Татар милли бизәкләре үрнәкләре: Образовательная деятельность «Татар халкының милли киемнәре»
Читек биз
Тема: Татар орнаменты белән читек бизәү.
Программа эчтәлеге: 1. Төрле татар орнамент элементлары белән кисү алымына өйрәтүне дәвам итү; эстетик күзаллауны үстерү.
2. Читек бизәү өчен катлаулы булмаган композиция төзүне ныгыту.
3. Балаларда татар халык иҗаты үрнәкләре буенча орнамент төзү теләге уяту.
Күрсәтү материалы: татар халык милли кмемнәре кигән кыз белән малай курчаклары, милли бизәк үрнәкләре(ләла, ак чәчәк, кыңгырау, йөрәксыман бизәкләр), алъяпкыч һәм түбәтәй үрнәкләре.
Тарату материалы: клей, кайчы, кисточка, клеенкалар, салфеткалар, төсле кәгазьләр, читек шаблоннары.
Сүзлек өстендә эш: татар халык милли киемнәрен(түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзол, читек), бизәү өчен кулланылучы чәчәк атамаларын(кыңгырау, ләла, ак чәчәк, йөрәксыман) татар телендә дөрес әйтү һәм истә калдыру.
Алдан үткәрелгән эш: үрнәкләрне карау, бизәкләрдән композиця төзү.
Индивидуаль эш: иртә, кич вакытларда кисү күнекмәләрен ныгыту.
Шөгыль төзелеше.
1.Кереш өлеше.
Оештыру моменты.
2.Төп өлеш..
1) Татар халкының милли киемнәрен кигән курчакларны карау
2)Милли бизәк үрнәкләре белән таныштыру
3)Эш тәртибе белән танышу
4)Балаларның аңлауларын тикшерү
5)Физ минутка
6)Кайчы белән эшләү кагыйдәләрен, кисү, ябыштыру алымнарын искә төшерү
7)Балаларның эшләре.
3. Йомгаклау өлеше.
Балаларның эшләреннән күргәзмә.
Шөгыль барышы.
Урыннарыбызга матур итеп утырабыз. Без сезнең белән кисеп ябыштыру шөгыленә әзерләндек.
-Балалар, карагыз әле безгә кунакка нинди матур курчаклар килгәннәр. Бу курчаклар нинди киемнәр кигәннәр?
-Татар халык киемнәре кигәннр.
-Бу курчаклар безгә татар халык киемнәрен күрсәтергә килгәннәр.
-Кем сөйләп күрсәтер икән, нәрсәләр кигәннәр алар?(бер бала чыгып сөйли).
-Кыз курчак башына калфак, өстенә күлмәк, аягына читек кигән.
-Малай курчак башына түбәтәй, өстенә күлмәк белән камзол, аягына читек кигән.
-Бик дөрес, рәхмәт сезгә балалар. Карагыз әле, аларның киемнәре матур итеп төрле бизәкләр белән чигелгән.
— Әйдәгез әле искә төшерик татар халкының милли киемнәрен бизәү өчен кулланыла торган нинди бизәкләрне беләбез? (лалә, ак чәчәк, кыңгырау, йөрәксыман).
— Менә мин сезгә яңа төр бизәкләр алып килдем. Бу бизәкләр бер-берсе эченә куеп бизәү дип атала. Зуррак бизәк өстенә кечкенәрәк бизәк урнаштырыла.
-Балалар, без сезнең белән бүген татар халкының милли киемнәреннән берсе — читек бизәрбез. Читек элек-электән татар халкының күркәм киемнәреннән саналган. Аларны тегү өчен осталар иң яхшы тиреләрне сайлап алып теккәннәр, төрле ачык төсләрдә бизәкләр төшергәннәр. Чәчәкләрнең төп бизәкләре чәчәкләрдән һәм бизәкләрдән торган.
Хәзерге вакытта читекләрне Татарстанның Арча районында тегәләр. Анда читекләр тегүче фабрика эшли.
-Читек өч өлештән тора. Балтыры, алгы һәм арткы өлешләре. Бизәкләр дә нәкъ шул урыннарда төшерелә.
-Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз, эш тәртибе белән танышабыз.
— Иң беренче йөрәкләр кисәбез. Моның өчен квадратны икегә бөклибез, бөкләнгән урынны бармаклар белән тигезлибез. Кәгазьне сул кулга, кайчыны уң кулга тотабыз. Бөкләнгән ягыннан йөрәкнең түгәрәк өлешен астан өскә таба кисәбез. Хәзер икенче йөрәкне кисәбез, ләкин кечерәк итеп. Менә безнең балтыр бизәү өчен бизәгебез әзер. Алга таба алгы һәм арткы өлешләренә бизәк әзерлибез. Моның өчен турыпочмаклыкны икегә бөклибез. Бөкләнгән урыннан элементны кисеп алабыз. Киселгән элементларыбызны читеккә урнаштырабыз.
Ял минуты.
-Йөрәкне кисү өчен кәгазьне нишләтәбез?
-Икегә бөклибез.
-Әйдәгез әле кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерәбез.
1. Кайчыны тоткычыннан гына тотып кисәргә.
2. Иптшеңә кайчы белән төртмәскә.
3. Кайчы белән уйнарга ярамый.
-Хәзер эшне башлыйбыз. Башта барлык элементларыбызны кисәбез, аннан соң бизәк төзибез һәм ябыштырабыз. Күргәзмә ясыйбыз, чиста-пөхтә эшләнгән эшләрне сайлап алабыз.(Балалар эшлиләр).
-Эшләрне тәмамлыйбыз. Өстәлләребезне тәртипкә китерәбез.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/41825-chitek-biz
Конспект “Татар халкының милли киемнәре белән танышу” (мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү һәм кисеп-ябыштыру буенча интеграль шөгыль конспекты) | План-конспект занятия (подготовительная группа) на тему:
I квалификацион категорияле тәрбияче
Нурутдинова Зимфирә Солтан кызы
Татарстан Республикасы Норлат шәһәре
МББМАУ 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы
Конспект “Татар халкының милли киемнәре белән танышу”
(мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү һәм кисеп-ябыштыру буенча интеграль шөгыль конспекты)
Максат:
1.Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү,милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру;
2.Милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Тәрбия бурычы:
Татар халкының милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү.
Әдәплек кагыйдәләре тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Белем бирү бурычы:
Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.Фикер сәләтен үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү һәм кисеп-ябыштыру.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, физик тәрбия, сәләмәтлек, иҗади сәнгать, матур әдәбият, сәнгати-эстетик үсеш.
Методик алымнар hәм чаралар: сүзле -хәрәхәтле уен, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү җырлы уеннар уйнау.
Сүзлек: далия чәчәге, өчьяфрак ,тукранбаш
Җиһазлау: аудиоязма тыңлау, балалар санынча алъяпкыч,түбәтәй, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре,татар халкының милли киемнәрен слайдларда күрсәтеп бару.
Алдан үткәрелгән эш: милли киемнәр турында әнгәмә, күрсәтмә һәм таратма материаллар, уеннар.
Эшчәнлек төзелеше:
Кереш.
Психологик көйләү.
Сөенеч мизгеле.
Үстерешле диалог.
Слайдлар карау
Балалар сөйләме.
Җырлы- биюле уен “Түбәтәй ”
Кисеп -ябыштыру эше.
Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
1.
Кереш.Тәфтиләү (татар халык көе). җыры яңгырый. Балалар көй астында, кулга-кул тотышып, төркем бүлмәсенә керәләр.
-Балалар, безгә бүген Айсылу белән Гали исемле курчаклар кунакка килгәннәр. Әйдәгез,әле алар белән исәнләшик ( исәнләшү). Без дә кулга -кул тотынышып бер-беребезгә үзебезнең сәламебезне ,җылыбызны бүләк итик эле.
-Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы китте кулларга,
Рәхәт булды дусларга
2.Төп өлеш.
Тәрбияче:-Балалар хәлләрегез ничек?(бик әйбәт,шәп,рәхмәт)
-Минем дә,балалар хәлләрем бик әйбәт,әйдәгез дәресебезне башлыйбыз.
Мендәрләргә утырыгыз әле (идәнгә мендәрләр куярга һәм утырырга )
-Балалар, карагыз әле, безгә кунакка Айсылу белән Гали ничек матур итеп киенеп килгәннәр.Аларның кигән киемнәре татар халкының бизәкләре белән бизәлгән. Без дә сезнең белән бүген татар халкының милли киемнәрен искә төшереп үтәрбез.
Игътибар белән карагыз әле.(слайдлар карау)
-Бу татар хатын-кызлары кия торган күлмәк.
— Бергәләп кабатлыйк әле.( күлмәк). Ул төрле бизәкләр белән бизәкләнә. Безнең әбиләребез күлмәк изүенә, итәк очына,төрле ситсы кисәкчәләре теккәннәр.
-Ә менә монысы Камзул (кабатлау). Ул озын яки кыска, җиңсезбула. Хатын-кызлар камзулларын бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр.
— Камзулны ирләрдә кигән. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигәннәр.Безнең ирләрнең камзулларын кара төстәге, ә әби-апаларыбыз яшел төстәге бәрхеттән теккәннәр. Хәзер без аларны җилет дип йөртәбез.
-Ә менә монысы, балалар, алъяпкыч. (кабатлау) Аны хатын-кызларыбыз киеп йөргән. Алъяпкычны төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр.
— Ә менә монысы нәрсә балалар?(Дөрес ,калфак.) Калфаклар да төрле була икән балалар. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстенә шәл яулык ябылган. Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны матур итеп чиккәннәр.Айсылу курчакта бүген нинди матур калфак киеп килгән.
Тәрбияче: шагыйр Л.Леронда «Татар баласы» дигән бик матур шигырь язган, тыңлагыз эле.
Калфак кигән кыз баланыңБагып алчы йөзенә,
Нинди гүзәл татар кызы,
Күз тимәсен үзенә.
-Балалар, карагыз әле, ә менә бу баш киеме сезгә барыгызгада таныштыр дип уйлыйм..
-Нәрсә ул?(Түбәтәй)
-Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Бу түбәтәй, аны кәләпүш дип тә йөртәләр. Ул безнең әтиләребез, бабаларыбыз яратып кия торган баш киеме.
-Түбәтәй матур бизәлгәнме балалар?
-Әйе, бик матур бизәлгән. Кырыйларына матур бизәкләр урнаштырганнар. Гали курчакныңда түбәтәе бик матур.
Тәрбияче:
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә.
Нинди матур татар улы,
Күз тимәсен үзенә.
-Балалар, татар халкы элек-электән матур итеп киенә дә белгән, матур итеп бәйрәмнәр дә үткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле уза торган булган. Алар иң матур киемнәрен киеп барганнар.Биегәннәр. җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар.Балалар бездә сезнең белән татар халкының матур киемнәрен киеп аулак өй уздырдык. Аулак өйләрдә яратып уйный торган уеннарны уйнадык,биедек.
Ул Җырлы-биюле уен”Түбәтәй”
-Булды, балалар, әзрәк ял итептә алдык.
— Балалар без сезнең белән бүген татар халкының нинди киемнәре белән таныштык әле ?Әйе,милли киемнәре белән таныштык. (Күлмәк, камзул, күлмәк белән ыштан, алъяпкыч, калфак, түбәтәй).
-Балалар, әйдәгез без үзебезнең кунакларыбыз Гали белән Айсылуга ясап матур алъяпкыч,түбәтәй бүләк итәбез.(утырабыз ).Менә сезгә татар халкының милли бизәкләре : ләлә чәчәге, далия чәчәге, өчьяфрак ,тукранбаш мотивлары, чәчәк яфраклары . Шул бизәкләрне матур итеп алъяпкыч белән түбәтәйгә ябыштырабыз («Ай былбылым»көе астында).
-Булдырдыгыз, балалар, сез түбәтәйне,алъяпкычны матур итеп милли бизәкләр белән бизәдегез. Әйдәгез аларны Айсылуга,Галигә бүләк итик.
-Балалар, сезнең алъяпкычларыгыз һәм түбәтәегез бик ошады аларга . Сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр һәм сезнең белән саубуллашалар. Балалар, сезгә эшчәнлектә нәрсә ошады? (балалар җавабы).Шуның белән безнең дәрес тәмам.