cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Госман бакиров укытучым – Госман Бакиров — Wikipedia

Әдипләр: Госман Бакиров


(1896-1982)

Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Заманында күренекле татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган бу сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, уналты яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Австрия-Венгриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.

Ватанына кире әйләнеп кайткач, инде Октябрь революциясе тудырган яңа шартларда, Г. Бакиров яңадан үзенең яраткан эшен — укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: 1918—1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Ләкин яңача укыту өчен әүвәлге мөгаллимлек тәҗрибәсе генә җитмәвен булачак язучы ачык күрә һәм белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә. Монда ул Г. Тукай исемендәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. Шул елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, балалар өчен беренче хикәяләрен яза, Казанда пионерлар оешмасы төзү һәм аларның матбугат органы «Яшь ленинчы» газетасын оештыру эшендә актив катнаша, шул газетада очеркларын, мәкаләләрен бастыра. 1924 елда Г. Бакиров Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927 елда партия сафына член итеп алына. 1927—1929 елларда Г. Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы секретаре булып эшли. Бу елларда ул үзенең журналистлык һәм әдәби иҗат эшен тагы да активлаштыра. «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләрен иҗат итә, 1930 елда «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгын бастыра. Шулай ук көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза, Татарстан дәүләт нәшриятында дәреслекләр һәм методик кулланмалар редакцияли, соңыннан, 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, 1942 елга кадәр нәшриятның дәреслекләр секторында җаваплы редактор вазифасын башкара.

1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Г. Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшугә таба бара. «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары сугыштан соңгы татар совет балалар әдәбияты хәзинәсенә лаеклы өлеш булып керде.

Госман Бакиров гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 12 мартында Казанда вафат булды) актив иҗат һәм җәмәгать тормышы белән яшәде. 1966 елда, җитмеш яше тулу уңае белән, аңа Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Ул 1955 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче җиңү: Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә.— Казан: Татарстан дәүләт нәшр., 1928.—32 б. 3000.

Урак өсте: Хикәяләр.—Казан: Татиздат, 1930.—39 б. 5000. Беренче җиңү: 3 пәрдәдә, 4 картинада.— Төзәт. 2-басма.— Казан: Татиздат, 1931.—30 б. 10000.

Яшәсен яшьләр: Балалар өчен пьеса. 5 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1934.—37 б. 5000.

Сафа балалары.: Балалар өчен 4 пәрдәлек сәхнә әсәре.— Казан: Татгосиздат, 1935.—39 б. 7000.

Шул ук.— Төзәт. һәм арттыр. 2-басма.— Казан: Татгосиздат, 1936.—39 б. 5000.

Безнең рапорт: Балалар өчен 4 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1936.—52 б. 5000.

Кар йорт: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1947.—12 б. 20000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1948.—23 б. 10000.

Сиртмәле кое: [Хикәяләр].— Казан: Татгосиздат, 1949.—60 б. 5065.

Сугышчы көндәлегeннән: [Хикәя].— Казан: Татгосиздат, 1949.—108 б. 5065.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1953.—19 б. 6000.

Партизан малай: Повесть. 1-кисәк.— Казан: Татгосиздат 1953.—130 б. 10000.

Классташлар: [Хикәя].—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—98 б. 10000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—20 б. 20000.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—15 б. 25000.

Укытучым: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—60 б., ил. 13000. Ред.: Ќәләй Л. Балаларыбызга бүләк.— Соц. Татарстан, 1966, 16 июль.

Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—66 б. 6000.

Утлы тегермән: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—80 б., ил. 15000. Рец.:Мостафина Г. өлкән язучы бүләге.— Соц. Татарстан, 1966, 14 окт.

Кадерле бүләк: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 26 б. 15000.

Укытучы апам: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 168 б. 15000.

Бормалы юллар: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 224 б. 7000.

Моя учительница: Повести и рассказы /Пер.: Л. Файзуллиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1975.—79 с. 10000.

Аның турында

Ђхмәт А. Г. Бакиров—язучы Нәм редактор.— Сов. әдәбияты, 1956, № 5, 113—116 б.

Госман Бакировка 70 яшь.— Казан утлары, 1966, № 3, 62 б. ИшморатР. Язучы, солдат.— Соц. Татарстан, 1966, 13 март. Шәрифуллин Ф. Укытучы, журналист, язучы.— Сов. мәктәбе, 1966, № 3, 61 б.

Шакир С. Сез әле дә уң флангта: Г. Бакировка 80 яшь.— Казан утлары, 1976, № 3, 176—177 б.

Тәрҗеманов Җ. Язучы Госман Бакировка 80 яшь. — Ялкын, 1976, 3, 7 б.

Ишмуратов Р. Всегда солдат. — Сов. Татария, 1966, 13 марта.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

adiplar.belem.ru

WikiZero — Госман Бакиров

open wikipedia design.

Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Бакиров битенә күчегез.

Госман Фәтхулла улы Бакиров (12 март 1896, Казан губернасы, Арча өязе, Югары Курса — 12 март 1962, Казан) — татар балалар язучысы.

1896 елның 12 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында игенче гаиләсендә туа. Моңа кадәр Габденнасыйр әл-Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австро-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.

Ватанына кире әйләнеп кайткач, Госман Бакиров укытучылык хезмәтен дәвам итә: 1918—1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә, Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. 1924 елда ул Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927—1929 елларда Госман Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли.

1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Госман Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшүгә таба бара.

Госман Бакировның «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләре, «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгы, «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары бар. Шулай ук ул көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза.

Госман Бакиров 1982 елның 12 мартында Казанда вафат була.

www.wikizero.com

События

12.03.2016

Бүген якташыбыз Госман Бакировның (1896—1982) тууына 120 ел

Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Госман Бакировның (1896—1982) тууына 120 ел. 

Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 

Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Заманында күренекле татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган бу сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, уналты яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Австрия-Венгриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.

Ватанына кире әйләнеп кайткач, инде Октябрь революциясе тудырган яңа шартларда, Г. Бакиров яңадан үзенең яраткан эшен — укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: 1918—1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Ләкин яңача укыту өчен әүвәлге мөгаллимлек тәҗрибәсе генә җитмәвен булачак язучы ачык күрә һәм белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә. Монда ул Г. Тукай исемендәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. Шул елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, балалар өчен беренче хикәяләрен яза, Казанда пионерлар оешмасы төзү һәм аларның матбугат органы «Яшь ленинчы» газетасын оештыру эшендә актив катнаша, шул газетада очеркларын, мәкаләләрен бастыра. 1924 елда Г. Бакиров Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927 елда партия сафына член итеп алына. 1927—1929 елларда Г. Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы секретаре булып эшли. Бу елларда ул үзенең журналистлык һәм әдәби иҗат эшен тагы да активлаштыра. «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләрен иҗат итә, 1930 елда «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгын бастыра. Шулай ук көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза, Татарстан дәүләт нәшриятында дәреслекләр һәм методик кулланмалар редакцияли, соңыннан, 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, 1942 елга кадәр нәшриятның дәреслекләр секторында җаваплы редактор вазифасын башкара.

1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Г. Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшугә таба бара. «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары сугыштан соңгы татар совет балалар әдәбияты хәзинәсенә лаеклы өлеш булып керде.

Госман Бакиров гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 12 мартында Казанда вафат булды) актив иҗат һәм җәмәгать тормышы белән яшәде. 1966 елда, җитмеш яше тулу уңае белән, аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Ул 1955 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче җиңү: Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә.— Казан: Татарстан дәүләт нәшр., 1928.—32 б. 3000.

Урак өсте: Хикәяләр.—Казан: Татиздат, 1930.—39 б. 5000. Беренче җиңү: 3 пәрдәдә, 4 картинада.— Төзәт. 2-басма.— Казан: Татиздат, 1931.—30 б. 10000.

Яшәсен яшьләр: Балалар өчен пьеса. 5 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1934.—37 б. 5000.

Сафа балалары.: Балалар өчен 4 пәрдәлек сәхнә әсәре.— Казан: Татгосиздат, 1935.—39 б. 7000.

Шул ук.— Төзәт. һәм арттыр. 2-басма.— Казан: Татгосиздат, 1936.—39 б. 5000.

Безнең рапорт: Балалар өчен 4 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1936.—52 б. 5000.

Кар йорт: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1947.—12 б. 20000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1948.—23 б. 10000.

Сиртмәле кое: [Хикәяләр].— Казан: Татгосиздат, 1949.—60 б. 5065.

Сугышчы көндәлегeннән: [Хикәя].— Казан: Татгосиздат, 1949.—108 б. 5065.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1953.—19 б. 6000.

Партизан малай: Повесть. 1-кисәк.— Казан: Татгосиздат 1953.—130 б. 10000.

Классташлар: [Хикәя].—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—98 б. 10000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—20 б. 20000.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—15 б. 25000.

Укытучым: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—60 б., ил. 13000. Ред.: Ќәләй Л. Балаларыбызга бүләк.— Соц. Татарстан, 1966, 16 июль.

Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—66 б. 6000.

Утлы тегермән: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—80 б., ил. 15000. Рец.:Мостафина Г. өлкән язучы бүләге.— Соц. Татарстан, 1966, 14 окт.

Кадерле бүләк: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 26 б. 15000.

Укытучы апам: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 168 б. 15000.

Бормалы юллар: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 224 б. 7000.

Моя учительница: Повести и рассказы /Пер.: Л. Файзуллиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1975.—79 с. 10000.

Аның турында

Ђхмәт А. Г. Бакиров—язучы Нәм редактор.— Сов. әдәбияты, 1956, № 5, 113—116 б.

Госман Бакировка 70 яшь.— Казан утлары, 1966, № 3, 62 б. ИшморатР. Язучы, солдат.— Соц. Татарстан, 1966, 13 март. Шәрифуллин Ф. Укытучы, журналист, язучы.— Сов. мәктәбе, 1966, № 3, 61 б.

Шакир С. Сез әле дә уң флангта: Г. Бакировка 80 яшь.— Казан утлары, 1976, № 3, 176—177 б.

Тәрҗеманов Җ. Язучы Госман Бакировка 80 яшь. — Ялкын, 1976, 3, 7 б.

Ишмуратов Р. Всегда солдат. — Сов. Татария, 1966, 13 марта.

©»Совет Татарстаны язучылары» китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

arskland.ru

Разработка урока «Госман Бакир «Кинога барганда»

Тема: Госман Бакир “Кинога барганда”

(6 сыйныф, рус төркеме өчен татар әдәбияты дәресе эшкәртмәсе)

Дәреснең максаты:Укучыларны Г.Бакирның “Кинога барганда” исемле хикәясе белән таныштыру; логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчел булу, олыларга, тирәбездә яшәүчеләргә ихтирам тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:Госман Бакир портреты; Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова “Татар теле”дәреслеге; мультимедиа, интерактив такта;

Дәреснең тибы: яңа материал өйрәнү

Дәреснең планы:

I.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Өй эшенең үтәлешен тикшерү

III. Актуальләштерү

IV. Яңа материал аңлату

V. Хикәя белән танышу

VI. Ял итү минуты

VII.Яңа материалны ныгыту

VIII .Йомгаклау, рефлексия

IX.Өйгә эш бирү

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Һәр дәрестә куллана торган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Дәрестә сезнең сөйләмегез, җавапларыгыз нинди булырга тиеш?

— Мин сездән дөрес җаваплар, уйлап әйтелгән матур фикерләр көтәм. Дәрестә сезгә уңышлар телим.

II. Өй эшенең үтәлешен тикшерү.

-Үткән дәрестә без нәрсә өйрәндек? Нинди хикәя белән таныштык?

-Әйе бик дөрес. Үткән дәрестә без сезнең белән “Сашаның дуслары” дигән хикәя белән танышкан идек (134-135 битләр). Сезгә өй эше итеп 3 малайның да чын дус булуын күзаллап хикәяне үзгәртеп язып килергә иде.

-Әйдәгез берничә укучы безгә үзенең хикәясен укып китсен әле.

-Ә без игътибар белән аларны тыңлыйк, үз фикерләребезне әйтергә әзерләник.

(укучыларның җаваплары тыңланыла)

— Әйе, Сашаның дуслары бик күп, ләкин чын дусты аның берәү генә. Ул-Азат. Азат яңа уен алырга дип җыйган акчасын дустына бирә. Ул шулай итеп үзенең дустына авыр вакытта ярдәм кулы суза.

III. Актуальләштерү

— Укучылар, игелекле, олы йөрәкле, гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу- әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Игелекле, мәрхәмәтле кешенең йөзеннән һәрчак шатлык нуры бөркелеп тора. “ Ә нинди кеше мәрхәмәтле була соң?” дигән сорауга һәрвакыт кешеләргә ихтирамлы, беренче чиратта, башкаларга ярдәм итәргә әзер булучы дияр идем.

IV. Яңа материал аңлату.

-Мәрхәмәтлелек темасын дәвам итеп бүген без сезнең белән “ Кинога барганда” исемле хикәя белән танышачакбыз.

-Бу хикәянең авторы Госман Бакир. Айрат язучының биографиясен сөйләргә әзерләнеп килде. Хәзер сүзне аңа бирәбез. Сезнең игътибарыгызга автор турында кыскача гына белешмә.

Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан Республикасының Арча районы Югары Курса авылында туа. Туган авылындагы мәдрәсәне тәмамлагач, уналты яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә. Г. Бакир балалар йортында укытучы-тәрбияче булып эшләгән елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, балалар өчен беренче хикәяләрен яза.

1928-1936 елларда “Беренче җиңү”(1928). “Яшәсен яшьләр”(1934), “Безнең рапорт”(1936), “Сафа балалары”(1935) дигән сәхнә әсәрләрен иҗат итә, 1936 елда “Урак өсте” дигән хикәяләр җыентыгын бастыра.

1942 елда үзе теләп фронтка китә. Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләренең күбесе авыр сугыш елларын һәм сугыштан соңгы чорда балалар һәм мәктәп тормышын чагылдыра. Аның әсәрләре сәнгатьчә, балалар яратып укырлык итеп язылганнар.

Укытучы

Әйе укучылар, автор үзе сугышта катнашканга күрә, аның хикәяләре дә бик үзенчәлекле. “Кинога барганда” хикәясе үзәгенә куелган фикер бүгенге тормышта аеруча актуаль. Бер-береңә ярдәм итү, җылы мөнәсәбәт, кайгы уртаклашу, хәлгә керү-балаларда тәрбияләнергә тиешле төп сыйфатлар.

V. Хикәя белән танышу

(140-143 бит)

-Текстны укыган вакытта сезгә аңлашылмаган сүзләр очрарга мөмкин. Хәзер шул сүзләрнең мәгънәсен аңлатып китик. (Сүзләр тактага язылган)

чыланган-промокшая

түбәле капка- ворота с крышей

агып китте-уплыл

кызганыч-жалко

  1. Шамил әнисенә нәрсәләр эшләргә булышты?

  2. Салих кая бара иде?

  3. Шамилне эшчән, игътибарлы, әдәпле малай дип әйтеп буламы?

-Фикерегезне хикәядәге мисаллар белән раслагыз.

1.Көнбатыштан болыт күтәрелде.

2.Кыз кычкырып җибәрде.

3.Шамил кулъяулыкны алырга өлгермәде.

4.Шамил акчасын кызга бирде.

VI. Ял итү минуты

VII. Яңа материалны ныгыту

-Ә хәзер интерактив тактага карагыз әле анда сезгә сүзләр бирелгән.

-Бу сыйфатларның кайсысы Шамилгә туры килә?

Эшчән, ялкау, хезмәт сөя, игътибарлы, әдәпле, тупас, игелексез, игелекле, мәгънәсез, ярдәмчел, тырыш, сабыр, кеше хәленә керә белүчән.

( Шул сүзләрне табып кәрҗингә тутыр)

-такта янында 2-3 укучы эшли.

Укытучы

-Укучылар, ничек уйлыйсыз, әгәр Шамил кызга акчасын бирмәгән булса, ул нинди хисләр кичерер иде? Дәфтәрегезгә язып куегыз.

— Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә укучылар?

— Шамилнең нинди сыйфатлары безгә үрнәк булыр иде?

— Сезнең тормышыгызда да якын кешеләрегезгә ярдәм итү очраклары бармы? Шул турыда сөйләгез.

— Кемгә һәм кайчан сез ярдәм итә аласыз?

VIII .Йомгаклау, рефлексия

( тын гына музыка уйный)

-Укучылар, бүген без сезнең белән бик эчтәлекле хикәя белән таныштык.

-Әйдәгез соң, бергәләп фикер алышып, әдәпле кешеләрдә булырга тиешле кайбер сыйфатларны искә төшерик. (чиратлашып һәр укучы үз фикерен әйтә укытучы тактага бу сүзләрне язып бара )

— Өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәббәттә була.

— Башкалардан үзен өстен итеп куймый.

— Кеше хәленә керә белүчән

— Сабыр, тырыш, әдәпле

— Эшчән, хезмәт сөя

Укытучы

— Дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Кешенең әхлагы, мәдәни асылы-аның дөньяга карашында, тормышка мөнәсәбәтендә, кешеләр белән мөгамәләсендә. Бу сыйфатларга нигез бик кечкенәдән салына башлый. Акны карадан аера белү никадәр кирәк булса, яхшыны начардан, гаделсезлекне хаксызлыктан, инсафлыкны тупаслыктан, миһербанлыкны шәфкатьсезлектән, тыйнаклыкны тотнаксызлыктан аеру да шундый ук әһәмияткә ия.

IX.Өйгә эш бирү

1.Хикәяне укырга, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнергә.

(140-143 битләр)

infourok.ru

Госман (хәлифә) — Wikipedia

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госман (хәлифә) latin yazuında])

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү Госман радыйаллаһу ганһу

tt.wikipedia.org

Әдипләр: Госман Бакиров

(1896—1982)

Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Заманында күренекле татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган бу сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, уналты яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Австрия-Венгриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.

Ватанына кире әйләнеп кайткач, инде Октябрь революциясе тудырган яңа шартларда, Г. Бакиров яңадан үзенең яраткан эшен — укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: 1918—1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Ләкин яңача укыту өчен әүвәлге мөгаллимлек тәҗрибәсе генә җитмәвен булачак язучы ачык күрә һәм белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә. Монда ул Г. Тукай исемендәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. Шул елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, балалар өчен беренче хикәяләрен яза, Казанда пионерлар оешмасы төзү һәм аларның матбугат органы «Яшь ленинчы» газетасын оештыру эшендә актив катнаша, шул газетада очеркларын, мәкаләләрен бастыра. 1924 елда Г. Бакиров Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927 елда партия сафына член итеп алына. 1927—1929 елларда Г. Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы секретаре булып эшли. Бу елларда ул үзенең журналистлык һәм әдәби иҗат эшен тагы да активлаштыра. «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләрен иҗат итә, 1930 елда «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгын бастыра. Шулай ук көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза, Татарстан дәүләт нәшриятында дәреслекләр һәм методик кулланмалар редакцияли, соңыннан, 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, 1942 елга кадәр нәшриятның дәреслекләр секторында җаваплы редактор вазифасын башкара.

1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Г. Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшугә таба бара. «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары сугыштан соңгы татар совет балалар әдәбияты хәзинәсенә лаеклы өлеш булып керде.

Госман Бакиров гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 12 мартында Казанда вафат булды) актив иҗат һәм җәмәгать тормышы белән яшәде. 1966 елда, җитмеш яше тулу уңае белән, аңа Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Ул 1955 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче җиңү: Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә.— Казан: Татарстан дәүләт нәшр., 1928.—32 б. 3000.

Урак өсте: Хикәяләр.—Казан: Татиздат, 1930.—39 б. 5000. Беренче җиңү: 3 пәрдәдә, 4 картинада.— Төзәт. 2-басма.— Казан: Татиздат, 1931.—30 б. 10000.

Яшәсен яшьләр: Балалар өчен пьеса. 5 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1934.—37 б. 5000.

Сафа балалары.: Балалар өчен 4 пәрдәлек сәхнә әсәре.— Казан: Татгосиздат, 1935.—39 б. 7000.

Шул ук.— Төзәт. һәм арттыр. 2-басма.— Казан: Татгосиздат, 1936.—39 б. 5000.

Безнең рапорт: Балалар өчен 4 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1936.—52 б. 5000.

Кар йорт: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1947.—12 б. 20000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1948.—23 б. 10000.

Сиртмәле кое: [Хикәяләр].— Казан: Татгосиздат, 1949.—60 б. 5065.

Сугышчы көндәлегeннән: [Хикәя].— Казан: Татгосиздат, 1949.—108 б. 5065.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1953.—19 б. 6000.

Партизан малай: Повесть. 1-кисәк.— Казан: Татгосиздат 1953.—130 б. 10000.

Классташлар: [Хикәя].—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—98 б. 10000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—20 б. 20000.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—15 б. 25000.

Укытучым: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—60 б., ил. 13000. Ред.: Ќәләй Л. Балаларыбызга бүләк.— Соц. Татарстан, 1966, 16 июль.

Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—66 б. 6000.

Утлы тегермән: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—80 б., ил. 15000. Рец.:Мостафина Г. өлкән язучы бүләге.— Соц. Татарстан, 1966, 14 окт.

Кадерле бүләк: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 26 б. 15000.

Укытучы апам: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 168 б. 15000.

Бормалы юллар: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 224 б. 7000.

Моя учительница: Повести и рассказы /Пер.: Л. Файзуллиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1975.—79 с. 10000.

Аның турында

Ђхмәт А. Г. Бакиров—язучы Нәм редактор.— Сов. әдәбияты, 1956, № 5, 113—116 б.

Госман Бакировка 70 яшь.— Казан утлары, 1966, № 3, 62 б. ИшморатР. Язучы, солдат.— Соц. Татарстан, 1966, 13 март. Шәрифуллин Ф. Укытучы, журналист, язучы.— Сов. мәктәбе, 1966, № 3, 61 б.

Шакир С. Сез әле дә уң флангта: Г. Бакировка 80 яшь.— Казан утлары, 1976, № 3, 176—177 б.

Тәрҗеманов Җ. Язучы Госман Бакировка 80 яшь. — Ялкын, 1976, 3, 7 б.

Ишмуратов Р. Всегда солдат. — Сов. Татария, 1966, 13 марта.

©»Совет Татарстаны язучылары» китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


fajdali.narod.ru

Эссе «Мин-укытучы» | Социальная сеть работников образования

Мин-укытучы

(Эссе)

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер  өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

   Мин-укытучы!

Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагыннан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта күрше кызлары белән “укытучылы” уйный идем. Әниләрнең мич агарта торган акшарлары арасыннан  йодрык кадәрле акбур табып алып, такта кисәкләренә язып, “ яңа теманы”  аңлатам,  сораулар бирәм. Хәтта дәфтәр битләреннән журнал ясап, билгеләр куя идем. Балачак хыяллары матур хатирәләр булып истә калган.

    Кем генә беренче укытучысын сагынып искә алмый икән? Минем беренче укытучым- Чернова Александра Игнат кызы. Ул бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле иде. Беренче тапкыр укырга, кулларымнан тотып язарга өйрәтүче дә Шура апа булды. Шул вакытта мәктәпкә Иске Кормаш авылыннан яңа укытучы Мәсхүдә апа Шәмсетдинова килде. Ул безгә яңа җырлар, биюләр өйрәтте. Урта сыйныфларда укыганда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче укытучым- Ибраһимова Зәкия апа.Мин аларны хәзер дә якты, җылы хисләр белән искә алам, зур рәхмәтемне белдерәм.

    Мәктәпне бетергәч, укытучым Зәкия апа киңәшен истә тотып, мин Казан Дәүләт пединститутының филология бүлегенә юл тоттым. Пединститутта укыганда безгә педагогия фәннәре докторлары, профессорлар: Харисова Чулпан Мөхәррәм кызы, Галимуллин Фоат Галимулла улы, академик Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы ныклы белем бирделәр. Кулыма  диплом алгач, мин туган якларыма кайттым. Шунысы кызык, институтка укырга кергәндә дә “Мин ни өчен укытучы булырга телим?” дигән темага сочинение язган идем. Инде хәзер ни өчен укытучы булдым дигән сорауга җавап эзлим.

    Хатирәләр белән тулы хезмәт юлын барлаганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, саф күңелле балаларның өмет тулы карашлары күз алдына килә. Башта төрле уйлар… “Балаларга ныклы белем бирә алырмынмы? Аларның күңеленә ачкыч табып булырмы?” Парта артында балкып утырган балаларны күргәч, бу шикләр юкка чыкты, шау-шулы мәктәп тормышы башланды.

    Укытучы һөнәрен сайлаганыма һич кенә дә үкенмим.Минем укучыларымның да күбесе югары уку йортларында белем алдылар. Алар арасында шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, укытучылар бар, Хәзер инде үзләре гаилә корып,балалар үстерәләр.Мәктәп тәмамлауларына күп еллар үтсә дә, укучыларым килеп исәнләшәләр, хәлемне сорашалар. Ул мизгелләр мактаулы кәгазьләрдән дә кыйммәтрәк. “Куйган хезмәтем бушка китмәгән, балаларның тәрбияле кеше булуында минем дә өлешем бар бит”,- дип горурланып куясың.

Укытып чыгарган  балаларың өчен син хәзер дә җаваплы.Башлангыч сыйныфтан югары сыйныфка күчкәч, аларның ничек укулары белән кызыксынасың. Бердәм Дәүләт имтиханнарын биргәндә дә җан атып йөрисең. Олы юлга аяк баскач та укучыларыңның тормышлары турында белешеп торасың. Гүя үз балаларың кебек якын алар. Шатлыкларына сөенеп, кайгылары өчен борчыласың. Шулай гомеренең ахырына кадәр укытучы балаларның икенче “әниләре” булып каладыр. Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенү, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.

   Мин – укытучы. Ә укытучы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, кызыксынулары, бөтен яшәеше күз алдында. Авылда һәр йортта диярлек ул укыткан укучы яши. Димәк, сине бала гына түгел, әти-әни, әби-бабай да күзәтә. Шулай булгач, синең сөйләмең, киемең, килеш-килбәтең, тормыш алып баруың да читтә калмый. Укытучы гаиләсендә үрнәк әни булырга, үз балаларына да яхшы тәрбия бирергә тиеш, дип саныйм.

    Укытучы ,белем бирү белән бергә, тәрбия эшләрен дә алып бара. Укытуның нигезе тәрбия булганлыктан, тәрбия эше дә акрынлап һәм тәртип белән камиллеккә ирешү икәнлеген күрсәтеп, Риза Фәхреддин тәрбияче- укытучының тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларда булган көч-куәтләрнең һәм табигый сәламәтлекләрнең арта баруын  аңлатып бирә. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итеп җитештерү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклап күрсәтеп, ул “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”, — дип яза.

    Мин башлангыч сыйныфларда укытам. Башлангыч сыйныф укытучысына аеруча зур  җаваплылык өстәлгән. “ Бала күңеле ак кәгазь, ни чәчсәң шуны урырсың”, — дигәннәр өлкәннәр. Бала белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласаң, нәтиҗәсе шулкадәр яхшырак булачак, ди белгечләр. Галимнәр раславынча, бала 6 яшькә кадәр бөтен гомер буена аласы тәрбиянең 70 процентын алып бетерә икән. Бүгенге көндә сабыйлар белән эшләүнең бөтен дөнья белә торган методикалары бар. Мария Монтессори, Глен Демон, Массару Ибука… М. Монтессори методикасына килсәк, ул вак моторикага һәм сенсорикага зур әһәмият бирә. Башлангыч сыйныфларда да моториканы үстерү дәвам итә. Аңа төрле уеннар, уенчыклар керә: шнур чишү, бәйләү, мәрҗән тезү, сәйләннәр белән эшләү камыр һәм пластилин әвәләү, туп белән уеннар, текстуралы тукымалар белән танышу, бармак уеннары.

     Башлангыч сыйныф укытучысы баланы укырга, язарга, аңлаешлы итеп сөйләм төзергә, кешелекле, игелекле , сәламәт балалар тәрбияләргә  тиеш. Туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү дә безнең бурыч булып тора. Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү- минем төп бурычым. Тәрбия эшемдә кулланма итеп Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарган “Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану” дигән җыентыкны алдым. Башка укытучыларга да бу җыентыктан кулланырга тәкъдим итәр идем.

    Тәрбияле бала – мәктәпнең генә түгел, гаиләнең дә җимеше. Тәрбия эшләрен ата-аналар белән бергә алып барырга кирәк. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада ышаныч тудырсак, ул тормыш авырлыклары алдында каушап калмас, дөрес юлны табар дип ышанам.

    Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә.Заман мәгариф системасы алдына балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Мәктәпләргә яңа технологияләр, интернет ресурслар, яңа төр программалар керә. Уку-укыту процессында яңалыкларны тормышка ашыру өчен, яңа дәүләт стандартлары төзелде. Яңа федераль дәүләт белем бирүнең мәгариф стандартына күчү “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф проекты инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора.

    Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, үз иленең чын гражданины тәрбияләү.  Яңа стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дигәндә, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. Региональ компонентларны өйрәнү атнасына бер – ике дәрес белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барылачак, башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булачак. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш.

     Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыларда универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперт, җитәкчесе булырга да тиеш.ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укытуның үзбәясен күтәрүгә ярдәм итәчәк.Укытучы да заман белән бергә атларга тиеш. Ул үз эшендә яңа алымнар кулланып, укучыларга төпле белем бирә, мәктәп, район,республика, бөтенроссия, халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаша, үз белемен күтәрү өстендә даими эшли.

    Мин үзем дә дәресләрдә компьютер, интерактив такта, интернет ресурслардан файдаланырга тырышам. Чыбыксыз интернет аша методик әсбаплар белән танышырга, электрон китапханәдән кулланырга, башка укытучыларның хезмәтләре белән танышырга һәм өйрәнергә була. Хәзерге заман мәктәпләрендә белем бирү һәм иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Бары тик эзләнергә, иренмәскә, үзеңә максат куеп эшләргә генә кирәк. Балалар да интернет челтәреннән дәресләргә әзерләнгәндә, олимпиада, КВН, төрле интеллектуаль конкурсларга катнашканда кирәкле мәгълүмат белән  таныша алалар. Аларга  кирәкмәгән, зыянлы сайтларга кермәскә кирәклеген аңлатырга кирәк. Шуның өчен балаларга аерым сайтлар булдырылган. Мәсәлән, “Солнышко”, “Чудесенка”, “Мультикейс”, төрле мультфильмнар һәм әкиятләр булган интерактив тавышлы  мультимедияле китапханә  “Бала”. Башлангыч сыйныфларда ук укучылар интернет челтәре аша хәбәрләр, электрон хатлар яза белергә, компьютерда татар һәм рус телендә генә түгел, чит телдә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш. Дәрестә акбур гына түгел, проектор, флэшка, видеокамера, диктофон да куллану таләп ителә. Башлангыч сыйныф укучылары проектлар төзи белергә тиеш. Ләкин, чынлыкта ничек соң? Дөресен әйткәндә, проект эшләү күпчелек укытучы җилкәсенә кала. Минем уйлавымча, проект эшләүне иң башта кызыксынган укучы белән бергә эшләп карарга кирәк. Укучы эшләрен мәктәптә күрсәтергә, аның эшләре белән калган укучыларны да кызыксындырырга, кыюрак булырга өйрәтергә кирәк.  

Укучы укытучы белән берлектә, үзе компьютер артында утырып, интернет битләреннән мәгълүматлар эзләсен, китапханәләрдән кирәкле китаплар табып, проектка кагылышлы темага материаллар тапсын. Авыл халкыннан да үзләре кызыксынган сорауларга җавап табып, бу эшкә ата-аналарны да тартсыннар иде. Эзләнү барышында фотоаппарат белән фотога төшерергә дә, әкренләп презентация эшләргә дә өйрәнсен. Минем уйлавымча, башлангыч сыйныфларда укучы бала 20-30 битлек проектлар эшли алмый. 5-6 битлек презентация булса да бала үзе эшләсен, үзе өйрәнсен иде. Аз булса да, укучы үзенең эшләгән эшенә сөенсен, күңел биреп эшләсен. Безнең халык: “Тамчыдан күл җыела”,- дип  юкка гына әйтмәгән.

    Минем дә проектлар конкурсында катнашканым бар. Кайбер проектларны карагач, укучы проекты түгел икәнен аңлыйсың. “Моны укучы мәңге эшли алмый инде”,- дип утырасың. Безгә үз-үзебезне алдамаска, проект эшләргә укучыларны өйрәтергә кирәк. Проект эшләргә өйрәтергә, эзләнергә, табарга күбрәк вакыт бирелсен иде.

    Без балаларга нинди белем һәм тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп  яшәргә тиеш. Риза Фәхреддин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак…”  Бары тик үз һөнәреңне  яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә син чын укытучы булачаксың.

    Һәркөн иртән торып , якты хыялларым белән укучыларым янына ашыгам. Киләчәктә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, аларны ялгыш адымнардан саклап кала алсам, мин бик бәхетле укытучы булыр идем.

nsportal.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *