Саннар кергэн табышмаклар татарча жаваплары белен 5 класс – Татарча табышмаклар — Татарские загадки
Татарча табышмаклар — Татарские загадки
Иң күңелле китаплар
maratkabirov.com/tostlar/tatarcha_tabyshmaklar.html
* Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)
* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)
* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак)
* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
(Мәкаль)
* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)
* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
* Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
(Акыл)
* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем)
* Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем)
* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел)
* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)
* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)
* Теле юк − үзе аңлата.
(Китап)
* Анда бар да бар.
(Китап)
* Өнсез, җансыз − иң якын дус.
(Китап)
* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
(Китап)
* Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап)
* Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
(Китап)
* Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
(Китап)
* Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
(Китап)
* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
(Язу, уку)
* Җирлеге ак, орлыгы кара,
Җимеше ни булыр? −
Тикшереп кара.
(Кәгазь, юзу, уку)
* Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
(Язу)
* Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.
(Язу)
* Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр.
(Язу)
* Бишәү чәчә, берәү жыя.
(Язу, уку)
* Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.
(Язу, уку)
* Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.
(Язу, уку)
* Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазь, язу, уку)
* Ак ялан,
Ак яланда эз калган,
Эз өстендә күз калган.
(Кәгазь, язу, уку)
* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
(Каләм)
* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
(Каләм)
* Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.
(Каләм)
* Үзе бер карыш,
Теле мең карыш.
(Каләм)
* Үзе йөзә − чылбыр тезә.
(Каләм)
* Авызы бер, теле ике, җаны юк.
Сөйләгән сүзенең һич саны юк.
(Каләм)
* Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, йөзе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
(Кара һәм кара савыты)
* Кара кыр буйлап ак куян чаба.
(Кара такта, акбур)
* Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
* Әйтермен − миннән китәр,
Тыңламасаң − синнән китәр.
(Сүз)
* Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.
(Ялган сүз)
* Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта)
* Шәһәрләр − йортсыз,
Диңгезләр − сусыз.
(География картасы)
* Ямавы бар, җөе юк,
Каласы бар, өе юк.
(Карта)
* Бабай бүреге йөз ямау.
(Глобус)
* Аягы юк − китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр.
(Хат)
* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,
Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.
(Хат)
* Дүрт почмаклы келәтем, −
Аккошым бар эчендә;
Кеше алыр дип кайгым юк, −
Тамгасы бар түшендә.
(Хат)
* Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
(Календарь)
Табигать күренешләре, ел фасыллары
* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)
* Ул булса, көн була.
(Кояш)
* Лампа түгел − яктырта,
Мич түгел − җылыта.
(Кояш)
* Тау башында җәүһәр таш,
Аңа туры караган кешенең күзе яшь,
Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь.
(Кояш)
* Егет егетлеген итә,
Елмаеп боз эретә.
(Кояш)
* Зур палас,
Төбендә − йомры калач.
(Күк, ай)
* Нәрсә төнне яктырта,
Нәрсә яна − яндырмый?
(Кояш, ай)
* Иртән чыга,
Кичен югала,
Аның урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай)
* Алтын китте, көмеш килде.
(Кояш, ай)
* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)
* Үзе урак, үзенең теше юк.
(Ай)
* Өй артында − ак калач.
(Ай)
* Төнлә калка, көндез ята.
(Ай)
* Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында − бер калач.
(Ай, йолдызлар)
* Мең шырпыга бер лампа.
(Ай)
* Ярты телем ипи
Бөтен дөньяга җиткән.
(Ай)
* Бер көтүче мең сарык көтә.
(Ай, йолдызлар)
* Бер атасы, бер анасы,
Ничә йөз мең баласы.
(Кояш, ай һәм йолдызлар)
Ябынып булмый;
Эче тулы ак энҗе,
Санап булмый.
(Күк һәм йолдызлар)
* Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)
* Актыр үзе, югары,
Җем-җем итеп ул тора;
Бүген таңда килмәсәң.
Китәмен дип утыра.
(Йолдыз)
* Өй түбәмдә − җиз кадак.
(Йолдыз)
* Үзе ялтырый, үзе калтырый.
(Йолдыз)
* Ай белән килә,
Көн белән китә,
Алтын башлы,
Көмеш чәчле,
Мең дә бер йәшле.
(Йолдыз)
* Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре.
(Йолдызлар)
* Күл тулы алтын балык.
(Йолдызлар)
* Өй башында − җиз иләк.
(Йолдызлар)
* Төнлә баксам, күк тулган,
Иртән баксам, юк булган.
(Йолдызлар)
* Атайдан калган зур коштабак,
Коштабак тулы җиз кадак.
(Йолдызлар)
* Җәүһәр сиптем, җиргә төшми,
Алыйм дисәм, буем җитми.
(Йолдызлар)
* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә.
(Болыт, җир, үлән)
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)
* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.
(Суык)
* Аягы юк, кулы юк,
Тәрәзәгә гөл ясый.
(Суык)
* Үзе шушында, үзе беленми;
Тынга беленә, күзгә күренми.
(Һава)
* Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)
* Аягы юк — качадыр, канаты юк — очадыр.
(Төтен)
* Мич эчендә кара мәче.
(Төтен)
* Алтын капка ябыла,
Көмеш капка ачыла,
Мәрди бабай кычкыра,
Үлгән кеше терелә.
(Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора)
* Тау аркылы ук аттым,
Аткан угым югалттым.
(Йолдыз атылу)
* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)
* Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз.
(Җил)
* Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
(Җил)
* Аягы юк, кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Кояш кебек нуры юк,
Күрергә күзе юк,
Һич җитмәгән җире юк.
(Җил)
* Үзе ямьсез ыжгыра,
Кар буранын туздыра.
(Буран)
* Йон түшәгем ертылды,
(Буран)
* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)
* У-у, улыйдыр,
Йоннан бура бурыйдыр,
Койма белән урыйдыр.
(Буран)
* Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай.
(Боз)
* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)
* Утта янмый,
Суда батмый.
(Боз)
* Тышка куйдым − таш булды,
Өйгә керттем − су булды.
Инде нихәл итәем,
Утка куйсам − бу булды.
(Боз)
* Мамык юрган,
Кат-кат сырган,
Үзе суп-суык.
(Кар)
* Менә ята җәүһәр таш,
Алыйм дисәң, юк була.
(Кар)
* Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра;
Ак мамык кебек,
Ялтырый алмаз кебек.
(Кар)
* Ак ябалак ак киезгә ятыр.
(Кар)
* Мамык түшәгем
Җиргә түшәдем.
(Кар)
* Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)
* Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.
(Кар)
* Ятты-ятты да елгага карап чапты.
(Кар)
* Суык булса тик ята,
Һичбер сүз дәшми,
Каты салкын кышларда да
Сабыр итә.
Яз башында көн җылынгач
Йөгерә башлый,
Бик эсседә канатлана,
Очып китә.
(Кар)
* Чит-чите − таллык,
Уртасы − сазлык;
Керсәң − батарсың,
Чыгалмый ятарсың.
(Күл)
* Башы тауда, аягы диңгездә.
(Елга)
* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)
* Күктән килде, җиргә китте.
(Яңгыр)
* Ялт-йолт ялтырый,
Җирнең өсте калтырый,
Энҗе кебек тезелә,
Ефәк кебек сузыла.
(Яшен, яңгыр)
* Атамның бер туны бар, −
Ябынып булмый;
Эче тулы ак энҗе, −
Санап булмый.
(Күк һәм йолдызлар)
* Зур палас төбеңдә йомры калач.
(Күк һәм ай)
* Төнлә баксам − күк тулган,
Иртән баксам − юк булган.
(Йолдызлар)
* Мең тәңкә, уртасында бер тәңкә.
(Ай һәм йолдызлар)
* Елмый агай елмаеп боз эретә.
(Кояш)
* Шундый зур − бөтен җирне әйләндереп ала,
Шундый кечкенә − иң кечкенә ярыкка да сыя.
(Җил-давыл)
* Үзе күренми, үзе сызгыра,
(Җил-давыл)
* Тәрәзәдән сыя, −
Ишектән сыймый,
Сандыкка сыя, −
Салып бикләп булмый.
(Кояш нуры)
* Өй артында озын агай
Энә белән кое казый.
(Тамчы)
* Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.
(Тамчы)
* Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый.
(Тамчы)
* Үзе туңа, үзе керми,
Үзе елый да елый.
(Кәрнизгә каткан боз сөнгесе)
* Өй артында ак тана
Мөгезем бар дип мактана.
(Боз сөнгесе)
* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)
* Сөйләгәнне үзеңә кайтара. Ул нәрсә?
(Яңгыравык, кайтаваз)
* Бабай килгән сагынып,
Ак чикмәнен ябынып.
(Кыш килү)
* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)
* Ак сыер − торыйк, ди,
Кара сыер − ятыйк, ди.
(Яз көне кар белән җир)
* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)
* Аты юк, тәртәсе юк,
Көне-төне бара, юлы кала.
(Елга, чишмә)
* Аты бара, тәртәсе кала.
(Елга белән яр)
* Уты юк, төтене бар.
(Томан)
* Көн туганчы көн итә,
Үлән башын су итә.
(Томан)
* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)
* Төнлә тәрәзәсе бикләнә,
Көндез ачыла.
(Бәке)
* Сыр-сыр сыргалан,
Уртасында бер табак.
(Бәке)
* Торналар торып китте,
Агыйдел агып калды.
(Боз китү, елга ачылу)
* Кара куйның тиресен әйләндереп капладым.
(Игенчелек)
Үсемлекләр, куаклар, агачлар
* Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
(Урман)
* Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый.
(Урман)
* Төбе бер, башы мең.
(Агач)
* Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)
* Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет.
(Чыршы, нарат)
* Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы-җөе күренми.
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы һичбер түгелми.
(Чикләвек)
* Утта яна,
Суда батмый.
* Кайчысыз киселә,
Җепсез тегелә.
(Яфрак)
* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)
* Үзе аяксыз-кулсыз,
Сикерә дә төшә, сикерә дә төшә.
(Яфрак)
* Иелә, бөгелә,
Ак мамыгы түгелә,
Кара күзе күренә.
(Шомырт)
* Нинди агач җилсез шаулый?
(Усак)
* Аягы алтмыш,
Кулы җитмеш,
Бите мең бер йөз җитмеш.
(Тирәк)
* Җәй дә, кыш та бер төстә.
(Чыршы)
* Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә
Чәчәк ата бер төстә.
(Чыршы)
* Яфрак та түгел,
Ботак та түгел,
Үзе агачта үсә.
(Агач кайрысы)
* Эчен ашыйлар,
Тышын ташлыйлар.
(Чикләвек)
* Кат-кат,
Катлы сарай эчендә
Падишаның бер кызы бар,
Бикле сарай эчендә.
(Чикләвек)
* Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы, җөе күренми,
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы мичтә түгелми.
(Чикләвек)
* Ак яулыклар ябынган,
Ал кыналар ягынган;
Кулым сузсам − тешләп алды,
Шул кадәрле сагынган.
(Гөлҗимеш)
* Бабай мескен картайган,
Эшләпәсе янтайган
(Көнбагыш)
* Гәүдәсе нәзек булса да,
Бик зур чалма чорнаган.
(Көнбагыш)
* Озын буйлы, зәңгәр күзле.
(Җитен)
* Аягында кара ката,
Тәпиеңдә кызыл оек,
Яшел күлмәкле, ак яулыклы.
(Карабодай)
* Бер үлән бар чокырда,
Аны таный сукыр да.
(Кычыткан)
* Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
(Кычыткан)
* Җаны булмаса да, гомер итә.
(Үсемлек)
* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)
* Аягы суда, башы көндә.
(Төнбоек)
Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары
* Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән.
(Саескан)
* Савытыннан сабы озын.
(Саескан)
* Кечкенә генә берәү,
Артында озын терәү.
(Саескан)
* Аягы кулдан югары,
Сикерә талдан югары;
Ни кош түгел, ни корт түгел,
Тезе билдән югары.
(Чикерткә)
* Кырда кара казаным кайный.
(Кырмыска оясы)
* Җаны бар да каны юк,
Йөк тартырлык хәле юк.
(Чебен)
* Колга башында бер өй,
Кунагым тәрәзәсеннән йөри.
(Сыерчык оясы һәм сыерчык)
* Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы.
(Сыерчык)
* Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Ое-җирдә,
Җыры − күктә.
(Тургай)
* Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый.
(Карлыгач)
* Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)
* Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)
* Агач башында бәйле букча.
(Кош оясы)
* Бер җәнлек үзенә тарта,
Берсе читкә ыргыта.
(Тавык)
* Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)
* Кабара, кабара, кабара күк,
Кабарып пешкән икмәк күк;
Шыгай улы кунак күк,
Киенеп чыккан кияү күк.
(Күркә)
* Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.
(Ат)
* Калын арка,
Тарта да тарта,
Ул тарткан саен табыш арта.
(Ат)
* Дүрттер аның аягы,
Түбәсендә колагы;
Илдән-илгә җиткерер,
Таштан каты тоягы.
(Ат)
* Койрыгы салпы,
Ике колагы кайчы,
Аны белмәгәннең сыртына −
каеш камчы.
(Ат)
* Безнең өч дусыбыз бар:
Берсе ашата,
Икенчесе эчертә,
Өченчесе йорт саклый.
(Ат, сыер, эт)
* Үлән ашый, май ташый.
(Сыер)
* Койрыгыннан мөгезе озын.
(Кәҗә)
* Сакалы бар, акылы юк.
(Кәҗә)
* Ни, сакаллы булып, карт түгел,
Ни, мөгезле булып, үгез түгел,
Ни, мамыклы булып, кош түгел,
Ни, үзе юкә суйса да, чабата ясамый.
(Кәҗә)
* Бар бездә сакаллы бер түрә,
Бакчалары күп аның, −
Берсеннән чыга, берсенә керә.
(Кәҗә)
* Юк үзенең әдәбе,
Маңгаенда сәнәге,
Көелып йөри сәдәбе.
(Кәҗә)
* Бәләкәй генә буйлы,
Әйләндереп кигән тунлы.
(Сарык)
* Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.
(Сарык)
* Кечкенә генә татар,
Язын тунын сатар.
(Сарык)
* Ачмаган сандык эчендә текмәгән туным ята.
(Сарык бәрәне)
* Ияре дә, дугасы да үзендә.
(Дөя)
* Бүре түгел — көрән,
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы.
(Ишәк)
* Төрән танау җир сөрә.
(Дуңгыз)
* Мыр-мыр мырлысы, бик каты икән борнысы.
(Дуңгыз)
* Кешенең дусты, йортның сакчысы.
(Эт)
* Сакбаем теле саынып төшсә дә, койрыгы югары.
(Эт)
* Йөгерә-йөгерә дә балта сабы өстенә утыра.
(Эт)
* Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.
(Мәче)
* Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый.
(Мәче)
* Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.
(Мәче һәм эт)
* Сөяк авыз, ит сакал.
(Әтәч)
* Башы тарак, койрыгы урак.
(Әтәч)
* Йөгерде-йөгерде,
Җиренә җиткәч утырды.
(Тавык)
* Канаты бар,
Аягы бар, −
Йөзә алмый.
(Тавык)
* Кечкенә генә кодача,
Итәкләрен җил ача.
(Тавык)
* Безнең киленнең кырык итәге,
Урамга чыкса, җил кайтара.
(Тавык)
* Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри.
(Каз бәбкәсе)
* Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
(Чеби)
* Йон йомгагым − бөдерә,
Су күрдеме − йөгерә.
(Үрдәк бәбкәсе)
* Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз)
* Суда йөзә,
Күктә оча,
Җирдә йөри.
Ит белән сыйлый.
(Каз)
* Су төбенә төшә,
Чыланмыйча чыга.
(Үрдәк)
* Кырда йөрсә − кыр киеге,
Суда йөзсә − су киеге.
(Үрдәк)
* Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.
(Мәче)
* Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә.
(Ташбака)
* Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
(Бал корты)
* Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
(Бал корты)
* Канаты бар, каны юк.
(Күбәләк)
* Кем үз өясы өстендә йөри?
(Әкәм-төкәм)
Яшелчә, җиләк-җимеш
* Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
(Суган)
* Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе.
(Суган)
* Кечкенә генә сары карт,-
Кигән туны тугыз кат.
(Суган)
* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)
* Бер кисмәктә мең егет.
(Кыяр)
* Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.
(Кыяр)
* Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.
(Кыяр)
* Ишеге-тәрәзәсе юк,
Өй эче тулы кунаклар.
(Кыяр)
* Җир астында алтын казык.
(Кишер)
* Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)
* Үзе кызыл, үзе буямаган.
(Кишер)
* Кызыл кызы җир өстендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)
* Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек,
Башы − җирдә, койрыгы − коймада.
(Кабак)
* Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт.
(Кабак)
* Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк.
(Кабак)
* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)
* Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
(Кәбестә)
* Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.
(Кәбестә)
* Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
(Карбыз)
* Эче кызыл шикәрле,
Тышы яшел бәрхетле.
(Карбыз)
* Яшел сарай эчеңдә
Кызыл бояр утыра.
(Карбыз)
* Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.
(Карбыз)
* Җир астында җиз бүкән, −
Ул ни икән?
(Бәрәңге)
* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)
* Төбе алмалы,
Башы чалмалы.
(Бәрәңге)
* Җир астында җиз бүкән.
(Торма)
* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(Помидор)
* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.
(Шалкан)
* Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.
(Шалкан)
* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.
(Гөмбә)
* Бикле келәт эчендә кара ком.
(Мәк)
* Бер ботак,
Бер ботакта бер мең борчак.
(Мәк)
* Таяк,
Таяк өстендә маяк;
Маяк өстендә кибет,
Кибет эчендә дүрт мең егет.
(Мәк)
Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош
* Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли.
(Бүре)
* Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята.
(Аю)
* Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
(Аю)
* Урманнан чыгар, корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле.
(Төлке)
* Нечкә билле, көлтә койрыклы.
(Төлке)
* Әдэпле генә кодача
Тавыкларны ярата.
(Төлке)
* Бер йомгакта мең энә,
Сиңа тими, син тимә.
(Керпе)
* Яланда энәле йомгак ятыр.
(Керпе)
* Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми.
(Керпе)
* Өстенә шау энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе «йомшагым» дип сөя.
(Керпе)
* Йомры-йомры туп кебек,
Бөтен тәне шырт кебек.
(Керпе)
* Бәләкәй генә карчык,
Тәне тулы шырпы.
(Керпе)
* Әлем, әлем, әлем күк,
Бөгәрләнгән мәче күк;
Аны кеше тоталмый,
Тәпиләрен күралмый.
(Керпе)
* Җиз камчысын тотып булмый,
Җиз атына утырып булмый.
(Елан һәм бүре)
* Әнә бара хан,
Авызы-борыны кан.
(Бүре)
* Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)
* Урманнан чыгар, үзе чабар.
(Куян)
* Әйтим бер йомак:
Җәен соры, кышын ак,
Төймә койрык, шеш колак.
(Куян)
* Аягын-башын яшерә
Таш күлмәге эченә.
(Ташбака)
* Озын эчәк,
Бер очы төенчек.
(Елан)
* Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз.
(Кош)
* Төнлә йөрергә ярата,
Көндез йөрми, йокыга ята.
(Ярканат)
* Ияре дә, дугасы да үзендә.
(Дөя)
* Чылт-чылт күзле,
Адәм төсле йөзле,
Үчекләшер үзе,
Ходайның боерыгы,
Бардыр койрыгы.
(Маймыл)
* Җәй буе акыл сата,
Кышын боз булып ката.
(Бака)
* Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңрата.
(Тиен)
* Җир астында җирән атым,
Яр астында бурлы атым.
(Тычкан, балык)
* Койрыгы озын,
Үзе кыска,
Мәчедән курка.
(Тычкан)
* Кечкенә генә йомры шар,
Аннан явыз нәрсә бар?
(Тычкан)
* Эргәдәдер өйләре,
Бал-май ашар үзләре,
Елт-елт итәр күзләре.
(Тычкан)
* Койрыгы бар − бутый алмый,
Аягы бар − йөри алмый.
(Ярканат)
* Канаты бар − очмыйдыр,
Күккә карамыйдыр,
Аяклары юк − йөридер,
Җирдә тормыйдыр,
Кешеләрне белмидер.
(Балык)
Елмаюлы китаплар
maratkabirov.com
Табышмаклар (Загадки) | Бөтен дөнья татарлары (татары МИРА)
* Гөлдер-гөлдер гөл итекле,Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)
* Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)
* Агач башында бәйле букча.
(Кош оясы)
* Бер җәнлек үзенә тарта,
Берсе читкә ыргыта.
(Тавык)
* Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)
* Кабара, кабара, кабара күк,
Кабарып пешкән икмәк күк;
Шыгай улы кунак күк,
Киенеп чыккан кияү күк.
(Күркә)
* Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.
(Ат)
* Калын арка,
Тарта да тарта,
Ул тарткан саен табыш арта.
(Ат)
* Дүрттер аның аягы,
Түбәсендә колагы;
Илдән-илгә җиткерер,
Таштан каты тоягы.
(Ат)
* Койрыгы салпы,
Ике колагы кайчы,
Аны белмәгәннең сыртына −
каеш камчы.
(Ат)
* Безнең өч дусыбыз бар:
Берсе ашата,
Икенчесе эчертә,
Өченчесе йорт саклый.
(Ат, сыер, эт)
* Үлән ашый, май ташый.
(Сыер)
* Койрыгыннан мөгезе озын.
(Кәҗә)
* Сакалы бар, акылы юк.
(Кәҗә)
* Ни, сакаллы булып, карт түгел,
Ни, мөгезле булып, үгез түгел,
Ни, мамыклы булып, кош түгел,
Ни, үзе юкә суйса да, чабата ясамый.
(Кәҗә)
* Бар бездә сакаллы бер түрә,
Бакчалары күп аның, −
Берсеннән чыга, берсенә керә.
(Кәҗә)
* Юк үзенең әдәбе,
Маңгаенда сәнәге,
Көелып йөри сәдәбе.
(Кәҗә)
* Бәләкәй генә буйлы,
Әйләндереп кигән тунлы.
(Сарык)
* Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.
(Сарык)
* Кечкенә генә татар,
Язын тунын сатар.
(Сарык)
* Ачмаган сандык эчендә текмәгән туным ята.
(Сарык бәрәне)
* Ияре дә, дугасы да үзендә.
(Дөя)
* Бүре түгел — көрән,
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы.
(Ишәк)
* Төрән танау җир сөрә.
(Дуңгыз)
* Мыр-мыр мырлысы, бик каты икән борнысы.
(Дуңгыз)
* Кешенең дусты, йортның сакчысы.
(Эт)
* Сакбаем теле саынып төшсә дә, койрыгы югары.
(Эт)
* Йөгерә-йөгерә дә балта сабы өстенә утыра.
(Эт)
* Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.
(Мәче)
* Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый.
(Мәче)
* Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.
(Мәче һәм эт)
* Сөяк авыз, ит сакал.
(Әтәч)
* Башы тарак, койрыгы урак.
(Әтәч)
* Йөгерде-йөгерде,
Җиренә җиткәч утырды.
(Тавык)
* Канаты бар,
Аягы бар, −
Йөзә алмый.
(Тавык)
* Кечкенә генә кодача,
Итәкләрен җил ача.
(Тавык)
* Безнең киленнең кырык итәге,
Урамга чыкса, җил кайтара.
(Тавык)
* Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри.
(Каз бәбкәсе)
* Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
(Чеби)
* Йон йомгагым − бөдерә,
Су күрдеме − йөгерә.
(Үрдәк бәбкәсе)
* Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз)
* Суда йөзә,
Күктә оча,
Җирдә йөри.
Ит белән сыйлый.
(Каз)
* Су төбенә төшә,
Чыланмыйча чыга.
(Үрдәк)
* Кырда йөрсә − кыр киеге,
Суда йөзсә − су киеге.
(Үрдәк)
* Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.
(Мәче)
* Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә.
(Ташбака)
* Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
(Бал корты)
* Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
(Бал корты)
* Канаты бар, каны юк.
(Күбәләк)
* Кем үз өясы өстендә йөри?
(Әкәм-төкәм)
V бүлек.
Яшелчә, җиләк-җимеш
* Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
(Суган)
* Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе.
(Суган)
* Кечкенә генә сары карт,-
Кигән туны тугыз кат.
(Суган)
* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)
* Бер кисмәктә мең егет.
(Кыяр)
* Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.
(Кыяр)
* Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.
(Кыяр)
* Ишеге-тәрәзәсе юк,
Өй эче тулы кунаклар.
(Кыяр)
* Җир астында алтын казык.
(Кишер)
* Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)
* Үзе кызыл, үзе буямаган.
(Кишер)
* Кызыл кызы җир өстендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)
* Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек,
Башы − җирдә, койрыгы − коймада.
(Кабак)
* Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт.
(Кабак)
* Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк.
(Кабак)
* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)
* Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
(Кәбестә)
* Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.
(Кәбестә)
* Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
(Карбыз)
* Эче кызыл шикәрле,
Тышы яшел бәрхетле.
(Карбыз)
* Яшел сарай эчеңдә
Кызыл бояр утыра.
(Карбыз)
* Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.
(Карбыз)
* Җир астында җиз бүкән, −
Ул ни икән?
(Бәрәңге)
* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)
* Төбе алмалы,
Башы чалмалы.
(Бәрәңге)
* Җир астында җиз бүкән.
(Торма)
* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(Помидор)
* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.
(Шалкан)
* Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.
(Шалкан)
* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.
(Гөмбә)
* Бикле келәт эчендә кара ком.
(Мәк)
* Бер ботак,
Бер ботакта бер мең борчак.
(Мәк)
* Таяк,
Таяк өстендә маяк;
Маяк өстендә кибет,
Кибет эчендә дүрт мең егет.
(Мәк)
VI бүлек.
Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош
* Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли.
(Бүре)
* Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята.
(Аю)
* Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
(Аю)
* Урманнан чыгар, корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле.
(Төлке)
* Нечкә билле, көлтә койрыклы.
(Төлке)
* Әдэпле генә кодача
Тавыкларны ярата.
(Төлке)
* Бер йомгакта мең энә,
Сиңа тими, син тимә.
(Керпе)
* Яланда энәле йомгак ятыр.
(Керпе)
* Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми.
(Керпе)
* Өстенә шау энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе «йомшагым» дип сөя.
(Керпе)
* Йомры-йомры туп кебек,
Бөтен тәне шырт кебек.
(Керпе)
* Бәләкәй генә карчык,
Тәне тулы шырпы.
(Керпе)
* Әлем, әлем, әлем күк,
Бөгәрләнгән мәче күк;
Аны кеше тоталмый,
Тәпиләрен күралмый.
(Керпе)
* Җиз камчысын тотып булмый,
Җиз атына утырып булмый.
(Елан һәм бүре)
* Әнә бара хан,
Авызы-борыны кан.
(Бүре)
* Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)
* Урманнан чыгар, үзе чабар.
(Куян)
* Әйтим бер йомак:
Җәен соры, кышын ак,
Төймә койрык, шеш колак.
(Куян)
* Аягын-башын яшерә
Таш күлмәге эченә.
(Ташбака)
* Озын эчәк,
Бер очы төенчек.
(Елан)
* Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз.
(Кош)
* Төнлә йөрергә ярата,
Көндез йөрми, йокыга ята.
(Ярканат)
* Ияре дә, дугасы да үзендә.
(Дөя)
* Чылт-чылт күзле,
Адәм төсле йөзле,
Үчекләшер үзе,
Ходайның боерыгы,
Бардыр койрыгы.
(Маймыл)
* Җәй буе акыл сата,
Кышын боз булып ката.
(Бака)
* Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңрата.
(Тиен)
* Җир астында җирән атым,
Яр астында бурлы атым.
(Тычкан, балык)
* Койрыгы озын,
Үзе кыска,
Мәчедән курка.
(Тычкан)
* Кечкенә генә йомры шар,
Аннан явыз нәрсә бар?
(Тычкан)
* Эргәдәдер өйләре,
Бал-май ашар үзләре,
Елт-елт итәр күзләре.
(Тычкан)
* Койрыгы бар − бутый алмый,
Аягы бар − йөри алмый.
(Ярканат)
* Канаты бар − очмыйдыр,
Күккә карамыйдыр,
Аяклары юк − йөридер,
Җирдә тормыйдыр,
Кешеләрне белмидер.
(Балык)
* Канаты бар − очалмый,
Күккә таба карамый,
Йолдызларны да санамый,
Коры җирдә торалмый.
(Балык)
* Башы бар, чәче юк,
Күзе бар, кашы юк.
Авызы бар, теле юк.
Гәүдәсе бар, муены юк,
Суыкта туңмый,
Эсседә көйми,
Аягы юк, үзе йөри.
(Балык)
* Яр астыннан яу уза, −
Кылычлы да мылтыклы.
(Балык)
* Урманнан чыгар,
Койрык асты чуар,
Түше белән шуар,
Кеше күрсә − куар,
Алты аяклы,
Алтын сыртлы.
(Елан)
http://halik-ishati.ucoz.ru/index/tatar_khalyk_tabyshmaklary…
s30559842697.mirtesen.ru
ТӨРЛЕ ТАБЫШМАКЛАР
ТӨРЛЕ ТАБЫШМАКЛАР* Алтын капка ябыла,
Кемеш капка ачыла,
Мәрди бабай кычкыра,
Үлгән кеше терелә.
(Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора.)
* Тау аркылы ук аттым,
Аткан угым югалттым.
(Йолдыз атылу.)
* Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз.
(Җил.)
* Мең шырпыга бер лампа.
(Ай белән йолдызлар.)
* Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
(Җил.)
* Лап-лап тәрәзә яба.
(Җил.)
* Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый.
(Тамчы тамуы.)
* Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында бер калач.
(Ай белән йолдызлар.)
* Өй башында ярты ипи.
(Ай.)
* Шәнгәрәйнең бер кошы бар — алалы,
Күкәй салмый, оя басмый, елына унике балалый.
(Ел, унике ай.)
* Кара мыеклы җизнәм
Сагындырып килгән.
(Яз.)
* Ала сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз.)
* Төн әйләнә кара иләк,
Эче тулы алтын кибәк.
(Күк һәм йолдызлар.)
* Зәңгәр палас эчендә
Алтын көзгем югалды.
(Кояш баю.)
* Ястык өстендә ярты кашык.
(Ай.)
* Һүр-һүр итәр, һүрелдәр,
Пыяла чарлак дерелдәр,
Алпавыты кычкырыр,
Һидияте сызгырыр.
(Күк күкрәү, яшен яшьнәү.)
* Күктән килде, җиргә китте.
(Яңгыр.)
* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр.)
* Көн туганчы көн итә,
Үлән башын су итә.
(Томан.)
* Өй аркылы аркан аттым.
(Салават күпере.)
* Башы тауда, аягы диңгездә.
(Елга.)
* Аты бара, тәртәсе кала.
(Елга белән яр.)
* Кара төлке кар астыннан чаба.
(Боз астындагы су.)
* Үзе су, үзе каты.
(Боз.)
* Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.
(Яз көне түбәгә каткан боз.)
* Аккош очып китте,
Кара төлке ятып калды.
(Боз китү һәм елга.)
* Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар.)
* Ак сыер — торыйк, ди,
Кара сыер — ятыйк, ди.
(Яз көне кар белән җир.)
* Ак келәткә барадыр идем,
Ак ачкычым төшеп калды,
Ай күрде — кояш алды.
(Кырау.)
* Ишектән керә иңкәеп,
Түргә менә туңкаеп.
(Салкын.)
* Кырам, җимерәм,
Төкеректән куркам.
(Ут.)
* Таягын алдым таякка,
Үзен алдым кочакка,
Колагын алдым түшәмгә,
Башын алдым буяуга.
(Агач, тамыры, яфрагы, чәчкәсе.)
* Айга-көнгә күренми,
Агач белән типә-тиң.
(Агач үзәге.)
* Уты бар, кызуы юк,
Төнлә якты, көндез юк.
(Тычкан уты.)
* Озын идем — киселдем,
Юан идем — ярылдым,
Инде утка тарыдым.
(Утын.)
* Ишектән керә, тишектән чыга.
(Утын януы, төтен.)
Биек тауның каршында,
Яшел бүрек башында.
(Чыршы.)
* Атасы аяк киенгәнче, улы Мәскәүгә барып җиткән.
(Утын януы, төтен.)
* Әрҗәм тулы чын ахак,
Кулым тыгып алалмыйм.
(Утлы күмер.)
* Өй башында аю бии.
(Төтен.)
* Күк ат менгән,
Күк итек кигән,
Күккә менеп бара.
(Төтен.)
* Үзе җирдә, аяклары күктә.
(Төтен.)
* Анасын үтердем,
Балаларын үстердем.
(Орлык чәчү.)
* Кырда кырык имчәкле сыерым йөри.
(Тырма.)
* Җәй җәйләр,
Кыш кышлар,
Яшел кытат тун тышлар.
((Кытат — тукыма төре.) Уҗым.)
* Кыш кышлар,
Җәй җәйләр,
Тоягыннан су эчәр,
Мөгезеннән бәбиләр.
(Арыш.)
* Нары-нары нарат ботак,
Нарат саен алты ботак,
Ботак саен бер оя,
Оя саен йомырка.
(Борчак.)
* Кырда була бичура,
Билен бәйләп утыра.
(Көлтә.)
* Бер мичкәдә кырык кыршау.
(Кибән.)
* Ары да лап-лап, бире дә лап-лап,
Сөнге саплап, киез каплап,
Ука таптап,
Бер башыннан бер башына чыктык чак-чак.
(Элек чыбагач белән ашлык сугу.)
* Аю акыра,
Йоны коела.
(Тегермән.)
* Дүрт канат,
Алты аяк,
Аны белмәгән кешенең
Аркасына тал таяк.
(Тегермән.)
* Бар бер үлән чокырда,
Аны таный сукыр да.
(Кычыткан.)
* Ялт-йолт ялтырар,
Ялгыз агач калтырар,
Янаугычы янымда,
Җан алгычы кулымда,
Көндәшең белән булам,
Бөтен гаскәрне кырам.
(Чалгы белән печән чабу.)
* Агач үгез, өч мөгез.
(Сәнәк.)
* Анасыннан элек кызы туа.
(Башта чүмәлә, аннан кибән салыну.)
* Озын чылбыр чуалган,
Чыпчык шуңа уралган.
(Колмак.)
* Һавадан төшкән туп кына,
Аягы-кулы юк кына,
Алтын белән тупчыган,
Көмеш белән типчегән.
(Кавын.)
* Эче кызыл, тышы яшел,
Аны сатып алалар,
Аны күргән балалар
Ымсынышып калалар.
(Карбыз.)
* Казаннан килгән бер туп,
Авызы-борыны юк,
Тышы таш, эче боз,
Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.
(Карбыз.)
* Үзе шардай,
Эче кандай,
Тәме балдай.
(Карбыз.)
* Чикмәнле бавырсак.
(Бәрәңге.)
* Ай башлы, алтын кашлы.
(Көнбагыш.)
* Ак казым сыңар аяк өстендә тора.
(Кәбестә.)
* Җир астында җиз казык.
(Кишер.)
* Кечкенә сары карт,
Кигән туны тугыз кат.
(Суган.)
* Койрыгы җиргә тимәс,
Сырты көнгә көймәс.
(Балык.)
* Суда туды,
Җирдә үлде.
(Балык.)
* Башы бар, чәче юк,
Күзе бар, кашы юк,
Йөрергә аягы юк,
Суыкка туңмый, эссегә көйми.
(Балык.)
* Көмеш тәнле, ите тәмле.
(Балык.)
* Мүрәм-мүрәм,
Гомеремдә бер нәрсә күрәм:
Озын ботлы,
Тычкан сыртлы.
(Чикерткә.)
* Мин кечкенә, миңа тимә,
Тисәң, авыртты димә!
(Балкорты.)
* Чи-чи итәр, читәнгә кунар,
Аны тоткан уңар.
(Балкорты.)
* Идән астында йөз үгез,
Йөзесе дә кара үгез.
(Борча.)
* Балтасыз-нисез өй бетерәләр.
(Кырмыска.)
* Тауга менгәндә таймас,
Ат тоягы тигәндә үлмәс.
(Кырмыска.)
* Сәке-сәке сәкелтек,
Сәке башы кыйкылтык,
Алпавыты акыра,
Судиясе сызгыра.
(Үрдәк, каз, күркә, әтәч.)
* Күтәреп була, өй аркылы ыргытып булмый.
(Кош мамыгы.)
* Чылбырсыз югары менә,
Баскычсыз түбән төшә.
(Тургай, кош.)
* Тышы тамакка утыра,
Эче йөрәккә ята,
Барыннан да бигерәк
Сабан туен ярата.
(Күкәй.)
* Чөйдә ни тормас?
(Күкәй.)
* Аркасы бар аунамас.
(Сыер.)
* Дүрт терәвеч,
Бер болгавыч,
Кәкре кубыз,
Якты йолдыз.
(Сыер.)
* Дүрт агай-эне татарлар,
Чиләк төбенә атарлар.
(Сыер саву.)
* Су түгел — сыек,
Кар түгел — ак.
(Сөт.)
* Кем туганда ук сакаллы булып туа?
(Кәҗә.)
* Ике туа, бер үлә.
(Бәбкә.)
* Мич алдында комган,
Авызын-борынын йомган.
(Мәче.)
* Тимер беләк, таш йөрәк.
(Бүре.)
* Урманнан чыгар,
Койрык очы чуар,
Вәҗми тотар,
Нәҗми суяр.
(Куян, эт, аучы.)
* Сәке астыннан туй уза
Кылычлы да мылтыклы.
(Тычкан.)
* Очкан, ди, өч карга;
Берсе әйтә: — кыш яхшы,
Икенчесе: — җәй яхшы,
Өченчесе: — миңа икесе дә бер, ди.
(Чана, арба, ат.)
* Аттан биек,
Эттән тәбәнәк.
(Ыңгырчак.)
* Мыр-мыр мырлысы,
Бик каты икән борнысы.
(Дуңгыз.)
* Кем тиде, ник җылыйсың?
Ниең төште, ни эзлисең?
(Дуңгыз.)
* Бер җире дә авыртмый,
Үзе һаман ыңгыраша.
(Дуңгыз.)
* Киттем дип китә, кире килә.
(Ишек.)
* Бер тотарны мең тотар.
(Ишек тоткасы.)
* Төнлә эшли, көндез тик тора.
(Ишек келәсе.)
* Кулын бирә, үзе кулны кысмый.
(Ишек тоткасы.)
* Халык узып бара,
Төлке ятып кала.
(Бусага.)
* Аркылы да торкылы
Безнең колхоз ындыры.
(Тәрәзә.)
* Җылаган баланың яшен сөрт.
(Тәрәзә буын сөртү.)
* Балалары тезелеп яткан,
Атасы сузылып яткан.
(Түшәм, матча.)
* Ишек, ишек өстендә бишек.
(Сәндерә.)
* Дүрт татарга бер эшләпә.
(Өстәл һәм аяклары.)
* Аягы бар, кулы юк,
Аркасы бар, түше юк.
(Урындык.)
* Авызы өстә,
Күзе төптә.
(Кое.)
* Авылы бар, төтене юк.
(Зират.)
* Олы абзардан кече абзарга
Һәш-төрә дә һәш-төрә.
(Мичтән күмер алу.)
* Атасы аяк киенгәнче,
Улы урманга барып җитә.
(Ут, төтен.)
* Кечкенә генә мелде,
Миңа карап көлде.
(Көзге.)
* Чакта, чакта,
Әти икедә чакта,
Мин уникедә идем ул чакта.
(Сәгать ике тулган чагында телләре.)
* Көн йөри, төн йөри,
Бер атлам җир китә алмый.
(Сәгать.)
* Олы кызым эшлекле,
Кече кызым кешелекле,
Үзем бистә бикәсе,
Минем эшемне кем эшләсе?
(Сәгать.)
* Әлтери дә бәлтери,
Борнын сөртсәң ялтырый,
Уф дип әйтсәң калтырый.
(Кабынган шәм.)
* Атасы улын күтәргән,
Улы бүркен күтәргән.
(Абажурлы лампа.)
* Ике башы тишек,
Уртасы пыяла ишек.
(Лампа куыгы.)
* Тәне тышында,
Күлмәге эчендә,
Мәлихәсе башында,
Ул динең каршыңда.
(Шәм.)
* Өе дә пыяла,
Тәрәзәсе дә пыяла,
Кәрнизе челтәр,
Челтәре мең.
(Лампа.)
* Башы да тишек,
Төбе дә тишек,
Уртасында ут,
Читендә су.
(Самавыр.)
* Кәкре җылан утта уйный.
(Кисәү агачы.)
*— Кәкре койрык, кая барасың?
— Сорашма, үзең дә шунда барырсың.
(Төтен белән кисәү.)
* Өй түбәсенә баскан,
Трубкасын капкан.
(Морҗа.)
* Табышмагымның тәне кара,
Тапмаганның йөзе кара.
(Таба.)
* Өй түбәсендә киле,
Аны белмәгән тиле.
(Морҗа.)
* Җырлап бара, җылап кайта.
(Чиләк белән су алып кайту.)
* Урманда бөккән,
Өйдә теккән,
Яп-яңа савыт
Тишелеп беткән.
(Иләк.)
* Зыр-зыр зыртеки,
Зыртеки дә пыртеки,
Әпечтеки-печтеки,
Аннан туган кечтеки.
(Борыч тегермәне.)
* Бөтен татар өендә бар,
Үзе дөньяда бер генә.
(Казан һәм Казан шәһәре.)
* Бәләкәй генә олан,
Биленә каеш буган.
(Себерке.)
* Ике җирдән билен буган,
Бөтен Рәсәйне куган.
(Себерке.)
* Эшен-көшен бетергән,
Бер почмакка кереп утырган.
(Себерке.)
* Чуртан чума бара,
Су туңа бара.
(Соса белән киндер сугу.)
* Үзе бер карыш,
Сакалы мең карыш.
(Каба белән җеп эрләү.)
* Кечкенә генә пәчтек,
Колагыннан астык.
(Энә саплау.)
* Дүрт татар читән үрә,
Берсе арада йөри.
(Биш энә белән бәйләү.)
* Җиз алачык эчендә
Җизни аты кешнидер.
(Кыңгырау.)
* Бер тычканга ике койрык.
(Чабата.)
* Аяксыз-кулсыз күлмәк кия.
(Мендәр.)
* Колаклы ябалак кыштан саклый.
(Бүрек.)
* Кара тавык, карыны ярык.
(Кәвеш.)
* Үзе аякта, башы белән йөри.
(Үкчә кадагы.)
* Югары менә һү-һү,
Түбән төшә һү-һү,
Уртасында былбыл кош,
Сайрыйдыр ла һү-һү.
(Бишектәге бала.)
* Төшсә суга батмыйдыр,
Ут кабынса янмыйдыр,
Күмсәң җиргә чермидер,
Беләсезме, ул нидер?
(Кешенең исеме.)
* Казанда пешми,
Табакка төшми,
Аны ашамаган үсми.
(Күкрәк сөте.)
* Ти дигәндә тими,
Тимә дигәндә тия.
(Иреннәр.)
* Үзе сөяксез,
Кая бөксәң шунда бөгелә.
(Тел.)
* Туз чиләктә тырымтай уйный.
((Тырымтай — бик җитез кечерәк карчыганың бер төре.) Күз.)
* Ак көчегем юлда калды.
(Төкерек.)
* Кечкенә генә кунача,
Утыз ике кодача
Утыралар кунакта.
(Тешләр.)
* Утыз агай ашлык суга,
Мохтар бабай өйләндерә.
(Теш, тел.)
* Бер анадан биш бала.
(Бармаклар.)
* Ун балага ике ана.
(Кул, бармаклар.)
* Берәү сөйли, икәү тыңлый,
Икәве карап тора.
(Тел, колйк, күз.)
* Әйтермен — миннән китәр,
Тыңламасаң — синнән китәр.
(Сүз.)
* Кыл сараем эчендә
Кылыксыз атым уйныйдыр,
Җиз сараем эчендә
Җизнәм аты кешнидер.
(Күз, тел.)
* Катар-катар таш куйдым,
Җирән атым буш куйдым.
(Тешләр, тел.)
* Түгәрәк күлем ташый.
(Җылау, күз яше.)
* Исемдә юк, сизмим, белмим —
Бу нәрсә?
(Туу, үсү, үлем.)
* Базы туза, баганасы кала.
(Итек, аяклар.)
* Яр буенда ярты алачык.
(Колак.)
* Тигез җирдә тай эзе.
(Кендек.)
* Үзеңдә бар, исеңдә юк.
(Кендек.)
* Ике татар
Аяк очлаш ятар.
(Каш.)
Олы урман,
Кече урман,
Ялкылдык,
Мышкылдык,
Кабык абзар,
Сөяк сарай,
Җирән ат.
(Чәч, каш, күз, борын, авыз, теш, тел.)
* Үзе атка атланган,
Аякларын арт якка салган.
(Күзлек.)
* Эскәтердән алдым,
Тегермәнгә салдым,
Капчыгымны тутырдым;
Капчыгымны тутыргачтын
Ах-вах итеп утырдым.
(Ашау.)
* Балтадан авыр, балдан татлы.
(Йокы.)
* Баш астында баллы кашык.
(Йокы.)
* Йөгеректән йөгерек.
(Уй.)
* Ачылмаслык сандыгымда
Киселмәслек ефәк бар.
(Уй, акыл.)
* Төйдем дә төпкә салдым.
(Хәтергә алып кую.)
* Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк?
(Саулык, аны саклау.)
* Алман аяк, алтын таяк,
Йөгерсәм дә җитә алмыйм ялан аяк.
(Күләгә.)
* Өйгә сөяп булмый,
Арбага төяп булмый.
(Күләгә.)
* Казанның уртасында ни бар?
(«3» хәрефе.)
* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
(Каләм.)
* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап.)
* Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, узе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
(Язу, кара савыты, каләм.)
* Җире ак,
Орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазьгә язу, уку.)
* «Кара» дисәң карамый,
«Ак» дияргә ярамый.
(Язу карасы.)
* Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта.)
* Тиз ашый,
Вак чәйни,
Үзе йотмый,
Башкага бирми.
(Пычкы.)
* Илле аяклы,
Ике куллы,
Ялгыз яра юлны.
(Пычкы.)
* Илле аяклы,
Ике куллы,
Ялгыз яра юлны.
(Пычкы.)
* Үзе кечкенә, үзе ялангач,
Алай да бөтен дөньяны киендерә.
(Энә.)
* Йөгерә-йөгерә йөк төйи.
(Орчык.)
* Бәләкәй генә бөкере
Бөтен кырны бетерде.
(Урак.)
* Кәкре-бөкре төз киткән.
(Борау.)
* Алам-салам өздем,
Чытыр-мытыр үрдем,
Аны бөтен күрдем,
Уң беләккә элдем.
(Кәрзин үрү.)
* Умыр-умыр умырдан,
Яккан уты күмердән,
Зым-зыян дигән бер кош бар,
Йомыркасы тимердән.
(Мылтык.)
* Йөткерсә төкерә,
Төкерсә үтерә.
(Мылтык.)
* Аккош оча,
Аны күргән поса,
Тигәне кара кан коса.
(Ук.)
* Алты егет юлга чыккан,
Алтысы да пәһлеван,
Алты суктым, алты типтем,
Уң битемнән чыкты кан.
(Алтатар (наган).)
* Җанлы җансызны кыйный,
Җансыз кычкырып җылый.
(Барабан.)
* Минем белән уйныйлар,
Кулларыннан куймыйлар,
Иркәлиләр, сөяләр,
Йокла, бәбкәм, дияләр,
Үсә төшкәч балалар
Мине онытып калалар.
(Курчак.)
* Җебенә тисәң, җылаган,
Колагын тотсаң, чыңлаган,
Өстендә эчәге,
Астында түшәге.
(Скрипка.)
* Күзе дә юк, колагы да юк,
Үзе сукырны җитәкли.
(Таяк.)
ТАП ТАБЫШМАК
* Тап табышмак:
Аякка ябышмак.
(Баткак, пычрак.)
* Тап табышмак:
Табага ябышмак.
(Коймак пешерү.)
* Табышмак әйтәм тап:
Мич астына тотып яп!
(Тавык.)
Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 7765 | Нарушение авторских прав
mybiblioteka.su — 2015-2019 год. (0.026 сек.)
mybiblioteka.su
Табышмак әйтәм сезгә — Сайт aigizia!
Рәхим итегез! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын!
Мөҗәһит
Табышмаклар
Нинди елга, нинди авыл?
Татарстанда иң озын
Елга ул.
Ярларыннан ташып чыга
Ел да ул.
Шул елганың тугаенда
Иң моңлы да, иң милли дә
Бер авыл.
Иң салкын да, иң эссе дә
Була ул.
Җәен сихри яшеллеккә
Чума ул.
Нинди исем йөртә елга,
Ул авыл?
(Ык, Мөслим)
Нәрсәдә икән сәбәп?
Булса унбиш метр булыр
Ике ярның арасы.
Шул араны машинада
Ике сәгать барасы.
Безнең авыл күпереннән
Чыгасың ике сәгать.
Серен әйтмим. Син дә уйла:
Нәрсәдә икән сәбәп?
Без Башкортстан белән Татарстан чигендәге авылда яшибез. Ә ике республикада 2 сәгать вакыт аермасы.
Беркем аны югалтмаган,
Ләкин һаман табалар.
Бигрәкләр дә кызыксына
Аның белән балалар.
(Табышмак)
Баскан килеш эзлиләр,
Яткан килеш эзлиләр.
Күмәкләп тә эзлиләр,
Берәмләп тә эзлиләр.
Зирәк булсаң табасың,
Хәтереңә саласың.
(Табышмак)
Исемнәр ике иҗектән,
Ә хәрефләр тик өчәү.
Без нинди кошлар булабыз?
Уйла әле, без ничәү?
(Ләкләк, тартар, былбыл)
Гомер буе үргән ул,
Җепләр сузып йөргән ул.
Тозагында азык көтеп,
Шулай көнен күргән ул.
(Үрмәкүч)
Җәй дә сайрый,
Кыш та сайрый.
Тик салкында
Йортны сайлый.
(Өй чикерткәсе)
Ничә мөгез?
Биш үгездә
Биш мөгез.
Әй, саташтым,
Ун мөгез.
Ун үгездә
Ничә мөгез,
Мүкләк булса
Өч үгез?
Санагызчы
Үзегез.
Җитәме
Белемегез?
Агачлар
Карасаң – карамасаң да
Карамаска кушалар.
Чанамны карамаларга
Өлкәннәр тырышалар.
(Карама)
Уен кораллары
Таш гасырдан ук киләм мин.
Уйнап җибәрәм — өрсәң.
Ватылып юкка чыгармын
Әгәр кулдан төшерсәң.
(Таш сыбызгы)
Иреннәргә терисең дә,
Чиртеп, көйләр көйлисең.
Биетәсең, җырлатасың,
Матур кызлар күзлисең.
(Кубыз)
Алты – җиде генә булыр
Тәнемдәге уемнар.
Миннән башка үтми иде
Аулак өйләр, уеннар.
(Курай)
Курайларның туганы мин,
Ләкин тавышым үзгә.
Колакларны ярып керә,
Өстәп куйсаң мөгез дә.
(Сорнай)
Сызгычыңны сызып җибәр –
Көйләр агылсын әле.
Йөрәкләргә мин чыгарган
Моңнар кагылсын әле.
Телгәләсен бәгырьләрне,
Актарылсын уйлары.
Башларыңны кыңгыр салып,
Кылларымда уйнале.
(Скрипка)
Барысы дүрт кыл анда,
Сызган чакта моңлана.
(Скрипка)
Нечкә муен,
Пар кыллар.
Чиртер иде
Бар куллар,
Яшьләр уйный
Белмиләр,
Шуңа якын килмиләр.
(Мандолина)
Иң озын муен миндә,
Иң кыска исем миндә.
Кылларымны чирткәләп,
Көй чыгар инде син дә.
(Саз)
Борынгы булсам да , мине
Онытып бетермиләр.
Милли гармуныбыз диеп,
Сәхнәдән төшермиләр.
(Тальян)
Сиптерәләр, өздерәләр,
Тарталар, сайраталар.
Җырлатса да, елатса да,
Үзен гел яраталар.
(Гармунда уйнау)
Бер телемдә — ике тавыш,
Кыңгыравым чыңлатам.
Биетәм дә, җырлатам да,
Кирәк икән – елатам.
(Саратов гармуны)
Гармуннарның патшасы мин,
Телләрем йөздән артык.
Яшьләр кулында йөримен,
Тиз генә килмәс картлык.
(Баян)
Үзе кыллы, үзе телле,
Идәндә басып тора.
Уйнарга теләгән кеше
Иң беренче – утыра.
(Пианино)
Телләре күп булган өчен,
Ике рәткә тезгәннәр.
Аның белән төрле илләр,
Океаннар гизгәннәр.
(Хромка)
Туган тел
Бөтен халыкта да бар ул,
Ансыз уку, язу юк.
Тәртибен бутый күрмәгез,
Ансы мөһим шулай ук.
(Алфавит)
Баш хәрефебез юк безнең,
Аваз да белдермибез.
Шуның өчен дә сүзләрдә
Бик парлашып йөрмибез.
(ь,ъ билгеләре)
Безнең хокукларыбызны
Шулкадәре кысканнар:
Беренче иҗектә генә
Язылырга кушканнар.
(О,Ө хәрефләре)
Никтер безгә алфавитта
Тик өч урын биргәннәр.
Сез алты авазга билге,
Онытмагыз, дигәннәр.
(К, Г, В хәрефләре
Бергә берне кушкач ничә?
Беләм, ике диярсез.
Сүзгә сүзне кушкач?..Менә
Ансы нәрсә дигән сүз?
(Кушма
сүз)
Бер хәрефтә — ике аваз,
Җитмәсә әле иҗек.
Калыны һәм нечкәсе бар.
Алар языла ничек?
(Ю,Е)
Җөмләдән соң, йә уртада ,
Әгәр безне куйсалар,
Бераз туктап торырга һәм
Тын алырга кушалар.
(Тыныш билгеләре)
Алфавитта алты хәреф:
Иң дуслар һәм туганнар.
Татар сүзләрендә генә
Кулланыла торганнар.
(Ә,Ө,Ү,Җ,ң,Һ)
Безне татар сүзләреннән
Эзләп таба алмассыз.
Дөресен әйтеп бирсәгез
Оятка да калмассыз.
(Ц,Щ,В,Е)
Без бары тик дүртәү генә
Койрык тагып йөрүче.
Без нинди хәрефләр икән,
Бармы берәр белүче?
(Ц,Ң,Щ,Җ)
Томау төшкән кешеләр
Хәлебезне аңлыйлар.
Чөнки безне дөрес итеп
Алар әйтә алмыйлар.
(М,Н,ң)
Бер гаиләдә алтау без,
Исем, зат алмашлыкларын
Төрләндереп ятабыз.
(Килешләр)
Җөмләләрне төзегәндә,
Булыша алтыбыз да.
Безне онытырга сезнең
Юктыр бер хакыгыз да.
(Килеш кушымчалары)
Иң тирәндә ясалам мин,
Тик төрлечә язалар.
Шуңа күрә әйтә алмый
Мине кайбер балалар,
Хәтта абый, апалар.
(Һәмзә авазы)
Ул язуның гомре озын,
Мең елдан артып киткән.
Һәм уңнан сулга языла.
Әйт, нинди язу икән?
(Гарәп язуы)
Татарларның язуына
Ун гына ел хезмәт иткән.
Ә исәбе әле тагын
Безгә килеп керү икән.
(Латин язуы)
Бер хәрефле сүзләр тап
Апа әйтә:
-Бер хәрефле
Сез сүзләр табыгыз, — ди.
Җавап әзер:
- Агачларның ботакларын
И – И – И.
Курчагыңның күлмәкләрен
Чишендер дә
У – У – У .
Кулларыңны син һәрвакыт
Сабын белән
Ю – Ю – Ю .
Бер хәрефле сүзләр башка
Бар микән телебездә?
Тапсагыз берүк онытмый
Әйтегез әле безгә.
***
Без төсләрне белдерәбез,
Фигыльләр дә булабыз.
Җөмлә төзегән чагында
Бердәй хезмәт кылабыз.
(Ак, кара, сары,
ал)
Үзем дә ап – ак,
Эзем дә ап – ак.
Белем бирәм дип
Сызылам кат – кат.
(Акбур)
Күренми дә,
Тотылмый да.
Үзе — хәнҗәр,
Үзе – ук.
Аннан ачы,
Аннан татлы,
Аннан хәтәр
Нәрсә юк.
(Сүзләр)
Эш кораллары
Тешлим дә
Суырам.
Йә тешләп
Өзәм мин.
Тик ятсам – тутыгам,
Ә эшкә түзәм мин.
(Келәшчә)
Тешләремнең исәбе юк,
Утын кисәм, он ясыйм.
Егет булсаң, кадерне бел,
Мине читкә куйма син.
(Пычкы)
Гомер буе
Сугар өчен,
Мине уйлап тапканнар.
Нигә «суккыч» диеп түгел,
Башка исем такканнар?
(Чүкеч)
Бар очым,
Бар түбәм.
Сугалар –
Мин түзәм.
Кайчакта
Кәпрәям:
Тутыгам,
Кәкрәям.
(Кадак)
Шак та шок,
Шак та шок
Тукмыйлар үземне.
Мин эшлим,
Мин тишәм,
Мин шундый түземле.
(Өтерге)
Хезмәтем бик кечкенә,
Кирәк бары көч кенә.
Менә шушы тактаны
Мине бор да тиш кенә.
(Борау)
Ансыз бармый төзелеш,
Ул – турылап торучы.
Озын койрыклы тычкан–
Биек йортлар коручы.
(Асма)
Этәләр дә тарталар,
Этәләр дә тарталар.
Мине тотып, тактаны
Нәкъ шулай шомарталар.
(Фуганка)
Утырган килеш йөри,
Тик торган килеш йөри.
Суга салып та йөри,
Соңга калып та йөри.
Очып барганда йөри,
Утын ярганда йөри,
Кайчак күз салмаса да,
Кешеләр тагып йөри.
(Сәгать)
Бурычым бик кечкенә,
Кечкенә дә төш кенә.
Нечкә баудан төшмим мин,
Чиста керләр тешлим мин.
(Кер
каптыргыч)
Чүп – чар тузан йота ул,
Өйне чиста тота ул.
(Тузан суырткыч)
Маңгаенда ике мөгез,
Ә алдарак – олы күз.
Шул күздән бик еракларны
Карап утырабыз без.
(Телевизор)
Теке – теке, теке – теке,
Без тик кенә ятабыз.
Тимер өйләр өстән үтә,
Без көйләп озатабыз.
(Рельслар)
Колагыннан борган чакта
Чукый бер үк ояны.
Кешеләрне сөендерә,
Тими аның зыяны.
(Тегү машинасы)
Көтү көткәндә бер елан
Арттан калмый шуыша.
Син курыкма, чагар дип, ул
Миңа сыер куыша.
(Чыбыркы)
Бора – бора тишәсең дә
Утырып салгалыйсың.
Берән – сәрән алгалыйсың,
Йә коры калгалыйсың.
(Боз тишеп, балык тоту)
Керләр өстеннән үтә,
Шуннан… эше дә бетә.
(Үтүк)
Бәреп – сугып йөртәләр,
Капкаларга кертәләр.
(Шайба)
Яратмаса да алалар
Аны кайбер балалар.
(“ 2 “ ле)
Сулдан китсә,
Уңнан кайта.
Уңнан китсә,
Сулдан кайта.
Бер аяклы,
Бер куллы,
Аны белгән –
Акыллы.
(Циркуль)
Чулпан да ул, Зөһрә дә,
Венера да кайчакта.
Шундый матур балкып тора
Кояш уянган чакта.
(Йолдыз)
Мин сөтнең өстен яратам.
Ул каймак дип атала.
Сөттән ниләр ясап була,
Йә, кемнәр әйтә ала?
Ярты икмәк, туп , урак,
Торган җире бик ерак.
(Ай)
Йөрәкне яндыра,
Күмергә калдыра,
Яшьләрне тилертә,
Картларны йөгертә.
Акчага алынмый,
Эзләсәң – табылмый.
Милләте, теле юк,
Исеме бар, иле юк.
(Мәхәббәт)
Башларын башка терәп,
Бер куышта яталар.
Зурлар ала берәмләп,
Балаларга ят алар.
(Шырпы)
Кара, нинди ай чыккан.
Үзе шундый ачыккан…
Йөзендә нур калмаган:
Бөкерәйгән, талчыккан…
Кая киткән булганы,
Кояшыбыз сыманы.
Әйт, укучым, тизрәк,
Беләсеңме син аны?
Яңа туган ай безгә шулай күренә.
Барыбызга да килә ул:
Миңа да,Илшатка да.
Сыерга да, кәҗәгә дә,
Сарыкка да, атка да.
Хәтта килә, оялмыйча,
Посттагы солдатка да.
(Йокы)
Барыбыз да әйләнәбез,
Тик әйләнми башыбыз.
Беребез дә әйләнмибез,
Ә әйләнә башыбыз.
(Җир әйләнү)
Әнием дә алдыра,
Әтием дә алдыра.
Хәтта мин дә алдырам-
Аларны шатландырам.
(Чәч
алдыру)
Түп – түгәрәк кара күз,
Сап –сары керфекләре.
Ул ярата кояшны,
Без – аның бөртекләрен.
(Көнбагыш)
Спорт белән бертуктаусыз
Шөгыльләнгәнгә күрә,
Төшкә көн дә падишаһлар,
Атлар һәм филләр керә.
(Шахмат)
Җәй дә үсә, кыш та үсә,
Тамырлары – түбәңдә.
Ул һәрвакыт югарыда,
Ә без аннан түбәндә.
(Чәч)
Чакырмыйм да , алмыйм да,
Бер адым да калмый да.
Икәү йә өчәү була.
Тәрбиясез булсагыз,
Ул чүп чар белән тула.
(Кесәләр)
Юллар ага,
Баганалар чаба.
Барысы да бара,
Бары артка таба.
(Машинада бару)
Тамырлары җирдә түгел,
Ләкин һаман үсәләр.
Үсә — үсә, җәйгә чыккач,
Төбеннән үк кисәләр.
Авылда гына үссә дә,
Шәһәрдә — фатир саен,
Фатирларда – кеше саен,
Ә исеме була …
(Йон)
Һәрчак безне көтеп тора,
Үзе һаман үтеп тора.
Югала да , табыла да,
Ә булганы бетеп тора.
(Вакыт)
Башыбыз бар, гәүдәбез бар,
Юк кул – аякларыбыз.
Балалар тотса – куркабыз,
Яхшы шул якларыбыз.
(Шырпы)
Йә йөриләр, йә торалар
Кояш чыккан көннәрдә.
Кайдалыгын күреп булмый
Айсыз кара төннәрдә.
(Күләгә)
Әбиемнең бармаклары
Өзлексез тартып тора.
Шул бармакларга ияреп,
Догалар артып тора.
(Дисбе тарту)
Күктә тора күпереп,
Ак салават күпере.
(Самолет эзе)
Беребез аста, беребез өстә,
Икебез ике төстә.
Карап туеша алмыйбыз,
Ләкин кавыша алмыйбыз.
(Түшәм, идән)
Һәркөн авызына капса,
Яратса аны кеше,
Беркайчан да сызламас һәм
Ялтырап торыр теше.
(Теш
щеткасы)
Бер үк җирдә ятабыз,
Дус яшибез тыштан без.
Ә чынлыкта каләм белән
Тату түгел, дошман без.
(Бетергеч)
Мин тәмәке тартмасам да,
Һаман :”Тартасың”, — диләр.-
Бодаен тартмасаң тартма,
Тарт син арпасын, — диләр.
(Тегермән)
Койрык тагып үргәннәр.
Сатканнар – көн күргәннәр.
Аны киеп йөргәннәр.
Кайчак түргә элгәннәр,
Йә музейга биргәннәр.
(Чабата)
Айрат кия,
Гөлназ бәйли,-
Икесен дә салалар.
Нәрсә кигән икән алалар,
Беләсезме , балалар?
(Бүрек, яулык)
Аны һәркем күрә ала,
Хәтта күрә сукыр да.
Айдар беркөн, шуны күреп,
Соңга калган укырга.
(Төш)
Тычкан тота шап та шоп,
Мәче тора шаккатып.
Ашамый да, эчми дә,
Урыныннан күчми дә.
(Капкан)
Башта суга ташлыйсың,
Аннан көтә башлыйсың.
Өметләнеп аласың,
Өлгералмый каласың.
Тагын суга ташлыйсың;
Өр – яңадан башлыйсың.
(Кармак белән балык тоту)
Кызлар карап туя алмый,
Карыйлар да карыйлар.
Аңа карап елмаялар,
Йә чәчләрен тарыйлар.
Кайчак аңа малайлар да
Карап – карап алгалый.
Хәтта әби – бабайлар да
Яшертен күз салгалый.
(Көзге)
Беркем дә бәйләп куймаган,
Ә чишәргә кушалар.
Тапкырлыйлар да бүләләр,
Алалар йә кушалар.
(Мәсьәлә чишү)
Синдә дә бар,
Миндә дә бар.
Уртак та була ала.
Саклап тотсаң, мәңге яши,
Ычкындырсаң…югала.
(Сер)
Иртәгә көн нинди була,
Аязмы, кар явамы?
Бөтенесен күрсәтә ул,
Әзер аның җавабы.
Һи, шуны да белмисеңме?
Әз генә карамый тор.
Үрелеп алдым стенадан,
Менә ул — …
(Барометр)
Күрсәтәм мин җилнең көчен
Һәм аның юнәлешен.
Башка вазифам юк минем.
Шул була бөтен эшем.
(Флюгер)
Без буйга да үттек, ди,
Аркылыга үттек, ди.
Тирләп – пешеп беттек, ди.
Шуңа да без … ди.
(Үтүк)
Күренмәсә дә күзгә,
Килә ул кайчак безгә.
Керә дә бакчабызга,
Әйләнә бер явызга.
Суга ул суганнарны,
Помидор, кыярларны.
Тормый алай озаклап,
Эт белән булмый саклап.
(Кырау)
Почмакта бер суык кыш,
Исеме аның — …
(Суыткыч)
Күк тоташкан таулар белән,
Урманнар, кырлар белән.
Арагызда бармы берәү
Шуның исемен белгән?
(Горизонт)
Бертуктамый йөзәбез,
Йә төшәбез кар булып.
Йә төшәбез яңгыр булып,
Ә исемебез …
(Болыт)
Тотам дисәң тоттырмый,
Ялык – йолык итә ул.
Болыт белән килә дә
Болыт белән китә ул.
(Яшен)
Баш астына саласың
Һәм йокыга таласың.
(Мендәр)
Без бүрәнә арасында
Тик кысылып ятмыйбыз.
Сезгә рәхәт булсын өчен,
Җылылыкны саклыйбыз.
(Мүк)
Шәрә тәнне
Чабалар
Зурлар, бала – чагалар.
Шуннан шифа
Табалар.
(Мунча себеркесе)
Синдә дә бар, Миндә дә бар,
Тизлеге – искитәрлек.
Күз ачканчы, йолдызларга
Кадәр барып җитәрлек.
(Уй)
Сез бик яхшы беләсез
Велосипед рулен.
Җиккән атта ни башкара
Шул рульнең ролен.
(Дилбегә)
Ап – ак булып, агачларга,
Чыбыкларга да куна.
Үзе куркак, юкка чыга
Кагылдыңмы чак кына.
(Бәс)
Өй җылыта, аш пешерә,
Яши торба эчендә.
Һәрбер кеше рәхмәт укый
Менә шуның өчен дә.
(Газ)
Минем өстән… поезд үтте.
Алдаша бу дисезме?
Ничек исән калдым икән?
Шуны да белмисезме?
(Күпер астында)
Яңгырлы да карлы,
Ә каеннар – сулы.
Бөреләр туп – тулы-
Елның кай фасылы?
(Яз)
Килмәвен теләсәләр дә,
Һәркемгә килеп тора.
Ансыз кеше булмаганны,
Мөгаен, белеп тора.
(Кайгы)
Яшьләр дә укый аны,
Картлар да укый аны.
Укыган һә кешенең
Сафланып китә җаны.
(Дога)
Елан түгел мин – чакмыйм,
Үлән астыннан чабам.
Уңга чабам, сулга чабам,
Җәй җиттеме – шул чарам.
(Чалгы)
Агыйдел кая коя?
Безнең елга – Калмыя,
Калмыя кая коя?
Калмыя Сөнгә коя.
Сөн суын кая куя?
Ул Агыйделгә коя.
Агыйдел кая коя?
…Агыйдел коймыйдыр ул.
Суга һич туймыйдыр ул.
Корабларны йөздерә,
Кешеләрне гиздерә,
Электр тогы ясап,
Безгә яктылык бирә.
Балыклар да үрчетә,
Аларны туендыра.
Җәен күпме кешене
Үзендә коендыра.
Шулкадәр эш эшләгәч,
Агыйдел кая койсын?
…Ә син ничек уйлыйсың?
Минемчә,Агыйдел Кама елгасына,ягъни Чулманга, ә Чулман Иделгә, Идел Каспий диңгезенә коя.
Утырган килеш йөри,
Тик торган килеш йөри.
Суга салып та йөри,
Соңга калып та йөри.
Очып барганда йөри,
Утын ярганда йөри,
Кайчак күз салмаса да,
Кешеләр тагып йөри.
(Сәгать)
Төшми кулдан җәй буе:
Хезмәттә бөтен уе.
Кисә, өя, йомшарта,
Шуңа да уңыш арта.
(Кәтмән)
Ялмап ала һәрнәрсәне,
Теле озын, куркыныч.
Су – дошманы. Сак яшәсәң–
Хафаланма, бул тыныч.
(Ялкын)
Тотып кына карыйлар да:
– Күтәрелгән бит …– диләр.
Нәрсә күтәрелде икән,
Ник исемен әйтмиләр?
(Температура)
Ул дөньяга тусын өчен,
Су агызырга кирәк,
Ут кабызырга кирәк.
Туу белән юкка чыга–
Җитез дә соң бигрәк!
(Пар)
Әтиләр аны һәрвакыт
Билгә буып йөртәләр.
Кайчак безгә акылны да
Шуның белән кертәләр.
(Каеш)
Җәен мине яраталар,
Бигрәк якын итәләр.
Миндә аунап яталар да
Суга кереп китәләр.
(Ком)
Еракка – еракка
Ала да китә ул.
Сине йә бәхетле,
Кайгылы итә ул.
Син анда йөзәсең
Йә кереп батасың.
Бергәләп йөрисең,
Бергәләп ятасың.
(Уй)
Өч хәрефтән тора үзе,
Тамыры киткән тирән.
Татарлыгыңны күрсәтер,
Син аны җырдан өйрән.
(Моң)
Йөз кат үтеп карадым мин
Ике ярның арасын.
Ике сәгать дәвамында
Күпер чыгып кара син…
Елгасы да Идел түгел,
Кыска гына күпер дә.
Шунда ике сәгать үтә…
Аңлашылмый ич бер дә.
Безнең авыл күпереннән
Чыгасың ике сәгать.
Серен әйтмим, син дә уйла:
Нәрсәдә икән сәбәп?
(Татарстан белән Башкортостан
арасындагы елга аша салынган
күпердән ике сәгать үтәсең)
Эче тулы ком гына,
Агып тора тын гына.
Вакыт санап, эшендә
Ярдәм итә кешегә.
(Ком сәгате)
Баш – аягы булмаса да,
Үзен кирәк саныйлар.
Бик яратканга сабыйлар,
Кышын кулдан салмыйлар.
(Бияләй)
Мин ачы һәм төчкертәм,
Аш – суларга тәм кертәм.
(Борыч)
Әллә кайларга керә
Бик вак булганга күрә.
Дус та түгел югыйсә,
Янәшәдә көн күрә.
(Тузан)
Җаным булмаса да, синең
Хезмәтчең булырмын, ди.
Үземнең акылым белән
Игелек кылырмын, ди.
(Кампитр)
Таяк белән төртәләр,
Бәреп – сугып йөртәләр.
Барыбызны, берәмләп,
Тишекләргә кертәләр.
(Бильярд)
Тибәләр дә сугалар,
Нәрсә эшли соң алар?
Яраталар үземне
Зурлар, бала – чагалар.
(Туп)
Җылытам да пешерәм.
Минем белән сак булмасаң,
Кайгыга да төшерәм.
(Ут)
Аны чыпчык та чукымый,
Тешләми хәтта эт тә.
Кешеләргә килеп керә
Һәм тиз чыгып та китә.
(Акча)
Күтәрелү һәм төшү –
Менә шул бөтен эшем.
Миңа карап көн күрә,
Киенә бөтен кеше.
(Температура)
Урамда ул бер танышың,
Туганың яки күршең.
Чакырып, өйгә килдеме,
Ул була нинди кеше?
(Кунак)
Күреп була – тоттырмый,
Чөнки бер дә тик тормый.
Тизлеге ис китәрлек:
Күзне ачып йомганчы,
Җирдән айга җитәрлек.
(Яктылык)
Йөзәләр дә агалар,
Судан гайрәт алалар.
Кайчак китка, арысланга,
Җенгә охшап калалар.
(Болытлар)
Шомасын шома булсам да,
Ялкаулыкны яратмыйм.
Яныгызда булам икән,
Тәнегезне каралтмыйм.
(Сабын)
Бөтен вазифам – сеңдерү,
Кешеләр сөендерү.
Мин – чисталык сагында,
Рәхмәт укыйм сабынга.
(Сөлге)
Җилләр белән көрәшә дә,
Ләкин җилгә җиңелә.
Менә шуңа күрә дә ул
Көймәләргә җигелә.
(Җилкән)
Кышын тора корыда,
Бер температурада.
Язны ярата, шуңа
Туфракка кереп чума.
(Орлык)
Бер янында алты нуль,
Ничә була? Үзең бел.
(Миллион)
Җылытам да пешерәм.
Минем белән сак булмасаң,
Кайгыга да төшерәм.
(Ут)
Этә, өрә, сызгыра
Һәм тузаннар туздыра.
Җил.
***
Ояда меңләп алар,
Җәй буена җыялар.
Кемнәр нәрсә җыя микән,
Кайда соң ул оялар?
Умарта бакчасында бал кортлары бал
җыя.
***
… дип аталса да,
Һич туңдырмый тормыйлар.
Җәен мине һичбер суга,
Тәмгә алыштырмыйлар.
Туңдырма.
***
Бал кортлары, аерып,
Сарылалар бер…
Умартачы абыйлар
Җыеп алалар көчкә.
Күч.
***
Кешеләрне бик ярата,
Ләкин никтер кадала.
Шәфкать туташы да түгел,
Үзе бездән кан ала.
Талпан.
***
Зәп – зәңгәр диңгез буйлап
Йөзеп килә — килә дә
Очрап зилзиләгә
Ясый олы күләгә.
Утлар чәчеп,
Тирләп – пешеп
Коела күп җирләргә.
Яңгыр.
***
Ике куллап тотасың да
Бәрә — бәрә барасың.
Бераз гына үскәч, син дә
Аны тотып карарсың
Һәм файдага ярарсың.
Китмәнләү
***
Агуын да, угын да
Үзе белән йөртә ул.
Ачуы килгәннәргә
Икесен дә кертә ул.
Бал корты.
***
Тирә — юньгә моңнар булып
Тараладыр тавышы.
Утырган җире гап – гади –
Корыган агач башы.
Күке.
Имеш аның якын дусты:
Кочаклый һәм чорнала.
Шулай итеп, бәрәңгегә
Бик күп зыянын сала.
Эт эчәгесе.
Ачыдан – ачы,
Татлыдан – татлы.
Ул ни атлы?
Тел.
Яше узган меңне дә,
Тыңлыйбыз һәр көнне дә.
Хат белән сәлам язам.
Нинди шәһәр ул?
Казан.
Этә, өрә, сызгыра
Һәм тузаннар туздыра.
Җил.
***
Ояда меңләп алар,
Җәй буена җыялар.
Кемнәр нәрсә җыя микән,
Кайда соң ул оялар?
Умарта бакчасында бал кортлары бал
җыя.
***
дип аталса да,
Һич туңдырмый тормыйлар.
Җәен мине һичбер суга,
Тәмгә алыштырмыйлар.
Туңдырма.
***
Бал кортлары, аерып,
Сарылалар бер
Умартачы абыйлар
Җыеп алалар көчкә.
Күч.
Кешеләрне бик ярата,
Ләкин никтер кадала.
Шәфкать туташы да түгел,
Үзе бездән кан ала.
Талпан.
Зәп – зәңгәр диңгез буйлап
Йөзеп килә — килә дә
Очрап зилзиләгә
Ясый олы күләгә.
Утлар чәчеп,
Тирләп – пешеп
Коела күп җирләргә.
Яңгыр.
Икекуллаптотасыңда
Бәрә — бәрәбарасың
Яшелчәләрарасын.
Беразгынаүскәч, синдә
Анытотыпкарарсың
Һәмфайдагаярарсың.
Китмәнләү
Агуында, угында
Үзебеләнйөртәул.
Ачуыкилгәннәргә
Икесендәкертәул.
Бал корты.
Тирә — юньгә моңнар булып
Тараладыр тавышы.
Утырган җире гап – гади –
Корыган агач башы.
Күке.
Үлән дисәң дә үлән,
Чәеңә салу белән,
Чыгара бар тиреңне,
Калдырмый бер чиреңне.
Мәтрүшкә.
Язын җиргә күмәбез.
Аннан тагын күмәбез.
Агулыйбыз, алабыз
Һәм сакларга салабыз.
Бәрәңге.
Каләм эше – сызу,
Ә аныкы – бозу.
Бозгыч
Туфракны да шәп эшкәртә,
Балыкларны алдый ул.
Шундый сәләте булганга,
Балыкчыдан калмый ул.
Суалчан
Сукыр түгел, ләкин күрми,
Хайван, ләкин канатлы.
Асылынып йоклый көндез,
Беләсезме ни атлы?
Ярканат
Теше ничәү
Кешенең?
Ул хайванның
Теше – мең.
Йомшак тәнле,
Лайлалы.
Кемнәргәдер
Файдалы.
Әкәм – төкәм
Йорт тавыгы – урман тавыгы,
Йорт кәҗәсе – кыр кәҗәсе,
Йорт куяны – кыр куяны,
Йорт күркәсе — ?
Йорт сыеры — ?
Суер, поши.
Кышкы салкында курыкмый,
Белми көнен – төнен дә.
Рәхәтләнеп йоклап ята
Ул үзенең өнендә.
Аю.
Кыш бабайның суыгына
Ничек кенә чыдарга,
Дип торганда, ул кошыбыз
Хәтта бала чыгара.
Чукыр
Нинди кош,уйлап кара:
Кыш җиттеме– агара.
Көртлек
Яшьләр дә укый аны,
Картлар да укый аны.
Укыган һәр кешенең
Сафланып китә җаны.
(Дога)
Безли – безли,
Нидер эзли.
Тешләмичә,
Тәки түзми.
(Черки)
Оча – оча арыйлар да
Бер ботакка сарыйлар.
Аннан ары хуш исле бал
Җыю ягын карыйлар.
(Бал кортлары)
Кайсы чор?
Яшел үлән өстендә
Ап – ак буран котыра.
Сандугач оясында
Бәби көтеп утыра.
(Тупыл мамык койган чор)
Ялмап ала һәрнәрсәне,
Теле озын, куркыныч.
Су – дошманы. Сак яшәсәң–
Хафаланма, бул тыныч.
(Ялкын)
Тотып кына карыйлар да:
– Күтәрелгән бит …– диләр.
Нәрсә күтәрелде икән,
Ник исемен әйтмиләр?
(Температура)
Ул дөньяга тусын өчен,
Су агызырга кирәк,
Ут кабызырга кирәк.
Туу белән юкка чыга–
Җитез дә соң бигрәк!
(Пар)
Әтиләр аны һәрвакыт
Билгә буып йөртәләр.
Кайчак безгә акылны да
Шуның белән кертәләр.
(Каеш)
Җәен мине яраталар,
Бигрәк якын итәләр.
Миндә аунап яталар да
Су коенып китәләр.
(Ком)
Күренми дә,
Тотылмый да.
Үзе – хәнҗәр,
Үзе – ук.
Аннан ачы,
Аннан татлы,
Аннан хәтәр
Нәрсә юк.
(Сүзләр)
Еракка – еракка
Ала да китә ул.
Сине йә бәхетле,
Кайгылы итә ул.
Син анда йөзәсең
Йә кереп батасың.
Бергәләп йөрисең,
Бергәләп ятасың.
(Уй)
Өч хәрефтән тора үзе,
Тамыры киткән тирән.
Татарлыгыңны күрсәтер,
Син аны җырдан өйрән.
(Моң)
Җәен су буена төшсәң,
Сырып кына алалар.
Тик кояшны яратмыйлар:
Күләгәдә калалар.
(Черкиләр)
Киемнәре ыңгырчак һәм
Камыт, дуга, дилбегә.
Инде ничә гасыр буе
Кешеләргә бил бөгә.
(Ат)
Кып – кызыл аяклары,
Була көрән, аклары.
Искә төшә элгәре
Хат ташыган чаклары.
(Күгәрчен)
Балык кебек йөзә ул,
Океаннар гизә ул.
Баласына, кадерләп,
Тәмле сөт имезә ул.
(Кит)
Балык дисәң дә балык!..
Тора халык таң калып.
Тәмле прәннек, кәнфитне
Ашый кулыңнан алып.
(Дельфин)
Урамда ул бер танышың,
Туганың яки күршең.
Чакырып, өйгә килдеме,
Ул була нинди кеше?
(Кунак)
Күреп була – тоттырмый,
Чөнки бер дә тик тормый.
Тизлеге ис китәрлек:
Күзне ачып йомганчы,
Җирдән айга җитәрлек.
(Яктылык)
Йөзәләр дә агалар,
Судан гайрәт алалар.
Кайчак китка, арысланга,
Җенгә охшап калалар.
(Болытлар)
Шомасын шома булсам да,
Ялкаулыкны яратмыйм.
Яныгызда булам икән,
Тәнегезне каралтмыйм.
(Сабын)
Бөтен вазифам – сеңдерү,
Кешеләр сөендерү.
Мин – чисталык сагында,
Рәхмәт укыйм сабынга.
(Сөлге)
Үзем дә ап– ак,
Эзем дә ап– ак.
Белем бирәм, дип
Сызылам кат – кат.
(Акбур)
Җилләр белән көрәшә дә,
Ләкин җилгә җиңелә.
Менә шуңа күрә дә ул
Көймәләргә җигелә.
(Җилкән)
Кара, нинди ай чыккан.
Үзе шундый ачыккан…
Йөзендә нур калмаган:
Бөкерәйгән, талчыккан…
Кая киткән булганы,
Кояшыбыз сыманы.
Әйт , укучым, тизрәк,
Беләсеңме син аны?
(яңа туган ай безгә шулай күренә.)
Урамда да, буранда да,
Дәрестә дә сайрый ул.
“Минем белән сөйләш әле”, —
Диеп кенә сорый ул.
(Кесә телефоны)
Күреген дә тартмыйсың,
Теленә дә басмыйсың.
Авызыңа кабасың да
Бер моңланып аласың.
(Авыз гармуны)
Исеме- табышмакта.
Мыркылдавы – дуңгызныкы,
Мөгезе – үгезнеке.
Аның башы – сыерныкы,
Колагы – үзенеке.
Скелеты – бизонныкы,
Ә койрыгы – атныкы.
Ул хайванның исеме ничек,
Һәм ул кайсы якныкы.
(Як. Урта Азиядә яши)
Минем тирем – иң калыны,
Тик кышка булмый түзеп.
Шуңа мин Нил елгасында
Гомер итәмен йөзеп.
(Бегемот.Аның тиресе – 2,5 см)
Алты метр биеклекне
“Эһ” тә итми сикерәм.
Суда йөзәм һәм имезәм,
Сезгә шатлык китерәм.
(Дельфин)
Беребез Поляр диңгезендә,
Икенчебез – Төньякта.
Икешәр иҗегебез бер үк,
Исемебезне уйлап тап.
(Гага һәм гагара)
aigizia.jimdo.com
Арифметик табышмаклар
1. Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,- диде. Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас»,- диде.
Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?
2. Бер кеше бер җиргә барырга сәфәргә чыкты. Үзе белән бер бүресе, бер кәҗәсе, янә бер кәбестәсе бар иде. Бара торгач, бер елга аркылы кичәргә кирәк булды. Кичү өчен бер кечкенә көймә генә бар, әлеге нәрсәләрнең барысын бер юлы төяп чыгар хәл юк, берәм-берәм чыгармак кирәк. Әгәр әүвәл бүрене икенче якка чыгарып куйса, кәҗә белән кәбестә бу якта кала да, кәҗә кәбестәне ашый. Әгәр кәбестәне элгәре чыгарып куйса, бүре белән кәҗә бергә калып, кәҗәне бүре ашый. Әгәр кәҗәне элгәре чыгарып куйса, икенчесен чыгарганда, кәҗә катына йә бүрене, йә кәбестәне чыгарырга кирәк була. Кәбестәне чыгарса — кәҗә кәбестәне ашый; бүрене чыгарса — бүре кәҗәне ашый.
Минем беләсем килә: ул кеше елганы ничек итеп кичәр?
3. Ике бик шәп атның хуҗалары чабышмакчы булганнар. Бу чабышның кызыгы шул: кемнең аты соңрак килсә, шул атка ун мең сум акча бирергә булганнар. Икесе дә, атларына менеп, чабып китә торган урынга килгәннәр. Чабышырга әмер булган, әмма чабышучылар урыннарыннан кузгалмыйлар да икән.
Бераз торгач, тамаша күрергә килгән кешеләрдән берсе, яннарына барып, чапмауларының сәбәбен сораган. Тегеләр эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатканнар. Сораучы кеше бары ике генә сүз әйткән. Шуннан соң чабышучылар, атларын бөтен көчләренә кыйный-кыйный, чабып та киткәннәр. Берсенең аты артта калган, шуңа ун мең сум акча биргәннәр. Әлеге кеше ат хуҗаларына нинди сүзләр әйткән?
4. Бер кеше мең сумга йөз баш мал алган. Ат — илле сум, сыер — утыз сум, сарык биш сум тора. Бу кеше ничә баш ат, ничә баш сыер һәм ничә баш сарык алган?
5. Бер укучы зоология бакчасына барып кайткан. Иптәшләре аңардан: «Бакчада нәрсәләр күрдең?» -дип сораганнар. Бу укучы:
— Попугайлар, антилопалар, мөгезборыннар күрдем. Ә күпме икәнен үзегез исәпләп белегез. Мин барысы уналты баш, унсигез мөгез һәм илле ике аяк күрдем,- дип җавап кайтарган.
Ул ничә попугай, ничә антилопа һәм ничә мөгезборын күргән?
6. Авылдан килгән бер укучы, шәһәрдә фатир эзләп, бер кешегә кергән. Фатир хуҗасы аңа болай дигән:
— Әүвәлге айда бер сум, икенче айда ике сум, өченче айда өч сум, шулай уникенче айда унике сум түләрсең,- дигән.
Укучы шуңа риза булган, ләкин ул да бер шарт куйган:
— Син,- дигән укучы,- әүвәлге айда миңа ике тиен, икенче айда дүрт тиен, өченче айда сигез тиен, шул рәвешчә һәр ай саен алдагы айдан ике мәртәбә арттырып кайтарып бирерсең,- дигән.
Фатир хуҗасы, моны бик юк кына акчага хисаплап, шуңар риза булган. Бер елдан соң исәпләшкәндә, кемнән күпме акча чыгарга тиеш булыр?
7. Берәү улын базарга бер кәрҗин йомырка сатарга җибәрде. Аңар сатарга насыйп булмады: бер исерек, бәрелеп, йомыркаларын ватты. Бала елап, тавыш купты, казыйга хөкемгә килделәр. Казый баладан:
— Кәрҗинеңдә ничә йомырка бар иде? — дип сорады.
Бала әйтте:
— Мин ничә булганын белмим, анам кәрҗингә салганда икешәр-икешәр санады — берәү артты; өчәр-өчәр санады -берәү артты; дүртәр-дүртәр санады — берәү артты; бишәр-бишәр санады — берәү артты; алтышар-алтышар санады -берәү артты; җидешәр-җидешәр санады — артмады, төгәл килде,- диде.
Казый, исәпләп, ничә йомырка икәнен белде дә исеректән түләтте.
Кәрҗиндә барлыгы ничә йомырка булган?
8. Диңгез уртасындагы кечкенә бер утрауда бер көтүче үзенең малларын көтеп йөргәндә, утрауның бер читеннән ут чыгып, җил уңаена иңләп, көтү өстенә килә башлады. Уттан котылырга әмәл юк икәнен белеп, көтүче бер хәйлә корды… Утрау бөтенләй янып бетте, әмма көтүче бөтен көтүне саклап калды.
Бу көтүче нинди хәйлә корган?
9. Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган?
10. Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?
11. Утыра, ди, дүрт мәче,
Һәр мәче алдында — өч мәче,
Һәр мәченең койрыгында — бер мәче,
Барысы ничә мәче булган?
12. Очкан өч карга,
Кунганнар талга,
Өчәү кунса, бер тал артып кала,
Берәмләп кунсалар, бер карга артып кала.
Ничә карга, ничә тал?-
Җавабын үзең табып ал.
13. Йөз аршинлык баганага таракан менә. Көн буена утыз аршин өскә күтәрелә, әмма төн буена егерме аршин аска төшә. Бу таракан багананың башына ничә көндә менеп җитәр?
14. Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткәч, улы өйләнгән. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң?
15. Берәүдән: «Син ничә яшьтә?» -дип сораганнар. Ул: «Әгәр дә минем яшемнең яртысына биш саны кушылса, моннан унөч ел элек миңа ничә яшь булганын табарсыз»,- дигән.
Ул хәзер ничә яшьтә була?
16. Бер кеше, сәгать кибетенә кереп, сәгатьләр сайлый. Соңыннан, бер сәгатьне күрсәтеп, хуҗадан сорый:
— Кыйммәтме?
— Ике йөз сум.
— Ә монысы? Монысы йөз генә сум.
— Төрегез алай булса шул йөз сумлыгын.
Ишектән чыгып барганда туктый да яңадан хуҗага әйтә:
— Юк, мин монысын алмыйм, миңа менә бу зуры ошый. Күпме дигән идегез әле?
— Ике йөз сум.
— Мин сезгә бит йөз сум биргән идем.
— Әйе, тагын бер йөз сум тиеш.
— Аның урынына алыгыз бу сәгатьне. Ул да бит йөз сум тора,- ди дә, баштагы сәгатен биреп, икенче сәгатьне алып чыгып китә.
Зур сәгать өчен ул күпме акча түләгән?
17. Бер малай велосипедта шәһәргә бара икән. Аңа каршы машина очраган. Анда алты хатын утыра икән. Бер хатынның кәрҗинендә ике тавык, ә икенчесенең бер пар киез итеге бар икән. Барлыгы ничә җан иясе шәһәргә бара?
18. Кышларга киткән казлардан бер төркем каз очып килгәндә, ул казларга каршы бер каз очрап аларга әйтте:
— Әссәләмәгаләйкем, йөз каз! — диде.
Ул төркем казларның берсе җавап биреп әйтте:
— Юк, без йөз каз түгел, без булыр идек йөз каз шул чагында: әгәр дә безнең чаклы тагы да бер булса, тагы да безнең яртыбыз чаклы булса, тагы да безнең чирегебез чаклы булса, аның өстенә син бер каз килеп кушылсаң, йөз каз булырбыз! — диде.
Инде белергә кирәк: ул төркем казлар эчендә ничә каз бар иде.
19. Өч сәүдәгәр бик күп мал белән бик ерак шәһәргә ярминкәгә барырга чыктылар, үзләре белән бергә өч хезмәтчеләре бар иде. Аларның хезмәтчеләре, юлга чыккач байларын таламакчы булып, үз араларында сүз куештылар. Ләкин өч бай өч хезмәтче, ике бай ике хезмәтче, бер бай бер хезмәтче бергә булсалар, таларга мөмкин түгел, шулай ук ике бай бер хезмәтче бергә булганда, талар хәл юк. Әмма ул хезмәтчеләр талар шул вакытта: әгәр ике бай өч хезмәтче яки бер бай ике хезмәтче белән бергә ялгыз калсалар… Аннан соң бара торгач, байлары бу хезмәтчеләренең бозык ниятләрен белделәр дә бик саклана башладылар. Алар барып җиттеләр бер иделгә. Кирәк булды иделне көймә белән кичәргә. Бары бер кечкенә көймә бар, ике кешедән артык утырыр хәл юк. Инде ни эшләргә? Иделдән дә кичәргә кирәк, хезмәтчеләргә дә талатмаска кирәк. Әмма көймәче юк, үзләре ишеп чыкмак кирәк.
Идел аркылы ничек кичкәннәр болар? Икәү утырып чыккач, шуларның берсе кире кайтырга тиеш була икенчеләрен алырга.
Табышмак җаваплары.
1. Картның — җиде, егетнең биш сарыгы бар.
2. Теге якка башта кәҗәне чыгара. Бу ярда бүре белән кәбестә кала. Аннары бүрене алып чыга да кәҗәне кире үзе белән ала. Бүре теге ярда үзе генә кала. Шуннан соң, кәҗәне бу якта калдырып, бүре янына кәбестәне чыгарып куя. Ахырдан кәҗәне алырга чыга.
3. — Атларыгызны алыштырыгыз! — дигән. (Кеше атына күчеп атлангач, һәр хуҗа аны. беренче китерергә, шулай итеп, үз атын артта калдырырга тырыша.)
4. Ун ат, ике сыер, сиксән сигез сарык алган.
5. Алты попугай, сигез антилопа, ике мөгезборын күргән.
6. Укучыдан — 78 сум, фатир хуҗасыннан 81 сум 90 тиен тиеш була.
7. Өч йөз бер йомырка булган.
8. Алгарак барып, ут төрткән дә шул янып үткән урынга көтүне күчергән.
9.Берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән.
10. Җитмеш ике сәгатьтән соң яңадан төнге унике була. Аяз булса да, кояш булмаячак.
11. Дүрт мәче булган. Алар өйнең дүрт почмагында утыралар. Һәр мәче үзенең койрыгында утыра.
12. Өч карга, ике тал.
13. Сигез көндә. (Баштагы җиде көн һәм җиде төндә җитмеш аршин юл үтә. Сигезенче көнне калган утыз аршинны күтәрелә дә багана башына менеп җитә.)
14.Егерме яшендә. Ул кәбисә елда, 29 февральдә туган була.
15. Утыз алты яшьтә.
16. Йөз сум түләгән.
17. Шәһәргә малай үзе генә бара, Машинадагылар шәһәрдән кайта.
18. 36 каз.
19. Башта теге якка ике хезмәтче чыгып китә, аннан берсе кире кайта да өченче хезмәтчене дә алып китә, ә үзе бу якка әйләнеп кайта. Шуннан соң монда өч бай, бер хезмәтче, ә аргы якта ике хезмәтче була. Ике бай бергә теге яктагы ике хезмәтче янына чыгалар да, бер бай, бер хезмәтче кире кайталар. Бу якта ике бай, ике хезмәтче була. Аннан ике бай елганы кичеп, теге якта өч бай, бер хезмәтче була. Ул хезмәтче берәм-берәм бу ярда калган ике хезмәтчене күчерә.
tazbash.ru
Халкым җәүһәрләре: Табышмаклар
Табигать серләре
1. Берсе яшел келәм тукый, Берсе сарыга мана. Берсе ак мамыгын түши, Ә берсе җыеп ала. 2. Һәркөн диярлек Килгән кошларны 3. Тәңкә карлар сипкән, Җирне ап-ак иткән, Чыршы, каен, имән Кардан чикмән кигән. 4. Кара мыеклы җизнәм Сагындырып килгән. 5. Лампа түгел — яктырта, Мич түгел — җылыта. 6. Иң иртә ул күренә, Менеп китә үренә, Сокланамын эшенә — Нур сибә бар кешегә. 7. Ярты икмәк, туп урак, Торган җире бик ерак. 8. Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. 9. Ай янында алтмыш күз, Алтмышы да алтын күз. 10. Беркемгә дә күренмичә Җы р көйләргә ярата, Көзге сары яфракларны Тирә-якка тарата. 11. Йөзәм, ләкин суда түгел, Йөзәм сезнең өстә мин. Шат чагында ап-ак булам, Кайчак кара төстә мин. 12. Җәйге эссе көннәрдә Мине сагынып көтәләр. Мин аз гына күренсәм, Качып-посып бетәләр. 13. Ялт-йолт ялтырый, Җирне ң өсте калтырый. 14 Җиде сөлгем җиде төстә, Җидесен дә элдем күккә . 15. Җир өстендә ак мамык. 16. Колак, борынны уып, Өеңә кертә куып. 17. Йолдыз-йолдыз вак кына, Ак мамык сымак кына. Өс киемеңә куна, Тәнгә тисә, су була. 18. Ишегалдында таш була, Өйгә керсә су була. 19. Сикереп төшә, бозны тишә. 20. Исе юк, төсе юк, Аннан башка тормыш юк. (Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр һ. б.) 21. Җәен киенә, кышын чишенә. 22. Яз күңелләндерә, 23. Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. 24. Кышын да, җәен дә бертөсле. 25. Ап-ак күлмәген кигән, Күлмәгенә тап тигән. — Җә й башында җиләгемне Авыз итәрсез дигән. 26. Нинди агач җилсез шаулый? 27. Иелә, бөгелә, Ак мамыгы түгелә, Кара күзе күренә. 28. Кигән ап-ак эшләпә Төшереп кашына ук. Эшләпәсен салдырсаң, Каш түгел, башы да юк. 29. Төрле-төрле төстә алар, Бу төсләр каян килгән? Хушбуй исе аңкыталар, Кем аны сөртеп йөргән? 30. Бер карасаң — күксел төсле, Бер карасаң — ай сыман. Үткән чакта көлә төсле, Өзеп ал дигән сыман. 31. Нечкә яшел сабакта Юл буенда шар үскән. Кай арада җил искән, Ак шар очкан да киткән. 32. Ак энҗеләр төсле мин, Исле гөлдән исле мин. Аңкып торам урманда, Дарулы да, агулы да — Сак була күр җыйганда. 33. Сары төсле — бал кебек, Ак чуклары — кар кебек. Әллә ничә авыруга Файдасы бар, эч белеп. 34. Күп чәчәкләр белән бергә Бер үк җирдә үсәләр. Шифасы күп булган өчен Чәен ясап эчәләр. 35. Чайкала алтын арышлар, Арада — зәңгәр бизәк. Ни икәнен белим дисәң, Башыңны эшләт тизрәк. 36. Сары эшләпә кигәннәр, Җем-җем итә күзләре. Гел кояшк а караганга Кояш төсле йөзләре. 37. Ялгыш кына тисәгез дә, Елатабыз, чагабыз. Безгә үпкәли күрмәгез, Шул — саклану чарабыз. 38. Керпе менгән дә Чүлмәк өстенә, 39. Исемнәре бер үк төрле, Холыклары төрле-төрле: Берсе тышта тып-тып кына, Берсе өйдә тып-тын тора. Җиләк-җимеш . Яшелчә
40. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек, Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. 41. Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште. 42. Үлән араларында Торам яшеренеп. Ашыйсың килсә , 43. Җимешем кып-кызыл була, Бу — шатлы к минем өчен. Чөнки көзге салкында да Һич тә үзгәрми төсем. 44. Урманда кара төймәм 45. Конфетка да яхшы мин, Компотка да яхшы мин… Беләсеңме ни өчен? Витаминнар хәзинәсе Минем һәрбер җимешем. 46. Озын, яшел — түтәлдә, Сары, тозлы — кисмәктә. 47. Җи р астында алтын казык , Алдык без аны казып. 48. Итләч, йомры, яшелен Өзеп алдым, яшердем; Гаҗәпләндем бераздан, Кояшсыз да кызарган. 49. Үзе йомры — ай түгел, Төсе сары — май түгел, Койрыклы — тычкан түгел. 50. Җир астында җиз бүкән, Һәркөн ашыйсың, иркәм. 51. Үсеп утыра бер чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. 52. Туп түгел — түгәрәк, Күсе түгел — койрыклы. 53. Бер күтәрәм йорт, Эче тулы яссы корт. 54. Агач, агач саен ботак, Ботак саен оя, Оя саен күкәй — Сигездер дә тугыздыр. 56. Түтәлдә яткан чагында Тулып торам ай кебек, Табынга ярып куйганда Эчем сары бал кебек. 57. Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга керсә, төчкертә. Тереклек дөньясы
(Җәнлекләр, йорт хайваннары,
кош-корт, бөҗәк һ. б.)
58. Йөртә ул озын колак, Үзе гаҗәеп куркак. Уйланма инде озак, Нәрсә ул? Йә, уйлап бак. 59. Энәсенең күзе юк, Тегәр өчен җебе юк, Яшерсә башын, аягын, Ул нәни генә бер туп. 60. Кош түгел — оча, Ябалактан курка, Чикләвекләр ярата, Сызгырса, урман яңгырата. 61. Кагылмый болай кәҗә, сарыкка, Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка. Үзе ялагай, үзе хәйләкәр, Ул нәрсә булыр, йә әйтеп җибәр 62. Килә бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап. Умартадан бал көри. 63. Әрекмәндәй зур колак, Аяклары бер колач. Борыны җиргә тигән, Килгән ул ерак илдән. 64. Коймада — өй, Өйдә — җырчы . 65. Гөрли-гөрли җырлы й ул, Кызыл читек ки я ул. Күлмәкләре күгелҗем, Татулыкны сөя ул. 66. Койрыгын алса — башы ябыша, Башын алса — койрыгы ябыша. 67. Җә й шакылды й бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч, Ничек чыдый бу чүкеч? 68. Кырау булсын, Кырпак булсын, Китмәс дустым. 69. Канаты бар, оясы юк, Ят ояда баласы тук. 70. Бер кошым бар: тынмый, Агачка оя кормый. Җыр ы — күктә. 71. Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый. 72. Соскы борын — бакылдык, Күп сөйләшә — такылдык. 73. Урмый, чәчми, Ил өстендә көн итә 74. Канаты бар — каурыйсыз, Күзе дә бар — керфексез. Күлмәге тулы ак тәңкә, Ул да тагылган җепсез. 75. Безли дә безли, Бигрәк җан ы түзми, Гел тәмлене эзли. 76. Чырр, чырр, чырр, ди ул, Канат белән җырлы й ул, Аяк белән тыңлый ул. 77.Безз-з, безз-з, без түбән, Безнең өстә йөзтүбән. -78.Үзе бәләкәй булса да, Үзеннән зур күтәрә. 79. Аллы-гөлле очкалак, Оча гөлләр кочкалап. 80. Тызлый да бызлый, Үпкән җире сызлый. 81. Сабан туенда узыша, Бар эшемә булыша. Утырдым исә биленә, Илтә кирәк җиремә. 82. Кешенең дусты, Йортның сакчысы. 83. Үзе суфи, үзе урлаша, Тотсаң әле, тырнаша. 84. Үлән ашый, май ташый. 85. Табышмак әйтәм мин сезгә: Йон бирә нәрсә безгә? 86. Мырк-мырк мырылы, Бик каты икән борыны. 87. Сакаллы килеш туа, Берәү дә гаҗәпләнми. 88. Җәй : «Мә-мә!» — дип йөрделәр, Кышка пима бирделәр. 89. Иртән бик иртә тора, Матур итеп кычкыра. 90. Яшел чирәм өстендә Кырт-кырт кыртлар. Канатларын җәеп, Балаларын туплар. 91. Ап-ак йомгак ярылды — Сары йомгак яралды. 92. Суда юынып алды, Өсте коры калды. 93. Яшел палас өстендә Сары йомгак тәгәри. 94. Йон йомгагым бөдрә, Су күрдеме йөгерә. Кеше әгъзалары
95. Иң әүвәле дәү урман, Аннан түбән кече урман, Аннан түбән елтырык, Аннан түбән мышкылдык, Аннан түбән лапылдык, Аннан түбән шапылдык, Аннан түбән тәтелдек. 96. Берсе сөйли, Икәве карап тора. 97. Сөяге юк, теше юк, Сөйләмәгән сүзе юк. 98. Бер агачта ике яфрак. 99. Ике агай рәттән торсалар да, Берсен берсе күрмиләр. 100. Кечкенә генә җил капка Ачыла да ябыла. 101. Кечкенә генә сарай, Эче тулы ак тавык. 102. Ти, дигәндә, тими, Тимә, дисәң, тия. 103. Таралгач — биш, Җыелгач — бер. Йорт-җир, көнкүреш әйберләре,
кием-салым 104. Киттем дип китә, кире килә . 105. Аяксыз, кулсыз өй саклый. 106. Ике баш, дүрт аяк , бер гәүдә. 107. Аягы бар, кулы юк; Аркасы бар, түше юк. 108. Дүрт агайга бер эшләпә. 109. Ак кием кигән Башы түшәмгә тигән. 110. Гармун кебек сырлы ул, Мич шикелле җыл ы ул. 111. Көн-төн йөри, Урыныннан китә алмый. 112. Карыйм да күрәм, Борылам да көләм. 113. Төймәсенә басу белән Бәйли зәңгәр яулыгын. Аш пешерә, чәй кайната — Күрсәтә уңганлыгын. 114. Почмакта бер суык кыш , 115. Үзе бер әрҗә, Бөтен дөньяны күрсәтә. -116. Сөйләп бирә тел белән, Сүзе китә юл белән, Юлы агач башында. 117. Попугай түгел, җаны юк, Әйткән сүзне кабатлый. 118. Төймәсе челт итә, 119. Колаклы ябалак Кыштан саклый. 120. Бер агачта биш тармак, Тармагы саен бармак. -121. Айрат кия , Гөлназ бәйли — Икесен дә салалар. Нәрсә кигән икән алар, Беләсезме, балалар? 122. Берсе сулдан, берсе уңнан Урам таптый ике туган: Бер-береннән калышмыйлар. Урыннарын ялгышмыйлар. 123. Җәй буе ял иттеләр, Кыш тәпиләп киттеләр. 124. Тирәне — тездән, Сае — тубыктан, Сине саклыйлар Судан, суыктан. 125. Тирән коем, Савыт-саба, аш-су 126. Җи з багана өстендә Ак күгәрчен утыра. 127. Үзе җырлый , үзе сыйлый. 128. Бәләкәй генә ак тана, Борыным бар, дип мактана. 129. Ике туган су коенырга киттеләр. 130. Кар яудыра, кар өя, Кары эреми өйдә. 131. Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк. 132. Бер чынаяк эчендә Ике төрле сөт тора. 133. Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар. 134. Су түгел — сыек, Кар түгел — ак. 135. Сыер биргән бер сыйга Бөҗә к исеме кушканнар. 136. Керт-керт иткән, Керт-керт кискән Әрчисе юк чикләвек. 137. Тоз түгел — ак, Бал түгел — татлы. Транспорт, техника, эш кораллары
138. Канаты бар — җилпеми, Эче җыл ы — җил тими. 139. Уф-уф сулар, Уфтанса да алып китәр, Барыр җиренә җитәр. 140. Ияремә менәләр, Өзәнгемә тибәләр. Йөгертәләр, чаптыралар, Кирәк җиргә китәләр. 141. Ике көпчәкле арба, Утсыз да алга чаба. 142. Сукмактан да чыгалмыйлар, Бер-берен дә уздырмыйлар, Кызыл күзле ябалактан Рөхсәт алмый кузгалмыйлар. 143. Каладагы үгезләрнең Пар сукмакта мөгезләре. Сукмактан чыкса мөгез, Шып туктар чапкан үгез. 144. Барам, барам 145. Авызы юк, борыны юк, Тик бар аның өч күзе: Урамдагы хәрәкәтне Көйләп торадыр үзе. -146. Ат түгел, кешнәми, Йөз аттан ким эшләми: Үзе йөри тыр да тыр, Йә, бу нәрсә, кем әйтер? 147. Үзе ура, үзе суга, Үзе капчыкк а сала; Шаулап, гөрләп эшләгәндә Кыр матурланып кала. 148. Тимер жираф, башы күктә, Күп күтәрә көче күпкә, Тонна-тонна йөкләрне Эләктереп ала ул, Балконнарын балкытып, Биек өйләр сала ул. 149. Ул үзе шундый көчле, Тешле-тешле чүмечле: Берүзе эшли ала Йөз кешелек эшне. 150. Тек-тек-тек. Тек-тек-тек. Мөгезенә элгән җеп. Нәрсә бу — бел әле! 151.Чүп-чар, тузан йота ул, Өйне чиста тота ул. 152. Тик бер генә һөнәр беләм: Кыям, турыйм, юнам, теләм. 153. Тешләре бар, авызы юк, Үзе чәйни, үзе йотмый, Ашаганы — агач он. 154. Бер ягымнан тоталар, Бер ягымнан куркалар; Теләләр дә юналар, Чәнчиләр дә кыркалар. 155. Керләр өстеннән үтә Шуннан эше дә бетә. 156. Бурычым бик кечкенә, Кечкенә дә, төш кенә. Нечкә баудан төшмим мин, Чиста керләр тешлим мин. 157. Үзе энә, үзе каптырма, Үзең эзлә, миннән таптырма. 158. Ике боҗра, ике аяк, Уртасында — бер таяк. 159. Борыны озын үзеннән, Үзе минем теземнән. Шыбыр-шыбыр шыбырдап Яңгыр ява үзеннән. Уенчыклар, музыка уен кораллары,
уку-язу әсбаплары
160. Минем белән уйныйлар, Уйнап һич тә туймыйлар. Иркәлиләр, сөяләр, Йокла, бәбкәм, дияләр. Үсә төшкәч балалар, Мине онытып калалар. 161. Типтем — очты биеп-биеп, Суга төште, батмады. Әни әйтә: «Шуны чөеп, Тәрәзәне ватма!» —ди. 162. Йөртәләр аны һәрвакыт Каты-каты типкәләп, Җан-фәрманга йөгерә ул, Тормый бер дә үпкәләп. 163. Теле юк, үзе аңлата. 164. Юк аягы, юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе. Телгә аннан оста юк, Аннан якы н дус та юк. 165. Эз салып кара тактага, Ап-ак куян әйләнә. Әйләнгәләп йөри-йөри Үзе бәләкәйләнә. 166. Үзе укый белмәсә дә, Гомере буе яза. 167. Диңгезе бар — суы юк, Каласы бар — халкы юк, Урманы бар — агачы юк. 168. Бер ояда алты дус, Алтысында алты төс. Ләкин алар барысы да Башкаралар бер үк эш. 169. Озын, юка, төп-төз ул, Билгели ул иң төз юл; Юллары озынлыгын Беләм санап сызыгын. 170. Телләре бик күп булса да, Һәркем аңлый, үз итә. Елата да, җырлата да, Кирәк икән — биетә. 171. Тартма өстендә таяк, Таякта җиде җеп, Җиде җептә җитмеш сайрар кош. 172. Аягын-башын кистем, Корсагын тиштем, Моңайганын ишеттем. 173. Эче буп-буш, Тавышы дөньяга сыймый. 174. Җебенә тисәң, елаган, Колагын тотсаң, чыңлаган. Өстендә эчәге, Астында түшәге. Табышмак җаваплары
1.
Ел фасыллары 9.
Йолдызлар 10.
Җил 11.
Болыт 12.
Яңгыр 13.
Яшен 14.
Салават күпере 15.
Кар 16.
Салкын 17.
Кар бөртеге 18.
Боз 19.
Тамчы 21.
Урман 22.
Агач 23.
Яфрак 24.
Чыршы, нарат 25.
Каен 26.
Усак 27.
Шомырт 28.
Гөмбә 29.
Чәчәкләр 30.
Умырзая 31.
Тузганак 32.
Энҗе чәчәк 33.
Ромашка 34.
Мәтрүшкә 35.
Күкчәчәк 36.
Көнбагыш 37.
Кычыткан 38.
Кактус гөле 39.
Тамчы һәм тамчы гөл
tatartelem.blogspot.com
Методическая разработка (5 класс) на тему: Табышмаклар кичәсе
Табышмаклар кичәсе
I .Оештыру өлеше.
Укучылар, без бүген табышмаклар кичәсенә җыелдык.Кичәдә хайваннар , үсемлекләр,әйләнә-тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйтелер. Барыгыз да игътибарлы, тапкыр,зирәк булырсыз дип ышанам.Кичә ахырына без сыйныфтагы иң тапкыр укучыны ачыкларбыз.
Бездә бүген бәйрәм була –
Табышмаклар кичәсе.
Белик әле ,бу сыйныфта
Кем икән иң зирәге?!
II. Төп өлеш.
1.”Кем күбрәк ? “ бәйгесе. Һәр укучыга да табышмаклар әйтелә. Укучы үзенә бирелгән табышмакның җавабын табалмаса, башка бала җавап бирә.
1) Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.(кыяр)
2) Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар.(суган)
3) Җир астында алтын казык,
Бик тәмле тамыразык.(кишер)
4) Утыра бер ак чүлмәк
Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)
5) Түгәрәк — ай түгел,
Сары- кояш түгел,
Тәмле- шикәр түгел,
Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)
6) Тышы яшел, эче кызыл,
Җылы якларда үсә.
Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-
Исемен әйт әле белсәң!(карбыз)
7) Җиргә күмәләр язын,
Көзен алалар казып.
Күмгәндә берәү була,
Алганда чиләк тула.(бәрәңге)
8) Келәте бар-малы юк,
Баласының саны юк (кабак)
Бер сорауга да җавап бирә алмаган укучы уеннан чыга.
2.”Уйлап тап!” уены. Балалар табышмакларның җавапларын язып баралар. Ахырдан җаваплар тактага куела,укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.Иң аз дөрес җавап биргән бала уеннан чыга.
1) Җәен соры ,кышын ак, 6) Кош түгел-оча,
Кылый күз, озын колак Ябалактан курка
2) Бернәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри Чикләвек ярата,
Сызгырса, урманны яңгыр
3) Үзе ул бал ярата,
Кыш буе йоклап ята.. 7) Башында үсә куак-
Шуны табып куандык.
4) Урманнан чыгар, Бу җәнлек безгә ошый:
Корсак асты чуар. Исеме аның-(поши) .
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле. 8) Үлән ашый-май ташый.(сыер)
5 ) Сорыдыр төсе.
Үткендер теше ,
Урманда йөри.
Бозаулар эзли.
3. “Тапкыр рәссам” уены. Һәр укучы табышмак язылган карточка ала һәм җавапның рәсемен ясый.Җавапны белмәгән укучы төшеп кала.
Карточкалардагы табышмаклар:
1. “Алма!” дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар?(алма)
2. Берсе көнне ярата,
Берсе төнне ярата.
Икесе дә дөньяга
Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)
3. Алмаш-тилмәш өч күз яна:
Яшел,сары һәм кызыл.
Урамда исән йөрергә
Булыша ул көнозын. (Светофор)
4. Агач түгел-яфраклы,
Тун түгел-тегелгән.(Китап)
5. Утырабыз урманда
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә ,кыздыра да
Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)
6. Ярты телем ипи
Бөтен дөньяга җиткән. (Ай)
7. Күктән килде, җиргә китте (Яңгыр)
8. Мич эчендә кара мәче (Төтен)
4. “Табышмак әйтәм, җавап тап” бәйгесе.Балалар үзара табышмак әйтешәләр.Белгәне кул күтәреп җавап бирә. Иң аз җавап биргән укучы уеннан чыга.
5. Табигать күренешләре, ел фасыллары турындагы табышмакларны чишү.
* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)
* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)
* Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)
Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)
* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)
* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)
* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)
Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)
Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)
* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)
* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)
* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)
* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)
6. “Нинди хайван яки кош?” бәйгесе.Һәр катнашучы икешәр хайван яки кошны хәрәкәтләр белән күрсәтә, калганнар исемен әйтә.
Финал.
1.Финалга чыккан 2 укучыга сүзләре киселгән табышмак бирелә.Алар аны төзергә һәм җавабын табарга тиеш.
1. Җәен соры,кышын ак, 2.Бернәрсә тегә белми-
Аңа шулай яхшырак. Энәләр тагып йөри.
2.Кем күбрәк?
Табышмаклар бер-бер артлы бирелә.бер уенчы белмәгәннең җавабын икенчесе әйтә ала.Иң күп дөрес җавап биргән уенчы -җиңүче .
Мәскәүдә бер дә юк,Казанда икәү.(а хәрефе)
Кое төбендә нәрсә бар?(Е хәрефе )
Кешедә бар-хайванда юк,
Күлдә бар- елгада юк.(к хәрефе)
Тыкрык башында нәрсә бар?(т хәрефе)
III. Йомгаклау өлеше.
Табышмаклар кичәбез ахырына якынлашты.Сыйныфыбыздагы иң тапкыр бала исеменә … лаек булды.Әйдәгез әле, аны алкышлыйк.
nsportal.ru