cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Инша кеше уз язмышына узе хужа: Кеше үз язмышына үзе хуҗа

Содержание

Кеше үз язмышына үзе хуҗа

Яз­мыш ке­ше­не бик күп сы­нау­лар би­реп сы­ный. Һәр­кем­нең үз их­ты­я­ры — кем­дер яз­мы­шы­на буй­сы­нып яши, кем­дер аны үз­гәр­тер­гә ты­ры­ша. Яз­мыш­ка буй­сы­ну — ди­мәк чит­тән күп фак­тор­лар­га бәй­ле бу­лып, тор­мыш агы­мы­на ия­рү. Яз­мы­шың бе­лән үзең ида­рә итү — ди­мәк үз эшең­не, үз юлың­ны та­бып, үз те­лә­ге­ңә ире­шү ди­гән сүз.

Зи­рек­ле ке­ше­се Ай­рат Га­бет­ди­нов бе­лән без оч­рак­лы рә­веш­тә та­ныш­тык: та­ныш­ла­рым Яңа Чиш­мә­дә­ге «П­чел­ка» ки­бе­тен­нән юкә ба­лы (сал­кын ти­ю­дән) са­тып алыр­га ки­ңәш ит­те­ләр. Без­не ел­ма­еп тор­ган ир-ат кар­шы ал­ды. «Бу ва­кыт­та ки­бет­кә ке­рү­че­ләр си­рәк, ул ни­гез­дә про­фес­си­о­на­ллар һәм һә­вәс­кәр умар­та­чы­лар өчен мах­сус­лаш­кан. Кыш­ка алар, ка­гый­дә бу­ла­рак, ки­рәк­ле әй­бер­ләр­не туп­лап бе­тер­де­ләр. Шун­лык­тан ки­бет кыш­кы чор­да да­и­ми эш­лә­ми», — ди­де ул.

Гәп­лә­шеп ал­гач, Ай­рат­ның сәү­дә бе­лән әле күп­тән тү­гел ге­нә шөн­гыль­лә­нә баш­ла­вы ачык­лан­ды. Ике ел­лап эл­гә­ре­рәк ул үзен са­ту­чы ро­лен­дә күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­ма­ган, ул про­фес­си­о­наль сле­сарь, озак ел­лар «Я­маш­нефть»­тә эш­лә­гән, эшен­нән, хез­мәт ха­кын­нан (биш ке­ше­дән тор­ган га­и­лә­гә ул бер­кай­чан да ар­тык бу­ла ал­мый: ха­ты­ны, өч ба­ла­сы, йорт-җир­е, мал-ту­а­ры — бар да фи­нанс чы­гым­на­ры со­рый) ка­нә­гать бул­ган. Бар да әй­бәт ке­нә бар­ган. Сә­ла­мәт­ле­ге бе­раз бор­чып тор­са да, Ай­рат аңа игъ­ти­бар ит­мә­гән, авыр­тыр да узар әле, дип уй­ла­ган. Ә авы­ру кө­чәя ге­нә бар­ган, бу ва­кыт­та исә аңа әле 40 яшь ке­нә бу­ла. Озак­ка су­зыл­ган дә­ва­ла­ну­лар, тер­нәк­лә­нү чо­рын­да Ай­рат­ның янә­шә­сен­дә га­и­лә­се, ту­ган­на­ры, дус­ла­ры бул­ган. Һәр­кем бул­ды­ра ал­ган­ча аңа фи­зик һәм ру­хи яр­дәм күр­сәт­кән. Ай­рат үзе дә хол­кы бе­лән оп­ти­мист ке­ше. Те­ле­ви­зор ка­рап ди­ван­да яту­ны үзе­нә га­дәт итеп ал­мый. Дус­ты­ның, про­фес­си­о­наль умар­та­чы Сер­гей ки­ңә­ше бе­лән «у­мар­та кор­ты те­ра­пи­я­сен» ка­бул итә баш­лый, бу бик үк рә­хәт про­це­ду­ра тү­гел, шу­лай да аңа си­хә­те ти­гән. Олы улы Ка­мил бе­лән алар Сер­гей­ның умар­та­лы­гын­да еш бу­ла­лар, бул­ды­ра ал­ган­ча аңа бу­лы­ша­лар, эш­нең неч­кә­лек­лә­ре­нә өй­рә­нә­ләр.

Язын исә Га­бет­ди­нов­лар бак­ча­сын­да умар­та оя­ла­ры пәй­да бу­ла. Бик үк авыр бул­ма­са да, эше күп, күп ва­кыт һәм тиз ара­да эш­ләү­не та­ләп итә.Ял­гы­зы гы­на бу эш­не баш­ка­ру Ай­рат­ның кө­чен­нән кил­мәс иде, әм­ма аның янә­шә­сен­дә яр­дәм­че­лә­ре — ба­ла­ла­ры бар. Ай­рат бак­ча­да бул­ган кы­зык хәл­ләр ту­рын­да ис­кә алып үт­те: бер­ва­кыт ул кы­зы Ка­ми­лә­гә бал корт­ла­ры­на су ку­яр­га куш­кан, ә кыз исә яр­ты чи­ләк су алып чык­кан. Тиз­дән кеч­ке­нә Сә­ри­я­се дә бу­лы­ша баш­лар, әле­гә ул умар­та оя­ла­ры ар­тын­да ка­чыш­лы уе­ны уй­нау бе­лән мәш­гуль.

Умар­та­чы­лык бе­лән шө­гыль­лә­нү өчен ки­рәк-ярак­лар­ны, мах­сус җай­лан­ма­лар­ны баш­та­гы ва­кыт­лар­да дус­ты би­реп тор­ган. Ә ан­нан соң кә­рәз, ра­ма, сак­ла­гыч кос­тюм һ.б. ки­рәк­ле әй­бер­ләр­не ка­ян алыр­га ди­гән со­рау ту­ган. Ра­йон­да ан­дый ки­бет юк, ә Чис­тай­га гел йө­реп бул­мый. Шу­лай итеп әле­гә ка­дәр бер­кем дә үз өс­те­нә йөк­лә­мә­гән эш­не — ки­бет ачар­га ка­рар кыл­ган­нар: ра­йон­да­гы умар­та­чы­лар­га да ях­шы бу­ла­чак, үзе­нә дә умар­та­чы­лык бе­лән шө­гыль­лә­нү­че ке­ше­ләр бе­лән та­ны­шыр­га, ара­ла­шыр­га мөм­кин­лек ту­а­чак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

«Кеше үз язмышына үзе хуҗа» — 4 Мая 2008 — Дневник

                                                                         Кеше үз язмышына үзе хуҗа.

 

      Кара  һәм ак. Шушы капма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсең лә, синең гомерең — каралы-аклы полоса. Беркем дә бу дөньяда гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына яшәми, чөнки барыбер ул ак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе — сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора. Гаяз Исхакыйның “Көз” повесте нигезендә нәкъ менә шул фикер ята. Әлеге әсәрне мин бик кызыксынып укыдым, геройларның уй-кичерешләрен күңелемнән үткәрдем.

 

    Повестьта Гөлсем һәм Нәфисә — төп геройлар. Кызлар икесе дә чибәр, тырыш, белемле, тәртипле, ә иң мөһиме: аларның эчке дөньялары матур. Әйе, мондый “алтын” кебек кызларга гаилә төзеп, бәхетле тормышка куанып һәм шатланып кына яшәргә дә яшәргә. Кызганычка каршы, тормыш андый җиңел нәрсә түгел шул… Дөньяда бәхетле яшәү өчен көрәшергә туры килә. Билгеле, ул юл җиңел түгел. Нәкъ менә шундый авырлыклар белән Гөлсем һәм Нәфисәгә очрашырга туры килә.

 

     Гөлсем — мирза кызы. Кечкенә чагында әнисе үлә. Аның тәрбиясе белән апасы шөгыльләнә. Апасы аны рус мәктәбенә бирә. Гөлсем русча укый, дуслары белән русча аралаша. Әбисенә кунакка кайткач, Гөлсем үзен башкача хис итә, ләкин аңа боларның барысы да таныш була. Ураза ае башлангач, ул әбисе һәм кызлар белән ураза тота, намаз укый. Гөлсемгә бу бик тә ошый, ләкин ураза тотканын, догалар укыганын апасы белә һәм аны алып китә.

 

…Шигырь бәйрәмендә Гөлсем Пашаны очрата, һәм алар бер-берсенә гашыйк булалар. Ләкин, кызганычка каршы, моңа да Гөлсемнең апасы каршы килә, аларны аерыр өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Апасы Гөлсемне акча өчен сатарга тели. Гөлсем бу турыда белә, ләкин апасына әйтә алмый: аның моңа көче җитми. Минемчә, бу Гөлсемнең йомшак күңелле булуын һәм кешеләрне, нинди генә начарлыклар эшләсәләр дә, гафу итә алу сәләтен күрсәтә. Нәкъ менә шул вакытта ул үзенең ялгыз калганын тоя һәм  әнисен — иң яраткан кешесен күз алдына китерә. Әнисе аңа авыр минутларда булышыр һәм кирәк вакытларда терәк була алыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул инде юк… Минемчә, Гөлсемнең үз фикерен әйтә алмавына аның ике мохит, ике милләт арасында буталып калуы сәбәпче була. Ягъни Гөлсемгә кечкенә вакыттан ук берьяклы  гына тәрбия бирелмәве менә шушы нәтиҗәгә китерә. Шушы тәрбия, үз гореф-гадәтләреңнән аерыла бару, икенче тәртипләргә һәм мохиткә кереп бетмәү, кызны ныклы характерсыз, ихтыярсыз итеп формалаштыра. Шунлыктан кыз үз бәхете өчен көрәшә дә алмый, апасына да каршы чыкмый. Нәтиҗәдә, сөйгәнен — иң зур мәхәббәтен югалта һәм гомерен хәсрәт-кайгыда уздырырга мәҗбүр була.

 

     Ә Нәфисә исә Гөлсемнең капма-каршысы. Ул кечкенә вакытыннан ук дини тәрбия ала, мөселманча укый, фикерен кыю әйтә. Хәлил белән танышкач, аның хәтта күзләре “янып” китә. Әтисе аның Хәлил белән йөрүенә каршы килә. Нәфисә, күп газаплар чигеп булса да, барыбер үз бәхетенә ирешә. Азактан әти-әниләре кызның фикере, аның тормыш юлы белән килешәләр. Нәфисәгә күңеле кушканны, үзе дөрес дип тапканны эшләү ныклык бирә. Ул иң авыр, иң хәлиткеч вакытларда Коръәнгә, изге догаларга мөрәҗәгать итә. Бары тик шушы дини тәрбия, дини мохит Нәфисәне һәм аның гаиләсен бәхетле итә.

 

    Хәзерге вакытта күп парлар өйләнешәләр һәм бәхетле яшәргә сүз бирәләр. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә проблемалар башлангач, бик тиз аерылышалар. Әйе, сүз дә юк, проблемалар һәр гаиләдә дә була (бәлкем, ул Нәфисә гаиләсендә дә булгандыр), ә бит авырлыклар килеп чыгу белән аерылышырга димәгән… Минемчә, нәкъ менә шушы вакытларда дини тәрбия парларны, алар арасындагы мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки ул кешедә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли. Нәфисәнең шундый тәрбия алуы аңа иң зур бәхет — тату гаилә бәхете бүләк итә. Ә нишләп соң тормыш Гөлсемгә карата аяусыз? Ни өчен бар кеше дә дөньяда гел бәхеттә, шатлыкта гына яшәми? Әйе, Гөлсем дә намаз һәм догалар укый башлаган иде, ләкин бу изге юлдан аны апасы читләштерә. Ә нигә соң Гөлсем үз бәхете өчен Нәфисә кебек көрәшми? Беренчедән, аңа терәк була алырлык һәм ярдәм итә алырлык кешесе булмый, ә икенчедән, аның инде көрәшер өчен көче дә калмый.

 

Әсәрне укыгач, мин шундый фикергә килдем: нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды… һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!”   Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Материал по теме: Сочинение «Бәхетле булу өчен нишләргә?»

Инша

Бәхетле булу өчен нишләргә?

                                                                 Ни син, бәхет?

                                                                 Бер мине генә мени        

                                                                 Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.

                                                                 Гомер буе бер таң көткән кеше,

                                                                 Гомер буе аңа таң атмаган.

                                                                  И. Ихсанова.

     Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр өмет, ышаныч озатып бара. Заманага гына сылтарга ярамый, замана бәхетле-бәхетсез була алмый. Бары кеше генә. Кеше бәхетсезлегеннән тәм табып, кемнеңдер күңелләрен рәнҗетмибез микән? Ходай биргән сынауларны лаеклы үтибез микән? Бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?    

     Кара  һәм ак. Шушы капма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсең лә, синең гомерең — каралы-аклы полоса. Беркем дә бу дөньяда гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына яшәми, чөнки барыбер ул ак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе — сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора.

         Хәзерге вакытта күп парлар өйләнешәләр һәм бәхетле яшәргә сүз бирәләр. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә проблемалар башлангач, бик тиз аерылышалар. Әйе, сүз дә юк, проблемалар һәр гаиләдә дә булла, ә бит авырлыклар килеп чыгу белән аерылышырга димәгән… Минемчә, нәкъ менә шушы вакытларда дини тәрбия парларны, алар арасындагы мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки ул кешедә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли.

    Бәхетле булыр өчен, нишләргә? …  Нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды… һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!”   Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Лукина Л.Н.- башлангыч сыйныф укытучысы

     

Классный час (7 класс) по теме: Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый.

                   Һәр кеше  үз язмышын үзе сайлый.

                                  (Сыйныф сәгате.)

Тема: Һәр кеше  үз язмышын үзе сайлый.

Максат:

1. Укучыларны сәламәт тормыш алып барырга.

2. Исәнлекләрен сакларга чакыру.

3.Зарарлы гадәтләрне кисәтү, татар халкына хас булган әхлак сыйфатларын тәрбияләү.
         Җиһазлау:

1. Плакатлар ;

2. Компьютер ;

3. Презентация ;

4.”Мәгариф” журналлары.

Укытучы: Исәнмесез,укучылар. Мин бүгенге дәресне татар драматургы К.Тинчурин сүзләре белән башлап китәргә телим. “Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш.Дөнья матур,якты.Тик шул матурлык , яктылык белән файдалана белергә кирәк.” Ләкин менә шушы матурлыкны күрә белү өчен кеше сәламәт булырга тиеш. Саулык — зур байлык, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәдән мәхрум. Сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк -омтылышларына ирешә, тормыштан канәгатьлелек ала. Без үзебезгә ходай тарафыннан бирелгән байлыкны сакларга тиешбез.

          Ләкин бүгенге көндә , җанны шомландырып,авыр булган заман гаме биләп ала. Сез һәм сезнең яшьтәшләрегез -15-16 яшьлек егетләр-кызлар-бүген ымсындыргыч төсләргә буялган куәтле бозыклык дөньясы белән янәшә яшисез. Татарларны гасырлар буе ислам дине һәм әхлагыбыз саклап килгән. Әхлак ул —кешенең матурлыгы,күңел сафлыгы. Бары тик күңеле саф, матур булган кеше ген чынлыкта сәламәт була.

Укытучы:

Кеше өчен иң әүвәле-намус,дигән,
Намусыңны сатып итмә табыш ,дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул- явыз,дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе —гакыл,дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр ,дигән.
Гакылсызда намус та юк,иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатар,дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе-әдәп,дигән,
Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп,дигән:
Әдәпсездә бәхет тә юк,тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.
Дүртенче иң кыйммәтлесе-күңел,дигән,
Күңеле бозык кеше-кеше түгел ,дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә,үлеп җиргә күмел,дигән.
Бишенче иң кыйммәтлесе-сабыр,дигән.
Сабыр кеше зур бәхетләр табар ,дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр,дигән.

Укытучы: Бу сүзләр гади сүзләр генә түгел.Тормыш ,яшәү рәвеше белән расланган сүзләр,алтын сүзләр.

Укытучы: Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

Укучы: Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар —  сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Ә даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.

Укытучы: Тагын нәрсә эшләргә тиеш?

Укучы: Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.

    Укучы: Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга, тешләрне һәр көнне ике тапкыр  юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. (Кагыйдәләр слайдлар белән экранда языла бара.) 

Укучы: Баш дүрт очракта авырта: күп йокласаң, бер дә йокламасаң, артыгын ашасаң яки күп су эчсәң.

Укытучы: Бик дөрес. Сәламәтлек… Сәламәт булыр өчен  барысы да тырыша: файдалы яшелчәләр ашый, ял итә , саф һавада йөри, физик күнегүләр ясый. Хәзерге вакытта сәламәтлегебез какшый башласа, без  үзебезне  табиблар кулына тапшырабыз. Аларның безне ничек дәвалаулары да кызыксындырмый,  ә кайбер вакытта терелүбез дә ихтимал.

     Минем бер танышым сәламәтлеге өчен бик кайгыра. Аңа 68 яшь булса да, ул иртән торып бер йотым су гына эчеп, физик күнегүләр ясый, аннан җиңелчә генә ризыклар белән тукланып, бер-ике сәгәтькә урамга чыгып һава  сулап  керә, ә кайбер вакытта файдалы үләннәр эчеп, үзен формада тотарга  тырыша. Җәй җитүгә ул бакчага  китә. Анда  сәламәт булыр  өчен барысы  да туры  килә.  Кыш  көне чаңгыда шуа, җәй җитсә  йөгерә. Шулай итеп, сәламәтлеге өчен тырыша.

      ”Сәламәт булыр  өчен  дарулар эчеп  кенә түгел,  ә үзеңнең дә тырышлы-гың күп кирәк “ дип  киңәш  итә кайбер  вакытта  табиплар  да. Һәм мин моның белән  тулысынча  килешәм.

       Хәзер сәламәтлеккә химик заводлар дә тәэсир итә. Заводлардан чыкка катдыклар  суга  бушатыла,  химик агулар һавага чыга .  Ә без шул суны эчәбез, шул һаваны сулыбыз.

        Сәламәтлек турында бик күп сөйләп тә, язып та була. Тик без үзебезне дөрес кайгырта гына белмибез.

        Сәламәтлек — ул зур байлык!..

     Укытучы: Без сәламәтлек, чисталык, пөхтәлек турында мәкаль һәм әйтемнәр дә беләбез. (Укучылар чиратлашып сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәр әйтәләр. Мәкальләр слайдлар белән экранда языла бара.)

    Укучы: Байлык бер айлык, саулык гомерлек.

    Укучы: Байлыкның башы – сәламәтлек.

    Укучы: Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет —  сәламәтлек.

    Укучы: Таза булсаң таш та ярып була. 

    Укучы: Чисталык — сәламәтлек нигезе.

    Укучы: Күлмәкне яңа чагында, сәламәтлекне яшьтән сакла!            

    Укучы: Йогышлы авырулардан саклан!

    Укучы: Бездә шапшакларга урын юк.

    Укучы:  Көндәлек режимны үтәгез!

    Укучы: Саулыкны сатып алып булмый.

    Укучы: Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

      Укытучы: Алда безне “Шәхси гигиена” тукталышы көтә.  Бу тукталышта чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.

Укытучы: Һаман йөгерә, бер дә армый, аннан башка тереклек тә тора алмый.

Укучы: Су

Укытучы:Үзе шома, хуш исле күбеккә күмә, я кайсыгыз әйтә, аны кем белә? Сабын.

         Укытучы:Кирәк була мунчада, минем исемем … . 

         Укучы: Мунчала

          Укытучы: Битне, кулны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.

          Укучы: Сөлге.

          Укытучы: Үзе тешле, ләкин тешләми, ул нәрсә?

          Укучы: Тарак.

          Укытучы: Бик дөрес, укучылар.  Әйе , без сәламәтлек зур хәзинә дидек. Ләкин без ул хәзинәдән дөрес файдаланабызмы икән ? Әллә инде сәламәтлегебезне югалткач кына аны кире кайтарырга тырышабызмы? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик эле. Һәр сигарет тәмәке тартучының гомерен 8-15 минутка кыскарта. Алар арасында, башка кешеләргә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар — 2-3 мәртәбә, үпкә рагы белн — 15- 30, стенокардия белән авыручылар 13 мәртәбә күбрәк очрый. Шулай ук алар арасында инфаркт — 12 мәртәбә, ашказаны-эчәк авырулары белән авыручылар 10 мәртәбә күбрәк була. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә тын юллары кысыла, шул сәбәпле тын алу кыенлаша, алга таба үпкәдә — туберкулез һәм рак авыруы, кан юллары кысылып, аякта гангрена башланырга мөмкин.
Тәмәке тарту һәм эчкечелек — зарарлы гадәтләр. Алар кеше  организмның мөһим әгъзаларын зарарлый. Эчкән алкогольнең  89%ын — ашказанының лайлалы тышчасы, башка өлешен эчәгеләр үзенә сеңдерә. Исерткеч эчемлек барыннан да бигрәк баш миенә тискәре тәэсир итә. Хәмер эчкәч, бер сәгать узганнан соң, концентрациясе кан плазмасына һәм кызыл шарчыкларга үтеп керә.Организмдагы башка биологик сыеклыкларда да ул уз “урынын”таба. Исерткеч эчемлек кешенең иң мөһим әгъзаларында  — баш миендә, бавырда, йөрәктә, ашказанында һ.б. 28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана. Алкоголь кеше психикасына да нык тәэсир итә . Шул сәбәпле ул төрле җинаятьләр эшлүгә этәрә, исерек кеше имгәнүләргә дә дучар була. Тәмәке тартучы кеше уз организмын гына түгел, бәлки әйләнә тирәдәгеләрне дә  агулый. Бер папирос төтенендә егермегә якын агулы матдәләр була, шуларның иң көчлесе —никотин. Биш папиросның никотины — кроликны, йөз папиросныкы атны үтерә. Тәмәке тартучының организмы никотинга әкренләп күнегә,әмма  моңа карап аның зарарлы тәэсире кимеми. Тәмәке тартканда организмны нык какшата һәм үлемгә алып бара торган агулы  матдәләр эчкә суырыла. Шуңа күрә тәмәке тартучылар еш үпкә авыруларыннан интегәләр, никотин баш мие һәм башка органнарның эшчәнлеген боза, газаплы рак авыруына китерә. Тәмәке организмның иртә, вакытыннан элек картаюына китерә. Тәмәке тартучының йөзе җыерчыклана, бармак һәм тешләре саргая, организмы какшый һәм хәлсезләнә, тартучы кеше үзен начар хис итә. Тәмәке төтененә тәмәке тартмаучылар аеруча сизгер. Тәмәке тарту һәм аның исе генә дә балалар өчен гадәттән тыш зарарлы. Димәк, тәмәке төтене тартучылар өчен генә түгел, алар янында торучыларның организмына да зыян китерә. Тәмәке тарткан һәр 10 кешенең берсе генә өлкән яшькә  җитәргә мөмкин.Дөньяда 1,1 млрд. кеше тәмәке тарта.

        Укытучы: Наркоман ни дәрәҗәдә куркыныч?

        Укучы: Бик куркыныч.

        Укытучы: Беренчедән, наркотик матдәләр куллана башлау чорында кайда да булса эшләсә дә, наркоманның хезмәт җитештерүчәнлеге түбән була, чөнки ул бары тик наркотик матдә табу турында гына уйлый.
Икенчедән, наркоманнар, бәхетсезлек, һәлакәт, җинаять, әйберләрне вату-җимерү чыганагы буларак, җәмгыятъкә  матди һәм әхлакый зыян  китерә.
Өченчедән, алар үзләренең гаиләләре, якыннарына түзеп тора алмаслык шартлар тудыра, аларга тыныч яшәргә ирек бирми. Әфьюн белән агуланган кешеләрдән сәламәт бала тумый. Наркотик матдәләр кулланучылар башкаларны да шушы агуны кулланырга тарталар.

          Укытучы:  Күрәсез, тәмәке тарту, эчкечелек, наркоманлык кешенең үзен генә түгел, бәлки башка кешеләргә дә, җәмгыятькә дә зур зыян китерә.  Шуңа күрә начар гадәтләрне үзебезгә алмыйк. Сәламәт булыйк. Үзебезнең сәламәтлекне һәм башкалар сәламәтлеген саклыйк һәм ныгытыйк.

          Укытучы: Хәзер шушы сорауларга җавап бирик әле. Наркотик сату кемгә табыш китерә? Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар?

(укучыларның җаваплары тыңлана).

          Укытучы: Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

          Укучы: Ихтыяр көче, тәвәккәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык тоеп үсәргә, белемгә   тартылырга. Шул  сыйфатларга ия булганда гына наркотик матдәләр белән мавыкмаска мөмкин. 

         Укытучы: Бик дөрес. Тагын фикерләр бармы?

         Укучы:  Кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга. Спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәтләргә тартылмый.  Гаиләдә дуслык булсын, үзара аралашу булсын. Өй, гаилә — балалар өчен терәк.

         Укытучы: Һәр 100 наркоманның берсе генә олыгаю яшенә җитәргә мөмкин.Россиядә12 млн.нан артык наркоман исәпләнә. Таксикомания -наркоманиянең бер төре. Төрле матдәләр кешедә наркотик халәт булдырырга мөмкин һәм аларның барысы да агулы. Кеше психикасына тәэсир итә торган дарулар, көнкүрештә кулланыла торган химия әйберлре һ.б. шундый матдлэрне тәшкил итә. Исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке составындагы никотин да — наркотик матдә. Аларны куллану таксикоманиянең бер төре булып санала.

         Укытучы:  Каршылык,һәркайда каршылык,
                            Алларда-дөреслек,ялгышлык,
                            Уйларда-караңгы,яктылык,
                            Тормышта-явызлык,яхшылык.
       Яшибез ашыгып,ашкынып, дип яза жирле шагыйрбез Роза ана Мәслхова. Ләкин тормыш нинди генә ашкышулы булмасын ,һәр кеше үз язмышын үзе сайлый:

 — я гомерен озайта:
Балаларның шат көлүләрен, милли бәйрәмнәргә бай булган мул икмәкле,иман нуры иңгән тормыш.
— я яшьли үлеп китә:
Никотин , алкоголь, наркотик матдәләр, СПИД ихтыярсыз,  әхлакый яктан сәламәт булмаганнарны юк итү буенча табигый сайланыш.
   Укытучы: Әйе,тормышта юллар бик күп,без дөресен сайлый белергә тиешбез . Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел,юкка түгелдер…
(Жыр башкарыла “Юкка түгел,юкка түгелдер”)

          Укытучы: Укучылар миңа сорауларыгыз бармы?

          Укучы: Юк

          Укытучы: Булмаса дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.

11нче сыйныфта «Кеше китә, истәлеккә ни кала?» темасына инша язу дәресе планы

Тема : Контроль сочинение “Кеше китә, истәлеккә ни кала?”.

  Максат: 1)укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен,  логик  фикерләү һәм  иҗади сәләтне үстерү; 

2) бирелгән тема буенча фикер йөртү сочинениесе язу күнекмәсен үстерү ;

3) кеше гомеренең матурлыгы, алтын икән

   Дәрес тибы – бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Төрле язучыларның эпиграфлары, мәкальләр.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, курсәтү, укытучының сөйләве, укучыларның мөстәкыйль эшләве.

                                  Дәреснең  планы
 I. Оештыру өлеше

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру
II. Актуальләштерү

а) өй эшен тикшерү;

ә) дәрескә кереш.

III.Яңа теманы аңлату

а) дәфтәргә число, теманы яздырту;

ә) кеше гомере турында әңгәмә алып бару.

 V. Өй эше

Иншаны язып бетерергә.
 VI.Йомгаклау.

Дәреснең барышы.

  I.     – Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.


II
. –Укучылар, өй эшенә нәрсә бирелгән иде әле?

( тел галимнәрен кабатлау).

  • Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, сез анда язылган галимнең кайсы өлкәдә, тел өлкәсендә эшләгән хезмәтләре турында язырга тиеш буласыз. 10 мин. вакыт бирелә.

II. — Бүгенге дәресебезне башлыйбыз . Бу дәрес –бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе булачак, укучылар. Бүген “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” дигән темага контроль сочинение язабыз.

Дәфтәргә число яздыру. Контроль сочинение. “Кеше китә, истәлеккә ни кала?”.

III.  – Укучылар, “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” бу җөмләдә нинди мәгънә ята?

(һәрбер кеше бу кыска дөньяда үзеннән соң хәтирәләр калдырырга тиеш)

(яхшы, файдалы)

  • Дөрес, укучылар. Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек… Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел… Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт- шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле.

  • Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул.

  • Укучылар, бүгенге дәрестә менә шушы “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” дигән җөмләнең мәгънәсен ачырга тырышып, тормыш турындагы уйлануларыгызны язасыз.( укыту, дәфтәргә яздырту)
    — Үзегезнең сочинениегызда, эпиграфлар кулланып язарга да мөмкин.
    Мин сезгә менә берничә язучының эпиграфын алып килдем. Бәлки үзегезнең дә бардыр.

  1. Телдән-телгә йөргән хатирәләр,

Халык күңелендә саклана.

Милләтеңә ихлас хезмәт итү-

Гасырларны үтеп хаклана. (Э.Шәрифуллина)

  1. Үткән гомер –аккан су. Татар халык мәкале.

  2. Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт.

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсендә алганда,

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда.

Олы җан булып калганга,

Олы җанлы булганга. Ренат Харис.

  1. Йөз кабат сөртенәм, абынам,

Йөз кабат таянам кешегә.

Йөз кабат кимсәнем, алданам,

Йөз кабат ышанам кешегә.

Йөз кабат читсенәм, шикләнәм,

Йөз кабат кизәнәм кешегә.

Йөз кабат сөенәм, хушланам,

Йөз кабат сокланам кешегә! Г.Афзал

  1. «Гамьсез гомер өчен тумадым мин, ялкынланып яшәү – теләгем…” Ф.Кәрим.

VI.Укучылар, өйгә эш итеп иншаны язып бетерергә.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
 

Язмышын һәркем үзе яза |

Язмышын һәркем үзе яза

13 Апрель, 2014 ел Сайт авторы Караулар: 3 321
Язмыш без дөньяга килгәнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри яисә бомжга әйләнә һәм, чүплекләрдә, вокзалларда кунып, кешеләрдән калган сыныклар белән тукланып яши. Ни өчен шулай? Шушы сорауларга җавап итеп, Әлшәй районының Айдагол авылында булган бер фаҗигале язмыш хакында гәзит укучыларга бәян итәргә булдым.
Әтисе сугыш кырында Мәскәүне саклаган вакытта Фәрит әле тумаган да була. Әтисе яраланып, госпитальдә дәваланганда дөньяга аваз сала ул. Ул инде әзрәк аңлый башлаганда, абыйлары Никифар мәктәбендә укып йөри. Озын кышкы кичләрдә куыксыз лампа яктысында алар дәрескә әзерләнә. Ә Фәрит һәрвакыт аларга комачаулап утыра. Берәр абыйсы шигырь ятлый башласа, Фәрит аңардан алдарак отып ала. Ә беренче сыйныфка кергәндә чатнатып укый да, яза да белә.
Әтиләре сугыштан кайта алмый, “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә килә. Әниләре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша.
1951 елның көзендә Фәрит 4нче сыйныфка укырга керә. Фәрит белән бергә аңардан ике яшькә өлкәнрәк, бер сыйныфта икешәр ел утырган Рәсүл дә 4нче сыйныфка килә. Бу вакытта Фәритнең әнисе Әлфия апа, басу эшләреннән тыш, бригада йортында каравылда да тора.
Беркөн иртән Әлфия апа сөт аертырга китә. Ул вакытта авылда бер генә сепаратор булганга, кем иртә килә, шул тизрәк аерта. Чыгып киткәндә улы Фәритне бригада йортына җибәрә. Фәрит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны аның ат караучы булып эшләүче әтисе калдырып киткән икән. Фәрит килеп керү белән Рәсүл Фәриткә төзи һәм чакмага баса. Әлбәттә, ул мылтыкның корулы булганын белми. Ату тавышы яңгырый… һәм Фәрит идәнгә ава. Рәсүл бик нык курка. Шулай да Әлфия апаны эзләп таба һәм: “Мин бригада йортында Фәритне атып үтердем, барып ал”, — дип әйтә ала. Әнисе килеп кергәндә Фәрит кара канга батып яткан була. Әлфия апа аны күтәреп өенә алып кайта. Тиз генә ат җигеп Никифардан табиб алып киләләр. Табибә Мәрьям апа, Фәритне карагач: “Бер күзе исән булырга тиеш”, — ди һәм Фәритне тиз арада Уфага алып барырга юллама бирә.
Уфада 15 көннән генә Фәрит аңына килә. Озак савыга ул. Декабрьнең соңгы көннәрендә генә кайта ул Айдаголга.  Әлбәттә, укырга бара алмый. Шулай да кыш буена китапларыннан аерылмый. Язын укытучы апалары аны имтиханга чакыра. Имтиханнарны “отлично”га тапшыра Фәрит. Барча укытучы хәйран кала.
Үзен гарип дип санамый Фәрит. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда эшли. Ә икенче елда Уфадагы медицина училищесына укырга керә. Уку җиңел бирелә Фәриткә. Ә менә тормыш шартлары… Әти-әнисе хәлле укучылар михнәт күрми, әлбәттә. Урам да себерә Фәрит, вагон да, баржа да бушата, җәй көннәрендә пионер лагеренда, колхозда эшли.
Фәрит, училищены кызыл дипломга тәмамлап, туган ягына кайта. Башта Мәндән авылы фельдшерлык пунктында эшли, соңыннан Красный Клин авылында шундый ук пункт ача. Бик тырышып эшли. Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында басуларга чыгып, механизаторларга “обход” ясый. Бер ел үтүгә аны Слак участок дәваханәсенә күчерәләр. Сигез ел эшләгәннән соң “баш табиб вазыйфасын башкаручы” итеп куялар.
1970 елның җәендә Фәрит Салават шәһәренә апасы Рузилә янына килә. Апасы белән бер бүлмәдә Мәчетле районыннан Разия исемле бик чибәр кыз яши икән. Күзе төшә бит Фәритнең шул кызга. Апасыннан Разияны үзләренә кунакка алып кайтуын үтенә. Ниһаять, 1971 елның 8 Март бәйрәменә Айдаголга апасы Рузилә белән Разия кайта. Көндез авылда бәйрәм итәләр, ә кичен Разия белән Фәрит Никифар клубына төшәләр. Башта концерт карыйлар, соңыннан бию залына керәләр. Тиңдәшсез биюче дә булып чыга Разия!
Шул көннән башлап аралары ныгый яшьләрнең. Хат язышалар, сирәк кенә очрашалар. Ниһаять, декабрь ахырында Разия Фәритне әти-әнисенә күрсәтә. Алар Фәриттән бик канәгать була. Ә инде 1972 елның салкын гыйнварында Фәрит белән Разия язылышалар. Башта — уллары, соңыннан кызлары туа.
Һәрвакыт югары белем алырга омтылган Фәрит Уфа медицина институтына керергә документлар тапшыра. Ләкин инвалид дип Фәритне институтка кабул итмиләр. Мондый хәл башына күсәк белән суккандай тәэсир итә аңа. Ни өчен инде баш табиб эшен башкарырга ярый, ә сыңар күз белән укырга ярамый, имеш. Фәриткә башын иеп чыгып китүдән башка юл калмый. Нинди мәрхәмәтсезлек! Ун ел фельдшер булып эшләгән һәм нинди зур тәҗрибә туплаган кешегә!
Ул өйгә кайтып керү белән бу хакта хатынына сөйли һәм юлга әзерләнергә куша. Ә бер айдан соң Фәрит һәм аның гаиләсе Караганда вокзалына килеп төшә. Караганда шәһәреннән 400 чакрымдагы Егиндыбулак районына юл тоталар. Әй киң дә соң Казахстан далалары! Барасың, барасың, иге-чиге күренми. Районның баш табибы Фәритне Абай совхозының Токай бүлекчәсенә фельдшерлык пункты ачарга тәгаенли. Аларны К-700 тракторы белән каршы алып, Токайга төнлә алып киләләр. Ә иртән торып, тирә-якка күз салгач, үзләре дә аптырап калалар. Бүлекчәдә нибары 14 йорт булып, аларда урысча юньләп белмәүче казахлар яши. Мине нинди  җәһәннәм читенә алып килдең, дип Разия әзрәк үпкәләп, елап та ала.
Алай да Фәрит бирешми. Фельдшерлык пунктын да ача, урып җыю вакытында ындыр табагын да җитәкли, машина, трактор да йөртә. Шулай көннәр үтә. Яңа елдан соң Фәрит Целиноград авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлык факультетына укырга керә.
Фәрит, яхшы укуы белән  беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, курс старостасы итеп сайлана. Диплом тапшырганда институт ректоры Фәритне аерым мактый һәм уңышлар тели.
Институтка кергәч тә малчылыкка эшкә күчәргә кирәк була. Олы улының да укырга төшәр вакыты җитеп килә. Шуның өчен Фәрит Караганда өлкәсендәге иң зур “Тимертау” совхозын сайлый. Мәктәптә урыс телендә укыталар, Целиноград якын. Тәүдә бүлекчә зоотехнигы булып эшли, бер ел үткәч, май заводы директоры вазыйфасына тәгаенлиләр. Ә Разия төзелештә эшли.
Сиксәненче еллар ахырында Казахстанда да буталышлар башлана. Фәрит озак уйлап тормый, туган ягына кайтып, Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укытучы булып урнаша. Анда беркадәр эшләгәннән соң аны “Правда” колхозына баш зоотехник итеп чакыралар. Шул ук вакытта ул читтән торып Мәскәүдәге Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлады һәм хаклы ялга чыкканчы туган колхозында баш зоотехник вазыйфасын башкарды.
Менә шулай язмышны, миңа калса, һәркем үзе яза. Моның өчен тырышлык кирәк. Әгәр Фәрит ”мин гарип” дип, күңел төшенкелегенә бирелсә, шундый биек үрләр яулый алыр идемени?
Ә инвалидлыкны ул 1995 елда гына алды. Күптән түгел аңа 70 яшь тулды, туганнары, балалары  җыелды, тик 40 ел бергә гомер иткән Разиясы гына күрә алмады бу бәйрәмне. Әлеге көндә Фәрит берүзе дөнья көтә. Тик ялгыз түгел ул. Урамга чыкса, очраган һәр кеше аның белән ихлас исәнләшә, хәл сораша, ихтирам итә.
Фуат МУСИН. Әлшәй районы.

Чыганак: «Кызыл таң» 19.11.2011



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР «ВКОНТАКТЕ» АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.

Намоз Вактлари (Ташкент) | Shosh.uz

2020-й год июль (Ташкентская шахра)

Toshkentdan boshqa shaharlardagi vaqtlar farqi (daqiqa)

Авваль: Чимкент (-1), Канибадам (-5), Ходжанд (-6), Кокон (-7), Джамбул (-7), Наманган (-10), Фаргона (- 10), Маргилон (-10), Андижан (-11), Ош (-14), Джалолобод (-15), Бишкек (-21), Олма-Ота (-21)

Keyin: Бекобод (+4), Туркистон (+4), Джизакс (+6), Гулистон (+7).Денов (+7), Джомбой (+7), Самарканд (+9), Шахрисабз (+10), Каттако’рг (+12), Карши (+12), Нурота (+14), Навои (+19 ), Buxoro (+21), Xiva (+35), Нукус (+42)

Кун Хафта куни Тонг (Сахар) Куёш Пешин Аср Шом (ифтор) Xufton
1 Чоршанба 03:13 04:54 12:27 17:42 20:00 21:41
2 Пайшанба 03:14 04:54 12:27 17:42 20:00 21:40
3 Джума 03:14 04:55 12:27 17:42 20:00 21:40
4 Шанба 03:15 04:55 12:28 17:42 19:59 21:40
5 Якшанба 03:16 04:56 12:28 17:42 19:59 21:39
6 Душанба 03:17 04:57 12:28 17:41 19:59 21:38
7 Сешанба 03:18 04:57 12:28 17:41 19:59 21:38
8 Чоршанба 03:19 04:58 12:28 17:41 19:58 21:37
9 Пайшанба 03:20 04:59 12:28 17:41 19:58 21:36
10 Джума 03:21 04:59 12:28 17:41 19:57 21:36
11 Шанба 03:22 05:00 12:29 17:41 19:57 21:35
12 Якшанба 03:23 05:01 12:29 17:41 19:56 21:34
13 Душанба 03:24 05:02 12:29 17:40 19:56 21:33
14 Сешанба 03:25 05:02 12:29 17:40 19:55 21:32
15 Чоршанба 03:26 05:03 12:29 17:40 19:55 21:31
16 Пайшанба 03:27 05:04 12:29 17:40 19:54 21:30
17 Джума 03:29 05:05 12:29 17:39 19:53 21:29
18 Шанба 03:30 05:06 12:29 17:39 19:53 21:28
19 Якшанба 03:31 05:06 12:29 17:39 19:52 21:27
20 Душанба 03:32 05:07 12:29 17:38 19:51 21:26
21 Сешанба 03:34 05:08 12:29 17:38 19:50 21:25
22 Чоршанба 03:35 05:09 12:30 17:37 19:50 21:24
23 Пайшанба 03:36 05:10 12:30 17:37 19:49 21:22
24 Джума 03:37 05:11 12:30 17:36 19:48 21:21
25 Шанба 03:39 05:12 12:30 17:36 19:47 21:20
26 Якшанба 03:40 05:13 12:30 17:35 19:46 21:18
27 Душанба 03:41 05:14 12:30 17:35 19:45 21:17
28 Сешанба 03:43 05:15 12:30 17:34 19:44 21:16
29 Чоршанба 03:44 05:16 12:30 17:34 19:43 21:14
30 Пайшанба 03:45 05:16 12:29 17:33 19:42 21:13
31 Джума 03:47 05:17 12:29 17:32 19:41 21:11

китобининг «Мэн Хам Намоз Оскийман» pdf talqini

Kalit so‘zlar: намоз, vaqt, намоз vaqti, намоз vaqtlari, намоз vaqt, намоз vakt, бомдод, пешин, аср, шом, шуфтон, таквим

,

bo‘sh ish o‘rinlari OLX.uz Toshkent e‘lonlar taxtasida

Рабоа

дан 1 500 000 сум… гача 2 500 000 сум

Тошкент, Юнусабад Тумани Bugun 16:42 Дойми бандлик Тоглик Ставкада бандлик

.
Факат Кизлар Учун: Севгингизни Мустахкамлаш Сирлари

Севги-мухаббат абстракция тушунча боиб, аста-секинлик билан йоксуд птичанига кириб келадиган рухий джарайон хисобланади. Мухаббат севган инсони билан йокимли хайотга карашларнинг, кызыкишларнинг, его умумилиги ва бутун умрига иттифоклик бахш этадиган шодлик билан ифодаланади.

Шаркда севини изжор этиш ко’прок милий урф-одат ва тушунчалар билан бог’лик бо’лади. O’zbek ayollari o’zining ibosi, hayosi, samimiyligi, kamsuqumligi bilan ajralib turadi.Shu nuqtai nazardan, quyida qizlarimizning hayoti davomida o’z juftlarini topishida nimalarga e’tibor qilishlari kerakligi xususida so’z yuritamiz.

Doimo hushmuomala, kamgap, samimiy va sabrli bo’ling. Кишини о’зига чорлайдиган хасн — тильдан чикадиган со зларнинг мансидир. Hayotingiz mobaynida o’zingizdan-da so’zingiz yoqimli bo’lsin. Ко’прок адабий тильда гапчиришга ​​одатланинг. Йигит киши ширин со’зга шайдо бо’лади, буни унтманг. Odamlardan, xususan, o’zingiz yoqtirgan kishingizdan o’zingizni ustun qo’ymang.Хеч чачон ота-онангиз мансабини унинг ойла а’золари мансаби билан таккосламанг.
Tashqi qiyofaning go’zalligiga emas, qalbning pokligiga e’tiborli bo’ling. Qalbi go’zal odamgina unga bo’lgan mehrni, atrofdagi ne’matlarni cadrlay oladi. Yigitlarning ijobiy xislatlarini emas, балки сальбий томонларини ветчина его чили, лекин камчиликларини до гридан-до’г’ри юзига солманг! Uning nuqsonlarini ohistalik bilan, shaxsiga tegmaydigan qilib tushuntiring. Джахлингизни чикарадиган савол берганда иродали бо’либ, босиклик билан явоб кайтаринг.Achchiqlanganingizni sezdirmang.
Йигит кишига йакинлинрингзинг муаммоларини айтиб, ундан манавий йордам кутманг. Сизни оклаб гапирша-да, якинларингизга нисбатан хурмати со’нади. Uning o’zi haqida bilishni xohlab hadeb savolga tutavermang. Чуньки хеч ким о’зида бор кусурларни айтмайди.
Erta tongda uyg’onishga odatlaning. Kiyinishingiz va o’zingizning ozodaligingizga e’tiborli bo’ling. Tashqi qiyofangizdan kelib chiqib, «men go’zal emasman» deb o’kinmang. Ichki dunyoqarashingiz doimo go’zal bo’lsin.Мухаббат хасн танламайди. Гарчи Лейли у дараджада чиройли бо’лмаса-да, кальб го’заллиги туфайли Маджнуннинг козига париваш бо’либ ко’ринган. Шунингдек, ortiqcha tilla taqinchoqlar, хаддан ortiqcha pardoz, кимматбахо г’арб андозасида тикилган киимларда юрадиган кизларга харидорлар ко’п бо’лса-да, акшариат йигитлар сизни эймишыиг сибил. Буни так же unutmang.
Sevgan kishingiz Sizdagi yashirin fazilatlarni ko’p deb bilsin. Сиз эса хамиша сирли сандикдай турсангиз, сизга шунчалык интиладики, яширин фазилатларингзинг хаммасини билишга кызыкади.Uning savollariga Хамиша Камтарона Джавоб Беришга ​​Харакат Килинг.
Qiz bola iboli, шарм-хайоли ва назокатлилигини о’зайнинг кшатти-харакати, муомаласи, нутки, фикрлари оркали ифодалаши керак. Hamisha o’zining or-nomusini muhofaza Qilishi Lozim. Йигит ва киз о’ртасида, альбатта, парда боили шарт. Siz yaqin bo’ishga harakat qilsangiz, u Sizdan qochishga intiladi. Agar u Sizni sensirasa, masxara qilib gapirsa yoxud ruxsatsiz sigaret chekib, tuflab o’tirsa, bilingki, bu uning madaniyatsiz va didsizligidan dalolatdir.
Siz uning nimalarga qiziqishini, qanday rejalari, maxsadlari borligini bilishga qiziqyapsiz. Buni to’g’ridan-to’g’ri emas, балки шу мавзуда сухбатлашганингизда саволлар йордамида билишга харакат цилин.
Масалан: «Нима учун?» Деб Эмас, «Qanday qilib erishmoqdasiz?» Деган Савол Бериб, Uning Mantiqiy Тафаккурини желтоватый Мумкин.

Сухбатлашайотганингизда атрофдагиларга караманг. Машхур киноюльдузлар, санаткор йигитлар, уларнинг йутуклари хакида илоджи борича гапирманг. Сизга бир пайтлар севги изжор цилган йигитлар билан факсрланманг.Garchi o’zingizga obro’yingiz oshayotganday tuyulsa-da, aslida yigit kishini kamsitayotgan bo’lasiz. Shundan keyin u o’zini Сиздан олиб чочишга харакат кила бошлайди.
Uning boshqa qizlarga e’tibor berishi Sizning rashkingizni keltirishi mumkin. Лекин Буни Унга Сездирманг. O’zingizni e’tibor qilmaganday ko’rsating-da, uni jalb qilayotgan qizlardagi ijobiy xislatlarni o’zlashtirishga harakat qiling.
Табиатан айол киши еркак кишига бо’сунувчан, еркак еса айлада хуronкрон бо’лади. Шу боис, Сиз хеч, качон, хукмонликка, интильманг.Уни амальга ошмайдиган шартларни баджаришга ​​майбур кильманг. Хадеб романтик хайолларга берилманг.
Агар Yigit киши Siz билан Сухбат qilgan paytida, Baland Yoki мимо bo’yli, ozg’in yoxud to’laroq, oppoq Yoki qorachadan kelgan qizlarni тахлил qilishga moyilligini bildirsa, bilingki, Sizda шу kamchiliklarning бору ekanligiga ishoradir.
Мабодо, Сиз у билан турмуш Курган Такдирингизда Хам Унинг Юрагида Бошка Айольга Радость Топилади.

Дильноза ДЖОРАЕВА

(Интернет Манбаларидан Олинди)

,
«Chaqiriqqacha harbiy ta’lim» ёналиши боича кабул цилишда касби имтихон кандай о’казилади

Узбекистон Республикаси Oliy Талим muassasalariga «Chaqiriqqacha harbiy Талим» yo’nalishi bo’yicha qilishda kasbiy Кабул (ijodiy) imtihon o’tkazish tartibi to’g’risidagi Низом (5.04.2018 yilda 2995-сын билан ro’yхatdan o’tkazilgan) tasdiqlandi.

Eslatib oʻtamiz , O’zbekiston Respublikasi oliy ta’lim muassasalarining harbiy tayyorgarlik oʻquv boʻlinmalari tog’risidagi nizomning 23-бандига муофофийтхалибахисхарафилдайвисхарабахи аль-Харабахи Бхагавадян-дуршатхалибахи аль-Гарадзи Бхагавад Джимбагхалибахи Тагимбхагхибхатхибхатхигхадхатхатхатхагхаматхатхатхатхатам с.

Эслатиб отамиз) кириш учун топширадилар.

Имтихонни махсус Комиссия кабул килади Uning tarkibiga quyidagilar kiradi: Mudofaa vazirligi markaziy apparati mas’ul xodimi (rais), факультет бошлиг в ва о китуитчилари. Fakultet oʻqituvchilaridan biri Комиссия коти томонидан тайинланади.

Имтихон о’казказиш вакти –10 июлдан 25 июлгача. Abituriyentlar u o’tkaziladigan радость, кун ва vaqt хакида олдиндан огохлантирилади.

Imtihon 3 bosqichda o’tkaziladi, unda umumjismoniy taiyorgarlik, oʻq otish tayyorgarligi boʻyicha nazorat normativini bajarish, chaqiriqqacha boslangʻich taiyorgarliy das bhil.Ксолисликни та’минлаш максадида барча харайонлар узлукзиз равишда видеозайвга туширилади.

Иммихон Тест Маймуаларида (Кириш Синовларида — Тахр.) Фаннинг Ор’нига Караб Унинг Учун Назарда Тутилган Энг Коуп Баллинг 0–100% Игача Боулган Ораликада Ягона Ко’п Балли Бахолиш Тахалими Бахолахи Тахали Гамиль. Imtihonni topshirishda toplash Мумкин Боулган Максимал Балларнинг 33,3% Идан Кам Болл в Плаган abituriyentlar Давлат тест синовларига Киритилмайди.

Quyidagi jadvalda imtihonning har bir tarkibiy qismini baholash mezonlari keltirilgan.

Normativ Turi

Bajarish koʻrsatkichi

Мяч

1-Боскич. Умумжисмоний таййоргарлик дараджасини бахолаш

Турникда тортилиш

12 маротаба ва ундан ко’п

3 мяча

10–11 маротаба

2 мяча

8–9 маротаба

1 шар

1–7 marotaba yoхud umuman tortila olmaganda

0 шаров

100 метр югуриш

14 сония ичида

3 мяча

14,1–14,4 сонияда

2 мяча

14,5–15,2 сонияда

1 шар

15,3 сонияда ва ундан кооператив вактда

0 шаров

3 000 метр югуриш

12,40 даки *

4 мяча

12,41–13,20 дакика

3 мяча

13,21–14,00 даки

2 мяча

14,01 Дакикадан Коуп Вактда

0 шаров

2-боскич.О’к отиш таййоргарлиги боича назорат нормативини баджаришни бахолаш

Pnevmatik miltigʻidan nishonga aniq otish (8-сон нишон, оралик — 5 м, 5 та назорат учун корг’ошинли о’к)

40 ва ундан юкори очко

15,6 мяча

35–39 очко

13,3 мяча

30–34 очко

10,9 мяч

29 ва ундан мимо очко

0 шаров

3-боскич.Chaqiriqqacha boshlangʻich taiyorgarlik boʻyicha bilim darajasini baholash

80 дакика давомида 50 та тест саволини йечиш (+ 10 дакика тушунтириш ва джавоблар вараг’ини до алдириш учун)

1 та to`gʻri javob = 1 шар

* Vaqt koʻrsatkichlari belgilari — Расмий Матн Боийча.

Имтихон натиялари Давлат тест марказига 30 июлгача такдим этилиши шарт.

Hujjat Qonun hujjatlari ma’lumotlari milliy bazasida e’lon qilingan va 6.04.2018 илдан кучга кирди.

Mazkur hujjatning toʻliq matni, sharhlar va u bilan bogʻliq boshqa qonun hujjatlariga havolalar bilan «Узбекистон республиканский хунжятлари» Ахборо-кидируш тизумишанский тизимишанский тизимидский.

Самир Латипов.

В этой теме действует премодерация комментариев.
Vi mojete оставит свой комментарий.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *