cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Минем энием турында сочинение 5 класс – Сочинение «Минем әнием» | Социальная сеть работников образования

Татарча сочинение «Минем әнием|Минем энием» |

Сочинение на татарском языке на тему “Минем әнием”/”Минем энием”Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, “әни” дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер “әни” дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки “әни” дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.
Әни… Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, “әни” дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем “әни” сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. “Әнием” дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән “кызым” диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.
“Балачак − шук чак”, диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
(Р. Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”)Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Минем энием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

tatar16.ru

МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ. сочинение | Социальная сеть работников образования

Хусаинова Инзиля Загировна

МОУООШ с. Сапеево  

Азнакаевского района

Республики Татарстан

Российской Федерации

ученица  4-го класса

преподаватель Харисова Э.А.

МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ.

“Укытучы! Нинди изге исем!

“Әни” сүзе кебек кадерле.”

        Ишетәсезме?! Нинди матур, күңелгә якын тавыш ишетелә. Сабый елый. Бу баланың дөньяга беренче аваз салуы. Ул күзен ача һәм тирә-якка сорау тулы карашы белән төбәлә. Тирә-юньдә таныш булмаган кешеләр, предметлар, гомумән, бөтен нәрсә ят аңа. Менә шушы минуттан башлана инде баланың яшәеше. Шуңа да бит кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора.

              “ Укытучы”… “Мәктәп”! – Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

                      “Укытучым” дип телем әйткән чакта,

            “Мәктәбем” дип йөрәк эндәшә.

        Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәһес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә.

             Ил карты да аңа, башын иеп,

                     “Мөгаллим”, дип, зурлап эндәшә…

        Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

        “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…” дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Хәмидуллина Айгөл Рәсил кызы матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар – барысы да истә. Иң истә калганы: парталар артына малайларны кызлар белән аралаштырып утырту. Әй, шул вакыттагы дулкынланулар. Бигрәк тә кызларның тарткалашуларын күрсәгез иде. Ә соңрак, бераз чәч тартышулар, төртешүләр булгалап алса да, бер-беребезгә ияләнеп беттек.

        Беренче укытучым Хәмидуллина Айгөл Рәсил кызы 1982 нче елның 5нче августында Урманай авылында туа. Башлангыч белемне шунда ала. Үсмер чактан ук укытучы булу теләге аны Бөгелмә педагогия училищесына алып китә. Аны яхшы гына тәмамлаганнан соң, ул Яр Чаллы педагогия институтына читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Башта ул Әсәй мәктәбендә, аннары Кәкре Елга мәктәбендә башлангыч сыйныф җитәкчесе булып эшли. Безнең бәхеттәндер ме, мин укырга керәсе елны, Айгөл Рәсил кызы Сәпәй мәктәбенә укытырга килә.

        Әле бүгенгедәй күз алдымда. Без, беренче сыйныфка баручылар һәм өлкән сыйныф укучылары, “Белем бәйрәменә” репетициягә җыелдык. Шунда зифа гына буйлы, коңгырт кара чәчле, матур гына киенгән бер укытучы килеп керде. Ул безнең кулларны матурлап, башларны тигезләп куйды. Шуннан соң көлемсерәп кенә “Шушы мыни минем булачак укучыларым?!”- дип безнең турыда сорады. Шул вакытта мин эчемнән генә “Әһә!  Бу безнең булачак укытучы апабыз,”- дип куанып куйдым.

Шул көннән бирле Айгөл апа укучыларның кадерле укытучысы, хезмәттәшләренең киңәшчесе, ярдәмчесе булды. Ул безне тәүге көннән үк үзенә гашыйк итте.

        Беренче тапкыр укырга бара башлаган көннән алып, мин әти белән әнидән дә алдарак мәктәпкә чыгып китәм. Дөресрәге, чабам. Көн саен шулай. Чөнки мәктәбемне бик яратам. Сыйныфташларымны, укытучыларымны күргәч, миңа бик рәхәт була. Үземне аның янында көчле итеп, бар нәрсәдән якланган итеп сизәм. Укытучым елмаеп караса, ул көнне шатлыгым эчемә сыймый. Ул безгә, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Безнең сыйныф укуда да, дәрестән тыш үткәрелгән чараларда да алдынгылыкны беркемгә дә бирми. Үземнең һәм укытучымның тырышлыгы нәтиҗәсендә мин инде дүртенче ел рәттән бишле билгеләренә генә укып барам.

        Без сыйныфта 11 укучы. Һәркайсыбызның үзенең соравы, борчуы. Ләкин укытучы апамның барыбызга да акыллы киңәшләре, тулы җаваплары һәрвакыт әзер иде.

Балаларның теле кыңгырау,

       Бер чыңгылдый, ява мең сорау.

  Барсына да җавап биргәнсез,

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

        Сердәшчебез, киңәшчебез, икенче әнкәбез булган Айгөл апаны беркайчан да онытмабыз. Аның исеме йөрәк түрендә. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, беренче укытучым, мең рәхмәт!

         Рәхмәт Сезгә, беренче укытучым!

Рухыбызга иман салдыгыз.

     Барыбызны тигез, якын күреп,

  Балагыздай каршы алдыгыз.

        Укытучым минем, сүнмәс назым,

Якты язым – балачакларым,

        Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

   Күңелемдә Сезне саклармын.

Халык шагыйре Фәнис абый Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре җырга әйләнеп, укытучыларга багышлап язылган күп җырларның берсе булса да, рәсми рәвештә кабул ителмәсә дә, басылып чыгуга ук   укукытучы һөнәренең гимнына әйләнде шикелле.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса, көч һәм сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

Сез иң гүзәл кеше икәнсез…”

 Бу җырда укытучыга булган хөрмәт, мәхәббәт, аны зурлау, аны кадерләү ачык чагыла.

        Моңарчы шагыйрьләр иҗатында, укучылар белән ата-аналар күңелендә булган укытучыга хөрмәт һәм зурлау, ниһаять, быел иң биек трибуналардан яңгырап, “Укытучы елы” булып әверелде.

Көн саен сине мәктәптә елмаеп каршы алган, укырга-язарга, санарга гына түгел, сиңа тормыш нигезләрен өйрәткән кешелекле кешене зурлау елы. Яратасыңмы син укытучыңны? Сине мактаганда гына түгел, ачуланганда да, эш таләп иткәндә дә, кисәткәндә дә хөрмәт итәсеңме? Ул бит боларның барысын да синең өчен эшли. Синең эшең барып чыкмаганда, ул борчылмыйдыр, дисеңме? Синең уңышларыңа сөенмидер, дисеңме?..

        Кешелекнең киләчәге — укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Укытучы үзенең Укытучы булуыннан оялмасын, ә горурлансын, чөнки ул җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе.

        Хөрмәтле укытучыларым! Армый-талмый эшләвегез, тынгысыз, киң күңелле һәм риясыз булуыгыз сезгә карата бетмәс-төкәнмәс ихтирам уята. Бүген никадәр генә авыр булмасын, сезнең йөрәкләрегездә балаларга , кешелеккә карата мәхәббәт кимеми. Һәр кешегә кирәкле, игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Гаиләләрегезгә татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын! Сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар!

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

Укытучыма, дияр идем, башым иеп.”

Список литературы:

  1. Мансуров З. Җырлап ачыла күңел, Казан, 1993.
  2. “Маяк” газетасы, 28 июнь, 2006.
  3. “Хәзинә” газетасы, 26 май, 2010 .
  4. Яруллин Ф. Шигырьләр җыентыгы, 2003.

nsportal.ru

Татарча сочинение «Минем этем» |

Сочинение на татарском языке на тему “Минем этем”Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак тап бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде.

Без аны җылы сөт белән дә, тәмле аш, файдалы боткалар белән дә сыйлыйбыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп иркәләнә. Мин аны һәркөн урамга алып чыгам. Үзе бәләкәй генә булса да, ул бик җитез, тиз йөгерә. Ул урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный. Без аны бик яратабыз.
Актырнак юынырга бик ярата. Ул тәмле итеп сөяк белән аш ашый. Мин аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.
Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышьгаа үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Урманның эченә үк кереп, әллә кайнардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.
Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Минем этем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

tatar16.ru

Сочинение «Минем гаилә» | Социальная сеть работников образования

Минем гаилә.

   Безнең гаилә дүрт кешедән тора:әтием,әнием,апам һәм мин.Гаиләбез бик тату ,тыныч һәм тырыш.Гаиләдәге һәрбер кеше үзенең эшен яратып башкара.Әнием балалар табибы булып эшли.Мин бу эшне бик авыр дип уйлыйм,чөнки бала кеше үзенең авыруын сәйләп бирә алмый бит.Әнием һәрвакыт үз өстендә эшли,күп укый.Ул балаларны дару белән генә түгел,ә йомшак сүзе ,көләч йәзе  һәм шифалы куллары белән дә давалый.Мин аның кирәкле һәм дәрәҗәле  эшендә уңышлар телим, авыру балалар саны азрак булсын иде.Хәзер бераз әтием турында язасы килә.Ул минем тыныч холыклы,тәртипле,кайгыртучан әти.Кирәк вакытта миңа математика фәненнән  булыша,чөнки  у л физико-математика фәннәре докторы. Ул безне тәртипле булырга,эшне азагына кадәр  эшләп  бетерергә һәм үзеңнең көченә ышанырга куша.

    Апам минем Мәскәү каласында эшли.Мин аны бик яратып,сагынып яшим, чөнки ул минем тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да матур.Үзенең фикер йөртүе белән, киңәшләре белән,эшчәнлеге белән,тырышлыгы белән күпләрне үзенә тарта. Шушы сыйфатлары  булганлыктандыр Мәскәү Университетын кызыл дипломга бетерде.Әни белән әтигә  бик зур куаныч булды. Минем дә апама охшысым килә һәм шулай булыр дип уйлыйм.

    Безнең гаиләбезнең буш вакытлары сирәк булса да, театрга барабыз,атна саен урманга төшәбез,табигатьнең һәр чорына  сокланабыз, күңелне сафландырып ял итәбез.Ял көне, әбидән калган гадәт буенча, әниебез камыр ашлары пешерә һәм матур итеп  өстәл әзерли , тәрле-төрле тәмле салатлар да  һәм аш та була.Минем дә вазыйфаларым бар:өй  җыештыру, идәннәрне  һәм табак-савытларынюу.Әлбәттә, төп эшем -тырышып уку.

    Әнием һәм әтием укытучы гаиләсендә туып,тәрбияләнеп үскәннәр,шуңа күрәдер, икесе дә бик тәртипле ,түземле,намуслы кешеләр. Алар һәрбер эшне киңәшләшеп эшлиләр.Туганнарының хәлен белешеп, булышып яшиләр.Әни безгә кешене тормышны яраткан кебек яратырга  кирәк ди.Һәрвакыт чиста күңел,намус белән,ярдәмчел яшәгез, ди.Бу язмада гына барысын эйтеп  бетереп булмый…Мин гаиләмне бик яратам ,хөрмәт итәм һәм горурланам! Җир йөзендә тынычлык булсын иде.Сау-сәләмәт булып,шатланып яшәсәк иде!

                                          Минәҗетдинова Резедә, 7 нче класс, 78 нче лицей,

                                                       укытучысы Сираева Р.Г.

nsportal.ru

Татарча сочинение «Дәү әнием|Дэу энием» |

Сочинение на татарском языке на тему “Дәү әнием”/”Дэу энием”
Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.
Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.

Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дэу энием” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

tatar16.ru

СОЧИНЕНИЕ “Минем булачак һөнәрем” | Социальная сеть работников образования

 МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОУЧРЕЖДЕНИЕ

     ОСНОВНАЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА

  с.САПЕЕВО АЗНАКАЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РТ

                                                               На отборочный этап                

Республиканского  конкурса  

сочинений о профессиях

                 «Билет в будущее»

СОЧИНЕНИЕ

“Минем булачак һөнәрем”

                          Работу выполнила:

                                      Латыпова Рамиля Рамилевна

                                             19 августа 1999 года рождения;

                         ученица 7 класса;

                                    домашний адрес: 423326,

                                           с.Сапеево,ул.Чапаева, дом 26,

                                     Азнакаевского района РТ;

               тел.5-59-17

                             Адрес школы:423326

                                      с.Сапеево, ул.Школьная,53

                                   Азнакаевского района РТ

                        Директор школы:

                                       Хуснуллин Айрат Бариевич

                                           Учитель: Кашапова Фирюза Ф.

2012 год

 

    Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген аңлаганга , әнием дә балалар  бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә, мин дә киләчәктә укытучы булырга  хыялланам.

     Укытучы эше җиңел түгел. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр,  укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыга-накларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бертигез күрү. Бу һөнәр зур сабырлык, түземлек, күп-кырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган эшеңә чиксез бирелгәнлек таләп итә.

      Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән ка-раганда, укытучы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак.

       Укытучы безне уйларыбыз белән үткән заманнарга сәяхәт иттерә, бүгенге көн белән таныштыра, киләчәк турында хыялланырга өйрәтә. Алар бездә   якты, матур тойгылыр тәрбиялиләр, кешеләрдәге, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакыралар. Безнең Сәпәй мәктәбендә шундый укытучылар шактый. Мин үземне  укыткан барлык укытучыларымны хөрмәт итәм һәм яратам. Ә иң яратканнарым — үзебезнең сыйныф җитәкчебез Гәрәева Лилия Александр кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз, “Әдәби туган як” түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Фәнилевна Кашапова.

   Фирүзә апа безгә татар теле һәм әдәбиятын, ә Лилия апа тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыта.Мин бу фәннәрне бик яратып укыйм.Чөнки бу дәресләрдә үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табасың. Фирүзә апабызның сочинение-ләр һәм иншалар язу дәресе ошый миңа. Без аларны ашыкмыйча гына язабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз күп төрле фактлардан, язарга теләгән фикерләрдән, тормышта булган вакыйгалардан иң кирәклеләрен генә сайлап язарга куша. Мин һәрчак  шул кагыйдәләрдән чыгып эш итәргә тырышам.

Әдәбият дәресләре исә матурлык дөньясына сәяхәттән гыйбарәт. Язучыларның  тормыш юлы, аларның әсәрләре белән танышкан саен — күңелең байый. Кыскасы,  Фирүзә Фәнил кызы миндә әдәбиятка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләде. Моның өчен мин аңа мең рәхмәтле!

Укытучым катлаулы ситуацияләрдә дә  үзе өчен файдалы, уңайлы якларны эз-ләп таба белә. Үзенең дәресләрендә даими рәвештә тәртипкә өйрәтә. Ә тәртип ул- физик матурлыкның һәм әхлакый тәрбиянең иң кирәкле шартларыннан берсе. Аның өйрәтүләрен тормышымда куллана белсәм, сайлаган һөнәремдә ялгышмам, дип уйлыйм.

 Киң күңелле, ягымлы, олы җанлы укытучым һәркайсыбызга тормыш сабак-ларын сеңдерергә тырыша, асыл киңәшләрен кызганмый. Ул безне үз балаларыдай якын күрә, хаталар булса, дөрес юл күрсәтә, сабырлыгын җуймый. Минем дә, аңа ошап, нәкъ шундый сыйфатларга ия булган укытучы буласым килә.

  Мәктәп тормышын шәхси тормыштан өстен куеп, бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган олы җанлы укытучым  тыйнак кына изгелек орлыклары чәчә, гыйлем тарата. Безнең белән уртак тел табып,   начарлыктан тыеп, яхшылыкка өйрәтүе өчен рәхмәт аңа. Укытучыбыз киң күңелле, олы җанлы.Ул — минем тормы-шымның якты бер өлеше,  аның урыны күңелемнең түрендә тәгаенләнгән. Төн йо-кыларын йокламыйча, укучыларым, дип өзгәләнгән, тәүлекнең һәр мизгелен безне уйлап үткәргән дә , яшь буынның әхлак — әдәбе дә хөрмәтле остазым кулында. Аңарда күпме сабырлык!  Әти — әниемне дә алыштыра ул кайбер чакларда. Кирәк вакытта мактап, кирәк вакытта әрләп – үзенең үгет – нәсихәтләрен миңа сеңдерә. Авыр мизгелләрдә   ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүчем дә Ул. Укучылар бит алар җансыз түгел. Әмма һәркайсына гаять осталык белән юл табып, үз ихтыярына буйсындыра  белә Фирүзә апа. Аның каршыңда холкыбызга хас түземлек, ягым-лылык, мөлаемлык, шул ук вакытта таләпчәнлек тә үз урынын таба.

Күзләреңдә очкын, ялкын,

Йөрәкләргә учак яктың,

Яраткан мөгаллимем.

Күңел тәрәзәләрен кактың,

Саф чишмәләр булып актың,

Яраткан мөгаллимем.

    Нәни чагымда – кулдан тотып язарга өйрәткән, үсә төшкәч – максатларымның җилкәне булган яраткан укытучым! Әгәр мин кайчан да булса, башкаларны соклан-дырырлык кеше, аның кебек мактаулы һөнәр иясе була алам икән, моның нигезендә укытучымның башлап әйткән иң гади сүзе торыр.      

Укытучы! Нинди изге исем,

“Әни” сүзе кебек кадерле.

     ”Укытучы” сүзе чыннан да изге, матур исем. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Бу һөнәрне сайлау тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз – үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз. Укытучы кешенең эш урыны – мәктәп. Мәктәптә бик күп балалар укый, аларның һәркайсының характерлары төрле була. Берсе шаян, берсе үз эченә йомык, ә берсе холыксыз булырга мөмкин. Шуңа да карамастан  укытучы кеше балаларны аңларга тырыша, ә моның өчен бик күп сабырлык таләп ителә.

    Хәзерге заманда  укытучы хезмәтенә тугрылыклы калучылар көннән — көн кими. Ә фидакарь укытучы үзенең яраткан эшенә вакытын да, сәламәтлеген дә кызган-мый. Сабыр һәм хыялый кешеләр шул алар! Шулай да аларның да нервлары  бар, йөрәкләре тибә! Күз алдына китерик әле: ничәмә — ничә сәгатьләр буе әзерләнгән, калын китаплардан, интернет – ресурслардан, газета-журнал төпләмәләреннән җый-ган мисаллар, ысуллар, алымнарның һәрберсен кайчан, ничек куллануны төгәл үл-чәүгә сала да, дәресне бәйрәм көткәндәй көтеп ала. Безгә ниндидер яңалык ачасын, кыйммәтле фикер уятасын, тормышыбызда  бик кирәк булачак белем бирәсен тоеп, коштай очып класска керә. Һәм …менә сиңа мә! Беребез  альбом актарып утыра. Укытучыбызны  күрми дә, ишетми дә. Икенчебез, юри үчекләгәндәй, тышка чыгып керергә сорый, өченчебез… Аның кычкырасы, класстан сөреп чыгарасы килә андыйларны. Ә укытучы  түзәргә, сабыр булырга мәҗбүр була. Мин дә үземдә хәзердән үк шушы сыйфатларны булдырырга тиеш. Яшьтәшләрем арасында укытучы яки тәрбияче булырга теләүчеләр бик сирәк, күбесе: “Кеше баласы белән интегәчәксең”,- диләр. Ә мин алай уйламыйм. Укытучы  нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала үсеп җиткәч, алган белемен, тәрбиясен кулланып, халкына хезмәт итә. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул, минемчә.

    Очучы батырлыгы, разведчик кыюлыгы — боларны кем генә аңламый! Ут сүнде-рүчеләрнең фидакарьлеге, авыруларга кан бирүчеләрнең олы җанлылыгы да һәркем-гә мәгълүм. Ә кыңгырау белән кереп, кыңгырау белән чыгып, шул ике кыңгырау арасындагы 45 минутның һәр секундында укытучы эшли торган батырлыкны кем үлчәп караган да, кем бу хакта сөйләгән һәм язган! Мин сайлаячак укытучы һөнәрен гомере буена  озата килүче тормыш батырлыгы бит бу!

   

nsportal.ru

инша энием — Boomle.ru

infourok.ru > Сочинение «Минем әнием” |

Минем энием. — Культурный дневник школьника

diary-culture.ru > Минем энием. — Культурный

Ответы@Mail.Ru: сочинение на тему минем

энием по татарскому…

touch.otvet.mail.ru > Ответы@Mail.Ru: сочинение на

Помогите пожалуйста, срочно нужно сочинение по татарскому…

znanija.com > Помогите пожалуйста,

Сочинение на тему минем энием

💡 Найдите правильный ответ на вопрос «Сочинение на тему минем энием …» по предмету Другие предметы, а если вы сомневаетесь в правильности ответов или ответ отсутствует…

iotvet.com > Сочинение на тему минем

Сочинение на тему минем энием — Неботан.com

Сочинение на тему минем энием. Ответ оставил Гость.

nebotan.com > Сочинение на тему минем

Сочинение на двух языках. Иң кадерле, газиз кешем! | Социальная…

nsportal.ru > Сочинение на двух языках.

Сочинение энием минем | ВКонтакте

Скачать «Сочинение энием минем» бесплатно. Уже сейчас на сайте вы можете воспользоваться почти 3 000 школьными сочинениями по литературе и анализами стихотворений.

vk.com > Сочинение энием минем |

Сочинение на тему минем энием — Другие предметы — Решения…

i-otvet.ru > Сочинение на тему минем

сочинение на тему минем энием по татарскому 5 класс помогите…

Инша / Минем нием Мен син ирт белн йокыдан уянды да кзлрене ачты. Блм кояш нуры белн балкып тораНапишите сочинение по татарскому языку на тему: энием сина эйтер сузем бар.

info-4all.ru > сочинение на тему минем

помогите написать сочинение по татарскому минем энием

Вы находитесь на странице вопроса «помогите написать сочинение по татарскому минем энием«, категории «другой». Данный вопрос относится к разделу «5-9» классов.

literatura.neznaka.ru > помогите написать

Эни Турында Сочинение Татарча — PDF

docplayer.ru > Эни Турында Сочинение

ачык дэрес: «Кояш гомере телим мин, энием сина» — Развитие речи

Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр. «Минем энием» — дигэн хикэя сойлилэр. Энилэр турында мэкалэлэр эйтэлэр. А. Алишнен «Куян кызы» экиятен сэхнэлэштерэлэр.

pedportal.net > ачык дэрес: «Кояш гомере

Инша «Эгэр мин эни булсам»

multiurok.ru > Инша «Эгэр мин эни

Эниемнен энисе – Эбием була минем, Эби генэ тугел эле, Ул…

ok.ru > Эниемнен энисе – Эбием

MP3: Энием Минем Бесплатно Скачать Mp3 и Слушать… | MP3GOO

Бесплатная загрузка Энием Минем Mp3. У нас есть mp3 файлы готов слушать и скачивать . Чтобы начать загрузку вам нужно нажать на [Скачать] кнопка.

mp3goo.ru > MP3: Энием Минем Бесплатно

сочинение на тему энием кинэшлэре на татарском языке

сочинение на тему энием

кинэшлэре на татарском языке.

sprashivalka.com > сочинение на тему энием

Минем яраткан Эниемэ – Энием скачать все песни в хорошем…

На этой странице Вы можете скачать Минем яраткан Эниемэ – Энием в хорошем/отличномСлушайте музыку Минем яраткан Эниемэ – Энием онлайн и другие рингтоны и минусовки.

inkompmusic.ru > Минем яраткан Эниемэ –

Минем энием Мэхрусэ (Фаниль Асфаров) / Стихи.ру

Мэхрусэ минем энием. Исемен бабай кушкан. Эни туган вакытында.Мэхрусэ минем энием. Беренче бала булган. Дэу абыйлар ике апа.

stihi.ru > Минем энием Мэхрусэ

Составить рассказ минем энием — ответы по Другие предметы

otvet-master.ru > Составить рассказ минем

Әнкәем — Жаным Син — Ул Минем-Энием слушай или качай песню…

Әнкәем — Жаным Син — Ул Минем-Энием можно слушать онлайн ♪ или скачать в формате mp3. И еще много композиций от Әнкәем — Жаным Син.

mu.fm > Әнкәем — Жаным Син — Ул

Инша Аллах — что значит термин, дословный перевод

Ответ «Инша Аллах» можно трактовать и как вежливый отказ на какую-либо просьбу, которую весьма затруднительно выполнить, или на неудобный вопрос. Этот очень тактичный ответ…

islam-today.ru > Инша Аллах — что значит

Сочинение на тему минем энием – koshkinsad.ru

8.orange3.ru > Сочинение на тему минем

инша итү — это… Что такое инша итү?

инша кылу излага/ть/изложи/ть; сочиня/ть, писа/ть (какое л. произведение) шигырь инша итүшигырь инша итү — писа́ть стихотворе́ние. Татарско-русский словарь, 56000 слов, 7400…

tatar_russian.academic.ru > инша итү — это… Что такое

Скачать бесплатно Эни белэн кыз жыры — Телим мин

энием син…

Телим мин энием син кебек булырга. 03:15.

zaycev.net > Скачать бесплатно Эни

Энием

Энием, энием, энием, Тан жиледэй назлы кулларын. Энием, тик сина багышлап, Жырлыйлар яраткан кызларын. Кояшнын яктылыгына Торасы юк аптырап. Эниемнен нурлы йозе Кояштан…

cosmicthings.ru > Энием

Зульфия Минхажева — Энием жаным (минус)

Скачать минус песни «Энием жаным» 174kbps.Ул минем энием, Ул минем энием. Ин якты кояшым, Ин назлы голкяем, Ин якын кешем син Энием жаным син!

x-minus.me > Зульфия Минхажева — Энием

сочинение по татарскому языку на тему бахет. Обсуждение на…

liveinternet.ru > сочинение по татарскому

Энием турында сочинение :: DiplomaDom

Друг инша минем энием турында инша минем энием турында фяекуыекуфыечвеп иншаПортал софта: минем энием турында сочинение или Баг на роскрутку золота для онлайн игры…

diplomadom.webnode.ru > Энием турында сочинение ::

минем эни турында скачать бесплатно в mp3 и слушать… | iPleer.fm

♥ — Эни турында Энием бирче сабырлыгын,ны — Телим мин энием син кебек булырга Лилиана — Энием турында жырлыйм энием турында — (-) Габдулла Рахимкулов…

ipleer.fm > минем эни турында скачать

www.boomle.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *