cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Уеннар балаларга: Балалар өчен уеннар

Книга: Песенки, загадки и игры для детей на татарском языке. Купите книжку с доставкой 978-5-298-03275-9

Эчтәлек / Содержание

  • Төзүчедән
  • Җырлар, юаткычлар
  • Бишек җырлары
  • Гаилә
  • Тән әгъзалары
  • Өс-баш, аяк киемнәре
  • Савыт-саба. Ашамлыклар
  • Уенчыклар
  • Машиналар
  • Көз
  • Кыш
  • Яңа ел
  • Яз
  • Җәй
  • Җиләк-җимеш
  • Яшелчәләр
  • Кыргый хайваннар
  • Кошлар
  • Йорт хайваннары
  • Йорт кошлары
  • Бөҗәкләр
  • Чәчәкләр

Балаларга әти-әни җылысы, назы, игътибары бик кирәк. Әти-әнисе, якыннары белән сөйләшеп, җырлап, такмаклар әйтеп уйнап үскән балаларның телләре дә тизрәк ачыла, алар тирә-юньгә дә тизрәк ияләшәләр.

Сөйләм үсешендә бармак уеннары һәм сүзле-хәрәкәтле уеннар бик җитди урын алып тора. Баланың акылы хәрәкәттә үсә. Бөек педагог В. А. Сухомлинский: «Баланың фикер йөртү сәләтенең чыганагы бармак очларында урнашкан», — дип язган.

Чынлап та, балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул чуклары функцияләрен үстерүнең зур әһәмияткә ия булуы турында күп сөйлиләр. Гомеренең беренче көннәреннән үк бармак гимнастикасы ясаганда, аннары рәсемнәр төшергәндә, вак предметлар белән уйнаганда, баланың бармаклары мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнә. Болар барысы да аны матур язуга әзерли.

Сүзле-хәрәкәтле уеннар исә балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итә. Яңа сүзләрне, сүзтезмәләрне уен барышында тизрәк үзләштерергә булыша.

Бармак уеннарында да, сүзле-хәрәкәтле уеннарда да текстлар кыска булырга тиеш. Уеннар, шигырьләрне темага яраклаштырып сайлау отышлы. Әлеге китапта Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, Н.Исәнбәт, X.Халиков, Р.Миңнуллин, Р.Харис, Р. Корбан, М.Фәйзуллина, Р.Вәлиева һ.б. шигырьләре кулланылды.

Җыентык ата-аналарга, тәрбиячеләргә бик файдалы булыр дип ышанабыз.

Составитель: Давлетшина Лилия
Художник: Вазиева Миляуша

Для чтения взрослыми детям.

Штрихкод / ISBN
978-5-298-03275-9
Вес (грамм)
135
Тип

Литературно-художественное издание

Иллюстрации

Цветные

Страниц
55
Формат издания
70×90/16 (17x21x0.5см)
Тираж
3000
Переплёт

Мягкий

Бумага

Офсетная

Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!

Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.

E-mail

Пароль

Запомнить меня

  • Забыли пароль?
  • Забыли логин?
  • Регистрация

Балачак уеннары

Җәмгыять һәм кеше

Николай Шамионов, 19 июнь 2016 — 09:43

Һәркемнең балачагы, яшьлеге бар. Һәм кем генә шул балачак елларын искә төшерми икән?.. Балачак еллары күңелле мизгелләр булып артта калалар. Балачакта уйнап үскән уеннар әкренләп онытыла баралар. Балалар бакчаларында төрледән-төрле уеннар балаларга һәрдаим өйрәтелә. Без, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда балаларны уеннарга кызыксындырабыз, аларда уйнарга теләк тудырабыз. Күптән түгел «Алтынчәч» балалар бакчасында…

Һәркемнең балачагы, яшьлеге бар. Һәм кем генә шул балачак елларын искә төшерми икән?.. Балачак еллары күңелле мизгелләр булып артта калалар. Балачакта уйнап үскән уеннар әкренләп онытыла баралар.

Балалар бакчаларында төрледән-төрле уеннар балаларга һәрдаим өйрәтелә. Без, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда балаларны уеннарга кызыксындырабыз, аларда уйнарга теләк тудырабыз.

Күптән түгел «Алтынчәч» балалар бакчасында «Балачак уеннары» дигән бәйрәм үтте. Ял көне булуга карамастан, аңа әти-әниләр, әбиләр, балалар бик күп килгән иде. Бәйрәмне бакча мөдире Ләйлә Мостафина ачты, барлык әти-әниләргә сәламәтлек теләде, уеннарда актив катнашырга чакырды. Шулай итеп, бәйрәм башланып китте. Иң беренче тәрбиячеләр балалар белән бергә электән уйналып килә торган «Мәче-тычкан» уенын уйнадылар. Ул бүгенге көндә дә балаларның яратып уйный торган уеннарының берсе булып тора.

Балалардан соң уенга әти-әниләрне җәлеп иттек. Әти-әниләр ялындырып тормадылар, бик теләп уйнадылар, йөгерделәр, үзләренең балачакларын искә төшерделәр. Аннан соң балалар, әти-әниләр тагын «Уртада йөгерешле», «Селкенмә», «Әйе-юк» уеннарында бергәләп катнаштылар.

Ә менә инде бүгенгесе көндә онытылып бара торган «Мин беләм 5…» уенын әти-әниләр аеруча кызыксыну белән уйнадылар. Ул туп белән уйнала. Уенчы тупны сикертә, сикерткән саен 5 кыз исемен әйтә. Әгәр ялгышмыйча әйтеп чыга алса, 5 малай исемен әйтә. Уен шулай төрле биремнәр белән дәвам ителә.

Бәйрәмдә әти-әниләр йөгерделәр дә, сикерделәр дә, үз көчләрен төрле уеннарда сынап карадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Ул балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Килгән кунаклар барысы да ял итеп, күңелләре булып таралышты. Без, бакча хезмәткәрләре, әти-әниләргә, балаларга шулай актив булганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 🙁
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

» prefix=»og: http://ogp.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *