cart-icon Товаров: 0 Сумма: 0 руб.
г. Нижний Тагил
ул. Карла Маркса, 44
8 (902) 500-55-04

Гаяз исхакый көз кыскача – Гаяз Исхакый — Wikipedia

Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый – XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе.

Тормыш юлы

Гаяз Исхакый (1878-1954) Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә. 1898 елда Г.Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе укучыларына балаларны рус мәдәнияты рухында тәрбияләргә, ягъни аларны руслаштырырга өйрәтә торган була. Әмма Г.Исхакый милләтенә тугъры булып кала, ул 1902 елда Оренбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә эшли башлый. Г.Исхакый университетка керү теләге белән Казанга кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә. 1904 елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра (Ул 1906 елның 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан Сәгыйть Рәмиев мөхәррире була). 30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы Чистайныкына) ябалар. 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, Архангельск губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. 1908 елныңиюлендә Петербургка килеп чыга, аннан Төркиягә китә. 1909 елның көзендә яшертен генә Петербургка килә. Кышны башкалада, ә җәйне Финляндиядә үткәреп, көзкөне яңадан Төркиягә килә. 1911 елда ялган паспорт белән Петербургка кайта, ләкин аны тоталар һәм Архангельск губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр.
Гаяз Исхакый кабере. Әдирнәкапы, Төркия 1913 елның 4 апрелендә азат итәләр, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип Казанга, аннары туган авылына кайтып китә. 1913 елның 22 октябреннән Петербургта "Ил " гәзитен чыгара башлый. Гәзит 1915 елда ябыла. Ләкин 1917 елда, беренче мөмкинлек килеп чыгу белән, Г.Исхакый аны яңадан чыгара башлый. Апрель аенда Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана.

Октябрьдә инкыйлаб булу милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Г.Исхакый 1919 елда чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче дөнья сугышы башлангач Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә төпле газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә.

Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Истанбулның Әдернәкапы зиратында җирләнә.

Википедия язмасы: Гаяз Исхакый

www.azatliq.org

Гаяз Исхакый әсәрләренең милли үзаң үстерүгә керткән өлеше

Гаяз Исхакый әсәрләренең милли үзаң үстерүгә керткән өлеше

Эчтәлек

I. Кереш.

1.1. Милли үзаңга ия булу – үзеңне милләт вәкиле итеп тану.

II. Гаяз Исхакый әсәрләренең милли үзаң үстерүгә керкән өлеше

2.1. “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда катнаш никах

мәсьәләсе.

2.2. “Зөләйха” трагедиясе – телне, динне саклау үрнәге.

2.3. “Сөннәтче бабай” әсәрендә гореф-гадәтләрне

саклау мәсьәләсе.

III. Гаяз Исхакый әсәрләренең татар тормышында тоткан

урыны, әһәмияте.

I. Кереш.

Татар кешесендә милли үзаң тәрбияләү турында күп сөйләнелә, күп языла. Һәр чорның үз милли бәйсезлек өчен көрәшүчеләре булган. Алар һәрберсе – татар халкының горурлыгы. Алар арасында Исмәгыйль Гаспралы, Галимҗан Баруди, Риза Фәхреддин, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, бертуган Максудилар бар. Бу күренекле шәхесләребезгә җирле һәм Россия күләмендәге каршылыклар шартларында эшләргә туры килә. Нинди генә шартларга эләксәләр дә, кайсы гына илдә яшәсәләр дә, алар татар халкына тугрылыклы булып калалар.

Соңгы елларда Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин, Миргазыян Юныслар да, милләтнең, татар теленең киләчәге турында борчылып, ялкынлы чыгышлар ясадылар, үз әсәрләрендә милләт проблемасын күтәрделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары да яшь буынны үз милләтенең патриоты итеп тәрбияләүдә зур көч куялар.

Совет чорында барлык милләтләрне бер милләткә берләштерү сәясәте нәтиҗәсендә, күп милләтләрнең юкка чыгу куркынычы туды. Шуңа күрә милли үзенчәлекләрен югалткан һәм үз милләтенең билгеләрен танымаган кешеләр җыелмасы барлыкка килде.

Халыклар һәм милләтләр тарихын һәрьяклап һәм нигезле итеп өйрәнгән Лев Гумилев фикеренчә, ”берләшеп милләт барлыкка китереп булмый, теге яки бу милләт кешесе булу буыннар аша бирелә һәм бу күренеш әйләнә- тирәдәгеләр тарафыннан бернинди шикләнүсез факт буларак кабул ителә. Кеше тумыштан үз милләте вәкиле була.”

Милли үзенчәлекләрне исәпкә алмау кеше шәхесен формалаштыруда зур җитешсезлекләргә китерде. Чөнки камил шәхесне бары тик үз милләтенең мәдәнияте, теле, тарихы, гореф-гадәтләре йогынтысында гына формалаштырырга мөмкин.

Милли үзаңның мөһим компонентларының берсе – үзеңне милләт вәкиле итеп тану. Бу тойгының барлыкка килүе – катлаулы процесс. Аның формалашуы шәхесненең үз милләтен курыкмыйча, оялмыйча атавында күренә. Иң әһәмиятлесе – үз милләтенең бер вәкиле булуына шәхеснең үзендә эчке ышаныч туу шарт.

Бүген без дә, Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп, укучыларда үз милләтенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, милли горурлык хисе формалаштыру турында сөйләп китмәкче булабыз.

Фәнни-тикшеренү эшебезне “Гаяз Исхакый әсәрләренең милли үзаң үстерүгә керткән өлеше” дип атадык һәм түбәндәге төп максатны билгеләдек:

Гаяз Исхакый әсәрләре аша катнаш никах фаҗигасен булдырмау, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмау кирәклегенә төшенү.

Куелган максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны билгеләдек:

  1. Гаяз Исхакый әсәрләрен уку һәм анда күтәрелгән проблемаларны аерып ала белү.

  2. Катнаш никахтан милли җанлы татар баласы туармы? дигән сорауга җавап эзләү.

  3. Милләтебезнең киләчәге булсын өчен, татар баласының туган телне, динне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне белүе һәм үзебездән соң килгән буынга тапшыру зарурлыгын аңлау.

Фәнни-тикшеренү объекты итеп Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде”, “Зөләйха”, “Сөннәтче бабай” әсәрләре алынды.

Максатка ирешү өчен

язучы Ибраһим Нуруллин, галимнәр Һәнүз Мәхмүтов һәм Лена Гайнанова, Сания Исмәгыйлева, Сәвия Сәмитова хезмәтләре кулланылды.

Эшнең гамәли әһәмияте: тел, дин һәм милләт язмышы бүген дә иң мөһим мәсьәлә булып тора. Гаяз Исхакый әйткәнчә, һәр милләт үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, үзенә үзе хуҗа булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш.

Фәнни-тикшеренү эше кереш өлештән, төп һәм йомгаклау бүлегеннән, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

II. Гаяз Исхакый әсәрләренең милли үзаң үстерүгә керкән өлеше.

Гаяз Исхакый әсәрләренең туган илгә кайтуына шактый вакыт узды. Аның әсәрләре томнар булып басылып чыкты. Газета-журнал битләрендә Гаяз Исхакыйның иҗаты һәм тормышы турында мәкаләләр дөнья күрде. Менә шушы олы язучының мирасы белән таныштыру, өйрәнү максатыннан ул мәктәп дәреслекләренә дә кертелде. Уку дәверендә без аның “Кәҗүл читек”, “Сөннәтче бабай”, “Җан Баевич”, “Зөләйха”, “Олуг Мөхәммәд”, “Ул әле өйләнмәгән иде”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, “Кәләпүшче кыз”, “Көз” һәм башка әсәрләрен өйрәнәбез.

Аның әсәрләренең, иҗатының төп максаты һәм юнәлеше – татар милләтен саклап калу, аны дөньядагы иң мәгьрифәтле алдынгы халык итеп таныту өчен актив көрәш алып барудан гыйбәрәт.

1902нче елда әдип, татар халкының киләчәге турында кайгыртып, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле фантастик-публицистик повестен иҗат итә. Инкыйраз – бетү, сүнү дигән сүз. Татар милләтенең бетүе, татар милләтенең сүнүе турында сүз бара. Автор бу әсәрендә “йокымсыраган хәлдә яшәгән милләттәшләрен чаң сугып сискәндерү, айныту, үзләренең аяныч хәлләрен күрсәтүне” максат итеп куя. Шунда ук Гаяз Исхакый: “Һәр милләтнең яртысы хатын-кызлар, һәр милләтнең рухын саклаучылар – хатыннар, киләчәктә ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар – хатыннар икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер нәрсә,” – дигән фикерне үткәрә.

Милли моңны, телне бала тәүге тапкыр анасыннан ишетә. Ул милли рухта үссен өчен, аны милли мохит, милли йолалар, халык традицияләре нигезендә тәрбияләргә кирәк.

2.1. “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда катнаш никах мәсьәләсе.

Шушы хакыйкатьне аңлаган әдип Гаяз Исхакый 1916 елда “Ул әле өйләнмәгән иде” повестен иҗат итә һәм әлеге әсәрдә катнаш никах мәсьәләсен күтәрә. Гаилә дәүләтнең бер өлеше буларак, аның милләт үсешендә дә хәлиткеч көчкә ия икәнлеген аңлата.

“Ул әле өйләнмәгән иде” повестеның төп герое – Шәмси. Укымышлы, рус мәдәнияте йогынтысында тәрбияләнгән егет, бернинди икеләнү кичермичә, рус хатыны белән аралаша башлый. Марҗага өйләнү җиңел эш түгел, әлбәттә. Халык фикеренчә, “Татарның җүнлесен марҗа ала” дигән мәкаль дә юкка йөрми. Шәмси – татарның алдынгы зыялысы, чорына күрә укымышлы; рус мохитендә яшәүгә карамастан, татар дөньясы белән дә тыгыз бәйләнештә тора.

Анна Васильевна исә, аңлы, тәҗрибәле хөр хатын, егетнең башын әйләндереп, балага уза. Димәк, өйләнү-өйләнмәү Шәмсинең аңлы рәвештә фикер йөртүеннән элек, җенси ләззәт нәтиҗәсендә хәл ителә. Шунлыктан, Аннаның балага узуы турындагы хәбәр аны сөендерми. Ул бермәлгә өнсез кала.

Нишлисең, буласы булган, ул ата булырга, бала атасы дигән зур җаваплылыкны өстенә алырга мәҗбүр. Менә шулай Шәмсинең яшәү рәвеше үзгәреп куя. Ул, язмышы белән килешеп, башын ия.

Анна Шәмсине кадерли, аның тормышын уңайлы-җайлы итәр өчен көчен-куәтен кызганмый. Аңа бер-бер артлы балалар таба, ирен дә, балаларын да, өен дә карый. Һәммәсенә өлгерә, өзгәләнә, тормыш итә. Ләкин рухи яктан алар арасында үтеп чыга алмаслык упкын хасил була, ул торган саен тирәнәя. Гасырлар буе буыннан-буынга күчкән милли хис, дини йогынты аларның һәр икесенең эчке халәтен бер генә минутка да күздән ычкындырмый.

Шул рәвешчә, ир белән хатын уртак тормыш итәләр, уртак балалар үстерәләр, ә үзләре ике ярда торган ике кеше, ике рухият булып яшиләр. Балалары татарчадан “әти, әни”не белеп, әгузе бисмилла әйтүдән уза алмыйлар. Әлбәттә инде, әтиләренең күңелен үз балаларын мөселман итү хыялы һаман рухландырып тора. Ләкин очраклы рәвештә генә газизләренең әниләре белән чиркәүдән чыгуларын үз күзләре белән күрү аны тәмам чыгырдан чыгара.

Гаяз Исхакый әлеге мизгелне тетрәндергеч итеп сурәтли: ”Ул Аннаның чиркәүдән чыкканын күрде, балаларын – үз балаларын чукындырып торганда очратты... Бөртек-бөртек яшьләре коелды. Йөрәк әрнеде, күңел сыкрады, гакыл хәйранлыкта калды”.

Автор бу повестьта катнаш никахтан нинди балалар туа? дигән сорау куя һәм үзе үк аңа җавап та бирә. Ул баланың кем булып үсүен анага бәйләп аңлата. “Ирләр тән булса, хатын-кыз – җандыр”, катнаш никахта аналары марҗа булганлыктан, балалары да урыс була дип раслый. Христиан дине йогынтысында үскән хатынның аларны Ислам йолалары нигезендә тәрбияли алуы хакында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Әйе, ике мохиттә үсеп тәрбияләнгән ике дөнья кешесе, берничек тә бәхетле була алмый. Ир белән хатынны үз тормышлары тарта. Шәмси дә бит алдагы көндә балаларын милли рухта тәрбияләү утында яна. Ул янган арада, Анна Васильевна үз хыялларын тормышка ашыра бара.

Дини һәм милли каршылыкларга нигезләнеп корылган гаилә мәсьәләсен яктыртып, әдип бу проблеманың иҗтимагый-сәяси һәм рухи асылын ачыклый, әлеге күренешнең иртәме-соңмы фаҗигагә илтүен сурәтли.

2.2. “Зөләйха” трагедиясе – телне, динне саклау үрнәге.

Милли үзаң формалаштыруны максат итеп куйганда , Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” трагедиясенә тукталып үтми мөмкин түгел. Бу әсәргә карата язучының иҗатын өйрәнгән Лена Гайнанова белән Һ.Мәхмүтов шундый фикер әйтәләр: “Зөләйха” – ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер үк вакытта рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырган әсәр”, - диләр.

Гаяз Исхакый «Зөләйха» трагедиясендә татар халкын көчләп чукындыруның ачы фаҗигасен сурәтли. «Синнән иман, миннән имана”,— дигән рус побы. Һәм имана җире алыр өчен, мес­кен татар рус динен кабул итәргә мәҗбүр булган. Ләкин күп кеше имана җиренә алданмаган һәм иманына, борын-борыннан килгән гореф-гадәтлә­ренә тугры булып калырга тырышкан. Дин алмаш­тыру кешеләрдә күңел каршылыклары тудыра һәм аларда психологик җәрәхәтләр ясый. Башка дингә күчү — иманны югалту дигән сүз. Имансыз калган кешеләр рухи канәгатьсезлек, бушлык кичерә.

Чукындыру фаҗигасе Гыймади карт гаиләсендә тулы гәүдәләнеш таба. Тыныч кына яшәп ятканда, бу гаиләгә афәт килә. Аларны, үз теләкләреннән башка, рус диненә күчерәләр. Картның үзенә — Василий, 3өләйхага—Марфа, аның иренә Митрофан дип ят исем кушалар. Шулай иткәч, янәсе, алар рус була. Ләкин әсәрдәге дөнья күргән бер рус карты образы авызыннан әйтелгәнчә, «көчләп рус итеп булмый, көчләп татар итеп булмый. Болар бар да юк эш». Бу сүзләрдән күренгәнчә, руслар ара­сында да дөрес уйлаучылар булган. Алар да бу сәясәтнең мәгънәсезлеген ачык аңлаганнар. Ләкин христиан фанатиклары мондый акыллы сүзләргә колак салмаганнар һәм татарның тормышын тамыр­дан үзгәрткәннәр.

Зөләйха бөтен җаны-тәне белән көрәшергә ты­рыша. Ләкин күпме генә тырышса да, аны, үз телә­генә каршы төшеп, үз иреннән аерып, Петрга ки­яүгә бирәләр. Моның белән генә фаҗига тәмамланмый. Әсәрнең иң югары ноктасы - Зөләйханың рус өендә берьюлы ике ире: татар Сәлимҗан белән pyс Петрның очрашуы. Аларның беренчесе бу хатын өчен газиз ир булса, икенчесе—дин дошма­ны, аны җәберләүче залим. Нәкъ менә шушы күре­нештә Сәлимҗан руслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Зөләйха үзенең ирен мәңгегә югалта. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агула суны, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрга бирә, үзен җәзалаучының үлеме аңа җиңеллек китерә. Шушы үлем белән ул русларга буйсынмавын күрсәтә. Зөләйха моның өчен теләсә нинди мәхшәрләрне кичерергә әзер, бары тик аның иманын гына кайтарсыннар, аңа фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә яшәргә, иманына, намусына тугры калырга комачау­ламасыннар. Вөҗданы, иманы саф булганда гына, Зөләйха горур атлап йөри ала.

Зөләйханы, ирен үтергәне өчен, егерме биш елга төрмәгә утырталар, Себергә каторгага җибәрәләр. Аның Себердә күргән җәбер-золымнары җаннар­ны тетрәтерлек. Ләкин Зөләйха физик кыерсыту­ларны түгел, бәлки рухи җәберне, рухи богаулар­ны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзалары күрдем. Ләкин анда (төрмәдә) иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», - ди ул.

Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп га­заплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша автор татар халкының ачы язмышын, аның авыр, газаплы кичерешләрен, милләт һәм дин язмышын сурәтли. Зөләйха, улын поп итеп әзерләү­ләрен белгәч, аннан баш тарта, үләр алдыннан, баласының ислам динeнә кайтуын олы гаделлек буларак кабул итә. Улы аңа бары тик мөселман рухлы булганда гына кадерле. Ул татар зиратына мөселманча күмүләрен үтенә. Шушындый күп җәфалар күргән Зөләйханың мәңгелек дөньяда оҗмахка керәчәге шиксез. Һәм бу «хәл» әсәр ахы­рында чагылдырыла да.

Гаяз Исхакый әлеге әсәрендә кеше шушы фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиеш­леген әйтә. Бер халыкның да башка милләтне үз ихтыярына буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юк.

2.3. “Сөннәтче бабай” әсәрендә гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсе.

1911 нче елда язылган “Сөннәтче бабай” әсәрендә дә татар халкының үзенә генә хас фикерләү рәвеше, гореф-гадәтләре сурәтләнә.

Исеме күптән онытылып, Сөннәтче бабай гына булып калган картның үз-үзен хөрмәт иттерә, яшәвенә мәгънә бирә торган һөнәре бар: малайларны сөннәткә утырту. Андый-мондый гына түгел, ата-бабаларыннан мирас булып килә торган борынгы һөнәр. Кадерләп саклана торган шәҗәрәгә ышансак, бабайнын нәселе аксак Тимергә генә түгел, хәтта Мөхәммәт гайләһессәламнең үзенә барып тоташа икән. Дөрес, бу шәҗәрәне бер талир тәңкә бәрабәренә, Түнтәр ишан кушуы буенча, анң бер шәкерте генә язып биргән. Әмма бу изге кәгазьнең дөреслегенә Сөннәтче бабай бик нык ышаган кебек, авыл кешеләре дә шик белдермиләр. Бабайның җаннан газиз икенче әйбере – чалгы пәкесе. Ул да ата-бабадан күчә-күчә килгән икән, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр кулына да кереп чыккан. Моңа да ышаналар, берәүнең дә күңеленә шик килми.

Сөннәт вакыты җиттеме, безнең бабай өчен бәхетле көннәр башлана. Чәч-башын, сакал-мыегын төзәтеп, бәйрәмчә киенә, агач череген төреп тыга, үткен пәкесен салаватлар әйтеп кулына ала да изге эшен башкарырга дип чыгып китә.
Бер җан, бер тән булып яшәгән карчыгы үлеп киткәч һәм аркасы туңуга түземлеге калмагач, бабай өйләнергә карар итә, ләкин, бәхетсезлегенә каршы, уңмаган, ялкау һәм затсыз карчыкка туры килеп, тормышы чыгырыннан чыга. Чиста, пөхтә өй пәри базына әверелә, татлы ризыкларны тәкереп ташларлык ашамлыклар алыштыра, өс-бшы катып бетә. Сөннәтче бабай боларны авыр кичерсә дә, эчтән тына, никахлап алган карчыгына каты бәрелми. Әмма беркөнне өйлә намазыннан кайтып кергәч, ни күзе белән күрсен, теге нәмәстә изге пәке белән бәрәңге әрчеп утыра. Карт тилереп китә, кычкыра, елый, карчыкны өеннән куа. Шактый дулаганнан соң һуштан язып егыла, ә берничә көннән Сөннәтче бабайны алдан үзе казып куйган кабергә күмеп кайталар.
Әсәрне укыганда ук, күңелдә Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбигә теләктәшлек туа. Аларның бер-берсенә үрнәк, бер-берсенә терәк , таяныч булып яшәүләре сокландыра. Шуңадырмы, Сөннәтче бабайның кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың һәм татар халкының йомшак күңеллелеге, әдәплелеге, кунакчыллыгы, пакьлеге күңелдә горурлык хисләре уята.

III. Гаяз Исхакый әсәрләренең татар тормышында тоткан

урыны, әһәмияте.

Үзеңнең милли мохитеңнән, телеңнән, динеңнән, мәдәниятыңнан, халкыңнан аерылу фаҗигагә китерә. Рус мәдәниятенә сукырларча ияреп, я булмаса, үз милләтеңнән аңлы рәвештә баш тартуның нинди көлке һәм аяныч нәтиҗәләргә китергәнен үз әсәрләрендә бик оста яктырта әдип. Кызганыч ки, бу проблема бүгенге көндә дә актуаль әле. Безнең арабызда ук ничаклы рус телле татарлар. Кыскасы, Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга чакыра. Ә төрле милләт вәкилләренең бергә гаилә коруга карашлары аеруча ачык булырга тиеш. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый.

Кем генә булсаң да, эшмәкәрме, икъсадчы яки язучымы, сәнгать кешесеме, үз милләтеңнең телен, динен, мәдәниятен, икъсадын үстерү өчен үзеңнән өлеш кертертергә тиешсең. Шулай булганда гына киләчәк өметле булыр, татар халкының рухи тормышы сүнмәс. Милләт тә, аның дине дә, теле дә югалмас. Гаяз Исхакыйлар эшен, аның уй-фикерләрен дәвам итүчеләр саны тагын да артыр.

Файдаланылган әдәбият.

  1. Гаяз Исхакый. Сайланма әсәрләр.

Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991.

  1. Ибраһим Нуруллин. Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлегенә кыскача бер күзәтү. – Гаяз Исхакый. Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991, 5-18 нче битләр.

  2. Һәнүз Мәхмүтов һәм Лена Гайнанова. Зарыгып көткән мирас. – Гаяз Исхакый. Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991, 636-660 нчы битләр.

  3. Сания Исмәгыйлева “Гаяз Исхакый драматургиясе”. –

“Мәгариф” , №7- 10, 2000.

Сәвия Сәмитова “Гаилә – милләт үсешендә хәлиткеч көч.” – “Мәгариф”, №3, 2000.

multiurok.ru

Гаяз Исхакый иҗатында әхлак тәрбиясе бирүдә гаиләнең роле

Республиканский фестиваль исследоваительских работ учащихся 9-11 классов

«Паруса науки»

Гуманитарные науки: татарская филолгия

Гаяз Исхакый иҗатында әхлак тәрбиясе бирүдә гаиләнең роле

Калимуллина Айсылу

Менделеевский р-н, село Тураево , МБОУ «Тураевская СОШ»,9 кл.

рук: Минеханова В.М.

Эчтәлек

Кереш ............................................................................................ 2

I бүлек Әхлак төшенчәсе........................................................ 4

II бүлек Сүз сәнгатенең тәрбияви әһәмияте.............................. 7

III бүлек Әхлаклылык – җәмгыятьнең нигезе.......................... 8

IV бүлек Г.Исхакый әсәрләрендә әхлак тәрбиясенең чагы -

лышы .............................................................................................. 14

Йомгаклау......................................................................................... 15

Кулланылган әдәбият......................................................................16

Кереш

Кешелеклелек, тәрбиялелек, әдәплелек һәр халыкның йөз аклыгы, кыйммәтле хәзинәсе булып кала. Хәзер наркомания, гаделсезлек, фәхишәлек, ата-анага карата мәрхәмәтсезлек, явызлык кебек начар гадәтләр көннән-көн ишәя. Матбугатта, радио-телевидениедә күңелсез вакыйгалар турында хәбәрләр әледән-әле яңгырап тора.

Кызганычка каршы, хәзер җәмгыятьтә әхлаксызлык көчәйде. Моның бер сәбәбе – гаиләнең һаман таркала баруы.

Хатын –кызларыбыз авыр хезмәттә генә түгел, үз-үзләрен тотышында да ирләр белән беррәттән бертигез хокуклы булдылар; аракыны аналар гына түгел, балалар да эчә башлады. Гасыр башында иҗтимагый аңда әхлаксызлык дип исәпләнгән нәрсәләр гасыр азагында яшьләр аларны гомум кабул ителгән әдәп- тәртип нормасы дип аңладылар.

Әхлаксызлыкның тагын бер сәбәбе – алкоголизм. Россиядә аракы, исерткеч эчемлекләрне элек-электән эчкәннәр. Әмма бүгенге кебек эчү тарихта беркайчан да булмаган шикелле. Алкоголизм акылның җимерелү процессын туктата алмаслык итте. Россиядә яшәүче һәр гаилә диярлек алкоголизм фаҗигасе кичерә. Хәзер безнең илдә һәр елны 30 меңгә якын кеше үлә, барлык җинаятьләр, шул исәптән, үтерү, көчләүләрнең 80 проценты исерек килеш эшләнә.

Халыкның көнкүреш һәм гомуми культурасы дәрәҗәсе түбән төшүе дә әхлаксызлыкка сәбәп булып тора. Кешеләр матур әдәбият укымый башлады, кинотеатрларда – әдәпсез фильмнар, телевизорда әдәпсез кыланышлар күбрәк күрсәтелә. Өйләренең беренче, икенче катларының тәрәзәләре тимер рәшәткә белән әйләндереп алынды, подъездлар һәм фатирларга тимер ишекләр куелды. Алар серле йозаклар белән бикләнә башлады.

Элегрәк мәктәп намуслы хезмәткә, Туган ил азатлыгы өчен көрәшкә өндәсә, хәзер исә массакүләм матбугат чаралары битләреннән, дәреслекләрдән, рәсми пропагандадан “ хезмәт” дигән сүз юкка чыкты.Ә бит хезмәт һәрвакытта да яшьләрне тәрбияләү өчен беренче шарт булып торды.

Бу проблемалар сәнгать әһелләрен, язучыларны һәрвакыт борчыган. Алар шәхес, әхлак тәрбиясе проблемаларын үз әсәрләрендә күтәреп чыкканнар.

Татар халкының бөек шәхесе, күренекле язучы Г.Исхакыйның иҗаты күпкырлы. Аның әдәби мирасы татарның мәдәни тарихында, мөгаен, иң зурысы. Әдипнең каләме тормышның бик күп өлкәләренә үтеп керә, аның тирән катламнарын куптара, татар дөньясының күп якларын ачып бирә, әдәби-эстетик эшләнеше ягыннан камил булган образлар тудыра.

Г.Исхакыйның осталыгы, язучы-психолог буларак, кеше күңеленә тирән итеп үтеп керү сәләтендә. Ул татар авылын, крестьян тормышын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен мул һәм тирән итеп тасвирлый.

Язучы игътибарын шулай ук татар мәгарифенең үз милләте алдындагы бурычларын үтәүгә юнәлтә. Милләтпәрвәр әдип тәрбияне гамәлгә ашыруда иң мөһим корал итеп әдәбиятны саный: “... милли әдәбият ашасыннан балага үз рухымызны, милли рухымызны сеңдерәмез. Кабер ташына кадәр аннан купмаслык иттереп, аның күңеленә милли рухның иң кирәкләренә кадаклыйбыз, аны мәңгегә татар итеп куябыз,”- ди.

Исхакыйның балаларга милли аң-белем һәм тәрбия бирүдә әдәбиятка шундый зур әһәмият бирүе аның әлеге сүз сәнгатенә гаять зур гомуммилли вазифа йөкләве белән бәйләнгән иде. “Әдәбиятның халкымызның киләчәге өчен зур файдасы булачак вә халкымызга юлбарчысы булачактыр,”-ди ул. Бу фикерне ул үз әсәрләре белән дәлилли. Аның “Бай углы”, “Кәләпүшче кыз”, “Өч хатын белән тормыш”, “Остазбикә” , “Кәҗүл читек” әсәрләре тәрбияви әһәмияткә ия.

Максат. Г.Исхакыйның әсәрләре аша әхлак тәрбиясе бирүнең асылын ачыклау.

Бурычлар:

1. Әхлак тәрбиясенең төшенчәсен аңлату.

2. Әхлак тәрбиясе бирүдә сүз сәнгатенең ролен ачыклау.

3. Г.Исхакый иҗатында гаиләдә әхлак тәрбиясе бирүне күз алдында тоткан әсәрләргә анализ.

I бүлек Әхлак төшенчәсе.

Халыкта борын-борыннан туган ил, туган җир, туган телгә мәхәббәт; якыннарга, кардәш-ыруга хөрмәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләр яшәп килгән. Алар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары бәяләнгән. Без бу гүзәл сыйфатларны, гомумиләштереп, ”әхлак” дибез.

“Илен белмәгән-игелексез,

Халкын белмәгән-холыксыз,

Нәселен белмәгән-нәселсез”, -

дигән тәкъбирләр әхлаклы булырга өнди .

Татарларда гарәп теленнән кергән “фарыз” дигән сүз йөри .Ул “бурыч”, ”үтәлергә тиешле эш” дигән мәгънәне белдерә. Ата-ананы, өлкәннәрне олылау; икмәкне кадерләү; туган-тумача, нәсел-нәсәбеңне хөрмәт итү - фарыз гамәлләр.

“Әхлак - кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы”. Шушында ук әхлаклы сүзенә “әхлак ягыннан тотанаклы: тәрбияле; әдәпле” аңлатмалары бирелә. Руслардагы мораль, этика, нравственность төшенчәләренә якын торган әхлак атамасы, күргәнебезчә, инсанга, аның үз-үзен тотышына, башкалар, җәмгыять белән багланышларына мөнәсәббәттә карала. Димәк, әхлакның үзәгендә - кеше. Әмма бу төшенчә катып калган, үзгәрмәүчән түгел. Аның төрлелеге күптөрле факторларга бәйле. Инсан – бер яктан, табигать җимеше. Нәселгә, климатик шартларга бәйле рәвештә ул төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, Кавказ халыкларына, гомумән , кызулык , кайнарлык хас. Күп кенә төньяк кавемнәрендә салмаклык, гадәттән тыш сабырлык күзәтелә.

II бүлек Сүз сәнгатенең тәрбияви әһәмияте.

Кеше – табигать баласы гына түгел, җәмгыять җимеше дә. Һәм, әйтергә кирәк, монысының урыны хәтта зуррак та. Җәмгыятьнең ниндилеге , иҗтимагый һәм тарихи шартлар инсанга, аның үз-үзен тотышына гаять зур йогынты ясый.

Мәгълүм булганча, һәр чорның, һәр җәмгыятьнең билгеле бер дәрәҗәдә үзенә хас таләпләре, әхлакый нормалары туплана . Мәсәлән, ыругчылык, феодализм дәверенең иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә, идеалларында җитди генә аермалыклар бар. Милләт оешу, этник үзенчәлекләр шәкелләшү - шулай ук тарихи категория.Ул аерым кавемнәрнең билгеле бер җирлектә озак еллар буе үзара аралашып, керешеп яшәве , чагыштырмача бөтенлек , бердәмлек туу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шушы катлаулы, каршылыклы процесс вакытында милләтнең үзенчәлекләре, рухи кыйммәтләре, әхлакый өлгеләре оеша. Биредә гомуми кешеләргә , инсанияткә хас булган аерым күренешләр дә еш кына үзенчәлекле төсмер ала . Димәк, әхлак турында сүз барганда, аның тарихилык, миллилек белән бәйләнешле булуын да истә тоту зарури.

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: ”Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”,- дигән булган.

Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлак һәм хокук үзара тыгыз бәйләнештә, алар бер-беренә тәэсир итәләр. Гадәттә, әхлак нормаларының иң катгыйлары хокук нормалары булып урнаша. Шуңа күрә дә, җәмгыять тормышында хокук һәм закон әлеге җәмгыятьнең нинди әхлак сыйфатларына табынып яшәвенә бәйле.

Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

Әхлакый аң-кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул.Әлеге аң кешенең эш гамәлләрендә, яшәү принципларында, теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.

Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы, аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Әлеге идеаллар шәхеснең тормышында һәм яшәү рәвешендә, яшәү мәгънәсен билгеләгән эш-гамәлләрендә чагыла.

Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз-үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм , гомумән, тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр исә дөньяны танып белү процессына да үтеп керәләр һәм, эзләнү шатлыгы, агышлар бәхете, хакыйкать өчен көрәшләрдәге кичерешләр булып, кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.

Югарыда әйтелгән төшенчәләр үзара тыгыз бәйләнештә яши һәм әхлак тәрбиясендәге тоташ бер процессның гаять күпкырлы булуын күрсәтә. Кешеләрнең эшчәнлеге әхлакый кыйммәтләр белән бәйләнешкә керә, әхлак таләпләренә карап үзгәрә һәм аерым бер кешенең эшчәнлеге дәвамында аның әхлакый аңында ныгып - берегеп кала. Менә шуңа күрә дә билгеле бер шәхестә аң-акыл формалашуны әхлакый хисләрдән һәм әхлакый кыйммәтләр юнәлешеннән, әхлакый хисләрдән һәм әхлак гадәтләреннән аерып карарга ярамый.

III бүлек Әхлаклылык – җәмгыятьнең нигезе.

Кешенең әхлаклылыгы һәм ул әхлакның төрле очракларда чагылышы бик күп факторларга, катлаулы күренешләргә бәйле. Әлеге катлаулы күренешләрне өйрәнү исә аларны үзара тыгыз бәйләнештәге ваграк берәмлекләргә аерып - бүлеп караудан гыйбарәт. Дөньяны танып белүнең бу үзенчәлегенә басым ясап, Аристотель болай дип язган: “...катлаулы күренешне һәрчак вак өлешләргә, бербөтенне хасил иткән өлешләргә бүлеп карарга кирәк”. Бу күрсәтмәне әхлакый тәрбия өлкәсендә ничегрәк файдаланырга соң?

Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның үз-үзен тотышына - тәртибенә карап бәялиләр. Ләкин тәртип ул - артык киң төшенчә һәм билгеле бер шәхес тормышының барлык якларын үз эченә ала. Шуңа күрә дә әхлакның асылын билгеләгәндә, әлеге шәхес тормышында бербөтен булган күренешнең сыйфатларын саклаган, әмма кечерәк күренештән торган берәмлекне алып карарга кирәк. Андый иң кечкенә берәмлек итеп кеше тарафыннан кылынган берәр гамәл исәпләнә. Гамәл – кеше тәртибендәге чагыштырмача мөстәкыйль бер күренеш, һәм шушы күренештә шәхеснең әхлагы ачык чагыла.

Кеше тәртибенең иң кечкенә берәмлеге булган әлеге гамәл нәрсәдән гайбарәт һәм анда шәхеснең әхлагы ничегрәк чагыла соң ? Гамәл, кагыйдә буларак, кешенең нинди дә булса эшендә күренә. Әмма, тышкы бер күренеш буларак кына күзәткәндә, нинди булса да эш яки билгеле бер халәт кенә әле кешенең гамәле булып тора алмый. Гамәлләр исә, билгеле бер очракларда, аерым шартларда туа. Моны аңлау өчен, мисалларга мөрәҗәгать итик. Әйтик, якында гына бер кеше утын ярып маташа. Димәк, билгеле бер эш башкара. Менә шушы тышкы бер күренешкә карап кына әлеге эшкә бәя биреп, аның әхлаклы гамәлме, юкмы икәнен бәяләп буламы? Әлбәттә, юк.Чөнки читтән торып,читтән күзәтү юлы белән генә әлеге эшнең яхшымы, яманмы икәнен ачыклау мөмкин түгел.

Ә бу эшкә кайсы очракта әхлакый бәя биреп була соң ?

Мондый бәяне без әлеге кешенең эше, аның үзе белән, башка кешеләр белән, җәмгыять белән нинди мөнәсәбәттә булуын ачыклагач кына бирә алабыз. Әйтик, бу кеше урман хуҗалыгыннан сатып алынган утынны әнисенә кышка әзерли. Бу очракта аны әнисенең кайгыртучан улы итеп күзаллыйбыз. Әйтик, кеше үзе сатып алган утынны яра - бу очракта ул тырыш хуҗа. Шул ук вакытта, кеше хәрәм юл белән табылган утынны ярырга мөмкин...Аңлашыла ки , монда аның шул ук эше әхлаксызлык нәтиҗәсе булып әверелә...

Әхлаклылык принциплары һәм тәртип кагыйдәләре шәхескә карата булган тышкы таләпләр системасы булып тора. Әлеге принциплар һәм кагыйдәләр билгеле бер шәхеснең яшәү рәвеше, әхлаклылык нормасы булып әверелсен өчен, иң беренче чиратта, аларны шәхес үзе инанып кабул итәргә, үзенең эшчәнлегендә, максатларында шул принциплар һәм шул кагыйдәләргә йөз тотарга тиеш.

Тәрбия процессы - кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы ул.

Ләкин шушы тулы бер процесста төп һәм иң әһәмиятле урынны әхлак тәрбиясе били. Әхлак тәрбиясе - тәрбия эшләре системасы үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Җәмгыятькә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү -шәхестә гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү ул. Кеше, димәк, үзенең шәхси тормышында, гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән гражданы итеп хис итәргә тиеш.

IV бүлек Г.Исхакый әсәрләрендә әхлак тәрбиясенең чагылышы.

Сүз сәнгатенең үзәгендә - кеше, аның рухи дөньясы, эш-хәрәкәте, җәмгыять һәм табигать белән үзара мөнәсәбәтләре. Бу яктан ул әхлак төшенчәсе белән турыдан-туры керешеп китә. Әдәп - әхлак, әдәплелек-әхлаклылык сүзләре юкка гына янәшә яисә синоним рәвешендә кулланылмыйлар бит. Әдәбиятның асыл максатларыннан берсе - үз чаралары белән инсанга йогынты ясау, кеше тәрбияләү, адәм баласын әдәпле, әхлаклы итү. Әдәби әсәрләрдә, кагыйдә буларак, әхлакый һәм эстетик идеаллар кушылып, үрелеп китә, дөресрәге, алар чагыштырмача табигый бөтенлек, бердәмлек тудыра.

Инсаният, әдәп-әхлак, әдәбият аерылгысыз. Аларның һәрберсенең дә асылын кеше тәшкил итә, адәм баласы турында җәмгыять туплаган рухи тәҗрибә, инсани кыйммәтләр бу күренешләрнең төп эчтәлеген билгели.

Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады.

Татар әдәбиятының иң күренекле каләм әһелләреннән берсе булган Г.Исхакыйны халкыбызның бай тарихыннан, сүз сәнгате традицияләреннән, үз заманының әдәби мохитеннән аерып карап булмый. Г.Исхакый балага әхлак тәрбиясенең башын гаиләдә күрә. Һәм башлангыч чор иҗатында язылган “Кәләпүшче кыз”,”Бай углы”,”Өч хатын белән тормыш” әсәрләре моның мисалы булып тора.

Дөрес башланмаган тормыш юлы, әлбәттә, яхшылыкка илтми. Бу хакыйкать Г.Исхакый әсәрендә еш раслана. Язучы карашынча, дини тәрбиядән, милләтнең гореф-гадәтләреннән, шул ук вакытта дөньяви белемнән мәхрүм кешенең бәхет өмет итәргә нигезе юк. Без моны “Бай углы”романында ачык күрәбез. Фатыйх бай һәм Сәгыйдә бикә, яшь булуларына карамастан, шәһәрдә иң бай һәм абруйлы кешеләрдән саналалар. Әмма икесе дә укый-яза белми, надан калган. Ләкин байлыклары аларга шөһрәт өсти, белем ягының сай булуы сату-алу эшләрен җайлап алып барырга әллә ни комачауламый. Фатих бай хәтта Мәскәү сәүдәгәрләре белән эш йөртә.

Шулай да наданлык дигән затсыз нәрсә, сизелер-сизелмәс кенә җаен табып, бу гаиләгә үзенең хәтәрен сала тора. Сәгыйдә бикәнең бәбәй табу вакыты җитә. Өйгә кендекче әбиләр, өшкерүче карчыклар җыела. Ләкин берничә көн буена азаплануына карамастан, бәбәй һаман да тумый. Хатынның хәле авырайганнан-авырая бара. Бер чара да калмагач, акушер марҗаны чакырырга мәҗбүр булалар. Акушер хатын, үз эшен фәнни һәм гамәли яктан бик яхшы белүе сәбәпле, Сәгыйдә бикәнең ансат кына бәбәй табуына ирешә. Шулай итеп, Г.Исхакый әсәрнең беренче битләрендә үк

гыйлемнең өстенлеген раслый, төш юраудан, төрле им-том итүләрдән ары уза алмаган карчыкларны тәнкыйть итә. Сәхилә карчык кебек укый-яза белмәгән, шуңа карамастан, аң-белемлеләрне өнәмәгән кешеләргә карата Г.Исхакый аяусыз. Нәкъ менә шундый кешеләр милләтебезне һәлакәткә алып бара дип исәпли ул. Вакыйгаларның үсешен сурәтләгәндә шуны күрсәтеп бирүне төп максаты итә.

Баланы кеше, шәхес итеп тәрбияләү гаять зур хезмәт, тырышлык сорый. Без нинди дә булса эшне башлаганчы күпмедер дәрәҗәдә ахыргы максатны күз алдына китерәбез. Өй салырга керешкәндә аның ничә бүлмәле булырга тиешлеге, аларның ничек урнашачагы, биеклеге, киңлеге кебек нәрсәләрне якынча гына булса да чама тартып куябыз. Баланы тәрбия кыла башлаганда да ата-ана аны бәлигъ булгач нинди кеше итеп күрергә теләвен ачыкларга һәм бөтен юнәлеш бирү эше шушы ахыр нәтиҗәгә килүгә тупланырга тиеш. Әлбәттә, үсә-үсә, баланың теге яки бу якка сәләте ачылып китүен исәпкә алып, булачак шәхесне тәрбияләү максатына үзгәрешләр дә керергә мөмкин. Бу эш Фатих бай өендә ничек оештырылган соң? Кәрим рәхәттә яши. Күрәсең ата-ана баланы юмарт, рәхимле, киң күңелле, намуслы, хөрмәтле, кадерле, газиз, асыл зат итеп күрергә тели .Гарәп теленнән алынган Кәрим исеменең дә әнә шундый әйбәт мәгънәләре бар. Ата –ана “бер генә баламыз, рәхәт үссен” дип, аның ашау-эчүен тәмле, кием-салымын затлы итүне кайгырта. Янәсе, шулай итсәң, ата-ана өстендәге бурыч үтәлә. Ләкин теләк бер, аңа тайпылмыйча бару бөтенләй икенче нәрсә. Биредә баланың аңын, эчке дөньясын, кешеләр белән аралашу күнекмәләрен үзең теләгәнчә тәрбияләүдә эзлекле эш таләп ителә. Ә болар үзләре тәрбия кыла белмиләр, җитмәсә, моның никадәр һәлакәтле икәнен аңламыйча, балага иптәшкә аңардан шактый олырак яшьтәге Фәхри исемле бер урам малаен гаиләләренә алалар. Мәктәп-мәдрәсә күрмәгән әлеге 13-14 яшьләрендәге үксез үсмер Кәримгә нинди тәрбия бирә ала соң? Әлбәттә, үзе белгәнне өйрәтә. Ә аның бөтен белгәне урлашу, тәмәке тарту, аракы эчү, башка бозыклыклар.

“Кәрим: Фәхри абый, син тартасыңмы?

Фәхри: Ник тартмыйм,ул бик тәмле шул.

Кәрим: Йә әле, тартып кара әле!

Фәхри: Аннан тәмле нәрсә юк.Мин бер дә чәй эчмәенчә шуны гына тартып торыр идем. Мә суырып карыйсыңмы?

Кәрим: Юк, ул авызны пешерә, кирәкми.

Фәхри: Ник пешерсен... Мә, кап !

Кәрим: (ирексезләнеп кенә кабып) Бер тәме юк ич!

Фәхри: Эчкә таба суыр!

Кәрим: Аннан ары авызга төтен керә шул!

Фәхри: Аны чыгарасың, аның тәме дә шунда гына шул.

Кәрим: (акыртын гына суырып чыгарып)Тәмле түгел ич!

Фәхри: Шулай тарта-тарта тәмләнә ул, менә тагы тарт әле!”

Бала, табигый рәвештә, начар адымны атларга карышып та карый. Ихтыяр көче бик йомшак булган бала озак тартыша алмый. Тора-бара ул хәмердән һәм тәмәкедән башка яши алмас дәрәҗәгә җитеп бозыла. Әхлаксыз хатын-кызлар белән мавыгып китә. 18 яше тулгач, аны өйләндереп тә карыйлар, шуннан соң рәтләнмәсме, тәүфикъланмасмы, дип өмет итәләр. Ләкин өйләнгәннең икенче көнендә үк, әллә кайларда йөреп, исерек хәлендә төн уртасында кайта башлый.

Ата-аналарының баланы дөрес юлга кертеп җибәрү мөмкинлекләре була. Алар аны бик әйбәт мәктәпкә урнаштыралар. Ул инде укырга-язарга өйрәнә, дога укырга керешә. Әмма үзләре дә надан ата-ана, Сәхилә кебек томана карчыкларның сүзе белән, Кәримне әлеге иҗтиһатлы тормыштан аералар.

Автор шул рәвешле, малайның һәлакәткә килүнең төп сәбәбе итеп белемсезлекне һәм тәрбиясезлекне күрсәтә. Бу бәхетсезлек Кәримнең бик иртә үлеме һәм әтисе Фатих байның бөлүе белән тәмамлана. Язучы фикеренчә, моның сәбәпләре: ата кешенең гыйлемне кадерләмәве, дөнья белән кызыксынмавы, бала тәрбияләүдәге хәбәрсезлеге.

Гаяз Исхакый кешенең бәхетен ни рәвешле әзерләргә кирәклеген дә күрсәтеп бирергә тели.

Кәримнең хатыны Бәдрия - Кыям атлы тегермәнче кызы. Әдәпле, инсафлы. Татар хатын-кызларына хас булганча, сабырлык күрсәтеп, Бәдрия ире төзәлмәсме дип өметләнә. Бәдрия үзенең уңганлыгы, тырышлыгы белән гаиләне матди яктан тәэмин итүче булып әверелә. Улы Рифгатьне дә дөрес тәрбияли. Нәтиҗәдә Рифгать мәктәп бетергән, әхлаклы, тәрбияле егет булып үсә.

Шул рәвешле, Г.Исхакый бер әсәр кысасында Кәрим белән Рифгатьнең бала вакыттан алып балигъ булганчыга кадәр тормыш юлларын күздән кичерә һәм аларның капма- каршы холык ияләре булуларының тамырларын сәнгатьчә сурәтләп бирә. Ул халкыбызны белемле, инсафлы, эш рәтен белүче, таза нигезгә корылган тормышлы итеп күререгә тели.

Гаяз Исхкый иҗатының нигез ташы, әлбәттә, “Кәләпүшче кыз” әсәре.

Кәримә белән Габдерәшит – шәһәрдәге һөнәрчеләр. Ике балалары бар, зурысы кыз – Камәр, кечесе малай – Габделәхәт. Тик бәхетле тормыш озакка бармый, хатыны белән балаларын ятим калдырып, Габдерәшит үлеп китә. Әтисез калган балаларны Кәримә ничек тәрбия кылыр, аларны кем аякка бастырыр? Тик 30-33 яшьлек Кәримәнең балаларда әллә ни гаме юк, ул үзе кияүгә чыгарга тели.Ике бала белән ир табу кыенрак. Шуңа күрә малаен Фәхри исемле сәүдәгәр карамагына тапшыра. Аннан соң Габделәхәт мәдрәсәдә торып укырга кала.

Кәримә кызы Камәрне ияртеп, ике бала белән тол ( хатыны үлә) калган

40-45 яшьләрдәге Мифтах исемле иргә кияүгә чыга. 15 яшьлек Камәр һәм аның энесе Габделәхәт, яшүсмерләргә хас булганча, әтиләренең рухына тугрылык сакламаган әниләренә рәнҗиләр. Бу хәл балалрның күңеленә тирән җәрәхәт ясый. Ана ирле булу бәрабәренә үзенең балаларына битарафлык күрсәтә. Камәрнең аянычлы язмышында , әлбәттә, аның әнисе гаепле.

Үз кызын бозыклыгы бик күпләргә мәгълүм булган приказчик Вафа яныны җибәрүе – Кәримәнең ана буларак җавапсызлыгы.

Вафа – ялганчы, шапырынучы. Иң зур начарлыгы – Камәр кебек яклаучысыз калган кызларны харап итүе, аларны бозыклык юлына кертеп җибәрүе, моның өчен вөҗдан газабы кичереп мәшәкатьләнмәве. Вафа кебек тасма теллеләнүен мәхәббәт итеп кабул күрүе – Камәрнең фаҗигасе. Гаиләдәге иләмсез күңелсезлекләр белән башы миңгерәгән 15 яшьлек Камәр, кызганычка каршы, Вафаның сүзләреннән иләс - миләс килә, үзенең күңел бушлыгына дәва тапкандай була. Тора- бара ул бөтенләй бозык юлга кереп китә. Япь-яшь килеш ул начар авырудан вафат була. Шулай итеп, төпле гаилә булмау, әниләренең битарафлыгы аркасында апалы - энеле бертуганнар аерыла һәм Камәрнең язмышы фаҗигале тәмамлана.

Йосф Акчура хаклы, гыйбрәтле язмышлы кешелрнең аянычлы хәл-әхвәлләрен күрсәтү юлы белән укучыларны тәрбияләү максатыннан чыгып иҗат иткән әсәрләре арасында Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” хикәясе зур игътибарга лаек. Ул шуны аңлап эш итте: илнең киләчәге матур, өметле булсын өчен беренче нәүбәттә шәхес чын - чынлап бәхетле, тәрбияле, инсафлы булырга тиеш..

Гаяз Исхакый иҗатында яктыртылган бу проблема бүгенге көндә дә әһәмиятле урын алып тора.

Узган гасыр башында милләт яшәеше һәм язмышы өчен бик мөһим булган татар гаиләсе проблемасы Г.Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” пьесасында, “Остазбикә”, “Ул әле өйләнмәгән иде” повестларында ничектер калкытыбрак куеп яктырта.”Өч хатын белән тормыш”та мөселман дөньясында элек-электән яшәп килүче күпхатынлы гаиләне язучы XX гасыр башында милләткә зыян китерә, дип карый. Инде төзелгән гаиләне саклап калу өчен көрәш “Остазбикә” повестында чагылыш таба. Аның героинясы

Сәгыйдә, бала булмауда үзе гаепле икәнен аңлагач, гаиләне саклап калу өчен, ире Вахид мулланы авылның хәлле мужигы кызы Галимәгә өйләндерә. Әмма, ике хатын белән яшәп, соңгысыннан берничә бала туса да, Вахид хәзрәт үзен бер хатынлы итеп сизә.

“Ул әле өйләнмәгән иде “ повестенда да хәзерге көндә дә яшьләр өчен гыйбрәтле булган катнаш гаилә мәсьәләсе күтәрелә.

Әдәби ядкарләр кешеләрне фикер йөртергә, хисләнергә, башкаларның кайгы-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга ярдәм итәләр, әхлакый тәрбия бирәләр.

Йомгаклау.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, мондый нәтиҗәгә килдек:

нык тамырлы гаилә тусын өчен, мәхәббәттән тыш, рухи һәм физик хезмәт тә кирәк Ир белән хатын бер – берсе алдында җаваплы.

Гаилә кешене шундый мохит белән чолгап ала, анда кеше кыйммәтләре һәм әхлагы яңа буында барлыкка килә һәм үсә. Әлеге кыйммәтләр һәм әхлак гаиләдән башка яши алмый. Гаилә мөнәсәбәтләренең төзелеше һәм җенесләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр җәмгыятьнең характерын, аның артта калуын яки цивилизациясен билгелиләр.

Халыкны милләт буларак саклап килүдә, җәмгыятьнең әхлакый йөзен билгеләүдә гаиләнең роле зур. Милли психика нәкъ менә гаиләдә , гаилә әгъзаларының үзара мөнәсәбәтендә формалаша, дин-милли мәдәният, гореф-гадәт, йолалар аша ныгытыла. Халкыбызның рухи тормышы һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган олы шәхес, татар әдбияты классигы Гаяз Исхакый иҗаты моның моның ачык мисалы. “Бай углы”, “Кәләпүшче кыз”, “Өч хатын белән тормыш” әсәрләрендә автор ата-ана, балаларның ата-аналарына булган мәнәсәбәте, баланың шәхес буларак формалашуда гаиләнең, җәмгыятнең ролен ачык тасвирлый.

Кулланылган әдәбият

Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият 10 сыйныф өчен дәреслек. – “Мәгариф”нәшрияты.- Казан. 2002

Гыймадиева Н. Дәресләрдә әхлак мәсьәләләре. // -Мәгариф.-2003. -№3

Гыйззәтуллина Р. Сүнмәс йолдыз . // -Мәгариф.-2008. - №2

Җәләлиев.Ш.Ш. Татар халык педагокикасы. “Мәгариф” нәшрияты.- Казан, 1997.

Исхакый.Г.Әсәрләр 1 том. “Татарстан китап нәшрияты”. – Казан, 1998

Исхакый.Г. Бай угылы. // Мирас - 1996. - №9

Исхакый Г. Әсәрләр 4 том. “Татарстан китап нәшрияты” , 2003.

Мәхмүтов.М. Әхлакый аң тәрбияләү. // -Мәгариф. -1999. №6

Мусин Ф. Исхакый һәм татар мәгарифәте . // -Мәгариф.-2008.- №1

Хуҗиәхмәтов.Ә.Н.Тәрбия - мәңгелек фәлсәфә “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2001.

infourok.ru

Әдипләр: Гаяз Исхакый

МИЛЛӘТ САГЫНДА
Г. Исхакыйның гаять күпкырлы эшчәнлеге үз чорындагы милли яшәешнең төрле-төрле якларын колачлавы белән татар дөньясындагы феноменаль күренешкә әверелә, бик күп өлкәләрдә ул башлап йөрүче яки юл күрсәтүче була. Боларның барысы уртак бер максатка—милләтне инкыйраздан саклап калуга һәм үстерүгә хезмәт итә.

Аның әлеге эшчә-нлегенең үзара тыгыз бәйләнгән һәр тармагы бик мөһим булса да, без Исхакый исемен телгә алганда, аны беренче чиратта әдип итеп күз алдына китерәбез. Әмма ул— гадәти язучы түгел, бәлки исляхчы, новатор каләм иясе. Монысын анардан тарихи мәҗбүрият тә таләп итә. Эш шунда: үзе яшәгән борылыш заманының татарны милләт буларак саклап калуны бөтен җитдилеге белән көн тәртибенә куюын аеруча тирәнтен аңлап, ул бу милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләне хәл итүдә әдәбиятка аеруча зур өметләр баглый. Ә бу өметне аклау өчен башта әдәбиятның үзен яңа заман рухында һәм милләтнең ышанычлы таянычы булырлык итеп яңартырга кирәк иде. Шул ук вакытта Исхакый, алга киткән башка халыклар тәҗрибәсеннән чыгып, заманча җитлеккән әдәбиятның милли үсеш дәрәҗәсен билгели торган фактор булуын да яхшы аңлый. Чөнки үсешкә ирешкән француз, инглиз, рус кебек халыкларда аларнын шулай ук киң танылган әдәбиятлары милләтне әйдәп баручы иҗтимагый-рухи көч булып тора. Г. Исхакый узган гасырның тәүге елларында, төгәлрәге 1905 елда, Петербургтагы "Нур" газетасында чыккан, тел мәсьәләсенә багышланган мәкаләсендә: "Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күре-неләчәктер",—дип белдерә. Татар әдәбиятына да башкалардагы кебек халыкның рухи юлбашчысы вазифасын йөкләп, Исхакый туган әдәбиятын ничек шундый зур һәм җаваплы вазифаны башкарырлык итеп үстерү турында уйлана гына түгел, бәлки үзе бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе дә була. Исхакыйның туып килүче яңа заман татар әдәбиятының идеологына әверелүенең һәм иҗатының новатор төс алуының нигезендә әдәбиятның милли мөстәкыйль сүз сәнгате булуы өчен көрәшү ята иде. Ә мондый мөстәкыйльлек ахыр чиктә татарны милләт буларак саклап калу өчен кирәк иде. Биредә Исхакый болай фикер йөртә: "Моңгача кадәр һәр халык, дустлык, дошманлык мөнәсәбәтендә үзенең киемен киенеп, гадәти диненә бөркәнеп кенә мәйданга чыкканга,... һәр халыкның мәгънәви-яте, эчке тормышы үзеннән-үзе бер юл берлән акканга, әлбәттә, "үзлекне саклау" авыр булмаган."

Хәзер исә башка халыкларның, шул исәптән татарларның да, ассимиляцияләшү сәясәте көчәйгәннән-көчәя барганда, "аның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе, музыкасы, фәне, сәнаигы нәфисәсе рухымызга туктамаенча төртелеп торганда", сәясәт һәм икътисад өлкәләреңдә дә шундый ук хәл күзәтелгәндә, татарның әлеге "үзлеген" ничек саклап калырга? Шундый сорауны алга куеп, Исхакый ана җаваплар да эзли. Ул үзгәрә башлаган татар мәгыйшәтендә әлеге басымга каршы торырлык көчләр хасил булуын да күрсәтә. Боларга мисал итеп ул мәгариф өлкәсендәге яңарышны, татар сәүдәсенең яңадан терелеп һәм куәтләнеп китүен, авылда икътисади үзгәрешләр башлануын, яңа буын морзаларның да халыкка йөз белән борылуын, күптөрле милли җәмгыятьләр хасил булуын һ.б. ала. Саналган факторларның һәркайсы үз урынында мөһим булуын искәртү белән бергә, Исхакый татарның "үзлеген", ягъни милли асылын саклауда әдәбиятка һәм аның белән бәйле театрга, музыкага аерым бер урын бирә. Чөнки алар турыдан-туры милли рух белән сугарылганнар, "без бер халык, без бер милләт!"—дигән фикерне үзләренә идеал итеп алганнар. Шушы идеал татар әдәбиятына үз юлын булдырырга ярдәм итә. Татар дөньясының һәм мәдәниятенең европача глобальләштерүгә каршы тора алуында тагын бер мөһим чара итеп Исхакый Европаның төрле өлкәләрдәге казанышларыннан файдалануны саный. Европалашуны "француз хәятының беркатлы әдәбин, тышкы мәдәниятен" генә турыдан-туры күчерү белән шөгыльләнгән төрекләрдән аермалы буларак, Исхакый: "Без исә, Аурупаның фикерен, фәлсәфәсен, эшчеләр хәятын өйрәнеп, бүлешеп, аларга татар рухы биреп, тәгъбир ясасак, аларга татар киеме кидереп, татар исе сеңдереп шулай кабул итәргә телимез". Ачыграк әйткәндә, әдәбият ярдәмендә татар хәятын заман таләп иткәнчә европалаштыруны Исхакый "татарларны татар булып калган хәлдә аурупалаштыру, ягъни татарларны тумыштан килгән милләтлекләрен саклаган хәлдә Аурупа мәдәнияте эченә кертүдер" дип аңлый.

Татар әдәбиятының милли мөстәкыйльлеген саклау һәм үстерү, икенче яктан, аның милләткә тагын да нәтиҗәлерәк хезмәт итүе өчен кирәк. Әдәбиятның милли максатчан төс алуы "халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын тәмам ап-ачык" күрсәтергә, "язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында" язарга булышачак.

Татар әдәбиятының милли мөстәкыйль булуының ни өчен кирәклеген һәм моңа ирешү юлларын шул рәвешле билгеләп, Исхакый үз иҗатын тулысыңча әлеге идея-эстетик фаразларны гамәлгә ашыруга багышлый. Аны аеруча милләтне инкыйраздан саклау һәм үстерү буенча әдәбият алдында торган бурычлар кызыксындыра. Мондый бурычларны XIX йөзнең соңгы чирегендә мәгърифәтче әдипләр дә алга куя һәм хәл итә башлаганнар иде. Яңа гасыр башы шартларында Исхакый аларның эшен тагын да конкретлаштыра төшеп һәм реаль тормышка ныграк нигезләнеп дәвам итә. Шул рәвешле ул милли әдәбият һәм милли әдип нинди булырга тиешлегенә ныклы ачыклык кертә.

Яңа заман татар әдәбиятының ул замандагы аеруча әһәмиятле яки борчу уята торган дип исәпләнгән милли мәсьәләләрне яктыртырга тиешлегенә басым ясап, Исхакый үз иҗат эшчәнлеген әнә шул юнәлештә җәелдерә. Бу яктан ул башкаларга үрнәк тә күрсәтә. Мәгълүм ки, Исхакый әдәбияттагы беренче адымнарын киң милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләне—милләтнең киләчәген, ягъни яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен яктыртудан башлый. Яшь әдипнең беренче ике әсәре "Тәгаллемдә сәгадәт..."тә һәм аннары "Бай утлы" повестьларында яшь буынга дөрес тәрбия бирүнең иң мөһим шарты дип аны аң-белемле итү карала. Әсәрләрдә шушы мәсьәләгә төрле мөнәсәбәткә нигезләнгән ике төрле язмыш сурәтлрнә. Беренче повестьта яшь герой Хәлим, иске карашлы әтисенең каршылыгын җиңеп Казан мәдрәсәсендә уку теләгенә ирешә. Яшь героеның бик тырышып укып күп белемле кеше булуының сәбәбен автор тагын Аллаһе Тәгаләнең Хәлимгә әлеге белемнәрне үзе өчен генә түгел, бәлки кавемен, ягъни туган халкын аң-белемле итү өчен дә бирүе белән бәйләп аңлата. Яшь герой мәдрәсәне тәмамлагач шулай эш итә дә.

"Бай углы"ндагы Фатыйх байның бердәнбер улы Кәрим, киресенчә, иске карашлы ата-анасы һәм урам йогынтысына бирелеп мәдрәсәдә укымыйча надан булып кала һәм бу наданлыкның ачы фаҗигасен кичерә. Ягъни тормышта ялгыш юлга басып, бик яшьли дөньядан да китеп бара.

Беренче әсәрләрендә аң-белемле булу яки булмауның шундый нәтиҗәләрен әле күбрәк мәгърифәтчеләрчә яктырту белән бергә, Исхакый алга таба иҗатында мәдрәсәләрдә яшьләргә белем бирүнең торышы белән дә якыннан кызыксына. Ул әлеге мәсьәләне танылган ике әсәрендә—"Тормышмы бу?" һәм "Мулла бабай" романнарында конкретрак итеп чагылдыра. Һәр ике очракта да әдип мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасын шактый тәфсилле сурәтләп, уртак бер нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗәне "Тормышмы бу?" романының мәдрәсәне тәмамлаган үзәк героеннан болай дип әйттерә: "Мин хәзер аз гына русча, аз гына төрекчә, аз гына гарәпчә, фарсыча, аз гына үз телем татарча беләм... Шуның өстенә, тарихтан аз гына, җәгърафиядән аз гына, хисап, һәндәсәдән аз гына, әллә нинди үләннәр, хайваннар хакында, аз гына өй тәрбия кылу, бала укыту, мәктәп идарә кылу хакында, аз гына дин вә игътикад хакында, аз гына тәфсир хәдис хакында, аз гына мантыйк вә хикмәт хакында—кыскасы гына һәр нәрсә хакында аз гына мәгълүматым бар. Боларның һәммәсене өстән кенә белсәм дә, берсене дә чынлап белмим." Башта зур романтик хыяллар белән яшәгән шәкерт, әлбәттә, мондый белемнән һич тә канәгать түгел. Чөнки моннан соң аңа әлеге хыялларыннан баш тартып, әтисенең генә теләген канәгатьләндерергә, ягъни авылга кайтып мулла булырга гына кала. Әсәр битләреннән ул олыгайгач үз тормышыннан үзе канәгать булмаган хәлдә чыгып китә. "Мулла бабай" романы герое Хәлим исә шул ярты-йорты белгәненнән канәгать. Чөнки аны күбрәк икенче нәрсә кызыксындыра: "Шул мәгълүмат, шул рухани азык белән бер авылны, бер мәхәлләне агартырга хәзерләнә, берничә мең кешегә үрнәкче, җитәкче булырга уйлый иде. Шул халыкны үзе кебек үк итә алмаса да, үзе кебирәк уйларга өйрәтергә, үзе кебирәк күздән дөньяга вә ахирәткә карарга өйрәтергә хәзерләнә вә шул өйрәнүдә чынында әллә никадәр файда, әллә нинди зур эш дип игътикад итә иде."

Гомумән алганда, бу ике әсәрдә дә революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә шәкертләргә ярты-йорты белем бирелү алардагы уку-укыту системасының баланың реаль мөмкинлекләрен искә алмавы белән бәйләп аңлатыла. Әйтергә кирәк, мондый система әле безнең заманга кадәр яшәвен дәвам итә. Хәзерге мәктәпләрдә дә укыту баланын мөмкинлекләренә индивидуаль карашны күздә тотмый, ул укучыларның бөтенесе дә энциклопедик сәләткә ия дигән фаразга корылган кебек. Дөрес, соңгы вакытларда әлеге системаның әнә шул зур кимчелеген, ниһаять, танып һәм Көнбатыш мәгарифе тәҗрибәсенә нигезләнеп, баланың шәхси сәләтен искә алуга корылган профильле укытуга күчү башланды.

Үзенең публицистикасында, аерым алганда, "Мөгаллим вә мөгаллимәләремезнең бу көнге вазифалары нәрсә?" дигән программ характердагы мәкаләсендә (1914), татар мәгарифе алдына бик зур бурычлар кую белән бергә, Исхакый үз әсәрләрендә бу системада эшләүчеләр, ягъни мөгаллим һәм мөгаллимәләр белән дә якыннан кызыксына һәм әлеге мәсьәләгә "Мөгаллим" һәм "Мөгаллимә" дигән пьесаларын багышлый. Әсәрләренә шундый гомуми төстәге исемнәр биреп, әдип аларның үзәк герой образларында шул вакыттагы мөгаллимнәр кавеменең ниндидер гомум сыйфатларын чагылдырырга теләгән, күрәсең. Әмма мәсьәләне ничектер, полемиграк рухта яктыртулары аркасындадыр ахры, әлеге пьесалар, бигрәк тә сәхнәгә куелып киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәч, матбугатта шактый бәхәсләр тудырды. Әсәрләрдә күбрәк үзәк геройларның шәхси тормышы белән иҗтимагый вазифалары арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга дикъкать ителә һәм ул мөнәсәбәтләрнең төрлечә булуы күрсәтелә. "Мөгаллим" драмасында мөгаллим Салих башта үзенен яшәү мәгънәсен һәм максатын халыкка мәгърифәт ярдәмендә хезмәт итүдә күрә һәм шундый ният белән авылда балаларны җәдитчә укыта башлый. Әмма бераздан ире идеалларыннан бик ерак торган хатыны йогынтысына бирелеп, Салих үткәндәге уй-хыялларын оныта һәм көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән генә яшәүче гадәти обывательгә әверелә, ягъни һәм иҗтимагый, һәм рухи яктан "үлә". Әсәр ахырында аны бу аянычлы хәлдән шәһәрдән килгән иптәше Фазыл коткара. Ул Салихны уятып җибәрә һәм ана хәзерге хәленә аек күз белән карарга булыша. Болай яшәвенең мәгънәсезлеген аңлап һәм тормышта кабат иҗтимагый мәгънәле юлга басырга теләп, ахры, Салих семьясын ташлап авылдан китеп бара. Кыскасы, пьесада мөгаллим кеше шәхси тормыш белән генә канәгатьләнмәскә, бәлки барыннан да элек иҗтимагый мәгънәле тормыш белән яшәргә тиеш дигән фикер үткәрелә.

"Мөгаллимә"дә исә әлеге пьесадагыга капма-каршырак ситуация сурәтләнә. Аның героинясы Фатыйма Казанда укып мөгаллимә булгач, ерак Себердәге кечкенә бер шәһәргә барып андагы милләттәшләренә аң-белем бирү белән шөгыльләнә, ягъни милләткә файда китерә. Әмма үзен тулы бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки аның шәхси тормышы барып чыкмаган. Эш шунда: Казанда яшәгәндә ул бер егеткә гашыйк була, әмма тегесе аның мәхәббәтенә җавап бирми. Шушы җавапсыз мәхәббәтеннән качарга теләп тә кыз Себергә китеп бара. Ләкин кыз анда икенче бер мәхәббәт газабына дучар була. Биредә аңа шул ук мәктәптә укыткан Габдулла үлеп гашыйк була, аңа Аллага табынгандай табына башлый. Кыз исә бик акыллы бу егетнең илаһи мәхәббәтен кабул итә алмый, чөнки ул һаман Казан егетенә булган мәхәббәт утында яна. Габдулланың җавапсыз мәхәббәттән газаплануын күтәрә алмыйча ул әсәр ахырында бу шәһәрдән дә китергә җыена.

Милләт яшәеше һәм язмышы турында уйлаганда Исхакыйны нык борчыган тагын бер мәсьәлә—гаилә. Гаилә тормышын ул милләт яшәешенең нигезе дип исәпли. Милләтнең ныклыгы һәм яшәүчәнлеге гаиләдән башлана дип инанган, Исхакый татар мәгыйшәтендә милли мәнфәгатьләргә хезмәт итми генә түгел, бәлки зыян китерә торган гаиләләр белән еш очраша һәм иҗатында да шуларга игътибарын юнәлтә. Милли күзлектән караганда әдипне бигрәк тә күп хатынлы һәм катнаш гаиләләр борчый. Үзенең бу борчуын ул "Өч хатын белән тормыш" пьесасында һәм "Ул әле өйләнмәгән иде" повестенда чагылдыра. Искә алынган пьесада Кәрим бай гаиләсе мисалында Исхакый мөселман дөньясында бик борынгыдан яшәп килгән күп хатынлы гаиләне XX гасыр башында татарлар өчен инде үзен акламаган һәм кирәксез дип таба. Чөнки андый гаиләдә татулык, бердәмлек юк, шунлыктан ул нык түгел. Шул сәбәпле, пьесада Кәрим бай гаиләсе таркала. Милләт өчен кирәкле гаилә итеп пьесада Кәрим байның антиподы Риза корган гаилә күрсәтелә. Ул яраткан бердәнбер хатыны белән матур гаилә кора һәм тормышта да бөтен теләкләренә ирешә.

Катнаш гаилә мәсьәләсе исә "Ул әле өйләнмәгән иде" повестенда яктыртыла. Безнең заманда үзенә бер модага әверелгән һәм киң пропагаңдалана торган мондый гаиләне Исхакый XX йөз башында милләтнең киләчәгенә куркыныч яный торган афәт дип бәяли. Әсәрнең үзәк герое булган зыялы егет Анна Васильевнаны яратып гаилә корса да, чынлыкта үзен бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки бу гаиләдә туган балалар баштан ук татарлыктан читләштереләләр. Повесть татар дөньясына зур зыян китергән күңелсез бер традицияне чагылдыра.

"Ул әле өйләнмәгән иде"дә Шәмсинең рус хатыны белән гаилә коруының сәбәбе дә игътибарга лаеклы. Эш шунда: егет татар кызлары арасыннан Анна Васильевнага тиңне тапмый. Моның төп сәбәбе исә татар кызларының беркайда да укымаган һәм надан булулары белән бәйләнгән. Шул сәбәпле, узган гасыр башында татарның күп кенә аң-белемле егетләре башка халыкларның аң-белемле кызларына өйләнә. Бу хәлнең бик күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген аңлап, ул елларда татар кызлары өчен махсус мәктәпләр дә ачыла.

Мәгърифәтчеләр заманыннан алып кин җәмәгатьчелекне борчый башлаган татар хатын-кызы язмышы Исхакый иҗатының да иң мөһим мәсьәләләреннән берсенә әверелә. Үзенең публицистикасында ул, мәсәлән, татар дөньясында милли яңарыш заманының иң зур казанышларыннан берсе дип шуны саный: хатын-кызларның "үзләрен-үзләре кеше иттереп күрү, аларның үзләренең күзләрендә кыйммәтләре арту, үзләренең урыннарын белү, үзләренең тормыштагы вазифаларын аңлау булды". Шуннан алар аң-белемгә омтылалар һәм, гомумән, милли-иҗгимагый яшәештә активрак катнаша башлыйлар. Моннан тыш Исхакый хатын-кызларның милләт яшәешендәге күркәм бер вазифасын—аларның үткәннән килә торган милли рухи-әхлакый кыйммәтләрне ирләргә караганда да ныграк саклаучы булуларын ассызыклый. Әдип мәгариф өлкәсендә дә хатын-кызның өстенлекле бер сыйфатын ачыклый. Исхакый фикереңчә, "табигать аның күңеленә бала сөюне, бала тәрбия кылуны туганда ук сибеп тудырганга, мөгаллимәнең тәрбия ягы шөбһәсез мөгаллимнән әллә ничә мәртәбә артык булачактыр".

Әгәр публицистикасында Исхакый хатын-кызлар даирәсендә күзәтелә башлаган гомум уңай күренешләр турында яки киләчәкне фаразлап язса, әдәби әсәрләрендә исә ул героиняларының тормыштагы язмышларын конкретрак чагылдырырга алына. Әмма биредә дә реализм белән романтизм элементлары еш кына үрелеп китә. "Кәләпүшче кыз" повестенда ул әле шактый дәрәҗәдә реалист. Чөнки Камәрнең ничек фахишә булып китүе дә, моның ачы нәтиҗәсе дә сурәтләнә. Ләкин, Й. Акчура әйткәнчә, милләтнең "иң агулы бер чобанын" ачарга алынып, Исхакый бу хакта тыныч кына яза алмаган, бәлки, Г. Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, "һәр мөселман егларлык рәвештә ялкынлы хис белән, сентименталь рәвештә янып, көеп тасвир иткән".

"Теләнче кызы" романында Сәгадәт язмышын яктыртуда реализм белән романтизм элементлары тагын да ныграк үрелә. Героиняның ятимлектә үткән яшүсмер чагын сурәтләгәндә автор әле реаль тормышка якынрак тора. Ә менә аның Габдулла байдан алдану һәм гаилә дә корып җибәрүләреннән соң Сәгадәт язмышын тасвирлауда романтик башлангыч көчәя. Биредә инде әдип үзенең хатын-кыз идеалын чагылдырырга тотына. Зыялы егет Мансур ярдәмендә Сәгадәт ижти-магый-мәдәни хәрәкәттә катнаша башлый һәм бу хәл геройның дөньяга карашларына, уй-омтылышларына уңай тәэсир итә. Үзенең аң-белем ягы бик чамалы икәнен аңлап, ул Казандагы кызлар гимназиясен тәмамлый. Габдулладан аерылганнан соң ул, "тәмам ялгыз, үз көченә таянып алга таба барырга тели торган бер татар хатыны"на әверелә. Әсәр ахырында ул тагын да зуррак белем алырга теләп Петербургка китә. Сәгадәтнең бу гамәле әсәрдә аның "кояшка таба" юл алуы дип бәяләнә. Әлбәттә, тормыш төбенә тәгәрәгән ятим авыл кызында хасил булган мондый кардиналь үзгәрешләр күбрәк автор хыялыннан чыгып, ягъни романтик планда сурәтләнә.

Татар хатын-кызы язмышын мәгънәви яктан тагын да масштаблырак итеп, ягъни гомуммилли яңгыраш биреп сурәтләү белән без "Зөләйха" трагедиясендә очрашабыз. Аның героинясы Зөләйха гади татар хатыны гына булып калмый, аңа милләт анасы вазифасы да йөкләнә. Әсәрдә героиняны чукындырып диненнән, иманыннан ваз кичтерергә тырышу гомумән татар милләтен шул юл белән юкка чыгарырга омтылу булып аңлашыла. Әмма көчләп чукындырылып монастырьда һәм каторгада бик зур газаплар кичерүенә дә карамастан, Зөләйханың динен, иманын саклап кала алуы татар милләтенең үзен саклап кала алачагына тирән ышаныч уята.

Россиядә татарларның авыр язмышын, еш кына бик зур гаделсезлекләргә һәм югалтуларга дучар ителүен шулай сурәтләве аркасында, патша цензурасы пьесаны сәхнәләштерүне катгый тыя. Аңа бары 1917 елгы Февраль революциясеннән сон гына сәхнәгә юл ачыла. Әсәр беренче тапкыр "Сәйяр" труппасы тарафыннан 1917 елның 17 мартында Казанның Зур драма театры сәхнәсендә уйнала һәм җәмәгатьчелекнең кин игътибарын җәлеп итә, матбугат битләрендә аңа багышланган күп кенә мәкаләләр була. Бу вакытта Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының беренче съездын әзерләү эшләренә чумган Г. Исхакый күптән көткән спектакльне күрер өчен махсус рәвештә Казанга килә. Спектакльне караганнан соң "Новый клуб" залында Г. Исхакый хөрмәтенә зур банкет үткәрелә. Ул мәҗлестә унбиштән артык татар оешмасыннан 160 тан күбрәк вәкил катнаша. Үзенә бер милли киңәшмә төсен алган бу чара Г. Исхакыйның программ характердагы тарихи чыгышы белән дә игътибарга лаек. Аерым алганда, ул чыгыш көрәшче әдипнең иҗтимагый-сәяси карашларындагы эволюцияне күзаллау ягыннан кызыклы. Мисал өчен, беренче рус революциясе чорындагы сыйнфыйлык позициясеннән үзенең хәзер милли бөтенлек байрагы астына күчүен әдип болай аңлата: "...1905 нче ел революциясе вакытында без җимерү хезмәтен итәргә тиеш идек: яңа тормышны төзер өчен безгә ул вакытта җимерергә, җимерергә, тагы бер кат җимерергә тиеш вә моның өчен хөкүмәт белән дә көрәшергә, аңар терәк булып торган сыйныфлар белән дә көрәшергә тиеш идек ки, моның өчен иң мөнасиб байрак сыйнфый көрәш байрагы иде, менә шул байракны күтәреп без хәрәкәт итә идек... Әмма хәзер, хәзер исә җимерелергә тиеш нәрсә җимерелде, аның урынына хәзер бер хәрабәнең чүпләре генә калды. Безнең милләтемезнең хәзерге вазифасы, инде шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһиятемезне (иркен тормышыбызны) торгызудыр. Иҗади эш, мәдәни эш һичбер вакытта бер сыйныфның көче белән генә эшләнә алмый, аны бөтен сыйныфлар эшләргә тиеш, аңар бөтен сыйныфларның көчләрен бергә кушып тотынганда гына бик таманга гына киләчәк. Менә шуңар күрә дә без бу көндә милләтемезнең бөтен сыйныфларын: зыялыларын, демократиясен, руханиларын, байларын, укытучыларын, хатын-кызларын—һәммәсен-һәммәсен шул иҗади эш юлыңда берләшергә чакырамыз, берләшкән көч белән шул иҗади эшкә керешергә дәгъвәт итәмез"...

Татарларны берләшеп, үз дөньяларын яңартырга чакыру белән бергә, Исхакый зыялыларыбызны тугандаш халыкларга, бигрәк тә Төркестанга мәдәни ярдәм күрсәтергә дә өнди. Әдипнең бу чыгышы залдагыларга ничек тәэсир иткәнен Ф. Әмирхан тыңлаучылардан берсенең сүзләре белән болай тасвирлый:

"Тургеневның Пушкин һәйкәлен ачкан вакытта сөйләгән нотыгы вакытында рус зыялылары тарафыннан ничек каршы алынган булса, бу нотыкны да без шулай каршы алырга тиешләрмез".

1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә әлеге съездны, шул ук елның 22 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр Уфада Милләт мәҗлесе үткәрүдә актив катнашканнан соң большевикларның бөтен татар милли оешмаларын туздырулары нәтиҗәсендә Г. Исхакый мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була... Һәм анда әдип иҗатының татар әдәбияты өчен үзгә әһәмияткә ия булган яңа этабы башлана. Эш шунда: 1917 елдан соң илдә урнаштырылган совет системасы һәм аның идеологиясе «Октябрь революциясе һәм социализм патша заманында хәл ителмәгән милли мәсьәләне, ниһаять, тулысынча хәл итте, ягъни элекке изелгән һәм хокуксыз халыклар иреккә чыктылар, тулы хокуклыга әверелделәр» дигән фикерне алга сөрделәр. Нәтиҗәдә, милли мәсьәлә нигездә җәмгыятьнең көн тәртибеннән алып ташланды. Дөрестән дә, совет чорында рус булмаган халыкларны иҗтимагый-мәдәни яктан үстерү буенча байтак эш башкарылды. Әмма бу эшләр совет идеологиясенә буйсындырылган иделәр. Халыклар советча глобальләштерү сәясәте кысаларында яшәделәр. Бу сәясәтнең максаты исә халыкларны төрле яктан ассимиляцияләп, алар урынына бербөтен совет халкын булдырудан гыйбарәт иде. Сиксәненче елларда, ягъни нык үскән социализм чорында: бездә кешеләрнең яңа тарихи берлеге—совет халкы—формалашты дип рәсми рәвештә игълан ителде. Әлбәттә, мондый шартларда аерым милләтләрнең чынлыкта хәл ителмәгән мәсьәләләре, социализм заманы тудырган яңа борчулы проблемалары турында сүз алып бару мөмкин түгел иде. Чөнки әдәбият-сәнгать бары халыкларның совет чорындагы яна бәхетле яшәеше һәм язмышы хакында гына сөйләргә тиеш булды.

СССРда менә шундый кампания алып барылганда мөһаҗирлектәге Исхакый татар совет әдәбиятында мөмкин булмаганны эшли, ягъни татарны милләт буларак саклап калуга караган мәсьәләләрне яки большевикларның аерым милләтләргә, бу очракта татарларга карата кылган гаделсез гамәлләрен яктыртуны дәвам итә. Мисал өчен, "Җан Баевич" комедиясендә ул татар сәүдәгәре Шакирҗанның заманча "образованный" булам дип аферистка булып чыккан "графиня" белән гаилә корырга маташуын, акыл җитмәс мәгънәсез бер гамәл дип, сатирик планда сурәтли.

Милләтне кайгыртуын дәвам итеп, Исхакый мөһаҗирлектә дә әлеге күпкырлы мәсьәләнең XX йөз башында киң җәмәгатьчелекне, шул исәптән әдипләрне дә, уйландырган, борчыган тагын бер ягына кабат әйләнеп кайта. Сүз тарихи миссиясе буенча татарның интеллектуаль җегәре һәм иҗтимагый-рухи юлбашчысы булырга тиешле морзалар катлавының аянычлы язмышы турында бара. Революциягә кадәр публицистикада да, матур әдәбиятта да шактый киң чагылыш тапкан бу мәсьәләне Исхакый үзенең "Көз" повестенда яктырта. Үткәндәге әсәрләрдә, мисал өчен Ф. Әмирханның "Бер хәрабәдә" хикәясендә (1912), Г. Ибраһимовның "Яшь йөрәкләр" романында (1912) яки С. Җәләлның "Дим буенда" повестенда (1914) морзалар, ничектер, үзеннән-үзе бетүгә дучар ителгән кавем дип каралса, Исхакый бу инкыйразның конкрет тарихи сәбәпләрен ача. Боларның барысын автор беренче чиратта морза кызы Гөлсем образында чагылдыра. Героиняның бәхетсез язмышын аның гаиләдә алган тәрбиясе белән бәйләп аңлата. Эш шунда: балачактан ук ул рус дөньясында яши һәм русча тәрбия ала. Үз милли дөньясыннан аерган әлеге яшәеш героиня өчен ерьш чыкмаслык сазлыкка әверелә. Моның өстенә, шулай ук морзалар нәселеннән булган эшлексез һәм эчкече бер офицерга кияүгә чыгу героиняны бөтенләй бетереп ташлый һәм ул утыз яшендә "җимерелгән, кипкән карчыкка" әверелеп кала. Хәзер аны күбрәк балалары язмышы борчый. Алар алкоголик балаларыннан һәм тумыштан ук үз милләтеннән аерылганнар. Гомумән алганда, әсәрдә морза кызы Гөлсем үз катлавының милләтеннән аерылганы, аның алдындагы вазифасын үтәмәгәне өчен җәзалана кебек.

Әйтергә кирәк, бу әсәрдә сурәтләнгәннәр безнең кайбер замандашларыбыз өчен дә сабак алырлык. "Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?" дигән программ характердагы мәкаләсендә (1927) Г. Ибраһимов 1917 елдан соң бездә совет чоры морзалар катлавы барлыкка килүен һәм аны татар совет чиновниклары хасил итүен белдергән иде. Бу чиновникларга да еш кына руска мөкиббән китү һәм үз милләтеннән йөз чөерү хас иде. Гәрчә Ибраһимов алардан бөтенләй өметен өзмәсә дә, алар барыбер "татарның телен, әдәбиятын, тормышын өйрәнергә, татар халкы белән даими мәдәни багланыш ясарга мәҗбүр булачаклар", дип уйласа да, совет системасы аның бу өметен, нигездә, юкка чыгарды. Яңа хакимият төрле милләтләрдән үзенә кирәкле кадрларны үз рухында әзерләде, ягънң.,аларны милли хистән азат итеп, интернационализм байрагы астында аларның үз милләтләреннән аерылуларын, руслык алдында баш июләрен куәтләде.

Әйтергә кирәк, бу күңелсез традиция хәзер дә дәвам итә. Ул бигрәк тә башка төбәкләрдә яшәүче татар чиновниклары арасында киң таралган. Республикабыздагы татар чиновниклары да үз милләте турында кайгыртырга бик ашкынып тормыйлар. Шунлыктан Г. Исхакыйның "Көз" повесте бүген дә актуаль яңгырый.

Үзе яшәгән чорга караган милли мәсьәләләрне яктырту белән бергә, Исхакый мөһаҗирлектә дә милләт язмышы турында борчылып, тарихка мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, "Өйгә таба" повестенда рус-төрек сугышларының берсендә рус армиясе составындагы мөселман дивизиясе язмышы аша милли яктан мөһим булган берничә мәсьәләне яктырта. Бердән, 1919 елда Казанда югарыдан әмер буенча төзелгән беренче татар бригадасының Урта Азиядә совет властен урнаштыру өчен алып барган һәм хәзер әлеге мөстәкыйль илләрдә башкачарак бәяләнә торган көрәшен күздә тотып язылган бу әсәрдә үткәндә патша хакимиятенең рус булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны үзара ызгыштыру сәясәте фаш ителә. Әлеге мөселман дивизиясе дә руслар тарафыннан шундый максатта файдаланыла. Шул ук вакытта повестьта рус хәрби начальникларының рус булмаган халык вәкилләрен төрлечә җәберләүләре дә күрсәтелә. Әйтик, армия штабындагы бер генерал: "Монда миңа өч елга гаскәри куәтне бирсәләр, мин күрсәтер идем... Грузиныннан, татарыннан, дагыстаныннан көлләр очырыр идем",—дип хыяллана . Боларның барысын үзе ишеткәч, моңа кадәр аның бит исеме-аты бөтен хәрби мәктәпләрендә авыздан-авызга йөриячәк, ул бит каһарман булачак... Дәрәҗәдә үсәчәк, ул генераллык (пашалык) дәрәҗәсенә менәчәк", дип хыялланган дивизия командиры—татар полковнигы Тимергалиев—ничектер айнып китә. Моннан сон ул төрек канкардәшләренең башын кисәргә әзерләнгән рус балтасының сабы булудан баш тарта һәм патшага биргән хәрби антын бозып, үз дивизиясе белән төрекләр ягына чыга. Шул вакытта каты яраланган Тимергалиев үз халкы алдындагы вазифасын үтәгәнен аңлап үлә: "Шул милләтемне сакладым кәефеннән чыккан көлү, елмаю аның рухын күкләргә кадәр озатты—елмаеп җаны чыкты". Боларны сурәтләү белән бергә, Исхакый, икенче яктан, патша заманында да, совет чорында да кире кагылган пантюркизм, ягъни төрки халыкларның бердәмлеге идеясен яклап һәм хуплап чыга. Ул төрки милләтләр бердәм булганда гына аларның һәркайсы үз максатына ирешә алачагын яхшы аңлый. Белгәнебезчә, канкардәш төрки халыкларның бердәмлеге идеясе безнең көннәрдә тагын да актуальрәк төс ала. Панславянизм идеясе, ягъни славян халыкларын берләштерү омтылышы, көчәйгән вакытта бигрәк тә.

Иҗади гомеренең ахырындарак үзен борчыган сорауларга җавап эзләп, Исхакый тарихыбызның борынгырак дәверләренә дә мөрәҗәгать итә һәм 1944-47 елларда үз иҗаты өчен принципиаль әһәмияткә ия булган, безнең көннәрдә дә игътибарны җәлеп итә торган "Олуг Мөхәммәд" дигән тарихи пьесасын яза. Шунлыктан бу әсәр аерым игътибар сорый. Анда берничә максат алга куела. Барыннан да элек, әсәр ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарына җавап рәвешендә языла. Мәгълүм ки, әлеге карар татар әдип-галимнәрен Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын, аларның хакимнәрен идеаллаштыруда гаепләп, асылда әлеге тарихи дәверләрне объектив яктыртуны тыйган иде. Исхакый мөһаҗирлектә тарихи фактларга, беренче чиратта рус тарихчысы М. Худяков хезмәтләренә нигезләнеп, әлеге әсәрендә Россиядә элек-электән гел тискәре бәяләнгән Казан ханлыгы, аның тарихка кергән күренекле хакимнәреннән берсе турында объектив сүз әйтергә алына. Икенче яктан, биредә дә төрки бердәмлек идеясе үткәрелә. Автор фикеренчә, элекке вакытларда төркиләрне берләштергән, бербөтен иткән Чыңгыз хан империясе һәм аның дәвамчысы булган Алтын Урда таркалганнан соң, Чыңгыз оныкларыннан һәм Алтын Урда ханнарыннан берсе булган, әмма дошманнары тарафыннан Сарайдан куылган Олуг Мөхәммәд әлеге бергәлекне кабаттан торгызу максатында гаиләсе һәм гаскәре белән Болгар-Казан иленә юнәлә. Ул бу юнәлешне очраклы гына сайламаган икән. Әлеге илнең үткәннән килә торган тарихи миссиясен әсәр геройларыннан берсе—Тимур комайдан болай аңлата: "Болгар иле безнең бабайлар бу илләргә килгәндә гаскәрлек ягыннан зәгыйфь булса да, бик күп эштә бабаларымызга остазлык итте, динемез мөселманлыкны без Болгар иленнән алдык, китабымыз, язуымызны болгарлардан өйрәндек, шәһәр төзү үрнәген алардан алдык, олуг ханнарымыз заманында да акчаларымыз Болгар шәһәрендә сугыла иде. Безнең кара корымнан, уйгыр иленнән, Себердән килгән аеры-аеры уймакларымызны (төркемнәребезне) берләштерүдә Болгар иле җилем булды. Тәңре боерса, Болгар иле шул таркау илләремезне берләштерүдә тагы да җилем булачак." Ачыграк әйтсәк, биредә Алтын Урда дәүләте төзелүдә һәм үсешендә Болгарның нинди роль уйнаганлыгы турында сүз бара. Төрки бергәлегенә ирешүнең төп чарасы итеп Г. Исхакый кабат көчле төрки дәүләте төзүне саный. Шунлыктан Олуг Мөхәммәдиең Болгар-Казан иленә килеп чыгуын да ул шушы максат белән бәйләп карый. Мондый максатны нәкъ менә биредә тормышка ашырырга теләү исә бу илнең икътисади һәм мәдәни үткәне белән бәйләп аңлатыла. Үткәннәр хакында Казан шәһәренең аксакалы, Олуг Мөхәммәдкә мөрәҗәгать итеп, болай ди: "Бабаларыңыз хан хәзрәтләре вакытында безнең Болгар, Биләр шәһәрләремез дөньяның иң зур бай шәһәрләре иделәр. Сатучы-алучыларымызның көймәләре бөтен Идел өстен болыт кебек каплый иде. Күрше илләрдә генә түгел, озак кяфер мәмләкәтләренә кадәр малымыз-туарымыз тарала, комачымыз, камкамыз (бөрчекле ефәк комач), көмеш эшләремез, агач савыт, табакларымыз, олтанымыз, күнемез бөтен дөнья базарында дан тоталар иде. Ислам нуры берлә күңелләремез нурлангач, шәһәрләремез мәчетләр, мәдрәсәләр берлә бизәкләнгән гыйлем, белем, һөнәр үзәге булган иде." Болгар иленең үткәндәге бай тәҗрибәсен күздә тотып, әсәрдә Олуг Мөхәммәд төркиләрнең Чыңгыз һәм Батый заманнарындагы куәтен кабат торгызу эшен нәкъ менә шушы илдә башкарырга омтыла. Үзенең максатын ул болай бәян итә: "Уемыз, тынычсызлык көннәрендә аерылган, таралган илләремезне бергә җыеп, бабаларымыз вакытындагы кебек көчле бер дәүләт кору, халкымызны тәңренең биргән нигъмәтләреннән файдаландырып, балаларымызга көчле, куәтле бер дәүләт мирас итеп калдырудыр. Мул ага торган илемезнен Идел, Ак Идел, Чулман су юлларыны алыш-биреш көймәләре өчен һәрвакыт ачык тотып, юлларымызның тынычлыгын саклау, күрше халыклар берлә дә алыш-бирешне күңел тынычлыгында йөртүдер. Сарай киң илемезнең тынычлыгын саклауны, юлларымызның каравылчылыгын үти алмас хәлгә килде. Илемезнең һәр почмагына урыс агыла башлады. Хәзер без төп тупрагымызны саклар өчен Чыңгыз байрагыны Казанда күтәреп, монда дошманнарга каршы кала корамыз, Казан каласы безнең кулымызда чакта һичбер урыс-дошман суын үтә алмаячак. Безнең аркамыздагы илләремез—Себер, Урал, Чыгтай йорты (үзбәк иле) анасының кочагындагы бала кебек рәхәт итәчәк. Бу кала—Казан каласы бабаларымызның бөтен илләрен, безнең мөселман халкымызны, ислам динемезне, безнең гыйлемемезне, һөнәремезне, сату-алуымызны саклаучы, нәүбәтче булып торачак, бу кала изге кала булачактыр."

Әсәр геройлары төркиләрне берләштерерлек һәм дошманнарга каршы торырлык шундый көчле дәүләтне ничек һәм нинди нигездә төзү турында да уйланалар. Алар аеруча дәүләтнең ныклы, гадел һәм халыкчан нигезгә корылырга тиешлегенә басым ясыйлар. Казан каласы хакиме Галим бәк, мәсәлән, болай ди: "Әйе, без яңа дәүләт корамыз, зур тарихи бер эш. Әгәр шуның нигезен нык, таза сала белсәк, бу дәүләтемез озын еллар яшәячәк. Урыны зур сату юлы өстендә, халкы тырыш, аек. Хөкүмәтне дә тугрылык, гаделлек өстендә җирләштерә алсак, бу дәүләтне урыслар бөтен дөнья шайтаннарын җыеп килсәләр дә, берни эшли алмаячаклар."

Казан ханлыгын ничек төзү һәм ныгыту мәсьәләләрен ачыклаганнан соң, пьесада алга таба бу дәүләтнең тиз арада аякка басып һәм ныгып китүе, һәм бу процесста Олуг Мөхәммәдиең зур роль уйнавы күрсәтелә. Шул ук вакытта татар илендә мондый үсеш-яңарышның җитди каршылыкларга да очравына дикъкать ителә. Аерата руслар бу илгә тыныч кына яшәргә мөмкинлек бирмиләр, аңа даими һөҗүм итеп торалар. Әсәрдә рус кенәзе Василийның Казан ханлыгына каршы оештырган басып алу походларының берсе үзәккә куеп сурәтләнә. Дөресрәге, әлеге походның руслар өчен күңелсез финалы күрсәтелә. Ул сугышта үз илләренең иминлеге өчен көрәшкән казандылар басып алучы русларның күпсанлы гаскәрен җиңәләр, кенәз Василийны, аның боярларын һәм исән калган сугышчыларын әсирлеккә алалар. Сугыш кырында полководец., осталыгы күрсәткән Олуг Мөхәммәдиең җиңүдән соң тагын бер күркәм сыйфаты ачыклана. Ул киң мәрхәмәтлек күрсәтеп, үткәндәге ант-вәгъдәләрен онытып татар илен басып алу нияте белән килгән кенәз Василийга, аның боярларына һәм сугышчыларына ирек бирә. Әмма Василийны бүтән "Казан иленә баскын итмәскә, яу җибәрмәскә..., Казан иленең дусты берлә дус, дошманы берлә дошман булырга, Казан иле сатучысы-алучысының урыс иленең һәр почмагында тамгасыз сату-алу итүенә киртә куймаска, ике ил арасындагы күршелекне дуслык нигезендә алып барырга тәңре исеме белән ант" иттерә. Әмма тарих күрсәткәнчә, монысы да рус хакимнәренең чираттагы буш вәгъдәсе генә була. Алар алга таба да үзләренең басып алу сәясәтен дәвам итәләр һәм, ниһаять, 1552 елда күптәнге максатларына ирешәләр. Г. Исхакый исә әсәрен ерак бабаларыбызның сүзләрендә тора белмәгән күршеләренең коры вәгъдәләренә артык ышанучан булуларын ачу белән төгәлли. Пьесаның мондый финалы белән автор, ил, халык язмышы мәсьәләләрендә беркатлы булмаска, аеграк, саграк эш итәргә кирәклегенә дә ишарә ясый. Ерак тарихыбызның әлеге тәҗрибәсе һәм сабаклары бүгенге көндә үз дәүләте булмаган һәм бик таркалып яшәгән халкыбызны хәзерге глобальләштерү шартларында үзен милләт буларак саклап калу өчен барыннан да элек бердәмлеккә ирешү кирәклеген искәртә. Димәк, Исхакыйның "Олуг Мөхәммәд"е дә безнең көннәрдә дә заманча яңгырый дигән сүз.

Гомумән алганда, мөһаҗир Г. Исхакый 1917 елдан сон татар әдәбияты өчен яңа бер тарихи әһәмиятле миссия башкарды. Әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылына һәм максатчанлыгына тугрылыклы булып калып, ул совет илендә мөмкин булмаганны эшләде, ягъни милләт яшәеше һәм язмышының мөһим мәсьәләләрен яктыртуын дәвам итте, моның белән Октябрь инкыйлабыннан соңгы әдәбиятыбызны милли-мәгънәви яктан тулыландырды, баетты. Болар барсы Г. Исхакыйның XX йөз татар әдәбияты тарихындагы феноменаль урынын билгели.

Яна заман әдәбиятыбызның гына түгел, бөтен татар җәмгыятенең милли идеологы һәм лидеры булып милләт сагында торган, ягъни җәмгыятьнең дә, үзенең дә төп бурычын милләтне саклауда һәм үстерүдә күргән Исхакый үзенең туган халкына васыятен дә шундый рух белән сугара. 1954 елның 12 апрелендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәгәң татар кызы Халидәгә язган һәм тарихка әдипнең милли васыяте булып кергән хатта Исхакый үзенең бөтен аңлы гомерен күз алдыннан үткәрә һәм аның бер максатка—милләткә хезмәт итүгә, аның азатлыгы өчен көрәшкә багышланганын икърарлый. Шушы максат белән бәйле рәвештә, хатта татар халкының бик борынгы легендар заманнарга китә торган озын һәм катлаулы тарихы күздән кичерелә. Бу тарихны күзәткәндә, Исхакый туган халкының төрки дөньяда мәдәни юлбашчылык итүенә басым ясый. Мондый миссияне әдип төрле вакытларда төрле исем белән йөртелгән безнең халыкның асылда борынгы төрки халык булуы белән бәйләп аңлата. Шуның белән бергә, хатта татарның катлаулы язмышлы халык булуына игътибар ителә һәм мондый язмышка дучар булуның мөһим сәбәпләреннән берсе итеп аның бик таркау хәлдә, дөньяда сибелеп яшәве карала. Биредә тулаем төрки дөньяның таркаулыгы да мәгълүм роль уйнаганлыгы күрсәтелә. Шушы ачы хакыйкатьне аңлап һәм милләтне саклау, яшәтү ниятендә XX гасыр башыннан татарны берләштерү идеясе көчәеп китә, бу хәрәкәттә Исхакый үзе әйдәп йөрүчеләрдән була. Шул ук вакытта әдип әлеге хәрәкәтнең агымдагы гасырда, бигрәк тә совет дәверендә, яңа зур каршылыкларга очравын, җитди югалтулар кичерүен күрсәтә. Әмма үзенең күңелендә көчәйгәннән-көчәя генә барган әлеге хыялны—төрки бердәмлеге нигезендә татарны берләштерү идеясен—гамәлгә ашыруны Исхакый татар кызы Халидә туташка язган хатында хәзерге һәм киләчәк буыннарга мәгънәви васыяте итеп калдыруын белдерә.

Флүн Мусин
"Казан утлары" № 2, 2008.


adiplar.belem.ru

Материал (9 класс) по теме: Гаяз Исхакый иҗатында хатын-кыз образы

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ИҖАТЫНДА

ХАТЫН-КЫЗ ЯЗМЫШЫ

Эчтәлек

Кереш......................................................................................3 бит

Төп өлеш. Г. Исхакый иҗатында хатын-кыз образлары.

Беренче бүлек. “Милләтнең гамьсезлеге, битарафлыгы...” ..........4 бит

Икенче бүлек. Мәгърифәтчеләрнең идеал хатын – кыз образы.....7 бит

Өченче бүлек. “Зөләйха –МилләтАнасы”…………………………10 бит

Дүртенче бүлек. “Ана – бөек исем...”........................................12 бит

Йомгаклау.......................................................................       16 бит

Кереш

Бөек тә син, матур да син,

                                           татар кызы!

Нинди матур, тирән уйлар кубаручы сүзләр! Алар татар хатынының бөеклеген, сәгадәтлеген, эчкерсезлеген күрсәтәләр. Кыска гына бер җөмләдә күпме мәгънә?! Бу дөньяда бөек, илаһи затка багышланган күпме иҗат җимешләре бар?

Татар әдәбиятының һәр чорында (Борынгы әдәбияттан алып бүгенге көн әдәбиятына кадәр) хатын-кыз язмышы үзәктә булган. Кайсыбер язучы хатын-кызны бик идеаллаштырып бирә, ә кемдер тормышның язылмаган кануннарына буйсынып, изелеп яшәгән хатын-кыз образына туктала. Саный китсәк, һәр язучының идеал образы аерым бер үзенчәлек белән тасвирлана.

Әйтик, якташ язучыбыз  Гаяз Исхакый  иҗатында хатын-кыз образы. Аның хатын-кызлары милләт өчен көрәшүче дә, мәгърифәтче дә, шулай ук үз киләчәгенә җиңел караучы , фахешханәләрдә җан асраучы да. Соңгыларына аерым тукталасым килә, чөнки хатын-кызның шундый язмышка дучар булуы бугенге көндә дә бик актуаль проблема булып санала.

 И язмыш, язмыш, дибез. Язмыш кына гаепле микән бу очракта?!

Ә бәлки Гаяз Исхакый XIX гасырда ук  XXI гасырның “чуанын”, милләтнең авыруын  күргәндер?! Юкка гына якташыбыз:“Әүвәл хатын- - кызның әхлагы бозыла, аннан дин бетә һәм шунда халык үзе дә бетәр!” – дип, борчылып  әйтмәгәндер.

 Гаяз Исхакый иҗатында Хатын-кыз образлары

Милләтне яшәтүдә һәм үстерүдә, аны аң-белемле һәм әхлаклы таза итүне беренче планга куеп, Г. Исхакый әдәби иҗатын да шундый мәсъәләләрне яктыртудан башлый.

Беренче әсәрләрендә шул вакыттагы татар дөньясын күрсәтүгә ул аң-белемле һәм әхлаклы кеше тәрбияләү мәсъәләсеннән чыгып килә. Ике гасыр аралыгында татарның милләт буларак нинди аянычлы хәлдә калуы, ничектер, ачыграк күренә һәм милли җанлы кешеләрне уятып, айнытып җибәрә.

Г. Исхакый һәрдаим аерым кешеләрнең, гаиләнең хатын-кызга булган мөнәсәбәте белән кызыксына. Татар хатынының язмышын ул милләт язмышына бәйләп карый, аларның ирләр белән бертигез хокуклы булмавын милләтне инкыйразга алып баручы сәбәпләрнең иң җитдие итеп саный. (1, 15) 

Милләтнең гамьсезлеге, битарафлыгы...

 Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аны шәхес итеп һәм балалар тәрбиячесе булуын танымаган һәм бу нәфис затларның рухи үсеше һәм камилләшүе өчен уңай шартлар тудыра алмаган милләтнең киләчәге бик караңгы, өметсез булуын искәртә Гаяз Исакый.

Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз өчен яхшы зәмин тудырырга булыша.(2, 17)

Татар милләтен шундый хата адым-гамәлдән аралау максатында иҗат ителгән “Кәләпүшче кыз” повесте (1902) мотивы, кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр әһәмиятен югалтмаган.

Камәр төсле кулдан-кулга йөргән яшь кызларның фаҗигасен йөрәге аша үткәргән Исхакый, җан әрнүенә түзә алмыйча, әсәр алдыннан  татар милләтенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбур була: “Укучым! Мине бу хикәяне язудан максудым – Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтемнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булудан нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер тәнбиһдер”. (5, 19)

“Кәләпүшче кыз” повесте шул чор татар әдәбтятына хас мәгърифәтчелек реализмы методы белән язылган. Г. Исхакый, югарыда искәрткәнчә, бу фаҗигале язуының максатын яшь кызларга “үзләрен саклар өчен бер кисәтү” дип күрсәтсә дә, ул күздә тоткан мәгънә тагын да зуррак һәм киңрәк. Әдип йомшак күңелле Габдеррәшит белән бала җанлы Кәримәнең сөекле кызлары, бала күңелле Камәрнең тормыш төбенә тәгәрәве өчен җаваплылыкны шулай ук татар җәмәгатьчелегенә дә йөкли. Чөнки, әгәр кәләпүш-калфак белән сату итүче бай сәүдәгәр Сәлимовның шәригать кануннарына төкереп караучы баш сатучысы Вафа яшь Камәрне бозмаган булса, аның яман атын халыкка таратмаса, ул, бәлки, тормышын да ипле генә көйләп җибәрер иде. Шулай ук ире вафат булгач, тизрәк яңа кияүгә чыгу турында баш ваткан Кәримә дә кызы Камәр белән улы Габделәхатне тәрбияләүне төп вазифасы итеп санаса, Камәр дә мондый авыр һәм хурлыклы юлга аяк басмас иде. Асламчы карчык Зөһрә абыстай кебек яшь кызларны фәхешханәләргә сатып акча эшләүче затсыз кешеләр кулына эләкмәсә, Камәр әле тормышын тәртипкә китерә алыр иде.

Мондый аяныч хәлдән чыгу, тормыш баткаклыгыннан котылу җаен эзләү өчен борынгы һөнәре белән шөгыльләнергә мәҗбүр була ул. Клиентларының берсеннән яман чир эләктергәч, фәхешханәдән дә куыла һәм озак кына хастаханәдә дәвалана. Әнә шулай, “урам - өем, урыс – ирем” дип йөри-йөри, бер көнне Камәр йөккә уза: “Кем очрады, шуның берлә йөрүеннән корсаклы булып, янә бер авыру эләкте.

Шулай итеп, корсаклы булып, хастаханәгә керде. Камәрнең бу сырхавы элгәреге сырхавыннан башка булса да, монысыннан терелүен уйларлык түгел иде. Чөнки Камәр караган саен артка китә бара иде. Бара-тора Камәрнең баласы туар вакыт җитте. Үзе авыру булганга, баласын китерә алмады, ничә көннәр мәшәкатьлщнеп ятса да, бабкалар сүзенә караганда, баланы ярмаенча китерә ала алмавы беленеп, Камәрнең баласы алынса да, бала үле туды. Һәм Камәр үзе дә җан бирде. Аны хастаханәдән алып күмделәр”. (5, 51)

Милләтләрнең гамьсезлеге, битарафлыгы нәтиҗәсендә Камәр әнә шулай һәлакәт сукмагына чыга һәм ахыр чиктә зур фаҗига белән мәңгелек йортка китеп тә бара. Г. Исхакый татар әхлагына үтеп керә башлаган инкыйраз күренешләрен – җенси азгынлыкны, гамьсезлекне, битарафлыкны, фахишәлекне фаш итә,  һәм үсеп килүче яшь буынны мондый яманлыклардан , пычраклыклардан нык сакланырга чакыра. Әйтергә кирәк, татар хатын-кызларының авыр язмышы мәсьәләсе Гаяз Исхакыйга кадәр иҗат иткән мәгърифәтче әдипләрнең әсәрләрендә дә куела. Аерым алганда гаилә белән тирәлекнең хатын-кыз язмышын хәл итүдәге роле З. Бигиевның “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында шактый үзенчәлекле рәвештә тасвирлана.

Й. Акчура әйткәнчә, милләтенең “иң агулы бер чуанын” ачып салган “Кәләпүшче кыз” повестеның дөньяга чыгуы татар әдәбиятында милли  вакыйгага әверелде.

 Бу әсәрнең әһәмиятен билгеләп, Н. Гасрый, мәсәлән, 1910 елда болай дип яза: “Бу хикәя, чыгар-чыкмас буларак кабул ителә. Яшь әдәбият куәтләнә... “Кәләпүшче кыз” мөхәррире белән яңа әдәбиятка яңа бер көч килеп керүе беленде”. (4, 31)

Бер үк вакытта “Кәләпүшче кыз” повесте Г. Исхакыйның киләчәк иҗат йөзен билгеләгән әсәргә әверелде. Чөнки алга таба аның иҗатында татар дөнясында милләт яшәешенә һәм язмышына куркыныч янаучы “чуанлы”, авыру күренешләрне ачу төп максатка әверелә. Моны “Кәләпүшче кыз”дан соң язылган “Теләнче кыз” повестенда (1908) да ачык тоярга мөмкин. 

Мәгърифәтчеләрнең идеал хатын – кыз образы.

Әйтергә кирәк, “Теләнче кыз”да тиешле тәрбия алу мәсъәләсен яктыртуда шактый аермалык сизелә. Әгәр Камәр акыл җитмәү аркасында фәхешлек юлына басса, икенче әсәр героинясы Сәгадәтне әлеге адымга тормыш үзе мәҗбүр итә.

 Ачлыктан качып, Сәгадәт әтисе Шәрип абзый һәм әнисе Хөсниҗамал апа белән барлы-юклы мөлкәтләрен очсызга гына сатып шәһәргә күчеп килә һәм бераздан әтисе-әнисе үлеп киткәч, ул чит җирдә беръялгызы торып кала. Ачлык ятим калган кызны байларга барып теләнеп йөрергә мәҗбүр итә. Шулай теләнеп йөргән көннәрнең берсендә Сәгадәт Габдулла бай кулына эләгә һәм үзенең сәгадәтлегеннән мәхрүм кала. Героеның әхлак йөзенә аеруча игътибар биреп, автор аны болай характерлый: “Потомственный почетный гражданин Габдулла Әмирханович сәламәт иде, ягъни җисмән һич авырмый, һичбер җирендә хәстәлек галәмәте сизми иде, әмма рухани Габдулла яисә Габдулла әфәнде, ягъни вөҗдан иясе, оятлы Габдулла әнисенең имие белән тәрбия кыла, хәзер мәдрәсәдән чыгып, дустиш кушылгач, бөтенләй җиңелеп куелган иде”.(2, 76)

Рухи яктан “киселгән, корыган агач”ка әверелгән Габдулла Сәгадәтне дә үзенә ошаган башка теләнче кызлар кебек үк, бары “хисмани кирәкләрен тутырыр өчен генә” сайлап ала. Авылның ерактан килә торган әхлакый нормалары кысаларында тәрбияләнгән Сәгадәт, табигый, ачлыктан Габдулла байның җенси теләкләрен канәгатьләндерү чарасына әверелүен бик авыр кабул итә.

Героиняның моннан соңгы уй-кичерешләрен язучы тәэсирле детальләр ярдәмендә чагылдыра. Әйтик, төнлә Габдулла бай яныннан урамга чыккач, күктәге Ай аңа: “Син анда вакытта мин кеше күзенә күренергә оялган идем, менә син чыктың, мин дә болыт астыннан чыктым!” – дигән кебек була.(1, 68)

Кыскасы, ятим кыз булып, ач-ялангач калу Сәгадәтне үлмәс өчен әлеге адымга барырга мәҗбүр итсә дә, аның рухы, табигате андый яшәү рәвешен кабул итә алмый. Шунлыктан фәхешлек сазына керсә дә, героиня күңеле белән саф булып кала.

 Героиняның тормыш пычраклары белән пычранудан саклый торган сакчысы  хасил була һәм ул героиняны рухи-әхлакый пычранудан саклый кебек. Аның менә шундый керләнүе шифалы тәэсир итә, ул аны рухи яктан дәвалый шикелле.

 Бу йогынтыны беренчеләрдән булып Габдулла үзендә татый. Байның “вөҗданы фалиҗ зәхмәтеннән бераз уяна башлады”. Ул Сәгадәтне фахешханләрдән зли башлый, тапкач, үзе мәсхәрә иткән кызга өйләнә.

Сәгадәт тә милләт хадимнәре белән аралашып, дуслашып яши башлый. Алар  героиняның күзен ача, дөньяга карашларын үзгәртәләр, фикри һәм рухи җәхәтеннән нык үстерәләр. Ул кешелекле, юмарт, милләтпәрвәр бер ханым булып үсеп җитә. Сәгадәт урысча укырга тотына, гимназиянең дүртенче сыйныфына имтихан тота.

“Теләнче кызы”н башкача, Лев Толстой романының исеме белән “Яңадан туу” дип атарга мөмкин булыр иде. Чөнки анда кешенең вөҗдан газабы, әхлакый тәүбәсе аша “яңадан тууы”  сурәтләнә.

Әсәр ахырында героиняның тагын зуррак белем алырга теләп Петербургка китүе Гаяз Исхакый һәм аның фикердәш геройлары тарафыннан югары бәяләнә. Чөнки алар Сәгадәткә мәгърифәтчеләрнең күптәнге хыялларын тормышка ашырырга алынган татар хатыны итеп карыйлар.

 Сүз монда аң-белем алып, халыкка хезмәт итү юлына баскан татар хатыны идеалы турында бара. Шушы идеалны аңлау һәм аны гамәлгә ашырырга алыну героиняның үзенә дә нык тәэсир итә: Сәгадәт үзен күпләргә иптәш булырлык кеше итеп тоя башлый.

Сәгадәттәге модый үзгәрешләр әсәрдә якташыбызның фикердәш геройлары күңеленә бик хуш килә. Чөнки героиня аларның күптәнге хатын-кыз идеалын тормышка ашыра.

Сәгадәтнең гаилә читлегеннән чыгып, җәмгыятьчел затка әверелүен, ягъни иргә генә хезмәт итүдән халыкка, милләткә хезмәт итүгә һәм шушы максатта Петербургка укырга китүенә символик мәгънә биреп, Мансур героиняның  бу адымын “кояшка таба” юл  алуы дип бәяли.

Шулай итеп, “Теләнче кызы”нда татар әдәбиятында XIX гасырдан мәгърифәтчеләр күтәрә башлаган хатын-кыз идеалы мәсъәләсе заманча яңартып яктыртылды. Мәгълүм ки, күп кенә очракларда

 (Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми”) татар хатын-кызының гаилә яки иске гореф-гадәтләр изүеннән арынып, шәхси азатлыкка ирешүе турында барды яисә шушы нәрсә идеал итеп күтәрелде.

Г. Исхакый исә хәзер әлеге идеалны иҗтимагый эчтәлек белән баета. Икенче төрле әйткәндә,  ул Сәгадәтнең азат, ирекле булуын да, шәхес булуын да, XX йөз башында татар дөньясында бермә-бер көчәеп киткән гомуммилли максатлар белән яшәү идеясына да хезмәт итүен тели. Шул ук вакытта яңа гасыр башында әлеге теләкнең инде коры хыял гына булмавы, бәлки яңа реаль тормышта күпмедер нигез дә булуын әйтергә кирәк. Чөнки бу вакытта татар дөньясында иҗтимагый аңлы, халыкка хезмәт итү юлына баскан хатын-кызлар пәйда була башлый. 

Зөләйха – Милләт Анасы

Еллар үтә, Г. Исхакыйның  тормышка карашлары ныгый. Хатын-кыз темасы милләт язмышы белән бергә язучының иҗатында алдынгы булып кала.(3, 123)

Аның беренче әсәрләрендә хатын-кыз образы мәгърифәт белән бәйле булса, 1911 елда чыккан “Зөләйха” трагедиясендә хатын-кыз образына бүтән төс керә. Язучының  хатын-кыз образы ир-атлар белән бер даирәгә баса һәм хокукы буенча ир-аттан калышмый. Г. Исхакыйга  кадәр милләт каһарманы дип ир - атка гына әйтүе мөмкин булган.

Ә “Зөләйха” трагедиясендә без бөтенләй башка күренешкә тап булабыз. Бу әсәрдә Зөләйха образы –җыелма образ - татар халкының анасы итеп бирелә.

Әсәрдә сурәтләнгән вакыйга XIX гасырның 60 нчы елларында Казан губернасында бара. Зөләйханы иреннән аерып, бер урыска кияүгә бирәләр, исемен русчага алыштыралар, ә ирен Себергә сөрәләр. Исерек ирен агулап үтергәне өчен, Зөләйха унсигез ел төрмәдә була. Ләкин кайда гына булса да, ул үз диненә тугрылыклы булып кала: вакытында намазын укый, уразасын тота. Авыр газаплардан соң үләр алдыннан ул балалары белән күрешә, урыстан туган улының да исламга кайтуын күреп, тыныч күңел белән мәңгелек дөньяга күчә.

Автор Зөләйха образында татар милләте кичергән трагедияне сурәтли. Зөләйха кебек көчле рухлы Милләт Аналары булганда милләтнең яшәешенә ышанычын белдерә.

Чукындыру объекты итеп татар анасының алынуы да очраклы түгел, бәлки авторның идея максаты белән бәйләнгән. Эш шунда: пьесада Зөләйха образына киң идея-фәлсәфи мәгънә йөкләнә, ягъни ул милләт анасы итеп карала. Нәтиҗәдә, бу татар анасын чукындыру бөтен милләтне чукындыру мәгънәсен ала.

Автор бу имансыз гамәлне героиняның рухи-әхлакый асылын сынау чарасы итеп тә карый. Дөрестән дә, чукындыру Зөләйха өчен бик авыр сынауга әверелә. Иреннән, балаларыннан, карт анасыннан көчләп аерып алып киткәч, аны монастырьга ябалар, чукындырып, рус мужигына хатынлыкка бирәләр. Әмма  бу хатын заманына тугрылыклы булып кала. Гаять авыр шартларда да динен, иманын саклаудагы батырлыгы өчен Ходай тарафыннан шулай югары бәяләнгән мөселман хадиме булуы белән бергә, Исхакый Зөләйханы изге күңелле ир хатыны итеп һәм балалар анасы итеп тә күрсәтә.

Кыскасы, Зөләйханы халык язмышын кичергән милләт анасы итеп карарга алынып, Исхакый аның мондый вазифасын беренче чиратта милли рух һәм халыкның нигезен тәшкил иткән дини иманны саклаучы һәм гаиләнең таянычы булуында күрә.

Алга таба әдип шулай да кешенең шәхси яшәешенә игътибарын арттыра һәм биредә моңа кадәр ничектер әдәбиятта күренмәгән моментларны яки мәсъәләләрне күзаллый. Ул аеруча шәхси бәхет мәсъәләсен дикъкать  итә. 

Ана – бөек исем...

 Кеше яшәешенең бу мәңгелек мәсъәләсен яктыртуда да автор үзенчәлекле моментларны таба һәм шуларның берсен “Остазбикә” повестендә (1915) чагылдыра.

“Остазбикә” повесте – татар әдәбиятының үзенчәлекле казанышы.

Әсәрдә татар авылы хатын-кызы бәхете мәсъәләсе үзәккә куела. Мәсъәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, язучы үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының шактый бөртекләп сүрәтләнгән мохитендә күрсәтә.

Күпләрнеке кебек, инде җитлеккән кыз Сәгыйдәнең дә иң зур хыялы рәтлерәк кешегә кияүгә чыгу булгач, әсәрдә шушы гамәл күнегелгән рухта, бөтен йолаларын саклап, җитдиен - юморын бергә кушып күрсәтелә. Кияүгә чыгу вакыты җиткәч, мулла кызы Сәгыйдәне дә хатынлыкка сорап киләләр. Һәм  гаилә Сәгыйдәнең әтисенә бик хуш килгән ерактагы бер авылның яңа яшь мулласында туктала. Шуннан түземсезлек белән вәгъдә ителгән кияүне көтү китә. Сәгыйдә үзенең кияү мулласын күңеленнән яратканнан – ярата бара һәм аннан башка тора алмас дәрәҗәгә җитә.

Шушы бәхетеннән ул үзенең, тирә-юньдә мәртәбәле хәзрәт кызының, каената йортында “хезмәтчедәр ашата торган, сарыклар карый торган, сыерлар сава торган, карт белән карчык комганнарыннан җылы суны бушатмый торган асрау”га әверелүен дә сизми кала. Бу аяныч хәлдән аны атасы коткара, авылдашлар белән бергә яшь муллага йорт салып бирәләр. Моннан соң Гаяз Исхакый Сәгыйдә белән Вахид мулланың тату гына яшәп китүләрен тәфсилли.

Аларның бер-берсен яратып, муллалык һәм остазбикәлек хезмәтеннән ямь вә тәм табып яшәүләрен күрсәтүгә дикъкать игътибар бирелә. Әмма бераздан Сәгыйдә чын бәхетле булу өчен болар гына җитмәгәнлеген аңлый. Гаиләдә бала булмау аны бик газаплый. Героиня күңеле белән бала кирәклеген сизә.

 Бер көнне мулла шәһәргә китә, әмма билгеләгән вакытка кайтып җитә алмый . Аны көткәндә Сәгыйдә: “Ул үлсә?.. Минем кемем кала?! Ул бөтенләй миннән югаламы?.. Әй бер угылым булса иде!..” – дип уйлый башлый. “Шул сүз бөтен йөрәгенә кереп утырып, аңарда моңача һичбер булмаган бер куәт белән баласы буласы килү – үзенең угылын кәрәсе килү дәртен тудырды”.(5, 125)

Героиняның кинәт кенә  хасил булган, бала сөю хисен автор алга таба Сәгыйдәнең үз баласын булдыру теләген тормышка ашырырга омтылуын да табигый төстә һәм шактый иркенләп тасвирлый. Әсәргә күз салыйк. Сәгыйдә белән Вахид мулла тәрбиягә бала алалар, әмма бу адым уңышсыз була. Бала урлый башлый һәм алар аны кире бирергә мәҗбүр булалар. Бу да Героиняның җанын телгәли.

Бер заман остазбикәләр белән бер очрашуда берсе аңа: “Ирнең үгие юк,” – дип әйтә. Сәгыйдә сөйгән иренә хыянәт итү турында бөтенләй  дә уйлый алмый. Бу адым аның өчен үлем белән бер. Озак газапланудан соң, эчке каршылыкларны җиңеп, иренең нәсел җебен өзмәс өчен (димәк милләтне дәвам итәр өчен) Сәгыйдә барысын да уйлап, үлчәп, “Хатыннарның дә үгие юк!” – дип, сөйгәнен тагын бер хатын алырга мәҗбүр итә. Шул адымы белән Г. Исхакый хатын-кыз образын идеаллаштыра: тормышта бит сөйгәнеңне, ятагыңны чит кеше белән бүлешәсең килми.

Сәгыйдәнең кичерешләрен автор шулай тасвирлый: “... Галимәнең тетмәсен теткәләмәкче, изүен өзмәкче булды. Ул бит барысы өчен хурланды, мыскыл ителүеннән, хәзрәтеннән мыскыл ителүеннән янды, көенде. Аның күзеннән елгалап яшь, кайнар яшь агарга, хурланган, мыскыл ителгән йөрәктән кайнап чыккан яшь агарга тотынды”.

Ләкин, шул ачы уйлардан ул бик тиз котыла. Аны булачак балага мәхаббәт “коткара”.  Мине Сәгыйдәнең бала тәрбияләү өчен саф, чиста мәхәббәтен кызганмавы сокландыра. Күпме түземлелек, сабырлык бу хатын-кызда!

Бу әсәр хатын кызның бөеклегенә ышандыра. Ирексездән, Һади Такташның шигьри юллары искә тешә:

                         Ана –

Бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга!

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда!

Чыннан да, хатын-кыз бу дөньяга “ана” буларак килә. Һәм бу Аллахы Тәгалә тарафыннан аңа йөкләнелгән вазифа, хатын-кызның яшәү мәгънәсенә әверелә. Сәгыйдә дә бу сүзләрне тиешенчә аңлый һәм шуның белән дә укучыны әсир итә.

Вахид бу бөек җанлы хатынның “падишаһ кебек бөеклегенә сыгыныр өчен, тиз-тиз каршы барып, күңеленнән аның алдында тезләнә”.

Әсәр ахырында алар тату гаиләдә балалар тәрбиялиләр. “Тапкан ана түгел, баккан ана”, - дип әйткәннәр борынгылар. Сәгыйдә очрагында да шулай ук. Вахид белән Галимә балалары аны Ана буларак кабул итәләр һәм, дөрестән дә, бу бәхет мәхәббәт белән бер. Әмма героиня мәхәббәтен корбан итте дип әйтү дөрес булмас, миңа калса. Вахид һәрвакыт “үзен бер хатынлы итеп хис итте; бер хатынлы иттереп уйлады; бер хатынлы иттереп торды”. Аларның мәхәббәте көчәйде генә.

Сәгыйдәнең шушы рәвешле үз хыялына ирешүе шактый катлаулы төс алуын сурәтләү, әсәрнең стиль табигатенә дә эз сала. Геройларның күңел дөньясын, каршылыклы уй-кичерешләрен ачуга игърын арттыру Исхакыйның әсәрләренең кайберләренә хас публицистик рухлы хикәяләүдән бераз читләшүгә, психологик анализны көчәйтүгә китергән.  Әлеге уй-кичерешләрне укучыга тәэсирлек итеп гәүдәләндерү өчен, автор һәртөрле чагыштырулардан, контраст буяулардан актив файдалана.

Кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп карап, Исхакый бу өлкәдә уйлану-эзләнүләрен алга таба да дәвам итә.


Йомгаклау

Менә, кыскача,  Г. Исхакыйның 4 әсәрендәге хатын-кыз образларына күзәтү ясалды. Аның хатын-кызлары төрле яктан тасвирланды. Аларның уңай яклары да, тискәре яклары да ассызыклап үтелде.

“Кәләпүшче кыз” – чынлыкта, реаль әсәр. Андагы фаҗига бернинди әдәби метод ярдәмендә “бизәлми”. Бала йөрәкле Камәр тормыш төбенә тәгәрәде. Чыгу юлын таба алмыйча, ахыр чиктә зур фаҗига белән мәңгелек йортка китеп тә бара. Бу әсәрдә идеал хатын-кызының  сыйфатлары да юктыр, мөгаен.

 Г. Исхакый татар әхлагына үтеп керә башлаган инкыйраз күренешләрен – җенси азгынлыкны, гамьсезлекне, битарафлыкны, фахишәчелекне фаш итә һәм үсеп килүче яшь буынны мондый яманлыклардан һәм пычраклыклардан нык сакланырга чакыра.

Камәр кебек тормыш төбенә тәгәрәгән Сәгадәт тә (“Теләнче кызы”) авыр язмышлы була.  Ул, беренчедән, ятим кала, икенчедән, үзенең көнен үзе күрергә мәҗбүр була һәм, иң аянычы, кыз алдана.

Әмма “Камәр кеби булмады” шул Сәгадәт, бала йөрәкле кыз мәгърифәткә тартыла башлый һәм шуның белән бу тормыш  төбеннән күтәрелеп халыкка хезмәт итә. Сүз инде фахишә җанлы хатын-кыз турында түгел. Ә аң белеп алып, тормыш баткаклыгыннын чыгарга үзендә көч тапкан, татар хатыны идеалы турында бара.

Еллар үтә, Г. Исхакыйның  тормышка карашлары ныгый. Хатын-кыз темасы милләт язмышы белән бергә язучының иҗатында алдынгы тема  булып кала.

Әлбәттә, хатын-кыз образы да бераз үзгәрешләр кичерә. Аңа инде милләт анасы – Зөләйханың сыйфатлары күчә. Бу гади генә хатын егерме биш ел буена хәләл иреннән, балаларыннан, сукыр анасыннан, аерылып тора, газаплы сынаулар аша үтеп, үз заманына тугрылыклы булып кала алуын прозаик дини-мифологик образлар ярдәмендә бик югары бәяли.

Кыскасы,  Зөләйханы халык язмышын кичергән милләт анасы итеп карарга алынып, Исхакый аның мондый вазифасын беренче чиратта милли рух һәм халыкның нигезен тәшкил иткән дини иманны саклаучы һәм гаиләнең таянычы булуында күрә.

“Остазбикә” әсәрендә хатын-кыз образына мөрәҗәгать итик. Әсәрне уку барышында ук, бу образ сине әсир итә, син, ирексездән, аның колына әйләнәсең. Аның кылган гамәлләренә сокланасың.

“Бөек тә син, матур да син, татар кызы!” – дигән юлларның чын мәгънәсендә Остазбикәгә туры килүенә инанасың. Әлбәттә, монда сүз Сәгыйдәнең тышкы матурлыгы турында түгел, ә эчке дөньсының матурлыгы, рухи байлагы турында барадыр дип уйлыйм.

Мине Сәгыйдәнең бала “күрү”, аны тәрбияләү өчен үзенең саф, чиста мәхәббәтен дә кызганмавы сокландырды. Әлбәттә, Остазбикә “ана булу бәхетенә ирешә”. Ләкин бу бәхеткә ирешү өчен бик күп икеләнүләр аша үтәргә туры килә аңа. Күпме яшь түгелә.

“Минеке генә ул!” – дигән уй аның тнычлыгын ала. Шулай да, ул үзендә ихтыяр көче табып, бу фикер белән ризалаша. Күпме түземлелек, сабырлык бу хатын-кызда! Әлбәттә, барысы да  туачак бала хакына, чөнки бала – Сәгыйдәнең киләчәккә өмете дә, тормышының мәгънәсе дә!

Хезмәтемә нәтиҗә ясап, мин, гади укучы, Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп, татар хатын-кызының  идеал образын менә шулай күз алдыма китерәм:

“Кәләпүшче кыз”ыннан Камәр кебек саф, чиста күңелле

+

“Теләнче кыз”ыннан Сәгадәт кебек мәгърифәтче, азатлыкка омтылышлы

+

“Зөләйха” героинясы кебек сабыр, рухи яктан көчле, дингә тугрылыклы

+

“Остазбикә” кебек, бөек, сәгадәт, Һ. Такташның чын “анасы”

=

Г. Исхакыйның идеал хатын-кыз образы.


Кулланылган әдәбият

  1. Гайнанова Лена. Гаяз исхакый. Әсәрләр. К.: - Татарстан Китап Нәшрияты – 1998
  2. Гайнанова Лена. Гаяз Исхакый. Зиндан. К.: - Татарстан Китап Нәшрияты – 1991
  3. Мусин Флүн.  Гаяз исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге. К.: - Татарстан Китап Нәшрияты – 1998
  4. Мусин Флүн. // Гаяз Исхакый. Монография. Мирас. - №2 – 1998
  5. Сәхапов Әхмәт // Милләтне инкыйраздан коткару программсы. Мирас. - №10 -1997  
  6. Сәхапов Әхмәт // Милли каһарман. Мирас. - № 3 – 1998
  7. Яруллина Рамилә.  Гаяз исхакый. Әсәрләр. К.: -ТаРИХ – 2002

nsportal.ru

"Гаяз Исхакый патша, большевиклар заманы, бүгенге Русия кысаларына да сыймый"

Гаяз Исхакыйның туган ягы Чистай районы Яуширмә авылында аны искә алу чаралары узды, мәктәп укучылары белән бергә аның музее янында урнашкан бюстына чәчәкләр кую тантанасы булды. Музей хезмәткәрләре зур чаралар март башында булачак ди, ул вакытка Казаннан бер төркем татар язучыларының килүен көтәләр. Казанда әлегә Исхакыйның юбилее белән бәйле мәдәни чаралар күренми. Язучының тормыш юлын, иҗатын, эшчәнлеген җентекләп өйрәнгән галимә Лена Гайнанова бүгенге Русиядәге сәяси вазгыятьтә Гаяз Исхакый уңайсыз фигурага әйләнергә мөмкин, аның эшчәнлеген халыкка аңлату сүрелә бара дигән фикердә. Азатлык галимә белән бу хакта әңгәмә корды.

– Лена ханым, матбугатта Гаяз Исхакыйның халыкка янәдән кайтуында Ибраһим Нуруллинның тырышлыгы зур булды дип укырга мөмкин. Әмирхан Еники исеме дә искә алына. 70 ел дәвамында исеме дә телгә алынмаган әдипнең кайту тарихы сезнең хәтердә ничегрәк саклана?

– 1969 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтында Галимҗан Ибраһимовның күп томлыкларын чыгару планлаштырылды, мин – яшь галимә, телгә караган томын әзерләргә тиеш идем. XX гасыр башында чыккан матбугатта аның әсәрләре, аңа бәйле язмаларны барладым. Кызыксынып эшли башладым, басмаларны актарам, укыйм һәм, ни гаҗәп, нинди генә татар газетасын ачмыйм, һәр санда диярлек Гаяз Исхакый турында йә кыска мәгълүмат, йә саллы материаллар пәйда була. Исхакый дигән кешенең һәр адымы, һәр сүзе татар матбугат битләрендә яктыртылып бара. Исхакый кулга алынды, Исхакый төрмәдән качкан, Исхакыйның яңа әсәре басылып чыкты дигән хәбәрләр, йә аның публицистик, әдәби әсәрләреннән өзекләр басыла. Кызыксыну биләп алды, Исхакый исеме телгә алынган һәрбер язманы кулдан күчерә башладым. Китапларын, әсәрләрен укыйсы килә башлады, ләкин кайдан табарга?

Казанның Тинчурин урамы янындагы бакчада ял көннәрендә “кара” базар оештырыла, “самиздат”лар, дефицит китаплар итәк астыннан гына сатыла. Сирәк китапларны да шуннан гына алып була. Исхакый китапларын саклаучыларны очратып булмасмы дигән өмет белән киттем базарга. Карап торам: кешеләр килә дә сатучы янына шыпырт кына авторларын әйтә дә китә. Аңлашылды. Мин дә кыюланып килдем дә “Гаяз Исхакый” дип пышылдадым. Читкә киттем, әмма артымнан бер генә кеше дә килмәде. Шулай да базардан китмәдем. Аннары бер егет яныма килеп: “Апа, Сездә Исхакыйның нәрсәсе бар?” диде. Яшь килеш Исхакыйны каян белә дип үзенә чат ябыштым, кесәсенә өчлек салдым, Исхакый китабы кайда булырга мөмкин икәнен әйтергә үтендем. Ул биргән адрес белән шунда юнәлдем. Ул көнне уңышка ирешә алмадым, шулай да апа берничә көннән соң килергә кушты. Килдем, өйдә хуҗабикәдән кала тагын ике кеше бар, алар миннән җентекле итеп сорау алды. Ышанычлы кеше дигән карар чыгардылар бугай, ахыр чиктә минем кулыма Исхакыйның тышсыз китабын тоттырдылар. Ул “Зөләйха” әсәре иде.

Лена Гайнанова

​Гаяз Исхакыйның әсәрләрен туплый башладым. Китапларның күбесе гарәп яки латин имласында язылган иде. Аны кирилл хәрефләренә күчереп бастырдым. Китапханәләрдә Исхакый әсәрләре картотекаларда юк, Мәскәүнең “ленинка” китапханәсенең картотекасында бар, әмма китаплар яшерен фондларда.

Галимнәр Гаяз Исхакыйдан башка татар әдәбияты бозылып күрсәтелде дигән фикерләрне ешрак яңгырата башлады. Ибраһим Нуруллин, Әмирхан Еникилар Исхакыйны яклап матбугатта чыгышлар ясады, әмма Камил Фәсиев, Гомәр Билалов кебек язучылар әдипне кара буяулар белән каралтуларын дәвам итте. “Исхакый. Он же Шольц” дигән язма әле дә хәтердә, Уфа галимнәре иленә хыянәт итүчене аклап булмый дип яздылар.

1989 елда безнең институтта “Мирас” комиссиясе төзелде. Галимнәр Исхакыйның әсәрләре бармы икән, күпме икән, кайдан эзләргә дип баш ватканда мин аның инкыйлабка кадәр язылган барлык әсәрләрен дүрт томда өстәлгә салдым. Әбүнә кенәгәсе ачып теләгән кешеләргә укырга бирә башладым.

1991 елда җыелган материалдан сайлап алып “Зиндан” җыентыгын төзеп чыгардым. “Мирас” журналының һәр санында Исхакыйның “Зиндан”га кермәгән әсәрләрен бирә башладым, 15 томлык проектын да төзедем.

– Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы басылып чыкты. Шуның белән әдипнең иҗаты тупланып бетте дип санарга мөмкинме?

Исхакыйның мирасы никадәр зур икәнен күз алдына да китерә алмыйбыз

– Һич тә юк! Бу мөмкин дә түгел. Без Исхакыйның мирасы никадәр зур икәнен күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул мирас 30-35 томлык булырга мөмкин. Ул мөһаҗирлектә 35 ел яши, 11 ел дәвамында Варшауда яшәп Берлинда “Милли юл” журналын чыгара. Ул журнал чын “боевик”!

1931 елда ул Якын Көнчыгышта өч ай сәфәрдә була. Ерак Көнчыгышта өч ел яши. Кытай, Япония, Корея, Манчжуриядә яшәүче милләттәшләрне бер үзәккә туплый. 1935 елда “Милли байрак” журналын нигезли. Чит илләрдә төрле матбугатта чыгышлар ясый, төрле шәхесләр белән очраша, интервьюлар бирә. Исхакыйның мәкаләләре гарәп, фарсы, алман, инглиз, фин, поляк, кытай, япон һәм башка телләрдә нәшер ителгән. Бу аның мирасын кайчан һәм ничек җыярбыз икән?

Алты еллык татар мәктәпләре ачыла, дин дә укытыла. Япония хөкүмәте мәктәп ачарга каршы булмый. Мәктәп уставы нигезендә балалар алты сыйныфны тәмамламыйча чит мәктәпләрдә укырга тиеш түгел. Татарлар чит илдә яшәсәләр дә, шул кагыйдәдән чыкмый.

1952 елда Гаяз Исхакый “Америка авазы” радиосына 15 октябрьгә туры китереп пластинкага яздырып чыгыш җибәргән. Бу хакта кызы Сәгадәткә язган хатында белдерә. Ул чыгыш 15 октябрь радио аша яңгырый. Менә аның тавышы яздырылган шушы язмаларны да табасы, халыкка чыгарасы иде.

Милли китапханәдә Гаяз Исхакый китаплары

– Лена ханым, Гаяз Исхакый озын гомер кичерә. Аның биографиясе төрле вакыйгаларга бай. Шулай да аның язучы гына түгел, милләт өчен көрәшче булып формалашуына нәрсә этәргеч бирә?

– Безнең кайсы гына бөек классикны алма, ул мулла, имам нәселеннән. Шиһабетдин Мәрҗани дә, Риза Фәхретдин дә, Габдулла Тукай да, Фатих Әмирхан да, Гаяз Исхакый да шул. Мулла баласы мулла кызына өйләнгән, нәселләрнең затлылыгын саклаганнар. Исхакый 11 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Аның әтисе – авыл имамы, ифрат дәрәҗәдәге белемле, ихтирам казанган шәхес. Исхакыйның атасы гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән. Бик көчле, хөр фикерле булган. Язучы истәлекләрендә "минем артымнан авылга жандармлар килгәндә әти йодрыклары белән аларга каршы бара, әтине көчкә тынычландырдым дип яза.

Язучының балачак тормышы җитеш була. Кечкенәдән дә үк белемгә омтылучан булып үсә, Чистай мәдрәсәсендә үк төрекчә китапларын укый. Казанга китә. Ә анда яңа тормыш, татар, рус зыялылары. Бу 1900нчы еллар башы. Сәгыйть Рәмиев белән “Таң йолдызы” газетасын чыгара башлый, әмма полицайлар, шпиклар күзәтүенә эләгә. Ышанычсыз, патшага каршы эшләүче анархист, аңардан теләсә нәрсә көтәргә була дип сурәтлиләр аны. Казанда 11 ай чамасы ул жандармлардан качып йөреп газетасын чыгарудан туктамый. Казанның жандармерия башлыгы Калининның төп дошманына әйләнә дисәң дә була. Думага сайлаулар алдыннан аны Чистайга алып китәләр, патша турында начар фикерләр әйтер, сайлаулар узганчы сәяси тоткын булып төрмәдә утырсын, диләр. “Зиндан” әсәрен шунда яза. Казанга кайтса да күзәтүләр туктамый. Калинин кайда яшәгәнен белегез дигән әмер бирә, ул сәүдәгәр Апанаевларның “доходный” йортында яшәгән булып чыга. Аны ахыр чиктә күзәтеп кулга алалар.

Менә кызык факт: 1907 елның 10 октябрендә Тукай Казанга килә, ә Гаяз Исхакый инде кулга алынган һәм 26 октябрендә сөргенгә Архангельски губернасының Пенега төбәгенә җибәрелә. 1908 елда сөргеннән кача, Петербурга килә, анда дуслары сыендыра. Язуын туктатмый, кулъязмаларын Казанга җибәрә, бастыралар. Йә, төрмәдән качып йөргән кешенең әсәре басылсын әле! Калинин ярсулы, ул Исхакыйның фотосын Петербурга җибәрә. Нинди фото икән ул, яшереп төшерелгәнеме, башкасымы – менә шуны беләсе иде. Оригиналь фотосурәт булырга мөмкин.

Петербурда Исхакыйның “Зөләйха” драмасының укулары оештырыла, бу яшерен фатирларда уза, татар яшьләре килә. Анда шәфкать туташларына укыган студент татар кызлары да була. Аларны озаталар, ләкин тарантаска утырып кузгалулары гына була Гаяз Исхакый соңгы мизгелдә туктатып, дөнья хәлен белеп булмый, дип Гөлсем Камаловага кулъязмаларын тапшыра. Иртәгәсе көнне ашап-эчеп чыкканнан соң Невская буйлап барган Исхакыйны Петербур шпиклары тотып ала. Аны тагын да ераграк булган, салкын Мезин шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ай ярым этап белән атта баралар, салкын, үзе ач, бетләп беттек дип яза. Әмма күңел көрлеген югалтмаска тырыша. Шамил Мөхәммәдъяровка хатында:“ Бетләүне сорама да, Европа модасы белән тегелгән пальтоның ерыгы җылы ярата торган урынга туры килеп газаплады гына бит!” дип шаярып язган.

Төрмәргә ябыла, сөргеннәрдә була, әмма сынмый, үз идеяләренә тугры кала

Мезинда ул бары бер әсәр - “Бер тоткарның саташуы” дигән әсәрен яза. Романовлар нәселенең 300 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләгә. Бу – 1913 ел.

Сөргеннән кайткан юлында ул Тукайның вафаты турында ишетә. Кайтып өлгерми, кайгынамә телеграммасын суга. Тукай аны татарның юлбашчысы итеп күргән, ә Исхакый Тукайны милләтнең киләчәге итеп югары бәяләгән. Аңа Казанда да, Уфада да яшәргә рөхсәт ителми, ул кача-поса Яуширмәгә кайта да, кире Петербурга китеп “Ил” газетасын оештыра. Ягъни ул сынмаган, үз идеяләренә тугры калган, эшләгән дә эшләгән.

– Исхакыйның тормышына карасаң, ул һәрвакыт юлда, качуда, ул һәрвакыт эзәрлекләнә. Мондый тормышка Исхакый үзе, бәлки, күнеккән булгандыр, әмма аның бит туганнары, якыннары бар. Алар моны ничек кабул итә?

– Исхакыйның тормышында өч зур фаҗига була. Берсе – аның Идел-Урал республикасы идеясенең тормышка ашмавы, ватаннан чыгып китәргә мәҗбүр булуы, ә моңа Октябрь инкыйлабы сәбәпче була. Икенче шәхси фаҗигасе – Икенче дөнья сугышы, өченчесе – гомере буена туганнары, якыннары тормышынан бихәбәр булып зар-интизар яшәве.

Патша заманында Исхакый туганнарына бер авыр булса, большевиклар хакимияткә килгәч, тагын да хәлләре катлаулана. Аның әтисе 1919 елда 80 яшендә вафат була. Әнисе исә 1923 елда үлә. Исхакый 1922 елда кызы Сәгадәтне Төркиягә чакырта, бик авырлык белән, кача-поса китә ул, әмма Исхакыйның әнисе оныгының әтисе белән очрашканын белеп үлә. Сәгадәт китмәгән булса, үтерелгән булыр иде, мөгаен.

НКВДга чакырулардан туеп Исхакый энесе Әхмәт Хәсән асылынып үлә

Мәхмүт Таһир (Tөркиядәге Исхакый фонды кешесе ред.) Исхакыйның кызы Сәгадәт апаның әдипнең үзеннән 18 яшькә кече булган энесенең - Әхмәт Хәсәннең язмышын бик беләсе килә иде дип язды. Әхмәт Хәсән төрле урыннарда эшли, әмма Исхакыйның энесе дигән мөһер аңа гомерлеккә сугылган була. Исхакый аңа да, башка туганнарына да күп хатлар яза. Мәсәлән, ул татар язучыларының фотоларын сорап язган. Ягъни хатына караганда, берникадәр энесе белән аралашу булган. Әмма хатларның күпчелеге органнар кулына барып ирешә. Әхмәт Хәсән гел күзәтү астында була, түзә алмыйча ул Казаннан Уфага китә, аннары Каракалпакъстанга барып урнаша. Эзләп тапмаслар дип уйлагандыр. Шунда укытучылык итә, аннары гаиләсен - хатыны белән ике улын үз янына чакыртып ала. Туганнары килгән көнне Әхмәт Хәсәнне кулга алалар. 1937-39нчы елларны ул ГУЛАГта уздыра. Аннан кайткач НКВДга чакырулардан туеп Әхмәт Хәсән асылынып үлә. Аңа 44 яшь кенә була. Ике улы да сугышка китә. Илгизәр абый (Әхмәт Хәсәннең улы - ред.) сугыш утында һәлак була, аңа Совет берлеге герое исемен бирергә тиеш булалар, әмма бирелми кала. Сәбәбе – Исхакый туганы. Илтөзәр абый (Әхмәт Хәсәннең улы - ред.) сугыштан кайта, фронт газеталарында аның турында язалар.

1937 елда Исхакыйның сеңлесе Гайнимәрзия кулга алына. 14 ай буена Чистай төрмәсендә утыра. Гаяз Исхакыйдан килгән хатларны таптырып, таш идәнгә салкын су сибеп яланаяк тоталар. Могҗиза белән котыла ул. Беренче иреннән улы Габделхак Калининга хат яза, әнинең гаебе юк дип, чыгаруларын үтенә. Ни гаҗәп, Калинин моңа ризалаша. Гайнимәрзиянең чыгуы була, алар барысы да кубарылып Урта Азиягә чыгып китә. Исхакыйларның йортларын тартып алалар. Исхакый боларның берсен дә белми. Гайнимәрзиянең кызы Сөембикә апа әле дә исән, ул Ташкентта яши, 99 яшен тутырды инде. Элегрәк Яуширмәгә кайтып йөри иде.

– Сез – туганнары белән аралашкан кеше. Исхакый аркасында иза чиккән туганнарының аңа карата үпкә, аны гаепләү хисе барлыгы сизелә идеме?

– Мондый хисләрнең һич әсәре дә юк, сизелмәде. Әлбәттә, аларга авырлык төшә. Ышанычсыз нәселгә әверелә, әмма ничә кеше белән сөйләштем, берсеннән дә Гаяз Исхакыйны каргау, аңа үпкәләү, гаепләү сүзләрен ишетмәдем. Аны якын итеп сөйлиләр.

Ә бер уйласаң, коточкыч хәлләр бар, үпкәләргә дә мөмкин. Һади Атласи белән Исхакыйның ике туганы – Касыйм Исхакый да атып үтерелә. Аның балалары ахыр чиктә исем-фамилияләрен алмаштыра, шул рәвешле читкә чыгып китмичә исән дә калалар. Кешеләр балалар авызларына йозак элә, Исхакый турында сүз чыкса, ләм-мим булырга өйрәткәннәр.​

Әдип большевикларның хакимияте озакка сузылса да ахыры булачагына ышына

1953 елда Мюнхенда АКШ инициативасы белән рус булмаган мөһаҗирләрнең конгрессы оештырыла. Гаяз Исхакыйны да татарлар Төркиядән барып ала. Бу – салкын сугыш вакыты, АКШ мөһаҗирлектә булган оешмаларга матди ярдәм итә. Рус сәяси мөһаҗирләр оешмасына акча күп бирелә, ә татарлар читтә кала икән. Исхакый килгәч, америкалылар ярдәмне арттырырга вәгъдә итәләр дигән истәлек бар. Менә шул Мюнхенга китәр алдыннан әллә исән кайтам, әллә юк дип Гаяз Исхакый васыятен язып калдыра. Әгәр туганнарым исән булса, аларга әдәби мирасым калыр дип уйлый ул. Ул большевикларның хакимияте озакка сузылса да ахыры булачагына ышына. Дөньялар барыбер үзгәрәчәк дип яза. Иҗатым басылып чыгар, акча китерер дип ышына ул. Әхмәт Хәсәнне дә искә ала, һәрберсен исеме белән искә ала, атый, кемгә нинди шәхси әйберен әманәт иткәненә кадәр яза. Әмма аңлашыла: ул туганнары турында бихәбәр. Ул хатта кечкенә Надир Дәүләтне дә (киләчәктә тарихчы галим - ред.) искә алып, аны зиһенле бала, аңа акча тотарга, укытырга кирәк дип әйтә. Кызы Сәгадәттән аны уллыкка алуын үтенгән, әйбәт тәрбия бирелсә, ачылырга тора дип тасвирлый ул аны. Әмма Сәгадәт апа ничек җавап биргәне билгеле түгел – хатлары сакланмаган.

– Лена ханым, Исхакыйның фаҗигаләрен әйттегез, ә бәхетле буламы ул? Милли идеясе чәлпәрәмә килә, шәхси тормышы китек була, татар, татар милләте, дәүләте дип гомерен фида кыла, әмма аның исеме дә телгә алынмаслык дәрәҗәгә җитә, ватанында ул – дошман. Тормышының бер зур өлешен ул Төркиядә уздыра, әмма авыр хәлдә яши. Йосыф Акчура, Садри Максуди шунда, алар бер-берсенә ярдәм иткәнме? Исхакыйга кушылып милләт, бәйсез дәүләт дип төрле проектларны тормышка ашырулары билгеле түгел.

– Минемчә, Гаяз Искыйның иң бәхетле еллары – Варшауда торып, кызы, кияве ярдәме белән Берлинда “Милли юл” журналын чыгару чоры. 11 ел дәвамында 136 сан чыга. Гомере мөһаҗирлектә уза. Аның бәхетле булуы фотоларда да күренә. Ул – тулы йөзле, канәгать, елмайган. 1939 елда Һитлер Польшага сугыш ача. Исхакый илдән качарга мәҗбүр була. Соңгы 15 елын Истанбулда яши. Үләренә ике ай калгач кына кызы Сәгадәт янына күчә. Икенче дөнья сугышын фаҗига буларак авыр кичерә.

Ул ялгыз үлемнән курыккан, вафатым турында белми калырлар дип борчыла. Төркиягә килгәч, өйләнергә кирәк булган дип яза ул кызына. Ялгызлыкта бик авыр яши ул.

Сугыш вакытында татар әсирләре ярдәм сорап кемгә хат яза? Әлбәттә, Исхакыйга! Алар бит аны укып үскән, безгә Төркиягә килергә ярдәм итегез дип хат юллыйлар. Исхакый авыру килеш әле хөкүмәт, әле депутатлар ишеген шакый. Татар әсирләренең исемлеген төзи, кайтарту документлары белән йөргәндә аларга ризыклар юнәтеп бер-ике тапкыр посылка да сала. Тагын җибәрә алмыйм дип борчыла. Аңлашыла да, чөнки үзе дә ачлы-туклы яши. Ерак Көнчыгыштан да ватандашлык алырга ярдәм сорап Гаяз Исхакыйга мөрәҗәгать итәләр. Барысына да игътибарлы булырга тырыша. Дошманнарына кырыс, үз сүзен ярып әйтә торган, тәвәккәл, кыю булса да, Гаяз Исхакыйның күңеле үтә дә нечкә була.

Максуди да, Акчура да – рационалистлар,ә Исхакый - идеалист

Акчура, Максудилар белән элемтәдә булалар. Максуди да, Акчура да – рационалистлар, вазгыятьнең нинди булганын аңлыйлар. Максуди Ататөрекнең мәдәният киңәшчесе, депутат, Акчура төрек телендә “Төрек йорты” журналын чыгара. Гаиләләре белән үз йортларында яшиләр. Ә Исхакый – идеалист. Максуди да, Акчура да җитеш тормышта яшәгән, Исхакыйның соңгы еллары ачлы-туклы була. Исхакый Русиядән китә, әмма ул татарга, ватанына йөзе белән борылган килеш китә. Язганнары, уйлаганнары гел татар, гел ватан, гел бәйсез дәүләт.

– Яуширмә авылындагы музейда Гаяз Исхакыйның фотолары белән беррәттән Зәки Вәлиди сурәте дә эленеп тора. Ничек уйлыйсыз, алар ни өчен ахыр чиктә дуслаша, килешә алмады икән?

– Гаяз Исхакый татар-башкортларны, аларның җирләрен берләштергән Идел-Урал республикасының барлыкка килүенә Зәки Вәлиди аяк чала ди. Башкорт галимнәренең бер мәкаләсендә Гаяз Исхакый белән Зәки Вәлиди очрашкан, кочаклашып елашканнар, икесе дә гаепләрен таныган дип язылган иде. Бу мөмкин түгел. Гаяз Исхакый Вәлидине Идел-Урал җөмһүриятен төзү турында Уфада барган Милли мәҗлес вакытында “Кече Башкортостан” төзим дип башкортларны аерып алып маташуын, берләшеп эшләргә кирәк вакытта таркатырга теләвен үлгәнче гафу итә алмый.

– "200 елдан соң инкыйраз" әсәре Исхакыйның киләчәк буынга кисәтүе булып тора. Соңгы елларда аны ешрак телгә алалар, татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылу белән бетүгә инде күп калмады диләр. Әмма бер әйберне исәпкә алырга кирәк: Гаяз Исхакый татар рус телен белмәсә, аңа юкка чыгу яный дигән. Бүген татарлар рус телен үз теленнән дә әйбәтрәк белә, әмма инкыйраз кичектерелә дип булмый. Ни өчен Исхакый рус телен өйрәнергә кирәк дигән? Моны ничек аңлатасыз?

– Бу әсәрен ул 1902 елда яза, 1903тә тәмамлый, 1904тә басылып чыга. Ул вакытта барлык әсәрләр дә Петербурга цензор Смирновка җибәрелә. Ул укый, рөхсәте булса, әсәр басыла, юк икән, басылмый. Гаяз Исхакый үзенең автобиографиясендә Смирновның “100 елдан соң инкыйраз”ны тураклаганын белгәч, бәреп үтерер дәрәҗәгә җиттем, өчтән бер өлешен кискән дип ачулы итеп яза. Смирнов 27 урында кыскарткан, мәрхүм галим Миркасыйм Госманов 11 урынын ачыклады. Калганы табылмаган.

Әсәрдә Исхакыйның рус телен өйрәнергә кирәк, рус мәктәпләренә керергә кирәк дигәнне гаепләргә кирәкми. Ул рус теле аша Европа әдәбияты белән таныша, аңа зур дөнья ачыла. Ул вакытта, чыннан да, рус теле кирәк була, ул чор өчен актуаль. Бүген, әйе, аңа мохтаҗлык юк.

“200 елдан соң инкыйраз” повесте – хәйләкәрлек, осталык белән язылган әсәр. Анда символлар бик күп. Казанда беткән татарларга багышланган музей ачылуы да бит Казанны яулап алу көненә туры килә дип яза. Ягъни бу көнгә калуыбыз русларның басып алу нәтиҗәсе дигәнне әйтә.

Нишләргә кирәк дигән сорауларга Исхакый җавап та бирә бит. Биш киртәне санап чыга. Шуларның берсе – татарның башлаган эшен азагына кадәр җиткерергә омтылмау. 1990нчы елларны алыйк, мөмкинлекләр ачылды, мәктәпләр булдырдык, китаплар чыгардык, әмма камил дәрәҗәгә, берсе дә бәйләнмәслек хәлгә җиткермәдек, латин имласы мәсьәләсендә дә ярты юлда тукталдык да оныттык. Бүген дә нәкъ шул хәл. Татар теле дәресләре кыскарды, аларны сыйфатлы дәрәҗәдә уздыруга, менә дигән методика, китапларны булдырып, татар теленә мәхәббәт тудырырга мөмкинлек бар. Тик тагын авызны ачып калырбызмы? Беләсезме, мин бу хәлләр озакка бармас дип уйлыйм. Буын алмашырга тиеш. Татар мәктәпләрен, гимназияләрен тәмамлаган, яңача фикерли торган яңа буын бар, әле алар югары урыннарны биләми, алар хакимияткә килү көннәре дә килеп җитәр. Исхакый язганча, татар бер күтәрелә, бер төшә, бер – өметсезлек, бер – җиңү...

– Быел татарлар Гаяз Исхакыйның 140 еллыгын билгели. Әмма шау-шулы тантаналар булачагы ишетелми. Гомер буена татар дип йөрәге типкән кеше кабат кадерсез шәхескә әйләнеп бара түгелме?

– Әле дә ярый 1990нчы еллар булды, әле дә ярый 15 томын чыгара алдык, музеен булдырылдык дим. Ярый ла ашыктырдык, тотып калдык дип шөкер итәм. Бүгенге Русиядәге сәяси вазгыятьтә Исхакый тагын уңайсыз шәхескә әйләнеп бара. Аның татарның бәйсезлек идеяләре бүгенге форматка сыймый, бүген азрак яңгырый. Ул патша заманында да, большевиклар чорында да уңайсыз, куркыныч шәхес булып саналды, әлеге заманның форматына туры килми.

Урам исеменнән башка Казанда Гаяз Исхакый белән бәйле башка берни юк!

Казанның дүрт йортлы урамына Гаяз Исхакый исеме бирелде. Бу – кимсетү. Зур урамга исемен бирергә кызгандылар. Әмирханга, Фучикка, Лумумбага барам дигән кебек Исхакый урамына барам дип сөйләшкәнне ишеткәнегез бармы? Юк, Колхоз базарына яки вокзалга барам дип сөйләшәләр. Бу урамнан башка Казанда Гаяз Исхакый белән бәйле башка берни юк! 1992 елны ук Татарстан мәдәният министрлыгына Исхакыйга бәйле кайсы урында истәлек такталарын куеп булуын, ниләр язарга кирәклеген язып бирдем. Әмма бу зур исемлектән бары тик берсе генә үтәлде. Истәлек тактасы Чистай мәдрәсәсе диварында гына эленеп тора. Максим Горький яшәгән Марусовка дигән йортта Исхакый да яшәгән, ник аңа бер такта кызганалар? Шул ук "Касымия" - Кабан күле буендагы мәдрәсәдә Гаяз Исхакый музее да ачылсын иде, истәлек тактасы кирәк, әмма анысы да юк.

Яуширмә музеенда Исхакый укуларын кайтарасы иде. Кызганычка, Чистай районында Гаяз Исхакый бөеклеген аңлаган түрәләр дә юк, авыл җирендә музейда фанат кешеләрне дә табып булмый. Музейга ремонт кирәк, ул җимерек хәлдә, экспозиция яңартылуы мөһим. Музей ачылганнан соң тагын шактый күп документлар, фотосурәтләр җыелды, Исхакыйның шәҗәрәсе тагын 400 кешегә артты, аларның барысын да эзләү, табу – җентекле авыр эш. Казаннан Яуширмәгә барган вакытта зур юлда музей барлыгы турында зур элмә такта эленсә, азмы-күпме музейга да, авылга да, язучыга да реклам булыр иде.

Гаяз Исхакыйның “Олуг Мөхәммәд” әсәрен сәхнәләштерүен теләр идем, Исхакыйның үз тормышы да кинофильм кебек. Әмма моңа Татарстанның көче, кыюлыгы җитәрме – белмим.

Азатлык Исхакый туган авылы Яуширмәгә барып кайтты. Авылда бүген 563 кеше яши. Салада җимерек, хуҗасыз ташландык йортлар шактый. Кешеләр эш юк дип Чистайга яки башка шәһәрләргә китеп эшкә урнаша. Яуширмә авылында ике катлы, ремонт ясалган татар мәктәбе эшли, әмма балалар саны елдан-ел кими. Мәктәптә 29 бала укый, араларында рус, әрмән, үзбәк балалары да бар. Болар – авылга килеп урнашкан гаиләләрнең балалары.

Мәктәп мөдире Рамил Әгъзамов әйтүенчә, балаларның саны кимүе яшь гаиләләрнең эшсезлектән авылдан чыгып китүе дә, балаларның БДИ бирергә куркулары да сәбәпче булып тора. "Прокуратура безне дә тикшерде, татар теле дәресләре кимеде, әмма бездә уку-укыту, тәрбия татар телендә бара. Мәктәп әлегә кыскармый, эшебезне дәвам итәбез. Әлбәттә, кайчандыр гөрләп торган татар авылы, Исхакый кебек якташы белән дан тоткан авылның сүнә баруын күрү авыр. Әмма бу бер Яуширмә авылы проблемы гына түгел", диде ул.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары кыскармаган, алар мәктәптә эшләүләрен дәвам итә. Лилия Фәсхетдинова әйтүенчә, ул татар телен 12 сәгать укыта, ә хезмәттәше әдәбиятны укыта. "Без шулай бүлештек. Гаяз Исхакый бу хәлләргә түзеп тормас иде, әлбәттә, моны белсә, күрсә, рәнҗер, авыр кичерер иде. Гаяз Исхакый якташлары булу безгә зур җаваплылык өсти, балаларга аның бөеклеген аңлатырга, сеңдерергә тырышабыз. Аны популярлаштыруда хөкүмәт күбрәк эшләр башкарса иде, мәсәлән, Исхакый һәйкәле юк, аның белән бәйле истәлекле урыннар шактый, ә кешеләр белми", диде ул.

Музей мөдире Рәсимә Ибраһимова бинага капиталь ремонт булмасмы дип өметләнә. "Мәдәни җомга" газетында тәнкыйди мәкалә басылгач, бу юнәлештә кымшанулар башланган. Авылга башта Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев, аннары Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килеп киткән. Азатлык авылда булган чакта Чистай музей-тыюлык мөдире Александр Печенкин белән дә очрашты. "Вице-премьер да, министр да ремонт кирәклеген күрде, аңлады, безгә барысын да исәптә тотып санарга кушылды. Әлегә без смета төзү эшләре белән мәшгульбез. Күпме акча кирәклеген әйтүе авыр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрман бирсә, эшне башларга әзербез", диде ул.

* * *
Кайбер галимнәр әйтүенчә, Төркиядәге Гаяз Исхакыйның фонды вәкиле Түләй Дуран 2011 елда Татарстан мәдәният министрына 16 компакт-диск тапшырган. Алар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтына бирелгән. Азатлык институт мөдире Ким Миңнуллинга шул материалларның язмышы турында кызынсынып шалтыратты. "Алар бездә түгел, Милли музейда булырга тиеш. Аларга ниләр тапшырылганын төгәл генә әйтә алмыйм. Безгә кәгазь вариантта күчермәләре (копияләре) тапшырылды" диде ул.

Белешмә

Гаяз Исхакый – XX гасырның күренекле татар язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәтнең әйдәп баручы активистларның берсе. 1878 елның 23 февралендә Яуширмә авылында туа. Авыл һәм Чистай мәдрәсәсендә, аннары Казанның Күл буе мәдрәсәсендә белем ала, монда аны Һади Максуди укыта. Казан Татар укытучылары мәктәбендә укый, төрле мәктәп-мәдрәсәләрдә үзе укыта.

1904 елдан иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра. Берничә тапкыр кулга алына, аннан азат ителә. Петербурда, Төркиядә, Финляндиядә булып ала. Петербурда ул "Ил" гәзитен чыгара. 1919 елда чит илләргә китәргә мәҗбүр була, Кытайда, Франциядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә яши. Чит илләрдә дә актив эшчәнлек алып бара, иҗат итә, гәзитләр чыгара. 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була, Истанбулның Әдирнәкапы зиратында күмелә.

Гаяз Исхакый – татар әдәбияты классигы, алтын чорның иң танылган әдипләренең берсе. Аның каләме белән берничә дистә танылган әсәр языла: "Зөләйха", "200 елдан соң инкыйраз", "Остазбикә", "Мөгаллимә", "Алдым-бирдем", "Зиндан", "Тормышмы бу?" һ.б. Әсәрләрендә татар халкының халәтен тасвирлый, милли көрәшкә өнди. Әдәби әсәрләре аша халыкны белем алуга, мәдәнияткә, азатлыкка, җәберләүләргә һәм гаделсезлеккә каршы чыгуга чакыра.

2013 елда Германиянең Һумбольд университеты каршындагы тавыш архивында Гаяз Исхакыйның тавышы яздырылган дүрт минутлык ​аудиоязма табылган:

www.azatliq.org

Г.Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе проблемалары / Җәмгыять / Мәкаләләр

Әлеге мәкаләдә татар халкының классик язучылары – Г.Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләре мисалында әхлак тәрбиясе бирү үзенчәлекләре карала. Быел Г.Исхакыйның тууына – 135, Г.Тукайның вафатына 100 ел тула. Халкыбызның бөек уллары иҗатына күзәтүне шул уңай белән тәкъдим итәбез.

Мәшһүр проза остасы Гаяз Исхакый һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгенең иң якты йолдызлары. Замандашлар буларак, алар үз чорларында ук бер-берсенең иҗатларын бик югары бәяләгәннәр. Тукай яшь чагында ук Исхакыйның әсәрләрен яратып укыган, тора-бара бу әсәрләргә мәхәббәте тагын да арткан һәм, ахыр чиктә, әдипнең үзен дә идеаллаштыра башлаган. 1906 елда язылып, 1907 елда дөнья күргән «Кем ул?» исемле шигырендә ул, мәсәлән, Г. Исхакыйны милләтне күтәргән шәхес итеп карый. Шигырьдә мондый юллар бар: «Кем ул бу милләте тәрфигъ идән (үстергән) кәс?»; «Караңгыда идек, аттырды таң» (ягъни «Таң йолдызы» газетасын чыгара башлады). «Узган көннәребез турында уйлаткан кем?»; «Безгә инкыйразны аңлаткан кем?»

Габдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышланган «Мөхәрриргә» шигырендә дә әдип «Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән төсле рәсүл; Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя...» – дип мактала. Билгеле булганча, Гомәр бине Хаттаб – пәйгамбәребез Мөхәммәд Саллә-ллаһу галәйһи вә сәләмнең сәхабәсе. Ул туры сүзле, кырыс, көчле, гадел кеше булган. Барлык мөшрикләр дә аңардан бик нык курыкканнар. Нәкъ менә Гомәр ислам динен кабул иткәч кенә, мөселманнар ачыктан-ачык дәгъват кыла алганнар. Пәйгамбәребез (сгв) аны «Фарук», ягъни хаклыкны ялганнан аеручы, дип атый. Моннан күренгәнчә, Тукай Исхакыйны Гомәр белән тиңләп, аның гаделлеген, туры сүзле булуын, бернидән дә курыкмавын югары бәяли.

Гаяз Исхакый, үз чиратында, Г.Тукайга карата шулай ук гаять уңай мөнәсәбәттә булган. 1913 елда Петербургта Тукай кичәсе үткәрергә рөхсәт бирмәгән хөкүмәт органнарына протест йөзеннән язылган, «Ил» газетасында басылып чыккан мәкаләсендә аның шундый сүзләре бар: «Тукай бар иде, Тукай бар. Һәр үткән көн, һәр мәдәни атланган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенәдер. Тукайның исеменә ябыштырылган һәр мәгънәсез хәрәкәт Тукайны халык йөрәгенең кадерлесеннән-кадерле урынга гына утыртачак, Тукайның әдәби, мәдәни хезмәтендә тоткан урынын һичбер төрле какшатмаячактыр. Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк».

«Тукай – мәктәптә», «Милли фаҗига», «Мәрхүм Тукай» исемле мәкаләләрендә дә Исхакый Тукайга бик югары бәя бирә, аның әсәрләренең бөтен татар халкы өчен җан азыгы булуын дәлилли.

Гаяз Исхакый да, Габдулла Тукай да, милләтнең үз балалары буларак, милләт бәхете, азатлыгы өчен үзләренең үткен кораллары белән көрәшәләр. Милләтне инкыйраз авыруыннан саклап калу максатында, аның игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбенә, борынгы тамырларына юнәлтәләр. Әлеге мәкаләбездә сүз бу ике талант иясенең татар-мөселман көнкүрешен, гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбияләү күренешләрен чагылдырган әсәрләре турында барачак.

Гаяз Исхакый – зур реалист, ул татар тормышындагы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтләгән. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә татар дөньясының энциклопедиясе булып тора. «Татарлар, – ди Гаяз Исхакый, – борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы халык, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул, дөньяның башка халыклары кебек үк, тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк». “Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?” – дигән сорауга язучы җавапны борынгы тамырларыбыздан, гореф-гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра.

Гаяз Исхакый әсәрләрендә гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбиясен сурәтләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Аның беренче әдәби әсәре – «Тәгаллемдә сәгадәт» (1897) урта хәлле крестьян гаиләсендә туган авыл малаеның шәһәр мәдрәсәсендә укырга теләве һәм укуы, тырышып укып, мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, яхшы гаиләдән чыккан тәрбияле Казан кызына өйләнеп, матур гаилә корып җибәрүе һәм бәхетле тормыш коруы турында. Әсәрдә «белем алу мөселманнар өчен фарыз» дигән фикер уздырыла. Гаиләдә, тормышта бәхетле булыр өчен, аң-белемле булуның, төпле тәрбия алуның зарурилыгы күрсәтелә.

Әдипнең «Бай углы» (1903) исемле әсәрендә шулай ук гаилә тәрбиясе проблемасы күтәрелгән. «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясендә аң-белемле ата-ананың төпле тәрбиясе балага уңай тәэсир иткәнлеге сурәтләнсә, «Бай углы»нда исә, киресенчә, Фатыйх бай белән хатыны Сәгыйдә бердәнбер уллары Кәримне аздыруга, һәлакәткә китерүгә төп сәбәпче булалар. Гәрчә, улларының азуында алар аның яшь хатыны – саф күңелле унҗиде яшьлек Бәдрияне гаеплиләр: «Кәримнең исраф итүе ата-анасыны ахырында йортларыннан чыгарырга сәбәп булса да, Сәгыйдә бикә берлән Фатыйх бай, аның бу кадәр начарлануына сәбәп – Бәдрия генә, дип беләләр иде. Дөресте генә, бу эшләргә сәбәп: Фатыйх байның дөнья рәтен белмәве, Сәгыйдә бикәнең бала тәрбиясендә хәбәрсезлеге, Сәхилә әбинең юк-бар сүзләренә ышанып, аның сүзе берлә баласыны мәктәптән алулары, Фәхри кеби мәктәп бусагасына аяк басмаган, китап битенә күз ташламаган, дин белмәгән, дөнья күрмәгән жулик малайга иптәш итеп, аның берлән йөрүләре иде». Әсәрдә үзләрен «чын мөселман» дип күрсәтүче, ә чынлыкта мәҗүсилек белән шөгыльләнүче имче-томчы, багучы карчыклар, надан остазлар фаш ителә. Алдынгы карашлы, җәдитчелек методы белән укытучы галимнәр һәм укучылар – авторның идеалы.

Язучы бала тәрбияләүдә ананың иң зур роль уйнавын ассызыклый: бала тәрбияли белми торган, надан Сәгыйдә улының матди яктан тәэмин ителүе белән канәгать, ә килене Бәдрия үз улы Рәфгатькә рухи тәрбия бирә, яхшы мәктәптә укыта. Рәфгать акыллы, белемле, тәрбияле, иманлы бала булып үсә. Җан тынычлыгын ул Коръән укуда таба, әбисенең дә, барлык хаталарын аңлап, иманга килүенә сәбәпче була.

Гаилә тормышының төрле якларын сурәтләргә омтылып, Гаяз Ихакый Финляндиядә яшәгән чорда «Фамилия сәгадәте» («Гаилә бәхете») исемле хикәяләр циклын тудыра һәм аны 1912 елда аерым китап итеп бастыра. Циклга «Татар гакылы», «Мәдрәсә җимеше», «Башкорт бәхете» һәм «Көтелгән бикәч» хикәяләре керә. Бу әсәрләрдә төп игътибар бәхетле гаилә коруга киртә булган мәсьәләләргә юнәлгән. «Татар гакылы» хикәясендә ата-ананың, яшьләрдән акыллырак булып күренергә теләп, гаилә коруда аларның теләкләрен, хокукларын санга сукмавының аянычлы хәлләргә китерүе күрсәтелә. «Башкорт бәхете» һәм «Көтелгән бикәч» хикәяләрендә яшьләрне алдан бер-берсен күрми һәм белми өйләндерү гадәтенең аянычлы нәтиҗә китерүе турында сөйләнә. Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем» драмасында да яшьләрнең бәхетле гаилә коруларына аяк чалучы кадими карашлы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы икәннәре фаш ителә. «Фамилия сәгадәте» циклы хикәяләрендәге геройлардан аермалы буларак, «Алдым-бирдем» пьесасының төп героинясы – Галия (Хәлил бай Шакиров белән Гарифә бикә кызы) үзләренә туган тиешле Ибраһим Шакировны ярата. Аңа, беренче булып, хат аша ачыктан-ачык мәхәббәтен белдерә, үз бәхете өчен үзе көрәшә. Кызның әнисен һәм туганы Әхмәдине аның бәхетле киләчәге кызыксындырмый, бәлки аны бай кешегә биргәннән соң килә торган мал, байлык кызыксындыра. Тик Галия белән Ибраһим, пардан рөхсәт сорап тормыйча гына «алдым-бирдем» ясыйлар, ягъни шаһитлар күзәтеп торганда ярәшәләр. Ата-аналар, шәригать хөкемнәрен бозып, яшьләрнең никахлашуына катгый каршы килгән очракта, яшьләр алар рөхсәтеннән башка да өйләнешергә хаклы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ислам динендә хатын-кызның беренче булып мәхәббәт белдерүе, яучы җибәрүе – рөхсәт ителгән гамәл. Пәйгамбәребезнең (сгв) беренче хатыны Хәдичәнең дә, үзе беренче булып, Мөхәммәдкә кияүгә чыгарга теләп, яучы җибәргәне мәгълүм.

Татарлар арасында ата-ананың үз кызларын көчләп кияүгә бирүләре яки яшьләрнең бер-берсен алдан күрмичә өйләнешүләре кебек хәлләр еш булган. Тик ислам диненең моңа кискен каршы булуына да дәлилләр күп. «Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам өйләнергә җыенучы бер ирдән: «Булачак хатыныңны күрдеңме?» – дип сорый. Тегесе: «Юк», – дигәч, кыз янына барып, аны күрергә куша». Түбәндәге хәдис тә игътибарга лаек: «Элек кияүдә булган хатын-кыз, аның үзе белән киңәшүдән башка, кияүгә бирелми. Саф кыз да, үз ризалыгын белдермәгән килеш, кияүгә бирелми». Димәк, яшьләр бер-берсен күреп, ошатып, үз ризалыкларын белдереп, ата-ана рөхсәтен алып һәм шаһитлар алдында никахлашырга тиеш. Шул чакта гына бәхетле, ныклы гаилә хасил була ала. Күп кенә кешеләрнең шәригатьне белмәве яки белергә теләмәве аркасында яшь егет-кызларның күбесе аянычлы язмышка дучар була. Гаяз Исхакый искәрткәнчә, бу бәхетсезлекләрнең сәбәбе ислам динендә түгел, бәлки ислам диненең төп асылын белергә теләмәүдә.

Гаяз Исхакый «Көз» (1923-1938) повестенда да төп героинялары Гөлсем һәм Нәфисә образлары аша ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли. Яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрүм була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Дини һәм милли тәрбиядән мәхрүм булган Гөлсемнең ачы язмышка дучар булуын сурәтләп, Г.Исхакый ислам диненең татар халкын, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы бердәнбер фактор икәнен дәлилли. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», – дигән сүзләренә тугры калып, татар халкын халык итә торган дин, тел, моң, гореф-гадәтләрне саклап калуның зарурилыгын исбатлый. Боларны саклап калуда хатын-кыз, тәрбияче буларак, иң зур роль уйнавын ассызыклый.

Гаяз Исхакый традицияләре дәвам ителеп язылган Габдулла Тукай шигырьләрендә дә татар-мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп бирелгән. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый. Тукай да үзенең бала чагындагы иң беренче хәтирәләрен «Туган авылым» шигырендә түбәндәгечә сурәтли:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

«Ана илә бала» шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:

Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,

Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:

Ничек булган, ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?

Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?

– Яраткан, әйләгән мәүҗит боларның барчасын Тәңрең,

Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.

Шигырьдә ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт, ананың баласына хакыйкатьне күркәм рәвештә җиткерүе укучыда соклану уята. Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең матур бер үрнәген тасвирлый.

«Таян Аллага» шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мәрхәмәтле Аллага таянырга чакыра:

Йа Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Шигырьдәге дога мотивы да игътибарга лаек:

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Гыйбадәтнең бер төре буларак дога мөселманнар тормышында аерым бер урын били. Шатлык килгәндә дә, кайгы килгәндә дә мөселманнар һәрчак Аллага дога кылалар, аннан ярдәм сорыйлар.

«Ана догасы» шигырендә дә намаздан соң дога кылучы ана образы сурәтләнә:

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

Ана, баласы өчен борчылып, бары Алла гына ярдәм итә алуын таный һәм Аңа ялвара. Укучы күңелендә ана догасының кабул булачагына ышаныч туа, чөнки ул – ихлас күңелдән кылынган дога. Ислам дине тәгълиматыннан билгеле булганча, ананың баласына булган догасы, һичшиксез, кабул ителә.

Аллага дога кылу күренеше Тукайның «Туган тел», «Йокы алдыннан» шигырьләрендә дә бик тәэсирле итеп чагылдырыла.

Кеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы-хәсрәткә дучар булганда яки туры юл эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе – Коръәнне укый, шуның белән җанын тынычландыра, рухи азык таба. Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән укудан табуы турында «Тәэссер», «Китап» кебек шигырьләрдә бәян итә.

Гомернең читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,

Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Билгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз. Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр. Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли. «Ата илә бала» шигырендә гаилә башлыгы буларак, ата үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны рухи яктан дөрес тәрбияләүгә омтыла:

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше.

«Бәхетле бала» шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз бәйли:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Биредә шагыйрь, белем алуның фазыйләтен ассызыклавы белән бергә, белем алу әдәпләрен дә күрсәтә. Бүген укытучыларга мөнәсәбәт тискәре булган җәмгыятебездә Тукай шигыре тагын да актуальләшә.

«Ике юл» шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге дәлилләнә:

Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр – бәхет эстәү;

Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак – мәгърифәт эстәү.

Синең кулдан теләрсең – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;

Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.

Биредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да, чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә авырлыкларны сабырлык белән кичереп гыйлем эстәү бәхеткә китерә.

Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга «Эш» шигырендә үтемле аңлатып бирә:

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн,

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.

«Эшкә өндәү» шигыре дә бу фикерне дәвам итә. Мәңгелек бәхеткә ирешү, үзеңнән соң күркәм эз калдыру өчен фидакарь хезмәт куюның зарурилыгын дәлилли Тукай.

Шулай итеп, Г.Исхакый да, Г.Тукай да халык күңелендә мәңге яшәячәк, тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыгалар һәм әсәр укучыларны да шул хакта уйлануга этәрәләр.

Ильмира НИЗАМИ 

"Дин вә мәгыйшәт"

dumrt.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *