cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Дуслык турында шигырьлэр: Салават Күпере — Дуслар турында шигырьләр

Мөслим муниципаль районы

Муниципаль районнар Мөслим муниципаль районы

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

30 июнь — Халыкара дуслык көнендә Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен «Дуслык белән көчле без» исеме астында чара уздырдылар. Биредә «Дуслык» һәм «Шаян дуслар» командалары дуслык турында җыр һәм шигырьләр, мәкальләр белүләре белән ярыштылар, «Дуслык турында» дигән җырны өйрәнделәр, уеннар уйнадылар. Чара азагындәа балаларга дуслыкның төп кагыйдәләре турында белешмәлек тапшырылды.

МБУ «Район мәдәният йорты», Мәдәният бүлеге

Бүлешү:

ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ Фоторепортаж

ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ Фоторепортаж

БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ

СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР


28

апрель, 2023 ел

Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча хатын-кызлар арасында дусларча очрашу ярышы узды

27 апрель көнне Мөслим районының «Яшьлек» спорт сараенда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча хатын-кызлар арасында дусларча очрашу ярышы узды.


27

апрель, 2023 ел

Татарстан Республикасы халкын исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән Конкурс

Татарстан Республикасы халкын исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән Конкурс

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан: Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 21 сәгатьтән. 27 апрельдә 09 сәгатькә кадәр. 2023 елның 28 апреле 2023 елның 28 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.   Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:   Томан булганда: Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

  Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алданудан баш тартырга кирәк.   Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны урлый гадәти араны арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.   Кискен тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, саклык кирәкми.   Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.   Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта.
Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.Игътибарлы һәм сак булыгыз!   Кискен тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, саклык кирәкми.   Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең» ышаныч телефоны » 8 (843) 288-46-96.


26

апрель, 2023 ел

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ

ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ Фоторепортаж

ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ Фоторепортаж

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:

Creative Commons Attribution 4. 0 International

Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз

Шигъри моң | «ДУСЛЫК»

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Самара өлкәсенең “Дус­­лык” җәмгыяте чираттагы халыкара “Мирас” фестивален дистанцион рәвештә үт­кәрү турында карар кабул итте. 2020 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр «Дуслык» сайтындагы ютуб каналында сезнең гаризалар һәм видео чыгыш­лар кабул ителәчәк (www.youtube.com/channel адресы бу­­ен­ча). Оештыру җыемы ике тапкырга киметелгән.

Элемтә өчен телефон: 8-939-758-90-25.

Конкурста Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган шигырьләр аерым яңгырасын иде, жюри ул темага аерым бәя бирсен иде. Ә яшүсмерләрнең сугыш һәм җиңү темаларына багышлап үзләре иҗат иткән әсәрләре яңгыраса, тагын да күркәмрәк булыр иде.

(“Мирас” кичәсенә багышлана)

Шагыйрь, шигырь, шигърият… Бу тылсымлы сүзләрнең мәгънәсе нәрсәдә соң?

Нинди сыйфатлары ниге­зендә бу сүзләр халык күңелен җәлеп итә?

Шагыйрь ул рифмаларын туры китереп шигырь юлларын язучы гына түгел. Шигырь язучылар күп, ә шагыйрьләр – санаулы. Ул – тирән рухи байлык, талант иясе. Энҗе-мәрҗәннәргә охшаган асыл ташлар – хәрефләрдән сүз­ләр, җөмләләр җыеп, аларга тирән мәгънә өстәп, күңел кылларын тибрәндереп, йөрәк­ләрне дулкынландырып, кеше­ләрдә тирән тойгылар уятучы. Ул тойгылар кешеләрнең күңелләрен рухландыра, йомшарта, дәртләндерә, хәтта елата да!

Татар шигърияте дөньясы күренекле, данлыклы шагыйрь­ләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташлар бе­лән генә чикләнми, әлбәттә. Ша­гыйрь­нең шигырьләрен тирән­тен аңлар өчен, аларның шәх­си тормышларын да белергә кирәк. Мисал өчен, кү­ренекле шагыйрьләребез Фә­нис Яруллин һәм Гакыйль Сә­гый­ровларны искә алыйк. Аларның иҗатлары гына түгел, ә рухи көч ияләре булуы да таң калдыра. Гакыйль Сәгыйров яшь­тән үк аяклары, куллары хә­рәкәтсез хәлдә, тешләренә каләм кыстырып, гаҗәеп ши­гырь­ләр яза, рәсемнәр ясый иде!

Муса Җәлил немец фа­шистларының Моабит төр­мәсендә соңгы сулышына кадәр лирик һәм патриотик шигырьләр яза. Ә Фатыйх Кәрим окопларда, фашистларның хөҗүме туктап торган арада, тезләнеп, шинеле өстенә кәгазь кисәкләре куеп, үзенең дошманга булган нәфрәтен, илебезгә булган мәхәббәтен шигъри юллар аша җиткерә.

“Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була”.

Аның бу онытылмаслык шигъри юллары беркемне дә битараф калдырмый, әлбәттә.

Шигырьнең үзенә генә хас үзенчәлеге дә бар. Ул җыр белән бәйле. Шигырьне генә көйгә-моңга салырга мөмкин. Шигырь юллары һәм милли көйләр бергә кушылып, халык күңелендә мәңгелеккә кала. Мисал өчен: Габдулла Тукай – “Туган тел”, “Әллүки”, “Тәфтиләү”; Сибгать Хәким – “Әй, язмыш, язмыш”, “Таң атканда”; Мостай Кәрим – “Өченче көн тоташ кар ява”; Гөлшат Зәйнашева – “Җырлыйм әнием турында”; Илдар Юзиев – “Мәтрүшкәләр”; Нәкый Исәнбәт – “Уракчы кыз”, “Син сазыңны уйнадың”; Гомәр Бәширов –“Җидегән чишмә”; Роберт Миңнуллин – “Әнкәйнең догалары”; Зыя Ярмәки –“Ак каен”; Әхмәт Фәйзи –“Умырзая”; Кәрим Тинчурин – “Кандыр буе” җырлары аша танылдылар.

Шигырь уку да үзенә бер талант таләп итә. “Читай не так, как пономарь, а с чувством, с толком, с расстановкой”, – дип яза Александр Грибоедов “Горе от ума” поэмасында. Шигырьнең эчтәлеген аңлап укысаң, тыңлаучының күңеленә сеңеп кала, шигъри юллар кеше күңелендә тирән эз калдыра. Мәсәлән, Гакыйль Сәгыйровның “Әткәй гармуны” исемле поэмасыннан бер өзекне исегезгә төшерәсем килә. Аны ул әтисе Шәрифулла абыйның Бөек Ватан сугышына китүен исенә төшереп яза.

Саубуллашыйк инде, вакыт

                                        миңа,

Белмим тагын кайчан

                            кайтырмын.

Озата бармагыз сез, алып

                                 бармыйм,

Өйдә генә җыелып калыгыз,

Күз алдымда калсын йөзегез.

Ә гармунымны,

Бик үтенеп сораган иде,

Фома клубына бирегез.

Мөдир егет үзе килеп алсын,

Сүз әйтмәгез, алсын,

                                 уйнасын.

Гармуннарның иң шәбесен

                            алырбыз без

Башлар гына исән-сау

                                кайтсын.

Кайтмадың шул, кайта

                          алмадың шул,

Күпләр кебек калдың еракта.

Сугыш бит ул – үлем, еллар

                                       авыр,

Калып булмый аннан елап

                                        та…

Балачакта безне шигырь сөйләргә өйрәтәләр иде. Үсә башлагач, үзебез дә, бигрәк тә күңелләребезгә мәхәббәт ялкыннарының берәр чаткысы тиде исә, шигырьләр яза башлый идек. Мин дә ул чорны кичердем. Үзем шагыйрь булмасам да, кайвакыт, яшьлек әйләнеп кайткан сыман, хисләремне шигъри юллар белән бәйләргә тырышам. Аларның берсе белән сезне дә таныштырасым килә.

Бик озаклап йөрдем чит

                                җирләрдә,

Анда узды яшьлек чорларым.

Кайттым инде туган

                                 якларыма,

Төгәлләнде сагыну

                             җырларым.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *