cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Курчак театры өчен пьесалар – Курчак театры өчен сценарий.

Курчак театры өчен сценарий.

Алиш аланы

(курчак театры өчен сценарий)

Гөлүсә Кабирова Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яшел Үзән районы

Дәресләрдә, класстан тыш эшләрдә, төрле алымнар кулланып, укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләре белән бергә театраль сәләтләрен дә үстерү зур әһәмияткә ия. Укучы бала монда һәрьяклап ачыла. Аның күзаллавы киңәя, тирә-юнь белән кызыксынуы арта.

Максат: Абдулла Алиш китаплары аша матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру; әдәби хәзинәләребез үрнәгендә укучыларның күңел байлыгын үстерү һәм балаларда хезмәт сөючәнлек, үзара дуслык, җаваплылык тәрбияләү. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар: укучы кыз – Мәрьям, автор, әтәчләр, бал корты, сертотмас үрдәк.

Ерактан “Туган авыл” көе ( татар халык көе, Г.Тукай сүзләре) ишетелә.Сәхнәдә алан рәсеме һәм еракта авыл күренә, әсәрнең геройлары сәхнә костюмнарыннан, Мәрьям керә.

Автор сүзләре: укучы кыз урман аланында Абдулла Алишның әкиятләр җыентыгын укып утыра. Җәй уртасы. Иртәнге кояш җылы нурлары белән табигатьне иркәли. Тирә – юньдә аллы-гөлле күбәләкләр оча. Агачларда берсен – берсе уздырып кошлар сайрый. Мәрьям шул хозурлыкка сокланып утырды да, кулына Алишның әкиятләр китабын алып укый башлады. Табигать кочагында әкиятләр укуның үз тылсымы, үз сере бар шул. Менә шул вакыт чәчәккә кунып бал корты очып йөри. Ул хуш исле ал, зәңгәр чәчәкләрдән бал җыеп, Мәрьямне күреп алды һәм янына очып килде.

Мәрьям: син әкиятләрдәге Нечкәбилме әллә ?

Бал корты: әйе, минем исемем – Нечкәбил, сүзең булса якын кил.

Мәрьям: иртә таңнан кичке караңгыга кадәр ничек армыйсың?

Бал корты: алып кайткан балымны кәрәз күзәнәгенә салу һәм хезмәтем белән кешеләрне сөендерү – үзе зур бәхет.

Мәрьям: әйе шул, Нечкәбил. Тир түгеп итсәң хезмәт,

Күңелгә рәхәт.

Бал корты: хуш, Мәрьям. Мине күрше аландагы чәчәкләр көтә.

( Мәрьям китап укуын дәвам итте. Шул арада аның укуын әтәч тавышы бүлдерде. Мәрьям як-ягына каранып алды һәм ак әтәчкә күзе төште.

Мәрьям: син Алиш әкиятендәге әтәчләрнең берсе түгелдер бит ?

Ак әтәч –Чукмар: әйе шул, Чукмар мин,

чукырга бик остамын.

Мәрьям: син монда нишләп йөрисең?

Ак әтәч –Чукмар: без әбидә икәү үстек

Һаман сугышып беттек,

Әби бездән тәмам туйды,

Мине күршегә куды.

Күршеләрдән качып чыктым

Аланга кадәр очтым.

( шул вакытта аланга кара әтәч очып килә. Ак әтәч аны ерактан күреп ала. Бу – Тукмар була.)

Тукмар: сагындым, бик сагындым сине Чукмар.

Чукмар: Мин дә сагындым сине, Тукмар

Әйдә башка сугышмыйк,

Тату яшик, дус булыйк.

Мәрьям: сезнең татулыкны күреп,

Күңелләр үсеп китә.

Кайтыгыз әби йортына-

Татулыкка ни җитә.

( Мәрьям аларны озатып калганнан соң, чәчәкләрдән такыя үрде һәм сукмактан ашыга-ашыга килүче үрдәкне күрде)

Мәрьям: кая барасың болай ашыгып?

Үрдәк: урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Этебез дә аңа ияреп киткән иде. Йорт – җирне

саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем җибәрде. Бу сукмак безнең өйгә илтә.

Барыр юлымда очраттым: куян, бүре,аюны

Аларга серемне сөйләп,

Күрсәттем өйгә юлны.

Мәрьям: эчеңдәге серләреңне

Сөйләмә син, бакылдык.

Бу киңәшемне тотсаң,

Йорт- җирләрең булыр нык.

Үрдәк: керпе дә әйтте бу сүзне,

Тик мин колак салмадым.

Аның акыллы киңәшен

Бер дә чынга алмадым.

Мәрьям: моннан ары син , үрдәккәй,

Киңәшләргә колак сал!

Серләреңне эчеңдә тот,

Булган хәлдән гыйбрәт ал.

( Мәрьям А.Алиш китабын кулына тотып, кайтыр юлга чыкты. Ул зур тәэсирләр белән кайтып китте. Балаларга да аның әйтер сүзе бар.)

Алиш абый аланы

Безне үзенә дәшә.

Әкиятләре аша гүя,

Балаларга эндәшә.

Сертотмас үрдәген укып,

Өйрәник сер сакларга!

Җаваплылык хисе тоеп,

Ышанычны акларга.

Чукмар – Тукмар мисалында

Дуслык кадерен белергә.

Нечкәбиле өндәп тора

Яшьтән хезмәт сөяргә.

Бу китапларны укып мин

Үземә үрнәк алам.

Алиш абый аланына

Сезне дә көтеп калам.

( сәхнәләштерүдә I-IV класс укучылары катнаша)

multiurok.ru

Методическая разработка на тему: Курчак театры өчен пьеса

Сәламәт яшим дисәң…

(сәламәтлек театры өчен әкият-пьеса)

                 

Латыйпова Алсу Рафаил кызы, Симакова Гөлнур Илдус кызы

 Әгерҗе районы  Исәнбай гомуми

 урта белем бирү мәктәбе башлангыч

сыйныфлар укытучылары  

Максат: 1)Республикабызда үткәреләчәк зур чара – Универсиада турында мәгълүмат бирү, әкияти элементлар аша Универсиада таныштыру

2)сәнгатьле сөйләмне үстерү,  камилләштерү;

3) спортка мәхәббәт, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау:  укучылар тарафыннан ясалган декорация.

Катнашалар:  Әтәч, Тавык,  Чебиләр, Куян, Тиен, Аю, Төлке.

1нче күренеш.    Вакыйга авылда бара.

Таң ата. Әтәч иртән йокысыннан тора. “Кикрикү-ү-ү-үк” дип бар дөньяга сөрән сала. Аннан соң “Бер — ике”. “бер — ике” дип зарядка ясый, гер күтәрә. Шулвакыт радиодан тавыш ишетелә.

Радио “Тыңлагыз, тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Куе урманыбыз уртасындагы түгәрәк аланда Универсиада үткәрелә. Спорт белән дус булган, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы барлык урман һәм йорт җәнлекләрен, кошларны аланга чакырабыз!”

Әтәч. Тавыккаем, чык әле, дим

Бигрәк озак йоклыйсыз.

Балаларны карамыйсыз,

Ә җимне шәп чүплисез.

Әнә, ишеттеңме әле,

Универсиада була, ди.

Бар җәнлекләр, кош-кортлар

Аланга җыела, ди.

Спорт дигәндә үлеп китәм

Калалмыйм бу ярыштан.

Балаларга да бәйрәмне

Күрсәтикче берочтан.

         “Тавык җыры”

Тавык. Ярар әйдә, әтәчкәем,

Барсак барыйк, булмаса.

Урманында адашмасак,

Төлке тотып бумаса.

Әтәч Курыкмыйм мин төлкегездән

Сезнең генә ис китә.

Һәр иртәдә гер күтәрәм,

Минем аңа көч җитә.

Тавык  Ә шулай да, Әтәчкәем,

Сак булу бик тә кирәк.

Өйдән чыгып киткән чакта

Куркыбрак тибә йөрәк.

Әтәч (җырлый)  Кайгырма әле, тавыккаем,

Бәйрәмгә бит барабыз.

Шундый зур ярыш барганда

Тимәс төлке апабыз.

Эх, барам, барам, барам,

Универсиадага барам.

Кул көрәше ярышында

Беренчелекне алам.

(Әтәч бии, аңа чебиләре белән тавык та кушыла.”Чебиләр зарядкасы” биюе башкарыла)        

        2нче күренеш

Урман.Әтәч белән тавык чебиләрен ияртеп баралар, алар  каршысына куян чыга.

Куян.  Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?

Шаккаткыч бер тамаша.

Төлкенең җан дошманы

Әтәч килә , ләбаса.

Ни эш төште башыңа?

Ник килдең син урманга?

Ялгызың җырлап йөрмә ,

Юлыгырсың бурларга.

Әтәч җырлый. Теләсә кемнән куркырга

Мин бит син кылый түгел.

Почмакта посып ятарга

Мин куркак малай түгел.

Бар дөнья шаулый, гөр килә,

Универсиада була  дип,

Мондый кызык ярышлардан

Бер мин генә калмам бит.

Куян.  Ишетеп беләм, әтәчкәй,

Спорт сөясең анысы.

Урмандагы бар җәнлектә

Универсиада кайгысы.

     Кемдер гимнастика ясый,

     Ә мин үзем йөгерәм.

     Йөгерү сәламәтлеккә

     Файдалы икәнен беләм.

Әтәч белән куян бергәләп җырлыйлар.

 Эх, матур безнең  урман.

Бәйрәм алдыннан бигрәк.

Үпкәләр чиста булсынга

Урман һавасы кирәк

Җыяр урман бар дусларны

Түгәрәк аланына.

Кем сәламәт, кем җитезрәк,

Ярышлар аңа гына.

Куян. Әйдә барыйк, Әтәч дускай,

Бәйрәм башланыр тиздән.

Йөгерү буенча үзем

Беренчелекне бирмәм.

      Әтәч белән куян полька бииләр

(китәләр, каршыларына тиен чыга)

Тиен .  Урманда күпме яшәп тә

Мин мондый кош күрмәдем.

Универсиадага диеп,

Чит илләрдән килгәнме?

       Куянкай, синең дусмы бу,

       Безнең телне беләме?

       Тамашачы гынамы ул,

       Ярышырга киләме?

                         

Әтәч. Мин үзем оста көрәшче

Армрестлинг буенча.

Ә исәбем катнашудыр

Болай һәрбер уенга.

     Ә сине мин яхшы беләм.

     Син – сикерү остасы.

     Бергә булыйк, бердәм булыйк,

     Спорт яратыйк, кыскасы.

                                Бию “Гимнастика”

Аю чыга.  Кемнәр монда тавышлара?

Кем йокыдан уятты?

Сезнең тавыш шундый каты

Авырттырды колакны.

Тиен, сине таныйм инде,

Ә бусы нинди җанвар?

Куян белән  кая бара?

Безгә нинди йомышы бар?

                         

Әтәч. Мин Әтәч булам агай,

Ә син аю түгелме?

Универсиадага барыйк,

Булыр бик тә күңелле.

Аю. Үзем дә шунда барырга

Әзерләнәм бик күптән.

Штанга чөям, авырмыйм дип

Бал ашыйм кичен, иртән.

     Музыка астында аю штанга күтәрә

 (Алар янына җырлап Төлке чыга)

Төлке . Кемнәр әле миннән башка

Бәйрәм ясый урманда?

Аю абзый, Куян, Тиен,

Әтәч тә бар бит монда.

Аю. Әтәч – Тавыкка син тимә,

Кунакка килгән алар.

Универсиадага диеп

Аланлыкка баралар.

Төлке. Бигрәк инде, Аю абзый,

Мин алай явыз түгел.

Әле менә зур шатлыгым

Эчемә сыймый бүген.

       Сайлап алу турын узып,

       Кайтып киләм ярыштан.

       Миннән яхшы табылмады

       Гимнастик конкурста.

(Музыка яңгырый, җәнлекләр һәрберсе үзе катнашачак спорт төре буенча бию хәрәкәтләре ясыйлар “Лента биюе”)

Аю.  В одну шеренгу становись! Равнясь! Смирно!

(УНИВЕРСИАДА сүзе тезелә, җәнлекләр, бөтен катнашучы биючеләр, кулларына берәр хәреф тоткан)

У. Универсиада тиздән

     Була безнең Казанда.

Н. Нык көчлеләр, сәламәтләр

     Катнашалар ди анда.

И. Илләр буйлап, дөнья буйлап,

В. Ватаныма киләләр.

Е. Еракларда

Р. Россиянең

С. Спорт сөйгәнен беләләр.

И. Илебезнең данын яклап,

А. Анда чыгыш ясарбыз.

Д.Дус, тату, бердәм булсак,

А. Алдынгылыкны яуларбыз!

(Бергәләп җырлыйлар)

Бар җәнлекләр һәм кош-кортлар

Җыелдык без аланга.

Универсиада була

Тиздән безнең Казанда.

Дуслык – татулык белән

Каршылыйбыз бәйрәмне.

Татырга язсын безгә

Зур җиңүләрнең тәмен.

ҖЫР: Бар җәнлек һәм кош-кортлар

             Җыелдык без аланга.

             Универсиада була

             Тиздән безнең Казанда.

Пәрдә.

nsportal.ru

Казанның курчак театры: «Әкият»кә рәхим ит!

Шәһәрнең үзәгендә урнашкан «Әкият» курчак театры – казанлылар һәм кунаклар арасында бик популяр урын. Аның бинасы янында да, эчендә дә фотога төшәргә яраталар. Шулай булмый ни: әкияттәге сарай кебек итеп ясалган бинада кемнең генә 2-3 сәгать «яшәп» карыйсы килми икән?! 

«Әкият» татар дәүләт курчак театрына 1934 елда ук нигез салына. Башта ул «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исемен йөртә. Театр труппасы рус һәм татар телендә спектакльләр куя. «Петрушка-октябренок», «Красный Петрушка», «Кошка и Лешка» дигән беренче спектакльләре ике телдә дә уйнала. Аларның нинди телдә баруы тамашачы аудиториясенә бәйле була.

Театр бинасы

2012 елда «Әкият» курчак театрының яңа бинасы ачыла. Моңа әти-әниләр дә, балалар да бик сөенә. Чөнки ул элек иске бинада (төгәлрәк әйтсәк, чиркәү бинасында урнашкан була). Театрның яңа бинасы әкияти сарай образында төзелгән. Аның архитектура, декоратив детальләре дә сокландырырлык. Акташлы манаралары, колоннары таң калдыра! Әйтерсең лә, архитекторлар бинаны балалар рәсемнәреннән күчереп ясаган! Шуңа да бу тылсымлы сарай шаккатмалы, искиткеч, нурлы булып калка. Бина фасадында төсле сыннар ерактан ук күренеп тора. Нәкъ менә алар тылсым яратучыларны әкият иленә дәшә. Әнә, Оле-Лукойе кулын күккә сузган бит!

Татарларда «Тыштан ялтырый, эчтән калтырый» дигән әйтем бар. Тик ул «Әкият» курчак театры бинасына туры килми. Чөнки бинаның эчке бизәлеше дә тышкы ягыннан калышмый. Үз тамашачыларын ул иркен заллар, йомшак кәнәфиләр белән каршы ала. Соңгылары нәкъ менә патша тәхете дирясең! Анда утыргач, үзеңне патша итеп хис итмичә хәлең юк!

«Әкият» курчак театрыннан кала, бу бинада Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры һәм «Әкият» балалар үзәге дә урнашкан.

Кемнәр башлап җибәргән?

Театрның чишмә башында сәләтле режиссер, актер, рәссам, директор, драматург, Сергей Маркович Мерзляков торган. Мәрьям Хисамова, Мария Язвина, Фоат Таһиров, Вәли Гаффаров, Борис Рычков, Сара Вәлиуллина, Зинаида Устинова, Рокыя Хәбибуллина кебек актерлар спектакльдә төрле образларны гәүдәләндергән.

Бүген театрның җитәкчесе, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаппарова. «Әкият»нең баш режиссеры – Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров.

«Әкият» сәхнәсендә куела торган әсәрләрне Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Мансур Гыйләҗев, Лев Кожевников, Зөлфәт, Рафис Корбан, Борис Вайнер, Ренат Харис, Әхәт Мушинский, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Флера Тарханова, Аманулла кебек танылган әдипләр язган.

Театр Россия курчак театрлары арасында әйдәп баручылардан санала. Бүген театрда 100 кеше эшли. Аларның 29ы – татар һәм рус телләрендә эшләүче актерлар. 1974 елдан бирле «Әкият» курчак театры УНИМА Халыкара курчак театрлары оешмасы составына керә. 2005 елдан – «Әкият» «XXI гасыр» Россия курчак театрлары ассоциацисендә.

Репертуар

Театр афишасында 40тан артык спектакль бар. Алар арасында тарихи һәм заманча темаларга дөнья халыклары әкиятләре тәкъдим ителгән. Спектакльләрдә классик курчакларны да, модерн стилендәге курчакларны да кулланалар.

Постановкалар арасында С. Хөснинең «Камыр Батыр», А. Алишның «Сертотмас үрдәк», Г. Тукайның «Су анасы», Р.Зәйдулланың «Бүре җиләге», З. Думавиның «Әни күзләре», Н. Исмәгыйлеваның «Тамчылар», Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык», Р. Харисның «Кәкрүшкә», Н. Дәүлинең «Җырлап узган җәй», Г. Зәйнәшеваның «И, кызык Шүрәле!», Р. Харисның «Алан-бабай аланы», Аманулланың «Мактанчык Әтәч», Зөлфәтнең «Чулпан-йолдыз калка!..», Р. Мөхәммәтшаның «Өрә белмәгән көчек» әсәрләре бар.

Рус телендә куела торган спектакльләр арасында К. Чуковскийның «Айболит», С. Аксаковның «Аленький цветочек», В. Смеховның «Али-Баба и 40 разбойников», А. Егоровның «Альбом для дочери», А.Толстойның «Буратино», А.Волковның «Волшебник Изумрудного города», М. Супонинның «Волшебные снежинки», Р. Бохараевның «Волшебные сны Апуша», Н. Гернетның «Гусенок», Л. Кожевниковның «Гуси-лебеди», Р.Давыдовның «Дедка, бабка и репка», Г-Х. Андерсенның «Дюймовочка», Е.Шварцның «Золушка», М. Протасованың «Идет коза рогатая», С.Маршакның «Кошкин дом», А. Линдгренның «Малыш и Карлсон», К.Чуковскийның «Муха-цокотуха», П.Геннадьеваның «Не хочу, не буду» әсәрләре бар.

Заллар

«Әкият» курчак театрының 2 залы бар: зур һәм кече заллар. Зур зал 250 кешене сыйдыра. Ә кече зал 100 тамашачыга исәпләнгән.

Билетлар

Спектакльгә билетлар 350 сум тора. Рус телендәге спектакльләргә дә, татарчаларына да шул ук бәя. Ә залның ахыргы рәтләренә билетлар алсаң – 250 сум.

Сер түгел, «Әкият» курчак театрында бара торган спектакльләргә ажиотаж күзәтелә. Аеруча Яңа ел алдыннан. Хәзерге вакытта касса хезмәткәре хәбәр итүенчә, тамашаларга билетларны февраль аена саталар. Ә язгы каникулларда курчак спектакльләрен карау өчен, февраль башында ук билетларны алып куярга кирәк.

Касса телефоны: (8843) 237-70-09

Адресы: Казан, Петербург урамы, 57

Тукталыш: «Курчак театры», «Эсперанто урамы» тукталышлары

«Әкият» курчак театры үзенең нәни тамашачыларын инде 83 ел сөендерә. Бу матур мәһабәтле бинада, әкияти сарайда балалар үзләренең яраткан әкиятләре геройлары белән очраша, театр сәнгате белән таныша.

sabantuyjournal.ru

“Әкият” курчак театры туган телен белмәгән Акбай турында әкият куйды

Татар-информ — Татарстан һәм татарлар

23 ноябрь 2017, 18:17 , Фото: Михаил Захаров, vk.com/elmirnizamov, Рүзәл Мөхәммәтшин.

24, 25, 29 ноябрьдә нәни тамашачыларга “Өрә белмәгән көчек” спектакле тәкъдим ителә.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында 24, 25, 29 ноябрь көннәрендә “Өрә белмәгән көчек” әкиятенең премьерасы була. Бүген “Әкият” курчак театрында премьера алдыннан спектакль журналистлар өчен махсус күрсәтелде.

“Өрә белмәгән көчек” әкиятен карарга «Әкият» курчак театрының директоры Роза Яппарова, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, язучы Ркаил Зәйдулла, театр белгече Нияз Игъламов һ.б. килгән иде.

Әкият-спектакльнең авторы — яшь драматург, шагыйрь Рүзәл Mөхәммәтшин. Әсәрне сәхнәгә Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган, рәссамы — Сергей Рябинин. “Өрә белмәгән көчек” гыйбрәтле әкияткә музыканы композитор Эльмир Низамов язган, пластиканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова эшләгән.

      Композитор Эльмир Низамов

Режиссер Илдус Зиннуров.

“Безнең театр һәрвакыт кызыклы шәхесләрне җәлеп итәргә тырыша, — диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров . – Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатына игътибар итәргә булдык. Аның белән якыннан танышу өчен, театрга чакырдык, аралаштык, спектакльләребезне күрсәттек. Башыннан сыйпадык, үзебезгә караттык. Ул безгә Тукай әсәрләреннән пьеса язып китерде. Шәхсән мин аны автор пьесасы дип әйтәм, әлбәттә аңа — төзәтергә, безгә яраклаштырырга туры килде. Рүзәл — талантлы, үзенчәлекле шәхес. Мин һәрвакыт талантлы шәхесләр белән эшләргә яратам. Заманында шагыйрь Зөлфәтне үзем өчен ачкан идем. Бездә аның әсәрләре куелды. Театрда яшь композиторларга да өстенлек күрсәтәбез. “Өрә белмәгән көчек”кә музыканы композитор Эльмир Низамов язды. Ул аның балалар спектакле өчен язылган беренче әсәре булды. Безнең максат — курчак театрына килгән һәр бала үзенә тема алып китәргә тиеш. Яшь иҗатчылар моны белеп эш итте. Гади, бүгенге заман таләбенә туры килгән, бүгенге көн яңгырашындагы җырлар язылды”.

    Әкият-спектакльнең сценарий авторы Рүзәл Мөхәммәтшин.

Әкиятнең эчтәлегенә килгәндә, йорт хуҗасының улы табып кайткан кечкенә көчек өрә белми. Кәҗә бәтие, Сарык бәрәне бу күренешкә аптырасалар да, Акбай белән дуслашалар. Ишегалдында уйнап-көлеп яши бирәләр. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп керә дә, Кәҗә бәтиен урманга алып китә. Акбай туган телен белми, өреп, Галине ярдәмгә чакыра алмый… Шушы кечкенә кимчелек аркасында дуслар Кәҗә бәтиеннән аерыла… Әкият ахырында дуслык җиңеп чыга, әлбәттә.

Режиссер билгеләп узганча, яхшы пьесалар да бер генә тема була алмый. Әлеге әсәрдә ачарга теләгән бер тема – туган телен белмәгәннәр зур бәлагә юлыгырга мөмкин,ә икенчесе — һәр чакта да яныңда ышанычлы дусларың булырга тиеш. Сәхнәдә ике тема да аралашып бара. Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.
24, 25, 29 ноябрьдә әкият-спектакльне нәни тамашачылар да карый алачак. Премьерага автор Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел белән килергә җыенуын белдерде. “Өрә белмәгән көчек” – курчак театры өчен язылган беренче әсәрем, — ди “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Рүзәл Мөхәммәтшин. – Гомумән балалар театры өчен кайчан да булса пьеса язармын, дип уйлаганым да булмады. Мин әсәр язып театрга бармадым, киресенчә, театр үзе миңа мөрәҗәгать итте. Шунысы да игътибарга лаек, алар миңа тема буенча бернинди шарт та куймады.Тукай әсәрләре буенча эшләп булмасмы, дигән теләк кенә белдерделәр. Тукайның әкиятләре сәхнәләштерелеп беткән, шулай булгач мин аның мәсәлләрен өйрәнә башладым. Шул мәсәлләрдән кызыклы спектакль эшләп булыр шикелле тоелды.Үземне борчыган мәсьәләләрне кертеп, пьеса язарга тотындым. Үземнең кечкенә улым булмаса, балалар аудиториясе өчен яза да алмаган булыр идем. Бу — катлаулы хезмәт. Өрә белмәгән көчек аркасында күңелсезлекләр килеп чыгуын балалар рухында бәян итеп күрсәтергә тырыштым. Кызганыч ки, милләтебез, телебез өчен авыр мизгелдә бу әсәр сәхнәгә күтәрелде. Мин һич кенә дә шулай булсын, дип юрамаган идем югыйсә. Әлбәттә, тел мәсьәләсе һәрвакыт кискен торды. Татар зыялыларын 1991 дән башлап борчып килде. Билгеле, татар кешесе, татар язучысы буларак, тел мәсьәләсе мине дә борчый, нәтиҗәсе дә билгесез бер вакытта “Өрә белмәгән көчек” сәхнәгә куелды”.

     Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театрлар — балаларга” федераль программасы кысаларында чыгарылган. 

 

 

Мне нравится! 0

Поделиться

Похожее

xn--24-6kcaa0e7anbek4d9af.xn--p1ai

Методическая разработка (2 класс) по теме: «Яз җитә»-курчак театры өчен пьеса.

                    Яз    җ и т т е.

                                  (Курчак   театры)

         

           Җыр “Тал бөресе”  

 

1ук.Ачылды ак калын юрган,

         Исте апрель җилләре.

         Кошлар кайта, сагындырган

         Туган-үскән җирләре.

                Көннәрен юлда үткәреп,

                 Куанышып очалар.

                 Канатларына күтәреп

                  Яз китерә ич алар.

2 ук. Карагыз әле,балалар,

         Кара карга очып бара

         Сез беләсезме, балалар,

         Ул да бит сөйләшә ала?

(карга керә)

Карга

        Мин карга, кар-кар,

        Тиздән эреп бетәр кар

        Канатымда хатым бар,

        Буең җитсә тартып ал.

2 ук.

Укымый да беләбез бит

Хатыңда ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын!

Карга

Канат очларыма тагып

Яхшы хәбәр килдем алып:

Яз башлана, Яз башлана.

         Уф, алҗадым- алҗадым,монда телефон бармы? Ой, карагыз ул менә! (телефон ала). Иң беренче аюкайга яз җиткәнен хәбәр итим.

Алло-алло, кара карга шалтыр-р-рата!( әкрен генә аю чыга, телефон трупкасын ала)

Аю

Нәрсә булды Каракай?

Карга

          Кыш бетте аюкай, урман буйлап яз килә.

Аю

         (трупканы куя һәм алга чыга). Бу бик шатлыклы хәбәр. Кыш буе бармак суырдым, тизрәк бал җыярга кирәк!(бии-бии чыгып китә)

Карга

          (трупканы алып). Хәзер куянны эзлим,шатлыклы хәбәр әйтим!(карга шалтырата, куян килеп чыга, трупканы ала, тыңлый)

Алло-алло, кара карга шалтырата!

Куян

Нәрсә  булды, каракай?

Карга

Кыш бетте, куян, урман буйлап яз килә.

Куян

Куянбикәм, кызым, кил әле, бергәләшеп биибез!

Урман буйлап яз килә,

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китә.(куяннар бии)

  1. Киң аланга куяннар

Биергә җыелганнар,

ля-ля-ля — 4

Биергә җыелганнар.

(3тапкыр уң якка, 3 тапкыр сул якка кул чаба, кулларын алга куеп аяк очында урында йөгерәләр)

  1.  Ак итекләрен киеп           ля -ля -ля   — 4    

 Йөриләр алар биеп.          Йөриләр алар биеп.  

       

  1. Төлке  син дә чык әйдә,

Биергә бергә-бергә.

Ля-ля-ля

Биергә бергә- бергә.

(Кулларын болгыйлар.    Төлке чыга, куяннар качалар.)

Төлке:  

         Куянкайлар, чыгыгыз,

         Бергәләшеп уйныйбыз.

         Курыкмагыз, тимим мин,

         Кишер белән сыйлыйм мин.  ( Кишер  суза.)

Куяннар:

         Беләбез, син төлке!

Төлке:

        Курыкмагыз, килегез!

        Бергә дуслашыйк әле.

        Бүре дусны чакырыйк,

        Бергә шатланыйк әле.

    (Биеп чыга, бүре белән бергә биеп керәләр.)

Бүре:

         Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

          Бергә басаек әле.

          Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

          Күңел ачаек әле.

Җыр:

       1.  Биесәнә-биесәнә, биюләре күңелле.

            Син күңелле биегәнгә, такмак әйтәм түгелме.

  1. Кулны-кулга алыгыз, уйнап-җырлап калыгыз,

Күңел ачып калу өчен, хәзер безнең ялыбыз.

  1. Тәрәзәмдә гөлләр үскән, гөл яфрагын кем кискән,

Уйнамыйча –җырламыйча бу дөньяда кем үскән.  

  1. Җитәр – җитәр, уздырдың, бигрәк тузан туздырдың,

Аягыңны шакылдатып, колагымны тондырдың.

Карга

 Яз килә! Яз килә!

Яз керә

Яктырак нурлар янсыннар,

Җир ананы җылытсыннар!

Кояш керә

          Ямьләнсеннәр агачлар,    

          Чәчәк атсын болыннар.

Чәчәк керә

          Тезелешеп диңгез артыннан,

Кошлар исән кайтсыннар.

(Кошлар керә. Барысы да түгәрәккә баса)

Алып  баручы

           Бөтен җирдә  шатлык, бездән язга: (бергә) Сәлам!

Җыр: “Яз килә”

nsportal.ru

Курчак театры тарихы

Булган ди бер шәhәр. Ул яңа шәhәр булган: яңа өйләр белән, яңа урамнар hәм яңа кешеләр белән. Ул бик әйбәт шәhәр булган, чөнки анда бик күп балалар булган.

Ләкин, бөтен әйбер яңа булганда балаларга яхшы булып үсәргә бик авыр.

Кыршылып беткән китап, яраткан, гел кочаклап торганнан төргәкләнеп беткән плюш аю, пәрәмәч пешерә белә торган hәм әкиятләр сөйли белә торган карт әби бөтен балада булырга тиеш…

Яңа шәhәрдә моның бөтенесе балаларда юк иде, hәм әти-әниләр аларның балалары белән була башлаган сәер әйберләрне күрә  башладылар. Кемдер, бер кыз икенче кызны этеп җибәргәнен ишеткән! Кемдер, ничек бер малай, аңардан бәләкәйрәк булган икенче малайдан уенчыкны тартып алганын үзе күргән! Ләкин, Бәләкәй Принцның күзләре кебек булган малай икенче, Эльф күзләре кебек булган малайга начар сүз әйткәч, әти-әниләр аңладылар – нәрсәнедер үзгәртергә кирәк.

Зурлар җыелдылар. hәм шәhәрнең төп башлыгы – Юрий Иванович Петрушин, әйтте:

— Элек безнең илдә авылда театр булса гына аңа шәhәр статусы үзләштерелә иде. Безнең яңа шәhәр дөрес шәhәргә әйләнсен өчен безгә театр кирәк, ә безнең балалар сугышмасыннар hәм начар сүзләр әйтмәсеннәр өчен безгә балалар театры кирәк.

Бөтен ати-әниләр шатландылар:

— Әйе, әйе! Безгә балалар театры кирәк!

Ә бер әни җылап җибәрде hәм әйтте:

Безнең дәүләт өчен бик кирәкле машиналар ясап мин эштә шулай арам, хәтта минем үз балам өчен кичен әкият укып алырга көч булмый.

Ә кемнеңдер әтисе әйтте:

— Минем ял көне бер генә көн була, hәм минем сабыема  бәйрәм ясар өчен барыр урын юк.

— Карар алабыз, — дип әйтте шәhәрнең төп башлыгы, — театр безнең шәhәргә  hава кебек кирәк hәм мин хәтта беләм кем безхнең театрда җитәкче була, ул – Александр Янкелевич!

— Сез нәрсә, сез нәрсә, — дип кычкырып җибәрде бер генә ял көне була торган  әти. Аның бит сакалы бар! Ул бит Карабас Барабаска ошаган!

Ә бер әни, әни генә түгел, ә шәhәрнең төп башлыгына булыша торган, Мустафина Фәйрүзә Зөфәр кызы әйтте:

Аның күзләре шундый игелекле, хәтта ул чын тылсымчыга ошаган! Аңардан курчак театрының әйбәт директоры чыгачак!

Шулай, Александр Моисеевич Янкелевич әле булмаган театр белән җитәкчели башлды. Ул башлады шуннан, иң зур шәhәргә — Мәскәүгә китте, hәм анда үзенең театры өчен актерлар җыеп алды. Ул аларны шулай дөрес итеп җыйды, хәтта аларңың икесе хаман театрда эшлиләр.

Бер яшь егет – Игорь Клюев, башта куяннарны, аннары принцларны уйнап көчле ират булып үстеп җитте hәм төп режиссер булды.

Ә икенче яшь кыз – Галя кузнецова, үсте, үсте hәм театрның алып баручы актрисасына hәм бөтен Татарстанның атказанган артисткасына хәтлек үсеп җитте! Менә шулай дөрес итеп директор актерларны җыйды.

Актерлар гына булгач —  бу әле театр түгел. Тамашачылар кирәк иде. hәм актерлар үзләренең “Песи, Әтәч hәм Төлке”  дигән беренче спектакеле белән Алабуганың балалар йортына киттеләр. Ә кайда тагын? Ич әти-әнисез үскән балалар бөтенесеннән күберәк әкияткә мохтаҗ. Бу кыш иде. 3о декабрьдә, яңа ел алдыннан. Балалар спектакльны пәлтәләрдә hәм башлыкларда карадылар – залда шулай салкын булган иде. Ә актерлар, тамашачылар өчен  якты сарафаннарда җырладылар, биеделәр, аларны үзләренең мәхәббәте белән җылыттылар…

Бу көн – беренче спектакльне күрсәтү көне – 1987 елның 30 декабере — сабыйлар өчен театрның туган көне булды.

Ә аннары Александр Яковлевич ташланган мәктәп тапты, шәhәрнең төп башлыгы йортның бер өлешен театр астына алырга рөхсәт итте, hәм могҗизалар башланды.

Мәктәп чишенмәлеге театрның чишенмәлегенә әйләнде, холл — театрның

фойесына, мәктәп коридоры  актерларның сүрәтләре күргәзмәсенә әйләнде! Кинәт, шушы үзгәрешләрдән соң театрды кошлар җырлый башлады.

Әйе-әйе! Бу чын, hәм аннары күп еллар шәhәрдә торучылар курчак театырын — балалар hәм кошлар өчен өй диеп атап йөрттеләр.

 “Чудо – Юдо” дигән гаҗәеп музыкаль әкият бу өйдә беренче спектакль  булды.

Бу спектакльның җырыннан сүзләр театрга килгән бөтен кеше өчен шигарь булды:

Дуслык бөтен киртәләрне җимерә!

Бәхетле шул, кемнең янында бар дус.

Дуслар белән бергә яшәсәгез

Явызлыктан hәм ваемсызлыктан сакланырсыз.

Кара түгәрәк таркалыр!

Шәhәрдә “Курчак театры” тукталышы барлыкка килде, hәм бәләкәй балалар әйбәт әкиятләр тыңлый башладылар, ә зур заводның эшчеләре ял көннәрендә әтиләр белән әниләргә әйләнделәр, сабыйларын матур киендереп Театрга алып бардылар.

Менә шундый тарих. Ләкин, бу театрның тарихы түгел, ә аның дөньяга килүенең тарихы. Ә үзе театр яши, үзгәрә яңа әкиятләр иҗат итә. Әмма, күптән зурлар өчен китаплар укый торган, үзенең беренче тамашачыларыннан аермада, театрда озакка урнаштылар “Кечкенә кыз”, “Хаврошечка”, “Җәнлекләр табибы”, “Кызыл башлыклы кыз”, “Итекле мәче”  hәм “Кар кызы”. Театрның үзенең елъязмасы бар, әмма синең өчен, безнең бәләкәй театрал, безнең театрның тарихы спектакель “рәсемнәреннән”.

Әйдә дус булабыз!

www.chelny-puppet.ru

КУРЧАК ТЕАТРЫНЫҢ ӘНКӘСЕ

Мәгълүм ки, кораб язмышы шактый дәрәҗәдә аның капитаныннан тора. Театрның тормышын да аның җитәкчелеге билгели. Театрда җитәкче ике — директор һәм режиссер. Бу очракта һәр икесенең үз урыннарын белеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп эшләүләре мәслихәт. Әлеге җәһәттән «Әкият» Татар дәүләт курчак театры җитәкчеләре — директор Роза Яппарова һәм баш режиссер…

Мәгълүм ки, кораб язмышы шактый дәрәҗәдә аның капитаныннан тора. Театрның тормышын да аның җитәкчелеге билгели. Театрда җитәкче ике — директор һәм режиссер. Бу очракта һәр икесенең үз урыннарын белеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп эшләүләре мәслихәт. Әлеге җәһәттән «Әкият» Татар дәүләт курчак театры җитәкчеләре — директор Роза Яппарова һәм баш режиссер Илдус Зиннуров матур үрнәк. Беренчедән, алар республикабызның мәдәни тормышындагы бер генә мөһим вакыйганы да калдырмаска тырыша. Һәм кайчан күрсәң дә, гел бергә алар. Курчакларның әнисе һәм әтисе, диярсең. Үзара дуслык, аңлашу булганда проблемаларны да хәл итү җиңелрәк, әлбәттә. Әкияти сарайларга тиң нинди бина салдырдылар! Йорт җиткезү илбашлар алмашынган чорга туры килсә дә, эш өзелмәде. «Әкият» театры җитәкчеләренең эшне башлап җибәргән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә һәм аны ахырына җиткергән Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләре бик зур. Әмма яңа бинада эшләп китү җиңел булмагандыр. Ут кую һәм тавыш яңгырату җайланмалары гына да 85 мең сумга төшкән. Йорт зуррак булган саен чыгымнар да үсә. Өстәвенә, балалар учреждениеләренә таләпләр дә зурдан.

Тормышта никадәр югарырак үрләр яуласаң, гомер бәйрәмеңне каршылау шулкадәр күңеллерәктер, мөгаен. Менә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры директоры, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарованың да матур гомер бәйрәме якынлаша. Әйтергә кирәк, Роза Сәетнур кызы үзенең эшенә бик тә туры килә. Ул Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлаган. Татар, урыс, дөнья әдәбияте классикларының әсәрләрен укып күңелен баеткан, үзен педагог булырга әзерләгән. Курчак театры исә нәкъ менә педагогика һәм сәнгать чигендәге оешма ул. Шуңа өстәп Роза ханым ике дәүләт телен дә бик әйбәт белә. Университетны тәмамлагач, бераз «Социалистик Татарстан» гәзитендә эшләп алганнан соң, Бөгелмә шәһәрендә үзе укыган 3 нче мәктәптә укытучы, район гәзитендә дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары булып эшләргә туры килгән аңа. Ә 1979 елда Казанга күчкәч ул Курчак театрына эшкә килә. Башта оештыручы педагог, аннары әдәби бүлек мөдире булып эшли. Роза Яппарова күренекле шагыйрь, язучылар Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Ренат Харис, Равил Бохараев, Зөлфәт Маликов, Борис Вайнер, Лев Кожевниковны нәни тамашачылар өчен әсәрләр язарга җәлеп итә. Һәм курчак театрлары өчен «Серле алан» дип исемләнгән пьесалар җыентыгын чыгаруга ирешә. Ә 1993 елда театр коллективы үзен оста оештыручы буларак күрсәткән Роза Яппарованы директор итеп билгеләүне сорап, Татарстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, соңгы берничә дистә ел эчендә, ә биналы булгач бигрәк тә, курчак театры республикабызның матур вә мөһим бер бизәгенә әйләнде. Анда билетлар 1-2 ай алдан сатылып бетә. Берсеннән-берсе матур спектакльләрне карарга нәни тамашачылар зал тутырып йөри. Курчак уйнаучы артистлар республикабыз районнары, Русия шәһәрләре буйлап һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Театрыбыз Курчак театрлары эшлеклеләре халыкара оешмасы (УНИМА) оештырган фестивальләрдә катнашып, Германиянең Брауншвейг, Боттроп, Төркиянең Адана, Измир, Бурса, Анкара, Болгариянең Стара-Загора, Тырговиште, Франциянең Канны, Финляндиянең Иисалми, Хельсинки һ.б. шәһәрләрдә осталыгын күрсәтеп, үзенә белем туплап, гыйбрәт алып кайтты. «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының бүгенге тормышы турында сөйләүне үтенеп, без директор Роза Яппаровага мөрәҗәгать иттек.


— Без гомер-гомергә ике телдә иҗат итүче театр булдык, бүгенге көндә дә театрыбызда татар һәм урыс төркемнәре актив эшләп килә, — дип башлады ул сүзен. — Яшерен-батырын түгел, бөтен Идел буенда — Чуашстан, Мари Иле, Мордовиядә курчак театрларында милли төркемнәр ябылды, чөнки тамашачы җыя алмадылар. Хәтта ут күршеләребез башкортларда милли телдә спектакльләр уйналмый диярлек. Башкорт язучылары әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итеп куялар. Безгә дә берничә шундый спектакль алып килгәннәр иде. Артистларның сөйләмнәре урысча бик үк камил булмаганга, шәхсән үземдә бу сәхнә әсәрләре бик уңай тәэсир калдырмады, чөнки сәхнәдән матур, дөрес яңгырашлы әдәби тел генә ишетелергә тиеш. Кызганыч ки, милли төркемнәр ябылганга күрә, гомерләре буе театрда эшләп зур тәҗрибә туплаган кайбер бик талантлы артистларга да урыс төркемнәренә кушылып, аларга ярдәмче булып йөрергә туры килә.

— Роза ханым, яңа матур бинага күчкәч татар тамашачыларының саны бераз булса да артмадымы соң?

— Дөрестән дә, яңа бинага күчкәч татар балалары күбрәк килә башлады. Элек без аена 1 татар спектакле куйсак, хәзер атнаның һәр чәршәмбе, шимбә, якшәмбесендә милли спектакльләр күрсәтәбез, димәк, аена 12 тапкыр татар спектакле уйнала дигән сүз.

— Татар тамашачысын театрга тарту өчен нинди чаралар күрелә?

— Чаралар күп. Шуларның берсе — татар тамашачысын җыючы билет сатучыларга хезмәтләре өчен арттырып түләү. Мәсәлән, урыс спектакльләренә билет таратучы 250 кешелек зур залны тутыра икән, аңа җыйган акчаның 10 проценты, ә татар спектакльләренә билет сатучы 100 кешелек кече залны тутыра алса, аңа табышның 15 проценты түләнә. Кече залны махсус үзем эшләттем. Буш урыннар күп кала торган булса бер дә күңелле түгел, ахыр чиктә театр сөюче тамашачы да бездән бизәр дип курыктым. Курчак театры — гомумән, камера сәнгате ул. Танылган киносценарист Резо Габриадзенең, мәсәлән, Тбилиси шәһәрендә үзенең марионеткалар театры бар. Анда тамаша залы нибары 46 урынга исәпләнгән. Зал кечерәк булган саен, балаларга тәэсир итү мөмкинлеге зуррак.

— Роза ханым, яңа бинага күчкәч билет бәяләре дә артты. Хәзер билет бәясе 300 сум. Тамашачы кыйммәтсенеп зарланмыймы соң?

— Иң башта зарланулар булды, әлбәттә. Әмма без куйган бәя артык зур дип уйламыйм, чөнки курчак спектаклен чыгару да бик кыйммәткә төшә. Бездә бер спектакльдә катнашучы курчаклар саны 28 гә җитә. Гомумән, театрыбызда аз курчаклы спектакльләр юк, чөнки сәхнә күренешләрен еш алмаштырып торып кына нәни тамашачыларның игътибарын тотып торып була. Ә курчаклар кыйммәт. Мәскәүдә, мәсәлән, курчак ясау остаханәсе бар. Анда бер курчакның бәясе 500 доллардан алып 1 мең долларга кадәр. Чит илдә курчак бәяләре тагын да кыйммәтрәк. Шәхсән үземә Русия курчак театрларында да, чит илләрдә дә күп булырга туры килә. Безнеке кебек югары дәрәҗәдә эшләнгән курчаклар бүтән беркая да юк диярлек.

— Бездә аларны кем эшли?

— Театрыбызда ирле-хатынлы рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийлар озак еллар тугрылыклы хезмәт итте. Хатыны — алман кызы, ире — украин. Гаҗәеп эш сөючән, җаваплы кешеләр иде алар. Губскийлар гаиләсенең күптән инде шәһәр читендә яшисе килгән булган. Мәгълүм ки, шәһәр читеннән үзәккә эшкә вакытында килеп җитү җиңел түгел. Шуңа күрә мин аларга эшкә соңрак килергә дә рөхсәт иткән идем. Әмма рәссамнарым, соңга калып йөрергә цех хезмәткәрләреннән оят, дип театрдан бөтенләйгә китәргә булды.

— Губскийларга алмашка кем килер икән?

— МХАТның постановка бүлеген тәмамлаган Сергей Рябинин исемле егетне театрга баш рәссам итеп алдык. Былтыр Яңа елга аның белән «Волшебные снежинки» спектаклен куйдык. Әмма егет драма театрлары бүлегендә укыганга күрә, курчак театры үзенчәлекләрен белеп бетерми. Киләсе елга бик талантлы Санкт-Петербург рәссамы Захар Давыдов белән «Ханума» спектаклен куярга ниятләп торабыз. Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен тәмамлаган рәссам Екатерина Спиридонованы эшкә алдык. Чыннан да, алмаш әзерләү бик мөһим. Безнең режиссерларыбыз да олы яшьтә. Шуны истә тотып Татарстан Мәдәният министрлыгы Рафаэль Таһиров исемле бик талантлы артистыбызны Санкт-Петербург театр академиясендә режиссерлыкка укыта. Киләсе елга ул рәссам Екатерина Спиридонова белән «Золушка» әкиятен куярга әзерләнә.

— Драматургларыбыз матур әсәрләр белән куандырамы соң?

— Әйбәт спектакль драматург өстәлендә туа, дигән бер акыл иясе. Кызганыч ки, соңгы елларда безгә әйбәт әсәрләр аз килә. Үз вакытында шагыйрьләр Ренат Харис, Зөлфәт Маликов, Равил Бохараев безнең өчен матур әсәрләр иҗат итте. Драматург Туфан Миңнуллинның да алты әсәре куелды. Урыс телле тамашачыларыбыз өчен Борис Вайнер яза. Шагыйрә Наилә Ахунованың да бер әсәре куелды. Лев Кожевников Мәдәният министрлыгында, аннары В.Качалов исемендәге театрда әдәби бүлек мөдире булып эшләгән кеше буларак сәхнә әсәре үзенчәлекләрен яхшы белә. Аның пьесалары театрларыбызда бүген дә зур уңыш белән бара. Бүгенге көндә репертуарыбызда «Кәҗә белән Сарык», «Су анасы» әкиятләре нигезендә Гәрәй Рәхим һәм Зиннур Хөснияр эшләгән инсценировкалар буенча куелган спектакльләр бар. Кызганыч ки, хәзерге заман драматургларыбыз курчак театры закончалыкларын, балалар психологиясен белеп бетерми. Бу бигрәк тә үзебезнең татар драматурглары язганнарында күренә.

— Роза ханым, быел сез Мәдәният министрлыгы белән берлектә беренче мәртәбә «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивален зурлап оештырдыгыз. Дөресен генә әйткәндә, без журналистлар нәни тамашачы өчен спектакль куюның нинди җитди вә катлаулы эш икәнен күзалдына да китермәгән идек.

— Курчак театры иң башта өлкәннәр өчен оештырылган бит. Япониядә, Кытайда әле һаман да зурлар өчен курчак театрлары эшли. Италия, Франция, Чәхия һ.б. Аурупа илләрендә һәм Русия курчак театрларында зурлар өчен спектакльләр куела.

Фестивальдә, мәсәлән, Кострома курчак театрының язучы А.Чехов әсәре буенча куелган «Медведь» спектакле искиткеч шәп булды. Ул спектакль «Алтын битлек» алган. Дөрестән дә, мондый фестивальләр артист, режиссерларның иҗат офыкларын киңәйтә. Без, мәсәлән, күптәннән зурлар өчен спектакль куярга хыяллана идек. Фестивальдән соң бу теләк тагын да көчәя төште. Инде әйткәнемчә, киләсе елга «Ханума» спектаклен куярга җыенабыз.

— Роза ханым, шундый зур театр белән җитәкчелек итәр, халыкара фестивальләр үткәрер өчен бик күп көч кирәк. Сез яшьтән үк көчле шәхес идегезме, әллә яши-яши көч өстәлә бардымы үзегезгә?

— Әнием үлгәндә миңа нибары 7 яшь иде. Әнием үләсен алдан белгән, шуңа күрә мине әтием белән бик иркәләделәр. Елның һәр фасылында өстәлебездә җиләк-җимеш тулып тора иде. Күлмәкләрем күп, бер кешедә дә булмаган уенчыкларым бар иде. Шул сәбәпле әни үлгәндә бик йомшак күңелле, иркә бала булганмын. Әмма тормыш нык булырга өйрәтте. Рухи көч кан белән дә киләдер, мөгаен. Әтием гомере буе мәктәп директоры булып эшләде, ә әнием әдәбият укытучысы иде.

— Матур бинагыз булды. Инде хәзер тынычланып калгансыздыр…

— Директор булгач һаман нәрсә өчендер көрәшергә туры килә. Бүгенге көндә, мәсәлән, безнең гаражыбыз, декорацияләр ясый торган столяркабыз юк. Салкында торгач, машиналарыбыз кабынмый. Столярка иске бинаның ишегалдында бар. Әмма аннан безне куалар.

— Ә хатын-кыз буларак ниләр телисез?

— Һәр чорның үзенең шатлыклары. Хәзер бөтен хыялым — балаларымның, оныкларымның бәхете. Ике игезәк кызыбыз бар. Алар бер-бер артлы кияүгә чыкты, бер-бер артлы балалары туды. Иремнән бик уңдым. Ул күрше авыл егете, бер мәктәптә укыдык. Аннары ул педагогика университетында физика-математика белгечлеген алып чыкты. Югары уку йортын тәмамлауга ук өйләнештек. Ул миңа әти урынына да, ир урынына да булды. Үзе менә 25 елдан артык вакыт Г.Камал исемендәге театрда хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Икебез дә бер өлкәдә эшләгәнгә күрә, ирем соңга калып кайтуларымны, фестивальләргә, командировкаларга, иҗат кичәләренә йөрүемне аңлый. Һәр ел саен әле бер, әле икенче кызым һәм аларның балалары белән ял итәргә барабыз. Мин йөзәргә бик яратам, фитнеска йөрим. Хәзер бөтен шатлыгым әнә шул. Һәм, әлбәттә инде, театр.

P.S. «Мәдәни җомга» гәзите хезмәткәрләре матур гомер бәйрәмендә Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Сәетнур кызы Яппаровага саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары тели.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

madanizhomga.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *