Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы дәрес планы 9 класс – Сүз ясалышы буенча дәрес эшкәртмәсе
Сүз ясалышы буенча дәрес эшкәртмәсе
Сүз ясалышы.
ТЕМА. Сүз ясалышы.
МАКСАТ. 1. Укучыларга сүз ясалышын, ясалыш төрләрен үзләштерү өчен,
шартлар тудыру.
2. Ясалышы ягыннан төрле булган сүзләрне дөрес язудыру.
3. Балаларның сүз байлыгын үстерү.
4.
ҖИҺАЗЛАУ. “Сүз ясалышы” һәм “Кыскартылма сүзләр” таблицасы, “Сүзләр лотосы”, такта, туп.
Материал. Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле: Рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2005 – 143 б. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейларның 5-11 нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар – Казан: Мәгариф, 1998. — 178б.
Дәреснең планы.
І. Оештыру.
Исәнләшү, укучыларны барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
ІІ. Өй эшен тикшерү.
— Үткән дәрестә өй эше итеп кайсы күнегү бирелгән иде? (1 — 2 баладан өй эшен тикшертү, сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау)
ІІІ. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.
Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү.
Сүзләр нәрсәләргә бүленә ала?
Җавап: тамырга һәм кушымчага.
Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?
Җавап: тамырдаш сүзләр.
Тамырга ялганып, ясагыч кушымчалар тамырга нәрсә өсти?
Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.
Сүзнең тамыры нәрсәне белдерә?
Җавап: тамыры – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.
- Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?
Җавап: юк
Кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатыгыз.
Мисаллар китерү.
ІV. Яңа белемнәрне үзләштерү.
Таблица өстендә әңгәмә, күзәтү һәм нәтиҗә ясау.
V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.
Туп ярдәмендә “Сорау — җавап” уенын уйнау, үткәрү.
VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.
Мөстәкыйль эш эшләү.
263 нче күнегүне язып эшләү. Мөстәкыйль эшне йомшак эшләгән балалардан укыту, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.
VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.
“Сүзләр лотосы” уенын үткәрү.
ІX. Йомгаклау, анализ.
Сорауларга җавап бирү.
Нәтиҗә ясау.
Укучыларның җавапларын бәяләү.
X. Өй эше.
Сүз ясалышы буенча сүзлекчәләр ясап килү.
Тамыр сүзләр
Кушма сүзләр
Ясалма сүзләр
Тезмә сүзләр
Парлы сүзләр
Кыскартылма сүзләр
Дәреснең барышы.
І. Оештыру.
— Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрескә әзерләндегезме? Сез әзер булсагыз, дәресебезне башлыйбыз.
ІІ. Өй эшен тикшерү.
— Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, мин тикшерәм. Өйгә кайсы эш бирелгән иде? Бер-ике баладан сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.
ІІІ. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.
Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:
Сүзләр нәрсәгә таркала ?
Җавап: тамыр һәм кушымчаларга.
Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?
Җавап: тамырдаш сүзләр.
Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?
Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.
Тамыр сүз нәрсәне белдерә?
Җавап: тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.
Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?
Җавап: юк
Татар телендә тамырга кушымчаларның ялгану үзенчәлеген аңлатыгыз.
Җавап: тамыр+ясагыч кушымча+төрләндергеч кушымча.
Мисаллар китерегез.
ІV. Яңа белемнәр үзләштерү.
Сүзләр бер яки берничә тамырдан торырга мөмкин. Шуңа күрә алар я — кушылып, ә кайберләре — сызыкча аша, тезелеп язылырга мөмкин. Шуңа карап, аларның мәгънәләре дә үзгәрә. Мәсәлән, аккош сүзен аерып язсак, ак кош дип, бөтенләй башка мәгънә килеп чыга (тактага язып күрсәтү, мәгънәләрен балалардан сорау). Димәк, эчтәлек белән форма аерыла.
Балалар, сезгә бүген мине бик игътибар белән тыңларга һәм дәрестә актив катнашырга кирәк булыр, чөнки сүзнең төзелешен, төрләрен, сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын өйрәнәбезез.
Ясалышы ягыннан сүзләр 6 төргә бүленә:
тамыр;
ясалма;
кушма;
тезмә;
парлы;
- кыскартылма.
— Иң беренче тамыр сүзләрне карыйк. Тамыр сүз дигәнне сез ничек аңлыйсыз?
— Әйе, тамыр сүз ул, икенче төрле әйткәндә, бер тамырдан гына торган сүз, ягъни кушымчасыз.
— Укучылар, хәзер мин сезгә таблиөа тәкъдим итәм, ә сез әлеге таблицаны кулланып, тамыр сүзләргә мисаллар китерегез. Мисаллар: юл, көч, сүз, баш, бала, нигез, кояш, җил, бил, сукмак, күбәләк, бәрәңге.
Тамыр исемнәр
Тамыр сыйфатлар
Тамыр саннар
Тамыр рәвешләр
Тамыр фигыльләр
— Сез китергән мисалларда сүзләр ничә иҗектән тора?
Димәк, балалар, тамыр сүзләр, нигездә, бер яки ике, сирәгрәк очракта өч (кү-бә-ләк, бә-рәң-ге) иҗектән тора.
— Кайсы да булса тамыр сүз әйтегез, ә мин тактага язам.
— Хәзер шул сүзгә ясагыч кушымча өстик.
— че
— Сүзнең мәгънәсе үзгәрәме? Дөрес, бу очракта яңа сүз ясала, димәк, мәгънәсе дә үзгәрә. Шуны искәртергә кирәк, татар телендә сүзгә сүз ясагыч кушымча өстәлеп яңа сүз татар теленең үз фондында да, калькалаштыру юлы белән дә ясала. Мәсәлән, көтүче сүзе көтү тамырына –че сүз ясагыч кушымчасы ялганып ясала, ә укыту сүзенә ялганган –чы кушымчасы калька була. Ул рус телендәге учитель сүзеннән калька.
— Тамырга ясагыч кушымча өстәү нәтиҗәсендә яңа сүз, ягъни ясалма сүз барлыкка килә. Бу – сүз ясалышының икенче төре.
Укытучы тактага сүзләр яза:
баскыч
басма
басу
— Балалар, бу сүзләрдә уртаклык бармы?
— Әйе, дөрес, алар бер үк тамырдан (бас тамырыннан) һәм төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган. Димәк, бу – тамырдаш сүзләр.
— Тамырдаш сүзләргә мисаллар китерегез
— Татар телендә тамырга кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатыгыз. Мисаллар китерегез.
— Димәк, тамырга башта — ясагыч, аннан соң гына төрләндергеч кушымчалар ялгана.
— Без сезнең белән тамыр, ясалма сүзләрне карап үттек, ә көнбатыш, көнчыгыш, Илсөяр, гөлҗимеш кебек сүзләр тамыр яки ясалма сүзләргә керәләрме? Дөрес, кермиләр. Бу сүзләрнең тамырларын әйтегез.
— Күргәнегезчә, балалар, бу сүзләр ике тамырдан тора. Алар ничек языла? (кушылып). Ничә басым белән әйтелә? Әйтеп карагыз. Әйе, дөрес, бер басым белән әйтелә. Аларның тамырлары бер үк мәгънә белдерәме? Мәсәлән, көнчыгыш сүзендә көн һәм чыгыш тамырларын белдергән мәгънәләр охшашмы? Дөрес, алар төрле мәгънәдә, ләкин кушылып язылганда, алар шулай ук ике мәгънә белдерәме? Дөрес, алар кушылгач, бер генә мәгънә белдерә.
— Димәк, балалар, ике тамырдан ясалган, кушылып язылган һәм бер генә мәгънә белдергән сүзләр кушма сүзләр дип атала.
— Сез кайсы кушма сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез.
— Димәк, кушма сүзләрне башка төрле сүзләрдән ничек аерырга була?
— Әйе, дөрес, алар кушылып языла, ике яки өч тамырдан ясала, бер мәгънә белдерә, бер басым белән әйтелә.
— Сүз ясалышының өченче төре – парлы сүзләр. Сез кайсы парлы сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез. (ата-ана, бала-чага, һ.б.)
— Димәк, парлы сүзләр ничек языла? Әйе, парлы сүзләр сызыкча аша язылалар, бер басым белән әйтелеп, бер мәгънә белдерә. Парлы сүзләр:
мәгънәдәш: туган-тумача, кайгы-хәсрәт;
каршы мәгънәле: көн-төн, менә-төшә;
аваздаш: малай-шалай һ.б. сүзләрдән торырга мөмкин.
Тезмә сүзләр
ике яки берничә сүз тезелеп ясала һәм уртак бер мәгънә белдерәләр. Мәсәлән, үги ана яфрагы.Тезмә сүз Кушма сүз
Түбән Кама Үзаң
— Тезмә сүзләрне сүз тезмәләре белән бутамаска кирәк.
— Тактада язылган тезмә сүзләрне һәм сүзтезмәләрне укыйк, аларның аермасын табыйк.
I багана II багана
нәрсә? нинди? нәрсә?
тимер юл озын юл
Түбән Кама тирән Кама
— Бу ике баганада язылган сүзләрдә нинди уртаклык бар? Әйе, алар аерым язылган, ә хәзер мәгънәләрен карыйк.
— I баганадагы сүзләр ничә мәгънә белдерә?
— Әйе, дөрес, бер генә мәгънә белдерәләр һәм нәрсә? соравына җавап бирәләр, чөнки бу — атамалар.
— II баганадагы сүзләр бер генә мәгънә белдерәме? Әйе, балалар, бу баганадагы һәр сүз аерым бер мәгънә белдерә. Мәсәлән,
— Димәк, атамалар, күп очракта тезмә сүзләрдән ясалып, бер мәгънә белдерә. Мисаллар кирегез.
— Сүз ясалышының иң соңгы — 6 нчы төре кыскартылма сүзләр. Алар берничә сүз кыскартылып ясала.
Таблица буенча эш.
— Кыскартылма сүзләр төрле юллар белән ясала:
1. тезмә сүзнең беренче хәрефләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: Берләшкән Дәүләтләр Берлеге – БДБ; Татарстан Республикасы – ТР;
2. тезмә сүзнең беренче иҗекләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: телеүзәк, радиотапшыру, гомумбелем(мәктәбе), үзөйрәткеч, КамАЗ, КамПИ.
V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.
“Сорауга җавап” уены башкарыла. Уен өчен туп кирәк. Укытучы темага туры килгән кайсы да булса бер сүзне әйтә һәм шул ук вакытта бер балага тупны ыргыта. Бала бу сүзнең ясалышы ягыннан кайсы төргә керүен әйтергә тиеш, ләкин тупны кулда озак тотарга ярамый, укытучыга кире ыргытырга кирәк. Мәсәлән:
укытучы балалар
колхоз кыскартылма
бала-чага парлы
гөлҗимеш кушма
Түбән Кама тезмә
эшче ясалма
бәрәңге тамыр
күбәләк тамыр
Бу уенда укытучы балаларның җитезлеген, фикерли, уйлый белүен күзәтә. Күнекмәләрне практикада куллана белергә өйрәтә. Укытучы укучыларның хаталарын шундук төзәтә ала.
VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.
— Хәзер, балалар, мөстәкыйль эш эшләп алыйк.
1 рәт: кул(тамыр), дус-иш(парлы), КДУ(кыскартылма)
2 рәт: сүз(тамыр), Урта Азия(тезмә), ТР(кыскартылма)
3 рәт: каеш(тамыр), таң ату(тезмә), драмтүгәгрәк(кыскартылма)
4 рәт: күбәләк(тамыр), эшче(ясалма), аккош(кушма), очкылык тоту(тезмә), радиоалгыч(кыскартылма)
Әгәр дөрес эшләгән булсагыз, “5” ле билгесе чыгарга тиеш.
— Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны, теманы языгыз һәм 263 нче күнегүдәге биремне эшләгез. (Эшләп бетергәннән соң тикшерәләр).
Укучылар күнегүне эшләп бетергәч, укытучы тикшерә. Күнегүне мөстәкыйль эшне йомшаграк эшләгән укучылардан тикшертә.
VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.
“Сүзләр лотосы” уены үткәрелә. Карточка 16 х 7
кушма парлы тамыр
_____ _____ _____
Аерым төсле кәгазьләргә сүзләр языла. Укытучы шул сүзләрне балаларга бирә, укучы шул сүз ясалышының төре (мәсәлән, кушма) язылган кесәгә салырга тиеш. Кем тиз һәм дөрес итеп сүзләрне кесәләргә салса, шул җиңүче була.
ІX. Йомгаклау, анализ.
Сорауларга җавап бирү.
Димәк, без бүген кайсы теманы өйрәндек?
Сүз ясалышы ничә һәм кайсы төрләргә бүленә?
Һәр төренә мисаллар китерегез.
Ясалма сүзләр ничек ясала, языла?
Кушма сүзләр ничек ясала һәм языла?
Парлы сүзләр ничек ясала һәм языла?
Тезмә сүзләр ничек ясала һәм языла?
Кыскартылма сүзләр ничек ясала һәм языла?
2. Дәрескә класс белән нәтиҗә ясала. Укучыларның башкарган эшләре, җаваплары бәяләнә, билге куела.
X. Өй эше.
— Укучылар, көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язабыз. Өй эше итеп, сүзлекчәләр ясап килергә кушыла. А.Нуриева сүзлегеннән бишәр тамыр, кушма, ясалма, тезмә, парлы, кыскартылма сүз язып алыгыз.
Тамыр сүзләр
Кушма сүзләр
Ясалма сүзләр
Тезмә сүзләр
Парлы сүзләр
Кыскартылма сүзләр
infourok.ru
Материал по теме: Сүз ясалышы.
Мәрдәнова Фәүзия Һади кызы
Яр Чаллы шәһәре, 11 нче мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сүз ясалышы.
Тема. Сүз ясалышы.
Максат. 1. Укучыларга сүз ясалышы һәм аның төрләрен үзләштерү өчен
шартлар тудыру.
2. Ясалышы ягыннан төрле булган сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен
һәм балалрның сүз байлыгын үстерү.
3. Телгә карата сизгерлек уяту.
Җиһазлау. “Сүз ясалышы” һәм “Кыскартылма сүзләр” дигән таблицалар, перфокарта, “Сүзләр лотосы”, күчмә такта, туп.
Материал. Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле: Рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек – К.: “Мәгариф” нәшр., 2005 – 143 б. – Б.20-22. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейларның 5-11 нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар – Казан: Мәгариф, 1998.-178б.
Дәрес планы.
І.Оештыру.
Исәнләшү, укучыларны тынычландыру, барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
ІІ.Өй эшен тикшерү.
— Үткән дәрестә өй эше итеп нинди күнегү бирелде? (1-2 баладан өй эшен тикшертү, сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау)
ІІІ.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә зәерлек.
Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:
Сүзләр нәрсәләргә таркала ала?
Җавап: тамыр һәм кушымчага.
Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?
Җавап: тамырдаш сүзләр.
Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?
Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.
Тамыр сүз нәрсәне белдерә?
Җавап: тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.
Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?
Җавап: юк
Кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатыгыз.
Мисаллар китерү.
ІV. Яңа белемнәр үзләштерү.
Таблица өстендә әңгәмә, күзәтү һәм нәтиҗә ясау.
V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.
Туп ярдәмендә “Сорау-җавап” уенын уйнау, үткәрү.
VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.
Перфокарталар буенча мөстәкыйль эш эшләү.
49 нчы күнегүне язмача эшләү. Мөстәкыйль эшне йомшак эшләгән балалардан укыту, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.
VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.
“Сүзләр лотосы” уенын үткәрү.
ІX. Йомгаклау, анализ.
Сорауларга җавап бирү.
Нәтиҗә ясау.
Укучыларның җавапларын бәяләү.
X. Өйгә эш.
Сүз ясалышы буенча сүзлекчәләр ясап килү.
Дәрес барышы.
І.Оештыру.
— Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрескә әзерләндегезме? Сез әзер булсагыз, дәресебезне башлыйбыз.
ІІ.Өй эшен тикшерү.
— Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, мин тикшерәм. Өйгә нинди эш бирелгән иде? Бер-ике баладан сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.
ІІІ. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.
Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:
Сүзләр нәрсәләргә таркала ?
Җавап: тамыр һәм кушымчага.
Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?
Җавап: тамырдаш сүзләр.
Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?
Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.
Тамыр сүз нәрсәне белдерә?
Җавап: тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.
Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?
Җавап: юк
Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана.
Җавап: тамыр+ясагыч кушымча+төрләндергеч кушымча.
Мисаллар китерегез.
ІV. Яңа белемнәр үзләштерү.
Сүзләр бер яки берничә тамырдан торырга мөмкин. Шуңа күрә алар я кушылып, ә кайберләре я сызыкча аша, я тезелеп язылырга мөмкин. Шуңа карап, аларның мәгънәләре дә үзгәрә. Мәсәлән, аккош сүзен аерып язсак, ак кош дип, бөтенләй башка мәгънә килеп чыга (тактага язып күрсәтү, мәгънәләрен балалардан сорау)
Шуңа күрә сезгә бүген мине бик игътибар белән тыңларга һәм дәрестә актив катнашырга кирәк булыр. Шуның нәтиҗәсендә генә сез сүз төзелешенең төрләрен, аларга кергән сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын өйрәнерсез.
Ясалышы ягыннан сүзләр 6 төргә бүленә:
тамыр;
ясалма;
кушма;
тезмә;
парлы;
кыскартылма.
— Иң беренче тамыр сүзләрне карыйк. Тамыр сүз дигәнне сез ничек аңлыйсыз?
— Әйе, тамыр сүз ул, икенче төрле әйткәндә, бер тамырдан гына торган сүз, ягъни кушымчасыз.
Тамыр сүзләргә мисаллар китерегез. Мисаллар: юл, көч, сүз, баш, бар, кил, көл, бала, нигез, кояш, җил, бил, сукмак, күбәләк, бәрәңге.
— Сез китергән мисалларда сүзләр ничә иҗектән тора?
Димәк, балалар, тамыр сүзләр нигездә бер яки ике, сирәгрәк очракта өч (кү-бә-ләк, бә-рәң-ге) иҗектән тора.
— Нинди дә булса тамыр сүз әйтегез, ә мин тактага язам.
— Эш
— Хәзер шул сүзгә ясагыч кушымча өстик.
— че
— Сүзнең мәгънәсе үзгәрәме? Дөрес, бу очракта яңа сүз ясала, димәк, мәгънәсе дә үзгәрә.
— Тамырга ясагыч кушымча өстәү нәтиҗәсендә яңа сүз, ягъни ясалма сүз барлыкка килә. Бу – сүз ясалышының икенче төре.
Укытучы тактага сүзләр яза:
баскыч
басма
басу
— Балалар, бу сүзләрдә нинди уртаклык бар?
— Әйе, дөрес, алар бер үк тамырдан (бас тамырыннан) һәм төрле ясагыч кушымчалардан ясалган. Димәк, бу – тамырдаш сүзләр.
— Тамырдаш сүзләргә мисаллар китерегез
— Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана? Мисаллар китерегез.
— Димәк, тамырга башта ясагыч, аннан соң гына төрләндергеч кушымчалар ялгана.
— Без сезнең белән тамыр, ясалма сүзләрне карап үттек. Ә көнбатыш, көнчыгыш, Илсөяр, гөлҗимеш кебек сүзләр тамыр яки ясалма сүзләргә керәләрме? Дөрес, кермиләр. Бу сүзләрнең тамырларын әйтегез.
— Күргәнегезчә, балалар, бу сүзләр ике тамырдан тора. Алар ничек языла? (кушылып). Ничә басым белән әйтелә? Әйтеп карагыз. Әйе, дөрес, бер басым белән әйтелә. Аларның тамырлары бер үк мәгънә белдерәме? Мәсәлән, көнчыгыш сүзендә көн һәм чыгыш тамырларының мәгънәләре берүкме? Дөрес, алар төрле мәгънәдә, ә кушылып язылгач, алар шулай ук ике мәгънә белдерәме? Дөрес, алар кушылгач, бер генә мәгънә белдерәләр.
— Димәк, балалар, ике тамырдан ясалган, кушылып язылган һәм бер генә мәгънә белдергән сүзләр кушма сүзләр дип атала.
— Сирәк кенә сүзләр өч тамырдан да торырга мөмкин: акбүзат.
— Сез нинди кушма сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез.
— Димәк кушма сүзләрне сүз ясалышының башка төрле сүзләреннән ничек аерырга була?
— Әйе, дөрес, алар кушылып языла, ике яки өч тамырдан ясала, бер мәгънә белдерә, һәм бер басым белән әйтелә.
— Сүз ясалышының өченче төре ул – парлы сүзләр. Сез нинди парлы сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез. (ата-ана, бала-чага, һ.б.)
— Димәк, парлы сүзләр ничек языла? Әйе, парлы сүзләр сызыкча аша язылалар, бер басым белән әйтелеп, уртак бер мәгънә белдерәләр. Парлы сүзләр:
мәгънәдәш: туган-тумача, кайгы-хәсрәт;
каршы мәгънәле: көн-төн, менә-төшә;
аваздаш: малай-шалай һ.б. сүзләрдән торырга мөмкин.
Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясала һәм уртак бер мәгънә белдерәләр. Мәсәлән, үги ана яфрагы, сабан туе, кура җиләге.
Тезмә сүз Кушма сүз
Сабан туе Сабантуй
— Тезмә сүзләрне сүз тезмәләре белән бутамаска кирәк.
— Тактада язылган тезмә сүзләрне һәм сүзтезмәләрне укыйк, аларның аермасын табыйк.
I багана II багана
нәрсә? нинди? нәрсә?
Төзелеш институты яңа институт
тимер юл озын юл
һөнәр училещесы авыр һөнәр
күмәк хуҗалык җитешле хуҗалык
Түбән Кама тирән Кама
— Бу ике баганада язылган сүзләрдә нинди уртаклык бар? Әйе, алар аерым язылган. Ә хәзер мәгънәләрен карыйк.
— I баганадагы сүзләр ничә мәгънә белдерә?
— Әйе, дөрес, бер генә мәгънә белдерәләр һәм нәрсә? дигән сорауга җавап бирәләр, чөнки бу атамалар.
— II баганадагы сүзләр бер генә мәгънә белдерәме? Әйе, балалар, бу баганадагы һәрбер сүз аерым бер мәгънә белдерә. Мәсәлән, яңа институт.
— Димәк, атамалар, күп очракта тезмә сүзләрдән ясалып, бер мәгънә белдерә. Мисаллар кирегез.
— Сүз ясалышының иң соңгы 6 нчы төре кыскартылма сүзләр. Алар берничә сүз кыскартылып ясала.
Таблица буенча эш.
— Кыскартылма сүзләр төрле юллар белән ясала:
1) Тезмә сүзнең беренче хәрефләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: Берләшкән Дәүләтләр Берлеге – БДБ; Татарстан Республикасы – ТР;
2) Тезмә сүзнең беренче иҗекләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: телеүзәк, радиотапшыру, гомумбелем(мәктәбе), үзөйрәткеч, КамАЗ, КамПИ.
V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.
“Сорауга җавап” уены башкарыла. Уен өчен туп кирәк. Укытучы темага туры килгән нинди дә булса бер сүз әйтә һәм шул ук вакытта бер балага тупны ыргыта. Бала бу сүз сүз ясалышының нинди төренә керүен әйтергә тиеш, ләкин тупны кулда озак тотарга ярамый, кире укытучыга ыргыта. Мәсәлән:
укытучы балалар
колхоз кыскартылма
сабан туе тезмә
бала-чага парлы
гөлҗимеш кушма
Түбән Кама тезмә
эшче ясалма
бәрәңге тамыр
күбәләк тамыр
Бу уенда укытучы балаларның җитезлеген, фикерли, уйлый белүен ныгыта. Күнекмәләрне практикада куллана белүне оештыра. Укытучыга укучыларның хаталарын шунда ук төзәтергә мөмкинлек бирә.
VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.
— Ә хәзер, балалар, перфокарталар белән мөстәкыйль эш эшләп алыйк.
1 рәт: кул(тамыр), һөнәр училещесы(тезмә), дус-иш(парлы), КДУ(кыскартылма)
2 рәт: сүз(тамыр), Урта Азия(тезмә), ТР(кыскартылма)
3 рәт: каеш(тамыр), таң ату(тезмә), драмтүгәгрәк(кыскартылма)
4 рәт: күбәләк(тамыр), эшче(ясалма), аккош(кушма), очкылык тоту(тезмә), радиоалгыч(кыскартылма)
Әгәр дөрес эшләгән булсагыз, 5 ле билгесе чыгарга тиеш.
— Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, число, теманы языгыз һәм 49 нчы күнегүне эшләгез. (Эшләп бетергәннән соң тикшерәләр).
Укучылар күнегүне эшләп бетергәч, укытучы тикшерә. Күнегүне перфокарталар буенча йомшаграк эшләгән укучылардан тикшертә.
VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.
“Сүзләр лотосы” уены үткәрелә. Карточка 16 х 7
кушма парлы тамыр _____ _____ _____ |
Аерым түгәрәк төсле кәгазьләргә сүзләр языла. Укытучы шул сүзләрне балаларга бирә, укучы шул сүз ясалышының төре (мәсәлән, кушма) язылган кесәгә салырга тиеш. Кем тиз арада һәм дөрес итеп сүзләрне кесәләренә салса, шул җиңүче була.
ІX. Йомгаклау, анализ.
Сорауларга җавап бирү.
— Димәк, без бүген нинди тема өйрәндек?
— Сүз ясалышы ничә һәм нинди төрләргә бүленә?
— Һәрбер төренә мисаллар китерегез.
— Ясалма сүзләр ничек ясала, языла?
— Кушма сүзләр ничек ясала һәм языла?
— Парлы сүзләр ничек ясала һәм языла?
— Тезмә сүзләр ничек ясала һәм языла?
— Кыскартылма сүзләр ничек ясала һәм языла?
2. Моны белү тормышта кирәкме? — дигән сорауга класс белән нәтиҗә ясала. Укучыларның башкарган эшләре, җаваплары бәяләнә, билге куела.
X. Өйгә эш.
— Укучылар, көндәлекләрне алабыз һәм өй эше язабыз. Өйгә эш итеп сүзлекчәләр ясап килергә кушыла. А.Нуриева сүзлегеннән бишәр тамыр, кушма, ясалма, тезмә, парлы, кыскартылма сүзләр язып алыгыз.
nsportal.ru
План-конспект урока (5 класс) на тему: «Сүз ясалышы ысуллары»
Слайд 1
С үз ясалышы ысуллары Янгирова Ләйсән Фирдәвес кызы, Бөгелмә муниципаль районы Муниципаль белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыСлайд 2
Саумы, кояш, саумы, көн! Дусларым, хәерле көн! Телим сезгә сәламәтлек, Бәхет һәм яшәү дәрте. Уе изге баласына Булышыр табигать тә. Эшкә тотыныйк, дусларым, Хуш, хәерле сәгатьтә!
Слайд 3
2 3 2 1 1 2 3 3 3 3 Тест җаваплары
Слайд 4
Сүз ясалышы ысуллары
Слайд 5
? ? ? ? ? ? ? ? гармунчы башкала күзгә-күз Кара диңгез хәзер – әзер тамыр (тамыр) уку (нәрсә?) — уку ( нишләү?) ТР күңелле Илшат аң-белем Кара диңгез та’ныш – таны’ш пәрдә(пәрдә) көтүче (кем?)- көтүче (нишләүче?) КамАЗ элмәк алъяпкыч килде-китте калак сөяге чачак – чәчәк ай (ай) биюче (кем?)- биюче (нишләүче?) АКШ
Слайд 6
Дәреснең максатлары: 1. «Сүз ясалышы ысуллары» темасы буенча белемнәрен арттыру, ныгыту 2. Тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү 3. Туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү
Слайд 7
Сүз ясалу ысуллары ? ? ? ? ? ?
Слайд 8
Сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы (кушымчалау) Сүз – чән Яз –гы Татар –ча Кыш – ын Уй – ла Хәйлә – кәр Сыз — ык
Слайд 9
Сүз ясалу ысуллары сүз ясагыч кушымча ялгану ? ? ? ? ?
Слайд 10
Сүзләр кушылу ысулы Кушма сүзләр Парлы сүзләр Тезмә сүзләр
Слайд 11
Сүз ясалу ысуллары сүз ясагыч кушымча ялгану сүзләр кушылу ? ? ? ?
Слайд 12
Фонетик ысул күз – күр хәзер – әзер т а’ ныш — тан ы’ ш чачак -чәчәк
Слайд 13
Сүз ясалу ысуллары сүз ясагыч кушымча ялгану сүзләр кушылу фонетик ысул (аваз составын үзгәртү) ? ?
Слайд 14
Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар Рәсем конкурсына йомгак ясалды
Слайд 15
Ай сүзен төрле мәгънәдә кулланып, җөмләләр төзегез.
Слайд 16
Сүзләрнең мәг ъ нәсе үзгәрү ысулы Йомгак(җеп чорнамы) — йомгак(нәтиҗә) Ай(күк җисеме) – ай(вакыт берәмлеге) Тамыр(үсемлек өлеше) – тамыр(сүзнең мәг ъ нәле кисәге) Яңа сүзләр кулланылышта булган сүзләрнең мәг ъ нәләре үзгәреп ясала
Слайд 17
Сүз ясалу ысуллары сүз ясагыч кушымча ялгану сүзләр кушылу фонетик ысул (аваз составын үзгәртү сүзләрнең мәг ъ нәсе үзгәрү
Слайд 18
буяу (нәрсә?)- исем сорау карт буяу ( нишләү?)- фигыл ь сорау карт Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы
Слайд 19
Сүз ясалу ысуллары сүз ясагыч кушымча ялгану сүзләр кушылу фонетик ысул (аваз составын үзгәртү сүзләрнең мәг ъ нәсе үзгәрү сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү
Слайд 21
ТР, драмтүгәрәк, КамАЗ, музфак, КДУ, ПТУ, АКШ
Слайд 22
С үзләрне кыскарту ысулы КДУ БМО драмтүгәрәк медуниверситет Яңа сүзләр кулланылыштагы тезмә сүзләрне кыскартып ясала
Слайд 23
Сүз ясалу ысуллары сүз ясагыч кушымча ялгану сүзләр кушылу фонетик ысул (аваз составын үзгәртү сүзләрнең мәг ъ нәсе үзгәрү сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү сүзләрне кыскарту
Слайд 24
Тест 1.Тезмә сүзләр күрсәтелгән рәтне билгеләгез 1. Җир(җиләге), ял(ит),туган(ил) 2. Ара(тирә), аш(су), хатын(кыз) 3. Кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер) 4. Юл(чы), утын(лык), оял(чан)
Слайд 25
2. Кушымчалау юлы белән ясалган сүзләр рәтен билгеләгез 1. Кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер) 2. Юл(чы), утын(лык), оял(чан) 3. Бакча, бармак, атла 4. Туган көн, очкылык тоту, бал корты
Слайд 26
3. Фонетик ысул белән ясалган сүзләр рәтен билгеләргә. 1. Умартачылык, чынбарлык, ташбаш 2. Савыт-саба, бала-чага, тирә-як 3. Идән буяу, буяу алу, китап уку, уку дәресе 4. Хаҗәт-әҗәт, хикәят-әкият, гамәл-әмәл
Слайд 27
4. Ям ь ле, комлык, эшлә, озынча сүзләре нинди ысул белән ясалганнар? 1. Сүз ясагыч кушымча өстәү юлы белән 2. Сүзләрне кушу юлы белән 3. Сүзләрне кыскарту юлы белән 4. Сүзгә яңа мәг ъ нә өстәү юлы белән
Слайд 28
5. Ераклыктан сүзенең нигезен билгеләгез 1. Ерак 2. Ераклык 3. Ер 4. Ераклыкта
Слайд 29
6. Бүлмәдәшне сүзен сүз төзелеше буенча тикшерегез.
Слайд 30
Җавапларны тикшер: 1. 1 2. 2 3. 4 4. 1 5. 2 Бүл – мә –дәш — не бүл –тамыр мә – сүз ясагыч кушымча дәш — сүз ясагыч кушымча не – бәйләгеч кушымча
Слайд 31
Сүз ясалу ысуллары сүз ясагыч кушымча ялгану сүзләр кушылу фонетик ысул (аваз составын үзгәртү сүзләрнең мәг ъ нәсе үзгәрү сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү сүзләрне кыскарту
Слайд 32
Өйгә эш : Сүз ясалу ысуллары ның һәрберсенә икешәр җөмлә уйлап языгыз
nsportal.ru
Сыйфатларның ясалышы һәм дөрес язылышы
Казан шәһәре Совет районының «175 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Тема: “Сыйфатларның ясалышы” рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дәрес планы (6 нчы сыйныф)
Башкарды: 175 нче гомуми белем бирү мәктәбенең
1 нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы
2017
ПРЕЗЕНТАЦИЯ
Аңлатма язуы
Укучыларда лингвистик, аралашу, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты ул. Укучыларда тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыру, дөньяны танып белү игътибар үзәгендә. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә җирлек булып тора.
Конкурска тәкдим ителгән дәрес эшкәртмәсендә укучыларның белемнәрен үстерү өчен кулланылган технологияләр һәм алымнарның әһәмияте бик зур.
Программада дәреснең темасы: “Сыйфатларның ясалышы һәм дөрес язылышы” дип бирелә.
Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү
Дәреснең төзелеше:
I. Оештыру өлеше
II. Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.
III. Яңа теманы аңлату.
IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.
V. Рефлексия.
VI. Йомгаклау.
Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә. Бу дәрестә укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
Әлеге дәрестә укытуның традицион методлар һәм алымнар белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулланылды (информацион, интерактив, коммуникатив, уен технологиясе) Дәрестә телдән сөйләм, күрсәтмә һәм практик методларын, сингапур укыту системасының алымнарын да файдаланды.
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзелде.
Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәрестә балаларда әниләргә карата ихтирам, мәрхәмәт хисләре тәрбияләү күздә тотылды.
Укытучының бурычы- укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы, белемнәрне үзләре эзләп табучы, мөстәкыйль эшләүче итеп күрү. Предмет, танып- белү, коммуникатив, регулятив, шәхси уку гамәлләрен формалаштыру өстендә эшләнелә. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру нияте белән актуализация этабы шигырь-теләк һәм елмаюлар белән башлап җибәрелә. Яңа теманы биргәндә, проблемалы эзләнү методын кулланыла. Укучылар индивидуаль, фронталь һәм төркемнәрдә эшлиләр. Төркемнәрдә эшләү укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга, башкаларны тыңлый белергә, үзара хезмәттәшлеккә өйрәтә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа тема алдагы белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укычыларның белемнәрен ныгыту өлешендә Фишбоун алымын кулланылды. Фикерләр белән килешәм, килешмим алымы, алган белемне тагын бер кат тикшерергә ярдәм итте. Дәрестә төрле техник чаралар кулландым. Төркемнәрдә эшләгәндә Документкамераны куллану укучыларның белемнәрен тиз арада тикшерергә мөмкинлек бирә. Май тест программасы укучыларның белемнәренә бәя бирергә ярдәм итә. Укучыларның нәтиҗәсе диаграмма формасында күренә һәм аларның белемнәрен камилләштерү өстендә эшләнелә. Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, укучыларның дәрестәге эшчәнлекләрен системалаштыру максатыннан эшчәнлек картасы кулланылды. Бу карта ярдәмендә укучылар үз белемнәренә үзбәя ясый алалар. Өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
Татар теле дәресе (6 нчы сыйныф)
Тема: Сыйфатларның ясалышы һәм дөрес язылышы.
Максат: 1.Укучыларны ясалышлары ягыннан тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы сыйфатлар белән таныштыру.
2. Сыйфатларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану; Сыйфатларның ясалыш ягыннан төрләрен тану күнекмәләрен формалаштыру, иҗади фикерләүләрен үстерү;
3.Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә иҗади фикерләү сәләтен үстерү бер-береңә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.
Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.
Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, нэтбуглар (май- тест программасы), тестлар, текстлар язылган карточкалар, «Эшчәнлек картасы”-плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, сигнал карточкалар, әниләр көненә багышланган рәсемнәр.
Дәрес барышы
1. Укучыларны дәрескә оештыру.
Исәнмесез, укучылар.
Хәерле көннәр сезгә.
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.
-Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне миңа күрсәтегез әле. Рәхмәт. Укучылар, минем дә кәефем бик яхшы. Әйдәгез кунакларга да кәефләребезне күрсәтик. Рәхмәт. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта үтәр дип өметләнеп калам.
2. Белемнәрне актуальләштерү. Фронталь
— Игътибар тактага. Бирелгән рәсемнәрне белән карыйбыз. Андагы предметларның төсен , формасын, күләмен истә калдырырга тырышыгыз.
(укучылар һәр картинага игътибар белән карап, предметларның төсен, формасын, күләмен әйтергә тиеш)
Сораулар:
-Беренче рәсемдә күлмәк нинди төстә?(кызыл)
— Икенче рәсемдәге предметның формасы нинди?(түгәрәк)
— Өченче рәсемдә чәчәк бәйләме нинди төстә? (ак)
Афәрин, укучылар.
-Сорауларга җавап биргәндә, сез нинди сүз төркемен кулландыгыз.(сыйфат)
-Сыйфат нәрсәне белдерә?
-Сыйфатны ачыклап килгән исем ничек атала?
-Нинди сыйфатлар була?
-Сыйфатларның дәрәҗәләре ничәү?Ачыклап китегез.
-Сыйфатлар телебездә ни өчен кирәк? Әйе, укучылар сыйфатлар безнең сөйләмебезне матурайталар, тулыландыралар.
3. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.
Сыйфатлар турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.Дәрестә төркемнәрдә дә парларда да эшләрбез. 1нче өстәл – 1нче вариант биремнәрен, 2 нче өстәл 2 нче вариант биремнәрен үтәр. Төркемнәрдә эшләгәндә билгеле бер кагыйдәләр бар. Әйдәгез аларны карап китик.
Үзең уйла.
Дустың белән киңәшләш.
Уртак фикергә килегез.
Фикерне әйтегез.
Башкаларна тыңлагыз.
Сезнең парталарда төрле төстәге карточкалар. Хәзер зәңгәрсу төстәге карточкаларны алабыз . Анда сыйфатлар бирелгән. Бу сыйфатларны язылышлары буенча төркемнәргә берләштереп таблицага тутырабыз. Бу эшне без төркемнәрдә эшлибез. Төркемнәрдә эшләгәндә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотабыз.Уйлап, киңәшләшәбез, уртак фикергә киләбез.
Сезгә 1 минут вакыт бирәм. Башладык.
Карточка№1 Вариант №1 Кызыл, кояшлы, зур, күтәренке, зифа буйлы, алмачуар, коточкыч, язгы-көзге, ачык зәңгәр, очсыз-кырыйсыз. |
Карточка№1 Вариант №2 Ак , кышкы, әче , оялчан, гадәттән тыш, халыкара, беркатлы, катлы-катлы , аз сүзле, бала-чагалы. |
-Беренче төркем җавап бирә. 1нче баганага нинди сүзләрне яздыгыз?
-Икенче төркем җавап бирә.
-2 нче баганага кайсы сүзләрне яздыгыз? Тыңлап торабыз
3,4 нче баганадагы сүзләр тикшерелә.
-Ә бу сүзләрне нәрсәгә карап, төркемләдегез?(язылышына, ясалышына)
-Димәк бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Теманы әйттерү)
Әйе, укучылар, бүгенге дәреснең темасы сыйфатларның ясалышы һәм язылышын, сыйфат ясагыч кушымчаларны карап китәрбез.
-Беренче баганага игътибар итик.
-Бу сыйфатлар ничек ясалган?(бер сүздән, бер тамырдан тора)
Димәк, болар нинди сыйфатлар? (тамыр)
Икенче баганага игътибар итик. Бу сыйфатлар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган? Бу кушымчалалар сүзнең мәгънәсен үзгәрткәнме? Димәк, бу сыйфатлар ничек атала? (ясалма)Тагын бер кат игътибар итик. Ясалма сыйфатлар нинди сүз төркемнәреннән ясалган? Ясалма сыйфатлар күбрәк исем һәм фигылләргә махсус кушымчалар ялганып ясала.
Дәреслек белән эш.
–Әйдәгез, дәреслекләребездә бирелгән сыйфат ясагыч кушымчалар белән танышып китәбез. 46 нчы битне ачып укыйбыз. –лы,-ле,сыз, -сез, -гы,-ге,-кы,-ке, -чан,-чән, -ма,-мә, -ынкы, -енке, -ма,-мә, -гыч,-геч,-кыч,-кеч, -гыр, — гер, -чыл,-чел – сыйфат ясагыч кушымчалар.
3 нче баганага нинди сүзләрне яздыгыз?( һәр баганада бирелгән сыйфатларны аңлатып бирү, нәтиҗә чыгарып бару)
Димәк укучылар сыйфатлар ясалышлары ягыннан 5 төрле була, ә төзелешләре ягыннан – бары ике төрле генә була дигәнне истә тотарга тиеш. Төзелешләре ягыннан -2 төрле: тамыр, ясалма була: ясалма сыйфатлар ясагыч кушымчалар ярдәмендә, ике яки берничә сүздән ясалган кушма, тезмә, парлы сыйфатлар керә.
Эшчәнлек кртасы белән таныштыру (плакат) Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре, аларны сөйләмдә куллану, сыйфатларның телебездәге тормыштагы әһәмиятен карап китәрбез.
Дәреслекләребездәге бирегән кагыйдәне эчтән, мөстәкыйль рәвештә укып чыгабыз.
Яхшы, укучылар.Төркемнәрдәге эшебезне дәвам итәбез. Яшел төсле карточкаларны алабыз.
Дәфтәрләрдә эш.
Монда сезгә өч җөмлә бирелә. Ясалышы ягыннан сыйфатларның тиешлесен сайлап алабыз. Киңәшләшәбез, уртак фикергә килеп, бу җөмләләрне эш дәфтәрләренә язып куябыз.
Сезгә 2 минут вакыт бирелә.
Карточка№2 Вариант №1 Әниләр – дөньяда ( тамыр сыйфат) кешеләр. Һәркем өчен әни -(ясалма сыйфат). Алар һәрвакыт ( тезмә сыйфат). Сүзләр: иң якын, олы йөрәкле, кадерле |
Карточка№2 Вариант №2 Бәйрәмгә без әнигә (тамыр сыйфат) розалар бүләк итәбез. Табынга ( ясалма сыйфат) ризыклар куябыз, (парлы сыйфат) теләкләр телибез. Сүзләр: матур-матур, тәмле, ак. |
Игътибар, вакыт тәмам. Әйдәгез, тикшерәбез. (Документкамерада тикшерү)
Физминутка(экранда күзләрне ял иттерү өчен күнегү)
Гөл сабагы күренде
Һәм кояшка үрелде.
Тибрәнде талгын җилдә,
Сокланды гүзәл җиргә.
Буй-сыннарын турайтты,
Бик матур чәчәк атты
Яхшы, укучылар. Ал төсле карточкаларны алабыз. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен истә тотабаз.
Уен “Килешәм- килешмим”
Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Дәлилләгез.
Карточка №3 Вариант №1
1. Зәңгәр- парлы сыйфат.
2. Ачык ?яшел — аерым языла.
3. Кара? күзле — тезмә сыйфат.
4. Яз?гы — сызыкча аша языла2
Карточка №3 Вариант №2
1. Шатлык?лы — ясалма сыйфат.
2. Сыек? зәңгәр — тамыр сыйфат.
3. Зифа?буйлы – аерым языла.
4. Эш?чән — сызыкча аша языла .
-Афәрин, укучылар. Булдырдыгыз.
Балык алымы (фишбоун)
Игьтибар. Парталарда тагын бер эш төре ята- ул зур кәгазь. Әйтегез әле, ул нәрсәгә охшаган? (Әйе, балалар, бу балык схемасы).
Ул ничә өлештән тора дип уйлыйсыз? (4-башы, өстәге сөякләр, астагы сөякләр, койрык)
Бик дөрес. Хәзер безгә бу схеманы тутырырга кирәк. Балык башы- ул безнең дәрестә өйрәнгән дәрес темасы, өстәге сөякләр- сыйфатлар ясалышы ягыннан төрләре, астагы сөякләргә сез мисаллар , ә койрык ул- нәтиҗә (ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була). Эшләрегезне тәкъдим итәсез.
Сезнең алдыгызда нэтбуглар. Анда сезгә теманы үзләштерү буенча тест бирелгән. Шуның нигезендә белемегезне тикшереп карыйк. Билгеләр куела.(Диаграмма формасында укытучы ноутбугында билгеләрне күрсәтү)
Рефлексия. Телебездә сыйфатлар ни өчен кулланабыз? Әйе, укучылар тормышның кайсы гына өлкәсенә карасак та һәр һөнәр иясе матур, ягымлы итеп сөйләшергә тиеш. Без сыйфатларсыз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.
Укучылар, без дәрестә нәрсә өйрәндек, нәрсә белдек, партадагы чәчәкләр ярдәмендә үзегезнең алган белемнәрегезгә бәя бирегез.
Эшчәнлек картасы өстендә эш. (пакат№2)Мин беләм, өйрәндем.- (чәчәкләр ябыштыру)Чәчәкләрне ябыштырган вакытта һәр укучы үзлегеннән нәрсә белүен дуслары белән уртаклаша.
Билге кую.
Сезгә үзегезнең төркемнәрдә эшләп, җавап бирүегез ошадымы. Үзегезнең эшегезгә сез нинди бәя бирәсез. Кунакларга да күрсәтегез әле.
Дәреснең истәлеге итеп, мин сезгә буклетлар бүләк итәм. Монда бүгенге дәресебезнең темасы, сыйфатлар турында өстәмә мәглүмат бирелгән. Өй эшен эшләгәндә дә сез аны куллана аласыз
Өй эше буклетта күрсәтелгән, сез аны үзегез сайлап аласыз.
1) 97 нче күнегү
2) Минем әнием кечкенә күләмле хикәя язарга.
3) Сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып алырга.
Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт.
Кулланылган әдәбият
- Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен): 5-9 нчы сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2015 ел
- Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). Казан. “Татарстан китап нәшрияты”, 2015 нче ел.
- Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994
- Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. — Казан, “Мәгариф” , 2005.
- Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар / Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2006, — 207б
- Электрон чыганаклардагы һәм интернет – ресурслардагы материаллар:
https://edu.tatar.ru (укытучылар өчен виртуаль методик берләшмәләр).
тү берләшмәсе). http://pedsovet.su / (Укытучыларның үзара ярдәм и
Кушымта
Дәрескә буклет
xn--j1ahfl.xn--p1ai
Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы
Тема : Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы
Максат:
белем бирү : ясалышлары буенча рәвешләрне төрле төркемнәргә туплау һәм аларны дөрес язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү;
үстерү : фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;
тәрбияви : табигатькә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау.
Дәрес тибы : УМ кую һәм чишү.
Җиһазлау : электрон презентация, дәреслек ( Р.Хәсәншина “Татар теле “ 6 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел) 148-149 нчы битләр.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлашу.
а) Класста психологик уңай халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар ! Хәерле имин көннәр барыгызга да!
Көнне башланганда һәрбер кеше изге теләкләр теләргә , бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Иртәне яхшы сүз белән башласаң , көнең дә матур үтәр, диләр. Укучылар , әйдәгез , бер-беребезне, кунакларны яңа көн белән котлыйк.
Яңа көн тынычлык алып килсен!
Әти- әниебезгә һәм барча кешегә ягымлы булыйк!
Яңа көндә яңа “5” леләр алыйк!
Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк !
Менә шулай бер-беребезгә ягымлы булып, тәмле сүзләр генә әйтеп дәресебезне башлыйк әле.
ә) белемнәрне тигезләү. 2.3 слайдлар.
2) – Димәк, без үткән дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?
К.җ.:
Без үткән дәрестә рәвеш турында гомуми төшенчә алдык. (Модельне искә төшерергә) .4 слайд.
Үзбәя.
3) Өй эшен тикшерү:
а) 338 нче күнегү;
ә) ярым иҗади: 339 нчы күнегү;
б) иҗади: 340 нчы күнегү.
Үзбәя.
УМ кую ситуациясе.
Өзекләрне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләрне табып, мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз һәм дәрескә УМ куегыз. 5 слайд.
Бирелгән өзекләрдән рәвешләрне табыгыз һәм мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз һәм дәрескә УМ билгеләгез. 6 слайд.
К.җ.:
— Бирелгән мисаллар арасында тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә рәвешләр бар. Димәк, без бүген рәвешләрнең ясалышы турында сөйләшербез.
Үзбәя.
Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.
II. УМ адымлап чишү.
Модельләштерү.
341 нче күнегү. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләрен модельдә
чагылдырыгыз. 8 слайд.
Нәтиҗә чыгарыгыз. Димәк, ясалышы ягыннан рәвешләр ничә төрле булалар ?
К.җ.: Ясалышы ягыннан рәвешләрнең 5 төре була: тамыр, ясалма, кушма, парлы , тезмә.
Рәвешләрнең ясалышын аңлату. 9, 10 слайдлар.
5. 342 нче күнегү. Бирелгән сүзләрдән ясалма рәвешләр ясап языгыз.
К.җ.:
Якын-ча, гарәп-чә, әүвәлге-чә, яңа-ча; төлке-дәй, сөлек-тәй, без-дәй, ут-тай, кар-дай; тере-ләй, теге-ләй; ел-лап, сәгать-ләп, берәм-ләп; яшер-тен, әкер(ен)-тен; ярма-лата, күрә-ләтә, акча-лата, кием-ләтә.
Үзбәя.
343 нче күнегү. Җөмләләрне укыгыз, рәвешләрне ияргән сүзе белән
аерып языгыз, ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз.
К.җ.:
1. Һәрвакыт (хәрәмләшүе белән) – кушма рәвеш кушылып языла;
төрлечә (акланырга тотынды) – ясалма рәвеш, -чә кушымчасы ярдәмендә ясалган.
2. Ишекле-түрле (йөренә) – парлы рәвеш сызыкча аша языла, антоним сыйфатларны парлап ясалган; әледән-әле (карый) – парлы рәвеш сызыкча аша языла, сүзләрне кабатлап ясалган.
3. Әкрен (исеп куйды) – тамыр рәвеш, язылышында үзенчәлек юк.
4. Яшьләй (тырыш) – ясалма рәвеш, -ләй кушымчасы ялганып ясалган.
5. Аннан-моннан (киендем) – парлы рәвеш сызыкча аша языла, антоним алмашлыкларны парлап ясалган.
6. Болай (ягымлыланып китүе) – ясалма рәвеш, -лай кушымчасы ялганып ясалган; чамадан тыш (ягымлыланып китүе) – тезмә рәвеш аерым языла, ике сүз тезмәсенең бер төшенчәне белдерүеннән барлыкка килгән.
III. Рефлексия, бәяләү.
-Дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?
Нәрсәләр белдек ? (укучыларның җаваплары тыңлана)
Модельдә күрсәтәбез. 12 слайд.
3. Дәрескә гомуми бәя кую.
2. Өй эше: 344 нче күнегү. Дәреслектәге текст буенча изложениегә әзерләнергә.
— Дәресебез тәмам. Дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, афәрин!
Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе
Тема :
Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы
дәрес эшкәртмәсе, татар теле ,
6 нчы сыйныф
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы
infourok.ru
Урок по татарскому языку «Сүз төзелеше һәм ясалышы темасын гомумиләштереп кабатлау» (3 класс)
Шаймарданова Р.Ф.
3нче сыйныф
“04” декабрь, 2013 ел
ТЕМА: СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ЯСАЛЫШЫ ТЕМАСЫН
ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ .
МАКСАТ : 1) Укучыларның сүз төзелеше һәм ясалышы темасы буенча
алган белемнәрен: темага кагылышлы төшенчәләрне, сүзләрне
төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерүне искә төшерү;
ясалышы ягыннан аера, дөрес яза , сөйләмдә урынлы куллана
белү күнекмәләрен ныгыту.
2) Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен,
иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3) Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен
формалаштыру.
ҖИҺАЗЛАУ:
Техник чаралар: проектор, экран, ноутбук.
Таратма материал: кәгазь битләре, карандаш, карточкалар.
ДӘРЕС ТИБЫ : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.
КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :
— КОНЭРС
— МИКС-ПЭА-ШЭА
— СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше
1) Исәнләшү.
2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.
3) Дәрес максатын хәбәр итү.
— Без сезнең белән “Сүз төзелеше һәм ясалышы” дигән зур теманы өйрәнүне тәмамладык. Бүгенге дәрестә төрле структуралар кулланып бу тема астында үткәннәрне тагын бер кат искә төшереп үтәрбез, алган белемнәрне ныгытырбыз.
II. Актуальләштерү
Сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк — …
Тамырга ялганып килә торган кисәк — …
Тамырга ялганып, сүзнең мәгънәсен үзгәртә торган кышымча — …
Бер тамырдан ясалган яңа мәгънәле сүзләр — …
Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган яңа мәгънәле сүзләр — …
Ике тамыр кушылып ясалган сүз — …
Сызыкча аша языла торган ике сүздән ясалган сүз — …
— Молодцы. 2нче слайдта бирелгән башваткычларның җавабында нинди сүз яшеренгән икән?
Хайван түгел икенчесе,
Оча торган җәнлек.
Икесе бергә: күлдә йөзә,
Кем кошны әйтеп бирә. (Аккош)
Аккош сүзен ясалышы ягыннан нинди сүз икәнлеген атагыз. (Кушма сүз)
Хәзер 3слайдка күз салыгыз.
ак – (кара)
өс – (баш)
хатын – (кыз)
ир – (ат)
бала – (чага)
көн –(төн)
Бу сүзләрне ясалышы ягыннан нинди сүз икәнлеген атагыз. (Парлы сүзләр)
Бу рәттә нинди сүзләр урнашкан?
Урман, күз, көн, кыз. (Тамыр сүзләр)
III. Белемнәрне тикшерү
Укучыларга сүзләр язылган карточкалар таратыла.
— Алдагы эш КОНЭРС структурасы ярдәмендә үтәлә. ( 4 җиргә тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләр дип язылган плакатлар эленгән). Хәзер сезгә ясалышы ягыннан нинди сүзләр эләгүгә карап үз плакатларыгыз янына чыгып басасыз. Дөрес бастыгыгыз микән? Төркемнәрдә бер-берегезгә үзегезнең сүзегезнең ясалышын аңлатасыз. Ялгыш баскан укучыга үз плакатын табарга ярдәм итәсез. Кемнең чәче кыскарак, шул беренче аңлата башлый, башладык!
— Эшне МИКС-ПЭА-ШЭА структурасы буенча дәвам итәбез. Музыка уйный башлау белән төрле юнәлештә хәрәкәтләнә башлыйсыз, музыка бетү белән парлашасыз (парсыз калган укучы кулын күтәрә, аңа пар табарга ярдәм ителә) һәм үз сүзегезнең ясалышын парыгызга аңлатасыз. Бер-берегезнең сүзен истә калдырырга тырышасыз. Кемнең буе озынрак шул беренче булып аңлата башлый. Башладык!
— ( Музыка яңгырый, туктый). Ислам, парыңның сүзен аңлат әле. (Шушы рәвештә 3тапкыр кабатлана).
— Рәхмәт, урыннарга утырабыз.
2. Алдагы эш СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ структурасы ярдәмендә үтәләчәк.
— Моның өчен сезнең өстәлләрегездә битләр куелган. Һәрберегез битләрне ала һәм урталай бөкли. Урталай бөкләнгән битне яңадан урталай бөклибез. Моны барыбыз да бергә эшлибез, күтәреп күрсәттек. Аннан урта почмакны чак кына бөклибез. Хәзер битне ачтык, эзләр буенча карандаш белән йөртеп чыгабыз. Урта кечкенә шакмакка исемегезне, төркем номерын язып куясыз. Битнең калган 4 өлешен номерлыйбыз һәм парларыбыздан ишеткән сүзләрне бүлеп битнең 4өлешенә язып куябыз. Нинди номер астында утырсагыз, битнең шул номерлы өлешендәге сүз белән җөмлә төзеп язасыз. Соңнан сәгать теле юнәлеше буенча үзегезнең битегезне күршегезгә бирәсез. Бу эш үз битегез үзегезгә әйләнеп кайтканчы дәвам итә.
— Вакыт башланды.
— Вакытыгыз бетте. Кәгазь битегезне күршегезгә бирәсез, бирелгән сүз белән җөмлә уйлыйсыз. Вакыт башланды, уйланган җөмләгезне язып куясыз.
— … өстәлдәге … номерлы укучы кәгазь битендәге җөмләләрен укып күрсәтсен әле. (Берничә укучыдан җөмләләре укытыла.)
— 2нче номерлылар барлык укучыларның да кәгазь битләрен җыеп, өстәлгә китереп куясыз.
Физкультминутка
Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да матур итеп басабыз һәм күнегүләрне кабатлыйбыз.
IV. Рефлексия.
4нче слайдка күз салыгыз. Онык әбисенә хат язган, ләкин хатта хаталар юк микән? Сезгә шуны билгеләргә кирәк булачак.
Кадерле әбием!
Сине 8нче Март Хатын кызлар көне бәйрәме белән котлыйм. Сиңа озын гомер, сәламәтлек телим. Тиздән кунакка кайтам. Әбием , өч почмак пешереп каршы алырсың әле. Сиңа бүләккә аш яулык алып кайтырмын.
Песием анда ничек яши? Аңа күз колак була күр инде.
Исән бул ,әбием, чирләмә. Сәлам белән оныгың.
(Җибәрелгән хаталар: хатын-кыз, өчпочмак, ашъяулык, күз-колак).
V. Йомгаклау.
— Без сезнең белән бүген нинди теманы кабатладык?
Бу тема астында алган белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булачакмы? “Сүз төзелеше һәм ясалышы” темасы сезне нәрсәгә өйрәтте? (Яңа сүзләр ясарга, аларны дөрес язарга, бер-берсеннән аера белергә, сөйләмдә кирәкле сүзне кулланырга).
Өй эше: “Әдәби уку” дәреслегеннән тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләр кергән җөмләләр язып килергә. Уңышлар сезгә!
infourok.ru
“ Сүз ясалышын һәм сүз төзелешен кабатлау”
Данные об автореАвтор(ы):
Гайнанов Руслан НаилевичМесто работы, должность:
МБОУ «Многопрофильный лицей» п.г.т. Кукмор, Кукморский район РТ, учитель татарского языка и литературыРегион:
Республика Татарстан Характеристики урока (занятия)Уровень образования:
среднее (полное) общее образованиеЦелевая аудитория:
Учащийся (студент)Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)Класс(ы):
5 классКласс(ы):
10 классКласс(ы):
11 классПредмет(ы):
Родной языкЦель урока:
1.Сүз ясалышы турында белем – күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.
2.Кушымча төрләрен гамәлдә дөрес куллана белергә өйрәтү.
3.Балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.
4.Мәхәббәт хисе турында сөйләшү.
Тип урока:
Урок обобщения и систематизации знанийУчащихся в классе (аудитории):
13Используемые учебники и учебные пособия:
Р.Вәлиевнең китаплары.
Дәреслек: 5 нче класс. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 2010
Используемая методическая литература:
Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова «Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту», 5 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма, Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2007
Используемое оборудование:
компьютер, интерактив такта.
Используемые ЦОР:
компьютер слайдлары,тестлар, карточкалар
Краткое описание:
1.Оештыру өлеше. 1) Укучыларның фикерен дәрескә туплау, аларда дәрестә эшләү теләге булдыру. 2) Дәрес максаты белән таныштыру. 2.Актуальләштерү. 1) Өй эшен тикшерү, 298 нче күнегү – 132 бит. 2) Кагыйдәләрне искә төшерү: а) сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә? б) ничә мәгънәле кисәк бар? в) нәрсә ул сүзнең тамыры? г) нәрсә ул сүзнең нигезе? д) кушымча нәрсә ул? 3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1) Интерактив такта янында эш. – мәгънәле кисәкләр буенча мисаллар — сүзләрнең кушымча төрләрен язып чыгу -гади кроссвордны чишү — тест эшләү — карточкалар белән язма эш ( тәрбияви момент) — кроссвордны чишү 4. Өйгә эш Сүз төзелеше буенча йомгаклау контроль эшкә әзерләнеп киләсе 5.Йомгаклау 1) Сорау бирү-җавап алу 2) билгеләр куюДәрес планы
Тема: Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше иленә сәяхәт (кабатлау).
Максат: 1.Сүз ясалышы турында белем – күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.
2.Кушымча төрләрен гамәлдә дөрес куллана белергә өйрәтү.
3.Балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.
4.Мәхәббәт хисе турында сөйләшү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер слайдлары, интерактив такта, карточкалар, тестлар, Р.Вәлиевнең китаплары.
Дәрес планы
1.Оештыру өлеше.
1) Укучыларның фикерен дәрескә туплау, аларда дәрестә эшләү теләге булдыру.
2) Дәрес максаты белән таныштыру.
2.Актуальләштерү.
1) Өй эшен тикшерү, 298 нче күнегү – 132 бит.
2) Кагыйдәләрне искә төшерү:
а) сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә? б) ничә мәгънәле кисәк бар?
в) нәрсә ул сүзнең тамыры?
г) нәрсә ул сүзнең нигезе?
д) кушымча нәрсә ул?
3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1) Интерактив такта янында эш.
– мәгънәле кисәкләр буенча мисаллар
— сүзләрнең кушымча төрләрен язып чыгу
-гади кроссвордны чишү
— тест эшләү
— карточкалар белән язма эш ( тәрбияви момент )
— кроссвордны чишү
4. Өйгә эш .
Сүз төзелеше буенча йомгаклау контроль эшкә әзерләнеп киләсе
5.Йомгаклау
1) Сорау бирү-җавап алу
2) билгеләр кую
Дәрес барышы.
— Исәнмесез, балалар. Дәресебезне башлыйбыз. Иң элек сүзне дежур укучыга бирәбез. Гадел, рәхим ит.( Бүген 21 февраль.Шимбә көн. Дәрестә барсы да бар. Безгә өй эше 298 нче күнегү бирелгән иде, анда калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төзелешен язып тикшерергә кирәк иде.)
— Бик яхшы. Әйдәгез өй эшен тикшереп китик. Сүзне Алинәгә бирәбез.
— Алинә һәм башка укучылар өй эшен сөйлиләр.
— Укучылар, алдагы дәресләрдә без нинди тема өйрәнгән идек әле?
(сүз ясалышы һәм сүз төзелеше темасын). Бүген без сезнең белән сүз ясалышын һәм сүз төзелешен кабатлап китәбез. Иң элек кагыйдәләрне искә төшерик әле. а) сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә?
б) ничә мәгънәле кисәк бар?
в) нәрсә ул сүзнең тамыры?
г) нәрсә ул сүзнең нигезе?
д) кушымча нәрсә ул? ( Укучылар җавап бирә ).
— Бик дөрес. Ә хәзер тактага карыйбыз һәм биремне укыйбыз. (мәгънәле кисәкләр буенча мисаллар).
Сүзләрне укыгыз.Кайсы сүзләр иҗекләргә, кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә бүленгән?
• Ки- лер- ләр кил- ер –ләр кү- ңел- ле күңел- ле кы- зым кыз- ым у- лы- быз ул- ыбыз кө- ле- гез көл- егез ки- лер-ләр кил- ер- ләр
— Яхшы укучылар, бик дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер сүзләрнең кушымча төрләрен язып чыгабыз.
— Яманлыкны көннәр
— күзлек күзлекләр матурлыкны әниемнең тәрәзәдән бишенче кызчыклар юлчылар күңелле эшләделәр дускайлар иреннәрем өстәлдән шифалы
— Укучылар тактада чыгып берәм берәм эшлиләр
— Молодцы, бик дөрес. Укучылар тактага карыйбыз монда безгә гади кроссворд бирелгән.
— Бирем. Шигырьләрдән өзекләрне укыгыз.Күп нокталар урынына куелырга тиешле сүзләрне шакмакларга языгыз.Аларның мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтегез.
— Ягез, кайсыгыз җитезрәк? Кем тактага чыгып биремне эшли?
— Бу биремне бер хатасыз гына Булат башкарып чыкты. Рәхмәт, Булат.
— Укучылар, киләсе биремне язмача башкарырга кирәк булачак.Мин сезгә тест өләшәм, сорауларны игътибар белән карагыз.
Сүзясалышы буенча тест
1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәт:
а) кай-та-лар сү-зем-не
ә) кит-ә-сез эш-лә-гән
2.Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күрсәт:
а) са-бын са-тып са-ры-рак
ә) кар-лар сөз-геч-кә яшь-лек
3.Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:
а) белгеч юлдаш йонлач
ә) мәктәпкә яшьрәк балалар
4.Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:
а) бәйрәмнәр биегрәк килмәде
ә) һәйкәлнең күрделәр иптәшеңнән
5.Модальлек кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:
а) кызгылт дускай күлләр
ә) матурлык сүзчән сердәш
6.Дуслык сүзенең нигезе нинди ?
а) тамыр
ә) ясалма
7.Тамырдаш сүзләрне күрсәт:
а) кешелек кешелекле кешелексезлек
ә) җырлы җырсыз җырчы
8. Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләрне күрсәт:
а) элгеч эзтабар җиләс
ә) сүзчән кайтыр уйламаган
б) сандугач карлыган яфрак
— Укучылар ә хәзер әйдәгез җавапларыгызнын дөреслеген тикшерәбез.
Тест җаваплары
1.ә) кит-ә-сез эш-лә-гән
2.а) са-бын са-тып са-ры-рак
3.а) белгеч юлдаш йонлач
4.ә) һәйкәлнең күрделәр
иптәшеңнән
5.а) кызгылт дускай күлләр
6.ә) ясалма
7.а) кешелек кешелекле кешелексезлек
8.б) сандугач карлыган яфрак
— Балалар хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, шигырьне игътибар белән укыйбыз һәм кара белән белдерелгән сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерәбез.
Татарстан
Яшьлекнеңтаңында мин күпме
Хыялыйсарайлар кормадым!
Хыялны канатлы кош итте,
Туган җир, тик синең җырларың.
Без-дусларга ак күгәрчен,
Дошманнарга– арыслан.
Безгә шундый иман бирдең,
Көч бирдең, Татарстан.
Янымда син булган чагында
Ялгыз да, ятим дә булмамын!
Мәңгелек көч алам Иделдән,
Җаныма коя күк Чулманың.
Безгә бит бергәләп кичәсе
Дөньяның давыллы елларын …
Тик бәхет ягына
ИлтсеннәрВатаным юллары (Укучылар телдән җавап бирәләр).
Тәрбияви момент .(Укучылар белән Татарстан, туган ил, туган җир турында сөйләшү, туган илне ярату турында әңгәмә кору, һәм мәхәббәт хисе турында да сөйләшеп алу, Р.Вәлиевнең мәхәббәт турында шигырьләре).
— Балалар, без бүген нинди теманы кабатлап үттек әле( сүз ясалышын һәм сүз төзелешен кабатлау) тактага игътибар белән карыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез(кроссворд чишү).
Кроссворд
1.Исемнәрдәге килеш һәм тартым , фигыльләрдә зат-сан,-ып,еп;-у,-ү һ.б.кушымчаларның уртак исеме.2.Сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын үзгәртә торган кисәк. 3.Чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерә торган кушымчалар.4.Сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк (укучылар җавап бирәләр)
— Ә хәзер кроссворд җавапларын тикшерәбез. Игътибар белән тактага карагыз.
— Җаваплар:
— бәйләгеч
— кушымча
— модальлек
— тамыр
— Укучылар дәресебез шуның белән ахырына якынлашты. Бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Мин бик канәгать калдым. Дәрестә актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән балаларга бишле, дүртле билгеләре куям. Өйгә эш “Сүз ясалышы һәм төзелеше темасы буенча йомгаклау контроль эшкә әзерләнергә” Чыгарга мөмкин . Сау булыгыз.
www.openclass.ru