cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Сан торкемчэлэре таблицасы – Разработка урока по татарскому языку «Сан төркемчәләре» (Разряды числительных),6 класс

Разработка урока по татарскому языку «Сан төркемчәләре» (Разряды числительных),6 класс

6 нчы б сыйныфында татар теле дәресе

Дата: 8.12.15

Тема: Сан төркемчәләре

Дәрес төре: Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

Максат: сан төркемчәләре турында белемнәр формалаштыру, аларның мәгънә, кушымчалары ягыннан аерылуын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә саннарны табу күнекмәсен булдыру, иҗади фикерләү сәләтләрен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру; аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр. Предмет буенча: сан төркемчәләрен аера белү, мәгънәләрен төшенү; җөмләдә саннарны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.

Метапредмет: 1) регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

2) танып-белү: куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; үз фикереңне формалаштыра белү;

3) коммуникатив: хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү; үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; уртак нәтиҗәгә килү.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру. Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Исәнләшү.

Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Бүгенге дәрескә эпиграф итеп, Ш.Маннур шигыреннән өзек алдым.

-Уйла җитез, уйла тиз,

Җиде кат үлчә, бер кат кис!

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Дәрескә әзерләнәләр, бер-берсен сәламлиләр.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: сан сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

— Өй эшен тикшерү. Укучыларга төрле өлкәләрдә саннар куллану мисаллары язарга бирелгән иде. (Табиб, математика укытучысы, пешекче, кибетче)

— Саннарсыз тормышта яшәп булмый. Алар гел янәшәдә. Өй эше итеп төрле һөнәр ияләренең саннарны куллануын күзәтергә, мисалларны язарга әйтелгән иде. Мисалларыгызны иптәшләрегезгә укыйсыз. Сан сүз төркемен әйтеп, аңа сорау куясыз. Беренче укучы башлый.

-Иң кызыклы, уңышлы җөмләгез белән классны да таныштырыгыз.

-Сез укытучы булсагыз сан темасына нинди сорау бирер идегез? Кызыклы соравыгызны дәфтәр битендә языгыз, икенче ягына җавабын язып куегыз. Сезгә ВАКЫТ бирәм.

— Урыннардан торабыз, урындыкларны этеп куябыз һәм үзебезгә пар табабыз. Кемнең исемендә хәреф саны күбрәк, шул укучы башлый. Иптәшегезне дөрес җавабы өчен хупларга, бер-берегезгә рәхмәт әйтергә онытмагыз. Сорауларыгызны алмашасыз һәм икенче пар табып, сорауны аңа бирәсез. КУИЗ-КУИЗ –ТРЕЙД структурасы сезгә таныш. Эшлибез.

Укучыларның парларда эшләвен күзәтә. Бу эш төре буенча нәтиҗә ясый.

-Илназ, сиңа иптәшләреңнең кайсы соравы ошады, син ничек җавап бирдең?

— Алинә, син нинди сорау язган идең? Иптәшең җавап бирә алдымы?

Мисаллар белән таныштыралар. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

Сан темасына укучылар дәфтәр битләрендә сорау язалар, битнең икенче ягына җавабын.(КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД)

Сорауны бер-берсенә бирәләр, җавапны тыңлыйлар,сорауларны алмашалар, икенче укучы белән парлашалар.

3. Укыту максатын кую

Максат: уку мәсьәләсен кую.

1.Сезнең алдыгызда карточкалар бар, анда раслаулар бирелгән. Бу раслаулар белән килешсәгез беренче баганада әйе дип, килешмәсәгез юк дип җавап бирәсез. ЭЙ АР ГАЙД.

2.Карточкаларда сүзләр тәкъдим итә. Ничек эшләргә кирәклеген аңлата.

-Сезнең өстәлләрдә сары төстәге карточкалар бар. Саннарны табыгыз, сорау куегыз, кушымчаларын билгеләгез һәм сезгә бирелгән таблицада урнаштырыгыз. Кабатланган сорау һәм кушымчаларны язмыйсыз.

Укучыларның эшен тикшерә.

-Бирелгән саннарны сез нишләттегез? Төркемчәләргә бүлдегез. Ничә төркемчә килеп чыкты? Берничә укучыдан сорау.

-Дәреснең темасы нинди булыр? Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләргә кирәк?

Сан төркемчәләренең атамаларын, рус телендә ничек әйтелүен, нинди мәгънә белдерүләрен аңлата. Өлеш саннарының микъдар сан төркемчәсенә керүен искәртә.( Материал слайдта бирелә.)

Өйрәнгәнче

әйе –“+”,

юк –“-“

Раслаулар

Өйрәнгәч

әйе –“+”,

юк –“-“

Саннар исем һәм сыйфат сүз төркеме кебек үк ике төркемчәгә бүленә

Саннарны кушымчаларына гына карап төркемчәләргә бүлеп була

Саннарның һәркайсының аерым мәгънәсе, соравы бар

Карточка

Җиде урам, беренче дәрес, унлап укучы, икәү, икешәр алма, унау, меңләп студент, алты китап, тугызынчы кат, өчәр дәфтәр, йөзләрчә кеше.

сораулар

кушымчалар

мисаллар

ничә?

җиде,алты

ничәнче?

-енче,

-ынчы

беренче

тугызынчы

ничәләп?

-лап, -ләп, -ләрчә

унлап, меңләп,йөзләрчә

ничәү?

-әү, -ау

икәү, унау

ничәшәр?

-шәр, -әр,

икешәр,өчәр

-Саннарны төркемчәләргә аера белергә, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру

Сан төркемчәләренең атамаларын, саннарның мәгънәләрен барлык укучылар да бертигез үзләштерә алмый.

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)

  1. Санга сорау куябыз

  2. Кушымчасын күрсәтәбез

  3. Мәгънәсе буенча төркемчәсен билгелибез

5.Беренче кат ныгыту

Максат: уку мәсьәләсен куллану

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

-Укучылар, экранда күрсәтелгән җөмләләрне укыгыз әле. Нәрсәләр бирелгән?

— Халык авыз иҗаты үрнәкләрендә дә саннар күп тупланган. Сезнең максатыгыз җөмләләрне уку, саннарны табу һәм алгоритм буенча тикшерү.

Кечкенә генә сарай

Эчендә утыз ике малай.

Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса –җылы була.

Җиде өйдә җиде пич, җиде пичтә җиде казан, җиде казанда җидешәр пилмән. Барысы ничә пилмән?

Ике әти, ике бала, үзләре өчәү генә.

Кеше көненә унбишләп мәртәбә көлә, ә өч көнгә бер-ике мәртәбә елый.

Ял минуты. МИКС ФРИЗ ГРУПП. –Музыка уйный. Сез биисез. Җыр туктауга бер урында басып каласыз. Мин сезгә сорау бирәм. Җавабыгызны кычкырып әйтмәгез, ә җавап дөрес булырлык итеп, төркемнәргә җыелыгыз.

  1. Саннар ничә төркемчәгә бүленә? (5)

  2. Тәртип санының ничә кушымчасы бар? (2)

  3. Бүген ничәнче декабрь? (8)

  4. Безнең төркемдә ничә укучы? (15)

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр

Утыз ике – ничә? кушымчасы юк, төгәл исәпне белдерә, микъдар саны.

Беренче – ничәнче? –енче кушымчасы, тәртип саны.

Җиде- ничә? кушымчасы юк, микъдар саны.

Җидешәр- ничәшәр? –шәр, бүлем саны.

Өчәү – ничәү? –әү кушымчасы, җыю саны.

Унбишләп- ничәләп? –ләп кушымчасы, чама саны.

Бер-ике – ничә? чама саны.

6.Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру

-Дәреслекнең 75 нче битен ачабыз. 161 нче күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез.Биш җөмлә уйлап язабыз

Эшегезне төркемнәрдә тикшерегез. 4 нче укучы микъдар саннарын әйтә, 1 нче укучы тәртип…

-Камилә, сезнең төркемдә барыгыз да дөрес эшләдегезме?

— Илназ, ялгышучылар булмадымы?

-Җөмләләрне тыңлап китик.

ЭЙ АР ГАЙД

карточкаларын алыгыз. Өйрәнгәннән соң дигән бүлеккә җавапларыгызны языгыз. Аларны чагыштырыгыз. Фикерләрегез үзгәрдеме?

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру

-мөстәкыйль эшлиләр.

Укучылар фикерләрен әйтәләр.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру

-Бүгенге дәреснең төп җөмләләрен әйтегез.

  • Бүгенге дәрес темасын кемнәр “Мин бик яхшы үзләштердем , иптәшләремә дә аңлата алам” дип уйлый басыгыз.

  • “Мин яхшы үзләштердем, ләкин иптәшләремә аңлата алмыйм әле” дип кем уйлый?

Өй эше бирү.

1. Саннар кергән 10 мәкаль яки 10 табышмак язып килергә

2. Исемендә сан булган 10 әсәр исеме (авторын) язып килергә.

3. Саннар кулланып шигырь язарга.

-Көндәлек тормышта саннарны бик еш кулланабыз. Еллар,айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да, саннар ярдәмгә килә.

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Саннарның 5 төркемчәсе була. Санга сорау куябыз, кушымчасын табабыз, мәгънәсен билгелибез, төркемчәсен әйтәбез.

Укучылар үз эшләренә бәя бирәләр

infourok.ru

Сан төркемчәләре — Кагыйдәләр дәфтәре — Каталог файлов

МИКЪДАР САНЫ

 

Микъдар саны әйбернең төгәл исәбен белдерә. Микъдар саны белән ачыкланган саналмыш һәрвакыт берлек санда килә.

Микъдар саны саналмышсыз килгәндә исемләшә.

 

1. Шаһбаз бер хат яздырган иде. (Г. Ибраһимов)

2. Ике ул, бер кыз үстерделәр. (Б. Камалов)

3. Кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, илле

йөк товар белән төн кешеләренә сату-алуга барды. (Н. Фәттах)

4. Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага. (М. Җәлил)

5. Сугышка ул егерме яшендә мең тугыз йөз кырык өченче елны керде. (Б. Камалов)

6. Сиксән биш сумга югары оч Галәвинең алты почмаклы өен алдык. (Г. Ибраһимов)

7. Гөлназга алган күлмәкнең бәясе алты йөз тора.

8. Алты алтың утыз алты.

9. Гасырлар узган, яңасы килә.

 Татарларымны кисәтәм алдан:

 Үлемгә нәфрәт чиксез булса да,

 Өчтән берегез тамырсыз калган. (Рәшит Әхмәтҗанов)

 

 

                                                             ТӘРТИП САНЫ

 

Тәртип саны әйбернең тәртип буенча санын белдерә. Тәртип саны саналмышсыз килгәндә исемләшә.

 

1. Икенче малай Вәкилне узып та китте.

(Б. Камалов)

2. Вәкил финиш сызыгына икенче килде. (Б. Камалов)

3. Ул унтугызынчы елда Вәли Хәсәнов белән фронтта оч­рашкан иде. (Г. Ибраһимов)

4. Йөгерүчеләрнең барысы да килеп бетте. Марат — өченче.

5. Какканда, авызын әле бер якка, әле икенче якка кый­шайта. (Ә. Еники)

6. Бу вакыйганы миңа мең тугыз йөз кырык алтынчы ел­ның язында госпитальдә ишетергә туры килде. (Ә. Еники)

7. Янәшә торган алты баракны — беренче, җиденче, унөчен­че, унтугызынчы, егерме бишенче һәм утызынчы номерлы баракларны — кабат чәнечкеле тимерчыбык киртәсе белән урап алып, шунда ябалар. (III. Маннур)

8. Назимов гомеренең утыз өченче яше белән бара иде. (Г. Әпсәләмов)

 

                                 

БҮЛЕМ САНЫ

 

Бүлем саны төрдәш әйберләрнең, затларның тигез өлеш­ләргә бүленешен белдерә.

 

1. Безнең ишегалдына тугыз катлы ике, бишәр катлы өч өйнең тәрәзәләре карап тора. (Л. Ихсанова)

2. Алтынчы классларда егерме җидешәр бала укый.

3. Йөгерүчеләр алтышар-алтышар булып тезелеп бас­тылар.

4. Сез бер юл кайтканчы, Җамали малайлары икешәр урыйлар. (Г. Ибраһимов)

5. Атнага бишәр, айга егермешәр көн эшлибез.

6. Пакетларга икешәр алма, өчәр кыяр, бишәр кишер са­лынган иде.

7. Сөтле чәйгә дә риза булып, унар, унбишәр көн утыру­чылар да булгалый. (Г. Бәширов)

8. Һәр бүлектә җидешәр җен егете булып, алар барым­тачыларны дүрт яктан урап алырга тиеш иде. (Р. Батулла)

9. Эттерсберг тавының көньяк-көнчыгыш ягын йөзәр ел­лык бүк һәм нарат агачлары каплаган. (Г. Әпсәләмов)

10. Йөз метр саен өчәр катлы вышкалар. (Г. Әпсәләмов)

11. Соңга таба монда икешәр Һәм берәр катлы итеп алтмыш­лап барак салына. (Г. Әпсәләмов)

 

                                   

ҖЫЮ САНЫ

 

Җыю санына предметлык төшенчәсе хас. Җыю саны җөмләдә мөстәкыйль (исемнән башка) яки хәбәр белән кулланыла.

 

1. Безнең йортта Маратлар гына да унау.

2. Йортка башта бер кеше кереп китте, соңрак тагын икәү килде.

3. Рөстәм күзләрен йомды Һәм, сузып-сузып, берәү, икәү, өчәү дип санарга тотынды. (Р. Кутуп)

4. Эшне алып баручылар икәү: берсе — Трапезников — төп оста, икенчесе — Шакир Сираев — төп останың ярдәмчесе. (Г. Әпсэләмов)

5. Кызганыч. Өчәү бергә сөйләшкәндә әйбәтрәк буласы иде. (М. Юхма)

6. Пардан ап-ак күлмәк кигәнбез,

    Ак атларда икәү киләбез. (С. Әхмәтҗанова)

7.     Йөрәгеңне куй син йөрәгемә —

     Сусаганбыз назга син дә, мин дә.

      Башкаларга җанда урын нигә?

           Бәхетле дә бүген икәү, тиң дә. (С. Әхмәтҗанова)

8. Гаҗизләнеп эзли шигырьләрем

    иш җаннарны Кояш астында.

        Икәү?

                      Өчәү?

                       Унау?

 Бәлки, йөзәүдер? (Р. Фәйзуллин)

 

 

                                                 

ЧАМА САНЫ

 

Чама саны әйберләрнең якынча исәбен белдерә.

 

1. Яныбыздан унлап кеше үтеп китте. {Г. Әпсэләмов)

2. Унбиш-егерме минут вакыт узды. (Г. Кутуй)

3. Сәгать уннарда килеп чыгарга вәгъдә биреп китеп барды.

4.Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,

   Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка. (Г. Тукай)

5. Сәгать өчләрдә күрешербез.

6. Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кы-лынган икән. (Г. Ибраһимов)

7. Аның күз аллары караңгыланды, башы әйләнде. Ике-өч минуттан артык түзә алмады. (Ф. Яруллин)

8. Үргә таба, әкрен генә кыймылдап, унлап-унбишләп каек килә иде. (Н. Фәттах)

9. Күп булса, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы булыр. (Н. Фәттах)

10. Миллионнарча минем дусларым,

      Давылларны бергә кичкәннәр. (М. Җәлил)

11. Җир шарында хәзер дүрт миллиард ярымлап кеше яши. Бу сан ел саен җитмеш-сиксән миллионга арта.

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                  

 

 

 

 

 

 

 

fanilya.ucoz.ru

Методическая разработка на тему: Сан төркемчәләре.

Тема: Сан төркемчәләре.

(4 нче сыйныфның рус төркеме өчен)

Максат:

  1.  Укучыларны сан төркемчәләре белән таныштыру.
  2. Телебезгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; үз фикереңне дәлилләп әйтә белү, аралашу күнекмәләре булдыру;
  3. Туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы:

  • яңа теманы өйрәнү.

Метод һәм алымнар:

  • аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе:

  • иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Материал һәм җиһазлау: 

  • дәреслек, күрсәтмә материал.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

Психологик уңай халәт тудыру:

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Көн дәвамында мин сезгә күтәренке кәеф теләп калам. Кәефләребез тагын да күтәренке булсын өчен, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Рәхмәт.
  1. Актуальләштерү.
  • Бу саннарга сорау куегыз?
  • Нинди мәгънәне белдерәләр?

Биш, алты – ничә?

Биш-енче, алты-нчы – ничәнче?

Биш-әү, алт(ы)-ау – ничәү?

Нинди кушымчалар ялгауны  аңлату.

  1. Яңа теманы аңлату
  • Алар нәрсәне белдерәләр? Нинди сораулар куябыз? (Һәр сорауга мисал)

Дәреслек белән эш. Кагыйдә укыйбыз.30бит.

Яңа тема. (Көтелгән җавап )

  • Кагыйдәне бергәләп укып чыгабыз.

Ничә? – төгәл исәпне белдерә: биш, ун, утыз.

Ничәнче? – предметның тәртибен күрсәтә: бишенче, унынчы, утызынчы.

Ничәү? – барлык саннарга да ялгап булмый: Сигез, тугыз, саннарыннан башка унга кадәр саннарга. Әйдәгез, санап карыйк.

— Дәфтәрләрегезгә бүгенге датаны һәм сыйныф эше дип язып куегыз.Түбәндәге җөмләләрне күчереп языгыз, саннарның астына сызыгыз, төркемчәләрен күрсәтегез.

Миңа унбер яшь. Мин бишенче сыйныфта укыйм. Мин егерме беренче мәктәптә укыйм. Мин икенче рәттә утырам. Безнең сыйныфта унике малай һәм унбиш кыз бар. Без гаиләдә дүртәү.

  1. Ныгыту. Үзбәя.
  • Ә хәзер алган белемнәребезне йомгаклап китик (нетбукларда эш).

Тест.

  1. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) Кем? Нәрсә?

б) Нинди?

в) Ничә? Ничәнче?Ничәү?

  1. Кайсы сүзтезмә дөрес?

а) биш алма

б) биш алмалар

в) бишләр алма

  1. Хаталы сүзне тап.

а) унау

б) җидау

в) сигезәү

  1. Дөрес җөмләне күрсәт.

а) Без өчәү уйныйбыз.

б) Без өч уйныйбыз.

в) Без өченче уйный.

       5. Рефлексия.

Саннар нәрсәне белдерәләр?

Нинди төркемчәләре бар?

      6.Йомгаклау

Өй эше:  Һәр төркемчәгә мисал яз.

  • Шушының белән безнең дәресебез тәмам.

nsportal.ru

Методическая разработка (5 класс) на тему: Тема: Сан төркемчәләре. «Сан + исем» төзелмәсе

Тема: Сан төркемчәләре. «Сан + исем» төзелмәсе

Белем бирү максаты:

1.      Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү.

2.       Сан һәм сан төркемчәләрен аера белү, аларны сөйләмдә урынлы файдалана белү.

3.      Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

4.Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

 биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү            

                                                                      Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру )

3 минут

3

Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. )

16 минут

4

Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану)

15 минут

5

Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)

7минут

6

Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

2 минут

 

 

 

nsportal.ru

План-конспект урока (6 класс) на тему: урок татарского языка «Сан төркемчәләре. Микъдар саны»

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Комментарияләр

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

  1. Оештыру

-Хәерле көн! Күтәренке кәеф телим сезгә. Укытучының сөйләме

  1. Фонетик зарядка:

{Ә}-әтәч,чәчәк, чәч; {ө}- көмеш,өлеш, унөч;{ ү}-үрмәкүч,күлмәк, дүрт, {җ}- җиләк,җавап, җиде,{ ң}-сиңа, яңак, аңлат; {һ}-һәйкәл, һәм.

Сыйныфны эшкә әзерләү. 1.Дәрескә әзерләнәләр.

Укучылар авазларны, сүзләрне кабатлыйлар

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен белдерә.

2. Белемнәрне актуальләштерү

«

Белем дәрәҗәсен тикшерү.

1 Саннарны аерып әйтегез.

Яза, укый, биш, укыгыз, унике, рөхсәт итегез, сөйләде, ике мең.

2.Сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

3. Нинди сүз төркеме бу сорауга җавап бирә?

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

-Биш, унике, ике мең

3. Укыту максатын

 кую

Укучьшарның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

-Укучылар, урамда сездән вакыт сорасалар, ничек җавап бирер идегез? (2 репликалы диалог төзергә)

-Кибеттән азык – төлек алуыгыз турында сөйләгез

-Кулланган саннарыгыз нинди сорауларга җавап бирде?

-Саннар безне нәрсәгә өйрәтә

-Ничә?, Күпме? Сорауларына җавап бирүче саннар, укучылар, микъдар саннары була.Дәрес темасы, шулай булгач, нинди?

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

  • Гафу итегез, вакыт күпме?
  • Вакыт көндезге өч. (2пар чыга)

—  Син кибеттән ничә ипи алдың?

—  Кибеттән 3 ипи алдым (2 пар чыга)

— Ничә? Күпме?

-Төгәллеккә

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

1. Иртәнге режимыгыз турында сөйләгез

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм, модель һ.б.)

Укучылар команда эчендә микъдар саны кертеп текст төзиләр.

 Финк –райт –раунд робин

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тээмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

100бит, 2нче күнегү.

1.Җөмләләрдәге саннарны дөрес укырга

2.Саннарны саналмышлары белән аерып әйтергә

3. Кем күбрәк микъдар саннарын әйтә.

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Күнегүдәге саннарны русчага тәрҗемә итү

Релли робин

6. Эталон буенча үз- узеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру

1.100бит, 4нче күнегү (төшеп калган репликаны өстәргә)

2.Карточка буенча эш (микъдар санын куеп язарга)

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адым/нарын чагыштыру. Дәфтәрләрдә эш (язарга тиеш )

Диалог төзелә. 2 кычкырып телдән укый

Релли робин

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру.

-Укучылар, без бүген нәрсә белдек?

 -Микъдар саны нинди сорауларга җавап бирә?

Өй эше:әдәби әсәрдән микъдар саны белән 6 җөмлә язарга

Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Укучылар билгеле вакытка сорауларга җавап бирәләр

Таймд пэа шэа

nsportal.ru

Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

“.

6 нчы сыйныф.

Татар теле.

Тема: Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1) сан темасын өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү, морфологик – синтаксик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

3) укучыларда ватанпәрвәрлек, патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү.

Тибы: кабатлау дәресе.

Методлары: дәрес-презентация, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Җиһазлау: Татар теле, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, (Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина) компьютер, мультимедиа презентациясе,сан кергән җөмләләр язылган карточкалар, тест сораулары, йолдызлар.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

-Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәрес безнең гадәти түгел.Дәресебез-ачык дәрес.Шуның өчен дә фикерләрегезне туплап,дөрес җаваплар бирергә тырышыгыз.

Слайд№1

Дәреснең уңышы-сезнең тырышлыкта,

Сыйфаты-сезнең җаваплылыкта.

Тырышкан аңлар,фикерләрен барлар.

Әле сезнең ныклап,белем туплар чаклар.

Укучылар, беләсезме, бөек галимебез Риза Фәхретдин “Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала,”- дигән. Мин аның сүзләре белән килешәм, дөрестән дә, сезнең эчке дөньягыз язылмаган, сызгаланмаган, буялмаган ак кәгазь кебек. Сезгә бары тик өлкәннәр сүзен тыңлап, укытучылар биргән белемнәрне, тәрбия әхлакларын шунда язып барырга гына кирәк. Сез шуңа әзерме?

II Актуальләштерү.

Число

Дәфтәрдә эш.

Сүзлек диктанты язу.

Фикер, алтын, җидегән, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.

-Бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен бер уен уйнап алыйк. “Яшеренгән сүзне тап” уены. Сез эзләп тапкан сүзләр нинди сүз төркеме булса, без дәрестә шуның турында сөйләшербез.

Слайд№2

Фикер, алтын, җидегән, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Сан. Әйе, бик дөрес әйттегез. Сез инде алдагы дәресләрдә сан сүз төркеме турында яхшылап өйрәндегез, бүгенге дәрестә гомумиләштереп кабатларбыз. Аның төркемчәләрен искә төшерербез, аларның ясалу ысулларын, язылышын карарбыз.

-Укучылар, мин сезгә тагын бер уен тәкъдим итәм. Әлеге уенны уйнап, без дәресебезнең тәрбияви максатын ачыкларбыз. Уеныбыз “Кем тизрәк?” дип атала. Бу эшне төркемнәрдә башкарырсыз.

Һәр төркем бирем буенча җавап бирә һәм кызыл белән билгеләнгән хәрефне тактага чыгып яза барасыз. 1 нче төркем хәрефләрен тиешле тәртипкә куеп, бер сүз, 2 нче төркем хәрефләреннән икенче сүз чыгарга тиеш.

1 нче төркемгә карточка.

Бишмәт сүзе эченнән санны тап. Мәгънәсе буенча төркемчәсен әйт. (Биш. Микъдар саны.)

Өч саныннан бүлем саны ясарга. (Өчәр)

Мәкальдәге санны тап, ясалышы ягыннан бу нинди сан?

Бер күрешү-үзе бер гомер.(Бер.Тамыр сан)

Санны тап, тәртип саны яса.

Кырык эшен кырык якка ташлап. . ( Кырыгынчы)

2 нче төркемгә карточка.

Мәкальдәге санны тап, чама саны яса.. (Җитмешләп)

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Санны саналмышы белән әйт. (Ике телем, ике канатым)

Ике телем, ике канатым

Санны тап. Мәкальнең мәгънәсен аңлат.

Мең сум акчаң булганчы, мең дустың булсын.

Дүрт саныннан тәртип саны яса. (Дүртенче.)

-Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?

Слайд №3 Бөек Җиңү

-Мин бу сүзтезмәне юкка гына алмадым бит. Быел Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үттек..

-70 еллыгын.

— Менә без 70 ел тыныч, аяз күк йөзе астында яшибез. Тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып уку, тәрбияле, әхлаклы булу – ул сезнең бурычыгыз.Укучылар, әйдәгез, без бүген үзебезчә җиңү яулыйк. Җиңүләргә ирешү өчен корал итеп үзебез белән нәрсәләр алабыз?

— Белем, тырышлык, игътибарлылык, кыюлык һ. б.

— Болай сөйләшик. Сез солдатлар, ә мин сезнең командир. Дәрес барышында төркемләп тә, мөстәкыйль рәвештә дә сезгә минем командаларны үтәп, төрле хәрби заданиеләрне (йөкләмәләрне) үтәргә туры киләчәк.

— Мин хәзер сезгә сораулар бирәчәкмен, дөрес җавап биргән укучы йолдыз ала. Дәрес ахырына хәтле кем күбрәк йолдыз җыя, ул солдатны без сержант дәрәҗәсенә күтәрәчәкбез.

Слайд№4 Сораулар

  1. Сан нинди сүз төркеме? Ул нинди сорауларга җавап бирә?

-Сан мөстәкыйль сүз төркеме. Күпме? Никадәр? Ничәнче? Ничәшәр? Ничәләп? Ничәү? сорауларына җавап бирә.

2. Гарәп һәм рим цифрларының язылышындагы аермаларны әйтегез.

— Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар аерым языла: 10 нчы укучы

Рим цифрларыннан соң кушымчалар язылмый: VI сыйныф укучысы.

3. Нәрсә ул саналмыш?

Сан белән ачыкланган исем саналмыш дип йөртелә. Биш китап.

4. Сан ясалышы буенча ничә төркемгә бүленә? Исемнәрен әйтегез, мисаллар китерегез.

Саннар ясалышы ягыннан 4 төркемгә бүленә: тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар.

5. Сан төркемчәләре турында әйтеп китик.

-Саннар, мәгънәләре буенча 5 төркемгә бүленә: микъдар саны, тәртип саны, бүлем саны, чама саны, җыю саны.

6. Микъдар саны нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап булып килә?

-М. с. (төп сан), предметның төгәл исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә: ун, ике йөз, биштән өч.

7. Тәртип саны турында сөйләгез.

Тәртип саны предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә. Ничәнче? Соравына җавап бирә. Ул микъдар санына –ынчы/-енче, -нчы/нче кушымчалары ялганып ясала: дүртенче. Татар телендә тәртип санының саналмышы гына төрләнә.

8. Саннар кайсы җөмлә кисәге булып килергә мөмкин?

— Җөмләдә сан, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл, ия, тәмамлык булып килә.

9. Сан кайсы очракта исемләшә?

— Саналмышсыз килгәндә, сан исемләшә, килеш һәм тартым белән төрләнә, җөмләнең төрле кисәге була ала.

— Укучылар, йолдызлар җыюны дәвам итәбез, экрандагы җөмләләргә игътибар итик әле.

Слайд№5

Җөмләдәге саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, төркемчәсен һәм ясалышын билгеләргә. (Җиңү көе әкрен генә яңгырый)

  • Бөек Ватан сугышы 4 ел барды. (Ничә? Микъдар саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)

  • 9 нчы май – Җиңү бәйрәме. (Ничәнче? Тәртип саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)

  • Сугышка безнең гаиләдән өчәү китте. (Өчәү. Ничәү? Җыю саны, ясалышы буенча тамыр)

  • Сигез-тугыз яшьлек балалар да тормыш арбасына җигелде. (Ничәләп? Чама саны. Ясалышы буенча парлы сан.)

  • Илебезне сакларга Татарстаннан биш йөз алтмыш меңнән артык кеше күтәрелде. (560 меңнән-ничә? Мик. саны, ясалышы буенча тезмә)

Парларда эш. Саннар кулланып, Бөек Ватан сугышына темасына диалог төзегез.

Слайд№ 6 Физминут.

— Алга таба бару өчен безгә дә ял итеп, көч туплап алырга кирәк..

Хәзер сез үзегезне солдатлар итеп хис итеп, минем команда белән стройда атларга тиеш буласыз.

Гәүдәләр төз, башлар югары. Без бит солдатлар.

  • Бер, ике, өч – безнең кулда көч,

Безнең саф корыч,

Безнең ил тыныч.

Бер, ике, бер – биеккә сикер!

Бер, ике, йөз – суда йөз!

Бер, ике, бер – бик тиз йөгер.

Сингапур структурасы “Тейк оф тач даун” (“басарга”,”утырырга”)

1.Предметның исәбен,санын белдереп ничә? күпме? никадәр?соравына җавап бирә торган сүз төркеме сан дип атала.

2.Сан белән ачыкланган исем сыйфатланмыш дип атала.

3.Саннар,мәгънәләренә карап,5 төркемчәгә бүленә:микъдар,тәртип,бүлем,чама,җыю саннары.

4.Ясалышы буенча саннар тамыр,кушма,тезмә,парлы саннарга бүленә.

5.”7көн” дигәннең синонимы декада дип атала.

6.7х9=65 була.

Слайд № 6

Сез ял иткән арада командирыгызга бер хәрби йөкләмә килеп төште, ачып укыйк әле.

Иптәш солдатлар, сезгә алдагы үрләрне яулау өчен, бик тиз арада әлеге хәрби йөкләмәне үтәргә кирәк. Санга морфологик-синтаксик анализ тәртибен хәтерегезгә төшереп, дәреслектәге 176 нчы күнегүне үтәгез. 106 нчы бит.

Слайд№ 7

Морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен искә төшерү.

Дәреслек белән эш. 106 нчы бит. 176 нчы күнегү. Күнегүнең биремен укыту.

2 санга морфологик анализ ясау. Ике укучыны такта янына чакыру.

Контроль: такта янындагыларны тикшерү.

Берсе сөйли,

Икәү тыңлый,

Икәве карап тора. (авыз, колаклар, күзләр)

Берсе – исемләшкән сан, берлек санда, тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия.

Бер чокырда – мең чокыр. (уймак)

Бер – сан, тамыр сан, микъдар саны, саналмышы чокырда сүзе, җөмләдә аергыч.

-Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. “5”леләре күбрәк булган төркем флаг алачак.

(Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр.) Релаксация

Слайд №8

Тест. Дөрес вариантларны билгеләгез.

  1. Сан нәрсәне белдерә?

а) предметның исемен;

б) предметның билгесен;

в) эш яки хәлнең билгесен;

г) предметның исәбен.

2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) кайда? кайчан? ничек?

б) кем? нәрсә? ни?

в) ничә? күпме? ничәү? никадәр?

г) нишли? нишләр? нишләгән?

3. Нәрсә ул саналмыш?

а) исем ачыклап килгән сүз;

б) сыйфат ачыклап килгән сүз;

в) сан белән ачыкланган исем;

г) фигыль ачыклап килгән сүз.

4. Түбәндәге саннар кайсы сүз төркемен ачыклыйлар.

Бер бүлмә, икенче сыйныф, җиде-сигез сугышчы, кырык биш яшь, ярты икмәк.

а) исемне

б) сыйфатны

в) алмашлыкны

г) фигыльне

5. Санның мәгънә ягыннан ничә төркемчәсе бар?

а) 4

б) 5

в) 6

г) 3

6. Микъдар санына –ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?

а) чама саны

б) җыю саны

в) тәртип саны

г) бүлем саны

7. Микъдар санына –ау, -әү кушымчалары кушылса, кайсы сан төркемчәсе ясала?

а) җыю саны

б) тәртип саны

в) чама саны

г) бүлем саны

8. Бу саннар нинди төркемчәгә карый?

Ун көн, йөз ел, туксан җиде йорт, җитмеш капчык.

а) микъдар саны

б) тәртип саны

в) җыю саны

г) чама саны

9. Кайсы сан төркемчәсе предметның төгәл исәбен белдерә һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә?

а) җыю саны

б) тәртип саны

в) микъдар саны

г) чама саны

10. Бу саннар ясалышы ягыннан нинди төркемчәгә карыйлар?

Унбер, унөч, унбиш, уналты, унсигез, унтугыз.

а) тамыр сан

б) кушма сан

в) тезмә сан

г) парлы сан

Слайд №9

Контроль: эшләрнең дөреслеген тикшереп үтик. Бер-берегезнең эшләрен тикшерегез.

Кайсы төркемдә бишлеләр күбрәк? Флагны тапшыру.

  • Солдатлар бик игътибарлы, уяу булырга тиешләр бит инде. Мин сезгә сан кергән җөмләләр укырмын. Сез саннарны истә калдырып миңа әйтерсез.

Сугыш 4 ел барды. Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Татарстанның 200дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш Совет Армиясенең данлы Җиңүе белән тәмамлана.Дәһшәтле сугыш ким дигәндә 27 миллионнан артык ватандашыбызның гомерен өзде. Шуларның 320 меңе безнең якташларыбыз, Татарстан кешеләре. Безнең якташыбыз Салихов Бәдыйг 1941-1945 елларда Орел,Белгорд,Киев,Львов шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша.(фотосы куела)

Слайд №10

Түбәндәге тамгаларны укыгыз: 6н, к3, 5ек, 100ек, б6рган, 1дәм, 1лек.

Сүзлек эше Балтырган (рәсеме күрсәтелә)

IV Йомгаклау.

-Менә дәресебезне йомгаклау вакыты да җитте. Без дәрестә нәрсә белергә тиеш идек?

-Ничек белдек?

-Нәрсә белдек?

Укучылар, без бүгенге дәрестә тагын нинди Бөек тема турында сөйләштек?

Тормыш дәвам итә, илебезнең сәяси хәле бүгенге көндә бик киеренке.Һәркем җирдә тынычлык,күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели.

Кыл яхшылык кешеләргә-

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр,өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң

Бул син игелекле.

Бу тема буенча сөйләшү сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булган ватандашларыбызга карата ихтирам хисләре уяткандыр дип ышанам. Без аларга һәрвакыт игътибарлы, мәрхәмәтле булырга тиешбез.

Билге кую. Менә инде йолдызларны санар вакыт та җитте. Сержант дәрәҗәсен алырлык солдатларыбыз бар микән? Моны ачыклау өчен, әйдәгез әле үзбәя таблицасын да тутырыйк.

Үзбәя.

6нчы сыйныф. Исемем: ______________

Мин бу дәрестә актив катнаштым

балл

Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем

Мин санга морфологик-синтаксик анализ ясый беләм

Сөйләмем дөрес һәм тулы булды

Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм

Һәр пунктка берәр баллдан

Слайд №11 Өй эше.

  1. Әдәбият дәреслегеннән, сугыш темасына кагылышлы, саннар кергән 5 җөмлә язып килергә.

  2. Иҗади эш.

“Кирәкми безгә сугыш” дигән темага инша язарга.

infourok.ru

Iteach

Материал из ИнтеВики — обучающей площадкой для проведения тренингов программы Intel

Текущие события

Проектная деятельность в информационной образовательной среде 21 века/Нижний Новгород НГПУ январь 2014 года


Учебный Курс «Проектная деятельность в информационно-образовательной среде ХХI века», Ижевск, ноябрь 2013 г.


Основной курс программы Intel Обучение для будущего Новокузнецк октябрь-декабрь 2013


Основной курс программы Intel Обучение для будущего Ростовская область октябрь 2013


Проектная деятельность в информационной образовательной среде 21 века/НИРО/Курс для тьюторов/23 сентября — 20 октября 2013 года


Дистанционный курс ТЕО (Омская обл, осень 2013) преподаватель — Маркер Надежда Юрьевна


Семинар Созвездия Веб 2.0/Екатеринбург сентябрь 2013 преподаватель — Ирина Нургалеева


Обучение тьюторов, группа TEO РК, май-июнь 2013 преподаватель — Ольга Урсова


Очно-дистанционный курс программы Intel Обучение для будущего НИРО Нижний Новгород март-май 2013


Очно-дистанционный курс программы Intel Обучение для будущего НИРО Нижний Новгород февраль-апрель 2013


Курс «Информационно-коммуникационные технологии как средство реализации ФГОС» Екатеринбург — Арамиль март 2013


Тренинг по основному курсу программы «Обучение для будущего», ВГПУ, 1 курс магистратуры, исторический факультет — 6 февраля — 20 мая 2013г. — преподаватель — Ирина Суслова


Курс «Информационные технологии в практике работы учителя» 04.01.13 — 02.02.2013 — преподаватель — Анна Кологерманская


Курс для руководителей ИКТ: стратегия развития образовательного учреждения (Омский МР, декабрь 2012) — преподаватель —Любовь Мальцева


Курсы Проектная деятельность в информационной образовательной среде 21 века, Балаковская площадка, декабрь 2012 — преподаватель — Светлана Морозова


Тренинг Информационно-коммуникационные технологии в управлении воспитательным процессом,Тюкалинск,декабрь 2012 — преподаватель — Наталья Ильяш


Тренинг по основному курсу программы «Обучение для будущего»,октябрь 2012, ЯНАО г.Ноябрьск — преподаватель — Елена Ремизова


В рамках он-лайн конференции «Новая школа: мой маршрут» проводится сетевое мероприятие Проектный инкубатор-2012





Архив событий


  • Окружающий мир – мир сложных систем (информатика, 11 класс, автор Круподерова К.Р.)
  • Информационная цивилизация (информатика, 11 класс, автор Кошелев В. Г.)
  • Математика для будущих банкиров (алгебра, 9 класс, автор Склемина Г. А.)
  • Волшебная сила музыки (музыка, биология и др., 5-8 классы, автор Красноперова Т. В.)
  • Полуостров сокровищ (окружающий мир, краеведение, 4 класс, автор Тимохина Е.Г.)
  • Удивительное рядом (окружающий мир, краеведение, русский язык, 2-4 классы, автор Тимохина Е.Г.)

Нам уже…

wiki.iteach.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.