cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Гыйлемнең өстенлеге турында – Гыйлем алуның фазыйләтләре турында / Дини язмалар / Файдалы мәгълүмат

Мөхәммәд пәйгамбәр: "Ике төрле гыйлем бар: берсе - телдә, икенчесе

2017 Окт 05. Фото:islam.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә булсын. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә күңелләребездән салават шәрифләр булсын.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәтүһ.

Бу вәгазем Укытучыларга карата булыр.

Әлбәттә, иң беренче укытучы - ул Аллаһы Тәгалә.

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Бу сүз Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

"Әйт: "Белүчеләр белән белмәүчеләр бер тигезме?”. (әз – Зүмәр сүрәсе - 9 аять). "Аллаһ Тәгалә сезнең арадан иман китергәннәрне һәм белемлеләрне дәрәҗәләр ягыннан күтәрә”. (Мүҗәдәлә сүрәсе – 11 аять).

Коръәндә иң беренче иңгән аять: "Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” - дип башлана (Гәләкъ сүрәсе – 1 аять).

Шулай ук Аллаһ Тәгалә Коръәндә:

"Нүн. Каләм һәм алар (кешеләр) юлларга язган нәрсә белән ант итәм!” - дип әйтә. (Каләм – 1 аять).

Аллаһы Тәгалә шушы аятьләр белән безгә гыйлем алуның нинди олы булуын күрсәтә.

Гомәр разыяллаһү ганһүдән риваять кылына:

«Көннәрдән бер көнне, без Аллаһының Илчесе Мөхәммәт галәйһиссәләм янында утырган вакытта, безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде. Аны мосафир дип әйтеп булмый иде һәм аны безнең арадан берәү дә белүче юк иде. Ул Мөхәммәт галәйһиссәләмнең каршысына утырды да, учларын аның тезләренә куеп: «Мөхәммәт! Нәрсә ул Ислам?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм аңа: «Ислам ул – бер Аллаһ Тәгаләдән башка һичбер гыйбадәт кылынырга лаеклы зат юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе, дип гуаһлык бирүең; шулай ук, намаз укуың, зәкят түләвең, Рамазан аенда ураза тотуың һәм, әгәр барырга мөмкинчелегең булса, Мәккәгә барып, хаҗ кылуыңдыр», - дип җавап бирде. «Дөрес», – диде әлеге кеше. Без аның үзе сорау биреп, җавап алгач, аның дөреслеген үзе үк раславына бик гаҗәпләндек. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Иман?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең Аллаһ Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуына иман китерүең», – дип җавап бирде. «Бу да дөрес», – диде әлеге кеше. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Ихсан?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең Аллаһы Тәгаләгә Аны күзең белән күреп торганың кебек, син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күреп тора дип гыйбадәт кылуың», – диде. «Дөрес», – диде әлеге кеше. «Миңа ахырзаман турында сөйлә», – диде бу кеше. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Соралучы аның турында сорау бирүчедән күбрәк белми», – дип җавап бирде. «Ахырзаман җитүенең билгеләре турында булса да сөйлә», – диде әлеге кеше. «Кол кыз үзенең хуҗабикәсен тудырыр, ә шәрә, яланаяк һәм надан дөя көтүчеләре биек йортлар төзүдә ярышырлар», – дип җавап бирде Аллаһның Рәсүле. Әлеге кеше китеп баргач, Мөхәммәт галәйһиссәләм озак кына вакыт уйга чумып утырды. Шуннан соң ул: «Гомәр, миннән сорау алган кеше кем икәнен беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе генә беләдер», - дип җавап бирдем. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Ул – сезгә динегезне өйрәтер өчен килгән Җәбраил иде », – диде».

Бу хәдистән чыгып, без укытучы янында кеше үзен ничек тотарга тиешлеген күрәбез. Иң элек кеше түбәнчелек белән укытучы янына барырга тиеш. Укытучыны хөрмәт иткән бала уңышка ирешә. Аның дәресендә булып, игътибар белән тыңлап торса, укытучыга да күңелле һәм үзенә дә укуында җиңеллек була.

Укытучы да шулай ук шәкертләргә үрнәк булырга тиеш. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Ике төрле гыйлем бар: берсе телдә, икенчесе - йөрәктә”, - дип әйтте. Ягъни беренчесе сөйләп үзе кылмый, икенчесе - йөрәгендә дә һәм гамәлендә дә бар.

Өйрәтеп калдырган гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә гамәл дәфтәренә язылып баруын дәвам итә.

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтә: "Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленә генә - "Гел әҗер-савап язылучы сәдакага (мәчет төзесә, күпер салдырса, кое казытса, шифахәнә, мәдрәсә төзетсә) яки файдалы гыйлемгә яки аңа дога кылучы балага” әҗер-савап языла, ә башкалары туктый (Мөслим).

Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләм шулай дип әйтә:

"Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһысын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең (белемсез) гыйбадәт кылучы кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр - пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмадылар, алар бары тик гыйлемне генә калдырдылар. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәраҗәдә алган булыр (Тирмизи).

Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләм шулай дип әйтә:

"Галимнең (белемсез) гыйбадәт кылучы кешедән өстенлеге минем сәхәбәләремнең иң түбәненнән өстен булганы кебектер" (Тирмизи).

Бу хәдис гыйлем алуның нәфел намазларына караганда да өстенрәк һәм саваплырак икәнлеген күрсәтә.

Тәфсир галиме Габдулла ибн Габбас гыйлемнең фазыйләте турында: "Гыйлемне кабаталу минем өчен төнне намаз укып чыгуга караганда яхшырак”, - дип әйтә.

Гали ибн Абу Талиб радыйяллаһү ганһү шулай дип әйткән:

"Гыйлем акчадан хәерлерәк. Чөнки гыйлем сине саклый, ә син акчаны саклыйсың. Гыйлем ул хөкемдар, ә акча хөкемгә дучар булучы, акчаны сарыф итү азайта, ә гыйлем тарату белән арта”.

Әбү Зәрр һәм Әбү Хурайр исемле сәхәбәләр шулай дип әйткәннәр:

"Гыйлемнән бер нәрсә өйрәнү безнең өчен 1000 рәкагәть нәфел намазына караганда яхшырак. Ә берәр гыйлемне кешегә өйрәтү аны гамәлдә куллануына һәм кулланмавына карамастан, безнең өчен 100 рәкагәтьтән дә хәерлерәк”.

Хәсән әл-Басрый галимнәр турында

шулай дип әйтә:"Гыйлем ияләренең язуда кулланыла торган кара буяулары шәхидләрнең каннары белән бергә үлчәнелә һәм гыйлем ияләренең кара буяулары үлчәүдә авыррак киләчәк”.

Имам ән-Нәвәви гыйлем алуның нәфел намазын укуга караганда өстен булуын шулай дип аңлата: "Бетен галимнәр дә гыйлем алу нәфел уразасын тоту, нәфел намазын уку, тәсбих әйтү кебек, тән гыйбәдәтләренә караганда яхшырак дип әйттеләр. Моның дәлиле - гыйлемнең файдасы кешенең үзенә генә булмыйча, башка кешеләргә да булуда. Ә нәфел гыйбәдәтләр кешенең үзенә генә файда китерә. Шулай ук бөтен гыйбәдәтләр дә гыйлемгә мохтаҗ. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары, ә гыйаәдәт кылучылар турында андый сүзләр әйтелмәгән. Гыйлем - ул Аллаһның сыйфаты”.

Галимнәрнең гыйлемгә карата әйтеп калдырган шушы сүзләре гыйлемнең мөселман тормышында бик зур урын алып торганылыгын күрсәтә.

Гыйлем алуның Ислам динендәге хөкеме нинди?

Гыйлем алу хөкеме буенча кайбер вакытта фарыз гаен, ә кайбер вакытта фарыз кифәя булырга мөмкин. Гыйлемнең фарыз гаене ул – фарыз гамәлне дөрес үтәү өчен кирәк булган гыйлем. Бу төргә көндәлек дини гамәлләрне, гыйбәдәтләрне кылырга ярдәм итүче гыйлем керә. Шәһәдәт кәлимәсе, аның мәгънәсен аңлау, тәһарәт, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ, сәүдә, никах, талак, кебек гыйлемнәрне аның белән шөгылләнүче һәр кеше өйрәнергә тиеш.

Фарыз кифәя булган гыйлем - ул фарыз гәен гыйлеменнән тыш булган шәригать белемнәре яки дөньяны алып бары өчен ярдәм итә торган гыйлемнәр.

Әбү Дәрдә исемле сәхәбә әйтә:

"Гыйлем иясе яки гыйлем алучы яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, алайса һәлак булырсың”.

Кеше, Аллаһка дога кылып, һәр вакытта гыйлемен арттыруны сорарга тиеш. Аллаһ Тәгалә моны Үзе куша:"Син әйт: "Әй Раббым! Гыйлемне миңа арттыр”. (Таһә сүрәсе – 114 аять).

Гыйлем иясенең һәм гыйлем алучының әдәпләре:

Бу турыда кыскача рәвештә Нәвәвинең "Тибйян” – Ачыклау” исемле китабында аңлатыла:

1.Гыйлем алуда һәм гыйлем бирүдә максат (ният) ачыкланырга тиеш.

Мөгаллим һәм укучы дини гыйлем алуда максат итеп Аллаһның ризалыгына ирешүне, дөрес иман нигезләрен өйрәнүне куярга тиешләр.

Әгәр дә кеше, дин гыйлеме алганда, максат итеп дөньяви байлыкка ирешүне яки дан казануны куйса, бу ихласлы ният булмый. Гыйлемнең ахыргы нәтиҗәсе Аллаһтан курку булырга тиешле.

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтә:

«Кыямәт көнендә җәһәннәм уты гыйлем алып аны кешеләргә өйрәткән һәм Корән укыган кеше белән яндырылып җибәреләчәк . Аны Аллаһ каршына алып киләләр. Аллаһ аңа үзенең нигъмәтләрен искә төшерә башлый, бу кеше ул нигмәтләрне таный. Аллаһ аңа әйтә: "Син нинди гамәл кылдың? Бу кеше: "Гыйлем алдым һәм аны башкаларга өйрәттем һәм Синең ризалыгың өчен Коръән укыдым”, - дияр. Аллаһ аңа: "Син ялганлыйсың. Син гыйлемне галим дип әйтсеннәр өчен, ә Коръәнне матур укый дип әйтсеннәр өчен генә укыдың”, - дип әйтер. Соңыннан аны башы җиргә тигән килеш җәһәннәмгә сөйрәп барырлар һәм шунда атарлар” (Мөслим).

2) Укытучы дини гыйлем бирүдә акча, дәрәҗә, бүләк кебек дөньяви максадларны куярга тиеш түгел.

"Кем дә кем Аллаһ Ризалыгына омтылып алынырга тиешле гыйлемне дөньядагы бер максатка ирешү өчен өйрәнсә, Кыямәт көнендә ул җәннәтнең исен дә тоймыячак” (Әбү Давыт).

3) Укытучы балаларның санын арттыруны беренче максат итеп куймаска тиеш.

4) Белем бирүче кеше һәр вакытта да күркәм холык, ачык йөзле, сабыр, йомшак, күп көлми торган кеше булырга тиеш.

5.Белем бирүче кеше гыйлем алучыга киңәш бирергә, авыр чакта ярдәм итәргә һәм аңа карата йомшак мөгамәләдә булырга тиеш.

Әд-Дәрими исемле галим әйтә:

"Гыйлем алучыга һәм гыйлем бирүчегә карата йомшак мөгамәләдә булыгыз”.

6) Гыйлем бирүче кеше беркайчан да белмим дип әйтергә оялмасын.

Бер вакытны Гыйракның фикһ белгече Шәгъбигә ниндидер сорау бирделәр. Ул: “Белмим”, - дип җавап бирде. Шуннан соң аңа кешеләр: "Әллә син Гыйракның фикһ белгече була торып, белмим дип әйтергә оялмыйсыңмы? - дип әйттеләр. Ул: “Хәтта фәрештәләр дә Аллаһ Тәгалә алардан сорагач: "Син бөтен кимчелекләрдән пакъ! Безнем гыйлемебез юк”, - дип әйтергә оялмадылар”, - дигән.

7) Гыйлем алучы кеше һәрвакытта да укытучыны хөрмәт итәргә тиеш. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Безнем өлкәннәребезне хөрмәт итмәгән, кечкенәләребезгә рәхимле булмаган һәм галимебезнең хакын белмәгән кеше бездән түгел (без барган юлдан баручы түгел)” (Табарани).

Гали ибн әби Талиб: "Укытучының хакларыннан аңа күп сорау бирмәү, аны җавап бирә алмаслык авыр хәлдә калдырмау, арганын сизсәң, үҗәтлек күрсәтмәү, торырга теләсә киеменнән тартмау, серен таратмау, аның янында беркемне дә яманламау, ялгышуын теләмәү, әгәр дә ялгышса гафу итү, аны Аллаһның әмерен саклаганчыга хәтле хөрмәт итү, аның алдына утыру, әгәр дә берәр ярдәмгә мохтаҗ булса, иң беренче булып ярдәм итү һәм аны башка кеше синеңчә әйтмәде дип авыр хәлдә калдырмау”, - дип әйткән.

Суфян әс-Сәүри: "Гыйлем алгандагы иң беренче эш - ул дәшмәү. Икенчесе гыйлем бирүчене игътибар белән тыңлау, өченчесе гыйлемне истә калдыру, дүртенчесе алган гыйлем нигезендә гамәл кылу һәм бишенчесе ул гыйлемне башка кешеләргә өйрәтү. Әгәр дә шушы биш шартны да үтәсә, ул камил гыйлем иясенә әверелә”, - дигән.

Аллаһы Тәгалә укытучыларга файдалы эшләрендә җиңеллек, сабырлык, түземлек бирсен. Безне укыткан укытучыларга да Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен, ризалыгын насыйп итсен. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

www.tatar-islam.com

Дөнья яктыра көн белән, Адәм яктыра белем белән

1 сентябрь - Белем көненә дә санаулы гына көннәр калды. "Кыйбла" сәхифәбездә Җәмил хәзрәт ХАЛИРАХМАНОВның кыскартылган вәгазе дә белем алу фазыйләтләренә, гыйлемнең өстенлегенә багышлана.

Әссәламәгаләйкум, газиз милләттәшләрем!

Элек-электән үк халкыбызның гыйлемгә, белем алуга теләге зур булган. Аның өстенлеген аңлаганнар, кайсы гына дәверне алма, тырышып укырга омтылган. Чөнки аң-белемле булу - ул бары тик кешеләргә генә хас сыйфат. Нәкъ менә шуның белән кеше хайваннардан аерыла да инде. Кеше юмарт та, кыю да, шәфкатьле дә булып, белеме булмаса, ул хайвани заттан һичбер ягы белән аерылмас иде.

Гыйлем - кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кыйммәтле бүләк, олуг нигъмәт. Аны һичнәрсә белән дә тиңләштереп булмый.

Коръәни-Кәримдә "гыйлем" сүзенең еш кабатлануы һич кенә дә очраклы түгел. Чөнки гыйлемле булу динебездә бик тә әһәмиятле һәм үтәлергә тиешле хакыйкатьләрнең берсе санала. Тормышта туры юлдан авышмыйча бару өчен дә гыйлем зур әһәмияткә ия. Аллаһы Тәгалә Коръәннең иң беренче иңгән аятендә ("Галәк" сүрәсе) үк безгә: "Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!" - дип белем алырга чакырып боера. Ә икенче бер аятьтә гыйлем ияләре белән гыйлемсез кешеләрнең урыны бер түгеллеге турында әйтелә: "Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигез булырлармыни?" ("Зүмәра", 9 нче аять). Раббыбыз шулай ук: "Белмәгән нәрсәләрегезне белгән кешеләрдән өйрәнегез!" - дип тә боера ("Нәхел", 43 нче аять).

Пәйгамбәребез с.г.в. дә: "Белемгә омтылу - һәр мөселманның бурычы", - диде.

Үзебезнең гыйлемне арттыруны сорап, без һәрвакыт Аллаһка дога кылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә: "Син әйт: "Әй Раббым! Гыйлемне миңа арттыр", - диде ("Таһә", 114 нче аять). Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисендә: "Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһысын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең (белемсез) гыйбәдәт кылучы кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр - алар пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмадылар, алар бары тик гыйлемне генә калдырдылар. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәрәҗәдә алган булыр", - диелә.

Гыйлем алуның өстенлеген чагылдырган хәдисләр, хикмәтле сүзләр шактый. Гали ибн Абу Талиб (р.г) болай әйткән: "Гыйлем акчадан хәерлерәк. Чөнки гыйлем сине саклый, ә син акчаны (байлыкны) саклыйсың. Гыйлем - ул хөкемдар, ә акча хөкемгә дучар булучы, акчаны сарыф итү азайта, ә гыйлем тарату белән арта гына". Чыннан да, һәрберебез байлыгы турында кайгырта, аны ничек сакларга, ничек күбәйтергә иде дип баша вата. Ә гыйлемнең исә моңа ихтыяҗы юк.

Мәшһүр галим Ибн Мөбәрактән: "Әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә кичкә үләсең дип әйтсә, нишләр идең?" дип сорагач, ул: "Гыйлем алыр идем", - дип әйткән. Күрәсезме, ул тегене-моны эшләр идем димәгән, ә гыйлем алуны өстен күргән.

Пәйгамбәребез с.г.в: "Адәм баласы вафат булганнан соң аның бөтен гамәле өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле өчен әҗер-савап савап язылачак: үлгәннән соң да кешеләр өчен кулланышта калдырылган, файда китерә торган сәдәкага (мәчет, күпер, кое, шифаханә, мәдрәсә) яки файдалы гыйлемгә яки аңа дога кылучы балага", - диде. Хәдистән аңлашылганча, өйрәтеп калдырган файдалы гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә килеп торачак. Ә файдалы гыйлем - Аллаһы Тәгалә ризалыгы нияте белән алынганыдыр. Гыйлем өйрәнүдән төп максат - аны дөрес итеп куллану, аларга таянып яшәргә өйрәнү. Пәйгамбәребез с.г.в: "Кеше үз белемнәре буенча яшәргә өйрәнми торып, гыйлемле кеше булып санала алмый", - диде. "Аллаһы Тәгаләдән файдалы гыйлем сорагыз, әмма файдасыз гыйлемнән Аллаһыга сыеныгыз", - диелә икенче хәдистә. Әйе, гыйлеме булып та, аны куллана белмәгән кеше - китап төягән ишәккә охшап калыр иде. Ә ишәк өстендә китап күбәюдән берәүгә дә файда юк, ишәкнең йөге генә арта.

Кешеләр Аллаһы Тәгалә теләгән хәтле генә гыйлем ала һәм Раббыбыз теләгән чаклы гына белә алалар. Шуңа күрә бөтен кеше дә бик яхшы билгеләренә генә укымаска мөмкин. Ә инде галимнәрнең фәнни ачышлар ясавы - ул Аллаһының бер бүләге. Коръәни-Кәримдә: "Аллаһыга ышанган гыйлем ияләренең дәрәҗәләрен Аллаһы Тәгалә бик югары күтәрер", - диелә ("Бәхәсләшү", 11нче аять). Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә тагын: "Хакыйкатьтә, Аллаһыдан чын курку белән куркучылар - галимнәрдер", - дип әйтте.

Гыйлемне җиңелрәк итеп өйрәтү хакында да хәдисләрдә еш әйтелә. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйтә: "Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул. Йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул, тыңлаучы, гыйлемне яратучы бул, башкасы булма, һәлак булырсың". Пәйгамбәребез с.г.в. һәркайсыбызга гыйлемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтүне йөкли. Икенче хәдистә Пәйгамбәребез с.г.в.: "Гыйлем өйрәтегез, җиңеләйтегез, әмма авырайтмагыз, сөендерегез, әмма нәфрәтләндермәгез", - дип әйтә. Балаларга дәрес биргәндә дә, нинди җиңел юл бар, шул юл белән укытырга кирәк. Әгәр берәү җиңел юл барында авыр юл белән укытса, ул кеше шиксез, Аллаһының ачуына дучар булыр. Пәйгамбәребез с.г.в. кешеләрне фәкать җиңеллеккә чыкырган, авырлыклар тудырудан тыйган. Белем бирүче кеше гыйлем алучыга киңәш бирергә, авыр чакта ярдәм итәргә һәм аңа карата йомшак мөгамәләдә булырга тиеш. Әд-Дәрими исемле галим: "Гыйлем алучыга һәм гыйлем бирүчегә карата йомшак мөгамәләдә булыгыз", - дигән.

Суфьян әс-Сәүри: "Гыйлем алгандагы иң беренче эш - ул дәшмәү. Икенчесе - гыйлем бирүчене игътибар белән тыңлау, өченчесе - гыйлемне истә калдыру, дүртенчесе - алган гыйлем нигезендә гамәл кылу һәм бишенчесе - ул гыйлемне башка кешеләргә өйрәтү. Әгәр дә шушы биш шартны да үтәсә камил гыйлем иясенә әверелә", - дип әйткән.

Коръәни-Кәримдә һәм хәдисләрдә зикер ителгән «гыйлем» сүзе гомуми мәгънәдә кулланыла, ягъни дини һәм дөньяви гыйлемне үз эченә ала. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме - икесен дә тигез күреп өйрәнергә кирәк. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән һәм алар бер-берсен тулыландырып торалар. Аларны аерып карау һич мөмкин түгел. Чөнки дөньяви фәннәр дә Аллаһы Тәгалә куйган кануннарны - җирнең тарту көчен, матдәләр составын һәм башкаларны өйрәтәләр. Кеше гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Әгәр дә кеше дөньяви гыйлемгә генә ия булып, дини гыйлемнән ерак булса, бу дөньяда ул бәлки дәрәҗәләргә ирешсә дә, ахирәттә бер әҗерсез калачак. Шуңа күрә дөньяви фәннәрне укытучылар Аллаһыны танымасалар, Аның ризалыгы өчен укытмасалар, Кыямәттә бернинди әҗерсез калачак. Аларның кылган гамәлләре, кылган изгелекләре тетелгән тузан шикелле кебек кенә булыр, ә яхшылыкларның әҗере фани дөньяда гына калыр.

Раббыбыз Коръәни-Кәримдә (41:33) әйтә: "Минем сүземне адәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемлерәк кеше юк". Дөньяви гыйлем бирүче укытучылар - Аллаһының җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә өйрәтә. Димәк, алар Аллаһның барлыгына ышанырга тиешләр.

Ни кызганыч, безнең җәмгыятебездә дөньяви һәм дини белем алуга бик салкын карыйлар. Мәктәпләрдә тырышып укымыйлар, дин гыйлемнәрен үзләштерергә дә атлыгып тормыйлар. Элегрәк исә гыйлем алу өчен нинди ерак җирләргә барганнар, күпме авырлыклар күргәннәр. Юлның ераклыгы да, барган җирдәге халыкның телләре ят булуы да, гыйлем өйрәнүдә киртә булмаган. Якташыбыз Р. Фәхреддин дә: "Гыйлем юлы - бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да очы бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр", - дип язып калдырган. Ә хәзер якты, җылы мәктәпләребез, укытучыларыбыз бар, мәчетләр каршында мәдрәсәләребез эшли, мөгаллимнәребез гыйлем бирә. Әмма шушы мөмкинлекләрне нигәдер бәяләп бетермибез. Болай битараф яшәсәк, милләт алга китә алмый бит, кардәшләрем. Ә инде милләтнең белемгә игътибары кимегән икән, бу дәүләтнең киләчәге юк.

Белем алу сабырлык белән генә килә. "Сабыр итмәгән кешеләр хәсрәттә булырлар", - дип әйтелә "Әл-Гасыр" сүрәсендә. Чөнки сабыр итә алмаган күпме кеше авыр дип укуын ташлый, авырлыкларга түзә алмый. Белемне өйрәнү генә аз, ә үзләштергән белемне саклап та кала белергә кирәк әле. Без дә белемне саклап калмасак, интегәчәкбез. Ә бу үз чиратында, динебездән тайпылуга китерергә мөмкин. Аллаһ сакласын!

Кешенең белем туплавы туганнан башлап аның вафатына кадәр дәвам итә. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Адәм баласына бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз", - диде. Шуңа күрә без файдалы белем алырга гомеребез буе омтылырга тиешбез.

Әлбәттә, кечкенә вакыттан ук балаларга дөрес тәрбия һәм дөньяви белем бирүгә генә игътибарыбызны юнәлтсәк, артык ерак китеп булмаячак.

Пәйгамбәребез с.г.в хәдисендә: "Гыйлемнең иң әүвәлгесе һәм иң файдалысы - ул сине яраткан Аллаһыны тану", - диелә. Шулай булгач, гыйлемебезнең башы - ул Аллаһыдан куркуыбыз. Ә гыйлемнең ахыры нәрсәдә диярсез? Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: "Гыйлемнең ахыры - бөтен эшне эшләп бетергәннән соң һәм урынына җиткергәннән соң, аны Аллаһы Тәгаләгә тапшыру".

Кадерле милләттәшләрем, әгәр дә без үзебезнең Раббыбызны белеп, үзебезне Аллаһының коллары дип танысак, Аллаһыга гыйбадәт кылсак, без галимнәрнең галимнәре булырга мөмкинбез. Гыйлем алган кеше - мәртәбәле кеше, ә дини гыйлем укыган кеше тагы да дәрәҗәлерәк, хәерлерәк.

Белем алуга омтылышыбыз беркайчан да кимемәсен иде. Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлемнәр алырга һәм шушы гыйлемнәр белән гамәл кылып, хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп әйләсен.

Раббыбыз йөрәкләребезне мәгърифәт нуры белән яктыртып, һәрвакытта ниятебезне дөресләп, ихласлык белән һәрбер гамәлебезне кылырга, гыйлем алырга ярдәмен бирсә иде! Амин!

 

"Җимеш агачы белән, укый-яза белгән кеше гыйлеме белән файдалы". (Р. Фәхреддин)

 

"Гыйлем алу - эшләрнең иң олысы һәм теләкләрнең иң газизе". (Р. Фәхреддин)

 

"Гыйлем аулакта иптәш, ялгызлыкта сердәш, дуслар каршында бизәк, дошманнарга яхшы коралдыр". (Р .Фәхреддин)

 

"Гыйлемлек - нур, наданлык - хурлык" (Мәкаль)

 

 

almet-rt.ru

Гыйлем алуның фазыйләте һәм укытучының хакы. - На татарском языке - Наставления имама - Информационные разделы

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Бу сүз Коръәндә 70 тән артык урында кабатланып килә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

قل هل يستوي الذين يعلمون والذين لا يعلمون

"Әйт: "Белүчеләр белән белмәүчеләр бер тигезме?”. (әз – Зүмәр -9)

يرفع الله الذين آمنوا منكم والذين أوتوا العلم درجات

"Аллаһ Тәгалә сезнең арадан иман китергәннәрне һәм белемлеләрне дәраҗәләр ягыннан күтәрә”. (Мүҗәдәлә – 11)

Корәндә иң беренче иңгән аять:

اقْرَأْ بِاسْمِ رَبِّكَ الَّذِي خَلَقَ

"Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!”, - дип башлана. (Гәләкъ – 1)

Шулай ук Аллаһ Тәгалә Корәндә:

ن وَالْقَلَمِ وَمَا يَسْطُرُونَ

"Нүн. Каләм һәм алар (кешеләр) юлларга язган нәрсә белән ант итәм!”, - дип әйтә. (Каләм – 1)

Өйрәтеп калдырган гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә гамәл дәфтәренә язылып баруын дәвам итә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

إذا مات الإنسان انقطع عمله إلا من ثلاثة. إلا من صدقة جارية، أو علمٍ ينتفع به، أو ولدٍ صالح يدعو له

"Әгәр дә кеше үлсә аның өч төрле гамәленә генә әҗер – савап языла ә башкалары туктый: "Гел әҗер – савап язылучы сәдакага (мәчет төзесә, күпер салдырса, кое казытса, шифахәнә, мәдрәсә төзетсә) яки файдалы гыйлемгә яки аңа дога кылучы балага”. (Муслим)

Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) шулай дип әйтә:

"Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһысын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең (белемсез) гыйбәдәт кылучы кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимләр алар пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмадылар, алар бары тик гыйлемне генә калдырдылар. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәраҗәдә алган булыр. (Тирмизи)

Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) шулай дип әйтә:

فضل العالم على العابد كفضلي على أدنى رجل من أصحابي

"Галимнең (белемсез) гыйбәдәт кылучы кешедән өстенлеге минем сәхәбәләремнең иң түбәненнән өстен булганы кебектер”. (Тирмизи)

Бу хәдис гыйлем алуның нәфел намазларына караганда да өстенерәк һәм саваплырак икәнлеген күрсәтә.

Тәфсир галиме Габдулла ибн Габбас гыйлемнең фазыйләте турында шулай дип әйтә: "Гыйлемне кабаталу минем өчен төнне намаз укып чыгуга караганда яхшырак”.

Гәли ибн Абу Талиб (р.г) шулай дип әйткән:

"Гыйлем акчадан хәерлерәк. Чөнки гыйлем сине саклый, ә син акчаны саклыйсың. Гыйлем ул хөкемдар, ә акча хөкемгә дучар булучы, акчаны сарыф итү әзәйтә, ә гыйлем тарату белән арта”.

Әбү Зәрр һәм Әбү Хурайр исемле сәхәбәләр шулай дип әйткәннәр:

"Гыйлемнән бер нәрсә өйрәнү безнем өчен 1000 рәкагәть нәфел намазына карганда яхшырак. Ә берәр гыйлемне кешегә өйрәтү аны гамәлдә куллануына һәм кулланмавына карамастан безнем өчен 100 рәкагәтьтән дә хәерлерәк”.

Хәсән әл-Басрый галимнәр турында шулай дип әйтә:  "Гыйлем ияләренең язуда кулланыла торган кара буяулары шәхидләрнең каннары белән бергә үлчәнелә һәм  гыйлем ияләренең кара буяулары үлчәүдә авыррак киләчәк”.

Имам әш-Шәфигый гыйлем алу хакында шулай дип әйтә: " Гыйлем алу миңа нәфел намазын укудан яхшырак”.

Бер вакытны Ибн Мубәраккә шулай дип әйттеләр:

"Әгәр дә сиңа Аллаһ Тәгалә кичкә үләсең дип әйтсә, нишләр идең? Ул: "Гыйлем алыр идем”, - дип әйтте.

Имам ән-Нәвәви гыйлем алуның нәфел намазын укуга каргаанда өстен булуын шулай дип аңлата: "Бетен галимнәрдә гыйлем алу нәфел уразасын тоту, нәфел намазын уку, тәсбих әйтү кебек, тән гыйбәдәтләренә караганда яхшырак дип әйттеләр. Моның дәлиле: гыйлемнең файдасы кешенең үзенә генә булмыйча башка кешеләргә да булганы өчен. Ә нәфел гыйбәдәтләр кешенең үзенә генә файда китерә. Шулай ук бөтен гыйбәдәтләр дә гыйлемгә мохтаҗ, ә киресе түгел. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары, ә гыйбәдәт кылучылар турында андый сүзләр әйтелмәгән. Гыйлем ул Аллаһның сыйфаты”.

Галимнәрнең гыйлемгә карата әйтеп калдырган шушы сүзләре гыйлемнең мөселман тормышында бик зур урын алып торганын күрсәтәләр.

Гыйлем алуның Ислам динендәге хөкеме?

Гыйлем алу хөкеме буенча кайбер вакытта фарыз гәен, ә кайбер вакытта фарыз кифәя булырга мөмкин. Гыйлемнең фарыз гәене ул – фарыз гамәлне дөрес үтәү өчен кирәк булган гыйлем. Бу төргә көндәлек дини гамәлләрне, гыйбәдәтләрне кылырга ярдәм итүче гыйлем керә. Шәһәдәт кәлимәсе, аның мәгнәсен аңлау, тәһарәт, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ, сәүдә, никах, талак, кебек гыйлемнәрне аның белән шөгылләнүче һәр кеше өйрәнергә тиеш.

Фарыз кифәя булган гыйлем - ул фарыз гәен гыйлеменнән тыш булган шәригать белемнәре яки дөньяны алып бары өчен ярдәм итә торган гыйлемнәр.

Әбү Дәрдә исемле сәхәбә әйтә:

كن عالماً أو متعلماً أو مستمعاً، ولا تكن الرابع فتهلك

"Гыйлем иясе яки гыйлем алучы яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, алайса һәләк булырсың”.

Кеше Аллаһка дога кылып һәр вакытта гыйлемен арттыруны сорарга тиеш. Аллаһ Тәгалә моны үзе куша:

وَقُلْ رَبِّ زِدْنِي عِلْماً

"Син әйт: "Әй Раббым! Гыйлемне миңа арттыр”. (Таһә – 114)

Гыйлем иясенең һәм гыйлем алучының әдәпләре:

Бу турыда кыскача рәвештә Нәвәвинең "Тибян” – Ачыклау” исемле китабында аңлатыла:

1.Гыйлем алуда һәм гыйлем бирүдә максат (ният) ачыкланырга тиеш.

Мөгәллим һәм укучы дини гыйлем алуда максат итеп Аллаһның ризалыгына ирешүне, дөрес иман нигезләрен өйрәнүне куярга тиешләр.

Әгәр дә кеше дини гыйлем алганда макст итеп дөньяви байлыкка ирешүне яки дан казануны куйса бу ихласлы ният булмый. Гыйлемнең ахыргы нәтиҗәсе Аллаһтан курку булырга тиешле.    

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кыямәт көнендә җәһәннәм уты гыйлем алып аны кешеләргә өйрәткән һәм Корән укыган кеше белән яндырылып җибәреләчәк . Аны Аллаһ каршына алып киләләр. Аллаһ аңа үзенең нигмәтләрен искә төшерә башлый, бу кеше ул нигмәтләрне таный. Аллаһ аңа әйтә: "Син нинди гамәл кылдың? Бу кеше әйтер: "Гыйлем алдым һәм аны башкаларга өйрәттем һәм Синең ризалыгың өчен Коръән укыдым”. Аллаһ аңа әйтер: "Син ялганлыйсың. Син гыйлемне галим дип әйтсеннәр өчен, ә Коръәнне матур укый дип әйтсеннәр өчен генә укыдың”. Соңыннан аны башы җиргә тигән килеш җәһәннәмгә сөйрәп барырлар һәм шунда атырлар”. (Муслим)     

2) Укытучы дини гыйлем бирүдә  акча, дәрәҗә, бүләк кебек дөньяви максадларны куярга тиеш түгел.

من تعلم علماً يبتغي به وجه الله تعالى لا يتعلمه إلا ليصيب به عرضاً من الدنيا لم يجد عَرْفَ الجنة يوم القيامة

"Кем дә кем Аллаһ Ризалыгына омтылып алынырга тиешле гыйлемне дөнядагы бер максатка ирешү өчен өйрәнсә, Кыямәт көнендә ул җәннәтнең исен дә тоймыячак”. (Әбү Давуд)

Имам әш - Шәфигый: "Мин халыкның язган китапларымны укып хәтта  бер хәрефен дә минеке дип әйтмәүләрен теләр идем”, - ди.

3) Укытучы балаларның санын арттыруны беренче максат итеп куймаска тиеш.

4) Белем бирүче кеше һәр вакытта да күркәм холык, ачык йөзле, сабыр, йомшак, күп көлми торган кеше булырга тиеш.

5.Белем бирүче кеше гыйлем алучыга киңәш бирергә, авыр чакта ярдәм итәргә һәм аңа карата йомшак мөгамәләдә булырга тиеш. Әд – Дәрими исемле галим әйтә:

"Гыйлем алучыга һәм гыйлем бирүчегә карата йомшак могамәләдә булыгыз”.

6) Гыйлем бирүче кеше беркайчан да белмим дип әйтергә оялмасын.

Бер вакытны гыйракның фикых белгече Шәгъбигә ниндидер сорау бирделәр. Ул белмим дип җавап бирде. Шуннан соң аңа кешеләр: "Әллә син Гыйракның фикыһ белгече була торып белмим дип     әйтергә оялмыйсың мы?, - дип әйттеләр. Ул әйтте: Хәтта фәрештәләр дә Аллаһ Тәгалә алардан сорагач: "Син бөтен кимчелекләрдән пакъ! Безнем гыйлемебез юк”, - дип әйтергә оялмадылар.

7) Гыйлем алучы кеше һәр вакытта да укытучыны хөрмәт итәргә тиеш

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

ليس منا من لم يوقر كبيرنا ويرحم صغيرنا ويعرف لعالمنا حقه

"Безнем өлкәннәребезне хөрмәт итмәгән, кечкенәләребезгә рәхимле булмаган һәм галимебезнең хакын белмәгән кеше бездән түгел (без барган юлдан баручы түгел)” (Табарани).

Гәли ибн әби Талиб әйтә: "Укытучының хакларыннан аңа күп сорау бирмәү, аны җавап бирә алмаслык авыр хәлдә калдырмау, арганын сизсәң үҗәтлек күрсәтмәү, торырга теләсә киеменнән тартмау, серен таратмау, аның янында бер кемне дә яманламау, ялгышуын теләмәү, әгәр дә ялгышса гафу итү, аны Аллаһның әмерен саклаганчыга хәтле хөрмәт итү, аның алдына утыру, әгәр дә берәр ярдәмгә мохтаҗ булса иң беренче булып ярдәм итү һәм аны башка кеше синеңчә әйтмәде дип авыр хәлдә калдырмау”.

Суфян әс-Сәүри әйткән: "Гыйлем алгандагы иң беренче эш - ул дәшмәү. Икенчесе гыйлем бирүчене игътибар белән тыңлау, өченчесе гыйлемне истә калдыру, дүртенчесе алган гыйлем нигезендә гамәл кылу һәм бишенчесе ул гыйлемне башка кешелрәгә өйрәтү. Әгәр дә шушы биш шартны да үтәсә камил гыйлем иясенә әверелә”.

 

Дүрт мәзһәб галимнәренең гыйлем алу рәвеше:

1.Имам Әбү Хәнифә.

 Бу галим Аллаһтан куркучы, күп кыйбәдәт кылучы, гыйлеме белән Аллаһның ризалыгына омтылучы кеше була. Ул күп вакытта төне буе намаз укып чыга торган була.

Әбү Хәнифә укытучысы Хәммәд ибн Суләймәнгә карата бик ихтирамлы булган.  Шуңа күрә ул өендә утырган вакытта аягын укытучысы өенә таба сузмы торган була. Ул һәр намаз саен әти – әнисе белән беррәттән укытучысы өчендә Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорый торган була.

1.Имам Мәлик.

Ул кечкенә чагында Ибн Зәһра исемле галимнең ишек төбендә эссе вакытта да, бик салкын вакытта да юлда гыйлем алу өчен көтеп тора торган була. Бу галим сукырайгач ул аны 7 ел буе өеннән мәчеткә алып бара.

Имам Мәлик хәдис сөйләргә утырса һәр вакытта да тәһарәт ала, сакалын тәртипли, ислемай сибә торган була. Ул җитди кыяфәт алганнан соң гына хәдис сөйли башлый. Аның шулай эшләвен бер кеше күреп шулай ди: "Ни өчен син шулай эшлисең?” Ул әйтә: "Мин шушы рәвешле Аллаһның илчесенең сүзләрен зурларга телим”.

Имам Мәлик әйтә торган була: "Гыйлем  - ул нур, Аллаһ аны үзе теләгән кешегә бирә , шуңа күрә гыйлем ул күп хәдисләр белү дә түгел”.

Ул күп сорауларга "белмим”, - дип җавап бирә торган була. Җитәкчеләрдән килгән бүләкләрне ул сәдака итеп бирә торган була.

3.Имам Шәфигый.

Ул укытучысы Имам Мәлик каршында китап битен ачса укытучысы ишетмәсен дип әкрен генә ача торган була.

Имам Шәфигый төне өч өлешкә бүлә торган була: бер өлешен гыйлемгә, икенче өлеше гыйбәдәткә, ә өченче өлеше йокыга.

Рамазан аенда намаз эчендә Коръәнне 60 тапкыр укып чыга торган була. Ул: "Уналты  яшьтән бирле туйганчы ашаганым булмады”, - дип әйтә торган була. Ул: "Чөнки туйганчы ашау ул тәнне авырайта һәм йөрәкне катыландыра, зирәклекне юкка чыгара, йокыны китерә һәм кешене гыйбәдәттән читләштерә. Мин Аллаһ белән бер кайчанда ант итмәдем”, дип әйткән.

Шәфигыйнең укучысы әр-Рабигъ: Мин Шәфигыйгә хөрмәт күрсәтү йөзеннән аның каршында су эчмәдем”, - дип әйткән.

4.Имам Әхмәд.

Имам Әхмәд әти –әнисе һәм укытучысы Шәфигый өчен 40 ел буена дога кылган дип хәбәр ителә. Әбү Губәйд исемле галим әйтә: "Бер вакытны мин Имам Әхмәднең хәлен белү өчен төрмәгә кердем, шул вакытны миннән бер кеше дини мәсъәлә хакында сорады, ләкин мин Имам Әхмәдкә ихтирам йөзеннән аңа җавап бирмәдем”. Имам Әхмәд китапларның нөсхәсен язып акча эшли торган була. Әбү Дәвуд Имам Әхмәд турында шуный сүзләр әйтә: "Ул бер кайчанда дөньяны искә алмый иде. Ул 40 ел буе фәкыйрлеккә сабыр итте. Әгәр дә ул үзенә бирелгән бүләкләрнең бер өлешен алган булса иң бай кеше булыр иде. Моңа карамастан ул юмарт кеше булды, өч тапкыр  җәяү хаҗ кылды”.

 

Дата: 04.02.2013. Просмотров: 4259.


islamsemya.ru

Презентация к уроку на тему: Утыз Имәни

Слайд 1

Утыз Имәни

Слайд 2

( 1754–1834) Шагыйрь Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни – элекке Казан губернасының Чистай өязе ( хәзерге Чирмешән районы) Утыз Имән авылында мулла гаиләсендә 1754 елда туа . Оренбург Каргалысында , аннан Бохара , Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый . Харәзм , Әфганстаннарда сәяхәт итә . 1798 елны туган авылына кайтып , башта Тимәш , аннары Сарабиккол , Куакбаш авылы мәдрәсәләрендә укыта . Ахырда Тимәштә төпләнеп , гомеренең ахырына кадәр шунда яши , мөдәррислек эшен дәвам иттерә . Утыз Имәни үзенең иҗат гомерендә йөздән артык әсәр язган . Шуларның шактый өлеше гарәп һәм фарсы телләрендә . Заманында алар кулъязма килеш таралалар . Аның әсәрләре арасында шигъриләреннән тыш тел, фәлсәфә , әхлак-хокук , сәүдә -экономика, медицина, астрономия мәсьәләләренә караган гыйльми хезмәтләр дә була . Әдипнең шигъри әсәрләреннән киң даирәгә иң мәгълүм булганы – « Мөһиммәтез-заман » (« Заманның мөһим билгеләре ») поэмасы . Ул аерым китап булып беренче мәртәбә 1889 елда басылып чыга (Казан, Вячеслав типографиясе , күләме 24 б.), икенче басмасы исә 1898 елны М.Чиркова типографиясендә нәшер ителә . Әсәр , тулысы белән әхлак мәсьәләләренә багышланып , кешеләрдә булган кимчелекләрне тәнкыйтьли , аларны белемле-мәгърифәтле булырга , үзара тату яшәргә , сабыр һәм инсафлы , әдәпле булырга , олыларга һәм кечеләргә , гарипләргә һәм мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга чакыра . Үгет-нәсихәт рухында язылган бу әсәрнең аерым бүлекләре «Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә урын ала. Г.Утыз Имәни 1834 елда вафат була .

Слайд 4

Быел шагыйрь һәм дин гыйлеме белгече , мөгаллим Габдерәхим Утыз Имәни тууына 260 ел тулды . ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бу вакыйгага багышлап , Казанда күренекле галимнәребез катнашында “ түгәрәк өстәл ” үткәрде . Утыз Имәни – матур әдәбият , филология, дин гыйлеме тарихы , тәрҗемә өлкәләренә караган йөздән артык әсәр , шул исәптән поэмалар , күпсанлы шигырьләр авторы. “ Утыз Имәни исемен югалтырга ярамый . Аның шәхесен һәм әдәбиятыбызны бизәрлек иҗатын без бүгенге һәм киләчәк буынга танытырга тиеш . Утыз Имәнинең тирән фәлсәфи әсәрләрендәге кайбер юлларны ятлап , муенга бөти итеп тагып йөртерлек . Аның мирасы әдәбиятчылар өчен генә түгел , фәлсәфәчеләр , тарихчылар өчен дә кызыклы . Әмма аның хакында сөйләшүләр галимнәр арасында , тар даирәдә генә калмасын иде : Утыз Имәни исемен матбугатта , телевидениедән ешрак яңгыратырга кирәк . Халкыбыз үзенең улы – нинди фикер иясе барлыгын белергә лаек”, – дип теләкләрен җиткерде КДУ профессоры Хатыйп Миңнегулов әлеге җыенда .

Слайд 5

Галимнәр ачыклаганча , Утыз Имәни Габдерәхим бине Солтан әл-Болгари (1754-1834) Татарстанның хәзерге Чирмешән районы Утыз Имәни авылында туган , бу – әнисенең туган ягы , ә әтисе хәзерге Лениногорск районы Тимәш авылы кешесе булган . Әмма Габдерәхим бик яшьли ятим калып , туган тиешле кардәшләрендә тәрбияләнеп үсә . Оренбургның Каргалы авылы мәдрәсәсендә белем ала, 1788-1798 елларда укуын Бохарада , Әфганстанда дәвам иттерә . Туган ягына әйләнеп кайткач , Лениногорск районындагы Сарабиккол , Куакбаш авылларында имамлык итә , мәдрәсәләрдә шәкертләр укыта , гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗаттан аерылмый . Тимәштә җирләнә , аның кабере дәүләт дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты итеп саклана . Аның өч хатыны , егерме баласы булганлыгы да билгеле .

Слайд 6

XVIII гасыр азагында дөньяга килгән Габдерәхим Утыз Имәнине галимнәр татар әдәбияты тарихында ике гасырны тоташтыручы рухи күпер дип атый . Аның иҗаты татар әдәбияты һәм иҗтимагый фикер үсешенә йогынты ясаган , җәмгыятьтә социаль проблемаларга игътибарны арттыруга , әдәби әсәрләрнең тел-стиль һәм формасында халыкчанлык фикерләре көчәюенә этәргән . Шигъри әсәрләреннән киң даирәгә иң мәгълүм булганы – “ Мөһиммәтез-заман ” (“ Заманның мөһим билгеләре ”) поэмасы . Аерым китап булып 1886 елда басылып чыккан бу әсәр әхлак мәсьәләләрен күтәрә , анда кешеләрдәге кимчелекләр тәнкыйтьләнә , белемгә омтылырга , дус -тату яшәргә , сабыр һәм инсафлы булырга чакыра . “ Түгәрәк өстәл”дә филология фәннәре докторлары , профессорлар – Нурмөхәммәт Хисамов , Хатыйп Миңнегулов һәм Марсель Әхмәтҗанов , Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире , филология фәннәре докторы Рамил Исламов чыгыш ясады . Шулай ук профессорлар – Әнвәр Шәрипов белән Айдар Юзеев әзерләгән докладларны , үзләре җыенда катнаша алмау сәбәпле , аудиториягә башка галимнәр укып җиткерде . Татар галимнәре Утыз Имәнине беренче текстолог буларак таный , чөнки ул үз заманында китапларны турыдан туры күчереп язу белән генә чикләнмәгән , ә аларны редакцияләгән , эшкәрткән . Шундый әсәрләрнең берсе – Кол Гали тарафыннан XIII гасыр башында кыйсса рәвешендә иҗат ителгән “ Кыйссаи Йосыф ” поэмасы . Утыз Имәнинең дини эчтәлектәге хезмәтләренә килгәндә , анда аның мөселманнарны иҗтимагый-хокукый тормышта мөстәкыйль фикер йөртүгә этәрүе зур әһәмияткә ия .

Слайд 7

Утыз Имәни мирасын беренчеләрдән булып Каюм Насыйри , Шиһабетдин Мәрҗани , Ризаэтдин Фәхретдин , Газиз Гобәйдуллин , Латыйф Җәләй кебек мәгърифәтчеләр телгә алган . Алардан соң аның исемен халкыбызга кайтару өстендә Әнвәр Шәрипов , Марсель Әхмәтҗанов , Нурмөхәммәт Хисамов , Хатыйп Миңнегулов кебек зур дәрәҗәләргә ирешкән галимнәребез көч куя. Утыз Имәни иҗаты буенча тәүге фәнни хезмәт совет чорында әдәбиятчы Үлмәс Беляев тарафыннан языла . Ул җыйган материаллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендәге Утыз Имәнигә кагылышлы 39нчы коллекциягә нигез сала. 70нче елларда Утыз Имәни иҗатын өйрәнүне Әнвәр Шәрипов дәвам итә , кандидатлык диссертациясен яклый . 1986 елда Әнвәр Шәрипов Утыз Имәни әсәрләрен туплап , үзенең кереш мәкаләсе һәм аңлатмалар белән җыентык нәшер итә . Гомумән , Чаллы педагогия институтында белем бирүче Әнвәр Шәрипов гомере буена Утыз Имәни иҗатына тугры калган галим . Ул элеккеге җыентыкка кермәгән , яңа кулъязмаларны да барлаган . Соңгы елларда галимнәр Утыз Имәнинең тагын ике поэмасын , берничә шигырен тапкан . Бу уңайдан КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелеген Әнвәр Шәрипов туплаган яңа мәгълүматларны китап итеп бастырып чыгару ягын кайгыртырга өндәде .

Слайд 8

Утыз Имәнинең күп кенә әсәрләренә археографик экспедицияләр вакытында Марсель Әхмәтҗанов юлыга . “ Утыз Имәнинең кулъязмаларының шактые Лениногорск районының Иске Шөгер авылында сакланып калган. 1980 елларда без ул яклардан шактый материаллар эзләп таптык ”, – ди галим . Марсель ага үзе дә тумышы белән Шөгердән . Ул кечкенә чакта гаиләләре Арча ягына күченеп киткән . Шушы көннәрдә Марсель Әхмәтҗанов котлаулар , җылы теләкләр кабул иткән чагы . 26 мартта аңа 75 яшь тулды . Мәгълүм булганча , хәзерге вакытта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Татар әдәбияты тарихы”ның яңа сигез томлыгын әзерләү белән мәшгуль . Ул томлыклар өчен әдәбият галиме Равил Рахмани җаваплы . Аның сүзләренчә , өченче томда Утыз Имәни иҗаты XIX гасырга караган татар әдәбиятын ачып җибәрәчәк . Әмма студентларга әдәбият укыткан , мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре язган Хатыйп Миңнегулов Утыз Имәни исемен элеккечә XVIII гасыр әдәбияты тарихында калдырырга киңәш итә . “Без кайвакыт яңалыкка омтылып , ирешелгән калыпларны җимерергә ашкынабыз . Утыз Имәни унсигезенче гасырда туып , шәхес буларак формалашкан фикер иясе , аның иҗаты унсигезенче һәм унтугызынчы гасырлар чигенә карый . Шуңа күрә аны унсигезенче гасырдан аерырга ярамый ”, – дигән фикерендә нык тора профессор.

nsportal.ru

Открытый урок по татарской литературе на тему " Гыйлемлек –нур,наданлык

Тема: Гыйлемлек –нур,наданлык - хур

Максат:ГабдерәхимУтыз Имәнинең иҗаты турында мәгълүматларны    тирәнәйтү һәм ныгыту, иҗат мирасы белән танышуны дәвам итү;сөйләм әдәбенә өйрәтү, уйлау,фикерләү сәләтен үстерү; белемнең әһәмиятен аңлату

Җиһазлау: шагыйрьнең  портреты,  презентация,бастырылган китаплары.

Техник чаралар:проектор ,интерактив такта,ноутбук.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү,белгән күнекмәләрне ныгыту

Методлар: эзләнү(эвристик),әңгәмә үткәрү,репродуктив, сәнгатьле уку, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы

1.Мотивлаштыру- ориенлаштыру этабы.

                          а) исәнләшү,уңай психологик халәт тудыру;

                          б) дәрескә хәзерлекне тикшерү.

а) Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! “Көнне яхшы сүз белән  башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,- диләр.Бер- беребез белән аралашу безгә шатлыклар гына китерсен, һәр туар көн сезгә белем өстәсен!Алдагы дәрестә без Утыз Имәнинең тормыш юлы белән таныштык. Алган белемнәребезне тест ярдәмендә тикшереп китәбез.

Сезнең алдыгызда Утыз Имәнинең

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Габдерәхим Утыз Имәни

дигән сүзләре язылган.

-Укучылар, чын бәхетне безгә нәрсә бирә икән?

-Гыйлем.

-Әйе, укучылар.Әйдәгез, бу сүзгә игътибар итик әле.” Гыйлем” нинди сүзләр белән кулланып була ?Шуны ачыклап китик әле.

Синонимнар:белем, мәгрифәт, уку, аң-белем

Сыйфатлар: әйбәт, тирән, яңа

Файдалы, эчтәлекле ГЫЙЛЕМ Фигылләр:эзләргә,баетырга

Антонимнар:белемсезлек, наданлык

-Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә Утыз Имәнинең нинди темага багышланган әсәрләре белән танышырбыз икән?

-Гыйлем, белем турында.

- Без бүген дәрестә гыйлем турында Утыз Имәнинең “Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр” әсәренә нигезләнеп өйрәнәбез.

-Теманы тулысынча ачыклау өчен менә бу биремне үтик әле.Ә бүгенге тема менә бу мәкаль эченә яшеренгән, шуны табып укыгыз әле.

Теманы чыгару.

Шагыйрь үз иҗатында төп игътибарын белем, мәгърифәт мәсәләләренә юнәлтә. Ул бу темага берничә әсәр яза.

Шигырьләрен әйт

Ә гыйлемле кеше нинди була ?

Сез ничек уйлыйсыз? Уйлап карагыз әле, дәрес ахырында без бу сорауга җавап бирербез.

Шигырьне тыңлау.

Балалардан укыту.

Шигырь өстендә эш.

Шигырьгә анализ ясау Нәтиҗә чыгару

1. Тема: гыйлем, белем турында

2. Шигырьнең эчтәлеген билгеләүче терәк сүзләр: гыйлем, тереклек суы, бәхет, яшәүнең аслы, гыйлемле, асыл таш, яшрен хәзинә, бай, тугры юл, җитәкчең, эш, эзең, үлмәссең, галим, надан, нурландырыр.

Шигырьне кулланып, җөмләләрне дәвам итегез

Гыйлем ул – тереклек суы. (тереклек суына, кешелек,табигать дөньясы өчен су иң мөһим тереклек чыганагы булган кебек, гыйлемлелекнең дә тормыш, яшәеш өчен аеруча мөһимлелеген күрсәтә).

Гыйлемле кеше – асыл таш.

Гыйлемлелек ул – яшрен хәзинә.

Гыйлем ул – байлык.

Гыйлемле кеше –бай кеше.

Гыйлемле кеше – эшле кеше.

Гыйлем ул –нур.

Гыйлемле кеше ул – галим .

3.Алдагы адым шигырьнең идеясе. Терәк сүзләр һәм җөмләләр ярдәмендә шигырьнең идеясен чыгарыйк. Шигырьнең идеясе:Белем- кешенең зарури сыйфаты, бәхет ачкычы. Кеше никадәр укымышлы, белемле икән, ул үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә шулкадәр файдалы. Белемне ул эш, һөнәр белән тыгыз бәйләнештә карый. Белемле кеше дөньяда тирән эз калдыра. Аны халык онытмый.

4. Тел-сурәтләү чаралары( лексик чаралар,стилистик фигуралар,троплар) : Эпитет – чын бәхет

Метафора- баш ию

Чагыштыру – гыйлемле –асыл таш; гыйлемлелек – яшрен хәзинә; Башкалар йолдыз кебектер, айдыр ул

Антитеза ,Антонимнар– галим-надан, үлек – терек, дус- дошман

Контекстуаль синонимнар – хак юл – тугры юл; тоткан – сарыф иткән;

Риторик эндәшү – и угыл

Янәшәлек ( бер-берсенә тиңдәш синтаксик конструкцияләрнең янәшә куелуы) – байдыр –айдыр; үзең-эзең; үлмәссең-кермәссең; нурландырыр-яндырыр; алалмады-булмады

- Утыз Имәни үзенең әсәрендә тел - сурәтләү чараларын оста файдаланган, алар ярдәмендә яңа канатлы сүзләр тудыра алган.Ә иң мөһиме: әсәрнең теле аша гыйлемлелек кебек күркәм сыйфатның бирелешен күзәтеп, туган телебезгә, аның байлыгына сокланып, Г.Утыз Имәни иҗатына олы хөрмәт хисләре уянды.

5.Автор позициясе: :кеше өчен белемнең әһәмиятле булуын, тормыштагы урынын күрсәтә .Ул белемле ,укымышлы кешеләрне мактый, наданнарны тәнкыйтьли.

6.Автор фикеренә үзегезнең мөнәсәбәтегезне әйтегез.

-Шигырьдәге кайсы юллар Утыз Имәнинең үзенә карата да әйтеп булыр иде?

-Әйе, укучылар, Утыз Имәнинең бай һәм күпкырлы мирасы – мәңгелек хәзинә. Ул халкыбызның үткәнен, рухи дөньясын, иҗтимагый һәм фәлсәфи карашларын өйрәнүдә, Шәрык мәдәниятләре белән багланышларын тикшерүдә дә мөһим чыганак.

Халкыбызның бөек акыл иясе Шиһап Мәрҗанинең каләме тәнкыйть характерлы була.Ул Утыз Имәни турында: “Ул заманының атаклыларыннан, вакытының  бөеклекләреннән хөрмәтле галим, дәрес бирүче язучы иде”,- дип югары бәя бирә.

Ә бүгенге көндә Казан Федераль университетында эшләүче галим, әдәбиятчы,профессор Хатыйп Миңнегулов та аның иҗатына

Утыз Имәни исемен югалтырга ярамый. Аның шәхесен һәм әдәбиятыбызны бизәрлек иҗатын без бүгенге һәм киләчәк буынга танытырга тиеш Утыз Имәнинең тирән фәлсәфи әсәрләрендәге кайбер юлларны ятлап, муенга бөти итеп тагып йөртерлек. Аның мирасы әдәбиятчылар өчен генә түгел, фәлсәфәчеләр, тарихчылар өчен дә кызыклы. Әмма аның хакында сөйләшүләр галимнәр арасында, тар даирәдә генә калмасын иде: Утыз Имәни исемен матбугатта, телевидениедән ешрак яңгыратырга кирәк. Халкыбыз үзенең улы – нинди фикер иясе барлыгын белергә лаек.

Хатыйп Миңнегулов

-Без күренекле галим Утыз Имәни белән таныштык. Укучылар, сез тагы нинди өлкәләрдә танылган татар галимнәрен беләсез?

Гыйлем Камай –химик. Алфред Халиков –тарихчы.

(Тарих фәннәре докторы, профессор – Миркасыйм Госманов, Татар химигы – Гыйлем Камай, Татар хатын-кызларының беренче математигы – Сара Шакулова)

Укучылар, без дәрес башында бер сорау биргән идек. Сез бу сорауга җавап бирергә әзерме?

Димәк, укучылар гыйлемле кеше нинди була инде?

Бәхетле, бай, гадел, эшле, һөнәрле, авырлыкларны җиңә торган, дөрес юл таба торган,максатчан., акыллы, зирәк, тырыш, күзәтүчән, түзем, игътибарлы, җаваплы, кешелекле, иҗади, сәләтле, куркусыз, төгәл, таләпчән

Йомгаклау. Рефлексия.

-Укучылар,  дәресне гадәттәгечә, синквейн язу белән бетерәбез.

Утыз Имәни    (1. Теманы ачыклаучы сүз)

Укымышлы, күренекле (2. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат)

Иҗат итә, сәяхәт итә, укыта(3. Синквейн темасына хас булган өч фигыль)

Милләткә хезмәт итә (4.Теманың эчтәлеген ачучы фраза,җөмлә.Ул укучының  темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш).

Шагыйрь(5. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә).

2 төркем Гыйлем

Кирәкле, файдалы

Өйрәтә, яшәтә, уйлата.

Дөрес юл күрсәтә.

Киләчәк.

Өй эше бирү.1. Дәреслек, 110 бит, сорауларга җавап

2.Белем турында мәкальләр язарга.

3. “Гыйлемлек –нур, наданлык –хур” темасына инша язарга.

infourok.ru

Гыйлемлек -нурнаданлык — хур | Школьные файлы SchoolFiles.net


Тема: Гыйлемлек –нур,наданлык – хурСыйныф: 10 (татар төркеме)
Максат:ГабдерәхимУтыз Имәнинең иҗаты турында мәгълүматларны    тирәнәйтү һәм ныгыту, иҗат мирасы белән танышуны дәвам итү;сөйләм әдәбенә өйрәтү, уйлау,фикерләү сәләтен үстерү; белемнең әһәмиятен аңлату
Җиһазлау: шагыйрьнең  портреты,  презентация,бастырылган китаплары.
Техник чаралар:проектор ,интерактив такта,ноутбук.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү,белгән күнекмәләрне ныгытуМетодлар: эзләнү(эвристик),әңгәмә үткәрү,репродуктив, сәнгатьле уку, төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы1.Мотивлаштыру- ориенлаштыру этабы.
                          а) исәнләшү,уңай психологик халәт тудыру;
                          б) дәрескә хәзерлекне тикшерү.
а) Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! “Көнне яхшы сүз белән  башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,- диләр.Бер- беребез белән аралашу безгә шатлыклар гына китерсен, һәр туар көн сезгә белем өстәсен!Алдагы дәрестә без Утыз Имәнинең тормыш юлы белән таныштык. Алган белемнәребезне тест ярдәмендә тикшереп китәбез.
Сезнең алдыгызда Утыз Имәнинең
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.
Габдерәхим Утыз Имәни
дигән сүзләре язылган.
-Укучылар, чын бәхетне безгә нәрсә бирә икән?
-Гыйлем.
-Әйе, укучылар.Әйдәгез, бу сүзгә игътибар итик әле.” Гыйлем” нинди сүзләр белән кулланып була ?Шуны ачыклап китик әле.
-Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә Утыз Имәнинең нинди темага багышланган әсәрләре белән танышырбыз икән?
-Гыйлем, белем турында.
- Без бүген дәрестә гыйлем турында Утыз Имәнинең “Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр” әсәренә нигезләнеп өйрәнәбез.
-Теманы тулысынча ачыклау өчен менә бу биремне үтик әле.Ә бүгенге тема менә бу мәкаль эченә яшеренгән, шуны табып укыгыз әле.
Теманы чыгару.
Шагыйрь үз иҗатында төп игътибарын белем, мәгърифәт мәсәләләренә юнәлтә. Ул бу темага берничә әсәр яза.
Шигырьләрен әйт
Ә гыйлемле кеше нинди була ?
Сез ничек уйлыйсыз? Уйлап карагыз әле, дәрес ахырында без бу сорауга җавап бирербез.
Шигырьне тыңлау.
Балалардан укыту.
Шигырь өстендә эш.
Шигырьгә анализ ясау Нәтиҗә чыгару
1. Тема: гыйлем, белем турында
2. Шигырьнең эчтәлеген билгеләүче терәк сүзләр: гыйлем, тереклек суы, бәхет, яшәүнең аслы, гыйлемле, асыл таш, яшрен хәзинә, бай, тугры юл, җитәкчең, эш, эзең, үлмәссең, галим, надан, нурландырыр.
Шигырьне кулланып, җөмләләрне дәвам итегез
Гыйлем ул – тереклек суы. (тереклек суына, кешелек,табигать дөньясы өчен су иң мөһим тереклек чыганагы булган кебек, гыйлемлелекнең дә тормыш, яшәеш өчен аеруча мөһимлелеген күрсәтә).
Гыйлемле кеше – асыл таш.
Гыйлемлелек ул – яшрен хәзинә.
Гыйлем ул – байлык.
Гыйлемле кеше –бай кеше.
Гыйлемле кеше – эшле кеше.
Гыйлем ул –нур.
Гыйлемле кеше ул – галим .
3.Алдагы адым шигырьнең идеясе. Терәк сүзләр һәм җөмләләр ярдәмендә шигырьнең идеясен чыгарыйк. Шигырьнең идеясе:Белем- кешенең зарури сыйфаты, бәхет ачкычы. Кеше никадәр укымышлы, белемле икән, ул

schoolfiles.net

План-конспект классного часа + презентация на татарском языке на тему "Духовно-нравственное воспитание"

Татарстан Республикасы

Лениногорск муниципаль районы

Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе

4нче сыйныф өчен

Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?

темасына багышланган класс сәгатенең план-конспекты

Төзеде: Хәсәнова Ләлә Кавый кызы

1нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

ноябрь, 2014

Әхлак дәресе (класс сәгате)

4 нче сыйныф

Тема: “Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?”

Максат: акыллы кеше турында төшенчә формалаштыру, акыллы эшләр эшләргә өйрәтү.

Дәрес барышы:

  1. Уку мәсьәләсен кую.

К. Насыйрының “Китап-әт-тәрбия”сенең өченче тәрбиясеннән өзек укылып китә.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

  • Хикәядә сүз нәрсә турында бара?

  • (акыллы һәм надан кешеләр турында)

  • Акыллы кешегә нинди сыйфатлар хас?

  • (зиһенле вә мәгърифәтле булу)

  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

(акыллы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында) 1нче слайд

Үз-үзеңә бәя кую.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерегез:

1нче бирем.

  1. Аңлы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган.

  2. Ачык фикерле, төпле, уйлап эш итә торган.

  3. Яратып, иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе.

  4. Акылга муафыйк. Акылга сыешлы, акылга туры килә торган. Акыллы эш. Акыллы сүз.

Үз-үзеңә бәя кую.

2нче бирем.

Акыл, уку, гыйлем, белем сүзләре белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? (сүзләр рәте тактада) 2нче слайд

уку

акыл

гыйлем

белем

(мәкальләрнең яртысы интерактив тактада, дәвамын әйтеп бетерергә) 3нче слайд

Уку - белем орлыгы, белем - бәхет орлыгы. (грузин)

Бала чакта алган белем – тактага язган сүз белән бер.(авар)

Китап укымаган кеше – чәчәк күрмәгән бал корты. (белорус)

Укыйм дисәң – елап укы – еллар үткәч - елмаерсың. (корея)

Яңа китап укысаң, тагын бер дустың арта. (кытай)

Көндә укып тормасаң – белем көн саен кими. (кытай)

Уку – энә белән кое казу.

Гыйлем – нур, наданлык – хур.

Үз-үзеңә бәя кую.

3нче бирем.

- Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

(бөек әдипләр фикере белән танышу) 4нче слайд

Швейцариянең акыл иясе Иоганн Лафатер болай дигән: “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башка әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк”

5нче слайд

Немец акыл иясе һәм тәнкыйтьчесе Готхольд Лессингның фикеренә колак салыйк: «Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, Алла хакы өчен, фикер йөртегез һәм дөрес булмаса да үз башыгыз белән»

6нчы слайд

Борынгы кытайлылар, акыллы булу өчен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр. Менә алар: “Шундый кеше акыллы була, кем: ныклы омтылыш белән яши, сер саклый белә, акыллы кешеләр белән дуслаша белә, үз вакытында тыелып кала, өстәл артында артыгын сөйләшми”

4нче бирем

  • Үзегез яшәгән җирлектә, якын-тирәдә сез нинди акыллы кешеләрне беләсез? Ни өчен аларны акыллы дип саныйсыз? Аларның акылы нәрсәдә чагыла? (җаваплар)

7нче слайд

-Әйдәгез әле, без бүген 260ел туу уңаеннан Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари турында сөйләшеп алыйк. Безнең якташыбыз, галим, әдип, шагыйрь, мәгърифәтче турында нәрсә беләбез?

Габдерәхим Утыз Имәни 1754 елда туган. Аның әтисе Тимәш авылы кешесе булган. Әтисе Госман Габдрәхим туганчы ук үлеп киткән.

Ярдәмчесез калган әнисе үзенең туган авылына Яңа Кадигә кайткан. Габдерәхимгә 2-3 яшь дигәндә әнисе дә үлгән. Булачак шагыйрь үзенең җиңгәсе кулында тәрбияләнгән.

Укуга дәрт Габдрәхимдә бик иртә уяна. Ул башта үз авылларындагы Вилдан мулла мәдрәсәсенә йөреп, укырга-язарга өйрәнә. Мәдрәсәдә вак-төяк хезмәтләрне үти башлагач, бөтенләй үк шунда күчеп килә; бай шәкертләргә аш пешереп, чәй куеп, үз көнен үзе күрә башлый.

Габдерәхим кечкенәдән зиһенле, зирәк бала була. Шуның белән иптәшләре арасында тиз таныла. Аны “укымый белә торган шәкерт” дип йөрткәннәр. Ул яшьтәшләренә дәрес өйрәтә торган бердәнбер шәкерт булган.

Вилдан мулла мәдрәсәсеннән соң Габдерәхим берничә ел күрше авылларга да барып укый. Аннан Оренбург Каргалысы мәдрәсәсендә белем ала. 1788 елда үзенең гаиләсен, балаларын алып, Урта Азиягә белем өстәргә юл тота.

Ул күп шәһәрләрдә, илләрдә эшли, белем ала, күренекле укымышлар белән аралаша. Бераздан үзе дә мәдрәсәләрдә укыта башлый.

1800 елларда ул туган якларына әйләнеп кайта. Чистай районының Исләй авылда, Лениногорск районының Сарабиккол, Куакбаш авылларында яшәп, балалар укыта, үзенә шәкертләр җыя, аларны үз фикеренчә тәрбияли. Куакбаш авылында беренче буларак мәдрәсә салдыра, шәкертләр укыта. Әнә шулай гаиләсе белән авылдан-авылга күчеп йөри, ниһаять, Тимәш авылына килеп урнаша һәм соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

Шагыйрь 1834 елның апрель башында Тимәш авылында үлә. Аны авыл зиратына җирлиләр.

Ул болай дигән:

Гыйлем кешеләргә тормышның авырлыкларын җиңәргә, аның серләрен ачарга ярдәм итә торган куәтле корал ул”.

Ул гыйлемне дөньядагы барлык нәрсәдән дә өстен куя. Ул акылны, белемне алтын-көмеш белән дә, кешеләрнең матурлыгы, йөз күркәмлеге белән дә чагыштырып карый һәм гыйлемнең барысыннан да өстен булуын раслый. Аның фикеренчә, алтын-көмеш тә, кешеләрнең матурлыгы да вакыт үтү белән кими, тоныкланалар, гыйлем исә кулланган саен ишәя генә бара. Шуңа күрә Утыз Имәни аны кеше күңеленең нуры дип атый. Гыйлемнең өстенлеген күрсәтү өчен аны капма-каршы булган наданлык белән чагыштыра:

Гыйлем нурдыр, нурлардур күңелләри,

Җәһел нардур, яндырып һәп дилләри.

Автор кешенең акыл көчен дә зурлый. Аның уйлавынча, укымышлы кеше белдеге аркасында дөньяны ярата, ә надан кеше аңгыралыгы нәтиҗәсендә нәфсегә бирелә. “Гыйлем” төшенчәсен шагыйрь иң элек дөньяви мәгънәдә , халыкның тормыш-көнкүрешенә карата куллана. Аның карашынча, бернинди кеше дә гыйлемнән, аң-белемнән башка һөнәр иясе була алмый.

8нче слайд

  1. Рефлексия.

  1. Үзбәя

  2. Өйгә эш бирү.

Гаиләдә акыллы кешегә хас сыйфатлар турында әңгәмә корыгыз. Нәселегездәге акыллы кешеләрне хәтерләгез

Кулланылган әдәбият:

  1. В. Казыйханов. Әхлак дәресләре. К., 2004

  2. К. Насыйрый “Китап-әт-тәрбия”

  3. Алтын хәзииә. Дөнья халык мәкальләре һәм әйтемнәре. Казан, 1973

  4. Татар халык мәкальәре. Казан, 1987.

  5. Балалар фольклёры. Казан, 1984.

infourok.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *