cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Йорт хайваннары исемнэре – Шөгыль «Йорт хайваннары» уртанчылар төркеме )

Шөгыль «Йорт хайваннары» уртанчылар төркеме )

Эшчәнлек барышы.

Тема: “ Йорт хайваннары “

Бурычлар:Танып белү.

1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;

2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;

3. йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү;

Сөйләм телен үстерү.

  1. сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү;

  2. мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру;

  3. башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү;

Сәламәтлек.

  1. төз утырырга төз басып торырга күнектерү;

  2. физкультминутка аша хәрәкәт эшчәнлеген ныгыту;

Сүзлек өстендә эш: бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие.

Индивидуаль эш: Мәлик, Максим тәрбияче артыннан сүзләрне дөрес итеп кабатлау.

Җиһазлар: тартмага салынган уенчык сыер, сарык, ат, кәҗә, бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр; “ Без атларны яратабыз” жырының аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче:                               Әйдәгез, дуслар,җыелыйк,

Җитәкләшеп тезелик.

Түгәрәктә бергәләп

Күңелле уйныйк, көлик!

Зурлар безгә соклансын,

Читтән карап торсыннар,

Безнең дуслыкка сөенеп,

Бертуган дип белсеннәр.

Т.: Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән авылга кунакка кайтыйк. Көн матур,кояш елмая, күңелләр күтәренке.Автобуска утырыйк.Киттек. ( Автобуста барган кебек йөриләр.) Менә авылга да кайтып җиттек.  Балалар, бу безнең ишегалды.Ишегалдында йорт хайваннары бар. Әйдәгез әле, аларны карыйк. Зәринә, бу нәрсә?

Б.: Сыер.( Балалар һәрбер хайванны шулай атап чыгалар.)

Т.: Балалар, хайваннар балаларын югалтканнар икән. Әйдәгез, аларны табарга булышыйк әле. Булышабызмы?

Б.: Әйе.

Т.: Урамда хәзер яз.  Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Б.: Кояш җылыта, кар эри, тамчылар тама.

Т.: Әйе, кояш җылыта, кар эри, яшел үләннәр чыга. Сыер, сарык, ат, кәҗә дә, яз килгәнен сизеп, үзләренең балаларын яшел чирәм ашарга алып бармакчы булганнар. Ә алар әниләрен көтеп тормаганнар, каядыр китеп югалганнар. Балалар, әниләргә әйтмичә генә китәргә ярыймы?

Б.: Юк.  

Т.: Әйе, әниләргә әйтмичә, бер җиргә дә китәргә ярамый. Менә хәзер сыер, сарык, ат, кәҗә балаларын югалтканнар да елыйлар да елыйлар. Әйдәгез, аларга балаларын табарга булышабызмы?

Б.: Әйе.

Т.: Әйдәгез, эзли башлаганчы , балалар,  ял итеп алыйк.

Физкультминутка: “ Без шулай ял итәбез”

Т.: Ә хәзер, әйдәгез, хайваннарның балаларын эзләп карыйк әле, бәлки, табылырлар. Кая киткәннәр икән алар, әниләренә әйтмичә! Менә нинди тыңлаусызлар! ( Тәрбияче һәм балалар бүлмә буйлап йөриләр һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтиен ширма артыннан табалар.) Менә алар! Сез адаштыгызмы? Әниләрегезне эзлисезме? Әниләрегезнең нәрсә икәнен әйтсәгез, балалар сезгә аларны табып бирерләр. Аида, кил әле, бозаудан сора әле, аның әнисе нәрсә икән? Аида, әйдә, бергәләп сорыйк:”Бозау, синең әниең бармы? Ул нәрсә?”

Б.: Сыер.

Т.: Бозау син әниеңне ничек чакырасың?

Б.: ” Му-му-му!”

Т.: Балалар, әйдәгез, бозау белән бергәләп аның әнисен чакырабыз.

Б.: “ Му-му-му! “

Т.: Булдырдыгыз! Мәлик, хәзер бозау белән бергәләп кабатлагыз әле: “ Му-му-му! Кайтсын минем бозау!” ( Балаларны  активлаштыру.Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар. Тәрбияче балаларга сарыкны күрсәтә.) Балалар , бу нәрсә?

Б.: Сарык.

Т.: Балалар, сарык: “ Бә-бә-бә! Тимәгез минем бәрәнгә!”-ди. Сарык нәрсә ди?  Сарык нәрсә эзли?

Б.: Бәрәнне.

Т.: Монда тагын нәрсә бар ? Әйе, ат. Ул болай ди:” Миһа-һа-һай, колынкаем, кил монда!” Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле, бәлки, колын табылыр. ( Тәрбияче кәҗәне күрсәтә.) Балалар бу нәрсә?

Б.: Кәҗә.

Т.: “ Ми-ки-ки-ки, күрмәдегезме сез минем йонлач бәтине?” Әйдәгез, балалар бергәләп кабатлагыз әле. Балалар, кәҗә нәрсә эзли?

Б.: Кәҗә бәтиен.

Т.: Балалар, әйдәгез, бозауны, бәрәнне, колынны, кәҗә бәтиен әниләре янына куйыйк. Кабат беркайчан да әниләрегез яныннан читкә китмәгез! Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, бүтән беркайчан да әниләрегезне югалтмагыз. Югалтмас өчен , әниләрне тыңларга кирәк. Балалар, сыер, сарык, ат, кәҗә һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сезгә рәхмәт әйтәләр. Сез аларга зур ярдәм иттегез, бер-берсен табарга булыштыгыз. Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие табылдылар. Ә хәзер  өйгә керик, бик арыдык, чәй эчеп алыйк. Әйдәгез, балалар, чәй әзер булганчы уйнап алсак та ярый. “ Без атларны яратабыз” уенын уйныйк.

Атларны без яратабыз,

Чистартабыз, ашатабыз.

И атым, атым, тукта,

Чиста су бирәм сиңа.

Атларны оста җигәбез,

Йөгәнләп тота беләбез.

И киттек без, атлылар,

Атлы кыю батырлар.

Т.: Афәрин, балалар! Сез бүген мине шатландырдыгыз. Сезгә дә шатлык-сөенечләр телим.

Физкультминут.

Без шулай ял итэбез.”

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Куңелле ял итәбез.

infourok.ru

План-конспект урока по окружающему миру (1 класс) на тему: Әйләнә-тирәдән дәрес «Кыргый һәм йорт хайваннары»

Тема:    Кыргый һәм йорт хайваннары

Максат  һәм бурычлар:

             1.Балаларда кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллау булдыру.

               2.Кыргый һәм йорт хайваннары арасындагы аерманы ачыклау.

               3.Уз кузәтуләрен,фикерләуләрен,нәтиҗә чыгаруларын формалаштыру.

               4.Йорт хайваннарының кешегә файдасы һәм аларны саклау,тәрбияләү турында аңлату.

Көтелгән нәтиҗә:

  1. Хайваннарның кеше тормышында әһәмиятен аңлау.
  2. Йорт һәм кыргый хайваннар арасындагы аермалы һәм охшаш якларны билгеләү.
  3. Кыргый һәм йорт хайваннарын таный белү.
  4. Дәресне йомгаклап бирелгән сорауларга җавап бирү.

Предметара бәйләнешләр: уку ,ИЗО,технология.

Җиһазлау: Рәсемнәр, компьютер, магнитофон.

Тип: Яңа дәресне аңлату.

Метод: Әңгәмә, сәяхәт.

Эш төре: фронталь,индивидуаль,парлы эш.

Дәрес барышы:

1.Оештыру

— Исәнмесез укучылар!

— Исәнмесез.

— Сезгә хәерле имин көннәр телим.

— Ә хәзер бер- берегезгә карап, матур итеп елмаегыз.Кәефләрегез тагын да күтәрелеп китәр, көнегез уңышлы узар.Буген бездә кунаклар.Әйдәгез алар белән дә исәнләшик.

— Исәнмесез, мин-Илмаз,

— Ә мин булам Язилә.

 Һәр дәрестән белем алып,

 Тизрәк үсәсем килә.

-Укучылар,алар да сезгә үзләренең елмаюларын  бүләк итәләр.Мин сезнең дәрестә актив булуыгызны сорыйм,чөнки дәрес ахырында үз эшегезгә бәя бирәчәксез.(Смайликлар таратыла)

2.Эшчәнлек:

-Укучылар ,бүгенге  дәрес темабызны шушы рәсемнәрне дөрес тоташтыргач белерсез. (Рәсемнәр таратыла, укучылар рәсемне җыя)

— Нәрсәләр турында сөйләшәбез? (Хайваннар)

— Ә хәзер мин сезгә табышмаклар укып китәм, җавапларын табыгыз.

1.Болында яшел чирәм

Ашап тамагы туя

Сөт алып кайттым сезгә дип,

Муу,дип мөгрәп куя.(сыер)

2.Бөдрә йонлы, ап-ак тунлы

Эрләми дә текми дә

Кешене киендерә.(сарык)

3.Мөгезе зур,койрыгы кыска(кәҗә)

4.Борыны төймә, койрыгы кәкре.(дуңгыз)

(рәсемнәр  тактага куела)

  • Балалар боларны бер сүз белән ничек әйтеп була?

(йорт хайваннары).  (Слайд)

— Ә тагын нинди хайваннар була?

—  Кыргый хайваннар .(Слайд)

— Уйлап карагыз әле,бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Кыргый һәм йорт хайваннары. (Слайд)

3. Яңа тема өстендә эш

1.Әңгәмә: нинди хайваннарны йорт хайваннары дип,ә ниндиләрен  кыргый хайваннар дип атыйлар?

— Кыргый хайваннар табигатьтә яши, азыкны үзләре таба,яшәр өчен урын төзи.Балаларын үзләре үстерә,ә йорт хайваннары кеше янәшәсендә яши,аларны кеше тәрбияли.

-Ничек уйлыйсыз: йорт хайваннары кайдан килеп чыккан соң? (Эт турында әкият сөйләнә

Борын заманда кешелэр тау куышларында яшәгән. Алар ерткыч хайваннардан бик курыкканнар. Бер акыллы кеше узе яши торган жиргә килгэн буреләрне ашата башлаган. Буреләр әкренлэп юашлана, ә анын балалары кешегэ иялэшэ башлаганнар һәм шунда яшәп калганнар. Буре балалары — ерткыч тугел, ә йорт хайваннары-эткэ әйләнгэннэр. Алар кешене дошманнардан сакларга, ярдәм итәргэ өйрәнгэннәр. Вакытлар үткэн, куп кенә хайваннар әкренләп кешегә ияләшкәннәр. Хэзер инде кешелэр үзләренен йорт хайваннарыннан башка яши дә алмыйлар (Слайд)

-Укучылар, ә куяннар  ике төрле була: йорт куяны(кролик) һәм кыр куяны.   (Слайд)

Ә алар бер-берсеннән ничек аерылалар?

— Кыр куяны зуррак, анын тәпиләре озынрак һәм көчлерәк була. Йорт куяны төсен алыштырмый, колагы да кечкенәрәк.

Физкультминут (Слайд)

Дәреслек белән эш.

                                       Кош тавышлары ишетелә. (Слайд)

-Үзебезне ишегалдында итеп күз алдына китерик.Анда ялгыш кыргый хайваннар да килеп кергән. Әйдәгез әле, аларны эзләп карыйк.

Экранда нәтиҗә. (Слайд.)

-Ә монда йорт хайваннары җитми бит әле, сез тагын ниндиләрен беләсез?

(Укучылар җавабы).

-Кешеләр аларны ни өчен үрчетә? (алардан төрле продуктлар һәм кием-салым алалар).

            Парларда кайсы әйберне нинди хайван бирүен тикшерү:

Сыр

Творог

Йогурт                    сөт продуктлары                          сыер бирә.

Май

Каймак

Йомырка                                                                     тавык бирә.

Бал                                                                               умарта бирә.

Бу кызык: 100гр. бал әзерләр өчен бал корты якынча бер миллион чәчәктән нектар җыя һәм оясына 15 мең тапкыр кайтара. Әгәр аларның оялары чәчәкләрдән 1,5 км. ераклыкта булса, умарталарның барып кайту юллары 45 мең км. булыр иде. Бал кортлары нектар җыю өчен 8 км. ераклыкка да оча ала. 100 гр. бал әзерләр өчен алар күпме хезмәт куя!

Бүрек

Бияләй                        йон                                         сарык,кәҗә бирә.

Носки

-Балалар, ә сезнең гаилә хайваннар асрыймы? Сез алар турында ничек кайгыртасыз?

                    “Кем нәрсә ярата?” әкиятен уку.

    Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч яшәгәннәр. Кич белән алар

ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк? – дип бәхәсләшәләр .

  • Иң тәмле сый – сөт, — ди Песи. – Сөттән соң бер тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик тычканны тотуы кыен.
  • Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң – менә шунда тамак тук-тук-тук була.- ди Әтәч.
  • Юк, юк! – дип сүзгә кушыла Акбай. – Бөртек чүпләп кенә туеп булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

Алар бәхәсләшә дә бәхәсләшә икән – әле һаман да килешә алганнары юк икән.

-Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Балалар җавабы тыңлана).

Нәтиҗә:

 Кеше йорт хайваннары турында даими кайгыртып тора; аларны ашата,чистарта, сәламәтлеге турында кайгырта. Җәй көне аларга күп итеп азык  әзерли, җылы абзарлар төзи. Кыш һәм яз көннәрендә аларның балалары туа.

(рәсемнәр күрсәтелә)

Слайд (балалары белән)

                           

Зоопарк турында әңгәмә.

-Укучылар, шундый урын бар.  Анда төрле илнең хайваннарын бер үк вакытта күреп була. Бу нинди җир? (зоопарк)

  Зоопарк сүзе нәрсәне аңлата? (Кыргый хайваннар асрый торган җир, без дә аларны күзәтә алабыз).

Сезнең зоопаркта булганыгыз  бармы? Тагын буласыгыз киләме?Әйдәгез мин сезне үзем белән зоопаркка алып барам.

Читлектә нәрсәләр яши? Читлеккә якын барырга ярамый. Бу бик куркыныч.

“Әйтеп бетер” уены.

  Сүзнең беренче иҗеге күрсәтелә, калган иҗекне укучылар өстәп әйтергә тиеш.

  Ку …  

  Куян – озын колаклы, соры йонлы, озын аяклы. Урманда яши. Аны күрү дә бик җиңел түгел. Җәй көне соры, кышын ак. Үзе сизгер, куркак җәнлек. Ул кышка бертөрле дә запас тупламый. Ул кыш көне дә азык таба ала.

  А …

  Аю – зур гәүдәле хайван. Аның буе 1-2 м була, авырлыгы  300-400 кг га кадәр булырга мөмкин. Урманда аюлар җәй, көз буе ашап симерә дә, өн ясап, шунда йокыга тала.

  Бү …  

 Бүре – ерткыч хайван.

  Ти …

  Тиен – матур койрыклы, җитез җәнлек. Гөмбә,җиләкләр белән туклана.

  Кер …

  Керпе – бик серле җәнлек. Кышны йоклап үткәрә. Ул бик ябыга.Май аенда , гадәттә, 5 бала чыгара.

  Зеб …

  Зебра нинди төстә? Акмы, карамы?

  Зебра – кара җирлектә ак поласа белән. Һәр зебраның бизәге төрле була. Балалар әниләрен шул бизәктән аера.

  Жи …

  Жираф – иң биек хайван. Аның буе 6 метрга кадәр җитә.

Аяклары һәм муены озын.  Жираф үлән ашамый, агач яфраклары белән туклана.

  Ф …

 Фил – иң зур хайваннарның берсе. Ул 3 нота таный ала. Әйбәт йөзә, басып йоклый. Озын борынлы.

Нәтиҗә ясау.

 Укучылар, без кайда булдык?

  Һәр зоопарк үзенең хайваннар дөньясы белән кызыклы. Зоопаркның төп максаты хайваннар җыеп, кешеләргә күрсәтү.

    Нинди хайваннар турында сөйләштек?

   Үзенчәлекләре нидә?

       -Үзләре өчен азык табалар ,балалары турында кайгырталар,торыр урын табалар.

Физкультминута

-Хайваннар нинди төркемнәргә бүленә?

-Аларны аера беләсезме?

                                         

                                        Уен:

 (рәсемнәр күрсәтелә )Кыргый- аяк тибәсе

                                      Йорт хайваннары-кул чабасы.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  Дәфтәрдә эш.64 бит,№2, 3. Йорт һәм кыргый хайваннарын аерырга, билгеләргә. (Укытучы контрольлек итә)

Коллекция белән танышу.

Дәреслек 82-83 бит.

 –Карагыз әле, табигать безнең өйгә гаҗәеп кызык хәлдә килеп кергән. Менә нинди коллекцияләр дә була икән. Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр ни өчен хайваннарның фигураларын җыя икән? Ә сезнең коллекциягез бармы? Булса, аның турында сөйләгез.

5.Йомгаклау.Рефлексия.

-Дәрес сезгә ошадымы? Кайсы бирем күбрәк ошады?

-Нәрсәдә кыенсындыгыз?

-Боларны тормыш өчен кирәк дип саныйсызмы?

-Без хайваннарны нишләтергә тиеш?

   Хайваннар белән аралашу кешеләр тормышын яхшырак, кызыклырак итә. Ләкин  һәрбер хайван зур яки кечкенә булуына карамастан үзенә игътибар, ярату тәлап итә. Бөтен җәнлекләр дә кешеләргә бертөрле ияләшмиләр. Берәр йорт хайваны алганчы, аны бөтен яклап өйрәнергә кирәк. Һәр йорт хайванын тәрбияләргә кирәк. Хайваннарга  яхшы күңелле булыйк!

(Бала белән Күбәләк җыры).

6.Үзбәя.

Үз эшегезгә бәя бирегез.Сез бүгенге дәрестән канәгатьме? Әгәр канәгать булсагыз , үзегезне дәрестә актив катнаштым, кәефем яхшы булды дип санасагыз, кояшның елмаюы өстән  үк төшә. Әгәр дә үзегездән канәгать булмасагыз, нурлар астан гына балкый.

  • Урыннарыгыздан торып, тактага елмаюларны беркетегез.
  • Һәркем смайликларны өскә беркеткән, мин дә сезнең белән килешәм. Барыгызга да зур рәхмәт.

nsportal.ru

План-конспект урока по теме: «Йорт хайваннары» 2нче сыйныф

       

Сыйныф: 2

Тема: «Йорт хайваннары»

Максат: Белем бирү максаты: Йорт хайваннарының исемнэре белэн таныштыру, сөйләмдә куллана белүгә ирешү юлларын эзләү, табу, нәтиҗә ясау; яши фигылен куллану, кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның фикерләү, күреп танусәләтен үстерү, сүзлек запасын баету. Тәрбияви максат: Укучыларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.

               

         Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

 

1. − Исәнмесез укучылар, утырыгыз.

Дежур  укучы белән әңгәмә:

-Бүген класста кем дежур? 

-Класста кем юк?

-Хәзер нинди ел фасылы?

-Кышын көннәр нинди була?

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, — диләр. Әйдәгез әле,    бер-беребезгә карап,елмаеп, яңа көн белән котлыйк. 

 Артикуляцион гимнастика:-Бүген дәрестә бик матур итеп сөйләшер өчен телебезгә, авызыбызга гимнастика ясап алыйк, татар теленең специфик сузык авазларын кабатлап китик  (1 слайд).

Ә —  әни, әби

Ө —  өн, төн

Ү –  үс, үсә

II  Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: рәсем буенча кыргый хайваннарның атамаларын әйтү.

Алымнар:

Кыргый хайваннарның атамаларын дөрес әйтү. Хаталарны ачыклау, төзәтү

2.Кереш әңгәмә:

-Балалар,без сезнең белән узган дәрестә кыргый хайваннарның атамалары белән танышкан идек,әйдәгез,искә төшерәбез.

— Бу нәрсә?(рәсемнәр күрсәтелә) (2 слайд).

III  Яңа теманы аңлату

Укытучы өчен максат:. Кыргый хайваннарның йорт хайваннарыннан аермасын ачыклау өстендә эшләү.

Укучы өчен максат: Кыргый хайваннарның йорт хайваннарыннан аермасын ачыклап, сорауларга җавап бирүләренә ирешү.

3.- Укучылар, карагыз әле, без слайдта (3) нәрсәләр күрәбез?

(Слайдта  кыргый хайваннар һәм сыер рәсеме бирелгән)

  • Экранда  кыйсы хайван артык?
  • Ни өчен?
  • Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы: “Йорт хайваннары”(4 слайд)
  •  Нигә аларны  йорт хайваннары  дип атыйлар?

Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: : Йорт хайваннарының исемнэре белэн таныштыру; хайваннарның кайда яшәвен әйтергә өйрәтү.

 

Укучылар өчен максат: : Йорт хайваннарының исемнэре дөрес әйтү ; хайваннарның кайда яшәвен әйтү.

4. Яңа теманы аңлату

а) — Балалар, без сезнең белән йорт хайваннарының исемнәре белән танышырбыз(5 -10 слайдлар).

— бу ат.

-бу песи.

— бу кәҗә

-бу сарык

-Бу сыер

  • -Бу эт…(укучылар йорт хайваннарының атамаларын бергә һәм аерым кабатлыйлар).

б) -укучылар без әйтеп киткән идек-кыргый хайваннар урманда яши, ә без өйрәнгән йорт хайваннары кайда яши?

— Әйдәгез, хәзер рәсемнәр буенча сөйләп китик.

— сыер кайда яши?

— ә төлке кайда яши?

Физминут. “Күрсәтегез балалар, хайваннар ничек йөри?”

IV Ныгыту

 Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән сүзләрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Сүзләрне һәм җөмләләрне уку, тәрҗемә итү. 

 

 

5.Ныгыту.

1.Индивидуаль карточкалар буенча эшләү.

а) Һәрбер укучыга йорт хайваны төшкән һәм  сүзләр язылган карточкалар бирелә.

 Бирем :йорт  хайванының дөрес атамасын табарга .

б)  Укучыларның җавапларын тыңлау,хаталарын төзәтү.

 в) Бирелән сүзләр белән җөмләләрне уку, тәрҗемә итү; кисмә хәрефләр белән сүзләр төзү.

  • Йорт хайваннары безгә ни өчен кирәк?
  •  Укучылар, йорт хайваннары үзләре генә яши алалармы?

          -Аларга кемнәр кирәк? 

-Алар безгә нәрсәләр бирәләр?

-Без аларны нишләргә  тиешбез?

-Без аларны безнең дусларыбыз дип әйтә алабызмы?

6. Рефлексия.

Балалар мин сезгә бүген хайваннар өчен йорт алып килдем, тик бу йортка яхшы кәефлесе генә урнаша ала, әйдәгез аларга ярдәм итик.

7. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: йорт хайваннарының исемнәренең дөрес әйтелүен   ныгыту, Укучылар өчен максат: йорт хайваннарының исемнәрен дөрес әйтү.

 7. Өй эше бирү

 Йорт хайваннарының исемнәрен кабатларга.

8.Йомгаклау. 

— Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

 -Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.

              

 

 

 

 

 

nsportal.ru

План-конспект по татарскому языку на тему «Йорт хайваннары һм кыргый хайваннар»

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение

“Средняя общеобразовательная школа № 38” города Набережные Челны

Технологическая карта урока татарского языка в рамках ФГОС в 4 “б” классе

Учитель татарского языка

и литературы МАОУ СОШ №38

г. Набережные Челны

республики Татарстан:

Миникаева Лилия Рифнуровна

Набережные Челны

2015

Дәреснең темасы

Йорт һәм кыргый хайваннар

Дәреснең максаты һәм бурычлар

— укучыларны йорт һәм кыргый хайваннар атамалары белән таныштыру, аларны тасвирлау

  1. Кыргый һәм йорт хайваннарын искә төшерү, аларның

исемнәрен дөрес әйтү, сөйләмдә кулланышка кертү, камилләштерү.

  1. Сүз тәртибен дөрес кулланып хаайваннарны тасвирлау

  2. Кыргый һәм өй хайваннарына карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Хайван атамасын һәм аларны аеручы билгене белергә. Хайваннарның тышкы кыяфәтендәге һәм тышкы рәвешендәге үзенчәлекләрне ача белергә.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

Предметара бәйләнешләр

әдәби уку

Ресурслар:

— төп

Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнгән дәреслек. 4 нче сыйныф. Р.З.Хәйдарова.

Тема: “Кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары”

Проектор, компьютер, презентация, күрсәтмә һәм таратма материал.

Эш төре

Фронталь, парлы, индивидуаль эш.

Дәрес этаплары

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге.

Көтелгән нәтиҗәләр

I этап. Оештыру өлеше

Укучыларны уку эшчәнлегенә әзерләү

Оештыру

Укытучының сәламләве:

— Исәнмесез, укучылар.

— Хәлләрегез ничек?

Дежур укучы белән әңгәмә кору.

Укытучыга реакцияләре

МЭНЭДЖ МЭТ

(Manage Mat)

Укучылар ике төркемгә бүленеп утыралар.

Бала җавабы

II этап . Актуаль

ләштерү

Кошлар турында булган белемнәрен ныгыту.

— Узган дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? ? («Кошлар»).

Өй эшен тикшерү: кош исемнәрен тәрҗемә итү

Укучылар кош исемнәрен атыйлар.

Шәхси һәм танып белү эшчәнлеге

III этап. Яңа материа

л өстендә эш.

Хайван исемнәрен искә төшерү

1. Проблема тудыру. (Интерактив тактада хайван рәсемнәре)

— Бу нәрсәләр? (Бу хайваннар)

— Бу нәрсә? соравына җавап бирү (Бу сыер)

— Дөрес. Сыер кайда яши? (Авылда). Тиен кайда яши? (Урманда) Кәҗә кайда яши? (Авылда) Бүре кайда яши? (Урманда) Төлке кайда яши? (Урманда). Сарык кайда яши? (Урманда)

— Димәк, хайванннар кайда яшиләр? (Урманда һәм авылда).

— Дөрес, хайваннар урманда һәм авылда яшиләр.

Значит, в зависимости от того, где животные живут, мы можем их разделить на сколько групп? (На 2 группы).

Тактага карагыз.

Яңа лексика белән таныштыру.

Йорт хайваннары – домашние животные

Кыргый хайваннар – дикие животные (Минем арттан кабатлагыз)

Яңа сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу.

— Йорт хайваннары кайда яши? (Йорт хайваннары авылда яши).

— Кыргый хайваннар кайда яши? (Кыргый хайваннар урманда яши).

Димәк бүгенге безнең тема нәрсәләр турында? (Йорт һәм кыргый хайваннар турында)

Дәфтәрдә число белән теманы язу

2. Сегодня вы будете работать в группах. За каждое выполненное задание будут засчитываться баллы.

1 бирем. Таблица тутыру.

Опираясь на рисунки животных, каждая группа должна выписать названия животных. Первая группа долны написать названия домашних животных, а вторая группа названия диких животных. Башлыйбыз.

Йорт хайваннары

Кыргый хайваннар

Җавапларны тыңлау.

Хәзер дәфтәрдә таблица сызабыз. Тактада йорт хайваннарын Вика яза, кыргый хайваннарны Эльза яза.

— Димәк йорт хайваннарына нинди хайваннар керә? Кыргый хайваннарга нинди хайваннар керә?

3. Ял минуты

Җил исә, исә,исә

Агачларны селкетә

Җил тына, тына,

Агачлар үсә, үсә

4. 2 бирем. Карточка буенча эш. Хәзер хайваннарга характеристика бирерсез. Бу нәрсә? Ул нинди? Ул нишли? Ул нәрсә ярата?

сорауларына җавап бирерсез.

— Укучылар, хайваннар безгә кирәкме? Без алар өчен нәрсә эшләргә тиеш? (Без хайваннарны яратырга, сакларга, ашатырга тиеш).

5. 3 бирем. 84 бит, 2 нче күнегү, язмача

В данном упражнении даны прилагательные и глаголы. К этим прилагательным и глаголам вы должны записать подходящее название животного. Беренче төркем башлыйбыз.

Балалар җавабы

Танып белү һәм коммуникатив

ТИМ ЧИР

(Тeam Cheer)

(Укучылар хор белән кабатлыйлар

РЕЛЛИ РОБИН (Rally Robin) (кыска җавап)

Танып белү эшчәнлеге

Группада эш

СИНГ РАУНД РОБИН (Single Round Robin

РЕЛЛИ РОБИН (Rally Robin) (Кыска җавап)

МИКС-ФРИЗ-ГРУП (Mix-Freeze-Group

Танып белү

Группа белән эшлиләр, укучыларның нәтиҗәсе

СИНГ РАУНД РОБИН (Single Round Robin

IV этап.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Алган белемнәрне ныгыту.

6. 4 бирем. Хайванны танып алу

1. Бу кыргый хайван. Урманда яши. Ул бал ярата. (Аю)

2. Бу кыргый хайван. Чикләвек ярата. Җитез хайван. (Тиен)

3. Бу йорт хайваны. Ул йон, ит бирә. (Сарык)

4. Бу йорт хайваны. Ул тычкан тота, сөт ярата. (Песи)

Танып алу

Регулятив – максатны кабул итү

РЕЛЛИ РОБИН (Rally Robin) (Кыска җавап)

V этап.

ЙомгаклауРефлексия

Дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.

1. Йомгаклау әңгәмәсе.

Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Хайваннар ничә төрле була? (2). Ниндиләр? (Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар) Йорт хайваннары кайда яши? Кыргый хайваннар кайда яши? Нинди йорт хайваннарын беләсез? Нинди кыргый хайваннарны беләсез? Хайваннар нинди була? (Зур, хәйләкәр, кечкенә, һ.б.)

2.Үзбәя. (Балларны санау, җиңүче төркемне билгеләү)

3. Өй эше: 84 бит, 4 нче күнегү, язмача.

ТАЙМД ПЭА ШЭА (Тimed-Pair-Share)

Регулятив – коллектив эшкә һәм үз эшләренә бәя бирү.

infourok.ru

Разработка урока по татарскому языку по теме: «Йорт хайваннары һәм кошлары. Кыргый хайваннар. Йомгаклау дәрес» | Родной язык

Разработка урока по татарскому языку по теме: «Йорт хайваннары һәм кошлары. Кыргый хайваннар. Йомгаклау дәрес»

Автор: Васильева Антонида Валентиновна

Организация: МБОУ «Алексеевская СОШ №2»

Населенный пункт: Республика Татарстан, п.г.т Алексеевское

ФДБС туры китерелеп төзелгән дәрес конспекты. Рус мәктәпләренең  рус төркеменәрендә укучылар өчен.

1 сыйныфта әдәби уку дәресе

Тема: Йорт хайваннары һәм кошлары. Кыргый хайваннар. Йомгаклау дәрес.

Максат: Йорт хайваннары һәм кошларын, кыргый хайваннарны чагыштырып кабатлау. Монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Йорт хайваннарына һәм кошларына карата кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.

Предмет нәтиҗәләр: Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар темасын йомгаклап, төрле төрдәге биремнәр эшләү, авазларны дөрес әйтә белү.

Метапредмет нәтиҗәләр:  укытучы ярдәме белән уку мәсьәләсен кую һәм чишү. Укытучының күрсәтмәләрен аңла башкару. Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Шәхси нәтиҗәләр: ярдәмчеллек, хайваннарга карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау:  дәреслек, рәсемнәр, мультимедиа, маскалар, пазлалар (конвертта), уенчык хайваннар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру. (исәнләшү)

-исәнмесез, укучылар!

— исәнмесез, укытучы апа!

— хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

-рәхмәт, яхшы!

II. Әйдәгез, танышабыз (укучылар үзләре турында сөйлиләр)

— Исәнмесез! Мин –кыз. Минем исемем Аня. Миңа 7 яшь. Мин беренче сыйыфта укыйм. Мин Алексеевскида яшим.

 Аудирование.

(татар хәрефләрен кабатлау)

Ә, ө, ү, ң, җ, һ

— если услышите слова со звуком ә– хлопаем (аннары калган хәрефләр)

III. Уку мәсьәләсен кую.

1. — Ребята, посмотрите на рисунок. Бу кем? – Былтыр. Бу  нәрсә? – Үрдәк.

 Они рады встрече. Здороваются, спрашивают как дела?  Спрашивают, кто куда идет.

(разыграйте диалог)

— Исәнме,  Былтыр дус!

— Исәнме, үрдәк дус!

— Хәлләр ничек?

— Яхшы, рәхмәт!

— Син кая барасың?

— Мин авылга барам.

— Ә мин урманга барам.

В лесу Былтыр кого может встретить? А Үрдәк?(диких животных и домашних животных)

Как по — татарски называется?  Йорт хайваннары һәм кошлары. Кыргый хайваннар

Но дело в том, что они забыли как они называются по – татарски.

Ребята, поможем им? (Әйе)

2. Презентация

-Былтырга кыргый хайваннар исемнәрен әйтәбез..-Бу нәрсә?  -Аю. -Аю нинди?  — Көчле

-Үрдәккә йорт хайваннарының исемнәрен әйтәбез.  – Бу нәрсә? – Ат –атлар…(мн.ч.)

— На какой вопрос отвечают животные?  — Нәрсә? В татарском языке  только люди отвечают на вопрос – кем?, а остальные – нәрсә?

3. Тема, максат чыгару.

Ребята,  каких животных мы сегодня вспомнили?

Как вы думаете, какая будет тема нашего урока? (домашние животные и птицы, дикие животные )

Какую цель мы поставим на уроке? Что мы сегодня будем делать на уроке?

Физ.минут (җил исә, исә…)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Баскыч (йорт хайваннары) (кыргый хайваннар)

2. Давайте, спросим куда они идут? (кая? соравы) — мультимедиа

Төлке, син кая барасың? Мин урманга барам.

3.  Давайте  распредилим где они живут? (кайда? соравы) – рәсемнәр.  Балалар такта янына чыгып, рәсемнәрне эләләр.

Авылда       урманда

Ат авылда яши

Бүре урманда яши

Физ минут. Җыр  “Күрсәт әле,  үскәнем”

4. Ребята, из какой сказки Бака, Тычкан, Куян, Бүре, Төлке, Аю? ( “Теремок”)

инсценирование сказки.

5. Уен “Детектив”

6. Уен “ Ак куянкай утыра”

7. Пазлы. Бу керпе. Ул э

www.pedmasterstvo.ru

«Йорт хайваннары һәм кошлары»

Токранова Эльвира Ильясовна

Дәреснең технологик картасы

Фән, класс: Татар теле, 1нче класс 

 2. Дәрес темасы: Йорт хайваннары һәм кошлары .

 3. Дәрес тибы: Яңа тема аңлату дәресе 

 4. Дәрес төре: Катнаш 

 5. Методик максат: Яңа теманы аңлатканда укучылар тәҗрибәсенә таянып эшләү(аралаша белү, җаваплылык, креативлык) .

 6. Белем бирү максатлары:

 1. Йорт хайваннары һәм кошларын атый белергә, нинди булуларын, аларның кайда яшәве, кая барулары турында сөйли белергә өйрәтү. 

 2. Калын һәм нечкә сузык авазлар турында мәгълүматларны тулыландыру, кушымча кушылу тәртибен белү һәм куллану.

 3. Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:                                                                                                                                                                               

  • Сәнга тьле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
  • Төркемнәрдә, парларда, индивидуаль эшләргә өйрәтү.( җаваплылык).
  • Макса т куярга һәм бәяләргә өйрәтү.

    8. Укыту- методик комплекты: Дәреслек, презентация,”Сертотмас үрдәк” мультфильмыннан өзек, Сингапур структуралары өчен кирәкле материаллар.

    Тактада язулар: Сузык авазлар рәте, Кая? Куда?- соравы


    ПРЕЗЕНТАЦИЯ

    Дәрес структурасы

    № п/п

    Дәрес этаплары

    Укытучы эшчәнлеге

    Укучылар эшчәнлеге

    Метод, форма, ысуллар

    Вакыты

    (мин)

    1.

    Актуальләштерү

    Балалар басып торалар, аларга хайван исемнәре язылган карточкалар бирелә. Алар өстәлдән килеп уенчыкныны алалар, язуны күрсәтеп тезелешеп басалар. Укытучы сорый:- Бу нәрсә?

    Укучы:- Бу яшел бака. Яшел бака кайда яши?

    Укучылар:- Күлдә. (Шул рәвешле һәркайсы үз урынын таба.)

    Уенчык сайлыйлар, җавап бирәләр.

    Диалог, сайлау

    5 мин

    2.

    Максатларны, эш ысулларын билгеләү, белем тигезләү

     

    -Без бүген нәрсә өйрәнербез икән соң? Әйдәгез, экранга карыйк әле.(«Сертотмас үрдәк” м. өзек тавышсыз күрсәтелә,) — ни турында сөйләшәләр?(Белә алмасалар, 2 укучы белән тормыш ситуациясе:Син кая барасың?) Төркемнәрдә сөйләшегез.

    -Кая? соравы, ничек бирергә, ничек җавап бирергә, нинди кушымча куярга.

    -Дәреснең максатларын билгеләү

    элемент СИ-ФИНК-УАНДЭ

    4 мин

    3.

    Яңа материалны аңлату

    -Кая(Куда?) барасың? Соравына ничек җавап бирергә. Авылга, урманга, күлгә. Әлеге сүзләрне төркемнәрдә кабатлыйбыз, 1нче номер башлый. 2нче номер җавап бирә.

    — Нигә авылга сүзендә –га, күлгә сүзендә –гә соравы куела? Сузык авазлар рәтенә карыйбыз. Төркемнәрдә сөйләшәбез. Җавапларны әйтәбез. (АФӘРИН!)

    Белемнәрне кабул итү, җаваплар бирү.

    РЕЛЛИ РОБИН

    10мин.

    4.

    Практик өлеш

    — Төркемнәргә карточкалар бирелә, рәсем +язу, аларга кушымчалар өстәп ябыштырырга, төркем эчендә алмаштырып тикшерергә. Карточкаларны өстәл уртасына тезәбез. Урыннардан торып, башка өстәл янына барабыз, һәм тикшерәбез.

    — Карточкаларны алып, МИКС ясыйбыз, музыка туктагач, парлашабыз. Чираттан сорау бирәбез: Син кая барасың? Карточкадагы рәсем белән җавап бирәбез. Бер төркем сөйләшеп карый. (Вакытка карап кабатларга була)

    — Дәфтәрләрне алабыз. Күнегүне башкарабыз. Теләгән укучы укый. (АФӘРИН!)

    Белемнәрне кабул итү, җаваплар бирү.

    КУИЗ-КУИЗ- ТРЭЙД

    20 мин.

    5.

    Йомгаклау, рефлексия

    -Дәрес башында без КАЯ? соравын бирергә һәм җавап бирергә өйрәнмәкче идек. Сорау бир- җавап бир.

    -Әйдәгез, сөйләшеп карыйк. Сезнең уенчык астында номерлар бар, шуларны карагыз. Парлашабыз. Укытучы бер укучы белән үрнәк диалог кора, соңыннан калганнар башкара.

    -Сәлам,

    -Сәлам,

    -Хәлләр ничек?

    -Әйбәт.

    -Син кайда яшисең?

    -Мин урманда яшим. Син кайда яшисең?

    -Мин күлдә яшим.

    -Син кая барасың?

    — Мин авылга барам. Син кая барасың?

    — Мин күлгә барам. Сау бул.

    -Сау бул.

    Укучылар, сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Сез барысын да эшли алдыгызмы? Тактага беркетелгән кәрзингә керпе өчен алмалар салыгыз. Бик яхшы- кызыл, уртача-сары, авыр- яшел.

    Рефлексия

    РЕЛЛИ РОБИН

    6мин.

    xn--j1ahfl.xn--p1ai

    План-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему: Йорт хайваннары һәм аларның балалары

    Алабуга муниципаль районының 34-нче “Салават күпере” катнаш балалар бакчасы, муниципаль мәкпәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениясе

    Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”

            Үткәрде: Миркасимова Г.Г.

                                    34 нче б/б, 13нче төркем

                                                29.04.14

                                     

    Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”

    (Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты)

    Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.

    Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанлылык тәрбияләү.

    Үстерү бурычы: тышкы кыяфәтләренә (зурлыгы, тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. Эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү.

    Белем бирү бурычы: йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү,йорт хайваннары балаларының исемнәрен, эш-халәтләрен белдергән сүзләрне үзләштерү (мөгри, бәэлди, өрә, мияулый, сөт бирә,һ.б.)

    Методик алымнар һәм чаралар: уен,күрсәтмә материал,тикшерү-эзләнү, сүзлек өстендә эш,сөенечле мизгел,сораулар,искә төшерү, әдәби сүз, мактау.

    Җиһазлау: йорт хайваннары һәм аларның балаларының рәсемнәре, тавышлары язылган диск.

    Сүзлек өстендә эш: тояк,мөгез, мыек, колын, көчек, бәрән, бәти.

    Шөгыль барышы

    (Түгәрәктә)                

    Бергәләшеп без басыйк,

    Бик зур түгәрәк ясыйк

    Кояшның җылы нурыннан

    Йөрәкләргә көч алыйк.

    Татулашыйк, дуслашыйк,

    Шөгылебезне башлыйк.

    (Балалар утыралар)

    1. ОЕШТЫРУ

    (Сыер, песи, эт, ат медальоннары бирелә)

    Т. Бервакыт йорт хайваннары нинди хайванның йорт хуҗасына иң кирәкле булуы турында бәхәсләшкәннәр. Сыер әйткән:

    БАЛА. Мин иң кирәклесе, чөнки мин тәмле сөт бирәм.

    Т. Ә песи аңа җавап кайтарган:

    БАЛА. Юк, мин иң кирәклесе, чөнки мин хуҗаның запасын ашаучы тычканнарны тотам.

    Т. Ләкин эт алар белән килешмәгән.

    БАЛА. Мин иң кирәклесе, чөнки мин хуҗаның йортын саклыйм.

    Т. Бәхәскә ат кушыла һәм әйтә.

    БАЛА. Ә мин хуҗаның авыр йөкләрен ташыйм, шуның өчен мин иң кирәклесе.

    Т. Алар бик озак бәхәсләшкәннәр, ләкин кайсы хайванның хуҗага иң кирәклесе булуын ачыклый алмаганнар. (Балалар утыра).

    1. ТЕМАНЫ ӘЙТҮ

    Әйе бүген без йорт хайваннары турында сөйләшербез, ә сез хуҗага иң кирәкле йорт хайванын ачыкларсыз.

    1. КЕРЕШ ӘҢГӘМӘ

    (Йорт хайваннары рәсемнәре куела)

    Иң беренче булып хайваннар арасыннан кешенең дусты – эт була. Вакытлар үткән. Йорт хайваннары тышкы кыяфәтләре һәм үз-үзләрен тотышлары буенча бик нык үзгәргән. Кешеләргә ияләшкәннәр, кешеләрдән азык ашый башлаганнар, ярдәм һәм яклау тапканнар.

    Сыер, сарык, кәҗә, ат һәм башка эре йорт хайваннары – ул көтү.Көтү җәй көне болында йөри. Анда хайваннар үлән ашыйлар. Ә кышка печән әзерлиләр.

    Сыер белән кәҗәне һәр көн савалар һәм сөт алалар.Ә сөттән каймак, кефир, эремчек, май, сыр әзерлиләр.

    Сарыкларның йоны үскән саен йоннарын кыркып алалар. Сарык йоныннан җеп ясыйлар.Ә җептән шарф, оекбаш, кофталар бәйлиләр.

    Сыер, сарык һәм дуңгыз ит бирә. Ат кешегә эштә булыша, йөк ташый. Барлык йорт хайваннары да файда китерә.

    1. ЛЕКСИК-ГРАММАТИК КАТЕГОРИЯНЕ ҮСТЕРҮ

    Т. Сез йорт хайваннарын беләсез. Ә сез хайваннарның кайсы өлешләрен атый аласыз: баш, гәүдә, аяклары, койрык, башында 2 күзе, 2 колагы, танавы, мөгезләре һ.б.

    Яхшы, әйдәгез сыер һәм песине чагыштырыйк.

    Охшаш яклары: баш, гәүдә, йон белән капланган, аяклары, күзләре, колаклары, танавы.

    Аерымалыклары:

    зур                кечкенә

    мөгез                тырнагы

    тояк                мыеклары

                    йомшак

    Тел шомартып алабыз:

    Мы-мы-мы                мыек

    То-то-то                тояк

    Гез-гез-гез                сыерда мөгез

    Гез-гез-гез                кәҗәдә мөгез

    (Бармаклар б/н кәҗә, сыерның мөгезләрен күрсәтү)

    Песикәем, йомшаккаем,

    Минем елтыр колаккаем,

    Минем озын мыеккаем,

    Минем кыска муенкаем.

    Аткаемның ялы бар,

    Чанкын дигән даны бар.

    Кәҗәбез шаярмакчы,

    Безне сөзеп екмакчы.

    Уен “Кемдә нәрсә?”

    Мөгез — ?

    Тояк — ?

    Мыек — ?

    Сакал — ?

    Йомшак тәпи — ?

    Т. Хайваннар бер-берсеннән тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, тавыш бирүләре б/н дә аерыла.

    Уен уйнап алабыз. Уен “Тавышыннан таны”

    Ат                —        миха-хай                —        кешни

    Эт                —        ау-ау-ау                —        өрә

    Песи                —        мияу-мияу-мияу        —        мияулый

    Дуңгыз        —        хрю-хрю-хрю        —        мыркылдый

    Кәҗә                —        мә-мә-мә                —        мәэлди

    Сарык          —                 бә-бә-бә                —        бәэлди

    Сыер                —        му-му-му                —        мөгри

    Уен “Бу өйдә кем яши?”

    Т. “Тук, тук, тук, биредә нинди йорт хайваннары яши?”

    (Балалар хайваннар тавышы белән җавап бирә)

    Бергәләп чакырулар.

    Чакырабыз Акбайны:

    Маһ-маһ-маһ!

    Маһ-маһ-маһ!

    Чакырабыз сарыкны:

    Тәч-тәч-тәч,

    Тәч-тәч-тәч!

    Чакырабыз песине:

    Пес-пес-пес,

    Пес-пес-пес!

    Чакырабыз сыерны:

    Төбәй-төбәй-төбәй!

    Чакырабыз кәҗәне:

    Кәҗ-кәҗ-кәҗ!

    Т. Юлыбызны якынайту өчен атка утырабыз.

    Барыбыз да атлар булып юлда киттек, яхшы юлда барабыз, начар юлга чыктык, атны туктатып урыннарга утырабыз.

    Т. Һәр йорт хайванының баласы бар. Алар үзләренең әниләрен тавышлареннан таный. Барысына әниләрен табарга булышабыз.

    Уен “Үз балаңны тап”.

    (рәсемне табып янына кую)

    Ат                —        колын

    Сыер                 —        бозау

    Сарык                 —        бәрән

    Кәҗә                —        бәти

    Дуңгыз        —        дуңгыз баласы

    Эт                —        көчек

    Песи                —        песи баласы.

    Уен “Кайсы хайван ничек ашый?”

    (тел күнегүләре)

    Эт        —        сөяк кимерә, әлсерәгәч ул нишли?

    Сыер        —        күши

    Песи        —        сөт ялый

    Уен “Нинди хайван икәнен бел!”

    1. Йорт сакчысы, кешенең дусты, сөяк кимерә, бик нык өрә.
    2. Төне буе ауда йөри, аннан көне буе йоклый.
    3. Калын арка, тарта да тарта, солы ярата.
    4. Тере тун булып көтүдә йөри, үлән-печи ашый.
    5. Үлән ашый, сөт-май ташый, ике мөгезе бар.

    Т. Ә хәзер мин сезгә кызык итеп кәҗә турында тизәйткеч әйтеп күрсәтәм, сез истә калдырырга тырышыгыз. Аннан соң бергәләп әйтергә өйрәнәбез.

    Тизәйткеч:  Кече Кәримнең кәкре койрыклы кәҗәләре келәткә кипкән кишер кимерергә кергән.

    Уен “Шулай буламы, юкмы?”

    Эт печән ашый. Сыер сөяк кимерә. Ат, үзенең бозавын ияртеп, болында йөри. Тычкан песине тота. Сарык сөт бирә.

    1. ЙОМГАКЛАУ

    Т. Йомгак яап нәрсә әйтә алабыз? Кайсы йорт хайваны – иң кирәклесе.

    Барысы да үзенчә файда китерә. Димәк, барлык йорт хайваннары да хуҗага бик кирәк!

    nsportal.ru

    Добавить комментарий

    Ваш адрес email не будет опубликован.