Татар теле әдәбияты һәм тарихы үткәне бүгенгесе киләчәге – ()
Доклад «Татар теле һәм әдәбиятының бүгенге көндәге роле»
Татар теле һәм әдәбияты: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.
Халкым теле миңа-хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Мин-татар! Чөнки Татарстанда туганмын. Татар телендә телем ачылган, әти-әнием, әби-бабам да татар милләтеннән. Бу турыда беркемнән курыкмыйча, горурланып әйтә алам, чөнки милләтем йөзгә кызыллык китерә торган түгел.
Мең елдан артык тарихы булган халкымның үткәне ихтирамга һәм соклануга лаек. Нинди генә авырлыклар килгәндә дә татарлар баш имәгәннәр. Явыз Иван да аларны диненнән, милләтеннән ваз кичтерә алмаган. Фашистларның җәһәннәмгә тиң зинданнарыннан да татар җыры яңгыраган. Яндырсалар да, ассалар да, киссәләр дә татарлар татар булудан туктамаган. Иман йорты булган мәчетләрнең манараларын кискәннәр, изге Коръән китапларын яндырганнар, ә алар качып уразасын тоткан, бисмилласыз, амин тотмый табынга утырмаган. Сөргеннәргә сөрелгән, михнәтләргә күмелгән…Әмма татарның Мөхәммәте, Мәһдие беркайчан да үзен Михаил дип әйтүләренә юл куймаган. Татар халкы бик галим, укымышлы халык булган. Алтыннардан да кыйммәтрәк бәһәле Дәрдмәнд китапханәсе, аксакалыбыз Риза Фәхретдин үгет-нәсыйхәтләре, мәхәббәт җырчысы Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” китабы-болар барсы да шуна раслаучы факторлар булып тора.
Совет чоры елларында урыслашу киң колач җәелгән дәвердә, дөрес, татарларның абруе нык какшый. Урыс телен генә алга сөрү пропагандасы алып барыла. Татар китаплары аз нәшер ителә. Урыслашу шул дәрәҗәгә җитә ки, үзебезнең матур татар исемнәре урынына урыс исемнәре дә кушыла башлый. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә игътибар бетә. Җәмәгать урыннарында да урыс телендә генә сөйләшәләр. Ләкин дөньяның бөтен кисәге буйлап диярлек таралган халкым, таш астыннан шытып чыккан гөл кебек, бу чикләүләрне дә исән-имин җиңеп чыгуга ирешә. Үз теле- татар теленең абруен күтәрү өчен барын да эшли.
1990 нчы елның 30 нчы августында Республикабызда истәлекле вакыйга була. Ул көнне Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Республикам бәйсез дәүләткә әйләнә. Халкым үзенең беренче президентын сайлый.
Дөньяда 6000 нән артык тел бар. Татар теле-ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу-туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аралаша ала. Татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге [һ], [ң], [къ], [гъ], [вау]авзлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең телебез Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80%ы Россиядә яши.
Безнең Ватаныбыз — Татарстан. Башкалабыз елдан–ел матурая, үсә, зурая. Шәһәрләребездә, авылларыбызда мәчетләр төзелә. Казаныбыз үскән саен телебезнең әһәмияте дә артканнан арта. Татар гимназияләре ачыла. Шунысы куанычлы, әти-әниләр бу гимназияләргә балаларын теләп бирәләр. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укытуга да караш уңай якка үзгәрде. Татар теле дәресләренең санын урыс теле дәресләре белән тигез күләмдә укыту закон нигезендә расланды. Урыс сыйныйфларында укучы балалар да безнең телебезне теләп, “кирәк” дип өйрәнә башладылар. Мәктәпләрдә татар теленнән дә мәҗбүри БЙА кертелде. Татарстанда яшәп тә, рус теле һәм математикадан гына имтиханнар бирү телебезне хурлый кебек иде.
Ләкин борчылырлык сәбәпләр бөтенләй юк дип тә әйтеп булмый. Һөнәри училищеларда, колледжларда татар телен өйрәнүгә бик үк җитди карамыйлар. Сөйләшкәндә рус сүзләрен кыстырып сөйләшү дә “модада”. Ике телне кушып сөйләшү- бер телне дә юньләп белмәүчеләр эше икәнен кайчан аңларбыз?Татарстанда икетеллелек булса да, кибетләрдә, төрле җәмәгать урыннарында татарчаны гомүмән аңламаучылар эшләве дә күңелле күренеш түгел, билгеле.
Минем үземнең әнием дә мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта. 20 елдан артык балаларга туган телебезнең әһәмиятен, нечкәлекләрен аңлата. Ул бик еш: “Үз телен белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше, башкаларның телен белә алмый” ,-дип әйтергә ярата. Әнием үзе Теләче ягыннан. Шуңадырмы, Биектау ягы(икенче төрле Казан арты)сөйләменнән аның сөйләме дөреслеге, йомшаклыгы, әдәбилеге белән аерылып тора. Ул укыта башлагач, мәктәптә укытучыларның да, укучыларның да сөйләм калыбы камилләште, төзәлде дип әйтсәм дә бер ялгыш булмас дип уйлыйм. Ул безнең сөйләмебезне өйдә дә гел күз уңында тота. Гаиләбездә милли рух тәрбияләргә тырыша. Көзен казлар үскәч, каз өмәсе ясыйбыз. Җәй көне яңгырлар булмый торса, бала-чаганы җыеп “Карга боткасы” уйната. Мин әнием турында болай гына язмадым, билгеле. Әйтәсем килгән фикер шул:туган телеңне ярату, аңа хөрмәт бишектә чакта ук сеңдерелергә тиеш. Гореф-гадәтләребез, милли традицияләребез белән танышу да иң беренче гаиләдә тамыр җәяргә тиештер? “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми” дигән мәкальне истән чыгарырга ярамый!
Татар әдәбиятын төпсез хәзинә белән тиңләп була. Кайсы язучының әсәрен генә алма, аның төбендә тәрбия ята. Тукайның “Әллүкие” тибрәтеп йоклатса, “Шүрәлесе”, “Су анасы” ялганнамаска, батыр булырга өйрәтә. Фатих Әмирханы, Фәнис Яруллины язмыш җилләренә бирешмәскә, авырлыклар алдында сынмаска өйрәтсә, Муса Җәлиле, Абдулла Алишы Ватанны яратырга, илеңне сатмаска өлге булып тора. Туган ягыбызның яшел бишеккә тиң булуын Гомәр ага Бәширов, Мөһәммәт Мәһдиевләребез булмаса, каян белер идек? Хайваннарны, кошларны яратырга, кыерсытмаска Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуры”, Җ. Тәрҗемановның “Шуктуганы”өйрәтә бит?!
Киләчәктә мин үз телемнең тагы да камилләшүен, киңрәк тамыр җәюен теләр идем. Кәрәзле телефоннарда татарча шрифтлар кертелсен иде. Татар хәрефләре белән язышып хәбәрләшсәк, язуыбызда хаталар азрак булыр бит?! Татарча әдәби китапларның чагыштырмача кыйбат булуы да укуны киметә. Аларның бәяләре бераз төшсә, укучылар саны да артыр иде. Татар мәктәпләрен, татар сыйныфларын киметмәсәләр, телебез үскәннән-үсәр дип уйлыйм. Без, киләчәк буын, үзебезнең балаларыбызны чын татар балалары итеп тәрбияләргә тиешбез. Әби-баба мирасын килер буыннарга түкми-чәчми тапшыру- изге бурычыбыз. Моны онытырга хакыбыз юк!
Докладымны якташыбыз Садри Максуди сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз — телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз. Әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз.”
Доклад
“Татар теле һәм әдәбияты:
үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге”
Материал по теме: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү
Муниципаль гомуми белем бирүче учреждениясе
Казан шәһәре Вахитов районы
“6нчы номерлы кадет-интернат гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Вахитов районы татар теле
һәм әдәбияты укытучылары өчен
Укытучы:Хәсәнова А.М.
Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү
16нчы декабрь 2009нчы ел
Күп белүгә караганда да, аз белдереп,
эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен
табарга юллар күрсәтү – мөгаллим
бирә ала торган хезмәтләрнең иң
кадерлесе, иң зурысыдыр.
Г.Ибраһимов
Һәр бала – шәхес, ягъни иҗади шәхес. Мәктәптә сәләтле балаларны ачыклап бетерү һәм аларның иҗади сәләтен үстерүгә игътибар җитеп бетми. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны әдәбият дөньясына ничек алып керергә, иҗади активлыкларын ничек булдырырга? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем һәм күнекмәләр генә түгел, тәвәкәллек һәм фидакарьлек таләп итүне билгеләп үтү урынлы булыр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычларының берсе – укучының тел һәм әдәбият буенча иҗади активлыгын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру.
Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшләренең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда, үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала.
Укучыларның иҗади яки фикер йөртү сәләтен үстерүдә мин изложениеләрне күбрәк яздырырга тырышам. Укучылар изложение язган вакытта сочинение элементларыннан да файдаланалар, текстка үз фикерләрен дә өстәп язалар.
Шулай ук төрле төрдәге иншалар язуны да бик отышлы дип уйлыйм. Картина буенча инша барлык сыйныфта да яздырыла һәм, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулылыкта була. Картина буенча инша яздырыр алдыннан әзерлек эше үткәрү мөһим. Иң беренче шарт: картина эчтәлеге укучыга аңлаешлы, таныш булсын. Укучыга үзенә таныш күренешләрне тасвирлау җиңелрәк, һәм автор әйтергә теләгән фикер дә бала күңеленә тизрәк үтеп керәчәк.
Гомумән, язма эшләр башкарганда укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, логик фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә дә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.
Укучыларның иҗади активлыгын һәм фикерләү сәләтен үстерүдә карточкаларның да әһәмиятенә тукталмыйча булмый. Карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять файдалы.
Сөйләм телен үстерү дәресләрендә укучыларны халкыбыз тарихы, күренекле шәхесләр белән таныштыру өчен дә мөмкинлекләр ачыла. Укучыларны эзләнергә, фәнни материал белән эшләргә өйрәтәбез, иптәшләре алдында чыгыш ясау мөмкинлекләрен камилләштерәбез.
Хәзерге вакытта укучыларыбызның күбесе әдәби әсәр укымый. Тел һәм әдәбият укытучысының максаты укучыларны әдәби әсәр белән кызыксындыру, аларда аны уку теләге уяту; әсәрне анализларга өйрәтү. Укучылар 5нче сыйныфтан ук әдәби әсәрнең темасын, төп геройларын билгели алырга тиеш. Без аларны шуңа өйрәтергә тиеш. Укучы кечкенә күләмле әсәрләрне укып аңа кыскача анализ ясый белергә тиеш. Бу эшнең нәтиҗәсе булып төрле иҗади эшләр, рефератлар яздыру тора.
Укучылар әдәби әсәрдәге геройларга характеристика да бирә белергә өйрәнергә тиеш. Әсәрдәге геройга үзенең мөнәсәбәтен чагылдырсын. Бу очракта дәрестә һәр укучының фикере тыңланып гомуми нәтиҗә ясалса бигрәк тә яхшы. Дәресләрдә мөстәкыйль эшләр үткәрү баланың (укучының) фикерләү, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә йогынты ясый. Бу эшне оештыргандаиукучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте исәпкә алынырга тиеш. Укучыларны гадидән катлаулыга таба фикер йөртергә өйрәтергә күнектерергә кирәк.
Иҗади активлыкны үстерүдә дәрестән тыш чаралар да (КВН, викторина, бәйге, брейн-ринг) ярдәм итә. Әлеге чараларга әзерләнгәндә, укучылар, иҗади фикер йөртеп, төрле биремнәр башкара, яңа фикерләр тәкъдим итә. Чаралар барышында алар төрле ситуацияләрдә уйланырга, акылны эшкә җигәргә өйрәнәләр, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алалар.
Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул үз алдына куелган бурычларны бары эшчәнлек процессында гына гамәлгә ашыра ала. Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, эзләнсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Ә иҗатның төп этәргеч көче – укучы һәм укытучы кичергән шатлык дип саныйм мин.
Электрон укыту ресурсларын дәресләрдә куллану бүгенге көндә традицион белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Белгәнебезчә, соңгы елларда электрон укыту ресурслары җәмгыятьнең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. 90 нчы еллар уртасында электрон ресурслар куллану информатика, математика, физика кебек төгәл фәннәр белән генә чикләнгән булсалар, хәзер барлык гуманитар фәннәрдә дә куллану юнәлешендә зур адым ясалды. Мәгарифне информацияләү, белем бирү сыйфатын һәм укучыларның гомуми культурасын үстерүгә юнәлтелгән информацион технологияләрне файдаланып, дәресләрдә гадәти укыту алымнарын, методларын, формаларын үзгәртеп, яңа метод, алымнар куллану ешаеп китте. Шуңа күрә укытучының үзенә эзләнергә, программалар төзергә туры килә.
Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту-тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Яңа технологияләрне яхшы үзләштергән теләсә кайсы белгеч эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. “Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә компьютердан файдаланырга мөмкинме?” – дигән сорау да безне кызыксындыра башлый. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән эшли белергә тиеш. Педагогик эшчәнлек, күп очракта, информацияне үзгәртүгә нигезләнә, шуңа күрә информацион-коммуникатив технологияләрнең гамәли кушымталары күп төрле. Мәсәлән, укыту-методик материаллар, күрсәтмә әсбаплар, укытуның яңа формаларын эзләү, документлар тутыру… Мондый эшләр вакытында укытучының хезмәт җитештерүчәнлеге, иҗади активлыгы арта. Компьютер техникасыннан файдалану педагогның белгеч буларак дәрәҗәсен дә күтәрә. Һәр укытучы информацион культураның нигезен тәшкил итә торган күнекмәләрне үзләштерергә, теләсә нинди эшне башкарганда компьютердан нәтиҗәле файдаланырга тиеш.
Безнең мәктәптә укучыларның сәләтен һәрьяклап үстерүгә зур әһәмият бирелә. Укыту процессына технологияләр кертү эшне тагын да нәтиҗәлерәк итә. Мәктәбебездә бер компьютер интернет челтәренә чыгуны тәэмин итә, лазерлы принтер куелган, шулай ук сканер, интерактив такта, ксерокс һәм мультимедиа проектлары бар. Мондый җиһазлар булганда эшләрне заманча технологияләр дәрәҗәсендә башкарырга мөмкинлек бирә. Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта компьютерлар түбәндәге максатларда файдаланыла:
- интернет челтәрендә информация эзләү;
- дәресләрдә һәм төрле иҗади конкурсларда катнашу өчен реферат,
презентация ясау, доклад һәм башка материаллар эзләү;
- викториналарда катнашу өчен материаллар эзләү;
- тестлар чишү;
Мин тестлар төзегәндә Hyper Test программаларын кулланып, андагы
система буенча эшлим. Ләкин бу программаның кимчелекле яклары да бар: анда татар шрифтлары кабул ителми. Безнең максат техника куллану гына түгел, ә балаларны дөрес, грамоталы язарга өйрәтү дә бит. Тестлар төзим дип, хаталар белән язылган сүзләр бирсәк, бу бер дә матур күренеш булмас иде. Шуңа күрә тестларны үземә төзергә туры килә. Тестларны компьютер ярдәмендә чишү белем бирү, уку материалын өйрәнүнең нәтиҗәлелеген бермә-бер арттыра, укучыларда фәнне тирәнтен өйрәнү теләген арттыра. Шундый бер мисал китерәсем килә. Укучылар белән тестлар чишәргә җыенганда бер укучым шунда әйтеп куйды: “ Ә компьютерда татарча да эшләп буламыни, татарча сайтлар буламы?” Әйе, интернет һәм югары технологияләр белән көннән-көн татар кешесе, шул исәптән татар теле укытучыларының кызыксынуы шатлыклы күренеш.
Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасында бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе, укытучыларны иҗади эзләнүгә этәрде. Билгеле булганча, БДИ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнне камил белү генә җитми, әлеге тестлар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерү дә зарури. Кәгазьдә язып, аны укытучыларга таратып, соңыннан тикшерү укытучыда бик күп вакыт сорый. Замана техникасында тестлар төзү һәм чишү укытучының эшен күпкә җиңеләйтә ала. Бу очракта, әлбәттә, компьютер белән эшли белү күнекмәсе кирәк. Инде компьютер технологиясен файдаланып, белемнәрне тикшерүгә киңрәк тукталып китик. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнү, белемнәрне системага салу, ныгыту өчен компьютер кулланырга мөмкин. Соңгы дәрес контроль дәрес итеп алына һәм компьютер программасы кулланып уздырыла.
- белемнәрне актуальләштерү ( буклетлардагы сораулар һәм биремнәр
файдаланыла)
- белемнәрне тикшерү (компьютердан файдаланыла)
1нче бирем. (“Фигыль” темасын үткәндә) Һәр фигыль формасына икешәр мисал языгыз дигән бирем таблицада бирелә.
Хикәя фигыль | Боерык фигыль | Сыйфат фигыль | Хәл фигыль | Исем фигыль | Шарт фигыль | Инфинитив |
2 нче бирем. Үзегез язган фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.
Хикәя фигыль | Хикәя фигыль | Боерык фигыль | Боерык фигыль | Шарт фигыль | Шарт фигыль |
Хикәя фигыль | Хикәя фигыль | Боерык фигыль | Боерык фигыль | Шарт фигыль | Шарт фигыль |
Тестлар биремнәре үтәлә һәм укучы шунда ук үзенең дөрес эшләвен яки эшләмәвен тикшерә. Компьютер билгеләр дә куя.
Сәләтле яки өлгермәүче балалар белән эшләгәндә дә компьютер кулланабыз. Төрле темаларны йомгаклау өчен укучыларга өй эше итеп 10-15 тест соравы әзерләргә тәкъдим ителә. Балалар бу эшләрне бик теләп башкаралар. Һәм үзләре үк шул тестлар биремнәрен үтиләр. Ләкин бу программа өстендә дә эшлисе эшләр күп әле.
Дәресләрдә компьютер куллану өстенлекле яклары күп: зур күләмдә мәгълүмат алырга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә мөмкин. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.
Сүземне йомгаклаганда шундый бер мисал китерәсем килә: Мәскәү өлкәсенең мәктәпләрендә сорашу үткәргәндә, өлкән класс укучыларына “Син мәктәптә нәрсәләргә өйрәнергә теләр идең? – дигән сорау биргәннәр. Укучылардан “Безне бер-беребез белән аралашырга, бер-беребезгә ошарга өйрәтсеннәр иде” – дигән җавап алынган. Моннан чыгып, шуны әйтергә кирәктер, без тел һәм матур әдәбият укытучылары балалар белән аралашырга, аларга рухи-әхлакый тәрбия бирергә тиешбез. Шуңа күрә электрон чаралар кулланып кына дәрес бирү һич тә дөрес булмас иде. Без, әдәбият укытучылары, дөньякүләм әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне чишә алырлык шәхес тәрбияләргә тиешбез.
Барлык сыйныфлардагы балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә. Берүк сыйныфта белемне үзләштерү буенча төрле булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән нишләргә, аларга ничек белем бирергә? Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференцияләштерү.
Без төп игътибарны уртача укучыларга һәм өлгермәүчеләргә юнәлтәбез. Сәләтлеләргә катлаулырак күнегүләр тәкъдим итәбез. Дифференцияле эш алымнарының максаты – көче һәм белеменә, сәләтенә карата биремнәр эшләтеп һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешү һәм бер үк вакытта аеруча сәләтлеләрнең үсешенә дә мөмкинлек тудыру.
Рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең үзенчәлеге дә шунда: сыйныфтагы балаларның телне өйрәнүгә әзерлек дәрәҗәсе төрле булу.
Татар телен өйрәнүче рус төркемнәрен ике өлешкә бүлеп карарга кирәктер.
Беренче төркем – “катнаш”. Монда яртылаш яки 25% татар булган балалар керә. Алар дәрес вакытында гына түгел, гаиләдә дә, сирәк кенә булса да, татар телен ишетәләр. Гадәттә, бу балалар татар телен тизрәк үзләштерәләр. Андыйлар – дәрестә укытучының таянычы.
Икенче төркемгә саф рус һәм башка милләт балалары керә. Алар өчен татар теле – чит ил теле.
Ләкин бу бүленеш белән берничек тә туктап калып булмый. Әле баланың үз дөньясы, индивидуаль үзенчәлекләре (кызыксыну, психика, хәтер, сәләте), җитешсезлекләре ачыкланасы бар. Шуның өчен бу өлкәдә эзлекле, дәвамлы эш алып барылырга тиеш.
Билгеле булганча, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк. Шулау ук өйрәнелә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен исәпкә алып, укучыларга индивидуаль-дифференцияләштерелгән биремнәр, сораулар әзерләү бик мөһим.
Дифференцияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара, үз көче җитәрлек кыенлыкларны җиңеп чыга.
Тел дәресләрендә, билгеле булганча, мөстәкыйль эшләргә дә киң урын бирелә. Әлеге алымны гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бару принцибын күз алдында тотып оештырганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әйтик, карточкалар белән эшләү алымын карыйк.
I дәрәҗәдәге карточкалар – * көчле укучылар өчен
II дәрәҗәдәге – *(уртача)
III дәрәҗәдәге – * ( йомшак)
Әлеге төр карточкаларны билгеле бер теманы узгач үткәрү кулай. Шулай ук һәр дәрестән соң, лексиканы кабатлау, ныгыту карточкалары белән эшләү бик отышлы.
I дәрәҗәдә — сүзләр русча-татарчага тәрҗемә бирергә кирәк
II дәрәҗәдәге – сүзләр татарча- русчага
III дәрәҗәдәге – сүзләр ике баганада бирелә, ләкин урыннары алмашынган.
Карточка үрнәкләре:
Карточка №1
- Җөмлә төзегез.
- “Минем гаиләм” темасына хикәя төзегез.
- Тәрҗемә итегез: (тип предложения)
Море не высохнет, народ не умрет.
Когда ты улыбаешься, ты очень красивая.
Карточка №2
- Җөмлә төзегез.
- Тәрҗемә итегез һм җөмлә төзегез.
Сестра отца, волосы девушки, дома, голубые глаза парня.
- Схема төзегез. (тип предложения)
Кояш яктыртса, көн туа.
Яңгыр яугач, табигать яшәрә.
Карточка №3
- Җөмлә төзегез.
- Составьте предложения.
Безнең гаилә, дус, әнием, әтием, укый, эшли.
- Схема, ср.связи, тип предложения- ?
Я бозлы яңгыр ява, я кар ява.
Сашаның әнисе кайтты, әтисе китте.
Карточка №1
- Сппособность-
- Движение-
- Бери пример-
- Цель-
- Воспитанный-
- Приветливый-
- Веселый-
- Заботьтесь-
- Соглашаться-
- Совет-
Карточка №2
- Ачык күңелле-
- Миһербанлы-
- Воспитанный-
- Сәләтле-
- Максат-
- Елмай-
- Үрнәк ал-
- Баш тарт-
- Ягымлы-
- Ятим-
Карточка №3
- Елмай- 1. Спутник-
- Ачык күңелле- 2. Цель-
- Нык- 3. Приветливая-
- Юлдаш- 4. Крепко-
- Миһербанлы- 5. Бери пример-
- Сәләт- 6. Способность-
- Максат- 7. Улыбайся-
- Үрнәк ал- 8. Сердобольный-
- Күңелле- 9. Любимый-
- Яраткан- 10. Веселый-
Сүзне йомгаклап, шуны билгеләп китәргә кирәк: дифференцияле укыту
алымнарын кулланып эшләгәндә һәр укучы сәләтенә туры килердәй эшне мөстәкыйль башкара һәм нәтиҗәдә татар телен яхшы үзләштерүгә ирешә.
Татар милләтеннән булмаган балаларга тел өйрәтү – авыр, әмма кызыклы хезмәт. Татар теле укытуның башлангыч этабында, аеруча балада әлеге телгә кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Нәкъ менә шушы чорда төрле уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрү уңай нәтиҗәләрнгә ирешергә мөмкинлек бирә. Оста итеп оештырылган уен балаларда телгә карата кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә этәрә, яңа телне белүнең тормышта кирәклегенә төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә.
Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның балаларны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы әһәмиятле. Теманы өйрәнгәннән соң үткәрелгән уеннар аеруча уңышлы була. Алар укучыларның сүзлек байлыгын арттыра, “дөрес әйтттемме” дигән табигый курку-тартынуны җиңәргә ярдәм итә.
I сыйныфтагы рус балалары өчен татар теле – чит тел кебек. Күпчелек рус балалары татарча сүзләрне белмиләр. “Бераз белә” дигән укучылардан иң гади, бер-ике сүзле сорау яки җавап кына ишетергә мөмкин. Шуңа да карамастан, татар теленә өйрәтүнең башлангыч этабында ук кайбер гади уеннардан файдаланып була. Бу үз чиратында балада уйлау сәләтен, тырышлыкны үстерә. Грамматик уеннар тагын шунысы белән әһәмиятле: укытучы, уенны башлар алдыннан, “булдыра алганча татарча сүзләр генә әйтегез”, дигән таләп куя һәм укучы өчен бу бик җаваплы бирем булып тора.
Түбәндәге уен үрнәкләрен дәрестә дә, тәнәфестә яки озайтылган көн группасында да файдаланырга була. Алар авазлар, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, әйтергә өйрәнгәндә файдалану өчен фонетик, лексик, грамматик уеннарга бүлеп бирелә.
Фонетик уеннар.
“Сүз уйлау”. Бу уен татар теленә генә хас булган авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз кергән сүзләрне кем күбрәк әйтер?
“Исем уйлау”. Аерым авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [а] авазына башланган кеше исемнәрен кем күбрәк әйтер? (арада татарча исемнәр дә булу кирәк.)
“Әйтеп бетер”. Уен билгеле бер теманы өйрәнгәч уйнала. Укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы сүзне әйтеп бетерергә тиеш, мәсәлән, “Безнең мәктәп” темасына: ки…, ак…, так… .
Лексик уеннар.
“Тере чайнворд”. Уен берничә теманы өйрәнгәч уйнала. Балалар түгәрәкләнеп басалар. Беренче укучы “исем” ди, икенче укучы [м] авазына башланган сүз әйтә: мәктәп. Өченче укучы [п] авазына башланган сүз әйтә:парта. Уен шулай дәвам итә.
“Ватык телефон”. Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы беренче укучыга әкрен генә бер сүз әйтә: “күлмәк”. Бу сүзне укучы әкрен генә күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга барып җитә. Ул сүзне кычкырып әйтә. Сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм “шаян җәза” бирелә. (Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау…)
Грамматик уеннар.
“Капчыкта ниләр бар?”. Өстәлдә эченә төрле-төрле әйберләр салынган кечкенә капчык ята. Укучылар чиратлашып киләләр дә, берәр әйбер алып, аның исемен, билгеләрен, кемнеке икәнлеген әйтәләр. Барысын да дөресен әйткән укучы җиңүче була. (Мәсәлән, бу китап, яңа китап, матур китап, китап өстәлдә.)
“Күз бәйләш”. Балалар түгәрәккә басалар. Бер укучы, күзләре бәйләнгән килеш, уртада басып тора. Аңа иптәшләре кагылып китә. Күзләре бәйләнгән бала аларны тотарга тырыша. Тотылган укучыдан “Син кем?” дип сорый. Укучы үз исемен әйтә яки, үзе белгән сүзләрне кулланып, башкача да җавап бирергә мөмкин. Уртадагы бала иптәшен таныса, алар урыннарын алмашалар. Уен шулай дәвам итә.
“Сайлап әйт”. Укытучы ике курчак күрсәтә. Аларның берсе “малай”, икенчесе “кыз”. Укучылар, икегә бүленеп, өс-баш, аяк киемнәрен, аларның киемнәрен белдергән сүзләрне әйтәләр.
“Тиз әйт”. Теманы өйрәнгәндә уйнала. Укытучы сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтә. Укучы, аларны берләштереп, сүзне әйтергә тиеш. Кем тизрәк әйтер?
“Күз, колак, борын”. Уен кешенең тән төзелешенә караган сүзләрне кабатлау, ныгыту, максатын күздә тотып үткәрелә. Мәсәлән, укытучы “борын” диюгә, укучылар, басып, борыннарын күрсәтәләр. Укытучы “колак” диюгә, укучылар, утырып, колакларын күрсәтәләр. Укытучы сүзләрне әйтү тизлеген һәм эзлеклелеген үзгәрткәндә дә укучылар ялгышмаска тиеш.
nsportal.ru
Татар телендә югары дәрәҗәдәге әдәбият хәзер язылмый
Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов татарларның масса буларак телне югалта баруын, халыкның кечкенә генә бер өлеше милли үзаңлы булуын белдерде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең башлангычында торган Илшат Сәетов «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында телне ничек итеп саклап булырга мөмкинлеге хакында сөйләде.
Шаккаткыч: татар теле тугызынчы класска кадәр генә кирәк
— Илшат, тел һәм милләт үсеше турында күп фикерләр әйтелгән, нәрсә эшләргә кирәге дә билгеле кебек. Шулай ук республикада бу өлкәдә берни эшләнми дип тә әйтеп булмый — миллионлап акча бүлеп бирелә. Ләкин ниндидер глобаль үзгәрешләр юк кебек. Әллә бармы алар, без күрмибезме, ничек уйлыйсыз?
— Монда берничә мәсьәлә, минемчә. Беренчесе — бүлеп бирелгән акчаның барысы да дөрес җиргә юнәлтелмәве. Аларның бер өлеше генә файдалы булган җирләргә — балалар бакчасына, мәктәпкә барып җитәдер, бәлки. Башка аерым мәсьәләләр дә бар, мәсәлән, татар теле укытучылары мәсьәләсе. Укучыларда, яшь буында телгә мәхәббәтне мөгаллимнәр барлыкка китерә. Тел укытучылары белән ниндидер аерым курслар уздырып, аларны Каталониягә, Уэльска алып барып, татар теле үстерү мәркәзе корып, шулар белән шөгыльләнүче бер кеше дә юк. Ул ничектер үзеннән-үзе бара инде — бер бүрәнә елгага төшкән дә шул, бәргәләнеп, тегендә-монда йөзеп йөри кебек. Бу кечкенә генә бер мисал.
Гомумән әйткәндә, безнең ике төрле якка юнәлгән тенденция бара. Моны инде ун ел элек тә әйткән идем — масса буларак татарлар акрынлап телен югалта бара. Татарның кечкенә бер өлеше милли үзаңлы: телне алга алып бара, үстерә һәм тел өчен газаплана диик, аның масштаблы булуын тели, аны үстерергә нинди ысуллар кирәк икәне турында уйлый.
Бу тенденцияләр ике якка юнәлтелгән: берсе бетә бара, икенчесе үсә бара.
Бу очракта игътибар итәргә кирәкле әйбернең иң мөһиме — татар теленең тугызынчы класска кадәр генә кирәк булуы. Аннан соң татарча БДИ юк, татар телендә белем бирүче югары уку йортлары юк. Юк кына түгел, алар бетерелде. Минемчә, моны ачыктан-ачык кабул итәргә кирәк. Безнең педагогика университеты, Татар дәүләт гуманитар институты бар иде, алар йөз процент татар телле, татар мохитле иде. Башта берсен икенчесе белән, аннан соң бөтенесен бергә КФУ белән куштылар. Федераль университетның логикасы үзенеке, анда татар теле турында кайгыртучылар бик аз. Федераль дәрәҗәдә рейтингка керүнең шарты итеп татар теле беркайда да тамгаланмаган. Татар телле төркемнәрне бетерә баралар. Татар телле математика, физика укытучылары бетте дип беләм. Шуңа күрә, татар телен укыганда, әниләр дә, балалар да: ”Бу тел белән мин киләчәктә нишлим соң?” — дип уйлый.
Татар милләтчесе — ул феномен
Телне аерым балалар бакчасы кысаларында гына, аерым әдәби әсәр, аерым театр итеп кенә караганда, ул бер-берсенә бәйле түгел кебек. Чынлыкта исә алар бәйле, әмма моның бер стратегиясе юк. Тел үстерү программасы бар, ләкин ул, минемчә, бик уйланылып эшләнмәгән, күпчелеге тормышка ашмыйча кәгазьдә генә кала.
Кайбер моментларны “Мин татарча сөйләшәм” акциясе буенча беләм. Аңа дәүләт ярдәм итә дигәч, бюджеттан өлеш чыгара башладылар. Кая китә ул бюджет дип карасак, Чаллыга әллә нинди уку йортына киткән. Ул акча нәрсәгә тотылган — бер кеше дә белми.
Татар телен үстерү программасының контроле җәмәгатьчелектә булырга тиеш
Минемчә, татар телен үстерү программасының контроле җәмәгатьчелектә — аерым агентлык яисә татар проектлары мәркәзе формасында булырга тиеш. Жюри билгеләп, аның составына журналист та, татар теле укытучысы да, дәүләттән берничә кеше дә кертергә кирәк. Башта, әлбәттә, программаны эшләү мөһим. Аннары жюри килгән проектларны формаль гына эшләнгәнме яисә рухланып, дәртләнеп, милләт яшәсен өчен эшләнгәнме икәнен билгеләп, алга таба нәтиҗәсен һәм нинди файда китерәчәген ачыкларга тиеш. Дәүләт һәм бюрократ логикасынан чыгып караганда бирелгән йөз сумның файдасы ун сумдыр, туксан сумы каядыр китә. Күп очракта бу коррупция түгел, ә кирәк булмаган җиргә акчаны сарыф итү. Ә менә рухлы, дәртле кеше ул йөз сумны сарыф итеп, мең сумлык файда китерә ала. Шул мең сум белән ун сум арасындагы аерманы жюри карарга тиеш.
Мин жюри дип әйтәм инде, аның семе башка булырга мөмкин, ләкин жюри сыман эшләргә тиеш ул. Шул ук кино, татар мультфильмнары мәсьәләсендә. Болар барысы да проектлар бит. Мәктәп, мәгариф системасы, әлбәттә, зур өлкә, ләкин шул ук мәгарифтә дә татар теле укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, балаларда телгә мәхәббәтне барлыкка китерү өчен, проектлар эшләп, шулар аша максатка ирешеп булыр иде, минемчә.
Хәзерге әбиләр — русча да шәп белә, нигә татарча сөйләшеп азаплансын?
Зур мәсьәләләрнең берсе — без моны дистә еллар сөйләшәбез инде — безнең мәдәниятнең күбрәк авылга якын булуы. Бу начар да түгел, әйбәт тә түгел, бу факт. Минемчә, 1990, 2000 елларда булган үсештә авылдагы потенциалдан да файдаланылды. Чыганак шул авыл яисә татарлар яшәгән өлкәләр, шәһәрләр. Ләкин потенциал бетә.
Мин үзем туган Азнакай шәһәре турында әйтеп китим. Элек анда бөтенесе татарча сөйләшә иде — татары да, русы да. Анда руслар бик аз, ун процент тирәсе генә, бөтен кеше татарча сөйләшә, мәктәпләр рус телендә иде. Совет вакытында анда бер татар мәктәбе бар иде, аннан соң икенчесе ачылды. Хәзер ул ике мәктәп тә рәсми буларак татар телле, ләкин чынбарлыкта күбрәк русча укытыла. Бу — бер. Икенчесе, урамда бик күп балалар русча сөйләшә һәм бу халәт бөтен җирдә дә шулай. Элек ничек диләр иде? Без баланы авылга әбигә кайтарып куябыз да, ул шунда татарча өйрәнә. Ә хәзер өйрәнми, чөнки теге безнең әбиләр юк. Алар русча белә, әмма сөйләшергә яратмый иде. Хәзерге әбиләр — русча бик шәп сөйләшә торган әбиләр. Нигә бала белән татарча сөйләшеп җәфалансын? Ул аңа русча җавап бирә. Мин үземнең әнием мисалында әйтә алам. Минем балалар үрнәк татар балалары түгел. Хәзер Мәскәүдә яшәп, Мәскәү балалар бакчасына йөреп, русча сөйләшәләр. Әнигә: “Алар белән татарча сөйләш”, — дим, ул тырыша, ләкин онытып җибәрә, русча сөйләшә, чөнки аның русчасы бик әйбәт.
Шәһәр мохитендә татарча сөйләшү аланнары барлыкка килмәсә, бу потенциал бетәчәк… Бу дәүләттән дә, кешеләрнең үзләреннән дә тора. Комплекс буларак стратегия төзелмәгән. Телләр үстерү программасы, андагы ысуллар да, юнәлеш тә искерде. Безнең технологияләр ел саен үзгәреп тора, ике-өч елда бөтенләй башка әйберләр барлыкка килә. Бу программаның төп мәгънәсе — телне үстерү. Ләкин ысуллар ел саен, ике ел саен үзгәреп тора. Боларны яңартып, ниндидер инновацион әйберләр кертеп, эшләргә кирәк.
Татар телен белергә кирәкме: әйе һәм юк
— Телне өйрәнү кирәкме, туган телне белү, татар телен белү кирәкме дигән сорауга, әти кеше буларак, татар зыялысы буларак нинди җавап бирер идегез, кирәкме ул, әллә кирәкмиме?
— Монда ике җавап булырга мөмкин. Берсе йөрәк белән калебтән килгән җавап. Әлбәттә, кирәк! Икенчесе, рациональ буларак, нәрсәгә кирәк инде дигән җавап та булырга мөмкин… Шәхсән мин кирәк дип уйлыйм. Моңа рациональ аңлатма да бирергә мөмкин. Чөнки күп телле кеше ул күп дөньялы кеше һәм аның эрудициясе дә, карашларының киңлеге дә арта.
Соңгы егерме елда язылган нинди татар романын тәкъдим итәргә була?
Ләкин татар телен өйрәнү балага нинди файда китерә? Бу сорау һавада кала, чөнки милли хисләр булмаганда, татар әдәбиятын укыр өчен, телне үстерергә кирәкме?
Бу сүзләрем өчен күп кеше мине тәнкыйтьләячәк, ләкин рус телендә, Россия дәрәҗәсендә, бәлки дөнья дәрәҗәсендә язучы татарлар бар, минем яраткан Шамил Идиатуллин, мәсәлән. Русча язучы татарларбулачак һәм артачак, минемчә, моны әйбәт, начар дип утыруның бер файдасы да юк. Чөнки татар телендә китап язу аерым бер әйбер, монда Татарстан китап нәшрияты һәм Татарстан язучылар берлеге мәсьәләләре килеп чыга. Аерым менталитет, клановость һәм башка әйберләрне уйлаганда, кеше мин русча языйм да, анда күпме нәшрият, берсе булмаса, икенчесе бәлки чыгарыр, икенчесе булмаса өченчесе, дип уйлый.
Язучылар — берләшми торган кешеләр
Язучылар берлегенең, минемчә, бер кирәге дә юк. Язучылар, гомумән, берләшми торган кешеләр, кыргый, индивидуалистлар, алар бергә эшли алмый. Язучылар союзы ул Советлар Союзында гражданнар җәмгыятен ялган рәвештә барлыкка китерү ысулы.
Моны ничек реформалап була? Бюджет кабул ителә, татар әдәбиятына, мәсәлән, илле миллион сум бирелә. Бу акча конкурслар аша яшьләр, зурлар өчен бирелә.
Гүзәл Яхина, безнең татар апабыз дип әйтик инде, русча яза, нәшриятларга җибәрә. Карыйлар — кызык, алалар, бастырып чыгаралар. Конкурсларда катнаша, миллионлаган призлар ала. Ул бит анда бер кешенең туганы да, сөяркәсе дә түгел. Ул бездә генә шулай эшләнә, кызганычка каршы. Һәм мөстәкыйль бәяләү системасы булмаганда, мондый әйберләрнең киләчәге юк. Ул традицион рәвештә барачак инде күпмедер вакыт, ләкин роботлашу чагы җиткәндә аларның бөтенесе динозавр сыман тоела миңа.
— Кемнәр алар динозаврлар?
— Шушы берлекләр; үтә күренмәле булмаган акча бирелү һәм бүленеше; депутатларның, милләт вәкилләренең, хөкүмәткә якын булган кешеләрнең ел саен китаплары чыгуы; анда һәрбер төчкерүне кемнеңдер язып барып, аннан соң аны зур вакыйга сыман итеп күрсәтелүе. Профессионализм дәрәҗәсе, ул барлык һөнәри өлкәләрдә дә кирәк, әлбәттә, ләкин фән, тел һәм болар белән бәйле мәсьәләләрдә иң мөһим фактор, минемчә. Менә төзелештә бер прорабны алыштырып, икенчесен китереп, нәкъ шундый эшне башкарып була. Ул әйбәтрәк тә эшли ала, ләкин язучыны алмаштырып, шулай ук эшли алачакмы? Ул бөтенләй башка әйбер. Доцентны куып чыгарып, башка доцент китерсәң, ул нәкъ шундый дәрес бирәчәкме? Юк, чөнки бу бөтенләй шәхескә бәйле. Шәхескә бәйле факторларда бәяләү критерийларын дөрес итеп чыгарып, мөстәкыйль рәвештә эшләргә кирәк, минемчә.
Китап сатылмый икән, аны бастырмаска кирәк
— Китап чыгаруда ниндидер әшнәлек йогынты ясый дигән фикер әйттегез. Шул ук вакытта, мәсәлән, фәлән кеше яхшы китап язган иде, ләкин аның китабы бастырылмады дип әйтеп буламы? Андый күренеш тә күзәтелми кебек, әллә күзәтеләме? Бу кеше китап чыгара, ләкин аның китаплары еллар буе тузан җыеп ята дип әйтә аласызмы. Яки андыйлар юкмы?
— Юклыкка ныграк охшаган, бик сыйфатлы әйбер язылса, бастырырга ничек тә юлы табылыр иде.
Мотивация ясау кирәк. Элек Россиядә “Дебют” дигән премия бар иде, монда сыйфатлы әсәрләргә дөрес бәя бирәләр иде. Соңыннан җыентыклар ясап бастыралар иде. Каләм тибрәтүче өчен үз әсәрен зур тиражлы җыентыкта күрү зур бәхет, ул аңа алга таба иҗат итү өчен мотивация дә булып тора. Күпме язучы нәкъ шушы премияне алу өчен иҗат итә иде. Хәзер бу премия юк, кызганыч.
Ә бүгенге көндә Россиядә язучы кем ул? Үзенең буш вакытында, кинога бармыйча, эчәргә бармыйча, төнге клубка бармыйча утырып нәрсәдер язган кеше. Андый кешеләрең саны бик аз. Сәләтле кешеләр бардыр, әйтик, ноль бер процент. Бер яктан сәләт, потенциал — бер әйбер, икенче яктан мотив булу кирәк, болар икесе бербөтен булганда гына әдәби әсәр туачак.
Минем үземнең беркайчан да татарча язарга теләгем булмады. Китап нәшриятының “кухнясын” белгәч, кәефем тагын да ныграк төште. Анда меңләгән томнар складта сатылмыйча ята. Минемчә, бу очракта бизнес ясарга кирәктер. Әгәр сатылмый икән – бастырмаска! Теге яки бу кешенең китабы сатылмый икән, нигә аны өч мең тираж белән басарга?! Ул очракта сувенир итеп кенә тәкъдим итеп нәшер итәргә кирәк. Гаиләдә китап уку гадәткә кермәгән икән, мәҗбүр итеп кенә китап укытып булмый.
— Соңгы елларда шулай атап әйтерлек әсәрләр булмауның беренче сәбәбе нәрсәдә? Андый язучылар юкмы, әллә аларны укучылар юкмы? Кайсы сәбәп алданрак килә?
— Бу сорау авыр, ләкин, минем уйлавымча, аудитория бар. Зифа Кадыйрова китап яза бит, аудиториясе табыла.
— 45+ мы?
— 45+ бит, кызык итеп язылган булса, башка әйбер дә укый ала. Бер яктан Донцова бар, икенче яктан Пелевин, икесе дә мәшһүр рус язучысы. Донцованың дәрәҗәсе һәм мигә файдасы бармы? Мин юк дип уйлыйм. Ә Пелевин, минемчә, чын-чынлап тере классик язучысы. Донцованыкы хәтле үк булмаса да, аның да тиражлары күп. Зифа Кадыйрова күпме китап саткандыр, мин белмим, бәлки йөз мең, һичьюгы дистәләгән мең саткандыр. Фәлсәфә һәм тирән фикерләр белән сугарылган милләт турында язылган кызыклы әсәрләре белән китап укучыларны үзенә җәлеп итә алган. Монда татар милләтен хуплап, мактап, татарлар башка милләтләрдән әйбәтрәк дигән фикер үткәрү кирәк дигән сүз түгел. Бары тик кызыклы татар персонажлары, менталитет күрсәтелгән, милләтне борчыган мәсьәләләр чагылдырылган әсәрләргә мохтаҗ бүгенге әдәбиятыбыз. Кешенең ун сәхифә укыганнан соң унберенчесен укыйсы килеп көтеп торырга тиеш. Әгәр дә татар китабы булганга гына үзеңне мәҗбүр итеп укырга тотынсаң, бишенче биттән соң йокыга китсәң, бу әдәбият түгел инде, билгеле.
— Шундый әсәрләр чыгамы, очраткан бармы?
— Минем берничә китапны укый башлап, укып бетермәгәнем бар дип әйтим инде, фамилияләрен әйтмим.
Әдәбият белән акча эшләп булмый
— Татар әдәбиятныннан кемнәрнең әсәрләрен һичшиксез укырга кирәк дип атап үтәр идегез, егерме ел дигән чикләү куймасак?
— Аяз Гыйләҗев, Фатих Әмирхан, Заһир Бигиев, Әмирхан Еники. Мин монда зур проза турында сүз алып барам, драматургияне бик укыган юк, аны күбрәк сәхнәдә башкарылганын карарга яратам.
— Тагын бер күренеш күзәтелә: татар әдәбиятында башлыча хатын-кызлар. Моны сез нәрсә белән аңлата аласыз?
— Ир-атлар акча эшләргә тиеш, әдәбият белән акча эшләп булмый, гаиләнең тамагын туйдырырга кирәк. Ә җәмгыятьтә хатын-кызларга караш чак кына башкачарак, ул бөтен вакытын акча эшләүгә сарыф итүче кеше булып күренми. Бу факторларның берсе генә. Бәлки үзләрен киләчәктә әни булуларын күз алдында тотып, милләткә якынрак торган, милләтнең яшәешен саклап калырга тырышучы хатын-кызларыбыз, яшь кызларыбыз күбрәктер.
Ул татарча белми, димәк, чын татар түгел дигән фикер — маразматик фикер
Рус әдәбиятын алсак, анда вәзгыять башка төрле. Татарлар арасында Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзәров, Роберт Ибатуллин кебек рус телендә язучылар күп. Ул татарча белми, димәк, чын татар түгел, без аны татарлыктан чыгарабыз дип әйтү маразматик фикер. Кеше үзен кайсы милләт кешесе итеп билгели икән, ул шул милләткә карый. Әгәр чуваш милләте вәкиле үзен татар дип әйтә икән, мин аны татар дип кабул итәм. Кан мәсьәләсе, минемчә, монда мөһим фактор түгел.
Татар — империаль халык, андыйларда кан төсмерләре бик күп була. Мәсәлән, кыпчак, болгар, монгол, башкорт, чуваш, мари — төрлесе, шундый бер ботка булып беткән. Тасвирлау кирәк булса, төрки, дин ягыннан мөселман, дип әйтеп була. Әгәр минем геннарның утыз проценты Якын Көнчыгыштан, яисә туксан проценты Европа булып чыкса, мин татар булудан туктыйммени?
Татар теле мәсьәләсенә килгәндә:
Әлеге күренеш төрле милләтләрдә бар: яһүдләрдә, ирландларда һ.б. Йөз елдан соң нәрсә булыр икән дип түгел, ә без үзебез милләт өчен бу юнәлештә нәрсә эшләдек дигән сорау урынлы булыр.
— Телен югалткан, әмма үзләрен татар дип санаган кешеләр, мәсәлән, Мәскәүгә киткән татарлар үзләренең татарлыкларын саклап кала алалармы? Күзәтүләрдән нәрсә әйтергә була? Россия шартларында моңа кадәр булган практика нәрсә күрсәтә?
— Монда процентлап әйтергә бик авыр, ләкин күпчелек очракта алар татарлыкны оныта бара. Ләкин татар булып калган, үзләрен татар дип белдерткәннәрнең дә саны аз түгел, бәлки өчтән бере татар булып каладыр. Мин монда соңгы ун, егерме елны гына алмыйм, совет чорын да алам. Совет чорында бу халәт начаррак иде, чөнки анда дәүләт ягыннан ассимиляцияләштерү стратегия дәрәҗәсенә җиткән иде, совет системасы рус телле кешене барлыкка китерә иде.
Әниләр университетта укыган вакытларда трамвайда татарча сөйләшсән, куып та чыгарганнар. Ул вакытта ассимиляциягә каршы тел беренче киртә булып саналган. Хәзер ул кыерсытылган телгә дә ирек бирелде, ләкин башка киртәләр барлыкка килде.
Кем ул идеаль татар?
Телне саклау мөһим. Тел — татарларның милли үзаңын, мәдәниятен, тарихын үстерү чарасы, дингә дә ярдәм итүче, чөнки андагы терминнар, концептлар телгә кереп киткән һәм алар аңлашыла. Мәсәлән, бәрәкәт дисәң, нәрсә икәне аңлашыла, ләкин русчага тәрҗемә иткәндә, эквивалент юк. Мәгънәсенә бераз туры килгән благодать сүзе бар, ләкин ул нәрсәне күзаллауны тулысынча чагылдырмый.
Мин татар теле югалачак дип уйламыйм, ниндидер дәрәҗәдә барыбер калачак, шулай да телнең дәрәҗәсен, куллану аланын һәм мохитне үстерү өстендә эшләргә кирәк. Татар телен белмәгән татарларны хурламыйча, аларны сүкмичә, кызыксындырырга тырышып, стимул тудырып, кызыксынмасалар да, татарлыктан сызып ташламыйча, киресенчә, татар булып калуларын хупларга кирәк. Татар теле юк, ул русча гына сөйләшә икән, ләкин “Я татарин” дип йөри икән аны “Афәрин, татар телен белмичә дә, мин татар дип йөрисең” дип хупларга кирәк. Шушы хуплауны күреп, аларның, бәлки, телгә дә игътибары артыр. Артмаса да, ул татарларга ярдәм итәргә мөмкин, татар телен белмәүче бизнесменнар бар, алар татарча проектларга күп булмаса да, ярдәм итә.
— Ә киресенчә килеп чыкмыймы: телне белмәсәң дә, татар дип йөриләр, телнең нәрсәгә кирәге бар соң дип кул селтәүчеләрнең саны артмасмы?
— Ул мөмкин, ләкин мин аның тормышта ничек булуын бик күзалламыйм. Мәсәлән, “Менә мин татар телен беләм, янәшәмдә татар телен белмәгән дә татар бар, онытыйм әле мин телне”, — дип әйтми бит инде ул. Мин “рус телле татарлар бик шәп” дип дәүләт дәрәҗәсендә кулга күтәреп йөртик дип әйтмим, шулай да кайбер проектларда аларга махсус ташламалар бирү кирәктер.
Рус телендә татар милләте турында әсәрләр татарга пиар
Яшьләр форумы әдәби бәйге уздырган иде. Анда рус телендә дә әсәрләрне кабул итәбез дигәч, күпме шау-шу чыкканы хәтерегездәме? Нигә рус телендә татарлар турында язарга ярамый? Мәскәүдәге өч йөз мең татардан утыз меңе генә, бәлки, татарча беләдер, бәлки, аның кадәресе дә белмидер. Белгәне дә татарча укымый, белү дәрәҗәсе түбән, бары тик өйдә әнисе һәм туганнары белән сөйләшә. Алар өчен рус телендә татар милләте турында әсәр булса, киң аудиториягә таралыр иде, татар булуы белән горурлануы да артыр иде, татарга пиар булыр иде.
«Мин татарча сөйләшәм» татар теленең дәрәҗәсен үстерде
— Сез бит инде “Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәтенең башында, нигезендә торган кешеләрнең берсе. Әлеге хәрәкәт үзенең максатларына ирешә алдымы?
— Минемчә, күбесенә иреште. Төп максатыбыз — татар телен колхоз теле дәрәҗәсендә дип уйлауны бетерү иде. Телебез андый дәрәҗәдә түгел, ләкин совет чорыннан соң калган шундый стереотип бар иде: татарча сөйләшсәң, авылдан килгән, дөньядан артта калган кеше дип кабул итәләр.Мин университетта 1998-2003 елларда укыдым, аннан соң аспирантурада калдым. Шул вакытта дустым белән татарча сөйләшкәндә, безгә бөтенесе сәерсенеп карый иде, ә хәзер андый әйбер юк, урамда татарча сөйләшкәндә бер кеше дә бу нинди телдә сөйләшә икән дип борылып карамый, бу нормаль күренеш. Әлбәттә, моны без эшләдек дип әйтә алмыйм, ләкин шушы зур процесска үзебезнең өлешне керттек. Бауман урамында, шәһәрнең уртасында, рәхәтләнеп татарча музыка яңгырый, әлеге музыка рэп та, рок та, фьюжн да, кантри да – барысы да заманча, татарча була ала дигән бер образны, хисне тудыра алдык дип уйлыйм. Әлбәттә, бу киләчәктә дә булырга тиеш, чөнки аудиториясе бар, аудиториясе бар икән – ул бетә алмый.
Яшьләр форумы, бу акция белән генә чикләнмичә, төрле чаралар оештыра. Мәсәлән, “Татар дозор”. Аны беренче тапкыр без уздырганда, көчкә генә команда җыелган иде. Хәзер — алтмыш команда. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе — гомуми бер платформа. Аның “Мин татарча уйлыйм”, “Мин татарча язам” бүлекчәләре дә әдәби бәйге формасында булырга тиеш. Бу очракта татар телендә генә уйлыйм түгел, ә татар менталитеты белән уйлыйм, бу русча да булырга мөмкин (русча уйлау әйбәт дигән сүз түгел), ул шулай да була ала һәм татарлыктан китү дип аңлатылмый.
Татар теленең дәрәҗәсе кайда, татар журналистлары да шунда
— Укыйм дигәнгә килгәндә: әдәбиятта укырлык әйбер юк дип әйттегез, ә матбугатка килгәндә, бүгенге татар матбугатын сез укыйсызмы?
— Укыштырам, ләкин ниндидер яраткан бер массакүләм мәгълүмат чарасы бар һәм мин аны көн саен ачып укыйм дигәне юк.
— Татар журналистларына нинди тәнкыйть сүзләре әйтергә була?
— Бу зур проблема.
Елга биш-алты китап укырга кирәк. Татарча түгел, әлбәттә, алар татарча юк, инглизчә димим инде, аларның күбесе русчага тәрҗемә ителә.
Мин татар телендә репортажларны укыйм, чөнки анда фактлар бар, анализлау миңа күпчелек очракта ошамый. Кайбер мисаллар бар анда. Менә минем әнием ул критерий инде. Чөнки минем карашларым һәрвакыт гомуми агым белән туры килмәде, ә минем әни гади татар хатын-кызы. Азнакайда туып үсеп, тәрбия алган, югары белем алып кайтып, гомер буе Азнакайда мәгариф системасында эшләгән. Мин аны үзем төрле гәзит-журналларга яздырдым, хәзер җайлы бит, керәсең дә интернеттан яздырасың. Ахырдан «Ирек мәйданы» гәзите генә калды, калганнары кирәк түгел, укымыйм мин аны, яздырма мине, ди. «Ирек мәйданы» минем өчен шул сирәк мисаллардан берсе — анда сәясәт, җәмгыять турында да, киңәшләре дә, хатын-кызлар өчен дә мәкаләләре бар. Шушындый матбугат органнары күбрәк булса иде. Конкуренция түбән, татар теле даирәсе эчендә конкуренция, гомумән, түбән, анда акча да юк.
Журналистларга йөз мең түләсәләр, конкуренция артачак
Татар матбугат чарасында журналистка йөз мең түләсәләр, бер биш-ун елдан соң анда сыйфатлы язучы кешеләрнең саны артыр иде. Мохит рус булганда, ул нигә инде тырышып татарча язсын?!
Татар журналистикасында конкуренция аз, бераз сыйфатлы эш эшләдеңме, кызыграк әйбер яздыңмы — шундук күренә башлыйсың. Мин бишенче курста укыганда, татарча Интертат гәзитенә яза башладым. Минем журналистикага керүем унбиш ел элек Интертат белән башланды. Әлфия апа иде ул вакытта редактор. Мин халыкара мөнәсәбәтләр турында язам, халыкара сәясәт, халыкара икътисад һәм башкалар. Бер-ике ай узмады — мине бөтен кеше таный иде инде, чөнки ул өлкәдә татарча язучы юк, хәзер дә юк, ул вакытта да юк иде. Студент булсынмы, аспирантмы, шушы темага мәкалә яза башладымы, феномен буларак кабул ителәчәк.
Хәзер кайбер яшь җырчыларны феномен дип атыйлар. Ул музыкада гына түгел бөтен җирдә шулай. Сыйфатлы эш эшләдеңме — феномен буласың, аның акчасы булырмы-юкмы, анысы башка мәсьәлә, бәлки, музыкада акча бардыр, ә журналистика ул, кызганычка каршы, шәхескә генә бәйле өлкә түгел, ул зур структураларга бәйле.
— Рус журналистикасында бөтен эш акчага бәйле дип уйлыйсызмы? Мәсәлән, рус журналистикасында да хезмәт хакы югары булмаса да, сыйфатлы журналистика бар дип әйтә алам. Сәбәбе нәрсә моның?
— Әлбәттә, бөтен әйбер акчага гына бәйле түгел, мин моны кабул итәм, бу факторларның берсе генә. Аны дөрес итеп кулланып, дәрәҗәне күтәреп булыр иде, минемчә.
Әгәр җырчыларга конкуренция юк икән, ул патша булып яши
— Әгәр без параллель структураларны алсак? Мәсәлән, телевидениедә татарча һәм русча яңалыклар тапшыруы бар, бер үк оешма. Татар журналистикасы рус журналистикасы дәрәҗәсендә дип әйтә аласызмы?
— Юк, мин Татарстандагы русча журналистиканың дәрәҗәсе татарныкыннан бик нык югары дип уйламыйм. Федераль дәрәҗәдә йөз процент югарырак. Мин әле Казанда күпме яшәгәндә дә һәрвакыт Мәскәүдә язылган мәкаләләрне укый идем. Рус телендә язу бәлки җайлырактыр һәм рус телендә конкуренция күбрәк. Конкуренция күбрәк булдымы, иң начарлар артта кала һәм алга әйбәтләре чыга. Әлбәттә, Татарстанда аның кадәр үк ачык конкуренция юк, ләкин яхшы язасың икән, сине барыбер күрәләр.
Нинди өлкә генә булмасын — әдәбият, журналистика, музыка — конкуренция булмаса, әсәрләрнең дәрәҗәсе түбән була, чөнки бер кеше дә сиңа комаучауламый. Син егерме биш ел буе җырлап йөрисең, конкуренция юк. Җырчыга конкуренция юк икән, ул анда патша булып яши. Нигә аңа аранжировканы үзгәртергә? Шул бер үк аранжировка белән унбиш ел гастроль ясый, зур заллар җыя. Әгәр шул дәрәҗәдә җырлый торган тагын биш-алты җырчы бар икән, ул вакытта “Болар белән ярышу өчен нишлим икән”, — дип уйлана башлый. Бәлки, әйбәтрәк басистны чакырыйммы икән, мәсәлән. Альберт Исмаил безнең күренекле гитарист, Элвин Грей белән эшләде. Бик сыйфатлы гитарист, шул ук Радик Юльякшинның аранжировкалары бик шәп. Андый кеше нигә чыкмаган соң моңарчы? Чөнки конкуренция юк.
Рус телендә конкуренция күбрәк, шуңа табигый фильтр эшли инде. Бигрәк тә без сәнгать турында сөйләшкәндә. Журналистика да бер яктан технология, икенче яктан — сәнгать, сәләтең юк икән, алга бара алмыйсың һәм югары дәрәҗәләрне ала алмыйсың.
Конкуренцияне Элвин Грей мисалында аңлатырга була
— Шул ук Элвин Грейны алсак, мәсәлән, ул “Мин рус телле татарларны, башкортларны кыышзыксындыра алдым”, — дип саный. Моның туган телне үстерүдә ниндидер эффекты бармы?
— Бар, әлбәттә. Һәр массакүләм күренеш ул кызыксыну уята. Мәсәлән, татар хатын-кыз романы юк иде. Ихтыяҗ бар — тәкъдим юк, килеп чыкты Зифа Кадыйрова. Әдәбият ул аудиторияне барлыкка китерде дип әйтә алабыз, чөнки моңарчы аз иде андый төр романнар. Андый буш урыннарны кемдер яулый дип әйтик инде, әгәр базар терминнары белән сөйләшсәк. Музыкада да шулай ук, аудитория бар бит. Мәхәббәт романнары феномен буларак юк иде.
Ә менә Салават бармы — бар, аудиториясе бармы — бар, акча эшләп буламы — була, бар да эшлә, Салаваттан әйбәтрәк җырла да эшлә. Менә Юльякшин шуны эшли инде.
Конкуренцияне шул ук Радик мисалында аңлатырга була. Русча җырлап карады, бик зур аудитория җыйды дип әйтә алмыйбыз, чөнки рус телендә конкуренция зур һәм аны узар, акча эшләү өчен, бәлки, аңа өч тапкыр күбрәк көч һәм вакыт сарыф итәргә кирәк булыр иде. Базарда шулай — кайда җайлырак, шунда бара кеше. Менә Юльякшин татар телен сайлады дип әйтеп була. Хәзер ул төрки телләрдә җырларга, Казахстанда, Төркиядә эшләргә тырыша. Ләкин Казахстанда попса безнекенә караганда сыйфатлырак. Анда конкуренция дә зуррак, бик күп эшләргә кирәк. Төркияне инде әйтеп тә торасы юк, андагы попсаның сыйфаты дөнья сыйфатына якын. Анда керергә бик авыр, ниндидер үзенчәлек булырга тиеш. Шул ук мәсьәләгә тагын кайтабыз: конкуренцияне үстерү юлларын һәрвакыт эзләргә кирәк.
Безнең мөхтәрәм түрәләрдә менталитет һаман искечәрәк
— Ни өчен конкурентларга җирлек юк? Татарның үсеш стратегиясе дигән утырышлар һәм дискуссияләр башланды, утырыш дигән сүз матур булмаса да, кулланыйк инде. Аларның эффекты бармы? Татарны үстерик дисәк, алар нинди формада булырга тиеш?
— Безнең мөхтәрәм түрәләрдә менталитет һаман искечәрәк, коммунист, комсомол менталитеты. Конкуренция төшенчәсе юк дип әйтик. Аларда «дөрес» ясалган система — «үзебезнең кешеләр», шулар бюджет ала. Аларны үзгәртеп булмый. Рөстәм Нургалиевич биографиясе буенча комсомол системасыннан ничектер кырыйда калган кеше. Ул татарлар өчен бик зур казаныш, чөнки ул конкуренциянең нәрсә икәнен аңлый. Мәсәлән, мәгариф системасы буенча укытучыларны Сингапурга йөртте, бу конкуренцияне арттыру бит инде. Класста кешеләрнең утырту ысулын аз гына үзгәртеп, укыту эшчәнлеген дә үзгәртеп була икән дип шаккатып кайта укытучы. Әйбәтме бу, юкмы — анысы аерым мәсьәлә, монысын белгечләр бәяләргә тиеш.
Өстән генә төшә торган указлар, әмерләр урынына кешеләрне астан ничек күтәрик икән дигән стратегияләр барлыка килергә тиеш. Белмим, нәселләр алышынмыйча үзгәрешләр барлыкка килерме, юкмы? Сәясәттә дә, илебезнең бару юнәлешендә дә минем өметем шул нәсел үзгәрүдә генә. Бу минем үземнең теория. Хәзер бөтен җирдә идарә иткән мөдирләр һәм түрәләрнең күбесенең менталитеты бер. Алар 1980 елларда тәрбияләнгән, идеологик ягы бер төрле, ә эчтәлеге гел үзләренең мәнфәгатен генә кайгырткан бер системада үскәннәр һәм шуны һаман кабатлыйлар. Хәзер бу имитация дәрәҗәсендә кабатлана.
Ләкин без күрәбез: бөтен җирдә дә конкуренция. Мотивация, мөстәкыйль бәяләү булмыйча, бер әйбер дә алга бармый. Татарстанның үз мисалында да, Россия мисалында да бу күренеп тора. Әгәр Татарстан хәлне яхшыртырга тырышмаса, ятып йоклаган булса, хәзерге вәзгыять булмас иде. Ульяновск ягына чыкканда, мәдәниятнең бетә баруын, юлларның җимерек булуын күрәбез. Псков яклары гомумән үлгән. Бездә конкуренцияне берникадәр дәрәҗәдә аңлау бар, ләкин бу күбрәк зур проектлар, региональ, икътисади проектлар дәрәҗәсендә. Ә «нечкә», «нәзек» якта — милли өлкәдә, кызганычка каршы, татар әле үзен күрсәтә алмады. Безнең милләт мондый әйбер белән «авырлы гына». Авырлы, минем уйлавымча, алдагы биш-ун елда тудырыр да.
intertat.tatar
Проект на тему «Туган ягымның үткәне һәм бүгенгесе»
Муниципальная конференция проектных работ обучающихся начальных классов
«Первые шаги в науку»
Проект эше:
«Туган ягымның үткәне һәм бүгенгесе»
2015-2016 уку елы
Эчтәлек
Кереш ……………………………………………………………………………………2 бит
II. Төп өлеш:
1.Тегермәнлек авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе…. …………..3-4 б
2. Авылның көнкүреш объектлары …………………………………………………4 бит
3.Авылның күренекле шәхесләр. …………………………………………………..5 бит
III. Йомгак………………………………………………………………………………..8-9
IV. Файдаланылган әдәбият……………………………………….9 бит
Кереш өлеш
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Габдулла Тукай
Туган җир… Туган авыл…
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең дә газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык чишмә буйлары, балыклы күлләре, елга-үзәннәре, киң басулары туган якка мәхәббәт тәрбияли. Аның һәр сукмагы, һәр агачы, елга-күле күңелгә якын. Туган җиребез, туган илебез күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә.
Адәм баласы үткәнне белми торып алга, киләчәккә таба дөрес юл таба алмый. Кешелекнең һәм кешенең тарихи аңы булырга тиеш. Син кем? Кайда тугансың? Туган авылың, төбәгең кайда? Аларның тарихы, язмышы нинди? Менә ни өчен адәм баласы бу сорауларга җавап эзләп, үзенең авыл, төбәк тарихы белән яхшы таныш булырга тиеш.
Бүгенге теманың актуальлелеге:
Авылыбызның тарихын белүче кешеләр елдан ел кими. Ә авылда яшәгән һәркем аның тарихын белергә тиеш.
Максаты : Туган авылның тарихын өйрәнү.
Бурычлары: 1.Туган авылның тарихы турында мәгълүматларны җыю
һәм туплау;
“ Авылның күренекле шәхесләр”е турында альбом төзү.
Авылның өлкән кешеләре белән истәлекле фотоларга төшү.
Төп өлеш
Түбән Тегермәнлек авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе
“Туган авылым атамалары “ буенча авылыбызның өлкән кешеләре аркылы , башка җир – төбәкләрдән аермалы булган атамалар белән кызыксыну булды
Бу – Кирәмәт , Шыкмаша һәм башка атамларны үз эченә ала. Шулай итеп без кызыклы гына мәгълүматлар ишеттек. Авылдан читтә булган, киң булмаган болынлыкны бик тар гын булып агучы елга бүлә. Монда көтүлекләр дә йөри. Менә шул елганы берничек ерып чыгып булмый , чөнки ул төпсез диелә. Чыннан да бу сулыкка никадәр озынлыктагы әйберне төшерсәңдә, ул аны үз эченә йота.Авылыбызның өлкән кешесе ,бүгенге көндә мәрхүм Яруллин Рәхмәтулла бабай (1910 елда туган) сөйләвенчә , бик күп еллар элек ,(аның әтиләре сөйләвеннән ишетеп ) шул болынлыкта җир ярыла башлаган .Һәм авыл картлары шул болынлыкка барып ,бу хәвеф тукталсын өчен , бик озак вакытлар намаз укыганнар , азан кычкырганнар. Шулай итеп ,бу куркыныч хәл тукталган. .Без аңлатмалы сүзлектән “кирәмәт”сүзенә аңлатма эзләдек һәм таптык . Ул аңлатмада “кирамәт “ дип бирелгән . Чыннан да ,“хәвеф , куркыныч хәл “ дигән сүзне аңлата икән. Шулай итеп ,авылымның Кирәмәт болынлыгы хәвефле урынны белгертә дигән нәтиҗә чыгардык. “Туган авылым чишмәләре ” бүлеге буенча да авылыбыз территориясендә булган чишмәләрне барладык . Алар барлыгы дүртәү икән.Һәркайсының үзенең үзенчәлеге һәм тарихы бар. Авылыбызның үзәгендә урнашкан “Зәм- зәм” чишмәсе авыл клубыннан бераз түбәнгәрәк төшеп ага.Ул бик мул сулы. Авылның бер генә кешесе дә аның кайчаннан бирле шулай мул һәм саф сулы булып агыун хәтерләми. Ләкин авыл халкы башканы хәтерли. Монда бер түгел, ә ике чишмә булган. Бүгенге көндә дә бу чишмәләренең коесы икәү. Өске кое аерым чишмә булып аккан , аның суы катырак .Бу чишмә улагында атларга су эчергәннәр.Шуңа да бу “Ат чишмәсе “ дип аталган.Аскы коеның суы тәмле һәм бик йомшак иде диләр . Монысының суын халык үзе өчен кулланган. Ләкин , кызгыныч , бу сулык юллары бүгенге көндә кушылган , чишмә суының тәме катырак.Шулай да бүгенге көндә кешеләр моның суыннан файдалана . Авыл халкы кышын да, җәен дә улагында чишмәне мактый – мактый , Аллаһтәгаләгә рәхмәт әйтеп кер чайкый, чәй , ашка су ала. Икенче чишмә “Төмәк “ чишмәсе. Аның суы мул түгел , ләкин бик йомшак. Ул бик тирән ерганак башыннан чыга. Нәтиҗә: Димәк, авылдагы һәрбер атаманың үз тарихы бар.
2. Авылның көнкүреш объектлары
Мәктәп
Беренче башлангыч мәктәп 1928 елда ачыла. Ул хәзерге мәктәп урынына түгел, ә авылдан читтәрәк салынган була. 1954 елда ул мәктәпне хәзерге мәктәп урынына күчереп куялар.
Хәзерге көндә мәктәптә 40 балага 13 укытучы белем бирә.
Мәдәният йорты
Элек мәдәният йорты урынында “Избач”( изба читальный) булган.
Кибетләр
Авылда халыкка шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ачылган 3 кибет хезмәт итә: “Ягудин” кибете , “Рималия” кибете, «Сельпо» кибете
Медпункт
Элекке медпункт чишмә тавында урнашкан булган.Соңыннан аны авыл уртасын күчереп куйганнар.Хәзерге көндә элекке урынына бик матур медпункт салып куйдылар.
Нәтиҗә: Димәк, авылыбызның киләчәге көннән-көн алга бара.
3. Авылыбызның күренекле шәхесләре
Авылыбызда туып-үскән, бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында яшәп, туган илебезгә, туган авылыбызның үсешенә армый-талмый хезмәт итүче күренекле шәхесләребезне дә атап китү урынлы булыр дип уйлыйбыз. Алар арасында атказанган укытучылар, механизаторларыбыз, атказанган төзүчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә булуы белән без чын күңелдән горурланабыз.
Ягудин Вагыйз Ахмеевич – РФ һәм РТ ның атказанган төзүчесе
Саудаханова Рабига – медицина фәннәре докторы,доцент
Гыйләҗев Илдус – доцент,ТР ның атказанган укытучысы,татар теле китабының авторы.
Вильданов Закирҗан – полковник
Сияфиев Шәмәрдән – подполковник
Барый Шәвәлиев – А.Мотросов батырлыгын кабатлый.
Бәдретдинов Васыйл – ТР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Исмәгыйлев Рәкыйп – Хезмәт кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән.
Шамсевалиев Васыйл – СССРның кинематография отличныгы.
Гайнетдинова Мәрьямбикә – “Отличник соц-х соренований с/хоз”, “ Ударник коммунистического труда», «Ветеран труда», «Юбилейный медаль 60 лет Победы Вов 1941-1945»
Гарифуллина Рәсимә – шагыйрә,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстанның журналистлар берлегенең бәллүр каләм иясе; Татарстан язучылар берлеге әгъзасы;Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы; 6 китап авторы.
Дания Галәми – шагыйрә
Нәтиҗә: Татарстанга күренекле шагыйрь, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, Хезмәт алдынгылары биргән Түбән Тегермәнлек авылы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Шундый тырыш, эшчән халкыбыз белән ничек горурланмыйсың!
Алга таба да без күренекле авылдашларыбыз турында материал туплауны дәвам итәрбез.
Йомгак
Шулай итеп, безнең Түбән Тегермәнлек авылы — бай тарихлы, искиткеч гүзәл табигатьле авыл.
Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланабыз.
Еллар үтү белән кайбер авыллар юкка чыккан, алар тарих битләрендә генә калган. Бүгенге көндә дә яшьләр шәһәргә омтыла. Безнең авылны да бу язмыш көтмәсен иде, авылыбыз мәңге яшәсен иде.
Эш барышында үзебез өчен бик күп ачышлар ясадык. Авылыбызның тарихы игътибарга лаеклы булуына инандык. Түбән Тегермәнлек авылы исеменең килеп чыгышын, мәгънәсен ачыкладык. Авыл халкының игенчелек, тимерчелек, терлекчелек, чигү белән шөгыльләнгәнлеген, хатын-кызларның мендәр-ястыкларның тышына бик матур итеп чигүләр чиккәнлеген ачыкладык.
Бу эзләнүләр безне бик нык мавыктырды, кызыксындырды.
Эзләнүләребез барышында без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
• Түбән Тегермәнлек авылының тарихы бик бай;
• Авылның күренекле вәкилләре турында материал туплауны дәвам итәргә
кирәк;
• туган якның тарихын өйрәнү, күренекле кешеләрен ачыклау өчен китапханәгә бару гына җитми, ә өлкән буын кешеләре белән очрашу да, музейларда булу да кирәк.
Файдаланылган әдәбият
Өлкән буын кешеләре белән әңгәмә.
Авыл китаханәсеннән алган мәгълүматлар.
“Без Балык Бистәсеннән”китабы. Г.Х.Гараева
Интернет, музейлардан алынган мәгълүматлар.
infourok.ru
Татар теле һәм әдәбиятын заманча укытуда инновацияләр:башлангыч сыйныф укучыларын мониторинг тестированиягә әзерләү алымнары.
Татарстан Республикасы
Тәтеш муниципаль районының
“П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Татар теле һәм әдәбиятын заманча укытуда инновацияләр:башлангыч сыйныф укучыларын мониторинг тестированиягә әзерләү алымнары.
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Садриева Чулпан Гумәр кызының
татар теле һәм әдәбияты
укытучыларының август
киңәшмәсендә ясаган чыгышы
Тәтеш шәһәре, 2014 нче ел
Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:
укучыда телгә кызыксыну уята;
аның танып белү активлыгын үстерә;
укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;
белемнәрне тирәнәйтә.
Моннан берничә еллар элек уку — укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.
Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, мин аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертәм.
Мин башлангыч сыйныфларда дәрес үткәргәндә бик еш интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Интерактив такта белән эшләгәндә ук мин һәрвакыт укучыларның игътибар үзәгендә, сыйныф белән элемтәдә торам.
Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Укучылар интерактив тактага бик тиз күнегәләр. Зур экран бергәләп эшләргә мөмкинлек бирә. Сыйныфта интерактив тактаның барлыкка килүе хәтта иң проблемалы укучыларга да укуга карата карашларын үзгәртергә этәргеч ясый. Соңгы парта артында утырган бала кинәт активлаша һәм иҗади фикер йөртә башлый.
Шулай итеп интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.
Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.
Укучылар Интернет челтәрендә үткәрелә торган тестларда, викториналарда, конкурсларда, олимпиадаларда катнаша, яшьтәшләре белән аралаша алалар.
Дәресләр кызыклы үтсен өчен шулай ук уен технологиясен дә кулланам, чөнки уен технологиясен яңа материалны аңлатканда һәм ныгытканда, сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин. Әлеге технология балаларның иҗади сәләтен үстерә, фикерләү дәрәҗәсен арттыра, дәресне җанландыра, кызыклы итә. Уйный-уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, мин укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы кулланырга тырышам.
Мәсәлән: 1нче сыйныфта фигыльләрне өйрәнгәндә укучылар “Ватык телевизор” уенын кызыксынып уйныйлар. Телевизор ватылган, тавышы юк. Бер укучы такта янына чыга. Мин аның колагына фигыльнең беренче формасын пышылдап әйтәм, укучы моны хәрәкәт белән күрсәтә. Калган укучылар фигыльне хәзерге заман формасында әйтеп бирәләр.
Һава торышын тасвирлаганда, төрле ситуацияләр бирәм, “Синоптиклар” уенын үткәрәм.
Уеннарда шулай ук күрсәтмәлелек файдалану (киемнәр, уенчыклар, муляжлар, маскалар) яхшы нәтиҗә бирә. Аларны кулланып, кибеттә әйберләр алу, бүлмәне җиһазлау, өстәл әзерләү турында сөйләшергә, киңәшләшергә мөмкин. Рольле уеннарның ситуацияләрен укучылар үзләре дә тәкъдим итә. Иң кызык уеннарның берсе — курчак театры оештыру, күренешләр сәхнәләштерү. Сәхнәләштерелгән уеннар иҗади хыялны, уйлау сәләтен үстерә. Алар уку эшен җанландыра, төрләндерә, сөйләм телен үстерүгә уңай йогынты ясый.
Хәзер безнең эшебезне тикшерү, укучыларның телне үзләштерүгә куелган таләпләргә тиешле дәрәҗәдә җавап бирүләрен ачыклау максатыннан 3 нче ел 4 нче сыйныф укучыларына республика күләмендә мониторинг – тестирование уздыралар. 2011 – 2012 нче уку елында ул апрель аенда уздырылган иде, ул вакытка укучылар инде барлык темаларны үзләштереп бетерәләр, кабатлау темалары гына кала. 2012- 2013 нче уку елына ул никтер февраль аена күчерелгән иде, ә 2013 – 2014 нче уку елында инде декабрь аенда ук узды. Билгеле инде укучылар барлык теманы бу вакыт аралыгында үзләштереп өлгермиләр һәм тест эшен башкарганда йомшак укучылар гына түгел яхшы өлгереш күрсәтүче укучыда аңлап дөрес итеп үти алмый. Рус төркемендә укучы укучыларга ул биремнәр бөтен тема буенча бер үк типта, ә татар төркемендә укучы балалар өчен биремнәр авыррак. Рус мәктәбендә укучы татар балалары рус мохитендә тәрбияләнгәнгә күрә татарча язылган биремнәрне тулысынча аңламыйлар, биремен рус теленә тәрҗемә итеп утырып күп вакытларын сарыф итәләр. Үтелмәгән темалар буенча бирелгән биремнәрне бөтенләй аңламыйлар.
2 ел рус төркеме укучылары, 1 ел татар балалары белән тест яздык. Балалар бу эшләрне яхшы үтәделәр. Тестка әзерлек эшләрен 4 нче сыйныфта гына түгел, 3 нче сыйныфтан ук башласаң да бик яхшы: балаларны калын һәм нечкә сүзләрне аеруга төрле биремнәр эшләтергә, мөстәкыйль сүз төркемнәрен аера белүгә, сорауларын тануга, мисаллар китерергә өйрәтүне. Иң җиңел формада татар телендә җөмлә төзүне: сорау җөмләдәге сорауны җавап сүзгә алмаштыру. Ә инде 4 нче сыйныфта мин үзем укучыларга тест дәфтәрләренең кирәклеген, андагы биремнәрнең безгә тест эшендәге биремнәргә охшаш булуын ата – аналарга да җиткерәм. Шул дәфтәрдәге биремнең һәрберсен укучыларга аңлатам, бергәләп беренче варианттагы биремнәрне эшләп чыгабыз, шуннан соң 2 нче вариантны мөстәкыйль үтиләр. Шулай ук 4 нче сыйныфта укучы һәрбер укучыны үземнең факультативка яздырдым, анда төрле биремнәр куям, нинди кагыйдәгә таянып эшләргә икәнен, мисалларын китерәм. Алдагы елгы тест биремнәренең күчермәләрен эшләп килеп өйгә эш итеп таратам, һәркем үзенең мөмкинлегеннән чыгып биремнәрне үтәп килә, тикшереп билге куям.Үзләре дә шундый биремнәрне интернеттан эзләп килеп, сыйныфтагы иптәшләренә тәкъдим итәләр. Мондый өй эшләре укучыларга ошый, аларда тел белән кызыксыну уята, бер – берсен тикшерү, билгеләр алу телгә булган карашларын да үзгәртә.Шул рәвешле, мин рус телле балаларда татар телен өйрәнү, белү теләге тәрбияләргә тырышам.
Чыгышымны йомгаклап әйтәсем килә: укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында көндәшлеккә сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.
infourok.ru
Статья по теме: Үзтәҗрибә белән уртаклашу «Татар теле: үткәне, бүгенгесе»
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый- эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Мин үземнең дәресләрдә төрле метод һәм алымнар кулланып, шушы бурычларны тормышка ашырам. Бүгенге мәктәп укытуда ятлау һәм формализм белән килешә алмый. Бу шулай ук татар телен укытканда да истә тотылырга тиеш. Укучының теге яки бу кагыйдәне әйтүе яисә нинди дә булса грамматик күренешне аңлы рәвештә күрсәтүе генә җитми, бәлки ул кагыйдә һәм күренешләрне аңлы рәвештә гамәлдә куллана да белсен.Мәсәлән, укучы җөмлә кисәкләренең аерымлану шартларын әйтә белү белән бергә, аны дөрес интонация һәм пауза белән әйтергә, ә язганда тыныш билгеләрен дөрес куярга һәм шуны үз мисаллары белән исбат итә белергә тиеш.
Укучының аңлылык дәрәҗәсе аның активлыгы һәм үти торган эше белән кызыксынуыннан да билгеләнә. Шуны истә тотып, мин дәресләремне иҗади якын килеп, төрле метод һәм алымнар кулланып үткәрергә тырышам, төрле авырлыктагы күнегүләр һәм иҗади эшләр эшләтәм, шулай ук төрле күрсәтмә әсбаплардан файдаланам.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мин “Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасы өстендә эшлим. Аеруча иҗади эшчәнлекләрен оештыруга зур әһәмият бирәм.
Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында һәр укучының интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавын, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен, уңай һәм кимчелекле якларын ачыкларга тырышам. Югарыда күрсәтелгән үзенчәлекләре булган укучыларга бер төрле генә таләп куелса, бу аның укудан күңелен кайтаруга, фән белән кызыксынмавына, ялкаулыкка китерә. Шуны истә тотып,мин укучыларымда үзләренә аңлашылмаган нәрсәләргә җавап табу теләге уятам. Белем дәрәҗәләрен билгеләү максаты белән, карточкаларга язып, төрле биремнәр, мәстәкыйль эшләр, таблицалар, схемалар төзергә, сорауларга бирелгән җавапларның дөресен сайлап алу, тестлар ярдәмендә материалларны үзләштерү дәрәҗәсен сынау кебек аерым эшләү алымнарын файдаланам. Укучыларның алган күнекмәләрен үстерү, ныгыту йөзеннән, мин төрле темаларга, төрле сыйныфлар өчен карточкалар, тестлар, схемалар төзедем. Җавапларны дәфтәрдә язарга да, сигнал карточкалар белән күрсәтергә дә була.
Мәсәлән: Җөмлә кисәкләре
Сораулар | Җаваплар |
1.Нинди? Кайсы? Кемнең? Нәрсәнең? Җөмләнең нинди кисәге сораулары? | 1.Тәмамлыкныкы. |
1.Кемгә? Кемне? Кемнән? Җөмләнең нинди кисәге сораулары? | 2. Аергычныкы. |
2.Кайда ? Кайчан? Ничек? Кайсыныкы? | 3. Хәлнеке. |
Җаваплар: 2,1, 3.
Балаларның белем дәрәҗәләренә карап, биремнәрне төрлеләндерүнең әһәмияте зур. Мәсәлән,кереш сүзләрне һәм кереш җөмләләрне өйрәткәндә, материалны ныгыту максаты белән, көчле укучыларга, тыныш билгеләрен куймыйча, җөмләләр язылган карточкалар бирәм, тыныш билгеләрен куеп язарга, кереш сүз яки җөмләләрне билгеләргә, җөмләгә анализ ясарга тиеш. Ә III вариант укучыларына тыныш билгеләрен куеп , җөмләләр язылган карточкалар бирәм, укучы җөмләне күчереп язарга, кереш сүзләрне билгеләргә, тыныш билгеләренә игътибар итәргә тиеш була.
Шулай эшне төрлеләндереп бирү нәтиҗәсендә, материалны авыр үзләштерүче укучы да үз эшеннән канәгать була, аңарда ихтыяр көче һәм белем алу теләге арта. Андый укучыларга шулай ук өстәмә ярдәм итү дә (эшләү үрнәген күрсәтү, фикерне әйтеп җибәрү, яхшы укучыларның ярдәмен оештыру) белемнәрне үзләштерүгә мөмкинлек бирә. Өй эше биргәндә дә, укучыларга шәхси якын килеп эшләүнең әһәмияте зур. Мәсәлән, аерымланган хәлләрне өйрәнгәндә укучыларга, алар белән бирелгән темага кыска инша язарга кушыла. Ә аерымланган хәлне табарга кыенсынган укучыларга әдәбият дәреслегендәге берәр әсәрдән аерымланган хәлләр кергән берничә җөмлә язып килергә кушам. Шуннан соң гына инша язалар.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүнең иң нәтиҗәле һәм уңайлы төре-тестлар куллану дип уйлыйм. Алар танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә, белемнәрне дөрес бәяләргә, хаталарны башлангыч этапта ук төзәтергә мөмкинлек бирә. Шуны истә тотып, морфология, фонетика, синтаксистан тестлар төзедем.
Белем һүм күнекмәләрне системалаштыру, йомгаклау, шулай ук укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыклау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту максаты белән тестлар үткәрәм. Тест үткәргәндә, шәхси карточкалардагы биремнәрне төрле катлаулылыкта (III вариантта) төзим. Җавап биргәндә укучы аларны ни дәрәҗәдә белемле булуына һәм мөмкинлегенә карап үзе мөстәкыйль сайлап ала. Минемчә, мондый дифференцияле якын килү укучының белемгә омтылышын арттыра, үз- үзенә дөрес бәя бирү күнекмәсен булдыра, шәхескә шәхес булып үсәргә ярдәм итә.
“Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белән иҗади эшли белү сәләте кыйммәт” дип әйтелә татар мәкалендә. Немец психологы Вильям Штерн тәгълиматы буенча балаларның 3% ында гына иҗади сәләт үзеннән –үзе формалаша, ә башкаларына исә тышкы этәргеч көч кирәк.Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм иҗади эш күнекмәсе бирү үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч.
Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда аны тиешенчә укыту, укучыларның кызыксынып өйрәнүе телчеләрнең изге бурычыдыр. Ул укучыларның тел байлыгын үстерү, тел нормаларын үзләштерү, бәйләнешле сөйләм һәм язу теле күнекмәләре булдыру, шулай ук грамоталылык формалаштыруны үз эченә ала. Әмма программаларда укучыларның язма сөйләмнәрен, сөйләм телләрен үстерү буенча эш төрләре конкрет ук күрсәтелмәгән. Шуңа күрә мин бу эштә иҗади эшләргә тырышам. Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә күп төрле язма эшләр үткәрелә. Болар-миниатюр һәм гадәти иншалар, изложениеләр, рецензияләр, рефератлар яздыру һ.б..
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын өйрәтүгә бәйле. Шуңа күрә мин укучыларны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әниләрен, әби-бабаларын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Моның өчен төп игътибарны укучыларда туган төбәгебезнең күренекле кешеләренә, туган ягыбызның матур табигатенә ихтирам хисләре тәрбияләүгә, Татарстан, Әлмәт, Бишмунча җирләренең гүзәл булуын төшендерергә юнәлтәм. Җирле материалларның чыганаклары да, эчтәлеге дә күптөрле. Кабинетта “Иҗади эш-хезмәт җимеше” дигән почмак булдырылды. Монда тупланган чыганаклардан дәрестә дә, ирекле темага иншалар яздырганда да дәрестән тыш башка чаралар үткәргәндә дә кулланам.
Татар теле дәресләрендә өстәмә грамматик материалны, биремнәрне Әлмәт җирлегендәге язучы, шагыйрьләрнең әсәрләреннән, авылыбызда яшәгән һәм яшәүче шәхесләр турындагы мәкаләләрдән, язмалардан алам. Аларны бигрәк тә “Җөмлә кисәкләре”, “Кушма җөмлә синтаксисы” темаларына караган белемнәрне гамәли яктан ныгытканда файдаланам.
Хәзерге чорда яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү-мөһим мәсьәләнең берсе. Шәһәр укучыларыннан аермалы буларак, авыл балаларында әхлакый сыйфатлар булдыруның үз үзенчәлекләре бар.. Авыл укучылары табигать белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар ел фасылларының алмашынуларын үзләренчә кабул итәләр һәм тоялар. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү максаты белән “Серле каләм” дигән әдәби түгәрәк оештырып җибәрдем. Монда укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен ачалар. Түгәрәккә йөрүче укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетырга, фикерләрен ачык итеп әйтергә өйрәтәм. Районыбызда чыга торрган гәзитләргә мәкаләләр язып торабыз. Бәйләнешле сөйләм үстерүнең мондый төрләре балаларның иҗади сәләтен үстерә дип уйлыйм мин. Дәресләрдә дә күптөрле язма эшләр үткәрәм. Шуларның берсе инша язарга өйрәтү. Иншаларда укучыларның мөстәкыйль фикер йөртүе дә, сүз байлыгыннан файдалана алуы да, дөньяга карашы да чагылыш таба. Иншаларны язарга өйрәнү дәресләре бу уңаудан бик әһәмиятле.
Бүгенге көндә дәрескә өстәмә материал табу тагын да җиңел. Интернет ресурсларыннан теләп файдаланам. Укучылар үзләре дә интернеттан дәрескә кирәкле материалны таба һәм куллана беләләр. Бу укучыларның танып белү эшчәнлегенең активлыгын үстерә. Шулай да укытучы дәрестә төп фигура булып кала бирә.
Татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда үзләштерелгән теоретик материалны гамәли яктан кулланылуының төп күрсәткече- һәр елда фән олимпиадасында укучыларымның призлы урыннар яулавыдыр, мөгаен. Шулай ук республика күләмендә үткәрелә торган “Зирәк тиен” интеллектуаль уенында да теләп катнашалар.
Үземнең язмамны Сиринә Трофимованың “Телебез пакь-йөзебез ак булсын” дигән мәкаләсендәге юллар белән тәмамлыйсым килә:
“Бүген укытучылардан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку, танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгәллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процесына иҗади якын килеп эшләү сорала”. Мин болар белән тулысынча килешәм һәм үз эшемә девиз итеп алырга тырышам.
nsportal.ru
Татар теле һәм әдәбияты укыткчысының шәхси планы
Бөгелмә муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә
торган 1нче урта мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Акперова Сирена Миндельевна
Шәхси-иҗади план
“Укытучы даими укып торганда гына
укытучы була ала”
К. Д. Ушинский
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Мәктәп алдына куелган бурычлар заман узу белән үзгәрә бара. Һәр чор үзенә бер яңарыш алып килә. Конкурентлыкка ия шәхес тәрбияләү – хәзерге мәгариф алдында торган бурыч. Компьютерлаштыру, бер яктан караганда, уңай, заманча, икенче яктан, укучыларның аралашуларын, әдәбиятка, сәнгатькә тартылуларын чикли сыман тоела. Бу үз чиратында татар әдәби теленә игътибарны киметә. Татар әдәби теленең нормалары әдәби сөйләмнең нигезендә ята. Билгеле булганча, сөйләм культурасы — кешедә гомуми культураның бер билгесе. Ул үзеннән-узе генә килми, аңа үз сөйләмеңә һәрчак игътибар итү нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Кешенең сөйләме дөрес, анык, төгәл һәм матур булырга тиеш. Бары шундый сөйләм генә тыңлаучыга аңлаешлы, үтемле була, матур яңгырый. Сөйләмне дөрес, төгәл һәм анык итү өчен, кешенең фикер йөртүе эзлекле, нигезле, ышандыргыч булырга тиеш.
Әдәби телнең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, морфологик, синтаксик һәм стилистик нормаларын өйрәтү- татар теле укытучысының төп бурычы.
Ә әдәбият фәненең төп бурыы-туган якны, табигатен, авылны, халыкны, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын, үзенчәлеген өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятлы, камил сәламәт шәхес итеп тәрбияләү.
Бу – бүгенге көндә мәктәп алдында торган иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бала үзен туган ягының бер күзәнәге итеп тоярга, аның үткәнен, бүгенгесен өйрәнергә, әби-бабайлардан калган мирасны сакларга, аны баетуда үзеннән өлеш кертүне үзмаксат итеп куярга тиеш. Туган як ул-туган йортыбыз, туган авылыбыз. Ватаныбыз… Ул- гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәүгә көч һәм дәрт бирүче, күңел терәге.
Укытучы һәм балалар белән бергә уздырылган чаралар укучыларга патриотик тәрбия буенча фәнни белем алырга, аларда бүгенге һәм киләчәк тормыш өчен кирәкле эзләнү, тикшеренү, ачышлар ясый белү күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итәргә тиеш.
Белем алуның тәмен тою– ул искиткеч могҗиза. Могҗизаны бары хезмәт кенә тудыра. Хезмәткә мөнәсәбәт (бу очракта иҗади эш) кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан танылган педагог В.А. Сухомлинский болай дип язган: “Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә хас. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәсен күреп, горурланып үссеннәр”1. Танылган педагогның әлеге киңәшләрен мин үз эшчәнлегемне оештыруда нигез буларак кабул иттем.
Ә югарыда әйтелгән шәхес тәрбияләү өчен, укытучы үзе югары мәдәниятле,әхлаклы, намуслы, яңалыкка, белемгә омтылучан, алга карап эш итә торган, һәр эшкә иҗади якын килү- чән, ярдәмчел, таләпчән, бер сүз белән әйткәндә, үз эшенең остасы булырга тиеш. Заман белән бергә атлау укытучыдан өзлексез педагогик белем алуны таләп итә. Ә өзлексез педагогик белем мөгаллимнең гомуми мәдәни, социаль-әхлакый, һөнәри юнәлештәге белемнәрен даими тулыландырып торуы ул, ягъни үз белемен күтәрү өстендә эшләве. Гомер буе белем туплау- педагогның –мәңгелек юлдашы. “Зыялы кеше тәрбияләүдә аеруча нәтиҗәле ике көч бар,- ди
А. М.Горький,- сәнгать һәм фән. Бу көчләр икесе дә китапка берләшә”. Г. Тукай сүзләре дә шул ук фикерне куәтли: “ Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым.”
Әгәр татар теле укытучысының китап укырга вакыты юк икән, димәк аның бер файдалы эшкә дә вакыты юк. “Китап-бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре”, дип яза күренекле мәгърифәтче К.Насыйри. Әлеге аталган цитаталар татар теле укытучысының яшәү девизы булырга тиеш. Бары шул вакытта гына эшебезнең нәтиҗәсе югары булыр.
Укытучының үз белемен күтәрү планы
Белеме (кайчан һәм кайда тәмамлаган): Альметьевский государственный инстутит муниципальной службы 2014 год
Белгечлеге буенча эш стажы: 9 ел
Курсларда кайчан һәм нинди проблема буенча укыган курсы: повышения квалификации учителей татарского языка и литературы в Приволжском межрегиональном центре повышения квалификации и переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГАОУ ВО “Казанский (Приволжский) федеральный университет”, по проблеме: «Теория и методика преподавания учебных предметов «Татарский язык» и «Татарская литература» в условиях внедрения ФГОС», 108 часов, 2016 год.
.
Методик тема өстендә эш
1. Методик тема: “Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү”
2. Тема өстендә кайчан эш башланган: 06.10.2014
3. Кайчан тәмамлау күздә тотыла: 31.05.2019
4. Тема буенча максат һәм бурычлар: мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу, кирәкле информация-не сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү;
аны татар теле, әдәбияты укытуда һәм тәрбия эшчәнлеген дә куллану;
тәҗрибә тарату.
I Фәнни – теоретик белемне күтәрү
Даими
2
Татар теле һәм әдәбияты буенча альтер- натив программаларны өйрәнү
Даими
3
Г.Рәхимовның “Үстерешле укыту методи- касы” буенча эш тәҗрибәсе булдыру, тел дәресләрендә куллану
Даими
4
Даими рәвештә “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”, “Казан утлары”, “Ачык дәрес”, “Алабуга нуры”
һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану
Даими
5
Радио, телевидение буенча кирәкле тап- шыруларны (“Халкым минем”, “Татар- лар”, “Тамчы шоу”, “Мәдәният дөнья- сында” һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу
Даими
6
Тел укытучылары семинарларында катна- шу, чыгышлар ясау
Даими
7
Китапханәләр белән элемтәдә тору
Даими
8
Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү
Даими
II Педагогик-психологик осталыкны үстерү
Даими
2
Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү
Даими
3
Тел һәм әдәбият дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru, www.ksu.ru, http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору
Даими
4
Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау
Даими
5
Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану
Даими
6
Яңа педагогик алымнарны өйрәнү
Даими
III Зәвык дәрәҗәсен күтәрү
Даими
2
Эчке һәм тышкы матурлыкның гармо- ниясенә ирешү
Даими
3
Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору
Даими
4
“Сәламәт тәндә — сәламәт рух” – сәламәт яшәү рәвеше алып бару
Даими
5
Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбия- ләү
Даими
6
Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану
Даими
7
Район һәм мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу, булу
Даими
IY Укыту процессында кирәкле булган
норматив документлар белән танышу
Даими
5
Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге
Даими
6
Балалар хокукы турында конвеция
Даими
7
Тел һәм әдәбият буенча программалар
Даими
8
Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре
Даими
9
Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү
Даими
Y Ата-аналар белән эш
Даими
3
Татар теле һәм әдәбияты буенча үткә- релгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру
Даими
4
Ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне”, ачык дәресләр үткәрү
Март
VI Кабинетта эш
Даими
2
Терәк схема, таблицаларны барлау, аларның картотекасын эшләү
Даими
Декабрь
3
Тел һәм әдәбият дәресләре өчен тестлар ясау
Даими
4
Фән һәм темалар буенча папкаларга материал туплау
Даими
5
Кирәкле методик һәм әдәби китапларны булдыру
Даими
6
Дәресләр һәм әдәби чаралар өчен мультислайдлар ясау
Даими
Достижения обучающихся:
муниципальный этап Республиканской олимпиады школьников по татарскому языку, 5 класс, призер, 2015 год;
— международная олимпиада по татарскому языку для учащихся 2-4 классов, победитель, 2015 год;
— международный конкурс сочинений «Мой любимый учитель», сертификат участника, 2015 год;
II Всероссийская олимпиада по татарскому языкознанию «Йомшак керпе», 4 класс диплом, 1место 2015 год;
Всероссийская конкурс-игра “Зирәк тиен”, участник, 2015 год;
Всероссийский конкурс «Национальная идентичность России: кто мы и кем мы хотим быть?», 7 сертификатов участников, 2015 год;
— Всероссийский конкурс творческих работ «Золотая осень», 1 место, 2015 год;
— муниципальный конкурс рисунков, посвященный памяти поэта Габдуллы Тукая, «Тукай безнең күңелләрдә”, 2 место, 2015 год;
— республиканский конкурс «Туган ягым — яшел бишек», свидетельство, 2015 год;
— II Всероссийская олимпиаде по татарскому языкознанию «Йомшак керпе», диплом педагога подготовившего победителя, 2015 год;
— международный конкурс сочинений «Мой любимый учитель». Татар теле. Инфо, диплом победителя, 2015 год
— III Всероссийская олимпиада по татарскому языку языкознанию «Йомшак керпе», I место, 2016 год;
— школьная научно-практическая конференция школьников, посвященная памяти Габдуллы Тукая, 3 место, 2016 год;
— школьный конкурс проектов «Памятники города Бугульма», 3 место, 2016;
— муниципальный конкурс чтецов, посвященный памяти поэта Габдуллы Тукая, диплом, 2 место, 2016 год;
Опыт работы обобщался на муниципальных, республиканских, конференциях, семинарах в форме презентаций, выступлений:
— выступление на Республиканской научно-практической конференции ”Творческий мир Р.Тухватуллина“, сертификат участника, 2015 год;
— выступление на зональном практическом семинаре “Особенности преподавания татарской литературы в русскоязычных группах: разработка рабочей программы по учебному предмету”, сертифкат участника, 2015 год;
— презентация опыта работы “В семье единой” на Республиканском августовском совещании работников образования и науки “Современное образование: новые стратегические ориентиры – новые решения”, 2015 год;
— урок-презентация на муниципальном семинаре учителей татарского языка и литературы школ Бугульминского муниципального района “2015-2016 нчы уку елында укучыларны бердәм республика тестына әзерләү үзенчәлекләре”, 2015 год;
— участие в межрегиональной научно-практической конференции “Фатих Кәрим – патриот шагыйрь”, 2015 год;
— выступление на муниципальных педагогических чтениях учителей татарского языка и литературы Бугульминского муниципального района «Сыйныф тормышында проект эшчәнлеге», 2016 год;
— выступление на XIII Республиканских чтениях имени Р. Фахреддина, сертификат участника, 2016 год;
— выступление на V Республиканской научно-практической конференции «Гамил Афзал укулары», диплом, 2016 год;
— участие во Всероссийском конкурсе сочинений “Җиңү көне”, диплом участника, 2016 год;
— участие во Всемирной контрольной работе по татарскому языку “И туган тел, и матур тел”, в честь 130-летия со дня рождения Габдуллы Тукая, 2016 год.
Являюсь школьным организатором Межрегионального игрового конкурса «Зирәк Тиен” в 2015- 2016 годах.
1 Сухомлинский В.А. Улыма хат. — М.:Просвещение., 1987. — 21 б..
infourok.ru