cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Балалар бакчасында татарча проектлар – Проектлар — Шәрипова Эльвира сайты

Балалар бакчасында проект ешчнлеге | Образовательный портал EduContest.Net — библиотека учебно-методических материалов


Кенэбаш башлангыч мәктәп – балалар бакчасының зурлар төркеме өчен төзелгән проект эшчәнлеге.
Төзеде: зурлар төркеме тәрбиячесе Сибгатуллина Г.Н.

2011г
Балалар бакчасында проект эшчәнлеге.
Минем гаиләм проекты.
Проектта катнашалар: зурлар төркеме балалары, әти-әниләр, төркемнең тәрбиячеләре.
Максат: балаларда үз әти-әниләренә, туганнарына карата ярату, хөрмәт итү, үзара аңлашып яшәү хисе тәрбияләү.
Бурычлары:
балаларның әти-әниләре, туганнары турындагы белемнәрен ачыклау;
балалар, әти-әниләр, туганнар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлтелгән шартлар тудыру;
балалар үзләре турында кайгыртучы туганнарына карата уңай мөнәсәбәт фориалаштыру;
балаларның аралашу, коммуникатив осталыкларын устерү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Балалар үз туганнары турында күбрәк беләчәкләр.
Балалар һәм әти – әниләр арасында якынлык барлыкка килә, алар бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәттә булачаклар.

Гаилә әгъзаләре арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен дөрес итеп әйтергә өйрәнәчәкләр.
Ата – аналарда балалар бакчасы белән үзара мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге барлыкка киләчәк.
Проектның дәвамлылыгы: 4 атна.
Программаның
өлешләре Проектны тормышка ашыру юллары
Уен эшчәнлеге Сюжет – рольле уеннар “ Гаилә”, “Туган көн”, “ Кибет ”.
Дидактик уеннар: “ Кемнең баласы?”, “ Дөрес әйт”, “ Бу предмет кемнеке”,
Әкиятләргә драматизация уеннары: “Кызыл калфак”,
“ Шалкан”.
Төзү, конструкцияләү уеннары: “ Йорт җиһазлары”.
Танып – белү өстендә эшчәнлек Әти – әниләрнең һөнәрләре (профессия) белән танышу.
Классификацияләү ( мебель, савыт-саба, көнкүреш техника, аш-су).
“ Минем гаиләм” альбомы төзү.
Сөйләм үстерү
эшчәнлеге “ Минем гаиләм”, “Минем яраткан йорт хайваным”,
“ Мин өйдә ничек булышам” темаларына иҗади хикәяләр төзү.
Әти-әни, туганнар турында шигырьләр, матур әдәбият уку.
“ Өч кыз” әкияте, “ Эти кайтыр эштән” Я.Игәнәй, “ Әни куллары” Ә,Габиди, “ Безнең бабай” М.Мазунов. “ Әбием килгән” Ф.Зыятдинова.
Гаилә турында мәкальләр, әйтемнәр.
“Минем туганнарым кем булып эшли?” темасына әңгәмә үткәрү.
Продуктив эшчәнлек “ Минем гаилә”, “ Әниемнең портреты”, “ Минем йорт” темаларына балалар рәсеме.
Гаилә әгъзаләренә открыткалар, котлаулар , бүләкләр әзерләү.
“Гаилә белән ял итәбез” гәҗите чыгару.
Әти –әниләр белән эшчәнлек Кызыклы кешеләр белән очрашулар: профессияләр турында сөйләү.
Шәҗәрә төзү
Проектны презентацияләү.
Әти – әниләр белән берлектә яңа ел кичәсе әзерләү.
“ Минем гаилә” темасына балаларның рәсем выставкасы.
Проект эшенең атналап бүленеше.

№ Эшчәнлек төре
1 Сюжет – рольле уеннар “ Гаилә”, “Туган көн”, “ Кибет ”.

Әти – әниләрнең һөнәрләре (профессия) белән танышу.
“ Минем гаилә

educontest.net

“Татарча проектлар ярминкәсе”: укучылар шаккаттыра!

Өстәл уеннары, мобиль кушымталар, видеороликлар, татарчага тәрҗемә ителгән мультфильмнар, сайтлар, мобиль кушымталар. Бүген Казанның 2 лицей-интернаты укучылары «Татарча проектлар ярминкәсе»ндә үзләренең 20 иҗат җимешен тәкъдим итте.

Проектларның һәркайсы төрле булса да, аларны бер максат берләштерә. Ул да булса – татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү һәм туган телебездә яңа кызыклы продуктлар булдыру.

“Видеоролик – мәгълүмат тарату өчен иң яхшы ысул!”

Ярминкәдәге өр-яңа проектларның берсе – “Кызыклы фактлар видеоязмалары”. 10 сыйныф укучылары

Марат Сәлаховһәм Булат Мингалиев интернет турындагы фактларны татарчага тәрҗемә итеп, махсус программада видеоролик ясаган. Татар телен өйрәнергә булыша торган проект, чыннан да, үзенчәлекле.

Моңарчы татарча видеоролик ясаучылар юк иде, дип саный проект авторлары. Аны булдырыр өчен шактый әдәбият укырга туры килгән.
– Бу – безнең әле беренче видеоролигыбыз гына. Шуңа да кайбер хаталар да бар. Мисал өчен, роликның кайбер урыннарында татарча шрифтны куллана алмадык. Әмма ярминкәдә безнең проект белән кызыксынучы аларны ничек дөресләп буласын аңлатты, – диде Марат.
Әлеге проектны эшләгәндә иң авыры анимация белән эшләү булган. Текстлар өстәү, киресенчә, җиңелрәк бирелгән. Егетләр якын киләчәктә тагын да күбрәк роликлар эшләргә җыена. Ә беренче видеоларын тиздән youtube.com сайтында күреп булачак.
“Мондый форматны башка проектларны тормышка ашырганда кулланып була. Әлбәттә, интернет турындагы фактлар тупланган видеоролик белән генә чикләнү дөрес булмас иде. Әлеге роликлар ярдәмендә төрле видеодәресләр, лекцияләр эшләп була. Минемчә, ул – мәгълүмат җиткерүнең бик отышлы ысулы. Проектыбызны иҗтимагый яктан файдалы һәм перспективалы, дип саныйм”, – дип сөйли егетләр.

Хәрәкәт мәктәпләргә керергә мөмкин

Лицейның татар теле һәм әдәбият укытучысы Рашат Якупов исә шушы проект дәвамында барлыкка килгән ике өстәл уенын киләчәктә табыш китерерлек бизнес итәргә теләге барлыгын әйтте. Моны ул акча эшләү максаты белән түгел, уеннарны киң кулланылышка кертү теләге белән дә аңлатты.

— Лицей укучылары тәкъдим иткән “Хәрәкәт” өстәл уенын мәктәпләргә кертү өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла”, – диде Рашат Якупов.
Әлеге чара зур форматта өченче тапкыр уздырыла. Оештыручылар бу бу өлкәдә инде бераз чирканчык алган. Камиллекнең чиге булмаган кебек, тагын да сыйфатлырак һәм кызыклырак проектларны булдырырга телиләр.

Американың популяр мультфильмы – татарча

Лицейның 8 сыйныф укучылары – Сәет Гаязов, Альфред Сәхапов, Булат Мусин Америка мультфильмнарын тәрҗемә итәргә дә алынган. “Гравити фолз” дип аталган мультсериалның беренче сериясен тулысынча тәрҗемә итеп, тавышландырганнар.
— Мультфильм бер малай һәм аның сеңлесе турында. “Гравити фолз” Америкада иң популяр мультсериал, дип санала. Иң яхшы сюжет, иң яхшы анимация буенча да ул күп кенә премияләргә лаек булган, – ди Сәет Гаязов.

2 лицей-интернаты вәкиле дә Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтовка мөрәҗәгать итеп, “Моннан соң мультфильмнарны тәрҗемә итүне “Аксу” студиясенә түгел, ә безнең укучыларга тапшырырсыз”, – дип елмайды. Хәтерләсәгез, рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән “Фиксики” мультфильмы турында “Intertat.ru” язып чыккан иде. Аны министрлык нәкъ менә “Аксу” студиясеннән сатып алган иде.

Булат Мусин мультсериал халыкка ошаса, аны алга таба да тәрҗемә итәчәкләрен әйтте. Ләкин әлеге татарча продуктны интернетка кую белән дә шактый проблемалар бар. Ник дигәндә, моның өчен атворлык хокукларын алырга, лицензияләрне ясарга кирәк. Ә бу бер дә җиңел түгел.

Мәктәптә әлегә тавыш яздыру студиясе юк. Шуңа да егетләргә мультфильмны тавышландыру өчен дусларына мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Сәет һәм Булатның бу беренче проектлары булса, Альфред проектлар эшләү юнәлешендә инде тәҗрибәсе булган кеше. Ул татарчадан инглиз теленә, инглизчәдән – татарчага тәрҗемә итү шөгыльләнгән.

 “Җиһан” – Adme сайтының татарча көндәше!

Әйтеп узганыбызча, проектлар арасында берничә ел элек барлыкка килеп, һаман да үсештә булганнары да бар. “Җиһан” сайты – шуңа ачык мисал. Лицейның 10 сыйныф укучысы Райнур Хәсәнов тарафыннан булдырылган сайт 2016 елның февраль аенда ачыла, даими яңартылып тора.

“Җиһан” проектының составында биш кеше – җитәкче, куратор, баш мөхәррир, мөхәррир, видеоблогер бар. Хәзерге вакытта сайтка 90 материал урнаштырылган. Алар арасында лайфхаклар, топ-10, кулинария сәхифәсе дә бар. Укучылар сайт өчен инфографикалар ясый, видеолар төшерә.

– Безнең бер максат татар телен популярлаштыру булса, икенчесе – татар телендә дөньяны игелеккә, яхшылыкка өндәү. Рус телендә Adme.ru кебек позитив сайт бар. Ә татар телендә мондый сайтлар юк иде. Уйладык та, үзебезнең туган телдә дә мондый портал ясарга булдык”, – ди Башкортостан республикасының Бәләбәй шәһәре егете Райнур.
Киләчәктә егетләр видеоларны күбрәк төшерергә һәм сайттагы материалларның сыйфатын яхшыртырга планлаштыра.

“Татарча проектларның киләчәге бар!”

Ярминкәне карарга ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә килә.

— Гадәттә, без балаларга татар телен классик рәвештә укытырга күнеккән. Шушы ярминкәдә укучылар төрле проектлары аша татар телен өйрәнә, бу телдә укыйлар, аның белән кызыксыналар. Татар телендә көндәшлекккә ия электрон ресурслар аз. Бала AppStore, GooglePlay кибетләренә керсә, инглиз, рус телләрендә әллә ничә мобиль кушымта табарга мөмкин. Безнең балалар, олылар өчен дә татарча мобиль кушымталар барлыкка килә. Бу исә буш булган кырны тутырабыз дигән сүз, – дип сөйли Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Ул бу проектларны күзәтеп, халыкка чыгару министрлыкның максаты булуын әйтте. Чараны республика дәрәҗәсендә киңәйтеп, Татарстанның татарча проектлар ярминкәсе уздыру ихтималы бар. Урынбасар фикеренчә, лицейның бу тәҗрибәсе һәр мәктәптә кулланылыррга тиеш.

Татар теле әдәбият белән генә яшәми

“Татар проектларының киләчәге бармы?” дигән сорауга Илдар Мөхәммәтов уңай җавап кайтарды. “Татар теле бит әдәбият белән генә яшәми, ул интернетта да, мәктәптә дә, балалар бакчасында, көндәлек тормышта да яшәргә тиеш. Ә бу исә татар теленең потенциалы бар дигән сүз”, – ди ул.

Бу егетләргә карагач, зур проектларны ясар өчен кечкенә адымнардан башларга кирәклегенә тагын бер кат төшенәсең. Кем белә, бәлки егетләр арасында киләчәктә татар Стив Джобслары да үсеп чыгар?!..

Чыганак: «Интертат»

sabantuyjournal.ru

Сюжетлы-рольле уен конспекты “Балалар бакчасында курчаклар авырган” (3-4 яшь)

Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең

“Тирәккәй” 58 нче балаларның танып белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Икенче кечкенәләр төркемендә (3-4 яшь) №1

сюҗетлы-рольлы уен конспекты

Балалар бакчасында курчаклар авырган”.

Тәрбияче:

Мирзаянова З.А.

Яр Чаллы,

2016 ел

Тема: “Балалар бакчасында курчаклар авырган”.

Максат:

  • балаларның табиб һөнәре турындагы белемнәрен баету;

  • табиб хезмәтенә кызыксыну, хөрмәт уяту;

  • рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау;

  • авыру курчакларга ярдәм итәргә теләк булдыру, игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру, кызгану хисе тәрбияләү;

  • табиб өчен кирәкле булган атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга,шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү;

  • бердәм, дус, тату уйнауларына ирешү;

  • уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.

Алдан башкарылган эш: шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия; сюҗетлы иллюстрацияләр карау “Шифаханә”, “Даруханә”; А.Алишның “Куян кызы” әкиятен карау.

Җиһазлар: ак халат, баш киеме, авырулар өчен карават, “Нәни табиб” наборы, дарулар савыты, телефон, курчаклар.

Уен барышы:

Тәрбияче балаларны үз янына чакыра һәм күңелсезләнеп, елап утырган курчакларга игътибарларын юнәлтә.

Тәрбияче: Балалар, курчакларга ни булган? Әйдәгез сорыйк әле.

Тәрбияче курчаклар янына килеп тыңлый.

Тәрбияче: Балалар, курчакларның эчләре, тамаклары авырта һәм берсе кулын авырттырган икән бит. Ә кем авырган көннәрдә иң кирәкле һәм безне бар чирдән дә дәвалый? (Балаларның җавапларын тыңлау).

Тәрбияче: Дөрес балалар, бу табиб.

Тәрбияче: Әгәр дә өлкәннәр, яки балалар авырып китсә, без кая мөрәжәгать итәбез?

(Больницага, шифаханәгә)

Тәрбияче: Балалар, табибның эше нидән тора?

(Авыруларны кабул итә, карый, аларга дәвалану чаралары язып бирә).

Тәрбияче: Ә табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

( Игътибарлы, кайгыртучан).

Тәрбияче: Дөрес. Ә хәзер без сезнең белән уен уйнап алабыз. Сез ризамы? (Әйе)

Тәрбияче: Балалар, мин табиб булам, миңа ярдәмче – шәфкать туташы кирәк була. Кемнең шәфкать туташы булып карыйсы килә? Кем авыруларга ярдәм күрсәтеп карый?

Сәмирә шәфкать туташы була һәм ул миңа ярдәм итәчәк. Ак баш киеме, ак халат киясең, авыруларны карап, аларга дарулар тэкъдим итәсең. Балалар,ә сез бүген эти-эниләр булырсыз. Карагыз әле, безнең курчаклар – балалар безне моңсуланып өйдэ көтәләр.

Балаларны алып тизрәк шифаханәгә барырга кирәк. Без анда ничек барып житә алабыз?

( Җәяү, машина белән, автобус яки ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән).

Тәрбияче: Шифаханә ишекләре һәркем өчен дә ачык, авырган очракта тизрәк терелү өчен анда барырга кирәк. Табиб сезне кабул итә. Чират көткәндә бер-береңә комачауламас өчен, урындыкларга утырып, үз чиратыңны көтәргә кирәк.

Тәрбияче табиб булып киенә һәм шәфкать туташы буласы балага ак халат, башлык кидертә. Балалар табибка авыру курчаклар алып киләләр.

Табиб: Исәнмесез, үтегез, утырыгыз, сезнең кай җирегез авырта?

1 нче авыру: Исәнмесез, минем кызым егылып кулын авырттырды.

Табиб: Эйдәгез карыйк әле, кулыгызга ни булды икән. Ярасы зур, без аны хәзер йод белән юдырырбыз. Шәфкать туташы янына үтегез ,ул сезгә авыртуны баса торган укол ясар. Тизрэк терелегез. Сау булыгыз.

2 нче авыру: Исәнмесез.

Табиб: Исәнмесез, үтегез, утырыгыз. Сезгә ни булды?

2 нче авыру: Минем улымның эче авырта.

Табиб: Әйдәгез әле, фонендоскоп белән тыңлап карыйк. Сулагыз, суламагыз. Эчегезне баскалап карыйк һәм дару бирик.

Табиб: Сезгә күбрәк витаминнар, ит, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк, чипсы ашау сәламәтлегегез өчен зыянлы.Тизрәк терелегез, сау булыгыз.

3 нче авыру: Исәнмесез.

Табиб: Исәнмесез сезгә ни булды?

3 нче авыру: Минем кызымның тамагы авырта.

Табиб: Шәфкать туташы янына үтегез. Ул сезгә градусник бирер, температурагызны үлчәп алырга кирәк. Температурагыз нормада. Кая, тамак төбен карап карыйк әле. О-о, тамагыгыз кызарган. Көндезен дә, төнлә дә ютәл кабатланып сезгә комачау итмәсен өчен, еш кына тамак төбен ромашка чәчәге төнәтмәсе белән чайкау кирәк. Сау булыгыз!

Тәрбияче: Бар кешеләр дә медицина тикшереүен узалар, прививка ясаталар, табиб күзәтүе узалар. Күрәсезме балалар, табиблар зурларга да, кечкенәләргә дә нинди зур ярдәм курсәтә. Моның өчен без аларга ни дип әйтәбез? (Рәхмәт!)

Тәрбияче: Еш авырмасын өчен иртәләрен күнегүләр ясау файдалы, һәрвакыт кулларны юарга кирәк, саф һавада йөрергә, хәрәкәтле уеннар уйнарга кирәк.

Сәламәтләндерү гимнастикасы ясау:

Без суыктан курыкмыйбыз,

Куллар белән колакларны,

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез,

Аякны күтәрәбез.

Урында сикерәбез,

Аннары йөгерәбез.

Суыктан курыкмыйбыз. (Аяк очларына басып кулларны өскә күтәрәбез)

Тәрбияче: Сез авырмасын өчен, табиб барыгызга да витаминнар биреп калдырды. Сәламәт булыгыз!

infourok.ru

“ Балалар бакчасында инновацион алымнар куллану”.

Балалар бакчасында инновацион алымнар куллану”.

Бүген тәрбиячедән бик күп нәрсә таләп ителә: үз эшеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен педагогтан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Хәзер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге бар һәм мин аны үз эшемдә еш кулланырга тырышам. Бүгенгәчә бала өчен мәгълүмат чыганагы булып китап, рәсемнәр, тәрбияче сүзе тора, ә шулай да аларны тагын да кызыксындырырга уйласак коммуникатив технологияләр ярдәмгә килер. Шуңа да хәзерге педагоглар балаларны кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле алымнар уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту-тәрбия процессында кулланырга тырышалар. Заман үз таләпләрен куя: бүгенге көндә укыту-тәрбия процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү төп мәсьәлә булып тора. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәңә туплап, аларда кызыксыну сүрелмәслек итеп оештырырга кирәк дип саныйм. Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер балаларда ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек балаларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентация төзегәндә, бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр, проблемалы ситуацияләр кертергә була. Коммуникатив технологияләр куллана башлау белән эш җайланган сыман тоелды. Кайдандыр, нәрсәдер эзләп утырасы юк. Интернет челтәре бик ярдәм итә, кирәкле материалны табу да җиңел. Мәсьәлән, иҗади белем эшчәнлегендә балаларны “Гжель” белән таныштырырга кирәк булса, тиз арада слайд аша күрсәтеп була. Билгеле, бер эш тә тиз генә эшләнми, эшчәнлек алдыннан тәрбиячегә зур әзерлек эшләре алып барырга туры килә, күпмедер вакыт сарыф итәргә кирәк : материалны табарга, кирәкле җиргә урнаштырырга…

Компьютер белән эшләгәндә балаларда шатлану хисе туа, игътибарларын җәлеп итеп була, кызыксунучанлыклары арта.

Сезнең игътибарга яңа технологияләр кулланып төзелгән “Иң зирәк!” уены тәгъдим итәм. Бу уенны Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнеп, йомгаклау максатыннан, танып-белү белем эшчәнлегендә кулланам. Бу уен аша балаларның белемнәрен тикшереп, анализ ясап була.

Көнүзәк мәсьәлә — туган телне саклау һәм үстерү, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 Татар халкының мәшһүр шагыйре, бөек әдип Габдулла Тукай үзенең туган телгә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул әти-әнитуган җир, Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек сүз.

Туган телгә баланы аның иң газиз кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Баланың ана телен үзләштерүенә һәм аны актив куллануына, шул телдә тәрбия һәм белем алуына, һәрьяклы үсеше булсын өчен балалар бакчасы уңай урын булып тора. Туган телне өйрәнүгә без үз алдыбызда түбәндәге бурычларны куйдык: балаларны халкыбызның милли мәдәнияте үрнәгендә тәрбияләү, тарихына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, саф татарча сөйләшүләренә ирешү.

Дидактик уен «Иң зирәк!”

Балага (яки берничә балага ) сорау укыла, ул тиз арада җавап бирергә тиеш.

Максат: фикерләү сәләтен, тизлеген үстерү.

Тема: “Габдулла Тукайның балачагы һәм иҗаты”.

Дидактик уен ике өлештән тора.

1. Г.Тукайның бала чагы ( кыскача балаларны татар халкының тормышы, ничек яшәешен искәртеп китү, борынгы җиһазларны танып исемнәрен әйтү, ни өчен кулланганнарын ачыклау, күзаллауларын үстерү, тарихка кызыксыну уяту.)

2. Габдулла Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт ( таныш әсәрләрен искә төшерү, гомумиләштерү)

1 слайд. Бу кечкенә малай кем ул? (Габдулла Тукай)

2 слайд. -Кечкенә бәбиләрне кайда йоклатканнар? (бишектә)

— Чәйне кайдан ясап эчкәннәр? (самавардан)

— Кием- салымны кайда саклаганнар? (сандыкта)

— Бүлмәне нәрсә белән яктыртканнар? (лампа белән).

3 слайд. Габдулла кайда укыган? (мәдрәсәдә)

4 слайд. Борынгы әйберләрне җыеп саклау урыны ничек дип атала? (музей)

5 слайд. Сезнең алда нәрсә? (һәйкәл) – Кемнең һәйкәле? (Г. Тукай)

6 слайд. “Эш беткәч уйнарга ярый”

— малай нишли? (дәрес карый)

— нинди агач турында сүз бара? (алмагач)

— эш беткәч нишләргә ярый? (уйнарга).

7 слайд. “Су анасы”.

— су буенда малай кемне күрә? ( су анасын )

— нинди ярамаган эш эшли малай? ( тарак урлый)

— тарак нинди була? ( алтын ).

8 слайд. Шүрәле”.

— Шүрәленең кулын кем кыса? ( Былтыр )

— Шүрәле кайда яши? ( урманда)

— Егет урманга нигә килә? ( утын кисәргә).

9 Слайд. “Кызыклы шәкерт”

— Малай көчекне нишләтергә тели? (өйрәтергә)

— Көчекнең нишлисе килә? ( уйныйсы )

— Һөнәргә кайчан өйрәнергә кирәк? ( яшьли).

10 слайд “Бала белән күбәләк”.

— Бала нәрсәне күрә? ( күбәләкне)

— Күбәләк кайда яши ? ( урманда…)

— Күбәләк ничә көн яши ? (бер).

11 Слайд “Кәҗә белән сарык”.

— Кәҗә белән сарык кая китәләр? ( урманга)

— Сарык белән кәҗә капчыкка нәрсә салалар? ( бүре башын )

— Үзләренең тәвәкәллекләре белән алар нәрсәләрне куркыталар? (бүреләрне).

Әгәрдә балалар сорауга бер сүз белән генә җавап кайтарганын теләмәсәгез, тулы җөмлә белән җавап кайтаруларын таләп итә аласыз, бу инде һәр тәрбияченең үз эше. Мондый уенны безнең балалар бик теләп уйныйлар, дәртләнеп сорауларга җавап бирәләр.

“Иң зирәк” уенын мин төрле темалар буенча үткәрәм: “Хайваннар дөньясы”, “Юл йөрү кагыдәләре”, “ Кайсы әкияттән?”, “Табигать”. Төркемдә балалар күп булса тагын да кызыгырак, берничә баланы уйнатып, араларыннан иң күп дөрес җавап кайтарган баланы билгеләп , аның фотосүрәтен стендка: “Атнаның иң зирәк баласы” дип куеп була. Әти- әниләр дә үз балаларын стендта күреп горурланып йөриләр, сөенәләр. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә , төрле уен ситуацияләр, сөйләм күнегүләре, инновацион технологияләрне куллансак, берсүссез , эшебездә зур уңышларга ирешеп булыр. Төп максатыбыз – балаларны мәктәпкә әзерләү, һәр баланың үз юнәлешендә үсү мөмкинлекләре һәм киләчәктә белем алуга омтылыш булдыру өчен шартлар тудыру.

 

infourok.ru

“Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен бармак уеннары куллану”

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Теремок ” балалар бакчасы

Проект эше.

Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен бармак уеннары куллану”

Әзерләде: Базарлы Матак авылы“Теремок”

балалар бакчасы тәрбиячесе

Вәлеева Гөлнур Рифгать кызы

2017

Эчтәлек

Эчтәлек

битләр

Кереш өлеш.

4

Проектның актуальлелеге

5

Проектның максаты һәм бурычлары

2.1.Проектның максаты

5

2.2. Проектның бурычлары

6

2.3.Проектта катнашачак төркем

6

Проектның нәтиҗәсе.

6

4.Проектны тормышка ашыру этаплары.

6

5. Проектның программа чаралары.

7

6. Проектны тормышка ашыруда көтелгән нәтиҗәләр.

7

7. Йомгаклау.

7

8. Әдәбият исемлеге.

8

9. Кушымта 1

9

10. Кушымта 2

11

11. Кушымта 3

12

12. Кушымта 4

13

13. Кушымта 5

14

Кереш өлеш.

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларактрадиционбулмаганбармак уеннары тора. Бармак уеннары баланың   акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы , шулай ук  баш миенең эшчәнлеген яхшырта ,психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.

Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел күтәрү, кәефен яхшырту чарасы булып тора. Бармакларның сөйләм үсешенә дә тәәсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт ул.

Хәзерге вакытта ата-аналар да бармак уеннары уздыру белән ныграк кызыксына башлады. Ләкин балалар бакчасында өйрәнү өчен лексик темага уеннар табу бик авыр. Бармак уеннары рус телендәге китапларда еш очрый, ә татарча ярдәмлекләрдә андый күнегүләр сирәк була. Л.Х.Дәүләтшинаның «Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез» дигән китабы моңа мисал булып тора. Без бу китап материалында гына тукталмаска тырыштык һәм рус телендә чыккан кайбер җыентыкларны өйрәнеп чыктык. «Развитие мелкой моторики рук у детей раннего возраста» (Е.А.Янушко), «Солнышко на ладошке. Пальчиковые и жестовые игры детей от года» (Е.А.Савельева), «Гимнастика для пальчиков – для девочек и мальчиков» (Т.П.Трясорукова) шундыйлардан.

www.prodlenka.org

Ял минутлары балалар бакчасында

яЛ минутлары

№ 1.Ял минуты “Кошларны ашату”

Менә кошлар очып килде ( очу хәрәкәтләре ясау),

Сөенделәр алар анда җим күпкә ( канатларын җилпегән рәвеш ясап, әйләнәләр)

Әй, чукыйлар алар җим җимлектән (башларын борып чыкыган рәвеш ясыйлар)

Сөенешеп тыпырдыйлар алар җим күпкә (тыпырдыйлар).

№ 2.Ял минуты “Кошлар”

Кошлар булып очабыз,

( Балалар кулларын як-якка җәеп “очалар ”,

Аннан җиргә кунабыз, ( Чүгәлиләр)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (Кулларын як-якка куеп “очалар”.)

№ 3.Хәрәкәтле уен “Очты-очты”

«Очты-очты» уены уйнала.

(Балалар кошлар исеме әйтелгәндә кулларын селкергә тиешләр)

№ 4.Хәрәкәтле уен “Оясыз кош”

Очып баручы кошлар (очалар)

Тукталдылар аланда (утыралар).

Утырып ял иттеләр,

Кире очып киттеләр (тагын очалар).

(Уен 2-3 тапкыр кабатлана.)

№ 5 Ял минуты “Куян”

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып (чүгәләп утыралар)

Бөтен җире чыланган (тәннәрен сыйпыйлар)

Куян яңгырда калган.

Әйдәгез, куяннар, җылынабыз (сикергәлиләр)

№ 6.Аю бабай ял итә

(күзләрне йомып, башны кулларга кую).

Карабүрекләр очалар (басып кулларны җилпү),

Бигрәк матурлар алар.

Урманда рәхәт булса да (йөрү хәрәкәтләре, кар шыгырдаган тавыш)

Өйгә кайта балалар.

№ 7.Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә минем уң аяк,

Менә минем сул аяк.

Менә идән, менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

№ 8.Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча (кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнү).

Әнә куян сикерә (ике аякта сикерү),

Ул бүредән элдерә (бер урында йөгерү).

Без дә аннан качабыз (чүгәләп, куллар белән башны каплау),

Тапмас безне ул явыз.

№ 9.Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

№ 10.Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик .

№ 11.” Гәүдәнең өлешләре ”

(Гәүдәнең һәр өлешен матур сүзләр белән әйтеп чыгабыз)

Башкай – кояшкай (сыйпыйлар)

Борыным – борынчыгым (борын очына басалар)

Тешләрем – кискечләрем (әкренгенә теш шакылдаталар)

Колагым – яфрагым (әкрен генә колакларын ышкыйлар)

Җилкәләр – чикерткәләр (җилкәне күтәрәләр һәм төшерәләр)

Кулларым – тоткычларым (тоту хәрәкәтләре ясыйлар)

Бармаклар – кармаклар (бармакларын селкетәләр)

Тезләр – җитезләр (тезләрен бөгәләр)

Аяклар – тиктормаслар (тыпырдыйлар).

№ 12.Транспорт төрләре”

Бер, ике, өч, дүрт, биш —

Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз)

Юлда пассажирларны йөртә

Машина, автобус, поезд (руль борган хәрәкәт ясыйлар)

Самолет күктә оча (кулларны канат кебек җилпиләр)

Кораб диңгезне коча (куллар белән йөзгән хәрәкәтләр ясау)

№ 13.“Шофер”

Без бит әле кечкенә (утыралар)

Тизрәк үсәсе килә (кулларны күтәрәләр)

Үсеп җиткәч әти кебек (беләкләрне күрсәтеп)

Шофер буласы килә (руль тоткан кебек кулларны боралар)

№ 14Хәрәкәтле уен “Теплоход”

Яшел причалдан кузгалып киттек

(бер адым алга, куллар янда)

Артка таба чигендек (бер адым артка)

Яңадан алга киттек (бер адым алга, кулларны алга сузып теплоход тавышы астында вак-вак атлап түгәрәк буенча йөрибез)

№ 15.“Һөнәрләр”

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Аяк очына басып,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

Пешекче апа кебек

Бергәләп камыр басыйк.

Менә шулай, менә шулай.

Тәмле пироглар ясыйк.

Оста гимнастлар кебек

Матур күнегү ясыйк.

Бер уңга, бер сулга

Аякларны күтәрик.

Җитез спортсменнардай

Бергәләшеп йөгерик.

№ 16. “Яз”

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде ЯЗ (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

№ 17.“Без суыктан курыкмыйбыз”

Без суыктан курыкмыйбыз

Куллар белән колакларны, (Колакларын, борыннарын ышкыйлар)

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез , (Кул чабалар)

Аякларны күтәрәбез . (Аякларын күтәргән хәрәкәт ясыйлар)

Урында сикерәбез , (Урында сикерәләр)

Аннары йөгерәбез. (Урында йөгерәләр )

№ 18.“Киенәбез”

Иң башта без киябез

Калын, җылы чалбарны.

Аякларга киябез

Йомшак, җылы итекләр. (Аяк киеме кию хәрәкәте)

Йомшак, җылы туныбыз

Аның белән туңмыйбыз. (Гәүдәләрен күрсәтү)

Аннан без киябез

Йомшак, җылы бүрекне. (Бүрек кию хәрәкәте)

Нәни кулларыбызга

Йомшак, җылы бияләй. (Кулларын күр

сәтәләр, бияләй кию хәрәкәте)

№ 19.“Җил”

Җил исә-исә,

Агачларны селкетә.

(балалар кулларын күтәреп як-якка селкиләр)

Җил тына- тына, тына,(кулларны аска төшерәләр)

Ә агачлар үсә дә үсә,

Үсә дә,үсә.(кулларны өскә күтәрәләр.

№ 20. “Сәгатъ»

Сәгатъ йөри келт- келт,( башны як- якка чайкыйлар)

Ул уяна иртүк: тук- тук .(баш кагу хәрәкәтләре)

Ялкауларны яратмый: юк-юк (баш чайкау хәрәкәте).

№ 21.“Үсәм”

Мин әле бик кечкенә, (балалар алга таба иеләләр),

Миңа әле өч кенә (күтәреләләр).

Үсә, үсә зур булам.

Бик матур малай ( кыз) булам.

(ике кулның да имән бармакларын бит урталарына куеп,башларын чайкыйлар)

№ 22.“Кояш”

Кояш күтәрелә .( балалар әкрен генә торалар куллары өскә күтәрелә.

Кинәт җил чыкты .( уңга- сулга кулларын чайкыйлар)

Яшен яшьнәде .( уңга- сулга кул чабалар).

Яңгыр ява башлады .(чүгәләп, бармак очлары белән идәнгә чиртәләр)

Яңгыр туктады .( балалар торып басалар)

Яңадан кояш чыкты .(кулларны өскә күтәрәләр)

№ 23.“Аю”

Тау башында ята кар,

Тау башында бик күп кар! ( балалар, кулларын җәеп,әкрен генә өскә күтәреләләр.

Урманда чыршы төбендә

Йокыга талган аю бар .( гәүдәне алга таба ия төшеп,әкрен генә алга баралар)

Шыпырт, тавышланмагыз,

Аюны уятмагыз .(бармак яныйлар, йоклыйлар)

№ 24.“Чебиләр”

Өй алдында чебиләр 🙁 кулларын җәеп як- якка борылалар)

  • Чип- чип- чип!- дип йөриләр .( кулларын як- якка җәяләр)
  • Кечкенә канатлары (бармаклар бии)
  • Муеннары сап- сары (башларын чайкыйлар)

№ 25.“Без атлап барабыз”

Без атлапбарабыз, (атлап баралар)

Йөгереп тә барабыз (йөгерәләр)

Арып китсәк, утырып,

Аякларны язябыз .(туктап, бер урында тыпырдыйлар).

№ 26.“Курчагым”

Менә минем курчагым,

Ике күзе бар аның .( күзләрен күрсәтәләр)

Ә менә бу- борыны,

Бу билгеле- муены.

Колакларын күрсәтим,

Чәчен сыйпап иркәлим.

Бигрәк матур битләре,

Авызында төшләре.

Теле дә бардыр әле. ( шулай күрсәтеп баралар )

Ә енә болар – куллар,

Чәбәк- чәбәк уйныйлар.

Кечкенә аяклары

Бик матур тыпырдыйлар.

Тыпыр- тыпыр

Тыпыр- тыпыр.

№ 27.“Без шулай ял итәбез”

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык. ( басып торалар)

Башны алга иябез,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннары арап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез ( хәрәкәт сүзләргә туры китерелеп ясала).

№ 28.“Утырып ардык”

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып- торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк. ( хәрәкәтләр сүзгә карап ясала)

№ 29.“Без яздык”

Без яздык, без яздык,

Безнең бармаклар талды ( йодрыктагы бармаклар бер ачыла, бер ябыла)

Без хәзер ял итәбез ( кулларны аска төшереп,бармакларны селекетәләр)

Аннан язып китәбез ( язу хәрәкәте ясыйлар).

№ 30.“Шаян балалар”

Балалар ирекле басалар.Сүзләргә туры китереп хәрәкәт ясыйлар.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Кулларны күтәрәбез,

Анары төшерәбез.

Чүгәлибез , торабыз,

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

№ 31.“Март”

Кара каргалар килә (очу хәрәкәтләре)

Түбәдән тамчы тама ( бармак очлары белән өстәл өстенә чиертәләр)

Көндез көн җылы була, ( куллары өстә чайкала)

Суыта кичкә таба ( чүгәлиләр)

Тамчылар бии тып таа тып ,(бармакларны өстәл өстендә биетәләр)

Тамчылар сикерәләр, ( урыннарында сикерәләр)

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр ( кул чабалар).

№ 32.“Апрель”

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая ( утырган килеш кулларын як- якка җәяләр)

Каңгылдашып торналар,

Тезелеп үтте бая .( басалар, кулларын өскә күтәрәләр, очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Инешләрдә коена,

Канатланып үрдәк, каз ( чуму, йөзү хәрәкәтдәре)

Җирне яшәртеп безгә,

Гөлләр алып килә яз (кул чабу).

№ 33.“Физзарядка ясый куян”

Балалар чүгәләп утырганнар, күзләре йомык.

Куян күзләрен ача ,( күзләрен ачалар)

Төпкпә менеп баса .(басалар)

1,2,3- утыра ,( чүгәлиләр)

1,2,3- ул тора .( басалар)

Зур агачка тотынып ,( куллар алга,артка)

Куян таган атына .( чайкалалар)

Алан тулы төп тә төп, (сикерәләр)

Кинәт читкә тартылды

Һәм урынына утырды .( утыралар)

№ 34.“Һәркайсының үз эше”

Исеме әйтелгән һәр бармак бөкләә бара

Баш бармак бау ишә (бау ишү хәрәкәте ясала)

Имән бармак имән кисә ,( агач кисү хәрәкәте)

Урта бармак ут кабыза, ( шырпы сызу хәрәкәте).

Атсыз бармак ат җигә, ( атта йөрә хәрәкәте)

Чәнти бармак чәй эчә (чәй эчү хәрәкәте)

№ 35.“Куяннар санамышшы”

Бер, ике, өч!

Куяннарда бөтен көч !( кулларын иң өстенә күтәрәләр, як-якка җәяләр)

Дүрт,биш!

Безне җиңеп булмый һич ( гәүдәне алга,артка ияләр)

Алты,җиде!

Куяннар башын иде .(башларын ияләр)

Сигез,тугыз,ун!

Алты бүре, алты тун ( куллар,бармаклар ярдәмендә саныйлар)

Без тук бүген,бүре –ач.

Әнә килә тизрәк кач ( як-якка йөгерешәләр)

№ 36. “Урманда яңгыр”

Яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып.( балалар чүгәләп утыралар)

Колаклары тырпайган,

Аяклары чыланган.(кулларын баш өстенә куялар басып тыпырдыйлар)

Аю белән бүре дә

Яңгыр астында калган.(әле бер,әле икенче аякларын күтәреп, әкрен генә чайкыйлар)

Кача- кача яңгырдан

Аяклары бик арган.( йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар)

Ә төлке бик хәйләкәр,

Куак астына качкан.( чүгәлиләр)

Көчла яуган яңгырдан

Шулай качып котылган( башларын тезләренә яшерәләр)

Бездә качыйк яңгырдан,

Йөгереп кайтыйк урмннан ( урыннарына утыралар)

№ 37. “Булышу”

Тәрбияче: Тышка чыктык ,( баралар)

Балалар: Ике кулга пычкы тоттык.

Тәрбияче: Утын кистек.

Балалар: Зиң- зиң, зиң- зиң .(кисәләр

)

Тәрбияче :Ике кулга

Балалар: Балта тоттык.

Тәрбияче: Утын ярдык .( яралар)

Балалар: Дак-док,дак-док.

Тәрбияче: Өйгә кайттык ( утыралар)

№ 3

multiurok.ru

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.

Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары үткәрү:

1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.

2 нче нечкеләр төркемендә 15-20 мин.

Кече яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шундыйларның берсе- бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интелект усешенндә уңай йогынты асый. Мәсәлән:

Бу бармак-бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак- әни,

Бу бармак- нәни бәби,

Аның исеме чәнти.

Песием, песием” уены

( Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи, сөт эчәр,

Ана песи, сөт эчкәндә

Ата песи күз кысар

Ал дигәндә алмасаң

Лап итәр дә шап итәр!

“Лап итәр” дигәндә сыйпаган теге баланың кулын тартып алып өлгермәсә, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.

Чәбәк-чәбәк” уенын балалар бик теләп уйныйлар.

“Чәп-чәп чәбәкәй” – нәниләр кулларын күтәреп, чәбәклиләр.

кулларыбыз бәләкәй

Ә хәзер тизрәк-тизрә — кулларны җиңелче генә тезләргә сугалау

Чәбәклик күңеллерәк.

Нәни балалар үзләрен мактаганны, матур дип әйткәнне бик яраталар һәм аларның бик тиз үсәселәре килә.

Үсәбез” уены.

Мин әле бик кечкенә

Миңа бары өч кенә.

Үсә, үсә зур булам

Бик матур малай (кыз) булам

— Балалар алгатаба иеләләр,

— Күтәреләләр,

Ике кулның да имән бармакларын бит уртасына куеп башларын чайкыйлар.

Төрле предметлар тотып биегән уеннарны да киң кулланам. Нәниләр уенчыкларны яшерәләр, эзлиләр, табалар. Мондый уеннар балаларда зур кызыксыну уята, тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне балалар тырышып кабатлыйлар: “куян булып сикерәләр”, “ кошлар булып очалар”, “ җим чүплиләр” һ.б. Бу уеннарда музыка әсәрләрен куллану балаларның фонематик ишетү сәләтен, ритмикасын, эмоциональ сферасын баета, үстерә.

Алсу кунакка килгән” уенында балалар аның белән танышалар, исемнәрен әйтәләр. “ Алсу бик матур курчак” дип кабатлыйлар.

Музыка ярдәмендә Алсу белән бию.

Тыпыр-тыпыр басамын,(аяклары белән тыпырдыйлар)

Анары әйләнәмен.(әйләнәләр)

Башны уңга борамын,

Башны суңга борамын. (башны ике кул белән тотып, уңга сулга боралар.)

Ә анары сикерәмен. ( сикерәләр)

Туп” уены

Туп, туп матур туп,

Сикер, сикер матур туп!

Бер-ике, бер-ике!

Сикер, сикер матур туп! (сикерәләр)

Кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү дә нәниләрне татар теленә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия.

Мәсәлән:

Чебиләр” уены

Өй алдында чебиләр (кулларын артка җәеп, як-якка борылалар)

-Чип-чип- чип! – дип йөриләр (куллар як-якка җәяләр)

Кечкенә канатлары (бармаклар бии)

Муеннары сап-сары

Бу аларның туннары (башларын чайкыйлар)

Телгә өйрәтүдә балалар фольклоры да зур урын алып тора. Урамда


Автор: Макашева Рузалия Габдулхаковна

pedportal.net

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *