Кошлар моны сон елгасы буендагы – Материал (1,2,3,4 класс) на тему: Диктанты по татарскому языку для 1 — 4 классов | скачать бесплатно
Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә — Игенчеләр турында җырлар
Интертат электрон газетасы иң мактаулы хезмәт ияләренең берсе — игенчеләр турындагы җырларны искә төшерә.
Чайкала иген кырлары
Галимҗан Латыйпов сүзләре, Исмай Шәмсетдинов көе.Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары;
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Бер офыктан бер офыкка
Җәелгән иген кыры.
Иртәдән кичләргә кадәр
Яңгырый хезмәт җыры.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Без барасы юллар якты,
Безнең юллар үр менә.
Бу кырларда җигүле ат
Дугасыннан күмелә.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Кырларым – басуларым
Шамил Маннапов сүзләре, Әнвәр Бакиров көе.Иң беренче аяк баскан
Кырларым-басуларым.
Яшел дулкыннар кузгата
Йөрәгем ярсуларын.
Бай кырларым сез,
Моң-җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.
Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.
Яшьлегемдә шунда күрдем
Алсу таң атуларын.
Иң беренче мәхәббәтем —
Кырларым-басуларым.
Бай кырларым сез,
Моң-җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.
Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.
Кайткан чакта, балаң итеп,
Язмыш сездән аермасын,
Кырларым-басуларым.
Бай кырларым сез,
Моң-җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.
Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.
Туган туфрак
Вәсим Әхмәтшин көе, Галимҗан Латыйпов сүзләреЧылтыр-чылтыр аккан чишмәләрем,
Сабый чактан кергән моңнарым.
Шушы изге җирдән атлап киттем
Матурлыгын тоеп дөньяның.
Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.
Туган җирем, туган киңлекләрем,
Изге туфрак, зәңгәр күкләрем.
Кайгымны да, шатлыкларымны да
Синең белән бергә кичердем.
Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.
Чит җирләргә китсәм,
Сагынып кайтам
Өннәремдә күрәм, төшләремдә —
Ал шәфәкъле авыл кичләрен.
Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.
Буразналар
Җәүдәт Фәйзи көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләреҖырлар җырлап кырга чыгам
Таң сызылган сәгатьтә,
Йөрәк соң ничек йокласын,
Кошлар йокламый хәтта.
Буразналар, буразналар —
Йөгерек дулкыннар.
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..
Китсәм, кайтам кырларыма
Янып көярлек булып.
Гармун сыры — буразнаны
Сыйпап сөярлек булып.
Буразналар, буразналар —
Йөгерек дулкыннар.
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..
Хезмәт шавы, кошлар җыры
Уятсын иген кырын.
Сызсыннар көмеш сабаннар
Җиргә буразна сырын.
Буразналар, буразналар —
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..
Көзге шатлык
Разил Вәлиев сүзләре, Илдус Япуков көеӘйләнә җирем яктыга,
Син дә бер очып әйлән!
Уйна, бие, җырлар җырла, —
Авылда бүген бәйрәм!
Түгәрәк ипи шикелле
Тулган Ай йөзә күктә.
Көз аенда дөнья — муллык,
Яшьләр кавышу көтә.
Күз иярми игенченең
Аяк басуларына.
Җитезлеккә өйрәнгәндер
Иген басуларында.
Кояш төсле көләч йөзле,
Арып кайтса да эштән, —
Игенченең күңеленә
Кырлар шатлыгы күчкән.
Көз аенда кияү килә,
Йортларга төшә килен.
Игенчеләр арасыннан
Батырлар сайлый илем.
Күз иярми биюченең
Аяк басуларына.
Батырлыкка өйрәнгәндер
Иген басуларында.
Татарстан икмәге
Роберт Миңнуллин сүзләре, Заһид Хабибуллин көеБасулар алтын игенле,
Басулар искитмәле!
Татарстан икмәге.
Ил табынын бизи бүген,
Бизи бүген ил табынын
Татарстан икмәге.
Тик игенче игеннәрен
Җиңел генә икмәде.
Шуңа күрә кадерле ул
Татарстан икмәге.
Шуңа күрә кадерле ул,
Кадерле ул шуңа күрә
Татарстан икмәге.
Икмәк өчен көрәш бара,
Көрәш әле бетмәде.
Туган илгә куәт өсти
Татарстан икмәге.
Туган илгә куәт өсти,
Куәт өсти туган илгә
Татарстан икмәге.
Игенченең бер көне дә
Бер дә юкка үтмәде.
Ул бит безнең иң көчле җыр —
Татарстан икмәге.
Ул бит безнең иң көчле җыр,
Иң көчле җыр бит ул безнең
Татарстан икмәге!
Алтын кырларда
Хәсән Шабанов сүзләре, Әнвәр Бакиров көеКанат кагып
Кошлар сайраган чагында
Бөдрә талларда,
Җәй кояшы җиргә
Якты нурын чәчеп
Хезмәт батырлары
Җырлап иген ура
Алтын кырларда.
Су буенда таллар,
Куе камышкайлар
Суга иелгән…
Таллар кебек сыгылып,
Камыш кебек куерып
Уңган игеннәр.
Хезмәт батырлары
Җырлап иген ура
Алтын кырларда.
Иген кырлары
Әхмәт Ерикәй сүзләре, Әнвәр Бакиров көеЯратам мин, дуслар, яратам
Җәйге таңның алсу нурларын;
Җырлап үтсәм иркен кырларда,
Яңрап кала минем җырларым.
Яңрасын җырлар,
Шауласын кырлар,
Заман гөрләсен!
Тирбәлсеннәр тирәкләр,
Безнең кайнар йөрәкләр
Тынгы белмәсен!
Иртә белән эшкә барганда,
Бигрәк матур сайрый тургайлар.
Кошлар тавышына кушылып
Җырлый төсле ямьле тугайлар.
Яңрасын җырлар,
Шауласын кырлар,
Заман гөрләсен!
Тирбәлсеннәр тирәкләр,
Тынгы белмәсен!
Иген арасыннан узганда,
Тәмле икмәк исе бөркелә;
Чайкалалар алтын игеннәр,
Илһам биреп безнең күңелгә.
Яңрасын җырлар,
Шауласын кырлар,
Заман гөрләсен!
Тирбәлсеннәр тирәкләр,
Безнең кайнар йөрәкләр
Тынгы белмәсен!
Игенче
Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре, Мирзанур Фәрукшин көе.Басуларда тургай җырын,
Ул ишетә беренче.
Кояш чыгып таң атуга
Уяна ул игенче.
Кушымта:
Мактулы да, хөрмәтле дә,
Хезмәтне сөйгән кеше,
Тирен түгеп таңны яклый
Кыр хуҗасы игенче.
Ил табынын баетуда
Зурдан аның өлеше
Иртә таңнан кичкә кадәр,
Хезмәт куч игенче.
Кушымта.
Авыр хезмәт, күп көч сорый,
Җиңел түгел җир эше,
Уңыш сиңа һәрвакытта
Юлдаш булсын игенче.
Үлмәс авыл, җырлап яшәр ул!
Азат Имаев көе, Рамил Чурагулов сүзләре«Авыл бетә икән, үлә…» дигән
Хәбәр йөри. Бу бит чи ялган!
Тырыш, уңган, моңлы авыл халкы
Дөньяларны гомер туйдырган.
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Без үстергән икмәк һәр табынны
Бәрәкәткә төреп ямьнәр ул.
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата,
Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!
Басуларда күпереп икмәк үсә,
Һәр ихата тулы мал-туар.
Ил-йортларның куәт-бәрәкәтен
Артырыплар тора авыллар.
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Без үстергән икмәк һәр табынны
Бәрәкәткә төреп ямьнәр ул.
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата,
Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!
Һич югалмас, бетмәс, үлмәс авыл!
Тырышыплар, җырлап эшли ул.
Туйлар уза, гаилә кора яшьләр…
Авыл исән, җырлап яши ул!
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Без үстергән икмәк һәр табынны
Бәрәкәткә төреп ямьнәр ул.
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата,
Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!
Урам-урам булып төзек йортлар
Авылларда калкып чыкканнар,
Бала-чага тавышына куш(ы)ла
Сандугачлар, моңлы тальяннар!
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Без үстергән икмәк һәр табынны
Бәрәкәткә төреп ямьнәр ул.
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата,
Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!
Дан сиңа, игенче!
Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре, Инсаф Хәбибуллин көе.Басуларда тургай җырын,
Ул ишетә беренче.
Кояш чыгып таң атуга
Уяна ул игенче.
Кушымта:
Мактулы да, хөрмәтле дә,
Хезмәтне сөйгән кеше,
Тирен түгеп таңны яклый
Кыр хуҗасы игенче.
Ил табынын баетуда
Зурдан аның өлеше
Иртә таңнан кичкә кадәр,
Хезмәт куч игенче.
Кушымта.
Авыр хезмәт, күп көч сорый,
Җиңел түгел җир эше,
Уңыш сиңа һәрвакытта
Юлдаш булсын игенче.
Дан сиңа, игенче!
Иген иккән хөрмәтле
Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләер, Рим Гыйлметдинов көе.Карап күзләр сөенсеннәр
Җирдә үскән хөрмәткә,
Яшәү көче, тормыш яме,
Табын күрке – икмәктә.
Кушымта:
Тирен түгеп илгә икмәк
Үстергәннәр хөрмәтле,
Сокландыра, баш идерә
Игенчеләр хезмәте.
Күңел биреп эшләгәнгә
Һәрчак юмарт Җир – ана.
Ихтирамлы, мәрхәмәтле
Булсак иде без аңа.
Кушымта.
Аның белән яши авыл,
Икмәк көйли тормышны,
Илгә муллык алып килсен,
Көзләр булсын уңышлы.
Икмәк булса табында
Заһид Фәйзи сүзләре, Әнвәр Бакиров көеМатур язда, иртә ал таңнарда
Хезмәт керсә басу-кырларга,
Игеннәр мул, шатлык олы була,
Көчле була канат җырларда.
Басуларда иген уңса,
Күтәрелә күңелләр;
Муллык, тынычлык булганда
Гөрләп үтә гомерләр!
Арыш-бодай үсә дулкынланып,
Хуш исләрен кырга таратып;
Иген шаулый кайнар йөрәкләрдә
Яшәү дәрте, шатлык яңартып.
Басуларда иген уңса,
Күтәрелә күңелләр;
Муллык, тынычлык булганда
Гөрләп үтә гомерләр!
Җир уңышы, ил муллыгы бирә
Күңелләргә көрлек-шатлыклар;
Табыннар мул була, хәзинәдә
Тулып торса орлык-ашлыклар.
Басуларда иген уңса,
Күтәрелә күңелләр;
Муллык, тынычлык булганда
Гөрләп үтә гомерләр!
Татарстан яшьләре җыры
Илдар Юзеев сүзләре, Александр Ключарев көеҖыр яраткан башкалага
Җыелдык төрле яктан:
Әтнә, Сарман, Минзәләдән, Бөгелмәдән, Шөгердән —
Якыннан һәм ерактан.
Бездә көч, йөрәк дәрте
Сүнмәслек, сүрелмәслек.
Киләчәкне якынайта
Хезмәт сөюче яшьлек.
Кин Иделнең суларына
Кушылган елга кебек,
Кама, Зөя, Чирмешәннәй, Агыйделдән, Мишәдән
Яна жыр алып килдек.
Бездә көч, йөрәк дәрте
Сүнмәслек, сүрелмәслек.
Киләчәкне якынайта
Хезмәт сөюче яшьлек.
Без барабыз эшләп, төзеп,
Коммунистик көннәргә.
Эшче, ташчы, игенченең, илгә нефть бирүченең
Исеме китсен илләргә.
Бездә көч, йөрәк дәрте
Сүнмәслек, сүрелмәслек.
Киләчәкне якынайта
Хезмәт сөюче яшьлек.
Яшәсен безнең колхоз
Айрат Нәбиев көе, Рамил Чурагулов сүзләреШәһәрне ашата авыл.
Авылларда бар да бар:
Сөт, май, каймак, ит һәм икмәк…
Тел йотарлык бал да бар!
Җырга күмеп дөньяларны
Урамнардан җырлап уз.
Яшәсен җирдә авыллар,
Яшәсен безнең колхоз!
Дуслык, туганлык кадерен
Авылларда беләләр.
Гөрләп уза сабантуйлар,
Гөрләп уза өмәләр.
Җырга күмеп дөньяларны
Урамнардан җырлап уз.
Яшәсен җирдә авыллар,
Яшәсен безнең колхоз!
Колхозларсыз яшәп булмый,
Бердәмлектә безнең көч.
Аерылганны аю ашый…
Җырлап бара безнең эш!
Җырга күмеп дөньяларны
Урамнардан җырлап уз.
Яшәсен җирдә авыллар,
Яшәсен безнең колхоз!
intertat.tatar
Кайталар, кайталар инде аккошлар…. Вакыйга. Татар-Ислам
2014 Фев 17
Моннан 25 ел элек мин дә Әфганстан чигендә, Аму-Дәрья елгасы аша салынган «Дуслык күпере” янында идем. Аклы — кара сызыклы чик буе баганасы ике илне аерып тора. Гаскәрләр чыгуны күрү күңелдә уйлар өермәсе булып бөтерелә. Төрле-төрле киемдәге гаскәриләр һәм сугыш техникасы. Моторлар гүләвенә, алардан чыккан кара зәңгәрсу ачы төтен кушылып, күзләрне ачыттыра. Рухи халәт чоңгылдан-чоңгылга чумып, күңелне, җанны әллә нишләтә, бораулый. Гаскәрләр чыгуын карап, күзәтеп тору да җанга авырлык, йөк булып сарыла. «Ярдәм» мәчетендә мөселман кызлары «Иман йорты» проекты һәм Мөслимәләр клубының эшчәнлеге турында сөйләште. Моторлар гүләүдән елга буендагы камышлыктан ояларын калдырган ана үрдәкләр үзәк өзгеч аваз белән булачак бәпкә оялары өстендә әйләнәләр. Их, ярдәм итәсе иде үзләренә! Бу да сугышның оя туздыру дәһшәтенең шигарәсе, фаҗигасе иде.…Күпердән 40 нчы Армия командиры Борис Всеволодович Громов күренде. Бераз сөзәкләнеп күтәрелгән иңкүлектә — Мәскәүдән килгән хәрби башлыклар, генераллар. Халык аны һәм солдатларны каршылый. Сөйләшү, аңлашу кыска. Шулчак тиз генә җаен табып, Громов белән беренче булып әңгәмә кордым. Татарстанны, татар сугышчыларын белә. Аның шәхси шоферы да татар егете булуын әйтте ул…
Гомерләр уза. Менә без тагын Матбугат йорты янәшәсендәге мәйданда, 25 елдан соң, байтак якташларыбыз белән очраштык. Әфган солдатлары да олыгаялар, кайсыларының чәчләре чаларган. Аларны бергә җыеп, котлау кирәкле шәйдер. Әмма аларның ташламалары бетерелүе эчне пошыра. Бик тә авыр яшәгәннәре бар бит аларның. Радиода әфганчы командир Руслан Солтан улы Аушевның чыгышы күңелләрне кузгатырлык иде. Ул төрле сугышларда катнашканнарның министрлыгы булырга тиешлеге хакында дәлилләп сөйләде. Тыңлаучылар аны хуплады.
Әле бит уллары мәңгелеккә күчкәннәрнең аналарының хәлен кем белә? Алай дигәннән, сугышчы егетләребезнең инде байтагы арабыздан китеп бара. Бу бик кызганыч, әлбәттә! Нишләмәк кирәк? Сугыш дигән ямьсез сүз, еллар узгач та, адәм балаларын куып тота.
Мәйданга килүче аналарның да сафы сирәгәя. Әфган сугышында катнашкан туташларыбыз да инде йөз ташлаган, үзгәргәннәр. Кайсыларының йөзләренә сагышлы сары өрфия ягылган. Венера, Гүзәлия — әле сафта. Гүзәлия – Медицина университеты доценты.
Әйтергә теләгән иң мөһим фикерем шул: Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнарны рәнҗетмисе иде! Ил кушкан, алар барган. Минем күңелемнән, күз алдымнан һич тә берәү китми.
Күперне чыгып, җиргә аяк баскач, сары бушлатлы берәү җирне үбеп, авызына туфрак капты. Менә, җәмәгать, ватан туфрагы да никадәрле газиз вә кадерле!
Әйе, «Кайталар, кайталар инде аккошлар” дигән җыр да бар. Алар быел да кайтачак, Аллаһы боерса. Канатлары каерылмыйча, һәр яз саен кайтсыннар инде, кайтсыннар.
Ватан кушкан бурычны үтәүчеләрнең дә канатлары каерылмасын иде!
Башка мондый сугышлар кабатланмасын, кайгы-хәсрәт, югалтулар берәүнең дә ишеген какмасын иде, Раббым!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе,
«Ярдәм” мәчете
www.tatar-islam.com
Туган ягым елгалары. Ашыт елгасы.
Проект эшенең паспорты
1. Проект исеме: “Туган ягым елгалары. Ашыт елгасы”
2. Проектны әзерләде: Мөлекова Алинә Илнур кызы, 2 сыйныф укучысы
3. Проектның җитәкчесе: Хәлиуллина Раузалия Рәис кызы
4. Проект кайсы фәнгә нигезләнеп үткәрелә: әйләнә — тирә дөнья
5. Проектның башка фәннәр белән бәйләнеше: тарих, әдәби уку, математика.
6. Проект нинди яшь үзенчәлегенә карата кулланыла: 7-15 яшь
7. Проектның төре: эзләнү эше
8. Проектның максаты: Ашыт елгасының тарихын, тереклек һәм үсемлекләр дөньясын,аның бүгенге хәлен өйрәнү .Елганың кеше тормышында,авыл хуҗалыгында зур әһәмияткә ия булуын исбат итү.
9. Дидактик максат: укучыларның интернет челтәреннән мәгълүматне , сүзлекләрдән, китаплардан кирәкле белешмәне эзләп таба белүләренә ирешү.
10. Проектның бурычлары:
1. Ашыт елгасының тарихын өйрәнү.
2. Ашыт елгасының табигате ,аны саклау.
3. Елганың кешеләргә файдалы булуын билгеләү
4. Бүгенге көндә Ашыт елгасын ,табигатен саклау буенча башкарылган эшләрне өйрәнү.
11. Проекта күтәрелгән сораулар: Ашыт елгасы турында мин нәрсә беләм соң? Бүгенге көндә экологик яктан елгага нинди куркыныч яный?
12. Аннотация: Су –кеше яшәгән мохитның бер өлеше. Авыл яныннан елга агу- зур әһәмияткә ия. Авыл хуҗалыгында игеннәрнең мул уңыш бирүе дә,урманнарда агачларның,болыннарда үләннәрнең яхшы үсүе дә шушы елгага бәйле. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Ашыт елгасы бездән соңгы буыннарга да чиста сулы, матур елга булып калырга тиеш.
13. Эзләнү эшемнең нәтиҗәсе: Сулыклар ,елгалар,күлләр,чишмәләр – безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Борынгы бабаларыбыз үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр.
Безнең авылларда тырыш, эшкә булган кешеләр яши. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Чөнки Ашыт елгасы бездән соңгы буыннарга да чиста сулы, матур елга булып калырга тиеш.
14. Практик эшемнең әһәмияте: күтәрелгән проблемалар өлешчә үтәлү нәтиҗәсендә,бүгенге көндә Ашыт елгасы мул балыклы, Кызыл китаптан гына таба алырлык сирәк үсүче төнбоеклы, сайрар кошларның туган йорты булып кала бирә.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
Зур Битаман гомуми урта белем мәктәбе
Тема: Туган ягым елгалары.
Ашыт елгасы.
Мөлекова Алинә Илнур кызы
3 класс
Җитәкчесе: Хәлиуллина Раузалия Рәис кызы
Олы Битаман гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
2015 ел
Эчтәлек
Кереш өлеш 3
I Төп өлеш
1.1 Ашыт елгасының тарихы 4
1.2 Ашыт елгасының табигате 4-5
1.3 Ашыт елгасы-табигый заказник 5-6
2. Елганың бүгенге халәте,елганың проблемалары 6-7
2.1.Проблеманы чишү юллары 7
3. Йомгаклау өлеше 7
Кулланылган әдәбият 8
Кушымта 9-11
Кереш
Су –кеше яшәгән мохитның бер өлеше генә түгел.Борынгылар суны изгеләштереп караганнар, аның кочагыннан җир,тереклек барлыкка килә дип уйлаганнар. Авылларга, шәһәрләргә нигез салучылар да иң башта су чыганакларын эзләгәннәр — якында эчәргә яраклы су булмаса , иген үстерергә дә, терлек асрарга да уңайсыз булыр иде.
Яшәү ямен югалтса да, куанычы булса да, борчу – хәсрәтен онытырга да су янына килгән кеше.
Авыл яныннан елга акса,бар кешегә дә рәхәт: кош-корт та үстереп була,терлек асрарга да уңайлы, бакчада яшелчә дә ,җиләк-җимеш тә яхшы үсә. Эссе җәй көннәрендә янгын куркынычы чыкса да су запасы була, янгынны тиз сүндерергә мөмкин.
Минем авыл яныннан да бик матур елга ага. Ашыт елгасы ул.(кушымта1) Табигатенең матурлыгы,бай урманнары, мул печәнле болыннары, балык тулы шушындый елгасы булган авылда туып үсүем белән мин горурланам.
Җәй буе рәхәтләнеп суында коенган, кышын бозында тимераякта шуган,тау битләреннән чана-чаңгыда шуып уйнаган Ашыт елгасы турында мин нәрсә беләм соң? Бик аз беләм икән ич. Ашыт елгасы турында күбрәк белү теләге белән мин эзләнүләр эшен башлап җибәрдем. Бу эштә миңа әти-әнием,укытучым, абый-апаларым булышты.
Минем эшемнең максаты: Ашыт елгасының тарихын, тереклек һәм үсемлекләр дөньясын,аның бүгенге хәлен өйрәнү .Елганың кеше тормышында,авыл хуҗалыгында зур әһәмияткә ия булуын исбат итү.
Минем бурычларым:
Ашыт елгасының тарихын өйрәнү.
Ашыт елгасының табигате ,аны саклау.
Елганың кешеләргә файдалы булуын билгеләү
Бүгенге көндә Ашыт елгасын ,табигатен саклау буенча башкарылган эшләрне өйрәнү.
1 .Төп өлеш.
1.1.Ашыт елгасының тарихы.
Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз. Татарстандагы зур елгаларның берсе булган Ашыт безнең район җирләреннән уза. Экологик яктан иң зур зыян күргән табигать хәзинәсе – ул да булса Ашыт елгасы. Районыбыз Ашыт елгасының урта агымы тирәсендә урнашкан. Ашыт элек мул сулы елга булган. Аның тирә-ягын ак чыршы катнаш караңгы чыршы урманнары каплап алган булган. Урманнарда аю, төлке, куян һәм башка җәнлекләр, кошлар да күп булган. Ә инде борынгы заманнарда мамонт көтүләре дә йөргән. Елга буеннан табылган сөякләр шул турыда сөйли.
Матур табигатьле Ашытбаш авылы яныннан башланып китә бу елга. (кушымта 2 ) Елга башы Ашытбаш авылыннан 2,5 км көньяктарак, Әтнә һәм Биектау районнары территориясеннән ага, тамагы Мари Республикасы территориясендә. Ул Илләт елгасына кушыла. (Кушымта 3 ) Озынлыгы 104 км. Аккан вакытта аңа башка вак елгалар да килеп кушыла, барысы 19 елга: Оры,Күәм, Шашы, Өлә, Симет.
Ашыт сүзенең килеп чыгышы: Ашыт сүзе “сазлык”, “ сазлыклы урын “ дигән мәгънәне аңлата.Ашыт сүуының үзәннәрендә сазлы җирләр бик еш очрый.Мондый урыннар элек бигрәк тә күп булган.
Ашыт элек мул сулы елга була. Элекке заманнарда елга буенда күп итеп биек-биек агачлар үсеп утырган. Агачларны күп кисү нәтиҗәсендә елга ярлары ишелгән , шуңа да Ашыт елгасы яз көне бөтен болыннарны тутырып ага. Ул чишмә һәм яңгыр сулар белән дә туена.Яңгырлар көчле яуганда елганың суы бик нык күтәрелә. Көннәр бик эсселәнгәч елганың суы кими. (Кушымта 4 )
1.2.Ашыт елгасының табигате.
Ашыт елгасы тирәсендә күлләр күп. Мунчала күле, Кәрәкәле күл, Урман күле һәм Өч күл,бу күлләр дә Ашыт елгасын туендырып торалар.(Кушымта 5 )
Бу күлләрдә һәм Ашыт елгасының үзендә дә төрле-төрле балыклар яши: кара балык, чуртан, жумба,кушбаш. (кушымта 6 )
Яз көне Ашыт буена челәннәр,кыр калары ,кыр үрдәкләре, хәтта аккошлар да төшә.( кушымта 7 ). Бу кошларның күбесе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Яз көне Ашыт елгасына һәм елга тирәсендәге күлләргә барысы 114 төрдәге кош туктала.Алар ерак илләрдән кайтканда туктап ял итәләр,яки шушында бала чыгарырга калалар. Ә көз җиткәч тагын ерак юлга кузгалалар.
Ашыт елгасы буендагы үләннәрнең бик күбе шулай ук Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән. ( кушымта 8)
Ашыт елгасы үзәннәре искиткеч матур. Ашыт елгасы белән бәйләнгән нинди генә атамалар юк биредә. “Шарлавык” дип Ашытның шарлап аккан урыны аталган. Ашытта тагын Ат казаны дип йөрткән урын бар. Ашытта су коена торган урын- Бору дип атала. Чәпри чокырының болынында суы бар. Ерак Ташкүпер, Якын Ташкүпер- урын атамасы,Түгәрәк күл һәм Сазлык дип аталган җирләр дә бар анда.
Ашыт тирәсендәге Килендәш чишмәсе, Мәтәүкә чишмәсе, Кече Битаман чишмәләре Ашыт елгасының суын тулыландырып торалар.
Киленнәр чишмәсе атамасының килеп чыгышын халык болай аңлата. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, татар халкын көчләп чукындыру башлана. Чукындыручылар килгәнне ишеткән хатын-кыз, бала-чаганы җыеп, шушы чишмә буенда яшәгәннәр. Шул сәбәпле кизләү — Киленнәр чишмәсе исеме алып калган.
Ашыт суының борылып аккан урыннарына Сапый боруы, Пәттери боруы дигән исемнәр биргәннәр.(кушымта 10)
Елга гына мы соң! Аңа тоташкан күлләр, тын култыклары күпме! Чуртаны кирәк икән, әнә Камышлы күлгә бар, корбан, бәртәс ишесен теләсәң, Кәрәкә күленә томыр кармагынны.
Күлләрдән тагын Аккош күле, Сәйфи күле, Нәркис күле, Гали күле, Әхәт күле, Шәйхел күлләре җирнең зәңгәр күзләре кебек балкыйлар.
Бүре елгасы дигән ерганакта, Мәтәүкә, Ышна, Пумар, Мулла, Хәсән бай тирмәне, Алмагач, Аркылы болыннарда печән бик әйбәт үсә.
Хәсәнбай тугае дип йөртелгән болын да печәнне мулдан бирә. Ерак дип әллә ни ерак та түгел, Кече Битаманнан өч-дүрт кенә чакрымда ул. Ә урыны…Оҗмахың читтәрәк торсын! Бер ягы карлыганлы, шомыртлы, куе әрәмәлеккә килеп терәлсә, икенчесе зиреклеккә барып тоташа. Өченче кырые ачыклыкта җәелеп үскән юан-юан наратларга кадәр барып җитә дә, аларны аралап, эреле- ваклы аланлыклар ясый-ясый мари урманнарына ук кереп китә. Калган бер почмагы исә комаяк турысындарак шул ук Ашыт елгасы буена килеп чыга. Ай-һай, калын булып төшә дә соң анда печән. Килде-китте чалгычыга якын да бармалы түгел.
Авыл янында тагын Ышна басуы, Кушкапка тавы дигән җирләр бар.
1.3.Ашыт елгасы табигый заказник.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елгы, 15 нче сентябрь карары нигезендә Әтнә районы территориясендә “Ашыт” дәүләт табигый комплексы тыюлыгы оештырылды. Ул Әтнә районының үзәк өлешендә урнашкан.
(кушымта9)
“Ашыт” экологик яктан зур кыйммәткә ия: җәелеп киткән иксез-чиксез киң тугайлар, елганың уң як яры буйлап сузылган меңьеллык имән урманнары, челтерәп аккан саф сулы чишмәләренең гаять күплеге, үсемлекләр, һәм хайваннар дөньясының байлыгы һәм күптөрлелеге һ.б. “Ашыт” тыюлыгында ТРның Кызыл китабына кертелгән 14 төрдәге үсемлек үсә һәм кош-кортлар, хайваннар яши. Бу урыннарда поши, кабан, бурсык, су күсесе, төлке ,куян кебек хайваннарны очратырга мөмкин. Кошларның да 112 төре билгеләнә. Алар арасында кыр үрдәкләренең берничә төрен, торналарны, кыр тавыкларын һәм башка төрле кошларны күрергә була.
“Ашыт” дәүләт табигый комплекс тыюлыгының төп бурычы – булган табигый экологик тәртипләрне саклау, аларны торгызу, яңарту, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын күз карасыдай саклау, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү. Шулай ук РФ һәм ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләргә, кош-кортларга, хайваннарга бернинди җәбер-золым, зыян китермәү зур җаваплылык астына куела.
2. Ашыт елгасының бүгенге проблемалары.
Әйтеп киткәнемчә Ашыт элек мул сулы елга була. Элекке заманнарда елга буенда күп итеп биек-биек агачлар үсеп утырган. Агачларны күп кисү нәтиҗәсендә елга ярлары ишелгән .
Ашыт елгасының беренче проблемасы: агачлар киселү нәтиҗәсендә елга ярлары ишелә, елга саега.
Елга чишмә һәм яңгыр сулар белән дә туена.
Елганың икенче проблемасы: аңа агып төшүче кечкенә чишмәләрне карап,чистартып торырга кирәк.
Җәй саен Ашыт буе болыннарында халкыбызның Сабантуй бәйрәме шаулап-гөрләп үтә. Кешеләр тарафыннан җиргә ташланган чүпләр елга буен гына пычратып калмыйлар,табигатькә бик зур зыян китерәләр. Пластик шешә ,полиэтилен пакет эченә кергән бөҗәкләр харап булалар, пакет астында үлән үсми.Бу көнкүреш клдыклары бик озак таркала,чериләр.
Ашыт елгасының өченче проблемасы: елга буенда бәйрәмнәр оештырганда чүп савытлары куярга яки бәйрәм беткәч чүп-чарны җыеп алырга кирәк.
Ашыт елгасы буенда ООО “Битаман” ширкәтенең җәйге сыерлар торагы-утары бар.Аннан чыккан начар сулар турыдан-туры елгага ага.
Елганың дүртенче проблемасы:бу җәйге утарларны башка урынга күчереп салу юлларын барлау һәм тормышка ашыру өстендә эш башлау.
Ашыт елгасының табигате искиткеч матур,кешеләрне һәрвакыт үзенә тартып тора.Ә нишләп әле менә шушы Ашыт елгасы буенда ял итү өчен ниндидер җәйге йортлар салмаска, балык тоту өчен җайланмалар урнаштырмаска. Безнең Ашыт буе диңгез буйларыннан кай җире белән ким соң?
Ашыт елгасының бишенче проблемасы: елга буенда ял итү комплексы оештырырга кирәк.
2.1.Проблеманы чишү юллары.
Бүгенге Ашыт елгасы менә шушындый проблемалары белән акрын гына агып ята.Бу өлкәдә без инде берникадәр эш башладык. Өлкәннәр белән берлектә без Ашыт елгасы янында агып яткан кечкенә чишмәләрне чистартып тору эшен оештырдык. Елга буена экскурсияләргә баргач,андагы чүп-чарларны җыештырабыз. ООО “ Битаман” ширкәте тарафыннан Ашыт елгасы буендагы сыерлар торагының берсе инде башка урынга күчереп салынды..
Ашыт елгасы буенда шәхси эшмәкәр Садыков Рөстәм абый ял итү һәм Ашыт елгасы буенда балык тоту өчен ял итү комплексы төзү эшен башлап җибәрде..
Ашыт тирәсендәге авылларда эшкә уңган, намуслы һәм тырыш халык яши. Ашыт һәм аның кушылдыклары суының чисталыгын саклау,ярларындагыста су чыганакларын чиста тоту-һәрберебез алдында торган изге бурыч.Ашыт елгасының матурлыгын,гүзәллеген саклау-бигрәк тә безнең намусыбызда.Киләчәк буыннар безне ачар яктан искә алмасыннар иде.
3. Йомгаклау.
Су эчәр һәм юыну өчен, табигатьне бизәр өчен кирәк. Әйе. Кеше сусыз яши алмый. Кеше организмы нигездә үзе дә судан тора, суы бетсә – үлә. Су – тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава, икмәк безгә яшәү өчен кирәк.
Өлкән кешегә көненә уртача 1,5-2 литр су эчәргә кирәк. Бу матдәләр алмашынуын тәэмин итү өчен зарур. Су кальций һәм магнийга бай. Организмга кирәгенчә су кермәсә, аш кайнату эшчәнлеге дә зарар күрә. Су ашыйсы килүне киметә һәм организмда җыелган кирәкмәгән матдәләрне эретергә, кешегә ябыгырга ярдәм итә. Иртә белән торгач та, 1-2 стакан су эчсәгез, көне буе кәефегез күтәренке булачак. Чыннан да сусыз яшәү мөмкин түгел. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. Менә бит суда нинди тылсымлы көч бар .
Кеше организмындагы артык су җыелмасын да нәкъ менә су кудыра.
Сулыклар ,елгалар,күлләр,чишмәләр – безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Борынгы бабаларыбыз үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр.
Безнең авылларда тырыш, эшкә булган кешеләр яши. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Чөнки Ашыт елгасы бездән соңгы буыннарга да чиста сулы, матур елга булып калырга тиеш.
Кулланылган әдәбият.
1 . Ф Гарипова “ Исемнәрдә ил тарихы” Мәгариф нәшрияты
2.Ф .Гарипова “ Елгалар дөньясына сәяхәт” Мәгариф нәшрияты
3.”Биектау хәбәрләре” газетасы тупланмасы.
4. Ф.Г.Ситдиков,Р.К.Зәкиев “ Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек” Мәгариф нәшрияты
кушымта
Кушымта 1 . Ашыт елгасы.
Кушымта 2. Ашыт елгасының озынлыгы 104 чакрым, Мәйданы 1100 кв.км
Кушымта 3. Ашыт елгасының Илләткә койган урыны.
Кушымта 4. Ашыт елгасы май аенда
Кушымта 5. Ашыт елгасы тирәсендәге күлләр.
Кушымта 6. Ашыт елгасында яшәүче балыклар
Кушымта 7. Ашыт елгасындагы кошлар
Кушымта 8. Кы Кызыл китапка кертелгән кошлар,К үсемлекләр һәм хайваннарК Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар ызыл китапка лар ызыл китапка кертелгән кошлар зыл китапка кертелгән кошлар
Кушымта 9 . 1997 елда Ашыт елгасы бассейны Дәүләт табигый заказнигы
Кушымта 10.Пәттери боруы.
infourok.ru
Ык буе авыллары Cабантуена Башкортстан түрәләре килмәде
«Бу бәйрәм Башкортстан татарлары өчен генә түгел, ә Ык елгасы буендагы барлык милләттәшләр өчен тарихи чара булып истә калачак», диде Азатлыкка милли бәйрәмдә катнашучыларның берсе. 22 июль Туймазы районының Төмәнәк авылында үткән Сабантуенда Башкортстан, Татарстаннан һәм Оренбур өлкәсеннән 14 район вәкилләре катнашты.
Сабантуйны оештыруның башында торган Төмәнәк авылында туып үскән, композитор һәм автор-башкаручы, Русия татар авыллары берләшмәсе җитәкчесе Фәнир Галимов Азатлыкка бу бәйрәм турында күптән уйлап йөргәнлеген сөйләде.
Ачылышта Фәнир Галимов чыгыш ясый«Бу төбәкләрдә – ике якта да (Башкортстанда да, Татарстанда да — ред) гомер бакый безнең милләттәшләр яшәгән. Алар һәрдаим бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешеп, гаиләләр корышып көн иткән. Хәзер аралашулар телефон, интернет һәм социаль челтәрләр аша гына бара. Мин исә тормышыбызга яңалык кертергә ниятләдем. Очрашулар вакытында үзара файдалы хезмәттәшлек, мәдәни-рухи багланышлар тәңгәлендә яңа проектлар хакында килешеп була. Шуларны исәптә тотып Ык буендагы барлык районнарны кунакка чакырырга булдык», ди Галимов.
Зур бәйрәмгә әзерлек үткән ел ук башланган. Чакырулар Башкортстан һәм Татарстан хакимиятләренә дә җибәрелсә дә, Сабантуйда Башкортстан түрәләре күренмәде. Татарстан ягыннан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов җитәкчелегендә төркем килде.
Туймазыда үткән чараларда Австралиядән Рөстәм Садри, Наил Габит, Суфия Вәли һәм башкалар да катнашты. Шулай ук Удмуртиядән һәм Самар өлкәсеннән эшкуарлар, сәнгать осталары, журналистлар да бар иде.
Фәнир Галимов Башкортстан рәсмиләренең килмәвенә борчылмавын белдерде. «Иң мөһиме – меңнәрчә кешенең килүе. Без бердәм икән, бергә булырга яратабыз. Без – бер кан, бер җирнең икмәген ашап үскән, бер елганың суын эчеп үскән балалар. Бу бәйрәмне дәвам итсәк, балаларыбызга аның кирәклеген сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтә алыр идек», диде Фәнир әфәнде сәхнә түреннән.
Энгел ФәттаховЭнгель Фәттахов: «Татар һәм башкорт халкы гомер-гомергә бергә аралашып, берләшеп яшәделәр. Татарларның өчтән бере генә Татарстанда яши, калганнары бар җир шары буйлап сибелгән. Сезнең һәм безнең башкалабыз – Казан. Татарстан президенты көченнән килгәнчә булыша», дип сөйләде.
Сабантуй батырына Татарстан президенты исеменнән бүләккә җиңел машина җибәрелгән иде. Аны көрәштә җиңеп чыккан Минзәлә районы егете Ришат Гайнетдинов алып китте.
Ришат Гайнетдинов бүләкнең кемнән икәне русча гына язылган машина янындаСабантуйга килгән 14 район вәкилләре милли көрәштә һәм ат чабышларында, төрле уеннарда катнашты.
Ык буе авыллары Сабантуеның гимны да тәкъдим ителде. Җырның сүзләрен Рамил Чурагул, ә көен Фәнир Галимов язган. Аны танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов башкарды.
Халык бәйрәм карыйБәйрәм барышында Ык буе авыллары Сабантуе бәйрәмен чиратлап өч төбәктә оештырырга килешенде. Бәйрәм әләме колгадан төшерелгәч, Азнакай районы вәкилләренә тапшырылды. Киләсе елда бәйрәм Азнакайда узачак дип игълан ителде.
* * * *
Төмәнәк авылында узган Ык буе авыллары Сабантуе алдыннан ачык һавада «Бабай утары» исемле музей комплексы ачылды. Анда XVIII, XIX, XX гасыр татар авылы күренешләре, шул чордагы йорт-куралар белән танышырга мөмкин.
Фотогалерея:Башкортстанда «Бабай утары» музей комплексы ачылды
22 июль Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылында Ык буе авыллары Сабантуе узды. Сабантуй бәйрәме алдыннан ачык һавада «Бабай утары» исемле музей комплексы ачылды. Анда XVIII, XIX, XX гасыр татар авылы күренешләре, шул чордагы йорт-куралар белән танышырга мөмкин.
www.azatliq.org
Әхмәт Дусайлы: Ак торна
… Гөмбәдән кайтып килә идем. Зәп-зәңгәр күк тирәнлегендә әкияти арфа кылына кагылып киттеләр диярсең, һаваны торна тавышы тибрәндерде.
Биектә-биектә чак күренә торналар. Үзләре бик күп. Безнең Усаклы тирәсендә әйләнәләр дә әйләнәләр. Тезелүләре бигрәк мәзәк: почмак ясап очкан кошларның азактагылары уң канатның очында яңа почмак төзи башлаганнар. Кайберләре урыннарын алыша. Тавыш бирешәләр. Ләкин тавышлары, бүтән вакыттагы кебек тантаналы түгел, киңәш-табыш иткән шикелле.
Хәер, ул яңа почмакны баштарак мин күрмәгән идем. Бераз күз ияләшкәч кенә шәйләдем: ак торналар икән алары. Күкрәгемә тулган дулкын күзләремә бәреп чыкты, торналар юылды. Кул аркасы белән, җиңем белән күзләремне сөртәм, ак торналарны кабат эзлим. Ләкин инде, ак торналар түгел, сорылары да күк зәңгәрлегендә эрегән…
Ак торна… Акмуен… Син микән әллә бу, Акмуен? Мине хәтерлисең микән әле, Акмуен? Ә Арысланны? Ә Фаяз абыйны? Фаяз абыйны хәтерлисеңдер. Арысланны да. Ә мине хәтерләмәсәң дә гаҗәп түгел.
Кызык бу язмыш дигәнең. Кайларга гына илтеп ташламый да, кемнәр белән очраштырмый ул. Йә, кем уйлаган, әллә кайда җир читендәге Күкчәтауга барып, казах даласында пычрак ерып йөрермен дә, шәлперәеп беткән ботинкамны авылдашым Фаяз абыйның җылы мич башында киптерермен дип?..
Болай булды ул. Күшеккән идем. Яз булса да, әле җиле салкын иде. Кунарга урын кирәк иде.
Урам буйлап матур-матур йортлар тезелеп киткән. Шуларның берсе каршына килеп туктадым. Әллә тәрәзәләре, әллә кулдан бәйләнгән челтәрләре, әллә чигүле пәрдәсе, нәрсәседер үзенә тартты.
Кыюсыз гына ишек шакыдым. Каршыма ап-ак тешләрен балкытып, Казахстан кояшыннан һәм дала җиленнән каралып чуен төсенә кергән бер агай килеп чыкты. Күз төпләренә, авыз тирәләренә эреле-ваклы җыерчыклар йөгерсә дә, мөлаем карашыннан мин аны шунда ук танып алдым.
Фаяз абый: «Вам кого?» — дип тә, «Ни йомыш, энекәш?» — дип тә сорамады, фәкать елмаюын җыярга оныткан килеш, уйчан карашы белән мине төсмерләргә тырышты.
— Әйдә, кер, апаем, түргә уз… Әминә!
Мин, аяк киемнәремне баскычта калдырып, өйгә кердем һәм, кычкырып сәлам бирдем:
— Исәнме, Фаяз абый! Исән-сау гына торасызмы, Әминә апа?
— Ару әле, апаем, — диде дә Фаяз абый, ботинкаларымны өйгә кертеп куйгач, җылы, кытыршы учына минем кулны алды. — Үзебезнең авыл малае икәнеңне төсмерләем төсмерләвен. Ә менә кем малае…
Ул минем кулны ычкындырмыйча бераз күзен йомып торды да, тагын баягы кебек елмайды:
— Айрат! Муллахмәт малае Айрат. Айрат бит? — мине күкрәгенә кысып аркамнан какты: — Күршекәем! Нинди егет булып үсеп җиткәнсең бит… Авылдан чыгып киткәнгә дә унбиш ел булган… Вәт, малай, ә?..
Чәй яныннан кузгалган гына идек, боларга бишенчедәме, алтынчыдамы укый торган бер кара-чутыр малай килеп керде. Ә юк, «килеп керде» түгел, «кайтып керде» икән.
— Әти, торналар кайта! — дип кычкырды ул ишектән үк. Мине дә игътибарыннан калдырмады: — Здрасте…
Ялт итеп мина карап алды да, яртылаш салынып төшкән бияләй сырты белән борынын сөртеп куйды.
— Утыр, улым, ашап ал, — дип, әнисе ашпәзханәдән чыкканда, кулына ипи кыерчыгы эләктергән малай тышкы ишекне шапылдатып өлгергән иде инде.
Фаяз абый бер сүз дә дәшмәде, ишек төбендәге артсыз урындыкка утырып аягына ашыкмый гына чолгау чорный башлады. Кирза итекләрен киеп, шыгырдата-шыгырдата таптанып карагач, миңа борылды:
— Арыгансыңдыр инде син?
— Арыдым, дип…
Аякларның сулык-сулык килүен сизмәмешкә салынып, мин дә киенә башладым.
— Туктале, апаем. Бу ботинкаң белән барып җитә алмассың син анда, — дип, Фаяз абый миңа чоланнан аксыл тузан белән капланган резин итек кертеп бирде…
Мин дә, үземә күрә, торна күргәнем бар, дип йөри идем. Нигә, аны кем күрмәгән? Торналарның үзәк өзгеч моңсу тавышын ишеткәндә, әбекәй-мәрхүмә, кулындагы апараны да кырырга онытып, ипи баскан җиреннән ишек алдына йөгерә торган иде. Чөеп куйган яулыгы башыннан шуып төшкәнне дә сизмичә, күзләре талганчы карап кала иде.
Берсендә болай булды.
Ни эш кырып йөргәнбездер, инде хәтерләмим, бик кечкенә идем әле ул чакта. Хәлфитҗан дустым белән «Кҗүннәй» буендагы сазламык тирәсенә килеп чыкканбыз. Быты-быты килеп әллә ни сөйләшеп бара идек, кинәт дустым туктап калды, ә мин аңа килеп төртелдем. Башымны күтәрсәм, Хәлфитҗан ияге белән алга таба ымлый. Ә алда, бездән ерак та түгел, көлтә койрыклы, озын торыклы, торыгыннан да озынрак муенлы бер кош эшеннән бүленеп безгә карап тора иде.
— Торна… — дип пышылдады дустым.
Якыннанрак күрәсем килде. Хәлфитҗанны узып алга атладым. Ләкин, биш адым да китмәдем, торнабыз канатларын җилпи-җилпи озын тәпиләре белән бераз йөгереп барды да һавага ук күтәрелде…
Менә шуннан сон кем әйтер инде мине торна күрмәгән кеше дип?
Ә шулай да минем торна күргәнем булмаган икән…
Ишекне ачып чыгуга колакка чалынган беренче тавыш — ниндидер чыр-чу булды. Бала-чага тавышы да килгән кебек, кош-корт авазы да ишетелгән шикелле…
Укытучысы чыгып киткән классны хәтерләтә иде бу гөрелте. Шунысы гаҗәп, бу туктаусыз гөжләп торган «лү-лү-лү» җирдән дә, күктән дә, уңнан да, сулдан да берьюлы килә кебек иде.
Фаяз абый зур-зур атлап каядыр кузгалгач, мин дә, офыкны күзләвемнән бүленеп, аның артыннан ашыктым. Без атлаган саен бу дәһшәтле тере музыка көчәя барды.
Күп тә бармадык, инде шактый ук халык җыелып өлгергән бер калкулыкка җитеп туктадык. Менә кайда икән ул тамаша!
Аста зур гына камышлы күл. Без басып торган калкулык белән шул күл арасындагы иңкүлектә егермеләп торна, канатларын җилпеп, озын тәпиләре белән сикерә-сикерә бии, ә алар арасында чыркылдашып малайлар-кызлар чабыша. Торналарның шатлыклы көмеш тавышы белән балаларның көлешүе бергә кушылып әлеге гаҗәеп аһәңне тудыра икән…
Кинәт күктән тантаналы аваз яңгырады. Аның артыннан ук тагын, тагын… Чалт аяз зәңгәр күктә болайга таба очып килүче торналар төркеме күренде.
Чыр-чу көчәйде. Әле генә төшкән торналар да канатларын җәйгән килеш йөгер-йөгерә бу төркемгә килеп кушылды. Бала-чага торна арасыннан гел күренмәс булды. Фәкать өлкәнрәк малайларның яки яшь-җилкенчәк егет-кызларның башлары гына күренеп-күренеп китә. Хәзер инде, яшьләр генә түгел, олырак апалар да торналар белән аралаша башлады. Алар торналарның кызыл «түбәтәй»ле башларыннан, ике яклап ак юл сызылып киткән муеннарынан сыйпыйлар. Тегеләре дә ятсынып тормый тагын, орчык кебек очлы сары томшыклары белән кешеләрнең учларын, кесәләрен кармалыйлар…
Фаяз абыйның малае пәйда булды:
— Әти! Акмуенны күрдеңме?
— Кая, кая? Акмуен да кайтып җиткәнмени?
— Кайткан, әти, кайткан! Муены гына түгел, бөтен җире ап-ак булган. Үзенә иптәш тә алып кайткан.
— Нинди иптәш? Ни сөйлисең син?
Малай җавап биреп тормады, тагын торналар арасына кереп чумды. Фаяз абыйның яшәреп киткән күзләре кысылган, үзе беркемгә дә карамыйча бертуктаусыз сөйләнә:
— Былтырларны Акмуен мине үзе эзләп тапкан иде… Нүжәли таныды икән?.. Ә башта, ә башта…
Каршыбызга тагын теге кара-чутыр малай килеп чыкты. Шайтан малай! Рәхәтләнеп бер ак торна белән кара-каршы биеп йөри. Яннарында, әллә бераз ятсыныбрак, әллә көнләшебрәк, икенче бер ак торна да таптана. Бу торналар башкалардан калкурак булып, аларның ярты бите кып-кызыл, үзләрен тотышлары да затлырак иде.
Фаяз абый түзмәде, йөгерә-атлый иңкүлеккә төшеп китте. Күзләремә ышанмадым: Акмуен аны канатларын җәеп кочып алды. Ә ят торна, баштарак тегеләрне әле бер, әле икенче күзе белән карап читтәрәк торды. Фаяз абый кесәсеннән нәрсәдер алып учын сузгач, якынрак килде. Башын кыйгайтып учка күз салды, ләкин ризыкка үрелергә кыймады.
Әллә нишләп иңкүлектәге тавыш көчәя төште. Башны күтәреп карасам, туп-туры бирегә таба тагын бер торна төркеме төшеп килә иде…
— Бу аларның икенче мәртәбә шулай туй ясаулары инде, — дип башлап китте Фаяз абый кичке аштан соң олы якка кереп утыргач. Аннары малае Арысланнан, әлеге «кара чутыр»дан сорап куйды — Икенчесеме әле, улым, өченчесеме?
— Өченчесе, әти, өченчесе! Беренче төшкәндә, мин әле пионерга да кермәгән идем бит!
— Шулай бугай шул… өченче ел төшкәннәр иде. Яз көне. Болар бит безнең Казахстан торналары түгел. Казахстан торнасы, болар белән чагыштырганда, каз янында тавык кебек кенә. Гәүдәсен әйтүем. Ә төскә-биткә безнекеләр дә ким-хур түгел. Башларындагы каурыйларын күрсәң, мушкетер дип торырсың. Аннары аларның болай күпләп җыелганын да күргәнем юк минем…
— Торналар нишләп бер дә кешедән курыкмый соң? — дип, мин сүзгә кушыласы иттем. — Алар бит, югыйсә, бер дә якын җибәрмиләр бүтән чакта…
— Бүтән чакта шулай, — дип көлемсерәде Фаяз абый, — ә монда аның үзенә күрә бер тарихы бар.
Моннан өч ел элек, сентябрь башында ук, әллә нишләп кинәт кенә катырып җибәрде. Гомер булмаган хәл. Әле кичтән генә җып-җылы иде, югыйсә. Иртән торып тышка чыксам, исем китте: җир шытырдап каткан, баскыч култыксалары җем-җем килә. Арка үзәгем дерелдәп куйгач кына исемә килдем. Инде кереп китим дисәм, әллә каян таш йөрәкләрне тетрәндерерлек тавыш ишетелде. Ачыргаланыплар кычкырды Торна күле ягында бер кошкай. Бер генә кычкырды да, тынды бу… Ишек тоткасына гына үрелгән идем, тагын үлем ачысы белән илереп җибәрде теге мескен. Йөрәгем өзелеп төште, дип торам. Хәерле нәрсә түгел бу, малайкай, — дим үземә үзем. Тиз генә өйгә кереп өскә күфәйкене кидем дә, элдер Фаяз күл буена!
Үпкә сызгыртып, телне аркылы тешләп, теге калкулыкка килеп бассам, күз маңгайга менде. Кул буендагы иңкулек мыжгып тора иде. Бүредән куркып өелешкән куй көтүмени! Җыелган торна, өелгән торна, мин сиңайтим. Үзләре дер-дер калтырыйлар. Читтәгеләр уртага керергә, уртадагылары тапталмаска тырыша… Мәхшәр инде, малай, карап торсаң. Әле берсе, ике икенчесе өскә сузылып бәгырьләрне телеп, үлем авазы сала…
— Әти! Синен арттан мин да йөгердем. Аннары, кешеләр чакырдым.
— Әйе шул. Минем арттан ук Арыслан улым да килеп җиткән. Аны шундук кире йөгерттем. Җыелган халык мондагы торналар саныннан бер дә ким булмагандыр. Кайсы брезент, кайсы колга, кайсы нәрсә ташый. Кемнең башы җитеп киңәш биргәндер, кошкайларның өстенә мәж килеп чатыр корып куйдык. Әле алай гына җылынамы соң алар! Совхозның гомер эшләмәгән җылыткычын көйләп җибәрдек…
Өч көн, өч төн карадык торналарны. Дүртәр-бишәр кеше алмашлап тәрбияләдек. И тәки коткардык бахырларны. Берсекәе генә дә үлмәде.
— Акмуенны әйт әле син, карткаем, — дип Әминә апа да сүзгә кушылды. — Күзләре гарешкә киткән, канатлары салынып төшкән, аягында да басып тора алмый иде бит ул…
— Акмуенны әти әйгә апкайтып җылытты шул, шуңа тиз терелде ул, — дип аңлатты мина Арыслан.
— Акмуенның беренче генә яше иде бугай әле ул елны. Алай да башкалардан калышмады, аякка басты…
Шулай итеп, өч көн катырып торды да, дүртенче көнне җылытты тәки. Төш чорында торналарыбыз берәм-берәм чатырдан чыгып канатларын яза башладылар. И сөенүләре, и куанулары! Әйтеп-сөйләп бетергесез инде, малай… Ә киткәндә… — Фаяз абый күзләрен йомгалап, имән бармагы белән күз төбен сөртеп алды. — И әйләнеп тә куйдылар соң баш өстендә. Бер төркеме очып китә дә, иптәшләре тавыш биреп озатып кала… Ә Акмуен, бичаракай, безнең ишегалдында арлы-бирле йөгеренә. Очып киткән һәр төркемгә иярергә итә. Аннан тагын йөгереп килеп күкрәгемә башын куя. Хушлашуыдыр үзенчә… Иң азаккы төркем кузгалгач кына күтәрелде Акмуен.
Фаяз абый, баш бармагына ияге белән таянып, каядыр еракка текәлгән килеш тынып калды. Хәер, ул гына түгел, без барыбыз да уйга чумдык. Кешеләрнең бу яхшылыгы турында сөйләшмичә генә уйланып утыру һәммәбезгә дә бик рәхәт иде.
Инде хәзер, туган якта, көзге җилдә пәрәвезләр очкан чакта, торналарның флейта авазына охшаган тавышлары колакка чалынса, мин дә, әбекәй шикелле, эшемне ташлап урамга йөгерәм. Артларыннан күз талганчы карап калам. Канатларын салмак-салмак җилпеп очкан кошлар арасында Акмуенны да күрермен кебек.
ahmetdusajli.narod.ru
Сорау-табышмаклар
46
(142 тавыш, уртача 3.94 )
- Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?
- Нинди савыттан эчеп булмый?
- Кай вакытта куян ите тәмле була?
- Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була?
- Нәрсә соң ул? Беркемнең дә аны булдырасы килми, Беркемнең дә аннан аерыласы килми.
- Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый?
- Кайсы ай календарьда юк?
- Бер якта — поп өе, икенче якта — чәчтарашханәсе. Арада чыга алмаслык сазлык. Поп чәчен алдырырга аръякка ничек чыга?
- Патша кемгә баш ия?
- Бер авыл кешесе ат җигеп калага барган. Барып җиткәч, иң башлап ни дигән?
- Адәм башына нәрсә куна?
- Кешегә иң якын әйбер нәрсә?
- Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?
- Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?
- Нәрсәне күрү иң җиңел?
- Аучы мылтык атканда ни өчен бер күзен йома?
- Юләр кайчан акыллы була?
- Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы?
- Ул минем аяк астында, үзе миннән өстә; мин аның аяк астында, мин дә аннан өстә. Бу ничек була?
- Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра?
- Бер кеше утырып тора, ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра?
- Кеше йоклый, төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә яр, өченче ягында диңгез, дүртенче ягында куе урман. Бу кеше ничек котыла?
- Рәмзия җиде яше тулгач нишли?
- Куян чаба-чаба да, ник артына әйләнеп карый?
- Ат ни өчен улак янына килә?
- Сыер ни өчен ята?
- Сыер судан чыккач нишли?
- Кәҗә судан ничек чыга?
- Кунган кошны куркытмыйча гына ничек итеп агач ботагын кисеп ташларга?
- Нәрсә өстән аска таба үсә?
- Кем ике мәртәбә дөньяга туа?
- Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?
- Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк?
- Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?
- Кара мәче нинди ишектән керә?
- Каз нигә йөзә?
- Ат чаба-чаба да, нәрсәдән ары китә алмый?
- Куянның арт аягы нигә озын?
- Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?
- Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый?
- Җир өстендә кешеләр нинди авыру белән бер дә авырмыйлар?
- Иң җиңелне капка аркылы ыргытып булмый. Нәрсәне?
- Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?
- Көнчыгыш белән көнбатыш арасы ни чаклы?
- Суны кайчан иләк белән ташыйлар?
- Су кайда коры була?
- Суда нинди таш булмый?
- Кара диңгезгә төшкән таш нишли?
- Иң әүвәлге чүлмәкне кем яндырган?
- Урта урамнан берәү барган. Кибеткә кереп, бер эшләпә сатып алган. Нигә сатып алган?
- Урманга нәрсә белән баралар?
- Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?
- Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма?
- Нинди агач утта янмый?
- Нинди ут яндырмый?
Табышмак җаваплары
- Авыз.
- Буш савыттан.
- Ашаганда.
- Берне.
- Пеләш баш.
- Тып-тын вакытта.
- Һавадагы ай.
- Поп чәчен алдырмый.
- Чәчтарашка.
- «Тпру!» — дигән.
- Бүрек.
- Күлмәк.
- Кәбисә елда. (Чөнки бер көне артык.)
- Төшне.
- Кеше гаебен.
- Икесен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый.
- Тик торганда.
- Юк. (Таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин.)
- Җир шарының капма-каршы нокталарында торучы ике кеше.
- 29 февральдә туган кеше.
- Синең тезеңдә.
- Уянып.
- Сигезгә чыга.
- Артында күзе булмаганга.
- Улак аның янына килмәгәнгә.
- Утыра алмаганга.
- Коры җиргә баса.
- Юешләнеп.
- Кош үзе очып киткәч.
- Сакал.
- Чебеш..
- Йоклый.
- Кәҗәнең.
- Юеш куак астында.
- Ачык ишектән.
- Аягы су төбенә тимәгәнгә.
- Койрыгыннан.
- Ал аягы кыска булганга.
- Икенче яртысына.
- «Йоклыйсыңмы?» дигән сорауга. (Йокламаса- «юк» дип җавап бирә, йокласа — җавап бирми.)
- Диңгез авыруы белән.
- Йонны.
- Запас тәгәрмәче.
- Кояш, йөреше белән бер көнлек юл.
- Карга әйләнгәч.
- География картасында.
- Коры таш.
- Юешләнә.
- Ут.
- Бушлай бирмәгәнгә.
- Юл белән.
- Туктаган сәгать.
- Имәндә алма булмый.
- Табагач.
- Рәсемдәге ут.
tazbash.ru
Елга буендагы йорт
1950нче елларда ГЭС төзелгәндә, авыллар, чиркәүләр, зиратлар, басу-болыннар гына түгел, күпсанлы елга-күлләр, сулыклар да Куйбышев сусаклагычы төбендә кала. Мәсәлән, ТАССРның Куйбышев районында Актай белән Кама арасында аккан Мешкала елгасы тулысынча Идел суы астында кала. Мешкала елгасының башы Кама тугаеның Широкое күле янында, ә Әҗмәр авылыннан берничә километр астарак ул Актай…
Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
Галим һәм аучы
Юлий Михайлович Смельницкий 1851 елда Омск округының Акмолинск шәһәрендә (Совет чорында бу шәһәргә Целиноград дигән исем бирелә, ә бүгенге көндә ул Казахстан башкаласы Астана шәһәре) дөньяга килә. Томск гимназиясен тәмамлаганнан соң, Смельницкий Казан университетының юридик факультетына укырга керә. 1873 елда диплом алгач, присяжный поверенный, 1883-1887 елларда — Казан шәһәр думасында эшли. Озак еллар Казан политехника институтында укыта, хокук профессоры дәрәҗәсен ала. Юлий Михайлович гомере буе аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнә. 1877-94 елларда, 17 ел буе, ул Казан аучылар җәмгыяте рәисе вазифасын башкара. Шулай ук үзлегеннән фотолар ясау белән мавыга һәм 1890 елда Казанда үткән фотокүргәзмәнең көмеш медаленә лаек була. Әдәби иҗатка тартылганлыктан, үзенең ау маҗаралары турында яза һәм тиздән аның очерклары Россиянең популяр газета һәм журналларында дөнья күрә башлый.
Смельницкийның әсәрләре аның дусты, балыкчылык һәм аучылык турындагы рус әдәбияты классигы, үзешчән ау һәм балыкчылык өлкәсендә абруй казанган Леонид Сабанеев Петербургта чыгара торган «Табигать һәм ау» журналында да басыла. Журналда аның ау законнары, җир-сулар, ау хуҗалыгын алып бару проблемаларына багышланган язмалары даими чыга. Казанда «К проекту нового закона об охоте» дигән беренче брошюрасын Смельницкий 1890 елда бастырып чыгара. Ә 1894 елда аның «Охота на утренних утиных скидках в устьях Камы» дигән әдәби повесте дөнья күрә.
Соңрак «Аучы хатирәләре» рубрикасы астында Юлий Смельницкийның китаплар сериясе басылып чыга: «На бабьем болоте» (1905 ел), «Осиновский Антошка» (1906), «На глухариных токах» (1907), «На Волге» (1909), «Весной. Спортсмены. Браконьеры» (1914), «Осенью» (1914), «Злые птицы» (1916), «Друг человека» (1925), «На привале охотников: Монтекки и Капулетти», «На охоте» (1927). Күп кенә әсәрләрендә ул Казан губернасы Спас өязенең Мешкала елгасы буенда, үзенең аучы йорты торган җирдә булган, ау тарихларын һәм шул як табигатен сурәтли.
«Су өстендә сыерчык оясы»
Тәҗрибәле аучылар ки-ңәше белән Смельницкий Кама Тамагына кыр казлары һәм үрдәкләре очкан чорда дистә еллар ауга килә. Бу урында Кама һәр язда дистәләрчә километрга җәелә һәм иксез-чиксез диңгезгә әверелә. Шуңа күрә 1890 елда Смельницкий Мешкала елгасы буендагы аучы йортын биек субайлар өстенә салырга була, язгы ташу вакытында монда куркыныч булмый. Ике десятина урманы белән 12 десятина болын җирләре сатып алып, ул 6 метр чамасы биеклектәге 18 субай өстендә өч бүлмәле агач йорт төзи. Җирле крестьяннар аны «Язгы ташу белән йортыгыз Әстерханга агып китәчәк» дип кисәтәләр. Ә шәһәрдәге танышлары, Смельницкийның су өстендә йорт төзеп, җәйгә шунда китәргә җыенуын белгәч, гаҗәпкә калалар. Бернинди кисәтүләргә игътибар итмичә, Юлий Михайлович Казанда йортның бурасын ясата һәм май аенда, әле су акканда аны баржа белән Спас өязенә алып килә.
Смельницкий җәй буе балта осталары белән Мешкалада яши, 16 августта беренче тапкыр «сыерчык оясына» керә. Ул әлеге корылманы үзенчә шаяртып әнә шулай атый торган булган. Тирә-яктагы крестьяннар барысы бер авыздан «Барыбер су агызып китәчәк!», дисәләр дә, аның бу сүзләргә артык исе китми. Кызыгы шунда, йортны беренче көннәрдән үк кошлар сырып алалар, чөнки язын Кама елгасында су күтәрелә башлау белән якын-тирәдә бер генә коры урын да калмый. Юлий Михайлович киләсе елның язында көймә белән бирегә килгәч, «сыерчык оясы»ның кошлар белән шыплап тулуын күреп гаҗәпләнеп бетә алмый. Кошлар бөтен җиргә оя корган: идән астындагы субай өстенә карлыгачлар урнашкан, тәрәзә йөзлекләре һәм кәрниз тактасы артын күгәрчен һәм чыпчыклар өере сырып алган, баскыч һәм балкон тирәсендәге таш араларында да ниндидер кошлар утыра. Крестьяннар Кама суы йортны Әстерханга кадәр алып китәчәк, дип куркытсалар да, йортка бернинди зыян килми. Смельницкий биредә 19 ел яши. Бу вакыт эчендә бары ике субайны гына алыштырырга туры килә.
Аның хатыны Вера Викторовна да аучылар җәмгыяте әгъзасы булган. Әле 1880 елда ук гаилә Казанның Ново-Комиссариатский урамында (хәзерге Мөштәри урамы) йорт сатып алган. Мешкалада йорт төзеткәч, Вера Викторовна һәр ел саен май аеннан октябрьгә кадәр биредә ире белән яшәгән. Язгы су басу чорында яшәү өчен «кая теләсәң, шунда алып барырлык яки илтеп куярлык могжизалы көчкә ия булган көймә» кирәк, дип яза Смельницкий. Һәм ул мондый көймәне төзеп, аны Чайка дип атый. Көймәдә Кама елгасы су белән тулгач та, шул тирәдәге Плоское, Светлое, Вшивое, Марьино, Соловское, Белобокое, Семитонное, Кобылье, Кочень, Прорва күлләрендә дә курыкмыйча йөзә ул.
Кеше дусты
Смельницкий этләр яраткан. Үз гомерендә аңа бик күп эт алыштырырга туры килгән. Шулар арасыннан аеруча да яратканы Макбет (кызгылтырак төстәге ирланд терьеры) булгандыр, шәт. Юлий Михайлович яраткан этенә багышлап хәтта «Друг человека» дигән повесть та язган. Макбетны ул ике атналык көчек вакытында 1912 елның мартында алып кайта, май аенда исә үзе белән Мешкаладагы ау йортына алып китә. Шунысын әйтергә кирәк, түбәсен акшар белән агартканнан соң, йортны шаяртып «Белый дом» дип атыйлар. Июнь аена кадәр бирегә бары тик көймә белән генә килергә мөмкин. Хуторга иң якын саналган авыл сигез чакрымда урнашкан, тирә-якта болын, урман-күлләр җәйрәп ята. Макбет аучы йортына тиз ияләшә. Аның өчен биек баскычтан йортка менү генә бераз читен булган, чөнки яңгыр суы җыелып ятмасын өчен баскыч такталарына тишекләр тишеп чыкканнар. Көчек хуҗасына ияреп ауга да бара, куаклар астына ятып, Мешкала өстендә очкан кошларны кызыксынып күзәтә. Болыннарда йөргәндә бытбылдык, кыр үрдәкләре, үзенчәлекле тавыш чыгарып кычкыручы кошлар белән таныша. Август аенда инде атылган кошларны хуҗасының аяк астына алып килеп сала, көз азакларында инде кошларны салкын судан да кереп ала.
Макбет Смельницкийдан бер адым да читкә китми, балыкка, ауга, урманга гөмбә һәм җиләк җыярга, печәнгә, Мешкалада су коенырга ияреп бара, патрон корганда, балкондагы гөлләргә су сипкәндә дә гел янәшә була. Үзенең повестында Юлий Михайлович эт белән килеп чыккан байтак хәлләрне тасвирлый һәм аның хуҗасына шулкадәр тугрылыклы булуына исе китә. Макбет йорттагы барлык хезмәтчеләрне исемнәре буенча таныган, Смельницкий кушуы буенча бернинди ялгышусыз горничная Настяны, кухарка Григорьевнаны, каравылчы Алексей Васильевичны яки Ак Йортка күршедәге авылдан почта ташучы Петя исемле малайны табып китергән. Кайвакыт өреп, аларның кием читеннән дә тешләп тарта торган булган. Үзенчә шулай ашыктыргандыр инде хайван.
Смельницкий җәен һәм көзен ике атна саен ял көннәрендә Казанга бара торган булган. Спас Затоныннан сигездә кузгалып китүче пароходка өлгерү өчен җигүле атка утырып юлга бик иртән чыккан. Ике чакрым Мешкала елгасы ярыннан баргач, юл елга аша салынган күпердән почта трактына килеп чыга. Казанда ике төн кунгач, өченче көнне көндезге сәгать дүртләр тирәсендә яңадан кайта. Ике көн буе хуҗасын эзләп, Макбет моңарчы елга буенда балык тоткан урыннарны әйләнеп чыга, аннары ике көн Смельницкий бүлмәсе идәнендә селкенми дә ята, өченче көнне исә күпер янына килеп хуҗасын көтә. Смельницкий күренү белән шатлыгыннан өреп аның үрелгән арбасына сикереп менеп утыра. Берсендә, ашыгыч эш килеп чыгу сәбәпле, Смельницкий Казаннан бер көнгә соңлап кайта. Ә Макбет беләсезме нишли? Күпер янында кунарга кала. Хуҗасын күрү белән аның арбасына менеп утыра һәм бөтен гәүдәсе белән калтырап шыңшый, хуҗасын борыны һәм аяклары белән этә, кулларын ялый. Моны игътибар белән күзәтеп торган карт ямщик Хәйрулла Макбетны сыйпый да: «Бигрәк акыллы эт инде, хуҗасын ничек ярата!» дип әйтә. Шулай диюе генә була, Макбет Хәйрулланың да битен ялап ала. Үзен көтмәгәндә генә эт «үбеп» алыр, дип көтмәгән Хәйрулла соңыннан төкерә-төкерә битен пычрак кызыл чүпрәк белән сөртә.
Этне мең сумга саткан
Һәр җәйдә һәм көздә Смельницкий үзенең аучы йортында Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кунаклар кабул итә, табигатьнең Кама буендагы әлеге гаҗәеп матур почмагына хәтта ерак Кавказдан кадәр киләләр. Өстәге каттагы балконда утырырга яратканнар алар. Балконнан хәтта кырык чакрым ераклыктагы Лаеш шәһәре чиркәве, Иделнең уң як ярында урнашкан Богородское авылы (Кирельское) пароход пристане, егерме чакырымдагы Лебедино һәм Березовая Грива авылларына кадәр ярыйсы гына күренеп торган. Килгән кунакларны баздан тозлы гөмбә, ит деликатеслары, варенье, төрле спиртлы эчемлекләр алып менеп сыйлаганнар. Округта әлеге баз турында күбесе белгән, шуңа күрә төннәрен Макбетка әлеге базны карак мужиклардан сакларга туры килгән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Смельницкий инициативасы буенча Мәскәүдә «Лазарет русских охотников и охотничьих обществ» ачыла. Биредә аучылар җыйган акчага яралы солдатлар һәм офицерлар дәваланган. Биредә хәтта «Именная койка членов Казанского общества охоты Юлия и Веры Смельницких» та булган. Бу уңайдан Юлий Михайлович 1914 елда Казанда «Открытое письмо русским охотникам» брошюрасын бастырып чыгара. Тагын ике елдан соң аның «Ядовитые газы в тылу армии» дигән бер китабы чыга.
Аннары авыр вакытлар — революция, гражданнар сугышы башлана. Мешкаладагы йортка бару куркыныч тудыра. 1920 нче елда Смельницкий һәм аның хатыны тиф белән авырый башлыйлар. Тамак туйдыру, җан асрау өчен алар Казандагы йортларыннан әйберләрне сатуга керешәләр. Ау мылтыгын да сатарга туры килә. Сатып алучы мылтык белән бергә этне дә сорый. Смельницкий ул вакытта инде урыныннан тора алмый, ачтан тилмереп үлгәнче, чит кеше кулында Макбетның ичмаса тамагы тук булыр, дип этен дә биреп җибәрә. Хуҗасын сагынудан, Макбет яңа урында нык ябыга, тагын да усаллана, ауга баргач та тыңламый, яңа хуҗаның улын тешли. Ачуыннан нишләргә белмәгән хуҗа аны таяк белән кыйнап үтерә. Юлий Михайлович гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзен кичерә алмый, иң яхшы дустымны мең сумга саттым, дип үзен тирги.
1924 елда Екатеринбургта «Уральский охотник» журналы чыга башлый, Смельницкий үзенең язганнарын әлеге басмага җибәрә. Журналда аның бик күп хикәяләре һәм очерклары, шул исәптән «Чайка», «Друг человека», «Охотничий стан», «Глухари, медведи, люди» басылып чыга. Язучы 1931 елның 19 октябрендә үлә, аны Казанның Арча зиратына күмәләр. Ә менә Вера Викторовна, мәгълүматларга караганда, ике елдан соң Казан янында урнашкан Раифа картлар йортында вафат була. Юлий Михайловичның Казан шәһәренең Мөштәри урамындагы йорты берничә гасыр саклана. Бу йортның бер өлешен ул кайчандыр бушлай Казанның аучылар җәмгыятенә тапшырган булган. Хәзер инде бу бина сүтелгән.
spas-rt.ru