cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Кабан куле турында экият 4 класс татарча – Кабан күле — Wikipedia

Классный час (4 класс) по теме: “Казаным – бәхетем башкаласы”.

 

                      КАЗАНЫМ — БӘХЕТЕМ БАШКАЛАСЫ

                                      (бәйге)

           

           Р.Маннапова, 4 нче урта мәктәп укытучысы,

                            Яр Чаллы шәһәре

Тема. Казаным — бәхетем башкаласы.

Максат. Казанның 1000 ел лыгы уңае белән үткәрелгән чараларга йомгак ясау, белем нәрне тикшерү һәм тирә нәйтү.

Милли үзаң тәрбияләү өс тендә эшне дәвам итү. Граж данлык, үз илең белән горур лану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. «Казан ханлыгы (1445-1552)» картасы; язучы лар, архитектура корылмала ры, Казан ханлыгы туграсы рәсемнәре; татар халкының дәүләтчелеге үсешен күрсәт кән таблица; «Идегәй» даста ныннан өзек язылган плакат; археологик һәм этнографик экспонатлар.

                            Бәйге барышы

1.  Оештыру. Тема, максат белән таныштыру.

—        Балалар, мин бүгенге бәй гене табышмактан башлап җибәрергә уйладым. Тыңла гыз:

Әгәр баш хәрефтән язсаң,

Булам башкала,

Юл хәрефе белән язсаң,

Пешерәм аш кына. (Казан.)

—        Әйе, җавап ике мәгънә гә ия. Беренчесе — башкала быз Казан шәһәре, икенчесе — аш пешерә торган казан.

Бүген без башкалабыз Ка зан турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Әлбәттә, юл хәрефеннән башлана торган казанның да республикабыз ның башкаласына турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Сез аны җавапларыгыз белән исбатлар сыз.

     Бүгенге бәйгенең темасы — «Казаным — бәхетем башка ласы». Ни өчен бәхет китерә торган башкала дип атала икән ул? Дәрес ахырында без менә шул сорауга җавап би рербез.

     Хәзер командаларга сүз бирик (Сәламләү, исем, де виз.)

 I тур. Эш коралларын та ны.

   — Бик борынгы заманнар да ук хәзерге Казан шәһәре урнашкан урында сез кеше ләр яшәвен беләсез. Кремль урнашкан калкулыктан бо рынгы кешеләр тирә-юньне күзәткәннәр. Еракта кыр кә җәләре йөри. Урманына кер сәң, куян, төлкеләрне дә аулап буладыр. Менә сезгә ике тартма. Эчендә борынгы эш кораллары. Исемнәрен атагыз, бу кораллар белән нинди эшләр башкардылар икән?

      (Кара тартмада агач эш кәртү коралы — таш пычак, таш ук очлыгы; ак тартмада таш тишкеч, кыргыч таш, ваклагыч таш.)

Казан шәһәре моннан 1000 еллар элек барлыкка килгән. Ул 100 га җире булган кеч кенә’ шәһәр. Ул чорда дәүлә тебез дә башкача аталган.

II тур. Бәйгенең II туры татар халкының дәүләтчелеге тарихы буенча. (Командаларга даталар язылган карточкалар бирелә. Алар һәр этапны аерып әйтергә тиешләр.)

X г. -1236 — Идел буе Бол гар дәүләте.

1236-1445 — болгар халкы Алтын Урда составында.

1445-1552 — Казан ханлы гы.

1552-1917 — Россия импе риясе составында Казан гу бернасы.

1917-1990 — СССР соста вында ТАССР.

1990-2005-Россия Феде рациясе составында Татарстан Республикасы.

 IIIтур. Казан шәһәре дәүләтебез үсешенең кайсы чорында барлыкка килгән? (Болгар чорында.) Аның бар-лыкка килүе төрле риваятьләр белән бәйле. Өйдә сез риваятьләрнең икесен сәхнәләштерергә тиеш идегез.

Беренче риваять.

Автор. Аксак Тимер Биләр шә һәрен алырга уйлый. Тик булдыра алмый. Ахырда ул хәйләгә керешә: ярлы булып киенә дә Биләргә китә.

(Өй эче күренеше. Карчык идән себереп йөри. Биленә таянып тә рәзәгә күз сала.)

Карчык. И-и, караңгы төшеп беткән икән бит. Самоварымны куеп, чәй эчим дә йокларга ятыйм эле. (Ишек шакыйлар.) Кем бар анда? Бу караңгы төндә кем йөри?

Юлчы. Бу мин — адашкан юлчы. Төн кунарга кертегезне.

Карчык. Рәхим ит, юлчы. Әйдә, түрдән уз. Берго-бергә чәй эчәрбез. Күңелле булыр. (Чәй эчәләр.)

Юлчы. Чәең бик тәмле булган, карчык. Тирләтеп тә җибәрде әле (сөлге белән бит маңгаен сөртә). Я, сөйләп җибәр, илдә ниләр бар?

Карчык. И-и, улым. Бик рәхәт яшәп ята идек әле. Менә Аксак Тимер дигән явыз Биләрне алмак-чы, ди.

Юлчы (сикереп тора). Ах, явыз карчык. Аксак Тимернең кем икә нен беләсеңме син? Менә мин ул Аксак Тимер! Хәзер генә казаның ны ал да чыгып кит Биләрдән. Чәең өчен сине исән калдырам. Кайда казаның утсыз кайный башлый, шунда туктарсың.

Карчык. Бу караңгы төндә кая барыйм инде? Күзләрем дә юньләп күрми бит.

Юлчы. Барырсың әле, барыр сың!

Автор. Бик озак барган карчык. Бер көнне туктаган җирдә казан утсыз кайный башлаган. Менә шунда Казан шәһәре төзелгән дә инде.

—        Ә Кабан күле атамасы каян барлыкка килде икән? (Бер укучы Кабан күле ту рында риваять сөйли.)

—        Элекеге заманнарда Кабан көмеш сулы түгәрәк күл бул ган. Тирә-ягы куе таллар бе лән капланган. Күлгә якын килерлек түгел, ди. Тирә-ягы куе урманнар, үтеп чыга ал маслык сазлыклар белән кап ланган. Урманында төн белән көнне аерып булмаган. Елан нар сызгыруы, ерткыч җәнлек ләр үкерүе еракларга ишетел гән. Алыплар да урманга ке рергә курыкканнар. Күлгә Ка бан

дуңгызлары гына килеп су эчәләр, ди. Менә шуңа да аны Кабан күле дип атаганнар.

— Яңа Казанның төзелүе турында да риваять бар. Сүзне икенче командага бирик.

Икенче риваять.

Автор. Биек ярдан сукрана-сук-рана бер карчык су алып менә. Хан ның шымчылары карчыкның сөйләнгәнен тыңлап торалар.

Карчык. И, акылсыз ханнар! Мондый җиргә кем кала сала инде? Көчкә мендем бит ярдан. (Узып китә.)

(Хан сарае күренеше.  Хан тә хеттә утыра.   Вәзире янында ба сып тора.)

Хан. Я, ниләр ишеттең, сөйлә!

Вәзир. Ханым, сине бер карчык бик яманлады.

Хан. Кайда ул карчык? Тотып китерегез монда!

Вәзир. Баш өсте, ханым. (Чыга, үзе белән карчыкны алып керә.)

Карчык. Исәнме, олуг хан.

Хан. Син мине ник яманладың, карчык?!

Карчык. Соң, ханым, мондый җиргә кала салмыйлар бит.

Хан. Ә кайда салырга кирәк соң каланы?

Карчык. Каланы, ханым, алтын балык элккән елга буенда салырга кирәк.

Хан. Тотып китерегез алтын ба лык. Ә син, карчык, югал күз ал дымнан.

Вәзир. Менә, ханым, алтын ба лыкны тоттылар да.

Хан. Хәзер шул елга ярында кала сала башлагыз. Нигезенә иң элек иртә белән кем очрый, ай-вае-на карамый, шуны күмеп калдыры гыз.

Вәзир. Баш өсте, ханым.

Автор. Ханның ялчылары иң беренче хан улын күргәннәр. Хан улын шәһәр нигезенә күмеп бул мый бит инде. Менә вәзир ханы янына килгән.

Хан. Я, каланың нигезен салды гызмы?

Вәзир. Салдык, ханым. Иртә белән иң беренче сезнең улыгыз очрады. Нигезенә аның артыннан килүче этне күмдек.

Хан. И, болай булгач, кала эт ләргә кала икән!

Автор. Чыннан да, 1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын яулап ала.

IV тур. Дәүләтебезнең чәчәк атуы Казан ханлыгы чорына туры килә. Казан Идел буе сәүдә юлында урнашкан. Базарында сәүдә гөрләп барган. Әнә бүген дә Ага-базарга бик күп мал китергәннәр. Нәкъ

Г. Тукай әйткәнчә:

Кайсы сата, кайсы ала.

Берсе алдый, шунда берсе алдана.

-Сез дә алыгыз, тик кара гыз аны, алдана күрмәгез.

(Командаларның берсе көнчыгыштан, икенчесе көньяк тан һәм Рус дәүләтеннән кил гән товарларны ала: җиләк-җи-меш муляжлары, ефәк тукыма кисәге, лавр яфрагы, гарәп те лендә язылган китап, уенчык ат һәм бәрән, мех, кәләпүш, читек, бизәнү әйберләре.)

-Ә калфак, кәләпүш, чи текне ник алмадыгыз?

-Әйе, бу әйберләр Казан ның үзендә җитештерелгән. Калфак һәм читекләрне ку накка барганда гына кигән нәр. Ә хәзер бу киемнәрне кияләрме соң? (Биегәндә.)

Татар биюе башкарыла.

V тур. Капитаннар ярышы.

  1. Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә? (Г.Камал.)
  2. Бу шигырь юлларын кем язган?        

Күп яттык без мәдрәсәдә,

Аңламадык бер нәрсә дә,

Селкенмәдек таш төсле без,

Җилбер-җилбер җ,ил бәрсә дә.

(Г. Тукай)

     3. Татар профессиональ музыкасына нигез салучы? (С.Сәйдәшев.)

      4 .Кайсы базар турында суз бара?

Иртә белән кайнашмакта бу базар,

Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. (Печән базары.)

    5. Түбәндәге әйтемнең килеп чыгу тарихын аңлатыгыз.

Татарга тылмач кирәкми.

     1. .Казан шәһәренең фән һәм мәдәният үзәгенә әверел гән уку йорты? (Казан уни верситеты.)

    2. Әсәрнең исемен һәм ав торын атагыз.

Бер тавыш килде колакка,

Яңгырады бер заман:

Тор, шәкерт, җиттек Казанга,

Алдыбызда бит Казан.(Г. Тукай «Пар ат».)

    3. Балалар язучысы, М. Җәлилнең көрәштәше? (А. Алиш.)

    4. Сәйдә Зыялы язган бу шигырь юллары кем авызын нан сөйләнә?

И, сөекле Казан!

Мин — әсирмен.

Әсирлегем, нишлим, мәҗбүри!..

Куштаннарның пычрак тырнагыннан

Шәһид китүчеләр азмыни?

Раббем:

Мин ваз кичәм тәхетемнән.

(Сөембикә ханбикә.)

     5. Түбәндәге әйтемнең килеп чыгу тарихын аңлатыгыз.

Тузга язмаганны сөйләмә.

Музыкаль пауза. «Казан кичләре». С.Садыйкова музы касы, Х.Туфан сүзләре.

VI тур. Татарстан Респуб ликасы туграсы (гербы) һәм флагының эчтәлеген аңлату.

— Казан ханлыгының берен че туграсына аҗдаһа-елан ясалган була. Ни өчен?

Зур мәгарәдә ике башлы аждаһа яшәгән. Бер башы -еланныкы, икенчесе — үгез неке. Үгез баш үлән ашый, ә елан баш кешеләрне, терлек ләрне юк итә. Мәгарә эреле-ваклы еланнар белән тулып торган. Ә аларның патшасы аждаһа һәр көн Кабан күле нә су эчәргә килә икән. Елан нардан сихерче коткарган. Гипноз көче белән ул аларны боҗра итеп тезеп чыккан. Күп итеп салам ташыткан һәм ут төрткән. Аҗдаһа да шунда янып үлгән, ә сурәтен хан туграга нигез итеп алырга боерган. (Риваятьне берәр бала сөйли).

Әйе, Казан — серле шә һәр. 922 елда Болгарның ис лам динен кабул итү уңаен нан Гарәбстаннан Әхмәт ибн Фалдан килә. «Болгарда елан нар бик күп. Алар агач бо такларына уралып торалар. Ә бервакыт минем юлымда ар кылыга ауган озын, юан агач очрады. Үтә алмый аптырап торам. Шулчак бүрәнә селке нә башлады. Яхшылап кара сам: агачка уралып шундый ук озынлыкта һәм юанлыкта диярлек елан ята икән. Ул әкрен генә шуып төште дә урманга кереп китте,» — дип яза ул.

Чыннан да, Елан тавында зур мәгарә булган. Аны XIX гасырда гына күмгәннәр.

VII тур. Бәйгебез ахыры на якынлаша. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгарганчы, коман даларга көч биреп утыручы лар белән сөйләшеп алыйк. Түбәндәге сорауларга тиз-тиз җавап бирегез.

  1. Беренче, икенче иҗеге шәһәр, өченчесе — су, бары сын бергә кушып әйтсәң, елга исемен табарсың. (Казансу.)
  2. Казан башында нәрсә бар? («ка» авазы.)
  3. Сөембикә манарасы ничә катлы? (7.)
  4. Казанда иң зур төзелеш? (Метро.)
  1. Мәскәүдә берәү дә юк, ә Казанда икәү. («а» авазы.)
  2. Казан артында нәрсә бар? («эн» авазы.)

       3. Казан шәһәрендә җәяүлеләр генә йөри торган иң матур урам? (Бауман урамы.)

     4.Татар халкының иң сөекле ханбикәсе. (Сөембикә.)

—        Сүз хөкемдарларга бире лә.

Музыкаль пауза. «Казаным-бәхетем башкаласы». И.Закиров музыкасы, Р.Вәлиев сүзләре.

—        Инде бәйге башында би релгән сорауга җавап бирик. Казан ни өчен бәхетем баш каласы дип атала икән? Җа вапны табарга «Идегәй» дас таныннан алынган өзек яр дәмгә килер:

Айдан якты нәрсә юк,

Кара болыт басмаса,

Адәм гарибе шул булыр,

Кайтып илен тапмаса.

—        Әйе, бәхетле булыр өчен, иң элек туган илле булырга кирәк. Безнең 1000 еллык та рихы булган Казаныбыз, үз дәүләтебез бар. Дәүләтебез мөстәкыйльлеген күрсәтүче символларыбыз, гимныбыз бар.

Бәйгене Татарстан Респуб ликасы гимны белән тәмам лыйбыз: «Туган ягым» (Р.Яхин музыкасы, Р.Байтимиров сүзләре).

nsportal.ru

3-4 яшьлек балалар өчен әкиятләр

Аю белән Бабай, Камыр малай, Өч аю, Теремкәй, Төлке, Куян һәм Әтәч, Куян кызы, Кем нәрсә ярата? Елак әтәч, Җиләккә барганда, Кыз һәм икмәк, Сания инде зур үсте… Бәби әйтә, Карлар ява, Зилә бакчага бара, Яңа чана, Рөстәм әкиятләре.

 

Аю белән Бабай

(Татар халык әкияте)

Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булып уңган. Бабай Аюга:

—        Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.

Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.

—        Мин шалканның яфрагын алам! — дигән. Һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.

Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам дип уйлаган Аю.

—        Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! — дигән ул Бабайга.

Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.

 

Камыр малай

(Рус халык әкияте)

Борын-борын заманда бер Карт белән Карчык торган. Аларның балалары булмаган.

Беркөнне Карт келәттән он себереп алып керә. Карчыгы, онны иләп, каймакка гына камыр баса. Камыр әзер булгач, аңардан бала башы, аннан аякларын, кулларын ясый да тәрәзә төбенә киптерергә куя.

Камыр-курчак кипкәч тәрәзәдән сикереп төшә дә бала булып йөгереп китә. Йөгерә-йөгерә, урманга җитә. Урманга керсә, аңа Куян очрый.

Куян әйтә:

—        Мин сине ашыйм,— ди.

—        Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлармын,— ди Камыр малай.

—        Җырла! — ди Куян.

—  Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Синнән китәм дә китәм, —

ди. Куяннан качып китә.

Бара-бара Аюга очрый. Аю әйтә:

—        Мин сине ашыйм,— ди.

—        Син мине ашама,— ди Камыр малай,— мин сиңа җы җырлармын,— ди.

—        Җырла! — ди Аю.

— Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Мин куяннан киттем,

Синнән китәм дә китәм, —

дип, качып китә.

Бара-бара Төлкегә очрый.

—        Мин сине ашыйм,— ди Төлке.

—        Син мине.ашама, мин сиңа җыр җырлармын,—ди Камыр малай.

—        Җырла! — ди Төлке.

—  Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Мин куяннан киттем,

Мин аюдан киттем,

Синнәм китәм дә китәм, —

дигән икән.

Төлке әйткән:

—        Һай, матур да җырлыйсың икән. Йәле, якынрак килеп, минем борын очыма утырып бер җырлап бир әле,— дигән.

Камыр малай, якынрак килеп, тагын бер җырлаган икән, Төлке аны капкан да йоткан.

 

Өч аю

(Рус халык әкияте )

Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.

Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.

Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берселәре, аны Михаил Иванович дип атаганнар. Ул тузгыган йонлы һәм бик зур аю булган. Икенчесе — әниләре. Ул буйга бераз кечерәк. Аны Настасия Петровна дип йөрткәннәр. Өченчесе — кечкенә генә бер аю баласы. Аңа Мишутка дип дәшкәннәр. Аюлар өйдә юк икән, алар урманга йөрергә чыгып киткәннәр.

Бу кечкенә өйдә ике бүлмә булган: берсе — ашханә, икенчесе  йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керүгә өстәлдә аш салынган өч савыт күрә. Беренчесе — бик зур савыт, Михаил Ивановичныкы. Икенчесе — кечерәк савыт, Настасия Петровнаныкы. Өченчесе — зәңгәрсу савыт, Мишутканыкы. Һәрбер савыт янында берәр кашык яткан: берсе зур, икенчесе уртача, өченчесе кечкенә.

Кыз башта иң зур кашыкны алган һәм иң зур савыттан ашап караган; аннан соң, уртача кашыкны алып, уртача савыттан ашап караган; соңыннан кечкенә кашыкны алган һәм зәңгәрсу савыттан ашап караган. Аңа Мишутканың ашы барысыннан да тәмлерәк булып тоелган.

Кызның утырасы килгән, һәм ул өстәл янында торган өч урындык күргән: берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк — Настасия Петровнаныкы, өченчесе— кечкенә, анысы Мишутканыкы. Кыз элек зур урындыкка менгән һәм аннан егылып төшкән; аннары уртача урындыкка утырып караган, анда җайсыз булган; аннары ул кечкенә урындыкка күчеп утырган. Һәм монда утыру шундый җайлы икән — Кыз көлеп җибәргән. Ул зәңгәр савытны алып тез өстенә куйган да ашарга тотынган. Ашны бөтенләй ашап бетергән дә урындыкта утырган көйгә тирбәлә башлаган.

Урындык ватылып киткән, һәм Кыз идәнгә егылып төшкән. Ул егылган урыныннан торган, урындыкны күтәреп куйган һәм икенче бүлмәгә кереп киткән. Анда өч карават тора икән: аның берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе уртача — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә — Мишутканыкы. Кыз башта зурысына ятып караган, ул артык киң; уртанчысына ятып караган, монысы артык биек; кечкенәсенә ятуы була һәм Кыз шунда ук йокыга китә.

Аюлар өйгә ачыгып кайтканнар һәм ашарга утырганнар.

Зур аю, үз савытын алып карагач, куркыныч тавыш белән үкереп җибәргән:

—        Минем савытымнан кем ашаган?

Настасия Петровна, үз савытына карагач, йомшаграк тавыш белән:

—        Минем савытымнан кем ашаган? — дип кычкырган.

Ә Мишутка, үзенең буш савытын күргәч, нечкә тавыш белән:

—        Минем ашымны кем ашап бетергән? — дип чинаган.

Михаил Иванович үзенең урындыгына караган да куркыныч тавыш белән үкергән:

—        Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?

Настасия Петровна урындыгына күз төшергән дә йомшаю тавыш белән:

—        Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан? — дип кычкырган.

Мишутка, үзенең ватык урындыгын күреп:

—        Минем урындыкка кем утырган, кем аны ваткан? — дип чинаган.

Аюлар икенче бүлмәгә кергәннәр.

Михаил Иванович куркынычлы тавыш белән үкергән:

—        Минем урынга кем яткан, кем аны изгән?

Йомшаграк тавыш белән:

—        Минем урынга кем яткан, аны кем изгән? — дип кычкырган Настасия Петровна. Ә Мишутка, аяк астына кечкена эскәмия куеп, караватына менгән дә нечкә генә тавыш белән чинап җибәргән:

—        Минем урында кем ята?

Ул кинәт анда яткан Кызны күреп алган һәм чыелдый башлаган:

—        Менә ул! Тот, тот!

—        Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!

Ул Кызны тешләргә теләгән. Кыз, күзләрен ачып җибәрүгә, аюларны күргән һәм тәрәзәгә ташланган. Тәрәзә ачык булган: Кыз тәрәзәдән сикереп төшкән дә урман буйлап йөгергән. Аюлар аны куып җитә алмаганнар.

 

Теремкәй

(Рус халык әкияте )

Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:

—        Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

—        Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?

—        Мин бака-Бакылдык булам.

—        Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергән, шул көннән алар төремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

—        Терем-теремкәй! Төремкәйдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

—        Мин куян-Куркаккай булам.

—        Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

—        Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Ә син үзең кем буласың?

—        Мин төлке-Хәйләбай булам.

—        Әйдә кер, бергә яшәрбез.

Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

Яшь бүре-Сорыколак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

—        Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Мин, төлке-Хәйләбай.

—        Ә син үзең кем буласың?

—        Мин бүре-Сорыколак булам.

—        Әйдә кер, безнең янга!

Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына, лап-лоп атлап, аю-Камытаяк килеп чыга.

Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да бөтен көченә акырып җибәрә:

—        Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Мин, төлке-Хәйләбай.

—        Мин, бүре-Соры колак.

—        Ә син үзең кем буласың? Мин аю-Камытаяк булам. Кер, алайса, бергә яшәрбез!

Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

—        Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди Камытаяк.

—        Син безне сытарсың бит!

—        Юк, сытмыйм,— ди.

—        Мен, алайса! — диләр.

Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шарт!

Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә.

Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Сорыколак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә яши башлыйлар.

 

Төлке, Куян һәм Әтәч

Абдулла Алиш

Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.

Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.

Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган:

—        Һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың? — дигән аңа Эт.

—        Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган:

—        Ьау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән.

Эт курыккан да чыгып качкан.

Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган:

—        Нигә елыйсың, Куян?

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын.

—        Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Аю.

Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.

—        Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю.

Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән. Аю курыккан да китеп барган.

Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган.

—        Нигә елыйсың, Куян? — дигән Үгез.

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез.

—        Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Үгез.

Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән:

—        Бар, Төлке, чыгып кит! — дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән.

Үгез курыккан да йөгереп качып киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган.

—        Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян? — дигән Әтәч.

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч.

—        Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, Аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Әтәч.

Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! —

lигән Әтәч.

Төлке, моны ишеткәч, бик курыккан һәм:

—        Хәзер, аягыма гына киям…— дигән.

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! —

дип, тагын да ныграк кычкырган Әтәч.

—        Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар.

 

 

 

 

Куян кызы

Бер Соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.

Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

—        Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,— дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр

укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнисе тапмасын дип, ал арны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул салып ташлаган.

Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.

—        Әни, әни, минем аягым бик авырта! — дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.

—        Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,— дигән.

—        Инде ни эшләргә? — дип уйга баткан Куян.— Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга? — дип кайгырган.

Шулвакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга болай дигән:

—        Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,— дигән.

Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, Доктор Айбо-литның өенә үзе илтергә булган.

Куян кызын күтәргән дә Доктор Айболитка киткән, Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.

Барып җитсәләр, Доктор Айболитның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. «Балаларны чиратсыз карыйм мин»,— дигән Доктор Айболит. Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа болай дигән:

— Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,— дигән.

Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

 

Кем нәрсә ярата?

(Татар халык әкияте)

Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. «Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?» дип бәхәсләшәләр икән.

—        Иң тәмле сый,— сөт,— ди Песи.— Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен.

—        Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч.

—        Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

—        Нәрсә-ә-ә сөйлисең син,— дип каршы килә Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — Ди ул.

Алар бәхәсләшәләр икән әле — һаман килешә алганнары юк, ди.

 

Елак әтәч

Батулла

Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.

—        Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.]

Әтәч һаман елый:

—        И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.

—        Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. |

—        Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и,— дип елый Әтәч.

—        Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса тавыклар көләр үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.

— Елак-елак, елтын колак,

Карама таяк, карт әтәч.

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык,—

дип җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында.

Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорам Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый ал массың.

 

Җиләккә барганда

Җәвад Тәрҗеманов

Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай[1] урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле…» — дигән. «Әйдә,— дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр…»

Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына койрыгын уйнаткалап маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам…»

Ә коймага кунган тавык малае, канатларын җилпеп: «Кик-рикү-үк! Әйдә киттек хәзер үк!» — дип кычкырган.

Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк. Баралар, баралар икән болар, шулчак каршыларына кызыл оек кигән каз бәбкәсе килеп чыккан: «Кыйгак-кыйгак, болай матур итеп тезелеп кая киттегез?» Тегеләр: «Урманга җиләккә барабыз,— дигәннәр.— Әйдә, син дә безнең белән. Бергә-бергә күңелле булыр».

Тагын кузгалып киткәннәр болар. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, иң арттан — Кыйгак. Баралар, баралар икән болар, болында әнисе тирәсендә уйнаклап йөрүче колынны очратканнар һәм җиләккә барырга чакырганнар. «Миһа-һа-а!» — дип шатланып кешнәп җибәргән тай, әнисе аңа рөхсәт биргәч.

Болар тагын кузгалып киткәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара икән. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Ьауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк, аннан — каз бәбкәсе Кыйгак, иң соңыннан — колын Миһаһа. Баралар, баралар икән, арттан кәҗә бәтие кычкырганны ишеткәннәр: «Мә-ә-ә-мә-ә-ә, мин дә барам…» Тегеләр: «Әйдә, бергә-бергә күңелле булыр»,— дигәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, аннан — Кыйгак, аннан — Миһаһа, иң соңыннан — бәти Мәәә. Шунда каршыларына…

Бу әкият менә шулай бала йоклап киткәнче дәвам итә. Дәвамын әкият сөйләүче үзе уйлап таба.

 

Кыз һәм икмәк

Балалар матбугатыннан

Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән. Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем арыш ипие куйган. Шунда Гөлназ: «Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез»,— дип киреләнә башлаган.

Шулвакыт бөтен өйне дер селкетеп, тәрәзә янына Трактор килеп туктаган:

—        Мин басуны сөрдем, тырмаладым, орлык чәчтем. Ашлык куе, биек булып үсте, башаклар алтын-сары төскә керде. Ипи кирәкми дигәне өчен Гөлназга мин бик ачулы! — дигән.

Аның артыннан Комбайн килеп кергән:

—        Күрсәтегез әле миңа ул ипи яратмаган Гөлназ исемле кызны! Мин юкка гына ашлыкны урдым, суктыммы? Көннәр, төннәр буе басудан кайтмадым,— дип ачуланган.

Өй янына тырылдап Йөк машинасы якынлашкан һәм яңгыратып кычкырып җибәргән:

—        Мин дә ипи яратмаган Гөлназ турында ишеттем, бик үпкәләдем. Без шофер белән ару-талуны белмичә ашлыкны амбарга ташыдык. Бер дә юкка тырышканбыз икән!

Тәрәзә артында шакылдаган, гүләгән, шыгырдаган тавышлар килгән, өй дер селкенгән. Канатларын әйләндереп, Тегермән ашыгып килеп туктаган.

—        Монда ничек шауламаска, ачуланмаска! Мин бер файда-сызга ашлыктан он ясадыммы? Ә Гөлназ ипигә карамый да!

Мич тә капкачларын шалтыраткан:

—        Мин дә аз эшләмәдем. Гөлназ өчен гөбердәп торган ипи пешердем,— дигән.

Әбисе, аңа шелтәле карап:

—        Күрдеңме, кызым, сиңа өстәл өстендә ипи булсын өчен барысы да күпме эш эшләгәннәр, тырышканнар,— дигән.

Гөлназга бик оят булган. Ул өстәл янына килгән дә:

—        Әби, миңа аш ашарга ипи бирче,— дип пышылдаган. Ашны ипи белән ялт итеп ашап та бетергән. Аннан соң ишегалдына чыккан. Трактор йөртүчегә, шоферга, тегермәнгә, комбайнчыга һәм әбисенә:

—        Бик зур рәхмәт! Ипи бик тәмле! — дигән.

 

Сания инде зур үсте…

Госман Бакир

(Өзек )

Сания әле бик кечкенә, ләкин аның дәү үсәсе килә. Әнисе аңа: «Син зур булдың инде, уенчыкларыңны ватма»,—ди. Кая әле аңа зур булырга! Өстәл биеклеге дә юк ич, өстәл астыннан ул башын имичә дә үтеп чыга. «Кайчан дәү үсәрмен икән, кайчан өстәл өстендәге әйберләрне күрә алырмын икән?» — ди торгандыр инде ул.

Кайчакта Сания әнисе белән күрше кибеткә керә. Кибеттән чыкканда әнисенең сумкасы әйбер белән тулы була. «Әни, мин дәү үстем инде, сумканы үзем күтәрим, миңа бир!» — ди ул. Кая әле аңа сумка күтәрергә! Ул үзе дә сумка хәтле генә диярлек! Шулай да әнисе: «Әйдә, алайса, икәү күтәреп барыйк!» — ди. Сумканы икәү күтәрәләр. Билгеле инде, ул әле сумканы күтәреп бара алмый, тик әнисе күтәргән сумкага асылынып кына бара. Урамдагы кешеләр, моны күреп:

— Ай-яй, нинди зур үскән бу кыз! Әнисенә ничек булыша! — дигән шикелле елмаеп калалар.

 

Бәби әйтә

Мирсәй Әмир

Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә иде. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы хәзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр! Алар шул чыршы әйләнәсендә биерләр, җырларлар, белгән шигырьләрен сөйләрләр. Ә соңыннан чыршыга эленгән бүләкләрне алырлар. Әй кызык булыр!

Айгөл, шуларны уйлап, кычкырып көлеп җибәрде. Зур бүлмәнең бер почмагында торган тәгәрмәчле карават өстендә кечкенә бәбиләре йоклап ята иде. Айгөл кычкырып көлгән тавышка бәби уянды. Әнисе әйтте Айгөлгә:

—        Айгөл, кызым, тавышланмыйча гына бәбине селкет әле, тагын әзрәк йокласын. Минем эшем бар.

Айгөл тәгәрмәчле караватны бер — алга, бер артка йөртә башлады. Ә бәби йокламый. Әллә йокысы туйган, әллә Айгөл селкетә белми. Бәби нәрсәдер әйтергә тырышкан кебек, мыгыр-мыгыр килә. Ул арада кычкырып та җибәрде:

—        Үә, үә!

Бәби шулай кычкыргач, Айгөл әнисенә әйтте:

—        Әни, бәби әйтә, әни, ал! — ди.

Әнисе бәбине кулына алды. Әнисе кулына кергәч, бәби тешсез авызы белән кызык итеп көлде. Нәрсәдер әйткән төсле әйтте:

—        Анна… Илл!..

—        Яңа ел шул, улым, Яңа ел! — диде әнисе.

Айгөл аптырап китте. Ул бәбине сөйләшә алмый дип белә иде.

—        Әни,— диде ул,— бәби «Яңа ел» дип әйтә беләмени? Сөйләшә белми бит ул.

—        Нигә белмәсен, белә.

—        Бәбичә сөйләшә белгән кеше дә буламы? — дип сорады Айгөл.

—        Зур кешеләр бәби белән сөйләшә беләләр. Менә син дә, бәбине яратсаң, аның белән сөйләшергә өйрәнерсең,— диде әнисе Айгөлгә.

 

Карлар ява

Зиннур Хөснияр

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Илгизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары беләнбергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды. Балалар куандылар:

—        Ай-яй, нинди матур булды!

—        Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!

—        Әйдә, әйдә!

Балалар кардан ак аю һәм Кар бабай сыны ясап куйдылар. Ал арның шатлыгы тагы да арта:

—        Кулына таяк тоттырыйк!

—        Күзенә күмер куйыйк!

—        Борын да ясыйк! Борыны кып-кызыл булсын!

Балалар шулай эшләделәр дә. Берсе өйдән кишер алып чыкты. Шуннан Кар бабайга борын ясап куйдылар. Аннан соң үзләре, читтән карап, рәхәтләнеп көлештеләр.

Зилә бакчага бара

—        Кик-ри-кү-үү-үк! — дип кычкырды кызыл кикрикле әтәч.— Бу өйдә ялкаулар ю-ю-юк!

Инде таң аткан икән, торыр вакыт та җиткән.

—        Үс-үс, ү-ү-үс, кызым! — диде Зиләгә әнисе.

—        Үз кызым, үз кызым! — диде әтисе. Зилә күнегүләр ясарга кереште:

—    Бер, ике, өч, бер, ике, өч.

Миңа керә көч,

Миндә була көч.

Зилә күлмәк кия, төймәләрен каптыра. Аннары битен юа ә песи карап тора.

Песи, песи, пескәем,

Уеннан һич туймыйсың,

Ник битеңне юмыйсың?

Тычканнарың күрерләр

Һәм үзеңнән көләрләр…

Песи бик тә оялды, кулына сабын алды. Зилә урамга чыкты, күреп алды чыпчыкны, үзенә дәште кошчыкны. Чыпчык канат җилпеде, аннары телгә килде:

—    Хәерле иртә, хәерле иртә,

Зилә бакчага китә.

Бары ялкау Акбай гына

һаман да черем итә.

Акбай моны ишетте һәм шартларга җитеште. Зилә аны оялтты:

Бакчага кәҗә кергән,

Кәбестәне кимергән.

Ишетмәгән, күрмәгән:

Акбай йоклап симергән.

Кызарынды, бүртенде, Акбайга кыен булды, һау-һаулап кәҗә куды.

Зилә бакчага китә, аны әтисе илтә. Зилә җәяүләп бара-ерак түгел ич ара.

—        Бер атлыйсы… ике, өч, дүрт, биш…

Инде юлның яртысы, әнә бакча капкасы, тәрбияче апасы Килеп җитә ул бик тиз:

—        Бер, ике, өч, дүрт, биш.

—        Исәнмесез! — ди Зилә. Тәрбияче апа елмаеп килә. Әтисе китеп бара, Зилә бакчада кала.

Ә бакчада — бәбиләр, бик күп, бик күп тәтиләр.

 

Яңа чана

Рәисә Ишморатова

Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә:

—        Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.

Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:

—        Чанаңны саклап кына шу, ватма,— диде.

—        Ярар,— диде Раилә. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» —дип шатландылар. Раилә горурланып шуды да шуды чанада. Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән аңа. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.

—        Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм әле,— диде ул. Кыз аңа кулын гына селтәде:

—        Кит, кит, бирмим, йә ватарсың,— диде дә Илдар яныннан выжылдап шуып китте. Фирая белән Гүзәл, бу сүзләрне ишеткәч:

—        Ул чанасын кызгана, саран, саран,— дип, Раиләне үрти башладылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде.

 

Рөстәм

Дәрҗия Аппаковадан

Беркөн мин улым Рөстәм белән әбиләрдә кунакта булдым. Самовар, җырлый-җырлый, өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, карбызлар, конфетлар килеп тулдылар өстәлгә. Алмалары: «Мине ал, мине ал!»; конфетлары: «Кулыңны суз! Ах,тәмле без, ах тәмле!»; карбызлары: «Ал-кызыл без! Ал-кызыл! Кап авызыңа, эрербез»,— диешә сыман, алдыбызда кызыктырып яталар.

Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Башта миңа карады ул. Аннан әбисенә карады.

Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса салды. Мин бер алма алып бирдем. Апасы аның алдына конфет, бер телем карбыз куйды.

Улым үзен бик әдәпле тотты. Ашыкмый гына ашады, авызын чапылдатмады. Ашъяулыкка карбыз суын агызмады.

 

 



[1] Һәркем үз улының яки кызының исемен әйтеп сөйли (автор искәрмәсе ).

 

tazbash.ru

«Кабан күле хәзинәсен тапсыннар иде»

Җәй буе Казанның Кабан күлен берничә йөз белгеч җентекләп өйрәнде.

Явыз Иван явыннан бирле төптә яткан хәзинәне эзләп табу өчен түгел, максат башка: Түбән, Урта һәм Югары Кабан күлләрен төзекләндерү буенча проектлар тәкъдим итү. Казан ратушасында конкурска нокта куелып, җиңүчегә бер миллион сум тапшырылды.

Июнь башында Казан мэриясе башкаланың йөзек кашы булган күлне төзекләндерүгә конкурс игълан итте. 160тан артык хезмәт кабул ителеп, финалга унысы гына үтте. Узган җомгада проект вәкилләре өч минут дәвамында жюри рәисе Казан мэры Илсур Метшин һәм журналистлар каршында сынау тотты. Кайбер командаларның чыгышында миллилек бөтенләй телгә алынмады, кайберләрендә, киресенчә, чамадан тыш артып китте.

Мәскәү-Париж командасы күл буенда «Зилант» манарасын урнаштырырга тәкъдим итте.
Нидерланд-Мәскәү командасы Кабанны балалар паркына әйләндермәкче, анда сигез станция сурәтләнгән: «Аждаһа күзе», «Казан-парк», «Био-станция», «Фән йорты», «Чатыр-тау» һ.б.

Казан-Флоренция командасын журналистлар аеруча җылы каршы алган сыман булды, чөнки дөньякүләм танылган белгечләр белән беррәттән Казан вәкиле дә финалга үтте. Әлеге стратегия җиде ел эчендә күлгә килүчеләрнең санын бер миллионнан җиде миллионга кадәр арттыруны күздә тота.
-Безнең күзаллау буенча, күлнең төп элементы — Татарстанның рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклый торган Милли китапханә, аның каршында сәнгать үзәген урнаштырдык, — дип сөйләде проект авторлары.

Россия-Франция командасы Кабан күле турында Казан халкыннан сораштырып, беренче урында хәзинә турында риваятьнең әһәмиятле булуын ачыклаганнар. Шулай ук проект авторлары Камал театры янында шарлавык булдырырга тәкъдим итә. Кыскасы, бик кирәкле һәм шул ук вакытта якын арада гына тормышка ашмастай тәкъдимнәр дә күп булды.

Җиңүчене Илсур Метшин игълан итте. Бер миллион сумга «Тасма. Казанның үлемсез риваяте» проектын тәкъдим иткән Россия-Кытай командасы лаек булды, күлне дә аларның проектындагы кыяфәткә китерәчәкләр. Авторлар, беренче чиратта, экология мәсьәләсенә, ягъни суның чисталыгына игътибар иткән.

— Яр буенда сәүдә, машина кую урыннары булдырсак, Кабан кү­лендә тормыш җанланып китәчәк. Кешеләр, шәһәрдән аерылмыйча, үзләрен табигать кочагында сыман хис итәчәк, — дип, проектны тәкъдим итте 29 яшьлек Кытай егете Стенли Ланг. Шулай ук күл өстендә йөзеп йөри торган бакчалар, кафе һәм рестораннар, җәяүле юллары һәм пристаньнар урнашачак. Кабан күленә киләсе елның язында Камал театры янындагы мәйданнан тотынырга ниятлиләр.
— Парклар һәм скверлар елын яр буйларын төзекләндерүне дәвам иттереп, Сидней, Истанбул һәм Сингапур кебек шәһәрләр дәрәҗәсенә җитү өчен, бөтен көчебезне куячакбыз, — диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:
— Татарстанда белемле, алдынгы карашлы кешеләр буыны үсеп җитте, аларны куллану мәсьәләсе генә борчымый. Аларның булдыру, иҗат итү, шәһәрләрне үзләре һәм балалары өчен үстерү, уңайлы мохит тудыру теләге бар. Без республиканың иҗади индустрия вәкилләре өчен мәйдан булдырачакбыз.

Кабан күленә ниләр җитми?

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:
— Кабан күлендә еш булырга туры килми, узган ел гаилә белән катамаранда йөреп алдык. Кабан күле — тарихи урын, татар халык әкиятләреннән төзелгән әйберләр белән бизәлсә, халык­ка күңеллерәк булыр иде. Шәһәр үзәге болай да европалашып бетте инде, татарлыкны күбрәк чагылдырырга кирәк.

Фәүзия Дәүләтшина:
— Кабан күлен чистартасы, ярларын ныгытасы иде. Коена торган урын — пляж да күрәсе килә. Заманында без Кабан күле янында, Калининский бистәсендә тордык. Гел күлдә коена идек, суы да чип-чиста булды, хәзер пычратып бетерделәр. Кабанның чисталыгын, матурлыгын күреп калсак иде. Хәзинәсен дә тапсалар, безнең өчен бу зур могҗиза булыр иде.

Нурислам Мурадимов:
— Яшеллек җитми. Татарстанда үсә торган агачлар — юкә, нарат, миләш, шулай ук чәчәкләрне күбрәк утыртырга кирәк, төн­боеклар да күрәсе килә. Камал театрында булганда, Кабан күленә күз салмыйча китмим.

Наҗия Хәмидуллина:
— Кыш көннәрендә күл буенда чаңгы юллары, җәен велосипед юллары ясасалар, бик күңелле булачак. Хәзер су янына төшә торган түгел, агачлар, үләннәр куе булып үскән.

shahrikazan.ru

Татар әкиятләре

 

Борын-борын заманнарда бер авылда яшәгән икән, ди, бер Бабай. Бу Бабайның бер Кызы һәм бер Кәҗәсеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, ди. Бик ярлы булган бу.

Көннәрдән беркөнне Бабай үзенең Кызын болынга Кәҗәсен көтәргә җибәргән. Кыз Кәҗәне көн буена болында көтеп йөргән дә, кичкырын гына алып кайтып, ишегалдына кертеп япкан, ди.

Бабай, Кәҗә янына чыгып:

— Йә, Кәҗәкәем, көне буена болында булып, ни ашадың, ни эчтең? — дип сорый икән.

Кәҗә моңа:

Бер яфрак ашадым да бер кашык чамасы су эчтем,— дип җавап биргән, ди.

Картның моңа ачуы килеп:

— Бер Кәҗәне дә туйганчы ашатып кайта алмагансың,— дип, Кызын бик каты ачуланган, ди.

Икенче көнне Карт болынга Кәҗәне үзе алып киткән. Кәҗә көне буена болында йөреп туйганчы ашаган, ял иткәләп алган да, ди, тагын торып ашарга тотынган. Бабай моны күреп бик шатланган. «Ярый, үзем алып килгәч, бик рәхәтләнеп, туйганчы ашады әле бу»,— дип уйлый икән Бабай. Шулай дип уйлаган да теге бабай, кич булганны да көтеп тормаган, Кәҗәсен калдырып өенә кайтып киткән, ди.

Кич булып караңгы төшүгә, Кәҗә дә болыннан кайтып кергән, ди. Бабай сорый инде бу Кәҗәдән:

— Нихәл, Кәҗәкәем, көне буена болында йөрдең, ни ашадың, ни эчтең? — ди.

Кәҗә аңа:

Бер яфрак ашадым да бер кашык чамасы су эчтем,— дип җавап биргән, ди.

Картның моңа бик ачуы килә. «Гаеп Кызда түгел, бу Кәҗә үзе бик ялганчы хайван икән»,— ди. Шуннан соң Бабай: «Бу ялганчы Кәҗәдән барыбер бер рәхәт тә күрмәссең»,— дип уйлый да Кәҗәсен суеп ашарга була. Икенче көнне Бабай Кәҗәне ике мөгезеннән тотып алып, аякларын бәйләп сала. Бабай пычак алырга дип өенә кереп киткән арада Кәҗә аякларын ычкындыра да чыгып сыза.

Китә бу. Бара-бара барып җитә бу кечкенә генә бер өйгә. Бу — Куян йорты икән. Барып керә. Өй эчендә беркем дә юк. Бу барып кергәндә, Куянның чыгып киткән вакыты булган икән, ди.

Кояш баеп караңгы төшә башлауга, Куян үзенең өенә кайтып керә. Керсә, ни күзе белән күрсен, теге Кәҗә түр башына менеп, мөгезләрен тырпайтып, сакалын селкетеп утыра икән, ди. Куян, моны күреп, бик каты курыккан да алдына-артына карамастан, урманга таба торып чапкан, ди.

Урманга барып керүгә, бу Куянга очраган, ди, бер Бүре. Бүрене күрү белән Куян акырып елый башлаган. Моны күреп, Бүре:

— Нигә елыйсың, сиңа ни булды? — дип сорый икән.

Куян моңа:

— Нигә еламаска, көне буена урманда йөреп, өемә әйләнеп кайтсам, түр башында бик куркыныч бернәрсә утыра, күрү белән йөрәгем ярыла язды,— ди.

Моны ишетү белән Бүре батырланып:

— Әйдә киттек, без аны хәзер куып чыгарабыз,— ди.

Китәләр. Куян өенә барып җитү белән, Бүре үзе дә курка-курка гына ишекне ача. Караңгы өйдә зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗә башын күрү белән Бүренең дә коты оча. Бүре тиз генә өй ишеген яба да урманга карап сыза. 

Куян аның артыннан китә. Куянның урманга барып керүе була, моның каршысына лап-лап басып килә икән, ди, бер Аю. Аюны күрүгә, Куян тагын кычкырып елап җибәрә:

— Коткарыгыз, харап булдым, өемә куркыныч бернәрсә кергән,— ди.

Аю бик батырланып:

— Ташла әле, юкка-барга елап күз яшеңне әрәм итмә, без аны хәзер куып чыгарырбыз,— ди икән.

Китәләр. Караңгы төшүгә Куян өенә барып җитәләр. Аю, бик батырланып өй ишеген ачып җибәрүгә, сәке өстенә менеп утырган зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗәне күрү белән, бик каты куркуга төшә. Аю да куркуыннан алдына-артына карамый урманга чаба. Куян — аның артыннан.

Куянның урманга барып керүе була, очрый инде моңа бер Төлке. Төлке дә бик батырланып бара. Караңгы бүлмәдә кукраеп утырган Кәҗәне күрү белән, Төлкенең дә коты оча: кача бу.

Куян нишләсен, йорт-җирен калдырып чыгып китә урманга.

Таң атып яктыра башлауга, барып җитә бу бер урман каравылчысының йортына. Бу йортның койма башында утыра икән, ди, бер Әтәч. Әтәчне күрү белән, Куян, гадәтенчә, тагын да кычкырып елап җибәрә, ди.

Нигә елыйсың соң син, Куянкай? — ди Әтәч, моннан сорый инде.

— Нигә еламаска,— ди Куян,— менә минем өемә бер куркыныч нәрсә кереп утырды, аны үзем дә, Бүре белән Аю да, хәтта Төлке дә куып чыгара алмады,— ди.

— Юкка елама, Куянкай, әйдә киттек, менә мин үзем сиңа ярдәм итәрмен,— ди Әтәч.

Китәләр. Куян өенә барып җитүгә, Әтәч әйтә инде Куянга:

— Миңа өй ишеген ачу гына кыен булыр, син, ишекне ачып, мине кертеп җибәрерсең, калганын үзем белермен,— ди.

Өй янына барып җитү белән, Куянның ишекне ачып җибәрүе була, Әтәч, өй эченә кереп, Кәҗә мөгезләре арасына барып кунуы була. Кәҗә башына куна да бу, чукый башлый Кәҗәнең күзләрен. Кәҗә бернәрсә эшли алмый. Чыгып кача Куян өеннән. Әтәч аны бик еракка хәтле куып бара. Шулай итеп, батыр Әтәч Куянны ялганчы Кәҗәдән коткарган, ди.

Татар халык әкияте

watan.su

Кабан күле буенда “Печән базары” ярминкәсендә заманча форматлар “татарчалаштырылды”

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казанның нәкъ үзәгендә – Иске татар бистәсендә гаҗәеп киң күләмле милли чара – “Печән базары” ярминкәсе уздырылды. Көн шактый эссе булуга карамастан, аның кысаларында оештырылган чараларда катнашырга, тәкъдим ителгән милли төсмерле эшләнмәләрне сатып алырга килүчеләр саны артканнан арта гына барды. Ярминкә кунаклары арасында кече яшьтәге балалардан алып әби-бабайларга кадәр бар иде. Милли үзенчәлекне күрсәтү максатыннан, киеменә татар элементы кертеп җибәргән – калфак, читек, түбәтәй, камзул киеп, милли бизәнү әйберләре тагып килгәннәр дә шактый булды. Оештыручыларның андыйларга бүләк тапшырылачагы турында әйтүен дә искәртик. Шул рәвешле, бүгенге чарада катнашкан һәркемгә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы чоры киемнәре, көнкүреше белән танышу, үзен шул чор кешесе буларак хис итә алу мөмкинлеге булдырылды.

Быелгы «Печән базарында» Казан, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Перьм дизайнерлары татар милли үзенчәлекле продукцияләрен — төрле сәнгать эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, сувенирлар, шамаилләр, стильләштерелгән татар киемнәре, шулай ук татарча әдәби китаплар һ.б.ларны тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов милли дизайнерлар санының елдан-ел артуын, яңа милли формаларның табылып торуына игътибарны юнәлтте. Ул ярминкәдә 7 төбәктән 70кә якын дизайнер катнашуын искәртеп: “Кайсы халык милли юнәлештә эшли торган 70 дизайнеры белән мактана ала? Минемчә, дөньяда андый милләтләр күп түгел. Милли үзенчәлекләрне истә тотып, яңа әйберләр эшләүчеләр мәдәниятне үстерә. Хәтта чәчәк сату бизнесында да шушы юнәлештә эшчәнлек алып баручы дизайнерларыбыз бар”, – диде.

Ярминкәнең уку паркында укырга яратучылар өчен  татарча китаплар тезелгән «Укы» сүзе рәвешендәге киштә тәкъдим ителде, шулай ук сирәк очрый торган татар китаплары буккросингы һәм әдәби квест оештырылды. Биредә үк республиканың татар телендә чыга торган журналларына язылу, аларны сатып алу мөмкинлеге булдырылган иде. 

“Уку паркы”ның төп максаты – белем тарату. Биредә һәркем китап алып укып утыра ала. Китапларны бушлай өләшүчеләр дә бар. Әйтик, Балык Бистәсеннән килгән өлкән буын вәкиле – Равил Сафин анда үзенең кулъязмаларын тәкъдим итә һәм китап бастыру өчен иганәче эзли”, – дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

“Печән базары” кысаларында “Сабыйлар” балалар үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы эшләде. Әлеге үзәк вәкиле Ләйлә Нурмөхәммәтова мәйданчыкта сабыйлар өчен квест оештырылуын әйтте.

«Сабыйлар 4 урында төрле биремнәр үтәде. Иҗади мәйданчыкта балалар үз куллары белән таякка беркетелгән калфак, түбәтәй яисә рәсем ясады. Моннан тыш, алар вак моториканы үстерүгә юнәлтелгән остаханәдә катнашты, уеннар уйнады, физик күнегүләр ясады, викторина сорауларына җавап бирде. Әлеге мәйданчыкта Габдулла Тукайның «Печән базары яһүд Яңа Кисекбаш» әсәре дә уен формасында сәхнәләштереләчәк», — диде ул.

“Быелгы “Печән базары”ның тагын бер үзенчәлеге – Иске татар бистәсе буенча экскурсияләр оештыру. Экскурсияләрне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, ТР Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова, күренекле архитекторторлар Айвар Саттаров һәм Нияз Халит, бистәнең үзендә яшәүче 86 яшьлек Нурания әби Биктимерова уздыра. Алар Иске Татар бистәсе турында җирле халык күзлегеннән сөйли”, – диде Айрат Фәйзрахманов.

Моннан тыш, ярминкә кунаклары тарихи квестта, викторинада катнашты, интерактив әкият тыңлый алды. Мастер-класслар, ди-джейлар, заманча татар башкаручылары чыгышлары чараны тагын да ямьләндерде.

«Печән базары»нда Шигьри перформанс та үтте. Яшь шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен төрле көйләргә сөйләделәр. Катнашучылар арасында Илнар Нотфуллин, Азат Миргаязов, Гүзәл Закирова, Рузилә Әмирова һ.б.лар бар иде.

Тәмле мәйданда “Түбәтәй” милли фастфуд челтәре, борынгы рецептлар буенча әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде. Фотомәйдан эшләде. «Кисекбаш» арт объекты тәкъдим ителде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге чарада катнашып, милли юнәлештә иҗат итүче татар дизайнерлары, эшмәкәрләре, нәширләре, иҗатчылары белән аралашты.

Әйтик, Пермьнан килгән Әлфия Галина – “Әкият” блок-остаханәсе җитәкчесе. Ул милли бизәкле киемнәр тегә. “Печән базары”нда дизайнерның икенче тапкыр катнашуы. 

“Милли бизәкле киемнәрне иң элек үзем өчен генә тектем. Дуслар, танышларның аларга күзе төшеп, каян алдың, дип сорыйлар иде. Тора-бара аларга да тегә башладым. Бераздан социаль челтәрдә аккаунт ачып, милли төсмерле киемнәрне интернет аша сатуга керештем. Әлегә бу бизнесымны керем чыганагы дип әйтә алмыйм, бу эш белән күбрәк күңел өчен шөгыльләнәм”, – диде Әлфия Галина. Аның фикеренчә, милли идея белән яшәүче барлык дизайнерларны бер урында туплаулары бик яхшы. Әлеге чара хәзерге милли җанлы татар яшьләренең нәрсә белән янып яшәүләрен күрү мөмкинлеген бирә, дип саный ул.

Казаннан Алсу Борһанова ярминкәдә КФУның “Tatar style” дизайнерлык студиясе эшләнмәләрен тәкъдим итте. Әлеге студия Идел буе татарларының мәдәниятен өйрәнеп, милли үрнәкләрне кул эшләрендә куллана. Шулай ук борынгыдан килгән челтәр үрү һөнәрен торгызуны да максат итеп куйганнар.

Алсу Борһанова әйтүенчә, кулланучыларны күбрәк күн мозаикасы, шамаилләр кызыксындыра. “Хәзерге вакытта милли мәдәниятне алга этәрергә тырышучылар шактый күп. Татар милли мәдәнияте үсә, аның белән татарлар гына түгел, Казанга килгән туристлар, бигрәк тә чит илләрдән килүчеләр бик кызыксына. Бу сөенечле күренеш”, – диде ул.

“Юлбасма” нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова ярминкәгә нәниләргә “Үчтеки”, “Чырык чыпчык” китапларын, карточкалар алып килгән. Әлеге нәшрият әзерләгән Иске Татар бистәсе буенча юлкүрсәткеч “Печән базары”на килгән беренче мең кунакка бушлай таратылды.

“Соңгы биш елда татар китапларына ихтыяҗ шактый артты. Бигрәк тә нәниләр өчен китапларны сорыйлар”, – дип билгеләп үтте Гүзәл Хәсәнова.

Зәрканче Наил Сөбханкулов гаиләсе белән Башкорстанның Уфа шәһәреннән килгән.  Ул зәркан сәнгате белән 40 ел шөгыльләнә, милли бизәнү әйберләрен дистә еллап эшли. Чакмагыш районында кибет тә тоталар. Башкорстанда бу юнәлешкә беренчеләрдән булып ул игътибар биргән. Наил әфәнденең “Печән базарында” беренче мәртәбә катнашуы. Зәрканчы, нигездә, алкалар, изүләр эшли. Аларның эскизларын да үзе ясый.

“Милли бизнес – конвейер түгел, һәр әйберне балаларга калдырырлык итеп эшлисе килә. Ә кешеләр исә арзанлырак әйберләрне сайлый. Без исә эшләнмәләрне көмеш һәм алтыннан ясыйбыз”, – дип сөйләде Наил әфәнденең хәләл җефете Флүнә ханым.

Омскида туып үскән Равил Хөсәенов бүген Казанда яши. Ул ярминкәдә “Татар чәе”н тәкъдим итте. Егет Себер һәм Татарстанда үскән хуш исле үләннәрдән чәй ясап сата. Бизәкле чәй капларын Томск өлкәсендә ясаталар, чәйне исә Мамадышта тутыралар. Чәйгә мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, кура, җир җиләге яфраклары кергән. Шулай ук уникаль үлән – саган дайля дә кушылган. Соңгысы безнең якларда юк, бу бары тик таулы якларда үсә торган үлән.

“Татар халкы гомер-гомергә үлән чәе эчкән, кара чәйнең кергәненә әле 100 еллап кына бар. Хаксыз рәвештә онытылган үлән чәе эчү традициясен яңартырга кирәк”, – дип саный Равил Хөсәенов.

Марат Хәбиров – тумышы белән Ташкенттан. Бүген Татарстан башкаласында яши. Ул тамбур чигүле аяк киемнәре, сумкалар җитештерү белән шөгыльләнә.

“Без милли эшләнмәләребезне заманчалаштырырга тырышабыз. Аларны һәркем көн саен киярлек, кулларынлык итеп, Кэжуал стилендә эшлибез. Милли киемнәр хәзер популяр, чөнки алар үзенчәлекле, алар шәхесне индивидуальләштерә. Моны тамырларга кайтуның бер күренеше дип тә саныйм”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Искәртеп үтик: “Печән базары”на бүген Болгардан кайтып төшкән VII Бөтендөнья татар яшьләре делегатлары да килеп кушылды. Алар да үзләренең ярминкәгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

“Борынгы заманнарда үткәрелгән Печән базарлары турында ишеткәнем бар. Бу традициянең яңартылуы шатландыра, әлбәттә. Үземнең дә Чиләбе өлкәсендә милли идея белән сугарылган кафе ачасым яисә киемнәр җитештерәсем килә. Ихтыяҗ булыр дип уйлыйм”, – диде Чиләбе өлкәсеннән килгән 26 яшьлек Дилшат Галиев.

Казан делегаты Алмаз Гыйниятуллин фикеренчә, “Печән базары” ярминкәсе татар милли мәдәниятен популярлаштыра. Ул “Укы!” дигән китап киштәсенең бик файдалы проект булуына игътибарны юнәлтте. “Казан үзәгендә яшьләр күп йөри. Алар, киштә янында туктап, татар китаплары белән кызыксына. Мине ярминкәгә әбиләрнең күпләп килүе дә сөендерә. Бәлки, бу әбиләрнең инде туган авыллары да юктыр. Ләкин алар, “Печән базарына” килеп, яшьлек хатирәләрен яңартып, күңелләрен хушландырадыр төсле тоела”, – диде ул.

“Печән базары” мине Казанга аеруча тартып торган проектларның берсе булды. Эшләнмәләр барысы да сыйфатлы, матур, һәркем кызыгырлык. Мин татар курчагы һәм чәе алдым”, – дип билегеләп үтте Украинаның Киев шәһәре делегаты Илдар Кантиев.

 


 


tatar-inform.tatar

кабан куле экият — с русского на татарский

Все языкиАбхазскийАдыгейскийАзербайджанскийАймараАйнский языкАканАлбанскийАлтайскийАнглийскийАрабскийАрагонскийАрмянскийАрумынскийАстурийскийАфрикаансБагобоБаскскийБашкирскийБелорусскийБолгарскийБурятскийВаллийскийВарайскийВенгерскийВепсскийВерхнелужицкийВьетнамскийГаитянскийГреческийГрузинскийГуараниГэльскийДатскийДолганскийДревнерусский языкИвритИдишИнгушскийИндонезийскийИнупиакИрландскийИсландскийИспанскийИтальянскийЙорубаКазахскийКарачаевскийКаталанскийКвеньяКечуаКиргизскийКитайскийКлингонскийКомиКорейскийКриКрымскотатарскийКумыкскийКурдскийКхмерскийЛатинскийЛатышскийЛингалаЛитовскийЛюксембургскийМайяМакедонскийМалайскийМаньчжурскийМаориМарийскийМикенскийМокшанскийМонгольскийНауатльНемецкийНидерландскийНогайскийНорвежскийОрокскийОсетинскийОсманскийПалиПапьяментоПенджабскийПерсидскийПольскийПортугальскийРумынский, МолдавскийРусскийСанскритСеверносаамскийСербскийСефардскийСилезскийСловацкийСловенскийСуахилиТагальскийТаджикскийТайскийТатарскийТвиТибетскийТофаларскийТувинскийТурецкийТуркменскийУдмурдскийУзбекскийУйгурскийУкраинскийУрдуУрумскийФарерскийФинскийФранцузскийХиндиХорватскийЦерковнославянский (Старославянский)ЧеркесскийЧерокиЧеченскийЧешскийЧувашскийШайенскогоШведскийШорскийШумерскийЭвенкийскийЭльзасскийЭрзянскийЭсперантоЭстонскийЮпийскийЯкутскийЯпонский

 

Все языкиАварскийАдыгейскийАзербайджанскийАйнский языкАлтайскийАнглийскийАрабскийАрмянскийБаскскийБашкирскийБелорусскийВенгерскийВепсскийВодскийГреческийДатскийИвритИдишИжорскийИнгушскийИндонезийскийИсландскийИспанскийИтальянскийКазахскийКарачаевскийКитайскийКорейскийКрымскотатарскийКумыкскийЛатинскийЛатышскийЛитовскийМарийскийМокшанскийМонгольскийНемецкийНидерландскийНорвежскийОсетинскийПерсидскийПольскийПортугальскийРусскийСловацкийСловенскийСуахилиТаджикскийТайскийТатарскийТурецкийТуркменскийУдмурдскийУзбекскийУйгурскийУкраинскийУрумскийФинскийФранцузскийЦерковнославянский (Старославянский)ЧеченскийЧешскийЧувашскийШведскийШорскийЭвенкийскийЭрзянскийЭсперантоЭстонскийЯкутскийЯпонский

translate.academic.ru

» “Кабан күле хәзинәләре” $10 миллионга төшәчәк

“Кабан күле хәзинәләре” исемле нәфис фильм дөнья экраннарына 2013 елның мартында чыгарга тиеш. Фильмның продюсеры Андрей Николаев сүзләренчә, төшерү эшләре яртылаш тәмам.

Татар милләтчеләренең бер өлеше бу фильмга карата тискәре мөнәсәбәтләрен белдереп өлгерде инде: имеш, ул катнаш никахны үрнәк итеп күрсәтә.
Фильмның өчтән бер өлеше урта гасырлардагы Казанны сурәтли. Кирмән диварларын, XVI гасыр мигъмариятен (архитектурасын) Мәскәүдәге кино павильоннарында төзегәннәр. Компьютер графикасын да кулланырга туры килгән.
“Безнең команда төзегән җир асты кичү юлларына Русия кинематографиясе тарихында тиңнәр юк. Ә инде хәзинә бүлмәсен әйтеп тә тормыйм. Төшерү процессының икенче этабы төгәлләнде. Алда безне Казанда төшерүләр көтә. Бу эш 40 көн чамасы дәвам итәчәк”, дип белдерде Андрей “Азатлык”ка.

“Катнаш никах булмый”
Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы, Сөембикә язмышы, татар дәүләтенең бетерелүе кебек темаларга турыдан-туры рәвештә кагылып киткән фильм кайбер татар милләтчеләрендә ризасызлык уятты. Имеш, урыс егете Кирилл татар башкаласына хан хәзинәсен эзләргә килә дә, татар кызына гашыйк булып, аңа өйләнә.
“Әлбәттә, мин сезгә фильмның сюжетын берничек тә бәян итә алмыйм. Картинада төп геройлар өчәү: Кирилл Николаев – аны җырчы Алексей Воробьёв уйный. Явыз образ буларак тәкъдим ителгән Миледи, аны Мария Кожевникова башкара. Татар кызы – бу рольне Казан телеканалларының берсендә алып баручы булып эшләүче Эльвира Ибраһимова башкара. Кирилл әлеге ике гүзәл хатын-кыз арасында сайлана. Ләкин бу әле ул аларның берсен һичшиксез сайлаячак дигән сүз түгел. Безнең фильмда бернинди катнаш никах булмаячак. Тарихи яктан да хилафлыклар булырга тиеш түгел. Нияз Халитов, Рафаэль Мостафин безгә гел ярдәм итеп килде, киңәшләрен җиткерде”, дип ышандыра Андрей.

Продюсер сүзне шундук төшерү мәйданында актерлар арасында кабынып киткән очкыннарга бора.
“Беләсезме, Алексей Эльвира белән аралаша башлагач, татар менталитетының нәрсә икәнен аңлады. Миңа калса, аларның икесе арасында гаять җылы мөнәсәбәтләр урнашты”, ди ул.

Фильм Казанны таныту өчен төшерелә
“Кабан күле хәзинәләре” фильмының бюджеты – 310 миллион сум, ягъни 10 миллион АКШ долларыннан аз гына күбрәк. Һолливуд үлчәмнәренә караганда, зур акча түгел. Картинаның продюсеры “мөгаен бу суммага сыешып та булмас” ди.
“Мин бит үзем дә татар. Әнкәем – татар минем. Казан минем өчен чит шәһәр түгел. Бөтен эшебезнең максаты да Казанны дөнья кино тамашачыларына таныту.
Төшерү эшләрен башлап җибәргәнче, шәхсән үзем Казан урамнары буйлап йөрдем, күзәттем, кешеләр белән аралаштым, аларның ни турында сөйләшкәннәрен тыңлап тордым. Боларның барысы да фильмда урын алачак. Безнең картина шәһәрне “казанизм”нар белән күрсәтәчәк. Казан халкы да фильмны карагач аһ итәрлек булсын. “Менә бит безнең шәһәр нинди матур!” дип әйтерлек булсын”, ди Андрей.
Хәзерге вакытта ул дистрибьютор эзләү белән мәшгуль. Фильмны кинотеатрларга таратачак компания әлегә сайланмаган.
“Әлегә “20th century Fox” белән сөйләшүләр алып барабыз. Алар “Кабан күле хәзинәләре” фильмын дөнья залларында күрсәтергә сәләтле. Ә дөнья премьерасының вакыты инде билгеле – 2013 елның марты”, ди ул.

Рамил Сафин.

“Азатлык”.

Фикер калдыру

tatar-duslyk.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *