, сүзтезмәдә ияртүче сүзне һәм иярүче сүзне билгели алуны ныгыту, укучыларның сүз байлыгын арттыру, кызыксынып тикшеренү, танып-белү эшенә юнәлтү, эзләнергә этәрү.

    Тәрбия бирү максаты: теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру,туган телгә мәхәббәт, тырышлык, активлык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

    УУГ формалаштыру:

    Шәхси гамәлләр: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм кешенең шәхси культура күрсәткече икәнлеген аңлау,

    Регулятив гамәлләр: тиешле кагыйдәләрне куллана белү, укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү, куелган мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү, максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү ,үз эш урыныңны һәм эшеңне оештыра белү

    Танып-белү гамәлләре: сүзтезмә турында аңлау, җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгара алу, сүзтезмәдә ияртүче сүзне һәм иярүче сүзне билгели алуны ныгыту, сүз байлыгын арттыру, эшкә максат кую, үз фикереңне дәлилли белү, максатка ирешү юлларын эзләү һәм табуда укытучы белән хезмәттәшлек итү.

    Коммуникатив гамәлләр: парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү,бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,  иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү

    Дәрес этабы

    Укытучы эшчәнлеге

    Укучы эшчәнлеге

    УУГ

    Дәресне оештыру, мотивация

    (1-2 минут)

    Яхшы кәеф һәм эшкә керешергә әзерләү

    Эшкә керешергә әзерлек.

    Шәхси

    — Исәнмесез,укучылар!

    Зиһен һәм тел ачкычлары

    Телимен һәммәгезгә!

    -Хәерле көннәр, Сезгә!

    -Бер-беребезгә карап елмаешып алыйк та эшкә тотыныйк.

    Актуальләш-терү

    (4-5 минут)

    Өй эшләрен тикшерү:

    Сүзлек диктанты:

    Эш дәфтәрендә 102 нче күнегүнең эшләнешен тикшерү.

    Илле, җиһаз, җиһан, әдәп, бераз, бәбкә, әһәмиятле, данә, карабүрек, күбрәк, милләт, тәңкә, рөхсәт, чынаяк, күңелле, өрәңге, элекке

    коммуникатив

    Бер- берсенең эшләрен бәяләп, “!”- бик яхшы, “+”- яхшы,

    Парларда бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

    “?”- “ярдәм кирәк” куялар.

    СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

    Бала нинди авырлыклар белән

    очраша?

    (3-4 минут)

    Сүзтезмәләрне аера алу кыенлык тудыра, җыйнак җөмләне дә сүзтезмә белән бутау очраклары була.

    Сүзтезмәләрне аера алу кыенлык тудыра, җыйнак җөмләне дә сүзтезмә белән бутау очраклары була.

    Шәхси

    Авырлыктан чыгу юллары

    (4-5 минут)

    Дәреслек белән эш.61 нче бит.

    Дәреслек белән эшләү.

    61 нче бит.

    Регуля

    тив

    83 нче күнегү “Гөмбәләр” текстыннан гөмбә турында бирелгән юлларны табу.

    83 нче күнегү “Гөмбәләр” текстыннан гөмбә турында бирелгән юлларны табу

    Кагыйдәне укып ныгыту.

    “Татар теленнән кагыйдәләр”

    презентациясе белән эш.

    “Татар теленнән кагыйдәләр”

    презентациясе белән эш.

    Яңа

    материалны

    аңлату

    (9-10 минут)

    Дәреслек белән эшләү.

    Дәреслек белән эшләү.

    Танып-белү

    84 нче күнегүне башкару.

    84 нче күнегүне башкару.

    Парларда киңәшләшеп эшләү.

    С Белемнәрне

    беренчел

    ныгыту

    (4-5 минут)

    Дәреслек белән эшләү.

    Дәреслек белән эш.

    Коммуникатив

    85 нче күнегүне эшләү.

    85 нче күнегүне башкару.

    -Синоним сүзләр турында искә төшерү.

    “Дөрес яз сүзлеге” белән эш.Чәкчәк сүзенең дөрес язылышын истә калдыру.

    “Дөрес яз сүзлеге” белән эш.Чәкчәк сүзенең дөрес язылышын истә калдыру

    Ял минуты.

    “Тигез юл буйлап”.

        Мөстәкыйль эш

    (5-6 минут)

    Дәреслек белән эш.

    Дәреслек белән эш.

    Коммуникатив

    86 нчы күнегүне башкару.

    86 нчы күнегүне башкару.

    Өйрәнгәннәрне

    Н ныгыту

    күнегүләре

    (4-5 минут)

    Дәреслек белән эш.

    Дәреслек белән эш.

    Коммуникатив

    Танып-белү

    Дәрескә йомгак. Рефлекция

    (2-3 минут)

    -Дәрестә нәрсәләргә өйрәндең?

    Җаваплар

    Шәхси

    Өй эше: Эш дәфтәрендә 105 нче күнегүне башкарырга

    kopilkaurokov.ru

    «Сүз һәм сүзтезмә»( 2 сыйныф) темасы буенча план-конспект

    Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы урта мәктәбенең 1 квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Гөлнара Риан кызы эш тәҗрибәсеннән.

    2 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

    Тема:Сүз һәм сүзтезмә.

    Дәрес тибы: үткән материалны ныгыту

    Максат:сүзне һәм сүзтезмәне таный белү күнекмәсен үстерү.

    Планлаштырылган нәтиҗәләр:

    • Метапредмет – чагыштырып,нәтиҗә ясый белү;

    • Предмет- сорау куеп,сүз һәм сүзтезмәне билгели белү;

    • Шәхескә кагылышлы – аңлы уку теләге булдыру.

    Җиһазлау: презентация, индивидуаль карточкалар, интерактив такта,

    Материал: Татар теле, ҖамалетдиноваЗ.И.. 2 класс, электрон кушымта

    Дәрес барышы.

    I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

    1. – Хәерле көн, балалар!

    — Хәерле көн!

    — Хәерле көн, миңа! Хәерле көн, сиңа! Хәерле көн, барыбызга да!

    2) — Бүген сыйныфта кем дежур? ( Дежур укучы белән әңгәмә)

    — Бүген урамда һава торышы нинди?

    1.Өй эшен тикшерү.

    2)Матур язу күнегүе. ( 1 җөмлә әйтеп яздыру)

    Карлы,буранлы кыш җитте.

    3)Актульләштерү

    -Ә хәзер бирелгән җөмләдән сүзләрне аерып күрсәтик әле(карлы,буранлы,кыш,җитте)

    -Нинди сүтезмәләр таптыгыз?(карлы кыш, буранлы кыш)

    -Сүз һәм сүзтезмәләрне нинди юл белән таныдык?

    -Кем исбатлап күрсәтә?(1-2 укучы сөйләп күрсәтә)

    Сүз Сүзтезмә

    *сүзне әйтәбез сүзләрне әйтәбез

    *мәгънәсен ачыклыйбыз сүзләрнең бәйләнешен күзәтәбез

    *”сүз”дип нәтиҗә ясыйбыз Фикер әйтелеп беткәнме-юкмы икәнен ачыклыйбыз

    *нәтиҗә ясыйбыз

    4 Уку мәсьәләсе кую

    Балалар, чана тартып, тауга киттеләр.(слайд №1)

    • Укучылар бирелгән җөмләдән Белмәмеш дигән малай сүзтезмәләр тапкан, дөрес таптымы икән ул?Әйдәгез,Белмәмешнең хаталарын төзәтик әле?(балалар чана, чана тартып,тартып тауга,чана киттеләр,тауга киттеләр)

    • Балалар чана ,тартып тауга , чана киттеләр сүзләре нигә сүзтезмә түгел?

    • Чөнки сүзләр үзара бәйләнмәгән.

    • Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшлибез?(Сүз һәм сүзтезмәләрне тануга күнегүләр эшлибез)

    II Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

    1 нче бирем Парларда эш

    129 нчы күнегү .Кошларның исемнәрен сүзтезмәләрдән аңлап табып язып кую.

    -Биремне укыгыз.Монда нәрсәләр бирелгән?(Сүзтезмәләр)

    — Ә сезгә ярдәмгә экранда бу кошларның рәсемнәре һәм исемнәре бирелгән.Сез аларны табып языгыз.

    Тикшерү:әтәч,күгәрчен,саескан,ябалак,сыерчык

    Ысул куллану

    *1 мәгънә белдерә

    *сорау куеп була

    *димәк бу сүз

    2 нче бирем.Электрон кушымта буенча эш.(Сүзләрне һәм сүзтезмәләргә аерып куярга)

    • Минем янга берәмләп килеп сүзләрне ике төркемгә аерып куярга кирәк булыр.

    • Сүзтезмәләрне укыйбыз.Ничек исбатлыйбыз?

    • Сүзтезмә

    • *ике сүздән тора

    • *сүзләр бер-берсенә бәйләнгәннәр

    • *фикер төгәл әйтелеп бетми

    Физкультминут

    3 нче бирем. Парларда эш (Электрон кушымта буенча)(Сүзтезмәләр ясап әйтергә)

    -Укучылар нинди сүзтезмәләр ясадыгыз?

    -Тозлы суга салынган кыяр(тозлы кыяр) Шикәр салган чәй(баллы чәй)Җиләк үскән урман(Җиләкле урман) Җылы якка очып китә торган кошлар(күчмә кошлар) Шатлык белән әйтә торган яңалык(яхшы хәбәр)

    4 нче бирем. 130 нчы күнегү

    • Кем биремне укый?(Бер укучы биремне укый)

    • Ә хәзер бирелгән сүзләр арасыннан бары сүзтезмәләрне генә аерып алып языгыз.Сүзтезмә икәнен каян белерсез?

    • (Укучылар биремне дәфтәрләрдә эшлиләр,аннары җаваплар тыңлана)Җаваплар:салкын кыш,кыш буенча,урман кошы,кар астына,ак кар)

    • Ә калганнары ни өчен сүзтезмә түгел?(Кыш җитте,кошлар туңа-җөмлә,чөнки фикер әйтелеп беткән;кошларның урман,төнгә кар-сүзләр үзара бәйләнмәгән)

    5 нче бирем.Модельләштерү

    Сүз Сүзтезмә

    Бер мәгънәгә белдерә ике сүздән тора

    Билгеле сорауга җавап бирә фикер төгәл әйтелеп бетми

    сүзләр бәйләнеп килә

    III Рефлексив бәяләү этабы.

    1.Рефлексив кабатлау.

    — Без бүген дәрестә нәрсә белдек?(Сүзтезмәләрне, сүзләрне аерырга өйрәндек)

    — Нинди юл белән белдек?

    -Ысул кулланып

    2.Өй эше.( электрон кушымтада бизәлгән чыршы рәсеме күрсәтелә)

    — Балалар бу нинди чыршы?(Яңа ел чыршысы)

    -Тагын бер айдан безнең Яңа ел җитә.Сез дә өйләрегездә чыршылар куярсыз.Ә икенче дәрескә сез шушы бизәлгән чыршы турында 3 вариантта өй эше эшләрсез.

    1 вариант -3-4 сүз язарга

    2 вариант-сүзтезмәләр төзеп язарга.

    3 вариант- кечкенә хикәя төзеп язарга.

    3.Бәяләү.(Үзбәя,үзара бәя)

    — Ә хәзер бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди нәтиҗә ясар идегез, шушы төсле магнитларны килеп сайлап тактага беркетегез.( яшел төс- мин бүген дәреснең темасын яхшы аңладым, сары төс- әле мин кайбер биремнәрне үтәгәндә ялгышлар җибәрдем,кызыл төс- мин бу тема буенча бер әйбер дә аңламадым)

    infourok.ru

    План-конспект урока (7 класс) по теме: Сүзтезмә турында төшенчә.

    Тема:       Сүзтезмә турында төшенчә.

    Максат: 1. Сүзтезмә турында төшенчә бирү;

    2. Укучыларда матур язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

    3.  Казан шәһәренә мәхәббәт хисен тәрбияләү.

    Материал: 1. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Татар теле: 7 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 19-24.

    2. Зиннәтуллина К., Шәйхиева Г. Компьютер өчен күнегүләр // Мәгариф, 2002. – № 4. – Б.8-9.

    Җиһазлау: карточкалар.

    Укыту принциплары: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше, укучыларга дифференциаль якын килү, системалылык.

    Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә эзләнү.

    Укыту алымнары: карточкалар белән эш, әңгәмә, күнегү өстендә эш.

    Дәресн төре: яңа материалны өйрәнү дәресе.

    Дәрес планы

    I. Актуальштерү.

    1. Исәнләшү.

    2. Тактада җөмлә өстендә эш.

    3. Элек үткәннәрне әлеге дәрес темасы белән бәйләү.

    II. Яңа материалны аңлату.

    1. Сүзтезмә турында мәгълүмат бирү.

    2. Җөмләләр өстендә эш.

    3. 22 нче күнегү өстендә эш.

    III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

    1. 23 нче күнегүне эшләү

    2. Карточкалар белән эш.

    IV. Өйгә эш бирү: Сүзтезмә турында 19-20 битләрдән укырга, 25 нче күнегүне эшләргә.

    V. Йомгаклау.

    1. Сорауларга җавап бирү.

    2. Билгеләр кую.

    Дәрес барышы

    I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Тынычландык. Дәресебезне башлап җибәрәбез.

    2. Укытучы: Укучылар, тактага игътибар итегез. Анда җөмлә бирелгән. Җөмләне укыгыз. Ул нәрсә турында?

    Без Татарстанның башкаласы – Казан шәһәрендә яшибез һәм Казанны бик яратабыз.

    Укучы: Әлеге җөмлә Казан шәһәре турында. Казан – Татарстанның башкаласы ул.

    Укытучы: Сез Казанның нинди истәлекле урыннарын беләсез?

    Укучы: Казан Кремьле, Кол Шәриф мәчете, Казан дәүләт университеты, төрле музейлар, Г.Камал исемендәге академия театры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, “Казанның меңьеллыгы” паркы, Бауман урамы һ.б.

    Укытучы: Әйе, укучылар, Казанның истәлекле урыннары бик күп. Менъеллык Казаныбыз көннән-көн матурлана бара: яңа урамнар барлыкка килә, матур, мәһабәт йортлар төзелә, метро сафка басты. Шәһәребез чиста, гүзәл, ямьле.

    3. Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, алдагы елларда үткән темалар буенча җөмләне тикшерик. Искә төшерик әле, үткән елларны без нинди тел тармакларын өйрәндек?

    Укучы:  Без фонетика, лексика, морфология кебек тел тармакларын өйрәндек.

    Укытучы: Лексикологиянең төп берәмлеге нәрсә?

    Укучы: Лексикологиянең төп берәмлеге – сүз.

    Укытучы: Җөмләдә бирелгән сүзләрне аерыгыз.

    Укучы: Без, Татарстанның, башкаласы, Казан, шәһәрендә, яшибез, һәм, Казанны, бик, яратабыз.

    Укытучы: Фонетиканың төп берәмлеге нәрсә?

    Укучы: Фонема.

    Укытучы: “Казан” сүзендә фонемаларны күрсәтегез.

    Укучы: К, а, з, а, н.

    Укытучы: Ә морфологиядә без нәрсәләрне өйрәндек?

    Укучы: Морфологиядә сүз төркемнәрен өйрәндек.

    Укытучы: Җөмләдәге сүзләрне сүз төркемнәре буенча аерыгыз.

    Укучы: Без – алмашлык, Татарстанның – исем, башкаласы – исем,  Казан – исем,  шәһәрендә – исем, яшибез – фигыль, һәм – теркәгеч, бик – рәвеш, яратабыз – фигыль.  

    Укытучы: Күрәсезме, укучылар, һәрбер тел тармагының үз берәмлекләре бар.

    Без өйрәнә башлаган синтаксисның берәмлекләре күбрәк. Бу аның кешеләр арасында аралашуны тәэмин итүче, сөйләмне оештыручы тармак булуы белән аңлатыла.

    Төп синтаксик берәмлекләргә сүзтезмә, синтагма, җөмлә, җөмлә кисәге, кушма җөмлә, текст кебек берәмлекләрне кертәләр.

    II. 1. Укытучы: Бүген исә без синтаксисның бер берәмлеге – сүзтезмә турында сөйләшербез. Алдагы елларда сез сүзтезмә турында күпмедер мәгълүмат алган идегез инде.

    2. Укытучы: Әле тактада бирелгән җөмләдә сүзтезмәләрне аерып карагыз әле.

    Укучы: Татарстанның башкаласы, без яшибез, без яратабыз, Казан шәһәрендә, Казан шәһәрендә яшибез,  Казанны яратабыз.

    Укытучы: Яхшы. Әйе, сүзтезмә – кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә керүе һәм бер төшенчә белдерүе. Мәсәлән,      Татарстанның башкаласы сүзтезмәсендә башкаласы сүзе Татарстанның сүзенә -сы тартым кушымчасы белән бәйләнгән.

    Укытучы: Сүзтезмә бер төшенчә белдерә, җөмлә төзү өчен бер берәмлек булып тора.

    Укытучы: Казан санала, берсе булып, борынгы шәһәрләрнең сүзтезмәләреннән җөмлә төзеп карагыз.

    Укучы: Казан борынгы шәһәрләрнең берсе булып санала.

    Укытучы: Сүз бер бөтен була, бер төшенчәне гомумиләштереп атый; сүзтезмә исә теге яки бу төшенчәне конкретлаштырып, ачыклап күрсәтә. Мәсәлән, безнең мәктәп. Мәктәп – сүз, безнең мәктәп дигәндә, предмет иясенә бәйле рәвештә конкретлаштырыла. Сүзтезмә бер төшенчә белдерә, аңа атау функциясе хас, ә җөмлә хәбәр итә. Мәсәлән, безнең мәктәп – мәктәп безнеке, китап уку – Алсу китап укый. Шундый мисаллар үзегез китереп карагыз әле.

            (Укучылар мисаллар китерәләр)

    Укытучы: Сүзтезмә белән тезмә сүзне бутарга ярамый, чөнки алар арасында зур аерма бар: сүзтезмәдә мөстәкыйль мәгънәле ике сүз була һәм алар ирекле рәвештә бәйләнәләр, мәсәлән кибеткә бару, шигырь сөйләү; тезмә сүзләрдә дә мөстәкыйль мәгънәле сүзләр була, ләкин аерма шунда: алар бер төшенчә белдерәләр, таркалмыйлар. Мәсәлән, ак чәчәк – ак бәхет, ишекне ачу – ишек кагу, баш авырта – баш вату.

    3. Укытучы: Ә хәзер, 21 биттәге 22 нче күнегүне табыгыз. Күнегүнең биремендә нәрсә диелгән?

    Укучы: Иң элек тезмә сүзләрне, аннан соң сүзтезмәләрне чүпләп язып алыгыз.

    (Укучылар укытучы белән бергәләп эшлиләр)

    Укучы: 1. алтын куллы, күз бәйләнү, сүз бирү, күз карасы, ялт итү, ак шигырь, салам кыстыру, әтәч гөмбә, җил куу –  тезмә сүзләр.

    Укучы: Ак яулык, су буеннан бару, сөт чүлмәге, әти белән бару, Казанга килү, су буеннан атлау, безнең улыбыз, өстәл өстенә кую, кайткач әйтү – сүзтезмәләр.

    Укытучы: Яхшы, укучылар. Сүзтезмәләр исем сүзтезмәләр һәм фигыль сүзтезмәләр булырга мөмкин. Без карап үткән сүзтезмәләрдә кайсылары исем сүзтезмәләр дип уйлыйсыз?

    Укучы:  Ак яулык, сөт чүлмәге, безнең улыбыз – исем сүзтезмәләр, калганнары  фигыль сүзтезмәләр була.

    1. 1. Укытучы: Ә хәзер 23 нче күнегүне мөстәкыйль эшләп карагыз.

    Сезгә бирелгән сүзтезмәләрне, исем һәм фигыль сүзтезмәләргә аерып ике багана итеп язарга кирәк булыр.

    (Укучылар эшлиләр)

    Укытучы: Ә хәзер язганнарны тикшерик. Кайсы баганада сүзтезмәләр күбрәк?

    Укучы: Беренче баганада, ягъни исем сүзтезмәләр күбрәк. Мәсәлән,

    мәктәп бинасы                                        укудан кайту

    алтын балдак                                           эшне эшләп бетерү

    ләйсән яңгыр                                           сезнең кебек тырышу

    зәңгәр күк                                                 безгә әйтү

    килгән кеше                                              кайткач күрү

    барасы юл                                                 барганчы белү

    өченче класс                                              җәяү бару

    биш тәңкә                                                  кирәкне табу

    теге абый                                                    чаңгыда шуу

    тегүче апа

    2. Укытучы: Яхшы. Ә хәзер карточкалар белән эшләп алыйк. Сез бирелгән җөмләләрдә сүзтезмәләрне аерып чыгарырга тиеш буласыз.

    Карточкалар.

    I вариант. Көмеш бизәкле зәңгәр чиләкләрен сайрата-сайрата чишмәдән су китерүче кызлар да туктады.

    II вариант. Чишмәләр илендә яшәгәнлектән, без эчә торган суның кадерен белмибез.

    III вариант. Бөтен җир йөзен томалаган кар, актыккы көннәрен сизгән шикелле, әллә нинди күңелсез бер төскә керә.

    IV вариант. Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе җәй башында үткәрелә.

    Укытучы: Тикшереп карыйк.

    (Эш тикшерелә)

    IV. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше итеп сүзтезмә турында укырга (19-20 битләр) һәм 25 нче күнегүне дәфтәрдә эшләргә була.

    V. 1. Укытучы: Укучылар, бүген  без синтаксисның нинди берәмлеге белән таныштык?

    Укучы: Без бүген сүзтезмә белән таныштык.

    Укытучы: Әйе. Сүзтезмә синтаксисның берничә берәмлегеннән берсе. Нәрсә ул – сүзтезмә?

    Укучы: Сүзтезмә – ул ике мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең бергә килеп бер төшенчә белдерүе.

    Укытучы: Сүзтезмә тезмә сүздән нәрсә белән аерыла?

    Укучы: Сүзтезмәдә ике мөстәкыйль сүз ирекле бәйләнештә була, ә тезмә сүзләрдә ике мөстәкыйль сүз булса да, аларны таркатып булмый.

    Укытучы: Яхшы.

    2. Билгеләр кую.

    Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

    nsportal.ru

    «Сүз һәм сүзтезмә»(2 сыйныф) конспект

    Тема:Сүз һәм сүзтезмә.(2 нче класс)

    Максат:сүзнең һәм сүзтезмәнең лексик мәгънәсен ачыклый белү күнекмәсен булдыру.

    Планлаштырылган нәтиҗәләр:

    • Метапредмет – дәрестә укучының үз эшчәлеген оештыра белүе;

    • Предмет- сүзләрне сөйләмдә аңлы куллану һәм сүзлекләрдән файдалана белү;

    • Шәхескә кагылышлы — татар телен аңлы үзләштерүгә омтылыш булдыру.

    Җиһазлау: презентация, индивидуаль карточкалар, тест, интерактив такта,плакат «Күзләр өчен күнегүләр».Г.Тукай ”Кыш бабай”мультфильмы

    Материал: Татар теле, ҖәмәлетдиноваЗ.И.. 2 класс

    Дәрес барышы.

    I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

    1. – Хәерле көн, балалар!

    — Хәерле көн!

    — Хәерле көн, миңа! Хәерле көн, сиңа! Хәерле көн, барыбызга да!

    2) — Бүген сыйныфта кем дежур? ( Дежур укучы белән әңгәмә)

    — Бүген урамда һава торышы нинди?

    3)Матур язу күнегүе. ( 1 җөмлә әйтеп яздыру, ия һәм хәбәрен табу)

    1. Актульләштерү

    Сүзләрне сораулар буенча төркемләп әйтү

    Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди?

    Су, куйды, зәңгәр, чәйнек, чаба, кунак, тыңлый, көрән(тактага элү)

    -Сүзләр нәрсәне белдерә?

    4)Уку мәсьәләсе кую.

    -Дәреслектәге уку мәсьәләсен укыгыз.Төркемнәрдә киңәшләшеп чагыштырыгыз,нәтиҗә ясагыз.

    а) Татар –рус сүзлеге буенча эш- сүзтезмә сүзене ңтәрҗемәсен табу.

    б) Нәтиҗә ясау, авторныкы белән чагыштыру.

    II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

    1нче бирем (вариантлап эшләргә)

    121нче күнегүнең биремен укыгыз, сүз һәм сүзтезмәләрне төркемләп яз.

    Ял минуты

    2нче бирем (парлап эшләү)-125нче күнегү (рәсемнәр буенча, сүз һәм сүзтезмәләрне чиратлаштырып язу)

    3нче бирем- (Г.Тукайның”Кыш бабай”мулmьфильм карау)

    сүз һәм сүзтезмәләрне истә калдыру.

    III.Рефлексив бәяләү этабы.

    1.Рефлексив кабатлау.

    -Нәрсә белдек?

    — Ничек белдек?

    — Нинди нәтиҗәләр чыгардык?

    СИНКВЕЙН төзү

    2.Бәяләү(үзбәя,үзара бәяләү).

    3. Өй эше:130нчы күнегү.

    4. Алдагы дәрескә проблема кую.

    Сүзтезмәләр һәм җөмләләр сүзләрдән төзеләме? (укучыларның фикере тыңлана.)

    infourok.ru

    Добавить комментарий

    Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *