М галләмова чын иптәш хикәясе – М. Галләмованың “Дуслар” хикәясе (3 нче сыйныф)
М. Галләмованың “Дуслар” хикәясе (3 нче сыйныф)
Рус телле укучылар өчен коммуникатив технология
нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәсе
Тема. М. Галләмованың “Дуслар” хикәясе (3 нче сыйныф)
Максат. 1. Укучыларда “Дуслар” текстында очраган яңа сүзләрне өйрәнергә, текст эчтәлеген аңларга һәм эчтәлек буенча әңгәмә корырга өйрәтү өчен җирлек тудыру.
2. Укучыларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итү.
3. Дүрт аяклы дусларыбызга ярдәм итү хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: тасма кәгазьләр, рәсемнәр, биремнәр.
Материал. 1. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гыйниятуллина Л.Ә. “Күңелле татар теле” 3 нче сыйныф, рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. 2 кисәктә. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 нче ел.
2. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча һәм русча-татарча сүзлек. — Казан: Тат., кит., нәшр., 1997. – 285 б.
План
Оештыру.
1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Дәресне башлау.
— Исәнмесез, укучылар!
— Хәерле көннәр сезгә!
— Зиһен һәм тел ачкычлары
— Телимен һәммәгезгә!
— Утырыгыз.
II. Актуальләштерү.
1. Фонетик зарядка.
А у о ы
Ә ү ө е и
Көн, көндәлек, көндез, көндезге аш, көзге, күл, күлмәк, күңелле, күнегү.
2. Көндәлек-тормыш сораулары.
Бүген көн нинди?
Бүген атнаның кайсы көне?
Елның кайсы фасылы?
Бүген кем дежур?
Бүген кем юк?
Син бүген сәгать ничәдә тордың?
Син бүген мәктәпкә автобуста килдеңме?
Син иртән ашадыңмы?
III. Өй эшен тикшерү.
IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.
1. Табышмак әйтү.
Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт)
2. — Синең этең бармы?
— Токымы?
— Аның кушаматы ничек?
— Этең нинди?
3. Сүзлек эше.
а) Сүзләрне уку, тәрҗемә итү.
Көн саен, һәр көн – ежедневно, каждый день
атна саен, һәр атна – еженедельно, каждую неделю
ел саен, һәр ел – ежегодно, каждый год
терелде – выздоровел
хуҗа – хозяин
саклый – защищает
авырта – болит
янәсе – будто
тәпи – лапа
гел – всегда
б) Җөмләләр төзетү.
— Составьте предложения с этими словами.
Физкультминутка
Яздым жөмлә, иҗек. сүз.
Бик арыды минем күз.
Йомам күзем: ял итсен,
Ачам күзем; күп күрсен!
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләрем
Имән бармак очына.
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.
— Афәрин, укучылар, булдырдыгыз.
4. Текст белән танышу, укытучы укый
5. Текстны тәрҗемә итү.
6. Укучылар хор белән укый.
7. Укучылардан текстны чылбырлап укыту һәм аңлауны тирәнәйтү.
8. Найди в тексте предложения о том, что:
— у собаки болит лапа;
— Карим любит собаку;
— Карим ежедневно ухаживает за собакой;
— собака поправилась;
— Актырнак защищал своего хозяина.
9. Сорауларга җавап бирү.
— Кемнең Актырнак исемле эте бар?
— Кәрим Актырнакны ничек карый?
— Дуслар кая чыктылар?
— Ни өчен Актырнак Кәримне саклый?
10. Бу бәяләрнең (оценка) кайсысы Кәримгә туры килә? Ни өчен?
Ярдәмчел, эшчән, ялкау, акыллы, тырыш, начар, тәрбияле.
11. Рәсем буенча эш.
Бирем. Рәсемнәрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр. Һәр рәсем буенча җөмләләр төзе.
12. Җөмләләрне дөрес эзлелектә урнаштыр.
Аның исеме Актырнак. Актырнак терелде. Менә ниндидер эт Кәримгә өрә башлады. Бервакыт Актырнакның тәпиләре авырта башлады. Кәримнең эте бар. Кәрим гел аның янында булды. Бервакыт ул Кәрим белән бергә урамга чыкты. Актырнак эткә өрде.
V. Ныгыту.
— Мал иясенә ошар (тактада). Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
VI. Йомгаклау.
— Дәрестә нәрсәләр эшләдек?
VII. Өй эше.
Допустим, у тебя есть собака. Как ты ухаживаешь за ней? Напиши маленький рассказ.
Билгеләр кую.
infourok.ru
3 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш прграммасы(2сәг.)
МБ җитәкчесе Милли белем һәм тәрбия бирү Мәктәп директоры
________/ Э.А.Хөсәенова/ буенча директор урынбасары ______/Н.А.Рябцова/
МБ утырышы беркетмәсе №1 __________/ М.А.Альтапова/ Приказ № 287 ”22” август 2016 ел “22” август 2016 ел “24” август 2016 ел
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
“Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми
белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы
Хөсәенова Энҗе Абрам кызының
3А сыйныфының рус төркеме өчен әдәби укудан эш программасы
2016 — 2017 нче уку елы
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. Төп гомуми белем бирү оешмасының Федераль дәүләт белем бирү стандарты.
2. Федераль укыту-методик оешмасы карары белән 2015ел.8апрелендә кабул ителгән №1-15 төп гомуми белем бирү оешмасының үрнәк уку программасы;
3.”Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең төп уку программасы;
4.“Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016- 2017нче уку елына укыту планы.
5. Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы” турындагы нигезләмәсе
Уку предметының укыту планында тоткан урыны
Фән өлкәсе – филология
Елга: 102 сәгать
Атнага: 3 cәгать
.
Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;
татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;
кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;
гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;
алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Танып-белү нәтиҗәләре:
әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;
дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;
үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;
әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.
Регулятив нәтиҗәләр:
дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;
план буенча эшли белү;
үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;
үзанализ һәм үзбәя булдыру.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;
нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;
үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;
килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;
төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;
өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;
текст буенча сораулар бирә белү.
Предмет нәтиҗәләре:
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;
җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
үзе, гаиләсе һәм дуслары (мәктәбе, туган җире һ.б.) турында кечкенә информация бирә белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонцияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонцияләре белән уку;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълуматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда сүзлекләр куллана белү.
Укыту предметының эчтәлеге
Белем бәйрәме (14)
Беренче сентябрь – Белем бәйрәме. Укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлау. Комплиментлар. Уку кирәк-яракларының төсе, саны. Уку әсбапларын сорау, тәкъдим итү. Сумкада нәрсәләр бар? Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтү, сорау. Дежур укучының җавабы. “Без бүген диктант яздык” тексты. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорау, хәбәр итү. Укуга бәя бирү. “Чын иптәш” хикәясе. Ш. Галиевның “Онытылган…” шигыре. “Китапханәдә” тексты. Китапханәчедән китап сорау. Бу китап нәрсә турында? Г. Зәйнәшеваның “Бер атнада ничә көн?” шигыре.
Көндәлек режим (12)
Вакытны әйтү. Сәгать ничә? соравы. Көндәлек режим. М. Җәлилнең “Сәгать” шигыре.
Ашханәдә (7)
“Ашханәдә” тексты. Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтү һәм сорау. Ашханәгә бергә барырга тәкъдим итү. Б. Рәхмәтнең “Аш вакыты” шигыре. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәте. “Икмәк” текстындагы әдәплелек кагыйдәләре. Ш. Галиевның “Кунаклар” шигыре. Кунакларны каршы алу, табынга чакыру. Табын әзерләү тәртибе.
Без әти-әниләргә булышабыз (12)
Г. Тукай – бөек татар шагыйре. Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигыре. Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен белү. “Акыллы малай” тексты. Өйдә үзең эшләгән эшләр. Өй хезмәтендә катнашу турында сөйләү. Бер-береңә эш кушу. Мактау формалары. “Ана рәхмәте” тексты. “ Табын әзерлибез” тексты. Табынны ничек әзерләү турында сөйләү. Ә. Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигыре. И. Туктарның “Авыраяк” әкияте. “Без ничәү” шигыре.
Туган якка кыш килде (12)
Җ. Тәрҗеманов “Яшел чыршы” шигыре. Бәйрәм сәгать ничәдә башлана? Яңа ел бәйрәменә чакыру, бергә барырга тәкъдим итү. “Чыршы бәйрәме” тексты. Ә. Бикчәнтәеваның “Салкын, саф һава” шигыре. Һава торышы. Кышкы уен төрләре. Уенга чакыру. “Дуслар” тексты. “Тауда” текстында дуслык темасы. Чаңгы ярышы турында сөйләшү. “Каникулда” тексты. Геройларга характеристика бирү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзү. Каникулда кайда булганыңны сөйләү.
Шәһәрдә һәм авылда (11)
“Без Татарстанда яшибез” тексты. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамалары.Татарстанда яшәгән милләтләр. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйләү. Кем ничәнче катта яши? Үүзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтләү. “Мин шәһәрдә яшим” тексты. Шәһәргә барырга чакыру. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны белдерү үрнәкләре. “Безнең авыл” тексты. Авыл табигате. Җәйге уен төрләре.
Әдәпле булыйк (11)
Тәмле сүзләр. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә әдәпле чакыру. Килгән кунакларны каршылау. Туган көн белән котлау. Туган көнгә бүләк. Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү. “8 нче март – әниләр бәйрәме” тексты. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. “Трамвайда” текстында тәрбиялелек темасы. Өлкәннәргә урын тәкъдим итү. Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында сөйләшү.
Кечкенә дусларыбыз (11)
Этләрнең кушаматы. “Дуслар” текстында дуслык мөнәсәбәтләре. М. Җәлил. “Маэмай”шигыре. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сөйләү. Кешенең характер сыйфатлары. ”Минем песием бар” тексты. Песиләрнең тышкы кыяфәте. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорау, әйтү. “Кем нәрсә ярата?” әкияте.
Күңелле җәй, ямьле җәй (12)
Г. Тукайның “Бу кайчак була?” шигыре. Ел фасылларының билгеләре. Җәй көне. “Төсләр” хикәясе. Урманда нәрсә үсә? Р. Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп?” шигыре. “Җиләк җыям, как коям” уены. “Витаминлы аш” хикәясе. Р. Миңнуллин – балалар шагыйре. Бакчада нинди яшелчәләр үсә? Бакчадагы эшләр. Җәйге ял турында сөйләшү. Су керергә чакыру. “Сабантуй – зур бәйрәм” тексты.
Контроль эшләр:
Текст өстендә эш №1 “Дачада”.
Текст өстендә эш №2 “Роза чәчәге белән Кычыткан”
Тематик планлаштыру
Күңелле җәй!8
Ел фасылларының билгеләрен әйтү. Җәй көне турында сөйләү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтү. Предметларның билгеләрен чагыштыру. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны хәбәр итү. Бер-береңне табынга чакыру, ашаганнан соң рәхмәт әйтү, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорау һәм хәбәр итү. Җәйге ял турында сөйләшү. Су керергә чакыру. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.
Барлыгы
68
Укыту-методик комплекты
Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Дүртъеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
ХәйдароваР.З., МалафееваР.Л. «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (1 – 11нче сыйныфлар). – Казан, 2011.
Укытучы өчен методик кулланмалар:
1Р.З.Хәйдәрова
“Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан “ Набережные Челны ,2006.
2006
Набережные Челны .
2
”Фән hәм мәктәп”,”Мәгариф” җурналлары
3
Р.З.Хәйдәрова,
Л.Ә.Гыйниятуллина
“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” – 3 нче класс Казан . ”Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
2013
”Татармультфильм”
4
Р.З.Хәйдәрова,
Н.Г.Галиева,
Л.Ә.Гыйниятуллина
Диск. “Күңелле татар теле”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”
2013
“Татармультфильм”,
5
Диск “Габдулла Тукай”, Татарстан
6
А.Ш.Асадуллин,
Р.А.Юсупов
А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов “Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре”
2010
Мәгариф
Укучы өчен кулланмалар:
1Р. З.Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗанов а, Л.Ә.Гыйниятуллина
“Күңелле татар теле” дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә)
2014
“Татармульт
фильм”
2
Р.З.Хәйдәрова
“3нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре”
2013
4
Р. З.Хайдарова,
Р. Л.Малафеева
Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева. Татарский язык в таблицах.
Контроль-тикшерү материаллары:
1Р,З.Хайдарова, Г.М.Әхмәтҗанова
Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы
2014
Яр Чаллы нәшрияты
Электрон кулланмалар:
1Диск “Заман”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”
2008
Казан
2
Аудиодисклар “Җырлап-биеп уйныйбыз!”
2008
Календарь-тематик план
№
Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы
Сәгать
саны
Үткәрү вакыты
план
факт
Белем бәйрәме.
9 сәг
1
1нче сентябрь-зур бәйрәм. Уку-язу әсбаплары
1
2
“Без диктант язабыз” текстында уку хезмәтенә караш
1
3
М.Галләмованың “Чын иптәш” хикәясендә чын дус образы.
1
4
Ш.Галиевның ”Онытылган” шигырендәге лексика
1
5
Китапханәдә. Монологик сөйләм
1
6
Санарга өйрәнәбез. Ә.Исхакның “Сөмбелә шигырен уку
1
7
Г.Зәйнашеваның “Бер атнада ничә көн” шигырендәге лексика
1
8
Дежур укучының бурычлары
1
9
Дәрестә. Д\м сөйләм төзү. БСҮ
1
Көндәлек режим..
5сәг
10
Минем көндәлек режимым.
1
11
Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Көндәлек режим турында сөйләшәбез
1
12
М.Җәлилнең “Сәгать” шигырендәге лексика, төп фикер
1
13
“Кырмыска белән Чикерткә” мәсәлендәге төп фикер
1
14
“Көндәлек режим” БСҮ
1
Ашханәдә
8сәг
15
“Ашханәдә” темасындагы лексика
1
16
“Ашханәдә” тексты өстендә эш. Татар халык ашлары
1
17
Табын әзерлибез
1
18
Б. Рәхмәтнең “ Аш вакыты”шигырендәге лексика. Табын яны кагыйдәләре
1
19
Х. Гардановның “Икмәк” хикәясендәге лексика. Искәндәр образына характеристика
1
20
Ш.Галиевның “Кунаклар” шигырендәге лексика
1
21
БСҮ. Без кунакка барабыз – д/с
1
22
“Ашханәдә” темасындагы лексиканы кабатлау. БСҮ.
1
Без әти- әниләргә булышабыз
8сәг.
23
Г.Тукай – бөек шагыйрь
1
24
”Безнең гаилә” шигырендә песи образы. БСҮ. Минем гаиләм.
1
25
“Акыллы малай “ хикәясендәге малайга характеристика
1
26
И.Әхтәм ”Ана рәхмәте”. “Әни табын әзерли”текстындагы кызга характеристика
1
27
“Без эш сөябез” текстындагы төп фикер
1
28
Ә.Бикчәнтаеваның “Дәү әнием” шигырендәге лексика. БСҮ. Дәү әнигә кунакка баргач.
1
29
И.Туктарның “Авыраяк” әсәре. Х.Халиковның “Без ничәү” шигыре
1
30
Текст өстендә эш.
1
Туган якка кыш килде
8сәг.
31
Кыш темасына караган лексика .
1
32
Җ.Тәрҗемановның ”Яшел чыршы” шигыре. Б.С.Ү.Бәйрәм белән котлау язу
1
33
“Чыршы бәйрәме” текстындагы лексика
1
34
БСҮ. Чыршы бәйрәмендә. Ә.Бикчәнтаева. “Салкын саф һава” шигыре.
1
35
БСҮ. ”Кышкы көн”-контроль монологик сөйләм. Р.Корбанның “Тауда” хикәясендә дуслык мөнәсәбәте
1
36
Д.Аппакова ”Дуслар”текстында Федя образына характеристика.
1
37
БСҮ.Кышкы уеннар.
1
38
“Каникулда” текстындагы лексика. ”Кышкы каникуллар” темасы буенча БСҮ
1
Шәһәрдә һәм авылда.
7сәг
39
Татарстан- минем туган ягым.
1
40
Татарстан-зур, бай республика. Татарстанда яшәүче милләтләр
1
41
Татарстан шәһәрләре
1
42
БСҮ. Безнең фатир. “Безнең шәһәр” тексты лексикасы
1
43
Без шәһәргә (авылга, мәктәпкә)барабыз
1
44
“Безнең авыл” текстында авыл сурәтләнеше. Мин авылда яшим
1
45
“Без шәһәрдә (авылда) яшибез” темасы лексикасын кабатлау. Мөстәкыйль эш.
1
Әдәпле булыйк!
8сәг.
46
“Тәмле сүзләр” тексты
1
47
Телефоннан әдәпле сөйләшәбезме?
1
48
Туган көнгә чакыру. Дусларны каршылыйм.
1
49
БСҮ. Туган көнгә котлау язу
1
50
“8 нче Март- Әниләр бәйрәме” текстына таянып әниләргә котлау язу. “Трамвайда” хикәясе
1
51
В.Осееваның “ Бер әби ич” текстында әдәплелек үрнәге.
1
52
Дәрдемәнднең ”Өч ул” текстындагы малайларга характеристика
1
53
Б.С.Ү.“Бүген минем туган көн”. “Әдәпле булыйк!” темасы буенча тикшерү эше
1
Кечкенә дусларыбыз..
7сәг
54
Безнең дүрт аяклы дусларыбыз. М.Галләмованың “Дуслар” хикәясе лексикасы
1
55
“Дуслар” хикәясендә дуслык мөнәсәбәте. М.Җәлилнең “Маэмай” шигырен уку
1
56
А.Алиш- балалар язучысы
1
57
“Акмуен яраткан песием” хикәясе. Минем песием (этем)
1
58
“Кем нәрсә ярата?” әкияте
1
59
“Кем нәрсә ярата?” әкиятен сәхнәләштерү. Синең этең бармы? –диалог төзү
1
60
“Минем яраткан хайваным”. Текст өстендә эш.
1
Күңелле җәй!
8сәг.
61
Г.Тукайның“ Бу кайсы вакыт”, Б.Рәхмәт шигырьләре лексикасы.
1
62
“Җәй җитә” тексты. “Төсләр” әкиятен сәхнәләштерү
1
63
Р.Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп?” шигыре лексикасы. “Җиләк җыям, как коям” уены
1
64
Х.Халиковның“Витаминлы аш” хикәясенең төп фикере.
1
65
Р.Миңнуллин- балаларның яраткан шагыйре. Р.Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага” шигыре
1
66
Текст өстендә эш.
1
67
Сабантуй- зур бәйрәм
1
68
“Без Сабантуйга барабыз”. БСҮ.
1
Тематик планлаштыруга кертелгән үзгәрешләр
Кушымта
Текст өстендә эш №1
Дачада.
Айнур белән Алсу шәһәр уртасында яши. Биек йортның сигезенче катында. Балконга чыгасың да туйганчы урам күзәтәсең. Анда тыз-быз машиналар чаба. Трамвайлар йөгерә. Абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар каядыр ашыга. Алар йортлар артына китеп югалалар. Айнур белән Алсуның да шунда барып югаласы килә.
Ә быелгы яз аларга шатлык алып килде. Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды.
Дачалары каенлык уртасындагы аланда икән. Өй зәңгәр, яшел, ак буяуларга буялган. Идәне сап-сары.
— Я, ошыймы сезгә дача? — дип сорады әтиләре.
— Әйе. Без монда җәй буе торабызмы?
— Теләсәгез, җәй буе да мөмкин.
Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды. Әбиләре яшелчәләргә су сибәргә чыгып китте. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар.
Әй кызык икән дачада!
Тәүфикъ Әйди.
1.А1 Бу текст нәрсә турында?(1б)
А2 Балалар кайда яши? (1б)
А3Урамда нәрсәләр бар? (1б)
2. Кайсы җөмлә текстка туры килми? 3 б
В1 Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды.
В2 Идәне кап-кара.
В3 Әтиләре шәһәр кырыенда дача алды.
Бәяләү критерийлары:
1нче бирем — 3б, 2нче бирем — 1б,
5-6 б. — «5»;
3-4 б.-«4»;
2-3- «3»;
2балдан азрак — «2».
Текст өстендә эш №2
Роза чәчәге һәм Кычыткан.
Бер бакчада Роза чәчәге үскән. Аның бик матур күлмәге булган. Роза янында яшел Кычыткан үскән. Ул Роза чәчәген яратмаган. Аны энәле кулы белән чаккан. Бу турында Роза чәчәге Сандугачка әйткән.
-Минем бер дустым бар. Аның исеме-Керпе. Ул энәле күлмәк кия. Әйдә,аннан ярдәм сорыйбыз,-дигән Сандугач.
Керпе аларга энәләр биргән. Бу энәләрне Роза чәчәге күлмәккә теккән. Шул вакыттан Роза чәчәге энәле күлмәк кия.
1.А1 Бу текст нәрсә турында? (1б)
А2 Бакчада нинди үлән һәм чәчәк үскән? (1б)
А3 Кемнең күлмәге матуррак булган? (1б)
А4 Розаның дусты кем булган ? (1б)
А5 Ни өчен Кычыткан Розаны яратмаган? (2б)
2. Кайсы җөмлә текстка туры килми? (1б)
В1 Кычыткан Роза чәчәген яратмаган
В2 Керпе аларга чәчәкләр биргән.
В3 Сандугач-Роза чәчәгенең дусты.
3.Тулы җавап бир.
В4 Роза янында нәрсә үскән? (1б)
В5 Сандугач кемнән ярдәм сораган ? (1б)
С1 Кычыткан турында нәрсәләр беләсең? (3б)
Бәяләү критерийлары:
1нче бирем — 6б, 2нче бирем — 1б, 3нче бирем — 2б, С1- 3б
11-12б- «5»;
9-10б — «4»;
7-8б — «3»;
6балдан азрак — «2».
infourok.ru
Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе
Разделы: Иностранные языки
Максат:
- Язучы биографиясе белән таныштыру һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
- «Яз башы» хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
- Язучы иҗатына мәхәббәт уяту.
Җиһазлау: Дәреслек, Г.Ибраһимовның портреты, китаплар күргәзмәсе, презентация, методик ярдщмлек.
Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү һәм алган белемнәрне ныгыту.
Дәрес барышы
1. Оештыру.
Уңай психологик хәләт булдыру.
2. Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
Укучылар, мин сезгә кошлар турында 3 мәкаль язып килергә дип әйткән идем.
Мәкальләрне укыту.
1 нче слайдны күрсәтү
- Кош сайравыннан билгеле.
- Аккош ялгыз яшәмәс.
- Бөркетнең канаты очканда ныгый.
- Карга килсә, кар китәр.
- Карлыгач сандугачка иярә алмас.
- Торна торган суына кайта.
- Сыерчык бала чыгарганчы гына сайрый.
Укучылар, кошлар кайсы ел фасылында кире безнең якларга кайталар? (Яз.)
2 нче слайдны күрсәтү
Әйе. Яз. Елның бик матур фасылы. Яз темасына бик күп язучылар үзләренең матур әсәрләрен язганнар.
Бүген без сезнең белән шундый күренекле язучыларның берсе Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы белән танышырбыз. Аның «Яз башы» әсәренә күзәтү ясарбыз. 3-4 нче слайдны күрсәтү
3. Яңа тема.
Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китик әле. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле! 5-6 нчы слайдны күрсәтү
«Ибраһимов!
Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул — әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе.» (Р.Гатауллин)
«Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды.» (С. Ариш)
«Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы.» (С.Вурун)
«Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала.» (П.С.Коган)
«Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр… Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде.» (Б.Кербабаев)
Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы? (Укымышлы, белемле, һ.б.)
Бик тә кызыксынган укучыларга «Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр» дигән китапларны тәкъдим итәм. Әлеге китаптан үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табарсыз дип ышанам.
Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз. (Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле, һ.б.)
Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлылык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.
Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучы турында кыскача мәгълүмат ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән мин сезгә аның тормыш юлын сөйләп үтәм.
7 нче слайдны күрсәтү
Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. 1887 елның 12 мартында элекке мөгаллим мулла гаиләсендә туа. Галимҗан башта үзенең туган авылы Солтанморатта укый, 3 класслы башлангыч рус мәктәбенә дә йөри. Бер елны Гыйрфан абзый Шакирҗан белән Галимҗанны Оренбургка алып китә. Анда баргач, Галимҗанны кадим мәдрәсәгә – Вәли мулла мәдрәсәсенә урнаштыра. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала.
8-9 нчы слайдны күрсәтү
Әти-әнисе турында болай ди: «… Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады…. Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде…»
«Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте…»
Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый:анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала:
«Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?» Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.
Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә, җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була.
10 нчы слайдны күрсәтү
Кем генә гашыйк түгел икән табигатькә?!
Җәй көне бөтенегезнең җиләк җыйганы, балык тотканы булгандыр. Кармакка балыкларның төрлесе каба.
Физкультурная минутка. 11 нче слайдны күрсәтү
Бүгенге дәрестә без сезнең белән балык тотучы малайлар турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – «Яз башы». 12 нче слайдны күрсәтү
Сүзлек белән эш. 13 нче слайдны күрсәтү
Әсәрне укыр алдыннан аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик әле.
- Бөркү – тынчу.
- Мурда – балык тоту өчен җайланма.
- Тарткалаштык – бәхәсләштек.
- Тирә-як күркен – тирә-як матурлыгын, гүзәллеген.
- Тубал – җиләк җыю өчен үрелгән савыт.
- Әлсерәгән – йончыган, хәлсезләнгән.
- Кечек – кечкенә.
- Акланнар арасында – ачыклык, алан.
- Кабалану – ашыгу.
— Әсәрне чылбыр рәвешендә укыйбыз.
5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
— Укучылар, әсәрдә нинди геройлар очрады? (Апрай, Ибрай, Салих, һ.б.)
— Әсәр кем исеменнән сөйләнелә? (Салих.)
— Әсәр нәрсә белән башланып китә?
(Малайларның очрашуы белән.)
— Малайлар нинди уеннар уйныйлар? (Туп, кыекбаш, ат-ат.)
— Ә сез нинди уеннар беләсез? (Жаваплар.)
— Салих ни өчен табигать кочагына ашкына?
— Табигатьнең сихри матурлыгы сурәтләнгән
урыннарны дөрес интонация белән укып
бирегез әле.
— Хәзер бу укыган бүлеккә исем куеп карыйк. («Табигать кочагында».)
6. Йомгаклау.
— Укучылар, сезгә укылган бүлек ошадымы
— Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз.
— Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем
Мөхәммәдованың сүзләре белән
тәмамлыйсы килә: 14 нче слайдны күрсәтү
«Галимҗан – бала җанлы кеше иде…
Моңа инаныр өчен аның әсәрләрен
укып карау да җитә.
Аларны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.
Ә бөек язучы – үз күңелендәге
балалыкны җуймаган кеше ул».
7. Билгеләр кую.
8. Өй эше.
Г. Ибраһимовның биографиясен укып, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә, үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.
19.02.2012
urok.1sept.ru
Г.Ибраһимовның «Фагыйлә» хикәясе — Прочее
“Татарстан Республикасы
Зеленодол муниципаль районы
Зур Ключи гомуми урта белем мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Тема: « Г. Ибраһимовның «Фәгыйлә» хикәясе»
темасы буенча 5 нче сыйныф (татар төркеме) өчен дәрес эшкәртмәсе
(технологик карта)
Башкарды: I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Фатрахманова Фәния Сөләйман кызы.
2017 нче ел.
Тема: Г. Ибраһимовның «Фәгыйлә» хикәясе
Максат: 1. Г. Ибраһимовның «Фәгыйлә» хикәясен өйрәнү
2. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү
3. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аны саклауның әһәмиятен аңлату, якыннарны кайгырту төшенчәсен бирү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә бәйле нәтиҗәләр: Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү, аны саклауның әһәмиятенә төшенү, якыннарны кайгырту төшенчәсен аңлау
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып белү УУГ: аңлап уку, тамга-символик уку гамәлләрен формалаштыру, эчтәлек белән бәйле рәвештә объектларны таный, билгели белү, тексттан төп фикерне аерып алу, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр ясау.
Коммуникатив УУГ: сорауларга ачык һәм дөрес җаваплар бирү, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү
Регулятив УУГ: эшчәнлекне оештыру, планлаштыру, уку мәсьәләсен куя белү, җавапларны контрольдә тоту, бәяләү, үзбәя
Предмет нәтиҗәләр: Г. Ибраһимовның «Фәгыйлә» хикәясенең эчтәлеген белү, әдәби текстка анализ ясый алу.
Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе
Материал: 1. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифулллина. — Казан: Мәгариф-Вакыт нәшр., 2014. — Б. 49-51.
2. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Ике томда. II том / Төз. Л.И.Минһаҗева, И.Х. Мияссарова. — Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2003. — Б. 328.
Җиһазлау: слайдлар, иллюстрацияләр.
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре | |
I | Оештыру. Мотивлаштыру |
– Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? – Җиләкне кайда һәм кайчан җыялар? – Ни өчен җиләклектә чиләк күп? – Ә җиләклектә җиләк күпме? – Ни өчен лирик герой җиләкне барыбер тутырып булмый дип саный? – Малай җиләкне үзе генә ашап бетереп дөрес эшлиме? Ни өчен? – Җиләк пешкән чакта табигать нинди була? (Слайдларда җиләк җыйганны тасвирлаган рәсем-иллюстрацияләр күрсәтелә бара). | Исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен күрсәтү, шигырь буенча сорауларга җавап бирү | Шәхескә бәйле УУГ: табигатьнең матурлыгына соклана белү Танып белү УУГ: текстны тыңлап аңлау, тамга-символик (иллюстрация) уку гамәлләрен формалаштыру. Коммуникатив УУГ: сорауларга ачык, дөрес җавап бирү, фикерләрен дәлилләү Регулятив УУГ: эшчәнлекне оештыру, планлаштыру |
II | Актуальләштерү | – Үткән дәрестә дә без сезнең белән, укучылар, табигать турында сөйләшкән идек. Исегезгә төшерегез әле, без кайсы язучының нинди әсәрен укыдык? – Г.Ибраһимов кем ул? – Г. Ибраһимов турында белгәннәрегезне беләсем килә? Әйдәгез, аның иҗаты буенча кроссворд чишик. Нәтиҗә ясау. Үткән дәрестә без шулай ук аның «Яз башы» исемле хикәясен өйрәндек. Бу хикәя нәрсә турында? – Әсәр герое мәдрәсәдән өенә кайткач, нинди хисләр кичерә? – Малайлар кая бара? – Анда алар нишли? – Табигать аларга нинди итеп күренә? Шул матурлыкларны барлап чыгыйк. – Укучылар, Г. Ибраһимовның табигать турында язылган, аннан алган тәэсирләре сурәтләүдән торган тагын «Табигать балалары», «Алмачуар», «Фәгыйлә» исемле әсәрләре бар. | Сорауларга җавап бирү Кроссворд чишү. Нәтиҗә ясау. Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү Нәтиҗә ясау | Шәхескә бәйле УУГ: язгы табигатьнең хасиятләрен күрә белү Танып белү УУГ: уку материалын синтезлый белү, нәтиҗә чыгару, Коммуникатив УУГ: сорауларга җавап бирү, хезмәттәшлек итү Регулятив УУГ: эшчәнлекне оштыра, җавапларны контрольдә тотып бәяли алу. |
III | Уку мәсьәләсен кую | – Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? – Әйе, без бүген Г. Ибраһимов әсәрләре белән танышуыбызны дәвам итәбез. Аның җиләк җыю турындагы хикәясен укырбыз. Ул «Фәгыйлә» исемле хикәя булыр. | Уку мәсьәләсен билгеләү, дәреснең максатын ачыклау | Регулятив УУГ: уку максатын куя белү, фаразлау, эшне планлаштыру |
IV | Уку мәсьәләсен өлешләп чишү | Хикәяне укытучының, укучыларның сәнгатьле укуы. Сорауларга җавап алу: – Фәгыйлә җиләкне нинди җирдән җыя? – Фәгыйлә бу җиргә баргач, нәрсәләр күрә? Шул урынны тексттан табып укыгыз. – Фәгыйлә нинди җиләк җыя? – Ничек җыя ул җиләкне? – Башта нәрсә эшли? Моны автор ничек сурәтли? Тексттан шул урынны табып укыгыз. – Фәгыйлә үзен генә кайгыртамы? Җиләкне үзенә генә диеп ашыймы? Әллә якыннарын да онытмыймы? Җиләкне ашап туйгач, кемнәр искә төшә Фәгыйләнең? – Аның җиләкне җыярга савыты бармы? Ул җиләкне нәрсәгә җыя? – Җиләкне җыеп туя аламы Фәгыйлә? Кем чакыргач кына аңына килә ул? – Фәгыйлә нинди кыз? Аның характерына хас сыйфатларны санап чыгыйк. – Үз туганнарына карата ул нинди мөнәсәбәттә? Ул аларны ничек кайгырта? Моңа ул ничек куана? Әсәрнең идеясен билгеләтү. – Әлеге әсәре белән автор безгә нәрсә әйтергә тели? – Шулай итеп, укучылар, елның иң матур вакыты булган җәй көне без болынга, урманга чыгып җиләк җыябыз. Безнең якларда төрле җиләкләр үсә. Күренекле язучыбыз Г.Ибраһимов «Фәгыйлә» исемле әсәрендә нәкъ менә шул күренешне – җиләк җыю вакыйгасын тасвирлый. Әсәрнең героинясы Фәгыйлә үзе турында гына уйлый торган түгел, ә башкаларны да кайгыртучан кыз булып сурәтләнә. | Хикәяне уку Сорауларга җавап бирү Әсәрнең идеясен билгеләү | Шәхескә бәйле УУГ: табигатьнең матурлыгына соклана белү, якыннарны кайгырту төшенчәсен аңлау Танып белү УУГ: өйрәнелә торган текст эчендә ориентлаша алу, объектларны анализлау, тексттан төп фикерне аерып чыгару, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясый алу Коммуникатив УУГ: әңгәмәдә катнашу, сорауларга ачык, төгәл җаваплар бирә белү, башкаларны тыңлый белү Регулятив УУГ: җавапларны контрольдә тотып бәяли алу |
V | Белемнәрне ныгыту | – Җиләкне кайчан җыялар? – Җиләк җыйганыгыз бармы? Кайда? Кемнәр белән? – Нинди җиләк кайда үсә? Җир җиләге нинди була? Ул кайда үсә? – Каен җиләге җир җиләгеннән нәрсә белән аерыла? – Бөрлегәнне күргәнегез бармы? Ул кайда һәм ничек үсә? – Сез урманда тагын нинди җиләкләр җыйганыгыз бар? – Җиләк җыйганда табигатькә зыян китермәс өчен нәрсә эшләргә кирәк? Табигатьтә үзебезне ничек тотарга тиеш? – Без сезнең белән Г. Ибраһимовның ике хикәясен укып өйрәндек. Хикәяләрне моңа кадәр дә шактый күп укыган бар идек. Әдәбиятта бу жанр бик киң таралган. Сез укыган хикәяләр буенча аның сыйфат-билгеләрен барлап чыгып, билгеләмә биреп карыйк әле. Хикәя жанрына хас нинди сыйфатларын аерып әйтә аласыз? – Хикәяләрдә күп вакыйгалар турында сөйләнеләме? Алар ничәү була ала? – Хикәя нинди формада языла: чәчмә яки тезмә формадамы? – Димәк, вакыйгалар ни рәвешле бәян ителә? – Хикәяләрдә геройлар ничек сурәтләнелә? – Хикәяләрнең теле нинди? Нәтиҗә ясыйк. – Димәк, хикәя нинди җанр. Хикәя турында әйткәннәрне гомумиләштереп билгеләмә бирик. – Әйе, укучылар, хикәя – эпик төрнең иң кечкенә жанры. Ул сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган бер-ике вакыйга эчендә кеше характеры ачып бирә торган әсәр. | Әңгәмәдә катнашу, сорауларга җавап бирү Хикәя жанрының үзенчәлекләрен барлап чыгу, гомумиләштереп билгеләмәне әйтү | Шәхескә бәйле УУГ: табигатьнең матурлыгын күрә белү, аны саклау әһәмиятен аңлау Танып белү УУГ: уку материалын аңлау, уку мәсьәләсен чишүдә логик фикер йөртү, синтезлау (өлешләрдән бөтен төзү), гомумиләштереп нәтиҗә чыгару Коммуникатив УУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле җиткерү Регулятив УУГ: план буенча эшләү, җавапларны дөресләү, бәяләү |
VI | Өйгә эш бирү | Өйгә эшне бирү, аңлату: 1) Г. Ибраһимовның «Фәгыйлә» хикәясен, хикәя җанры турындагы билгеләмәне укырга; 2) Хикәядәге сурәтләү чараларын табып дәфтәргә язып алырга; 3) «Җиләклектә» темасына рәсем ясарга. | Өй эшен язып алу, укытучыга биремнәр буенча сораулар биү, аңлашылмаган урыннарны ачыклау. | Танып белү УУГ: бирем-сорауларны аңлау Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыру |
VII | Рефлексия | – Укучылар, без бүген нинди максатлар куйган идек? Без бу максатка ирештекме? Нинди юл белән? – Сезнең кайсы эшегез аеруча уңышлы килеп чыкты? | Дәрескә нәтиҗә ясау, сорауларга җавап бирү Белемнәрне бәяләү, үзбәя ясау | Шәхескә бәйле УУГ: үзбәя ясау Коммуникатив УУГ: сорауларга төгәл җавап бирә алу Регулятив УУГ: җавапларны, эшчәнлекне бәяли алу |
КУШЫМТА
Аңлатма. 2017 елда күренекле татар язучысы, тәнкыйтьче, галим, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимовның 130 еллык юбилее билгеләп үтелә. Шул уңайдан республика мәктәпләрендә, төрле оешмаларда бу вакыйгага багышланган чаралар уздырыла.
Мәктәптә Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә шактый зур урын бирелә. Язучының киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш булган әсәрләре белән беррәттән, мәктәп дәреслекләренә аның башка кыска күләмле хикәяләре дә кертелгән. Шундый әсәрләрнең берсе – балаларга аталып язылган «Фәгыйлә» хикәясе. Безнең дәрес эшкәртмәбез шул әсәрне рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары белән өйрәнүне күздә тотып төзелгән.
Материал 1.
Р.Корбан «Җиләктә»
Җиләклектә
Җиләк күп.
Җиләклектә
Чиләк күп.
Һәр малайда
Бер чиләк.
Каян җыярга
кирәк
Моның кадәрле
Җиләк?
Барыбер булмас
Тутырып.
Ашыйм гына
Утырып.
Материал 2.
Кроссворд
1. Г.Ибраһимовның туган авылы (Солтанморат)
2. Г.Ибраһимов Уфа губернасының кайсы өязендә туа? (Эстәрлетамак)
3. Г.Ибраһимовның Уфада мөгалимлек иткән мәдрәсә исеме (Галия)
4. Язучының ат турындагы әсәре (Алмачуар)
5. «Яз башы» хикәясе герое (Тимеркәй)
6. «Яз башы» әсәренең герое исеме (Салих)
7. «Яз башы» хикәясендә әсәр герое – малай мәдрәсәдән кайткач, әнисе белән утырып нәрсә эчәләр? (Чәй)
8. Г.Ибраһимов хикәясе (Көтүчеләр)
9. 1909 елда Г.Ибраһимов кайсы шәһәргә килә? (Казан)
10. «Яз башы» хикәясе геройлары су буена нәрсә тотарга киләләр? (Балык)
Әдәбият
1. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. — Казан: Мәгариф 2007. — 238 б.
2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда / төз. Р.Даутов, Р. Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
3. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. — Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.
4. Мөхәрләмова Г.Н. Технологик карта: дәреснең оештыру өлеше // Мәгариф, 2016, № 3. — Б. 19-21.
5. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. -Казан: Мәгариф, 2006. — 319 б.
6. Тәгълим-тәрбия процессын оештыруда милли мәгърифәтчелек идеяләрен гамәлгә кую: гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен тәкъдимнәр / төз. М.Г. Мозаффарова. — Казан: ТРМҮИ, 2016. – 56 б.
multiurok.ru
3 нче сыйныф татар әдәбияты (рус төркеме) эш программасы.
КАРАЛДЫ КИЛЕШЕНДЕ РАСЛЫЙМ
МБ җитәкчесе Уку эшләре буенча Директор
____Л.М.Бәдретдинова директор урынбасары ____А.Ю.Огородова
Беркетмә № _____Э.Х.Вәлиәхмәтова Боерык №
“___”___2016 “___”___2016 “___”___2016
Татарстан Республикасы Түбән Камамуниципаль районы
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Әдәби укудан
эш программасы
3нче А,Б сыйныфларының рус төркеме
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Харисова Чулпан Сәгыйть кызы
Педагогик киңәшмә утырышында каралды
Беркетмә №
“_____”__________2016
Түбән Кама шәһәре
2016-2017нче уку елы
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру; татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру; кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү; гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү; алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Танып-белү нәтиҗәләре:
әдәби әсәрне дөрес аңлап уку; дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү; үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү; әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.
Регулятив нәтиҗәләр:
дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү; план буенча эшли белү; үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү; үзанализ һәм үзбәя булдыру.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру; нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау; үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү; килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү; төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү; өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру; текст буенча сораулар бирә белү.
Предмет нәтиҗәләре:
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;
җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү; укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү; үзе, гаиләсе һәм дуслары (мәктәбе, туган җире һ.б.) турында кечкенә информация бирә белү; дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү; тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонцияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонцияләре белән уку; укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълуматны аерып ала белү; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү; укыганда сүзлекләр куллана белү.
Уку предметының эчтәлеге
Белем бәйрәме
Беренче сентябрь – Белем бәйрәме. Укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлау. Комплиментлар. Уку кирәк-яракларының төсе, саны. Уку әсбапларын сорау, тәкъдим итү. Сумкада нәрсәләр бар? Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтү, сорау. Дежур укучының җавабы. “Без бүген диктант яздык” тексты. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорау, хәбәр итү. Укуга бәя бирү. “Чын иптәш” хикәясе. Ш. Галиевның “Онытылган…” шигыре. “Китапханәдә” тексты. Китапханәчедән китап сорау. Бу китап нәрсә турында? Г. Зәйнәшеваның “Бер атнада ничә көн?” шигыре.
Көндәлек режим
Вакытны әйтү. Сәгать ничә? соравы. Көндәлек режим. М. Җәлилнең “Сәгать” шигыре.
Ашханәдә
“Ашханәдә” тексты. Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтү һәм сорау. Ашханәгә бергә барырга тәкъдим итү. Б. Рәхмәтнең “Аш вакыты” шигыре. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәте. “Икмәк” текстындагы әдәплелек кагыйдәләре. Ш. Галиевның “Кунаклар” шигыре. Кунакларны каршы алу, табынга чакыру. Табын әзерләү тәртибе.
Без әти-әниләргә булышабыз
Г. Тукай – бөек татар шагыйре. Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигыре. Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен белү. “Акыллы малай” тексты. Өйдә үзең эшләгән эшләр. Өй хезмәтендә катнашу турында сөйләү. Бер-береңә эш кушу. Мактау формалары. “Ана рәхмәте” тексты. “ Табын әзерлибез” тексты. Табынны ничек әзерләү турында сөйләү. Ә. Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигыре. И. Туктарның “Авыраяк” әкияте. “Без ничәү” шигыре.
Туган якка кыш килде
Җ. Тәрҗеманов “Яшел чыршы” шигыре. Бәйрәм сәгать ничәдә башлана? Яңа ел бәйрәменә чакыру, бергә барырга тәкъдим итү. “Чыршы бәйрәме” тексты. Ә. Бикчәнтәеваның “Салкын, саф һава” шигыре. Һава торышы. Кышкы уен төрләре. Уенга чакыру. “Дуслар” тексты. “Тауда” текстында дуслык темасы. Чаңгы ярышы турында сөйләшү. “Каникулда” тексты. Геройларга характеристика бирү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзү. Каникулда кайда булганыңны сөйләү.
Шәһәрдә һәм авылда
“Без Татарстанда яшибез” тексты. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамалары.Татарстанда яшәгән милләтләр. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйләү. Кем ничәнче катта яши? Үүзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтләү. “Мин шәһәрдә яшим” тексты. Шәһәргә барырга чакыру. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны белдерү үрнәкләре. “Безнең авыл” тексты. Авыл табигате. Җәйге уен төрләре.
Әдәпле булыйк
Тәмле сүзләр. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә әдәпле чакыру. Килгән кунакларны каршылау. Туган көн белән котлау. Туган көнгә бүләк. Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү. “8 нче март – әниләр бәйрәме” тексты. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. “Трамвайда” текстында тәрбиялелек темасы. Өлкәннәргә урын тәкъдим итү. Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында сөйләшү.
Кечкенә дусларыбыз
Этләрнең кушаматы. “Дуслар” текстында дуслык мөнәсәбәтләре. М. Җәлил. “Маэмай”шигыре. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сөйләү. Кешенең характер сыйфатлары. ”Минем песием бар” тексты. Песиләрнең тышкы кыяфәте. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорау, әйтү. “Кем нәрсә ярата?” әкияте.
Күңелле җәй, ямьле җәй
Г. Тукайның “Бу кайчак була?” шигыре. Ел фасылларының билгеләре. Җәй көне. “Төсләр” хикәясе. Урманда нәрсә үсә? Р. Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп?” шигыре. “Җиләк җыям, как коям” уены. “Витаминлы аш” хикәясе. Р. Миңнуллин – балалар шагыйре. Бакчада нинди яшелчәләр үсә? Бакчадагы эшләр. Җәйге ял турында сөйләшү. Су керергә чакыру. “Сабантуй – зур бәйрәм” тексты.
Тематик планлаштыру
№
Бүлекләр, темалар
Сәг.саны
Укучылар эшчәнлегенең төп төрләре
1.
Белем бәйрәме
17
Дәресләрдә лексик материалны истә калдыру, грамматик материалны үзләштерү, хикәя, диалог төзи белү, тыңлап аңлау күнегүләре эшләү, карточкалар белән эшләү, эш дәфтәрләре буенча эшләү,
бирелгән схемалар буенча диалоглар төзү, үрнәк буенча кечкенә хикәяләр төзү.
2.
Көндәлек режим
4
3
Ашханәдә
8
4.
Без әти-әниләргә булышабыз.
14
5.
Туган якка кыш килде
14
6.
Шәһәрдә һәм авылда
10
7
Әдәпле булыйк!
12
8.
Кечкенә дусларыбыз.
7
9.
Күңелле җәй, ямьле җәй
19
Барлыгы
105
Календарь – тематик план
№
п/п
Дәрес темасы
Сәгать саны
Үткәрү вакыты
план
факт
Белем бәйрәме. 17 сәг.
1
Кереш әңгәмә. Белем бәйрәме.
1
2
Мәктәптә белем бәйрәме.
1
3
1-10 га кадәр саннар
1
4
Төсләр
1
5
Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап
1
6
Исем сүз төркеме.
1
7
Фигыльнең башлангыч формасы
1
8
Безнең сыйныф. Безнең билгеләр.
1
9
Без ничек укыйбыз?
1
10
Без ничек укыйбыз?
1
11
Без дәрестә.
1
12
“Чын иптәш” хикәясе
1
13
Без китапханәгә йөрибез
1
14
Мин китап укыйм
1
15
Без китаплар укыйбыз
1
16
Дистә саннар. Ә.Исхак “Сөмбелә” шигыре
1
17
Г.Зәйнашева “Бер атнада ничә көн7”
1
Көндәлек режим. 4 сәг.
18
Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?
1
19
БСҮ. Минем көндәлек режимым
1
20
М.Җәлил “Сәгать”
1
21
Кабатлау дәресе.
1
Ашханәдә. 8 сәг.
22
“Ашханәдә” тексты
1
23
Минем яраткан ашларым
1
24
Безгә кунаклар килә
1
25
Б.Рәхмәт “Аш вакыты”
1
26
Гардановның “Икмәк” хикәясе
1
27
Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?
1
28
Ш.Галиев “Кунаклар”
1
29
БСҮ. Без табын әзерлибез
1
Без әти-әниләргә булышабыз. 14 сәг.
30
Г.Тукай-бөек шагыйрь
1
31
Г. Тукай
“Безнең гаилә”
1
32
Минем әти-әнием кем булып, кайда эшли?
1
33
“Акыллы малай” тексты
1
34
“Иң яхшы укучы” конкурсы
1
35
Без өйдә булышабыз
1
36
Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” тексты. Контроль уку
1
37
Мин өйдә булышчы
1
38
Без табын әзерлибез
1
39
“Без бигрәк тату яшибез” монологик сөйләм.
1
40
Мин дустыма булышам
1
41
Ә.Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигыре
1
42
Идрис Туктарның “Авыраяк” хикәясе
1
43
Х.Халиковның “Без ничәү?” шигыре
1
Туган якка кыш килде. 14 сәг.
44
Яңа ел бәйрәме
1
45
Яңа ел бәйрәме белән котлау
1
46
Җ.Тәрҗеман “Яшел чыршы”
1
47
Чыршы бәйрәме
1
48
Кыш айлары, кыш билгеләре
1
49
Һава торышы
1
50
Кышкы уеннар
1
51
“Тауда” хикәясе
1
52
Спорт төрләре
1
53
“Дуслар” хикәясе
1
54
Без хикәя сөйлибез
1
55
“Каникулда” хикәясе
1
56
Без каникулда
1
57
БСҮ. “Минем кышкы каникулым”хикәя язу.
1
Шәһәрдә һәм авылда. 10 сәг.
58
Татарстан-минем туган ягым
1
59
Татарстан-зур, бай республика
1
60
Татарстанда яшәүче милләтләр
1
61
Татарстан шәһәрләре
1
62
Без нинди транспортта барабыз?
1
63
Без нинди йортта яшибез?
1
64
“Минем исемем Дима. Мин шәһәрдә яшим…” тексты.
1
65
БСҮ. “Түбән Кама буйлап сәяхәт” хикәя төзү.
1
66
Мин авылда яшим
1
67
Безнең авыл
1
Әдәпле булыйк. 12 сәг.
68
Тәмле сүзләр
1
69
Телефоннан әдәпле сөйләшәбезме?
1
70
Туган көнгә ничек чакырабыз?
1
71
Туган көнгә бүләк бирәм
1
72
Дусларны каршылыйм
1
73
Табын янында
1
74
8нче март-әниләр бәйрәме
1
75
Без бүләкләр бирәбез
1
76
“Трамвайда” хикәясе
1
77
Без хикәя сөйлибез
1
78
Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе
1
79
БСҮ. В.Осееваның “Бер әби ич” хикәясе
1
Кечкенә дусларыбыз. 7 сәг.
80
“Дуслар” хикәясе белән танышу
1
81
“Дуслар” хикәясе өстендә эш
1
82
М.Җәлил “Маэмай”
1
83
Акмуен яраткан песием
1
84
Минем песием
1
85
“Кем нәрсә ярата?” әкияте
1
86
БСҮ. Без хикәя язабыз (яраткан песием яки этем)
1
Күңелле җәй, ямьле җәй. 19 сәг.
87
“Җәй җитте” тексты
1
88
Без җәйне яратабыз
1
89
“Төсләр ” әкияте
1
90
Р.Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп” шигыре
1
91
“Җиләк җыям, как коям” уены
1
92
Х.Халиковның “Витаминлы аш” хикәясе
1
93
Р.Миңнуллин-балаларның яраткан шагыйре
1
94
Р.Миңнуллин “”К” лар тулган бакчага”
1
95
Р.Миңнуллин “Сабантуйда”
1
96
Җәйге ял
1
97
Без су буенда
1
98
Сабантуй-зур бәйрәм
1
99
БСҮ. Без хикәя сөйлибез
1
100
Еллык котроль эш.
1
101
Без хикәя язабыз.
Сочинение “Мин җәйне яратам”
1
102
Үткәннәрне йомгаклау
1
103
Табигатькә экскурсия.
1
104
Экскурсия. кошларны күзәтү.
1
105
Экскурсия. Үсемлекләр дөньясы белән танышу.
1
multiurok.ru
Тамчы күз яше (3 бүлек)
Ни яхшылык белән, ни усаллык белән җиңә торган түгел иде, түгел. Гөлзидә күзләрен йомып өй стенасына терәлде. Кояш битне җылысы белән иркәләде, йомшак җил уйнаклады. Язгы ягымлы кояш бөтен гәүдәгә җылылык сирпеде, рәхәт бер тойгы иңде. Табигать үз баласын үзе иркәләп юандыра иде. Кояш җылысына изрәгән Гөлзидә күзләрен ачты. Әйе…
Ни яхшылык белән, ни усаллык белән җиңә торган түгел иде, түгел. Гөлзидә күзләрен йомып өй стенасына терәлде. Кояш битне җылысы белән иркәләде, йомшак җил уйнаклады. Язгы ягымлы кояш бөтен гәүдәгә җылылык сирпеде, рәхәт бер тойгы иңде. Табигать үз баласын үзе иркәләп юандыра иде. Кояш җылысына изрәгән Гөлзидә күзләрен ачты. Әйе шул, кояш туры карый, кар да көпшәкләнеп, каралып тәмам бетә бара… Кинәт кенә бәрәңге базы исенә төште. Ай, Аллам, бүген карарга онытканмын бит, су төшсә эш харап!
Бәхетсез җандыр син, Гөлзидә! Инде нишлисең? Баз төбеннән, капчыгы белән урнаштырылган бәрәңгеләргә, берсөям су күтәрелгән… Лычма юеш аягы белән җил-җил атлап өйгә керде, Гөлзидә. Җан ачуы белән, инде кабат йокыга киткән ирне селкеде:
— Тор, тизрәк, базга су төшкән!
Курчак күзедәй, күз кабаклары бергә ачылды, аннан җансыз күзләр ялтырады:
— Син бүтәнне табам дигән идең ич әле, тапмадыңмыни?
— Юк, тапмадым. Яңадан сиңа гына чыгам, әйдә, бәрәңге юешләнә.
Сөйрәп торгызды, терәп утыртты, Гөлзидә, ирне. Рәхмәт, карышмады тагы… Бик акрын булса да, ияреп чыкты да үзе. Әвен кадәр ир, баз төбендә су күргәч, айныгандай булды.
…Чөйде дә чөйде Гөлзидә бәрәңгеле капчыкларны. Әйтерсең, җыелган бөтен әрнүләрне читкә тибәрә, шушы баз кебек караңгы уйлардан, шыксыз гаилә тормышыннан бер селтәнүдә котылырга тели иде. Каян килә бу көч, ачу булышамы, ире дә карышмыйча капчыклы бәрәңгеләрне алуга шатланамы — аңына барып та җитми. Дүртәр чиләкле капчыкларны әүвәл тезенә утырта, аннан баз авызына сөягән баскычка төртә, аннан иренең аска сузылган хәлсез кулына капчык башын тоттыруга, җан әчесе белән сикереп, чөеп җибәрә. Өс-башы лычма су булса булды, кырык биш капчык баздан менеп җитте. «Кая таратып киптерергә», — дип авызын ачасы гына иде, каян белгәндер, әйткәнче үк җавапны бирде ир: «Сиңа кирәк бәрәңге! Теләсә нишләт!» Күп өмет итәргә ярамаганын белә лә, Гөлзидә.
Ничекләр киптереп бетергәне дә хәтердә түгел, җан авазы белән: «Беркайчан да бәрәңге утыртмыйм!» — дигәнен генә белә. Чөнки бик кыйммәткә төште ул вакыт бәрәңге, аңа. Кулы бер ай күтәрелмәде, төннәрен сызлауга түзә алмыйча утырып чыга иде. Соңрак булса да барды ул, хастаханәгә. Тәҗрибәле хирург, снимокны караганнан соң, сеңерләре тартылган дип, ике тапкыр блокада ясады иңбашына…
…Ире мәңгелеккә күзен йомганнан бирле әнә шулай гел истәлекләр белән яши ул. Картлар үткәннәр белән яши диләр. Гөлзидә дә үзен өлкән кеше кебек хис итә. Яше әле пенсия яшенә дә җитмәгән югыйсә, ирле ирсез булып тарткан тормыш авырлыклары басты ла аны. Сәламәтлек тә шәптән түгел. Ире генә түгел, үзе дә гаепле. Ире әйтмешли, гел күп кирәк булды, Гөлзидәгә. Чөнки кешедән ким яшисе килмәде аның. Балаларга кәрәзле телефон, ноутбук, фотоаппаратларны, иптәшләренә әти-әниләре алганда, аларга да алып бирергә тырышты. Әнә шул, ирешәсе нәрсәләр күп булганга, артыгы белән тырыша иде ул. «Утыртмыйм!» — дип ант иткән бәрәңгене, берүзе, бер көрәк белән кырык сутый утыртты шул язда. Хәзер генә уйлый: нигә ун гына сутый утырмаска иде икән? Бөтен көчен исраф итеп бетерде Гөлзидә, чама хисен белмичә. Яшәү көче биргән клуб та юк — электрдан ут чыгып, янып көлгә очты, бары — кара күмерләр генә калды… Әнә шулай, әле клуб истәлекләре, әле гаилә тормышын искә алып үткәрә ул вакытын капка төбендә. Ә бит тиккә уздырган вакытны бик кызгана иде элек. Хезмәт — иң яхшы дәва икән шул, күңелгә. Инде ат та, сыер-үгезләр дә юк, һәркемдәге кебек абзарлар буш. Күңелдә дә бушлык! Шул бушлыкны тутырып, әрле-бирле үткән машиналарны күзәтә ул. Әйтерсең лә, ачы җилләр күңел капкаларын уңлы-суллы ачып ябалар. Бик авыр хәләт иде бу.
…Юл кырыена чыжылдап машина туктады. Аннан туп шикелле түгәрәк яшь хатын төште. Бәрәч, Рәхимә йөкле икән…
— Исәнмесез Гөлзидә апа! Хәлләрегез ничек?- дип, кочаклап ук алды ул.
Гөлзидәнең йөрәге куанычтан сикереп куйды: репетицияләргә килгәндә дә нәкъ шулай ике җөмлә белән хәл-әхвәл белешә иде Рәхимә.
— Яхшы, рәхмәт! — дип йөзенә елмаю кундырды Гөлзидә. — Син һаман шундый көләч, ягымлы икәнсең, Рәхимә.
— Ә сез нишләптер бик күңелсез күренәсез. Ә, әйе, авыр кайгыгызны уртаклашам…
— Рәхмәт! Кемне көтәсез?
— Малай! Ирдән уңдым мин, Гөлзидә апа! Өрмәгән урынга утыртмый.
— Бик шатмын синең өчен! Бәхетең гомерлек булсын!
— Гөлзидә апа, сәхнәдә йөргән чаклар искә төшә. Сезнең дә безнең белән куанып, театр уйнаганыгызны әнигә кайтып әйтә идем дә: «Мәңге картаймас ул Гөлзидә апагыз! Югыйсә, өйдәге проблемалары театр уйнап йөри торганмы соң аның?!» — дия иде. Балачакта аңлашылмый, колакка гына керә иде… Сезгә елмаю бик тә килешә. Ялгыз күңелсездер шул. Минем кайнанам да ялгыз калды. Ходай ярдәменнән ташламасын, Гөлзидә апа!
— Амин, рәхмәт, Рәхимә!..
Өйгә керергә иде, керергә. Әнә, Рәхимә, «сезгә елмаю килешә», ди шул. Төксе чырайны беркем яратмый! Тик кузгаласы гына килмәде. Рәхимәнең туп шикелле корсагы ирексездән кабат әрнүләрен кузгатты.
…Гөлзидәнең астан сызып кына эче авырта башлады. Ни икәнен белә, икенче йөклелек ләбаса. Ишегалдында терлекләр эчертеп йөргән җирдән ялгыш кына ирен күреп алды.
— Мин сиңа, алдан ук хастаханәгә илтергә бер машиналы кеше белән сөйләшеп куй дигән идем…
Бәдрәф ишеге кысылып кына ачылды:
— Колхозда бензин юк!
— Тап, сора шоферлардан!..
Озак кына җавап ишетелмәде.
— Анда иртәгә механизаторларны медосмотрга алып баралар икән. Әнә шулар белән бар!..
— Әй лә, исереккә таянганчы Иделгә таян!
Әллә авырту чамасыз түгел, әллә эч авыртуын җан сыкравы баса иде — бала тудыру йортына ашыкмаска булды, Гөлзидә. Исәбе механизаторлар белән бару иде. Төнлә, атлаган саен егыла-егыла, ир идәнгә кайтып ауды. Ходайдан сабырлыклар сорап, төнне керфек тә какмый үткәргәч, иртүк тезмәдән печән төшереп, терлекләрне карап, юлга чыкты, Гөлзидә. Ирләргә корсагын күрсәтергә оялып, артын суза төште. Күренмиме соң, борынга җиткән корсак?! Кемдер урын бирде. Шул тиеш булган хөрмәттән дә күңел әллә нишләп куйды. Чү, үзеңне кызганумы әллә бу? Тамак төбендәге ачы төер йотарга теләгән саен зурая гына барды, ахыр чик күзләрне ялтыратып яшь пәрдәсе каплады. «Елый күрмә!» — дип үзенең ботын учы белән умырып чеметте Гөлзидә.
Врач караганнан соң:
— Сез бүген үк бәбилисез. Ботыгыз каты бәрелгән ахры, авыртмыймы? — диде.
— Юк, юк, авыртмый, — дияргә ашыкты Гөлзидә…
Бу төндә кыз бала тапты ул.
— Молодец, көчле хатын икәнсез! Сезнең кебек ябык хатынга дүрт кило ярымлы баланы табигый юл белән табу зур батырлык ул!
«Батыр» хатын янына ир килә алмады. Бала юу бик матур сәбәп иде. Алырга килгәндә шактый исерек булуын күргәч, аскы иренен тешләде, Гөлзидә. Оят иде аңа, бик оят иде…
Хатирәләр барысы да ачы иде. Югыйсә, гомер итү дәверендә гадәти хәлләр кебек үткәрде ул аларны. Чебеннән фил ясау түгел, нәкъ киресе, филдән чебен ясарга тырышты бугай ул. Тырышты имеш, үзен алдалады!..
Ирексездән, Гөлзидәнең күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды, үзе гүя таш сын кебек җансыз иде ул. Үзе еламаса да, эчтән җаны елый иде аның. Кадерсез үткән гомерен кызгана иде ул…
— Гөлзидә, — диде, яңа гына янына килеп утырган күршесе, — әллә елыйсың инде, күзләрең яшьләнгән? Кара, син җебек хатын түгел идең бит! Әле дә сокланам сиңа. Яратып чыккан ирең үлгәндә дә, гомер буе җан атып эшләгән эш урының ургып янганда да еламаган идең бит?! Нишләп тик торганда елап утырасың әле? — дип шелтәләгән булып, хәлгә дә керәсе, юатасы да килә иде аның.
Нигә җанга тия бу кешеләр? Кайчан елыйсын үзе белә ул! Шул вакыйгаларда еламады дип әйтмәсеннәр өчен генә еларга кирәк булганмыни? Йә язмыш мине изде дип мескенләнеп күз яше түгәргә кирәк идеме? Юк, болар берсе дә еларга сәбәп түгел! Еларлык сәбәп бүтән!
— Күрше, үлем ул — бер хак, эшләгән кешенең эш урыны булуы яки бетүе — икенче хак… Ходай, бәла-казаны безне сынау өчен бирә.
— Анысы шулай… Күрәм, үзең еламаска тырышсаң да, җаның елый синең.
Әйе, елый, үрсәнә ул бүген. Чын хакыйкатьне аңлады чөнки.
— Мин, мин… үземне хөрмәт итә белмәгәнмен… Башта үзеңне яратырга, аннан соң гына кешеләрне яратырга икән шул. Үзен хөрмәт иткән кешеләрне генә башкалар хөрмәт итә икән. Соң аңладым шул. Ходай биргән гомерне үземне кирәксенмәгән кешегә багышлаганым өчен әрним… Әйе, саф мәхәббәтем, ихлас хөрмәтем, минем керсез күңелем аңа кирәкми иде шу-у-л.
Гөлзидәнең тибрәткән керфекләре арасыннан тәгәрәп тамчы күз яше төште.
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА
Реклама
baltaci.ru
Методическая разработка (5 класс) по теме: «Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
«Большеключинская средняя школа
Зеленодольского муниципального района
Республики Татарстан»
Урок-презентация
в рамках II Межрегионального конкурса методических разработок
«Мультимедийный урок – новые образовательные возможности»
Тема:
«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе»
Автор: Ибрагимова Фидания Ракиповна,
учитель татарского языка и
литературы I квалификационной
категори
2013 год
“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы
Зур Ключи гомуми урта белем мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Мультимедияле дәрес – яңача укыту мөмкинлекләре” исемле методик эшкәртмәләрнең II регионара конкурсы кысаларында
дәрес-презентация
Тема:
«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе»
Автор: Ибраһимова Фидания Рәкыйповна,
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы.
2013 ел
Тема: Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе
Максат:
- Язучы биографиясе белән таныштыру һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
- «Яз башы» хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
- Язучы иҗатына мәхәббәт уяту.
- Туган як табигатенә сакчыл караш тудыру.
Җиһазлау: Г.Ибраһимовның портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер, слайдлар, методик ярдәмлек.
Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү һәм алган белемнәрне ныгыту.
Сыйныф: 5 нче сыйныфның татар төркеме
Дәрес планы:
I. Оештыру.
1) Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү:
2) Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерү: (2 нче слайд)
3) Уңай психологик хәләт булдыру ( 3 нче слайд)
II. Актуальләштерү.
1) Өй эшен тикшерү;
2) Мәкальләр белән танышу; (4 нче слайд)
3) Яз турында әңгәмә. (5-6 нчы слайдлар)
4) Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.(7 нче слайд)
III. Яңа тема. Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.
“Яз башы” хикәясе.
1) Истәлекләр уку; (8-13 нче слайдлар)
2) Портреты өстендә эшләү; (14 нче слайд)
3) Биографиясе белән танышу; (15-25 нче слайдлар)
4) Физкультминутка. (26-27 нче слайдлар)
5) Сүзлек белән эш; (28 нче слайд)
6) Әсәрне чылбыр рәвешендә уку;
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Укылган бүлек эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. (29 нчы слайд)
VI. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. (30 нчы слайд)
VII. Билгеләр кую.
VIII . Өй эше. (31 нче слайд)
Г. Ибраһимовның биографиясен укып, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә, үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
1) Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү:
- Исәнмесез , укучылар! Дәрестә барыгыз да бармы? Кәефләрегез ничек?
2) Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерү:
— Бүгенге әдәбият дәресебезне башлап җибәргәнче, дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләрне искә төшереп китик әле:
2 нче слайд:
а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.
б) Тулы җөмләләр белән сөйлә.
в) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.
г) Аңламаган нәрсәңне сора.
3) Уңай психологик хәләт булдыру: 3 нче слайд.
-Укучылар, бер генә минутка күзләрегезне йомыгыз. “Кояшлы көн. Кошлар сайрый….”
(кош тавышлары тыңлана)
— Күзләрне ачтык.
— Сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килде? (Авыл табигате, җәйге урман , кошлар сайравы ишетелә һ.б.).
— Ә сез кошларны яратасызмы? Аларны кыерсытмыйсызмы?
II. Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
— Балалар, мин сезгә узган дәрестә кошлар турында хикәя язып килергә, яисә кошлар турында материал табып алып килергә кушкан идем, сүзне сезгә бирәм.
(2-3 укучы хикәяләрен чиратлап укыйлар)
- Бик матур хикәяләр язгансыз, балалар, кошларны яратасыз икән.
- Укучылар, безнең татар халкында кошлар турында матур гына мәкальләр дә бар, әйдәгез әле шуларны укып китик.
( укучылар чираттан мәкальләрне укый)
4 нче слайд.
Кош кунмаган агач юк.
Кошның да туган оясы бар.
Һәр бытбылдык үз сазын мактый.
Акчарлак килми яз булмый.
Каз килсә — яз килә.
Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта.
Торна да кыйбланы ташлап туган җиренә кайта.
- Укучылар, кошлар кайсы ел фасылында кире безнең якларга кайталар? (Яз.)
5-6 нчы слайд.
Әйе. Яз — елның бик матур фасылы. Яз килү белән бөтен тереклек яшәрә, күңелләр җилкенә, табигать кышкы йокыдан уяна. Яз темасына бик күп язучылар үзләренең матур әсәрләрен язганнар.
7 нче слайд.
Бүген без сезнең белән шундый күренекле язучыларның берсе Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы белән танышырбыз. Аның «Яз башы» әсәренә күзәтү ясарбыз.
III. Яңа тема.
Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китим әле. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле!
8-13 нче слайд.
«Ибраһимов!
Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул — әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе.» (Рәдиф Гатауллин)
«Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды.» (С. Ариш)
«Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы.» (ди әзербайҗан шагыйре Самед Вурун)
«Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала.» (Павел Семенович Коган)
«Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр… Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде.» (Берды Мурадович Кербабаев – төрекмән язучысы)
- Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы? (Укымышлы, белемле, һ.б.)
14 нче слайд.
Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз. (Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле, һ.б.)
Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлылык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.
15 -16 нчы слайд.
Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. 1887 елның 12 мартында элекке мөгаллим мулла гаиләсендә туа. Галимҗан башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. Аның әтисе дә, әнисе дә укымышлы кешеләр булалар. Аннары үзенең туган авылы Солтанморатта укый, 3 класслы башлангыч рус мәктәбенә дә йөри. Бер елны Гыйрфан абзый Шакирҗан белән Галимҗанны Оренбургка алып китә. Анда баргач, Галимҗанны кадим мәдрәсәгә – Вәли мулла мәдрәсәсенә урнаштыра. Соңрак ул Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә белем ала.
Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала.
17 нче слайд.
Әти-әнисе турында болай ди: «… Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады…. Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде ул…»
18 нче слайд.
«Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте…»
19 -22 нче слайд.
Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый: анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була.
23 нче слайд.
Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә.
24 нче слайд.
Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә, җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була.
(25 нче слайд — Табигать күренешләре)
Кем генә гашыйк түгел икән табигатькә?!
Җәй көне бөтенегезнең җиләк җыйганы, балык тотканы булгандыр. Кармакка балыкларның төрлесе каба.
IV. Ял минуты. (26 нчы слайд)
Әй балыкчы, балыкчы,
Күлгә кармак салыйкчы.
Балык капканчы бераз
Тәнне язып алыйкчы.
киерелик, үрелик,
Кояшка табан карыйк;
Кулларны билгә куеп,
Башыбызны боргалыйк.
Балык чиртмиме, карыйк,
Уңга, сулга билне бөгеп,
Кармакларны без барлыйк.
Бераз чүгәләп алыйк,
Аякларны да языйк.
Инде хәзер тукталыйк,
Урыннарга утырыйк.
Бүгенге дәрестә без сезнең белән балык тотучы малайлар турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – «Яз башы». (27 нче слайд)
Сүзлек белән эш. (28 нче слайд)
Әсәрне укыр алдыннан аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик әле.
- Бөркү – тынчу.
- Мурда – балык тоту өчен җайланма.
- Тарткалаштык – бәхәсләштек.
- Тирә-як күркен – тирә-як матурлыгын, гүзәллеген.
- Тубал – җиләк җыю өчен үрелгән савыт.
- Әлсерәгән – йончыган, хәлсезләнгән.
- Кечек – кечкенә.
- Акланнар арасында – ачыклык, алан.
- Кабалану – ашыгу.
— Әсәрне чылбыр рәвешендә укыйбыз.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
29 нчы слайд.
— Укучылар, әсәрдә нинди геройлар очрады? (Апрай, Ибрай, Салих, һ.б.)
— Әсәр кем исеменнән сөйләнелә? (Салих.)
— Әсәр нәрсә белән башланып китә? (Малайларның очрашуы белән.)
— Малайлар нинди уеннар уйныйлар? (Туп, кыекбаш, ат-ат.)
— Ә сез нинди уеннар беләсез? (Жаваплар.)
— Салих ни өчен табигать кочагына ашкына? ( ул кыш буе мәдрәсәдә укып, туган авылын, табигатьне, балыкларны, күлләрне сагынып кайткан, балык каптыру аның бәләкәй вакыттан ук яраткан эше булган.)
— Табигатьнең сихри матурлыгы сурәтләнгән урыннарны дөрес интонация белән укып бирегез әле. (96 бит.)
— Хәзер бу укыган бүлеккә исем куеп карыйк. («Табигать кочагында».)
— Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Салихны Г.Ибраһимовның прототибы дип әйтеп буламы?
VI. Йомгаклау.
— Укучылар, сезгә укылган бүлек ошадымы?
— Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?
— Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә: (30 нчы слайд)
«Галимҗан – бала җанлы кеше иде…
Моңа инаныр өчен аның әсәрләрен укып карау да җитә. Аларны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган. Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул».
VII. Билгеләр кую.
VIII . Өй эше. (31 нче слайд)
Г. Ибраһимовның биографиясен укып, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә, үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.
nsportal.ru