Татар орнаментлары балалар бакчасында: Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасында киемнәрне милли орнамент белән бизәргә өйрәтәләр
Бәйрәм мәйданчыкларында татар бизәге булса, республика тагын да танылыр иде
4 гыйнвар 2017 16:31
Казандагы Яңа ел бәйрәме мәйданнарында татар рухы бармы — «Татар-информ»нан күзәтү.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Сафина). Казанда Яңа ел яллары көннәрендә оештырылган бәйрәм мәйданнарында татар орнаментлары булса, отышлырак булыр иде, ул бизәкләр Татарстанны күпмилләтле республика итеп танытуда роль уйнар иде. Бу фикерләрне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә мәйданчыкларга килгән казанлылар һәм башкала кунаклары җиткерде.
«Татар-информ» хәбәрчеләре күзәтүләреннән чыгып, Казанның ипподром янында ачылган «Хан сарае» — башкалада милли төсмердә эшләнелгән бердәнбер чыршы мәйданы дияргә мөмкин. Әмма биредәге Кыш бабай һәм Кар кызы татарча белми. Башка кайбер мәйданчыкларда миллилек татар классик көйләрен җырлату белән чикләнә.
Казан Авиатөзелеш районының 78 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Ләйлә Рәхмәтуллина: «Яңа гына
Чит ил туристлары иң күп җыелган урын — Кремль яр буе. Гаиләсе белән ял итәргә килгән Розалия Җәмилева биредә милли стильдә, татар орнаментларын кулланып бизәлгән бер-ике мәйданчык булдыру яклы: «Безнең орнамент әллә каян үзен танытып тора бит ул. Кремль яр буе Европа стилендәге бик күркәм ял итү урыны, татарлар өчен генә түгел, татарстанлылар өчен эшләнелгән. Бездэ бит күп милләтле республика булуыбызга басым ясала hәрчак» — ди ул.
«Хәләл хәят» студиясе җитәкчесе, журналист Марсель Әхмәдуллин фикеренчә, туристлар безнең башкалабызга нәкъ менә татар колоритын күрү, аның белән танышу өчен килә. «Казан кремленең Спасс манарасы проекциясен карарга бардык. Халкының 48% татар булган Казанда, Казан Кремле, Муса Җәлил һәйкәле янында уткәрелгән чарада ник бер татарча җыр яңгырасын, алып баручы тарафыннан ник бер татарча сүз әйтелсен! Шуңа бераз эчем пошып кайтты.
Минем бер танышым Иорданиядә яшәп, белем ала. Әлеге илдә христианнар халыкның биш процентын тәшкил итә. Шул биш процент христианнар өчен Раштуа бәйрәме дәүләт күләмендә ял көне итеп билгеләнгән. Безгә күпме турист килә. Аларга бит ниндидер үзенчәлек кирәк. Татарлыкны матур итеп күрсәтергә генә бит үзләренә. Ул бит читтән килгәннәргә ниндидер бер экзотика булып тоела. Аның рус культурасы, рус мохитен күрәсе килсә, ул Мәскәүгә бара. Татарстанга килгән икән, аңа татар мохитен күрү, аның белән танышу кирәк. Статистика буенча, да без рус шәһәре түгел. Татар халык әкиятләрен алсак та, күпме фольклор образлар бар бит бездә. Шәхси бизнес, хакимият вәкилләрен, мәдәният эшлеклеләрен берләштереп, менә дигән проектлар эшләп булыр иде», — диде Әхмәдуллин.Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: «Татарча сөйләшкән, татарча тәрбияләнеп үскән балалар өчен кызыклы чаралар юк. Читтән караганда, аларның мәнфәгатьләре кайгыртылмый кебек килеп чыга. Зәвыклы, зур чыршылы, күңелле программалар рус телле балалар өчен генә. Татар телен куллану даирәсе әби, бабай һәм мин генә булып калмасын өчен, безнең оешма бу хакта уйлый, киләчәктә бу хаталар төзәтелер дигән өмет белән яшибез. Кырлайда татар Кыш бабаеның булмавы да аптырашта калдырды әле безне», — ди Тәбрис.
«Ялкын» журналы баш редакторы Айдар Гыймадиев әлеге ситуациядән чыгу юлы барлыгына үз тәҗрибәсеннән чыгып мисал китерде: » 90нчы елларда татар дискотекаларын оештыра башладык. Безнең эшли алачагыбыз, кеше җыя алачагыбызга берәү дә ышанмады шул вакытта. Башта авыллардан килгән татар студентлары, соңрак шәһәр яшьләре дә килә башлады. Бик күп халык җыя идек. Шуңа күрә, иң мөһиме — эшне башлап җибәрү, кыенлыклардан курыкмау», — диде ул.
Кыш бабай һәм Кар кызын чакыру күпмегә төшә?
Без барыбыз да Яңа елдан могҗиза көтәбез. Менә киләсе ел безгә әллә нинди күңелле мизгелләр бүләк итәр, матур яңалыклар алып килер, яхшы хәбәрләр ирештерер, узган елда булган борчу-мәшәкатьләребез коелып төшеп калыр төсле. Яңа ел белән, әлбәттә инде, Кыш бабайдан матур теләкләр һәм бүләкләр дә көтәбез.
Элегрәк, без кечкенә вакытта, Кыш бабай белән Кар кызын балалар бакчасында, мәктәптә узган чараларда яки клубтагы Яңа ел бәйрәмендә генә күрә идек. Хәзер исә, теләгең һәм мөмкинлегең булса, бәйрәмнең иң көтеп алынган кунагы һәр кешенең өенә барып котлый. Әлбәттә, үз акчагызга. Хәзерге вакытта әти-әниләр, балаларының күңелен күрер өчен, Кыш бабай белән Кар кызын чакыру көнен билгеләү белән мәш килә. «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе дә аларны чакыру шартлары һәм бәяләр белән кызыксынды.
«Безне инде көтәләр»
Журналист, «Болгар радиосы» сайты баш мөхәррире Эльвира Шакирова белән «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров Кыш бабай һәм кар кызы ролендә быел өченче ел балаларның күңелләрен күрәчәк. Башкалардан аермалы буларак, алар корпоративларга һәм балалар бакчасында уза торган чыршы бәйрәмнәренә йөрми. Фәкать өйләргә генә бара.
– Быел Кыш бабай белән Кар кызы булып йөрмикме әллә, дип тә уйлаган идек, тик алдагы елларда булган клиентларыбыз чакыра, көтә. Көздән үк шалтыратып белешеп куючылар бар хәтта, – диде Эльвира.
Кыш бабай белән Кар кызының программасы 20-30 минутка сузыла. Бу вакыт эчендә алар балалар белән аралаша, уеннар уйната, шигырьләр сөйләтә яки җырлата, бүләкләр бирә.
Заказлар кабул итә башлаганнар инде. Беренче клиентларына 22 декабрьдә барачаклар. Эштән соң гына йөргәч, алар көненә икедән алып алтыга кадәр кешедә булып өлгерә. Аларның клиентлары арасында җырчылар да күп. Эльвира әйтүенчә, Кыш бабай гадәти түгел, ә милли. Аның киемнәренә дә татар орнаментлары чигелгән.
– Минем Кыш бабайның сөйкемле сөяге бар. Ул балалар белән бик тиз уртак тел таба, алар да аңа тартыла. Кыр кызы булып йөрүдән керем бар – яшермим. Мин инде ике ел шул акчага Яңа елда мул итеп табын корам.
Кыш бабай – халык артисты
Кыш бабай булып танылган артистлар да йөри. Әгәр балагызны Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех котларга килсә, аптырап калмагыз. Азат әфәнде әйтүенчә, ул бу эшкә күптәннән – 1980 елларда ук алынган. Еш кына балалар бакчаларына, өйләргә бара икән. Кыш бабайның оныгы – Кар кызы булып театр актрисалары йөри. Бу тандемнарның үзенчәлеге – үзләре белән баянчылары да бар.
– Бу кәсебемне кешегә шатлык китерү, балаларның күңелен күрү дип кабул итәм. Аларның сөенүләрен күреп, үземә дә рәхәт була. Ярый әле, балалар могҗизага ышана. Аннан соң татар телен саклап калуның бер ысулы да дип саныйм эшемне. Ә үземнең алты оныгым, Кыш бабайны күргәч: «Бу безнең бабай бит!» – дип көлә, – ди ул.
Азат Тимершәех, клиентларга төгәл бәясен әйтмим, ди.
Клиентлары арасында зур-зур түрәләр дә бар.
«Көндәш күреп, үзебезгә килергә теләмәделәр»
Кыш бабай белән Кар кызын чакыру шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да популяр. Арчада яшәүче Зилә һәм Ранис Зиннәтовлар бәйрәмнәргә парлап йөри.
– Әлеге эшебезне өч ел элек кызык өчен генә башлаган идек. Ул вакытта акча эшләү уе булмады да бездә. Мин үзем кечкенәдән үк мәдәният дөньясында кайнап үскән кеше. Иремә дә Кыш бабай булып йөрү яңалык булмады. Теләгебез – иҗади илһам алу иде. Беренче елны күбесенчә якыннарыбызны бәйрәм белән котладык. Һәм өч-дүрт түләүле заказ кабул иттек.
Реклама
Зиннәтовларны район-авылларда гына түгел, Казанда да көтеп алалар икән.
20-30 декабрьдә 15 минутлык экспресс-котлау ( моңа Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы, баланың шигырьләрен яки җырлавын тыңлау, бүләк бирү, фотосессия керә) – 550 сум. 20-30 минутлык программа (Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, уеннар, флешмоб, баланың шигырен яки җырын тыңлау, бүләк, фотосессия) – 800 сум. 31 декабрьдәге заказларның бәяләре дә кыйммәтрәк йөри. Кичке сигезгә кадәр 10-15 минутлык котлау 800 сум торса, 20-30 минутлык программа 1100 сум булачак. Яңа ел символларын соңрак вакытка чакырырга теләгән очракта, бәяләр тагын да арта.
Зилә әйтүенчә, алар шулай ук корпоративларга һәм балалар бакчаларында уза торган Яңа ел бәйрәмнәренә дә йөри. Корпоративларга килү 600-1000 сум булса, чыршы бәйрәмнәре – 1500-2000 сум.
– Безнең бәяләр чагыштырмача арзан. Артык кыйммәт куярга күңел тартмый. Баласына могҗиза бүләк итәргә теләүчеләрнең күпчелеге гади гаиләләр. Балачак бер генә килә. Аларның әле тылсымга ышана торган чаклары. Сабыйларның күңелен күрүдән үзебез дә канәгатьлек хисләре кичерәбез. Үзебезнең балаларга да чакырасы килгән иде Кыш бабай. 4500 сумга төшә, диделәр. Районнан икенче бер тәҗрибәле Кыш бабайны көчкә эзләп таптык. «Сез безнең көндәшләр, килмибез», – дип баш тартучылар да булды, – ди Зилә.
Кыш бабай резиденциясе
Болардан тыш, Арча районындагы Кырлай авылында да чын Кыш бабай резиденциясе бар. 1 декабрьдән башлап, әти-әниләр, балалар Бабакай янына кунакка барып кайта ала. Казаннан Кырлайга автобус йөри. Резиденция тәкъдим иткән автобус белән барасыз икән, билет түбәндәге бәягә төшәчәк: балаларга – 1700, мәктәп укучыларына – 2200, олылар өчен – 2450 сум. Кырлайга үз машинагыз белән барган очракта, Кыш бабай янына керү билеты кечкенә балаларга – 1350, мәктәп укучыларына – 1850, олыларга исә 2100 сумга төшәчәк. Көненә карап, билет бәяләре дә төрлечә булуы ихтимал. Автобус белән барган очракта, билет бәясенә юл чыгымнары, автобус эчендә гид-экскурсовод, әкияти геройлар чыгышы, Кыш бабай һәм Кар кызының йокы бүлмәләрен карау, Кыш бабай риваятенә нигезләнгән спектакль, Яңа ел күчтәнәче һәм грамота керә. Башка хезмәтләр (көндезге аш, атларда йөрү һ.б.) өчен аерым түләнә. Татар телендә узачак тылсымлы тамашаны 23, 26 һәм 30 декабрьдә, шулай ук 8 гыйнвар көнне күреп булачак.
Иң яхшы Кыш бабай кем булыр?
Иң яхшы «Халык Кыш бабае»ның исеме «Казан» Гаилә үзәге каршындагы Татарстан башкаласының төп чыршысын ачу тантанасында билгеле булачак. Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов әйтүенчә, Яңа ел алдыннан «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасында бәйгегә нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Җиңүчеләрне билгеләгәндә, жюриның бәясе һәм конкурсның рәсми Instagram-аккаунтындагы онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре исәпкә алыначак.