Дәрес вакытында оештырылган тәрбияви момент ул – Төрле типтагы дәресләрне планлаштыру
Төрле типтагы дәресләрне планлаштыру
Төрле типтагы дәресләрне планлаштыру
Безнең мәктәпләрдә укыту эше дәресләр формасында бара. Бу оештыру формасы үзенең башлангычын Ян Омос Коменскийдан ала. Методика һәм дәресләрне оештыру төрле илләрнең алдынгы педагоглары һәм методистлары тарафыннан камиләштерелде. Эшнең бу формасы үзен тулысынча аклады. Дәрес белән беррәттән экскурсияләр, практик эшләр һ.б. да кулланыла. Класстагы дәресләрдә алып барыла торган укыту эше балаларның укытучы биремнәре буенча өйдә үти торган мәҗбүри уку эшләре белән тулыландырыла. Белемнәрне , осталыкларны һәм күнекмәләрне үзләштерү буенча уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен, эшне билгеле эзлеклелектә алып бару кирәк. Укыту процесының законнары һәм кагыйдәләре укытучыдан дәресләрне очраклы тәртиптә түгел, ә билгеле системада урнаштыруны таләп итә.
Әгәр укытучы алдагы дәресләрдә ни эшләргә кирәклеген белмәсә, әгәр ул бу дәрескә алдагы эшләр белән бәйлләнешсез генә якын килсә, дәресне дөрес оештырырга мөмкин түгел.
Яхшы укытучы программаның тәмамланган һәм зур булмаган бер бүлеге буенча бөтен укыту процессын һәрвакыт җентекләп уйлый. Ул — программаның бирелгән бүлеге эчендәге бөтен дәресләр чылбыры яки системасының эзлеклелеген ачык итеп күз алдына китерә( мәсәлән, рус теле буенча билгеле сүз төркемен, дөрес язуның билгеле кагыйдәсен өйрәнү буенча билгеле тәртиптә бөтен дәресләр җыентыгын, географиядән билгеле географик өлкәне өйрәнү буенча барлык дәресләрнең эзлекле чылбырын). Бары тик укыту фәненең, программадагы һәрбер теманың һәм кечкенә бүлекнең төп эчтәлегенә тирәннән төшенгәндә генә укытучы укучылар тарафыннан белемнәрнең, эшли белүләрнең һәм күнекмәләрнең аңлы, тулы һәм нык үзләштерелүен тәэмин итә ала һәм шул вакытта гына класс алдында торган тәрбия бурычларын уңышлы хәл итә ала.
Димәк, һәрбер дәрес укыту процессында билгеле урын алырга һәм башка дәресләр белән бәйләнештә булырга тиеш.
Зур тема беткәннән соң, тулаем тема буенча кабатлау дәресе уздыру яхшы, бу дәрестә билгеле план буенча укучыларның белемнәренә тикшерү ясарга кирәк. Бу кабатлау дәресенә программаның элек үтелгән бүлекләреннән сорау да кертелә.
Билгеле тема буенча яки программаның билгеле бүлеге буенча ничә дәрес, нинди дәресләр һәм аларны нинди эзлеклелектә бирәчәген укытучы билгеләп куя. Хәзер инде һәр дәресне ничек төзү мәсьәләсе килеп баса.
Әгәр дәрес көтелгән нәтиҗәләрне бирсә, ул яхшы дәрес булыр. Һәрбер дәрестән алынырга тиешле нәтиҗәне билгели белү укытучы өчен гаять дәрәҗәдә әһәмиятле. Икенче төрле әйткәндә аңа һәрбер дәреснең максатын ачык итеп билгеләү әһәмиятле.
Тәрбияви укыту принцибы дәресләрдә белем бирү максатлары да , тәрбия максатлары да куелуын таләп итә. Җанлы укыту процессында алар аерылгысызлар. Алар бердәм хәлдә торалар. Мәсәлән, ана теле дәресендә балаларга сыйфат турында төшенчә бирү һәм сөйләмдә сыйфатның мәгънәсен күрсәтү максаты куелган. Бу – белем бирү максаты. Әлеге максатны чишү өчен, укытучы билгеле материал китерә. Материалның эчтәлеге, аның тематикасы тәрбияви әһәмияткә ия булып тора.
Билгеле, биредә белем бирү максатлары да, тәрбияви максатлар да, бер үк вакытта, укыту эшенең бердәм процессында тормышка ашырылыр.
Шулай да, дәресләрдә куела торган һәм куелырга тиеш булган максатларны карау уңай һәм тулы булсын өчен , белем бирү максатлары турында һәм тәрбия максатлары турында аерым- аерым әйтеп китү урынлы булыр.
Белем бирү максатларына түбәндәгеләр керә:
а) дәресләрдә билгеле белемнәр бирү: мәсәлән, яңа грамматик кагыйдәне белү, персонажларга булган характеристикасы белән яңа художестволы әсәрне , яңа математик кагыйдәне, яңа исәпләү алымын белү, билгеле тирихи вакыйгаларны белү, табигатьнең теге яки бу күренешләре турында төшенчә бирү һ.б.;бу максатлар программадан килеп чыгалар.
б) билгеле күнекмәләрне үстерү : мәсәлән, билгеле грамматик кагыйдәне куллана белү, уку китабындагы өзекне дөрес, образлы итеп һәм йөгерек уку күнекмәсе, сөйләү һәм язу телендә билгеле алымнардан файдалану , билгеле математик гамәлне башкару, география буенча җавап биргәндә картадан файдалану күнекмәсе һ. б.:Бу максатлар да программадан һәм укуларның алдагы торышыннан килеп чыгалар;
г)балалар тарафыннан белемнәрнең һәм күнекмәләрнең үзләштерелүен тикшерү һәм аларның җавапларының , язма, график һәм башка эшләрнең сыйфатын бәяләп, очраган ялгышларны аңлатып, тикшерелгән эшләрнең нәтиҗәләрен алар белән карап чыгу.
Яхшы тәрбияле булу өчен белемле булырга кирәк. Тәрбия максатларын тормышка ашырганда без белемнәргә таянабыз. Әдәби әсәрләрне, тарихны , үз илеңдәге һәм башка илләрдәге халыкларның тормышын, табигать законнарын белү һәм башкалар— боларның барысы да укучыларның үз- үзләрен тотышларын юнәлтергә, әхлакый сыйфатларын ачарга мөмкинлек бирәләр. Белем алу өчен уку күнекмәләренең һәм класста уку материалын аңлатучы укытучыны тыңлый белү сәләтенең тәрбия бурычларын чишүдә нинди зур роль уйнаганы бик ачык аңлашыла.
Шул рәвешчә, белем бирү максатлары дәрестә эшнең төп өлешен алып торалар. Шуңа күрә , өстенлек алып торучы белем бирү максатларына карап, дәресләрнең типларын билгеләү кабул ителгән дә.
Шулай итеп, бер дәрестә без балаларга яңа тема, яңа мәсьәлә буенча белемнәр бирүне , яңа кагыйдәне, эшнең яңа алымын аңлатуны, икенчесендә— яңа белемнәрне ничек үзләштерүләрен тикшерүне , өченчесендә— күп кенә күнегүләр юлы белән тиешле күнекмәләрне камилләштерүне максат итеп куябыз. Әлбәттә, һәрбер дәрестә берничә максат була, ләкин аларның кайсы да булса берсе өстенлек алып тора. Шуннан чыгып , түбәндә ешрак очрый торган дәрес типлары билгеләнә:
яңа белемнәр бирү дәресе
белемнәрне ныгыту дәресе
белемнәрне һәм күнекмәләрне куллану дәресе;
кабатлау дәресе
белемнәрне тикшерү дәресе
катнаш дәрес һ.б.
Ләкин теге яки бу типтагы дәресне оештырганда , шул типтагы дәрес өчен характерлы яклардан башка, анда укыту процессының башка элементлары булырга мөмкин түгел дип уйларга ярамый. Мәсәлән, яңаны бирү дәресендә азмы- күпме кабатлау да , белемнәрне тикшерү дә була.
Яңа белемнәрне бирү дәресенең төзелеше аның төп дидактик максатына карап ачыклана: яңа төшенчәләр бирү, өйрәнә торган объектларның үзлекләрен билгеләү , кагыйдәләр чыгару, алгоритм төзү һ. б. булырга мөмкин. Яңа белемнәрне бирү дәресенең төп этаплары түбәндәгечә төзелә:
— Тема һәм максатны ачыклау, уку эшчәнлеген дәлилләү
— белемнәрне актуальләштерү, яңа материалны кабул итүгә әзерлек
— яңа материал белән танышу
— беренчел кабул итү ,үзләштерү һәм ныгыту
— өйгә эш бирү
— дәресне йомгаклау
Белемнәрне ныгыту дәресенең төп максаты – билгеле бер төрле осталык булдыру. Мондый төр дәресләрнең төп этаплары:
— өй эшләрен тикшерү, өйрәнгән материалны искә төшерү
— дәреснең темасын , максатын аңлату, дәлилләү
— алдагы дәрестә өйрәнгән материалны стандарт шартларда куллану
— алган белемнәрне яңа төрле шартларда куллану күнекмәләрен үстерү
— дәресне йомгаклау
— өй эше бирү
Белемнәрне һәм күнекмәләрне куллану дәресендә төп максатлар берничә: белемнәрне туплау һәм төзәтү; биремнәрне һәм аларны үтәү ысулларын анализлау. биремнәрне үзлектән һәм рациональ ысул белән башкару, үз-үзеңне тикшерә белү.Шул максатлардан чыгып, дәреснең этаплары билгеләнә:
— өй эшләрен тикшерү
— уку эшчәнлеген, белемнәрне практик максатларда куллануны искәртеп, дәлилләү; дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру
— практик биремнәр үтәгәндә кайсы кагыйдәне ничек итеп кулланырга кирәклекне искә төшерү
— укытучы күзәтүе астында биремнәрне үзлектән үтәү
— үтәлгән биремнәр буенча белемнәрне билгеле бер эзлеклелеккә салу, системалаштыру
— дәресне йомгаклау һәм өй эше бирү
Белемнәрне , күнекмәләрне тикшерү һәм төзәтү дәресе һәр теманы яки кечкенә бүлекне үткәч уздырылырга тиеш. Эзлекле рәвештә катлаулана барган биремнәр ярдәмендә укучыларның белемнәрендәге кимчелекләрне ачыклау һәм бетерү максатыннан уздырылучы бу дәрес түбәндәге этапларны үз эченә ала:
— дәреснең максаты һәм бурычлары белән танышу, дәрес буенча төп инструктаж үткәрү
— белем һәм күнекмәләрнең элементар кагыйдәләрен белүне тикшерү
— кагыйдәләрне дәлилләү, үз мисалларың өстендә аңлату
— кагыйдәләрне стандарт күнегүләр чишкәндә куллана белүләрен тикшерү
— стандарт булмаган шартларда белемнәрне куллануны тикшерү
— дәресне йомгаклау
Катнаш дәрес берничә дидактик максатлы дәрес булуы белән башкалардан аерылып тора. Катнаш дәреснең традицион һәм традицион булмаган төрләренең төзелешләре белән танышып үтик.
Традицион катнаш дәреснең төзелеше:
— дәреснең темасы, максаты белән танышу
-өй эшләрен тикшерү
үткән материал буенча белемнәрне тикшерү
яңа материална аңлату
яңа материалны ныгыту
дәресне йомгаклау һәм өй эше бирү
Икенче төрдәге катнаш дәреснең төзелеше түбәндәгечә булырга мөмкин:
өй эшләрен тикшерү
алдан өйрәнгәннәрне тикшерү
дәреснең темасын, максатын аңлату
яңа материалны аңлату
Яңа материалны кабул итү
белемнәрне системалаштыру
өй эше бирү һәм дәресне йомгаклау
Катнаш дәреснең өченче төре модульле укыту алымына тартым (анда берничә максат куела , тулы бер тәмамланган материалны үз эченә ала)
-темага керешне дәлилләүче әңгәмә (оештыру моменты)
— кереш тикшерү (өй эшләрен яки алдан үтелгән материалны тикшерү)
— яңа материалны аңлату
— яңа аңлатканны ныгыту
— тәмамлау тикшерүе (дәрестә өйрәнгәннәр буенча тикшерү)
— үз- үзеңне тикшерү (рефлекция) Классның һәм һәр укучының эшенә бәя бирү, укучыларның дәрес турында фикерләре
Лекция- дәресләре теоретик материалның төп өлешен бер дәрестә аңлатуны яки куллануны күздә тота. Лекция формасындагы дәресләр уздыру түбәндәге очракларда отышлы була:
яңа материал элек өйрәнгәннәр белән бәйләнешсез булса
үзлектән өйрәнеләсе материалның катлаулы өлешләрен тикшергәндә
берничә тема яки бүлек буенча билгеле бер төрдәге күнегүләр эшләр алдыннан
үткән материалны мәсьәләләр чишкәндә куллану
Бу типтагы дәресләрнең төп төзелеше түбәндәгечә булырга мөмкин:
Дәреснең темасын, максатын аңлатканда проблемалы ситуация булдыру
лекция барышында бу проблеманы чишү
лекцияне конспектлаштыру, төп кирәкле материалга аеруча басым ясау
конспектлар , схемалар ярдәмендә материалны яңадан эшкәртү
алган белемнәрне куллану
белемнәрне системалаштыру
үз-үзеңне тикшерүгә сораулар аша өй эшләре бирү, өстәмә әдәбият яки дәреслектәге биремнәр исемлеген бирү
Семинар – дәресләр вакытында төп теоретик материалны укучылар үзләре әзерлиләр һәм дәрес вакытында үз белемнәрен сөйләү, аңлату, үзара әңгәмә аша күрсәтәләр. семинар дәресләр укучыларның аңлы рәвештә тикшерү күнекмәләрен арттыруга һәм сөйләм культурасын үстерүгә булышлык итә.Семинар дәресләр күп төрле булырга мөмкин: доклад, реферат яклау, иҗади язма эшләр әзерләү һәм яклау, билгеле бер тема буенча мәсьәләләр чишелешен аңлату, диспут , конференция һ.б. шундыйлар. Семинар- дәрескә әзерлек бөтен класс белән башкарыла, укытучы алдан ук дәреснең темасы ,максаты белән таныштырып куя, эш барышын планлаштыра; укучыларга , шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып, төрле биремнәр бирә;, өстәмә әдәбият исемлеге белән таныштыра һәм һәр укучыга бүлеп бирә. аерым- аерым яки группаларда консультацияләр үткәрә. Укучылар ярдәмче искәрмәләр кулланып («Ничек семинарга әзерләнергә», «Ничек чыгыш ясарга?») үзлектән өйрәнгән материалларын бергә туплап , чыгышка әзерләнәләр. Семинар- дәрес укытучының кереш сүзе белән башланып китә, ул дәреснең кыскача тәртибе, максаты һәм бурычлары белән таныштыра, нәрсәләргә аеруча басым ясарга кирәклеген аңлата, дәфтәрләргә нәрсәләрне язып бару турында яки башка төрле киңәшләрен бирә. Аннан соң укучылар чыгышлары тыңлана, укытучы аларның сорауларына җавап бирә һәм эшләрен бәяли, анализлый һәм дәрескә йомгак ясый
Зачет- дәрес укучыларның белемнәрен тикшерү дәресенең бер төре булып тора. Зачетны уңай билгегә тапшыру өчен укучының мәҗбүри саналган барлык биремнәрне дә үти алуы кирәк. Әгәр берәр генә булса да бирем үтәлми калса , зачет яңадан тапшырылырга тиеш (Бу очракта укучы үзе эшли алмаган төрдәге биремне генә үти) Зачетның биремнәре укучыларга алдан билгеле булырга яки билгеле булмаска мөмкин. Зачетка мәҗбүри үтәлергә тиешле һәм (яхшы билге алу өчен) өстәмә биремнәр тәкъдим ителә. Башта укучыларның мәҗбүри үтәлергә тиешле биремнәре тикшерелә, аларны үтәп бетергәннән соң гына өстәмә биремнәргә керешергә була. Дәрес ахырында укытучы барлык эшләнгән биремнәрне исәпкә алып. йомгаклау үткәрә, билгеләр куя.
Практикум- дәрес вакытында практик һәм лаборатор эшләр башкарыла, укучылар алган белемнәрен кулланып күрсәтәләр. Практикум- дәресләр эзләнү характерында, иҗади яки гомумиләштерү формасында булырга мөмкин. Укучыларның эшен группаларга бүлеп , һәр группага аерым бирем үтәүне максат итеп куярга кирәк.Төзелеше түтәндәгечә була ала:
* Тема, максат , бурычларны аңлату
* белемнәрне актуальләштерү
* уку эшчәнлеген дәлилләү
* инструкция –күрсәтмәләр белән таныштыру
* кирәкле дидактик материаллар, кулланмалар , кирәк булса, приборлар, җиһазлар белән танышу
* укытучы күзәтүе астында практик эшне башкару
* эшләгән эшкә отчет төзү
* эш нәтиҗәләре буенча әңгәмә уздыру,йомгаклау
Экскурсия- дәресләр укучыларның белемнәрен тулыландыру, тормыш белән бәйләү, укуга уңай караш тәрбияләү максатыннан уздырыла. Экскурсия –дәресләрнең үткәрү формалары төрле – предприятие вәкилләре , музей хезмәткәрләре белән очрашу, тарихи урыннарга бару, кино-яки телеэкскурсияләр булырга мөмкин.
Нинди генә төрдәге экскурсия булса да төп төзелеше барлык экскурсияләрнең дә бертөрлерәк була:
\ Тема, максат , бурычларны аңлату
\ Белергә тиешле материалны искә төшерү(актуальләштерү)
\ Объектларны тикшерү, тикшерүләрне аңлап җиткерү
\ Белемнәрне системалаштыру
\дәресне йомгаклау һәм укучыларга шәхси биремнәр бирү
Бу төр дәресләрдән тыш әле дискуссия-дәресләр, консультация, театральләшкән, ярыш формасындагы, дидактик уен, эшлекле уен, рольле уен, берләшкән дәресләр булырга мөмкин.
Теләсә нинди типтагы дәресне планлаштырганда укыту процессының даими элементларын – үткәнне кабатлау, укучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерүне истә тотарга кирәк. Укучыларның сөйләү культурасы турында, аларны алган белемнәрен әйтә белергә өйрәтү( телдән һәм язма җавап бирү) һәм аларның мөсәкыйль эшли белүләрен камилләштерү турында да онытырга ярамый.
Күнегүләр юлы белән белем һәм күнекмәләрне ныгытуны максат итеп алган дәресләрне планлаштырганда, бу эшнең нинди этапта торуын – шул белем һәм күнекмәне үзләштерүнең башындамы, шул процессның уртасындамы яки аның азагындамы икәнен һәрвакыт исәпкә алу аерата әһәмиятле. Материал һәм эш төрен сайлау, шул дәрестә укытучының укучыларга эштә ни дәрәҗәдә мөстәкыйльлек бирүе дә шуңа бәйле.
Дәреснең һәр өлеше өчен материалны алдан хәзерләп кую вакытка экономия ясарга мөмкинлек бирә һәм дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә бара, эштә ачык эзлеклелек балаларга кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә һәм аларның белемнәрне һәм күнекмәләрне яхшы үзләштерүләренә алып бара.
Дәресне һәм аңа әзерләнүне башка дәресләрдән аерым алып кына , яхшы итеп төзергә дә һәм уздырырга да мөмкин түгел. Программаның шул бирелгән темасы яки бүлеге буенча үзара бәйләнгән бөтен дәресләр системасын күз алдында тотарга кирәк. Чираттагы һәрбер дәрес (программаның шул бирелгән бүлеге эчендә ) моннан алдагы дәресләрнең логик дәвамы булып торырга тиеш.
Шулай да дәрес планы нинди генә яхшы булмасын, дәрестә ул укытучыны бәйләп куярга тиеш түгел. Укытучы, төзелгән план буенча дәрескә хәзерләнгәндә , дәреснеышанычлы һәм иркен алып барырлык һәм , дәрес вакытында планга(яки конспектка) карарга туры килмәслек дәрәҗәдә яхшы итеп хәзерләнергә тиеш. Әгәр укытучы әледән- әле үзенең планына караса, бу аның балалар белән җанлы бәйләнешен читенләштерер, аерым укучыларга карата игътибарлы булудан аны мәхрүм итәр һәм хәтта аның үзенең җанлы фикерен тоткарлар. Балалар моны сизәчәкләр. Планга богауланган , зирәк булмаган укытучы авторитетлы педагог булып чыкмаячак һәм ул дәресләрдә дисциплина түбән булачак.
дәрескә хәзерләнгәндә укытучының барлык дәрес материалын яхшы итеп өйрәнүе, балалар яттан өйрәнә торганны аның үзенең дә яттан белүе, үзенең сөйләвенә керткән шигырьләрне, цитталарны яттан белүе, чишелә торган мәсьәләләрнең шартларын һәм дөрес җавапларын белүе кирәк. Аның төшенчәләрнең билгеләмәләрен , кагыйдәләрнең әйтелешләрен төгәл белүе әһәмиятле. Укытучы укучыларга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәчәген һәм ул сорауларның эзлеклелеген бөтенләй ачык итеп күз алдына китерергә , шулай ук өстәмә сораулар бирергә һәм укучыларның сорауларына җаваплар бирергә әзер булырга тиеш. Укытучы программа буенча укучылардан таләп ителгәнгә , дәреслектә бирелгәнгә караганда һәрвакыт күбрәк белергә тиеш.
Яңа укыта башлаучы укытучыга хәзерләнгәндә консультация өчен тәҗрибәлерәк иптәшләренә мөрәҗәгать итүдән тартынмаска кирәк. Мәктәптә эшли башлауның беренче көненнән үз-үзеңнең алдыңа таләпләр куярга кирә, укытучылыкның беренче елларында дәресләргә хәзерлек буенча барган киеренке һәм зур хезмәт алдагы вакытта уку эшен шактый җиңеләйтер.
infourok.ru
Сәламәт бул темасын йомгаклау
“Сәламәт бул “ темасын йомгаклау дәресе.№№ 75 -84 дәресләр (54-59 битләр). Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча
Программа буенча бу теманы өйрәнүгә10 сәгать бирелә. Укучылар тән әгъзаларының ,шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү.Кайсы җирең авыртуы турында әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару , чәй тәкүдим итә белү.
Максатлар
1.Белем бирү(образовательная) :”Сәламәт бул!”темасына караган сүзләрне сөйләм телендә куллана, ишетеп таный һәм дөрес итеп яза белүне формалаштыру. Сәламәт булу өчен киңәш бирә белү.
Тән әгъзаларын белдерүче сүзләрне белү, тартым белән төзелешен белү.
коммуникатив: — төркемнәрдә, парларда эшли белергә өйрәтү.
үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү.
2.Тәрбияви: укучыларда игътибарлылык, тырышлык, кайгыртучанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү, сәламәт булырга өндәү, балаларда үзара дуслык, иптәшлек хисләре тәрбияләү.
3.Универсаль эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру:
А)шәхес күнекмәләре: Шәхескә кагылышлы – тән әгъзаларын чисталыкта тоту күнекмәләре тәрбияләү.
уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү;
б)танып-белү: информация туплый ,ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.
в) регулятив : укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга,эшчәнлекнең планын билгеләргә,коллективта эшләү алымнарына өйрәнү;
г)коммуникатив: үз фикереңне телдән әйтә,башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;
Планлаштырылган нәтиҗә: Предмет буенча:”Сәламәт бул!”темасына караган сүзләрне практикада куллана белү. тән төзелеше атамаларын белдергән исемнәрне тартымнарда куллана белү; тартым кушымчасын дөрес ялгый белү.
Метапредмет: лексик-грамматик күнекмәләрне системалаштыру, ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.
укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.
Танып-белү: информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү.
Предметара бәйләнешләр: әйләнә- тирә дөнья
Ресурслар: төп Хәйдәрова Р.З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту: укытучылар өчен методик кулланма. 1 нче сыйныф / Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Л.А. Гыйниятуллина. – Казан: Татармультфильм, 2013. – 54-59 битләр.;
— мультимедияле проектор
-дәрескә презентация
өстәмә: — үз-үзеңне бәяләү алгоритмы.
-карточкалардагы биремнәр, таратма материал.
Эшчәнлекне оештыру:фронталь, группаара, индивидуаль.
Көтелгән нәтиҗә: “Сәламәт булу” циклында өйрәнелгән лексик һәм грамматик формаларны сөйләмдә иркен куллану. Сәламәт булу өчен киңәш бирә белү.( Мин нәрсә белә идем? Бүген нәрсә
белдем? Алар арасында нинди бәйләнеш булды?)
Тән әгъзаларын белдерүче сүзләрне белү, табибка үзеңнең кай җирең авыртканын әйтә белү.
Җиһазлау һәм материаллар: Хәйдәрова Р.З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту: укытучылар өчен методик кулланма. 1 нче сыйныф / Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Л.А. Гыйниятуллина. – Казан: Татармультфильм, 2013. – 54-59 битләр.; Мультимедийное приложение “Күңелле татар теле”, 1 класс; ноутбук, колонкалар.
Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК), диалогик сөйләм дәресе (ДС).
Кулланылган алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, диалог, ситуатив күнегүләр чишү, тәрҗемә күнегүләре.
Эш төре: фронталь, индивидуаль, парлап.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Эш ритмына кертү
. Сыйныфны эшкә әзерләү.
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә!
— Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез – саумысез!
— Кәефләрегез ничек?
— Кояшлы иртә кебек.
Күңелле татар телен
Өйрәнергә дип килдек.
— Сыйныфта кем дежур?
-Бүген мин дежур. Бүген сишәмбе көн.
— Сыйныфта барысы да.
Бер укучы сорау бирә , икенче укучы җавап бирә.
— Хәзер кайсы ел фасылы?
— Хәзер көз.
Көз нинди? Яфраклар коеламы?
Кошлар җылы якка китәме?
— Бүген көн салкынмы?
— Әйе, бүген көн салкын.
-Урамда кар явамы?
— Әйе, урамда кар ява. Юк, урамда кар яумый
2. Фонетик зарядка.Төрле интонация белән укыйлар.
На-на – әнә бара машина
Ни-ни – аш пешерә әни
Ти-ти – эштән кайта әти
Ый-ый – укудан кайта абый
Сә-сә – җил исә
Га-га – су ага
Ва-ва – яңгыр ява
Лы-лы – урамда җылы.
(Шулай ук дәрестә кулланыла торган сүзләр белән дә эшләргә була). Ем-ем- бу минем битем.
Ым – ым – бу минем кулым. Ың – ың – бу синең колагың.
II. Белемнәрне адымлап ныгыту .
Уку максатына ирешү өчен күнегүләр системасы. Ни өчен чиста йөрергә кирәк? Ни өчен битне юабыз? Ни өчен кулларны юабыз? (Проблемалы ситуация тудыру)
Кроссвордны чишү. Презентация. 6 слайд.
Исемнәрне берлек һәм күплек саннарда әйттерү
2. Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү.
3. Диалоглар Табибта.
— Исәнме, Вика!
— Исәнмесез, Доктор Айболит!
— Синең башың авыртамы?
— Әйе, минем башым авырта.
— Температураң бармы?
— Бар.
— Мә, дару эч! Зарядка яса! Йөз! Йөгер! Чана шу! Чаңгы шу! Сау бул!
— Сау булыгыз, Доктор Айболит.
Табиб янында.
Керергә ярыймы?
Ярый.
Исәнмесез.
Исәнме,утыр!Башың авыртамы?
Юк,башым авыртмый.
Күзең авыртамы?
Юк,күзем дә авыртмый.
Тамагың авыртамы?
Юк,тамагым да авыртмый.
Аягың авыртамы?
Юк,аягым да авыртмый.
Ә ник килдең?
Миңа витамин бирегез әле.
Ял итеп алабыз.
1.Пантомима уены.
Бер укучы кай җире авыртканын күрсәтә, калганнары әйтергә тиеш.
2.“Көзге белән сөйләшү” уены.
Такта янына бер укучы чыга.Ул “көзге “була.
-Ребята,все,что вы хотите спросить у зеркала,спросите,оно скажет правду.
Укытучы үрнәк күрсәтә:
У:Көзге,көзге әйт әле,минем кулым чистамы?
Көзге:Әйе,синең кулың чиста.
Көзге,көзге әйт әле,минем чәчем матурмы?
Көзге:Әйе,синең чәчең матур.(аккуратная ли,умный ли,красивый ли и т.д.)
Бу бирем һәм уен белән “Тән әгъзалары “ темасына сүз байлыгын арттыру һәм тартым кушымчалары ныгытыла. Һәр дәрестә диярлек ,нинди генә сыйныф булмасын ,ситуатив күнегүләр тәкъдим итәм.Бу күнегүләр бигрәк тә укучыларны ДЙА формасында имтихан бирергә әзерлек булып тора.Бу -имтиханда С 2 өлеше.
Ситуатив күнегүләр башкару).
1. Твой друг часто болеет. Ты знаешь, чтобы быть здоровым, надо заниматься спортом. Посоветуй другу:
А) делать зарядку (зарядка яса!)
Б) кататься на лыжах (чаңгы шу!)
В) бегать (йөгер!)
2. Заболел твой друг. Предложи ему лекарство (дару эч!)
Ә хәзер ванна бүлмәсенә керербез. Анда нәрсәләр бар?
Балалар нишлиләр?
Диалоглар төзү. Презентация.46 слайд
8. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)
Рефлексияне оештыру
Что мы делали на уроке? Дәрестә нишләдек?
узнал
Я понял
научился
-Задайте друг другу вопросы.
— Дәрес ошадымы? Урок понравился?
— Сез канәгатьме? Вы довольны?
-Сез дәрестә актив катнаштыгыз. Барагызга да рәхмәт!
Үз укыту эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
Җөмлә төзедек, җавап бирдек, сорау куйдык, укыдык, яздык.
Йөгер! Бал белән чәй эч! Лимон белән чәй эч! Кулыңны ю! Битеңне ю!.
Отвечать на вопрос Нишлә! Нәрсә белән? Кай җирең авырта? Бу синең ……? Бу минем ……… .
Задают друг-другу вопросы.
1. Бирелгән шигырьләрне сәнгатьле укырга.
1.Йомшак су, йөгерек су,
Син мине чиста ю!
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Тешләрем тазарсын,
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын !
Йомшак су, йөгерек су,
Һ әммәсен чиста ю.
2.Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз.
Сабын белән юынгач,
Бигрәк матур булабыз.
3.Кирәк чиста булырга,
Иртә — кич юынырга.
Сөлге белән сабын.
— Яшәсен йомшак, ап – ак
Сөлге һәм Исле сабын.
Тарак белән Порошок.
— Яшәсен вак тешле Тарак,
Теш порошогы тагын.
4. Марат юына суда
Мунчала , сабын кулда.
Юа – юа юылган
Сабын суда юк булган.
2.Творческое задание . Сделать книжку — малышку про девочку или мальчика. Нарисовать как он умывается, вытирается, расчёсывается, чистит зубы.Подписать каждый рисунок на татарском языке.
-Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар
infourok.ru
Конспект урока татарского языка в русскоязычной группе 10 класса на тему «Киенә белү
Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр.
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты:
зәвыклы киенә белү проблемасы буенча диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;
дөрес киенә белү кагыйдәләре турында сөйләшү;
киемгә булган таләпләрне әйтә белү.
Фикер сәләтен үстерү максаты:
Тәрбияви максат:
укучыларда зәвыклы киенү теләге тудыру;
киемгә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, сүзлекләр, карточкалар, ситуатив биремнәр
Дәрес барышы:
Оештыру моменты.
1) уңай психологик халәт тудыру;
2) бер-берсенә комплиментлар әйтү. —- дәреснең темасына чыгу.
II. Актуальләштерү.
Әйе, без бүгенге дәресебездә кием, киенү турында сөйләшербез, диалог һәм монологлар төзербез, ситуатив күнегүләр эшләрбез. Әйдәгез, дәрес башында кием төрләрен кабатлыйк, искә төшерик.
Слайдтагы рәсемнәр белән эшләү:
Бу нинди кием төре?
Бу кием белән кая барырга мөмкин?
Бу киемне кигән кеше нәрсә белән шөгыльләнә?
Көтелгән җаваплар:
Бу эшлекле кием. Аның белән кеше эшкә яки очрашуга бара ала. Минемчә, бу кеше фирмада, офиста эшли.
Бу эш киеме. Бу киемне шифаханәдә табиблар, шәфкать туташлары кия. Алар кешеләрне дәвалый. Шулай ук лаборантлар, даруханәдә эшләүчеләр кия.
Бу эш киеме. Бу киемнән заводта яки төзелештә эшлиләр. Һөнәре буенча төзүче, эшче, маляр.
Бу спорт киеме. Бу киемле кешеләр спортчылар яки тренерлар. Шулай ук бу киемнән укучылар физкультура дәресләренә йөриләр, табигатькә чыгарга мөмкин.
Бу өй киеме. Аның белән өйдә яки җәен бакчада йөрергә уңайлы. Мондый киемнән хатын-кызлар өй эшләрен эшлиләр, ял итәләр.
Бу сәхнә киеме. Бу кием белән артистлар сәхнәдә чыгыш ясыйлар, бииләр яки җырлыйлар.
Бу укучы кызларның һәм малайларның мәктәп формасы. Алар бу киемнән мәктәпкә өйриләр.
Ә безнең мәктәпнең формасы нинди? Башлангыч сыйныфларда костюмнар соры төстә, а кызларның сарафаннары – шакмаклы. Югары сыйныфларда форма караңгы төстә, ак блузка яки күлмәк, малайларда – кара галстук.
Әйтегез әле, бу форма сезгә уңайлымы? Сезгә ошыймы? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).
Ситуатив күнегүләр башкару:
Скажите соседу по парте, что:
— эта одежда ему очень идет;
— соответствует его возрасту;
— соответствует его размеру;
— соответствует его характеру.
3) Дәреслек белән эш:
Дәреслекнең 41нче битендә текст аша таләпләрне искә төшерү, төркемнәрдә җаваплар әзерләү.
Көтелгән җаваплар:
Минемчә, иң беренче чиратта, кием уңайлы булырга тиеш.
Әлбәттә, үземә һәм туганнарыма ошарга тиеш.
Матур, чиста, пөхтә булырга, төсе күз төсендә булырга тиеш.
Гади, ләкин зәвык белән булырга тиеш. һ.б.
Сез килешәсезме? Укучыларның үз фикерләрен тыңлау.
Мологик сөйләм үстерү:
Сез киемне ничек сайлыйсыз? Үз фикерегезне әйтеп, аңлатып бирегез.
Терәк сүзтезмәләр: акчага карап, әти-әни сүзен тыңлап, дустым киңәшенә “колак салып”, үзем теләгәнчә, мода журналлары буенча гына һ.б.
Кием алганда таләпләрне искә төшердек, киемне ничек сайлау турында сөйләштек. Ә хәзер, әйдәгез кибеткә!
Диалогик сөйләм үстерү (ситуатив биремнәр).
Вы с мамой покупаете тебе одежду. Ваши мнения расходятся.
После улицы не почистили обувь. Разговор между мамой и тобой.
Минем киемгә карашым: Фикерне дәвам итегез:
Киемне пөхтә һәм саклап киям, чөнки … .
Киемне көн дә үзем үтүклим яки чистартам, чөнки … .
Киемне көн саен миңа әнием яки әбием әзерли, чөнки … .
…, шуңа күрә киемне пычратмаска, ертмаска тырышам.
Тәрбия моменты: Ә сез …
Төркемнәрдә эш:
Кешенең киеме буенча характерын билгеләп буламы?
Көтелгән җаваплар: кешенең холкын, яшен, эш урынын, кая баруын, байлыгын, зәвыгын.
Сез киемдә нинди төскә өстенлек бирәсез? Нинди төстәге кием кияргә яратасыз? Ә сез беләсезме, һәр төснең характерны билгеләүче мәгънәсе бар:
Ак төс — ачык, киң күңеллелекне, иркенлекне аңлата.
Кара төс ялгызлык, төшенкелек, кайгылы халәтне чагылдыра.
Зәңгәр төс тынычлык, гармония буларак кабул ителә.
Кызыл игътибарны үзенә җәлеп итә.
Яшел төс ял иттерә, киеренкелекне киметә.
Ал төс күңелне йомшарта, уңай хисләр уята.
Шәмәхә — ми эшчәнлеген көчәйтә, игътибарлылыкны арттыра.
Өй эшен тикшерү: проектлар яклау. Төркемнәрдә эш.
Дәреслек белән эш. 43нче бит, 12нче бирем.
Нәрсә киярсез? Фикерләрегезне әйтегез.
Сыйныфыгыз белән походка барганда.
Сәхнәдә чыгыш ясаганда.
Сыйныфташаңның туган көненә.
Театрга спектакль карарга барганда.
III. Дәрескә йомгак ясау.
Җаваплар тыңлана.
Көтелгән җаваплар: Кешенең киеменә карап, тышкы матурлыгын гына аерып була. Ә чын матурлыкны кешенең эшенә, кыланышларына, үз-үзен тотышына карап кына белеп була.
Димәк: Кием кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс. (мәкаль).
Бүгенге дәрес темасына нинди мәкаль яки нинди танылган шәхеснең сүзләрен сайларга мөмкин?
Мөмкин булган вариантлар: Киемеңә карап каршылыйлар, акылыңа карап озаталар. (мәкаль).
А.П.Чехов: “Кешенең бөтен нәрсәсе матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”. (рус телендә дә мөмкин)
IV. Укучыларның җавапларын бәяләү. Өй эше бирү.
Иҗади эш: Мәкальләрне яки А.П.Чеховның сүзләрен ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне мисаллар китереп языгыз.
infourok.ru
Дәрес эшкәртмәләре | Социальная сеть работников образования
Татарстан Республикасы
Кама Тамагы муниципаль районы
Cөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе
( 7нче сыйныфның рус төркемендә сан сүз төркеме буенча дәрес эшкәртмәсе)
Дәрес эшкәртмәсен төзеде:
Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы
Шакирова Алсу Хәмит кызы
Дәрес темасы: “Саннар иленә сәяхәт”
( “Сан “ темасын гомумиләштереп кабатлау.)
Сыйныф : 7 нче сыйныф рус төркеме
Дәреснең максаты:
1. Укучыларның белемнәрен системага салу;
2. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен
үстерү;
3. Укучыларга тарихи мәгълүмат бирү, татарларның бөек
шәхесләре белән кызыксындыру.
Дәреснең тибы:
Методлар: әңгәмә, практик, өлешчә -эзләнү.
Җиһазлау: диктант, кар бөртеге – карточкалар, текстлар, сан сүз төркеме
буенча таблица, тест( компьютерда), сан сүз төркеме буенча
слайдлар.
Дәрес планы:
Дәрес планы | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Вакыт | Кулланылынган материал |
I. Оештыру өлеше.
| Укучыларда яхшы кәеф тудыра | Кабул итеп алып, дәрескә әзерләнәләр | 2 минут | |
| ||||
1. Аудирование | Ишетеп-аңлау күнегүләрен тәкъдим итә. | Шигырьдәге саннарны ачыклап килгән сүзләре белән истә калдыралар. | 2 минут | З. Нуриның “Мин саныйбеләм” шигыре. |
2. Өй эшен тикшерү | Өй эшен тикшерә | 1нче төркем: сан кергән мәкальләр; 2нче төркем: сан кергән табышмаклар; 3нче төркем: сан кергән җырлар; | 3 минут | |
3. Әңгәмә, нәтиҗә ясау. | Үткән дәрес материалына нигезләнеп сорау – җавап күнегүләре тәкъдим итә | Таблицага, слайдларга һәм өй эшләренә нигезләнеп җавап бирәләр | 3 минут | Сан сүз төркеме таблицасы |
| “Сөембикә манарасы” текстын уку Укытучы текстны укый Укытучы сөйләме Сорау – җавап | Саннарны саналмышлары белән язалар Тәрҗемә итәләр Өч телне чагыштырып, уртак һәм аермалы якларны табалар Зур цифрларны дөрес укырга өйрәнү | 4 минут 2 минут 3 минут 4 минут 3 минут | Сөембикә портреты Дәреслек |
IV. Ял минуты | Саннар кергән җырлар, шигырь куя | Җырларны, шигырьне тыңлап, саннарны табалар. | 3 минут | Җырлар, шигырь куллану |
| Саннар әйтә | Саннарны синонимнары белән алыштыралар | 3 минут | |
| Һәр балага аерым карточка бирә | Карточкадагы биремнәрне үтиләр | 4 минут | Индивидуаль карточкалар |
| Укытучы балараны 2 төркемгә аера | Рим саннарын гарәп саннары белән язалар | 3 минут | Рим саннары язылган карточкалар |
Тест ( компьютерда) | Укучыларны компьютер артына утырта | Компьютерда тест эшлиләр | 4 минут | Компьютерда тест |
| Өй эшен аңлата. Билгеләр куя. | Укучылар өй эшен көндәлеккә куялар. | 2 минут | |
45 минут |
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты:
-Исәнләшү;
— Дежур сүзен тыңлау;
-Дәреснең максаты, темасы белән таныштыру.
II. Актуальләштерү:
-Ишетеп – аңлау күнегүләре.
Шигырьдәге саннарны ачыклап килгән сүзләре белән истә калдырырга. (запомнить числительные с поясняющими словами)
Саный беләм.
Санарга өйрәнәм мин дә-
Бер тик торып булмый.
Санау өчен тирә- юньдә
Әйбер җиткереп булмый.
Безнең йортта бер сыер бар,
Ике бәрән , өч сарык.
Дүрт эскерт күрдек без кырда,
Бергәләп биш кыз барып.
Алты көпчәкле машина
Җиде кеше утырткан,
Ул кызу эшкә ашыга,
Ерак юлга ул чыккан.
Безнең чуар тавык бары
Ун күкәй генә салды…
Саный алмыйм шуннан ары,
Чөнки минем башым арды.
( З. Нури)
- Тикшерү ( слайд күрсәтү)
Өй эшен тикшерү:
1нче төркем: сан кергән мәкальләр;
2нче төркем: сан кергән табышмаклар;
3нче төркем: сан кергән җырлар;
Әңгәмә, нәтиҗә ясау.
-Саннарның куллану өлкәсе математикада гынамы?
(область использования чисел только в математике?)
(Халык авыз иҗатында, сөйләмдә, әдәбиятта, башка
фәннәрдә)
- Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?
( слайд).
- Сан сүз төркеменең кагыйдәсен әйтегез.
-Саннар нәрсәне белдерә?
(что обозначает имя числительное?)
(предметның санын, числоны)
( количество предметов, число, порядок предметов при счете)
— Саннар белән килгән исем күплек кушымчасы аламы?
Мәсәлән, три книги, десять тетрадей
өч китап, ун дәфтәр һ.б.)
III. Тема өстендә эш.
1.- Сайланма диктант язу.
Бирем: санны саналмышы белән язарга.
( Выборочный диктант. Выписать числительные с поясняющими словами)
Сөембикә манарасы 7 кат итеп кызыл кирпечтән төзелгән. Нигезенең тигез утырмавы сәбәпле, ул акрынлап көнчыгыш тарафына авышкан. Бу авышлык 1960нчы еллларда 1 метр 69 сантиметр булса, хәзер инде 1 метр 84 сантиметрга җитте. Манараның биеклеге — 58 метр, нигез мәйданы 140 квадрат метр, архитектурасы сирәк очрый торган алымнар белән эшләнгән.
-Әйдәгез бергәләп тикшерәбез. Ничек яздыгыз?
(слайд)
— Сез текстны аңладыгызмы? Текстта сүз нәрсә турында бара? Әйдәгез тәрҗемә итик.
2. Тәрбияви чара.
-Сез Сөембикә ханбикә турында нәрсә беләсез?
( слайд күрсәтү)
-Менә рәсемдә Сөембикә ханбикә һәм Сөембикә манарасы.
Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе була. Ул Сафагәрәй исемле Казан патшасының хатыны. Ире үлеп киткәч, хан иттереп аның ике яшьлек улы Үтәмешгәрәйне куялар. Ил белән Сөембикә идарә итә. Казанны Явыз Иван яулап алганда, ханбикә кечкенә улы белән Мәскәүгә җибәрелә. Анда аны Шаһгалигә ( Касыйм ханлыгы ханы) көчләп кияүгә бирәләр, улын Александр исеме белән чукындыралар, ул 18 яшенә кадәр яшәгән.
Казан ханлыгын Явыз Иван 1552нче елның икенче октябрендә яулап ала.
— Ә хәзер сан темасына кайтабыз.
3. Предмет ара бәйләнеш:
-Инглизчә 1- 10га кадәр санарга;
-Русча унарлап санарга;
-Татарча уннан кирегә санарга.
Шул телләрдә сан темасында охшаш яки аермаларын билгеләү:
( Похожие и отличительные стороны)
-Инглиз һәм татар саннарында род категориясе бармы?
(юк)
— Рус телендә род категориясе бармы?
(бар: первый, первое, первая)
— Исемне ачыклап килгәндә сан килеш белән төрләнәме?
(Татар телендә төрләнми, мәсәлән, өченче
китапка, өченче китапны.
Рус телендә төрләнә, мәсәлән, пятому человеку,
шестого человека.)
— Исемнән башка кулланганда төрләнәме?
( төрләнә, мәсәлән, өчкә бишне кушкач, сигез була)
-Язылышларында аерма бармы?
(бар, мәсәлән, пятьсот- кушма, биш йөз- тезмә.)
4. Китап белән эшләү.
Зур цифрларны дөрес укырга өйрәнү.
21нче бит. “Татарлар һәм татар теле” тексты ( телдән)
5. Физкультминутка.
Слайдлар белән эшләү.
Аудио — бирем
- Җырларны тыңлагыз,саннарны табыгыз.
— Шигырьне тыңлагыз һәм истә калган саннарны дәфтәрегезгә языгыз.
6. Саннарда синонимлык.
2 — пар, куш
3 – трио
10 – дистә, декада
50 – биш дистә , ярты гасыр
2 атна – 14 көн
100 кг. – 1 ц.
1 гасыр – 100 ел.
7. Карточкалар белән эш (язмача)
№ 1
Бирем: саннарны сүз белән язарга.
17, 99, 106, 2007, 899, 333, 21 нче гасыр, 5694, 89455.
№ 2
Бирем: күчереп язарга, саннарның астына сызарга.
Тукталышка егерме дүртенче трамвай килеп туктады. Трамвайга мин икенче кеше булып кердем дә өчәр сумнан билет сатып алдым. Биш тукталыш узгач, трамвайда бары өч кеше калды. Трамвай йөртүче кырык – кырык биш яшьләрдәге абый иде.
№3
Бирем: русчага тәрҗемә итегез.
Безнең өйдә без җидәү. Җиденчесе безнең песи. Аңа дүрт – биш яшь. Минем энемә алты яшь. Ул алма бик ярата. Көненә алтышар алма ашый. Мин гаиләдә икенче бала. Минем тагын ике сеңлем бар.
№ 4
Бирем: саннар белән җөмләләр төзергә.
5 китап, 12 укучы, 89нчы номерлы автобус, 56нчы йорт.
№ 5
Бирем: саннар белән 5 җөмлә язарга.
№6
Бирем: -нчы, -нче, -ынчы, — енче кушымчаларын ялгарга.
Мин 7 … сыйныфта укыйм. Сеңелем 3… сыйныфта укый. Апа 89 … автобуска утырып китте. Галия 6 … партада утыра. Мин сәгать 8… дә йокыдан торам.
8. Төркемләп эшләү.
Бирем. Рим саннарын гарәп саннары белән язарга.
1нче төркем.
CCLIV – 254
XCM – 890
XVIII – 18
CXXI -121
LXXXIV — 84
2нче төркем.
DLXIX – 569
LXII – 62
MMII – 2002
MXXII – 1022
LXXVI -76
- Тикшерү (слайд күрсәтү)
IV. Йомгаклау.
Тест ( компьютерда)
1.Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?
А) Нишли? Нишләде? Нишләп?
Б) Кайчан? Кем? Нәрсә?
В) Күпме? Ничә? Нишәшәр?
2. Дөрес тәрҗемәсен тап:
Первая библиотека 1278 книг
А) бер китапханә а) 1278 нче китап
Б) беренче китапханә б) 1278 китап
В) китапханә беренче в) 1278 китаплар
- Бу нинди сан?
MCCCXXXIX DLXXIV
А) 1339 А) 1900
Б) 2222 Б) 574
В) 1567 В) 3875
4. Бер гасыр бер атна
А) 100 ц. А) 24 сәгать
Б) 100ел б) 3 кг.
В) 14 көн в) 7 көн
- Тикшерү (слайд)
V. Билгеләр кую, йомгак ясау.
( Карточкалардагы биремнәр, тест, җаваплар искә алынып билгеләр куела.)
Өй эше. 235 нче бит. Текст “ Борынгы Казанда татар базары” текстын тәрҗемә итәргә ( телдән).
nsportal.ru
План-конспект урока на тему: Башҡорт теленән дәрес планы.Я.Хамматов «Яҙ башланды»
Башҡорт теле 2—се класс.
Тема: Яныбай Хамматов” Яҙ башланды”.
Маҡсат: Яныбай Хамматовтың тормош юлын һәм ижадын өйрәнеү.Яҙ башланды хикәйәһен уҡыу һәм ҡыҫҡаса һөйләү,һорауҙарға яуап биреү, яҙ темаһына сиквейн , һөйләмдәр төҙөү,матурлыҡҡа һөйөү тәрбиәләү.
Йыһазландырыу: интерактив таҡта,
Дәрес барышы 1.Инеш һүҙ.
1.Психолгик уңыш тыуҙырыу.
Һаумыһығыҙ балалар!Бер- беребеҙгә ҡарап йылмайҙыҡ,һеҙгә бөгөнгө дәрестә уңыштар теләйем.Хәҙер килгән ҡунаҡтарға ҡарап һаулыҡ һорашабыҙ .Ултырығыҙ.
2.Фонетик күнегеү.Телдәрҙе шымартып алайыҡ.
1.Аҙа-уҙа-оҙа-өҙә-үҙә-иҙә.
2.Аҫҡы-өҫкө-иҫке-моҫҡо.
3.Елсе-ялсы-юлсы.
4.Ауа-яуа-тыуа-шыуа
5.Бола-бора-боша-боҙа-боҫа.
6.Бара-бора-бөрә-бура-бирә.
7.Таҙа-баҙа-ҡаҙа-маҙа-яҙа-һыҙа.
8.Һаҙ-баҙ-наҙ-таҙ-ҡаҙ-яҙ.
9.Тара-ҡара-бара-сара-яра.
10.Арам-урам-үрәм-өрәм-ырам.
4.Теманы, маҡсатты билдәләү.Хәҙер беҙ шиғыр уҡып китәбеҙ.
Тып-тып итә,кем икән,тип
Тәҙрәнән тышҡа баҡһам
Өй башынан тамсы тама
Яҙ ҡайтҡан йылы яҡтан.
-Уҡытыусының өлгөлө уҡыуы.
-Хор менән уҡыу.
Берәмләп уҡыу
Был шиғырҙа нимә тураһында һүҙ бара ?(яҙ т-да)
Яҙ килгәнен ниндәй һүҙҙәр аша белдегеҙ?(Тамсы тама,яҙ ҡайтҡан йылы яҡтан)
-Шулай итеп беҙ һеҙҙең менән яҙ тураһында һөйләшәсәкбеҙ(Түңәрәк йәбештерәбеҙ)
-Ошондай түңәрәк һеҙгә оҡшаймы?
—Юҡ
-Ни өсөн?
-Бигерәк ярлы.
-Хәҙер беҙ түңәрәкте тулыландырыу өсөн яҙ тураһында видео яҙма ҡарап,бөйөк композитор Шопендың яҙғы моңон тыңлап үтәйек..(яҙғы тәбиғәттең уяныуы 2минут)
-Ә хәҙер яҙҙың ниндәй билдәләрен күрҙегеҙ?Һанап китәйек.
(Ҡар ирей,боҙ китә,ҡоштар ҡайта ,ағастар бөрөләнә.йәнлектәр ҡышҡы йоҡонан уяна.ҡояш апай нығраҡ яҡтырта)
-Нимә барлыҡҡа килде?
-Ҡояш.
Эйе ,был билдәләр барыһы ла ҡояш менән бәйле.Ҡояш апай юғарыраҡ күтәрелгән һайын көндәр оҙара,донъя уяна ,тәбиғәттең теле асыла.Ҡояш апай йылмайып,нурҙарын һибеп ,тырышып эшләргә ярҙам итһен.Хәҙер урындан ғына физкульт минутка эшләп алайыҡ.Ҡояш апай сыҡ,сыҡ.Тәҙерәңде ас,ас!
-Тарихҡа күҙ һалайыҡ, тәбиғәттең уянған мәле тип элек Рәсәйҙә 1 март һанағандар.1348 йылға тиклем дә Яңы йылды март айында үткәргәндәр.Әле лә Иранда,Пакистанда ,Индияла Яңы йыл март айында байрам ителә.
.
6.Яңы тема.Яныбай Хамматов “Яҙ башланды “
-“Уҡыусылар,экрандағы һүрәткә ҡарағы әле.Нимә күрәһегеҙ?
(Ҡоштар оя ҡорған,торналар ҡайтҡан,ер һөрәләр ,иген сәсәләр).
Ошо яҙҙың матур билдәләрен,ҡыҙыу эш мәлен Яныбай Хамматов үҙенең “Яҙ башланды “ тигән хикәйәһендә һүрәтләгән.
6.Дәфтәрҙәрҙе астыҡ,бөгөнгө числоны ,теманы яҙҙыҡ.
-Яныбай Хамматов Белорет районы Исмаҡай ауылында тыуған.Иңйәр мәктәбендә уҡый.Ҡышын аслы- туҡлы уҡый.йәйен иптәштәре менән алтын приискаһында алтын йыуа.Бала саҡтан ул яҙа башлай.Яныбай Хамматов
яҙыусы булараҡ таныу алған.Юғарыраҡ кластарҙа уның әҫәрҙәрен үтерһегеҙ.
7.Хәҙер китапта булған ауыр һүҙҙәрҙе ҡарап үтәйек.
Ташҡын-половодье
Бурыс-долг
Ерек-ольха
Гөрләүек-ручеек
Сүп-сар-мусор
-1-2 бала уҡый
Һөйләмдәр төҙөү.
8.Хәҙер тексҡа күсәйек.
Уҡытыусы уҡый.
Балалар абзац менән уҡый.
Һеҙгә хикәйә оҡшанымы?
9.Һорауҙарға план буйынса яуап биреү.
1.Көн торошо.
2.Ҡоштар донъяһы.
3.Ағастар донъяһы.
4.Йәнлектәр донъяһы.
5.Яҙғы эштәр.
Һеҙ нимә эшләйһегеҙ?(Һөйләйҙәр)
Эйе,балалар шуның өсөн дә ЯҘҘЫҢ БЕР КӨНӨ ЙЫЛДЫ ТУЙҘЫРА тиҙәр.Дәфтәрҙәргә яҙып ҡуйҙыҡ.
Фискультминутка ЯҘҒЫ ҠОЯШ.
-Яҙ һулышын тойоу менән игенселәр нимә эшләйҙәр?иген сәсәләр.
—Эйе.игенселәр өсөн иң ауыр,яуаплы миҙгел.Һеҙҙең ысын игенде күргәнегеҙ бармы?Икмәкте нимәнән бешерәләр?
Беҙҙә һеҙҙең менән иген сәсәйек әле.1-се төркөм бойҙай сәсә.икенсе төркөм һоло сәсә.
Башҡортостаныбыҙҙың игенселәренә нимә теләйек.?Шаулап-гөрләп игендәр үҫһен ,мул уңыш бирһен,һеҙҙә киләсәктә фермер-миллионер булып китерһегеҙ.Һәр бер рәт үҙенең игенен ҡараясаҡ.
10.Дәрестә беҙ бик күп эшләнек.Хәҙер теманы йомғаҡлап яҙ темаһына синквейн төҙөйөк.
Төркөмләп эшләйек.
11.Яҙ ул йыр менән бәйле.Яҙ тураһында.
12.Һеҙ үҙегеҙгә ниндәй билдә ҡуйырһығыҙ?
13.Өйгә эш.Һорауҙарға яуап биреү. У
nsportal.ru
«Сан» темасы буенча йомгаклау дәресе
Укытучы : Насырова Ләйсән Өлфәт кызы
Дәрес темасы: Сан. Йомгаклау дәресе.
Максат:
1. Дидактик — укучыларның сан турындагы белемнәрен тикшерү, ныгыту, фикер йөртү сәләтен үстерү;
2. Үстерелешле — укучыларның танып-белү эшчәнлеген камилләштерү, үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре үстерү;
3. Тәрбияви — Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт уяту, батырлык, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү; бәхетле тормышның кадерен белергә өйрәтү.
Материал: Татар теле: 6 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек.- Уфа: Башкортстан “Китап” нәшрияты, 2004.-
Өстәмә материал:
1. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы.- Казан : Татар.кит.нәшрияты.1992.-
2. Н.В. Максимов. Урта мәктәптә татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2004.-
Җиһазлау: интерактив такта, индивидуаль – дифференциаль карточкалар.
Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.
Дәреснең методы: укытучы сүзе, әңгәмә, эзләнү.
Дәрес планы
I. Оештыру
1. Исәнләшү, танышу.
II. Актуальләштерү
1. Үткән темаларны кабатлау өчен фронталь сорау, язма сан диктанты.
III. Үзләштерелгән материалны кабатлау, системага китерү
1.Теманы һәм максатны тәкъдим итү.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.
Физкультминутка ясау.
2.3 дәрәҗәдәге күнегүләр эшләү.
3.Морфологик анализ тәртибе белән танышу, сүзләргә морфологик анализ ясау.
4.Тест.
V. Йомгаклау.
Дәрес материалын искә төшерү, иҗади проект
VI. Билгеләр кую.
Өй эше бирү.
Дәрес барышы
I. Оештыру
Мин иртә белән сыйныфка керәм,
Укучыларның хәлләрен беләм.
Исәнмесез, укучылар! Мин Уфа шәһәрендә урнашкан 65 нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насырова Ләйсән Өлфәт кызы булам. Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Бүген бергәләп кызыклы, шул ук вакытта эшлекле дәрес үткәрербез дип ышанам.
II. Актуальләштерү
Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтеме бар.
Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе – мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Мин дә сезне белем дөньясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез. Бүген безне алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, кабатлау, тикшерү, билгеләү көтә. Барыгыз да әзерсезме? Кыңгырау шалтырады,
Дәрес башлана хәзер.
Без инде матур итеп,
Җавап бирергә әзер.
Укучылар! Сез үткән дәресләрдә сан сүз төркемен өйрәндегез. Аның төркемчәләрен, аларга хас булган грамматик, синтаксик билгеләрне үзләштердегез.
Ни өчен саннар кирәк?( Без тормышта һәрвакыт саннар белән очрашабыз, сезнең мәктәптә ничә бала укый һ.б.)Укучылар, бүген мин дә сезне 40 минут эчендә берничә дәрескә чакырам, чөнки саннар белән без төрле дәресләрдә очрашабыз.
Число, теманы язу
Искә төшереп китик:
-Нинди сүз төркеме сан дип атала?
-Санның морфологик үзенчәлеге нәрсәдә? (Сан төрләнми торган сүз төркеме)
-Саннар ясалышы буенча нинди төрләргә бүленәләр?(тамыр, кушма, парлы, тезмә)
-Мәгънә төсмерләренә карап саннарның нинди төркемчәләрен беләсез?(төп, тәртип, бүлем, чама, җыю).
Сан төркемчәләре
Төркемчә исеме
Соравы
Мисал
Предметның санын ни рәвешле белдерә
Төп сан
Ничә?
Күпме?
Биш укучы
ярты алма
…………..
…………..
Ничәнче?
……………
Предметның саналу яки урнашу тәртибен белдерә
Бүлем саны
…………….
Тугыз-ар
алты-шар
……………….
………………
……………..
Меңнәрчә
Унлап
Предметның санын якынча белдерә
Җыю саны
Ничәү
…………..
……………….
Саналмышы булмый
Тәнәфес
II. Математика дәресенә чакырам сезне, дусларым. Хәзер тиз генә сан диктанты язып китик әле. (дәфтәрләрдә эш)
1- төп сан
2- тәртип саны
3- бүлем саны
4- чама саны
5- җыю саны
Мисаллар
1.1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе…
2. Башкортстаннан 700 меңләп кеше сугышта катнаша.
3. Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме? (М.Җ.)
4.Тупларның Кызыл Армиягә
Өчтән бере күчте кимендә.(М.Җ.)
5.Көненә 125әр грамм икмәк бирелгән.
6.Сугыш заманасында берәүләрне сугышка алып китәләр, сугышка ярамаганны хезмәт фронтына.(И.Г.)
(Җаваплар : 2,4,5,1,3,5)
Бер бала такта янында эшли. Бер- берсенең җавапларын тикшереп, билгеләр куела.
Тәнәфес Ребусларны чишегез ( 4 өйле, 5 курай, 3аяк)
III. Математика дәресендә бик тырышып эшләдегез, ә тарих дәресен яратасызмы?
1 нче карточка: саннарның дөрес язылышын аңлатыгыз :
6 нчы сыйныф, XXI гасыр, 1941-1945 нче еллар, II бүлек, 1945 нче елның 9 нчы май көне.
2 нче карточка: Саннарны дөресләп яз :
Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, X нчы йорт, 4 нче бүлек, беренче категорияле чаңгычы, ике мең унынчы елның апреле.
3 нче карточка:
Гасыр-
Ай –
Атна –
Тәүлек –
Дистә —
Пар –
Метр-
Үз-үзләрен тикшереп, билгеләр куела.
Нәтиҗә ясау: гарәп саннары, рим саннары, парлы саннарның язылышы.
Нинди тарихи вакыйга көтә безне? Саннар кулланып җөмләләр төзү. Тәрбияви момент.
Физминутка .Бу рәсемнәр нинди табигатьне хәтерләтә? Туган Башкортстаныбыз.Республикабызның ничә могҗизасы бар? Ниндиләр? (без алар белән горурланабыз).Республика елы Тәрбияви момент. Укучылар, күренүенчә без саннар белән Башкортстан тарихы дәресләрендә дә очрашабыз икән.
Әдәбият дәресе.Әсәрләр укыганда саннар белән еш очрашабыз.
Быел өйрәнгән нинди әсәрләр исемендә саннар очрый?
Мәкаль-әйтемнәрне искә төшерү.
Дәреслекләрдә дә төрле әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелгән.(Дәфтәрдә эш)
1.229 нчы күнегүне дәфтәргә эшләү. Саннарны табу, ясалыш, төркемчәләрен билгеләү, нинди җөмлә кисәге икәнен ачыклау.
Сан нинди җөмлә кисәкләре була ала?
Саналмыш белән килгәндә сан гадәттә аергыч яки хәл булып килә. Саналмышсыз кулланылган саннар төрле җөмлә кисәге була ала.
Тәнәфес. Табышмаклар.
Кечкенә генә сарай,
Эчендә утыз ике малай ( авыз, тешләр)
3.Морфологик анализ тәртибен искә төшерү. Бер җөмләне сыйныф белән бергәләп тикшерү.
Илем һәм халкым хакына
Мең үлеп, мең терелдем .( Ә. Нигъмәтуллин)
Мең- сан, төп сан, микъдар саны, фигыльне ачыклый, җөмләдә хәл.
Сезнең унбишендә язган хатыгызны алып бик шатландым.
Унбишендә- сан, микъдар саны, семләшкән, берлек санда, 3 зат, у-в.к, җөмләдә вакыт хәле.
Индивидуаль эш (1 бала такта янында эшли)
4. Белемнәрне тикшерү өчен тест эшләү.
1.Саннар нәрсәне белдерә?
А) предметның исәбен;
Б) предметның эшен;
В) предметның билгесен.
2. Сан ачыклаган исем ничек атала?
А) аныкланмыш;
Б) сыйфатланмыш;
В) саналмыш.
3. Саннарның ничә төркемчәсе бар?
А) 3;
Б) 4;
В) 5.
4.Тәртип саннарын билгеләгез.
А) минемчә, татарча, малайларча;
Б) беренче, икенче, өченче;
В) озынча,салкынча, уртача.
5.Җыю саннарын билгеләгез.
А) алтышар, җидешәр, унар;
Б) алтау, җидәү, унау;
В) алтылап, җидедән артык, ун тирәсе.
(Җаваплар: 1-а, 2-в,3-в,4-б,5-б) Үз- үзләрен тикшерү, билгеләр кую.
V. Йомгаклау. Дәресебез ахырына якынлаша. Бу дәрес сезгә үзебезнең тарихыбызны искә төшерергә, киләчәгебез турында уйланырга мөмкинчелек биргәндер дип уйлыйм.
Киләчәк…
Ул шундый матур булыр,
Сугышлар да булмас, дошман да
Сез дә безне шунда искә алырсыз
Бәлки безгә йөз яшь тулганда.-
дип язып калдырган шагыйрьләребез. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән кадерле ветераннарыбызга без һәрвакыт бурычлы.
Бөек Җиңү көнен каршы алыйк,
Күп “5” леләр белән без, дуслар, дип дәшәсе килә, сезгә укучылар, һәм, әлбәттә инде, без сугышта батырлыклар күрсәткән ветераннарыбызга чәчәк гөлләмәләре бүләк итербез. Дәресебезне йомгаклап, бүген искә төшергән белемнәребезне чәчәкләргә үрик, сан сүз төркеменең тулы билгеләмәсе килеп чыгарлык итеп чәчәк гөлләмәсе ясыйк
-мөстәкыйль сүз төркеме
-мәгънәсе
-сораулары
-төрләнми
-җөмләдәге роле
-төркемнәре
-төрләре
Гөлләмәбез бик матур булды, бәөрәм алдыннан әби- бабаларыгызга барып ирешер дигән ышанычта калам.
VI. Билгеләр кую.
Өй эше бирү
1рәт — әдәби әсәрдән санның һәрбер төркемчәсенә мисаллар табарга һәм дәфтәргә язып килергә
2 рәт — әдәбият дәреслегеннән сан кергән ике җөмлә язып алып , ул саннарга морфологик анализ ясарга.
3 рәт — халык телендә киң кулланыла торган ярты, чирек, әчмуха саннарын кертеп җөмләләр төзергә..
infourok.ru
Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви көче
Республикакүләм “Тугантелем – шагыйрьләр теле”
фәнни-эзләнү конференциясе
Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак
хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм
аның тәрбияви көче
Татарстан Республикасы
Азнакаймуниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Тымытык гомуми белем бирү мәктәбе”нең
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Нургалиева Халидә Әбүзәр кызының
фәнни-эзләнүэше
Кереш
Мин “ Тугантелем – шагыйрьләр теле» дигәнтемагафәнни-эзләнүэшемне “Балаларшагыйрьләреиҗатындабалачакхатирәләренеңсәнгатьчәсурәтеһәманыңтәрбиявиәһәмияте” дигәнюнәлештәалыпбардым. Яшьләрнеңтәрбиялелеге – бүгениңмөһиммәсьәләләрнең берсе. Халкыбызныңкиләчәгеәхлаклылыкка, мәгърифәтлелеккәбәйле. Безнеңкиләчәгебезбулганяңабуынбүгенмәктәптә. Алар – безнеңтаянычыбыз да, өметебездә.
“Хәзергедөньядашәхеснеформалаштыручытөп фактор буларак, белемһәмтәрбиябирүнеңәһәмияте арта бара. Бүгенгебалалардаәхлакыйнигезләр, тирә — яктагыларга карата ихтирамһәмтолерантмөнәсәбәт, патриотлык, гражданлыкхисеһәмүзара тату яшәүкультурасытәрбияләүмөһим,” – дипбелдердеүзенеңберчыгышындаТатарстанныңберенче Президенты М. Ш. Шәймиев.
Минем хезмәтемнеңактуальлеге — балаларшагыйрьләреиҗатыныңшәхесформалаштырудагытәрбиявиәһәмиятенкүрсәтү.
Теманыңэчтәлегеначумаксатыннан, мин ХХ-ХХIгасырлардаиҗатиткәнбалаларшагыйрьләренеңиҗатынакүзәтүүткәрдем. Хезмәтемдә “балаларшигъриятенеңчишмәбашы – балаларавызиҗаты” икәнендәлилләдем. Әсәрләремәктәппрограммасынакертелгән Ш. Галиев, Р. Миңнуллин, Ф. Яруллинкебекшагыйрьләрнеңиҗатыныңтәрбиявиәһәмиятенкүрсәтүгәкүбрәкурынбирдем.
Хезмәтемдәбалаларгаадресланганһәршигырь, һәркитапсабыйныңигътибарынҗәлепитәрлек, уйландырырлыкһәмдәкүңеленсокландырырлыкбулыргатиешлегенәбасымясадым.
Балаларәдәбиятының , бигрәк тә шигъриятенең чишмә башы – балалар авыз иҗаты.
Фольклор жанрлары:
Багу поэзиясе:
Бишек җырлары
Йокың килә, бәбекәй;
Йокла, йокла, гөлием,
Кая, битең үбием.
Юаткычлар (кузгаткычлар)
Мавыктыргычлар
Минем кызым бик иркә,
Башларында кәсинкә,
… Алтын чәчле, зәңгәр күзле –
Коеп куйган кәртинкә.
Күңел ачу фольклоры:
Эндәшләр
Яңгыр, яу, яу, яу!
Игеннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсын –
Безгә катык, сөт булсын,
Яңгыр, яу, яу, яу!
Иярмешләр
Әлеп, би, ти, си,җом, хи,
Әнә бара бер песи.
Коерыгын төйнәгән,
Балаларын төягән.
Коерыгы чишелгән,
Балалары ишелгән.
Тизәйткечләр яки тел көрмәкләндергечләр
Үртәвечләр
Такмаклар
Такмазалар (әкиятсыман, чуалтмыш, чылбыр)
Нәүрүз
Сөрән салулар (“Карга туе”)
Уен фольклоры:
Драматик (импровизацияле) уеннар
Спорт һәм зиһен сынамыш уеннар
Җырлы-биюле уеннар
Шобага әйтешләр
Санамышлар
Табышмаклар
Әкиятләр
Г. Тукай – XX гасыр башында балалар шигъриятенең беренче үрнәкләрен бирүче.
Аның “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бала белән күбәләк”, “Эшкә өндәү”, “Сабыйга”, “Туган тел” шигырьләре, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык хикәясе”, “Су анасы” кебек әкиятләре татар баласының күңел байлыгына әверелә.
1917 нче елдан соң балалар өчен әдәби әсәрләр иҗат иткән әдипләр.
1917 нче елдан соң исә балалар өчен әдәби әсәрләр иҗат итүчеләр арасында без Һ. Такташ, Н. Исәнбәт, Б. Рәхмәт, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, Ш. Маннур. Ә. Исхак, Ә Фәйзи. А. Алиш, Х. Туфан, Ә. Бикчәнтәева, Җ. Тәрҗеманов, Г. Афзал, Л. Ихсанова, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин, Ф. Яруллин, Р. Харис, Р.Фәйзуллин, Җ. Дәрзаманов , Р. Мингалимов, Л. Лерон һәм башка күп кенә каләм әһелләрен күрәбез.
ШәүкәтГалиев – балалардөньясыначудакабатланмасшигъри талант
Ш. Галиевныңиңяратканалымнарыннан берсе – әйтәсекилгәнфикеренбаланыңдөнья, яшәешсерләренәлеаңлапбетермәвенә, кечкенәнәрсәхакында да үзенчә, көтелмәгәнхикмәтленәтиҗәчыгаруынанигезләнүе. Мондыйсәерсүзәйтүче бала укучыгабиксөйкемлебулыпкүренә.
Безнеңсыеркөндәкырдан
Чүлмәк – чүлмәксөтташый,
Ул бит яшелүләнашый,
Сөтненичекакясый?
Яки:
Ә салкынбозторгансаенэри,
Кызшуңатыз — бызчабыпйөри;
-Мин аныөйгәалыпкерәм, ди,
Мичалдынакуепкиптерәм, ди,
Җып-җылыиттерәм, ди.
Яки:
Мин үскәчһәйкәлбулам,
Батыр булам,
Муса Җәлилянында
Басып торам!
“Ш. Галиев шигырьләренең шундый популярлык казануының сере, — дип язды Н. Юзиев, — шагыйрьнең балалар дөньясын ачуга бәйле кабатланмас шигъри талант көчендә”.
Утыр әле яннарыма
Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга.
Сыйпап-сыйпап чәчләреңне,
Бер иркәлә, бер назла.
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсаң яннарыма,
Ял була җаннарыма.
Роберт Миңнуллин — балачакның матур хатирәләрен үтемле итеп тасвирлаучы шагыйрь
Р.Миңнуллин иҗаты бербөтен. Ул, олыларга язганда, балаларны да күздә тота, кечкенәләр өчен иҗат иткәндә, зурларны уйландырырлык һәм елмайтырлык сүзләр таба ала. Ләкин шул җитдилекнең төбендә дөньяны беркатлы, сабыйларча кабул итү ята. Бала өчен ул әйткәннәр, ихтимал, борчылу өчен нигез дә буладыр, зурларда исә алар бөтенләй көтелмәгәнчә әйтелүләре белән елмаю барлыкка китерәләр.
Баланың табигате шундый: ул хөрлек ярата, үзенчә эш итәргә омтыла. Олылар исә аңа һаман да бәби, кечкенә итеп карарга яраталар, аны кирәгеннән артык күзәтәләр, бик еш акыл өйрәтәләр.
Мисалга «Өлкәннәр» шигыре:
Бу өлкәннәр ни өчендер
Гел киресен эшлиләр:
Мин үзем чәй эчмим, алар
Кыстый-кыстый : “Эч!” – диләр.
Урамга чыга башласаң,
“Ныгытып киен!” – диләр.
Ә үзләре ни өчендер
Ныгытып киенмиләр.
Бу өлкәннәр ни өчендер
Гел киресен эшлиләр.
Аңламассың өлкәннәрне,
Гел киресен эшлиләр
Р. Миңнуллинның талантлы каләме аша бик җитди, сабыйлар акылы өчен авыр темалар да балаларга якын рухта хәл ителә. Мисалга тынычлык, бәхет идеяләре белән сугарылган патриотик рухтагы әсәрләрдән — “Без сугыш теләмибез! циклы. Америка балалары исеменнән язылган әлеге шигырьләр бөтен кешелекнең хыялын чагылдыра. Кечкенә баланың бомбалар юкка чыксын өчен аларга “йогышлы авыру йогуын” теләве (“Авыру йоксын иде”), яисә сугышучы генералларның барысын җыеп, океан уртасына җыеп кую турында хыяллануы (“Ничек уйлыйсыз?”), бомбаларны алмага әйләндереп, бөтен балаларны сыйлау уе (“Бер бомба да калмас иде”) – бала логикасы биредә әдәби фикерләүнең гүзәл бер үрнәге итеп саналырга хаклы.
Сугыш теләми балалар,
Бәбиләр һәм сабыйлар.
Нәни җәнлекләр дә сугыш
Кирәкми дип саныйлар.
“Сугыш” дигән сүз үзе дә
Кыса безнең сулышны.
Зурлар белән крокодиллар
Телидер ул сугышны.
Ясамагыз яңа бомба,
Кызыгып кара данга.
Яшәү рәхәт түгелмени
Үлүгә караганда.
Чыннан да, Р. Миңнуллин нәкъ менә балалар әдәбияты өлкәсендә аеруча зур уңыш казанды. Аның бу уңышлары әлеге өлкәдә кайнап яшәве белән бәйле булса кирәк: журналист буларак та, дәүләт эшлеклесе буларак та, ул нәниләр дөньясы белән тыгыз элемтәдә яши. Шуңа күрә талантлы шагыйрь үсеп килүче буынның таләпләрен аңлап, балачакның матур хатирәләрен үтемле итеп тасвирлау мөмкинлегенә ия. Мондый осталыкның сере исә шигырьләрендә ачык тоемлана:
Яңгыратып көлсәк бергә
Дөньяның бар балалары.
Җир шатлыкка һәм бәхеткә
Күмелмичә калаламы?
…Ә балалар көлә икән
Илебездә, җиребездә,
Димәк, җир дә исән әле,
Имин , димәк, илебез дә!
Фәнис Яруллинның иҗат гомере – еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге
Алтыннан кече түгел мин,
Ипидән олы түгел.
Үлемнән көчле түгел мин,
Тик язмыш колы түгел.
Гигант булмасам да кәрлә түгел,
15
Бәхетемә буем җитәрлек.
Халкым мине үзенең иңнәрендә
Киләчәкә бара күтәреп.
Мин халкымның баласы,
Баласы – күз карасы, — дип язды Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, республикабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин үзе турында.
Корыч ихтыярның мисалы рус әдәбиятында Николай Островский булса, татар әдәбияты, хаклы рәвештә, үзенең Фәнис Яруллины белән горурлана.
Хәрби күнегүләр вакытында имгәнеп, хәрәкәтсез калган гәүдә, еллар буе сузылган хастаханәләр… операция бүлмәләре… йокысыз төннәр… үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет җаны сыеныр урынны әдәбиятта таба, аны иҗат “газабы” дәвалый, хыялларына канатлар куя. Бүлмәсендә яткан килеш тә аның күзләре күпне күрә, колагы күпне ишетә, тынгысыз җаны барысын да тоеп-сизеп тора. Ул яшел утрауларга “хуҗа була”, танышлары арасына “чыга”, әдәбиятка үз сукмагын салып атлап китә.
“Минем канымда февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кошны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, тыннарны куырып алырлык салкыннарны сулышым белән җылытып үз шигъри гөлемне үстерергә, ул шигъри гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде, “ – дип яза ул үзенең “Көзге моң” китабына кереш сүз итеп язылган “Минем матурлыгым очышта” дигән мәкаләсендә.
Ф. Яруллинның күп кенә әсәрләре шундый: аларны өлкәне, кечесе үзе өчен язылган дип укый.
Аның нәни геройлары уйлый,зурлар кебек сагына, матурлыкка соклана һәм , әлбәттә инде,шаярта да белә. “Әллә кайчак” дигән шигырьдә нәни кызчыкның әнисе бер атнага кунакка китә. Башка вакытта атнаның узганын сизми дә кала торган кыз, әнисе өйдә юк көнне үткәрә алмый азаплана.
Әллә кайбер атналарда
Көннәр күбрәк буламы?
Ф. Яруллин балалар психологиясен , алар күңелендә яшеренеп яткан шаянлыкны яхшы белә.
17
Әби килде авылдан,
Безне шундый сагынган.
Без дә аны сагындык –
Күчтәнәчкә сарылдык. ( “Әби килде авылдан”)
Биредә балаларның шуклыгы аша аларның холкы ачыла.
Резеда Вәлиева – җимешле иҗат итүче сөйкемле шагыйрә, талантлы каләм иясе
Балалар шигърияте үзенә генә хас булган нечкә хасиятьләр, зәвык таләп итә. Бу һәркемгә дә бирелми. Резеда Вәлиева – сабыйлар күңелен аңлап, аңлаешлы һәм гади, шаян һәм тапкыр итеп иҗат итә белүче сирәк талантларның берсе. Ул кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучысының җаны ни теләгәнен яхшы белеп иҗат итә. Кызыклы, мавыктыргыч, шаянлыкка һәм тапкырлыкка корылган шигырьләр, әкиятләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре аның каләменнән коелып кына тора. Р. Вәлиева әсәрләре безне туган якны сөяргә, табигать белән дус булырга, хайваннарны һәм кош-кортларны рәнҗетмәскә, әти-әни сүзен тыңларга. Әбиләрне, дәү әниләрне яратырга, мәктәптә тырышып укырга һәм башка бик күп изгелекләргә өйрәтә, өнди.
“Зоопарклы уйнадык” дигән сигез генә юллык шигырьне алып карыйк. Лирик персонаж белән аның энесе “зоопарк”та “җәнлекләрне” сыйлыйлар. Сабыйлар өчен бик тә күңелле булган бу уенда алар рольләрне кызык бүлешкәннәр:
Энем әйбәт малай булды,
Мин генә маймыл булдым:
Энем конфет биреп торды,
Мин кабып кына тордым…
“Мин ничек арыслан булдым” шигыренең шук герое исә өйдә берүзе генә калгач, рәхәтләнеп уйный, әле урындык-корабның капитаны булып өйдә давыл-дулкыннар кузгата, әле утраудагы маймыл, әле арыслан кыяфәтенә керә, кыскасы, өйнең тәмам астын-өскә китерә. Тик…
Нәкъ шул чакны әнием кайтып керә…
Арысланнан песи булдым,
Өйне җыяга тотындым… –
дип тәмамлый автор шигырьне. Мондый кызыклы финалны Резеда Вәлиеваның бик күп шигырьләрендә очратырга була.
Җәүдәт Дәрзаман – иҗади потенциалы бай шагыйрь
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге бүләге лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзамановның иҗаты укучыларга яхшы таныш. Җ. Дәрзаманның шигъри теле зирәклеккә, балаларча наянлыкка, сабыйлар эчкерсезлегенә корылган. Аның шигырьләренең нигезендә күпчелек очракта юмор, нәниләр тормышыннан алынган мәзәкчел ситуация ята. Әйтик, кеше таный алмаслык итеп ялгыш киенгән, уңы белән сулны бутап бетергән сабый баланың уңышсызлыгы “Алмаз” шигыренең беренче өлешендә көлкеле халәт тудырса, әсәрнең финалы әлеге уңышсызлыкны уңышка, зур сөенечкә әйләндерә.
Танымасалар танымаслар,
Алмаз сөенә генә:
Инде менә икенче көн
Үзе киенә менә.
Гөлназ турындагы шигырьләр бәйләме укучыны мәктәп тормышы һәм шуннан алынган тәэсирләр дөньясына алып кереп китә. Бик күп әсәрләрдәге тормыш күренешләрен мәктәптә яңа гына укый башлаган Гөлназ бәяли. Мисалга “Циркта” шигыре:
Яңа цирк килгәч, Гөлназ
Ничек түзсен карамый?
Мәскәүдән үк килгәннәр бит,
Карамый һич ярамый.
Ямансулап куйды Гөлназ
Бу аюларны күреп:
“Арыганнардыр, мескеннәр,
Гастрольләрдә йөреп.
Бик сагына торганнардыр
Уйнап үскән якларын,
Өннәрендә табан имеп,
Йоклап яткан чакларын…”
йомгак
“Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте” дигән темага эзләнү эше язып, мин шундый нәтиҗәгә килдем: яшь укучылар өчен иҗат итү гаять катлаулы, четерекле мәсьәлә икән бит. Моның өчен шагыйрьләргә бала җанын аңлау, аның хыялларын күзаллау, бала күңеленең иң яшерен почмакларына үтеп керә алу белән бергә, шул сабыйларның һәрберсен үз балаң кебек итеп ярату кирәк. Нәниләргә яхшы әсәр иҗат итү өчен шагыйрьнең үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими . саф, садә булып саклануы мөһим. Балалык чорын уздыргач, аңа кире кайтып булмавы һәркемгә билгеле. Ләкин нәниләр шагыйре әнә шул мөмкин булмаган нәрсәне җиңәргә, чәчләренә ак төшсә дә, “сабыйлыктан бөтенләй үк чыкмаска, балалар тормышын, аларның кызыксынуларын һәм психологиясен җаны-тәне белән хис итәргә тиеш икән.
Яңа гасыр балалар язучылары алдына тагын да колачлырак бурычлар куя. Чөнки бүген компьютер һәм китап дөньясын бер үк дәрәҗәдә үзләштергән яңа буын үсә. Алар татар әдәбиятын, рус әдәбиятын, дөнья әдәбияты әсәрләрен дә укып баралар. Шуңа күрә балалар язучыларыннан башка халыклар арасында йөз кызармаслык, үз йөзе , үз биеклеге булган әсәрләр язу таләп ителә. Бу турыда балалар шагыйре Р. Миңнуллин: “Бүгенге бала күңеле кискен борылыш көтә. Укучылар бездән яңа сүз, заман сүзе көтә”, — дип язды. Ә андый яңа сүзне, заман сүзен нәкъ менә туган телебезне – татар телен чын күңелләреннән яраткан шагыйрьләребез әйтә дә инде.
Алтын җыйма, йортлар куйма
Мираска дип балаңа,
Иң кадерле мирас итеп
Туган телен бир аңа.
Иле белән , дине белән,
Туган җир белән бергә,
Туган телгә мәхәббәт сал
Күңеленә гомергә.
Аерса да хак язмышы
Туган йорттан, иленнән,
Күңеле мәңге аерылмасын
Газиз туган теленнән.
Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур мирас бер генә –
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган ил генә…
infourok.ru