cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Лексик мэгънэсе татар телендэ – 5. Татар әдәби теленең лексик нормалары

Содержание

Татар теле. ФДББС. Лексик мәгънә.

Тема: Лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе.

Максат: 1.Лексикология турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2. Сүзнең лексик мәгънәсе турында белешмә бирү. Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуның юлларын күзәтү.

3. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

4. Әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: Белемнәрне кабатлау, тикшерү.

Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек,

Укытучы эшчәнлеге+

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Галимҗан Гыйльмановның шигырен уку. Эчтәлеге буенча әнгәмә оештыру.

Тел ул – байлык. Ул ярата

Ил кадерен белгәннәрне.

Җан-рухы ул, гомрен биреп,

Шул ил өчен үлгәннәрнең.

Шигырьне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;

әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Актуализация

Өй эшләре белән танышу, нәтиҗәләр чыгару.

  1. Яңа зур тел белеме бүлеген кабул итәргә әзерләү, укучыларга сораулар биреп:

  • Без тел белеме фәненең нинди бүлеген өйрәнә башладык?

  • Ул нәрсәләрне өйрәнә?

  • Аның нинди тармаклары бар?2.Күнегүләрне сайлап тикшерү.

Укучылар проетларын сыйныфка тәкъдим итәләр.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау(алдан фаразлау)

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Дәреснең максатларын ачу.

Укучылар иесик мәгънә төшенчәсен белмиләр.

Укучыларга максатларны билгеләү өчен сораулар тәкъдим ителә.

  • Өй эшен башкарганда, нәрсәгә игътибар иттегез?

  • Сезгә кем яки нәрсә ярдәм итте?

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;

Авырлык

тан чыгу юллары.

Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.

Табышмакның җавабын табалар. Сүзлекләр белән эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.

— проблеманың әйтелеше яки бирелеше;

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Яңа материалны аңлату.

  1. Укучылар белән сүзнең лексик мәгънәсе турында сөләшү.

  2. Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуның юлларын күзәтү. Мисаллар ярдәмендә проблемалы ситуация тудыру, аны хәл итү.

  • Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән …;

  • Чыгу — керү; ак – кара;

  • Матур – чибәр, нәфис, сөйкемле;

  • Күлек – күз, күзле, күзсез, күзәтү;

  • Рәсем күрсәтү.

  1. Аңлатмалы сүзлекләр турында сөйләшү.

Укучыларга татар теленең аңлатмалы сүзлеген күрсәтү, аңың төзелеше, барлыкка килү үзенчәлеге турында белешмә бирү.

Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, аңлатмалы сүзлектән карыйлар.

Нәтиҗә чыгару.

— аңлатма бирү;

— синонимнар сайлау;

— антонимнар сайлау;

— тамырдаш сүзләр сайлау;

— Рәсем яки фотография бирү.

Сүзлекләрне карыйлар, төзелеш үзенчәлеген күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар.

-кирәкле информация туплау;

— билге-символлар

— модельләштерү

Логик

— билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау

— җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;

— чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;

Материал

ны беренчел ныгыту.

  1. Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу (95, 96б.)

  2. 214нче күнегү өстендә эшләү.

Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.

Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

— логик фикерләү чылбырын төзү,

— исбатлау.

Телдән аңлату.

Физкультминутка

Куян күзне ачуы,

Төпкә менеп басуы,

Бер, ике, өч – утыра,

Бер, ике, өч ул тора.

Я ботакка тотынып,

Ала тагын атынып.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп.

Кинәт читкә тартыла

Һәм урынына утыра.

Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.

Ишетеп аңлау

Мөстә

кыйль эш.

Модель “Фрейер” төзетеп карау:

М:

Фигыль

Сыйфат

Сан

Таблицаны тутыралар, нәтиҗә ясыйлар. Иптәшләренең сүзләре белән танышалар.

Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Төркемдә эшләү:

216нчы күнегү өстендә эшләү, өзекне тәрҗемә итү.

Сүзлекчәдән карау.

Татар теленең җөмлә төзелеше үзенчәлеген исләренә төшерәләр. Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.

Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.

Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,

Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә

Рефлексия. Өй эше.

Дәрескә йомгак ясау.

  • Нинди эш башкардык?

  • Нинди яңалык белдегез?

  • Кайсы эш катлаулы булды?

  • Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез?

Активлыкны бәяләү.

Үзбәя.

1.215нче күнегү.

2. Кагыйдәне ятлагыз 95 — 96б.

3. Иҗади эш. Тамырдаш сүзләрне кулланып җөмләләр төзегез.

Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.

infourok.ru

Татар-мөселман ир-ат исемнәре

Шулай ук карагыз «Татар мөселман хатын кызлар исемнәре»

Бала дөньяга килүгә, әти-әнисе аңа күркәм исем кушарга тиеш. Ул татарча, йә гарәпчә бер үк мәгънәгә ия булсын. Әгәр исем мәгънәсез икән, әти-әнисенең бурычы үтәлмәгән була. Исем кушучы бу исемне кире кагарга тиеш. Чөнки ул баланың исеме аталган саен әти-әнисенә дә, исем кушкан кешегә дә гөнаһ язылып бара. Аллаһыдан курыккан кеше моны эшләмәс….  (Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые)

А хәрефенә башланган исемнәр

Абдулла — Аллаһ колы

Азамат — рыцарь, баһадир, герой, кыюлык

Азаматулла — Алланың батыр, кыю бәндәсе

Азат — ирек, ирекле, хөр

Айбарс — ай+барс

Айбулат — ай+булат

Айгали — ай кебек бөек, югары

Айдар — айлы, ай сыйфатлы

Айзадә — Ай кебек бала

Айзат — ай+зат. Ай кебек күркәм

Айнур — ай+нур. Ай нуры

Айрат — Алтайда яшәүче ойрат (монголча ой «урман»+арат «халык» сүзләреннән) халкының элекеге антонимы. Айрат исеме монголча хайрат (кадерле, сөекле) сүзеннән яки гарәпләрнең Хайрат (байлык, изгелекләр) исеменнән ясалган Акбулат — ак+булат Алмаз — асылташ

Ансар — ярдәмчеләр, яраннар, тарафдарлар, юлдашлар

Арслан — арыслан

Аслан — к. Арыслан

Асман — күк, күк йөзе

Асыл — бик яхшы, кыйммәтле, күркәм, матур, асыл затлы

Аяз — болытсыз, кояшлы көн, зирәк, ачык хәтерле, зиһенле

Ә хәрефенә башланган исемнәр

Әбрар — тәкъва кеше

Әбүгали — Гали атасы

Әбүзәр — кырмыска атасы, атаклы сахәбә исеме

Әбуләес — арыслан атасы

Әбьяз — ак төстә

Әгъдәл — иң гадел

Әгъраф — танылган, күбрәк белүче

Әдиб — әдәпле

Әдһәм — кара кеше

Әзкар — зекер итүче

Әзһәр — ак, якты йөзле, нурлы

Әйсәр — җиңел

Әксәм — тук

Әлбаб — акыллы

Әлзәм — бик кирәк

Әмин — имин, ышанычлы

Әмир — боеручы, әмер бирүче башлык

Әнвәр — бик нурлы

Әнгам — иң нигъмәтле

Әндәр — бик сирәк

Әнәс — ачык йөзле, шат

Әнзаф — бик пакь

Әһли — гаиләле

Әнсар — ярдәм итүче

Әсгар — бик кечкенә

Әсгать — бик бәхетле

Әсәд — арыслан

Әсәл — бал

Әсләф — әүвәлгеләр

Әсләх — бик төзек, бик яхшы

Әсфәндияр — борынгы Иран эпосы каһарманы

Әсфәр — сары

Әтфал — яшь балалар

Әфзал — иң яхшы

Әфкәр — фикерләүче

Әфсәх — оста телле, матур сөйләүчән

Әфтәх — ачучы, җиңүче

Әхмәди — мактаулы

Әхмәт -мактаулы

Әхмәтвәли

Әхмәтгали

Әхмәтгариф

Әхмәтгата

Әхмәтгәрәй

Әхмәтҗан

Әхмәтсафа

Әхсән — күркәмрәк

Әхтәм — хөкем итүче

Әхъяр — яхшырак

Әһвән — йомшаграк, басынкырак

Әшрәф — хөрмәткә лаек

Әюб — тәүбә итүче. Пәйгамбәр исеме

Б  хәрефенә башланган исемнәр

Бабахан — өлкән хан

Байбәк — бай, мал-мөлкәтле бәк

Байтуган

Бакир — иртә, тиз өлгерүче

Басыйр — үткер күзле, күңел күзе белән күрүче, зирәк

Батыр — баһадир

Батырхан

Баязид — өстен булучы

Баһир — ачык, якты, нурлы, матур, асыл, гүзәл

Бәдгый — тиңсез гүзәл

Бәдил — алмаш

Бәдретдин — диннең тулган ае

Бәдри — тулы ай кебек, иртә, иртәнге вакыт, иртәчел

Бәдринур — тулы ай

Бәдрислам

Бәкер — дөя баласы, яшь, саф

Бәкир — иртә җитлеккән, тиз үскән

Бәкр — дөя баласы, яшь дөя

Бәһи — матур, гүзәл

Бәхтияр — бәхетле, бәхет белән дус, бәхетле яр

Бәшир — шатлыклы хәбәр китерүче

Бәян — телне яхшы белү, ачык билге, дәлил

Бикбулат

Биктимер

Билал — сәламәтләндерүче, бай-таза итүче, төзәтүче

Борһан — дәлил, хакыйкать, дөреслек, исбатлаучы

Булат — гарәп телендә булат сүзе «яхшы корыч» дигән мәгънә белдерә

Бүләк

В хәрефенә башланган исемнәр

Вәгыйзь — вәгазьләүче, әхлак өйрәтүче, үгетләүче

Ваҗиб — тиеш, кирәкле

Вазыйх — ачык, анык

Ваиз — вәгазьләүче, үгет-нәсихәт бирүче, оратор

Вакыйф — хәбәрдар, белемле, акыллы, аңлаучы, белүче, эшнең төбенә төшенүче

Варис — мирас алучы

Васигь — киң, иркен, киң күңелле

Васыйл — теләккә ирешүче, кавышучы, кушылучы, дуслаштыручы

Вафа — тугьрылык, вәгъдәне үтәү

Вафи — сүзендә торучы, тугъры, тотнаклы

Вафир — киң күңелле

Вәгиз — вәгазь сөйли

Вәдүт — яратучы, сөеп яратып торучы

Вәзигъ — җайлаучы, көйләүче, төзәтүче

Вәзир — министр, вәзир

Вәкил — вәкәләтле, ышанып эш тапшырылган ярдәмче

Вәккас — тунаучы яки тозак

Вәли — ия, хуҗа, яклаучы, туган, кардәш, әүлия, изге

Вәлид — ир бала, нәсел, токым

Вәлиәхмәт

Вәлиҗан

Вәлим — кунак, күңелле мәҗлес, туй

Вәлимөхәммәт

Вәлирахман

Вәлиулла — Аллаһының дусты

Вәлихан

Вәрак — яфрак

Вәсил — аерылмас дус,  көтә белүче

Вәсим — бик чибәр, сөйкемле, гүзәл

Вәсыйл — килүче

Вәҗиһ — матур, гүзәл, чибәр йөзле

Вөҗдан — намус(лы)

Г хәрефенә башланган исемнәр

Габбас — кырыс

Габделбакый — Мәңгелекнең (Аллаһның) колы

Габделбарый — Барлыкка китерүченең (Аллаһның) колы

Габделбәр — сүз тыңлаучан кол, хезмәтче

Габделваһап — тереклек бирүче, гомер бүләк итүченең (Аллаһның) колы

Габделварис — мирас бирүченең (Аллаһның) колы

Габделвахит — Бердән-бернең (Аллаһның) колы

Габделвәли — Изгенең (Аллаһның) колы

Габделгазиз — Кадерле, хөрмәтле, кодрәтленең (Аллаһның) колы

Габделгазим — югары дәрәҗәленең (Аллаһның) колы

Габделгали — Гали (бөек) колы

Габделгалим — укымышлы, белемле кол

Габделгани — мал-мөлкәтле кол, бай кол

Габделгафур — Ярлыкаучының, кичерүченең (Аллаһның) колы

Габделгаффар — барысын да гафу итүченең (Аллаһның) колы

Габделәхәт — Бердән-бернең (Аллаһның) колы

Габделҗәббар — Бөек кодрәтленең (Аллаһның) колы

Габделҗәлил — Бөек һәм Данлының  (Аллаһның) колы

Габделҗәмил — Күркәм, матурның    (Аллаһның) колы

Габделкави — Куәтленең (Аллаһның) колы

Габделкадыйр — Кодрәтленең (Аллаһның) колы

Габделкаһһар — чиксез көчленең (Аллаһның) колы

Габделкаюм — Уяуның (Аллаһның) колы

Габделкәбир — Бөекнең (Аллаһның) колы

Габделкәрим — Юмарт, Рәхимленең (Аллаһның) колы

Габделкотдус — бик изге кол

Габделлатыйф — Мөлаемленың колы, мәрхәмәтленең (Аллаһның) колы

Габделмалик — Хакимлек итүченең, Боеручының (Аллаһның) колы

Габделмәҗит — Данлының, мактаулының (Аллаһның) колы

Габделмәннан — чиксез рәхимленең (Аллаһның) колы

Габделмөэмин — Мөэмин колы

Габделһади — туры юл күрсәтүченең (Аллаһның) колы

Габделнасыйр (Габденнасыйр) — ярдәм бирүче, яклаучының (Аллаһның) колы

Габделфәттах — Ачучының (Аллаһның) колы

Габделхак — Хак (Аллаһ) колы

Габделхаликъ — Яратучы, барлыкка  китерүченең (Аллаһның) колы

Габделханнан — Шәфкатьленең колы

Габделхафиз — Саклаучы, Яклаучының колы

Габделхәбиб — Сөекленең (Аллаһың) колы

Габделхәбир — Белекле, хәбәрдар колы

Габделхәй — Мәңге үлемсезнең колы

Габделхәким — акыллы, хикмәтле, белемле кол

Габделхәлим — яхшы күңелленең (Аллаһның) колы

Габделхәмит — Мактаулының (Аллаһның) колы

Габделшакир — Шөкер итүче (Аллаһ) колы

Габдерахман (Габдрахман) —      Ярлыкаучы, Гафу итүченең (Аллаһның) колы, Мәрхәмәтленең, Рәхимленең колы

Габдерәззак — ризык бирүченең, туендыручының (Аллаһның) колы

Габдерәкыйп — барын да күреп торучының (Аллаһның) колы

Габдерәуф — Рәхимленең, Кызганучының (Аллаһның) колы

Г абдерәхим — Рәхимле, Шәфкатьленең (Аллаһның) колы

Габдерәшид — Туры юлдан баручының, барысын да белүченең (Аллаһның) колы

Габдессабир — Түземленең, сабыр итүченең (Аллаһның) колы

Габдессамат — Мәңге яшәүченең (Аллаһның) колы

Габдессаттар — Гафу итүченең (Аллаһның) колы

Габдессәлам — исәнлек, сәламәтлек бирүче, коткаручының (Аллаһның) колы Габдешшәкүр — бик шөкер итүченең (Аллаһның) колы

Габдулла — Аллаһ колы

Габит (Габид) — гыйбадәт кылучы, табынучы, хезмәт күрсәтүче, кол

Габьгабь — ата болан, яшьлек

Гавәнә — озын хөрмә агачы

Гадел — туры, турылыклы, намуслы

Гаден — оҗмах исеме

Гадил — турылыклы, дөрес хөкем итүче, гадел (Адил, Әдил, Азил)

Гаднән — оҗмах бакчасының ике сакчысыннан берсе

Газали — антилопа, матур, сөйкемле, зифа буй-сынлы, көчле

Газәл — болан (газель)

Гази — газават кылучы, сугышчы

Газиз — хөрмәтле, кадерле, көчле

Гаййад — алмаш

Гаййәм — бик яхшы хәлдә булучы, яшәүче

Гайса — Аллаһ коткара. Пәйгамбәр исеме.

Гакыйль — акыллы, акыл иясе

Галә — өстенлек, дәрәҗә

Гали — бөек, олы, югары дәрәҗәле, кыйммәтле

Галиәсгар — кече

Гали

Галькамә — ачы җимеш (колоквинт)

Гамәл — әш, хезмәт, гамәл

Гамид — омтылучы, башлык

Гамил — эшләүче, хезмәт иясе, эшчән

Гамир — төзек, бөтен, җитеш, чәчәк аткан, бик шәп

Гаммәр — ныклы, иманлы, күп гыйбадәт кылучы

Гамр — тереклек, тере булу

Ганбәсә — арыслан

Ганҗәд — йөзем

Гани-бай

Ганнәб — йөземле, йөзем сатучы

Гантәра — батыр, кыю

Гарабә — агач исеме

Гараби — гарәп

Гариф — белүче, танучы, хәбәрдар, укымышлы, акыл иясе

Гарфәҗә — хуш исле үлән исеме

Гасил — баллатучы, бал кушучы

Гасим — начардан тыючы

Гасыйм — саклаучы, тыючы

Гата — бүләк

Гатиф — нечкә хисле, тиз әсәрләнүчән, ягымлы, мәхәббәтле, берәүгә мәхәббәт тотучы, дуслык тарафдары

Гаттар — чәчәк суы, хушбуйлар ясаучы

Гатуф — бик шәфкатьле, йомшак күңелле

Гаувәм — оста йөзүче

Гаүн — ярдәм, ярдәм итүче

Гаүф — арыслан, хуш исле үлән исеме, агач исеме

Гафи — гафу итүче, кичерүче, сау-сәламәт

Гафиф — абруйлы, әдәпле, намуслы, гыйффәтле

Гафият — тәннең сәламәтлеге, исәнлек-саулык, гафу итүчеләр, кичерүчеләр

Гашик — сөюче

Гаяз-ярсулы

Гаян — билгеле, танылган, күзгә күренеп тора торган, ап-ачык

Гаяр — гайрәтле

Гаяс — коткаручы, ярдәм итүче

Гәрәй — һәвәслек, теләк, омтылыш, лаеклы булу, кальга

Гизам — бөеклек

Гиззәт — хөрмәт, көч-куәт

Гомәр — гомер, яшәү, яшәүчән. Икенче хәлифә исеме

Госман — дорфа чебеше. Өченче хәлифә исеме.

Гөлүс — гөл булып үс (үсә)

Гыйлаҗ — дәвалану, дәва, дару, әмәл, чара

Гыйльфан — кырыс, таза, куе чәчле

Гыймад — терәк, таяныч

Гыймран — төзек, төзеклек, бөтенлек, мәдәният, цивилизация, прогресс

Гыйрфан — аң-белем, мәгърифәт, яктылык

Гыйсан — саклаучы, тыючы

Гыйффәт — яхшылык, гаделле, сафлык, пакьлек, гөнаһсызлык

Гыяс — ярдәм коткару

Д хәрефенә башланган исемнәр

Дабир — җитәкче, акыл бирүче, укытучы, тәрбияче

Давыт (Дауд) — сөекле, үзенә җәлеп итүче. Пәйгамбәр исеме

Дагый — чакыручы, өндәүче, вәгазьләүче, дога кылучы

Даниял — Аллаһ бүләге яки Аллаһның якын кешесе

Данияр — белемле, акылы

Даһи — зур акыл иясе, алдан күрә белүче, иң югары иҗатчы

Дилдар — сөекле, сөелгән, күңелне тоткын итүче, кыю, батыр

Дилияр — күңел дусты, күңел сөючесе

Дилфар — яктылык чәчүче күңел, акыл

Дилшат — шат күңелле

Дильяр — күңел дусты, яры

Динислам — дин+ислам, ышанып буйсыну

Дәлил — танык, билге, дәлил, исбат итү, юл күрсәтүче, юлбашчы, җитәкче

Дәмин — яхшыручы, яхшыра торган, көчле, җитез

Дәрис — дәрес бирүче, укытучы

Җ хәрефенә башланган исемнәр

Җәбәлә — кечкенә тау,ныклы, каты

Җәбир — ныгытылган, төзәтелгән, төзәтүче, ныгытучы

Җәвид — киң күңелле, юмарт

Җәгъфәр — инеш, чишмә

Җәләлетдин — иң көчле дин тотучы

Җәлил — олы дәрәҗәле, хөрмәтле

Җәмалетдин — динне яхшы тотучы

Җәмил — матур

Җәрһәд — кызу йөрүче, актив

Җәүдәт — яхшы сыйфатлы

Җиһангир — ил ире

Җиһаншаһ — ил шаһы

Җүбәйр — кечкенә

Җәбир

 З хәрефенә башланган исемнәр

Заим — башлык, җитәкче

Заир — күрешергә килүче, зиярәт кылучы

Закир — телгә алучы, искә алучы, Аллаһны мактап искә төшерүче, зекер итүче

Заһид (Заһит) — изге, тәкъва, тыйнак, суфый, аскет

Заһир — ачык, нур чәчеп, ялтырап торучы, чәчәк атучы, чибәр, матур

Заһретдин — диннең чәчкәсе, кыйммәте

Зараф — тапкырлык, матурлык, нәзакәтлек, ягымлы сөйләүче

Заригъ — игенче

Зариф — ягымлы, нәзакәтле, чибәр, ягымлы итеп сөйләүче, тапкыр, үткен телле кеше, чәчән

Зарраф — матур сөйләүче, тапкыр сүзле

Заффар — җиңүче Зәбир — ныклы, көчле, куәтле, даһи

Зәет — үсеп баручы, артыграк, зуррак, яхшырак

Зәйнетдин — дин зиннәте

Зәйни — бизәкле, бизәлгән

Зәйтүн — зәйтүн агачы, гөле

Зәйфән — озын, хәрәкәтчән

Зәйфәр (Зәйнелфәр) — зиннәт иясе

Зәкәрия — Аллаһ хәтерләде, Алаһны онытмаучы кеше, Аллаһны зикер итүче. Пәйгамбәр исеме

Зәки — ярдәмчел, шәфкатьле, игелекле, зирәк, үткен, сәләтле

Зәмил — дус, иптәш, коллега

Зәһи — ялтырап торган, ачык

Зәһран — бик ак, якты йөзле, нурлы

Зәфәр — җиңүче

Зәфәян — җитез

Зәфир — ярдәм итүче

Зиафәт — кунакчыллык, ачык йөзлелек

Зиһат — пакьлек

Зиннәт — бизәк, затлы әйбер

Зиннур — нур иясе, нурлы, нур-бизәк

Зирәк — үткен акыллы

Зифән — озын

Зияд — үсү, арту, күбәю, көчәю

Зияр — хаҗ кылучы, зиярәт итүче

Зиятдин — диндар

Зөбәер — көчле, акыллы

Зөлал — саф, чиста, үтә күренмәле, тонык су

Зөлкарнаен — куш мөгезле

Зөлкәфил — ышаныч иясе

Зөлфәт — таң алды, мәхәббәт иясе

Зөлфир — өстенлек, артыклык иясе, бөдрә чәчле

Зөфәр — җиңүче

Зүбәйд — май йомарлагы

Зүһәйр — кечкенә чәчәк, кечкенә бизәк, кечкенә ак йөзле, нурлы

Зүрайк — зәңгәр күзле

Зүркан — зәңгәр күзле

Зүфәр — батыр, юмарт, башлык

И хәрефенә башланган исемнәр

Ибраһим — халыклар атасы. Гарәпләрнең һәм яһүдләрнең уртак бабалары Авраам (Абрахам) «Халыклар атасы» исеменнән. Тәүраттагы Авраамның ассириялеләр теленнән туры тәрҗемәсе — «минем атакаем югары».

Игълам — белдерү, аңлату, аңлатма

Идрис — өйрәнүче, укучы

Изфәннә — хәрәкәтчән

Изһар — күрсәтү, ачып салу, белдерү

Икъбал — бәхет, уңыш

Илгиз (Илгизәр) — ил гизүче, сәяхәтче

Илдан — ил даны, ил мактанычы

Илдар — илле, ватанлы, ил башлыгы

Илдус — ил дусты, илен сөюче

Илдәнур — илдә нур, илнең нуры

Илзат — ил кешесе

Илназ — ил+наз

Илнур — ил нуры

Илсаф — ил+саф

Илфак — илнең пакь, саф кешесе мәгънәсендә

Илфат — ил дусты

Илһам — дәрт, иҗади дәрт, рухлану

Илшат — ил+шат

Ильяс — пәйгамбәр исеме

Иман — ихлас ышану, инану

Имтияз — башкалардан аерылып тору, өстенлек

Ингам — нигъмәт бирү, сыйлау, яхшылык итү

Инсаф — инсафлылык, тәртиплелек, намуслылык

Инфаз — үтәү, җиренә җиткерү, әшкә ашыру

Инфак — туйдырып тору чыгымнары

Ирек — азатлык, хөрлек

Ирфан — аң-белем, мәгърифәт, тәрбия

Иршат — туры юлга кертү, юлбашчылык, җитәкчелек итү, күрсәтмә бирү

Искәндәр — ирләрне яклаучы

Ислам — буйсыну, Аллаһыга буйсыну, күндәмлек, мөслим, мөселман, сәламәт, сау, төзек

Исмәгыйл — Аллаһ Үзе ишетә мәгънәсендә

Исрафил — көрәшчел, сугышчан. Фәрештә исеме

Исхак — көлде, ул көләчәк

Ихлас — керсез күңел, турылык

Ихсан — игелек, яхшылык, ярдәм, булышлык

Ишнур — иш+нур

Ишрак — яктырту, нурландыру, нур

Й

Йосыф — Аллаһ тарафыннан арттырылган, өстәлгән, күркәмлек, гүзәллек иясе, пәйгамбәр исеме

К

Кабил — кабул итүче

Кабиса — зур башлы, җитез, актив

Кабиш — куй тәкәсе

Кави — көчле

Кавим — туры, төз, дөрес, хак, чын

Кавис — җәя

Кадак — казык йолдыз

Кадәм — адым

Кадим — борьшгы

Казыйм — ачуны йотучы

Каид — җитәкче

Каил — әйтүче

Каим — аяк өстендә булучы

Кайс — көч, катылык

Калим — сөйләүче

Камал — тулылык, өлгергәнлек, һәрьяктан жңтлеккәнлек, кимчелексез, камил

Камәр — ай

Камил — тулы, бөтен, мөкәммәл килгән, һәрьяктан җитешкән

Камус — океан

Канбәр — дару үләне исеме

Кандар -кирәкле

Кандил — люстра

Кари — китап укучы, Корьәнне яттан белүче, Корьән хафиз, борынгы төрки телдә кари — карт (кеше), аксакал

Кариб — якын, кардәш, туган

Карибулла — Аллага якын

Касыйм — бүлүче, өләшүче, уртаклашучы

Катәдә — агач исеме (трагакант)

Кафи — булдыклы

Кәбир — олуг

Кәгъб — май кисәге, сөт өсте

Кәләдә — каты җир

Кәмаләтдин — динне яхшы тотучы

Кәмаль — җитешкәнлек, өлгергәнлек

Кәрам — юмартлык, киң күңеллелек, изгелек

Кәрамәт — могҗиза

Кәрим — хөрмәтле

Кәсир — малы яки туганнары күп булучы

Кәтиб — язучы, секретарь

Кәүсәл — яшәүче, көймәнең арткы өлеше

Кәүсәр — җәннәт чишмәсенең исеме, муллык, баллы ширбәт

Кәфил — тәрбияче

Кәшиф — яңалык ачучы, уйлап табучы

Кирам — данлы юмарт

Корбан — фида кылучы

Корбат — якын булу

Котбетдин — дин котыбы

Кусәм — бүләк бирүче, мал бирүче

Кутбә — үлән исеме

Күлсүм — тулы битле

Күмәйл — кечкенә

Камил

Кыям — яңадан терелү, аягүрә тору

Л

Латыйф — ачык йөзле, мөлаем, шәфкатьле, гүзәл,  нәфис, шаян, үткен, күңелле

Ләбиб — акыллы, зирәк

Ләес — арыслан, тәм татып караучы

Ләзиз — татлы

Ләзим — кирәк

Ләйс — батыр, көчле, ныклы, арыслан

Локман — караучы, туйдыручы

Лотфулла — Аллаһның мәрхәмәте

М

Маил — авышучы, үзгәрүчән

Максуд (Максут) — теләк, ният, омтылыш, максат, теләп, көтеп алынган

Малик — байлык иясе, хуҗа, ил хуҗасы, патша

Маһир — оста, мастер, һөнәр иясе, җитез, уңган, булдыклы

Маһиян — айга мөнәсәбәтле

Маһияр — ай кебек гүзәл яр

Маннур — нур чишмәсе, нурлы, саф сулы чишмә

Мансаф — инсафлы, тәртипле, турылыклы, гаделлекле

Мансур — җиңүче, өстен чыгучы

Мәбгус — вәкил

Мәбрук — хуп күрелгән

Мәбрүр — мәрхәмәтле, яхшы, диндар, тәкъва

Мәгаз — сыенучы

Мәгъзүр — гөзерле

Мәзһәр — күренеш, тышкы кыяфәт, күрсәтеп бирү

Мәкъсуд — омтылыш, теләк, ният

Мәлих — сөйкемле, ягымлы, гүзәл, татлы

Мәмли — туп-тулы бәхетле

Мәмнүн — разый, шат

Мәһди — дөрес юлга өнди

Мәнзил — дәрәҗә, өй

Мәнзүм — тезмәле, үлчәүле

Мәннәф — өстенлек

Мәрван — чишмә суы белән тутырылган савыт

Мәргән — аучы, төз атучы, снайпер

Мәргуб — телән алынган

Мәрдан -ир егет

Мәрдегалләм — күп укыган ир-егет

Мәрди — батырлык, кьполык, ирлек, егетлек

Мәрдиислам — мәрди+ислам

Мәрҗән — әнҗе, коралл, мәрҗән

Мәрзи — күңелгә ятышлы, ягымлы

Мәрхәмәт

Мәсгут — бәхетле, игелекле

Мәснәви — икелек саны, игезәк, игезәкләрнең берсе

Мәснүн — шома, тигез

Мәсрур — шатланган, сөенгән, куанган

Мәүҗүд — бар булган, яшәүче

Мәүләви — зур белемле

Мәүлүд — яңа туган бала

Мәүһәб — бүләк

Мәүһиб — бүләк ителгән

Мәүсил — очрашучы

Мәүсүк — ышанырлык

Мәүсуф — яхшы сыйфатка ия булган

Мәхбүб — сөелгән, яратылган

Мәхдүм — остаз, хуҗа, эш бирүче

Мәхмүт — макталган, мактаулы

Мәхмүтбай — мәхмүт+бай

Мәхмүтбәк — мәхмүт+бәк

Мәхмүтгали — мәхмүт+гали

Мәхмүтсолтан — мәхмүт+ солтан

Мәхмүтхан — мәхмүт+хан

Мәхсун — ныгытылган

Мәхфүз — сакланулы, ядь ителгән, күңелгә алынган

Мәшһур — шөһрәтле билгеле

Миңабетдин — дин атасы

Миңлегали

Миһман — кунак

Минһаҗ — тоткан юл

Минһәл — бик юмарт

Миннияр — ярдәм итүче, яхшылык кылучы дус, иптәш

Миргази — изге юлда көрәшүче әмир

Миргазиз — кадерле әмир

Мирзаҗан — затлы җан

Мисбах — лампа, яктырткыч

Мифтах — ачкьш

Могтәбәр — хөрмәтле, мөхтәрәм

Морад — теләк

Морадым — теләгем

Мосаддыйкъ — раслаучы, хакыйкәтне яклаучы

Мослих — төзәтүче, яхшыртучы, реформа ясаучы

Мостафа — сайлап алынган, иң саф, башкалардан өстен

Мотыйгъ — буйсынучы

Мохлис — ихлас күңелле, чын дус, самими кеше

Мохтар — сайланган, сайлап алынган, ирекле, ихтиярлы, бәйсез

Мохтасар — кыскартылган

Мөбарәк — бәхетле, уңышлы

Мөбариз — сугышчан, көрәшче

Мөбәшшир — яхшы хәбәр белән сөендерүче, сөенеч китерүче, дин таратучы

Мөбин — чын белән ялганны аера белүче, гадел

Мөгавия — чакыручы

Мөгаллим — өйрәтүче

Мегәббир — сөйләүче, төш юраучы

Мөгәззәм — кадерле

Мөгыйн — ярдәмче

Мөдәррис — дәрес бирүче

Мөҗәвид -тырыш

Мөҗиб — җавап бирүче

Мөзәккир — искә алучы, зекер итүче

Мөкаддәм — алда баручы

Мөкәррәм — кадерле

Мөнәсиб — лаеклы

Мөнәүвәр — нур чәчүче

Мөнәүвир — нурландырылган

Мөнзир — үгетләүче, алда куркыныч барлыкны хәбәр итүче, сак булырга кушучы

Мөниб — туры юл күрсәтүче

Мөнир — яктыртучы, якты йөзле, нурлы

Мөнис -дус, ахирәт

Мөниф — озын буйлы

Мөнтәзыр — зарыгып көтүче

Мерасим — дини йолалар

Мөрсил — илче

Мөршид — җитәкче, хаклыкка өндәүче, акыл бирүче

Мәсәви — тигез

Мөсәлим — килешүчән

Мөсәлиф — юлдаш

Мөслим — ислам динендәге кеше, мөселман

Мослих — төзәтүче

Мөстәкыйм — тугърыльпслы

Мөсфир — ялтыраучы

Мөфаззал — хөрмәтле

Мөхасим — дәгъва кылучы

Мөхәммәт — макталган, мактаулы, данлыклы

Мөхәррәм — тыелган, ай исеме

Мөхлис — ихласлы

Мөхсин — яхшы мөгамәлә итүче, башкаларга ярдәм итүче, изгелек, яхшылык

кылучы

Мөшәррәф — Шәрафәтле

Мөшриф — башлык

Мөштәри — Юпитер, сатып алучы

Мөъәллиф — әсәр язучы

Мөэмин — Аллаһка инанучы, ислам динендәге кеше, мөселман

Мөяссәр — уңышлы, җиңел

Мулланур

Мусави — Муса яклы

Муса — борынгы яһүд телендәге мешу (бала) сүзеннән ясалган. Пәйгамбәр исеме

Мүҗәһид — Аллаһ юлында тырышучы, сугышчы

Мүкатил — сугышчы

Мүһәннә — котлы, котланган

Мүраҗҗә — өмет

Мүтыйг — Аллаһка буйсынучы

Н

Нади — чакыручы, өнди

Надим — дус, сердәш, эшнә, тәүбә итүче

Надир — сирәк очрый торган (чибәр)

Наҗар — балта остасы

Назар — караш, яхшы күрүче

Назик — нәфис

Назил — төшүче

Назир — көләч, тулы йөзле,чәчәк атып торучы

Назиф — таза, пакь, чиста, саф

Назыйм (Назим) — төзүче, тәртипкә салучы, оештыручы, шагыйрь

Назыйх — тазартучы, ерактагы

Наиб — урынбасар

Наид — тирбәлүче

Наил — бүләк, буләккә лаек

Намгир — исем алучы, дан-шөһрәт казанучы

Нарим — кадерле, нәфис

Нариман — көчле рухлы, кыю, батыр (сугышчы)

Насих — үгет-нәсихәт бирүче, яхшылыкка өндәүче, киңәшле, теләктәш

Насрулла — Аллаһ ярдәме

Насыйр — ярдәм бирүче, ярдәмче, аклаучы

Насыйф — хезмәтче

Насыр — ярдәм бирү

Нәби — илче, пәйгамбәр

Нәбиб — акыллы, зирәк

Нәбит — үсүче

Нәбияз — нәби дусты

Нәбияр — пәйгамбәр дусты, юлдаш

Нәгим — бәхетле

Нәгыйзь — яхшы, гүзәл

Нәгыйм — бәхет, иминлек, мул тормыш, татлы тәм, ләззәт, нигмәт, йомшак күңелле, бәхетле

Нәгыйм — нигъмәтләнүче, йомшак

Нәдим — сердәш дус, матур сүзле ахирәт

Нәҗат — котылу

Нәҗдә — кыюлык, батырлык

Нәҗиб — затлы, пакь

Нәҗид — кыю, батыр

Нәҗип — затлы, асыл, акыллы, сәләтле, асыл нәселдән

Нәҗметдин — дин йолдызы

Нәҗми — йолдыз

Нәзил — якын, үз, кунак

Нәзир — күркыныч барлыкны алдан кисәтүче, хәбәр итүче

Нәзһәт — намуслык, сафлык, гыйффәтлек

Нәзыйр — караучы, күзәтүче

Нәзыйф — таза, пакь

Нәиб — бал корты, урынбасар

Нәйир — ачык, үтә күренмәле, нурлы, ялтыраучы, балкучы, яктыртучы, мәгърифәтле, мәдәни

Нәкый — пакь, саф

Нәмир — юлбарыс

Нәһәр — көн,

Нәсим — йомшак күңелле, мөлаем, йомшак җил, җиңелчә сулыш

Нәүфәл — бүләк, күп бүләк бирүче

Нәфгать — файда

Нәфигъ — файда китерүче

Нәфиз — абруйлы

Нәфикъ — файда, табыш, игелек, кирәкле

Нәфил — өстәмә гамәл, бүләк, табыш

Нәфис — нәфис, күркәм, чибәр

Нәффәгъ — күп файда китерүче

Нәшыйт — җилгер, актив

Нигъмәт — бәхет, байлык, бүләк, ашамлык-эчемлек, ләззәт

Низам — тәртип, кагыйдә, оешканлык

Нияз — ихтыяҗ, үтенү, ялвару, теләү, бүләк

Ногман — чәчәк, кан төсле

Нократ — вак көмеш, акча

Носрат — ярдәм

Нур — нур, яктылык

Нурбәян

Нурбулат

Нурвахид

Нургали

Нургата

Нуриман — иман нуры

Нурислам — ислам нуры

Нурихан — нурлы хан

Нурсәйл — нур ташкыны

Нурулла — Аллаһының нуры

Нуршат — нур+шат

Нух — тынычлык, ял. Пәйгамбәр исеме

Нүвәйра — кечкенә чәчәк

Нүгайм — кечкенә

Нәгыйм

Нүмәйр — кечкенә юлбарыс

Нүсәйб — кечкенә туган, кардәш

Нүфәйг — кечкенә

Нәфигъ

Нүфәйл — хуш исле үлән (донник)

Ө

Өлфәт — татулык, дуслык, бердәмлек, мәхәббәт, өмет

Р

Раббани — Аллаһныкы, Аллаһыга гына гыйбадәт кылучы

Рабәх — табыш, кечкенә песигә охшаш хайван

Рави — риваять сөйләүче, хикәя кылучы

Рагыйб — теләүче

Раҗә — өмет

Раҗих — иң өстен, иң кулай

Рази — канәгать, риза булучы, килешүчән, тактлы, күңелгә ятышлы

Разин — басынкы, тыныч, олылыклы

Разый (Минразый) — риза булучы

Раиф — кызганучы, мәрхәмәтле

Райнур — нурлы юл (гомер)

Райян — мул итеп сугарылган, тулы

Рамазан — үтә кызу, эссе, кызу вакыт, эссе ай, һиҗри елның тугызынчы ае исеме, ураза ае

Рамиз — таза, күп хәрәкәтләнүче, акыллы

Раһбәр — юл күрсәтүче

Расих — төпле, җитди, ныклы

Расыйх — ныклы, төпле,  белем иясе

Раушан, Рәүшан — нур иясе, нур сибүче, нур чәчеп торучы, якты. Раушан исеме ир-атка да, хатын-кызга да кушыла

Рафаһ — байлык, муллык, уңайлык

Рафикъ — иптәш, дус, юлдаш, йомшак күңелле

Рашат — акыллылык, дөрес юлга чыгучы

Раян — тулы, төз, һәр яктан тулы үсеш алган

Рәдиф — берәүгә ияреп баручы

Рәҗәп — ай исеме

Рәҗи — сораучы, үтенүче, өмет итүче

Рәҗил — җәяүле

Рәҗих — иң яхшы, иң өстен, иң алдынгы

Рәзин — тыныч табигатьле, басынкы, җитди, ышанычлы, олысымак

Рәим — йомшак күңелле

Рәис — башлык, җитәкче, мәрхәмәтле

Рәиф — кызганучан, мәрхәмәтле

Рәйхан — зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле (базилик)

Рәкыйк — нечкә

Рәкыйм — датасы куелган, язылган

Рәмзи — тамга

Рәмиз — таза, күп хәрәкәтләнүче, акыллы

Рәсил — илче, вәкил

Рәсиф — нык, таза

Рәүзәт — гөл бакчалары, чәчәклекләр

Рәүф — бик мәрхәмәтле, йомшак күңелле, кайгыны уртаклашучы

Рәфәгать — югары дәрәҗә, сан

Рәфи — югары дәрәҗәле, яхшы билгеле

Рәфикъ — иптәш, дус, юлдаш, йомшак күңелле

Рәхимулла

Рәхмәтулла

Рәхшан — якты, ялтыраучы

Рәшат — чын юл, тугъры юл, хакыйкать, дөреслек

Рәшит — туры юлдан баручы, батыр, кыю, зирәк кеше, җитлеккән ир-егет

Рибгый — яз туган
Риҗал — ир-ат

Риза — ризалык, риза кеше, карышмаучы

Ризван — күңел хушлыгы, риза булу, канәгатьләнү, оҗмах хезмәтчеләрнең

берсенең исеме, җәннәт бакчалары сакчысы

Рифгать — югары дәрәҗә, мәртәбәгә менү, бөеклек

Рифкать — иптәшлек, дуслык

Ришат — туры юлдан баручы, дөрес юлга чыккан

Рияз — бакчалар

Рөстәм — бик зур, алып гәүдәле. Борынгы Иран фольклорында легендар каһарман, пәһлеван

Рузәл — бәхетле, өлешле

Рузи — бәхетле, ризыклы

С

Сабах -иртә

Сабир — түземле, сабыр

Сабит — сүзендә нык торучы, чыдам

Сабих — якты йөзле, матур

Сабур — бик сабыр, үгә түземле

Сагыйр — кечкенә

Садри — киң күкрәкле

Садыйк — тугьры сүзле

Садыйр — бар булу

Саиб — хак, дөрес

Саил — сораучы

Саим — ураза тотучы

Саир — баручы, юлчы, тамаша кылып йөрүче, сәяхәтче

Салават — догалар, мактау

Салах — изгелек, яхшылык, тәкъвалык, яраклы булу

Салих — изге, яхшы, тәкъвалы, яраклы булу

Самим — чын, саф

Самир — җимеш бирүче, җимеш агачы, әңгәмәдәш, гәптәш

Самит — тик торучы, әндәшмәүче

Сауман — саулык иясе (кеше)

Сафа — сафлык

Сафи — саф, катышсыз, чын, сайланган, эчкерсез дус

Сафияр — чын дус, яр

Сафуан — сафлык, тазалык, ныклы таш, гранит кыя

Сафуат — сайланган зат, иң яхшы әйбер

Сахибҗан — җан дусы

Сахил — диңгез кырые

Сахих — сәламәт, дөрес

Сахр — кыя, таш

Сәбит — нык, какшамас, ышанычлы

Сәви — төз, тигез, туры, дөрес җитлекле, камил

Сәгадәт — бәхет, рәхәтлек, уңыш

Сәгъди — бәхетле, бәхет иясе, бәхет китерүче

Сәгый — йөгерү, тырышу

Сәгыйд — бәхетле, рәхәт яшәүче, мул тормышлы

Сәет (Сәед) — башлык, җитәкче, хөкемдар, хуҗа, әфәнде

Сәйдар — затлы, асыл, аксөяк

Сәйфетдин — дин кылычы

Сәлах — игелек, яхшылык, яраклы, кирәкле булу

Сәләм — агач исеме

Сәлим — сәламәт, исән-сау, саф күңелле

Сәлман — сәламәтләрдән

Сәлмән — сәламәт, исәнсау, нык

Сәлмәт — агач исеме

Сәмәр — җимеш

Сәми — югары дәрәҗәле, кыйммәтле

Сәмигъ — ишетүче

Сәмит — диндә ныклы, нык торучан

Сәмих — юмарт

Сәнәгать — әш, һөнәр

Сәнҗәр — үткен

Сәһл — йолдыз исеме, яхшы холыклы, йомшак

Сәрвәр — башлык

Сәрдар — гаскәр башлыгы

Сәүбән — тәүбә кылучы

Сәүбән — күп тәүбә кылучы, Аллаһка кайтучы

Сәфәр — юл йөрү

Сәфәргали

Сәхау — юмартлык, киң күңеллелек

Сәхип — дус, иптәш, сердәш

Сәхый — юмарт, киң күңелле

Сәях — сәяхәтче

Сибгать — булу, Аллаһка якынайтучы әйбер

Сиддыйк — дөресне сөйләүче

Симәк — йолдыз исеме

Сираҗи — яктырткыч, шәм, лампа, факел

Сөләйман — исән-имин, исән-сау яшәүче. Пәйгамбәр исеме Сөнгать — осталык

Сөрур — шатлык, куаныч

Суфи — гыйбадәтчел, тәкъва

Суфиян — начар гонаһ эшләрдән сакланучы

Суфияр — суфи+яр

Суһәйб — сары чәчле, аксыл чәчле

Сүмәмә — үсемлек исеме

Т

Тавил — озын

Тавис — кош, павлин

Талиб — баручы, эзләүче, таләп итүче, шәкерт, студент

Тальхә — агач исеме, хуш исле сагызлы акация

Таһир — саф, пакь, гөнаһсыз

Тарафә — агач исеме, тамариск

Тарикь — йолдыз исеме,

Тариф — бик юмарт

Тәбдил — алмаштыру, үзгәртү

Тәбрик — котлау

Тәлгать — тышкы кыяфәт, йөз, матурлык, ямь, күркәмлек

Тәмиз — артык күрү, аерма

Тәмим — озын, камил гәүдәле

Тәузыйх — аңлату, төшендерү

Тәүфикъ — тыйнак, әдәпле, тәүфиклы, уңыш, бәхет

Тәхсин — ныгыту, яхшырту, төзәтү

Тимершаһ — тимер+шаһ

Туләйхә — кечкенә Тальхә

Турайф — кечкенә тамариск

Туфәйл — кечкенә бала

Ү

Үзбәк

Үкайш — юлбарыс баласы

Үсәйд — кечкенә арыслан

Үсәр

Үтәбәй

Ф

Фагыйль — эшләүче, ясаучы, шөгыльләнүче, эшчән, тырыш

Фазаиль — яхшы холыклы, инсафлы, намуслы, өстен

Фаздил (Фаздал) — яхшы күңел, инсафлы, яхшы сыйфатларга ия күңел

Фазлый — хөрмәтле, лаек, өстен, кешелекле, белемле, аңлы, дәрәҗәле

Фазыл — өстен, камил, дәрәҗә, абруй, намуслы, кешелекле, белемле, галим

Фазылгаян

Фаиз — теләгенә ирешүче, тантана итүче, җиңүче, тулы, муллыклы

Фаикъ — башкалардан югары, өстен торучы

Фалих — бәхетле, сәламәт яшәүче

Фарис — ат-менәр, җайдак

Фарсил — фарса (иранлы) яки парса (гыйффәтле) сүзенә — ил кушымчасы ялганын ясалган

Фарук — яхшы белән яманны бик нечкәлән аера белүче

Фарух — шат

Фатих — ачучы, башлап җибәрүче, яулап алучы, җиңуче

Фатыйн — бик үткен, зирәк

Фаяз — мул, юмарт, нигъмәтне мул итүче

Фәйзи — рәхимле, юмарт, иркен тормышлы

Фәйсал — хак белән батылны аеручы

Фәллах — игенче

Фән — гыйлем, белем

Фәнгиз — фән+гиз

Фәндар — фән иясе

Фәндәс — фәнгә, белемгә бәйләнешле

Фәндүс — фән ,дусты

Фәнәвил — кысха муенлы

Фәнзил — фән һәм зөл, зил  — «иясе» сүзләре кушылып ясалган исемнәр. «Фән иясе» дигән мәгънәгә ия

Фәнил — белемле, гыйлемле

Фәһим — аңлы, зирәк фәһемле

Фәнир — ире

Фәнис — маяк, яктырткыч

Фәнияр — фән дусты

Фәннур — фән нуры, фән яктылыгы, гыйлем нуры

Фәнүс — фонарь, шәм, яктырткыч

Фәрагать — озын, зифа буйлы

Фәрваз — очу, һавага күтәрелү

Фәрвә — байлык

Фәргать — сылулык, күркәмлек

Фәрәҗ — юаныч, сөенеч, хәсрәтгән соң килгән шатлык

Фәрит — тиндәшсез, бердәнбер, үзенә аерым

Фәрман -боерык

Фәрһад — җиңелмәс, зирәк, тиз төшенүчән

Фәррах — шатлыклы, куанычлы, канәгать

Фәрхәт — шатлык

Фәрхи — шатлыклы, куанычлы, канәгать

Фәсих — татлы телле, матур сөйләүче

Фәсхи — матур сөйләүче, тәмле телле

Фәтхерахман — Аллаһының  җиңүе

Фәтхи — җиңүгә ирешкән, җиңү яулаучы, җиңү җыры Фәтхулла — Аллаһының җиңүе

Фәүзи — җиңүче, уңыш казанучы, тантана итүче, триумф

Фидаир — үзен аямаучы, изге юлда үзен корбан итәргә әзер торучы

Фирдәвес (Фирдәүс) — җәннәт, оҗмах бакчасы. Күбесенчә кыз балаларга кушыла

Фируз, — бәхетле, өстен, нур чәчүче

Фоад — йөрәк, калеб

Фуад — йөрәк, калеб

Фүдайл — кечкенә Фазыл

Фүрһүд — арыслан баласы

X

Хабир — хәбәр , белүче

Хадим — хезмәтче, ялчы

Хаҗи — хаҗ кылучы

Хазим — каты, ныклы, тәвәккәл, акыллы, сак, уйлап эш итүче

Хайсәмә — юлбарысларның бер төре

Халид — мәңге калучы, озын дәвам итүче

Халил — якын дус

Халис — аеруча саф, чын, һичнәрсә катнашмаган

Хамис — бишенче

Хаммат — мактаучы

Ханнан — шәфкатьле, мәрхәмәтле

Харис — игенче, сабанчы, сакчы, саклаучы

Харрас — сакчы

Хасбулат — югары сыйфатлы, булат, сыйфатлы корыч

Хасият — үзенчәлек, үзенә генә хас сыйфат

Хатип — үгетләүче, вәгазь сөйләүче, оратор

Хафиз — саклаучы, күңелдән ятлаучы, коръәнне яттан белүче, истәлек, хәтер

Хәббәб — яраттыручы, сөйдерүче

Хәббән — бик сөекле

Хәбиб — сөекле, сөелгән, дус

Хәдимулла — Аллаһыга хезмәт итүче (гыйбадәт кылучы)

Хәдис — вакыйга, яңа

Хәернас — яхшы кеше

Хәҗиб — капкачы, швейцар, кырый, каш

Хәзим — каты, ныклы, тәвәккәл, уйлап эш итүче

Хәйдар — арыслан исеме Хәйрулла

Хәким — хөкем итүче

Хәлил — якын дус, чын дус, хәләл яшәүче, ир

Хәлим — сабыр, йомшак, тыйнак, түземле

Хәлиф — берәүдән соң эшен дәвам итә

Хәмзә — үткен, кайнар, дару үләне исеме

Хәмидулла

Хәмит — мактаулы, мактауга лаеклы

Хәнзалә — ачы җимешле үсемлек(колоквинт)

Хәниф — тугьры күңелле, чынны сөюче

Хәрам — хаҗга яки гумрага ихрамланган кеше

Хәриф — иптәш, һөнәрдәш

Хәрмәлә — хуш исле чәчәкле үсемлек

Хәсән — яхшы, чибәр, матур, күркәм

Хәсыйн — ныгытылган, нык, гыйффәтле

Хәттаб — узгынчы, урман кисүче

Хәтыйб — ябык, каты, ныклы

Хәфиз — сакчы, саклаучы, яттан белүче

Хәфс — арыслан баласы

Хибр — нәфис, яңа, матур

Хикмәт — сер, белем

Хисам — сүз көрәштерү, сүз көрәштерүдә жиңү

Хисмәт — кисү, бүлү, тәвәккәллек

Хөҗҗәт — дәлил, факт, ышандыргыч аргумент, хакыйкать

Хөсәен — гүзәл, яхшы, ике матурның берсе

Хөсна — иң асыл, иң күркәм, тиңсез гүзәл, иң яхшы Хөснетдин — дин күркәме

Хуҗахмәт

Хузәймә — кечкенә пальма агачы

Хүбәйб — кечкенә Хәбиб

Хүбәйш — кечкенә кош исеме

Хүвәйтыйб — кечкенә Хәтыйб

Хүзәйфә — кечкенә үрдәк

Ч

Чулпан — таң йолдызы, Зөһрә (Венера) планетасы

Чынгыз — бөек, көчле, кодрәтле

Ш

Шакир — шөкер итүче, рәхмәт әйтүче, бар булганына риза кеше, рәхмәтле кеше кадерен белүчән

Шамил — бетен яхшы сыйфатларны бергә туплаган, үз эченә алган

Шаһин — ак лачын

Шаһинур

Шаһит — күреп торучы

Шәвәли — шәвәл аенда туган

Шәгъбан — шәгъбан ае

Шәйбә — ак чәчле

Шәйбән — ак чәчле, айның соңгы төне

Шәйдулла (Шәһидулла) —  Аллаһ юлында шәһид, корбан булучы

Шәйхаттар — ислемайлар хуҗасы

Шәйхелислам

Шәкүр — шөкер итүче, бик канәгать

Шәмгун — шәм, яктырткыч

Шәһид — Аллаһ юлында корбан булучы

Шәһир — бик данлыклы, бик атаклы

Шәриф — хөрмәтле

Шәүкәт — көч, кодрәт, куәт, олылык, бөеклек

Шәфикъ — шәфкатьле

Шибл — арыслан баласы

Шиһаб — атылган йолдыз

Шиһәд — кәрәзле бал
Ширгаяз — ярсулы арыслан

Ширдан — арысландай

Ширзадә — арыслан баласы

Шөгаеп — нурлы. Пәйгамбәр исеме

Шөһрәт — дан, данлылык, абруй,репутация,

Шүҗәгъ — кыю

Ю

Юлдаш

Юныс — пәйгамбәр исеме

Я

Ядъкәр — истәлек

Язид — арттыручы

Якуп — ияреп баручы, артыннан калмаучы. Пәйгамбәр исеме

Ямин — уң кул, уң булсын, тугърылыкка ант түче

Янтимер

Ярмөхәммәт

Ясин — Коръәндәге бер сүрәнең исеме

Ясир — җиңел

Яхъя — яшәүче. Пәйгамбәр исеме

 

 

www.ihlastan.ru

Татар теле дәресенең технологик картасы. Тема: «Сүзгә лексик анализ ясау»»

Татар теленнән технологик карта

5 класс (татар төркеме)

1. Сүзгә лексик анализ ясау үрнәге белән танышу; лексик анализ күнекмәсе булдыру.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту;

3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә,мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

М: План буенча эшләү эзлеклелеген билгеләү күнекмәсен үстерү.

П: Сүзгә лексик анализ ясау тәртибен белү; сүзгә лексик анализ (телдән, язма) ясау.

Ш: Татар теленең байлыгын, матурлыгын аңлау, туган тел белән горурлану; сүзләрнең урынын белеп куллану, мөстәкыйльлелеккә омтылу.

Төп төшенчәләр

Лексика, сүзнең лексик мәгънәсе

Предметара бәйләнеш

Рус теле, татар әдәбияты

Төп чыганак

Өстәмә чыганаклар

Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан: Татарстан китап нәшр., 2015.-159б.

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

II. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү, өлге буенча өй эшен мөстәкыйль тикшерү

II. Белемне актуальләштерү

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау

1. Хаталар өстендә эш. Аңлатмалы диктанттагы хаталарны барлау.

— янәшә тартыклар

-хәз.заман хикәя фиг. заман кушымчасы (-ый, -и)

-ирен гармониясенең калын һәм нечкә вариантлары

-2нче зат фиг. кушымчалары(-сың, -сең)

2. Хәзер сез тест башкарабыз. Тест сораулары:

1).Лексикология  нәрсәне өйрәнә?

А) Сөйләм авазларын;

Б) Сүз төркемнәрен;

В) Телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасын.

2)Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр ничек атала?

А) Синонимнар;

Б) Антонимнар;

В) Омонимнар.

3).Чыпчык тезеннән фразеологик әйтелмәсенең антоним варианты нинди?

А) аз;

Б) күп.

В) начар

4) Алпавыт сүзе  кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан нинди сүз?

А) неологизм;

Б) Тарихи сүз;

В) Архаизм.

5)Кулланылыштан төшеп калган сүзләрне нинди сүзләр диләр?

А)яңа

Б) искергән

В)алынма

III. Проблемалы ситуация булдыру.

Максат: авырлыкларны ачыклау (ни өчен шундый сорау килеп туды? без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я теманы төп сорау кебек итеп билгеләү

Уку мәсьәләсен кую.

-Темага алып килгән әңгәмә үткәрү:

— Укучылар, алдагы дәресләрдә без татар теленең лексик составы бертөрле генә булмавын, аның даими үзгәреп торуын, аһәңле һәм бик бай булуын күрдек. Бүгенге дәрестә мәгълүматларны эзлекле системага китерербез, белемебезгә бәя бирербез. Моның иң кулай юлы нәрсә дип уйлыйсыз? (сүзгә лексик анализ ясау)

IV. Яңа тема өйрәнү.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

-Төрле фикерләр тудырган, проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә.

-Лексик анализ ясау тәртибе белән танышу. (110 бит)

-Үрнәк буенча бер сүзгә бергәләп лексик анализ ясау

Дөнья мине үзгәртте:

Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан)

Дөнья

1. Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.

Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).

Синонимы: Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары,

антоним – ахирәт, омонимы юк.

2.Килеп чыгышы ягыннан — гарәп сүзе.

3.Кулланылыш өлкәсе ягыннан — гомумхалык сүзе.

4. Актив сүз.

5.Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү.

V. Ныгыту.

Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сигнал формасында теркәү

-фронталь эш,

-парлы эш,

-продуктив күнегүләр башкару.

1.Төркемнәрдә сүзләргә лексик анализ яса

-кул

-икмәк

-җир

2. ”Кайсы артык?”уены 226 нчы күнегү

3. Иҗади эш. №229 Сүзләр белән җөмләләр төзеп язу

4. Белемнәрне тикшерү 225нче күнегү

VI. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Өй эше.

Максат: укучыларның үз укыу эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

-Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

-Өй эше.

1.Баш сүзенә лексик анализ яса

2.Баш сүзе кергән табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр алып кил

infourok.ru

Татар исемнәре белгече, галим Гомәр Саттаров: Мин

Татар исемнәре нинди булырга тиеш? Бабасының исемен оныкка кушарга ярыймы? Элегрәк “исем” сүзе урынына татарда нинди сүз кулланылган? Сүгенү сүзләрен фән дәрәҗәсендә өйрәнергә кирәкме? Гомәр Саттаров «Татар-информ»га интервьюсында шулай хакында сөйләде.

Филология фәннәре докторы, татар ономастика фәненең атасы, киңкырлы галим, публицист Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров атамалар белгече буларак гаять киң танылган кеше. Ономастика дигән сүз ишетелгәч үк, “кылт” итеп шул мөрәүвәтле, шук холыклы гыйлем иясе күз алдына килеп баса. Үзебез аңарда сабак алмасак та, байтак чордашларыбыз, күрше курсларда укып йөргән замандашларыбыз аның кызыклы лекцияләрен сөйләп ымсындыра иде. Бүген ниләр кыла атаклы исемче-галим? Ничек яшәп ята? 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гомәр ага Саттаровта кунакта булып кайтты.


— Гомәр абый, сез гомер буе ономостика өйрәнгән һәм башкаларга да шуны өйрәткән галим. Бигрәк тә бу фәннең антропонимика, ягъни кеше исемнәре тармагына тугры булдыгыз. Әти-әни нарасыена исемне ничек сайларга тиеш дип уйлыйсыз?

 — Исем сайлау — катлаулы һәм җаваплы эш. Шул ук вакытта зарур, кирәкле гамәл. Кешенең исеме җисеменә туры килергә тиеш. “Исем” сүзе элек татарларда булмаган, ул безгә гарәпләрдән кергән. Бездә аңарчы “ат” сүзе кулланылган. “Атың ничек?” дия торган булганнар. Татарстанның атказанган артисты, атказанган фән эшлеклесе дигән гыйбарәләр шушы ат сүзеннән килеп чыккан. Бу очракта “ат” сүзе безгә исем буларак хезмәт итә.


Майда туганга “Маис”, дип кушмакчы булганнар

— Хәзер татарларда яңа туган балага бабасының яки әбисенең исемен кушу модасы кереп бара. Бу татарга ят нәрсә дип уйламыйсызмы? Әлеге күренешкә карашыгыз ничек?

 — Ят нәрсә! Минем исемем – Гомәр. Майда туар дип, “Маис” кушмакчы булганнар. “Татарда андый исем юк!” — дип, бабай каршы килгән. Озын гомерле булуымны теләп, Гомәр исемен кычкыртканнар. Бабайның, әтинең сүзе элек татар гаиләләрендә закон булган.

Әтием — Фәйзрахман. Рахман — Аллаһы Тәгаләнең 99 исемнәренең берсе. Ә бабамның исеме Габдрахман булган. (“Аллаһ колы” дигән мәгънәне белдерә). Аның унике баласы туган. Шуларның сигезе исән-имин үсеп җиткәннәр. Габдулла (Аллаһ колы), Гарифулла (“белемле бала” мәгънәсендә), Мөнирә (эшлекле, нурлы), әтиебез — Фәйзрахман (“үзен Аллаһы Тәгаләгә багышлаучы” дигәнне аңлата), Хәдичә (динне олылаучы) һәм Фатыйма (җитлекмичә туган), Закирә ( Аллаһны зикер итүче, еш искә төшерүче), Рәхимҗан (рәхимле, яхшы кеше). Русларда андый гадәт бар, бабасының исемен еш бирәләр. Бик ерак бабаларның исемнәре, бәлки, кушыладыр да. Ләкин, гадәттә, җиденче буынга кадәр бабаларның исемнәрен кушмыйлар. Бу йола дәрәҗәсендәге таләп булган.


«Киләчәктә -ов, -ев кушымчалары бетмәячәк»

— 1990 елларда татар фамилияләрендәге “ов”, “ев”ларны төшереп калдыру мәсьәләсе дә кузгатылып алган иде…

 Фамилия — ул латин сүзе. Гаилә дигән сүзне аңлата. Фамилия нәсел, буыннарны берләштерә. Мәсәлән, мин — Гомәр Саттаров. (Гаделсаттар — Аллаһы Тәгаләнең бер эпитеты. “Аллаһны хөрмәт итүче, данлаучы” дигән сүз. Без барыбыз да Аллаһының коллары). Фамилиямдәге “ов”ны алып ташласак, Саттар булып калам. Әллә минем исемем Саттар, әллә фамилиям? Буталчык килеп чыга бит! “Ов” ул җыя, берләштерә торган кушымча. Киләчәктә дә “ов, ев”лар бетмәячәк, бу мөмкин эш түгел. Үзгәрешләр булмас диеп уйлыйм мин. Үз хезмәтләремә читтән килгән исемнәрне дә кертмәдем, чыннан да, алар безнең традицион исемнәребез түгел. Әйтик, Габбас, Кырыс, Габбасия, Гадел хатын-кыз исемнәре булган. Хәзер аны “Адель” диләр. Мишәрләр, гомумән, “гайн” авазы, ягъни – каты “г” белән сөйли алмыйлар. Дөрес, әдәби варианты Гадел булырга тиеш.


«Сүгенү сүзләренә мин каршы!»

— Норматив түгел лексика бар (сүгенү сүзләре), кайбер галимнәр аларны фән дәрәҗәсендә өйрәнергә кирәк, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз?

 — Сүгенү сүзләре милләтнең, аерым кешенең характеры, холкы белән бәйле. Сүгенү сүзләренең иң көчлесе русларда. Алар анасын да шулай итәләр, атасын да шулай итәләр.

Ә мин, шәхсән, сүгенүгә бик каршы кеше. Әни кешене ким-хур итәргә, кимсетергә ярамый. Ул безне дөньяга китергән, күкрәк сөтен имезгән, аңардан да кадерле зат юк! Газиз әниемне искә төшердегез. Әниләрне кадерләп тота белергә кирәк. Яһүдләрдә нәсел ана буенча бара, ата буенча түгел. Ни өчен дигәндә, бер ана кеше генә белә баласының чын атасын.


— Сезне студентлар бик мәзәкчән мөгаллим буларак искә ала. Кайдан килгән соң җитди галимгә җор теллелек?

— Минем әни бик мәзәк ярата иде. Шук холыклы иде ул. Буйга бик озын түгел, уртача буйлы, бик эшчән, бик тырыш хатын. Сүз белән шаярта белә, әйткән сүзендә тора белә. Исеме дә бик матур — Халисә. (“Халисә” саф, керсез дигәнне аңлата). Анасына карап кызын, атасына карап улын коч, дигән борынгылар. Мал таба торган булса, аппарат белән булса да, фотоаппарат белән булса да ярый. Кулы эш белсен, шул гына.

«Халкыма кирәкле хезмәтләр күрсәтеп мин дә китәрмен кебек…»

— Гомәр абый, сезнең кеше исемнәренә багышланган китапларыгыз да дөнья күрде. Үз нәселегез исемнәренең мәгънәләрен яхшы беләсез. Балаларыгызга да матур исемнәр кушкансыз: Айвар, Ләлә. Фән буларак ничегрәк кызыксынып киттегез соң?

— Урта мәктәпне гел бишкә тәмамладым. Казан дәүләт университетында “бишле”гә генә укыдым. Себердә, Тобол педагогия институтында өлкән укытучы булдым. Мирфатыйх Зәкиевнең беренче аспиранты булу бәхетенә ирештем. “Татар исемнәре” дигән темага докторлык диссертациясе яздым. Ялгышмадым, чөнки кеше китә, эше кала. Халкыма кирәкле хезмәтләр күрсәтеп мин дә китәрмен кебек…

Исем дигән әйбер — бик киң дөнья ул. Кеше китсә дә, исеме кала бит. Кеше туа, яши һәм теге дөньяга китеп бара. Ә исемнәр үлемсез, бигрәк тә матур, мәгънәле исемнәр. Буыннардан буыннарга күчеп яши алар. Саттар бабай — минем җиденче буын бабам. Нәселең, оныкларың сине онытмасын өчен, син изге күңелле, яхшылык эшләүче, тырыш, уңган-һиммәтле кеше булырга тиешсең. Исем ул, сүз буларак, кешегә хас сыйфатларны берләштерә. Ләлә — тюльпан чәчәге, Айвар “булышучы, ярдәм итүче” дигән сүз. Ул — латыш исеме. Кызым Ләләнең кызы тугач та: “Әти, безнең балага мәгънәле исемне син тапсаң гына инде”, — дигәч, озак уйландым. Исемнәр белгече, профессор булгач, оныкка исем кушканда җаваплы килергә тиешлегемне аңладым. Хәтта төнлә йокламадым. Иртәнгә исемем әзер иде. Берничәне әзерләдем. “Айназ” дигәненә сызып ук куйдым. Монысына игътибар ит дигән кебегрәк. Ай — матур, чибәр, күркәм;  наз – иркә дигәнне аңлата. Назланып яшәсен дидем. Оныкларга гына түгел, нәселдәгеләргә исем кушканда да миңа мөрәҗәгать итәләр. Авылда минем яныма махсус килә торганнар иде. Казанда да мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Ә инде китапларым чыккач, миңа да, башкаларга да эш җиңеләйде. 

Нурлат районының атамасы турында: “Норлат булырга тиеш. Нурлы ат”тан чыкмаган ул. Атның нурын кем күргәне бар?»

— Гомәр абый, бу әһәмиятле эшегезне дәвам итүчеләр бармы?      

—  Шәкертләрем шактый күп булды минем. Исемнәр җәһәтеннән аеруча Гөлшат Галиуллина уңышлы эшли. Бик җитди укучыларымның берсе булды. Тынгысыз һәм эзләнүчән галимә. Ономостика кеше исемнәрен генә түгел, башка атамаларны да колачлый бит.

 

—  Нурлатмы, Норлатмы? — дигән бәхәсләр шактый барды…

 — Норлат бер генә түгел, Яшел Үзән районында да Норлат бар. Куйбышев өлкәсе белән янәшәдә дә Норлат бар. Аларның халкы безнең Тау ягы Норлаттан күчеп урнашкан. Бер авылда туып үскәч, башка авылга нигез салып урнашсалар да, туган авылларының исемен кушканнар. Мәсәлән, Себердә мин Төмән өлкәсендә эшләдем. Анда Мулла Иле дигән авыл билгеле. Минем дә туган авылым Мулла иле! Муллагол дигән бабай булган. Бик галим, белдекле галим. Каюм Насыйри туганнарыннан берсе. Безнең нәсел Каюм Насыйрига барып тоташа. Без шаяртып әйтә торган идек: “Гаделкаюм Насыйри, ике тавык асырый. Берсен суя, берсен нәселгә куя” — дип. Бөтенесен суеп бетерсә, күкәй салырга тавык калмый. Әтәч күкәй салмый бит.

Норлат сүзендә “О” белән әйтелеш — бик борынгы форма. “Нурлы ат”тан чыкмаган ул. Атның нурын кем күргәне бар? Нурлы ат булмый. Ә Нурдәүләт дигән исем булган. Нурдәүләттән дә кыскарып, “Норлат” формасын алган. Нурдәүләт Казан ханлыгында вәкил булып эшчәнлек күрсәткән кешеләрнең берсе. Норлат булырга тиеш. Бозылган сүз бу. Ат монда “лошадь” мәгънәсендә түгел, ә исемне белдереп килә.

Айрат Арсланов кебек сөйләүчеләр калмады!

— Тел мәсьәләсе көнүзәк проблемага әйләнде. Телче галимнең фикерен беләсе килә. 

— Бик куркыныч, болай барса, без бетәбез! Тел бетү милләт бетү дигән сүз инде ул. Милләтне билгели торган сыйфатларыннан берсе – тел. Берәүгә шигырь чыгарган идем.

Дан, дәрәҗә теләгәндә, чама белмәс көчле бар,

Туган телдә сөйли алмый торган телсез телче бар!

Кем икәнен әйтмим, ул — бик зур галим. Ләкин үз телендә сөйли алмый ул. Үзе академик кеше, әмма мин аңа “телсез телче” дип исем таптым. Мин — үтергеч, усал кеше. Кулым белән сугып түгел, кирәк булса, телем белән үтерәм… Хәзер Айрат Арслановлар кебек аһәңле итеп сөйли белүчеләр дә калмады бит. Чын татарча, матур итеп сөйләүче галим дә, артист та юктыр шикелле тоела.

«Безнең күке нәселе иде»

— Сез Яшел Үзән районының Мулла Иле авылыннан. Туган авылыгызга еш кайтасызмы?

— Кайтам, авылымны бик яратам. Анда минем нәселем. Заманында 500 йорты бар иде. Хәзер кечерәеп бара инде. Безнең күке нәселе иде. Ерак бабабыз “күке” кушаматлы булган. Маһикамал әбием Казан артыннан, бабай “Зингер” машинасы белән кием тегеп йөргән. Аны тегүче Габдрахман дип йөрткәннәр. Бабай бигрәк тә хатын-кызга бишмәт теккән. Ул вакытта якалы пәлтәләр булмаган. Шулай йөргән чакта ул Маһикамал әбине очрата. 18 яшьтәге, чибәр булып формлашып беткән кыз була ул. Бабай каршына үлчәү алдырырга килеп баскан. Бабайның аңа бер күрүдә күзе төшкән. Бабай болай дип язып калдырган: “Каршыма Маһикамал килеп басты. Кулым, үлчәү салганда, мине тыңламый башлады. Муеннарына кулым тиеп китте, бармак очларым пешеп чыкты. Үз-үземә шунда сорау бирдем: “Габдрахман, син гашыйк булдың ахырысы?..” – дип. (Маһикамал — камил ай, тулы ай дигәнне аңлата.) Менә шулай иттереп әби дә гашыйк булып кала Габрахман бабаема. Бабай башка авылга китеп бара. Бер елдан кавышырга сүз куешалар.


Әлфиямсез дөнья ямьсез…

— Бүгенге көндә ничек яшәп ятасыз соң, Гомәр абый?

 — Укучыларым белән сирәк очрашам. Тәхетемә утырам да телевизор карыйм. Балконга чыгып керәм, тирә-якны күзәтәм. Йортыбыз каршына 17 катлы өй салалар.

Байлар һаман хәрәкәттә,

Хәрәкәттә генә бәрәкәт тә.

 

Ялгыз башым, юк юлдашым.

Ашханәдәдер ашым.

Булса ашыйм, булмаса, бөдрә чәчле

Сезгә карап торган ап-ак чәчле башым кашыйм…

Хатыным Әлфия 2013 елның җәендә үлеп китте. Бик юксынам. Аны юксынып елап та, җырлап та алам… Без бер авылдан идек. Балалар бакчасыннан бирле бергә булдык. Укытучы иде ул, физика укытты. Бик тырыш, төгәл кеше иде, мәрхүмә. Әлфиясез мин зур казанышларга ирешмәгән дә булыр идем.

Әлфиясез миңа бу дөнья ямьсез, күңелсез

Әлфия тиешлесе юк бит, күрәмсез.

Минем хәлне беләмсез.

Күздә яшем, бармый эшем.

Ни өчен? Юкка Әлфиям…






intertat.tatar

Татар теле лексикасында алынма сузлр


Татар теле лексикасында алынма сүзләр
Эчтәлек
Кереш………………………………………………………………………………………………………. 3
I бүлек.Татар телендәге чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсе ………………. 3
1. Телдәге чит тел сүзләре турында гомуми төшенчә …………………………….. …3
2. Телдәге чит тел сүзләрен генитик-этимологик яктан чыгып тикшерү ……..4
3. Чит тел сүзләрен лексик-семантик аспекттан чыгып тикшерү …………………5
4. Чит тел сүзләренең ясалыш төрләре ……………………………………………………….5
5. Чит тел сүзләренең тематик классификациясе ……………………………………….6
6. Телдәге чит тел сүзләренең кулланылыш ешлыгы ……………………………… …7
II бүлек. Хәзерге вакытта телебездә хөкем сөргән хаталар …………………………8
1. Татарчага тәрҗемә иткәндә хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемә итү
нәтиҗәләре ………………………………………………………………………………………………8
2. Лексиканы үстерүдә искергән сүзләрне яңадан куллана башлау …………….10
Йомгаклау ………………………………………………………………………………………………..10
Кулланылган әдәбият исемлеге …………………………………………………………………11
Кереш
Тикшерүемнең объекты – татар телендәге чит тел сүзләре һәм гади сөйләм телендә, әдәби телдә рус сүзләрен кушып сөйләү һәм язу очраклары. Тема актуаль, чөнки телебезнең сүзлек составы, лексик-семантик нормалары еш кына кирәксезгә рус сүзләре куллану аркасында бозыла.
Тикшерүемнең төп максаты – әдәби тел лексикасының үсеш юлларына анализ ясау һәм татар теленең, рус теленнән ялгыш тәрҗемә итү аркасында, бик нык бозылуын дәлилләү. Фаразлау (гипотеза) — теоретик белемнәрне гамәлдә куллану.
Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк:
Татар телендәге чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсенә күзәтү ясау.
Телдәге чит тел сүзләрен генитик-этимологик яктан чыгып тикшерү.
Чит тел сүзләренең ясалыш төрләрен тикшерү.
Чит тел сүзләрен тематик классификацияләү.
Ике тел белән эш иткәндә бу ике телне дә бозмыйча, дөрес куллану өчен әһәмиятле сүзләрне тәрҗемә итүнең шартларын карап китү.
Шушы бурычларга ирешү өч

educontest.net

Татар телендә рус алынмалары

Фәнни тикшерү эше.

Тема: Татар телендә рус алынмалары ЭЧТӘЛЕК

  1. Кереш (2-3 бит)

  2. Төп өлеш (3-9 бит)

    1. Беренче бүлек. Алынма сүзләр турында төшенчә.

    2. Икенче бүлек. Рус сүзләренең татар теленә үтеп кереше, алынмаларның барлыкка килү тарихы.

    3. Өченче бүлек. Алынмаларның татар телендә үзләштерелүе.

    4. Дүртенче бүлек. Алынма сүзләрнең кулланылышы.

  3. Йомгаклау (9-11 бит)

Әдәбият исемлеге (12бит)

Кушымта (13бит)

Кереш

Без Татарстан Республикасында яшибез. Республикабызда ике дәүләт теле: рус һәм татар телләре. Мәктәптә без татар телен чит тел кебек өйрәнәбез. Һәм өйрәнеш барышында татар телендә рус алынмаларының бик күп булуына инанабыз. Шулай ук рус телендә дә төрки алынмалары бик күп.

Кайвакыт бу сүзләр нәрсә аңлата соң, урынлы кулланыламы, бөтенләй кирәкме алар дигән сорау туа? Бәлки сөйләмебездә бу сүзләрне кулланмаскадыр, ә татарның үз сүзләрен генә кулланып аралашыргадыр? Бу бик катлаулы сорау, һәм минем уйлавымча, аңа гади генә “әйе” яки “юк” дип җавап биреп булмый.

Тел үсешендә, татар халкының рус халкы белән күптәнге иҗтимагый – сәяси, икътисади, мәдәни, сәүдә, көнкүреш бәйләнешләре, Европа һәм Азия чигендә урнашып яшәве, рус дәүләтендә татар теленең башка төрки халыклар белән бәйләнештә арадашчы булуы татар лексикографиясенең шактый иртә барлыкка килүен һәм формалашуын аңлата торган факторлар булып саналалар.

Соңгы елларда лингвистларны тел һәм мәдәният бәйләнеше проблемасы, аларның хәзерге көн җәмгыятендә бер- берсен тулыландырулары борчый.

Теге яки бу телнең үсешенә телләрнең бер – берсенә бәйләнеше тәэсир итә. Бу күренеш бигрәктә теге яки бу телдә аралашучылар даими һәм тыгыз бәйләнештә яшәгән очракта күзәтелә. Икътисади, иҗтимагый вакыйгаларга бәйле рәвештә яшәүчеләр, бер – берсенең телләрен өйрәнергә дучар булалар.

Алынмалар бер халыкның мәдәнияты икенче халыкның мәдәниятына тәэсир итүеннән, үз телендә бу алынманың эквеваленты булмавыннан барлыкка киләләр.

Россия шартларында, бигрәк тә ХVI гасырдан башлап, рус теле татар теле белән тыгыз бәйләнештә торалар.

Татар теленең үз җирлегендә, үз нигезендә үсеше, шәхес культы, үзәктән идарә итү тәэсирендә киртәләргә очрый. Уңышсыз калькалар, сүзгә – сүз тәрҗемәләр әдәби телне халыкның җанлы сөйләменнән ераклаштыруга китерәләр. Бу бигрәк тә иҗтимагый – сәяси һәм фәнни әдәбиятта, аларның тәрҗемәләрендә үзен нык сиздерә. Рус — татар икетеллелеге, рус теленең милләтара аралашу теленә әйләнүе нәтиҗәсендә татар теленең вазифалары кыскара. Хәзер, соңгы елларда татар теле дәүләт теле булгач, телебезнең үсеш мөмкинлекләре артты, бай милли традицияләр торгызыла башлады.

Рус һәм татар телләренең бер – берсенә үзара тәэсире дә артты.

Хәзерге вакытта рус алынмаларының татар телендә, ә татар алынмаларының рус телендә урнашу соравы актуаль булып тора. Бу тема рус һәм татар телләренең чит тел аудиториясендә өйрәнелү проблемалары белән дә актуаль.

Шулай итеп, минем тикшерү эшемнең максаты булып, рус алынмаларының кулланылышы һәм аларның татар теленә тәэсире тора.

Куйган максатыма ирешү өчен миңа түбәндәге мәсьәләләрне чишәргә туры киләчәк.

  1. “Алынма” сүзенең мәгънәсен, төшенчәсен аңлау

  2. Рус сүзләренең татар теленә килеп керү юллары тарихы белән танышу.

  3. Алынмаларның үзләштерелүен, кулланылыш максатын бәяләү.

Тикшерү методлары: теоретик анализ, чагыштыру, эзләнү – тикшерү һәм нәтиҗә чыгару.

Төп өлеш.

Беренче бүлек. Алынма сүзләр турында төшенчә.

Алынмалар (лингв.), халыкларның аралашуы нәтиҗәсендә бер телдән икенчесенә күчкән башка тел элементлары (сүз, морфема, синтаксик конструкция һ.б.), шул исәптән бер тел элементларының икенчесенә күчү процессы. Гадәттә, сүзләр, сирәгрәк очракта синтаксик конструкцияләр, фразеологик гыйбарәләр күчә. Алынмалар күчә торган тел системасына шулкадәр җайлашалар, аларның алынма сүз икәнен күп очракта бары этимологик анализ ярдәмендә генә билгеләргә мөмкин. Алынма сүзләр барлык телләрдә дә бар, үтеп керү юллары төрле булырга мөмкин. Сөйләм аша кергән алынма сүз телнең грамматик, фонетик закончалыкларына буйсына, мәсәлән, капуста (рус.) — кәбестә; бревно (рус.) — бүрәнә. Язма юл белән кергән сүзләр, нигездә, үзгәрешсез саклана: департамент, партия. Башка телгә кергән сүз тышкы яктан гына түгел, мәгънәсе ягыннан да төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин, мәсәлән, китап (гар.) сүзенең татар теленә бер тыш астында берләштерелгән сәхифәләр мәгънәсе генә алынган. Төшенчә атамасы буларак үтеп кергән алынма сүз мәгънәсе үзгәрми, әмма синоним рәвешендә алынган сүзнең мәгънәсе үзгәреш кичерә. Татар теле лексикасында төрле телләрдән алынган сүзләр бар. Аларның күпчелеген гарәп, фарсы һәм рус алынмалары тәшкил итә. Татар телендә кытай (бакыр, энҗе), монгол (карагай, есаул), фин-угыр (бүкән) һ.б. алынмалар очрый. Хәзерге вакытта татар теленә, башлыча, рус теле аша инглиз һәм Көнбатыш Европа телләреннән шактый алынмалар керә (спикер, менеджер, ноу-хау, аншлаг, дуэт, мэр, штраф, мафия). Алынмалар искерергә (райком, ударник) яки яңадан кайтырга мөмкин (мәдрәсә, икътисад, сәясәт), шуның нәтиҗәсендә татар телендә синонимик алынмалар еш кулланыла (имтихан — экзамен, җөмһүрият — республика, семья — гаилә).

Икенче бүлек.

Рус сүзләренең татар теленә үтеп кереше, алынмаларның барлыкка

килү тарихы.

Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Элегрәк башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән.

Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү, аралашу җирлегендә һинд, кытай сүзләре (алма, әрдәнә, җиз, сан, тәңре, энҗе, түбән, чан, хан, чәй, җуа, дәү, юан, шан, чын, чирү, дию), монгол теленнән (чаган, нохта, дилбегә, нөкер) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала.

Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый. Мәсәлән, пилмән, бүкән, миләш, морж, поши, пурга, норка, килька, салака, пихта, камбала.

Татар телендә саны һәм активлыгы белән гарәп, фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора.

Төрки – татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкаре булган “Игорь полкы турында җыр”да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алганнар. Арыш, сука, буразна, уҗым, эскерт. Әвән, мич, гөрәнкә, сохари, чиркәү кебек сүзләр шактый күптәнге саналалар. Төрки халыклар үзләре дә русларга күп сүзләр биргәннәр һәм аларның күбесе киң кулланылышта йөри. Мәсәлән: айран, лошадь, алмаз, алтын, алыча, амбар, аргамак, атаман, бай, барс, башмак, беркут, бугай, буза, деньга, джигит, изюм, ишак, кабан, кафтан, камыш, капкан, караван, карандаш, кинжал, кирпич, курага, чалма, ямщик, ярлык һ.б.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык арта. Бу процесс Октябрь революциясеннән соң тагын да көчәя.

Татар телендә рус алынмаларын махсус тикшергән профессор Ә.М.Ахунҗанов рус алынмаларының татар теленә керү вакытын мондый этапларга бүлеп карый:

  • IX – XVI йөзләр;

  • XVIII йөз азагына хәтле чор;

  • XVIII гасыр ахырыннан беренче рус революциясенә кадәр чор;

  • Беренче рус революциясе чоры.

  • Октябрь революциясеннән соңгы чор.

  • 80 нче еллар азагында башланган демократияне үстерү чорын шулай ук аерым дәвер итеп карарга кирәк.

Яңа чорны исәпләмәгәндә, бу чорларда рус алынмалары арта барган. Иң борынгы арыш, сука, мүк, салам, буразна, уҗым, кәбестә, керән борыч, ызба бүрәнә, мич, матча, эскәмия, кәҗә сүзләре Казан ханлыгы буйсындырылганчы кабул ителгән. Аннан соңгы чорда марҗа, бояр, указ, команда, округ, уезд, паспорт, почта, печать, армия, генерал, капитан, старшина, рапорт, завод, чайник кебек сүзләр урын ала. Пугачев сугышлары заманында рус алынмалары аеруча күп керә. Россия капитализмының үсеше, уртак икътисади һәм сәяси тормыш, халык массаларында революцион аң үсү, рус пролетариаты, әдәбияты һәм мәдәниятенең тәэсире рус алынмаларының тагын да артуына китерә. Октябрь революциясе татар халкының бөтен язмышын иң беренче чиратта, рус халкының яшәеше белән бәйләп куйды. Хәзерге вакытта рус алынмалары кулланылмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен. Мәсәлән: аванс, авиация, автономия, агент, агроном, адрес, банк, база, библиотека, бригада, ветеран, витамин, вокзал, герб, гражданин, доктор, закон, институт, капитал, конфликт, норма, олимпиада, радио, теория, шеф, фронт, чек, цех һ.б. Хәтта рус алынмаларының кирәгеннән артык кулланылуын да тоя башладык. Сөйләм һәм тел культурасының соңгы 20-30 ел эчендә рус алынмалары исәбенә бозылуы татар теленең яшәеше мәсьәләсен дә көн тәртибенә китереп куйды.

Өченче бүлек.

Алынмаларның татар телендә үзләштерелүе.

Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар, кабул ителгәндә, мәгънә ягыннан да, фонетик һәм грамматик яктан да үзгәреш кичерәләр. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге авазлар арасында шактый зур аерма булганлыктан, рус сүзләре, татарчага кабул ителгәндә, иң беренче чиратта аваз ягыннан үзгәреш кичергәннәр. Алынмаларның үзгәрү дәрәҗәсе кайсы чорда һәм нинди юл белән кабул ителүгә бәйле. Борынгырак алынмалар фонетик яктан күбрәк үзгәрсәләр, соңрак кабул ителгән алынмалар нигездә үзгәрмәгән. Сөйләм теле аша кергән алынмалар зуррак узгәрешләргә дучар булганнар. Язма тел аша кергәннәре кимрәк дәрәҗәдә үзгәргәннәр яисә бөтенләй үзгәрмәгәннәр. Борынгырак чорда сөйләм теле аша кереп, төрле үзгәрешләр кичергән алынмаларга мондый сүзләрне кертергә мөмкин: жәл, шәл, эскәтер, кәбестә, каравам, пумала, сумала, салам, мунчала, фатир, мич, кесәл, ситсы, буразна, ызба, әбәт, чегән, пинжәк, эшләпә, бүрәнә, арыш, уҗым, камыт, өстәл.

Шулай итеп, килеп чыгышы ягыннан без өйрәнә торган телләрнең сүзлек составында түбәндәге охшаш һәм үзенчәлекле билгеләр күзәтелә: бу телләрнең сүзлек составында төп өлешне аларның үз сүзләре тәшкил итә; ике телдә дә шактый гына күләмдә алынма сүзләр (Һинд-европа, гарәп-фарсы телләре аша кергән алынмалар) кулланыла; татар телендә рус алынмалары һәм рус теле аша кергән башка тел сүзләре зур урынны алып тора. Шул ук вакытта рус телендә дә татар теле сүзләре бар. Әлбәттә, аларның саны татар телендәге рус алынмаларыннан күпкә кимрәк. Соңгы елларда алынмалар татар теленә үзгәртелмичә дип әйтерлек кабул ителгән (мәсәлән: ваучер, биржа һ.б).

XIX гасыр сүзлекләрендәге алынмалар барлык алынмаларның да тигез күләмдә фонетик үзгәрешкә дучар булмауларын күрсәтә. Берәүләре шул тел закончылыкларына буйсына, ә икенчеләре үзгәрешсез килеп керә. Бу ике факторга бәйләнгән: алынма кайсы чорда , вакытта һәм нинди юл белән килеп кергән. Алынма борынгырак булган саен, кичергән үзгәреш тә сизелерлек була.

Татар теленең аваз системасы рус теленең аваз системасыннан күпкә аерылып тора. Мәсәлән: кайбер тартык авазлар татар теленә генә хас яки киресенчә, алар рус телендә генә очрарга мөмкин. Мәсәлән, татар теленең [җ], [w], увуляр [к], [г], [ң] авзлары рус сүзләрендә , ә рус теленең [ц], [х], [ж], [щ], [в] авазлары татар сүзләрендә кулланылмый. Шунлыктан алынма сүзләрнең авазлары сизелерлек фонетик үзгәрешләргә дучар була. Рус теленең исем сүз төркеменә караган алынмалары татар теленә барлык элементлары белән күчә, ләкин татар телендә контекст эчендә формасын үзгәртә: мәсәлән, пальто — пальтолар, пальтоның, пальтосы һ.б.

Сыйфат һәм рәвешкә караган сүзләр, кагыйдә буенча, үз билгеләрен саклый һәм кыска формада алына. Мәсәлән: рус телендәге революционный, революционная, революционное, революционно, шулай ук практический (ое, ая), хәзерге татар әдәби телендә революцион, практик буларак кулланыла.

Шулай итеп, алынма сүзләр, татар теле законнарына буйсыналар , бу процесста фонетик һәм морфологик үзгәрешләр кичерәләр.

Алынмаларның язылышында проблема туа. Күп кенә рус авазлары, татар телендә билгеләнгән хәрефкә туры килми. Мәсәлән: “а”, “о”, “ы”, “е”. Ә.М.Ахунзяновның принцибы буенча, рус алынмалары татар теленә үзгәрешсез килеп керәләр. Аларның әйтелеше һәм язылышы рус телендә кебек булырга тиеш. Бу проблема көннән – көн арта, чөнки иҗтимагый, икътисади үзгәрешләр нигезендә җәмгыять тормышында алынмалар күбәя. Алар рус телендә формалаша. Моны яңа орфографик сүзлектә күрергә мөмкин. Күп мисаллар китерергә була: принтер, дистрибьютор, монитор һ.б.

Бу бер яктан яхшы, чөнки рус теле кагыйдәләре татар теленә күчә, һәм проблема чишелә кебек. Ләкин икенче яктан , татар теле орфография кагыйдәләре нигезе бозыла. Мәсәлән, әйтелештә һәм язылышта зур аерымлык күзәтелә: билгеле, дистрибьютор сүзе татар теленә хас түгел.

Рус алынмалары белән бәйләнгән тагын бер проблема бар. Бу совет вакытларында килеп кергән сүзләр. Күп очракта берничә вариант очратырга мөмкин. Мәсәлән, газета – газет – гәзит – гәҗит. Икенчедән, бу елларда килеп кергән алынмалар яңа формада кулланылганнар. Мәсәлән, скрипка – эскрипкә, карточка – кәртечкә һ.б.

Дүртенче бүлек.

Алынма сүзләрнең кулланылышы.

Телнең үсеше өчен башка телдән алынмалар алу гадәти күренеш. Ләкин шуңа карамастан, алынма сүзләргә, тел ияләре: ни өчен башка телдән сүз алырга, үз сүзләребез белән генә чикләнеп булмыймы? — дип, уйлыйлар.

Алынмаларның иң зур өлешен тормыш – көнкүреш сүзләре алып тора. Алар берничә төркемгә бүленәләр: савыт-саба, хезмәт җиһазлары, йорт җиһазлары, авыл хуҗалыгы әйберәре һ.б. Мәсәлән: мичкә , фонарь, самовар, бүрәнә  поднос, мич, эскәмия, уҗым, буразна , лакон , келәт, пумала, камыт, эскерт , сажин, мижа, арыш, дуга , диләнке, курмы , җәрминкә.

Бу сүзләр татар теленә сөйләм теле аша килеп кергәннәр һәм сингармонизм законына буйсыналар.

Үсемлекләрне белдергән сүзләр дә төрлечә. Шунысы кызык, бу үсемлекләр ашамлыкта кулланыла, салат, әфлисун, лимон, шалфей , керән, кедр, кәбестә, мәк, арыш.

Татар теленә кием төрләрен белдергән сүзләр килеп кергән: эшләпә, жилиткә, сарапан, кәлүш, ситцы, материя.

Профессия, чин, эшчәнлек сферасына караган сүзләр дә рус теленнән алынганнар: мужик, монах, лекарь, маляр, староста, философ, фабрикант, кондуктор, патриот, апикун, писер, патриот, крестьян, пассажир, кондуктор , фабрикант, пунятой, стараста, ыстаршина, бояр, урыс, инспектор, почтальон — почта чабучы, библиотекарь.

Яшьләр арасында алынма сүзләрнең кулланылышын өйрәнү өчен, укучылар арасында сорау оештырдым. Монда Кама Аланы бистәсе 2 нче урта мәктәбенең 9-10нчы сыйныфларның татар төркемендә укучы балалар катнашты. (Кушымта)

Укучыларга татар һәм рус сүзләре парлап тәкъдим ителде. “Бу сүзләрнең кайсын үз сөйләмегездә ешрак кулланасыз?” — дигән сорау куелды. Өлкән сыйныф укучылары татар сүзләренә караганда, рус сүзләренә күбрәк өстенлек биргәнлеге күренде (98%). Бәлки укчылар кайбер сүзләрнең лексик төшенчәсен аңламыйлардыр. Бу тикшерү 9-11 сыйныф укучыларының татар лексикасын тиешле дәрәҗәдә белмәүләрен аңлата.

Укучыларның күбесе татар телендә рус алынмаларыннан башка сөйләшеп булмый дип саныйлар(86%), алар фикеренчә, рус алынмалары безнең телебезне төрлеләндерәләр, аны бизиләр. Җавап бирүчеләрнең 6% алынмаларга каршы чыгалар. Калганнары рус сүзләренең татар телендә барлыкка килүеннән качып булмый. Ләкин алынмаларны кулланганда чамасын белеп кенә кулланырга кирәк, дип саныйлар.

Йомгаклау.

Бистәбездә күп кенә татарлар, туган телләрендә аралашканда, еш кына рус алынмаларын кулланалар. Ә бит үзебезнең туган телебез бик бай, булган фикерләребезне аңлатырга барлык мөмкинлекләр бар. Кызганычка каршы, моңа татар балалары өчен балалар бакчалары, мәктәпләр аз булу сәбәп булып тродыр. Мәсәлән, бистәбездә бер генә татар балалар бакчасы да, мәктәп тә юк. Чөнки күп кенә татар милләтеннән булган ата- аналар үз балаларын рус төркемнәренә йөртәләр. Бу балалар алдында торган имтиханнар белән дә бәйледер. Әти- әниләр балалары өчен борчыла. Алдан ук кайгыртып рус төркемнәренә бирәләр. Чөнки татар төркемендә укыр өчен ана телебезне камил белергә кирәк.

Барлык фәннәрне укыту республикабызның күпчелек мәктәпләрендә рус телендә алып барыла. Татар аылларында да ана телендә сөйләшүчеләр кимеп бара.

ХХ йөз башында татар телчесе Г. Нугайбәк “Төрлек” дигән морфология яза. Һәм анда бер генә алынма сүз дә кулланмый. 1912 елда “Сагынмалык” китабында ул үзенең максатын болай дип күрсәтә:

Ана телем, татар теле! Мин сине сөям, җир йөзендәге барлык телләрдән артык күрәм, үз сүзең белән бар теләүне дә аңлатырлык чагыңны беләсем килә, арага катнашкан чүп – чарны, төпләрне тамырлары белән йолкып ташлап, алар урынына чын татарча гына сүзләр игәсем килә. Чыгарам ятларны, урыннарын җуям, чын ана телендәге сүзләр итеп куям.

1909 елда “Шура” журналында, башка телләрдән алынган сүзләр кулланмыйча, саф татарча язылган материаллар бирүне сорап, мәкалә басыла. Кайсы телнеке булуына карамастан, ярышта катнашучыларның язмаларында бирелгән теләсә нинди алынмага каршы көрәш ачыла.

Әмма иҗтимагый тормыш белән тыгыз бәйләнгән, халыклашкан һәм киң кулланылыш тапкан алынмаларны чыгарып ату мөмкин түгел. Әгәр халык аларны үзенеке иткән икән, бернинди законнар, карарлар белән дә ул сүзләрне кулланудан тыеп булмый.

Алынмаларга мөнәсәбәт мәсьәләсен һәр очракта конкрет хәл итәргә кирәк. Әмма бер нәрсә бәхәссез: теленең үзендә кирәкле сүз була торып, аның урынына алынма сүз куллану урынсыз.

Хәзерге икетеллелек шартларында тел, сөйләм культурасы, милли телнең чисталыгы мәсьәләләре үзәктә тора. Кирәксезгә рус сүзләре кулланып сөйләшү әдәпсезлек, тәртипсезлек билгесе икәнен истән чыгармаска кирәк. Дәрдемәнд шигырен искә төшерик:

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

 

Әдәбият исемлеге

  1. Абдуллин И. А. К вопросу о хронологизации русских и западноевропейских заимствований в татарском языке // Двуязычие: типология и функционирование. — Казань, 1990. С. 21—32

  2. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Изд-во КГУ, 1968.

  3. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикасы. — Уфа, 1975

  4. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. — Казан: Мәгариф нәшрияты, 2002 – 407б.

  5. Шипова Е.Н. Словарҗ тюркизмов в русском языке. — Алма – Ата: Наука, 1985 – с.206

  6. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987.

Кушымта

Татар төркемнәрендә укучы 9-10 сыйныф укучылары өчен сораулар

  1. Бу сүзләрнең кайсын сез, үз сөйләмегездә ешрак кулланасыз?

— эшләпә – шляпа;

— кәлүш – галоши;

— әфлисун – апельсин;

2. Татар телендә рус алынмаларына сез, “Риза” яки “Каршы”мы?

— риза

— каршы

3. Рус алынмаларыннан башка аралашып буламы?

— әйе;

— юк;

infourok.ru

Лексика һәм лексикалогия турында төшенчә.

Лексика һәм лексикалогия турында төшенчә.

Тема: Лексика һәм лексикалогия турында төшенчә.

Максатлар:

1. Лексика һәм лексикология турында белем бирү;

2.Укучыларда сөйләм күнекмәләрен һәм тел байлыкларын үстерү, арттыру;

3.Табигатькә карата мәхәббәт хисләрен тудыруга омтылыш ясау.

Материал:

1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәптә 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009. – 174б.: рәсемнәр белән.

2. Татар халык мәкальләре җыентыгы.

3. Габдулла Тукай шигырь җыентыгы. “Көз”шигыре.

Җиһазлау: компьютер (презентация), шигырь, картиналар, мәкальләр

Дәреснең тибы: яңа теманы аңлату

Алымнар: сорау- җавап, дәфтәрдә эшләү, укытучы сүзе.  

Дәрес планы:

  1. Башлам.

  1. Исәнләшү

  2. Сыйныфта психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.

  1. Узган дәресне искә төшерү.

  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Лексика һәм лексикология төшенчәсен аңлату.

  2. Көз турында сөйләшү.

  1. Ныгыту.

  1. Терәк сүзләр яздыру.

  2. Картиналар буенча җөмләләр төзү.

  3. Көз турында мәкаль ләрне тыңлау.

  4. Үрнәк инша тыңлау.

  5. Инша язу.

  1. Йомгаклау.

  1. Лексика һәм лексикология төшенчәләрен искә төшерү.

  2. Иншаларны җыю.

  1. Өй эшен бирү.

  1. Кагыйдәләрне укып өйрәнеп килергә.

Дәрес конспекты.

У: Исәнмесез, укучылар!

у: Исәнмесез, укытучы апа!

У: Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз. Бүген дәрестә барыгызда бармы?

у: Әйе.

У: Бик яхшы. Әйдәгез, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.Узган дәресне күздән кичерик. Нәрсә эшләгән идек?

у: Узган дәрестә без тест эшләдек.

У: Әйе, теста нинди темага сораулар бар иде?

У: Иҗек, сүз басымы, графика һәм орфография темаларына сораулар бар иде.

У:Әйе, бик дөрес. Тагын нәрсәләр турында сөйләштек?

У: Яхшылык турында сөйләштек.

У: Әйе, безгә нишләргә кирәк дидек әле?

У: Язшылыклар эшләргә кирәк, ярдәм итәргә кирәк.

У: Әйе. Афәрин. Ә бүгенисә без сезнең белән лексика һәм лексикология төшенчәләре белән танышырбыз һәм көз турында мини-инша язарбыз.

Игътибарны миңа юнәлттек. Нәрсә соң ул ЛЕКСИКА? Лексика ул, укучылар, телдәге барлык сүзләр, димәк телнең лексикасын сүзләр тәшкил итә. Ә инде телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән лексикология дип атала. Әйдәгез серле китапларыбызның 82 нче битләрен ачыйк әле. Безгә анда билгеләмә бирелгән. Әйдә, Әмир, укы әле.

(кагыйдә укыла)

У: Әйе, димәк, лексика нәрсә булды инде, Камилә?

У: Лексика ул телдәге сүзләр җыелмасы.

У: Әйе, бик дөрес. Тагын, укучылар, сүзләрне нинди дә булса өлкәдә кулланылуына карап профессиональ лексика дип тә йөртәләр. Мәсәлән: укытучы – китап, мәктәп, өлгереш, акбур һәм башка сүзләр.

Шулай ук сүзләрнең туры, төп мәгънәсе лексик мәгънә дип атала, димәк,лексик мәгънә ул сүзнең төп мәгънәсе икән. Мәсәлән: бакчачы — бакча карап үстерүче һәм тиешенчә тәрбияләп торучы кеше. Димәк, лексика ул телдәге сүзләр җыелмасы һәм лексик мәгънә ул сүзнең төп мәгънәсе икән.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәдә килә ала. Мәсәлән: ак бәхетләр һәм ак кар. Ак бәхетләр сүз тезмәсе күчерелмә мәгънәдә килгән.

Ә хәзер без сезенең белән бүген көз турында сөйләшәбез дидек. Тактага карыйк әле укытучылар. Тактаның як ягында көз турында мәкаль һәм шигырь язылган.

Чебиләрне көзен саныйлар.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Шигырь «Көз»

Күрәмсез дусларым көз килде тышта?

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

(Г. Тукай)

Тактадагы шигырь һәм мәкальләрне укыйбыз. Картиналар да карап барыла.

У:Укучылар, тактага карагыз әле.

(тактада терәк сүзләр бирелгән)

Әлеге сүзләр сезгә инша язганда ярдәм итәчәк.

Терәк сүзләр:

Көзге табигать

Моңсу болытлар

Яңгырлы көннәр

Сары алтын яфраклар

Уңыш

Кошлар

Алтын көз

Яфраклар коела.

У: Әйдәгез,әлеге рәсемнәргә карап, терәк сүзләрне кулланып җөмләләр төзеп карыйк. ( укучылар җөмләләр төзиләр)

У: Әйдәле, Элина укы.

У: Агачлардан сары алтын яфраклар коела.

У: Әйе, дөрес. Ә хәзер мин сезгә укчылар үрнәк инша укыйм, һәм сез аннары инша язарга тиеш буласыз.

Үрнәк инша.

Алтын көз”

Бер ачыла

Бер ябыла

Зәңгәр күк йөзе

Пәрәвез җепләре оча –

Чуак билгесе

Бөтерелеп вальс бии

Алтын яфраклар.

Гуя көз сәламли безне

Тарата хатлар.

Көз. Табигатьнең гүзәл, бай чагы. Бөтен җир алтын төскә күмелә. Агачлар үзләренең бер тусле күлмзкләрен салып алтын-сары күлмәкләрен кияләр. Ә табигать шундый моңсу, тын булып кала. Кошлар да сагышлы итеп сайрый башлыйлар. Алар тиздән җылы якларга китәчәкләр. Табигать, әйтерсең, бушап кала. Озакламый кыш киләчәк, табигать йокыга әзерләнә.

У: Менә бу укучылар сезгә үрнәк инша булды. Ә хәзер, мин өләшкән битләрнең өстенә исем фамилиягезне язасыз, сыйныфыгызны язасыз һәм “Көзге матурлык” дип инша исемен язасыз да терәк сүзләрне кулланып мини-инша язасыз. Иншагызда кимендә 6 җөмлә булсын. Иншаларыгызны дәрес ахырында җыеп алам. Язабыз.

(укчылар инша язалар һәм дәрес бетәр алдыннан иншалар җыеп алына)

У: Укучылар, буламы, язганнарыгыз иншаларын миңа тапшыра ала.

(иншалар җыеп алына)

У: Әйдәгез, укчылар, бүген өйрәнгәннәрне кабат искә төшерик әле. Лексика нәрсә ул?

У: Лексика ул теләдәге сүзләр җыелмасы.

У: Әйе, ә лексик мәгънә нәрсә ул?

У: Лексик мәгънә ул сүзнең төп мәгънәсе.

У Афәрин, бүгенге дәрестәбарыгыз да актив катнаштыгы. (билгеләр куела). Киләсе дәрескә өй эше кагыйдәләрне укып өйрәнеп килергә. Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам, саубулыгыз.

У: Саубулыгыз!

infourok.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *